ЯШЬЛЕК ИРТӘСЕ
Ал тузан-чаң, бер яхшылыкка тагылган мең төрле кара-куе болытны хәтерләтеп, алар артыннан авылны чыккач та һаман әле бик озак ияреп барды Гыйрфан мулла атларын кара тиргә батканчы куды да куды. Әйтерсең, бәген ачуын шулардан ала. Аның каны кайный, күңеле шаша, йөрәге парә-парә өзгәләнә иде. Алда, Ырымбурдан кайгкач, янә зур көрәш-низаг булачак. Җиңәргә көче җитәрме? Мобах ис мәзин җыен ялагай, йомакай, бер мыскал онга адәм баласын сата торган имансызларны җыеп алды үз канаты астына. Инде хәзер аңа, Гыйрфан Мишага таба борды ачу-агу сөңгесен. Соң бит, анда сугылып, монда бәрелеп, өтәләгән тавык кебек булып беткән иде. Алып килде шул өтәләгән тавыкны, ашатты-эчерде, кеше итте, юлга бастырды, адәм рәтенә керер! ә ярдәм итте. Биниһая шул ашка хәзер канлы-кара таш ата. Уф! Ничек җир йотмый шундыйларны? Әллә җир җирәнәме, югыйсә? Булыр да. Җирнең дә җаны бар аның. Бар, бар, бар Ярый, аның үзенә пычагым да булмас Хөрмәтулла жәл Таланган чебеш хәлендә калган иде бит мескен Шуннан... ир-сгетлек көчен йодрыгына төйнәп, чебештән янә арысланга әверелеп килә иде. Тагы да борчак измәсе урынына изгәннәр Инде хәзер измәдән адәм рәтенә күтәрелә алмас Бусы Хөрмәтулланың соңгы изелүедер. Тфү!. Фәрештәнең «амин» дигән чагына гуры килмәсен берүк Галимҗан да шул хакта уйлап бара иде Теге вакытта, Йосыф мәхдүм белән аларда булганда, нинди матур сүзләр сөйләгән иде Хөрмәтулла абзыйсы. Нәсел-нәсеп, ил-ватан, узган-булган гыйбрәтле хәлләр, киләчәк өчен өмет Шуларны язарга кушты бит әле ул. Ә ничек язарга? Бу үзе зур тарих бит Шул тарих дулкыннары эчендә адәм балаларының авыр тормышы, даими хәрәкәте, киләчәк матурлык өчен җан агуы. Җәренгә. укып ял! а кайткач, аның белән тагын да очрашыр иде, сүхтәрсннән күп фәһем алыр иде, читкә ыргытылганнарның йөрәк тибешен, җан әрнешен. Ахыры. Башы 10 санда. ЯШЬЛЕК ИРТӘСЕ РОМАН күңел сыкрануын тагын да ныграк аңлар иде. Тик... Хөрмәтулла абзыйсын яңадан күрә алмас инде ул. Барысы да бетте. Ватылды. Җимерелде. Чәнчелде. Челпәрәмә килде. Әтисе өйдә булса, бер җаен табып, яклар иде әле аны. Хәзер батырачаклар Хөрмәтулланы. Үлем түшәгенә ятарлык итеп тукмаганнардыр. Алар Ырымбурга барып җитмәс борын ук аның җан тәслим кылуы бар. Алты бала ятим калырмы? Мәликә түти нишләр! МәдинәАкчәчкә бик нечкә күңелле шикелле. Әтисе үлеме кайгысын күтәрә алырмы? Ул бит баш бала. Тормыш авырлыгы аның җилкәсенә нык төшәчәк. Калганнары (энеләре, сеңелләре) ниндиләр икән? Аларын да күрәсе килгән иде аның. Тик беркөн, Йосыф шәкерт белән барганда, өйдә булмадылар. Берәр җиргә уйнарга китеп барганнардыр, бәлкем. Кояшлы матур көндә балачаганы өйдә тотып буламы? Әллә ниләр сөйләде-сөйләде дә язарга кушты бит Хөрмәтулла абзыйсы. Ничек язарга? «Кыйссаи Йосыф», «Хөсрәү вә Ширин», «Мәхәббәтнамә»ләр кебек итепме? Ай-Һай, һай, андый әсәрләр язу өчен бер генә түгел, биш пот тоз ашарга кирәктер ул. Андыйны Шакирҗан абыйсы сөйләгән... Теге ни. кем соң әле... Гаяз... Гаяз... Исхакый... Әйе... Гаяз Исхакый кебек пәйгамбәр җанлы бөек затлар гына булдыра аладыр ул. Их, Ырымбурга тизрәк барып җитәсе иде дә... шул Гаяз Исхакый әфәндене бер күрәсе иде... Шакирҗан да бу минутта гамьсез күркәдәй кукраеп утырып бармый иде. Аның да йөрәге шул бер үк уй-кайгы утында янды. Нигә тормыш болай корылган? Ни өчен кешеләр бер-берсен ашый? Нишләп дөньяга ялган-нахак албасты канат җәя? Бусы—бер хәтәр кайгы. Икенчесе — шушы минутта әтисен кызгану. Ул әле атларны шартлап ярылыр дәрәҗәгә җиткән йөрәген басар өчен шулай куалый. Ул, гүя, авылда алган кара кайгы капчыгын төшереп калдыру, аның арттан иярмәвен теләп шулай шашына. Әтисенең гамьсезлекне, нахак бәлаләрне, имансызлыкны яратмаганын, җене сөймәгәнлеген белә ич ул. Тик менә кирәгеннән артык ярсый бит әле. Котырган үгез белән бер. Тәгәрмәчләр җиргә тияр-тимәс әйләнә. Атлар күбеккә батты. Әллә акылыннан яздымы әтисе? Кызу канлы булса да, юлда чакта бу кадәр дә котырынганы юк иде ич аның. Болай чапса, йә атларның януы, йә тәгәрмәчләрнең кырылуы, йә кырын җирдә арбаның каплануы бар. — Әткәй!.. Әткәй!.. Син арыдың, ял ит бераз, дилбегәне үзем тотыйм,— дип тә карады Шакирҗан. Бу сүзләр әти кешене ярсытып кына җибәрде. Тавыкны йомырка өйрәтми, дип уйлады да, үзен сабантуйда чабыш аты өстендә утырган малайдай хис итеп, атларны алагаем куалый бирде. Бераздан нәкъ Шакирҗан уйлаганча килеп чыкты. Бер сөзәк урында, әллә нинди дүңгәләккә орынып, арба да капланды, атлар да тәгәрәп киттеләр. Дөньяның, гүя, асты-өскә килде... Алтынчы бүлек Бу донъяга кузен ачкан мәлдә Әверелер агу язмышка. Ни ул шоһрәт адәм үтерүме? Йә үлүме? Ни дип кан куша? Гомәр ХӘЙЯМ I _ араңгы, авыр, кайгы-хәсрәтле язгы төн Шәкертләр ястү намазын да кичтән рәтләп укымады. Моназарә-бәхәс тә бүген башка вакыттагыча уттай кызмады. Түлле тавышлар, мәдрәсә эчен җиме рердәй итеп, яңгырап тормады. Ни галәмәт? Кыш буе үпкәгә яткан кара тузан балалык-яшьлек ялкынына кургаш пәрдә блып сарылдымы9 Яңаклары эчкә баткан саргылт йөзләрдә, хәлсез күзләрдә, алҗыган карашларда яшәү өмете чаткылары сүндеме? Язның көтелмәгән караңгы, шөкать- сез төне авырлыгы бастымы күңелләрен? Шуларның бөтенесе уптым илаһи сеңдердеме тирән вә татлы йокыга? Галимҗан йокламады. Кичен, ахшам вакытында ук, карлы-бозлы яңгыр явып үтеп, җил, карасат-давыл купкан иде. Ул, адәм балаларын хөсетлек утында яндырырга шашынган Иблис шикелле, һаман әле котырына: бер караганда, коточкыч дию пәриедәй шыңшый, икенче мәл яраланган арысландай үкерә, йә ач бүре булып улый. Йа, хода! Кем әйтмешли, хәерле каза булсын! Билхәер! Әмма ул давыл, гарасатлардан билхәерлек, изгелек көтү шайтаннан шәфкатьлелек өмет итү кебек кенәдер Табигать ул кешеләр сыман Аның җаны бар Ач кеше ачучан, диләр. Ач кешенең ачуын китерсәң, Ходай күрсәтмәсен, ул инде җенләнәшашына белә. Бәндәләрдәге шул сыйфатларны сизгән табигать йөрәге дә үрлекырлы килә. Башта мәдрәсәдә дөнья корылышын әллә ничек томанлы итеп аңлаттылар Җирне, имештер, үгез мөгезе күтәреп тора. Күп шәкерт моңа ышана. Бәгъзе берсе дөнья читен безне әйләндереп алган офык сызыклары белән чикли Ә инде җәгьрәфия өйрәнә башлаг аннар иде, дөнья-галәмнең искиткеч серле, киң, зур икәнлегенә инандылар. Рәсәй акыл җитмәс дәрәҗәдә зур икән ләбаса Аның янында Япония тузан бөртеге генә. Шул тузан бөртеге Порт-Артурны яулап алды. Бу бит черкинең филне җиңүе белән бер. Ай-Һай, нык какшаган икән Рәсәй — нәкъ ярлы кешенең таралып төшәргә торган иске арбасы. Бу арбаны төзәтергә кирәк, имеш. Тәгәрмәчләре тимердән булсын, янәсе. Башка илләр белән ярышка чыкканда, ул тәгәрмәчләр беркайчан да ватылырга тиеш түгел, ди Моның өчен тәгәрмәче кырылырга торган патшаны тәхеттән тәгәрәтеп, аның урынына Йосыф пәйгамбәр ише җитмеш төрле һөнәре булган, адәм балаларына бәхет, мул тормыш китерердәй илаһи боек затларны куярга кирәк икән. Шул җәһәттән җил-давыл, гарасат купты. Аны инкыйлаб дип атадылар. Инкыйлаб давылы иң әүвәл Мәскәү, Петербург, Казан кебек зур калаларда котырынды. Аннан Ырымбурга да килеп җитте. Урамнарда халык ташкыны ургылды. Ул ташкынга яңалык эзләүче шәкертләр дулкыны да килеп кушылды. Галимҗан дулкын үзәгенә ыргылды. Ул үзәктә Шакирҗан да бар иде. . Үзәкне эшче халкы тәшкил итә. Алар бер-берсенә тимер чылбыр белән бәйләнгән. Шул чылбыр комсыз, кеше җилкәсендә яшәүче капкорсакларның муенын буачак, янәсе. Бер уйласаң, бәхет дигәнең һич тә әллә кайда, Каф тау артында түгел икән ләбаса. Җәтмә белән балык сөзеп алган кебек, аны әлеге тимер чылбырлар белән кама да ал. Бәй. кемнең рәхәт яшисе килми кунакка килгән бу якты фани дөньяда? Эшчеләрнең гадәттән тыш авыр тормышын шәкертләр дә яхшы белә ич. Аларның күбесе җәйге көннәрдә шахтага, заводларга эшкә китә Кыш укыр очен акча әзерли. . Тәүлегенә ундүрт-уналты сәгать, бәгъзе бервакыт аннан да күп этләнеп, ач-ялангач, салкын баракларда иза чиккән эшчеләрнең аяныч тормышын шәкертләр үз күзләре белән күрде. Тик әлеге чылбыр йомшак икән шул әле, юкәдән ишкән иске дилбегә шикелле генә. Ул дилбегә тиз өзелде Тормыш тәгәрмәче коргаксыган булса да, пагшаның халыкны буарга әзерләгән тимер чылбыры хәзергә каты икәнлек беленде. Патша рәхимсез, кансыз, миһербансыз икән ләбаса. Петербургта, әнә, үзләренең җитди таләпләрен аңлатырга барган эшче-туганнарны патша гаскәре кыра да сала. Халык каны урамда елга булып ага. Бу хәл башка шәһәрләрдә барлык эшчеләрнең йөрәген ярсыта Канлы хәбәр чит илләргә дә яшен тизлегендә барыл җитә. Җандармнар Ырымбурда чит ил социаль-демократлары җибәргән язмаларны таба. Канга-кан, җанга- җан, ачуга-ачу, дигәндәй, бөтен җирне инкылаб дулкыннары чолгап ала. Дулкын Уфа заводларына да җәелә. Дулкынга солдатлар да, игенчеләр дә кушыла. Тик дулкын һаман-һаман инкыйлабчылар каны белән тирәнәя бара. Шул дулкыннар арасында бәхет эзли-эзли ике мәртәбә нахак бәлагә юлыккан Хөрмәтулла да йөзеп йөри кебек тоелды Галимҗанга. Хөрмәтулла!.. Мөбахис йортына ут төрткән дип, аны тагын да борчак измәсе урынына изеп ташлаганнар. Суд-хөкем ясап, аны Себер җибәргәннәр. Шул кадәр изелүләрне тагын да күтәрә алды микән? Әле исән микән? Исән булса, әлбәттә, кеше бәхете, гаделлек өчен көрәшкә ул да күтәрелгәндер. «Көрәш кирәк», дигән сүзләрне кат-кат әйткән иде бит Ә нинди көрәш? Ничек көрәшергә? Нинди сыйфатта? Галимҗан моны үзе дә аңлап бетерә алмый иде. Ул әле мәдрәсәдә уку-укытуыны яңарту, аңламаган гарәп сүзләрен ятлатудан арыну, динне генә түгел, тарих, җәгь- рәфия, әдәбият, математика, физика һәм башка фәнне укытырга кирәклек өчен көрәшә. Ни белән чикләнер бу көрәш? Дөньяны инкыйлаб дәһшәте чолгап алды. Давыл. Гарасат. Кан коеш. Табигать йөрәге шуны күреп әрниме? Тышта җилдавыл шуңа котырынамы? Торыгыз, йоклап ятмагыз, күтәрелегез, ялкаулар, изелгәннәр мәңге бәхетсез, диме? Җил шуның өчен ач бала имчәк сорап акырган кебек елыймы? Кешенең баш миендә ундүрт миллиард чамасы күзәнәк-нейрон бар, имеш. Алар да тормыштагы, табигатьтәге вакыйга-күренешләр, адәм балалары йөреше-кыланышы кеби, даими дулкынланып, чайкалышып торалар икән. Ул күзәнәкләрдә табигать, яшәеш, галәм-дөнья хәрәкәт- манзаралары чагыла, ди. Димәк, кешенең йөрәге табигать йөрәге белән бәйле булган кебек, аларның миләрендәге әллә күпме миллиард нейроннар да бер-берсенә керешеп яши булып чыга. Тормыш, яшәеш, фани дөнья манзаралары Галимҗанның колагына «яз», «яз», «яз» дип пышылдагандай. Аннан ул сүзләр колактан күңел түренә, йөрәк төпкеленә үтә, ми күзәнәкләре дулкынына үрмәли, уйландыра, ярсыта, яшәүне авырлаштыра. Ми күзәнәкләре дулкынына хәзер инкыйлабый-революцион көрәш турындагы мең- миллион бөрчекләрдән торган хис-тойгы, уй чаткылары килеп керде. Алар да ярсыта, үрле-кырлы китертә, күңелне шаштыра. Кешеләргә фәкать бәхет теләп, тышкы котсызлыгы белән күпләрне өркеткән- куркыткан, әмма эчендә гәүһәр йөрткән, нахак бәлаләрдән изелептапталып та инсаниятчелек сыйфатын саклап кала алган Хөрмәтулла шикелле мең-миллионнар азатлыгы өчен көрәш мәйданына чыгарга иде. МәдинәАкчәчкә төслеләргә ничек бәхет китерергә? Аларны караңгы баздан, тормыш фаҗигасеннән нинди көчләр белән тартып чыгарырга? Уйлар! Уйлар!! Уйлар!!! Алар тыштагы давыл-гарасаттан ким ярсымый. Галимҗанның ми күзәнәкләрендә уй-хис дулкыннары кайнаша. Ул дулкыннар Галимҗанны төн буе йоклатмады. Ә таң алдыннан: — Торыгыз' . Иртәнге намазга!..— дигән түлле тавыш яңгырады. Тик Галимҗан моны ишетмәде. Ул инде уй дулкынына түгел, йокы дулкынына чумган иде. Бүлмәдәше Шәһит, әлеге түлле тавышка сикереп торып, тиз генә киенеп алды. Ашык-пошык, йөгерә-атлый, кабалана-кабалана барып, ничек җитте шулай тәһарәтен дә алып килде. Ә Галимҗан җәннәттәге кайгысыз хур егете сыман һаман йоклый иде әле. Шәһит аптырап китте. Ул бит Галимҗанның мондый мәнсезлеген беркайчан да күрмәде. Бөтен эшне йөзенә кызыллык китермәслек итеп башкара. Вакытында ята. Вакытында тора. Ни булган аңа бүген? Әллә авырып киткәнме? — Галимжан!. Галимжан!.. — Әү... Тор!.. Мин инде әллә кайчан тәһарәт алып килдем. Иртәнге намазга соңлыйсың бит. Галимҗан шаяртуга күчте: Син бүген минем өчен дә укы әле, Хак Тәгалә... Йосыф Казанга «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчкәч, Галимжан бер бүлмәдә Шәһит белән яши башлады. Алар тиз дуслашты. Шәһит ятим бала икән. Әтисе дә юк, әнисе дә. Ул бай шәкертләргә самавыр куеп, аларның төрле вак-төяк эшләрен башкарып яши Моның өчен аңа аз булса да акча бирәләр. Вакыт-вакыт калган ашлар да эләгә. Башта Галимҗан аның бу гадәтен килештереп бетермәде: түбәнсенү, кеше табан астын ялау була, янәсе Шәһит моны башкачарак аңлый икән Авыл мәктәбендә дә ул кешеләргә хезмәт итәитә укыган. Бу — аның маңгаена язылган язмышы. Аның фикеренчә, язмышлардан узмыш юк. Мәдрәсәдә дә язмыш аны көлеп-елмаеп, шатланып-чәбәкәй итеп түгел, тешләрен ыржайтып, йодрык төйнәп каршы ала. Боларны ул Галимҗанга беренче чәй табынында ук сайрап салды. Мәзәк итеп, бер урында сүзләрен чигүләп-матурлап, икенче урында майлап-баллап, өченче урында чәнечкеләп-кылчыклап сөйләде. Аның кор күңелле булуы, сүзнең жаен-чамасын белүе, авыр хәлен җиңеләйтеп, хәтта көлкеле итеп сойләве ошады Галимҗанга. Ә инде бай шәкертләргә чәй кайнатуы, аш пешерүе, вак-төяк эшләрдә ярдәм итүенә ул аз гына да түбәнсенми. Моны да язмышка бәйли Ходай шулай кушкан, ди. — Мин бит урламыйм, Галимҗан, кешеләргә хезмәт итәм; моны шәригать тә, инсаният тә яклый,—дигән иде ул. Шәһитнең нур сибеп торган моңлы күз карашлары, ягымлы сөйләшүе, матур елмаюы, чибәр йөзе, сөйкемлелеге һәркем тарафыннан яратырлык сыйфатлар иде. Аларны ул беркайчан да югалтмады Кешеләргә карага булган ярату хисләре аны һаман-һаман олы йөрәкле итеп күрсәтте. Дөрес, аның кайбер гадәтләрен Галимжан яратып та бетермәде: бай шәкертләргә тамак өчен вак-төяк хезмәт итү бервакыт аны артык вакламасмы, ир-егетләрдә була торган горурлыкны чүпләмәсме? Шуларны уйлап, акча белән дә. ашау ягыннан да ярдәм итәргә тырышты Ләкин андый чак га Шәһитнең матур, көләч йөзе кинәт үзгәреп кигә. моңсуланып кала, күз карашлары мәзәкләнә, хәгта иреннәре калгыран куя Моны ул хезмәт итми генә гамак өчен кешеләргә ымсынып кул сузып йөрүче теләнче эше дип исәпли иде Укуда ул Галимҗан дәрәҗәсендә үк булмаса да, һәрхәлдә алдынгы шәкертләр исемлегендә йорде. Хәлфә соравына җавап биргәндә, бәгъзе бер йомшак бәдәнле шәкерт шикелле, аркасында чыбык чыжлаудан куркып, мескенләнеп-калтыранып тормады Хәер, хәзер