Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИНИ БӘЙРӘМНӘРЕБЕЗ ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨННӘР

(1997 елда) Мөселман ай календаре буенча 1417—1418 һиҗри еллар. 7- гыйнвар, сишәмбе. Раштуа (Рождество) бәйрәме. 10-гыйнвар, җомга. Изге Рамазан ае һәм ураза башланган көн. 4-февраль, сишәмбе. Кадер кичәсе. Бу төндә язмышлар хәл ителә. Бу Төндә Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръән Кәрим аятьләре иңә башлый. 9-февраль, якшәмбе. Ураза бәйрәме Гайдел-фитыр Ураза бәйрәме Ураза тәмамлангач, авыз ачу бәйрәме башлана. 17- апрель, пәнҗешәмбе. Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку 18- апрель, җомга. Гайдел Адха, Корбан бәйрәме. Ин зур Мөселман бәйрәме. Бу, ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән сон башлана торган Корбан чалу бәйрәме. Ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан җөмһүриятендәге барлык календарьләрдә кызыл төс белән билгеләнгән. 19, 20, 21-апрель, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе. Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы тәгаләне знкер итеп, догалар укыйлар. 8- май, пәнҗешәмбе. 1418 ел, Яңа мөселман елы башланган көн. Мөхәррәм ае. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына. 17-май, шимбә. Гашура көне. Сөнниләр тарафыннан Аллаһы тәгалә үзенең ун пәйгамбәренә күндергән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйләр тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы, Гали хәлифәнең улы имам Хөсәеннең (626 680) җәзалап үтерелүенә багышланган матәм көннәре буларак билгеләп үтелә. 24-май, шимбә. Бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән көн. 7-июнь, шимбә. Сәфәр ае башланган көн. 2-июль, чәршәмбе, һиҗрәт көне. Сәфәр аеның 27 көнендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көне Шушы төннән, ягъни 622 елның 16 июль төненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һиҗри ел исәбе башлана. 18-июль, җомга. Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне — Мәүлид бәйрәме башланган көн. Бу изге бәйрәм бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, Мөхәммәд пәйгамбәр хөрмәтенә җәмәгать намазлары укыла, хәер-сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. 15- октябрь, сишәмбе. Хәтер көне. Казанны саклап каһарманнарча һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне. 2-ноябрь, якшәмбе. Мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим һәм Гайсә пәйгамбәрләрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына. 7-ноябрь, җомга. Рәгаиб кичәсе, ягъни, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әтиәнисе Габдулла һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе. 27-ноябрь, пәнҗешәмбе. Миграҗ бәйрәме. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә—Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Миграҗ уразасы 60 ай яки 100 төн ураза тотуга тиңләнә. 1-декабрь, дүшәмбе. Шәгъбан ае көне. Дүрт изге айның берсе, мөселман ае календаре буенча, сигезенче ай—Шәгъбан ае башлану көне. 16- декабрь, сишәмбе көн. Бәраәт кичәсе. Бәраәт кичәсе, ягъни ләйләтүлБәраәт. Бәхет һәм төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Бәраәт кичәсендә Аллаһы тәгалә, һәркөннең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышына рәхмәт нурын төшерә. 30-декабрь, сишәмбе. Изге Рамазан ае һәм ураза башланган көн. Ошбу язманы Абдулла Хаҗи ДУБИН әзерләде.