Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫСКА ХИКӘЯЛӘР ДӘФТӘРЕННӘН

 

Көтелмәгән янәшәлек өрмәтле Акболыт туган! Синең тормышыңда булган ул хәлләр, ул көннәр мине һәрвакыт дулкынландырып, җанымны борчып торды. Язмыйча түзә алмадым Яздым, күңелем бушанып, тынычланып, сафланып калгандай булды. Ни өчен шулай—үзем дә әйтә алмыйм. Тик бер теләк: тирән яраларыңны кабат яңартмаган булсам ярар иде. Гафу итәрсең, дип беләм, фамилияңне, әтиең-әниең исемнәрен атамадым Хикәянең синең турында икәнен белүче булмас. Әле кайчан гына Акболыт ерак ил чигеннән кунакка кайтып киткән иде. Әнисе ничек әзерләнеп, сагынып көткәндер. Ул чакта күпме дуслары җыелды. Никадәр күңелле минутлар, сәгатьләр, көннәр кичерелде. Уйнау, көлү, шаяру, җырлау... Аһ, ул чаклар! Барлык туганнарын, дусларын кочкан кебек, колачын җәеп тартты ул гармунын. Ә бүген менә үзәк өзгеч авыр уйлар эчендә кайтып килә. Аны армия хезмәтеннән ашыгыч телеграмма сугып чакырдылар. Өйдә бу юлы кочак җәеп: «Балам!»—дип кем каршы алыр соң? Әйе, мондый хәсрәтне туганыңа, дустыңа түгел—дошманыңа да күрсәтмәсен, диләр бит. Казанның очкычлар мәйданыннан өйгә кадәрге булган арада башын, йөрәген туктаусыз бораулаган шул уйлардан Акболытның күз аллары караңгыланып китә иде. «Кайтарасылары, күрәселәре килеп кенә чакырмадылармы икән?»— дип уйлап куя егет. Татлы хыяллары белән күңелен юатасы килә. Шул чагында түгәрәк ике битенә сыек кына матур алсулык йөгереп ала. Рәшит ГАРИФ (1933)— хикәя һәм шигырьләре кондәлек матбугатта басыла килә. Ул әдәби тәрҗемә белән дә шөгыльләнә Татарстан китап нәшриятында аның тәрҗемәсендә «Болгар әкиятләре» һәм «Украин халык әкиятләре» басылып чыкты. Казанда яши. Х Юк, тагын бер тапкыр юк инде. Күңеле бөтен хәлләрне сизеп тора. Әнә инде өйләре дә күренде. Подъезд төбендә кешеләр кайнаша. Туганнары, дуслары, якыннары, күрше-күлән булыр. Инде машина да килеп туктаган ич. Ләкин Акболыт үзен солдатларча тота, кичерешләрен сиздерми, күзеннән яшь агызмый Ир-егет эчтән генә елый бит ул. — Исән-сау кайтып җиттеңме? — Ходай сабырлыклар бирсен үзеңә! — Исән генә була күр инде,— дип каршылады аны карт-коры. Дус егетләр дә тынычландырырга, үзләренчә хәлен җиңеләйтергә тырыштылар. — Без сине ташламабыз, Акболыт. Бергә булырбыз. — Рәхмәт сезгә, әбиләр, бабайлар, дуслар! —диде Акболыт. Андый чакта тагын нәрсә әйтәсең соң? Ил чигеннән Казанга кайтып җитүе дә алай ук кыен булмады кебек. Менә подъезд баскычыннан күтәрелү, бусаганы атлап кертү мондый чакта, ай-һай, авыр икән. Аякларга меңәр потлы йок асканнармыни. Мәрхүмәне өйдән алып чыгарга җыенган кешеләр Акболытны күргәч, туктап калдылар. — Озак көттек. — Ярый кайтып җиттең әле, улым. — Әниеңнең йөзен ачып кара, балам. — Яшь килеш көтмәгәндә китеп барды шул, бәбкәм,—дип, пышылдап әйткән тавышлар ишетелеп торды Акболыт әнисенең йөзен ачып карады, маңгаена кулын куеп торды. Әнисе йоклап кына ятадыр кебек тоелды. Аннары картлар дога кылып алдылар, егет тә алар белән бергә амин иткәндәй хәрәкәтләр ясады. — Җәмәгать,— диде арадан бер өлкәне,- - кузгалдык, Мәрҗани мәчетенә вакытында барып җитәргә кирәк. Анда да чират бит . Аның сүзләре катгый яңгырады һәм берәү дә аңа каршы килмәде. Акболытка өй эче бөтенләй туздырып ташланган кебек тоелды. Бер генә әйбер дә әнисе кулы белән урнаштырылган түгел. Бары тик түр стенадагы әти-әнисенең иңгә-иң куеп төшкән көләч сурәтләре генә һаман шул килеш — һаман чәчәкләр эчендә иде. Тик бу юлы аларның елмаюлары кайгылы-моңсу булып күренде Акболытка. Өсте ябулы машина Мәрҗани мәчетенә юл алды. Шул чагында гына Акболытның исенә төште: аның әтисе кайда соң әле? Әйтүче, хәбәр итүче булды микән үзенә? Әллә әйтеп тә килмәскә уйладымы икән? Алай булуы да бик мөмкин. Аерылганнарына ничә еллар, минем анда ни кирәгем бар, дисә дә -аның эше. Гаепләп тә булмый. Әнисен күмеп кайткач, туры әтисе янына китәр, мөгаен Шулай булыр Ходай кушса. Әтисе улының авыр кайгыларын җиңеләйтер Монысы да мәгълүм булсын: әти-әнисенең аерылышу уңае белән Акболыт аларның берсен дә гаепләп сүз чыгармады. Яшәгән кадәресен бик матур яшәгәннәр иде бит. Бу хәлне туган-тумача, дус-ишләр дә аңлый алмады. Бердәнбер көнне аерылдылар да куйдылар. Әмма әтисе өйләнмәде, әнисе кияүгә чыкмады. Машина мәчет янына килеп туктады. Барысы да сикереп җиргә төштеләр. — Мәрхүмәне монда алып килегез,—диде кемдер.— Ике мәеткә бергә укырга туры килер, янәшә куегыз,—дип боерды аннары әлеге абзый. Димәк, җеназа укыячак мулла шушы икән инде. Барысы да ул кушканча булды. Ике мәетне озата килүчеләрнең кайсы тезләнде, кайсы чүгәләде. Мулла абзый кешеләргә тынычланырга кушты. Мәрхүмнәрнең исем-фамилияләрен сорашты. Башта Акболыт әнисенең, аннары теге мәетнең исем-фамилиясен атадылар. Ир кеше исем-фамилиясен әйтүгә, Акболыт сискәнеп кипе. Тукта, бу аның әтисе түгелме соң? Әллә бер үк исемдәге кеше гснәме? Йорәкне нидер телеп, кисеп үткәндәй булды Шул чакта тыныч һәм моңлы тавыш белән мулла абзый тәбәрәк укырга кереште: «Тәбәрәкәлләзил бийәдиһил мөлке вәһүүә гәллә көлли шәйиң кадир...» Бу минутларда Акболыт доганы тыңламый иде инде Аның йөрәгендә яңа ут кабынды. Әлеге мәетнең исеме эчке дөньясын айкый иде аның. Шулкадәр охшаш исем, фамилия булырмы, әллә чыннан да аның әтисеме бу? Тирә-ягына күзен ачыбрак караса, анда әтисенең туганнары, дуслары барлыгын күрде. Ул әкрен генә аларның берсе янына барып чүгәләде. Колактан-колакка сөйләшеп алдылар. Әйе, кызганыч ки, бу—аның әтисенең дә җеназасы иде. Йа Хода, йодрык кадәрле йөрәккә берьюлы никадәр кайгылар сыядыр. Машиналар мәчет яныннан кузгалып китте. Тик үкенеч,Акболыт каушауданмы, әтисенең кайсы зиратка күмеләчәген дә сорамый калган. Хәер, берьюлы икесен дә күмү мөмкинмени? Соңыннан белешер, әтисенең каберен табар. Яңа бистәнең татар зираты айлы капкасы, бөреләре яңа гына ачылып беткән ямь-яшел агачлары белән каршылады аларны. Җирдә үләннәр баш калкыта. Табигатьнең үзгәрә, яшәрә торган чагы. Гаҗәп, нинди капмакаршылык: җир, табигать көч ала, ә кеше дигәнең, барысын калдырып, шул мәлдә мәңгелеккә китеп бара. Әнә, бер кабер, салкын авызын ачып, Акболытның әнисен йотарга көтеп тора. Аның янында ук икенче бер кабер дә казып куелган. Димәк, анда да кемнеңдер мәетен китерәчәкләр. Кабер янында мулла абзыйның тавышы ишетелде. — Ягез, мәрхүмәне ләхеткә иңдерергә кемнәр төшәргә тиешле? Өч кеше, шул исәптән Акболыт, берсе — кода баш очыннан, икенчесе— майор кияүләре бил турыннан, өченчесе аяк очыннан кызыл башлы сөлгеләр белән күтәреп алып, мәрхүмәнең гәүдәсен ләхеткә салдылар. Аннары ләхетне махсус китерелгән такталар белән әйбәтләп томаладылар. Аннары кабер өстенә шыбыр-шыбыр туфрак коела башлады... — Хуш, әнкәй, урының җәннәттә булсын,—диде Акболыт әкрен генә. Шул арада янәшәдәге кабергә дә кемнедер китерделәр. Ым кагып аңлашу, сөйләшү, дога уку ишетелде. Көрәкләр кыштырдавы ишәя бара иде. — Акболыт!