инде белеме, бәхәс вакытларында мангыйк эзлеклелеге күрсәтүе, акылы буенча алдынгы шәкертләрне генә түгел, мәдрәсә хуҗасы Вәли мулла. Заһидулла хәзрәт, Зарф хәлфәләрдән нык өстен торган Галимҗан бүлмәсендә яшәп, нишләп әлс Шәһиг шәкертләр койрыгында болгансын, ди «Шәһиг» дип изге көрәшләрдә хаклык өчен жан тәслим кылган мөселман бәндәләреггә әйтелә Шәһитнең исеме җисеменә туры килә. Ул күңеле белән хак кеше. Шуңа күрә Галимжан аны яратып, якын күреп, берникадәр шаяртып, «Хак Тәгалә» дип атады. Тик әле менә Галимҗанның «Хак Тәгалә» дип эндәшүе, иртәнге намаз алдыннан шаяргып маташуы ничектер сәер тоелды Шулай да Шәһит моңа әллә ни игътибар итмәскә тырышты. Соңга калмас өчен, кабалана-кабалана. иртәнге намазга йөгерде Ә инде Шәһиг әйләнеп кайтканда. Галимжан яңадан йокы чүлмәгенә чумган иде. ш и гаҗәп? Нигә болан? Нишләп һаман тормый ул? Галимҗанның вакытвакыт авырып китүен белә Шәһит. Шуның өчен «Хөсәения» мәдрәсәсенә алмаганнар бит Икенче ел укыганда абыйсы Ша- кирҗан. кем әйтмешли, теше-тырнагы белән тырышып караса да, максатка ирешә алмады. Сәламәтлеген тикшергән чакта Галимҗан тагын да нык ютәлләп җибәргән. Шулай да Галимҗанның моңа әллә ни исе китмәде. Кайда каралганмын, шунда агарыйм, дип Вәли мулланың шушы караңгы мәдрәсәсендә үзен агартырга булды. Ә инде сәламәтлеге начарая баруын беркемгә дә сиздермәскә, үзен гелгелән «горур», күтәренке күңелле, вакыт-вакыт шаян табигатьле итеп күрсәтергә тырышты. — Галимҗан!.. Галимҗан!.. Мин инде иртәнге намаздан кайттым, ә син һаман йоклыйсың, хәзрәт-фәлән килеп керсә, өстеңә мең төрле кара бәла ягачаклар; тор, дускай, болай ярамый, мәдрәсәнең низам-интиза- мын, эчке тәртибен онытмагансыңдыр бит. — Юк, юк, Шәһит дускай, онытмадым. Ә намаз өчен борчылма. Мин аны төшемдә укыдым — Шаяра торган вакыт түгел, Галимҗан! — Ә мин чын әйтәм. Дусты һаман-һаман төрткәләп торгач, хәтта чеметкәләп алгач, Галимҗан торып утырырга мәҗбүр булды. Шуннан ул бер строфа шигырь әйтте: Бу дөньяга күзен ачкан мәлдә Әверелер агу язмышка. Ни ул шөһрәт — адәм үтерүме? Йә үлүме? Ни дип кан куша? Шәһит тәмам гаҗиз булды. — Галимҗан!.. Син саташасың. Шигырь укып утырыр вакытмыни, валлаһи! Аңлыйм инде кичерешеңне. Әгәр Гомәр Хәйям әйткән агу язмышка әверелгән икән, аны төзәтеп буламы? Әгәр бүген адәм үтерү кем өчендер шөһрәт икән, Ырымбур урамнарында кан ага икән, ул кан елгасын гәүдәң белән генә буа алмассың бит. — Ырымбур урамнарында гына түгел шул, Шәһит дускай, бөтен ил буенча. Син шуны бел: бу әле инкыйлаб каны диңгезенең чишмә бапты гына. Ул каннар, аһ, күп булачак. — Галимҗан!.. — Ярый, Хак Тәгалә, борчылма. — Ник борчылыйм. Төне буе җил-давыл котырынды да, иртәнгә басылды бит әнә. Инкыйлаб гарасаты да шулай булыр — Син өстән-мөстән уйлыйсың, Шәһит дус! — Ә син һәрнәрсәнең төбенә төшәргә тырышып бетерәсең үзеңне, авыруың турында да уйламыйсың. Сәламәтлек — кешенең көзгесе, дигән иде беркөн теге табиб. — Сәламәтлекнең түре—йокы, Хак Тәгалә! Шәһит кызып китте: — Соң, шулай булгач, нигә бүген төне буе йокламадың? Үрле-кырлы килдең? — Сәламәтлекне күз белән күрмиләр, колак белән ишетмиләр, тик җан-тән белән генә сизәләр. — Соң, сиз алайса, җаның-тәнең белән той. Башыңда мең төрле хыял, һәрберсе изге булсын. Авырулар кешене сазга батыра. — Ә мин әле сазга йөз тотмыйм. — Йолдызларгамы? — Без—йолдыз балалары. — Аһ! Тагын да хыял.—Шәһит кул селекте. Бәхәстә, сүз көрәшендә сине җиңеп булмас, дигәнне аңлата иде бу. Н Ал арның низаглашуын бүлмәләр арасында акыра-бакыра йөргән Зарф хәлфәнең казан төбе кырган тавышлар чыгарып чәрелдәве бүлде: — Шәкертләр!.. Мәдрәсәгә Вәли мулла җәнаплары үзе килде Аның сезгә әйтер сүзе бар. — онлый вакытта шәкертләрне махсус бер зур бүлмәгә җыялар. Аның сәкесе бар. Мәдрәсә хуҗасы Вәли мулла, тамагын кыра- кыра, үзен Мөхәммәт пәйгамбәрдән дә өстен бер олы зат-шәхес санап, аның өчен махсус тәгаенләнеп куелган йомшак мендәргә менеп утыра. Аның кулына Зарф хәлфә сузылган еланны хәтерләтеп торган бер чыбык китереп тоттыра. Монысы инде аның «тәртип коралы» була. Сүз башлар алдыннан бу коралны уйнатып ала торган гадәте дә бар Буаның үзен Алып батыр кебек гайрәтле итеп күрсәтергә маташу галәмәте. Мондый чакта шәкертләрнең күзе тоздай була. Бәгъзе берсе бүре алдында торган мескен сарыктай калтырана Болары — куркаклар. Икенчеләре үзләрен төлкечә тотарга тырыша. Болары хәйләкәрләр. «Ни рәвешле ярыйм сиңа, и Вәли әфәнде җәнаплары», дип уйлаганнар. Өченче бер төрлеләре аңа каты карый. Мондыйлары: «Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи», дип хис иткәннәре. Астыртын караучылар да була. Алар - астан кисеп, өстән ямый торганнар Астындагы мендәрен тартып алып аны как сәкегә утыртырга теләүчеләр. Шул ук хәл бүген дә кабатланды Шәкертләр җыелганда Вәли мулла ике каг йомшак мендәр өстендә кукраеп утыра иде инде Чыбыкны чыжлатып алса да, шәкертләргә ул мөлаем карарга тырышты. Әллә нинди куркыныч заман килгәнне әллә белмиме ул? Белә. Бәгъзе шәкерт, аның уйлавынча, ямансызлыкның чигенә чыкты Бөтен бәла әлеге дә баягы шул инкыйлаб дулкыннарының ярсуында. Имансыз шәкертләр шайтан котыр!уына тиз бирелә. Шундыйларның берсе Гыйрфан мулла улы мәхдүм Галимҗан Ибраһимов булып чыкты Әтисе кем? Нәсел- нәсәбе кем? Ә менә балалары динсез, дәһри бер фөҗүрI булып чыкты Аттан ала да туганы, кола да туганы шушыдыр инде, илаһым! Күпме ут йотты, җан атты Вәли мулла аны кеше игәр өчен. Мәдрәсәдән бер куылгач, бер юньсез кеше булса, аны монда яңадан эз дә басгырмас иде. Теге вакытта. «Котылдым бу дуңгыздан», дип уйлаган иде Вәли мулла. Әмма ләкин дә әтисе Гыйрфан мулла килеп ялынгач, сүзләре белән йөрәгенә сары май булып төшкәч, баласының киләчәктә «төзеләчәге» хакында ант иткәннән соң, янә укытырга ризалашты Вәли мулла Ит яхшылык -ког явызлык, дигәне шушы икән Тагын әллә нинди мең торле талөпнамө язып килгән Имеш, кадимгечә уку хәзерге шәкертләрне кызыксындырмый. Яңалык җилкәдән ала. янәсе Барлык фәннәрне укытырга кирәк Әллә бу хакта Вәли мулла белмиме? Белә. Әллә баш ватмыймы9 Вата. Башын ташка бәрердәй була бәгъзе бер вакыт Бәрсәң, баш вагыла. Биреп кара син Зарф хәлфәгә ул теге ни . илләр өйрәнә торган фәнне ягъни дә мәсәлән җәгьрәфияне Үз авылының кай төбәктә икәнлеген белмәгән кибәк баш Әлеге теге ни Парт парт парт ар ар... ничек соң әле. каһәрең9 Әйе. Пуртартурны тартып алып. Русия ярасына тоз сипкән җан җан. Җапун иянең кайсы төштәрәк икәнлеген ничек чамалый алсын да... шәкертләргә аңы харитадан2 ни рәвешле таптыра белсен Хассиятссз бер кибәк баш бит ул. Тышкы яктан кояштай балкыган була. Эчендә, баш миендә мең пот аңгыралык кәсафәте. I Фөҗүр начар, әшәке эшләр эшләүче ’ Хәритә карта Монысы бер булсын, ди, ягъни дә мәсәлән. Икенчесе шул хәзер монда килүче хәлфә-мөгаллим юк. Имештер, Вәли мулланың мәдрәсәсе караңгы баз белән бер. Анысын да рас әйтәләр. Ләкин бит диварлары череп, туксан яшьлек карттай бәлтерәп торган ул мәдрәсәне күз ачып йомган арада алтын сарай итеп булмый. Моның өчен Алла кодрәте кирәк. Ә ул бәндәләрдә юк. Янә азгын шайтан урынына кытыклап торган өченче бер куркыныч бар: Вәли мулла үзенең уй тубалында җил уйнаганны яхшы белә. Ә инде Зарф, Шәех, Хәмзә кебек хәлфәләр монда башка мәдрәсәдә артык калҗа булганга килде. Ярлының бура төбен мең кат себерсәң дә, бер уч он чыкмаган кебек, мәдрәсә таягы белән көн дә яткырып мең кәррә тукмасаң да, ал арны инде хәзер адәм рәтле хәлфә-мөгаллим итеп булмый. Шулай да Вәли мулла өчен алар ифрат дәрәҗәдә кыйммәтле асылташлар: синең белән моназара кыла алмыйлар, табан астыңны яларга әзер торалар, мәдрәсә эчендәге кара тапны аслан урамга чыгармыйлар. Галимҗан кебекләр ул селәгәйләрнең авызын тиз томалый шул инде хәзер. Аларныкын бикләп, Вәли мулланың үзенекен капламакчы. Шул котыртты шәкертләрне. Хәзер алар оясына таяк тыгып болгаткан кырмыскалар урынына кайнаша. Бу низагның янә дә шулай котырынуы мөмкин түгел. Котылырга бу шайтан арбасыннан төшеп калган имансыздан. Моның өчен Заһидулла хәзрәт, әлеге шул Зарф, Шәех, Хәмзә хәлфә-мөдәррисләр белән киңәшләшү булды. Алар әле, патшаның тән сакчыларына охшап, Вәли мулланың як-ягында утыралар. Вәли мулла, үзенең шөһрәтен вә белдеклелеген күрсәтү өчен, иң әүвәл дөнья хәлләре турында берникадәр сафсата сатты. Япон сугышын искә алды хәтта. Борының сыймастай тишеккә башыңны тыгарга маташма, дигәндәй, киң дөньяга сәяхәт иткән булып, теленең капкынга эләккәнлеген сизми дә калды. «Рәсәйдән биш мәртәбә зур Җәпүниә мәгърибдән сугыш башлап, Пуртартурны алды»... дигән иде, мулланың хатасын тиз аңлаган шәкертләр, кых-кых килеп, көлеп җибәрде. Вәли мулла, шау-шуны басар өчен, чыбыгын чыжылдатып алды да янә иҗтимагый-сәяси хәлләр дөньясына кереп китеп, соңгы вакытта булган инкыйлабый вакыйгаларны, кан коелу мәсьәләләрен телгә алды. Боларның халык бозылудан, динсез-дәһриләр арта барудан, күпләрнең Аллаһы Тәгаләне бар дип белмәүләреннән килүен әйтте. Баксаң, андый дәһриләр менә шушында, аның әйтүенчә, дин вә изгелек бакчасында тамыр җәя башлаганнар. Бусы инде, Ходай үзе сакласын, гөлбакчадагы шайтан таягы кеби. Шундыйларның бере, иң куркынычлысы—Гыйрфан мулла улы Галимҗан Ибраһимов Вәли мулла тамак кыра-кыра, ашыкмыйча, җайлапмайлап кына, Галимҗан өсте- нә чиләкләп-чиләкләп пычрак су коярга тотынды. Имештер, Галимҗан башта мәгьсүмлек, сафлык, тырышлыкның гүзәл өлгеләрен күрсәтүче мәгърур шәкерт булган. Ә хәзер мәгыйшәтлек, нәҗеслек, аламалык юлына баскан. Аны, Галимҗанны, күп мәртәбәләр сыраханәдә күргәннәр. Сары сакаллы урыслар белән аракы эчеп, тәмәке тартып, кәнтәй Мәрүскәләр янына барып йөри, имеш. Дәхи дә адәм бала парын юлдан яздыра, йә котырта, көфер итә торган китаплар укый икән Шундый шайтан җанлылар күбәйсә, Ходай үзе сакласын, мәдрәсәне яшен сугуы ихтимал. Бүгенге Рәсәйдәге канкоеш Галимҗан кеби бозык канлы кешеләр аркасында. Аллаһы Тәгалә бәндәләргә авырлыкны шуның өчен сала. Хөрриятпәрвәр булам дип, бәйдән ычкынган эт шикелле, үз нәфесең өчен генә яшәү—Алла алдында зур гөнаһ эшләү. Озак сөйләде Вәли мулла. Тәмләп, ләззәтләнеп, түгәрәк сакапын сыпырасыпыра, вакыт-вакыт кикерә-кикерә, тәмамән ышандырыйм дигән ният белән сөйләде. — Әлхасыйл, шәкертләр, Гыйрфан мулла углы Галимҗан мәхдүмне без мәдрәсәдә моннан ары бер генә көн дә тота алмыйбыз, чүп үләнен вакытында юк итү хәерледер,—дип бетерде сүзен. Шуннан соң сүз тынлыкка бирелде. Озак торды тынлык. Дәшмәде. Нәүмиз булып калдымы? Уйланырга мөмкиният бирдеме? Адәм балаларының сабырлыгын авыр, караңгы, куркыныч мизгелдә сынап карыймы? Аларнын яктылыкны күрмәүләренә хәйран калдымы? Шәкертләрнең бәгъзесе, аһ, бу шомлы таяк минем башыма төшә күрмәсен дип шүрләп утырганы, коелды да төште Икенче бер төрлесе, Галимханга карата булган сүзләренең нахак икәнлеген аңлаганнары, Вәли мулланың бүлтәеп торган кызыл бит очларына барып ябыша язды. Өченчеләре, Вәли мулла сүзләренә ышанган аңгыра-җиңел акыллылары, эчтән генә Галимханның тетмәсен тетте: аның аркасында бөтен мәдрәсә йөзенә кара ягыла, янәсе. Тынлык сабыр булды. Тынлык эндәшмәде. Тынлык сүзне дәхи дә Вәли мулланың үзенә бирде. Вәли мулла хәзер Галимханны мәдрәсәдән куу өчен язылган әмернамәне укырга тиеш иде. Ләкин Галимхан моңа ирек куймады. Аягүрә басты да тынлыкка колак салды. Тынлык ашыкмаска, какшамаска, нык торырга, көрәшергә кушты Ашыкмады Галимхан. Каушамады. Калтыранмады. Иң әүвәл Вәли муллага карап катты. Каты карады. Ул караштан Вәли мулланың әлеге ике бит очындагы кызыл бүлтәймәсе күгәреп катты, кулындагы чыбыгы төшеп китеп, күәс чиләге юанлыгы гәүдәсе калтыранып куйды. Шуннан Галимханның утлы карашы Заһидулла хәзрәтнең дә йөзен көйдерде, табан яларга яратучы хәлфәләрнең дә кашын җимерде Аннан утлы караш ялкыны һәммә шәкертнең йөзен берәм-берәм ялмап алды. Куркак күзләр, агарып каткан йөзләр, салынып төшкән борыннар күрде Галимхан. Әмма күпләрнең йөрәге үзенеке белән бергә типкәнлекне, каннары бердәй кайнашканлыкны, бер хис-тойгылар кичергәнлекне сизде Галимхан Шәһи1 тә, сикереп торып, Вәли муллага менәменә ташланыр арысландай утыра. Шәһит яклылар Галимханның Вәли мулланы он- талкан итәрдәй бик каты сүз әйтүеннән дә курыкмадылар. Анда, Галимҗанда, усаллык та җитәрлек ич Шулай да көткәнчә килеп чыкмады Тынлыктай тыныч иде Галимҗан. Ул Вәли муллага Япониянең мәгьриб- тә түгел, мәшрикъта икәнлеген әйтүне дә кирәк санамады. Карганы кырык мәртәбә сабынлап юсаң да агартып булмаган кебек, карг наданның миенә кырык көн буе ак нур өрсәң дә, аны барыбер аңчы итә алмассың. Галимҗан үзен һаман шулай горуранә тотып: — Юк, кирәкми, укымагыз, мин, сез кумасагыз да, мәдрәсәгездән китәргә җыйналып беткән идем инде,— диде Вәли мулла иркен тын алып куйды. Бәй. Ходайның рәхмәте, бу авыр төен бик җиңел генә, бернинди низагсыз чишелә ләбаса. Әмма Галимҗанның соңгы сүзләре Вәли мулланың кап-корсагын чак шартлатмады. — Карга оясына бөркет беркайчан да кунмаячак, кара базга кояш бервакьп ia да төшмәячәк,—диде дә тып-тын басып чыгып китте. Галимҗанның хәзер киная белән, мәкаль-әйтемнәр кыстырып, үткен сойләвен һәммәсе белә иде инде. Вакыт-вакыт ул надан башка анлавы кыен булган чагыштырулар да куллана. Әмма бу кадим мәдрәсәсен карга оясына охшатуын дивана да аңларлык. Ә бөркетләр кем? Үземе? Йә булмаса шул «ирек-азатлык» дип җан аткан, селәгәй агызган әтрәк әләмнәрме? «Кара баз», имеш. Кояшы нәрсә? «Яктылык өчен көрәш» дип авыз ерталар. Үзләрен кояшка саныйлармы? Әллә-ләл, әллә-ләл, мәгыйшәтне, тормышны «ә» дигәнче кояш нуры белән коендырмак булалар. Тот капчыгыңны! Ю кара кулыңны мең кәррә сабынлап Галимҗан чыгып киткәч, кара болыт таралып, әнә шул якты кояш ялтырагандай тоелган иде. Ләкин аслан алай түгел икән. Уртага Шәһит чьпып басты Мәдрәсәдә үз гомерен башкаларга хезмәт итеп үткәргән, аз сүзле, миһырбанлы, күндәм, мөлаем йөзле бу шәкерттән фәкать яклау сүзләре коткәннәр иде. Тик ул фикер тәртәсен бөтенләй башка якка борып җибәреп, суны Галимҗан тегермәненә коярга кереште: 2 «к.УлМ11 17 — Сезнең әмернамәгез белән килешмим. Галимҗанның күп укуы дөрес. Аның хәзер белмәгәне юк. Ул һич тә кирәкмә! ән китап укымады. Нигә сез сыраханәләрдә, кярханәләрдә, фәхеш итү йортларында йөргән, ун ел ми черетеп, әлепне таяк дип белмәгән, җәһаләт шәкертләрне кумыйсыз, ә? Нигә шәкертләр арасында үзен пәйгамбәр игеп күрсәтә алган Галимҗанга каныгасыз? Бу пычрак эшегез өчен мин сезнең өстән Уфага—әһле мәгарифка язачакмын. Ә хәзер, Галимҗан китсә, мин дә аннан калмаячакмын!..