Логотип Казан Утлары
Роман

АТ КАРАКЛАРЫ

Кырык сигезенче ел яңгырлы килде. Игеннең байтагы яланнарда, колхоз токларында янып әрәм-шәрәм булып бетте. Хезмәт көненә дигән иген җәй көне ашаганны түләргә дә җитмәде. Бер хезмәт көненә 253 грамм иген бирделәр. Сугыштан эшкә зарыгып, колхозны торгызабыз дип кайткан ирләр, шул елны колхоз эшенә салкын карый башлап, урлашуга күчтеләр. Байтагы, чит-ят калаларда яшәгән, бергә сугышып йөргән дусларын хат аша юллап табып, авыллардан китә башлады. Колхозларның эчтән таркала башлавы шул 1948—50 елларга туры килә. Читкә китү турында уй Хәйдәрнең башына да кермәде. Чөнки, әтисе үлгәннән соң, үзеннән бәләкәй оч энесен карап үстерүне ул үзенең төп бурычы итеп саный. Өстәвенә апасы, әтисе исән чакта ук, кырык алтынчы елны укытучылар әзерли торган институтка укырга барып керде. Алар- ның апасына кадәр әле бер генә кешенең дә андый укуга эләгә алганы юк иде. Апалары укуга керде керүен. Авылда аның даны да зур булды булуын. Тик әтиләре сугыштан кайтып үз үлеме белән дөнья куйгач, фронтта ятып калган әтиләрнеке кебек апаларына да, малайларга да «файдасы» тимәде. Ире кайту белән Чолык Зәйнәбе барлык налогларны китереп салды аларга. Артыннан әллә кайларга йөри-йөри китерелгән налогларның тик яртылашын гына киметә алдылар. Әтисе исән чакта укырга китте кызлары Фәридә. Киткән чакта — Анда аена йөз дә илле сум стипендия бирәләр. Шул җитәчәк миңа, сездән ярдәм кирәк булмаячак,—диде. Сугыш бетеп, халыкны җиңүче халык дип гәҗнт-радиолардан бертуктаусыз мактауга дучар изсәләр дә, авылларда бөтенләй аңлашылмаган хәлләр өстенлек ипе. Налоглар, заемнар белән сытылып изел юн авыллар ничек кенә булса да тамак туйдырып, атасыз калган балаларны укытып, «кеше итеп», колхоз эшеннән котылу юлларын эзләделәр. Тик матур сүзләрдән торган тормыш көчле, мәкерле, котылгысыз иде. Ахыры. Башы 11 нчс санда. К АТ КАРАКЛАРЫ РО МАН Кырык алтынчы елның коры җәендә авыл урамында булган бер вакыйга бик күпләрне тетрәндерде. Камиләнең улы Зөфәрнең йөрәгенә бетмәс җәрәхәт уелып калды ул көнне. Базар көн, өйлә вакытлары иде. Яздан бирле чат аяз торган күк йөзеннән бер генә тамчы да яңгыр тамганы юк. Кешеләр күңелендә кара шом туган көннәр. Ялан-кырларда кашык буйлы гына, чикерткә башлы игеннәр күккә ялвара-ялвара яңгыр көтеп, тилмереп утыралар. Юл буйларында канатларын салындырып, авызларын ачкан каргалар шәйләнә. Аларның очып китәргә дә хәлләре юк. Юк азыкны эзләп көннәрен уздыралар. Сыер-сарыкларның авызборыннары яланнан чучканыкы кебек булып кайта. Үлән юклыктан, алар аның тамырын кимерәләр. Урам буйлап килгән Зөфәр яңа гына туктаган олауга игътибар итте. Кечкенә, дүрт тәгәрмәчле арбага, бәләкәй генә гәүдәле кызыллы-аклы ала сыер дугалап җигелгән. Камыт-ыңгырчаклары да, хәтта каты юкәдән өчләп үргән эшлиясе дә бар. Тик аларына исе китмәде Зөфәрнең. Ә сыерны җиккән олаучыга карап катты да куйды. Ал-ак сакал-мыеклы, чалбары өстеннән чыгарып кигән, ямаулы ак күлмәкле, салам эшләпәле, буй-буй ыштанлы, тула оеклы, чабаталы карт кына бабай иде олаучы кеше. Тик ак сакал-мыеклы булса да, бабайның гәүдәсе төз, күкрәк- сыннары җегәрле күренә, йөзе күркәм иде. Зөфәр аны күрүгә танып та алды. Чөнки кечкенә сыер җиккән бабай— Айтуган авылының Арслан исемле, сугышка хәтле булган сабан туйлары батыры иде. Бабайның исеме генә Арслан түгел, ул үзе дә арысландай горур, мәһабәт гәүдәле иде. Алтмыш белән җитмеш арасындагы юан беләкле, киң күкрәкле, аякларында нык басып торган, нәрсәгә яшәгәнен яхшы белгән кеше иде ул. Инде яшәгәненә байтак булса да, бабай тормыш авырлыкларына тиз генә бирешерлек түгел иде әле. Арбасы янында үзенә онытылып карап торган малайга, озын, кара керфекләре арасыннан, кара күзләрен бер генә сирпеп алды да, салам эшләпәсен, киндер алъяпкычын салып, кечкенә арбасы өстенә куйды. Кабаланмый гына, алҗыган сыерын тугарырга тотынды. Сыерның икегә аерылып китә торган камытын салдырганда Зөфәргә тагын бер карап алды да елмаеп дәште: — Син, улым, каян киләсең болай? — Килмим, бабай. Мин Югары очка китеп барам. Абый җибәрде, чыбыркы үрергә каеш алып кайтырга, дип. — Син, Атарбановкада торган Фәйзрахман бабаңны беләсеңме? — Гәрүчи ташый торган бабайнымы? — Әйе! — Беләм. — Өен дә беләсеңме? — Беләм. Атарбановка урамына кергәч тә, уң яктан өченче йорт. — Бик кыен булмаса, шуңа барып кына әйт әле, улым. Айтуганнан Арслан бабай килгән синең йомышны үтәп, диген. Сине Таш күпер янында көтә, диген. Үзем барыр идем, шушында каладан кайта торган киленемне көтәм. Шулай сөйләшкән идек. Өйлә вакытына Аймылыш булырбыз дип куркам. Көрәшче бабай үзенә йомыш кушканнан малайны шатлык биләп алды, капар Рәшитенә сөйләсәң, ышанмый бит инде Капар. Зөфәр куанычын яшермичә җаваплады: Ә мин бит сине беләм, Арслан бабай. Син бит сугышка хәтлек булган Сабан туйлары батыры. Бөтен яшьләрне тәгәрәтеп салган бабай бит син. Хәзер барып әйтермен. — Ай, рәхмәт төшкере бала икәнсең! Беләсең дә икән әле мине. Килеп җитсен монда, кереп кенә әйт инде, йәме! — Ярар, бабай, ярар! Зөфәр ишек алдында йөгереп йөргән Фәйзрахман бабайга кычкырды: — Фәйзрахман баба-ай! &Y, улым, диде бабай, эшениән туктамыйча гына.—Нәстә булды? Сине, Айтуганның Көрәшче бабай тиз генә Таш күпер янына килеп җитсен әле, ди. Йомышыңны үтәдем, ди. Җирән сакал-мыеклы Фәйзрахман бабай тузан туздырып ишек алдын себереп йөргән җиреннән бер генә мизгелгә туктады. Ә-ә, шулай дисеңме? Рәхмәт, улым, рәхмәт сиңа. Ярар, диген, хәзер килеп җитә, диген. Күрше Гәләветдинне генә чакырам да, хәзер барып җитәбез... Зөфәр култык астына ике чыбыркылык каеш кыстырып, Ташкүпер янына кире әйләнеп килгәндә анда зур тавыш-гауга бара иде. Арслан бабайның арбасын байтак халык уратып алган. Алар арба янында барган тавышны зур кызыксыну белән тыңлап, хайран калып басып торалар. Тыңлыйлар һәм. . кычкырышырга да ярдәм итәләр. Зөфәр аяк бармагы очларына басып, кеше башлары өстеннән арба ягына карады. Анда, арба янында Арслан бабай, Җирән Фәйзрахман һәм тагын берничә карт күренә. Бар да арбаны аркалары белән каплаганнар да, каршыларында чәрелдәп чыйнап кычкырган Чолык Зәйнәбенә ризасызлыкларын белдереп, каршы торалар. Бабайларның иң алдында басып торган Арслан бабай, Чолык кулларын арбадагы саламга сузган саен, аның куллары сузылган җиргә гәүдәсен куя. Үзе кулларын артына яшергән Арслан бабайга шаулашып картлар ярдәм итәләр. Зәйнәп чәрелди: — Ач йөгеңне, сбулыч! Барыбер саныйм! Ач, диләр сиңа! Мин хөкүмәт кешесе. Финагент. Кем бирде сиңа право монда килеп, авыл уртасында таргавайт итәргә. Сәүдә ачарга! Зөфәр алдында басып торган Кырмавык Нәфиганың күлмәк җиңеннән тартты: — Нәрсә сата ул бабай? Хатын ялт иттереп артына әйләнеп карады да, сораганның Камилә малае икәнен күргәч, үлеп киткәнче хәбәр итеп өлгерсәм инде дигәндәй, тезеп алып китте: — И-и иркәм-м, Зефф-фәр! Гарасат монда, гарасат! Теге Айтуганның Көрәшче бабай безнең авыл картларының соравы буенча кабер ташлары китергән Язып, әзерләп. Үлгәч, кабер башына, кыйбла ягына каратып куярга. Алар авылы ягында, теге Яшсрган авылы янында, тау тулы шушындый таш бар икән. Шуннан чыгарып, шуларны сатарга китергән. Яшәргә кирәк бит инде, кая бармак кирәк Безнең авыл бабайлары белән сөйләшеп куйган икән, язып, китереп бирергә. Чолык үтеп бара икән. Инде бәйләнә инде, ташка налук түлә дип бабайга. Мәеттән налук буламыни инде!. Кырмавык Нәфига тиз генә төкереген йота, арбага борыла: — Тукта, тыңлыйк әле. Азактан сөйләп бетереп куярмын. Тик син китә күрмә, ярармы. Арба янында тик Зәйнәпнең генә тавышы көчәеп, куәт алып бара: — ... йә, иллешәр сумнан налог гүлисең, йә исә мин сине милициягә алып барып яптырам... Арслан бабай, нинди ярты акыл хатын икән бу, дигәндәй тирә-ягына карап ала да, азрак елмаю чыгара йөзенә. — Алып барып кара, кулыңнан килерлек булса Мине, cyiыш алдымнан, сезнең авылның иң көчле Даут та ала алмады, син чикерткә түгел Бил бөгеп, баш иеп яшәргә күнекмәгән мин Үземнең хәләл коч белән чыгарган ташларым, үт «улым белән «пан язулар Мин сине белгән кеше до түгелмен, белергә теләмим дә. Каян килгәнсең, шунда юлында бул Бар, кызым, бар... _ „ ~ — Мин, ни эшләп, синен кызын булыйм, ли. ә? Синең ише кулакка кыз булырга мин, финагент. Фәйзрахман бабайга нәрсәдер әйтергә дип борыла башлаган көрәшче, кискен хәрәкәт белән Чолыкка борыла. Бабайның күзләрендә очкыннар уйный: — Бу авылның канын эчеп торган Чолык дигән хатын булдың шикелле син. Бик күп ятимнәрне зар елаткан, яман кеше, диләр иде, хак икән. Минем сугышта өч улым, ике киявем корбан булды. Бер мин ир-аттан ал арның ятим балаларын караучы, туендыручы, киендерүче, яшьләрен сөртеп, көн күрсәтүче. Кыздырма канымны, Чолык. Хатын- кызга кул күтәргәнем юкюклыкка. Шулай да синең моннан китүең хәерлерәк булыр. Дөнья нужасыннан минем болай да күңелем кителгән, йөрәгем урынында түгел... Арслан бабай башкача Чолык Зәйнәбенә карамыйча сыерын җигә башлады. Арба тирәсендәге кешеләр ничектер үзеннән-үзе килеп чыккан кебегрәк иттереп Чолыкны арбадан читкәрәк аердылар. — Әйдә, малкай! Кер тәртә арасына! Юлга дип, хәерсез сәгатьтә чыкканбыз, ахрысы. Азагын Ходай үзе хәерле кылсын... Зәйнәп ачуыннан урыннарыннан чыгардай булып зурайган күзләре белән арбаны уратып алган кешеләр арасыннан кемнедер эзли башлады. Кешеләр аның күзләре белән очрашмаска тырышып, карашларын читкә бордылар. Шулчак ул Зөфәрне күреп алды да, аңарга эндәште: — Син, Песәй Камиләсенең улы бит әле? Тик Зөфәр куркуын җиңеп, үзе дә көтмәгән җавапны бирде: — Булса, ни булган! — Бар, йөгер милиция йортына. Нәчәлникләренә әйт, финагент налог түләмәгән бер бәндәне тоткан, тиз генә бер милиционерны җибәрсен. Задержаниега, дип әйтте, диген. Бик тиз дип әйтте, диген. Зөфәр ялан аяклары белән урам тузанында баскалап алды да, арба янындагы кешеләрне көлдереп, җавап бирде: — Милиция йортының кайда икәнлеген белмим бит әле мин. Үзең генә бар да куй! — Ничек инде ул, белмисең?! — Чонки милициянең миңа кирәге юк. Шунлыктан белмим. — Яхшылык белән әйтәм: йөгер, тизрәк! — Хәзер менә йөгердем ди, тот капчыгыңны! Зәйнәп зәһәрләнеп нәрсәдер әйтергә дип авызын ача башлаган иде, арба янындагы халык гөжләп, Чолыкка кычкыра башладылар: ■— Оятсыз, битсез бер нәстә булдың инде' — Кешеләрдән оялыр идең ичмасам чак кына. — Урталай ярсаң, ике кеше чыгарлык. Симерде, хәшәрәт нәстә, кеше хакын ашап — Кеше хакы атлатмый ул. Килер әле сиңа да бер, Чолык. — Яфаланганнарыңны да күрербез әле. Көтик кенә-ә... Кешеләр артыннан ыргытылган таш Чолыкның дәү түшенә килеп бәрелде. Зәйнәп үзенә ярдәмче эзләп тирә-ягына каранды. Тик аны ачудан нәфрәтләнгән йөзләр, зәһәрләнгән күзләр уратып алганнар иде Шулчак ул сизеп алды: үзен уратып алган кешеләр боҗрасы акрын гына кысыла башлады. Моны сыерын җигеп болашкан Арслан бабай да сизде. Кулындагы дуганы Фәйзрахман картка тотырды да, ике кулын һавага күтәрде: — Җәмәгать, дим, җәмәгать! Тынычланыгыз! Күпне күргән, күпне кичергән ир солтаны, көрәшче Арслан бабайның тавышы тыныч иде — Нәрсә эшләргә уйлыйсыз сез, ә? Бук белән бук булып, катыр китәргә итәсезме? Туктагыз! Зур җитезлек күрсәтеп, артына посып өлгергән Чолыкка борылды. Тавышы тулы җирәнү иде бабайның. — Бар кит моннан исән чагыңда. Ул-бу булуы бар Кит. Барып безнең өстән сөйләнеп йөрмә. Яхшылык белән алдан әйтеп, кисәтеп куям. 64 Сиңа да азрак басылырга вакыттыр. Танауыңа киртләп куй, мин бервакытта да, беркемнән дә куркып яшәмәдем Кирәк булса сиңа да... Бабай арба тирәли боҗра ясап басып торган кешеләргә уң кулын — Юл бирегез бу... нәстәгә. Китсен. Чолык агарган, тирләгән битен күлмәгенең җиңе белән серпе дә, икегә аерылган кешеләр төркеменнән күпергә табан көч-хәл белән атлап кипе. Игеннәр җыйналып, бәрәңгеләр казылып базларга салынгач, Зәйнәп гаиләсе белән Ташкент ягына күченеп чыгып кипе. Аның киткәненә ничәмә ничә дистә еллар үтсә дә, сугыш елларында тол калган, инде әбилектә йөрегән хатыннар аны һәрчак исләренә төшкән чакларында каһәрләп телгә алалар... ызы институтка укырга кергәч, гаиләләре белән куандылар. Бигрәк тә кече малайлар. Уен эшмени, апалары укытучы булачак, акчага эшләячәк бит. Тик, татар мәктәбен тәмамлап барган кызга беренче курста стипендия эләкмәде. «Өч»ле алганнарга стипендия тиеш түгел икән шул. Кипе инде шуннан соң студентка Фәридәнең ачлы-туклы укулары да, авылдан аңарга азык ташулар да. Калага кызына азык җибәрү өчен, анда бара торган кешесен эзләүчеләр алга килеп баса. Ярый әле ул елларда авылдан берничә үткер хатын калага барыл, шуннан алып кайтып әйбер белән сату итәләр. Кыйммәтрәк хак белән Бөтен авылга аларның данын тарапылар — эспикүләннәр Шулай исем таксалар да, авыл ул хатыннарның кәсебенә бик кирәкле дип карый Чөнки авыл кибетләрендә бернәрсә юк. Ә хатыннар авыл өчен барлык кирәк-яракны ташыйлар. Аларда шырпы, кер сабыны, әлүмин тәлинкә, чәй калаклары, синке дип йөртелгән әйбер манырга бик гә кулай буяу, арзанлы ситса, бумази әйбер, бала-чагага кара ясый торган порошок, дәфтәр, авыл өчен ел әйләнәсендә киелә торган җылы «куфайка». бүрек, баш яулыгы, тагын-тагын әллә нәрсәләр. Авыл ул хатыннарның барысын да белә. Солтан Заһидәсе, апалы-сеңелле Көрпә Гайшәсе белән Пссәй Зөһрәсе, Пиреч Мәрхәбәсе, Кәпәч Хәсбиямалы, Чутый Фәтхиясе, Юкагач Хәдичәсе, Юан Газзә, Чибәр Гыйзелбанат... Ул хатыннарның барысының да ирләре сугыштан кайта алмаганнар Кәпәч Хәсбие әйтмешли, үзләре баш, үзләре түш! һәрберсендә өчәр- дүртәр бала. Ә кайберләрсндә, килен кулына калганлыктан, онсез-тавы- шсыз биемнәре-кайнаналары да бар өстәвенә. Килен белән телләшеп утырып булмый —бу сиңа улыңның түре түгел, ә киленнең эш белән тулган ишек тобе! Ул карчык шунлыктан, килешә фарыз булмаганлык- тан, бөтенләй телсез бер мәхлүккә әйләнеп, ой эчендә артык күзгә чалынмаска тырышып, үзенчә тереклек итә һәм кулыннан килгәнен карусыз эшләп тора. Камилә шул хатыннарның барысы белән дә дус һәм ахирәт. Шуларга ярап, дус булу очсн ул ике нәрсәне файдалана Беренчедән, юлда йөрергә өчәү-дүртәү бергәләшеп чыгып киткән хатыннарның, каладан кайту көннәрен алдан ук белеп, алар кайтуга мунчасын ягып куя. Самавырын кайнатып, кызарып-пешеп мунчадан чыккан хатыннарны чәй белән сыйлый. Икенчедән, эш сөючән улы Хәйдәрне кушып шул хатыннарның өен сыларга кызыл балчык кигертә җәй көннәрендә. Ком да Камиләдән инде Шунлыктан «эспнкү.тән» хатыннар йөз илле чакрымдагы Уфага китә башласалар. Камилә аларның һәрберсенә төен топырып җибәрә Уфада алар үзләренең авылыннан шунда, сугышка кадәр үк күченеп киткән Кидрәчләргә төшәләр. Алып барган майны, йомырканы сатып, кала товарларын җыйганчы шунда торалар, шунда куналар. Кызы Фәридә, авылдаш хатыннарның килер көннәрен чамалап, J. «К. У.» № 12. К шул Кидрәчләргә килгәли. Әнисе җибәргән «күчтигә» өмет итеп. Өмете кайчан аклана, ә кайвакыт — юк шул... Кырык сигезенче елның иген ура башлаганның беренче көнендә үк Хәйдәр иген урлап төрмәгә эләкте. Унике кило да өч йөз грамм булды урлаган арышы. Арыш урган «Коммунар» комбайнына пар ат җиккән бричка белән аны иген ташырга беркеткәннәр иде. Кичтән ул амбарчы булып эшләгән Мусин Мәҗиттән егерме кычыткан капчык алды. Иртән көтү белән торып, Әҗмәт яланына комбайн арыш урырга төшкән урынга ашыкты. Басу кырындагы чирәмгә ясалган ындыр табагында көлешә- көлешә кызлар белән капчыкларга арыш тутырды. Әҗмәт яланы авылдан өч чакрымнар чамасы гына ераклыкта иде. Шунлыктан ул көненә алты мәртәбә юллады. Кичке сәгать сигезләр тирәсендә соңгы йөк арышны колхоз келәтләре янындагы токка китереп бушатты да, Мәҗит абзый нәрсәдер язып болашканда, зур соскы белән ике рәт батырып алып, бричкадагы бер капчыгына арыш тондырды. Арышлы капчыкны тиз генә башка капчыклар астына тыкты да, өенә кайтып ашап, яланга куна китәргә исәпләп кузгалды. Атларын юыртып, базар почмагын борылуга, аны, колхозда райкомның уполномоченные булып йөрегән Даутов фамилияле, зур гәүдәле кеше туктатты. Аның янында ике милиционер да бар иде... Хәйдәр ул төнен төрмәнең кандалалы камерасында япа-ялгызы үткәрде. Баш очына, сәке кебек ясалган ятакта, куфайкасын салып, камера караңгылыгына карап ятты ул. Башы тулы тынгысыз йокы бирмәс уйлар иде. Шул уйларның арасында иң авыры: «Утыртып куйсалар, әни бичара япаялгыз ул бер өер малайлар белән нәрсә эшләр инде9». «Песәй Хәйдәр бер йөк арыш урлап тотылган икән. Утыртканнар икән!»—дип, авыл иртәгесен көтү куганда ук гөж килде. Бер тәүлек ятканнан соң, икенче көнне Хәйдәрдән милиция киемендәге кеше сорау алды. Өстәле алдында, бүлмә уртасында тавыш-тынсыз гына басып торган Хәйдәрне бөтенләй күрмәмешкә салынып, бик тәмләп, өрә-өрә шикәрләп чәй эчте. Шикәрне тешләре белән шартлатып тешләп китеп, чәен шопырдатып эчте. Тешләре ат теше кебек эреләр һәм саргаеп беткәннәр иде. Аннан соң билендәге каешында эленеп торган кобурасыннан шнурлы револьверын алып карады да кире тыкты. Монысы күрәсең Хәйдәрне куркыту өчен эшләнде. Шуннан соң гына башын күтәрде дә озак иттереп Хәйдәргә карап утыра башлады. Аның карашыннан Хәйдәр чабаталы аяклары белән идән уртасында берничә мәртәбә баскалап алды да, башын читкә борып, тимер рәшәткәле тәрәзә аша урам якка карады. Шул көенчә башка кузгалмыйча басып тора башлады. Тәрәзә сирень, шомырт агачлары үскән матур бакчага караган. Тәрәзә төбендә генә үскән, сирень агачында чыпчыклар чыркылдаша. Хәйдәр шул кошларга карап, очып кына китмәсәләр ярар иде дигән теләк белән басып торуын дәвам итте. — Ну-ну!—диде тикшерүче.— Фамилияң, исемең, атаңның исеме? — Хөсәенов мин. Хәйдәр. Әтием—Биктимер. — Ничәнче елгы. Кайда тудың? — Утызынчы. Шушы авылныкы. — Әтиең, әниең барлармы9 — Әни бар, әти сугыштан кайткач үлде. Сөяргулов язгалап утырды да тагын сорау бирде. Ул Хәйдәр өчен көтелмәгән сорау булды: — Моңа кадәр урлашканың бар идеме? Хәйдәр эченнән генә уйлап куйды: «Калхузда урламыйча яшәп кара, бар! «Тик җавабын «кирәкчә» бирде: — Юк, урлаганым юк иде. — Ә нигә кичә урладың? Әллә берәрсе бирдеме? — Мин урламадым, алдым. Кем бирсен миңа? — Син колхоз милегенә кул сузганыңны беләсеңме? Беләм. Без үзебез дә калхузныкы инде. Туганнан ашп Ала-ай, диде Сөяргулов.