—дигән сүзгә егет күтәрелеп карады. Өстәге кеше, имән бармагын изәп, аны кабер эченнән чыгарга чакырды. Бу аның әтисенең якын дусты Самат абыйсы иде. — Дөньялыкта аерым яшәсәләр дә, кабергә янәшә ятсыннар инде. Ходай шулай язган, күрәсең,—диде ул. Акболыт күпмедер вакытка телсез калды. Башы әйләнеп киткәндәй булды. Тәненә салкын тир бәреп чыгуын сизде. Изүен чишеп, солдат каешын бушатып җибәрде. Аннары, өнгә килгәндәй, көрәккә ябышты һәм әле әнисе, әле әтисе каберенә балчык ташлый башлады. Мулла абзый тарафыннан догалар укылып беткәч тә, Акболыт, көрәге сабына таянган килеш, ике кабер арасында басып тора иде. Инде кайтам дисә— әнисе, барам дисә, әтисе юк аның. Ичмасам, йә кыз, йә ир туганы булсын икән. Бу минутларда Акболытның бөтен торышы, кыяфәте бөек шагыйребез Хәсән Туфанның шигъри юлларын искә төшерә иде: «Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? — Бәйлисе бар йөрәкне .» Караңгы төшкәндә оңгы вакытта аларның гаилә хәлләре һич көтмәгәнчә катлауланып китте. Бу аеруча Акчәчәк әби белән Гөлбөттин бабайга каты сукты. Атналар буе сүз куертканнан соң, киленнәре Зилзилә ханым бу юлы кырт кистереп әйтте — Иртәгә иртәдән кузгалырлык итеп җыенып куй, Акчәчәк әби,— диде, каядыр чыгып китәргә җыенып.— Мине бүтән төрле хәрәкәтләр ясарга мәҗбүр итмә. Әлеге сүзләр карт белән карчыкны судагы балыклар шикелле телсез калдырды. Өйдә авыр тынлык урнашты. Бу минутларда алар һәркайсы үз уенда иде. Әйе, әле бер ел элек кенә бу йортта Гөлбөттин бабайның ялгыз башы — тыныч колагы иде. Изге күңелле кешеләр ана күрше Якты Алан авылыннан ялгыз карчык Акчәчәк әбине димләделәр, һәм дә бик дөрес эшләделәр. Карт белән карчык бер-берсен бик тиз үз иттеләр, бер-берсен кайгыртып, тормышларын үзләренчә күңелле корып яшәргә сүз куештылар. Акчәчәк әби килгәч, Гөлбөттин бабайның дөньясы түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Өй яктырыл, ямьләнеп калды. Иртәләре, кичләре бер җан рәхәте: кара-каршы утырып чәй эчүләр күңелне иркәләүче бер дәвам, бәйрәм иде. Кечкенә генә агач бакчасы, каралтыдагы берничә тавык, каз-үрдәк тә уңай үзгәрешләрне сизеп, тоеп тордылар. Былтыр көз көне, авылда беренче чана юллары төшкәч, Гөлбөттин бабайның оныгы Казаннан бөтенләйгә монда кайтты. Тырыш һәм уңган егет кайтып озак та тормый эшкә чумды, дуслары, иптәшләре ярдәмендә бизнес белән шөгыльләнә башлады. Ярты ел дигәндә ул инде машиналы булды, озакка сузмыйча, күзе төшкән кызга — Зилзиләгә өйләнеп тә куйды. Карт белән карчык боларның барсына да бик шат, хәерхак иделәр. Әмма Сарытау кебек зур район үзәгендә бик тыныч түгел иде шул. Кемнедер көчләү, кайсындыр талау турында хәбәрләр ишетелеп тора иде. Гөлбөттин бабайның оныгы да явыз көчләрнең даими күзәтүендә булган, күрәсең. Матур яз көннәре килеп җиткәндә билгесез мөртәтләр аның гомерен өзделәр. Менә шул көннән гаиләдә бәрәкәт калмады. Киленнең өйдә артык кеше күрәсе килми иде. Карг та, карчык та моның сәбәбен аңламадылар, чөнки килен кайсына да ниндидер гаеп ташламый иде. Бу кичне алар барысы да соң гына йокларга яттылар. Ләкин Акчәчәк әбинең дә, Гөлбөттин бабайның да күзләренә йокы керерлек түгел иде. — Ахыргы төнне сөйләшеп кенә үткәрсәк иде, Гөлбөттин,—диде Акчәчәк әби йомшак һәм ялварулы тавыш белән. Карт җавап бирми күпмедер вакыт тавыш-тынсыз ятты. Әби әлеге соравын яңадан кабатлагач кына, Гөлбөттин бабай катгый карарын белдерде: — Беркая китмисең, беркая бармыйсың. Соңгы сулышыбызгача бергә яшибез Ходай безгә шулай язган,—диде. Ниюдер Акчәңәк әбинең тамагына яшьле төер утыргандай булды, аннары шушы төер эреп, күзләреннән яшьләр тәюрәп чыкты. Картның бу сүзләре Акчәчәк әбидә ничә төрле уй, ничә төрле сорау барлыкка китерде. Нигә соң ул шулай итеп Зилзилә киленгә әйтми, нигә карчыгын якламый, нигә соңгы минутка кадәр бернинди ачыклык юк? Әйе, әби боларны үзе дә картына ишеттереп әйтергә базмады, хәтеренә авыр алмасын, дип уйлады ул. Голбогтин, әле йокламадыңмы?—дип сорады әби янә, гаепле кешенеке сыман тавыш белән. С — Юк, йокламадым, карчык. — Мин әйтәм, әгәр калсам, сиңа кыенлык килер бит. Минем аркада килен сиңа туктаусыз бәйләнер?! Сине, дәү әтисен, куа алмас анысы. Ә мин килен өчен чит бер кеше, артык кашык кебек күренәмдер инде. Бик ашыгып сүзгә кушылмый торган Гөлбөттин бабай бу юлы да сабырлык күрсәтте, ул һаман тирән уйда, авыр кичерешләр эчендә иде. Карчыгын ул ничек итеп юатырга, бу кыен хәлдән ничек чыгарга икәнен дә белми иде. Ә Акчәчәк әбинең һаман сөйләшәсе килде. Әйтерсең, иң кадерле кешесе белән озак еллардан соң очрашкан да һич сөйләшеп туймый иде ул. — Ишетәсеңме, Гөлбөттин, шуны белеп кал: мәкерле язмыш безне аерса да, синең белән булган көннәрем гомеремнең иң матур, рәхәт чаклары булып истә калыр. Мин сине беренче һәм соңгы ирем дип санаячакмын.— Бераз сүзсез торганнан соң өстәп куйды:—Бу көннәрне сагынып яшәве авыр булыр шикелле, Гөлбөттин. Ә Гөлбөттин бабай бер үк сүзләрне диярлек кабатлады: — Беркая китмисең, беркая бармыйсың!.. Сөйләшә-сөйләшә таң атты, өйгә яктылык төште, әйберләр ачык күренә башлады. Гөлбөттин бабай тыенкы гына гырылдап, йоклап китте. Аның чал чәче, ап-ак сакал-мыегы бөтен йөзен яктыртып тора кебек иде. Акчәчәк әби картының җитмеш биш яшькә җитеп тә күркәмлеген җуймаган йөзенә, тирән сулыш алуына карап торды. Ә бит бүтән көннәрне ул үзе дә шулай онытылып, тәмле ит«-п йоклый иде. Урамда берәм-сәрәм кешеләр үткәләп йөри башлады. Кайдадыр мотоцикл тырылдап кузгалды. Акчәчәк әби дә, яңа гына йокыга киткән картын уятмас өчен, әкрен генә урыныннан торган иде. Ләкин Зилзилә килен, мыгырданамыгырдана җәһәт кенә килеп, бабайның гәүдәсенә төрткәли-төрткәли: — Монда яшисең килсә, бу карчыкны хәзер үк үз авылына озатып куй!