БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ
Зыя Мансур (1916—1965)
Аларны «фронтовик шагыйрьләр» дип йөртә иделәр. Арадан ин кайнар, ярсу йөрәклеләре—Әнвәр Давыдов, Шәрәф Мөдәррис, Зыя Мансур кебекләр — Европаларны гизеп, фашизмны җиңеп, орден-медальләрен чыңлатып яу кырыннан исән-сау кайтсалар да, илле яшьләрен дә тутыра алмыйча дөнья куйдылар. Фронтта алган яраларына ватыкҗимерек илнең ярлылыгы-.ме- скенлегс, тоталитар режимның гаделсезлеге өчен әрнүләре дә өстәлеп, янып төшкән йолдызлардай иртә сүнделәр алар Әнвәр Давыдов 49 яшендә, Шәрәф Мөдәррис 44 яшендә, Зыя Мансур 49 яшендә вафат булды. Быел декабрь аенда шагыйрь Зыя Мансурның тууына 80 ел тулды. Ул 1916 елны Башкортрта мәктәпне тәмамлауга, үзенең хезмәт юлын башлаган: район газетында башта корректор, аннары әдәби хезмәткәр булган. 1939 елда Зыя Мансур армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби пехота мәктәбенә җибәрелә, 1942 елның башыннан алып сугыш беткәнче яу кырында була, яралана, батырлыклары өчен орденмедальләр белә.Бөек Ватан сугышыннан җиңүче булып туган якларына кайткан Зыя Мансур 1946—1949 елларда Дүртөйледә радиотапшырулар дикторы, Илештә район мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. Әмма шигьрн каләмен сугыш кырларында ук тибрәтә башлаган яшь шагыйрьнең татарның Мәккәсе булган Казанга киләсе, югары белем аласы килә. Ул, якты хыяллар белән рухланып, 1949 елда Казан дәүләт университетына укырга керә Әмма сугыш яралары үзенекен итә сәламәтлеге начараю сәбәпле, Зыя Мансур ике елдан соң укуын таптарга мәҗбүр була. Шуннан соң ул Татарстан радиосында әдәби тапшырулар мөхәррире, 1953—1955 елларда «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли. Тик сәламәтлеге нык какшаган шагыйрьгә рәхәтләнеп иркенләп эшләргә туры килми. Ул 1956 елдан өендә әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә башлый. Шагыйрь Әхмәт Фәйзинең: Шулай, Зыя, мактанырлык түгел — Үпкәләрне, үләт тигере, Гармун күреге кебек, теләгәнчә Сузып булмый инде киереп. Тик шагыйрьмен үпкәсендә бетсә. Җырларында сулыш запасы Дүрт юл шигырь язсаң. дүрт көн шуны Рәхәтләнеп сулап ятасын.. дигән шигьрн юллары Зыя Мансурның һәм физик, һәм рухи халәтен ачык сурәтләп бирә. «Җырларында сулыш запасы»ның чикләнгән булуын яхшы аңлаган фронтовик шагыйрь, каты авыру булуына карамастан, күп эшли, күп яза. Әле универ дөньяга килгән. 1937 елда урта мәктәпне тәмамлауга, үзенең хезмәт юлын башлаган: район газетында башта корректор, аннары әдәби хезмәткәр булган. 1939 елда Зыя Мансур армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби пехота мәктәбенә җибәрелә, 1942 елның башыннан алып сугыш беткәнче яу кырында була, яралана, батырлыклары өчен орденмедальләр белән бүләк ситетта укыганда ук, 1950 елда аның «Язгы ташкыннар» исемле тәүге шигырьләр китабы дөнья күрсә, алга таба ул ел аралаш диярлек яна китап бирә килә. Зыя Мансур үзенең ун китабын исән чагында чыгарып өлгерә, «Этаплар китабы» исемле сайланма әсәрләре җыентыгын да үзе төзеп калдыра, әмма ул китап шагыйрьнең вафатыннан соң гына—1966 елда нәшер ителә. Татар язучыларыннан бер төркем мәшһүр сынчы Бакый Урманче ясаган Тукан бюсты янында. Сулдан уңга Әхмәт Исхак, Гали Хуҗи, Зыя Мансур, Илдар Юзиев, Нурихан Фәттах, Мәҗит Рафиков, Мирсәй Әмнр, Бакый Урманче, Нур Гайсин, Сибгат Хәким, Нури Арслан, Галимҗан Латыйп, Нәби Дәүли, Салих Баттал, Габдрахман Әпсәләмов, Ис- мәгыйл Рәми. 25 апрель. 1964 ел. Зыя Мансур, беренче нәүбәттә, лирик шагыйрь иде. Аның шигырьләре халыкчан гади, табигый, кешелекле, саф һәм якты хисле булыр иде. Каты авыруына карамастан, ул күңел төшенкелегенә бирелмәде, тормышны сөеп, янып яшәде. Зыя Мансур юмор-сатира өлкәсендә дә көчле шагыйрь булды: һәртөрле карьеристлар, бюрократ түрәләр, ришвәтчеләр, мактанчык бушбугазлар һ. б.— аның сатира уты шуларны көйдерә, шуларны фаш итә килде Жанр ягыннан ул мәсәл, памфлет, пародия, эпиграмма һ. б. формаларны мул файдаланып иҗат итте. Шулай ук Зыя Мансур балалар өчен язуны да кирәк санады Аның «Омтылу» (1951), «Озын колак баласы Елак-Мылак» (1955) кебек китапларындагы әкият-поэмалары әле хәзер дә яратып укылалар. 1955 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Зыя Мансур 1965 елның ноябрендә Казанда вафат булды. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең Зыя Мансур иҗатына биргән бәяләмәсе гаять төгәл һәм ихлас: «Зыя Мансур шигырьләрен никтер бөтнек чәчәкләре белән чагыштырасы килә. Алар да артык күзгә бәрелмиләр, кайдадыр читтәрәк үсеп утыралар, таптыңмы—тиз генә аерыла алмыйсың»,— дигән иде ул. Журналыбыз битләрендә шагыйрь Зыя Мансурның әнә шул «бөтнек чәчәкләре» шикелле, «тиз генә аерыла алмаслык» шигырьләреннән кайбер үрнәкләрне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез