Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАҖӘП СЕРЛӘР

Дөнья дигәнең бигрәк гаҗәп нәрсә инде. Башың чатнаганчы уйланып йөрсәң дә, аның серләренә төшенә торган түгел. Менә кешене маймылдан барлыкка килгән, диләр. Уйланырлык нәрсә бит, ә?! Бер тамаклары аркасында маймыл башларын уйлатып, кулларына, ягъни алгы аякларына таяк алып, агачтан җимеш бәреп төшерәтөшерә әйләнгән икән алар кешегә. Тик белмим, нишләп аларны бәреп төшерергә кирәк булгандыр?! Әллә агач башына менеп ашарга иренгәннәрме, әллә шулай кызыграк тоелдымы икән аларга?! Ничек кенә булмасын, хезмәт маймылны кешегә әйләндергән. Дөрестән дә, мөгаен, тамагың ачса, кулыңа (бу очракта, алгы аягыңа, дип аңларга кирәктер) таяк түгел, әллә нәрсә алып, әллә нәрсәгә һәм әллә нәрсә белән сугарсың! Монысы аңлашыла да шикелле. Тик менә нәрсәсе гаҗәп: алар тора-бара маймылча гына аңлаша алмадылар микәнни?! Телләр ничек һәм нигә килеп чыккан?! Әллә аларга тел бер-берсеннән таяк сорап торырга кирәк булдымы икән?.. Әйтик, бер маймыл агач башында бик тәмле җимеш күргән, тик аны җиргә бәреп төшерергә таягы юк, ди. Ә шул ук вакытта икенче бер маймыл таягын кочаклап, әле генә бәреп төшергән җимешләре белән сыйланып, рәхәтләнеп йоклап ук киткән, ди. Таяксызына нишләргә? Ул икенчесе янына килә дә, аны уятып, маймыл теле белән: «Кая, таягыңны биреп тор әле, әнә теге җимешләрне генә бәреп төшерәм, хәзер үк китереп бирәм»,—дип, тегесеннән таяк сорый. Ләкин маймылның икенчесе, үзенең йокысын бүлдерүенә ачуы чыгып, таягын күкрәгенә тагын да кысарак төшә, бирми, үзеңнекен булдырырга кирәк, дип, башка сүз куертасы килмичә, икенче ягына ук борылып ята. Ачның ачуы яман, ди, шуңа күрә таяк сорап килгән маймылның үз ачуын белдерергә хәзергәчә аңлаша торган маймыллар теле генә аз була, ә ул аны тегесе гомергә дә оныта алмаслык итеп белгертәсе килә. Шуннан ул, нишләргә белмичә, кычкырып җибәрә. Бу маймыл теле булмый инде! Аның ни дип кычкырганын хәзер төгәл генә әйтеп булмаса да, моның кешелек тарихы башындагы иң беренче сүз булуы турында фараз итәргә генә кала... Хәер, икенче төрле дә килеп чыгуы бар. Бәлки, иң беренче сүзне үзенең йокысын бүлгәнгә җан ачуы чыккан теге, таягын кочаклап яткан маймыл әйткәндер... Ничек кенә булмасын, шунысы бәхәссез: үсешләренең ниндидер бер этабында маймылларны үзләренең маймыл теле генә канәгатьләндерми башлаган. Аннары, вакытлар үтә торгач, маймыллар ел саен күбрәк эшли торганнар булса кирәк, таякны бик күп селтәгәнгә күрә, аларның алгы аяклары кулга әйләнгән, ышкыла-ышкыла, уч төпләрендәге йоннар бөтенләй беткән... Алар кешегә әйләнә барган саен берберенә әйтәсе килгән сүзләре, фикерләре дә күбәйгән, һәм гасырлар артыннан гасырлар үтә торгач, алар тәмам чын кешегә әйләнгәннәр, сүгенергә өйрәнгәннәр һәм тора-бара аларның аңнары «революция», «плюрализм», «конверсия», «приватизация» дигән сүзләрне уйлап чыгарыр дәрәҗәгә тикле үскәннәр! И-и, уйлый башласаң, һич очына-кырыена чыгарлык түгел бу дөнья