—дип, шуларга охшаш, дәхи дә әллә күпме куркыткыч сүзләр әйтеп, чыгып китте. — Мин дә китәм... — Мин дә... — Галимҗаннан калмыйбыз... — Нигә яшереп тәмәке тарткан Гыйсмәтне күрмисез?.. — Фәхешханә юлыннан кайтмаган Рәхмәй ал да гөл яши. — Хәмер чөмергән чучка борын Шәйхисламны куарга кирәк. — Оясын туздырабыз... — Нәләт бу мәдрәсәгә... — Ләгънәт... Шундый сүзләр әйтә-әйтә, хәтта йодрыклар күрсәтә-күрсәтә, Шәһит артыннан егермеләп шәкерт чыгып китеп, Галимҗан бүлмәсенә кереп тулдылар. Аларның барысы да ярсу иде. Бәләкәй бүлмәдә аяк басар урын да калмады. Хәмит исемле шәкерт Галимҗан, Шәһит чыгып киткәч булган хәлләрне кыскача гына бәян итте дә: — Барыбыз да мәдрәсәдән бүген үк китәбез,—диде. Ләкин Галимҗан моңа каршы төште: — Юк, дуслар, алай ярамый, мәдрәсәдә «Шәкертләр иттифакы» төзедек. Сез аны таркатырга тиеш түгелсез. Көрәшергә кирәк. Мин үз урыныма Шәһит Әхмәдиевне калдырам. Шәһит аның сүзен бүлде: — Юк, юк, Галимҗан, мин синең белән... — Ярамый, Шәһит дус, очрашырбыз әле, хатлашып торырбыз. — Ә син кая китмәкче буласың? — Казанга. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә. Анда остазым Йосыф мөдәррис икән инде. Сәләтле иде ич ул. Соң, хатын укып күрсәткән идем бит инде, Шәһит. Сүзгә төптән үк юан үскән калын тавышлы Хәмит кушылды: — Галимҗан, мин гаҗиз булып калдым, нигә сиңа китәргә ярый да безгә юк, ә? Галимҗан уратмый-чуратмый, гади генә итеп аңлатып бирде: — Миңа калырга ярамый, туганнар! Күз алдында әмернамә язылган бит инде. Алар өчен иң куркынычлы кеше идем. Ә хәзер сезгә тимәячәкләр. Чөнки куркалар. Мәдрәсә шәкертсез калса, Вәли мулла армиясез генерал кебек булачак бит... Аллаһы Тәгалә (Аңа данлау һәм хөрмәт булсын) көферләрне нык күзәткән вә үз рәсүленә-галәйһис сәламгә каршы көрәшүчеләр булуны искәрткән. Мөхәммәт пәйгамбәр (Аңа данлау һәм хөрмәт булсын) үзе урынына туганнан туган энесе Гали Ибне Әбуталипны калдырып кача. Аллаһы Тәгалә исә Мөхәммәтне үтерер өчен сагалаучыларга йокы җибәрә. Эзәрлекләүчеләр йокыдан арынып өйгә килеп керсәләр, Мөхәммәт урынына Әбуталипны күреп хәйран калалар. Их, Мөхәммәт пәйгамбәр кебек булса икән Вәли мулла. Үзе урынына мәдрәсә башлыгы Заһидулла хәзрәтне калдырып, якасыннан алучыларны йоклатып, күзләрен сукырайтып бетерергә иде. Мәдрәсә хәзер рәсүл алдында калтыранып торган мәҗүс хәлендә калды. Укырга килүчеләр саны елдан-ел кими бара. Шәкертләр килсә, мәдрәсә бар Шәкерт юк — мәдрәсә юк. Ачкүз Заһидулла хәзрәткә, Зарф кеби җебегән авызларга ышанып шушы көнгә калдымы ул? Әллә үзенең ми казаны тишек булып чыктымы? Беркөн теге зт авыз Габдрахман сәүдәгәр: — Япония җиһанның кай төшендәрәк?—дип сорады. — Мәгърибтә,— дип җавап бирде ул. Алдаганмы тирес бит, кеше алдында аны адәм көлкесенә калдырырга уйлаганмы, әллә үзе дә белмиме? Ул бит Җәпүниәне Рәсәйдән мең кат зуррак дигән иде. Монысын да аны сынар өчен көлеп әйткәнме хәшәрәт? Ни эшләде бу кешеләр? Нигә аннан каһкаһә белән көлә башладылар? Нигә Алладан курыкмыйлар? Әллә Аллага ышанмый башладылармы? Алласы бармы бу яхшыдан туган яман Галимҗанның? Беләме ул үзе бу диннең чишмә башы кайда икәнлекне? Галимҗан боларны белә иде инде. «Борынгы ислам мәдәнияте» дигән хезмәтен язарга әзерләнә иде ул. һәр гыйлемнең, һәр фәннең, хәтта һәр хакыйкатьнең тамыры бар. Галимҗан бөтенесен дә әнә шул төбе-тамырыннан башлап өйрәнә. Үзлегеннән өйрәнә. Бервакыт мәдрәсәдә Коръәнне кем язу турында бәхәс купкан иде Берсе дә әйтә алмагач, үзен бик белдекле санап, йөзенә менә мин сез җиһалләргә кем икәнлегемне күрсәтим әле, дигән төс чыгарып, Вәли мулла: — Коръәнне Мөхәммәт пәйгамбәр язган,— диде чатнатып. Галимҗан анда да Вәли мулланың ялган авызын каплады: — Мөхәммәт пәйгамбәр укый-яза белмәгән бит. Сүкте дә китте Вәли мулла Галимҗанны: — Ахмак... мин сине аңлы шәкерт дип йөрсәм... Кеше алдында әйтә күрмә бу сүзләреңне... Бу хакта Галимҗан шәкертләргә аңлаткан иде инде. Коръәннең гасырлар буе халык күңеле иҗат иткән энҗе-гәүһәрдән торуы, анда яшәү рәвеше, әхлак кануннары туплануы, сафлык-инсафлылык, намуслылык, кешелеклелек рухының югары дәрәҗәдә куелуы, һәр сүзенең күп мәгънә аңлатуы, асылташтай кыйммәтле булуы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп биргән иде. Вәли мулланың шуны да белмәве шәкертләрне нык аптыратты. Шуннан соң Вәли мулла шәкертләр арасында артык буталып йөрмәүне мәслихәт күрде. Күп эшне мәдрәсә башлыгы Заһидулла хәзрәткә йөкләде. Хәзрәт исә төлкедәй койрык болгаучы булып чыкты. Күп очракта шәкертләр белән килешү җаен чамалады: «Әйе», «шулай», «ыһым», «менә терәкә» кебек ымлыклар, алмашлыклар, мөнәсәбәтлекләр әйтә-әйтә бер як кырыйга тайды. Боларның һәммәсен биш бармагы кебек белә Вәли мулла. Үзенең һаманһаман упкынга таба тәгәрәвен дә сизә. Әгәр җәренгә шәкертләр килмәсә, әһле мәгариф мәдрәсәнең ишеген алагаем кадаклап куячак Бу Галимҗан дигән текә маңгайга кагыласы калмаган. Егермеләп шәкерт, анасыннан калышмаска тырышкан үрдәк балалары шикелле, аңа иярделәр бит. Әллә акның, караның кем ягында икәнлеген беләләрме шайтан алгырлары? Нинди замана килә соң әле? Егерменче йөз Башы ук юньсезгә таба юл тотты Ачлык. Сугыш. Атыш. Үтереш. Илаһым! Ни белән бетәр бу? Бер Ходайның үзенә генә мәгълүм. Шундый тирән борчылу, хафалану, йончу уйлар давылы дулкынында кайтып керде Вәли мулла өенә Үзе кебек үк юан, утар бияседәй симез, табак битле, кылыч борынлы, хәйләкәр елмаюлы остабикәсе Гыйззел- банат каршы алды аны. Башка вакытта, мулласы кайтып кергәч, инде карт биягә әйләнүенә карамастан, аның алдында куштанланып, бор- галанып-сыргаланып торырга ярата иде ул. Ә бүген симез бәдәне аз гына да уйнакламады, песинекедәй соры күзләре елтырамады, кабарынкы куллары хәрәкәт итмәде Чөнки мулласының сөмсере коелган, борыны салынган, күз карашларына кадәр мәзәкләнепсәерсенеп калган иде Аңа якын бару да куркыныч. Менә-менә кеше йотарга әзерләнгән дию пәриенә охшап тора иде. — _ енә бервакыт Галимҗан, Шәһит бүлмәдә икесе генә калды. JV1 Аларның икесенә 38 яшь бит инде. Яшьлек дәртенең ташып, кайнап, ургылып торган чагы. Быел җәй йә казакълар арасына бала укытырга, йә Рәмиевләрнең алтын приискыларына эшкә китмәк- челәр иде. Бу хакта Казанга, Иосыф хәлфәгә дә хат язган иде. Ул һаман әле Галимҗанны үз янына чакыра. Анда Фатих Әмирхан, Галиәсгәр Камал, Шәриф Камал кебек каләм осталары булу турында язган. Йосыф абыйсы үзе дә берничә шигырь бастырган. Галимҗанда да язучылык бөресе барлыгын әйткән. Әгәр Казанга барса, ул бөре ачылып китәчәк тә чәчәк атачак, имеш. Ул бөренең барлыгын Галимҗан үзе дә сизә. Шигырьләр язып карый. Ләкин, Йосыф абыйсы өмет иткәнчә, ул бөре чәчәк булып балкымый, ниндидер чәнечкеле шайтан таягы булып килеп чыга. Аны ул бүлмәдәше Шәһиткә дә күрсәтми хәтта. Укып карый да, күңеленә ошамагач, ертып ыргыта, утка яга. Галимҗан, үзен кая куярга белмичә, озак кына сүзсез басып торды. Шәһит белә гадәтен: мондый чакта аңа сүз әйтүнең бер файдасы да юк. Авыр мәсьәләне ул күбрәк үзе чишәргә ярата. Әле ул бер башын кая куярга белмәүдән гаҗиз. Хөрриятпәрвәр булу ягыннан Шакирҗан абыйсы аннан уздырып та җибәрде хәтта. «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләре үткән елда ук баш күтәрде. Яңача укыту кирәклек мәсьәләсен кузгаттылар. Әмма горур башлар шул күтәрелгән килеш калды. Башлар түбән иелмәде Тик аларга түрәләр каты сукты. Утыз өч шәкертне мәдрәсәдән кудылар. Алар арасында Шакирҗан да бар иде. Әтисе Шакирҗаннан баш тартты. Шуннан Шакирҗан Орскига китеп, анда Әхмәт Исхакый мәдрәсәсендә укый башлады. Күпме генә хат язмасын, әтисе җавап бирмәде. Әнисе Хәсәнә абыстай гына бер хат күндергән иде. Ул әрни-әрни, сыкрана-сыкрана, өзгәләнеп язган. Хатка күз яшьләре тамган хәтта. Анда шундый сүзләр бар иде: «И балам! Күз нурым! Йөрәк парәм! Әтиең бик котырына, бик дулый, бик җенләнә. Нигә алай шәригать кануннарына каршы киләсез? Үзегезнең нинди нәселдән икәнлегегезне әллә оныттыгызмы? Галимҗан кырысрак холыклы. Шулай да ул моны эшләмәде. Мондый башсызлыкны синнән аслан көтмәгән идек. Инде энең Галимҗан шундый ялгыш юлга баса күрмәсен берүк. Аннан минем якты көнем караңгы төнгә әйләнәчәк. Турыдан гына әйтмәсә дә, әтиең гел мине битәрли Мин, имеш, сиңа дөрес тәрбия бирә алмаганмын. Әгәр Галимҗан да синең юлга басса, бу дөньяда яшәүнең бер кызыгы да калмаячак». Бу хатны Шакирҗан Галимҗанга җибәргән иде. Аны укып чыккач, Галимҗан ни уйларга да белмәде. Шакирҗан абыйсының тел төбен аңлады ул. Аның юлын кабатламасын, янәсе. Ата-ана хакы бар бит. Ата-ана! Алар хәтерен саклап яшәү кирәк тә бит. Ә ничек сакларга? Тормыш бөтенләй башкача яшәргә куша. Ата-ана әйткәнчә түгел. Әтисе үзе дә мәдрәсәне ташлап киткән бит. Авылга кайткан. Дөнья көтәргә. Адым саен «Алла» сүзен әйтеп, халык алдап яшәүче Мөбахис мәзин кебекләр белән бер сафта намаз укып йөрергә яратмый ул. Алла исеме аның канында, җанында, йөрәгендә. Алланы алдарга ярамый. Дин кешелексезлек, әдәпсезлек, миһырбансызлыклар белән килешә алмый. Шуны иман итеп алырга тиеш диндарлар. Озак уйланды Галимҗан Аның уйларын Фәсыйх мөдәррис килеп кереп бүлде. Бу әле күптән түгел килгән яңа мөдәррис. Троицк мәдрәсәсендә укыган. Шәкертләр аны тиз үз итте Аны хәтта намускяр дип атадылар. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Фәсыйх — гарәп теленнән кергән сүз. Матур һәм килешле итеп сөйләүче дигән мәгънә аңлата. Сөйләме дә матур, холкы да күркәм, ак, чибәр кеше. Дөрес, әле ул түбән сыйныфларда сабак бирә. Шуңа күрә Галимҗанга аннан мәгълүмат алырга туры килмәде. Шулай да бәхәсмоназарә вакытларында фикер алышалар иде Бу мәдрәсәдә уку унике елга исәпләнгән Кумасалар да, Галимҗан быел кайдадыр китәргә җыена иде инде. Чөнки җиде елда ул унике еллык кына түгел, әллә күпме белем алды. Әгәр Заһидулла хәзрәт аны «ярамаган» китаплар, урыс әдәбияты укыганы өчен даими рәвештә битәрләп торса, Фәсыйх мөдәррис, киресенчә, моның өчен Галимҗанны һәрвакыт мактап телгә алды. Чөнки Фәсыйх мөдәррис үзе дә әдәби әсәрләр укырга ярата икән. Тургенев, Толстой, Достоевский. Пушкин. Лермонтов әсәрләре буенча алар фикер алыша торган булып киттеләр. Урыс телен Галимҗан Солтанморатта учитель Сәетнең өч еллык школа- сында ук ару ыган өйрәнгән иде. Урыс әдәбиятын укый-укый ул һаман ачыла барды. Мәдрәсәдән әллә ни ерак тормаган бер урыс белән танышып алды хәтта. Шуның белән сөйләшәсөйләшә телен чарлады. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Әбелкасыйм Фирдәүсенең «Шаһна.мә»се, Каюм Насыйриның «Фәвакиһелжөласамсы Кыскасы, кулына ни эләксә, шуны укыды Галимҗан Фикер алышканда ул бәхәснең очын кешеләр язмышына, инсаниятлелек мәсьәләсенә китереп тери башлады Мондый очракта теге яки бу сәбәпнең нигезен гомум яшәештән эзләде. Бер сөйләшкәндә безнең эрага чаклы ук яшәгән борынгы грек философы Аристотельнең: «Дәүләт кануны һәркем өстеннән хакимлек итәргә тиеш»,—дигән сүзләрен әйткән иде. Безнең эрага кадәр яшәгән грек философы Платон сүзләрен дә искә алды. Ул болай дигән «Әгәр кануннарның көче булмаса һәм ул аерым шәхесләр кулында гына яшәсә, мин андый дәүләтнең тиздән фаҗигагә очраяча!ына ышанам». Бу сүзләрне Галимҗан дәфтәренә язып куйган. Дәүләт кануннары кем өчен чыгарыла? Нигә алар үтәлми? Нигә ул кануннар аерым патшалар кулында гына яши? Ни өчен Хөрмәтулла кебек меңнәр, миллионнар нахактан рәнҗетелә? Ни өчен Мөбахис мәзин кебекләргә канун юк? Мондый тирән уйланулар Галимҗан күңеленә 1905 елгы революция дулкыннары аша килеп керде. Бер теле кычытканда бу хакта Фәсыйх мөдәррискә дә әйткән иде ул. Фәсыйх мөдәррис, әдәби әсәрләрне күп укыса да, фәлсәфә белән шөгыльләнүче борынгы зур шәхесләрне белми иде. Үзенең һәм башкаларның бу мәдрәсәдә Галимҗаннан бик түбән торуларын агцгады ул. Ничек кенә булмасын, Фәсыйх мөдәррисне кешелеклелеге, намускярлелеге, аңлылыг ы өчен яратты ул. Яна гасырның мәдрәсә тормышына да яңалыклар алып килә башлавына шатланды. Тик андыйлар диварлары черегән мондый мәдрәсәдә бик озак тормыйлар шул, кигеп баралар. «Хөсәения»гә килгән Гаяз Исхакый да надан, җаһил мөгаллнм-модәр- рисләр белән тыныша алмады. Галимҗан анда еш барды. Бер сөйләшкәндә әйтте Гаяз Исхакый: — Сиңа язарга кирәк. Галимҗан гуган,— диде Бу вакытта Гаяз Исхакыйның берничә әсәрен дә укыган иде инде ул. Шушы ук фикерне аңа Фәсыйх мөдәррис тә әйтте: — Фикерең дә зур, сөйләмең дә үткен, кеше язмышы турында да нык уйланасың, сиңа язарга кирәк, Галимҗан,—диде Әле дә ул шул фикерне әйтергә кергән Моннан ике агна чамасы элек ниндидер йомыш белән Уфага кигкән иде Кайту белән, мәдрәсәдәге күңелсез хәбәрне ишетеп, Галимҗан янына аның кайгысын уртаклашырга кергән — Мин моны көткән идем. Галимҗан туган, ләкин син кайгырма, кит Казанга, анда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укырсың; остазың Йосыф мөдәррис тә анда биг, Фатих Әмирхан, Галнәсгар Камал әфәнделәр белән аралашып яшәрсең, сиңа язарга кирәк, диде. Галимҗан гиз генә җавап бирмәде Мәдрәсәдән куылуына кайгырмый түгел ул. Әтисе Шакирҗан абыйсыннан баш тартгы Шул ук язмыш, кайгы Галимҗан башына да төшәчәк, һәр елны, җәйге ялга кайткач, уку мәсьәләләрен сораштырып, кызыксынып горды әтисе Галимҗанның күп белүенә исе акылы китә Чыннан да, нәселдән бер пәйгамбәр чыкты лабаса, дип уйлый. Бу фикерен Галимҗанның үзенә дә әйтте. Ә менә хәзер башлы пәйгамбәр түгел, башсыз пәйгамбәр булып чыкты. Әтисе сүгәчәк. Әнисе күз яше коячак. Алларына мәдрәсә бетерү турында шәһадәтнамә алып кайтып салса, түбәләре күккә тияр иде дә бит. Тик ул бәхет тәтемәде. Язарга? Нәрсә язарга? Ничек итеп? Фәсыйх мөдәррис чыгып киткәч, сүзне Шәһит башлады: — Галимҗан, безнең йә казакълар арасына, йә Рәмиевларның алтын приискыларына барып эшләү нияте бар иде бит? — Бу ният барып чыкмас шул инде хәзер, Шәһит дус! — Ни өчен? —- Әткәйгә ярдәмче кирәк. Ул күп иген чәчә, һәр җәйне нык эшләгәнне беләсең бит. Шакирҗан абый да өйдә юк. Әткәй аннан баш тартты. — Әтиең мәдрәсәдән икенче мәртәбә куылганың өчен сине. . — Анысын да аңлыйм. Башта әйтмирәк торырга кирәк булыр. Белсә дә, әллә нишләп булмый. Бер давылланыр да туктар әле. Нигә хакыйкатьтән качарга? Мин инде, Ходайга шөкер, унтугыз яшьлек егет. IV олтанморат авылы үз шатлыгын, үз кайгысын ки черә-кичерә, берс бер артлы булып торган авыр дөнья мәшәкатьләрен җиңә-җиңә, кем әйтмешли, чыгырдан ычкынмаска тырышып, яши бирә. Елның дүрт