— дип китеп барды. Акчәчәк әби белән Гөлбөттин бабай район үзәген чыкканчы берни сөйләшми атладылар. Тирән кичерешләр нәтиҗәсендә кулларындагы төенчекләренең авырлыгын да сизмәделәр алар. Бары тик Бистәне үтеп, Якты Алан басулары башлангач кына, ял итеп алырга уйладылар. Ирләрчә сабыр, эчтән генә җылый белә торган әби, төенчекләрне куйгач, артка борылып карады. Бу аның күпмедер вакыт яшәгән һәм торган җире белән шулай саубуллашуы, соңгы тапкыр карап калырга тырышуы иде, күрәсең. Ни гомер яшәп тә агармаган, сирәкләнмәгән чәчләре, кершән яккан кебек ап-ак йөзе, уңъяк бит уртасындагы зур миңе—барысы да үзенә бик килешеп, аны мөлаем итеп тора иде. Гөлбәттин бабай яшел дулкыннар йөгерешкән иген кырларына таба борылды. Бу минутларда алар икесе дә бер-берсеннән тартынган, оялган, берберсеннән ниндидер серләрен яшерергә тырышкан кешеләргә охшыйлар иде. Тынлыкны карты бозды, сүз булсынга гына әйткәндәй: — Җәй көне, мин әйтәм, авылда рәхәт инде, карчык...—дип куйды. Акчәчәк әби картының кыен хәлдә булуын бик яхшы аңлый иде. Шуңа күрә аның йөзендә аңа карата үпкә-сапка сизелмәде. — Бүген без икәү кичерә торган хәлләр элек халкыбызда булмаган, Гөлбөттин. Заманасы шулай,—дип, хәлен җиңеләйтергә теләде ул иренең. Шуның белән ике арада тел чишелеп киткәндәй булды: — Ашыкмый гына, ял итә-итә барыйк,—дип дәвам итте сүзен Акчәчәк әби.— Барасы җир ерак түгел, әнә шул калкулыкны менәсе дә төшәсе генә ич. Бер чакрымлап ара. — Ничек матур гына яши идек, Акчәчәк,—дип өзелеп әйтеп куйды Гөлбөттин бабай, юлга кузгалып. — Мин ялгыз булмам, Гөлбөттин, гел бергә чакларны истә тотармын. Шуның белән юанырмын. Алар юл буе берөзлексез сөйләшеп бардылар, узган көннәрне кат- кат искә төшерделәр, туктап-туктап ял иттеләр, матур булып күтәрелеп килгән игеннәргә, бу якларның табигатенә карап сокландылар. Калкулык өстенә менеп җиткәч, калкулык итәге буйлап бормаланып сузылган инешнең теге ягына, тигезлеккә урнашкан авыл күренде. — Менә безнең Якты Алан. Килеп тә җиттек,—диде Акчәчәк әби. Алар калкулык өстеннән агач бакчаларына күмелеп утырган авылны күзәттеләр. Озын манаралы яңа таш мәчет, анда-санда яңа салынган өйләр авылны яшәртеп, яңартып җибәргәннәр. Хисләр өермәсе Акчәчәк әбинең бөтен уйларын биләп алды. Бу өйләр, урамнар, кешеләр белән күпме хатирәләр бәйле. Бу җирләрдә никадәр шатлык, никадәр кайгы кичерелгән. Кайсыдыр урамнан, кайсыдыр өйдән аның балачагы йөгереп чыгар төсле. — Гөлбөттин, риза булсаң, хәзер мин сине озата барам?—диде Акчәчәк әби, картның күзләренә карап. Гөлбөттин бабай, әлбәттә, бу тәкъдимгә риза иде: — Алда көн әле озын, бүгенге вакытны булса да бергә уздырыйк, Акчәчәк!—диде ул. Карт белән карчык көн буе юлның әле бер, әле икенче башына кадәр берберсен озатышып йөрделәр. Инде көн тәмам кичкә авышты. Район үзәге белән Якты Аланны тоташтыручы юлның урта бер җирендә диярлек тукталып, саубуллашырга килештеләр. Берничә минут тынлык, күзләрдә—ирексездән бәреп чыккан ачы һәм татлы яшь бөртекләре. Ерактан караганда янәшә куелган һәйкәлләр кебек күренә иде алар бу минутларда. Монда күпме басып торсаң да, барыбер кайчан булса да аерылырга кирәк иде. Рәхимсез тормыш шуны таләп итә. Гөлбөттин бабай соңгы тапкыр карчыгына кул биреп, башын түбән иеп, кайтыр юлга борылды. Акчәчәк әби аңа: — Гөлбөттин, киленгә миннән сәлам әйт. Минем аңа кыек караганым, ялгыш сүз әйткәнем булмады бит —дип калды. Онытылган сүзе искә төшкәндәй өстәде:—Гөлбөтти-и-ин, үзеңне саклый кү-ү-үр. Карт артка борылып кул болгады. Ләкин нидер әйткәне ишетелмәде. Акчәчәк әби урынында берничә минут сүзсез басып торганнан соң, яңадан кычкырды: — Кыен хәлдә калсаң, миңа килерсең, Гөлбөтти-и-н! Бу сүзләрне карты ишеттеме-юкмы, карчыкның үзен җан өшеткеч уйлар биләп алды. Йорг-җире, якын туганнары инде юк. Кемгә, кая кайта соң әле ул? Аны монда кем көтеп тора? Акчәчәк әби якынлашып килгәндә, авыл өстенә караңгылык җәелә башлаган иде инде... өтенләй күз бәйләнгәнче кайтып җитисм, дип ашыккангамы, Гөлбөттин бабай шактый талчыккан иде Капканы ачып кергәч, бу арганлык үзен тагын да ныграк сиздерә башлады. Әлбәттә, монда тирән борчулы уйларның да тәэсире зур булгандыр. Нигә соң әле ул үзенең яраткан карчыгы Акчәчәкне бик җиңел генә авылларына кире илтеп куйды? Бергә торып калсалар, аларга кем нәрсә эшли алыр иде икән?! Бу сораулар аңа юл буе тынгылык бирмәде һәм менә, кайтып җиткәч, күңелендә тагын да көчлерәк дорли башладылар. Бу минутларда аңа йорт, бөтен каралты-кура моңлы, кайгылы булып күренде Ишек алдындагы, көне буе суда йөзеп, болында йөреп, кунарга кайткан казлар аңа «Кайда ягымлы әбиебез, ялгыш гамәлләр кыласың түгелме, аксакалыбыз?»- дип карыйлар тосле иде. Яктырак чакта куначасына менә алмый калган кара тавыкның абзар капкасы янында «кырр- кырр» дип йөренүе дә күңелгә шом сала иде. Б Гөлбөттин бабай, өйгә дә кереп тормыйча, агач бакчасына үтте. Әнә аның карчыгы яраткан алмагачы. Төбендә, икесе утырып ял итү өчен, үзе ясаган эскәмия. Шунда бераз ял итсә, кичке саф һава суласа, хәл кереп китәр төсле. Ходай кушса, аннары өйгә кереп чәй эчәр. Әмма яшел бакча, саф һава гына аңа коч өсти вә жан тынычлыгы бирә алмады. Матур булып үсеп килүче бәрәңгеләр, инде тирес өстен томаларлык булган кыяр, гөрләп-яшьнәп утырган яшелчә түтәлләре берсе дә Гөлбөттин бабайны куандыра алмады. — Кара-каршы утырып инде кем белән чәй эчәрмен? Серләремне сөйләрлек янымда кемем бар инде минем? — дип сөйләнде ул үз-үзенә. Аның өчен дөньяның бөтен матурлыгы бетте, һәм ул аны үзе бетерде бугай. Нигә Акчәчәк карчыгын авылына кире илтеп куйды соң әле ул? Илткән тәкъдирдә, нигә соң әле аңа карчыгы белән шул авылда калмаска иде? Нигә соң әле килене Зилзилә алдында коелып төште ул? Бу каушап калуны, тирән ялгышуны ничек төзәтергә? Әйе, иртәгә үк ул аны бәхилләтергә, кабат алып кайтырга барачак. Бу инде картның катгый карары. Шулай булыр да, дип беркетте ул күңеленә. Ләкин Акчәчәк карчыгының йөрәгенә уелган тирән яра төзәлерме соң? Кеше күңеле пыяла — кагылдыңмы уала, диләр бит. Юк, карчыгы аның хатасын гафу итәр. Ул шундый заттан, шундый нәселдән. Үзенә авырлык килсә—килер, ләкин кешегә авырлык китермәс. Үзенә авыр сүз әйтсәләр дә, ул кешегә авыр сүз әйтмәс. Зилзилә каяндыр кайтып керде, кичке ашны әзерләп тамак туйдырды, чәй эчте. Гөлбөттин бабайның һаман кайтып җитмәвен исенә төшереп, капка төбенә чыкты. Инде урамга эңгер-меңгер төшкән. Күрәсең, картның кайтмавыдыр, йә кунарга, йә бөтенләй аның белән калгандыр, дип уйлады ул. Хәер, ничек булса да аның өчен барыбер иде. Шулай хәл ителгән, күңел шуңа күнгән. Бөтенләй кайтмаса да җыламас. Мәсьәлә иртә белән ачыкланды. Ашка яшел суган алып керим, дип бакчага чыкса, Зилзилә ни күрсен, Гөлбөттин бабай алмагачы төбендәге эскәмиядә утыра. Зилзилә аны яңа гына кайткан да, киленен уятмаска теләп, юлдан соң ял итеп, хәл алып утыруы дип аңлады. — Дәү әти, әйдә чәй эчәргә кер! —диде