серләренең! Күпме уйлансаң, шул кадәр сорау туып тора. Мин үзем, шулай уйлана-уйлана, кайчак төн йокыларымны йоклый алмый ятам... Чыннан да, гаҗәп бит! Әйтик, иң беренче маймыл нинди телдә кычкырган?! Урысчамы, татарчамы, инглизчәме? Телләр нигә шулай күп төрле? Хәер, монысына җавап та табып була шикелле... Әйтик, кулларына таяк тотып эшләгән маймыллар урысча, ә бамбук тотып эшләгәннәре японча сөйләшә башлаган булырга тиеш... Хәер, эш анда да түгел, монда тагын бик кызыклы бер сорау туа: нишләп хәзерге маймыллар кешегә, әверелмиләр?! Нәрсә, алар хәзер таяк кулланмыйлармы? Хезмәт белән шөгыльД ләңүдөн туктаганнармы? Алайса, аларга кем ашарга әзерли, кем ашата? Кеше маймылдан килеп чыккан икән, елына ничәдер миллион маймыл кешеләр сафына басарга тиеш түгелме соң?! Менә шунысын һич аңлый алмыйм Ул гына да түгел, хәзер нигә кире процесс бара? Ягъни ник үзебез яңадан маймылларга әверелә башладык?! Юк, көнен-төнен уйлансам да, минем баш кына җитми моңарга. Күптән түгел генә бер китап укыдым. Гаҗәп китап, мин сиңа әйтим! Укыдым да шул китапны, башымда тагын сораулар өере купты. Әйтик, беренче булып «секс» сүзен кем әйткән?! Маймыл башыма килгәнме ул, әллә инде маймыл кешегә әверелгәч, кеше башынамы? Язылганнарны укыгач, үлгән кешене дә торгызып утырырга мәҗбүр итә торган рәсемнәрен карагач, монда маймылның да, кешенең дә катнашы барын аңлыйсың. Хатын белән берни белмичә без дә яшибез икән дөньяда... Гомер буе үзебезчә генә... Хәтта мин борынгы бабаларымны да кызганып куйдым: дөньяда «секс» дигән нәрсә һәм аның кырыкмаса-кырык төре барын белмичә үлеп киткәннәр бит, мәрхүмнәр Чөнки ул чакларда мондый нәрсәләр булмаган да булмаган инде Гаҗәп, әбиләр белән ничек яшәде икән алар?! Әй, уйлый башласаң, безнең тормышта уйланырлык нәрсәләр бик күп анысы. Менә үзгәртеп кору дигән нәрсәне генә алыйк. Әле моңарчы ни төзүебезне дә белмичә шаккатып торганда, нәрсәне үзгәртеп торырга тотындык соң без?’ Өебездән дуңгыз абзары ясап маташабызмы, әллә дуңгыз абзары нигезенә өй салырга уйладыкмы? Алай булса, йортның нигезе өчен дуңгыз абзарыныкы ярамый түгелме соң?! Әллә яшәгән йортыбызны бүтән җиргә күчереп салырга уйлыйбызмы? Ул чагында, нишләп җимереп аттык соң без аны?! Башта бүрәнәләрен тамгалап куярга кирәк түгел идеме? Безнең авыл картлары күчерәсе йортның бүрәнәләрен башта шулай тамгалап куярлар иде дә, шуның буенча икенче җирдә бик ансат кына җыеп та куялар иде Черек бүрәнәләрен генә алыштыралар иде... Әллә, ул иске йорт бүрәнәләре башка кирәк булмас, яңаларыннан салырбыз, дип уйладыкмы? Әгәр шулай икән, ул вакытта нигә урманга барып, андыйлары бармы-юкмы икәнен карап кайтмадык? Булса, нигә кисеп-ташып куймадык? Нигә башта бурасын буратмадык?! Яңасын утыртып куйганчы нигә искесен сүттек тә, нигә хәзер урамда яшибез?! Уйлана торгач, менә нинди сораулар туа, шайтан алгыры. Бу маймыллар мәсьәләсе генә түгел инде! Аларга җавапны аракыга каршы тагын бер Бөек Көрәш кампаниясе оештырып җибәрсәк тә таба