— Димәк, син аңлы рәвештә урлагансың булып чыга. Шулчак Хәйдәрнең башына бер уй килеп керде, һәм шуңа ябешеп. ул үзен коткарырга талпынды. — Мин ул арышны атларга ашатырга алдым, үземә түгел Үзе сөйләде, үзе үз алдавына ныклап ышана да барды. Тик чәч төпләре тирләп чыкты. «Беткән баш беткән! Нык торырга кирәк' Гел бертөрле генә сөйләргә!»—дигән ныклы карарга килде — Ничек инде ул, атларга арыш ашатырга?! Эчләре күпсә? — Күпми-и! Калхуз атының эче күбә димени! Атның сыерныкы кебек ашказаны юк бит аның. Туры эчәк кенә аңарда. Сыер түгел инде ул эче күбәргә. . — Атларга булгач, нигә сораусыз аласың? Анда бит завток бар. — һы-ы, завту-ук! Бирер ул сиңа, бирмини' Сөяргулов нәрсәдер уйланып, каләме белән өстәлгә азрак тыкылдатып утырды. Сүзләрендә ачу сизелә башлады: ■— Син, малай актыгы, алдашма монда. Атларга, имеш Үэең өчен урлагансың син ул арышны, һичшиксез, шулай! Дөресме? Хәйдәр аңарга җавап бирмәде. — Бар камераңа. Ныклап уйла. Бер сәгатьтән тагын чакыртырмын. Ишеккә барып кычкырды: — Гайси-ин! Аның чакыруына ишектән милиционер Тәмеч килеп керде — Син бу малайны алып кереп яп. Кире кергән урынына. Эше шәптән түгел егетнең. Болай киреләнсә, кимендә биш ел булачак. Алып кит. — Әйдә, Хөсәенов, киттек Хәйдәр урыныннан кузгалмады. — Мин кичә кичтән бирле, монда кергәннән бирле, бернәрсә ашаганым юк. Давай, минем тамакны туендырыгыз. Сөяргулов аптырагандай иттереп тоткынга карап торды да, өстәл артыннан чыкты. Мыскыллап елмайды. — Ничек инде ул, синең тамакны туендырырга, ди? — Теләсә ничекләр итеп. Утырткансыз икән, ашатыгыз, данай! Ашата алмыйсыз икән, чыгарып җибәрегез Калхузда көн-тон эшләп ачбыз, инде төрмәдә дә ашатмаска болашсыз. Мин монда ач утырырга тиеш түгел. Чыгарыгыз, давай! Сөяргулов көлеп җибәрде: — Ну и ну-у! Карап торуга юк кына малай кебексең, ә үзең нах- ха-ал! — Көн-төн эшләп йөреп ач утырсаң, син дә булырсың нахал. Ашатыгыз давай! — Сознаваться итсәң, ашатабыз Килеш—урладым диген — Атка ашатырга алдым мин ул арышны. — Алып чыгьш ябып куй, Гайсин. — Әйдә, атла, карышма. Хәйдәр башкача ашарга сорамыйча чыгу ягына юнәлде. Ишек алдын үтеп, төрмә коридорына кергәндә Хәйдәр үзенең артыннан милиционерның пышылдаганын ишетте: — Атларга алдым дип, шулай нык тор. Аннан синең унсигезең тулмаган әле. Сорау алу пыртакулына минем туган аемны, елымны язып куегыз диген. Шунсыз кул куймыйм диген Пышылдаудан туктап акырырга тотынды: — Йә. атла шәбрәк' Нәрсә киләсең көчкә өстерәлеп Сорау алулар икенче көнне көнозын барды Хәйдәр бик аңлап бетер- мвео дә, Сөяргуловныи кысуларына каршы торды, барлык сорауларына да бер генә жавап бирде: мин ул арышны атка ашатырга алдым Ур- ламадым, алдым гына. Атыма ашатырга. Тагын бер тәүлек үткәч, Хәйдәрне район милициясе начальнигы Мостафин кабинетына алып керделәр. Зур, мәһәбәт гәүдәле майор Мостафин янында кожан кигән, кулына каеш чыбыркы тоткан колхоз рәисен Хамматовны күргәч, Хәйдәрнең эченә җылы йөгерде. Хәйдәр керүгә үк Мостафин Хамматовка эндәште: — Синең работникмы бу малай? — Әййе, безнең колхоз члены инде. Иң шәп эшли торган егет ул безнең. Кырык беренче елдан бирле колхоз эшендә чыкмастан эшли. — Арыш белән эләкте бит, уборканың тәүге көнендә үк. Менә тикшерү бара инде хәзер. — Соң, Мостафин иптәш, сөйләштек бит инде сезнең белән. Атларына алган бит ул арышны. Мин аларга һәрчак әйтә киләм, атларыгыз ашатылган булсын, каралган булсын дип. Миңа уборканы җиңеп чыгарга кирәк. Ә төп көч шушы малайлар белән атлар. Тик ул бер ялгышлык эшләгән, арышны алып кайтып киткән. Атыгызны токта гына ашатыгыз дип әйтергә минем дә башка килмәгән. Бүгеннән соң бик тә стругы карармын үзем дә. Мостафин рәисне бүлмичә генә тыңлап утыра бирде. — Әйдә, бергәләшеп без болай итик. Сез бу егетне миңа биреп чыгарыгыз. Мин игенчеләрне җыйнап, шулар алдында бик шәпләп иттереп аны абрабутать итәрмен. Әгәр инде шуннан соң да берәрсе... э-э, ялгышмы, чынмы дигәндәй инде... э-э... эләксә, аннан соң инде башкача карарсыз. Аннан соң бу малайга унсигезе дә тулмаган, гәүдәгә генә шулай зур күренә ул... Хамматовның сөйләгәнен тыңлап, Хәйдәрнең күңеле тула башлады. Җылап җибәрмәс өчен аскы иренен тешләп, тавыш-тынсыз гына басып тора бирде. Мостафин бер Хамматовка, бер Хәйдәргә караштыргалап утырды да, рәис туктагач, карарга килде: — Ярар алайса! Без эшне болай иттереп бетерик инде. Алып кит син бу арыш... ны атларына алган малайны. Тик «дело»сын мин архивка салып куярга кушармын. Алай-болай икенчегә килеп эләксә, монысын да шунда кушып куярбыз. Каты күз карашы белән Хәйдәрне сөзеп карады: — Син, малай актыгы, кара аны, башкача кабатлама андый эшеңне. Аңладыңмы? Хәйдәрнең сүз әйтергә хәле юк иде, ул баш кына какты. Мостафин өстәлдәге төймәгә басты. Ишектән Тәмеч күренде. — Тыңлыйм сезне, иптәш майор. — Иптәш сержант, сез бу Хөсәеновны азат итеп, бинадан чыгарып җибәрегез. Шуннан соң Сөяргуловка минем янга керергә боерыгыз. — Тыңлыйм, иптәш майор! Хәйдәрнең җилкәсеннән тотып, ишек ягына этте: — Әйдә, энем, чык дигәндә, чыгып котыл. Монда азаккы килүең булсын. Баскычтан төшеп җиргә баскач, акрын гына әйтте: — Берне җиппәрер идем инде, озынсың, буй җитми. Чын исеме Сәлимгәрәй булса да, авыл аны ни өчендер Тәмеч дип йөретә иде. — Рәхмәт инде, Сәлимгәрәй абзый, ярдәмең өчен. — Мин нәрсә инде, тик Хамматовка барып кына әйттем, арышны атларына ашатырга гына алган ул, дип. Дапруста да шулай дип белдерде үзе, дип. Вәт Хамматовка әйт син рәхмәтеңне. Асыл кеше икән прсидә- телегез, асыл кеше. Ул булмаса, киткән иде газиз башкайларың иң кимендә биш елга. Аннан инде сий кеше булып чыга алмый идең. Өтермә бетерә ул кешене. Бетереп бетерә. Асубинны синең кебек яшьләрне. Ачык капкага күрсәтте. Бар, энем, ычкын моннан. Капканын теге ягына чыкканнан алып, кайтып җиткәнче бөтен белгән догаларыңны укы. Тик син Хамматовның чыкканын көт инде. Башкача эләкмәскә тырыш, алдынны-артыңны җыйнап иөре... Сәлимгәрәй абзый, урлашма бүтән, дип әйтмәде. Чөнки колхозный барлык эше урлашуга корылганны милиция башы белән ул да аңлый иде. Шул очрактан соң, Хәйдәр чын-чынлап алдын-артын карап эш итәргә ныклап өйрәнә башлады... омере колхозда узды Хәйдәрнең. Үсеп көч утырта барган саен дөнья көтәргә өйрәнде. Ел әйләнәсенә кара эштән башы чыкмаса да, көләч йөзле, шат күңелле булып үсте, һәм шулай иттереп яшәде дә. Колхозда эшләгән барлык яшүсмерләр кебек кичләрен аулак өйләргә йөреде. Үзе кебек укымаган, колхоз эшендә гомерләрен үткәреп йөрегән кызларны тоткаларга, алар белән кунарга өйрәнде Тик җырга, биюгә, җор сүзгә осталыгы юк иде Хәйдәрнең Шунлыктан ул, кич булса, мич башына үрелеп, басудан энесе Зөфәр белән Хәлим урлап ташыган көнбагыш белән фуфайкасының ике кесәсен тутыра да китә чыгып аулакка. Аулак өйнең, ишекне кергәч тә йә сул яктагы, яисә уң яктагы ой мөеше аныкы. Кызларга да бирә, көнбагышны, үзе дә чиртә «Йөзек салыш», «фант», «почта килде» уеннарында катнаша. Тик штраф чыкса җырлый, бии белми. Шунлыктан чыгып яисә утын ярып керә аулак ой хуҗасына, яисә үзе өчен берәр кызны яллап биетә. Тәүге елларда аңардан көлтәлиләр иде, тора-бара тукталдылар. Бераз вакыт Җырсыз Чижу к дип тә үртәп алдылар үзен, тик озакка бармады, тукталдылар Хәйдәрне бер дә җырламый дип әйтеп булмый инде Атлы арбага утырып йөрегән кеше, юл озынына, арбаның келтерәп бер генә моң чыгарып баруына, атның теркелдәп кенә бер уңайга юыртуына, тирә- яктагы туган-үскән җирләрнең матурлыгына карап, тавыш-тынсыз гына бара алмый. Сискәнеп китеп, арбада утырып барган җиреннән ул кемнеңдер моңланып, сүзсез генә җыр чыгарып барганын ишеткән кебек була Дилбегәсен яхшылап тотып кем булыр икән бу, дип тыңлап карый, һәм арбада утырып барган җиреннән үзенең моңаеп килгәнен ишетеп, исләре китә. Шулай булганын ачыкласа да... сүзсез җырын туктатмый Чөнки яшәешендә ишеткән җырлар арасында бу җыр, үзе башкар!аны- аның өчен иң-иң матур җыр. Сүзләре юкмы? Булмаса ни! Булмасын. Сүзләргә ияреп, моңны кем дә башкара ул, менә син сүзсез моңаеп кара һәркем инде сүзсез моңаюны булдыра алмый! Хәйдәр дә кеше колагы ишетмәгән җирләрдә генә җырлаштыра. Үзе өчен генә дә, атлары өчен. Тик ул озак җырлый алмый шул^ Үзе җырлаганга күңеле тулып, туктый Хәйдәр. Аңлап бетерә алмый бер нәрсәне: нигә генә дип, адәм баласын шушы хәтлекләр иттереп нужа белән басты икән? Кисәң —юньле кием юк, ашарга дисәң ашарга юк. Колхоз эшләгәнгә бирми, үскән игенне хөкүмәт тоташы белән алып китә Ә колхозларның бурычы артканнан арта гына бара Ьарлык карап торганың әнә шул бакчадагы бәрәңге дә, чнт-ят күзләр күрмәгәндә урлаштырып алып кайгкан аз-маз бөртек. Берничә кон утырып, кәбестә суы эчеп чыкканнан соң, колхоз токларыннан, иген кырларыннан, комбайн яннарыннан урлашуны Хәйдәр уйлап, җиренә җиткереп, эзен калдырмыйча башкарыр!а өйрәнде Көндезләрен өенә кайгкан чакларда, аның арбасында грамм ашлык табам димә Келәтендә дә юк MI ен Шулай да ул гаиләсе белән ипи, токмач ашарлык ашлыкны кышка җитәрлек иттереп әзерли белә Энеләре ашауга барысы ла тазалар Җимертеп ашыйлар, җимертеп эшлиләр һәм шәп булып, таза булып үсеп тә ки тә- ләр. Тик менә калада, институтта укыган апасына җибәреп тә, ташып та Г җиткерерлек түгел. Төпсез чиләккә су тутырган кебек — җитми дә, тулмый да. Апасының октябрь аенда каникулга кайтканын әнисе көтеп тә, куркып та каршы ала. Киенергә бик тә ярата апалары. Шунлыктан кайтып кергән көненнән алып, кире Уфасына чыгып киткәнче авызында сүзләр тик кием турында гына. Кайсы студент кыз нинди күлмәк тектергән, ниндирәк түфлиләр сатып алган, пальтосының әйбере драп икән дә, якасы әллә нәрсә дигән җәнлек тиресеннән икән. Бәйрәмгә кызлар ниндирәк күлмәкләр тектергәннәр, нинди костюмнар алганнар... Шуңа күрә кайтып кергән көненнән алып киткәнче ананың җаны өшеп бетә. Икенче яктан, үз балаң, үз каның. Кеше арасында кыз баланы әйбәтләр иттереп йөретәсе дә килә бит әле ул... Октябрь бәйрәме алдыннан авылга каникулга дип кайтып, бәйрәмне үткәреп, өч энесенә киез итекләр бастырырга дип ике ел буена җыйган ундүрт кадак сарык йонын әнисеннән базарга чыгарып саттырып, акчага әйләндереп алып киткәч, Хәйдәрнең түземлеге бетте. — Нинди бер бетмәгән акча, ди ул аңарга. Нигә, безгә генә чабатадан йөрергә дигәнмени? Йортка бер файдасы тими. Хет бәрәңге утап- күмәр иде. Гелән киенеп, ясанып тырт-фырт кына йөрергә дигәнмени аңарга?! Без көнтөн эшләп яши торган кешеләрбез. Малайларга мәктәпкә йөрергә пима кирәк. Ә ул монда кайтып ирен кызартып йөри. Оят кирәк. Узындырасың кызыңны!.. һәрвакыт сабыр холыклы әнисе кабынып китте: — Тый телеңне! Киенсен-ясансын! Ичмасам ул кеше булмасмы? Укыган кешеләр арасында шулай тиеш ул. Иншалла, укып чыкса, ярдәме тияр аннан соң. Үзе дә шулай дип тора бит әнә. Зөфәрне институтка кертеп укытам, ди. Шулай бер-береңне карамасаң, дөнья ничек барсын да, ничек көн күрергә кирәк, ди. Түз! — Түз, имеш! Минем дә чүчинкалар, пималар киясем килә кеше арасында. Көн-төн эшләп, әллә мин чабатада гына яшәргә тиешменме? Әле дә аякта әтидән калган төпле пима. Ул да тузып бетте инде... — Институт хәтле институтта уку җиңел түгел инде. Менә эстипин- ди ала башлар. Алла боерса. Без бит, балам, авылда ирләр эшли алмаганны эшлибез. Апаңны институтта укытабыз! Шулай дип әйтүләре генә дә ни тора кеше арасында... Хәйдәр шуның белән туктый, артык сүз озайтмый. А ядындагы балчыктан ясаган тирән савыттагы умачка күп иттереп катык ката да, шуны тавыш-тынсыз гына ашап бетергәч, киенеп чыгыпкитә. Әнисенең чәй әзер, эч инде, дигәненә дә җавап бирми. Чөнки аның апасы Фәридәгә дә, әнисенә дә хәтере калган иде. Сугыш бетте, инде азрак хәл алырбыз, тамагыбыз ипигә туяр, дип яшәгән халыкның өметләре юкка булды. Налог белән кыскан өстенә, малга ашатырга печән әзерләү сугыш беткәннән соң бик авырга әйләнде. Сугыш елларында җирләрне сөрергә трактор да, ат көче дә җитмәгәннән сөрелмичә, чәчелмичә ятып калган җирләр күп иде. Анда, җәйге искән җилдә дулкынланыпдулкынланып печән үсте. Шунлыктан, сугыш беткәннән соң да, печән әзерләү авыл халкы өчен бик гади чишелә иде. Колхозга печәнне көндез чабасың, ә кичләрен үзеңә әзерлисең. Киң яланны колхоз ат чапкычлары кертеп чаптыра, җыйдырта. Колхоз яланнарын тутырып эскерт-кибәннәр куйдырта. Ә инде урман буйлары, чокыр-чакырлар, урман акланнары халыкка кала. Сугыш елларында ирләрчә селтәнеп чалгы белән йөрергә өйрәнгән хатын-кыз ай үтәр үтмәстә бала-чагалары белән берлектә малларына кышлык печәнне әзерли алалар иде. Шул печән вакытларына инде, арт йоннары коелып, күкәй салудан тукталган өч-дүрт тавык пычак астына эләгә. Печән чабарга ирсез хатын унөч-унбиш яшьлек энеләрен, барлык балаларын җыеп алып бара. Барысы да тырышалар кышкылыкка печәнле, сөтле булырга. Тик, сугыш бетеп берничә ел узгач, үләнле яланнар сөрелеп, яңадан иген басуларына әйләндерелде. Печәнлекләр кысылып, колхоз малына да җитмәслек дәрәҗәгә килеп терәлде. Шунлыктан, колхоз малларына печән әзерләнеп бетмичә, колхозчыларга үз маллары өчен печән чабу тыела башлады. Ул күрсәтмә райкомнан чыгып, авыл урамнарына таратчы. Шул карарны җиренә җиткереп үтәр өчен, һәр колхозга «палнамучын» дигән иксез-чиксез «правалар» бирелгән, урында эшләгән кешеләр тәгаенләп куелдылар. Иң беренче иттереп печәнне колхоз маллары өчен әзерләргә! ~ Күрсәтмәләрнең нәтиҗәсен Хәйдәр үз җилкәсендә бик тиз татыды Кайда җитте шунда чабып, кайда тал арасында, кайда чокыр-чакырда, урман эчләрендә чабып, абзар кыегы астына кертеп өйгән, ике арбага якын печәнне, идарә карарына таянып, төяп алып чыгып киткәннәр дә, колхозның ат сарае янына илтеп аударганнар. Кич Хәйдәр эштән кайтканда капка төбендә аны энеләре Зөфәр белән Хәлим каршы алдылар. — Абый!—диде Зөфәр.— Абзар кыегы астындагы печәнне төяп алып киттеләр. — Кем? — Зампред Әхмәт Тәкәч карап торды, Ялман Хәйбере белән Трай Таһиры төяп алдылар. Ике ат белән килгәннәр. — Ни хаклары бар аларның кеше абзарына кереп, печәнен төяп алып китәргә? — Тәкәч әйтә, колхоз җилкәсен кимереп яшәргә мин сезгә ирек бирмәячәкмен, ди.,.. — Әни өйдә юк идемени? — Өйдәе. Тик Әхмәт Тәкәч аны ишегалдына чыгармады да Төрткәләп кире өйгә кертеп җибәрде. Тагын чыксаң, өтермәгә илтеп ябарга да күп сорамам мин, ди. Малаең бур тагын бурлар үстереп ятасың оси тулы, ди Тәкәч... Атын энеләренә тоттырды да, ишек алдына кереп тә тормыйча, Хәйдәр колхоз идарәсенә кигге. Ул анда барып кергәндә яңа рәис Басыйр, Әхмәт Тәкәч, тагын өч бригадир кызып-кызып нәрсәдер турысында сөйләшеп утыралар иде Тәкәч Әхмәт Хәйдәрне күргән уңай1 а ук телгә килде — Озын гомерле булыр әле, көттермичә килеп тә җиткән. Кем чакырды монда сине? Хәйдәр аңарга җавап бирүне кирәк дип тә тапмыйча, рәискә каралы — Утыр, энем, әнә тегеләйгә узып,—диде Басыйр. бөдрә башын кәгазьләрдән күтәреп. — Ярар, басып торсак та. Мин сезгә бер сорау белән генә килдем — Әйтеп кара, энем — Без хәзер, Басыйр абзый, ничекләр иттереп яшәргә тиешбез инде? Әнидә биш бала, эшкә яраганнардан бер мин Балаларны ашатырга кирәк, укытырга, киендерергә. Утын кирәк, үзебезгә азык, ма гларга курмы. Бөтен карап торганыбыз бакчадагы унбиш сутый җир сыер оч баш сарык, бер бозау. Инде шул малларга, көн-төн калхузда эшләп, безг ә печән әзерләргә дә ярамыймыни9 Калхузда эшләп, без печәнне каян хәстәрләргә тиешбез инде? Үзебезнең җирдә чапмыйча, кала урамына барып чабып булмый лабаса. Давай, миңа җавап бир. Басыйр абзый Миңа энекәшләрне ничек ашатырга хәзер9 Әтинең кая киткәнен үзең яхшы беләсең. Сугышка киткәннән имгәнеп кайтып, үлде ул. Рәис сүз әйтә башлаганчы, Әхмәт Тәкәчнең чүлмәк кебек зур анызыннан, әшәке иттереп сүгенү белән бергә, Хәйдәрне куркытырга уйлаган сүзләр коелды: , а — Син монда, инәңнең права эзләп килдеңмени әле' Ә9 Закон бозып, колхоз яланыннан урлап печән әзерләгәнсең. Бер урлашып, көчк.- котылганыңны бел! Күтеңне кысып кына йөрисе урыша. калхуз печәнен урлап чабасың. Бар чыгып ычкын монгган, лепкәңә берне менеп тош.