Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ ИРАНДА 18—20 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты М Шәймиев җитәкчелегендәге рәсми делегация эш визиты белән Иран Ислам Республикасында булды Визит барышында Җөмһүриятебез Илбашы Иран Ислам Республикасы Президенты Али Әкбәр Хашими Рафсанжани һәм Мәҗлес (Парламент) Рәисе Али Әкбәр Натег Нури белән очрашты Очрашула ике ил арасында элемтәләрне ныгыту турында сүз барды Али Әкбәр Натег Нури әфәнде Казан дәү ләт университетына болгар галимнәренең Иран китапханәләрендә саклана торган кулъязмаларының күчермәләрен бүләк итте ПОЛЬША ВӘКИЛЛӘРЕ КАЗАНДА 14 ноябрьдә Татарстанга рәсми визит белән Польша Республикасы Премьер-министры Влодзимеж Цнмошевич килде Югары дәрәҗәле кунакны Татарстан Республи касы Президенты М. Шаймиев, ТР Премьерминистры Ф. Мөхәммәтшин кабул итте Үзара дуслык шартларында үткән сөй дәшүләр барышында Польша - Татарстан хезмәттәшлеген тагын да киңәйтү һәм тирәнәйтү мәсьәләләре хәл ителде Польша Премьер-министры җитәкләгән делегация составындагы министрлар һәм эшкуарлар Татарстан Республикасының җи тәкче даирәләре һәм инициативалы, күрснс кле эшкуарлары белән «түгәрәк өстәл» яны нда фикер алыштылар. ГАЛИМНӘРГӘ ДӘҮЛӘТ БҮЛӘКЛӘРЕ Гуманитар, табигать һәм техник фәннәрне үстерүгә зур өлеш керткән, принципиаль яка технологияләр эшләгән һәм гамәлгә ашырган, фән һәм техника казанышларын киң күләмдә куллану нигезендә производст вода зур нәтиҗәләргә ирешкән өчен, ТР Президенты М Шәймиев Указы нигезендә, бер төркем галимнәргә фән һәм техника өлкәсендә 1996 ел өчен Татарстан Респуб лнкасының Дәүләт бүләкләре тапшырылды Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Фән нәр академиясе һәм Россия Мәгариф акадс миясе академигы Мирза Мәхмүтов. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры, академик Газим Идрисов. ТР Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятди нов һ 6 бар. М. ФИЗУЛИ КУНАК ҖЫЯ Бакуда бөек азәрбайҗан шагыйре — ата клы «Ләйлә һәм Мәҗнүн» исемле романтик поэманын авторы Мөхәммәд Физулинең тууына 500 ы тулуга багышланган юбилей тантаналары булып үтте Анда Татарстан Республикасы вәкилләре ТР Мәдәният министры М Таишев, ТР Дәүләт Советы әгъзасы, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 1шныйрь Р Мкниуллнн да катнашты. Татарстан кунакларын Әзәрбайҗан Президенты Г Алиев кабул итте Очрашуда Татарстан Республикасының Әзәрбайҗан дагы даими вәкиле Р Ильязов та катнашты. Ул Әзәрбайҗан Президентына Татар стан Президентының хатын тапшырды ВӘКИЛЛЕКТӘ ОЧРАШУ Татарстан Җөмһүриятенең Россия Федерациясендәге даими вәкиллегендә танылган татар тарихчысы һәм публицист, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы. Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры. «Казам утлары» журналының даими авторы Әтъдәс Борһанов белән иҗади очрашу үткәрелде Биредә аның яна гына дөнья күргән «Каян һәм кая барасың. Россия?» дип исемләнгән яна китабын тәгьдир итү булды Кичәне Татарстан Республикасының Россия Феде рациясендәге даими вәкиле Ф Мөхәммәтшин, «Туган тел» җәмгыяте вәкиле Н. Гарипов алып барды ПЕДУНИВЕРСИТЕТ БӘЙРӘМЕ 15 ноябрьдә Казан дәүләт педагогия университеты 120 еллык юбилеен билгел.