фасылы, кунакка һич кичекми килгән тәртипле вә иҗтиһадлы кеше кебек, вакытында пәйда була да куя. Күңелләргә якты нур бөркеп, йөрәкләрне ярсытыр дәрәҗәдә сихерләп, сандугачлы яз килә. Аны чәчәкле җәй алыштыра. Аның артында — чуар көз. Шуннан соң кыш бабай җирне мамык кар юрганы белән каплый. Әмма соңгы елда дөнья бозылды. Әгәр Алланың бер ахмагы йә аягы, йә таягы белән күпме көч түгеп, җәфа-җофа чигә-чигә, сокланып туя алмаслык матур итеп өйгән кырмыска оясын бутаса, ул мескен изге җаннар күпме михнәт чигә, адәм балаларының шундый ерткыч, түбән җанлы, җаһил булулары өчен рәнҗи, аларга бәддога кыла. Кош-кортка, хәйваннарга, бөҗәкләргә рәхимсез нәҗес җаннар дөнья тулы шул әле. Кеше җәмгысен тапый, изә, сыта. Инде хәзер берберсен үтерешү кебек хурлык, гөнаһ юлына бастылар. Суешу. Кан коеш. Ерткычлык. Япон сугышы, инкыйлаб җилләре бөтен Руссияне айкап-байкап, котырына-котырына, шыңшый-шыңшый исте дә, елый-елый, ач бүредәй улап, Солтанморатка аһ орып килеп җитте. Авыл халкы әлеге кансыз хәшәрәтнең пычрак аягы белән туздырылган кырмыскалар шикелле, айкала-чайкала башлады. Берәүләр патша хезмәтенә китә. Икенчеләре «революция» дип җенләнә. Өченче бер төрлеләре байларга теш кайрый. Дөнья астына тәмуг уты ялкыны җибәргән зур казан урынына кайный. Яхшылыкка түгел бу. Түгел. Мең-миллион мәртәбә түгел. Илаһым! Кешеләрнең бер-берсен үтерешүеннән чәчрәгән кан дөнья йөзенә гөнаһлы кара тап булып ягыла. Гөнаһлы илдә бәндәләр имансыз- га әверелә. Имансыз ил күгәрә, чери, таркала. Ходаем, бу яңа гасыр шулай канга манчылып башланамы? Әллә шуның тәэсиреме? Быел язы да дию пәриедәй котырынып, аждаһадай үкеренеп килде. Әле карлы-бозлы яңгыр ява, әле агачларны төбетамыры белән суырып алып ыргытырдай шашкын җил исә, әле яуган ырашкылар тау-тау булып өелә. Тик менә бүген генә елмаеп кояш чыкты, дөнья йөзенә нур сибелде. Кешеләр күңеле җылынып китте. Әлхәмде лилля, яхшылыкка булды бу!.. Иртән ихатада, абзар-курада, тегендә-монда ансын—алай, монысын— болай итеп, бүгенге дөнья турында уйланып йөргәннән соң өйгә кереп чишенгән иде Гыйрфан мулла, көтмәгәндә бүгенге ялтырап чыккан кояш кебек, улы Галимҗан кайтып керде. Илаһи бу киң дөньяга ике кояш берьюлы чыктымыни! Мулла абзый быелгы язның шулай котсыз килү сәбәбен ачыкларга теләп, кулына ел фасылларының кәефе-холкы хакында теркәп барган язмаларын алырга уйлаган иде. Хәсәнә абыстайның шул инде: тавыклар гына түгел, бөтен дөнья күгәрченнәре чүпләп тә бетерә алмаслык үз эше—әле ул аш-су бүлмәсендә табак-савыт юу белән мәшгуль. Ата һәм ул башта бер-берсенә озак кына карашып торды. Галимҗанның карашы аңдаешсыз иде. Анда моңсулык та, кайгы да, берникадәр кайту шатлыгы да бар. Ул кулындагы төенчеген бер якка куеп, өстендәге җиләнен салып чөйгә элгәч, ата белән ул бер-берсенә янә карашып калды. Ата кешенең карашы каты һәм сынаучан иде. Мәгълүм инде: ул карашның төбендә, ачылып җитмәгән бөре кебек, кавышу шатлыгы чаткылары да яшеренгән. Ата кеше, шулай бераз карашып торгач, улын барыл кочаклап алмакчы булды. Иллә мәгәр моны эшләмәде. Ниндидер яшерен сихерле көч ашыкмаска, уйларга кушып, күлмәк итәгеннән горды. Бераздан ул: — Нихәл, улым, исән-аман кайттыңмы, нигә чит кеше кебек түргә узмый торасың?—дип, ике кулын сузып килеп күреште. — Исән-имин генә кайттым, әткәй, бөтен килеш, күреп торасың ич, барлык мөчәләрем төгәл, кителгән-мителгән җирем юк,—дип, Галимҗан салкын гына елмаеп куйды. Ничек кенә булмасын, «барлык мөчәләрем төгәл», «кителгән-мителгән җирем юк» дип шаян сүзләр белән җавап бирүе ата күңелен җылытып җибәрде. Галимҗан һаман шулай шаярып сөйләшүчән. «Кителгән-мителгән җирем юк» дип әйтүе, димәк ки, камил акыл белән кайтканлыкны да аңлата. Ага кеше янә барып күреште дә аннан соң. әле миндә ирлек гайрәте йомшармаган дигәндәй, улының ике беләгеннән тотып селекте. Аннан аркасына чын аталарча суылн алган булды да: — Әнкәсе, һәй, сиңа әйтәм, таш маңгаебыз кайтты бит, чык монда, ташла табак-савытларыңны,—дип кычкырды, шатлыклы, ярсулы тавыш белән. Мин бит табак-савыт юмыйм, атасы, сумса пешерәм, әллә ана күңеле бала кайтасын сизмиме, бүген төшемә үк кергән иде,—дип сөй- ләнә-сөйләнә чыкты да улының күкрәгенә барып капланды. Ана белән бала бер-берсснең кочакларында озак иркәләнештеләр. Хәсәнә абыстай җигеп беткән улын сабый чактагыдай кысып-кысып сөйде дә, калтыра- нып-йомшап, яшькә тыг ылды. Бала алдында яшь күрсәтмәү - ана иманының бер фазыйләте, күркәм сыйфаты иде. Әмма ләкин бу юлы иманының бер як чиге кителде. Күпме генә үзен кулга алырга, ярсыган күңелен басарга тырышмасын, буаны ерган көчле су кебек, йөрәк төпкеленнән үк килгән ачы яшьләр өзлексез агарга кереште. Бөгелепсыгылып, рәхәтләнеп, сабый бала шикелле үкседе ул. Гыйрфан мулланы төрле сүзләр белән юатты: — Йә, җитәр инде, анасы, нишләвең бу, гомергә булмаганны, син бит болай түгел идең, исән-имин кайткан лабаса, үзе әйткәнчә, бөтен мөчә- се тән әгъзалары төп-төгәл, акылы камил.. Галимҗан әнисенең күз яшьләренә ялкын өстәмәскә, күңелен күтәрергә тырышып, шаян сүзләр кыстыра-кыстыра сөйләште: Әткәй дөрес әйтә, әнкәй, һәр яздагыча, үземдә булган барлык мәчеләремне быел да кире алып кайттым, юлда бересе дә төшеп калмады. Аллага шөкер. Дәхи дә шуны әйтим егет кырына җиттем, акыл казаным зурайды, иманым артты, тирә-яг ымда ырылдап йөргән шайтаннарны куар өчен Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән вә дә сезнең илаһилыктан алынган рухи һәм җисмани көч-куәтем. гайрәтем бар. «Шайтан» сүзе килеп кушылгач, ата кеше хәтта көлеп җибәрде. Хәсәнә абыстай да елмаеп куйды. Дөрес, ул сүз гөлбакчасында үскән шайтан таягын хәтерләтте. Шаярып сөйләшкәндә Галимҗанның каты- каты сүзләр кыстыра торган гадәте бар шул. Ул бәгъзе берчак күңелгә кадак булып та кадала Бу аның усаллыгы гына түгел, бер сүз белән күп мәгънә аңлату галәмәте дә. Гыйрфан мулла үзе дә шулай лабаса: тормыш ямьсезләүче шайтаннарны җене сөйми. Вакыт-вакыт аларны чәйнәп ыргытырдай була. Димәк, улы аңа охшап яшәү максатын куйган. Ә нишләп шулай булмаска тиеш әле9 Аның каныннан, аның җаныннан, аның кабилиятеннән ләбаса! Дөрес әйтә каһәрең: үз тирәсендә буталып йөргән барлык убырлы шайтаннарны капкынга эләктерәчәк бу таш маңгай. Галимҗанның шаян сүзләре ананың күз яшьләрен дә корытты. Бу йомшауның шатлыктан икәнлеген дә аңлатырга тырышты ана. Чөнки Шакирҗан югалу кайгысы аның төн йокыларын качырды. Шундый хәл Галимҗан тарафыннан да эшләнә күрмәсен, Ходаем, дип үрсәләнде. Әгәр Галимҗан да шул юлга басса, Аллам сакласын, йөрәгем ярылыр, дип курыкты. Галимҗанны күрү шатлыгыннан түгелгән гәүһәр яшьләр алар. — Сумсам хәзер өлгерә, атасы, син Галимҗан белән сөйләшә тор, озакламый чәй табыны әзерләрмен,—дип, тагын да аш-су бүлмәсенә кереп китте Хәсәнә абыстай. __ әй табынында башта тынлык хөкем сөрде. Кайнар, тәмле, авызда эреп торган сумса ашап, бер-ике чынаяк чәй эчкәннән соң, сүз тезмәләре өстенлек алды. Ул башта изге күңелле кешеләрнең мөбарәк тәсбих төймәләрен берәмләп-берәмләп тартуын хәтерләтте. Тора-бара мөбарәк тәсбих өзелеп китте. Төймәләре чәй табынына чәчелде. Сүзне ата кеше башлаган иде. Әлбәттә, йомшак кына, җай гына, аталык дәрәҗәсен саклаган кыяфәттә. Ул иң әүвәл «юньсезлеге» өчен Шакирҗаннан баш тартуын аңлатты. Аннан соң, җайлап-җайлап. Галимҗанның күңел кылларына чиртә башлады. Укулар ничек бара? Вәли мәдрәсәсе ни хәлдә? Вәли мулланың үз сәламәтлеге ничек? Шәкертләр арасына инкыйлаб шайтаннары кермиме? Тегесе-монысы, фәлән-фәсмәтән... Галимҗан туры гына җавап бирмәде. Шаяртып маташты. Ул мәдрәсәдән куылу мәсьәләсенең җеп очын хәзергә яшереп торырга уйлаган иде: әтисен, әнисен борчыйсы килмәде. Әмма безне капчыкта яшереп тотып буламыни. Бервакыт тишеп чыга бит ул. Вәли мулла әтисенә хат язмый калмас. Чөнки алар дуслашып та киткән иде. Барган саен әтисе аңа зур бүләк-күчтәнәч бирә. Хат килсә, мәдрәсәдән ни өчен куылганлыкны тәсдыйк итсә, аңа, Галимҗанга, әтисе-әнисе алдында тагын да авыррак булачак: «ялганчы» дигән шелтә сагызы ябыштырачаклар маңгаена. Әйдә, уты-ялкыны бергә булсын. Куылуын ул башта туры гына әйтмәде. Әлеге әтисе соравына җавап биргәндә: — Революция шайтаннары күбәйде, әткәй, мәдрәсәдә, мин туларның берсе,—диде. Ата кешенең күзләре маңгаена менде Хәсәнә абыстай да калтыранып куйды. Сөйләшә-сөйләшә сүз шуңа барып җитте: Галимҗан мәдрәсәдән куылуын ачыктан-ачык әйтергә мәҗбүр булды, һәр ат карагының «һөнәре» энә урлаудан башлана. Вак-төяк алдау кешене зур алдакчы булу «дәрәҗәсенә» җиткерә. Соңгы чиктә ул ике йөзле явызга әверелергә мөмкин. Боларны Галимҗан яхшы белә. V r-v-i абигатьтә, яшәештә, кешеләр йөрәгендә, бөтен матди дөньяда, | галәм киңлекләрендә — капма-каршылык. Көннәр бу арада тормышны, бәндәләрне, табигатьне яратмаудан мәңге эче пошып, сыкранып, үрсәләнеп йөргән кара йөзле кешенең аһ оруы кебек булып торды. Аннан соң матур күңелле, олы йөрәкле, хис-тойгыларга бай кешенең елмаюын хәтерләтеп торган кояшлы аяз көннәр киләчәге табигый хәл. Килде. Ялтырап кояш чыкты. Җиһан әле якты-җылы нурлар эчендә изрәп ләззәтләнә. Ә йөрәкләрдә давыл, гарасат, томан. Шул хакта уйлап ятты Галимҗан. Көне буе матур, җылы, кояшлы көн булды. Кояш офыкка якынлашканда кып-кызыл ут тәгәрмәчедәй булып янып торды. Офыкка килеп терәлгәч, ул алсу-кызгылт төскә әйләнде. Бу вакытта ул бит очына ал сөрткән көләч кызны хәтерләтте. Ә инде өске ягындагы сыек зәңгәрлек, гүя, сөрмә тартылган күз карашлары балкышы. Офыкта кояш моңаеп торды-торды да көне буе күк йөзендә исән-аман йөзүнең чигенә амин тотып, бәндәләр саулыгына дога кылып, матур төн үткәрергә фатихасын биреп, шифалы-йомшак нурлар калдырып баеды. Хәзер моңсу зәңгәр төн Тынлык. Өскә кояш нурларыннан алып кергән йомшак юрган ябылган. Әмма эчтә давыл Өермә. Зилзилә. Галимҗан белән Габделхәким икенче катта йокларга булдылар. Галимҗан уң як стена буендагы караватка ятты, Габделхәким сул як- т агы сын а. Габделхәким хәзер ун яшьтә инде Сабакны башта әти-әнисен- нән алды. Хәзер мәдрәсәдә һәйбәт кенә укый. Җәй көне, жас туры килгән саен, аның белемен Галимҗан да тикшереп кенә торды. Башта алар бераз сөйләшеп яттылар. Габделхәким шул ук әгисе-әнисе биргән сораулар белән йөдәтте. Нигә куганнар мәдрсәдән? Хәзер кайда укыячак? Йә хәлфә, йә мулла, йә мәзин булырга хокукы бармы? Тегесе-монысы Галимҗан башта аны шаяртып маташты Комсыз Мөбахис мәзинне беркем дә яратмый, ул шуның урынына кайткан, мәчеттә моңлы итеп азан әйтәчәк, имеш. Аның моңыннан бөтен авыл халкы сокланып ләззәтләнәчәк. Шуннан Галимҗан аны икенче бер төрле моңнар арасына алып кереп китте. Җыр моңы, дала моңы, йөрәк моңы турында сөйләде. Тик аларны Габделхәким тыңлап бетерә алмады. Тирән, татлы йокыга чумды. Андый йокы белән Галимҗанның дә рәхәтләнәсе бик килгән иде. Ләкин уй чәнечкеләре йорәген даими чәнчеп торды. Мәдрәсәдән куылганлыгын әйткәч, әтисенең күзләре котырган бүренекедәй ялт-йолт килде, тешләре озак кына шак-шок игеп торды, калын иреннәре тегермән ташы дырылдавын хәтерләтеп дерелдәде Бу минутта аңа бер сүз әйтү дары мичкәсенә шырпы сызып ыргыту булыр иде Шулай да Галимҗан сүзсез калмады. — Әткәй! Дөреслекне якларга, иманга турылыклы булырга, алдашмаска син безне үзең өйрәттең бит; әнкәй дә шул рухта тәрбияләде,— диде. Ата кешене бу сүзләр ярсытып кына җибәрде: — Мәдрәсәдән куылу дөрес юлмы? — Кайгырма, әткәй, югалмам. - Ни эшләмәк буласың? — Мәдрәсә бетмәгән бит. — һм... Кәккүк кебек, оя сайлап йөрмәк буласыңмы? Сөйләшү шактый озакка сузылды. Галимҗан, әллә күпме вәгъдәләр биреп, әтисен юатырга тырышты. Ике улының дә мәдрәсәдән куылу кайгысын күтәрү атага җиңел түгел. Моны аңлый Галимҗан. Тик бер яманлыкның яхшы ягы булуны аңлату кыен Вәли мулланың кадим мәдрәсәсеннән куылу яманлык. Аннан котылу, икенче мәдрәсә! ә барып уку яхшылык Шул хакта да әйтте ул әтисенә Әмма әтисе, комнан аркан ишеп булмый, дигәнне аңлатып, кулын гына селекте дә — Оят! Адәм арасында оят! Авыл халкы бот чабып көләчәк. — дип гайрәт чәчте. Әнисе сүзсез генә торды. Ул эчтән кичерә Эчендә каш ы уты икәнлекне Галимҗан белә Аны кызгана. Шакирҗаи өчен хәсрәгләнеп, ярты гомерен югалтканлыкны аңлый Галимҗан Шуның өегенә икенче тетрәү Бер ана йөрәге бит ул. Ул йорәктә ана мәхәббәте, сафлык, садәлек, аклык сакланырга тиеш. Ләкин балалар ул йөрәккә кара яга, ут сала Әлбәттә, Галимҗан тынычландырыр яраткан, матур күңелле, олы йөрәкле анасын Шундый уй-хисләр давылында йокыга талды ул. Ата белән ана аскы каттагы сәкегә урын җәеп җайлаштылар. Гыйрфан мулла орчык урынына бөтерелеп-бөтерелеп ятты. Сизә остабикәсе: мулласының йөрәге яна, күңеле ярсый, үзен-үзе өзгәлән ташлау чигенә җитә. Абыстай аны һаман шул элеккечә йомшак сүзләре белән юата: — Мулла! Акылыңа кил! Ходайдан сабырлык сора! Әгәр ярсу йөрәгеңне баса алмасаң, иртән әллә нишләп ташлавың бар. Бу Галимҗанга кире тәэсир итәчәк. Аның әллә кая китеп югалуы мөмкин. Остабикәсенең үгет-нәсихәтен аңлый мулла Пырдымсызлыгын да таный. Шуның аркасында бәла-каза күрүен дә белә. Шакирҗанның кайтмавы да шуңа бәйләнгән. Теге вакытта җенләнеп китеп ат куу, бер сөзәк җирдә арба аву, атлар тәгәрәп китү... боларның барысы да пырдымсызлык сөземтәсе. Андагы этләнүләрне ходай дошманыңа күрсәтмәсен. — Ярый, остабикә, син әйткәнчә булыр, кудым җанымны ярсыткан җеннәрне, иртәнге намазны бозык күңел белән каршыламыйк; иштә, ходай кушмаган эш булмас; Галимҗанны җиңү авыр хәзер, ул таш маңгай баш бирмәс байтал кебек, йоклыйк әйдә,— дип мулла абзый үзе үк остабикәсен тынычландырырга тырышты. VI _ еше күңеле бәгъзе бер вакыт бөтен галәмне сыйдыра ала. Яки ул К матди дөнья әйбер-җисемнәрен уч төбендә биетергә ярата. Би- етеп-биетеп рәхәтләнгәч, учын йомарлый. Учында калганнарны, илаһилык мәрҗәнен ычкындырмаска тырышкан изге күңелле зат кебек, кысып тотарга тырыша. Әйтерсең, шунда аның бәхет орлыгы, киләчәк язмышы, гомер сукмагы. Кондызлы күлнең текә яр башында уйга чумып, моңаеп, хис-той- гылар ташкынында газапланып утырган Галимҗанны да әле шундый кемсәләрнең берсенә охшатырга мөмкин. Бирегә еш килә ул. Эш юкта, һәр форсаттан файдаланып. Җәй зур мәшәкатьләр белән үтеп китте, һәр елдагыча иген игү, печән чабу, урак уру, ашлыкны келәткә салу кебек эшләр башкарылды. Галимҗан һәр көн басу хезмәтенең үзәгендә-күзендә булды. Болай рыядан гына түгел, ихлас күңелдән, ләззәтләнеп, ялкынланып, авыр кыр хезмәтенең үзенчә бер сәнгатен тоеп эшләде. Кичләрен Авыргазыга йөгерде, балыктай йөзеп, чумып-чумып, арыган-алҗыган- лыгын елга дулкыннарына агызып җибәрде. Судан чыккач, үзен бөтенләй эшләмәгән, арымаган, җиңел сөякле кеше итеп тойды. Кыскасы, җисмәни һәм рухи яктан чыныкты. Үзен рәйхан мае белән сөртелеп җиңеләйгән кешедәй хис итте. Бүген сентябрь уртасы. Хәзер үзенчә бер матурлык. Агач яфракларында мең төрле бизәк: яшел, яшькелт, ямь-яшел, сары, саргылт, сап-сары, кызгылт, соры-кызгылт, сары-кызгылт...