мәс борын. Сәпләк нәстә! Хәйдәр Тәкәч ягына әйләнеп тә карамады. Аның мөлдерәмә яшь тулган күзләре Басыйрда иде. Рәис, кулларын кая куярга белмичә, бер- берсенә тоткалап, кыскалап алды. Алдындагы кәгазьләрне кузгаткалап куйды. Шуннан соң гына сорады: — Күпме тирәсе иде печәнең? — Энекәшләр кул арбасы белән ташыган печән инде. Зөфәр әйтә, ике фурман төяп алдылар, ди. — Райком кушуы буенча, райисполкомның карары бар бит. Колхозга әзерләп бетмичә, колхозникка печән әзерләү тыела. — Бардыр андый карарлар, миңа караңгы алары. Син минем сорауга җавап бир, Басыйр абзый: ничек яшәргә безгә? Нәрсә исәбенә көн күрергә? Әти юк, әни ялгыз. Ул бала-чаганы мин туендырырга тиешме? Тиеш! Чөнки абзый кеше мин. Ундүрт яшьлек энем Зөфәр ачлы-туклы килеш, тал арасыннан урак белән урып әзерләгән печән бит ул. Зөфәр ура, Хәлиме кочаклап ташый арбага. Балалар көче бит ул. Әхмәт Тәкәч түзә алмыйча тагын килеп кысылды: — Алдык, алачакбыз. Райком шулай куша... — Дәшмичә түзәрлек түгел. Әйткәч әйтим инде. Синең бу Тәкәчеңә авылда әллә закун юкмы? Үзенә булса, ат косилкасы белән чаптырып, сгрибалка белән җыйдырып, малайлардан ташыта. Ә безгә... Әхмәт Тәкәч урыныннан ук сикереп торды: — Миңа нахакка бәла якканың өчен белермен мин сине ниләр эшләтергә, пнимаешь! Мин сезне фашистлардан кан коеп коткарып кайткан кеше! — Төрмәдә надзиратель булган кеше син, Тәкәч. Тик син кеше каны эчеп төрмә ачкычлары күтәреп йөргән вакытта, мин ашаттым сине калхузда җир сөреп, иген чәчеп. Сугыш башланганнан бирле, тамагым туйганчы ипи ашаганым юк минем. Балачагым уенсыз үтте. Инде син изәсең безне, Тәкәч. Күзеңне ачып кара, без дә көч-гайрәт алып үсеп киләбез. Сиңа гына җитәрлек көч табарбыз. Ул янә Басыйрга таба борылды: — Син хуҗа безнең өстән, Басыйр абзый! Үзебез кул күтәреп сине сайлап куйдык. Җавап бир. Нигә геләннәр генә безгә бу нужа дигән нәрсәләр? Иртәгәләргә нәрсә эшләтергә уйлыйсың безне? Ул балаларны иртәгә капчык күтәртеп, авыллар буена мин хәер сорарга чыгарып җибәриммени инде? Давай миңа җавап. Тик үзең бир җавапны. Тәкәчне сөйләтмә! — Ярар, Хәйдәр энем, тыңладым сине, аңладым. Син бар кайт, без монда уйлашырбыз. Кышкылыкка курмысыз калдырмабыз синең кебекләрне. Эшләгән егетләрне, диюем. Тик, райком карарын бозып, без дә берни кыла алмыйбыз бит. Өстән бирелгән күрсәтмәләрне без үтәргә тиешбез. Тәртип кирәк, һәркем колхоз яланыннан, кайдан теләсә, шуннан чаба башласа, нәрсә булып бетәсен үзең үк беләсең бит. — Мин, Басыйр абзый, теләсә кем дә, һәркем дә түгелмен. Мин ун яшьтән калхуз эшеннән туктамастан эшләгән кешемен. Инде малайлыктан чыгып, егет кыяфәтенә кереп киләм. Дауай, минем кебекләргә яшәргә ирек аз гына. Без калхуз эшендәбез, һәм калхузда тамак туйдырырга тиешбез. Укымаган, кара акылым белән мин шулай дип уйлыймын, һәм дөрес уйлыймдыр... Хәйдәр башындагы каралып, майланып каткан кепкасын әйбәтләп кигәндәй иттереп төзәткәләде дә хушлашмыйча һәм ишекне дә япмыйча чыгып китте. Ул чыгып киткәч, Әхмәт Тәкәч нәрсәдер әйтергә дип авызын ача башлаган иде, бишенче бригада бригадиры Сәвәләй Бакый- ры аны туктатты: — Син, Әхмәт, шушы кирәксә-кирәкмәсә дә матлап акырынып, җикеренүләреңне туктат берүк. Бу егетләр берәр көнне сине әпәләп тукмарлар дип уйлыйм мин... Басыйрга борылды. — Энем Басыйр, мин болайрак итеп уйлыйм. Инде бүгенге көнгә алынган печәнне кире бирмик. Райком, райисполком тирәсеннән килгәннәргә күрсәтергә торсын. Тик киртләп алырга кирәк. Ә инде халыкны тентеп, сарай эчләренә кереп йорүне туктатыйк, яхшы түгел Инде сарай башларында күренеп торса, кемнеке икәненнән чыгып, уйлашырбыз Ярамый болаилар иттереп, көн-төн эштә йөргән кешенең гайрәтен чигерү. Ярамый. Хәйдәр бик уңган малай, андыйларны саклап, ипләп эшләтә белергә кирәк безгә. Туктатыйк без бу эшне. Килгән палнамучыннарга күрсәтерлек җыйналган — җитте! Бу сүзләргә каршы Әхмәт Тәкәч тә каршы әйтеп тормады, кепкасын киде дә чыгу ягын карады. Шул елны байтак кешеләр үз малларына җитәрлек печән әзерли алмадылар. Басыйр рәиснең «курмысыз калмассыз» дигәне берничә йөк салам булды. Ярты кыш җиткәндә, әйбәт кенә саудырып килгән сыерның сөте кимегәннән-кимеп тәүлегенә ярты чиләктән артмый иде Табигате белән дә ябык булган ала сыер сөяк белән тирегә генә калды. Яңа ел җитәр алдыннан Хәйдәр кичләтеп кенә идарәгә барды да, почмакта тәмәке пыскытып, «нәрәт бирү» беткәнне көтеп утырды. Кичке киңәшмәдән бригадир Тимеркәй белән бергә чыкты. Бригадир борыласы тыкрык чатына җиткәч, атнадан артык башында йөреткән уйны әйтте аңарга: — Син, Тимергали абзый, мине фермага печән ташырга билгелә инде. Малларга ашатырга курмы бетеп бара минем Бу бару белән барса, сыерның сөте вич бетәчәк — Шулай дисеңме? — Шулай, Тимергали абзый. — Ярар, иртәгә мин Басыйр абзый белән сөйләшермен — Сөйләшүен сөйләш син. Тәкәч юкта гына сөйләш. Ул белеп лленче елны июль аенда Хәйдәрне солдатка алдылар Монголиянең 74 разъездында, танкларга ияреп, автомат тотын, оч ел буена шундагы сопкаларга атака! а йөредс егет Солдат хезмәте аның өчен колхоз эшеннән авыр булмады. Өстәвенә, бушка ашаталар иде. Тик авылдан килгән хатлар гына аны борчый һәм җанын телгәли иде. Бигрәк тә, хезмәт иткәндә, яңа ел үткәч, Зөфәр язган бер хатны уку аның өчен аерата авыр булды. Үзләреннән, агай-энеләрдән, күрше-тирәләрдән сәламнәр язып бетергәч, хатта авыр яңалыклар бар иде «...Апа миңа институтын бетереп кайтканда, җәйге ике айлык стипендия акчасын алып кайтырга пшеш иде Мин шул акчага тарихка укырга китәрмен дигән идем Ул укыган институтка Акчам юк дип бирмәде Әни моңарчы сиңа язарга кушмады ул турыда Аның рәхәтеннән башка гына язам инде. Син белгертә курмә Апа курше акылда укыта Тик. И калмасын. — Белмәс. Иртәгә иртүк айгырны җигеп, калага китә ул. Өч-дүрт көнсез кайтмас әле. Тик син эшли башлаган көнеңнән үк, чана эчеңә бик күп салып алып кайтма. Ишетсен колагың. Синең арттан күзәтү куйгандыр ул. Бик үчле бәндә бит. Юкка сабачигься итәсең син аның белән. Елмайган күзләре ай яктысында шәфкатьле елтырый иде — Миңа берәр чүлди куярсың инде, мөгәричкә — Әбизәтелне. — Ярар исән булып тор. Тошер бүрегең колакчынын Туңдырырсың колакларыңны. Аннан барырсың Маһирә янына кабартма колак булып, та, кунганда тик түшәмгә генә карап ятарга туры килер кочаклаша алмыйча... үзебезнең Фатыйма җиңги, әнигә ишеттергән, кызың каладан авырлы булып кайткан икән, дип. Әни елый да елый, кешегә күрсәтми генә. Аптыраганнандыр инде, миңа гына әйтте. Шуннан соң яңа ел үткәнче апа базар көннәрендә кайтып йоремәде. Яңа ел каникулы узгач кына кайтты. Апа кайтып ике кон торгач, бер башкорт егете килде безгә. Апаның корсагы зур булып үскән. Шул башкорт—апаның ире икән. Апа белән бергә укыган икән институтта. Барып, загыста язылышып кайтканнар. Апаның язга бәбие була инде. Мин элегрәк яза алмадым. Әни рөхсәт итмәде. Үзем колхозда эшлим. Химия укытучысы Зәйнәп апа урамда очратып мине әрләп китте. «Оялмыйча ун класс белем белән колхоз эшендә йөрисең»— ди миңа. Әрләсә әрли инде, каршы бер нәрсә дә әйтеп булмый. Укытучы апа бит. Курмы ягы әйбәт. Синең эшләгән труд ларга оч йөз граммнан иген бирделәр. Яртысы солы. Шулай булса да куанабыз инде. Аннан яңа ел алдыннан тагын дүртәр йоз граммнан бирделәр. Трудка күпләп биргән өчен Басыйр абыйны райкомга чакырып партийный выговор биргәннәр. Тик, кире җыеп ала алмыйлар бит инде. Сыер бозауламады әле. Сөте бар, саудыра. Үзебезгә—ашарга, малларга курмы бар. Тик оскә кияргә генә юк. Бригадта атлар җитешми. Малайлар үгез җигәләр. Кола бия колынлады. Колыны айгыр колын. Тышта түгел, двур өендә тора. Хирахау Мәҗит бабайга куаныч колыны. Хәйдәр кайтканчы менеп йорерлек була, ди. Сиңа сәлам әйтте. Безгә тап төшермәсен, әйбәт иттереп хезмәт итсен, ди сине. Син солдатка киткәнче йорегән Маһирә апа Таракан Фәритенә кияүгә чыга, диләр. Чын, ахрысы, мине күрдисә, тиз генә үтеп китәргә тырыша. Синнән хат бармы, дип тә сорамый, элекке кебекләр иттереп. Моны язганга ачуланма, сине белеп торсын дидем. Кызларга ышаныч юк икән ул, кияүгә чыгуны гына күзләп торалар. Лампаның керәчине бетә. Күп язылды, туктыйм инде. Сине бик сагынабыз, абый. Тизрәк кайта алмыйсыңмы? Хат язучы энең Зофәр. 16 январь, 1951 ел.» Хат килгәннән соң берничә көн Хәйдәр үзенә урын таба алмыйча яшәде. Ашады, автоматын тазартты, нарядларга йөреде, сафларда атлады. Кайтканыңны көтәм!»—дип калган Маһирәсе Таракан Фәритенеке! Чыннан да ышаныч юк, ахрысы, кызларга! Өч елын тутырып Хәйдәр авылга кайтып тагын колхоз эшенә чумды. Маһирәсе башкага чыкты дип тормады, солдаттан кайтканына ел тулып үтүгә, күрше башкорт авылыннан төскә дә чибәр, эшкә дә үзе кебек уңган бер йомры гына гәүдәле башкорт кызын башкодалап, туйлап алдылар. Хәйдәр үзе дә уңды хатыннан, әнисе дә уңды киленнән... үрт ат югалган көзне авы л үзенең көннәрен күңелсез уздырды. Көзге сугымнар үтә торып күңеллелек ул елны булмады авылда. Берьюлы дүрт ат югалу вакыйгасы авыл халкы күңеленә шом һәм курку салды. Шунлыктан сыер-башмак, ат симертеп сугымлыкка дип әзерләп йөрегәннәр, кышкы беренче суыклар башлану белән үк ул малларны пычак астына тыктылар. Авылның көзге күңеле бик ныклап кителгән иде. Элекке еллардагы кебек күңелле иттереп мал суйган көнне кулламага йөрүләр дә булмады бу ел. Күпмерәк мае чыкты, иткә симез булдымы сугымнарың, дип сорашулар да булмады. Урамда очрашканда да сөйләшүләр үзара кыска бара һәм күбесенчә әлеге дә баягы, күбрәк шул югалган атлар тирәсендәрәк чуала иде. — Милиция нәрсә ди икән соң инде? Табылырга өмет бармы икән соң? Теге атларны әйтәм. Д — Ии, яшьти дус, яшьти ду-ус! Ул. Исмәгыйль, фуражкасын кырый салып, урам таптаудан бүтәнгә ярамый бит ул! Шул, безнең кебек калхузда изелмәс өчен милициягә барыл тыгылды бит инде Солдаттан кайткач ук. Берничә мәртәбә укырга барган булып йөреде шунда. Үзегез юк иткәнсездер әле, дип, ат хуҗаларына бәйләнмәк була икән. Ул хәтлек дүрт баш атны юк итәргә кемнең йөрәге җитсен? Бар сөйләш син аның белән Чижук кем инде аңарга! Көрпә Зарифы кем? Әгәр инде берәр зур урында эшләгән кешенең сарык бәрәне генә югалсын — тирә-якны актарып эзләтер иде. — И-и, аларныкы югаламы соң? Начанстваның кайсысының мал тотканын күргәнең бар! Зур урында эшләгәннәрнең маллары бариемныкы да калхуз көтүендә. Алып кайтып азрак симертә дә—вәссәлам' Икесе дә дәшми генә тәмәке көйрәтәләр. Бераз торгач, икенче яшьти сүзне йомгаклап куя: — Калхуз малы көтүләрендә җитәрлек. Элекке еллардагы кебек, буклы күтле бәрәненә хәтлек исәп юк хәзер. Бетте. Сайлап алып кайтып суя да куя. Начанстваның барысы да бер калыптан сугылганнар — харам ашарга өйрәнделәр. Алар хәзер ат каракларыннан да яманнар! Эзләми инде ул, ни эшләп, эзләп торсын ул югалган атларны... Урланган дүрт ат хуҗалары яңа ел җиткәнче милиция идарәсенә еш йөредсләр. Тик милиция начальнигы Хәмитов атналар, айлар үткән саен ат хуҗаларына бер генә дә өметле сүз әйтмәде. Киресенчә, ат хуҗаларын күргән саен, йөзен каралтканнан-каралта барды. Яңа ел алдыннан ул аларны үзе утырган кабинеты эченә кертүне кирәк дип тә тапмады. — Сез, агай-эне, кирәксә-кирәкмәсә дә, монда бертуктаусыз килеп йөрүегезне кыскартыгыз. Кирәк булсагыз, үзем чакыртып алырмын Атларыгыз турында хәзергә бернәрсә дә ишетелми... Бүлмәнең ишегендәге йозакны шалтыратып җиз ачкычы белән ачты да артында, ишек төбендә басып торганнарга карап та тормыйча, кереп китте. Ат хуҗаларының өчесе башларыннан салган йөнтәс бүрекләрен кулларында әүмәләп, ишеккә юнәлделәр. Бүлмәсенә кереп бетә язган Хәми- товка бер ялгызы Чижук Хәйдәр генә иярде Майор ишек төбендә туктады да ачуланып карады: — Сезне монда керегез дип чакырмадым мин Хөсәинов. Кая тыкшынасың әле син? Бар, эшеңдә бул. Минем вакытым юк синең белән сөйләшергә. «Сез» белән «син»не ботап сөйләште. Хәйдәрнең юк кеше икәнлеген күрсәтер өчен. — Син миннән вакытым юк дип кенә котыла алмассың Ьулмаса табарсың. Мин сиңа ирекледән килмим монда, нужа бабай китертә Син, минем югалган малларны эзләсен дип, гомерем буена налуклар гүләдем Мине моннан куарга синең хакың юк. Сталин бабай заманы түгел хәзер, курыкмыйбыз синнән. — Бар, бар юлыңда бул. Кирәк булса, синең өчен генә мин монда Сталин чорын тиз оештырып алырмын Бер дә булмаса, сине утырта торган Законны мин үзем дә язып ташлармын Утырырсың аннан соң кәбестә суында Син теге елны колхоз мөлкәтенә кул салып, утырып чыкканыңны онытма! — Утырса утырганмындыр, анда эшең булмасын! Ул төрмә дигән нәрсәләрдә без генә түгел, Лилин бабай да утырган Язмыш, диләр аны Агач башыннан йөреми, адәм башыннан йори ул. язмыш — Шулайдыр бик! Колхоз малын урлау да язмыштыр! — Ул да язмыш шул менә Урласам, мин аны ач булганнан, бирмәгәннән, үзем үстергән ашлыкны алдым. У рлау түгел ул. — Нәрсә инде алайса? — Бирмәгәннән, үзебезгә тиешлене алу Үзебез үстергәнне. Хәмитов сүзнең зурга китә башлавын сизде. Бүлмәсенә кереп китте дә ишеген эчтән бикләп куйды. Хәйдәр, борыны төбендә ябылган, кара дермонтин ишеккә карап сөйләнде: — Кереп китеп, ишек бикләп кенә котыла алмассың миннән. Синең өстән дә бар начанствалар. Юлын табарбыз... Икенче көнне, иртәнге уннар тирәсендә авыл урамы буйлап Хәйдәрне ике милиция идарәләренә табан алып китеп бара иде. Каршы очраган берәү сорады: — Кая алып киттеләр бу фиргәвеннәр сине? — Теге югалган атларны тапканнар шикелле, шуларның берсен миңа кайтарып бирергә дип, милиция нәчәлниге чакырткан... Хәмитов алдында яткан берничә кәгазьне урыннарыннан күчергәләп куйды да, баптын күтәрде. — Кичә, ишек аркылы, нинди юл табу турында ләпелди идең син, ә? — Мин ләпелди торган кеше түгел. — Нинди начальство турында сөйләндегез? — Сөйләнмәдем. Син, давай минем атымны эзләт. Миңа бәйләнмә. — Мин сезгә бәйләнмим. Тик монда килеп, начальник милициягә грозить итеп йөрергә бирмәм мин сезгә. — Синең алдында хәзер минем атны урлаган кеше басып торырга тиеш. Аны табарга кулыңнан килми, ә үзең атларны тап дип килгәннәрне куркытырга болашасың. Юк эш ул. Курыкмыйм мин синнән. — Шулаймы? — Шулай. — Кырык сигезенче елны син эләктеңме унбиш кило солы белән. — Белмим шул, мин микән, түгел микән. Солы микән, арыш микән. Шул чактагы милицияләрдән сора инде син ул турыда. — Менә архивта сакланган, синнән сорау алу протоколы минем алда. Синнән алганнар сорауны, миннән түгел... Хәйдәр эченә йөгергән курку салкынын йөзенә чыгармаска тырышып, өстәлгә үрелеп карады, һәм... өстәлдә яткан, картаюны белмәгән кәгазь кисәген танып алды. — Имзасы синекеме?—дип сорады Хәмитов, тантаналы тавыш белән. — Белмим шул, кемнеке икән. — Синеке, синеке. Белмәгән булып маташма. — Ул эшләргә инде утыз елдан артык вакыт үтеп киткән. Кемнәр генә дә, нәрсәләр генә урламадылар шул узган гомердә. Син үзең дә яхшы беләсең ул елларны. — Белсәм, беләмдер. Тик минем урлыкта йөрегәнем булмады. — Шулай дисең инде? — Шулай дим. Хәйдәр бераз вакыт дәшмичә утырды да, карарга килде: — Атларны эзләүдән туктавың шушыдыр инде синең. Мине куркытырга чакырттың инде син. Болай булгач, ат каракларының борчагы пеште-е. Бераз дәшми торгач, сүзен дәвам итте.— Ә без нәрсә? Шул кара эш белән гомерләре уза торган бер калхуз мәхлүкләре инде без. Юньле аш, юньле кием, юньле мөнәсәбәт күргән юк. Этү төртү дә, мат, перемат. Иртә таңнан караңгы төнгәчә кара эш безгә. Анысы вуле — эшлә. Синең белән чәкәләшергә белем юк. Ул кырык ел элек булган унике килограмм арыш сиңа нәрсәгә инде? Шул мине куркытып дәшмәс итәргә. Чөнки эшләвеңнең рәте-чираты юк. Бар эшең урамнарда гәләфи чалбар белән хром итек киеп йөрү синең. Ярар, хуш! Син минем кебек кара крәстиян кайгысын аңлаудан әллә кайчан үткәнсең инде. Әйтәләр иде аны, милиция Исмәгыйльгә көнең калмасын дип — дөрес икән шул.—Ишеккә юнәлде.—Килмәм мин башкача сиңа. Чакыртып та болашма. Анысына да килмәм. Хуш! Ходай үзе ярлыкасын сине! Ул бүреген кимичә кабинеттан чыгып китте Шул көннән сон башкача милицияләргә килеп иөремәде. Атын эзләүдән дә туктады. 1968 елның кыш башы иде Эстәрлетамак вокзалына «Уфа-Ишембай» пассажир поезды Уфа ятыннан килеп туктады. Дүртенче вагоннан таза гәүдәле — өстенә шинель, башына бүрек, аякларына яшел чалбары астыннан ялтырап күренеп торган ботинкалар кигән майор төште. Кулындагы чемоданын җайлап тотты да, вагон ишеге төбендә калган олы яшьләрдәге проводница хатынга рәхмәт әйтеп, вокзал бинасына юнәлде Исән-саулар йөре, туганым! Ходай ташламасын!—дип, татарчалап изге теләк теләп калды вагон хужабикәсе Офицер, инде хезмәт итеп тырыша-тырыша майор дәрәҗәсенә җиткән Чижук Хәйдәрнең бертуган энесе Зөфәр иде Ул Эстәрлетамак вокзалына кереп, тирә-ягына карана гына башлаган иде, анарга урысчалап дәштеләр: — A-а, привет будущему генералу, сегодня... пока майору' Поедем?! — Исәнме, дядя Николай,—диде Зөфәр татарчалап.— Тормышлар ничек? Николай Иванович та, инде йоласын үткәреп, үземнен урыс икәнемне күрсәттем, шуның белән житте дигәндәй, татарчага күчте — Эштән туктасам, үләм мин Ике көндә үк. Бер көне эштән туктаганны аңларга китә, икенче көнне каберлеккә урын алу өчен мотаться итеп йөрергә кала. Бетте-китте шуның белән Николай Иванович' Вәс- сәләм! Прощай! Аннан соң минем иллемә дә җиде генә ел тулып үтте бит. Әнә Маршал Гречко алтмыш биш яшендә генә, ә үзе Оборона Министры. Синең начальник өстәвенә. Так что . Син нәрсә, ялгамы? — Мәскәүгә килгән идем, командировка! а Бер атнага якын котәргә куштылар. Нәрсәләредер әзер түгел бугай. Кайтып килергә булдым, рөхсәт алып. Авылдагыларның хәлен белеп китим, дидем — Әйдә илтеп куям Майор булгач, акчаң бардыр инде Син лейтенант чагында да саран түгел идең лә ул.. Икәүләшеп көлештеләр. — Сез, урыслар әйтмешли, намек понял. Җый пассажирларыңны Мин егермене бирермен. Николай Иванович авызын ерды: — Ун елдан артык йөретәм сине Лейтенанттан майор! а кадәр үстердем инде. Йөретеп калыйм әле. Сиңа генерал булырга да күп калмады инде. Генерал булгач, аннан соң танымассың да дядя Николайны — Белмим инде, булып булырмы икән Татарлармы бик сирәк күтәрәләр генерал дәрәҗәсенә Николай Иванович җаваплап тормады, остәмә пассажирлар эзләргә китте... Абыйсы белән жнңгәсе иртән эшкә киткәч. Зөфәр өйлә «иткәнче әнисе белән сөйләшеп утырды Авыл көлләрен, авылдагы шай тиелорне. күршетирәләрне сөйләшеп беткәч, әнисе башка авыллардагы агай-тнетә- рге 12 чтсД1[6аш авьшы11дагы, әнисе минем әти белән берту.