и1 үтте Бәйрәмгә биредә төрле елларда белем алган мөхтәрәм академиклар, профессорлар, педагоглар килде. Тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе В Лихачев һәм шушы югары уку йортын тәмамлаган дәүләт эшлеклеләре ТР Дәү ләт Советы Рәисе урынбасары, шагыйрь Р Харисов һәм ТР Премьер-министры урынбасары И Хайруллин тәбрикләде ТӨБӘКТӘГЕ КИҢӘШМӘЛӘР Татарстан Респуб тикасының Мәгълүмат Һәм матбугат министрлыгы. Журналистлар берлеге. «Татарстан» дәүләт телерадиоком пани все һәм Казан дәүләт университеты район шәһәр газеталары мөхәррирләре, ти пография директорлары һәм хакимият башлыклары урынбасарлары катнашында Балык Бистәсендә һәм Буада төбәк киңәшмәләрен үткәрде, Аларның һәр икесендә дә ТР Мәгълүмат һәм матбугат министры И. Әхмәтҗанов һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Р Файзуллин катнашты һәм чыгыш ясады. КОЛ ШӘРИФ МӘЧЕТЕ ТӨЗЕЛӘ БАШЛАДЫ 1 ноябрьдә Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу буенча төзелеш эшләре башланды. Бу мөһим төзелешне Төркиянең «ИЛЬК УМУТ» фирмасы алып бара. Әлеге фирма Татарстанда 1994 елдан бирле эшли. Төркиядә, Сәгуд Гарәб- станында мәчетләр салуда бай тәжрибә туплаган бу фирма төзүчеләре Кол Шәриф мәчетенең монолит стеналарын 10 ай эчендә торгызырга ниятлиләр. ДУСЛЫК КҮПЕРЕ 6 ноябрь көнне Казан Мәскәү автострадасында Зөя елгасы аша 378 метр озынлыгындагы яңа күпер ачылды. Әлеге күпер Татарстанны Чуашстан һәм Россия Федерациясе өлкәләре белән бәйләде, Европа һәм Азия илләренә туры юл ачты, Казан белән Мәскәү арасын якынайтты. Зөя күперен рәсми төстә ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты М. Шаймиев. ТР Премьер-министры урынбасары В Швецов катнашты. АТИЛЛА РАСИХНЫ ИСКӘ АЛУ 13 ноябрьдә Татарстан язучыларынын Г. Тукай исемендәге клубында күренекле язучыгалим Атилла Расихны искә алу кичәсе булды. Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган әлеге фронтовик-әдип турында ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р. Мөхәм- мәдиев, Татарстанның халык язучысы Г. Ахунов, СССРның һәм Татарстанның халык рәссамы X. Якупов, әдәби тәнкыйтьче Ф Галимуллин, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры, шагыйрь Р. Җамал (Корбанов) һәм мәрхүм язучының хатыны 3 Рәсүлева үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВКӘ ХӨРМӘТ Моннан берничә ел элек Зәйдә район хакимияте, Татар иҗтимагый үзәге белән берлектә, язучы Сөббух Рафиков исемендәге премия булдырган иде. Быел бу бүләккә Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләжев, Зәй районында яшәүче шагыйрь Мөнир Талипов һәм район мәдәният бүлеге хезмәткәре, баянчы Хәтфнр Җиһаншин лаек булды. Тантанада район хакимияте башлыгы Р Хәмәдиев язучы А. Гыйләжевкә Зәйдә төзелгән яңа коттеджның ачкычын тапшырды. Шулай итеп, аксакал әдибебез хәзер гаиләсе белән туган төбәге Зәйдә яши башлады. Ф. КӘРИМ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ 23—24 октябрь көннәрендә Башкортстан Республикасында өч тугандаш республика— Башкортстан, Татарстан һәм Чуашстан әдәбиятлары дуслыгы фестивале булды. Биредә Фатих Кәрим исемендәге халыкара премиянең беренче лауреатлары игълан ителде. Быел ул берьюлы өч кешегә — татар шагыйре Ренат Хариска, чуаш шагыйре Ви талий Енешкә һәм башкорт язучысы Таһир Таһировка бирелде. ЯҢАВЫЛДА —ЯҢА КҮРГӘЗМӘ Танылган рәссам-график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Э. Зарипов үзенең авылдашы һәм дусты - Татарстанның халык шагыйре И. Юзеев иҗатына һәм тормышына багышланган күргәзмәсен быел жәй айларында Казан тамашачыларына Г Тукай музеенда күрсәткән иде инде. Шушы елның 18 октябрендә әлеге күргәзмә рәссам белән шагыйрьнең туган ягына — Башкортстаннын Яңавыл шәһәренә кайтты. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев, шагыйрьләрдән Ш Галиев, И. Юзеев, Р. Миңнуллин, Янавыл шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Н Зыязов һ. б чыгыш ясадылар. Залдагылар рәсеме күргәзмәгә куелган, күптән түгел арабыздан киткән зур галим һәм язучы Нил Юзиевны (И. Юзеевнын бертуган абыйсы) хөрмәт белән искә алдылар