алмабыз, мөгаен... — Менә бу базар икътисады турында да уйлый-уйлый аптырап бетәм. Болай начар нәрсә дә түгел бугай ул. Күршем Галимҗанның тормышын күрепоелә торган кеше буларак, мин шундый нәтиҗәгә киләм. Ул гомере буе заводфабрика ишекләренең кайсы якка ачылганын да белмәде, чөнки бер җирдә дә, бер көн дә эшләп карамады. Үзен белә башлаганнан бирле базар икътисадына чумды Элегрәк кесә карагы иде, аннан соң үсте... Әле ул шушы базар икътисадына чумган вакытларда хәзерге академикларыбыз да, Югары Совет та моның ни икәнен белмиләр иде, аңа юл күрсәтүче булмады, ул бу нәрсәгә үз башы белән, үз белдеге белән күчте. Нәрсәдер ала, нәрсәдер сата мәш килә шул базар һәм базалар тирәсендә, чөнки безнең базар икътисады базалар белән тыгыз бәйләнештә икән Дөрес, әллә ниткән сораулар тудыра бу базар һәм базалар икътисады Әйтик, кибетләрдә исе дә булмаган нәрсәләрне базалардан ничек табып бетерә ул?! Әллә: «Монысы базарда сатар өчен — Галимҗанга!»— дип махсус җибәрәләрме?! Ничек кенә булмасын, Галимҗанның тормышы түгәрәк, бар җире җитешле җырлап яши ул дөньяда! Димәк, без күчәргә җыенган базар икътисады кешене баета торган нәрсә булып чыга Тик шунысы бар: базарда сатар өчен базалардагы әйберләр барыбызга да җитәрме икән соң? Әллә аларны сату эшендә тәҗрибәсе булганнарга гына бирерләрме? Аптыраган бу сораулардан! Аннары кешеләре дә әллә нәрсәләр сөйли бит аның. Чын булса, базар икътисадына күчүнең бер шарты бар диләр: имеш, анда күчтеңме, кеше беркайда да эшләмәскә тиеш. Сәүдә системасыннан башка җирдә, әлбәттә. Ә завод-фабрикаларда эшләдеңме аягыңны сузасың, ди... Нигә алай икән? Нигә киресенчә түгел? Менә шуны аңлый алмыйча җәфаланам. Тормыштан артта калдым, ахрысы. Гомер буе эшли-эшли, иртәгә нәрсә ашарбыз, дип уйлый-уйлый акылга зәгыйфьлек килгәндер, мөгаен... Менә тагын нәрсә. '«Эшләмәгән — ашамый!» диләр. Шул зәгыйфьлек галәмәте булса кирәк, моны да аңлап бетерә алмыйм. Ничек инде ул— ашамый?! Алайса, безнең илнең үгез кебек яшьләре (нишләптер, ир-атлары, дип әйтәсе килә) шушы көнгә кадәр ничек үлеп бетмиләр соң? Хәзер аларның эшләгәннәре йөзгә бер генә ич! Әллә сыраханә ишеге төпләрендә көннәр уздыру аларга эш көненә исәпләнәме? Алай булса, аларга акчасын кем түли? Хәер, сыраның калориясе бик зур диләр, ашамый да түзәрлектер, бәлки... Ай-яй, гаҗәп нәрсә бу дөнья! Аның хәзерге бер көнендә башка мең төрле сорау килә. Аларга җавап табып бетереп буламы соң?! ҖИРЛЕ ВЛАЧ нҗиденче елдан бирле: «Бөтен власть — Советларга! Бөтен власть— Советларга!»—дип шау-гөр килеп йөри торгач, властьны урыннарга биргәннәр икән, наканис. Шулай беркөн шул власть кешеләренең берсе минем таксины туктатты. Дөрес, башта мин аны авыр категориядәге көрәшче дип торам. Гәүдәне күрсәң—Гулливер! Ә куллары—көрәк тә көрәк инде. Икенче яктан караганда, власть кешесе икәнлеге дә әллә кайдан күренеп тора: туктавым булды, сорашу юк, сөйләшү юк, министр шикелле лык итеп керде дә утырды. «Бу—иң кимендә берәр районның исполком персидәтеле булырга тиеш»,—дип уйлап алдым мин. Алай да ачу чыкты, чөнки без, таксистлар, мондый кыланышта өйрәнгән халык түгел. Гадәттә, безне ике кулны болгый-болгый туктатырга, аннары, йөгереп килеп, сак кына ишекне ачып, йомшак кына тавыш белән: «Сез буш түгелме?»