ан Фәнзия апаң үлеп китте бит быел жай. Тугыг баласы калды бичараның Иң олысына егерме бер, иң бәләкәенә оч яшь тулып үтте Ои тулы аяксыт ;ы күтсез бер оер бала. Өелделәр лә калдылар бичаралар әнкәләреннән Үләненә өч ай кала абтан ат җигеп алып барган иле авылларына Күреп калдык, шунда. И-и-и. беткәнне иңле бичара Бавырында рак. диделәр ■— Яшь иде бит әле ул?! — Җәй көне кырык яше тулып кына узганые. Мин баргач бусагаларына чыгарып, паласлар җәеп, мендәрләр белән терәп, кояшка чыгарып утырттылар балалары җитәкләп алып чыгып. Кояшта утырдык шунда сөйләшеп. Озаклар иттереп. Сөйләшмәгән сүз калмады. Үзе бик туган җанлы иде бичара. Сине дә сорашты. Жәлләп тә алды сине, чит-ят җирләрдә, туганнардан еракта үтә гомере, дип. Яткан җиреннән йоклагандай иттереп онытылып та киткәли иде. Өч айдан гүр иясе булды. Ныклап картая барган әнисе, тәсбих төймәләрен тарта-тарта, авыз эченнән генә догаларын укыштырып, сөйләде дә сөйләде: — Әнисе, Хәтимә түти — абыстакай дип әйттерә иде үзенә—әти мәрхүм белән бер туган, төпчекләре иде. Әти, мәрхүм, зурлары, аннан соң Сәхибҗамал түти, аннан соң Хәтимә түти инде. Шушы үлгән Фәнзиянең әнисе. Әле дә исән-сау. Карт инде үзе. Яшь чагында, үскәндә, Миңлекамал дип йөртәләр иде үзен. Кулында, тәнендә миңнәре күп булганга. Өшкертеп, күкертле майлар сөртеп, бака сөяген киптереп, шуны төеп, кайнатып эчереп кенә бетерделәр миңнәрен. Шуннан соң тагын үз исеменә—Хәтимәгә кайтты. Акбашка Фаз ул ла исемле кешегә кияүгә бирделәр... — Ул бер өер бала белән езни нәрсәләр генә эшли икән инде? Барып хәлен белеп кайтырга кирәк әле, киткәнче. Әнисенең йөзе караңгыланды. — Барма, йөремә, ризалыгым юк. — Нигә тагын? — Апаң өстеннән туктамастан йөреде, уйнаш итте. Шуңа көенеп аның эчкәненә кайгырып авырды да инде Фәнзия. Үлгәненә биш көн дигәндә, өенә яңа бикәч алып кайтты. Киңәш юк, уңаш юк дигәндәй, илаһым. Авыллары тулы Фәнзиянең туганнары, агай-энесе. Монда — без. Бер балалы, үзеннән ике яшькә зур, Фәнзия өстеннән йөрегән эстерә- пкәсен алган, диделәр. Белгән кешеләр әйтүе инде. Гайрәтле, би-ик зәһәр хатын, диләр. Рәхим кияүгә ачуым да, үпкәм дә бик зур... — Балалары бик күп бит, аннан соң бик ваклар да инде... — Анысы шулай ла ул шулайлыкка, тик оят кирәк бит. Өй эчендә Фәнзиянең... Сөйләгәнен бүлеп, байтак кына күзләрен, борынын яулык очы белән сөрткәләп, мышкылдап елап алды. — Әле син кайтыр алдыннан гына зур кызы Флүзәсе килгәнне. Өстендә кышкы киеме юк, бичараның. Юка гына җәйге пәлтә кигән. Аяк-кулларда— ни җылы оек, ни бияләе юк. Үзе ябык бичаракай. Туңган, өшегән безгә килеп кергәндә. Пич янында җылына алмыйча әллә ничаклы торды басып. Шулай йөресә, ул балада нинди сәламәтлек капа инде?! Ана буласы кыз бала бит ул. Ярый әле абыең белән киленемә рәхмәтләр яусын. Абзаң чыгып китеп, өстенә җылы бишмәт сатып алып кайткан, аягына—җылы ботинкалар. Оекбаш, бияләйләр бәйләп кидердем. Үгәй-үгәй инде ул. Унҗидесе тулып кына үткән бичараның. Унны бетергән икән шушы елның җәендә. Салават каласына, әнисе белән бертуган Галиулланы эзләп китеп бара икән. Тегесе хат язган: «Кил, туганым! Забутка эшкә кертермен, убшежитиеда урын бирдерермен»— дигән. Ул баланы анда убшыга тыгып, хәзер кулдан-кулга китәчәк бит җыен эчкән егетләр арасында. Киңәш биреп җибәрдем. Галиулла үзләрендә тотсын, син кияүгә чыкканчы, дип. Анысының хатыны марҗа. Үз милләте булмагач, ничекләр генә иттереп каршы алыр икән инде, белмим. — Берәр җиргә укырга керсә дә, соң бит инде. — И-и бала-ам! Нинди уку ди инде ул аңарга! Забут инде яларга, кара эш. Шулай да марҗасын мактый торган иде Фәнзия. Галиуллага рәхмәт төшсен инде, үзе чакырткан бит әле ул. Тыңлар кеше булганга, кулыннан кече китеп, үзе кеше кулына кам башлаган ана бик озак утырды улына кайгы-хәсрәтләрен, үзен борчыган уйларын сөйләп... Икенче көнне Зөфәр күрше урамга чыкты да, шунын белән авыл уртасына атлады. Бераз баргач, артыннан исемен әйтеп кычкырдылар Урам буйлап, кичә сөйләгән Фәнзия апасының ире, Зөфәргә езни тиешле Рәхим, күлмәкчән генә, башына да кимичә йөгерә иде. Хәле-тыны бетеп йөгереп килеп җитте дә күңелле иттереп, ике куллап күреште. ■ Кайниш, нихәл, әй?! Исән-иминме? Әллә маюр булгансың инде? Мин солдат хезмәтендә булмагач, белеп тә бетермим инде, гафу ит — Майор. — Мин кичә кичтән килеп кунган идем монда. Бүген дә кайтып булмас, ахрысы, эш чыгып тора. Әйдә керик әле, сөйләшеп утырыйк. Бик күптән күргән юк бит сине. Ишеткәнсеңдер инде, апаң да китеп барды бу ел җәй. — Ишеттем, езни. Кайгың зурдан булган инде. Керик дисең дә. кемгә керергә соң? — Менә монда, Ярмөхәммәт абзыйларга. Хатыны — Бибиямал ала. Беләсеңдер инде? — Соң, белмичә тагын! Үзебезнең авылның кешеләрен белмәскә! — Әйдә, әйдә. Бер утыру — бер гомер, ди картлар. Апаңны искә алырбыз. Сине бик ярата торган иде мәрхүмә була инде хәзер Зөфәр китеп барган ягына карап алды. — Мин Югары очка, укытучыларымның хәлен белергә китеп бара идем бит әле. — Ярар, барырсың әле. Иртәгәләргә. Апаң үлгәч, сезнең нәселнекеләр бар да читләшеп бетте миннән Бер абыең калды... Әйдә инде, ялындырма. Езнәсенең тавышында өмет катыш ялвару ишетелә иде. Рәхимнең кемне туктатканын Бибиямал апа тәрәзәдән күреп таныган, ахрысы. Ачык йөз белән каршы алды. — Әйдүк, Зөфәр, әйдүк. Чишен, түрдән үт. Батинкаларыңны салып торма — карның пычрагы юк аның. Үт. Зөфәр’ утыра башлаган арада езнәсе сәке астына үрелеп, бер кычыткан капчык тартып чыгарды. Капчык авызын бәйләгән сүс бауны чиште дә, бик тонык булган сыеклык тутырылган чирекле шешә, ысланган зур бер балык, чүпрәккә төргән, башланган түгәрәк ипи чыгарып өстәлгә тезә барды. Тагын нәрсәдер кирәк иде, ахрысы, капчык эчендә зур куллары белән эзләнә башлады. Капчыгыннан чыгармыйча гына аның эчендәге әйберләрне бер урыннан икенче урынга шул капчык эчендә генә күчереп эзләде. — Нәрсә эзлисең инде тагын?—диде Зөфәр Җиткән бары, тукта — Бик шәп бер балык кансирвасы бар иде. Табып булмый каһәрне Рәхимнең юан бармаклары капчык төбеннән тартып чыгарып яхшы иттереп урап бәйләгән сүз арканны идәнгә салды. Арканны алгач, башы күн савытка тыгылган, кыска саплы ургача зурлыктагы балта күренде Барысы бергә бәйләнгән дүрт зур пычак, озын кайрак та бар иде капчык та Зөфәр боларның барысын да, езнәсе эзләгән консерва банкасы күренмәсме дип караганда, күреп өлгерде Консерваны капчыкның бер почмагыннан табып алды Рәхим. Зөфәр алдын-артын уйлап бетермичә әйтеп ташлады: „ _ , — Син балталар, пычаклар, кайраклар белән безнең авылга алло берәрсенә мал суярга дип килдеңме? Рәхимнең тынгысызланган күзләре астан өскә Зөфәргә өздереп карап алды Ул карашта сагайганлык га, усаллык та чаг ылып китте сыман Гик шунда үк тонык кына элпә белән капландылар күзләр һәм үзләренең төсен югалттылар Ул үзгәрү шулхәтлек гиз булды ки. хәтта Зөфәр эчтән генә нигәдер тетрәнеп алды. Идәннән альш арканны тиз генә капчыкка тыкты. Балга-пычакларны каплап куйды аркан белән. — Юк ла-а, нинди мал сую, ди инде монда-а. Тавышында ниндидер табигый булмаган киеренкелек яңгырый иде.— Кирәк булмасмы дип алган идем дә, кирәкмәс, ахрысы... Капчыкның авызын бәйләп, аягы белән аны сәке астына этте. Өстәл янына урындык куеп утырды. Өстәлдәге әйберләрне барлап, кечкенә табын әзерли башлады. Сүзсез генә карап утырган Зөфәр езнәсенең кул бармакларының калтыранганнарын күреп калды. Юан, көчле бармаклар ваквак кына итеп дерелдиләр иде. Зөфәр күзен читкә алды: нәрсәгә дулкынлана бу езни? Рәхим дә үзенең куллары калтыраганны сизде. Ике куллап чирекле шешәгә ябеште: — Самагун бу. Бик шәбе, первачы инде. Җибәрик азрак, апаңны искә алыйк! — Сал!—диде Зөфәр, үзе балта, пычаклар, аркан һәм калтыраган бармаклар турында һаман башыннан чыгара алмыйча. Езнәсенә карамаска тырышып кабатлады.—Сал, әйдә самогоныңны!—Елмаерга тырышып өстәде:—Ул төнлә туганны капкан юк иде әле, эчеп карыйк нинди була икән. Езнәсе киеренкелеге бетеп җитмәгән тавышы белән сөйләп, көлгәндәй итте: ■— Кирәк инде анысы да. Замана урысча китте бит инде хәзер, кая бармак кирәк. Ике сәгатькә якын утырдылар. Самогон күп, ашарга бар. Тагын нәрсә кирәк инде бик озак күрешмәгән езни белән кайнишкә. Азрак сасы исе булса да, самогоны чыннан да шәп, гайрәтле иде. Тик сөйләшү генә барып чыкмады. Рәхимнең күңел тыңгылыгы юк иде, сөйләшкән сүзнең барышын югалткалады. Яхшы гына иттереп утырганнан соң, Рәхимнең ай-ваена карамыйча Зөфәр китәргә җыенды. Шулчак сөйләшкәндә әйтәсе сүзнең иң кирәген әйтеп калырга булды Рәхим. — Әбигә, әниеңә диюем инде, син, Зөфәр, әйтеп кит инде. Фәнзия юк дип, мине читкә какмагыз. Ул балалар сезгә дә туганнар бит, сезнең кан да ага бит аларда, минеке генә түгел. Бер ялгызым ул хәтлек баланы ничекләр генә иттереп үстерим, ди инде мин. Ярдәм кирәк бит... — Мин аңлыйм, езни барысын да. Шуңа кердем дә инде син чакыргач... — Рәхмәт, рәхмәт, кайниш! Рәхмәт!.. 1978 елда Зөфәр Ырымбурда хезмәт итә иде. Шулчакта Фәнзия апасының иң зур улы Фәиз йөк машинасы белән Ырымбургй килеп чыкты да, Зөфәрләрдә кунарга туктады. Заводларына запчастьләр алырга килгән икән. Зөфәр эшеннән кайтканда ул инде марҗа хатыны белән аларның фатирында утыра иде. Кич байтак сөйләшеп утырдылар. Фәизнең шунда, уйлап бетермичә сөйләгәннәре, Зөфәргә 1968 елның декабрендә, авылда, Бибиямал апаларда езнисе Рәхим белән очрашуны һәм аның капчык эчендәге балта- пычакларны, сүс арканны исенә төшерделәр — .. Миңа унбер яшьләр чамасы иде ул чакта. Әти мине кичләтеп җылы гына иттереп киендерде дә, төнгә каршы каядыр альш чыгып китәргә итә. Әни чыга торган ишеккә аркылы басты килеп, кулларын җәйгән, чәче тузылган. Әтигә әйтә: «Бирмим баламны ул эшеңә Шушында бусагада суй, Рәхим, риза түгелмен. Барыбер бирмим улымны ул юлга алып кереп китәргә!»—ди. Өй тулы балалар елаша. Аларга ияреп мин дә тотындым шыңшырга. Урамда җигүле ат белән әтинең әтисенең энесе Хикмәтулла бабакай көтеп утыра без чыкканны. Әни җибәрмичә алып калды мине шунда. Кая алып барырга иткәннәрдер инде, әле дә белмим... г Белмим дип эчкән баштан сөйләнеп утырса да, белгәнлеген күзләреннән чамалап була кебек иде. — Кайсы Хикмәт ул? Әйтеп торам бит инде, минем картәтинең бертуган энесе, дип. Беләсең син аны. Йортлары безнең йортка терәлеп тора. Чатан ул, сул аягы тездән юк. Авылда Агач аяк Хикмәт дип йөртәләр аны. Ә-ә! —дип исенә төшерде Зөфәр' Аның аягы теге. Герман сугышында яралангандыр инде? Тот әйдә' — Юу-у-ук шу-ул!—диде Фәиз, аракы тулы рюмкага үрелеп.— Үзе теләп кистергән ул аны. Уналтынчы елны. Зөфәр айнып ук китте: — Ничек инде ул, үзе теләп кистергән? — Әйдә җибәрик моны, абзый кеше. Шуннан сөйләрмен. Голтылдатып эчеп бетерде дә, шатырдатып тозлы кыяр капты — Яшь чагында ат караклары белән буталган ул. Уналтынчы елны Герман сугышына китәргә чират җиткән моңа. Иптәшләре карар кылганнар: Бармаска! Бер литр чуаш самогонын эчеп, лаякыл исереп тәгәрәгән. Ике иптәше пычаклар белән тездән сул аягын кисеп ташлаганнар. Сеңерләрен кискәннәр дә, тездән түбән аягын алып ташлаганнар... — И-и, менә сиңа-а! —дип исе китеп утыра Зөфәр — Шула-ай!—ди Фәиз. Абыйсы Зөфәрнең исе китеп тыңлаганга кәефе килеп. Колхозлар чыкканчы ук, ат каракларын ага башлагач кына, ташлаган ул атлар урлавын Хәзер колхозда читават булып эшли бит инде. Тыныч эше... — Аяксыз, ничекләр итеп урлаша алган инде ул? — Атка атланып барган ул. — Атка атланыпмы? — Әййеме! Биленнән, кулбашларыннан кысып бәйли торган каешы бар аның. Ат эшлиясе кебекләр иттереп ясаган үзе. Ат корсагы астыннан икенче яктан китереп чыгара да, теге тездән юк аякны шул каеш белән ныгытып бәйләп куя Прәжкәләр ярдәмендә. Шуннан тора да чаба, куып та җитеп булмый. — Әллә күргәнең дә бармы? — Бар. Теге элекке байлар җирендәге совхозда дус казакъ кешесе бар Шунда еш кына баргалый ул стәл янында аз-маз эчкәләп утырганда сойлэшкәннәрнен күбесе онытыла бара бит инде. Читтә йөреп авыл тирәсендә нәрсәләр булганын ишетсә, сөйләшсә дә, Зөфәр оныткан кебек иде Тик 1984 елны җәйге ялга кайткач, энесе Фәизнең сөйләгәннәре аның исенә үзсннән-үзс килеп төште. Сочида ял иткәннән соң, ялының ун көн чамасы вакыты калганга азрак урау булса ла авылына кереп, туганнарын, ялан- кырларны күреп, сагынуларны азрак басып кизү иде максаты. Аннан инде картая барган әнисенә шатлык ясап, азга гына булса да күренеп китү иде исәбе. _ , Бу юлысы авылда атна яшәгәч, китәсе итте Соңгы икс кичне әбиләрендә кунды Әйберләрен җыйнап, авыз эченнән генә көйләп уйларына чумган җиреннән аны хатынының әнисе айнытып җибәрде. — Рәхмәтләр төшсен иште сиңа, кияү Ьнк игелекле кешесең син Ярдәмен үзеннске.тарга дә жнтә. безгә дә әз.еросек Син бу.змасак бу таглек куп бала-чаганы без бабаң белән генә аякка бастырып бетерә алмас илек... 6. «К. У» № 12. Ө Мондый рәхмәтләрен әбисе киявенә кайткан саен укый, аңарга исәнлекләр тели. Зөфәр инде ул сүзләренә өйрәнеп беткән, башын селкеп елмая гына. — Менә икене бездә дә кунып, күңелебезне күрдең тагын. Абыеңа да, кодагыйга да рәхмәтләр яусын. Ходай синең исәнлегеңне бирсен инде... — Амин әби, шулай булсын! Әбисе, тагын нидер әйтәсе килгәндәй, тамак кыргалады: — Кияү! Сиңа гына сөйли торган бик тә сикритний сүзем бар. Тик монда, өй эчендә сөйләргә ярамастыр. Берәрсенең тыңлап торуы бар. Зөфәр көлеп җибәрде. — Нинди сикрит икән инде ул синдә шул хәтле? Үз өеңдә сөйләргә курка торган. Әллә бабай турындамы? Әбисе дә елмайды. — Юк ла инде. Бабаңның сикрит җирләре бетте инде аның. Вчу. Ул әйбәт хәзер. Яшьрәк чакта кытыр-мытырлары булгалаганые. Бигрәк тә сугыштан җиңеп кайткач. Хәзер бетте... Минем сөйли торган, чыннан да бик тә хәтәр эш турында ул, кияү. Сөйлисе кеше тик син генә. Башкача юк. Сиңа да сөйли алмасам, ул сернең йөрәгемне кысып шартлатуы бик ихтимал. Зөфәргә кызык була башлады. — Сине шундый хәлгә җиткерерлек булгач, сөйлә алайса. Тыңлап карыйк. — Мин, кияү, ишек алдына мунча стенасы янына ике урындык куйдым. Мунча эчендә кеше юк. Үзем тикшереп, тыштан ишеген бикләп алдым. Ачкычы менә үзем белән. Әбисе чуар чүпрәк бәйләнгән зур гына ачкыч күрсәтте. — Әйдә без шунда чыгып утырыйк. Анда аулак. — Әйдә соң. Син, әби, шпионнар турында кинолар карарга яратасың. Шуның шаукымыдыр инде бу «сикритеңмнең килеп чыгуы. — Әйтмә инде, кияү. Бу дөньяда яши-яши мин дә Эштирлис булып беттем бугай инде. Мунча янына чыгып утырдылар. Әбисе ярым пышылдап сөйли башлады: — Син, кияү, көлмә дә, ачуланма да. Сабыр гына тыңла инде. Чит-кара ишетеп калса, мин сөйләгәнне—икебезнең дә башын юк итәрләр... Минем сөйләгәннәрне тыңлагач, син берәр хәл кылырсың дип уйлыйм мин. Тик мин сөйләгәннәрнең күбесе фактылар түгел... Карчык каян башларга дип уйлап алды йа, ниһаять тапты бугай. — Син үзең белән башлангыч классларда укыган Әхмине хәтерлисеңдер бит? — Кайсы, теге Черки Әхмәдулланымы? — Ие, шуны. — Соң хәтерләмичә тагын. Буе бәләкәй булган өчен без куштык бит аңарга «Черки» дигән исемне. — Ярар, урыс әйтмешли, анысы ниважный. Шул Черкинең башы гомере буена калхуз эшеннән чыкмады. Үзе бичара ни юньле аш, ни юньле кием күрмәде. — Әтисе сугышта ятып калды бит. Әниләре биш бала белән торып калды иреннән. — Анысы шулай ла ул аның. Мин бит сиңа бүтән нәстә сөйләмәкче булам әле. Шул Черки сезгә кода тиешле бит инде. — Әййе. Акбаш авылы Рәхим езнинең бер малае Черкинең Җәмилә исемле кызына өйләнгән бит. — Шул, шул менә. Черки кызын синең езнәңнең малаена биргәч,— әбисе тирә-ягына карап алды да, пышылдауга күчте: — китте баеп, китте баеп. Баюының ушы юк, мин сиңа әйти-им. Соңгы өч ел эчендә өенең түбәсен калай белән яптырды Үзенә өр-яна лигкавай автамабиль я ялы Әрмиядән кайткан улына матай алып бирде, Киявенә, ягъни синен эненә йорт салдырды. Кенижкәсендә кырык ике мен акчасы да бар диләр.. г Зәфәр көлемсерәп сорады: — Анысын син каян беләсең инде? Беләм инде, кияү, тучны беләм. Тик син миннән төпченмә каян белгәннәрне. Авыл бит монда, сердәшләр җитәрлек — Син нәрсә әйтергә телисең соң әле, әби? Син тыңлап бетер инде, кияү Тагын бер нәрсә калды. — Сөйлә, әби. — Әйт шул. — Черки Әхми кызын синең езнәңнең малаена биргәннән соң, китте баеп, китте баеп. Капылт кына, бик тә тиз һәм шәп иттереп. Соңгы ун ел бардыр инде, йорт саен кереп йөреп сөт җыйды. Аена шу нарга илле- алтмыш тәңкә чыга инде. Ярар, сөт белән әвеш-түеш китереп, су кушыр, алдап үлчәп тагын, үтә китсә йөзне чыгарсын да ди инде Ай саен Тик алай булмый ул. Ярар, булсын да ди инде. Аңарга бит биш елда, биш ел юкта әле ул, яңа йортлар салып, машина, матайлар алып, ике йортның башын калай белән ябып булмый бит... Син тсләсән нәегә уйла, теләсәң нәстә әйт, кияү, синең езнәң Рәхим, мал урлаучыларның, ат каракларының башлыгы! — Нәрсә сөйлисең син, әби?! — Тынлап бетер. Инде миңа җитмеш ике яшь тулды. Исәнлегем бик начар, кияү. Дөнья хәлен белеп булмый, мин белгәнне син белеп тор. Башка берәүгә дә чишмәдем мин бу серне Әбисе азрак уйлангандай утырды да. дәвам итте: — Безнең елгага караган тәрәзәдән Черкинең капка гөбе дә, ишек алды да яхшы күренә Ерак түгел, инеш аша гына бит Берәр олы мал—сыер, башмак, берничә сарык югалыр алдыннан синең езнәң Черкигә матай белән килеп җитә. Авылы Акбаштан килеп төшә Кунган чаклары би-ик сирәк була. Икенче көнне Черки өйләдән соң юк була. Сөтне хатыны җыя Черкине күбрәк вакыпа авырып ята дип ялганлый. Олы мал югалгач, Черки ике көннән кайта. Синең абзаңнан аты белән тагын оч ат югалган чорда. Черки дә ике көн юк булып торды. Шул атларны урнаштырып йөргәндер дим Мин нке рәт бардым, сөт өчен акча сораган булып Хатыны, авырып калага чыгып китте, диде. Кайсы калага’’—дип сорагач, тәки әйттереп булмады шунысын. Сүзне икенчегә борды. — Син әби, әллә нәрсәләр казып чыгарырга болашасың биг Аи- һа-ай, болар чын булса би-ит... _ Чын кияү Черкинең кияве аны кешегә дә санамый. Кеше бар дип тормый, юк дип тормый- бер жикера бабасына, teiece тү»_Үзен ла беласец, Черкинең карахтнры туза торганнардан түгел бит Бу ашлар Черкинең кияве, синең Сибгат исемле энең инде, бик боталана хатыны өстеннән бер чит нәстәкәй белән. Башка авылдан килгән к ятын ул. Мукшы хатыны. Энең шуфыйр булып эшли. Даружныйда. Машиня- сына утыртып алып чыга да китә икән теге хатынны. Черкинең малае, солдаттан кайткач, апасы котыртуы буенча, бик кузгалып караган ез- нәсенә каршы. Барып чыкмады. Черки үз малаен гурытка, икенче аласы янына тиз генә озатмасынмы. Сибгат минем улыма, ул да шуфыйр бит, бергә эшлиләр, мин Черкине менә кайда тотам дип, йомарлаган йодрыгын күрсәтә икән. Мин кушканча гына безелди Черки, мин кушмасам, кунган җирендә генә утыра тавышсыз, ди икән Зөфәр утырган җиреннән кузгалып куйды — Син, әби, бик тә серле иттереп сөйлисең. Ә иң мөһимен әйтеп бетерә алмыйсың шикелле. Әйт шунысын да. — Әйт дисеңме? юньле булып бетмәсләр инде алар, кияү. Сиңа сөйләдем-сөйләвен дә, тик син дә сак була күр. Тәккә генә ычкындыра күрмә берүк. Әбисе тынгысыз күзләре белән киявенә карап ала да, өмет тулы сүзләрен сөйли: — Ходай кушып, ялгышкан булсам ярар иде дә бит. Минем сөйләгәннәр ялгышка ошаганнармы соң, кияү? — Мин уйлыйм әле, әби. Әхминең тиз баюлары, маллар югалган чакларда берничә көннәр юк булып торулары—бик тә хәтәр фактлар инде. Бәлки, берәр туганы ярдәм итәдер, ә? — И-и, кеме итсен инде. Бар да кул көче белән яши. Аннан, туганнары бөтенесе кызлар бит. Каян артсын инде хатын-кыздан. Бик сак булыйк, кияү. Мин ярар инде, яшисен яшәгән, дигәндәй. Алар, сизеп калсалар, кешене юк итүдән дә тартынып тормаслар. Сарык, сыер малыннан җылкыга күчтеләр бит. Халыкта ат күбәйде хәзер. Мин әле бәләкәй чакларда бу тирәләрдә күп иде ат караклары. Тотсалар, урамда йөртеп, кыйнап үтерәләр иде. Бер елны Әбрәнең атларын урлаган өчен Гыйльван башкортны ике иптәше белән урамда, арканнар белән бәйләп йөртеп, кыйнап үтерделәр. Күсәкләр белән. Әхмәт байның кибете артында кыш көне, бер атна яттылар. Кешеләр барыпбарып карыйлар иде шуннан. Күлмәк-ыштаннан гына калдырып кыйнап үтерделәр. — Үзең күрдеңме кыйнаганнарын, әби? — Үзе-ем, кияү, үзем! Кыйнадылар, кыйнадылар да кайтып өйләне ашап килделәр. Шуннан соң тагын кыйнадылар. Инде теге мескеннәр атлый алмый башладылар кыйналганнан. Шуннан картлардан берсе әйтә, Ходайга тапшырып, бетереп куйыйк инде бу эшне, ди. Шуннан башларына күсәкләр белән сугып бетереп куйдылар тегеләрне. Йә, Хода-ай! Үзең ярлыкагыл гонаһлы бәндәләрне! Икенче көнне беркемгә дә, бернәрсә дә сөйләмичә, әбисе сөйләгәннәрне әле башына сыйдыра да алмыйча, Зөфәр авылдан Мәскәүгә чыгып китте. Йортыннан тик капка төбенә генә чыгып утырып, беркая барып йөремәгән карчык, район милициясе булдыра алмаган эшнең нигезен аңлап, шуны киявенә җиткергән иде... әхим мал урлашу кәсебенә Агач аяк Хикмәт бабакаена ияреп ундүрт яшендә тотынды. 