Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС ОЛУГ ЗАТ

Моңнар чишмәсе

Халкыбызның һәр җәһәттән уңган, батыр халык булуын без һәркайчан горурлык белән искә алабыз. Бу безгә башка халыклар белән аралашканда да йоз аклыгы булып хезмәт итә, чамадан тыш кыен хәлләргә дучар булганда да, изелеп төшмичә, батыр йөрәкле ир-егет булып калыр! а ярдәм итә. Мин моңа мисаллар китереп тормыйм. Бу урында Муса Җәлил һәм аның иптәшләренең тиңдәшсез батырлыгын искә төшереп узу да бик җиткән Тормышның җиңел булмавы, кыенлыкларга каршы көрәшергә кирәклеге турында безгә борынгы бабаларыбыз да әйтеп калдырганнар. Бу васыять исемнәре безгә килеп җитмәгән борышы шагыйрьләребез һәм композиторларыбыз җырында аеруча үтемле итеп, аеруча образлы телдә әйтелгән. Кара да гына урман, караңгы төн. Яхшы атлар кирәк үтәргә; заманалар авыр, еллар ябык, Дус-иш кирәк гомер итәргә Бу изге васыятне иң талантлы һәм хөрмәтле җырчыларыбыздан Илһам Шакиров шундый тирән моң белән баетып, шулкадәр үзәкләргә үткәреп җырлый, хәтта моны чынлыкта Илһам түгел, бәлки карагайлы кара урман эченнән борынгы бабаларыбыз үзләре җырлап баралар кебек ишетә башлыйсың. Моның сере нәрсәдәдер, болай ишетелсен өчен тавышны ничегрәк итеп көйләргә кирәктер, анысы җырчының иҗат сере, әмма шунысы хак, җыр чыннан да куе урман эченнән ишетелгән кебек тәэсир кала Халыкның тарихын өйрәнгәндә үзениән-үзе алга шундый сөаль килеп баса халкыбызга күп гасырлар дәвамында таркалмыйча бербөтен булып сакланып калырга, барыннан да бигрәк, аның нинди асыл сыйфатлары ярдәм итте икән? Минем белүемчә, моңа гал имнәребезне ң күбесе туган тел дип җавап бирәләр булса кирәк Беренче карашка дөрес фикер инде бу. Моңа мисаллар да күп китерелә. Шулай да, минемчә, бу әле тәмам ныгып аксиома дәрәҗәсенә күтәрелеп җиткән катгый фикер үк булып җитә алмый Чөнки бу раслауда кешенең шәхес буларак өлгереп җитүендә бик тә әһәмиятле урын тоткан, борынгырак әдәбиятыбызда сәнгать нәфиса дип йөртелгән илаһи бер тармак, шуның эчендә моң дип аталган гаҗәеп бер кешелек сыйфаты бөтенләй читтә кала Хәлбуки адәми затның теле ачылганда аның инде күңелендә авазлар гармониясе дә, ягъни бик примитив формада гына булса да, моң да барлыкка килгәндер. Моң исә ул, белем кебек үк. кешенең рухи байлыгы, аның да иң нечкә, хискә нн бай өлеше «Сүзнең куәте җитми башлаган урында музыка эшкә керешә» дигән А. Пушкин. Х ОНЫТЫЛМАС ОЛУГ ЗАТ Бу «мои» дигән төшенчәнең русча исеме юк. Гадәттә аны русчага «мелодия» дип тәрҗемә итәләр. Ләкин, мон ул әле көшен үзе түгел, һич юк. Моң ул көйнең эчке сыйфаты, аның әйтергә кирәк, эчке байлыгы, аның җаны. Көйнең сыйфатына, гадәттә аның моңы нинди булуга карап бәя бирәләр. Моңсыз көй була алмый торгандыр. Әгәр дә инде күңелдә бернинди игелекле хис тә уятмый торган, урамдагы җил сызгыруы сыман дуамал, буш авазлардан гына оешкан җансыз берәр нәрсә барлыкка