—тагы да әллә нин- диләр. Табигать яшелдән сарыга тиз генә күчәргә ашыкмый. Адәм балаларының күз явын төрле төстәге бизәкләрен күрсәтеп алмак була, күрәсең. Аннан инде ул бизәкләр тәмамән уңып бетә. Саргая Корый. Көзге усал җилләр аларның язмышы белән нык шаяра: башта берәмләп- берәмләп, аннан күпләп-күпләп, ана имчәгенә ябышкан баладай үз ботагында иркәләнеп-эленеп торган яфракларны туздырырга, өзеп-өзеп ыргытырга тотына. Яфраклар, имчәктән аерылган бала кайгысын тоеп, яралдырып дөнья күрсәткән ботак-аналарыннан күз яшьләрен түгә-түгә аерылырга мәҗбүр булалар. Алар җиргә түшәлә. Аларны таптаптаптап үтәләр. Алар өстенә бервакыт кар катламы җәелә. Ләкин моңа шактый вакыт бар әле. Хәзергә—сентябрь уртасы. Әмма көн җылы. Җәйдәге кебек. Ай башында да шулай булды Җылылык җәйнекеннән әллә ни аерылмады. Тик монын кире ягы да бар икән. Сентябрь шулай булса, кешеләр сәламәтлегенә зыян килә, имеш Монысын Галимҗанның әтисе әйтте. Ул сынамышлар белән шөгыльләнә. Бөтенесен дә гамәл дәфтәренә яза бара. Андый көннәрнең серле-сихри кире йогынтысы, чыннан да, йомшак бәдәнле шәһәр халкының бәгъ- зеләрен бәлтерәтәдер, кан басымын күтәреп, әлсерәгән тавыктай йөрергә, йөрәк авыртуыннан зарланырга мәҗбүр итәдер. Авыл халкының бу хакта уйларга, йөрәк тотып җебеп утырырга, тышкы тәэсирләр белән гасабиләнергә аслан мөмкинияте юк. Аңа кышлык азык әзерләп куярга кирәк. Шуның өстенә ул баланын, миләшен, гөлҗимешен, шомыртын, мәтрүшкәсен—тагы да әллә ни төрле җимешләре, шифалы үләннәрне җыеп куя. Ул җимешләрдән, ул үләннәрдән аңкыган хуш ис тәнеңә сарыла, танау тишекләреңне ярып кереп, бөтен эчке әгъза күзәнәкләренә сеңә. Менә сиңа шифа! Менә сиңа дару!! Менә сиңа сәламәтлек!!! Кешеләр әле һаман су керә. Елга аларны көләч йөзе белән каршылый. Үз кочагына алып, дулкыннары белән иркәли. Елгага адәм баласы ашкынып, ярсып, йогерә-йөгерә килә. Алар елганы ярата Шуңа күрә елганың да бәндәләргә карата булган мәхәббәте ифрат зур. Ул кешеләрне чыныктыра, сәламәтләндерә, матур күңелле итә. Тик җәй белән чагыштырганда күк зәңгәрлегендә, көннең үз нурында үзгәрешләр дә юк түгел. Күк йөзенә сизелер-сизелмәслек кенә булып, куезәңгәр төс килеп кушылды. Өйләдән соң, кичкә таба ул аеруча нык сиземләнә. Көн яктылыгына бәлләвер төс өстәлә. Шуның белән бергә, күк йөзенә дә, көн яктылыгына да көзге моңсулык нурлары сибелә. Галимҗан әле шушы моңсулыкны күзәтә. Кондызлы күл яры башында зур гына бер таш бар. Ул утынлыктагы бүкәнне хәтерләтә. Өсте тил-тигез. Әйтерсең, Ходай Тәгалә аны кешеләр утырыр өчен махсус шулай эшләп куйган. Шунда утырып, Галимҗан озак-озак матурлыкка карап соклана. Якында гына йодрык зурлыгы янә бер таш ята. Анысында җемелдәп торган вак-вак бөрчекләр бар. Ул бөрчекләр энҗе-мәрҗәнне, гәүһәрне хәтерләтә. Әллә чыннан да бу ташның эче тулы энҗе-мәрҗәнме? Асылташ дигәннәре шушымы әллә? Әллә якут ташымы бу? Килеп утыру белән Галимҗан аны кулына ала Шул энҗе-мәрҗәннәргә сокланып, исе-акылы кигеп карап тора. Кеше өчгч табигать нинди генә гүзәллекләр ясамый, дип уйлый. Ул бүген дә шулай итте Шул энҗе- мәрҗән, гәүһәр белән бизәлгән ташны кулына алып, озак кына илһамланып карап торгач, аны кире урынына куеп, күзен табигать гүзәллегенә ташлады. И табигать! Җанлы син! Олы йөрәкле син' Шагыйрь син! Илһам чыганагы син! Адәм балаларына аң-акыл, хис-тойгы, яшәү дәрте бирүче син! Шундый татлы, тирән, серле, сихри уйлар дөньясында йөзә әле Галимҗанның күңеле. Ул иргәннән бирле табигать белән хушлашып йөрде. Авыргазы, Турсәгәле, Исәнбикә буйларында. Зәңгәр чишмә янында булды. Табигать, әйтерсең, аның сөйгән кызы Ул шул кызны иркәләүче солтанат егет. Иртәгә ул Уфага китәчәк «Галия» мәдрәсәсенә. Менә ни өчен хушлаша табигать белән Авыл табигатен ташлап китү яраткан-сойгән ярдан аерылу белән бер икән. Ә менә моннан, Кондызлы күл яры башыннан, бөтенесе дә уч тобендәгедәй күренә Шул ук Авыргазы белән Түрсәгәле елгаларының берберсе кочагына ташланган һәм үбешкән урын. Зәңгәр чишмә Исәнбикә болыны. Тугайлар. Болыннар Кырлар Аларның һәрберсенең йөрә!С бар кебек Ул йөрәкләр бер-бсрсенә мәңге өзелмәс хәяти чылбыр белән тоташкан. Чылбырлар буйлап йөрәк каны ага. Йөрәк каны, йөрәк тамырлары аларны илаһи бер бәген табигать җисеменә әверелдерә Бу җисемнән гарьше көрсидәге кебек үзенчә бер яшәеш тәхете барлыкка килә. Әле төш күптән авышып, кояшның баерга табан юл тоткан мәле. Кояшның йөзе ачык, тонык, ап-ак. Җәй көнендәге кебек эссе нурлары белән көйдерми. Шулай да җылы. Хәзер икенче төрлерәк нур: көзге, моңсу, сабыр нур. Күк йөзе куе-зәңгәр. Ә җирдә кырлар, болыннар, тугайлар, елгалар, күлләр, гөлләр, чәчәкләр, җир рәйханнары, миләүшәләр, сөмбелләр, лаләләр Әллә боларны ташлап китмәскәме? Әтисе кебек җир кешесе булып калыргамы? Өйлән. Дөнья көт. Җир сөр. Сукала. Тырмала. Чәч. Ур. Ат, сыер, сарык, кәҗә, каз, күркә, тавык асра. Әтисе гәрчә шушы эшләрне сөеп-яратып башкарса да, Галимҗанга алай кыланырга ирек бирми. Укырга, тәмамланган мәдрәсә белеме алырга куша. Галимҗан башта Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен сайлады. Иосыф хәлфә кулы аша үтсә, бик тә яхшы булыр иде. Ләкин тора-бара ул уеннан кире кайтты. Ул үз кендегенең шушы туган җир кендеге белән нык бәйләнгәнлеген сизде. Аны өзеп булмаячакны аңлады. Ул үзен каты холыклы, кырыс табигатьле, усал кешегә санап йөри иде. Сагыну хисе көчле икәнлеген аңлагач, бу уеннан берникадәр кире кайтты. Үзен йомшаклыкта гаепләде. Ләкин бусы да дөрес үк түгелдер. Сагыну олы йөрәкле, матур күңелле, хис-тойгы бай кешеләргә хас, имеш. Моны бер акыллы баш әйткән. Галимҗан аны кайдадыр укыган иде. Димәк ки, сагына белүгә катылыкның, йомшаклыкның кысылышы юк. Ә инде боз йөрәкләр, хис-тойгыдан мәхрүм мескеннәр, кешелексезләр сагына белми, ди. Уфа ерак ара түгел. Кайтыр да килер, кайтыр да килер. Сагыну ялкыннарын урманнар, күлләр, елгалар, гөл-чәчәкләр арасында балкып утырган туган авылының сөйкемле вә мөхтәрәм кешеләре арасына кайтып басар. Шундый уйлардан соң ул табигатькә янә бер күз сала. Озак-озак моңаеп карап тора. Юк. бу моңаю гына түгел. Ярсу, хыяллану чигенә җитү, уйхисләрнең иң тирән диңгезенә чуму бу Шушы бай, моңсу, сихерле, шигъри табигать хозурландыра, шашындыра, җенләндерә аның күңелен Бу сихерле табигать эчендә мең-миллион адәм балалары уйный, шаяра, матурлык белән ләззәтләнә кебек. Күңелдә ниндидер яңа, моңа чаклы булмаган хис-тойгы давылы купты. Ул давыл котыра, җенләнә, үрле-кырлы китерә. Ул әле «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән беренче хикәясен ничегрәк итеп язу турында да хыяллана. Гаяз әфәнде Исхакый язарга кушты Ул кешеләрне дүрт төргә бүлде. Беренчеләре—тормыш баскычының иң югары өлешендә торучылар. Болар ил, халык мәнфәгате белән яшәүче Йосыф пәйгамбәр кебекләр. Халыкка инсафлылык, әдәплелек, кешелеклелек дине булган ислам динен иңдерүче соңгы пәйгамбәр Мөхәммәт Галәйһиссәлам дә шуңа керә. Икенче төркем беренчеләрнең эш-гамәли тегермәне куласасына шифалы су коеп торырга тиеш, имеш. Яки алар ил, халык мәнфәгате дилбегәсен бергә тотарга хаклылар. Гаяз Исхакый әфәнде җәнаплары казакъ халкының бөек акыны Абайның бер шигырен дә әйткән иде. Галимҗан аны язып алды да соңыннан ятлады: Ант итеп, антын бозган җаны корсын, Кыска көндә кырык җнргә киртә куеп Йөрүче хәйләкәрләр тагын корсын, Бер атна йөз үзгәргән йөзе көйгер. Үз-үзенә масайганның аты корсын. Әйе, өченче төргә хәйләкәр кешеләрне керткән иде Гаяз әфәнде. Алар— әлеге беренче һәм икенчеләрнең кылган әмәлен үзенеке итеп күрсәтергә тырышучы кыл койрыклар Дүртенче төрне ахмаклар тәшкил итә. Болар, Гаяз әфәнде әйткәнчә, хәйләкәр генә түгел, ә бәлки кешенең хәяти сукмагына аркылы сузылып ятарга маташучы аңгыра сарыклар. Бу дүртнең үз эчендә тагын мең-миллион төрлелекләр бар, ди Гаяз Исхакый җәнаплары әйткәнчә, язучы әнә шул төрлелекләрне аң-акылы, йөрәк хисе, күңел тойгысы белән сиземнәргә тиеш. Ә ничек сиземлисең? Бармы соң Русия җирендә беренче төргә керүчеләр? Николай патшамы? Юк инде Аның үзен бәреп төшерергә кыҗрыйлар Революция шуның өчен булды. Әмма ул ялкынланды да сүнде. Күмере, көле генә калды. Иллә мәгәр ул күмергә янә дә ут салып, кабыза-кабыза, дөрләтеп җибәрәчәкләр, имеш. Революция тагын да катырак, берәгәйлерәк, ялкынлырак балкыячак, янәсе. Патшаны тәхеттән бәреп төшерми торып, барыбер тынмаячаклар, ди Нинди тәрәкъкыйпәрвәре булмаган патша ирәеп утырыр йомшак кәнәфиле алтын тәхеттә тагын да? Йосыф пәйгамбәр кебек хөрмәтле вә гыйззәтле була алырмы? Илгә, халыкка бәхет өләшерлек, аларны тәшвишкә салмаслык акылы, кодрәте булырмы? Язмыш ике төбәйле, диләр. Галимҗанның башында әле мең тобәйле уйлар, йөрәгендә кайнар хис-тойгылар кайнаша. Алар гавам халкы язмышына бәйле. Әтисе җирне дә дүрт төргә бүлеп карый Бәлки, бөтен галәм якынча дүрт катламнан торадыр: күк тәхете, безнең кояш иле— галактикасы кояш белән җир арасы, җир үзе. ~ Шул хакта уйлап, мең мәртәбә баш вата-вата бөтен галәм киңлеген айкап чыккач, Галимҗанның күңеле янә җиргә- үз авылының изге туфрагына әйләнеп кайггы. Алланың нинди кашка тәкәсе керә беренче төргә? Авыл старостасы Тәхлисме? Юк. Ул — сатлык җан Җаһил Аның өчен арба ватылса — утын, үгез үлсә—ит Кеше язмышы, кеше бәхете, кеше киләчәге — аның өчен сукыр бер тиен Андагы тәкъвасезлск галәмәтен шайтан да чүпләп бетерә алмас Хөрмәтулла абзыйның фаҗигале үлеме — аның аркасында: «сарык буры» дигән нахак бәла тактылар. Сарык табылды. Мөбахис мәзиннең өенә ут төрткән дип. Себер җибәрделәр. Соңыннан ачыкланды: мәнсез остабикәсе абзар артына күмерле көл түккән булган; утлы күмерне җил очырып, коры салам арасына китереп салган. Монысы Ходай эшедер, бәлки. Чөнки харам мал бервакыт барыбер янарга тиеш. Мөбахис мәзин дөньясын яңадан тергезде Менә дигән йорт салды. Ярый. Булсын. Яңа бер тарлык га юк Хөрмәтулла абзый төрмәдән кайга. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, Моба- хис мәзиннең җирән кашкасы югала. Авылда янә «Хөрти урлаган» дигән хәбәр тарала. Бу юлы Мөбахис мәзин теге вакыттагы үчен җиренә җиткерү максатын куя. Сүзе аста калмасын, янәсе. Хөрмәтулла абзыйны тереләй күмәләр дә ташлыйлар. Галимҗан булса, моны эшләтмәс иде, билгеле. Ул инде ир корына җигкән егет кеше. Чәйнәшер иде. Тешләшер иде. Сүзе белән дә егар иде тегеләрне. Әтисе дә өйдә булмаган Мондый вәхшилеккә ирек куймас иде. Көрәшер иде. Мөбахис мәзин үз табан астын ялаучы ярлыларны җыйган да хөкем чыгарганнар да куйганнар Ике бозауга кибәк аерып бирә белмәгән надан, җаһил староста Тәхлис Мөбахис мәзиннең кубызына биегән. Бу бит — түбәнлек, имансызлык, хурлыкның иң пычрагы Бу гаделсезлекне, бу вәхшилекне, бу ерткычлыкны күтәрә алмый Мәликә түти. Акылдан яза Кулына күсәк тотып килә дә Мөбахис мәзиннең тәрәзәләрен кыра. Шуннан унлап ир килеп, кулларын артка каерып бәйлиләр дә Нәҗметдин мәзиннең таш келәтенә китереп ябалар Ул башта җан әчесе белән гел җырлап яза Аннан тына Оч коннән соң җан тәслим кыла. Баш бала Мәдинә-Акчәчкә хәзер ике энесе, өч ссңлесс өчен ана да, ата да булып калды. Акчәчкә! Галимҗанның беренче мәхәббәте ич ул. Кайткан саен күрми калмады. Эч серен ачып салгач. Кендек әбисе Хәмдия абысгай аңлады Галимҗанның күңелен. Бервакыт шул караңгы базында очраштырып, үзе чыгыл китте. Тик Галимҗанның мәхәббәтен кабул итмәде Мәдинә- Акчәчкә. Теге вакытта: — Кырлык белән бодайны бергә кушмыйлар, Галимҗан абый, дигән иде. м , Димәк, ярлы баласы булганга, үзен кырлыкка саный; бай нәселдән чыккан Галимҗанны бодайга тиңли Бу юлы: — Җитен борчасы җитен чәчәген харап итә бит ул, Галимҗан абый,— диде. Димәк, ул Галимҗанны җитен чәчәге дип исәпли, ә үзен шул чәчәкне харап итүче борчага охшата. Кызның үткен телле, авыр табигатьле, шигъри күңелле, тәкәллефсез булуы Галимҗанның йөрәген янә мең кәррә ярсытып җибәрде. Акыл ияләренең мәхәббәт турында әйткән сүзләрен дә тугылады, кат-кат тәсдыйк итте ул. Мәхәббәтнең бай, ярлы баласы булуга нигезләнмәвен дә тәмамән аңлатырга тырышты. Мәхәббәтнең асылы күңел байлыгына бәйләнгән. Галимҗан шул иманга инанды. Мәдинә —бай күңелле кыз. Шул җиткән. Аныңча, калганы тормыш көткәндә, майлы табада шуган коймак шикелле, үзеннән-үзе җайга салына. Мәхәббәт ул—бөек сафлык! Галимҗан Оренбургта чакта Галишер Нәваины укыганда аның бу хакта әйткән сүзләрен ятлап та алган иде. Шуларны җиткерде, кат-кат тәкърар- лады ул Мәдинә-Акчәчкәгә: Гыйшыкка сафлык җан кебек кирәк, Чуар хисләрне сыйдырмый йөрәк. Аларның икесендә ике тел иде: Мәдинә-Акчәчкә сүзләрне авылча «чәчә», Галимҗан зыялыларга хас назлы, йомшак, купшы лисан-тел белән эш итә. Шуның белән ялгышты да ул. «Гыйшыкка сафлык җан кебек кирәк», дигән сүзләрне Мәдинә-Акчәчкәнең йөрәге кабул итмәде. Чөнки ул үзен саф җан дип исәпләми. Әйтерсең, аның җанына ярлылык кере сеңгән. Җитмәсә, әтисенең төрле яклап «пычрануына» Мәдинә бик нык кыенсына иде. Нигә шундый керлелек белән ак нәселнең саф чәчәге булган Галимҗанны караларга? «Чуар хисләрне сыйдыра алмый» дигәне дә тетрәндерде Мәдинәне. Хисләре нинди Мәдинәнең? Чуармы? Кем белсен. Караңгы баз кебек өйдә яшәгән ярлы кызының хисләре томанлыдыр инде ул. Бу очрашу былтыр булган иде. Аларның икесенә утыз алты яшь иде бит инде. Мәхәббәт, яратышу, сөешү турында һич икеләнми, мөкиббәнә, эчкерсез сөйләшер вакыт Шулай да Мәдинә-Акчәчкә кулын да тоттырмады, кочакларга да ирек куймады. Бу очракта да ул хис-тойгысын халык әйтеменә нигезләп: — Галимҗан абый, соңгы сүзем шул: минем сыерчык оясына ялгыш килеп эләккән чыпчык буласым килми, моннан ары болай әдәпсез кыланмагыз, чакырмагыз, очрашулар файдасыз,— диде дә матур гына елмаеп чыгып китте. Бу Галимҗан өчен түбәнлек иде. Ул янды, көйде, үрсәләнде, йодрыгы белән маңгаен төйде. Актүти кайтканчы чыгып китмәде. Актүти мәсьәләнең мәсләген тиз сизде. — Ул сине җарата бит, балакаем, нык җарата, әллә шыны аңламыйсыңмы.. Бакчи... кобараң очкан, төсең киткән, шылай җарамый бит инде... Ул җарлы кызы булганга кәмсенә...