—дип сорарга кирәк. Буш булсак та, барыргамы, юкмы икәнен без үзебез карыйбыз. Ачу килсә дә, моның кулларына карадым да, никтер, Ходай саклаганны саклармын дигән, дип уйлап алдым, һәм теләр-теләмәс кенә: — Кая барабыз?—дип сорадым. — Минем эш бик ашыгыч. Әйдә, җелдерт! —диде ул, адресын әйтеп. Үзе культурный гына кешегә охшаган, ә үзе... Син аңа «сез» дип, ә ул әле кузгалып та китмәс борын, «син»гә дә күчеп өлгерде. Күренеп тора: власть кешесе. Кешене күбесенчә әнә шул власть боза бит инде. Килеп туктадык. Ул, көтәргә кушып, бер йортка кереп китте. Бераздан аннан үзе шикелле үк тагын бер көрәшчене ияртеп килеп чыкты. Утырдылар. Бер ресторанга таба юл тоттык. Килеп җиттек. Төштеләр. Керделәр. Аларны анда көтеп торганнар иде, ахрысы, күренүләре булды, каршыларына официант кына түгел, хәтта ресторан директоры үзе йөгереп чыкты. Нишләтергә дә белмиләр. «Боларның берсе райисполком персидәтеле булса, икенчесе, һичшиксез, рестораннар трестының башлыгы булырга тиеш!»—дип уйлап алдым мин, чөнки алай булмаса, юкка гына шулай бөтерелмәс иде алар. У Ашадылар-эчтеләр. Үзләре ник бер тнен акча түләсеннәр! Атай гынамы соң? Әле чыгыл барышлый, үзләре директорга: м Онытмадыңмы, бу айда син өч кисәк артыграк тиеш! Тормыш кыймм этләнде,—диделәр. Мөгаен, сүз дәүләт налогы турында баргандыр, аңлал җиткермәдем. Бәлки, бу директорның доходын яшерә торган гадәте булгандыр. Налогны азрак түләр өчен... — Аңлыйбыз, аңлыйбыз,— дип жавап бирде ул. Бик тиз ян тый торган кеше, ахрысы. Мөгаен, югары белемледер. Чыгып утырыштык. — Әйдә, райисполкомга ку!—диде миңа алда утырганы. «Әһә, чыннан да, райисполком персидәтеле икән шул монысы»,— дип уйлап алдым мин — Хәзер соңгы атнада нинди кооперативлар, кече предприятиеләр регистрацияләнгәнен белеп чыгарсың. Тулы информация кирәк!—диде ул үзенең иптәшенә. Килеп җиттек. Икенчесе беренчесе кушкан информация артыннан кереп китте, һәм озак та үтмәде, чыгып, машинкада басылган бер бит кәгазьне иптәшенә сузды. — Молодец!—диде тегесе, кәгазьне караштырып.— Иртәгәдән или башларга кирәк булыр... «Болар тире иләү белән дә шөгыльләнә, ахрысы,— мин әйтәм.— Әллә боларның берсе мех фабрикасы директорымы югыйсә?» — Боровое Матюшинога!—диде миңа райисполком персидәтеле дип уйлаганым.—һәм тизрәк бул! Нишлисең, шундый зур кешеләрнең теләген үтәмичә булмый, сыдыртам гына! Алай да канәгать түгел болар, һаман: — Тизрәк! Тизрәк!—дип, эч пошырып баралар. — Монда шофер — мин! Кайда һәм ничек барырга икәнен үзем белөм,— дидем ахырда, ачуым килеп.—Күрмисезмени, тизлек чикләнгән. Аннары моның нинди юл икәнен дә беләсез. Монда адым саен диярлек ГАИ постлары тора... — Курыкма!