ул, суган кыякларын өзә-өзә. Карт дәшмәде. Зилзилә шул ук сүзләрне кабатлады. Карт тагын дәшмәде. Килен аның янына килде һәм шунда гына Гөлбөттин бабайның күзләре мәңгегә йомылган икәнен күрде. Сорау билгесе кебек катып калган гәүдәсе, әйтерсең, тормышның, гомеренең болай тәмамлануына кемнәндер, ниндидер җаваплар көтә иде... Кайда син, Хәмдия? земнең ике абыем була торып, әнием никтер бөтен вак-төяк эшләрне миңа гына куша торган иде. Әле башлангыч сыйныфларда гына укуым аның уена да кереп карамый иде, күрәсең. Бу бигрәк тә җәй көннәрендә шулай була иде. Бала карау, бакча чүбен утау, бәрәңге әрчү, иртүк терлекләрне көтүгә куу дисеңме — аларның барысын да санап бетерерлек түгел инде. Бигрәк тә теңкәмә тигәне—кичен көн саен көтүдән кайтмый торган бер кысыр сакалбай кәҗәбезне эзләү иде. Бу юлы да шулай булды. Көтү күптән кайтты. Урамда, читән буйларында үлән ашап йөргән сыерлар да, әле теге, әле бу урамда «бә-ә-ә» дип кычкырышкан аңгыра сарыклар да, үз өйләрен-абзарларын табыл, тынып калдылар. Ә безнең кәҗә һаман юк та юк. — Бүреләрдән ашатасың бит, юньсез, ник эзләмисең кәҗәне?—дип кычкырган әнкәй тавышына сискәнеп киттем һәм бүген авылга көтү килеп кергән якка шешә бөкеседәй атылдым. Йөгерергә дисәң, миңа гына куш инде! Шул кәҗәне эзли-эзли тәмам узышчыга әйләнеп беттем бит. Ү Эңгер-меңгер төшкәнче дип, тиз арада авыл янындагы үләнле урыннарны, иңкүлекләрне, коры елга, күл буйларын әйләнеп чыктым Дүрт урамны аркылыторкылы урадым Шуннан соң гына, уйнак тай шикелле, кыр өстенә сыпырдым. Әллә шул тирәләрдә көтүдән аерылып калмаганмы, мин әйтәм. Кыр өстенәрәк күтәрелгән саен авыл һава диңгезенең төбе шикеллерәк күренде миңа. Бөтен тирә-якта җәйге зәңгәр кич хөкем сөрә. Биткә салкын да, эссе дә булмаган, үзенә бер рәхәт, тәнне иркәләүче һава килеп бәрелә. Тегендә-монда сугыла торгач, миңа таба йөгерүче бер җан иясе пәйда булды. Чү, мин әйтәм, нәрсә булыр бу? Эт яки бүре-фәләнгә охшамаган үзе. Шүрәле дә юк—калмагандыр инде безнең сыек урманнарда. Ниһаять, якынлашкач, ни күрим: әлеге җан иясе авылыбызның икенче башында яшәүче минем яшьләрдәге Хәмдия ич! — Нишләп кыр бетереп йөгереп йөрисең, кызый?—Сулышы капканга, бераз вакыт сүзен әйталмый торды бу. — И Йосыф, син икәнсең әле. Әллә ниләр уйлап бетердем,—диде аннары. — Алай курыккач, бу вакытта нишләп йөрисең соң? — Бозавыбыз көтүдән кайтмады шул. Без кәҗәне дә, бозауны да икәүләп эзләргә сүз куештык. Кайда гына булмадык, ләкин эзли торган малларыбызны очрата алмадык. Башны иеп, өйгә кайтып китәргә туры килде. Хәмдия ничек иткәндер, әмма мин үзем эчтән генә кәҗәнең тетмәсен теттем инде! Иртәгә барыбер табармын, дидем. Ну, тапсам, Вәлишә абзыйларның боры- лып-борылып, кәкрәеп-кәкрәеп үскән мөгезле кәҗә-тәкәләренә алып барып җаныңны алдырам түлке, дидем. Тагын әллә нәрсәләр әйтеп тиргәдем. Өйдә ниләр булганын сөйләп тормыйм. Әмма кәҗә белән икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Көтү кайтты, безнең кәҗә тагын күренмәде! Тагын шул ук эзләрдән чыгып йөгердем. Гаҗәп, бик тә гаҗәп килеп чыкты: кабат Хәмдия белән очраштык. Аларның да бозаулары тагын кайтмаган. Бу юлы да бергәләп дөнья бетереп әйләндек. Шунысы куанычлы, йөрүебез бушка китмәде. Аның бозавы, минем кәҗәм табылды! Шатлануыбызның чиге-чамасы юк иде. Тик шул чагында минем өчен көтелмәгән бер нәрсә булып алды. Хәмдия колагыма үрелде дә, кеше ишетмәсе* дигәндәй, пышылдап кына: — Исемең бигрәк матур бит, Йосыф! Мин сине яратам!—диде. Кызның ачык итеп, өздереп әйткән шушы сүзләре, колагыма бәрелгән җылы вә татлы сулышы мине тәмам әсир иткән иде, ахрысы. Күземне ачып җибәрсәм, Хәмдиядән җилләр искән иде инде. Икенче көнне мин үзем үк кәҗәбезнең көтүдән кайтмавын тели башладым. Аны, миңа кылган изгелеге өчен, иркәли, сыйпый идем, тәмле ипи каптыра идем. Шунысы гаҗәп, кәҗә мине киресенчә аңлады булса кирәк, көн саен туп-туры өйгә кайта торган булды. Алай да югалып калмадым. Хәмдия безнең кәҗәнең кайтканын-кайтмаганын беләмени? Икенче көнне дә мин, кәҗә эзләгән кыяфәттә, шунда йөгердем. Бик кызганыч булды, аны очрата алмадым. Ун көн, егерме көн чыктым бугай. Менә бүген, менә бүген бозаулары көтүдән кайтмас, Хәмдия аны эзли чыгар, дип күңелемне алдадым. Әгәр бозауларын танып калган булсам, көтү кайтканда каршы чыгып, аны кайтармыйча тоткарлау чараларын күрергә дә әзер идем. Бераз вакыттан алар гаиләсенең бөтенләй үк каядыр күченеп китүе турында ишеттем. „ Еллар аккан судай, искән җилдәи узды. Әмма Хәмдиянең теге чакта: «Исемен бигрәк матур бит, Йосыф! Мин сине яратам!» —дигән сүзләре бүген дә колагымны иркәләп тора. Кояш чыгар алдыннан ин йокыдан уянып киткәндә тәрәзәдән төшкән кояш нурлары битләремне рәхәт җылытып, бөтен тәнемне иркәли иде. Яңа гына күргән төшнең матурлыгыннан уйларым яктыра, күңелем сафлана бара сыман. Шул татлы төштән аерыла алмыйча урында озак яттым шикелле, һәр манзараны күз алдыма китерәм дә үземә-үзем: әллә чыннан да дөрес микән? дип сорау биреп куям. Барысы да хыялый төш кенә, дип күңелне ышандыру, әлбәттә, авыр иде. Ә төшемдә менә ни күрдем. Имеш, Казансуның уң ягыннан — гәзитжурналлар нәшрияты тирәсеннән үтеп барам икән. Күзем шул тирәдә калку итеп махсус эшләнгән бер мәйданчыкка төште. Аның тирәсенә тыштан ялтйолт килеп торган ниндидер автобуслар килеп туктаган. Мәйданчыкта төркемтөркем кешеләр, имеш. Моңа кадәр күрелмәгән бу нәрсә икән соң? дип шунда юнәлдем. Килгәч кенә аңлашылды: бу төркемнәр барысы да чит ил туристлары булып чыкты. Үзем дә бер төркемгә барып кушылдым. Зифа буйлы, алсу йөзле, чәч дулкыны иңенә коелып торган татар кызы чит ил кешеләренә каршы яктагы Кремльнең һәм дәүләтебезнең үткәне, бүгенгесе турында сөйли. Татарча да, инглизчә дә аңлата, имеш. Кремль ягына карасам, күрәм: бөтенләй күзгә чалынмаган илаһи бер күренеш. Элеккеге амбарларга охшаш дүртәр катлы иләмсез биналарның эзе дә калмаган, имеш. Алар урынына 1552 еллардагы Кремль торгызылган кебек. Ерактан ук хан сарайлары, Колшәриф, Нургали мәчетләре, алтын айлы күп манаралар балкып, күңелләргә нур биреп тора, имеш. Әлеге махсус мәйданчык яныннан өр-яңа автобусларга төялеп килгән туристлар иң әүвәл Кремль белән Казансу арасына салынган бер мәһабәт һәйкәл янына тукталдылар. Кунакларны таныштырып йөрүче татар кызы бу һәйкәлнең Явыз Иванга каршы канкойгыч сугышларда илебезне яклап шәһит киткән ватандашларыбыз истәлегенә куелуы турында сөйли, һәйкәлнең иң биек урынында әллә ничә потлы сәгать урнаштырылуын әйтә. Ул сәгать шәһәрнең дошман тарафыннан