— дип Галимҗанны төрлечә юату ягын карады. Галимҗан исә: — Юк, Актүти, ул мине яратмый,—диде дә, ачуын уч төбенә йомарлап, кырт кына чыгып китте. Чынында исә Галимҗанга гашыйк иде Мәдинә. Аны беренче мәхәббәте дип исәпләде. Ләкин... Ләкин... ак күңелне каралыйсы килмәде Мәдинәнең. Кешеләрне төрләргә бүлгәндә дә күңелгә әнә нинди уйлар килә икән. Югарыга әтисен дә куеп карады ул. Ләкин ул башлык түгел. Шуңа күрә ил, халык мәнфәгате белән яшәү ягыннан караганда, аны өстән аска таба икенче баскычка бастырырга мөмкиндер. Яхшы, иҗтиһатлы башлыкка ул җанын фида кылырга да әзер тора. Өченче төркемгә Мөбахис мәзин кебек хәйләкәрләр керә Дүртенчесенә— староста Тәхлис ишеләр. Ә менә Хөрмәтулла абзый сыманнар- ны кая куярга? Андыйлар, гәрчә үзләре кыерсытылган булсалар да, башкаларга аслап яманлык теләми Димәк ки, олы йөрәкле, матур күңелле, кешелекле булып чыгалар. Аларны икенче төркемнең бер күзәнәгенә «сылап куярга» мөмкиндер. бәлки. Авылга Мөхәммәтгали исемле яңа ахун килде. Аны мактыйлар. Кешелекле, иҗтиһатлы, эзлекле, имеш. Әйдә, аны югары шүрлеккә мендерик Белеме, акылы, шәфкатьлелеге белән авылга иман нуры чәчсен, бәндәләрнең рухын күтәрсен, Ходай Тәгалә кушканны гавам халкына түкми-чәчми җиткерсен. Амин! Күңел сандыгына күп нәрсә җыелган икән. Аңа менә шушы күркәм табигатьнең аллы-гөлле чәчәкләр хуш исе сеңгән. Шушы гүзәллекнең энҗемәрҗәннәре, гәүһәрләре җыелган ул күңел сандыгына. Табигатьтән бар булган матурлык алынган. Ул булачак язучының йөрәк төпкеленәчә үтеп, бөтен эчке әгъзаларына таралган. Әллә ниндидер сихри көч аның колагына «яз», «яз», «яз» дип пышылдый; бу матурлык эченә генә сыеп бетмәс, аны башка урыннарда яшәгәннәргә каләмең белән сурәтләп - тасвирлап күрсәт, табигатьтән алганыңнан мең өлеш артыграк итеп сылулап-чибәрләп, тәҗәссемләп бир, ди. Ул инде табигать матурлыгы белән әсәрләнүче, хисләнүче, шашынучы хыялый зат кына түгел, тормышның әчесен-төчесен татучы, гаделсезлек, хаксызлык, юньсезлек өчен сыкранучы, Хөрмәтулла кебек миллионнарның язмышын үз йөрәгенә алучы шәхес булып та җитлекте «Җазыгыз менә шуларны»,— дигән иде теге вакыгга Хөрмәтулла абыйсы. Әле дә менә мең-мең юксыллар, ярлылар аның колагына:—Яз, яз. яз»,— дип пышылдыйлар сыман. «Язам, язам, язам»,—дип ант итте Галимҗан. Менә шушында Табигать кочагында. Гөлләр-чәчәкләр арасында Туган туфрагында. ___ зак утырды Галимҗан бүген Кондызлы күл яры башындагы J бүкәнне хәтерләткән таш өстендә. Ул, әйтерсең, авылының бөтен табигать матурлыгын су урынына эчә, йота, бөтен әгъзаларына сеңдерә, чалбар кесәләренә тутыра, яңа мәдрәсәдә бер кышка җитәрлек хуш ис, болын һавасы, чәчәкләр шифасы алып китә Ул бүген мәдрәсәдәгечә, шәкертчә киенмәде. Әнисе теккән кара чалбар, ак күлмәк киде. Күлмәкне чалбар эченә тыкмады, тышкы якта калдырып, билен әнисе ясап биргән бармак юанлыгы гына ефәк билбау белән буып куйды Аның ике очы да биленең уң ягына туры килеп, шуның берсе озынрак калдырылды. Ул оч чачаклы-чачаклы булып.бер сөям чамасы аска төшерелеп. асылынып тора. Очында төрле бизәкле җепләр. Ул чачаклы мәкне дә, чачаклы канәферне дә хәтерләтә Күлмәге төз якалы. Изүе ачык Сул як яка төз тора. Уң яктагысы өчпочмак шәклендә кайтарылып төшкән Җәй буе үскән кара чәчләр аны ифрат сөйкемле, нык. гайрәтле егет итен күрсәтә. Чәч үстерүне башта әтисе дә, әнисе дә килештермәде — Улым, мөселман кешегә бер дә муафыйк түгел бит әле болай төксем булып йөрү, диде беркөн әтисе. Әнисе аның сүзләрен куәтләде: — Әйе, әтиең дөрес әйтә, улым, озын чәчтән иман качар, ди. Галимҗан берникадәр шаяртып, шул ук вакытта чын хакыйкатьчә җавап бирде: — Иманым чәчемдә түгел, әткәй, әнкәй, йөрәгемдә, аның белән беркайчан да сату итмәячәкмен, борчылмагыз Галимҗанны богү авыр икәнлекне әтисе дә, әнисе дә яхшы белә Аңа теге яки бу мәсьәләне тәфсилләп аңлатырга тырышу —ут чыкмаганга чаң кагу. Шуңа күрә бу хакта башкача сүз куертып маташмадылар Дәхи дә шунсы мәгълүм: Троицкидә дә, Ырынбурда да. Казанда да шәкертләрнең чәч үстерә башлавы турындагы аяклы хәбәрләр йөри Моназә- рә — бәхәс, сүз көрәше, фикер мантыйгы буенча теләсә кемне егып сала торган Галимҗан ни эшләп әле шундый яңалыкның койрыгында өстерәлергә тиеш? Яңалык ул ташны тишеп үскән үлән белән бер.Аны аслан туктатып булмый. Такыр баш Галимҗан бер төсле иде. Чәчле Галимҗанга бөтенләй икенче мәһабәт сыйфат керде. Матураеп, гаҗәп күркәмләнеп, карап туйгысыз егет булып китте. Бу килеш Галимҗан үзен мәдрәсәдәге чапан яки җилән кысасы эчендә йомылган ирексез кеше итеп тоймый. Бу кием аны ирекле итә, үзенчә яшәргә илһамландыра, инде чын егет булып җиткәнлекне ышандыра Хакыйкатьтән, шулайдыр. Әтисе, әнисе аны бүген сөйкемле күз карашлары белән озатып калды. Әнисе хәтта урамга чыкты: — Галимҗан улым, бик озак йөрергә тырышма, иртәгә сәфәр чыгасы бит, аннан ары сөйләшеп тә утырырбыз; күпме генә карасам да сиңа, күзләрем һаман туймады әле,—диде. Галимҗан һаман шаяртып маташты: — Ярар, әнкәй, озак йөрмәм; кайткач, каршыңда төп кебек утырырмын да ике сәгать селкенмәм, тәгьзим кылырмын, ә син мине күз нурларың белән иркәләрсең. Хәсәнә абыстай елмаеп куйды: — Әниеңнең ике сәгать буе сиңа тилмереп карап торырга вакыты бардыр шул, әле юлга кирәк-яракларны да әзерләп куя алмадым. — Бернәрсә дә кирәкми, әнкәй! Үзеңне-үзең бетермә. Борчылма. Ял ит. Беләм инде: бәлеш, сумса, коймак, чәкчәк. Төн йокламаячаксың. Кояш зурлыгы бер бодай икмәге булса, шул җиткән миңа... Галимҗан артык ашыкмый, ләкин җитез-җитез атлап, китеп барды. Гәүдәсе төз. Адымы нык. Башы югары. Кул хәрәкәтләренә кадәр ипле, чамалы, бәгъзе бер кылтым егетнеке шикелле кылдый-былдый килми. Хәсәнә абыстай күз нурларын җылы агым итеп, элеккедән мең кәррә артык сөеп-назлап карап, аналарда гына була торган бөек хис-тойгы белән, улы күмелгәнче аңа бәхетлесәгадәтле киләчәк теләп торды. Ша- кирҗанын исенә төшереп, балавыз да сыгып алды. Менә бервакыт мулласының лап-лоп атлап килгәне шәйләнде. Ул тиз генә күз яшьләрен сөртте дә ихатага керде. Елаганын сиздермәскә тырышып, яулык очы белән битен каплады да мулласыннан ерагаерга тырышты. Сәбәпсез Сәми дә сәндерәгә менми, дигәндәй, сизде мулла абзый яулык белән капланган битнең сәбәбен. — Син тагын да йомшаргансың, остабикә,— диде мулласы. Хәсәнә абыстай, моны йөрәге кушмаса да, алдашырга мәҗбүр булды: — Юк, юк, мулла, еламадым мин, күземә чүп керде... Галимҗан боларын белми. Ә инде әнисенең күзләре талганчы озатып карап калуын белә. Шактый киткәч, бер әйләнеп караса, әнисе һәман капка төбендә моңаеп басып тора иде әле. Ана! Бала өчен йөрәген ярып бирергә әзер тора ул. Ананың бөтен гомере «бала» дип үтә. Ул үзе өчен рәхәт тормыш та теләми. Фәкать баласы өчен яхшы булсын. Йокысыз төннәр. Бөтен кайгыны үз йөрәгенә алу. Бала аркасында михнәт чигүләр. Нинди яхшылык күрсәтергә мондый бөек анага? Ана-алиһәгә? Фәрештә- анага? Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен тәмамлап кулга шәһадәтнамә алгач, алар Галимҗанның йә мөдәррис, йө мулла, йә ахун булуын телиләр. Әнисен, әтисен шуның белән канәгатьләндерергәме? Язмыш җилләре аны әллә кайларга, әллә нинди ят җирләргә алып китеп диңкетмәсме? Кайда егылырыңны белсәң, шунда салам түшәп куяр идең, диләр бит. Тормыш бабай аслан әйтми ул кай төштә башыңа чукмар белән тондырасын. Ә инде әсәр язарга теләк барлыкны әйтсәң, янә гауга, низаг, зил-зилә котырачак. «Нигә кирәк ул лыгырдыкнамә, синдә бит пәйгамбәрләр башы, андый вак-төяк шөгыль шалапайлар өчен хас»,—диячәк әтисе. Шул уйларны да, тәсбих төймәләре шикелле итеп, башыннан кичерде Галимҗан. Тирә-ягына янә бер каранып алды. Таш бүкән яныннан ук чабылмаган озын үлән мәйданы сузылып китә. Үләннәр арасында төрле- төрле чәчкәләр, Аларның бәгъзе берләре, гәрчә җәйге кебек җылы булса да, көз сулышына бирелеп, зәгыйфьләнгәннәр. Кайсыберләре әле горур чибәр кызны хәтерләтеп балкып утыра. Таҗлары түбәтәй зурлык булганнары да бар. Әллә янадан чәчәк аттылармы? Булыр да Шундый үзенчәлекле көз бит бу: алмагачлар, чияләр икенче мәртәбә чәчәк атты. Картлар моны төрлечә аңлата: берәүләр яхшылыкка юрый, икенчеләр — яманлыкка. Галимҗанның әтисе моны уңай күренеш әдип исәпли. Урыс- япон сугышы, инкыйлабка бәйле рәвештә халыкка искиткеч авырлык килде. Яхшылык белән яманлык, аязлыболытлы көн кебек, алмашынып торучан. Шул яманлык артыннан Аллаһу Тәгалә бәндәләргә матур көз бүләк итте, янәсе. Бирсен Ходай! Шулай булсын! Табигать матурлыгы белән назлану, ләззәтләнү, хозурлану кешене олы йөрәкле итә Үлән мәйданы бик озынга сузылмый. Аннан кара урман башлана. Анда җиләк, гөлҗимеш, шомырт, миләш, балан үсә. Аның эченә кереп китсәң, син үзеңне оҗмах-җәннәткә сират күперсез генә килеп эләккән кешедәй хис итәсең Чү! Кем җырлый? Урман эчендә көмеш моң агыла. Мең сандугач моңы бергә килеп^кушылган диярсең. Галимҗан аягүрә басты. Урманга карап йөгерергә уйлады. Ләкин тыелды. Йөгерсә, ул моң өзелер, киселер, югалыр кебек тоелды. Хәтта тын алырга да курыкты. Әйтерсең, тыны белән җылы һава дулкыныдай агылып торган моңны каплый Галимҗанның алдыннан гына әллә күпме ак күбәләк очып китте. Алар уйный, шатлана, көн матурлыгына куана. Гомерләре бигрәк кыска шул Нибары бер көн. Изге әрвахларның җаны күбәләк булып җиргә кайта, дигән сүз дә бар. Моның өчен аларга фәкать бер көн вакыт бирелгән, имеш. Кайта да, бала булса, ата-анасын, абый-апа, энесеңелләрен, туган туфрагын, авылын күреп китә. Күбәләкләр уйнаклашып, очынып, назланып оч- тылар-очтылар да гөлләргә, чәчәкләргә, үләннәргә тезелешеп кундылар. Алар да әлеге урман ягыннан килгән моңга әсәрләнделәр шикелле Очмый, селкенми, канатларын салындырып, шул моң эченә йотылдылар. Бераз шулай тын гына торгач, янә һавага күтәрелделәр. Икесе урман ягына таба җилпенеп очып кигге. Кем белә, алары Хөрмәтулла абзый белән Мәликә түти җаннарыдыр, бәлки. Җырлаган кызның Мәдинә- Акчәчкә икәнлеген аңлады Галимҗан. Хөрмәтулла абзый белән Мәликә түтинең җан иясе булган ике күбәләк Мәдинә-Акчәчкәнең моң эченә барып керәчәк. Чү! Галимҗанның ике беләгенә ике ак күбәләк килеп кунды. Мөгаен, карап туймаслык бу якты дөнья белән бик иртә хушлашкан сеңелләре Фәрдәнә белән Нәфисәнең җан гәүһәрләредер алар Галимҗан нишләргә дә белми аптырап тик торды. Каушады Йомшады Әсәрләнде. Бик авыр вакытларда да, ишелепишелеп кайгы-хәсрәт килгәндә дә, дөреслек өчен кешеләр белән якалашканда да болай җебеми торган иде бит ул. Әле менә кое.гды да төште. Күбәләкләрнең икесен дә алып сөясе, иркәлисе, назлыйсы килде Ләкин курыкты Саксыз кыланып, имгәтеп ташлавы бар Кул белән кагылсаң, алар очып китәчәкләр Моны Галимҗан теләми Озак-озак шулай иркәләнеп, назланып, хозурланып торсыннар әле абыйсының беләгендә кунаклап. Ә урман эчендәге моң агыла да агыла. Теге вакытта, Кендек әбисе өендә җырлаганда, Мәдинә- Акчәчкәнең тавышы, гәрчә бик моңлы булса да, бала-чаганыкы кебек кенә иде әле. Ә хәзер инде ул җиткән кыз Тавышы көр Моңы тирән Йөрәгеңне кисә. Үзәгеңне өзә. Күңелеңне телгәли. Нәкъ шушы урында Галимҗанның сандугач сайраганын тыңлап торганы бар Ул гел бер моң белән генә сайрамый Бер моң белән бераз сайрагач, кешеләр күңелен икенчесе белән хисләндерим дигәндәй, башкасына күчә Алар бик күп Сансыз. Чамасыз Бихисап Мәдинә- Акчәчкәнеке дә шулай икән. Моңнарны ул алыштырып кына тора Берсендә шушы гүзәл габигагьнең кешеләр йөрәгенә матур тойгылар салуы, күңелләрен күбәләктәй канатландыруы, хис-тойгылар дөньясында ләззәтләндерүе булса, икенчесендә әтисе-әнисе язмышы өчен өзгәләнү, 3 «К.У..МП 33 өченчесендә авыр тормышка каргыш яудыру кебек моңнар сибелә. Бу моңнарны күбәләкләр, үләннәр, гөлләр, чәчәкләр, бөтен урман тыңлый. Шул моңнар шаукымында Җир белән Күк үбешеп ала төсле. Баерга юл тоткан Кояш та аптырап туктап калды шикелле. Ул, гүя, хәзер ашыкмый, моңлы кызны калдырып китәсе килми. Галимҗан һаман шулай бер килеш басып торды да торды. Барыргамы янына? Барса, билгеле, ул җырламаячак, моң киселәчәк. Ә инде аның киселүен теләми Галимҗан. Бармаса, иртәгә Мәдинә- Акчәчәкне күрми сәфәр чыгачак. Аның хәзер авылга башка сукмак белән кайтып китүе дә бар бит әле. Юк, барырга. Янына барырга! Рәхәтләнеп, эч серен бушатканчы, күңел булганчы, йөрәкне-йөрәккә кушып бер сөйләшергә. Моннан да уңай вакыт-урын мәңгемәңге табылачак түгел. Урман. Табигать кочагы. Чәчәкләр. Гөлләр. Алар икәү генә. Яшьлек тилелеге белән ярсыган, шашкан, гасабиләнгән йөрәкнең давылташкыннарын мәхәббәт шифасы белән басарга кирәк. Иртәгә юлга... Галимҗан башта акрын гына атлады. Теге ике күбәләк тә бара аның белән. Әмма.. Әмма... Шәп-шәп атлап китим дисә,—әллә аны сөешүдә җиңү казану тәмамән ярсыттымы,— аяк астындагы бер түмгәккә абынды да егылды. Шулай да ул озак ятмады. Ата селәүсен тизлеге белән дәррәү сикереп торып, өстен каккалап алды. Каударлыгы, мәхәббәт алдында сөмсез кемсә шикелле кылануы өчен эчтән генә үзен сүгеп-битәрләп тә куйды. Ә теге ике күбәләк—әрвах сеңелләренең җан ияләре—очып киткәннәр иде инде. Ярый, егылганда сытылмаганнар. Моның өчен шат Галимҗан. Әнә, алар әле һаман уйнаклапуйнаклап очалар. Әйләнеп- тулганып очтылар-очтылар да авылга таба юл тоттылар. Димәк, Фәр- дәнә белән Нәфисә җаны туган йортына китте. Анда бакчадагы канәфер куакларына, алмагач ботакларына кунып шатланачаклар. Әтисе, әнисе чыкса ихатага, карап куаначаклар, җилкәләренә барып кунарлар, бәлки. Бер җай табып, ачык ишектән өйгә үтүләре дә мөмкин. Анда — ахшамсафа гөле, рәйхан гөле, сөмбел гөле... Шуларның чәчәкләренә кунып рәхәтләнәчәкләр. Хушыгыз ике күбәләк—ике җан иясе! Кайта торыгыз. Мин дә озакламам. Туган йортта очрашырбыз! Тизрәк очыгыз! Тизрәк!! Тизрәк!!! Күбәләкләрне күздән югалганчы карап торды Галимҗан. Аннан соң тирән хис-тойгылар, күңел тетрәнү, йөрәк ярсу аны урман ягына— мәхәббәте-бәхете янына ашыктырды. Ләкин аңа анда барырга туры килмәде. Чөнки йөрәгенең парәсе Мәдинә-Акчәчкә үзе монда таба атлый иде инде. Ул инде хәзер җырламый. Ике кулында — ике төенчек-капчык. Алары аның җимештер инде. Йә балан, йә миләш-фәләндер. Каккан казыктай басып тик торды Галимҗан. Нишләргә дә белмәде. Ә Мәдинә-Акчәчкә, яшьлек ярсуларымны түкми-чәчми сиңа тапшырам дигәндәй, туп-туры аңа таба килә. Бераздан Галимҗан да, бәхет сандугачын тизрәк эләктерергә чамалап, ашыга-ашыга атлап китте. Менә очрашты алар. Мәдинә-Акчәчкәнең ике кулбашында ике ак күбәләк иде. Әкияттәге сыман бу. Серле дөньяның мәңге