—диләр. — Сезгә әйтүе ансат. Штрафын миңа түләргә туры киләчәк бит,— дим. Шулай дип әйтеп кенә бетердем, алда ГАИ посты күренде — Туктама! Тизлекне арттыра төш!—диде миңа райисполком персидәтеле. _ Туктамыйча ярамый. Минем правасыз каласым килми,— дидем мин. һәм туктадым. Машинадан чыгып, инспектор янына килдем _ Капитан Сафронов,—ди бу, миңа честь биреп.— Сез тизлекне арттырдыгыз. Ун сум штраф! «Менә,—дим эчтән генә,—кеше сүзе белән йөрсәң, шулай була ул!» Алай да: _ Юк> МИн арттырмадым шикелле... Бәлки, бераз булгандыр да, әлбәттә. Пассажирларым бик ашыга —дип мыгырдандым —Беренче юлга кичерә күрегез инде, иптәш капитан! — Юк, штраф дигәч, штраф!—ди инспектор, үз сүзен итеп. Ул арада минем пассажирлар: _ Тиз буласыңмы син анда?—дип тынычсызлана башладылар — Ашыкмасагыз сана!!!—дип кул селтәдем мин—Менә штраф түләргә кирәк әле... Шулчак пассажирларым чыгып: _ Син нәрсә права качать итәсең монда, ә капитан? Без бик ашыгабыз Аңлыйсыңмы син шуны, юкмы? —дип сойләнә-сөйләнә безнең янга якынлаштылар —Син нәрсә, безне танымыйсыңмы әллә? Синең күзеңне ачарга кирәк түгелдер бит, козел?! Күрәм: кинәт капитанның төсе үзгәрде, минем праваны тоткан кулы калтырый башлады. «Әһә, мин әйтәм, боларның берсе шәһәребезнең ГАИ начальнигы икән! Шуны таныды бугай бу...» Чыннан да, таныды бугай. Ул тегеләргә елмаеп честь бирде, гафу үтенде, минем акча белән правамны кире кулыма тоттырды. Әле ахырда: — Зинһар, гафу итәсез! Белмәдем бит... Хәерле юл сезгә!—дип калды. Егерме ел таксида эшләп, мондый мөлаем милиция офицерын очратканым юк иде әле, валлаһи! Кузгалып киттек. Туктаган өчен мине бераз шелтәләп тә алдылар болар. Аннары минем турыда оныттылар бугай, үзара сүзләрен дәвам иттеләр. — Аракы мәсьәләсендә нинди информацияләр бар? — дип сорады беренчесе.— Безнең барлыгы кырык әрҗә чамасы гына калган бугай анда... «И-и, мин әйтәм, нәчәльствоның башында һаман кайгы: хәтта таксида барганда да һаман халык турында кайгыртучылары бар икән ләбаса! Ә без еш кына, нәчәльствоның бернәрсәдә дә эше юк, дип, сүгәбез». — Бүген аракы ике ноктага көтелә. Икесен дә алырбыз дип уйлыйм. Сөйләшенгән, кешеләр, машиналар әзерләнгән,—дип җавап бирде икенчесе. Ниндидер бер зур дача янына, урман эченә кереп туктадык. Тегеләр төштеләр, хәрәкәтләр ясап, тәннәрен язып алдылар. Аннары тегесе, мин райисполком персидәтеле дип уйлаганы, миңа карап: — Сиңа түләргә дә кирәктер инде, ә?—дип, миңа мең сумлык акча сузды да:—Сдача кирәкми,—дип өстәде. Алар дачага кереп киттеләр, ә мин, машинаны бордым да, Казанга таба сыпырттым. Кайтышлый капитан миңа честь биреп калды. Кемнәрне йөрттем мин ул чакта? Әле шушы көнгә кадәр шуны төшенә алганым юк. Соңыннан белдем: райисполком персидәтеле дә, рестораннар трестының башлыгы да, ГАИ начальнигы да бөтенләй башка кешеләр булып чыкты. Бу турыда эштә дә сөйләп карадым, тик кистереп кенә әйтүче булмады. Би-ик тәҗрибәле Гарифҗан абый гына: — Җирле влач була инде алар, энем,—дип куйды. Менә шуңа күрә әйтәм, наканис властьны урыннарга бирделәр бугай...