алынган вакытына туры китереп, көнгә бер тапкыр шомлы да, моңлы да бер кой уйный, аннары мондый шигырь укый, имеш: Чал Казан искәртә узганны — Гафу ит, киләчәк, яндык без. Иңрәде җиребез ул көннәр Ирексез һәм Илсез калдык без. Бик ерак юлыбыз. Тагын бер Фаҗига кичмәсен халкыбыз. Бердәмлек, кыюлык, туганлык! — Милләттәш, нык булсын антыбыз! Бу көй, бу сүзләр кеше тәненең барлык күзәнәкләренә үтеп, җаннарны тетрәтеп, шәһәребезнең барлык почмакларына ишетелеп тора кебек. Кызның сүзе тәмамлангач, гарәп илләреннән килгән мөселманнар да, ялтыратылган хром итектәй йөзле африкалылар да фотоаппаратларын чалт-чолт китереп алалар, һәйкәлгә сокланып карап торалар, үзара нидер сөйләшәләр иде. Сөйләп-аңлатып йөрүче кызның: — Хәзер Кремльнең эченә керәбез. Миннән, бер-берегездән аерылып йөрмәгез,—дигән мөрәҗәгате барысын да хәрәкәткә китерде. Без Казансу ягы капкасы аша Кремль эченә атладык. Йа, Ходай, монда никадәр үзгәреш, никадәр яңалык! Керүгә үк эреле-ваклы кибетләр тезелеп киткән. Чит ил кунаклары алардан түбәтәйләр, читекләр, кәзәки, камзол, чапан, Казан һәм Болгар патшалыгы чорындагы киемнәрне, күптөрле башка бүләкләр ала башладылар. Ә кибетчеләр сатып алучы- 124 М ларны тәмле тел белән каршылыйлар һәм озатып калалар иде. Сувенир алган һәркемгә алар: — Рәхмәт сезгә, тагын килегез,— дип кул изиләр. Кызыл гранит баскычлардан өскә таба күтәреләбез һәркемнең күзендә шатлык һәм кызыксыну чаткылары. Чит ил кешеләре бер-берсенә әле Сөембикә манарасын, әле ак мәчетләрне, озын манараларны, башка корылмаларны күрсәтешәләр, кыскасы, фикер алышалар иде. Бераз күтәрелгәч, безне туктаттылар. Бу —Кремль эчендәге хәрәкәтне тәртипкә салып торучылар иде. Төркем җитәкчебез, мәсьәләне аңлатып, безне тынычландырырга ашыкты: — Хөрмәтле әфәнделәр, берничә минут сабыр итегез. Әз генә вакытка хәрәкәт тукталып торачак. Хәзер сезнең алдан гарәп илләренең Казандагы илчеләре хан сараена үтәчәкләр,— диде. Олы кунакларны һәркем яхшылап күреп калырга тырышты Төркемнәр эчендә җанлылык башланды, һәркайсы уңайлы урыннарны сайлап бастылар. Туристлар озын торбалы фотоаппаратларын, кайсылары кечкенә киноаппаратларын көйләп куйдылар — Киләләр!—дигән аваз ишетелде. Ул да булмады, алдыбыздан кайсы Ясир Арафатныкы шикелле шакмак яулыклы, кайсы ак яулык япкан, баш түбәсенә кара кыршау сыман әйбер киергән, озын күлмәкле мөселман дәүләтләре эшлеклеләре хан сараена таба үтеп киттеләр. Шуның белән безнең дә маршрутыбыз, йөрү тәртибебез үзгәреп куйды бугай. Чөнки Кремль белән танышуны безгә панорама караудан башларга тәкъдим иттеләр. Төркем җитәкчебез безне шул якка әйдәде. Бу бина Кремльдәге башка корылмалар арасында шактый үзенчәлеклесе булып, тышкы ягы белән Мәскәүдәге «Бородино сугышы панорамасымна охшабрак тора икән. Аның алгы ягына алтын хәрефләр белән латин шрифтында мондый сүзләр язып куелган: «Татар халкының 1552 елгы Ватан сугышы күренеше». Изге бер йортка кергән кебек, сөйләшү дә пышылдашуга гына күчте. Йөзләрдә җитдилек һәм кызыксыну. Аяк киемнәрен милли чүәкләргә алыштыргач, яңа экскурсовод безне беренче катта урнаштырылган экскаваторлар белән таныштырды. Казанны саклауны оештырган ул вакыттагы хәрби җитәкчеләрнең рәсем-сурәтләре, шул чорның кораллары беркемне дә битараф калдырмады. Әмма иң мавыктырганы — панораманың икенче катында иде. — Ерак илләрдән килгән кадерле кунаклар,— дип башлады сүзен экскурсовод.— Сезнең алда —Казан шәһәренең Явыз Иван тарафыннан камап алынуы. Казанны бирмәс өчен барган каты сугышлар күренеше Аны Татарстаныбызның иң күренекле рәссамнарыннан дистәләрчә сән- гатькәрләр бригадасы озак еллар эшләде. Әйе, безнең күз алдыннан татар халкының тигезсез авыр сугышта тиңсез батырлыклар күрсәткән исәпсез фаҗигале күренешләр узды Дошманның шәһәр кальгалары янына килүе, каланы утка тотуы, җир астыннан казып килеп, Кремльнең берничә манарасын шартлатуы. Кремльгә кертмәс өчен сугышлар, барлык әсирләрне кылыч белән турап бетерү... Ядкәр ханны кулга алу, шәһәрне талау, балаларны, хатын- кызларны мәсхәрәләү күренешләре — барысы да тетрәндергеч буяуларда сурәтләнгәннәр. Кирәк урында әсирне i орле төстәге утлар белән яктырту да бу тиңдәшсез полотно-әсәрне бик тәэсирле итә иде Безнең моннан соң тукталган урыныбыз ханнар зираты булды. Аның милли нәкышләр белән бизәкләп эшләнгән тимер капкасыннан һәркем баш киемен салып, кулына тоткан хәлдә керде Бөтен тирә-як ямь-яшел чирәм, имеш. Урта бер җирдән тигез рәт булып җыйнак-җыйнак символик каберләр тезелеп киткән (символик дибез, чөнки Казанны алганда дошман барлык мавзолей-төрбәләрне җимереп бетергән) Каберләрнең баш очларына зур булмаган мәрмәр ташлар куелган Аларның һәркай- сында бер ханның исеме: Алтынбәк хан, Галимбәк хан, Олуг Мөхәммәт хан, Мәхмүт хан, Хәлил хан, Ибраһим хан, Илһам хан, Мөхәммәтәмин хан, Габделлатыйф хан, Сәхипгәрәй хан, Җангали хан, Сафагәрәй хан, Үтәмешгәрәй хан (Сөембикәнең улы), Шаһгали хан, Ядкәр хан... Безне алып йөрүче кызыбыз һәр ханның яшәгән чоры, аның эшчән- леге турында кыска гына сөйләп үтте. Халкыбызның үткәне, дәүләтебез тарихы күпмедер дәрәҗәдә күз алдыбызга килеп баскандай булды, һәркем күбрәкне дә белергә тели иде. Берәү сорап куйды: — Казан патшалыгының соңгы ике ханы—Үтәмешгәрәй һәм Ядкәр ханнарның җәсәдләре Мәскәү Кремле эчендә күмелгән. Сөембикәнең кабере Касыйм шәһәрендә. Татарстан хөкүмәте өчесенең дә җәсәден алып кайтып җирләү турында уйламыймы? — Ике хөкүмәт арасында сөйләшүләр бара,—дип әйтү белән тәмамларга теләде җавабын экскурсовод кызыбыз. Аннары өстәп куйды:— Мәсьәлә хәл ителер дип ышанырга кирәк. Хан сараена аеруча дулкынлану, тетрәнү белән аяк атладык Сөембикәне улы белән икесен 1551 елда шушыннан алып чыгып, көймәдә Идел буйлап Мәскәүгә озатканнар. Патшалык җимерелгәч, Казанның соңгы ханы Ядкәрне шушыннан кулга алганнар. Дәүләтчелегебез бетүенең соңгы нокталары шушында куелган. Хан сараеның алгы бүлмәсендә үк безне озын буйлы, нык тәнле бер егет каршылады. — Әссәламегаләйкем! Хуш киләсез, хөрмәтле кунаклар!