ачылмас серләре диярсең. Бу, гүя, оҗмах-җәннәтнең үзе. Ике ак күбәләк Галимҗанга да кунды. Мәдинә-Акчәчкәнең дә кулбашларында тын гына иркәләнеп утыралар. Болар инде, мөгаен, әтисеәнисенең җан ияләре. Мәдинә-Акчәчкә ашыкмый, җай гына, бик акрын атлап килде Шул әрвах-күбәләкләрнең очып китүеннән курыккандыр, бәлки. Килеп туктагач, ипләп кенә, тәнен-бәдә- нен төз тоткан хәлдә, ике төенчеген сак кына җиргә куйды. Аның берсе тузган-ямаулы капчык иде. Аны ул аркылы-торкылы чабата киндерәсе белән бәйләгән. Таралып төшүдән түгел. Икенчесе ашъяулык булса кирәк. Анда күп итеп балан төрелгән. Ашъяулык та шактый иске; ямаулы, тормыш авырлыгы төсен сиздереп тора. Ул дүрт почмагын бергә китереп төйнәп куелган. Шул төйнәлгән җирдә буш калган урыннан кызарып пешкән баланнар җемелдәп күренеп тора. Алар кул бирешеп күреште. Нәкъ шул вакыт әлеге ике күбәләк очып китте. Авыл ягына Болар икесе дә алар күздән язганчы карап тордылар. Аннан берберсенә карашып, катып калдылар Мәдинә- Акчәчкәнең киемендә берникадәр үзгәреш тә бар. Ул кышкы көннәрдә Галимҗанның әнисе янына килеп, аннан тегүгә, «юүгә өйрәнгән икән Шуннан кул белән кешеләргә күлмәк тегеп бирә башлаган. Монысы инде энә белән кое казу кебек. Шулай да күлмәкләрне бик ипле, килешле, матур тегә икән. Галимҗанның әнисе белә кул белән күлмәк тегүнең авырлыгын. Кызгана моны. Шуннан аны аяклы машинада тегәргә өйрәтә. Көндезләрен килеп, бер көн эчендә бер күлмәк тегеп китә. Чигүгә дә тиз өйрәнә Мәдинә-Акчәчкә. Кияүгә китәсе кызлар сөлге-тастымал, кулъяулык, ашъяулык кебекләрне аннан чиктерә башлады. Шуның белән шөһрәт казанды ул авылда. «Алтын куллы Мәдинә» дигән даны бар хәзер Хәсәнә абыстай аны укырга- язарга да өйрәтте. Моңа да ул тиз төшенде. Чөнки һәр эшкә ихлас, мөкиббән, йөрәге белән бирелеп керешә. Дөрес, җәй көне, Галимҗан мәдрәсәдән кайткач, аларның өендә бик буталып йөрмәскә тырыша Галимҗанның күзенә чалынудан курка Шулай да беркөн очраштылар Чигүгә кызыл җебе беткән икән, Хәсәнә абыстайдан шуны сорап килгән. Галимҗан берүзе генә иде. Моны белгәч, кыз тиз генә чыгып китү ягын карады Тик Галимҗан ирек куймады Кулыннан алды да: — Мин бүре түгел, Мәдинә-Акчәчкә, ашамам әле үзеңне, әйдә үт,— дип, аны кәнәфигә китереп утыртты. — Сез мине нигә «Акчәчкә» дисез, Галимҗан абый, бу миннән көлүегезме? — Мин, Акчәчкә, кешедән көлмим, андый гадәтем юк, кеше бөек ул! — Шайтан таягын акчәчкә итеп буламы? — Син алай түбәнсенмә, Мәдинә-Акчәчкә! Әнкәй сине нык мактый. Белмәгән эше юк, акылы да алтын, кулы да алтын, ди — И... Хәсәнә абыстай бит ул кешенең яхшы ягын гына күрә, яманында эше юк; үзенең күңеле матур булганга шулайдыр инде; кайда инде ул безгә алтын булу, бакыры да җиткән. — Син тиз генә бакырга әйләнмә әле. Минем өчен Акчәчкә син. Ак чәчкәгә охшагансың. — Сез, Галимҗан абый, матур сөйлисез. Андый тел бездә юк инде ул. Бездә агач тел, чәнечкеле тел. — Ә мин чәнчеп сөйләүчеләрне дә яратам. Әгәр ул урынлы чәнчә белсә — Сез яхшы күңелле, Галимҗан абый! Әгиең дә, әниең дә шулай. Хәер, картлар әйтмешли, алма агачыннан ерак тәгәрәми бит — Синең дә әтиең, әниең яхшы күңелле кешеләр, Мәдинә-Акчәчкә, аларны аңлый белергә кирәк. — И... аңлыйсың ла ул, Галимҗан абый, аңлау белән генә булмый икән шул; әнә, әтинең өстенә күпме нахак пычрагы өйделәр, җитмәсә, имгәтеп ташладылар — Килер бер көн, Мәдинә-Акчәчкә, кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт булыр, алар бер-берсен рәнҗетмәс, аңлашып яшәрләр. Мәдинә елмаеп куйды: — Кызыл кар яугачмы, Галимҗан абый9 _ Кызыл кар яугач түгел, кызыл көчләр алып киләчәк андый тормышны. — Мин аларны аңламыйм, Галимҗан абый' — Кызыл көчләрме? Хәзер аңлатам. Ул боляи Нәкъ шул мәлдә Хәсәнә абыстай кайтып керде. Боларның сүзләре, кинәт өзелгән жеп кебек, капылт туктап калды — Кунак бар икән ләбаса, ә мин күршегә кергән идем Хәзер менә чәй эчәрбез,— дип елмайды Хәсәнә абыстай, керә-керешкә — И... нинди кунак ди инде ул, абыстай, еш килэм бит, әле менә кызыл җебем бетте дә... — Кызыл җепме? Табарбыз, гөлкәем, табарбыз. Хәсәнә абыстай Мәдинәне өске бүлмәгә алып менеп китте. Галимҗан ялгызы гына калды. Бәйрәм ашы кара-каршы, дигәндәй, Мәдинә-Акчәчкә Хәсәнә абыстайның яхшылыкларын мең өлеш кире кайтару уе белән йөрде. Бер килгәндә «ә» дигәнче ике катның да идәннәрен ялтыратып юып чыга, икенче тапкыр керләрен чайкап бирә, өченчесендә янә нидер эшли. Яз көне бакчада түтәлләр казый. Аннан чүп үләннәрен утарга килә. Көзен урак урыша. Нинди генә хезмәткә тотынмасын, кем әйтмешли, эш аның кулында биеп тора. Менә шундый киленең булсын иде, карт көнемдә рәхәтләнеп кенә яшәр идем, дип уйлый Хәсәнә абыстай. Бервакыт бу фикерен Галимҗанга да әйтте ул. — Бәй, әнкәй, сакла алай булгач Мәдинә-Акчәчәкне минем өчен, мәдрәсәне тәмамлап кайту белән туй ясарбыз,—диде Галимҗан, берчә шаяртып, берчә чынлык белән.—Ул минем беренче мәхәббәтем, моны Кендекәй дә белә, син дә сизенәсең булыр. — Атаң авылда мәдрәсә ачарга хыяллана. Шунда мөдәррис булырсың. Мәдинә укырга-язарга тиз өйрәнде. Бик зирәк бит ул Бергә яши башлагач, мәгълүматын үзең дә күтәрерсең, ул бөтен нәрсәгә тиз төшенә. Бу сөйләшүдән соң Галимҗан әнисен кочаклап үбеп алды хәтта. Үз анасының олы йөрәкле булуын янә бер мәртәбә ныклап аңлады ул. Димәк, ул кешеләрне ярлыга, байга аермый. Ул күңел байлыгы, күңел ярлылыгы буенча эш итә; ярлы күңелле бай, бай күңелле ярлы булуны аңлый. Әтисе дә шулай лабаса. Димәк ки, Мәдинә-Акчәчәкне шушы өйнең нуры итүгә ул да каршы килмәячәк. Әтисе, әнисе капма-каршы холыклы булсалар да, дөньяга караш, күңел байлыгы, кеше йөрәген аңлау ягыннан бер-берсенә ике тамчы су кебек охшашлар икән. Алар, гүя, икесе бер җан сыйфатына әверелеп кәрәзләнгән. Шундый мәсләкле, иманлы, олы йөрәкле, бөтен авыл өчен мөхтәрәм вә хөрмәтле ата-ана кулында тәрбияләнүенә үтә канәгать Галимҗан. Дөрес, шаушу, низаг, өермә, давыллар булгалап ала. Хәер, тормышта табак-савыт шалтырамый тормый, диләр. Шалтырауга ата-анасы түгел, күбрәк үзләре гаепле. Ата-ана өчен бала тәрбияләүнең никадәр авыр икәнлеген Галимҗан үзе дә ныклап аңлады инде хәзер. Соңгы «ахмаклыгы» да аларны аз йончытмады. Инде киләчәктә булмасын. «Галия» мәдрәсәсен алар йөзенә кара тап якмаслык итеп тәмамларга язсын! Амин! Быел бит әле ул киләчәк өчен искиткеч матур өметләр белән китә. Әнисе Мәдинә-Акчәчәкне килене итәргә җыена. Рәхмәт сөекле ана! Бөек ана! Фәрештә ана! Алиһә ана! Менә аның күз алдында Мәдинә-Акчәчәк үзе басып тора. Зәңгәр ситсы күлмәк өстеннән ак алъяпкыч бәйләгән. Аягында читек. Артка чөеп бәйләгән ак яулыгы астыннан ике калын толым сузылып аркасына яткан. Ул толымнар алтын төсле елык-елык килеп тора. Тын алганда калку күкрәге дулкынлана. Моңа чаклы күзләренә тутырып караганы юк иде. Зәп-зәңгәр икән алар. Зәңгәр күк төсле. Тирән Серле. Уйчаннар. Ике бит очы алмадай кызарып тора. Әллә бу кызыл сөртеп куштанланып та йөри башлаганмы, дип уйлаган иде башта Галимҗан. Юк, алай түгел икән. Ул кызыллык, бәлки, кояштандыр. Анда, бәлки, эчке йөрәк кайнарлыгы бәреп чыккандыр. Яшьлек дәрте кызыллыгыдыр. Әллә матур күрсәтер өчен төн фәрештәсе кызыл якканмы аның бит очларына? Андагы сизелер-сизелмәс сипкелләр энҗе җемелдәвен хәтерләтә. Аксыл йөзгә аларның барысы да бик килешле, урынлы, табигый кебек. Уң як бит очында, әлеге энҗе-сипкелләр арасында, зәңгәрсу миң бар Анысы хас та кыйммәтле мәрҗән. Авызы уймак кебек кенә. Пешкән чиядәй кызарып янып торган сутлы иреннәр таш йөрәкне дә эретерлек. Бу иреннәр нишләп шулкадәр кызыл, әллә буяганмы, дигән уй килгән иде башта Галимҗанның күңеленә. Ләкин бу очракта да ул ялгышты. Ул кызыл иреннәрне дә аңа табигать бүләк иткән икән. Моны ничек дип атарга. Урман кызы? Су кызы? Табигать кызы? Ә нишләп урманга бу кадәр матур киенеп килгән ул? Әллә Галимҗанның монда икәнлеген белгәнме. Барырга йөрәге кушканмы? Җимеш җыюы бер хәйлә генәме? Белмәссең. Аңламассың Гаҗәп нәрсә. Ә бит үзе элекке кебек йөзен дә, карашын да яшерми Зур зәңгәр күзләрен чекрәйтеп карап тик тора. Мин синеке, Галимҗан абый, курыкма, тартынма, кочакла, дигән кебек. Авызга керердәй булып тора. Бүген, әйтерсең, Ходай Тәгалә үзе очраштырды аларны. Галимҗан аның мамыктай йомшак кулларыннан алды, аннан ипләп кенә бөтен гәүдәсен үзенә таба тартты. Аннан кысып кочаклап, бит очларыннан чутчут үбәргә кереште Мәдинә-Акчәчкә ләм-мим бер сүз әйтми тик тора. Үз гомерендә беренче мәртәбә татыган бу ләззәттән ул, гүя, йомшарды, эреде, җебеде. Кыздан кояш нурлары белән аралашкан чәчәкләр исе, урман исе, дала исе килә иде. Галимҗан шул хуш исләр сихеренә йотылды. Мондый сөешү бәхетенең аңа да тәүге мәртәбә елмаюы бит әле. Нинди кадерле минутларны, Ходаем, нишләп әле сөлектәй егетне унтугыз яшенә хәтле шушындый татлы рәхәтлекләрдән мәхрүм итеп килдең? Дөньяда барыннан да өстен торган сөешү кебек мәңгелек, сихри бер бөек көч бар икән. Алар сөешүне озак кына дәвам итте Ләкин берсе бер сүз әйтмәде. Хәзер инде аң-акыл да, уй да болар иркендә түгел. Тик хис-тойгы, ярсу, шашып сөешү генә хөкем сөрә. Мәдинә-Акчәчкә үзе үк таралып төшкәндәй булды. Йомшарды. Хис давылына күмелде. Аның өчен хәзер бөтен дөньясы сукыр бер тиен тора. Аның өчен сөешү кебек бөек ләззәт кенә бар. Ул үзе дә Галимҗанны кысып-кысып сөя, күзләреннән, маңгаеннан, бит очларыннан чут-чут үбә башлады. Аннан иреннәр очрашты. Монысы—иң кайнар үбешү. Мин -синеке, син—минеке, дигәнне тәмамән аңлата торганы. Йөрәкләр йөрәккә беректе. Кысыша торгач, алар, гүя, икесе бер-берсенең тән күзәнәкләренә керешеп, бер бөтен мәхәббәт илаһилыгына әверелделәр. Бервакыт, киселгән агачтай, кочаклашкан-үбешкән килеш җиргә ауганнарын үзләре дә сизми калды. Аннан алар берникадәр зәңгәр күккә карап яттылар. Сүз һаман юк. Фәкагь ике яшь күңелне шашындырган, ярсыткан, җенләндергән кайнар хис-тойгылар давылы гына бар. Бераздан алар, яткан килеш кочаклашып, янә үбешергә керештеләр. Мәдинә-Акчәчкәнсң ирененнән бал тәме, чәчәкләр хуш исе тәме килә Алар янә кысышты. Икесе бер бөтенгә әверелде. Мәхәббәт йомгагы дияргә мөмкин моны. Сулып-шиңеп барган көзге чәчәкләр, яшел төсләрен җуеп, кибә башлаган озын үләннәр арасында барлыкка килгән яңа адәми чәчкә дип а гарга да мөмкинлер. бәлки Бервакыт Мәдинә-Акчәчкә һушына килде Ялт сикереп торды да өс-башын каккалады Бөгәрләнгән күлмәген рәткә китерде. Яулыгын яхшылап бәйләде. Аннан соң, кинәт җендәй кыланып, сөешү хисләре исереклегеннән һаман айнымый яткан Галимҗанны кулыннан тотып җилтерәтеп торгызды Алар арасында шундый сөйләшү булып алды: — Галимҗан абый, сез мине алдап кына йөрисезме? Мыскыл итәргә уйлыйсызмы? — Мин, сөеклем, урынсызга беркайчан да кешедән көлмим. — Мине хатынлыкка алырга уйлыйсызмы? — Әйе. Әнкәй дә мактый үзеңне — Әгәр алсаң, чәчем белән җир себерер идем. — Алай түбәнсенмә, Акчәчкә — Мин бик усал бит, Галимҗан абый, бу яктан әткәйгә охшаганмын, түзәрсеңме? — Син акыллы усал. — Бу холкым белән Хәсәнә абыстайны хафага салмаммы? — Әнкәй кешеләргә бәяне йөрәгенә карап бирә. — Энеләремә, сеңелләремә ярдәм итәрсеңме соң? — Мин бу хакта, син әйтмәсән дә, уйланам. — Син бик изге күңелле, Галимҗан абый! — Тормыш чәчәгем булырсың, Мәдинә! — һи, син бит иртәгә китәсең. — Киләсе җәйдә туй ясарбыз. Көт. — Көтәрмен лә ул. Кайткач, алмасаң? — Мин вәгъдәле кеше. — Вәгъдә — иман? — Әйе. Вәгъдә — иман! — Галимҗан җаным! — Әү! — Озакка сузмыйк моны. — Ничек алай? — Син мине хәзер үк хатын ит. Бу сүзләрне ишеткәч, Галимҗанның аркасыннан меңләгән кырмыскалар йөгерешеп үткәндәй булды. Аның исе-акылы китте. Йөзенә кара коелды. Ул арада Мәдинә, әллә нинди мәзәк-сәер тавышлар белән шаркылдап көлеп, чалкан ятты да тәүфикъсызланып, тәкатьсезләнеп, Галимҗанны янына чакырды: — Кил, җаныем, курыкма, монда берәү дә юк бит. Алмасаң да, баламны сиңа такмам. Төсең итеп тотармын. Галимҗанның җен ачуы чыкты. Кызып китте, Мәдинәне җилтерәтеп торгызды да: — Исәр икәнсең,—диде. — Ә син куркак. Бай балалары шулай җебегән була. Сез бит йомшак көпшәләр. Ха-ха-хау... Бераз тырпаеп торгач, ат кешнәгән тавышлар чыгарып, ямьсез итеп көлде дә Мәдинә: — Тот... тот... тота алмыйсың...—дип, тыр-тыр йөгереп китте. Шулай итеп, бер мизгелдә барлыкка килгән олы мәхәббәт күз белән каш арасында кәмиткә әйләнде. Галимҗан йөгермәде аның артыннан. Мәдинәне кат-кат чакырып карады. Ләкин ул якын килмәде, тәкәбберлек күрсәтте. Менә бервакыт, әтисе тарафыннан рәнҗетелгән сабый бала шикелле, баскан урынында кычкырып елап җибәрде. Галимҗан аның акылы җиңеләйгәнлеген аңлады. Димәк, әтисе, әнисе кайгысы аны да бөккән. Йа, Хода! Ник син оҗмахтай бу матур җир йөзендә Мөбахис мәзин, Тәхлис кебек бәндәләр язмышы белән шаяручыларны яшәтәсең? Галимҗан, куянны качтырудан куркып атлаган саклык белән, акрын гына атлап, Мәдинә янына барды: — Мәдинә-Акчәчкә! Әйдә кайтыйк. — Иртәгә туй ясарбызмы? — Ясарбыз. Мәдинә аның күкрәгенә башын куйды: — Мин бит, Галимҗан абый, синең монда икәнлегеңне белеп килдем. Шуңа матур киенергә тырыштым. Әллә бу күлмәгем, бу алъяпкычым ошамыймы сиңа? — Ошый, Мәдинә-Акчәчкә, син бик гүзәлсең; әйдә, кайтыйк — Юк, кайтмыйк, Галимҗан абый, куныйк шушында гына Безне берәү дә күрмәс. Иртәгә никах укытырбыз. Мәдинә сөйләде дә сөйләде. Сүзләрендә ул нык бутала, ялгыша башлады. Галимҗан кайтырга күпме генә кыстамасын, тыңламады, киреләнде. — Мәдинәм! Акчәчкәм! Энеләрең, сеңелләрең көтәдер; алар ачтыр, әйдә, кайтыйк,—дигәч кенә берникадәр акылына килде Бер төенчекне Мәдинә үзе алды, икенчесен — Галимҗан. Юлда Галимҗан гел яхшылык турында гына сөйләргә, Мәдинәнең сорауларына нык уйлап җавап бирергә тырышты. Чөнки, тагын да акып эзеннән язмасын өчен, аның күңелен даими күтереп торырга кирәк иде. алимҗан Мәдинәне юл буена гел юатып барды. Мәдинә исә йә елап җибәрә, йә шаркылдап көлә, йә Галимҗанга әллә нинди күңелсез сүзләр әйтә. Галимҗан аның өчен сүзләрнең гел матурларын сайларга тырышты Яхшы сүз котырган бүрене дә тынычландыра, дигәнне ишеткәне бар иде аның. Чын икән. Аның шашынган вакытында бер яман сүз ычкындырсаң, ул тагын да мен өлеш җенләнеп китәргә мөмкин «Син бик чибәр, Мәдинә-Акчәчкә»; «Энеләрең, сеңелләрең өчен кайгырма, аларны үзем карармын»; «Без бик матур яшәрбез», кебек сүзләрне әйтсә, Мәдинә тынычлана, моңсулана, тирән уйга чума. Шулай парлашып, икесе ике төенчек тоткан хәлдә, авылга кайтып җитеп, урам буйлап атладылар. Үзләренең өс яныннан үткәндә аларны Хәсәнә абыстай күреп