1942 елның февралендә трудәрмиягә алынган әтисеннән хатлар килүдән туктаган чак иде Аннан соң Тәтербаш авылы чуашы язган хат белән әтисенең үлгән хәбәре килде Йөзе кара янып чыккан әнисе ике тәүлек тормастан урын өстендә ятты. Ике яшьлек энесен Рәхим үзе карады. Көчек кебек артыннан ияреп йөргән энесенә кәҗә сөтен савып эчерде. Бәрәңге пешереп ашатты. Үз янында йоклатты. Әнисе аякларына басып йөри башлаганга атна тирәсе үткәч, күршедә генә торган Хикмәт бабакае кичләтеп кенә аларга килеп керде. Исәнлексаулык сорашкач, кечкенә капчыкка салган ун кадак чамаларындагы онны бирде. — Менә, җиңги, азрак арыш оны сиңа. Балаларга төче күмәч пешер. Рәхимне кичкелеккә алып чыгып китәм мин. Бик ашыгыч эш килеп чыкты. «Ашыгыч эш»нең нәрсә икәнен җиңгәсе яхшы белә иде. Чөнки ире белән энесе Хикмәт гомерләре буена ул «ашыгыч эш» белән төннәр буена мавыгалар иде. Иренең ычкындырганнарын хатын белә, аларның нәселе борын-борыннан ук атаклы ат карагы Ишмораттан ук килә. Бүре кан эчмичә, аяклы малны егып ашамыйча көн күрә алмаган кебек, боларның нәселе дә тере мал янында кәсеп итмичә яши алмый инде. ’ Р китте. — Би-икләр дә яфаланам шул. Зоһрә карчык кичә дә, бүген дә килеп өшкереп киткән иде дә китүен Әрекмән белән бака яфрагы да ябып карадык. Юк кына бит. алалмыйлар. Алла-а, Алла-а-а... Тын алуы да гыҗлап чыгып, авыр бара иде шул. — Атаң мәрхүм исән булса, мунчага алып кереп сылар иде дә, аннан соң аркага менеп таптар иде. Торыр идем мин Куллары катырак булса да, кайсы җирне басарга, кайсы җирне сылап сыйпарга белә торган иде ул. Хикмәт Агач аяк аның зарланганын азрак башын иебрәк тыңлап утырды Кузгала бирде аннан соң. — Адайга киткәч, без калага бару юлын тукта гыик Гуктатынк шушында. Иртәгә иртүк мунча ягып, тәүгесенә икәүләшеп керербез Ул сылау-таптауның әллә нәстәсе юк аның. Белом мин аны Әти мәрхүм дә ах-ух килеп кайтып керә торганые Төрле кәсепләреннән Көнендә мунча яктырып очәр-дүртәр сәгать ята торганые билен җылытып Мин малай чактан ук биленә ике аяклап менеп таптый торган идем Аннан кул белән сылый торганыем... _ « - — И-и .Хикмәтулла!—дип куанды карт —Ьолаи булгач Ходай тәгалә сине үзе җибәргән бит инде мине терелтергә Таңнан торып мунча ягарбыз, иншалла. г> — Ярар, шулай итәрбез. Әнә Рәхим белән ягарбыз, — Ай Алла-ам! Рәхмәтләр яутыры җан икәнсең! Ходай уйламаган җиреңнән китереп бирсен инде Сина да. мина да Әййе Таң белән ягылган мунчага, төнем башкарган кәсеп эшләреннән өнсез калган Рәхимне керттеләр. Беренче нарга Әмма |%химнең уенда мунчада парлану, юыну тү1вл иде ә ie Тик тулгГнды да, тулганды мунча эчендә тас. себерке кү.әреп Аның күз алдыннан Хатын ялагаеның сүзләренә актан да карадан да дәшмәде. Чөнки иренең үле хәбәре килгәннән соң, нәселләрендә ирләрдән иң олысы булып Хикмәтулла калды. Андый әйтелгән суз, ирләр сүзе, хатын кешегәмени инде, каршы төшеп торырга. Кичен чыгыл китәргә дип киенә башлаган ундүрт яшьлек улына күпне күргән, күпне белгән күзләре белән карап әйтте: Бу авыр чикмәнне сал, улым. Әнә теге иске куфайканы ки — жиңел булсын... эшләргә дә., йөгерергә дә. Билеңне атаңның билбавы белән бу. Кирәге чыкса, аны мал мөгезенә дә. муенына да салырга, бәйләргә була. Аягыңа искерәктән, тапачганнан чабата ки Аякларын таеп китмәсеннәр. Бар нәрсәдә бабакаеңны тыңлап кына йөре Аллага тапшырдык, улым! Бар! Юллары,~ егерменче елларда алпавыт Гапкадыйр Тукаев җиренә салынган «Байрак» совхозына, шул елларда авылларыннан күченеп утырган Хисаметдин картка булды. Караңгы төшеп, күз бәйләгәч барып керделәр таныш картка. Җигүле ат белән, Хисаметдин карт авырсынып тора икән. Кәефе чамалы булып, тунын, бүреген, пималарын киеп, сәкесендә, мичкә аркасын терәп ята иде. Килеп кереп сәлам биргәч, Хикмәт агач аягы белән так та ток килеп карт янына үтте дә, сәкегә утырып дога кылды. Аннан соң гына исәнлеген сорады: — Син нәрсә, кордаш абзый?' Авырып алырга чамаладыңмыни әле? — Шулайрак булып тора әле, Хикмәт энем Бөер яныннан китереп кысты, тын алыр әмәл юк. Инде билдән югары үрмәли-үрмәли. җилкәгә менеп, кәкерәйтеп куйды. Тураеп булмый. — Ала-ай! Без менә энекәш белән калага узып барышлый кергән идек. Кунып китү... исәб-бе белән. Нишләрбез икән, алайса? Хисаметдин карт авыр иттереп ыңгыраш гы да, үзенең зарын сөйләп төнлә булган хәлләр китмәделәр Төн икенче яртыга авышкач, атны жигеп, тавыш-тынсыз гына «Байрак» совхозы ягына юл тоттылар. «Биле авырткан» Хисам карт догаларын укыйукый такта капкасын ябыл, өенә кереп китте. Инде курку йөрәгеннән башына күчә башлаган Рәхим үзендә арбадан төшеп, авыл ягына йөгереп кайтып китү теләген көчкә генә җиңеп, басып килә. Белгән догаларын укый... Киртә эчендә совхозның берничә йөз сарыгы ябып куелган. Төнге каравылда торучы казакъ зур гәүдәле ике этен «иреккә чыгарган» да, үзе, күрәсең инде, каравыл өенә кереп йокларга яткан. Күренми бер җирдә дә. Сарыклар торган киртәгә ярты чакрым тирәсе җигүле атны зур гына тал куагы төбендә туктаттылар. Хикмәтулла бабакае, түгәрәк, калын табанлы иттереп ясаган «чабатаны» агач аягына киде. Арба эченә салынган печән астыннан кечкенә киндер капчык тартып чыгарды да, капчык эченнән кәкере сыер мөгез алды. — Нәрсәгә алар, бабакай?—дип сорады калтырануын баса алмыйча Рәхим. — Эченә эретеп туңмай агызылган аларның. Караулга куелган этләргә азык. Мөгез каты, ә эчендә май бар. Этләргә бирәбез шул мөгезләрне. Кимереп төне буена яталар алар хәзер. Тик өрдерми генә биреп өлгерергә кирәк. Миңа ияреп барганда аягыңны тач минем кебек иттереп, җиргә терәп шудырып кына бар. Күтәрмә җирдән. Адымнарың вак кына булсын. Чабата озынлыгы гына. Этләре каравыл өе янында булыр. Сыер мөгезләрен куенына тыкты да, капчыкны сул кулына алды. — Биш йәисә алты сарык безнеке булырга тиеш. Курыкма, каравылчы казакъ чыкмаячак өеннән. — Ә капчык нәрсәгә? — Баргач күрерсең... Рәхимнең йөрәге күкрәгеннән атылып чыгарлык булып тибә башлады. Кан сулкылдап баш миенә бәрә иде. Курыкканын бабасына сиздермәскә тырышып, аңарга иярде. Кузгалганда бабасы төн караңгылыгына кулы белән төртте: — Әнә, сукмак килә, күрәсең? — Йу-ук, күренми бер нәрсә дә... — Тал куагын күрәсеңме? — Биек булып тора, шулмы? — Әййе. Шул тал куагын урап сукмак уза. Тал янына җиткәч, акрын гына сызгыр. Менә болайрак иттереп... Бабакаеның иреннәре арасыннан нечкә генә, бик тә акрын сызгыру килеп чыкты. — Аннан соң инде киртәгә кил. Тик сакланып кына, мин өйрәткәнчә генә атла. Аңладыңмы? — Ә син? Мин этләргә мөгез ташларга тиешмен башта. Мин кузгалгач, син кабаланмый гына йөзгә хәтлек сана да, аннан кит теге сукмакка табан. Яме! — Яр-ар-ар! — Курыкма, улым! Син бит атаклы Ишморат, Рәвил нәселеннән. Алар бернәрсәдән дә, беркемнән дә курыкмаганнар Без егетләрнең асыллары, кирәк булса, арыш чумары ашап кына да яши беләбез. Кирәк чагында, диюем. Ходайга тапшырдык! Агач аяк Хикмәтулла авыз эченнән генә «бисмилласын» әйтеп, караңгылыкка кереп югалды. Аның аягы астында бер генә «чылт» ’иткән тавыш та ишетелмәде. Китте дә, һавада эрегән кебек юк та булды Рәхим куркуыннан калтырана-калтырана, йөзгә кадәр санады да камырга әйләнеп, бөгелеп-сыгылып торган аяклары белән караңгыпык- та, күк йөзе яктылыгында чамаланып күренеп торган тал куаклыгына карап атлады. Үзе Аллага ялварды: «Әй, Ходаем! Әгәр шушы, бүгенге куркыныч... баш китә торган... эштән исән-сау котылсам, башкача бер- 86 кайчан да йөремәс идем мондый кәсепкә Зинһар мине коткара күр инде, милициядән дә, өтермәдән дә...» Догалар укый-укый Ходаена ялынса да, эшен онытмады. Тал куагы янында! ы сукмакны табып баскач, иреннәре арасыннан тыныч өреп сызгырып болашты. Тик сызгыру урынына ниндидер ысылдау гына килеп чыкты. Азрак «сызгыргалап» торды да, бабакае кушканча, сарыклар ябылган читән абзар ягына курка-курка гына атлады. Абзарның капкасыннан сарыкның ике ботыннан тотып, аны арткы аяклары белән атлатып, Хикмәтулла бабакае килеп чыкты — Тот аякларыннан да, алып кит арбага табан. Мин икенчесен алып чыгам хәзер. Курка-ам ми-ин!—диде Рәхим, аның тешләре бср-берсенә шык- шык бәрелә иде.—Тотса-ала-ар! Бабакае ачуланмады. Пышылдады — Әти мәрхүм белән тәүге барганда, мин арт яктан җиппәргән исм куркудан. Беренче мәртәбә шулай була ул. Тот! Сүзләрендә елмаю төсмере сизелә иде Йөгертә-атлата биш сарыкны арба янына ташыдылар. Алып килгән сарыкларны аякларыннан бәйләп, арбага төйи бардылар Сарыкларны төягәндә Рәхим сарык башында атка кидерә торган кечкенә нукта кебек нәрсәне шәйләде. Сарыкларны төяп бетергәч, азрак хәл керә башлады Рәхимгә. — Нукта нәрсәгә сарыкка? — Авызларына ипи дә тыгылган әле аларның. Шул инде, тавыш чыкмасын өчен. Төялгән сарыкларны тиз генә арбага беркетеп аркан белән бәйләп чыктылар. Аркан озын һәм сүстән өчәрләп ишелгән иде Дилбегәгә бабакае үзе тотынды. — Тапшырдык Ходайга! Бисмиллаһир-рахманир рахи-им... Бераз баргач, туктадылар да коча! ы белән эскерттан салам алып килеп, сарыклар остенә салдылар. Тавыш-тынсыз гына, каршыларына бер генә кешене дә очратмыйча, төн икенче яртысына авышкан бер чакта Хисаметдин картка кайтып керделәр. Атлы арба йорт янына килеп җитүгә, зур такта капка тавыш-тынсыз гына ачылып китте. Караңгыда Хисаметдиннең акрын гына әйтелгән тавышы ишетелде: — Аллага мең шокер! Исән-иминсез икән... Ишек алдына кергән уңайга ук арба капкаларын киң иттереп ачылып куелган сарай эченә кереп китте. Биш сарыкны оч сәгать чамасы вакыг үтүгә суеп, тунап, эшкәртеп эшен бетерделәр. Таң атар вакыт җитәргә бер сәгать чамасы вакыт калганда Хисаметдин абзый бакчасының басуга караган ягында пар ат җигелгән бричка килеп туктады. Бричкадан төшкән, урта гәүдәдән каш ыш ты, аркасында уасы чыгып торган, үзе таза ир кеше, исәнләшеп баш кына как г ы да, сарык түшкәләре эленеп торган сарайга атлады Бричка төбенә җәелгән зур брезентка биш сарык түшкәсен гезеп салдылар Брезент белән төрделәр дә, салам белән каплап, бәйләп тә куйдылар Уал ы кеше кожанын киеп аның башлыгы белән йөзен бөтенләй күренмәслек итгерен башын каплады да, бричкасына үрмәләде Кожанының турлыгыннан аркасы бөкрелеге бөтенләй сизелми иде. Дилбегәсен кулына алып, атларын кузгатты да, кала юлына чыгып та китте Хисам абзый агач тырма белән бричкадан төшкән саламнарны тырмалап җыйды Ә Хикмәт белән Рәхим тырмага эләкмичә калган саламнарны берәмтекләп чүпләп л.глыл.гр Яктыруга, өлгергән кара мунчага кордашының улы Хикмәтулла Хисаметдин абзыйсын зур чүпрәк паласка салып Рәхим белән бергә паласның дүрт моешеннән тотып, күтәреп алып киттеләр Алар атлаган уңайга, урамда да ишетелерлек итеп Хисаметдин карт каты иттереп ыңгыраша иде.. Рәхим мунча эчендә бер чабынып, бер юынып ялгызы вакыт үткәрде. Ә Хисаметдин бабай белән Хикмәт бабакае мунчаның алдында, чишенеп, күлмәк-ыштаннан гына, мунчадан чыккан җылыда изерәп, җиз самавыр борыныннан агызып, ачы бал чөмерәләр иде. Хисаметдин карт яртылаш тешсез калган авызы белән сарыкның йомшак иттереп пешерелгән бавырын явызында әүмәли-әүмәли чәйнәп болашкан җиреннән, мунча эченә ымлады: — Сарык төягәндәге курыкканнарын каен себеркесе белән куа инде бу егет. Ничегрәк булырга охшаган соң, беренче чыгуда? Хикмәт голтылдатып балны эчте дә, стаканын янә картка сузды: — Сал, тутырып! Миннән шәпкәрәк чыгар дип уйлыйм мин Рәхимне. Курыкса да, каушап калмады. Аллага шөкер, алмаш бар, болай булгач. Бетми әле безнең нәселнең... ат караклары. Еллар иминләнер, ташларбыз сарык урлап йөрүләрне. Сугышлар бетәр, колхозлар таралыр, атлар үрчер, Иншалла! — Амин, шулай булсын! Тоттык! 1943 елның язы каты ачлык алып килде. Алынасы ирләр сугышка, трудәрмиягә алынып беттеләр. Ундүрт, унбиш яшьлек малайларны, кызларны ФЗУ1 га җыйнап озата башладылар. Завод-фабрикаларда сугыш өчен корал ясарга эшче куллар күп кирәк иде. Хикмәтулла бабакае белән биш сарыкны ит итеп калага озаткач, шул ит акчага әйләнеп кире кайтты. Бабакае Рәхимнең өстенә барысы да солдатныкы булган киемнәр алып кидерде: яшел солдат бушлаты, яшел чалбар, башына солдат бүреге. Эчтән кияргә ак бәстән күлмәк-ыштан. — Кәсеп акчасы бу. Монысы әниеңә күлмәклек. Ак бәскә төргән кечкенә төенчек тоттырды. — Тегүен тексен, тик кеше арасына киенеп чыгып йөремәсен. Җәйгә кияр. Каян алдыгыз дип сораганнарга, ранный солдат сатып бирде, арзан гына хакка диегез. Өстенә киемнәр дә килеп кергәч, әнисенә күлмәклек тә булгач, Рәхим беренче мәртәбә сарыклар урлаганда куркып, исән-имин калсам, башкача урлашмас идем дигән сүзләрен оныта башлады. Алама-сәләмә киенгән иптәшләре арасында, бушлат белән бүрек тә, солдат чалбары да бик шәпләр иде. Бабакае ачлык елларын күп күргән, күп кичергән кеше иде. Ул шунлыктан яхшы белә бер нәрсәне. Ачлык елны кайда ничекләр иттереп ашарга пешерү. Чөнки мич эчендә пешерәсеңме, казандамы — пешкән ашның, бигрәк тә итнең исе урамга чыга һәм ач авыл өстенә тарала. Урамда җилле, буранлы-яңгырлы төннәр алар инде әнә шул ур пангян малның итен пешерергә тәгаенләнгәннәр. Җилле-буранлы урамда кемнең пешергәнен, иснең каян килгәнен белеп булмый. Буранлы, яңгырлы төннәр озак булмый торсалар, итне, төче күмәчне урмандагы тирән чокыр төбендә салынган мичтә пешереп алып кайта Хикмәтулла. Ул чокыр эчендәге мичне үзеннән башка беркем дә белми. 1943 елның ноябрь урталарында Рәхимне авыл советына чакырдылар. 1918—19 елларда Бояр урманындагы партизан отрядында сугышып йөргән Мотыйгулла иде авыл советы рәисе Ул Рәхим белән кыска гына сөйләшү үткәрде. — Энем, яшең җитте. Унбишең тулып үтте бу ел җәй Чиләбе каласына, фызуыга җибәрәбез сине. Анда ашаталар, киендерәләр Бер атнадан районга китәргә. Алты егет, дүрт кыз кирәк диелгән разнарядкада. — Әни авыру безнең. Бәләкәч энекәш бар. Кем карый аларны? — Совет влачы карар, энем. — Язын чак кына үлмәдек бит ачлыктан. ФЗУ — фабрика-завод училищесы. — Сия моши контр сүзләр сөйләмә. Белдеңме? Колхоз идарәсенә кереп язу ал Ун кадак бодай оны тиеш сина Әниеңнән төче күмәч пешерт. Юлга ашарга. Тик кара аны, аяк-кулың, башка җирләрең урыннарында булсын. Зыян саласы булма, югыйсә Кайтышлый ук Хикмәтулла бабакае янына, колхоз идарәсенә керде. Бабакае колхозда хисапчы булып эшли иде. Рәхимнең сөйли башлаганын тыңлап та бетермәде, туктатты һәм өстәл янына диварга сөяп куйган агач аягын үрелеп алды. Кия башлады. Җентекләп, ике пар каеш белән юан ботына тарттырып бәйләп куйды да урыныннан торды: — Әйдә, Мотыйкка керик әле. Тик, идарәдән чыгуга ук, биек баскычлы бусагага менеп килүче. Күпер төбе Фазулланың Фәнзия исемле төпчек кызына тап булдылар Түгәрәк йөзен матур иттереп вак кына көрән сипкелләр баскан, тулышып килгән түгәрәк гәүдәле иде кыз. — Кызым , бар да өйлә ашына таралдылар Йомышың булса, берәр сәгатьтән кил, яме!—диде Хикмәтулла агач аягы белән баскыч такталарына тыкылдатып баса-баса. Тик баскычтан төшеп бетмәде, нәрсәдер сизенеп туктады. Фәнзиягә текәлеп карады — Йомышың ни иде, кызым? — Фызуыга җибәрергә итәләр. Ун кадак бодай онына дип кыягаз язып бирделәр. Шуңарга дип килә идем — Ал-лай! Сине дә алалармыни инде? — Алалар. — Әти-әниең нәрсә диләр инде? — Әни елый. Әти әйтә, хөкүмәт кушкач, китәргә кирәк, ди. Биргән чакта барып оннарын ал, ди. Кыз азрак кызара биреп сорады — Әни өйдә елый да елый. Мин кәнсәләргә кереп утырып котим әле, килгәннәрен. Өйгә кайтасы килми, күңелсез анда... — Бар, кызым, бар! Кер, көт Менә безнең Рәхимне дә алалар бит әле... Кызның үзенең хәле хәл иде, күтәрелеп карамады Кереп кигге. Икәүләшеп йортларның читәннәре яныннан атладылар Хикмәтулла җәенкышын башыннан салмыйча кигән бүреген маңгаена этәрде дә туктап калды. Рәхим аңарга бәрелә язды — Инәңнең... карап киләсеңмени, чучка борын?—диде бабакае күңелләнгән тавыш белән.—Кунганың бармы бу кыз белән? — Әле, кәнсәләр баскычында очраган сипкелле кыз белән? — Юу-ук, Барый белән йөри бит ул. — Кайсы Барый ул тагын? — Сыерчык Бәдретдин малае, Барый. — Ә-ә, шуныкымыни? Тиз генә Рәхимгә карап алды — Кунарга кирәк ул кыз белән. Рәхим кып-кызыл булды. Тик сер бирәсе килмәде, эре генә иттереп ҮДуйлапДкилгән уйларының очына чьи арга бодашып, сорау бирде — Бүген аулагыгыз кайда була? җаваплады: , — Бүтәннәр белән кунып йөрегән кызлардан башка да җитәрлек миңа. Аннан юан бит ул. , — Юан имеш! Димәк ки ашарларына бар. Калхузлар чыкканга кадәр аның атасы пар ат җигеп, авылга талар ташып, кибет тоткан — Мәчтүрәләрдә. — Иртәгә? — Әллә, белмим әле. — Ярар, белмәсәң, бар, кайт. Өйләдән соң кил он алырга. Калхуз рәисе кул куйганнан соң, миңа бирерсең әле авыл советы биргән кыя газыңны. — Ния тагын? — Күпне белсәң, тиз картаерсың. Бар, юлында бул. Уйлап бетергәннең билгесе иттереп, башындагы бүреген арткарак этте дә, өч урам бергә килеп кушылган урынга, Күпер төбе Фазуллага төшеп китте. Кичен Рәхимне үзләренең мунчасына алып кереп, көне буена уйлап йөрегән серен ачты: — Фызуыга бармыйсың. Өйләндерәм мин сине. Өйләнгәнне фызу- ыга алмыйлар. Өйләнгәч, сезне гаилә, диләр. Иртәгә аулак беткәч, Фәнзияне урлыйбыз. Чаптар Гаптериләрнең абзары артында качып торабыз да, ат белән, авызы-башын томалап, салабыз да алып китәбез... Рәхим нәрсә дип әйтергә белмичә, бабакаена карап, тик кенә утыра иде. — Безгә алып кайтабыз да, бездә кунасыз... «Кияү» буласы унбиш яшьлек малай телгә килде: — Алып кайтып, нәстә эшлим мин аның белән? Бабакае кулларын күңелле иттереп күтәреп селтәде: — Чишенеп, бергә яткач, кирәге үзеннән-үзс килеп чыга аның. Хатын белән йоклау, ат урлау түгел. Анда баш белән эш итәсе юк. Теләк кирәк тә, теге, ниең... кирәк аннан соң. «Кияүнең» бирешәсе килми иде. — Кирәкми ул миңа. Барый белән йөриләр бит алар. — Харап булган икән. Йөриләр икән. Ә үзең ничә кыз белән йөрдең?