—диде ул ачык йөз белән. Аңа шулай ук мөселманча җавап кайтардылар — Вәгаләйкемәссәлам, туган! Туристларны каршы алган егетнең кара хәтфәдән тегелгән түбәтәе, аягындагы сафьян итеге, өстендәге кәтүк җебе нечкәлегендәге ак буйлы камзолы үзенә бик тә килешеп тора иде. Аңа карап, әйе, бабайлар киенә белгәннәр, дип уйлыйм, имеш. Ханнарның эш бүлмәләренә керер алдыннан ул безнең белән тулы бер инструктаж үткәрде: — Гафу итәсез, кунаклар, фото һәм кино аппаратларын монда калдырыгыз. Аларны чыкканда алырсыз. Тәртип шулай. Монда бернәрсәне дә рәсемгә төшерергә ярамый. Арагызда журналистлар булса, исегездә тотыгыз: каләм-блокнот кирәк булмас. Акыллы киңәшләрне тыңлаган хәлдә, шуны гына әйтә алам. Сөембикә 1551 елда, үзен алып китәргә килгән урыс төркеме кергәндә, ничек утырып торган булса, балавыздан ясалган сында да нәкъ шул мизгелне койганнар. Янында дүрт яшьлек Үтәмешгәрәе басып тора Матурлыкларын, әлбәттә, сөйләп бетерерлек, кешегә аңлатырлык түгел иде. Ядкәр хан исә килешү буенча Мәскәүдән алып кайтылган алтынлы-зөбәрҗәтле һәм асылташлар белән бизәүле урындыгында утыра. Мәскәүдән алып кайтылган шундый ук кыйммәтле һәм зиннәтле бүреге, таягы янына куелган. Сөембикә дә, Ядкәр хан да зур-зур пыяла шкафлар эченә урнаштырылганнар. Кайбер мизгелләрдә бу балавыз сыннар тере кешеләр кебек күренәләр иде. Озын манаралар, ак мәчетләрне, узган заманнарны чагылдырган музейны тышкы якларыннан гына күреп калдык шикелле. Мин тәрәзә аша күземә төшкән иртәнге кояш нурларыннан уянып киттем. Хикмәтле төшем шуа урымда өзелеп калды. Миңа бу хәл бик тә кызганыч булып тоелды. Шулай да күргән кадәресе мине ваемсызлык сахрасыннан тирән уй-кичерешләр диңгезенә кайтарыл куярга бик җиткән иде инде... Тел галименә хат . -Оингерулла энем... Әстәгьфирулла, исемегезне әйттем дә бөтен тәнемә бала йоннары чыкты бугай, әйе. Хәер, ул исемне син үзең сайлап алмаган инде анысы Әти-әниең укыган кешеләр булырга охшый, әйе. Безнең кебек гади крәстиәннән андый сүз чыкмас. Аңа китсә, бүген нинди генә исемнәр ишетмисең: Энгель, Альфред, Адольф, Спартак, Трактор, Рево. Хәтта бер хатын сырхауханәнең ишегендә күреп кайткан «информация» дигән сүзне үзенең яңа туган кызына исем итеп кушкан дип тә сөйлиләр, әйе Ләкин әйтәсе килгән сүзем башка турыда иде, энем. Сез авылыбызда тел турында сөйләп киткәннән соң, кешеләрнең тынычлыгы тәмам югалды бит әле. Без, гади авыл кешеләре, бу өлкәдә бөтенләй артта калганбыз икән, шуны аңладык, әйе. Үзегез монда чакга яныгызга килергә батырлык җитмәде. Аңлашылмаган бик күп сорауларыбыз калды. Әгәр шуларның кайберләрен генә язып үтсәм, ягъни, ниндидер дәрәҗәдә кыюлык күрсәтсәм, мине — бер авыл картын- бик ачуланмагыз инде Әле кичә генә күршем Сафиулла карт кергән иде. Сез әйткән «Түгәрәк өстәл артында сөйләшү» дигән сүзләр белән саташып йөри. Ничә кабат әйләнеп чыксам да, түгәрәк өстәлебезнең артын таба алмадым, ди ул. Кешеләрне өстәл янына, өстәл тирәсенә генә угыртсак, дөрес булмас микәнни, дип сорый. Сездән, галимнәрдән узып мин аңа рөхсәт бирә алмадым, энем Зингерулла. Тап, күрше, өстәлнең артын, ничек тә табарга тырыш, галим кеше белми әйтмәс, бардыр аның арты, дип аңлатып чыгардым, әйе. Беркөнне галимнең «кунаклар табын артына урнаштылар» дигән сүзләре үземне дә борчуга салды әле Бжрәк тә кунаклар кызганыч тоелды миңа. Алар каяндыр арттан табын янына килеп, ризык капкалап, чәй эчкәләп ятмадан артка китеп утырырга мәҗбүр ителгәннәр, күрәсең. Кунакларны болай ук мәшәкатьләү ярап бетәр микән, дип уйлыйм Моңа кадәр бездә укучылар парта артына түгел, партага, шоферлар руль артына түгел, рульгә, кешеләр, аш вакыты җиткәч, табын янына утыралар иде. Белми йөргәнбез икән бит. Бөтен авылыбыз белән гаепләмәгәйләре дип куркабыз. Табын дигәннән искә төште әле. Татар гәзигләре «пешекче» дигән сүзләр языл чыгаралар. Нәрсәгә кирәк икән тагын ул пешекчеләр, хөрмәтле галим энем. Кечкенә балаларның бог аралары, култык аслары пешегүдән безнең авыл хатын-кызлары болай да аптырап бетәләр: мамык, пудра дигәннәре дә юк бит хәзер. Җитмәсә, шәһәрдә пешекчеләр укытып чыгара торган мәктәпләр ачканнар дин ишеттек, әйе. Авыл халкы аш-су осталары әзерли торган мәктәпләр ачылуын тели, югыйсә Зингерулла энем, кадерле вакытыгызны аламдыр дип, курка-курка гына язам. Галимлек эшегездә зыян китсрмәсәм ярар иде, шуңа күрә тагын бер-ике сүз турында гына сорыйсым килә. Күп кенә укыган кешеләр бу язучы мондый әсәр өстендә, теге композитор шундый әсәр өстендә эшли дип сөйләп китәләр. Без, артта калган авыл кешеләре, тагын аптырашта инде Ул әсәрләрнең осләрснә менмичә генә эшләргә мөмкин түгел микәнни? Ягъни авылдашлар әйтмешли, әсәр яза, иҗат игә, дип кенә әйтсәк, артталыкны, наданлыгыбызны күрсәтү булырмы? Аннары «исемен йортә» дигән табышмакны бөтен авылыбыз белән дә чишә алмадык. Кем йөртә, ничек йортә, ник йортә? Без «Җәлил исемендәге күмәк хуҗалык». «Тукай исемендәге район» кебек сүзләрне шулай әйтмиләрме икән дип уйлыйбыз Галим әфәнде Зингерулла, хатыгызда әнә шуларны да төшендереп язсаылз иде белә Сорауларыбыз бик тә күп, Зингерулла энем Аның барысын да язып бетереп булмас. Зур эшләрегезне куеп торып, безнең ишеләрнең мөрәҗә гатьләрен укып ятмассыз инде Шуңа күрә иң кирәкле соравымны гына бирергә булдым, әйе. Эш менә болай килеп чыкты, энем. Былтыр көзнең беренче айларында «Ватан» дигән гәзитәбез соңгы битен тутырып, ат башы шае хәрефләр белән бер белдерү бастырып чыгарды. Укып карагыз әле, менә нәрсә дип язылган иде анда. «Тиз барып ала торган вкладларга беренче октябрьдән процентлар арта!» Әлбәттә, вак хәрефләр белән язылган сүзләр дә бар иде. Безнең өчен шушылары әһәмиятле булганга күрә, калганнарын язып тору мәгънәсезлек тә, озынга сузу да булыр иде, әйе. Шуннан, галим энем, миңа җан кереп китте. Бүтән пенсионер картлар да мин аңлаганча төшенгәннәр икән. Вәт, без әйтәбез, хөкүмәткә рәхмәт, кеше турында ничек кайгырта бит. Мөстәкыйльлек алмаган булсак, мондый хәлләргә ирешер идек микән әле, дибез. Белдерүне бастырган гәзитәнең мөхәрриренә, аның акыллы урынбасарларына рәхмәтләр укый-укый, егерме чакрымдагы район үзәгенә саклык банкына чыгып киттек. Акчаларыбызны банкка салып, тиз генә барып алып, тагын салып, тагын тиз генә барып алып, процентны һаман арттыра-арттыра ярты ел буе район үзәгендә фатирда яшик әле, без әйтәбез. Өйдә тик ятканчы дибез. Акчаларыбыз бик күп арткач кына авылга кайтырга уйлыйбыз үзебез. ...