калды. Икенде намазын укыгач, ул. Галимҗанның озак кайтмавына хафаланып, капка төбенә чыккан иде Аларның парлашып үтеп китүләре Хәсәнә абыстайны тирән борчуга салды. И ила- һым, әлгаязе биллаһу, бу нинди ахмаклык инде тагы да, и бу Галимҗанны, һаман балалыктан аерылмый, халык ни әйтер, көпә-көндез никахсыз җиткән егет беләм кыз урамда парлашып төенчек күтәреп йөрсеннәр, имеш, дип сыкранды Кычкырыйм, чакырыйм дисә, алар шактый ераклашканнар иде инде. Галимҗан Мәдинәне Актүтигә алып барды. Аларны Кендекәй якты йөз, күтәренке күңел белән каршылады Шул ук вакытта аның чыраенда нык гаҗәпләнү чаткылары бар иде Мәдинәнең үзен генә калдырыл, Галимҗан Кендекәйне ишегалдына чыгарга ымлады. Чыккач, мәсьәләнең барын да сөйләп бирде — И... бигрәк миһербанлы булдың инде, балакаем, ничек түземлекләрең җитте монда алып килергә, берәү булса, ташлар да китәр иде, дип, Галимҗанның аркасыннан кат-каг сөеп куйды Актүти. - Хәзер кайтып мин моны әнкәйгә әйтәм, ул монда килми калмас, Кендекәй, борчылма инде, Мәдинәгә авыр сүз әйгә күрмә. — Әйтмәм, балакаем, әйтмәм Кешеләргә болай мәрхәмәтле булганың өчен, Аллаһу Тәгалә үзеңә таудай бәхет, корычгай сәламәтлек, пәйгамбәрләрнекедәй акыл бирсен! Барыр юлларыңа фәрештәләр гөл сипсен! Намаз арты саен олы бәхет теләп дога кылырмын үзенә Мин 6и1 синең икенче анаң. Кендекәйнең изге теләге кабул булмый калмый ул.. — Рәхмәт, Кендекәй, әйткәннәрең фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килсен, фатихаңны Ходай Тәгалә үзе кабул итсен дә аннан миңа кайтарсын,— дип чыгып китте Галимҗан. Ул кайтып кергәндә әтисе белән әнисе аскы өйдә иде Галимҗан бар булган хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде. Мәдинәне әле Ксндекәйдә калдыруын әйтте. Аннан соң: — Әгкәй. әнкәй, аларга ярдәм кирәк, безнең мөмкинлек бар биз, игеннәр дә быел, сөбханалла, каерылып уңды, диде Әтисе улының бу сүзләренә матур җавап бирде — Әйе. улым, әлхәмде лилля. игеннәр быел Аллага шөкер' Дин кануннары буенча без икмәкнең кырыктан бер өлешен ятимнәргә, ярлыларга, Актүти кебек карт-корыга бирергә г иешбез Тәңрем үзе шаһи). мин аны биш тапкырга арттырам. Яшь кенә көеңә кеше язмышы турында болай җигди уйлануың сине бик зурлый Андый зат-шәхесләр бәхетле була. Иншаллаһ. Аллаһу Тәгалә моның өчен беркайчан да рәнҗетмәс үзеңне! Хәсәнә абыстай да сүзсез калмады: — Әйе әтиең дөрес әйтә, балам, яхшылык җирдә ятмый, ул адәм баласының үзенә кире кайта Мин инде аларга болай да кулдан килгәнчә ярдәм итеп торам Әле менә Мәдинәгә ак күлмәгемне, читегемне, алъяпкычымны биргән идем Ул үзе дә биг бик ярдәмчел Быел, үзең беләсең ич. ярты урагыбызны Мәдинә урды. Җен кебек эшли бит ул Җен кебек Г Тик бәхеткәйләре генә булмады. Бәхеткәйләре генә. Нигә шулайдыр инде. Үтә эчкерсез, гөнаһсыз, матур күңелле кешеләр иде бит, югыйсә. И Аллам! И Ходаем! Остабикәсенең сүзләрен мулла абзый дәвам итте: — Әйе, бигрәк уңган кыз иде бит. Тик... син, Галимжан улым, борчылма, тыныч күңел белән кит, без монда күз-колак булып торырбыз, киемен дә юнәтербез, ашлыклата да ярдәм итәрбез; Ходайга шөкер, буралар быел аркылып тулды, бодай, арыш, тары... Аларны ач итмәбез, әтиләре, әниләре дә миңа күп файда итте; авыр туфраклары җиңел булсын! Кем уйлаган аларның гомере шулай күңелсез өзелер дип. Кем уйлаган. И бәндәләр, бәндәләр! Нигә болай котырыналар икән? Бер дә юннелеккә түгел бу. Бервакыт Ходай Тәгалә моның өчен аларны утлы табага бастырачак бит. Мондый әшәкелек бөтен илне какшата ул. Бөтен илне. Әгәр дә мондый яманлыклар дәвам итсә, Ходаем үзе сакласын, киләчәктә илебез бик мөшкел хәлгә төшәчәк бит. Мөшкел хәлгә. Гөнаһлы ил озак яшәми. Чүп баскан бакчага әверелә ул. Шулай итеп, үзе дә сизмәстән, сүз иярә сүз чыгып, киләчәк дөньясына, халык, ил язмышы мәсьәләсенә, инсаниятлелек тойгыларына кереп китте мулла абзый. — Син, атасы, әллә кайда, гарьше көрсидә, чүпләнгән бакча эчендә йөрмә әле, аяк астындагыны, борын төбендәгене күр,—диде, мулласының сүзен бүлеп Хәсәнә абыстай. — Нәрсә бар борын төбендә? — һм... и бу ирләрне... Әллә Мәдинә язмышы борчымыймы сине? — Соң, остабикә, шуңа ут йотып утырабыз бит. — Харап икән берәүләр: ут йота. Ә кем су сибәр? — Менә тагы... иманлы авыздан яман сүз... Сиңа ни булды бүген? _ — Сезнең гамьсезлек аркасында килеп чыга шундый күңелсез хәлләр. Йокымсырыйсыз. — Менә тагы... Әнисенең сүзләрен Галимҗан куәтләде: — Әнкәй дөрес әйтә, әткәй: начарлыкка каршы көрәшә белмибез. — Аллаһу Тәгалә иртәме-соңмы залимнарга, җаһилләргә, юньсезләргә үз хөкемен чыгармый калмый ул, балам! — Алла хөкемен көтеп ятарга кирәкми, әткәй: — Чү! Аллага тел тидермә. Иманыңнан язарсың. — Имансыз кеше буш тубал ул, әткәй. Ә минем буш тубал буласым килми. Иманым үзем белән. Алласыз кеше дә буш капчык. Минем буш капчык та буласым килми. Аллам үзем белән. Йөрәгемдә, күңелемдә. Зиһенемдә. Минем өчен кайгырмагыз. Дингә ышанган булып, Алла исеменнән яманлык кылучылар борчый мине. Әгәр бу юл белән китсәк, киләчәктә Алланың да, мулланың да, диннең дә кадере калмаячак. — Мин монысын аңлыйм, улым, дөрес әйтәсең, әмма ләкин... Галимжан әтисенең сүзен бүлде: — Әткәй! Менә хәзер мин синең үз иманыңны тикшерәм. Тыңлап тор. Әнкәй син дә тыңла. «Әмәнтү билләһи үә мәллә икәтиһи үә күтүби- һи үә рүсүлиһи үәл-йәүмил. Әхири үәл-кадәри хайриһи үә шәрраһи менәл-лаһи тәгалә үәл-бәген бәгдәл-мәүти». Аңладыңмы, әткәй? — Аңладым. — Алайса, үз телебезгә тәрҗемә ит, мәгънәсен әйт. — Коръән тәрҗемә ителми. Галимҗан көлеп җибәрде: — Тыңлагыз, әткәй, әнкәй: «Иманым Аллаһы Тәгаләгә вә дәхи. Аның фәрештәләренә, вә дәхи Аның китапларына, вә дәхи Аның пәйгамбәрләренә, вә дәхи ахирәт көненә, вө дәхи тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына, вә дәхи үлгәннән соң янә терелүгә». Менә, әткәй, иманны ничек аңларга кирәк. Коръән теле гаҗәп серле, шигъри, мәгънәле. Ә сез аның мәгънәсен белмисез. Бу сезнең динне. Алланы, Ходайны алдавыгыз түгелмени? Әмма ләкин, син уйлаганча, әткәй, дөньяны надан муллалар белән генә алып барып булмый Галәм зур, серле, баш җитмәслек чиксез. Аны халыкка аңлату өчен диндарның тарих, җәгърәфия, физика, математика, һәндәсә-геометрия, мантыйк, тел, әдәбият фәннәрен белүе мотлак Чөнки киләчәктә дарелфөнүн яки университет тәмамлаган акыллы башлар күп булачак. Мин үзем дә шундый изге максат белән яшим. Күп китаплар язачакмын. Халкыбызның тарихы, тел, әдәбият, сәнгать, психология, педагогика, методика...— Мине барысы да кызыксындыра. Ул «Сарыф», «Нәхү», «Әнмүзәж»ләр искерде, әткәй! Яңаларын мин язачакмын. Алла боерса! Ата, ана бер-берсенә карашып алды. Менә кем икән безнең улыбыз, дигәнне аңлата иде ул карашлар. Галимҗан дәвам итте: — Әткәй! Син күп нәрсәне аңлап бетермисең. Синеңчә, Шакиржан абый юлдан язган, имансыз, алласыз. Бер дә алай түгел. Рәнҗетмә аны Хат яз. Эрет ике арадагы бозны. Шакиржан абый матур күңелле, йомшак табигатьле, ул менә дигән мөгаллим-укытучы булачак. Бу сүзләрдән соң Галимҗан ата-ана алдында янә тау дәүмәллеге булып үсеп китте. Хөрмәтуллалар язмышы өчен янып-көеп йөрүе, хәзер кызы Мәдинәгә җанын ярып бирергә әзер торуы, Шакиржан абыйсының йөрәккүңелен шулай тирән аңлавы, кешелеклелек, гомум кешелеклек тойгылары белән яшәве, аң-акылының бәяләп бетергесез камил булуы ата-ана күңелен күк тәхетенә хәтле күтәрде. Гыйрфан мулланың Уфада да мәгълүматлы дуслары юк түгел Алар үзләрен әллә кемгә санап, зур куеп сөйләшә. Менә шуларны улы Галимҗан белән моназарә кылдырасы иде Үзләренең йомшак җирләрен тиз сизәрләр иде. Масайган мәйсезләр. Шул: пәйгамбәрләр башы бар монда. Пәйгамбәрләр башы! — Ярар, улым, ниятең изге, карашың киң, акылың алтын, пәйгамбәр башы бар үзеңдә... — Пәйгамбәр булу өчен, әткәй, хәзер бөтенләй башка баш кирәк. Бәхәснең озакка сузылачагын сизеп, Хәсәнә абыстай аларның сүзен бүлде: — Йә, җитте инде, атасы, сүзне җилем урынына сузуда бер файда да юк; акыллы тыңлар, юләр такылдар, дигәнне дә онытма, иртәгә юлга чыгасы, шуңа әзерләнегез; мин Акт үгиләргә барып кайтыйм әле. Хәер дә бирәсем бар иде _ әсәнә абыстай зур бер бодай икмәге, чәй-шикәр, май-фәлән алып, Хәмдия абыстайлар!а китте Ул барып кергәндә. Кендскәй белән Мәдинә ару I ына сөйләшеп утыралар иде Идәндә әлеге икс төенчек ята. Хәсәнә абыстай исәнлексаулык сорашкач. Актүтигә хәер бирде, иртәгә Галимҗанның сәфәр чыгачагын әйтте. Шуннан алар тиешлесен эчтән генә укып, дога кылдылар Бу изге эшкә Мәдинә дә катнашты Тик... «Галимҗан» дигән сүз генә аны тетрәндереп җибәрде. Хәтта сорау бирергә мәҗбүр итте: — Галимҗан кайчан кайтыр, Хәсәнә абыстай? — Киләсе язда, акыллым, Аллаһу боерса! — Ә иртәгә безнең туй булмыймыни? — Туймы? Ярый, балам, уйлашырбыз Борчылма. Әйдә, үзегезгә барыйк Хәсәнә абыстай, «Киттек» дигәнне аңлатыл ым какты ла Актүтигә күз ташлады. Бер төенчекне алып, чыгып га китте Икенче төенчекне Актүти күгәрде. Мәдинә нишләптер аңа әллә ни игьгнбар итмәде Ак- түти төенчегенең бер урынына ябышып, гамьсез тенә атлый бирде Мәдинәнең Җәмилә исемле бер сеңлесс унбишгә, Хәлимә исе- млссс- уноч яшьтә. Сәлимәсе унбердә инде хәзер Тугыз яшьлек Мөхәммәтҗан, җиде яшьлек Газизҗан...— барысы да өйдә иде. Килеп керү белән, чөйдә эленеп торган ашъяулыкны алып, аны сәкегә җәеп, Хәсәнә абыстай әлеге кабарып пешкән зур бодай икмәген телемләп ташлады. Бер савытка салып, маен да куйды табынга. Моны күреп, балаларның күзләре тоздай булды. Моның чынлыгына ышанмый тордылар хәтта. Ә Мәдинә, берни булмагандай, көлеп карап торды да энеләрен, сеңелләрен сөяргә тотынды. Мәгәр андый-мондый сүз ычкындырмады. Акылына килде, шәй, дип уйлады Хәсәнә абыстай. Аңа ашыгырга кирәк иде. Галимҗанны юлга әзерлисе бар Шуңа күрә исәнләшеп чыгып китте. Актүти дә аннан калмады. — Мин монда куна калам, Хәсәнә абыстай, хафаланма берүк, берни дә булмас, Аллаһу боерса, тыныч күңелең белән кит,—диде дә Актүти кире өйгә кереп китте. ҮИ ызарып кояш чыкканда, сәфәрчеләр юлга әзер иде инде. Хәсәнә К абыстай төне буе диярлек юньләп керфек какмады. Башка вакыттагы кебек юлга ашамлык әзерләде: ит кыздырды, бәлеш, сумса, коймак, чәкчәк пешерде. Гыйрфан мулла да черем итеп кенә алды. Юлга чыгасы булса аның тынычсызлану гадәте яшь чагыннан ук килә. Бүген бигрәк тә җаны түзмәс булды? Чөнки Уфада танышлары да күп. Шулар- ның берсенә — Габдрахман хаҗиларга керәчәк ул. Күчтәнәчләрне Хәсәнә остабикәсенең иң югары сыйфатлы итеп әзерләячәген яхшы белә. Бу яктан күңеле тыныч. Алмачуарны тимер арбага җигеп барырга уйлады ул Уфа Ырынбур кебек ерак түгел, 70— 80 чакрым чамасы, бер көнлек юл. Тарантас җигеп кенә дә җилдерергә булыр иде. Шулай да, кем әйтмешли, чамага—чанасы, чанага — чамасы туры килми. Фырт егеттәй кылануда фәтва юк. Ходай эшен кем белә: ул әле бәлки сине Уфада ике-өч көн кунарга кушар. Тегендә-монда борын төртеп, базарына-мазарына барыл печән, солы эзләп, ух-пух килеп йөрүне җене сөйми Гыйрфан мулланың. Ярый, бардың да, ди. Солтанморат болыннарында үскән туклыклы печән,—моны ул ант итеп әйтә ала,— ихластыр менә, бөтен тирә-якта гына түгел, җир йөзендә юктыр. Солтанморат бит ул! Ходай Тәгалә аңа оҗмах бакчасының бер як читен кисеп биргән. Мөбахис- Төбахис, Тәслих-Мәслих ише бәндәләрнең җилкәсен кимерүчеләр, Хәмә- тдин-Мәмәтдин шикелле ялкаулар булсалар да, уптым илаһи алганда, аның кешеләре иҗтиһатлы, гаять хезмәт сөючән. Аллаһы Тәгалә бу авыл кемсәләренә шуңа күрә биргәндер оҗмахтай җирне. Аның кара бәрхеттәй кабарып торган туфрагында бүртеп үскән туклыклы солысы да,— монысы өчен дә ул кулына икмәк тотып ант итә ала,— бер җирдә юк; хәтта ки, көндез чыра яндырып эзләсең дә таба алмассың. Алмачуар бик назлы, нәзберек. Ул әле теләсә кемнең, ни җитте кешенең солысын, печәнен ашамый да, суын да эчми. Аңа, тәмле тамакка, оҗмахтагы кәүсәр күле суы тәме килеп торганы гына кирәк. Солтанмораттагы Зәңгәр чишмә суы кебек. Шуңа күрә үзенең Исәнбикә болыныннан чапкан чәчкә печәнен дә тимер арбага мул төяп, солысын да, арыш икмәген дә (Алмачуартәмле тамак аны да бик яратып ашый) күп алып, кичтән хәстәрләп бетерә алмаганнарын иртәнге намаздан соң җиренә җиткереп куйды. Юлга ул Кояшбабай җир йөзенә сөйкемле карашларын ташлаганда, күңелләргә моң, йөрәкләргә дәрт, бөтен бәдәнеңә куәт бирердәй нурлар сипкәндә чыгып китәргә ярата Бүген дә шулай итге. Иртәнге намаз укылган. Чәй эчелгән. Ат җигелгән. Йөрәк ка!ьш, ярсып тора. Күңелләр шат. Атны Галимҗан белән бергә җиктеләр Ата кеше гел сөйләнеп эшләде: — Пәйгамбәр улымны, башлы, зиһенле улымны Уфага «һә» дигәнче илтеп куям. Ә таңы нинди, көне нинди, нәкъ пәйгамбәр туган таң төсле. Карачы: бөтен офык кызарып янып тора. Сәфәр алдыннан Ходай безгә шундый матур таң бүләк итте. Пәйгамбәрләр таңы! Пәйгамбәрләр таңы! Сиңа да, улым, Ташмаңгаем, дәверебезнең пәйгамбәре булырга насыйп итсен. Капка ачык. Алар печән төягәннән соң алда үзләре өчен калдырылган махсус урынга менеп җайлаштылар. Галимҗан—сул якта, әтисе — уңда. Дилбегәне үзе ялмакчы булган иде Галимҗан, ләкин әтисе ирек куймады. Бу картлач һаман әле безнең көчкә, ныклап ат тота алуыбызга да ышанып бетми, күрәсең, дип уйлап, җиңелчә генә елмаеп куйды Галимҗан. Әнисе әллә ничә мәртәбә кысып-кысып сөйгән иде инде Арбага менеп утыргач, йөгереп килеп, янә иркәләргә тотынды. Мулласы: — Йә җитте инде, әнкәсе, әллә кайда, җәһәннәмгә китми ләбаса, Уфа ерак җир түгел, үзебез дә барып торырбыз, ул да кайтыр да килер, йә, кит инде, кузгалабыз, тәгәрмәчкә уралуың бар,—дигәч кенә, Хәсәнә абыстай аерылырга мәҗбүр булды. Дилбегәне аз гына, сак кына кагу белән, Алмачуар тоҗрылу ягын шәйләде. Аның, пырдымсызның, башын чайкый-чайкый, дулап-дулап китүе дә бар. Шуны уйлап, дилбегәне нык тартып тотарга, Алмачуарга җендәй ярсып чабарга ирек кунмаска тырышты мулла абзый. Әмма капканы чыгу белән ул алды да китте Берәр җиргә орып, тончыктыруы да бар бит әле аның. Гыйрфан мулла тешләрен кыса-кыса дилбегәне урап-урап тотып, авызлыгын нык каергач кына, Алмачуар, хуҗасының көчле кулын тоеп, ахмакларча артык шашынмаска булды. Хәсәнә абыстай алга төшереп бәйләгән яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп, алар күмелгәнче моңаеп карап торды. Күмелгәч, кереп, янә бер мәртәбә утырып дога кылды. Исән-аман барып җитүләрен, мулласының исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. И, ходаем, балаларга, барлык бәндәләргә бәхет бир, бозыклыклардан сакла, илдә тынычлык булсын, дип амин тотты. Беренче китап тамам