Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНГЫСЫЗ САБЫРЛЫК

Минем аны Шәһидә Максудова дип тә, Гөлшәһидә ханым дип тә әйтәсем килми. Чөнки минем өчен ул — һәрвакыт Шәһидә апа. Алын сабырлыгы, тыйнаклыгы, акыллы булуы сокландыра. «Мин — язучы хатыны, ике язучының әнисе, язучы киявебезнең әбисе»,— дип кенә әйтеп куя ул, үзенчә бер шаярган төсле итеп. Шәһидә апа 1926 елның 29 ноябрендә Әгерҗе районының Уразай авылында мулла гаиләсендә туган. Кызга биш яшь тулыр-тулмаста аның әтисе Габдрахман мулла, совет хакимиятенең җәберзолымнарына түзә алмыйча, асылынып үлә. Гариф Ахуновның «Идел кызы» романындагы Габбас хәзрәтнең прототибы Габдрахман мулла әнә шул була инде.Шәһидә апа үзләренең туган авылы Уразай мәктәбендә татарча, Казанда исә урысча алмаш-тилмәш укый. Шуңа күрә ул татарчаны да, урысчаны да камил белүгә ирешә. Казанда аны апасы Маһирә («Идел кызы»нда Нурия) тәрбияли. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда ук алдынгы студентлардан булып, Тукай стипендиясе алуга ирешә Шул елларда Гариф Ахуновка кияүгә чыгып, инде менә 45 ел буена тату яшиләр. Шәһидә апа ул хакта сүз кузгалгач, мин Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка түгел, студент иптәшемә кияүгә чыктым, ди. Бишенче курста Шәһидә апа «Сибгат Хәким лирикасы» дигән темага диплом эше яза. Әлеге хезмәте 1953 елда «Совет әдәбияты» журналында, аерым мәкалә булып, тулы килеш басылып та чыга. Соңрак С. Хәким турындагы мәкаләләр җыентыгына да кергелә. Моңардан тыш Шәһидә апаның Бари Рәхмәт, Нури Арслан, Мостай Кәрим иҗатлары турындагы мәкаләләре дә басыла. «Башкортстан белән очрашу», «Айгөл иленә сәяхәт» исемле очерклары дөнья күрә Ниһаять, ул иҗаттагы төп эшенә— әдәби тәрҗемәгә керешә. Нәшрияттан аңа беренче эш итеп Лев Толстойның балалар өчен язган хикәяләрен бирәләр. Китап 1953 елны басылып та чыга. Мәхмүт Максуд әлеге тәрҗемәгә югары бәя бирә, аның чын татар телендә тәрҗемә ителүен әйтеп, әдибәнс канатландыра. Шәһидә Максудова аннары инде Д. Батровның «Дустыбыз Хосе», С. Антоновның «Аленка» исемле хикәя һәм повесть китапларын, В. Тельпуговның «Зирәк кеше» исемле хикәяләр җыентыгының бер өлешен, казакъ язучыларыннан С. Санбаевның «Аруана», А. Кекильбасв- ның «Хатынгол хикәяге» повестьларын. И. Ракша, А Емельянов, И. Друце хикәяләрен һ. б. күп кенә әсәрләрне урысчадан тәрҗемә итә Шәһидә апа архивында, В. Чивилихинның «Урман-чытырман» повестын аерым китап итеп бастырып чыгаргач, автордан килгән җылы рәхмәт хаты саклана.Ниһаять, 1971 елны аның «Минем кала алуым» исемле үз повесте «Казан утлары» журналында басыла. Повестьны Рәшит Ахунов тәрҗемә итеп, «Волга» журналына җибәрә. Күренекле урыс язучысы һәм «Волга» журналының баш редакторы Николай Шундик тәрҗемәчегә һәм әсәр авторына сокланулы хат яза, повестьны үзе редакцияләвен әйтә. Әлеге повесть азактан Йошкар-Олада һәм Мәскәүдә ике мәртәбә урысча басылып чыга. Әмма аның татарча китап булып чыкканы юк. Автор үзен язучы буларак чамадан тыш тыйнак тота. Моны без гап-гади бер мисалда да раслый алабыз. Шәһидә апаның беренче әсәре 1953 елда басылып чыга, ә ул Язучылар берлегенә 1993 елны гына кабул ителә. 40 елдан соң! Бер дистә китап бастыргач! Шәһидә апа Максудованы (әдәби псевдонимы буенча Гөлшәһидәне) олы юбилее белән кайнар котлыйбыз, озын гомер, бәхетле тигез тормыш теләп, аның акыллы сабырлыгының тагын бер ягын укучыларга ачып бирәбез. Ул гомер буе шигырьләр язган икән, тик аларны бастырмаган, чөнки Тукай, Такташ, Туфан кебек шагыйрьләрдән соң шигърияттә исем дәгъвалауны үзе өчен артыкка санаган. Әйдәгез, соң булса да уң булсын дигәндәй, аның шигырь бакчасына сәфәр кылыйк әле.