— Ул куе кашлары астыннан ачулы күз карашын ташлап алды.— Син минем белән шаярма, энем. Син хәзер авылдан чыгып китсәң ул фызуыга, кире әйләнеп кайтмыйсың. Кем алып бара безнең нәселнең кәсебен? Так чту... — Фәнзия кирәкми миңа. Мин бит Бану белән йөрим. Әйдә алайсак Бануны урлыйк. Хикмәтулла бүреген маңгаена табан шудырып, азрак уйланып утырды. — Юк!—диде ул. Нәселләре бик тә усаллар. Сине кәсептән туктатачаклар алар. Ә Фәнзия юаш. Син аны ничек телисең, шулай бора алачаксың. «Ых», дигән тавышы да чыкмаячак. Бел шуны син, тукранбаш. Рәхим өметле тавыш белән сорады: — Әгәр Фәнзия Барый белән кунарга калса? — Калмый. Барый иртүк калага китә. Ике көнсез кайтмый ул. «Кияү» буласы малай ризалашты. ыз урлау, ат урлауга караганда да шәбрәк килеп чыкты. Йорт почмагыннан, чыркылдашып, атлый-йогерә кайту ягына ашыккан ике кызның гәүдәгә тәбәнәгрәген толып белән каплап алдылар да крандаска китереп салдылар. Туң юлдан чаптырып алып та киттеләр. Кызның, курыкканлыктандыр инде, кычкырырга көче дә тавышы да табылмады. Өй почмагында басып торып калган икенче кыз крандас күздән югалганчы карап торды да. көнчелеге бәреп торган сүзләрне тезде баштарак: и — И-и иллаһһ-һым! Бәхетле кызларны үсеп бетмәс борын ук урлыйлар! Сугыш бара дип тормыйлар! Мине дә шулай берәрсенә урпасын- нарые. Бер тавышымны да чыгармасыем шулай. Инде унтугыз белән киттем бит... К Зарлануыннан тукталды да буш урамга карап аллы Чәрелдәп кыч- кыракычкыра кире якка, әле генә икәүләшеп чыккан аулак әйгә карап йөгерергә тотынды: ' — Кар-рравыл1 Фәнзияне-е урладылар-ар’ Ярдәм итеге-гез! Кар- рра-выл! г әхим белән Фәнзия, икесе дә балалыктан чыгып бетмәгән унбиш яшьлек малай белән кыз гына булсалар да, гаилә кебегрәк нәрсә оештырып, яшәп киттеләр. Ике ел Рәхимнең әнисе белән бергә яшәделәр Тапкан-табынганны бергә тотыл, юаш бием белән юаш килен бергә киңәшләшеп, Рәхимне бергә тыңлатырга тырышып, бик тату дөнья көттеләр. Яши башлаганнарына берничә ел үтмичә Фәнзия иренең «кәсебе» турында башына да китермәде. Тыныч кына иттереп дөнья көпе. Иренә ияреп чыгып китеп, колхоз эшендә йөреде. Эшләде, мал табып мул яшәргә омтылды. Кул көче белән 1945 елның май башында сул кулын беләзектән юспитальдә калдырып, Рәхимнең абыйсы кайтып төште. Кайтканына атна үтүгә, үзе белән алып кайткан консерваларын, чучка майларын табынга куеп, «кайту шатлыгы» кичәсен уздырды. Ике орден, берничә медаль таккан солдат гимнастеркасын киеп, өстәл башында утырган килеш, кунакларны сый- лый-сыйлый күңелләрен күрде. Икенче көнне әнисен, Рәхим белән аның хатынын сәкедә, шаулап торган самавыр янында җыйды ла сүзен әйтте — Сез, Рәхим белән Фәнзия, башка чыгыгыз Чөнки йорт төпчеккә тиеш. Мин хәзергә монда калам. Күреп торасыз үзегез кул кнын. Шунлыктан районда сөйләшеп кайттым, мин авылда йон, күкәй, тире җыярга тотынам. Агент по заготовкам, диләр аны Тавыш-тынсыз гына үзен тынлап утырганнарга каран чыкты Каршы әйтүче юк иде. — Энекәшне үстерешергә ярдәм итәрсез. Мин Бикмулла бабай белән сөйләшеп килештем Хикмәтулла бабакай эргәсендәге, кырык өчтә ачлыктан үлгән сеңлесенең өен сата безгә. Акчасын мин түләдем инде Кичә кич Хикмәтулла бабакай белән өй хакын т ләп, мөгәричен дә эчеп чыктык. Ул йортны сатып алу бабакайның уе — Акча каян таптыгыз? дип сорады Рәхим — Таптык инде. Акча бездә бер букча! —диде абыйсы елмаеп Йорты әйбәт кенә. Юыгыз, тазартыгыз, күченегез! Тәрәзә пыялаларын куегыз да... Фәнзия бер нәрсә дә күрмичә, белмичә яшәгән кебек иде. Тик алай булмаган икән шул. Урланган малларны эшкәртеп, акчага әйләндергәч, Хикмәтулла Рәхимгә, бик күптән булмаса да, өлешен чыгара иде Хатыны Сәгыйдә, килендәше, Фәнзиягә итләтә дә, онлата да. ярмалата да нык ярдәм итә иде. Туганлык хисе иттереп карады Фәнзия андый ярдәмгә Туры килгән чакларында үзе дә буш итмәде, җавапсыз, күчтәнәчсез калмады. Рәхим хатынын бернәрсә дә белми дип яшәп караган иде Тик бик нык ялгышкан булып чыкты. «Юаштан юан чыгар'» диләр Фәнзия кебек акыллы юашлар турында әйтелгән мәкальдер ул Зур уллары Рифкә ун яшь тулгач. Рәхим. Хикмәтулла бабакае кушуы буенча улын төнге кәсепкә алып чыгар!а булды С уык булмаса да, өстенә җылы куфайка, башына бүрек кидерде Мич янында >реле-ваклы тагын өч малай белән кайнашкан Фәнзия иренең әзерлек алып барганын тавыш-тынсыз гына күзәткәләп, янындагы балалары белән мәш ки ю иде Киенеп беткәч, сәке астына тыгылып, киндер капчыгын кулына алды да, Рәхим сул кулы белән улын ишеккә этте: Р — Киттек, улым! _ Ана яшен тизлеге белән ишеккә ташланды. Бөркет коштай кулларын җәеп, ишекнең ике кәчәгенә ябеште. Арты белән эткәнгә ишек киң иттереп ачылып китте. Хатынның ике күзе дә тәвәккәллек белән тулган, аларда ачу, каршы торучанлык бик көчле иде. Ундүрт ел буена бергә яшәп, хатыныннан бер генә каршы сүз дә ишетмәгән Рәхим азрак аптырый биреп, туктап калды. Чөнки хатынның күзендә куркуның әсәре дә юк иде. — Си-ин... нәрсә-ә?!!—диде Рәхим, тамагыннан кысылып чыккан, гаҗәпләнгән тавыш белән.— Ки-ит ишектән! — Кит-ми-им!—дип җаны белән ачыргаланып пышылдады ана,— бирмим баламны-ы! — Ки-ит, дим мин сиңа, яхшылык белән! Ки-ит! — Ю-у-ук, китмим! Үтер! Сук! Кис! Бусагага салып, капчыктан балтапычакларыңны алып чапкала, кискәлә! Бирми-им улымны-ы! Рәхим капчыгын идәнгә куя башлады: — Чыгарма ачуымны! Кит! — Бирмим баламны! Бирмим! Үзем исән чакта бетертәм мин синең ул кәсебеңне! Бетертә-әм. Бел шуны! Капчык шакылдап идәнгә төште. Рәхим кулын сузып, хатынына атлый гына башлаган иде, өй эчендә һич көтелмәгән хәл килеп чыкты. Мич янындагы өч бала чәрелдәшеп, кычкырып елашып, йөгерешеп килделәр дә әниләрен сырып, кочаклап алдылар. Төрлесе төрле яктан әниләрен кочакладылар. Барысы да бергә үкереп елыйлар иде. Рәхимнең янында басып торган зур улы бер адым атлагандай итте дә туктап әтисенә карады. Бер генә сүз дә әйтеп тормады, әнисенә ташланды да аны якларга тырышкандай алдына барып, әтисенә йөзе белән борылып басты. Аның кечкенә гәүдәсендә әтисенә каршы тору көче ташып тора иде. Ике як күз карашларын чәкәштерделәр. Рәхим идәннән капчыгын иелеп алды да, хатынын, балаларын читкә селтәп ташлап, өеннән чыгып китте... Өч көн өенә кайтмады. Сакал-мыегы җиткән хәлдә, нык таушалып, ябыгып кайтып керде. Иртән иртүк мунча яктырып, бик озаклап мунча керде. Тәненең бик күп урыннары кыйналып күгәргән иде. Озак иттереп чабынды, әрекмәнле-әремле эссе су белән күгәргән җирләрен юды. Сыер мае белән сөртеп, бөтен тәнен сылады. Хикмәтулла бабакае исә Рәхим кайтканнан соң, тагын дүрт көн узгач кына күренде Анысы да ару гына кыйналган иде... Ире кайтканга берничә көн узгач, Фәнзия, кичен йокларга яткач, җылысы бөтенләй беткән сүзләр белән, үзенең еллар буена җыйналган уй-хәсрәтләрен чыгарып салды: — ..инде ничәмә-ничә еллар эчәсең. Түздем. Чит-ят хатыннар белән чуалдың. Түздем Уйнашыңа да. Бала-чага хакына түздем. Урлашып, тирә-як авылларның ятим хатыннарына кадәр зар елаттың... — Син нәстә-ә монда... Рәхим яткан урныннан күтәрелергә омтыла. Тик күкрәгеннән кочаклаган, йомшак, ләкин көчле куллар аңарга торырга ирек бирми. Син, Рәхимҗан, тыңлап бетер мине. Бу хакта мин башкача синең җаныңны бимазалап сүз кузгатмам. Моңа кадәр кешегә дә чыгарганым юк... — Минем урлашканым юк... — И-и, Рәх-хим! Хикмәтулла бабакаең белән син бергә урлашкан малны бер урынга җыйсаң, авыл көтүеннән күп була, зур була. Хагын азрак уйлагандай итеп ятты да, тагын телгә килде: — Минем кебек исәнтәй дөнья йөзендә юк ул Ач яшәгәнем юк ______ Аллага шөкер! Ипекәй вүле, ит-май җитәрлек. Бәрәңгене, аны инде әйткән дә юк. Кием ягы да кешенекеннән әйбәтрәк инде. Синең теге тегермән тарта торган дбижукта эшләгәнеңнән күрә идем тәүге елларда. ә снвең кәсеп бетекләп башка вкәп. Бездә бер ел яшәгән Әндри дәдә ачты ин башта минем күзне. «Фая, смотри за Рахимом Он на руки нечист»—диде. Мин ул «нечист», дигән сүзне аңламадым да, белмим да Сорадым нәрсә була ул, дип. «На воровство уходят по ночам- - тизе Көлдем башта, кулымны селтәп. Шуннан дәдә Әндри эшен калдырып кайтып киткәч, уйлана башладым. Сезвен угрычыктан куркып киткән дип уйлыйм мин аны... Фәнзия калтыравын баса алмыйча урынында торып утырды Кискен азрак боерыклы тавыш белән әйтте: — Угрылыктан туктыйсың. Бүгеннән үк. Әгәр туктамасаң, рем барыл сөйлим милицияләргә еллар буена угрылыкта йөрегәнеңне Беткән баш беткән. Бур балалар үстерәсем килми дә. үстермәячәкмен дә' Рәхим тетрәнеп китте. Елыйсы урынга, Фәнзия елмая идс Терәлә биреп иренә сыенып я г т ы да, пышылдап ныграк кысылып елыша башлады: — Соңгысы булуы да мөмкин. Кил бер назлыйм әле үзеңне. Әгәр инде кәсебеңне ташламасаң, чыннан да бу соңгысы булыр Илдә чыпчык үлми — яшәрбез әле. Иншалла, балалар үсеп киләләр Абыйларым бар... ул төннән соң басылды Рәхим. Кәсебен ташлап, ныклап колхоз эшенә тотынды. Тегермәндә онга манчылып байтак еллар эшләде дә, аннан соң он-тузаннан йоткергәли башла! ач, колхоз мастерскоена күченеп, токарьлыкка кереште Тумыштан ку тлиры оста булганнан, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра белә иде Рәхим «кәсебен» ташлагач, иң авыры картаеп килгән бабакае Хик мәтуллага булды. Балалары кайсысы кая таралып беттеләр. Тик -кәсеп» ягыннан өч малаеның берсе дә булдыра алмадылар. Каннары куркаклык лары белән хатыны ягына тартканнар идс шул. Йортта төпчек малае Минхан исемле улы белән калды Хикмәт карт. Тик малайдан бер генә тамчы да уңмады. Үзе генә түгел, бөтен авыл белән шулай уйлыйлар Ни бер яктан укып белем ала алмады. Киреле-күтле җидене бетерде дә. башкача укымады. Шуның белән, вәссәлам! Колхоз эшенә дә күңелен салып эшләмәде. Ат белән дә, трактормашина тирәсендә дә үзенә ямь тапмады. «Кәсепкә» дә алып чыгып карады әгисе улын Икесенә чыкты Өченчегә киендерә башлагач, әнисенең ике ботыннан барып кочаклады да, өй эчен яңгыратып, урамга ишетелерлек иттереп сөрән салды: — Бармый-йм! Курка-ам ми-ин! Бармый-ййм! Кыйнап та, үгетләп тә карады. Файдасы тимәде, уңышка ирешә алмады Агач аяк Хикмәт уллары ятыннан. Үзе янына, колхоз идарәсенә хисап эшенә урнаштырды Шунда эшләрэшләмәс көннәрен уздырды, җайлап-җайлап эчке! ә салыша баш лады. Инде соңгы елларында эшен бөтенләй ташлап, ата-әнкәссн, тутан- нарын, өч бала тапкан хатынын да тыңламыйча, авылның оеннән-өенә кереп йөреп... буш, аракыдан калган шешәләр соранып җыел, шуны кибеттә аракыга алмаштырып көннәрен үткәрде Шу ый ипереп, эчке томанында йорде-йөрде дә, күпер астына төшеп, муенына элмәк салды Алкашка әйләнгән улыннан да калгач. Хикмәт кар! тиз биреште, ти» бетеренде. Рәхим «кәсептән» туктаганнан сон. картның яшисе ки п.чшән битәр, тормыштан туйган көннәре күбрәк бу шылар 1кТдәноер юаны чыРахимвсң балалары, үзенең онык зары иж Ул кичен ир ба .аларвы үз янына җыеп ята да, азач ая.ын чишеп. аннары соян к>...............................инан сон. оныкларына торле аиитлар. хшиялар «>и »'Р- ютына Окняз жиреннон туктап, ое яныннан тына. тыкрыкчан ша.ыр -шо.ыр ки ңп ү пап барган арбаларны тынлап кала Ул арбаларның кемнеке булгвнын, кая Ш китеп барганын яисә каян кайтып килгәнен янында, әкият көтеп яткан, «ат караклары нәселеннән килгән»,эреле-ваклы малайларга ачыклый w — Әнә, авылның иң очына, тугайга зу-ур йорт салып куйган Садыйк малае Шадра Хәбир кайтып бара бу арба белән. Ул, яландагы төнге камбайнда караулда торган санала инде. Төягән тек төягән инде бу бодайны. Арбасының ыңгырашуын гына тыңла, никадәр салган бит бу. Ай-һа-ай! Хәзер бер сәгатьтән кире китә инде ул... Авыр иттереп көрсенеп куя да, бурлык сагышын моң урынына сүзгә күчереп, бетереп куя: — ...бар әле ул дөньяда бәхетле... кешеләр... Бик тә «бәхетле бурлар» диясе килә инде аның. Тик бала-чага әкият көтә бит... Шадра Хәбир үтеп китеп, арба тавышы тынып та өлгерми, әле генә ул киткән яктан даңгор-доңгыр килеп шалтыраган буш арба тавышы ишетелә. Шартлатып чыбыркы белән атын яргалап, кабаланып чаба арбага утырган тавышсыз кеше. Бер генә кеше дә ишетмәсен дип, тавышын чыгармый бу кеше. Тик... — Монысы инде Юан Гайшә малае Аксак Рәвил була. Йорт тәрәзәсеннән утын яндырмый гына Шадраның үтеп киткәнен карап ятты инде ул. Ат җигүле, арба майланган, үзе дә, хатыны да киенгәннәр Хатыны йоклый—вакыт әрәм итми. Барып төйи инде ул хәзер 12—14 капчык бодайны-ы. Кырчын үрен төшкәч тә, тал арасына кереп поса да, яланга ашыккан Шадра Хәбирне уздырып җибәрә. Таң караңгысына кайтып җитә инде... Озак кына сүзсез үзенең уйларына бирелеп ята. Сорый: — Йокламадыгызмы әле? — Йу-ук!—дип беравыздан сузалар малайлар. Икесе ике яктан аңа сыеналар. Читтәрәк яткан икесе кулары белән сузылып, бабакайларын кочаклыйлар. Яраталар малайлар Агач аяк Хикмәт бабаларын. Чөнки аның кебек авылда башкача бер генә кеше дә кызыклы иттереп әкият сөйли белми. Ул гына, аларның Хикмәт бабакайлары гына... — Тагын сөйләле, бабакай, Шадра Хәбир турында әкият. Аннан соң Таз турында? Бите буйлап аккан күз яшьләрен каткан бармак битләре белән сөртеп ала да, теге Герман сугышына бармас өчен тездән кистергән сул аягының баш бармагы сызлый башлаганын дога укып басарга тырышып карый. Тик бармакның сызлаганы көчәйгәннән-көчәя генә бара Онытылып булмасмы дип, янә әкият сөйләргә тотына: — Борын-борын заманда Шадра Хәбир шома булганда, Озын Гәй- фи кыска булганда, Танау Фәрите алдый белмәгәндә, Песнәк Зәйнетдин песәй булганда яшәгән, ди бер Таз. Тик ул башка малайлар кебек гади Таз булмаган, ди, ә атлар урлый торган караклар нәселеннән булган, ди... Малайларның иң кечкенәсе, дүрт яшьлеге бабакаена тагын да ныграк сыена да, Агач аяк һич көтмәгән сорауны бирә: — Ул ат карагы Тазның ике аягы да булганмы, бабакай? Тигез җирдән сөрлегеп киткән ат кебек, Хикмәт карт сөйләгән әкиятенең сүзләрендә тотлыгып китә Малайның аркасыннан сакланып кына иркәләп кага: — Булган, улым, ул Тазның ике аягы да булган. Ике кулы, ике колагы, ике күзе, ике борын тишеге булган. Тик башында чәче генә булмаган Тазның. Менә бервакыт Таз кәсебеннән кайтып килә икән. Юл читендә би-ик карт бер бабайны күргән Таз. Ал-ак сакаллы, ертык бишмәт кигән, чабаталары тишек икән дә, бүрегенең бер колагы ертылып төшәр дәрәҗәгә килеп җиткән булган. Хәле-тыны бетеп җәйге эссе кояш астында утыра икән теге бабай. Таз атын туктаткан, сикереп төшкән атыннан да, юл читендә утырган бабай янына чүгәләгән. Хәл-әхвәлен сораган, кымыз эчергән бабайга, казылык белән ипи биргән. Бабайга әйткән: — Кирәк дисәң, менә атымны да бирәм. Бик ярлы күренәсең, бабай. Тот тезгенен!—дип, атының тезгенен бабайга сузган Карт ашаган-эчкән Таз биргән ризыктан Тик атын алмаган. Янындагы ямаулы капчыктан чыгарып, Тазга бер каеш йөгән белән бер каеш камчы биргән. «Күңелең киң синең, рәхмәт шуның өчен. Кәсебең җан белән бәйләнгән синең. Көч, гайрәт вә тәвәккәллек белән. Мин, заманында синең кәсеп белән йөргән, ат каракларының иң курыкмасы, атаклы ат карагы Рәвилнең җаны булам. Шушы каеш йөгән белән каеш камчы сиңа миннән бүләк булсыннар. Рәхмәт сиңа, безнең кәсепне бетермичә саклап алып барганың өчен. Бу йөгәнне атка кидерсәң, ат күренмәс була. Шул атка атлансаң, үзең дә күренмәс буласың. Камчы белән койма, дивар, капкаларга суксаң, менгән аглы үтәрлек булып барысы да җимереләчәкләр. Куркуны белмәс булсаң, камчы да, йогән дә шушы сихри көчләрен югалтмаячаклар. Сиңа тугры хезмәт итәчәкләр. Әгәр инде үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да курыксаң... Хикмәтулла карт, юк аягының баш бармагы сызлаудан туктаганга куанып, малайларның тын алуына колак сала. Йоклаганнар сабыйлар. Уйларын телгә чыгармыйча, үзенә-үзе эчтән генә әйтеп куя: — Тагын бер генә тапкыр, иң соңгы тапкыр гына чын бер ат урларга насыйп булсачы. И-э-эх, Фәнзия, Фәнзия-ә! Бетердең бит нәселне Рәхим печтергән эт кебекләр иттереп кенә яши бит синең яныңда-а. Койрык ботап кына. Әйтер иде миңа: «Әйдәле, бабакай,— дияр иде. бер шаулатыйк әле тирәякны. Син теге дөньяга киткәнче, урланган ат исе исник әле,—дияр иде, Рәхим миңа.— Каныңны бер кыздырып ал әле, - дияр иде ул, чын ат карагы булсаа...» Йөрәгенең иң түреннән агылган ат карагы сагышы белән бергә Агач аяк Хикмәтулланың күзләреннән кайнар күз яшьләре тама. Ат каракларының картлыгы барлык җир йөзендәге кешеләрнекеннән дә авыр була. Бу хакыйкатьне тик үзе ат карагы булмаган кеше генә аңлый алмый... 1965 елны, утыз җиде яшьлек Фәнзия тугызынчы баласы игеп малай тапты. Баланың тырпаеп торган ике кечкенә, түгәрәк колагына, таррак маңгаена, киң итеп утыртылган кечкенә соры күзләренә карап, куанычлы иттереп елмайды: — Монысы да тач атасы. Аллага мең шөкерләр, бәхеге, тәүфигы белән булсын, илаһым. Хастаханәгә хәлен белергә килгән эреле-ваклы балаларына карап, куанып ятты. Бәбиләгәненә биш көн дигәндә баласын күтәреп, җайлап кына атлап өенә кайтты. Беренче улыннан соң туган, инде унбише белән киткән, үзе кебек сипкелле кызы, бала күтәреп, ой эченә кереп килгән әнисенә үпкәләгәндәй иттереп дәште: — Нигә безгә әйтмәдең чыгам дип. әнекәи! Өзлексәң? _ И-и, Флүзә кызы-ым! —диде әнисе—Сез балаларымны күргәч, өемнең исен иснәгәч, нинди өзлегү булсын ди инде тагын. Тог туганыңны, сал мич янына җылы урынга. Җылы кирәк аңарга хәзер. Өстен ач азрак, һава керсен. Сипкелле, көләч йөзен балкытып, сәкегә менеп утырды да, бала тудыру йортында җыйган күчтәнәчләрен сәкене тирәләп урагын алган сөекле балаларына таратты Бу минутлар Фәнзия яшәешенең иң бәхетле мизгелләре иде Ой эче жылы һәм исән-имин балаларының тавышлары белән гөрләп тора иде. — Аллага шөкер!—диде тугызынчы йөрәк парәсен алып кайткан ана.