Зингерулла энем, белсәң иде акчаны беренче тапкыр алырга килгәндә үк безне ничек орышканнарын. Ул белдерүдә сүз озак сроклы вкладлар турында барырга тиеш булган лабаса. Менә шул көннән телне үстерәбез дип йөрүчеләргә дә, гәзитә чыгаручыларга да ышанычыбыз какшады әле. Авылча гына сөйләшеп, авылча гына язсагыз иде инде. Сезнең телне безнең кебек прастуй кешеләр түгел, районның укымыш- лылары да төшенә торган түгел икән. Бу хәлләргә тәмам ачуларыбыз чыгып, бер шагыйрь әйтмешли чуртуматыр, дип өйләребезгә кайтып киттек. Хатка язып кына сүзләр бетмәс, ахры, Зингерулла энем. Тагын килүеңне авылыбыз белән көтәбез. Бу юлы туры үзебезгә кайт. Карчыгым милли пәрәмәчләр пешереп ашатыр үзеңә, Алла боерса. Телеңне йотарлык булыр. Сәлам белән, Томанлы Тау авылыннан — Чулпани бабаң». Бәхетсез ердәнбер көнне, җәй урталарында, авылның иң читендәге, тәрәзәләре такталар белән томаланып, каралты эчләренә, якын-тирәләренә әремнәр үсеп беткән өйдә яшь бер ир-егет кеше күренгәли башлады. Аның турында бөтен Каепбиргән авылында төрле сүзләр таралды: — Берәр җирдән килгән жулик түгелме икән? — Авылыбызга зыян китерә күрмәсен, Ходаем,—диючеләр булды. Ә кайберәүләр бүтәнчә фикер йөртте: — Сугыш бара торган Таҗикстаннан, Чеченстаннан, йә Үзбәкстан- нан кайткан кешедер ул. — Төрмәдән чыккандыр да, торырга урын таба алмагандыр. Ләкин бу юрауларның, имеш-мимешләрнең берсе дә дөреслеккә туры килми иде. Эш чынында менә болай булды. Кичке аштан соң, хәләл җефетем белән көн саен урамның бер башыннан икенче башына кадәр йөреп ял итү гадәткә кергәнлектән, әлеге йорт турыннан кат-кат үтәргә туры килә иде. Бу юлы да ул шулай килеп чыкты Урамга карап торган томалаулы дүрт тәрәзәнең кырыйдан икенчесенең өске өлеше генә такталардан ачылып, кое төбендәге суның көзгесенә охшап калганлыгы Б турында үзара сөйләшеп бара идек. Әлеге кеше, өй янында утырган җиреннән торып, туп-туры каршыбызга килеп басты. — Казаннан килеп йорт сатып алган кешеләр сезме?—дип ул туп- туры һәм, җавап биргәнне дә көтеп тормыйча, сорауларны яудыра бирде.— Ә бу тирәдә көн саен нәрсә эшләп йөрибез?.. Ул һаман сораштыра, ә мин аның төсен-битен, буен-сынын күзәтәм. Кемгә, нинди адәмгә охшый, начар гадәтле кешеләр нәселен хәтерләтмиме, янәсе. Болай карап торышка үзе ким-хур түгел кебек, гәүдәгә дә ходай кимсетмәгән. Тик дулкынлануы бөтен торыш-кыяфәтеннән нык сизелеп тора. Тәмәкене суырганнан соң, бик тирән итеп эчкә ала һәм бөтен күзәнәкләренә сеңдерергә теләгәндәй күпмедер вакыт эчтә тотканнан соң, төтенне ике борын тишегеннән һәм авызыннан берьюлы бик тәмләп кенә чыгарып тора. — Кайчаннан бирле сөйләшәбез, үзең исемеңне һаман әйтмисең,— дидем бу иптәшкә.— Гел үзең сөйлисең, ә мине ишетмисең дә. — Андый гына кимчелекне төзәтеп була. Ә минем исемемне Хикмәтулла, дип белерсең, абый җаным. Вакытыгыз артык кысмаса, әйдәгез, м<*нә капка төбендәге бүрәнәдә бераз сөйләшеп утырыйк? Ә миңа, дөресен әйткәндә, урам буйлап йөрдем ни дә, авыл һавасын иснәп бер җирдә утырып тордым ни. Нәрсәдер турында сөйләргә теләге булгач, әйдә, сөйләсен, һәм бергәләп утырып торырга, аны тыңларга әзер булуымны әйттем. Ләкин миңа саф һава иснәргә насыйп булмады. Чөнки әңгәмәдәшем тәмәкене берсе артыннан икенчесен кабызып кына торды. — Бик авыр чакларым, абый җаным,—диде Хикмәтулла сүзен дәвам итеп,— өемне, гаиләмне ташлап чыгып киттем мин. — Үз теләгең беләнме? — Әйе, үз теләгем белән. — Алай булгач, җәмәгатегез янына кире кайтырга киңәш итәр идем, энекәш. — Юк, ул турыда сүз дә булырга мөмкин түгел, абый җаным. Хикмәтулла тирән уйларга бирелеп, сөйләвен дәвам итте: — Туйларыбыз нинди матур булган иде, абый җаным. Хатынымның Казаннән язучы, гәҗитче, табиб булып эшләүче туганнары килде. Ә нинди матур теләкләр теләделәр алар. Бөтен сүзләре йөрәк түремдә язып куелган кебек саклана. Язучы туганыбызның чыгышы аеруча эчтәлекле булды: «Без кечкенә чакларда,— диде ул,— җиргә ап-ак кар яткач, беренче чана юллары төшкәч, икмәкләр амбарларга салынгач, мал-туар кулга кереп, суеласы суелгач, авылларда туйлар башланып китә торган иде Бүгенге шушы күркәм тантанабыз да халкыбызның әнә шул матур гадәтләренә бик тә туры китереп үткәрелә. Бу кадерле минутларда мин Нәзифә белән Хик- мәтуллага башланмаган бәхетләр, башланмаган шатлыклар телим. Тик шуны белегез, туганнар, тормыш гел бәйрәмнәрдән генә тормый. Иң авыр вакытларда бер-берегезгә терәк була белегез, авыр сүз әйтүдән сак бульп ыз. Бер начар сүзне мең яхшы сүз дә йөрәктән юып төшерә алмый. Тәрәзә пыяласы да бер чатнап китсә, икегә аерылып төшкәнче ярыла гына бара бит. Өйдә янәшә торган чакларда да берберегезне сагынып яшәгез. Соңгы сулышларга кадәр адресыгыз бер булсын». Бик тә күңел түренә үтеп керә торган сүзләр бит, абый җаным Хикмәтулла янып беткән тәмәкесен җиргә салып таптады, яңасын кабызды, тирә-як кабат тәмәке төтене белән тулды. — Мондый тирән мәгънәле, җылы, ягымлы сүзләрне төн буе тыңларга риза,—дидем мин. _ Әйе, ул язучы саксыз әйтелгән бер сүзне мең яхшы сүз дә йөрәктән юып ала алмас диде Ә мин, абый җаным, бер түгел, хатыныма- матурыма мең начар сүз әйткәнмендер шул. Туй барганда ук: «Авызыңны җәеп, күзләреңне елтыратып бүтән ирләргә карап утырма»,- дип 9. «К. У.» № 12 129 ысылдадым. Ә ул, артык әллә ни булмагандай, елмаеп утыруын дәвам итте. Эчтән борчылмагандыр дип уйламыйм. Әнә шундый сабыр, бик тә сабыр иде инде ул минем Нәзифәм. Соңыннан, аңыма килгәндәй, бу сүзләрем өчен мин үземне эчтән генә бик каты орыштым. Ләкин эш моның белән генә бетмәде шул. Бер гаепсезгә туганнары, дуслары алдында ничә мәртәбә әрләп ташладым. Өйдә икәү булганда да аны— матурымны кимсетә торган сүзләр әйттем. Әйтәм, әйтәм дә үкенәм, күңелем, җаным газаплана. Аннары үземне кая куярга белми йөрим. Әз генә вакыт үткәч тә, шул ук начар гадәтем яңадан кабатлана, үзүземне һич тә тота алмыйм. Турысын әйткәндә, абый җаным, мин аңа лаек була алмадым. Нәзифә бик тә тыйнак, бик акыллы хатын. Аңа үзенә тиң кеше лаек булгандыр. Берничә айлык улым белән икесен калдырдым да чыктым да киттем. — Китмә инде, Хикмәтулла, безне ятим итмә,—дип өзгәләнеп җы- лап калды. — Нәни улыңны, гаиләңне ташлап китәргә бер сәбәп тә күрмим, энекәш. Өйдә табак-савыт шалтыраган саен чыгып йөгерү эш түгел. Хикмәтулла минем сөйләп бетергәнне дә көтмәде, каршы җавап бирергә ашыкты: — Ә, юк, абый җаным, син аңлап бетермәгәнсең бит. Бездә табак- савыт шалтыраганы булмады. А-а-ай минем хаты-ы-ным! Иртән эшкә хәерле юл теләп озатып кала, кичен елмаеп каршы ала иде. Соң к/айттың, иртә кайттың димәде, акча аз кайтаргансың дип зарланмады. Күфәләгем, фәрештәм, конфетым иде ул минем. Үземнең характерым гуына бер тиешә торырлык булмады. Гел юк-барга кычкырдым, бакырдьдм. Хак- сызга тавышлануымны ахырдан гына аңлый идем. Ләкин ук ^атылган, йөрәк яраланган була иде инде ул. Соңгы көннәрдә, җаны сызла® дандыр, матурым бөтенләй ябыгып бетте. Нәзифә күбәләгемне артык яраткан өчен киттем, аны гомергә җәзалап яшисем килмәде. i Җиргә җәйге кичке салкын төшкәнгәме, тәнем туңып, кцалтырал куйды. Никтер миңа уңайсыз тоела башлады. — Ярый, туганкай, безгә кайтырга вакыт,—дидем мин озаы утырудан талчыккан аякларымны турайта-турайта.