Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомер юлында

Гомернең озынын Теләми кем генә?! Бик якын бу уйлар Минем дә күңелемә. Чыннан да, кызык бит, Кем яшәп туйган, дим. Ә кайчак сискәнеп, Сагаеп куям мин Баса да каршыма, Сүз куша намусым: — Яшәүнең син һаман Дәвамын карыйсың Тик менә гомереңнең,— Әйт әле, дус кеше,— Мәгънәле үтәме Яшәлгән тиклесе? I960 Җылы сүз Әйбәт кенә барган җирдән Туктады ник бу атым? Куам, бармый, сугам, бармый. Инде ничек кузгатыйм? Әллә үзем җигелимме Каһәр төшкән арбага? Килде күршем: «Куй әле, ди. Атыңны гел каргама. Сөй башыннан, гөлкәем, дип, Син үзең дә кайвакыт Бер җылы сүз ишетергә Торасың ич җан атып!..» 1962 Кайт килгәндә Көн күрәм, гомер сөрәм мин, Уйланам, җырлыйм, көләм Кайвакыт тели кайгы да Уйнарга минем белән Атлана менеп җилкәгә, Мин көлөм, һаман көләм. Кайгыны чөнки җиңәргә Мөмкин тик шатлык белән. Ул кайчан һөҗүм итсә дә, Көләм мин. һаман көләм. Ул тая: ахры, борчаклар Пешмәс, дип, моның белән... 1963 Күңел Ул гашыйк яшьлек ягына, Ят аңа бүтән тараф. Дәрт ала, илһам ала ул, Юл яра һаман әнә шул Гыйшыкның алтын учагы Балкыган якка карап! 1963 Шагыйрь дустыма Көчле булсын дисәң җырда сүзне әгәр, Тикшер аны энәсеннән җебенә кадәр. Алып кара, борып кара, җуеп кара, Бер чүп үлән түгелме ул, йөзе кара. Җилгәр, җаным, алай булса, торма карап, Дөньяда бит болай да күп әрәмтамак!.. 1963 Авырганда Тәндә тулы кан юк әле, Бит очымда алым да юк. Кулымдагы гәзит төшсә, Иелеп алыр хәлем дә юк. Сагынып кына искә алам Ташып торган чагын көчнең. Мин кеше ич, шулай мәлҗеп Ятумыни минем эшем?! Ә бит әнә күршем минем Күкрәк киереп утын яра. Эх, аннан да бәхетлерәк Кем бар икән бу дөньяда!.. 1963 Әйтте Хәйям... Әйтте Хәйям: ни мәгънә бар Яшәү дигән вәсвәсәдән?— Чебен кебек безлисең дә Җан бирәсең, һәм— вәссәлам... Ә бит Хәйям, ялгышмасам, Туган моннан мең ел элек. Ах, нинди шәп булыр иде, «Чебен» булсаң шуның кебек!.. 1964