— Утырышыгыз, балалар, тнрә-ягыма түгәрәкләнеп. Бер дога кылыйк. Аллаһы тәгаләгә рәхмәтләребезне белдерик. Без барыбыз да Аның гына колларыбыз. Исән-имин яшәгез. Әтиегезнең исәнлеген үтенегез Ходайдан. Илләргә иминлек, байлык, тынычлык бирсен Ходай! Ишек алдыннан ук шаулап, шат күңелле, көләч йөзле ире Рәхиме кайтып керде. — Сиңа тагын бер биш көннәр ятасы иде бит, әнисе. Нигә дип иртә чыктың инде син тагын? Ә-әй, шушы кайсы вакытларда тыңламаганлык- ларыың! Ире кайткач, өй эче тагын да нурланып-матурланып, күңелләнеп китте... Әмма төпчеген тапканнан соң, мантый алмады шул Фәнзия. Сипкелле, түгәрәк йөзе эчке сызланудан сулыгып, ябыкканнан-ябыкты. Шулай булса да, ана бурычын, изге бурычны үтәп, улын яше тулганчы имезде. Тырышыптырышып, түшләрен нәни бармаклары белән тоткалап имгән, тулы тәнле малаена карап сокланды, аны туктаусыз сөйде, иркәләде. Тик, баланы имезгән чакларында, ни өчендер күзләренә яшь тула торган иде... Төпчегенә өч яшьләр тулып килгән чакларда хастаханәгә кереп, айдан артык ятып чыкты. Дәваланды яхшы итеп. Тик файдасы тигәнгә охшамаган иде нигәдер. Өенә машина белән китереп куйдылар. Тик ул инде машинадан төшеп, үз аягы белән йортына керә алмады. Берсе—ун, икенчесе унике яшьлек малаеның кулбашына таянып, көч-хәл белән йорт баскычыннан күтәрелде. Аякларын бер-бер артлы баскычка күтәреп, берсе янына икенчесен куя-куя җайлап кына, гыжлап тын ала-ала күтәрелде Фәнзия. Бу аның урамнан кереп, үз йортының баскычыннан соңгы мәртәбә күтәрелүе булган икән... Озак утырды сәкесендә, җылы миченә аркасын терәп. Өй эче мичтән яңа гына чыккан ипи исе белән тулган иде. Урамнан тупырдашып килеп кергән биш һәм өч яшьлек ике малае аны авыр уйларыннан айнытып җибәрде. Башта ул малайларның баскычта тупырдашкан аяк тавышларын ишетте, күзләрен түземсезлек белән өй ишегенә төбәде. Ишек ачылып киткән уңайга ук өй эченә, бусагадан сикереп төшкән кебек сикереп, төпчеге, иң бәләкәче сикергәләп килеп тә төште. Аның артыннан өч литрлы ак бидон күтәргән икенче нарасые күренде. Мәхәббәт тулы күзләре белән балаларын иркәләп каршы алды ана. Биш яшьлек улы ипләп кенә бидонны почмак сәкесенә куйды да, әнисенә сарылды. Сәке йөзлеге янына килеп, әнисенә кыяр-кыймас кына каш астыннан карап торган энесенә дәште: — Кил, кочакла әнине! Фәнзия бик нык ябыккан иде. Төпчеге аны берничә көн генә күрми торуына карамастан, танымый иде бугай. Ул кыяр-кыймас кына абыйсына ияреп, сәкегә үрмәләде. Сәкегә менгәч, аягына басты да, ике куллап әнисенең муенына сарылды. Таныды малай әнисен... Үләренә бер ай кала, сизенгәндәй туган-тумачаларын җыйдыртты Фәнзия. Ат җигеп авылыннан Чижук Хәйдәр дә килгән иде. Хатыны белән бергә. Җыйналган халык юату сүзләрен сөйләде, төрле киңәшләр биргән кебек итте. Тик инде, Фәнзиянең көннәре санаулы калганны барысы да аңлыйлар иде. Икенче көнне, атын җигеп, хушлашырга дип кергән Хәйдәрне үзе янына сәкегә утыртты. Хәйдәр күз яшьләрен тыярга тырышып, башын игән хәлдә тыңлады Фәнзия апасын. — Иркәм, син үзең дә, безнең кебек үз хәләл көчең белән көн күрәсең. Шунлыктан минем үтенечем Зөфәр туганыма булыр инде. Бер малаемны үзе кебекләр иттереп әфисәр иттерсен инде Аның малае белән бергә, бер елны туган улым бар минем. Нәфис исемлесе. Ун яшьтә быел. Шуны алып китсен инде, унны бетергәч. Хет бер балам югары белемле булыр. Калганнары укый алмас инде аларның. Миннән сәламнәр әйт күпләр иттереп. Кайткан-киткән чакларында кунак та итә алмадым, чакыртып. Ялгыз башы йөри иркәмнең чит-ят якларда. — Яра-ар, чакырырсың әле. Терелә күр. Яшьсең бит әле син. Бите алсуланып китте азрак Фәнзиянең. — Шулай шул, туганым. Җәен кырыгым гына тулып үтте бит. Кырык яшь яшьмени әле, дөнья көткән кешегә. Тик, үз хәлемне үзем генә беләм инде. Аякка бассам, әйбәт булыр иде дә бит. Бик ваклар шул балалар. Терелермен дигән өмет белән догадамын инде үзем. Иншалла терелермен. Син, минем үтенечемне Зөфәргә җиткер инде, яме?! — Ярар, ярар, җиткерермен. Терел исән-сау Тизрәк аякка бас, бергә-бергә яшәргә язсын безгә. — Мин юк дип, езнәгезне ташламагыз. Йөрешегез, ярдәм итегез берберегезгә. Кулыгыздан ярдәмегез тиярлек булмаса, очраганда иркәм дип, балаларымның, башларыннан булса да сыйпап китегез. Онытмагыз минем балаларымның туган булганын үзегез белән... Тамагына килеп тыгылган каты, зур төенне йота алмыйча Хәйдәр өй эченнән акрын гына атлап чыгып китте. Хәлен белергә килгәннәр ешая башлады. Туганнары да, күрше- тирәләр дә, бергә эшләгән, бергә үскән ахирәтләре дә Йола булгач, килгән кешене чыгарып җибәреп булмый. Фәнзия көннән-көн биреште, бетүгә табан китте. Үз хәлен үзе дә аңлый иде инде. Тынын көчкә алып, өенең киң бусагасына күпләп җәйгән паласлар өстендә, төрле зурлыктагы мендәрләр белән терәтелеп куелган хәлендә, җәйге кояшта җылынып утыра Фәнзия. Болдыр кырып юылган, тәмле иттереп такта исләре чыгарып тора. Тыз-быз килеп йортлары аша күршеләрнең умарта кортлары оча. Әллә кайларда, әллә нинди кошларның сайраган, кычкырган тавышлары ишетелә, һаваларда кабаланмый гына күчмә болытлар каядыр табан агылалар да агылалар. Кояшка мереп болдырда Фәнзия ята. Кырык яшендә күп нужалар күргән, иреннән җәбер-җәфалар татыган, күп иттереп, туйганчы матур-матур балалар тапкан, тик әле аларны үстереп өлгермәгән хатынның гомере өзелүгә килеп җиткән. Әллә йокы баса, әллә үлем күзләрен йомдыра — күз кабаклары авырайганнан-авырая баралар Шуларны күтәреп, ачып карарлык та дәрманы юк... Капка шыгырдап ачылганга көч-хәл белән күз кабакларын күтәреп карады. Ире... Рәхим... икән. Авыру хатынның күзендә кайгы белән нәфрәттән башка тойгы чагылмады. Рәхимнең бите тимгелләнеп торганнан салмыш икәнен чамалады. Авыру хатынына карап та тормыйча, итекләрен салмыйча гына, өйгә үтәргә дип уйлап, Рәхим баскычтан күтәрелә башлады. Авыру хатын, көч-хәл белән уң кулын урыныннан кузгатып, иренә ишарәләде — Рә-х-хи-им! Утыр әле... яны-ма. Соңгы сүзем бар Ире коры гына җавап бирде. Исәбе туктамаска иде — Урамда кеше көтә мине. Вакытым тар. Нинди сүз инде тагын? Болдырда менеп җитмичә туктады. — Си-ин... тагын... иске кәсе... беңә ютын гансың икән. Уйнашыңны да... баш...лаган..сың, диделәр. — Син нәстә, хәйван, юкны лыгырдап утырасың. Үләлмичә! Бирермен башыңны ярганчы!.. — Мин-ем башым... ярылган инде .. ул. Бет кән. Тукта урлыгың...нан... Рәх-хи-им Кхэ-кхэ... Уйнаш-тан... Бала-л-а-ар, бала-ла3 Ире өйгә кереп тормады, урам якка атлады. Хатын тона башлаган күзләре белән ире артыннан карап, тик кенә утыра иде. Кызы, Флүзәсе нинди тавыш икән дип, ахрысы, бусагага килеп чыкты, капкага үрелеп карады да, аннан соң гына әнисе янына иелде 7 «К У.» № 12. 97 — Кем иде ул әни?—дип сорап, әнисенең битен сыйпарга дип үрелде. Әнисе җавап бирмәде. Фәнзия кызына нәрсәдер әйтергә омтыла, иреннәрен хәрәкәт иттерергә болаша иде. Ача алды: — Син... зурым минем... Ба-лаларга әни бул! Ән-ни ..................бала-лаа...рым-м... Куркынган кыз бала әнисенең битләреннән, кулларыннан үпте. Үлем салкыны кергән кулларын сулышы белә өреп җылытырга болашты. Ана кулларын кузгатырга итте, ахрысы, тик булдыра алмады. Инде хәле беткән бармаклары белән кызының кулын аз гына кыскандай итте дә, иренен кымтап, нәрсәдер әйтергә теләде бугай. Тик булдыра алмады. Уң ягына ава башлады. Моңа кадәр үлем күрмәгән кызы ачыргаланып кычкырып җибәрде: — Ән-некәй-йем минем-м! Бәгырь-кәй-йем! Ни эшлисе-ең син? Ән- неккәй-йем мине-е-ем!... Тик ана инде кызын ишетүдән узган, теге дөньяга таба авыша бара иде... лы малае шоферлыкта читтә йөри иде инде Рәхимнең. Өендә торып калган сигез бала өстенә, бер балалы Зәүхиҗә исемле, үзеннән ике яшькә олы хатынны алып кайтты Рәхим. Фәнзиянең үлгәненә биш көн дигәндә. Кич кунарга кайтмаган иде әтиләре. Иртән, көтү киткәч, бер өер энеләре, сеңелләре белән Флүзә аларга иртәнге аш әзерләүне кайгыртып, мич янында урала иде. Әтисе алдыннан атлап кергән ят апага балалар әйләнеп карадылар да, мич янында коймак пешергән апаларын тирәләп, аның янына җыелдылар. Әтиләре егетләрчә яшь һәм азрак салмыш иде. — Исән-сау тордыгызмы, балалар?—диде ул көр, хуҗаларча чыккан тавыш белән. Тик балалар җавап бирмичә, яңгырдан качкан тавык чебешләре кебек, зур апаларына сыенганнан-сыена биреп, басып торуларын дәвам иттеләр. — Менә, яңа әни алып кайттым сезгә. Авырмый торганын. Теге әниегез урынына була инде... Башкача сүз таба алмыйча, тукталып калды. Үзенә төбәлгән сигез пар күз карашын күтәрү аңарга да авыр иде, ахрысы. Шулчак зур апаларының ике ботыннан кочаклаган иң кече ике бала парлашып елап җибәрделәр. Бәләкәй малай такмаклый ук башлады: — Кирәкми яңа әни-и! Үзебезнең әнине-е кире алып кай-йт! Кирәкми-и яңа әни-и! А-а-а! Кирәк-ми-и!... Рәхим зур кызына ачулы иттереп карады: — Туктат, энеләреңне, хәз-зер үк! Сине генә тыңлыйлар бит алар. Туктат дим! Флүзә казан янына үрелеп, капкачына кызыл чүпрәк бәйләгән бидонны алып, иң кече балага тоттырды: — Барыгыз, иркәм, фермага. Сөт алып кайтыгыз! Ике бала җитәкләшеп, әтисе алып кайткан апага курку тулы күзләре белән карый-карый, өйдән чыгып киттеләр. Флүзә янында калган туганнарын әтисе белән «яңа әни» басып торган тарафка эткәндәй итте. Берәм-берәм. — Ис-әнме... әни, дигез, балалар! Үзебезнең әни кайтмый инде хәзер зираттан... Яңа әни... белән яшәячәкбез хәзер Әти шулай ди бит. Исәнләшегез!.. Фәнзия үлгәннән соң, Рәхимнең бәйләнгән куллары чишелде. Яшь хатыны аның төнге «кәсебен» яхшы гына белә иде һәм соңгы елда ул «кәсептән» үзе өчен яхшы гына файда да кергән иде. Эшендә дә җаен чыгарды Рәхим. Мастерской белән җитәкчелек иткән Харраска да ярап 98 О алды. Өенә алып кереп яхшы иттереп бер сыйлады, ике сыйлады да, сүзара сүз чыгарыл, ничекләр иттереп эшкә йөрүенә рөхсәт алды — Син, Харрас туган, минем хәлне аңла инде. Бала-чага күп. Барысын да ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк. Мин кирәк чакта станук- та көн-төн эшләрмен, һич кенә дә каршы килмәм. Эше*,ә карап түләрсең. Кешенекеннән ким булмас, иншалла. Төнге каравылчыларга әйтеп куйсаң, әйбәт булыр иде, миңа төнгелектә дә эшләргә рөхсәт, дип. Аннан кирәге чыккан чакларда икеөч көн мин үземнең эшләрне карар идем. Аннан әнинең ягыннан без синең белән якын гына туганнар да бит әле... — Чту за разговур! Рәхим абый!—Харрас урысча сөйләргә ярата иде.— Булдырабыз аны! Сал әйдә тагын берне! Яңа җиңги теге урыс шиен шәп пешерә икән. — Торф чыгарган җирдә повыр булып эшләгән ул. Шунда өйрәнеп кайкан урысча пешерергә. — Әйдә, мин нәчәлник чакта файдаланып кал. Тик миңа әйтмичә чыгып китәсе булма. Рәхим җайлап, кабаланмый гына элек «кәсепкә» бергә йөргән иптәшләрен барлап чыкты. Тирә-яктагы авылларда югалган маллар турындагы хәбәрләргә колак салгалап, тыңлап йөреп Мөхти белән Сәлмәннең «кәсепне» ташламаганнарын чамалый иде. Бер кичне Мөхтинең авылына кереп өеннән алып чыкты да, матай коляскасына утыртып, «Байлар совхозы»на элдертте. Сәлмәннең йортына барып кергәндә, мәҗлес шаулап-гөрләп тора иде. Коляска эченнән, калын киндердән теккән букчаны алып, Мөхтинс, Сәлмәннең биегәннән сикерепсикереп киткән өе эченә алып кереп китте. Хуҗа кеше аларны тәрәзәдән үк күреп алган, ахрысы, ишек ачылган коеиә икесен дә кочаклап алды. — һе-ей, яшибез икән әле болай булгач! Инде бүгенге көнне бу дуслар да килеп тапкач, шәп икән әле мин. Яшәсен безнекеләр белән сезнекеләр! Әйдәгез, егетләр, түрдән үтегез! Болай булгач, шатлык бик зурдан минем. Картайганда-тыртайган, дигәндәй булдым әле мин Кырыкка җиткәндә хатын малай табып бирде әле миңа. Алмаш булды миңа... эһһем, эһһем, әййе... Малайның тәпиен юабыз бүген Күңелле табыннан соң, кунаклар куна калдылар Иртән матай артына утырып, Сәлмән дусларын озата барды Авылны чыгып азрак киттеләр дә, зур таш астыннан бәреп чыккан чишмә янында матайдан төштеләр. Бер кесәсеннән башланмаган ярты аракы, икенче кесәсеннән ипи һәм ит кисәкләре чыгарды Сәлмән. Матай коляскасы эченнән стакан алып, Рәхим аңарга сузды. Сәлмән стакан тутырып аракы салды. — Тот! — шатлык нурлары чәчеп торган күзләре белән Рәхимгә яратып карады.— Атаман! Рәхим аның шаяртуын әһәмияткә алмыйча, стаканны кулына алды да, башын азрак артка ташлап, ике йотуда эчеп куйды Матайның коляскасы алдына гәҗит өстенә куйган бер зур гына кисәк итне алды да, авызына кабыр алдыннан ымлады: — Сал, Мөхтигә! — Слушаюсь!—диде Сәлмән, артлары тапталып беткән сандалиларының үкчәләрен бер-бсрсенә бәреп —Болай булгач, салабыз инде Мөхтигә! Бушап калган шешәне Сәлмән кулыннан алып, чишмә артында үскән тал куаклары арасына ыргытты. Костюмының түш кесәсенә тыгылды да, гелән бишлекләрдән генә торган ике төргәк акча чыгарып, иптәшләренә сузды: _ Икегез дә матайларыгызны бик шәп иттереп ремонтлап, көйләп куегыз. Тәгәрмәчләре шәп булсын. Тормозлары. Сәлмән суза башлаган кулын кире алды: — Мин матайны саттым бит, әй! — Яңасын ал. Кесәсеннән чыгарып, күп иттереп акча өстәде. — Әле өстәгәнен кире кайтарырсың. — яр а₽ = . Сәлмән икесенә дә шатланып карап алды да, башындагы кирәкмәгән уйлардан арынган кебек, куанычын яшермичә чыгарып салды: — Кәсепне мин, ялгыз башым булсам да, ташламаган идем. Инде җан өшеп бетте, берүзем сарык бастырып йөреп фермаларда. Матайны да, шул тыела алмаганнан саткан идем. Ташлап булмасмы «кәсепне» дип. Димәк, яшибез әле. Рәхим, сөйләшү булды дигәнне аңлатып, Мөхтигә баш какты. — Утыр, киттек! Моторын кабызды да, Сәлмәнгә кулын сузды: — Хуш иттек. Ялгыз йөрүеңне туктат. Якын-тирәдә исең чыкмасын. Без Гафияткә киттек. Сәлмән төсе беткән тавыш белән әйтте: — Юкка барып йөремәгез. — Нәрсә булды? — Беткән ул, әй. Эчкедән сируз пичен дигән авыру белән ята. Атна-ун көнлек гомере бардыр инде. Беткән ул. Мөхти барысының дә уен әйтте: — Дүртенче, кирәк бит инде. ■— Пока, өчәү алып барып карарбыз. Аннан күз күрер... итте тирә-як авылларда башмак тана, симез сыер, сарык маллары югалулар. Авыррак булса да, «кәсеп»не өчәү генә башкардылар. Баштарак калага итләтә илтә торганнар иде. Тора-бара анысын да җайладылар. Бер баруында Рәхим кала ягын көйгә салып кайтты. Каланың Агыйдел агышы белән уң ягында, кала читендә Шах Тауга барган юл өстендә бер йорт сатып алдылар. Уртакка, «кәсеп» акчасына. Дүртенчеләре, хәрби истребительләрнең канатын шомартучы булып эшли иде. Йортка шуны керттеләр. Нәселе Юрматы башкортларыннан булса кирәк, күп уйлап тормастан утка-суга керә торган башкорт иде. «Кәсеп» буласы көнне телефоннан шалтыратып, «Юрматыны» кирәк җиргә чакыртып алалар. Ул, дәшмәс энесенең йөк машинасы белән кирәкле җиргә килеп җитә. «Алган» аяклы малны тере көенә кузовка яткырып төйиләр дә, машина юк та була. Машина китеп күздән югалгач, өчесе бер матайга утырып калага юнәләләр. «Йортка» ашыгалар. Барулары белән ишек алдындагы сарай эчендә ныклап эшкә тотыналар. Аяклы малны иткә әйләндереп, баш-тиресен кайтышлый ук урман-чокыр төпләренә күмеп калдыралар. Андый чакта иренү ярамый—тиз эш итәргә кирәк. Милицияләр югалган аяклы малны эзләп көннәрен уздырган арада, аның ите инде катлит-матлит булып ашханә өстәлләрендә булырга тиеш. Тора-бара «кәсеп» итәргә көндезгә дә күчтеләр. Соңгы елларда авылларда көтүче кәсебе бетеп, малны йорт саен чират белән көтүгә күчтеләр. Урман-кырларыннан узган чакта гомере кыскарып, пычак астына керә торган симез башмаклар, сыерлар булып тора. Кигәвенчебеннән качып, агач тирәләрендәге яшел үләнне эзләнеп кергәннәре дә була. Тик көндезге «кәсеп»нең бер җитешсез ягы бар — караңгы төшеп, төн булганчы алган малны агачка бәйләп калдырырга кирәк. Кемнәр йөреми, кемнәр узмый урман юлларыннан. Соңгы елларда күпчелек, кайсысы агач урлый, кайсысы суккан комбайннан ашлык эләктереп, урман эчендә калдырып китә. Алар да төнне көтә бит. Машина, матай заманы—күпләп урлап, өйгә ташу заманы! Урман юллары К белән нәрсәдер ташып йөргәннәргә тап булгаладылар, урманда агачка бәйләп калдырган симез (үзең урлаган симез була') сыерны, башмак тананы да югалттылар. Берсендә, ике башмакны бәйләгән җирдә, шула рның тиресен генә таптылар. Башлары, эчәкләренә кадәр алып киткәннәр иде. Эзләренә караганда йөк машинасы белән булганнар. «Бурныкын карак урлаган!» Рәхим ул төнне иптәшләре белән бит сыпырып кайтып китте. Уйлап куйды: «Чын ир-егетләр бездән башка да бар икән әле...» Солдаттан кайткан, 1954 елда туган улы Әхмәтне район үзәгендә, тулай торакка урнаштырып, шоферлыкка эшкә кертте. Район үзәгенә начальствоны йөртергә керде. Җитезлеге, уңганлыгы белән үзенә охшаган иде. Әнисеннән сипкел генә алган үзе Аннан соң тамак төбеннән чыккан, азрак карлыкканрак тавыш та әнисенеке. Эшли башлавына ел тулар-тулмастан хуҗасының «Волга» машинасы белән кайтып кунды. Кичен энеләрен шатландырып, күрше авылдан әйләндереп кайтты. Әниләренең бертуган Камилә исемле апасы яныннан Иртән торып, китәргә җыенгач, әтисенә әйтте: — Әйдә, эшеңә илтеп куям. Күрсеннәр синең дә «Волга»га гына утырып йөргәнеңне. Шаяртып сөйләсә дә, тавышында ниндидер сәерлек сизде Рәхим. Утырды машинасына. Азрак баргач, ярты юлда улы машинасын туктатты. Үтенече бар икән. — Мин, әти, өйләнергә уйладым бит әле. Рөхсәт итсәң, килен буласыны киләсе атнада алып кайтыр идем. Сезгә күрсәтергә Рәхим шатланып елмайды: — Әйбәт, алай булгач. Алып кайт кәнишне. Киңәш итүеңә рәхмәт. Кем кызы? Мин беләмме? — Белмисеңдер. Әтисе колхозда сөт җыя. Рәхилә исемле кыз. Тегү мастерскоенда эшли. Ел тула инде, йөрибез. — Алып кайт, күрсәт. Үзеңә ошаса, безгә ни инде, ярар. Нәрсәдер абайлады: — Тел ягы ничек соң? Сер тотарлыкмы, күп сөйләнмиме? Улы көлде: — Кем белсен инде, әти. Кеше кебек кеше инде. Ике аяклы, ике куллы. Сорасаң җавап бирә инде, сорамасаң — юк. Алай бик күп сөйлә- үчән түгел кебек... Туйны зурдан кубарыл уздырдылар. Авылда Черки Әхмәдулла дигәннең олы кызы икән дә, тәүге туй ясаулары икән Әхмәдулла атасын сугышка озатып, ун яшеннән, 1942 елның кышыннан колхозда эшли башлаган. Шуннан бирле туктаганы юк. Тик менә соңгы биш ел чамасында гына ат җигеп, йорттан йортка йөреп, сөт җыя икән. Хөкүмәткә. Бөтен Түбән оч йортлары Черки Әхминеке икән. Киң күңелле, җор сүзле, ботсн кеше өчен дә