Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИЗЛЕ ЙӨГӘН, ҖИРӘН АТЫҢ...

Гаярь татар ...Бик күптән, һай, күптән безнең татарны карап торды, барлап торды Мәскәү. Сынап торды, санлап торды Мәскәү. Булдыклы бит, җай бит ул татар! һай, аның түрәсе, татарның түрәсе, әз генә елмаеп, бер генә үбәсе,— май бит ул татар! Сәйяр татар, гаярь татар! Онытма, Мәскәү, татар барын: — һәрчак әзер! — татарларың. Син: — «Сыйлыйм!»—дисәң, кунак булып барачак. — «Җигәм!»—дисәң, ул ат булып барачак. Мылтык бирсәң — солдат булып барачак. Син дигәндә, Мәскәү! Синең өчен, Мәскәү! Әйтсәң татарга— кушсаң татарга энә белән кое чокырга: — Чукыныплар китим, булдырам бу эшне! — дип әйтер дә татар... һәм чукыныр да. Әй, шаян тормыш... (Саяси үзгәрешлар уңаеннан) ...Сәясәтләрен сатыйм, аны күп ишеттек. Искесен ишеттек, тыңладык яңасын, авызларын гына этләр яласын! ...Килеп җиттек. Шушында, гомер ахырында, калдым тонге юлда. Дом-караңгы монда. Халык кайнаша, әллә кемнәр кыймылдый янымда Өметен һаман өзмәүчеләр, Бәхетен эзләүчеләр, өметсезләр, алдакчылар, эчкечеләр, караклар, үтерүчеләр, үлүчеләр... Мин урлый алмам, үтерә алмам. Качкын бәхетемне язып табалмам — дөм-караңгы монда! Нишлибез, халык? Юлдашлар?! Эчкечеләр?! Караклар?! Безгә кай тарафка?' Кай якка узабыз, бәгырькәйләрем, үтерүчеләр, үлүчеләр?! Әй, шаян тормыш, якамнан кулыңны ал әле, буасың бит, җибәр Җибәр!.. Алдагы сайлаулардан соң... Сайлау узды, туннар тузды, дисәң инде син. Шулай ул, энем Габдулла, сайлау дигән мәсьәләнең— ике ягы була. Сайлаучылар—сайладылармы? Сайладылар! Сайланучылар —сайрадылармы? Сайрадылар! Эшлиләр, нәтижәсе дә бар — татар хәлен шактый җайладылар. Кибетләргә тулды затлы туннар. Тик затлы тун әлегә кемнәргә? Сайланучыларга һәм аларга җайланучыларга. Урамнарны чыелдатып чапкан затлы машиналар кемнәрнеке? Сайланучыларныкы һәм аларга җайланучыларныкы. Ишегеннән чыккан исе — сине исертеп егарлык затлы рестораннар, Чәчәк кебек чәчелгән яңа өйләр, якын һәм ерак илләрдәге виллалар, дыңгычлап доллар тутырылган сейфлардан ачкычлар, күкрәк киереп күккә менгән очкычлар—кемнәрнеке? Сайланучыларныкы һәм аларга җайланучыларныкы. Кыскасы, санаганнарым — мәсьәләнең беренче ягы. Аның икенче: безнең тунга кагылышлы ягы — сайлаучыларга кәҗә тоягы! Алдагы сайлаулардан соң, имеш, кәҗәсе дә була. ...Ни бит, кәҗәсен нитеп, мин әйтәм, туннарны ямарбыз, энем Габдулла. Җизле йогәи, җирән атың... Җизле йөгән, җирән атың, үз татарың— авылда Инде алар синнән ерак, син калада, син монда ...Әллә татар каласы бу, әллә урыс каласы? — Казан тирән, Казан зур ул, барасы да барасы... Очрый калсаң бер татарга, алдан укы иманың. Йә Иванга тарса юлың— иманы юк Иванның. Бу хәлеңнән сине Алла коткарыр да шикелле. Ул коткарыр шикелле дә, котылуың—икеле. Уйлыйсың гел яз качарга, жәең тота, кышта—соң. Әле кая хәтлерәк тә ни рәвешле качасың? — Юк машинаң, булмас атың, аның арба-чанасы: калдың менә Казаннарда, ах, анаңның баласы! Җизле йөгән, җирән атын булса бүген кулыңда — Минем сыман шигырь язып йөрмәс идең син монда. УЙНАБРАК УЙЛАНУ I Өйләнеп йөргән чакны искә алу Нинди икән сездә кызлар, бездә шундый кызлар бар' Үбешергә иренен бирсәң — суырып башыңны йотар.. Шуңа талдай бер билкәйгә салдым бары кул гына: — Йотар, йотар,— дип, шикләндем һәм... нәкъ шулай булды да. II Өйләнгәч тә матур инәлгән Ике күкрәк — килә күкрәп, изү ачам яшененә: шактый кыска буем белән, шактый озын яшем белән, изү ачам яшененә. Яшеннәрдә, күкрәүләрдә— шомланып та калыр кеше. Шомланмыйк ла, шайтан йоклый, безнең тормыш— шайтан төше. Шайтан төше — безнең Дөнья: әмма яшәү — барыбер рәхәт. Рәхмәт инде әткәемә, мине тапкан әнкәемә! Яшен тотып яшәгәнгә— үземә дә бик зур рәхмәт! III Шөкер, бүген дә без бергә Минем дуслар әйбәт кенә түгел, әйбәтләрдән әйбәт ир-атлар ...Ресторанга дисәм? Ни бит әле, өйгә чакырырга исәп бар. Чакырырга кирәк үзләрен бер, килгәч күңел шундый карарга. Шәрә туташ кебек шәрә бүлмәм бик ошарга тиеш аларга. Чакырырга кирәк үзләрен бер, зур байлыгым— кызым, алтыным. ...Аннан һәр дусымның хатыныннан матуррак бит минем хатыным. Чакырырга кирәк үзләрен бер, берәр ярты алып һәр дуска. Шәп закуска алам, әгәр бер дус— акча биреп торса бурычка?!