—Ходай саулык, ак* ыл бирсен үзеңә. Нәрсәдер исенә төшкәндәй, Хикмәтулла кулларын сузып миңа мөрәҗәгать итте: — Абый җаным, исемегез ничек соң сезнең? Сөйләштек, үзем сезнең кем икәнлегегезне дә белми калдым ич. Киткән җиремнән артка борылып карадым. Ул ике кулын сузып һаман миннән җавап көтә иде. — Минем исемем Хөрмәт була,—дидем дә юлымны дәвам иттем. Берничә секундтан соң Хикмәтулла кабат мөрәҗәгать итте. — Хөрмәт абзый, иртәгә тагын килегез. Сезнең белән сөйләшәсем килә. Капка төбеннән инде шактый ераклашкан идек. Хатыным белән авыр уйлар кичереп барганда, икебез дә берьюлы бер үк сүзне пышылдадык: — Бәхетсез. Җылы эзләр ртән ишекне ачып чыгуга, баскыч төбендә сузылып яткан Тигр һәм Рексны күреп алдым. Тәнем буйлап шатлык йөгерде. Башымнан: «Ул килгән» дигән уй йөгереп үтте: — Ваня абый, Ваня абый!—дип кычкырып җибәрдем мин. И Ә этләр сикерешеп торып, төрле якка карана башладылар. Мина җавап бирүче булмады. Үземне тынычландырып, берәр күршегә кереп торгандыр, менә хәзер килеп тә чыгар, дигән уй белән җылындым. олай булды. Без башка чыктык. Авылның бер читеннән колхоз җир бирде, йорт салырга булышты. Колхозыбызның яшь, әмма өметле балта остасы, диделәр минем турында идарәдә. Мактаганны кем яратмый. Бу сүзләр минем йөрәгемә дә сары май булып ятты. Өйне генә салып бетерим, киләчәктә дә идарә кушканны төгәл үтәрмен, дидем. Ә күрше Займуш авылыннан Ваня абый (сакал-мыексыз булгангадыр инде, пенсиядә булса да абый дип йөрим) мин дигәндә утка керергә әзер. Алдан әйтеп куйыйм: урта мәктәпне тәмамлау! а, колхозның балта осталары бригадасына мине алган кеше Ваня абый булды. Безнең бригада әйбәт кенә сыер абзары салып куйды. Менә бу юлы да безгә иң алдан ул килеп җиткән — Хәерле сәгатькә,—диде ул балта, пычкы һәм башка коралларын аунап яткан бүрәнәләр янына ипләп кенә куйгач. Үзе минем белән күрешеп, җилкәмнән кагып алды. Бу минутта аның битендәге бөтен күзәнәкләре елмая кебек иде. Аннары болай дип остәде: «Борчылма, аякка басканчы яшьләргә булышырбыз». Хөрмәтле бригадирымның бу сүзләре миңа кояшлы җылы яңгыр кебек тоелды. Тормышка, яшәүгә ышанычым ныгыды, көчем артып киткәндәй булды. Яз иде. Ул елны май бик матур килде. Бакчада көздән утырткан алма, чия агачлары, карлыган, кура җилә!е шаулап яфрак ярган. Кая карама — яшеллек. Алдагы Идел суы исе һәм нарат урманы һавасы бергә кушылган бу урында сулыш алу иркен һәм рәхәт иде һаваны суламыйсың, гүя эчәсең кебек тоела. Беренче көнне кичкә кадәр нигез салдык. Башта измә ясадык. Кирпечне җеп сугып кына тездек. Матур нигез килеп чыкт ы. Ваня абый ниндидер көй көйли-көйли онытылып эшләде. Үзе гел бер сүзне кабатлады: — Нигезе нык булсын, туган, нигезе... Икенче көнне беренче бүрәнәләрне бурап куйдык. Эш күзгә күренеп үрчи башлады. Тирә-як эреле-ваклы йомычкалар белән тулды. Йомычкага кырын ятып ял итәсе килеп китте. Ваня абыйга әйтсәм дә, игътибар бирмәде, һаман эшләвен белде. Агачны ул шулкадәр бирелеп, онытылып юна, чәчләренә ябышкан, асылынган йомычкаларны да сизми, әллә сизсә дә, дикъкать итми. Аны бераз хәл алдырасы килде — Ваня абый, сине ничек онытырсың. Өйнең һәр бүрәнәсе сине искә төшереп торыр инде,— дидем. Ул балтасын бүрәнәгә чабып куйды да, маңгаен җиңе белән сөртеп алды, аннары кесәсеннән тәмәке алып, ут кабызды. Аның бармаклары кат-кат киселеп, җөйләнеп беткән иде. Ә үзе сүзне икенчегә борды: — Туганкай, ялыбыз үтеп киткәнче өйне аякка бастырырга тиешбез. Артыгын колхоз рөхсәт итмәс. Безнең кул бик кирәк аңа. Бу — мине шелтәләү, кисәтү идеме, әллә болай гынамы, төгәл аңлап бетерә алмадым. Ә үзем никтер уңайсызланып киттем. Күпмедер вакыт сүзсез тордык. Тигр белән Реке кына койрыкларын болгый-болгый безнең тирәдә ялагайланып йөрделәр. Аларга карап, бераз онытылып та киткәндәй булдым. Үзләре кечкенә генә кочекләр, ә исемнәре —Тигр белән Рекс бит! Мин аларга тора-бара бөтенләй ияләшеп беттем. Хәтта яраттым диярлек Матурлар, акыллылар үзләре. Ваня абый килгәндә, кон саен беренче булып алар күренә. Кыска аяклары белән тырпылдап чабалар. Ерактан караганда, бер урында сыртларын биетеп кенә торалар кебек күренә. Ә бераздан Ваня абый үзе килеп чыга. Б Беркөнне, гадәттәгечә, төш вакытына мин иртән хатыным пешереп киткән ашны җылыттым, тәмле чәй кайнаттым. Ваня абыйны чакырдым да, битнекулны юып, үзем ясап куйган өстәл янына утырдык. Тигр белән Рекс та койрык болгап, килеп җитте. Бу юлы бераз ачуым чыкты минем бу маэмайларга. — Җиләк яфракларымны таптыйсыз, юньсезләр,— дип кычкырдым. Алар әйткәнне аңлагандай, кырын-кырын карап, Ваня абый янына килеп сыендылар. Ваня абый елмаеп куйды. Аннары болай диде: — Минем хакка син аларны кичер инде, туганкай. Миннән башка тора алмый шул алар. Кая китсәм дә, эзләп табалар. Бу сүзләрдән үземә бер уй кордым: кеше сине кирәксенсен, сагынсын икән. Яхшы кеше белән булу кайчан да рәхәт шул. Чыннан да, кечерәк кенә, җыйнаграк кына өйне без кыска вакыт эчендә торырлык хәлгә җиткердек шикелле. Иң әһәмиятлесе—бураны күтәрү, түбәсен ябу, идән-түшәмен җәю, тәрәзәләрен кую ич аның. Калган вак-төяген үзем дә төгәллим мин аның. Көзен без яңа йортка күчендек. еркөн, иртән ишекне ачып чыгуга, баскыч төбендә сузылып яткан Тигр белән Рексны күреп алдым. Бөтен тәнемә шатлык йөгерде. Башымнан: «Ул монда, ул килгән»,—дигән уй йөгереп үтте. — Ваня абый, Ваня абый!—дип кычкырдым мин. Ә этләр сикерешеп тордылар да, кемнедер эзләгәндәй, төрле якка карый башладылар. Ләкин җавап бирүче булмады. Үземне тынычландырып, күңелемә: кемгәдер берәрсенә кереп кенә киткәндер, менә хәзер килеп тә чыгар, дигән уйны беркеттем. Өйгә кереп, хатыныма чәй әзерләргә куштым. Чәй дә ничә кат кайнап, ничә кат суынды. Әмма кадерле кешебез күренмәде. Хатыным сүз кушты: — Әтиебез урынына күрә торган абыебыз. Бер чакрым җир ерак ара түгел, Фәрит. Әллә Зәймушка барып, үзен хатыны белән алып киләсеңме? — Ярый,— дидем мин.—Тиз генә өстемә киенә башлап Соңга калган булып чыктым. Йорт мәшәкате белән җәй буе янына бара алмадым. «Ул юк инде»...—диделәр. Ә Титр белән Реке авылның әле бер, әле икенче урамы буйлап теркелдиләр, ахрысы, хуҗаларын эзлиләр. Күрсәм, йөрәккәем өзелә. Күңелемдә — Ваня абыйның бездә өй салганда әйткән сүзләре: — Миннән башка тора алмый шул алар. Кая китсәм дә, эзләп табалар. Җылы эзләр озак саклана икән. Уйлар тулы башны иеп, Ваня абый белән бергәләп салган җылы өемә таба атладым...