Триптих
(Айвазовскийның мәгълүм сурәтенә) Шанлы рәссам! «Триптихмыңнан уйга баттым. Өч бүлекле сурәтендә сер (астыртын), Таңы-төшекиче адәм гомеренең Кинаядә гәүдәләнеп, ортелгән тын ...Диңгез өсте — зәңгәр көзге Кораб —шәмдәй, Кояш нуры очларына бәйләнгәндәй. Ак корабта яшьлек төшкән сәяхәткә, Гомер башы ак хыялдан эрләнгәндәй. (Адәм язы ал нурларга сарылганда Хәвеф-хәтәр өереләсен кая шәйләү!) II Тик Җир-Күкне каплый давыл . Кайда кыйбла?!! Шашкан дулкын ак корабка сыпырыла. Мачта ава, кораб кырып, диңгез сыный Көчсез жаннар, гәүдә ташлап, аерыла (Гомер шулай атламыймы уртасына? Язмыш-хыял тәңгәл килми, күңел сына Тәңре әмерен онытып, мохит көнең кора. Кануннарын жан өнәми, сын буйсына) Ш Диңгез тынган. Алышлар да тәмамланган Исән калган төркем карый әнә ярдан Ватык агачларга сыенып, дулкын кичкән - Җиңгәннәрнең ак йөзләре кара янган (Дисәләр дә: «Бәхет кору—тик үзеңнән», Айкалмыймы адәм гомер диңгезеннән?! Мине генә Язгы чәчәкләрне җыеп, чыгам каршыларыңа. Үзәк өзеп әйткәннәрең куша каршы алырга. Мине, мине очратырга үстем, дигән идең бит. Мине генә, мине генә сөйдем, дигән идең бит. Төнбоеклы зәңгәр күлгә парлы аккош төшәчәк. Пар аккоштай булсак кына бәхет күрер киләчәк. Мине, мине, мине генә сөям дигән идең бит. Мине генә очратырга киләм дигән идең бит. Сембергә багышланган тезмәләр Идел өстендә күпер, һәр килгән кеше күрер: Текә ярлы, биек таҗлы Семберкәем, син—тик бер. Сембер, күпереңнән карыйм Иделен дә, Зөясен. Бу хозурлык иясенә килә башым иясем Сембер, Сембер, Семберем, Иделдә бердәнберем. Юлын үтеп, еллар гизеп, яшәгән гүзәл җирем. Аллеяларың кыркылган, сын ясап кистергәнсең. Чибәрләрнең чибәрләрен, Сембер, син үстергәнсең. Гөлбакчаларың ишәйде, ия утырта белеп. Ярларында чүплек иде егерме еллар элек. Вырыпай да бар бездә, Даманск та бар бездә. Ике атна барасы юк — Камчатка үзебездә. Семберле көтми авызына алма пешеп төшәсен: Эсэнгы көнләп күзәтә Сембернең «кәрзинкәсен». Яшә, Сембер, яшә, Сембер, кагылмасын кайгылар... Бәлки, язган җырларым да йөз телеңдә яңгырар?' Кемнең хакы бар Чиксез галәм җәйрәвендә иң кодрәтле нәрсә бар?' Тик ҖИР-СУ-ҺАВА яраткан Үзең, Тәңре—Хөкемдар! Бар табигать — тереклеккә, Кешелеккә җан өрдең. Бөек изге үлчәмеңдә тере дөнья төзедең. Кояш-Аең, урман, диңгез — уч төбендәге садә аң үтмәслек бәйләнештә, гап-гади күренсә дә Тетрәтә, адәм-зат кыра шул зур мирасны бердән, бушлай кулына төшкәнгә,— һич куркусыз Тәңредән! И Тәңрем! Ничек йолырга кыргыйлыктан йөгәнне? ...Җимерергә базсын адәм тик үзе төзегәнне! Сагынам Сагынамы йөрәк кайтмас назын: Үз көенә күчә тагын сазым, Җанландырып куя күз алдыма Бәхет чорларының кайтавазын Оча уем Кавказ итәгенә.. Күрәм гөлләр үргән яшел тавын. Өндә кайтам сыман яшьлегемә Тыңлар өчен дулкыннарның шавын Үтәбез күк кулга-кул тотышып, Тагын парлап шаулы яз эзеннән. Умырзая, энҗе чәчәкләре Моңсу карый синең күзләреңнән... Коннәр-төннәр үткәргесез озын, Кышы-жәе түгел синсез кызык Кая ярсый-ярсый янган гомер? Кая безне кавыштырган сызык?... Калфак Җәеп энҗе чәчәк, энҗе яфрак, Кара бәрхет нечкә каелган Әнкәй бәгърем чиккән энҗе калфак Энҗе күздән карый кай елдан? Кыз чагының серле күләгәсе, Ел тутыгы аңа төшмидер Еллар аның бәхет кинаясе Икәнлеген генә сөйлидер. Кулы чиккән энҗе калфак киеп, Кара чәчкәйләре өстеннән, Алсу йөзле чибәр, өмет көтеп, Карагандыр аңа көзгедән. Их, бирәсе иде үзенә ял... Кыймыйм омтылырга уена: Калфак чиккәнендә туган хыял Чыкты микән тормыш юлына? Алтайга Сүнмәс, Алтай, сиңа мәхәббәтем, Йөрәгемне биләп тутырдың. Уралымның сихри әкиятен Мин яңадан синдә укыдым. Онытылмас, сырлап, гаскәр кебек Тезелешкән эрбет, чыршылар Акчарлактай канатларны җәеп, Чаңгы белән синдә очулар! Күңелемдә һаман зәңгәр күгең Зәңгәр чатыр булып җәелер. Ылысларың тоткан кар өеме Энже пәрдә булып сибелер. Тау-түбәләр үрләр зәңгәр күккә Ерак—күз күреме җиткәнче, Бата-бата әкрен зәңгәрлеккә, Зәңгәрлеккә батып беткәнче..