Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җыр кайтарам

Җыр кайтарам мин чишмәле тауларыма. Җыр кайтарам кырыкмыш колын, тайларыма, Җыр кайтарам алтын башак итеннәртә. Җыр кайтарам Сөн, Зәй, Чулман, Иделләргә Җыр кайтарам дөньяда бер матур кызга. Җыр кайтарам сыерчыклы якты язга. Җыр кайтарам Чокалыма, Әлмәтемә, Җыр кайтарам шигырь биргән әйбәт төнгә. Җыр кайтарам дан, көч, намус—өчесенә, Җыр кайтарам гади хезмәт кешесенә, Җыр кайтарам чәчәкләргә, үләннәргә, Җыр кайтарам давылларда үлгәннәргә. Җыр кайтарам сакта горур торганнарга, Җыр кайтарам диңгезләргә, урманнарга, Җыр кайтарам Сөембикә әбиемә, Җыр кайтарам газиз әтиәниемә. Мин аларны берәмтекләп җыйган идем, Бүләк иткән иде миңа туган илем. Җыр кайтарам, бурычка дип алган җырны, Шуңа зурлыйм тугайларны, алан, кырны. Мин аларны алган идем кошлардан да, Җәйләрдән дә, көзләрдән дә, кышлардан да. Миңа алар һәрвакытта дәрт һәм терәк, Ләкин хәзер бурычларны түләү кирәк. Җыр кайтарам барыгызга, барыгызга, Кояш булсын алар—туган ярыгызда... Җылылык Кояш белән шигырь — коллегалар, Икесе дә җылы бирүче. Яктылык һәм җылы иҗат итү — Чын мәгънәдә менә ир эше! Җылысы юк йөрәк таш белән бер, Җыр җыр түгел, җылы булмаса. Салкын булса туфрак, андый җирдә Чүп үлән дә үсми ләбаса. Җылы өйдә генә җанга рәхәт, Җылы караш кына сөйкемле. Җылысы юк көлү көлү түгел, Баласы юк бишек шикелле. Өметләрен җуйган кеше җаны Салкынрак салкын тимердән. Җылыт әле җаннарымны дияр Мәхәббәткә яшьли тилмергән. Кояш—кояш, йөрәк—йөрәк түгел, Шигырь шигырь түгел ялкынсыз. Җылы кирәк җанга, җылы кирәк — Яшәп була җирдә алтынсыз. Җанга җылы иңә эч бушатсаң, Дуслар белән бергә җыелып. Җылы өрсәң, таш та терелер диләр — Тормыш үзе сүнмәс җылылык. Заман шундый: кайгылыга— кайгы, Кайгы бирүчегә дәрәҗә. Күзләрендә йоклый караңгы төн, Йөзең — төнге утсыз тәрәзә. Җаным йомшак минем, йоклый алмыйм, Яннарымда кеше җыласа. И күңелем, төнне кояшлы ит. Ыңгырашуларны җыр яса' Дөбердәде якорь чылбырлары. Баш селкиләр төп-төз наратлар. Зәңгәр күктә йөзә акчарлаклар, Диңгезләргә китә кораблар. И кораблар! Мин табышмак чишәм. Кая таба сезнең юлыгыз9 Алыгыз сез мине үзегез белән. Мин дә сезнең туган улыгыз. Диңгез белән җир тоташкан төштә И буласым килә минем дә Офыкларны сыйпан карыйм дигән Теләк тибә минем күңелдә Текә дулкыннардан курыкмыйм мин Булса булсын куе ак томан Өлкән акыл белән ашкынам мин, Яшь йөрәгем белән омтылам. Белом, әни, Иделдә кон хәзер, Камчазкада төпсез төннәр әле Ә йолдызлар гүя чиксез галәм Бушлатының алтын төймәләре Хәтеремдә, әни, мин киткәндә Күзләреңне тутырып карап калдың Шуңадыр ул, ышанычың кебек Кичке уты яна корабларның Яттан беләм үткән гомеремне. Хаталарым булды, яшермимен Әгәр сиңа әриү биргән булсам,— Тәү адымым иде, кичер, Илем. Яннарымнан чапкан елларымны Саклык белән генә барлап барам. Борылып карыйм, кемнәр килә икән Мин тигезләп киткән юлларымнан?.. Чокалым Ник тавышым бүген—моңсыз чишмә, Җаным— сандугачсыз киң бер алан? Бу тик шуңа, туган җирем, шуңа — Еракларда калган мин бер балаң. Кырларымның сагышларын тоям, Хәсрәтләрен тоям Чынлы-суның. Бу тик шуңа, туган җирем, шуңа, Синдә генә булган чын моңсуым. Көннәр үткән саен аһәңеңне, Карашыңны миннән качырасың. Бу тик шуңа, туган җирем, шуңа, Кайт, кайт, улым, диеп чакырасың.