яхшы була белгән Әхми—һәр йортта үз кеше. Сөтен дә җыя, кирәк булса арбасы, чанасы белән атын да биреп тора. Мөгәрич тә сорап тормый хәтта. Туйлар узып, шау-шулар басылгач, «яңа кошлар», Әхмннең әнисе япаялгыз яшәгән йортта тора башладылар. Ел үтәр-үтмәстән әтисенең киңәше беләң Әхмәт зур йөк машинасына күчеп утырды. Әүжән якларына барып юан, озын карагайлардан бураган зур бура алып кайтып утыртты. Башын ябарга калаен да, мичкә кирпечен дә, идән-түшәмгә тактасын да алды яшь кияү. Йортның шулай тиз салынганына исе киткән күрше-тирәгә, агай-энеләргә Черки үз киявенең акчаны каян әтмәлләгәнен шаярта биреп, аңлата белде: — Чишендерә инде бу кияү мине дә, коданы да.. Миндә калмас, давай бирегез, ди... Дөресе дә. Черки Әхми үз киявенә булышу ниятеннән шактый бурычка алды... кодасыннан. «Бер елда түләрсең»,— дигән шарт куйды аңа Рәхим кодасы, хәйләкәр елмаеп Акча булгач, эш тиз дә, җайлы да бара икән. Черки Әхми әнисенең бакчасына, тыкрыктан яңа капка ачып, яңа ишек алдына, яңа йортны эшләп, зурдан, карагайдан утыртып та куйдылар. Әүҗәннән алып кайткан бураны язын күтәргәннәр иде, көзгә йортны бетереп тә керделәр. Яңа йортны котлап җыйган мәҗлестә Рәхим белән Әхми кодасы икӘү бергә утырдылар. Табын кызганнан кыза барды. Черки Әхми кызыклар сөйләп, табынны көлдереп, үзенә дә рәхәт тапты, кешеләргә дә бик күңелле булды. Яшьләр котырып биергә тотынгач, Рәхим кодасын ишек алдына алып чыгып китте. — Әйдә, син тәнәфес яса, мин азрак һава алмаштырып утырырмын. Әйтәсе сүз дә бар... Ярыйсы гына салган булса да, Черки Әхми исерек түгел иде. Аңлады, кодасының акча турында сөйләшергә теләгәнен. Ишек алдына чыгып, койма буена тезеп салган имән бүрәнәләр остенә менеп кунакладылар. Черки кесәсеннән кабы белән сигарет чыгарып, аны кабызды да сорады: — Син кода, узган ел, мин бурычка алган акчаны трибувайт итәргә уйлыйсындыр инде? Шуңа дип алып чыктыңмы мине? — Шуңа кода. Үзең дәшмисең, ә миңа акча кирәк. — Бурыч түләү изге эш, дип әйткән ди китапта. Миңа да акча бик кирәк иде бит әле. Бик кирәк. Түләргә... пока юк... Черки үтә дә тәмләп сигаретын суырды да, тешләре арасыннан тавыкларын җыйган урамга алып чыгып барган, кара койрыклы ак әтәчкә, «черт» иттереп төкереп җибәрде. Әтәч «кот-кот» дип тавыш чыгарып, барган җиреннән читкә сикерде. Черкинең кәефе килде, кодасына күңелле иттереп карады. — Минем бүгенге көннәрдә бурыч түләрлек рәт юк бит әле. Син көт инде... тагын берәр ел... Кодасы җавап бирмәде. Бурычка биргәндә үк башына кергән уен барлый иде. Чөнки бу уй барып чыгарга охшап тора иде инде. Эченнән генә, Черки кодасының андый уйларның башына китерә дә алмаганын уйлап, аны мыскыллап көлеп куйды. Әхми кодасы сүз беткәнне аңлатып, тартып бетермәгән сигаретын төкереп сүндерде дә, имән бүрәнәләр өстеннән торып җиргә төште. — Киттем мин. Тагын көт инде син, чит кешеләр түгелбез бит. — Туктале, син кода кеше!—диде бурычын көткән кода.— Сөйләшеп бетереп куйыйк инде. — Нәрсәсен сөйләшәсең инде аның. Юк акча... пака. Бирермен димен бит... акча җыелгач. Сөт җыела бит, акча да шуның кебек җыелырга тиеш. Алла кушып... Рәхим бөтен йөзен балкытып елмайды. Шул елмаю Черкинең әле генә тантаналы иттереп типкән йөрәгенә курку салды. Үзе дә сизмәстән, янә бүрәнәләр өстенә үрмәләде. — Менә шулай, әйбәт иттең кире менеп утырып, кода белән сөйләшкән җирдән шулай итеп торып китәләрмени инде. Тыңла. Илленең теге ягына чыктым, тик бер генә кешедә дә минем бурыч калдырганым юк. Иншалла, синдә дә калмас. Бирми дип син башыңа да китермә, кода... Бирмим дигәнем юк бит минем. Бирермен, булгач та. Чит кешедә түгел бит, үз малаеңның кесәсенә кергән. Әнә утыра йорты. Кара күрмәсәң, күзләреңне ачып... Черки Әхминең һич кенә дә бурычын түлисе килми иде шул. — Ярар алайса, кода. Үпкәләштән булмасын!—диде Рәхим. Тавышында Черки өчен моңарчы бер вакытта да ишетелмәгән кискенлек ишетелде. Куркыту да, янау да бар иде ул тавышта—Бирергә исәбең юк, ахрысы? Черкинең куллары үзләренә урын таба алмыйча нәрсәдер эзләнә башладылар. Ул кирәген тапкандай, кесәсеннән тагын пачкасы белән сигарет тартып чыгарды. — Син, нәрсә инде, Рәхим кода-а!—диде ул, үтә дә йомшаган тавыш белән.—Азрак кына көт инде син. Табарга тырышырмын... шушы арада... Аз гына... — Ярар алайса. Азрак көтим. Бер ай. Утырган җиреннән кузгалды. — Әйдә керик. Әйтерләр, кодалар аерыла алмыйча сөйләшәләр, дип. Минем башлаган бер эш бар. Шуны бетереп куярга кирәк. Син мина азрак булыш инде. Шуны башкарып чыксам, мин өч-дүрт ай көтәргә дә риза. Күз күрер аннан соң да. Тик ярдәм ит миңа. Черки Әхми күңелләнеп китте. — Яра-ар!— диде ул.— Безнең эштән качкан юк инде анысы. Итәрбез ярдәмне. Нәрсәсе бар аның. Кайчанрак кирәк, әйт кенә — Килеп алырмын мин. Алдан әйттерермен телефон белән. Әзерләнеп торырсың мин килгәнче. Бер дә булмаса, малай китереп китәр сине матай белән. — М атайны каян алыр икән соң ул? — Мин аңарга матай алырга акча бирдем. Каладагы зур малай табам, диде. «Миннән бурычын таптыра. Акча моңарда-а!»—дип көнләшеп уйлап куйды Черки Әхми. Тик уен тышка чыгармады. — Йә, килештек. Шушы арада килеп алырлар сине. Атна үтәр-үтмәстә «Коммунизмга» колхозыннан өч үгез югалды. Кодасын үз кәсебенә тиз алып кереп китте Рәхим. Гомере буена колхозда урлашып, шуңарга табигый эш иттереп караган Черкигә, кодасы белән «кәсепче» булып китү бернигә дә тормады. Рәхим дә кеше холкын яхшы чамалый иде. Кодалар булып елдан артык йөрешкән арада ул инде Черки Әхминең комсызлыгын да, кеше байлыгына көнләшеп каравын да, инде гомере үтеп барып һаман җитәрлек акчага, яхшы киемгә, әйбәт тормышка ирешә алмаганнан җанын кая куярга белмәгәнен дә яхшы аңлаган иде. Черкинең холкын яхшы белеп, үзенең кирәгенә борып та куйды. «Кәсепкә» барасы кичне Черкине үзенең малаеннан яңа матай белән китертте Рәхим. Өенә алып кереп, кодасына җиңелчә генә итеп чәй эчерде. Үзе сөйләнде: — Ашау-эчү бик күптән булмасын. Эш авыр, күп ашаган булсаң, тын кысыла. Эшне башкаргач, барысы да булыр. Алла боерса... Кодасын келәтенә алып кереп, аңа юка гына фуфайка, аякларына җиңел генә эрзинкә итекләр кидерде. Төнге уникеләр тирәсендә, кая алып барганын әйтеп тә тормыйча, матаена утыртып, алып чыгып та китте. Черки дә ләм-мим дәшмәде, бернәрсә дә сорашмады. Кодасы артында утыруын гына белде. Колхозга барып җигәрәк ике чакрым җирдә, агачлар баскан бер чокыр янында туктадылар. Рәхим юлны караңгыда да яхшы күрә иде, шунлыктан малайның фарасын яндырмый гына бардылар. Мөхти белән Сәлмән анда иделәр инде. Кодасы белән таныштыруны кирәк тапмады. Тегеләр дә сорап тормадылар. Караклар арасында тәртип юк-бар армия солдатларыныкына караганда да әйбәт һәм ныграк бит ул. Караңгыда беленер-беленмәс кенә сизелгән сукмактан матайны кечкенә бер аклан эченә кертеп яшерделәр. Совхозның мал сарайларына карап, бүреләр кебек, бер-берсенең эзенә басабаса китеп бардылар... Әйе, кодасы Черкине кәсепкә алып кереп китү авыр булмады. Чөнки ун яшеннән колхоз эшенә чыгып, үзен белгәннән алып урлашуга күнегеп, шуның белән бергә кочаклашып үскән, яшәгән Черки үзс дә. бер генә кон дә урлашмыйча тора алмый иде. Үзе әйтмешли, кем инде колхозда урлашмыйча яши! Юк андый кеше! Утыз елдан артык колхоз эшендә изелеп, ярым ач яшәп, каян яхшылап эләктерергә дигән сорауга ул тик җавап кына табалмыйча йөрегән икән! Кодасына рәхмәтләр яусын! Чөнки, Черкинең уенча, «урыннарда утырган белемлеләр» аңардан күбрәк эләктерәләр дә, хәйләкәррәкләр дә. Эшләмиләр һәм үзе кебек колхозда эшләгәннәрнең «чутыннан» яшиләр, һәм оста иттереп алдап сөйли беләләр. Шуңа укып чыкканнар да инде алар. Кодасы артыннан тавыш- тынсыз гына атлаган Черки Әхми инде нәрсәгә барганнарын, кодасы әйтмәсә дә, белеп атлый. Бу эшнең куркыныч икәнен дә, төрмә белән бетү ихтималы булуын да белеп атлый. Шулай булса да, бармаска, кире борылырга дигән уй юк аның башында. Чөнки колхозда эшләгән чакларында, төрле вак-төяк, берничә капчык ашлык яисә колхоз эскертеннән бер йөк печән урлап кына байый алмаган Черки, үзе өчен менә дигән акчалы, тиз баерга мөмкинчелек бирә торган «кәсепкә» тарыганын тиз аңлап алды... Төн бик тә уңышлы үтте. Авызларына азрак солы салган капчыклар кидерделәр дә, эре гәүдәле өч башмакны сайлап, алып чыгып киттеләр. Тиешле җирдә көткән машинага аякларын бәйләп, төяп җибәрделәр. Матай белән чыгып ычкынып, башмаклар төялгән машинадан да алдан кайтып җиттеләр. Ике атна узгач, бурычтан котылсам ярар иде инде, дип йөрегән кодасына Рәхим төргәге белән акча тоттырды. — Менә сиңа, узган ел биреп торган акчага, урыс әйтмешли, дабав- ка. Тот. Игелеген күр. Теге бурыч вәссәлам! — И-и-и!—дип сузды Черки, комсыз күзләренә юмартлык карашы бирергә тырышып.— Бер чыгуга-а! Күбрәк түгелме со-оң? Кодасының күзләрендә мыскыллы елмаю елтырады: — Өйрәнчеккә без күбрәк түлибез бит. Куркуы тизрәк үтсен, дип. Безнең «кәсеп» шулай төшемле ул.—Тавышын акрынайтты:—Казакълар ягыннан җылкы малына заказ бар. Рәвил карак заманында казакътан куган атларны. Хәзер кире куарга кирәк. Сезнең тугайда йөрегән атларны мин карап киттем. Төрлесе бар инде. Тик, тагын бер ай чамасы йөреп торсыннар әле. Бар анда шәпләре. Казакълар иткә сорыйлар бит. Урыс бетерде казакъ далаларындагы җылкыларны, чучка фермаларына алмаштырып бетерде. Бер төн эчендә бурычыннан котылып, түш кесәсен тагын өстәмә акча белән тутырган Черки Әхми башын күтәреп, кодасына яратып карады. Гомере буена колхоз эшеннән чыга алмыйча эшләсә дә, аның мондый күп акчаны кесәсенә салганы юк иде әле. Юантык, бәләкәй гәүдәсе тураеп, озынаеп киткәндәй булды. — һы! Җылкы малы! Бар инде алар безнең авыл тугайларында. Өере белән йөриләр. Шуларга налуг та салучы юк хәзер. Асрасын халык, диләр. Тугай иркен бит безнең. Берәр атнадан әйтермен ниндирәкләре барын... өнлә белән тугайдан алган атлар белән мәшәкать бик аз булды. Чөнки атларны калага да кумадылар, суймадылар да. Әлеге дә баягы шул, «Байрак» совхозында эшләүче казакъ дүртесен дә сатып алды. Бер атның бәясен тулысы белән алдан түләп куйды. Урланган атларны ташырга да машина үзеннән иде казакъның. Черки Әхми белән Мөхти куеннарына тоз сибелгән ипи тыктылар да төн караңгылыгында тугай ягына кереп югалдылар. Киткәннәренә инде бер сәгатьтән артык вакыт узды. Тик алар күренмәделәр. Яшереп куелган машинадан читтәрәк, карт юкә төбендә Сәлмән белән Рәхим, кузгала башлаган шикләрен басып, сабыр гына утырырга тырыштылар Байтак утыргач, Сәлмән түзмәде, Рәхимнең колагына иелеп пышылдады. — Мин башымнан ук куфайкы белән томаланып, берне генә тартып алыйм әле? Т Рәхим аңарга җавап урыныиа зур йодрыгын гына күрсәтте. Бик тә озакка сузылган минутлар җаннарын талкыды. Тагын байтак вакыт узгач, түгәрәк, тырпаеп торган колаклары белән төнге тынлыкны бик җентекләп тыңлаган Рәхим аягына басты. Картаеп килгән, ләкин сизгерлеген югалтмаган бүре кебек, төн караңгылыгына, тугай ягына текәлде. — Юк ла инде!—диде Сәлмәне, пышылдап кына.—Ишетелми бернәрсә дә. — Ишетелә шул! — диде, шатлык, өмет кергән тавыш белән Рәхим.— Тартай шыңгыравыннан туктады Төн караңгылыгыннан атларның икесен менеп, икесен җитәкләп, Әхми белән Мөхти килеп чыктылар... Машинаны, калкулык астында аккан кечкенә елганың текә ярына судан китереп терәделәр. Атларны егып, аякларын бәйләп, ярдан этеп машина кузовына өстерәп төяделәр. Сикәлтәләрдә, үрләрдә машина кузовында шуып йөрмәсеннәр дип, атларны бер-берсенә һәм машина кузовларын яба торган тимерләргә бәйләп куйдылар. Машина утларын яндырмыйча гына, кырдагы бер эскерткә кереп атлар өстеннән салам төяделәр. Күп иттереп, саламны таптамыйча төяделәр дә, җиңелчә генә бастырыклап куйдылар. Атларга тын алырлык иттереп һава юллары калдырырга да онытмадылар. Авылның Ырымбур ягына чыккан юлда, Тәләкәй авылына чыккан күпер төбендә атлар төялгән машинаны казакъ Аманбай көтеп тора иде. Салам төягән машинаны күргәч, юл кырындагы канаудан күтәрелеп, юлга чыкты. Рәхим кабинадан төшеп, анда казакъ кереп утырды — Булды бу эш. Исән-имин кайтып җит тә, кирәк кешеләренә тапшыр атларны. Ат хуҗаларының берничә коне атларын эзләп, аннан соң тагын берничә көннәре милиция бусагасын таптап үтәчәк. Синең атнадан артык вакытың бар. Әйдә, кузгал... Шул көннән соң, тирә-якларда югалган малларның яртысыннан күбесе җылкы малы була башлады. Инде хәзерге замананың мал белән «кәсеп» итүчеләре, борынгыдан килгән ул шөгыльне җылкы урлауга күчереп, үзләренең «ат караклары» дигән исемнәрен яңадан кайтардылар... Заманалар үзгәреп, авылда яшәгән кара халыкка җылкы малын тотарга рөхсәт ителү яңа ат каракларына яңа мөмкинлекләр дә тудыра иде... үрт ат суга төшкән кебек югалдылар, юкка чыктылар. Көн- төн диярлек тирә-яклардагы ялан-кырларны, урман-чокырлар- ны, күрше авылларны актарып эзләгән хуҗалары да, галифе чалбарлы, хром итекле милиция начальнигы Хәмитов та, хәтта күрше райондагы күрәзәче чуаш Әким дә югалган малларның эзенә төшә алмадылар. Утыз ел Совет Армиясендә хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыккан Зөфәр Саратов каласыннан авылын сагынып кайгып төште. Үзе әйтмешли, «атлы колхозник дәрәҗәсеннән кырык биш еллык стаж белән отставкага чыккан» абыйсы белән кичен бик озак сөйләшеп утырдылар Балалары кайсысы кая таралышып беткән абыйсына энесе кайту зур шатлык иде. Яңалыклар күп авылда. Туган-тумачаны, күрше- күләнне, авылдагы таныш-белешләрне сөйләшеп беткәч, Зөфәр сорады абыйсыннан: _ Теге елны дүрт ат югалган иде. Табылмады бит шулар тәки. Андыймондый исс-косы да чыкмады, ахрысы? _ Берсе Минеке иде бит аларның. Берсе Көрпә Зарифыныкы. Юк инде, нинди ис чыгарга тиеш, ди инде. Милиция аларны эзләми дә хәзер. Ярар инде, ул атларны без онытып та беттек инде. Әйдә, берне тотыйк Д тагын. Син бу нәстәне эчәргә тәки өйрәнә алмадың әй, даром чту офицерсың. Эчкәне артыннан бер кисәк ит капты да, аны тәмен белеп чәйнәргә тотынды. — Рәхим езнинең, теге син хәрби училищега керергә ярдәм иткән улы Нәфис кереп китте яз көне безгә. Чибәр, бер старший лейтенант булган ул, әй. Инде сиңа рәхмәтләре зур инде. Зөфәр абый ярдәм итмәсә, мин ул училищега гомеремдә дә керә алмаган булыр идем, ди. Югары белем дә ала алмаган булыр идем, ди. Озакламый капитан буласы икән. — Рәхим езни... Үзе исән-саумы соң? — Исән болай. Тик тазалыгы, исәнлеге юк, әй. Аяк-куллары ни йөреми, ни тотмый, дигәндәй. Йорт тирәсендә генә кыҗмырдый шунда. Чыгып йөрерлек түгел ул хәзер. — Балалары таралып беткәндер инде? — Читтәләр инде. Тик таралдылар дип әйтеп булмый аларны, әй. Тугыз баладан берсе бездә шофер, берсе Эстәрлетамакта. Аннан әле мин әйткән Нәфисе офицер, Чита ягында. Бездәгесе теге Черки кияве бит инде, үзең беләсең. Калганнары барысы да Салават каласында, зур апалары Флүзә янында. Ире бик шәп бер башкорт егете. Гәүдәгә миннән дә таза. Иллә дә киң күңелле, шат, юмарт башкорт инде. Ул курайда уйный, ул җырлый башкорт көйләрен — табыннарның һушын ала инде. Флүзәнең үзе белән алтаулар Салаватта. Фәнзия апаның абыйсы Галиулла абзый да бик ярдәмчел булды. Фәнзия апа гына күрә алмады шатлыкларын. Тик, ни сәбәптер, авылга сирәк кайталар. Әнкә үгәйгәме икән, бүтән сәбәбе бармы икән. Черкинең кияве генә кайтып-китеп йөри. Анысы еш кайта... Абыйсы сөйләвеннән туктап, энесенә карады: — Баядан бирле сизеп утырам, нәрсәдер сине борчый дип, әйтимме, әллә берәр нәрсә хәбәр итәргә уйлыйсыңмы миңа. Күзләрең борчулы, димме шунда. Ә? Зөфәр кызарып чыкты. Абыйсы дөрес чамалаган иде. — Ни бит... абый! Теге дүрт атны... Э-э... Хәйдәр кул хәрәкәте белән энесен туктатты. — Син белгәнне мин дә беләм, энем. Тик син, Зөфәр энем, бернәрсә дә белмисең. Шуны һәрчак исендә тот. Бел-ми-се-ң! Аңладыңмы? Белми-сең! — Юк, аңламадым. — Аңласаң да, бернәрсә дә белмисең. Кирәкми аны белү безгә. Алдындагы тулы рюмканы читкәрәк этәрде дә өстәп куйды: — Балалары күп иде езнинең, ул атлар... югалганда. Фәнзия апа хакына бездән ярдәм булды дип исәплим инде мин ул югалган атны. Син, берәр нәрсә белсәң—оныт. Кешенең картлык көннәре рәшәткә артында үтәргә тиешмени? Ни әйтсәң дә, үзебезнең езни бит. Кемнеке— аныкы дигән даны да бар. Кеше арасында яхшы түгел. Ә балалары?.. Бер атна кунак булганнан соң, Зөфәр юлга чыкты. Автобус килгәнне көткәндә ике ирнең сөйләшкәнен тыңлап утырды. — Кичә Черки егылган урамда. Лаякыл исерек. Торалмый да, атлый да алмый. Шуннан Сәббах тегене өенә илтеп куярга булды. Сәббахньщ машинасына төйи башлаган идек, кесәсеннән сберкнижкәсе төште. Карадык Сәббах белән ачып. Исләребез китте, әй. Кырык өч мең дә әллә ничә сум акчасы бар книжкәсендә-ә. Менә сиңа Черки-и... — Кит, сөйләмә булмастайны! Урам буйлап, гомере буена сөт җыеп, каян килсен инде Черкигә шул хәтлек акча. Өч «Жигули» дигән сүз бит ул. Өчәү! Черкигә андый акча тагын! — Соң инәңнең күлмәге! Үз кулым белән книжкәсен тотыд карап, үз күзләрем белән укыдым, дим бит мин сиңа. Ышанмасаң, Сәббахтан сора. Ул илтеп куйды өенә. — Хәзер, соранып йөрим тагын кешедән, Черкинең күпме акчасы бар, дип. Миллион булса да, шул Черки инде. Беткән бит инде, күрмисеңмени. Черкине акча гына коткарырлык түгел инде хәзер. Ул корсагы күбенгән, ул аяккуллар шешенгән. Йөрәге бик начар икән — Җитмәсә, эчә бит әле. — Эчүенең без белмәгән берәр сәбәбе бар иңде аның. Шуңа эчә дә инде ул. Хәзер аңарга мәчет юлында йөрергә дә бит инде. Ходайдан мәрхәмәт белән исәнлек үтенеп... — Кит, кеше көлдереп сөйләмә дә, Черки мәчеткә йөримени. Йөрер бик... Башы тулы уйлар, яңалыклар белән чыгып китте Зөфәр туган авылыннан Саратов каласына. үрт ат авыл тугаеннан югалган көздән соң байтак еллар үтте, бик күп сулар акты, озын-озын юллар узылды. Тирә-якларда җылкы малы да, башка аяклы маллар да югала торды. Тик аларга кул салган караклар гына күренмәделәр дә, сизелмәделәр дә. Авыллардагы кешеләр ул каракларның тотылмаячакларына ышанып бетеп бара иде инде. Чижук Хәйдәрнең кунакка кайткан отставкадагы подполковник энесе Зөфәр киткәннән соң атна тирәсе үтүгә, авыл тугаеннан тагын ике җылкы малы югалды. Көпә-көндез. Бу юлысы авыл ныклап, шикләнмичә әйтте: ат караклары!..