килә икән, ул инде башкача, мәсәлән, бәлки «такмак» дип атала торгандыр. Моңсыз көйне тозсыз аш белән тиңләүләрен дә ишеткәнем бар. Бик аяныч хәл инде билгеле, ләкин андый җансыз авазлар җыелмасын соңгы елларда шактый ук еш ишетергә туры килә. Моң хакында алып барылган бу тәфсилле әңгәмәне, күрәсең, Сара ханымның иҗатына кереш сүз дип аңларга кирәктер. Мәгьлум ки, Сара Садыйкова иҗат иткән көйләр моңга бик бай була торган иде. Хәер, монысы инде үзеннән-үзе аңлашыла торгандыр. Чөнки җырларына моң җитмәсә, ул халык арасында шундый популярлык казана алмаган булыр иде. Үзенең сөйләвенә карагайда, аны кечкенә чагында ук «Монлы бала» дип йөрткәннәр. Җыйнак кына гәүдәле бу чибәр туташның сәхнәгә курчак кебек матур киенеп чыгуын, ягымлы тавышын өлкән буын кешеләре әле хәзер дә хәтерлиләр булса кирәк. Минемчә, Сара ханым табигате белән үк сәхнә өчен яратылган зат иде. Аның сәхнәгә килеп чыгу белән үк халыкны үзенә карату сәләте мине һәрвакыт хәйран калдыра торган иде. Әгәр дә хөрмәтле артистларыбыз, «бу агай кирәкмәгән урыннарга борын суза» дип шелтәләмәсәләр, мин, җыр сәнгатенә бик тә хәерхәһ кеше буларак, тагын бер фикер әйтер идем. Әгәр дә артист, хәтта ул зур талант иясе булса да, һәр чыгышында унынчы, егерменче мәртәбә берүк фикерне, берүк интонацияне кабатлый башласа, ул тыңлаучыны бик тиз ялыктыра. Сара ханымны исә һәрвакыт якты чырай белән каршы ала торганнар иде. Артистка чагында Сара Садыйкова нинди генә борынгы көйләрне башкармады икән! «Ашказар» дисеңме, «Әллүки»ме, «Зөлхиҗҗә», «Бөдрә тал» һ. б. бик күпләр. Бу җырларны нәкъ элекке осталардан ишеткәнчә һәр борылышын, һәр үзенчәлеген тәмам җиренә җиткереп башкару җырчыдан зур тырышлык һәм талант таләп итүе һәркемгә мәгълүм. Бу урында ни сәбәпле бу җаваплы истәлекне язарга алынуымның сәбәбен анлатып узарга кирәктер. Бәлки Сара ханым хакында мин түгел, музыка белгече язарга кирәк булгандыр? Моның үзенә күрә бер җитди үзенчәлеге бар. Сара Садыйкова, башка танылган артистларыбыздан аермалы буларак, үз гомерендә ике төрле иҗат шатлыгы кичергән зат. Яшьрәк чакларында ул халкыбызның талантлы җырчысы булып танылган иде Аның Мәскәү консерваториясенә кергәндә имтиханны ничек бирүе хакында көлке итеп сөйләгәне бар. Профессор ана классик опералардан нинди дә булса бер ария җырларга кушкан. Сара ханым исә, үзенең әйтүе буенча, Аллага тапшырып, аңа «Уел» көен җырлап күрсәткән. Профессор анын җырчылык осталыгын һәм тавышын ошаткан. Шулай, артистка булып танылып җиткәннән соң да байтак еллар уза. Сара ханым картаерга теләми, ул икенче төрле иҗат шатлыгы кичерә башлый. Бу баскычтан икенчесенә күченү шулкадәр табигый бер хәл буладыр ки, без аны хәтта сизми дә калдык. Әйтерсең, шундый хәл булырга тиешлеген халык алдан ук сизеп, белеп торган. Сара ханым көйләр иҗат итү кебек катлаулы бу иҗат процессын да шаярып, гади бер тормыш эпизоды итеп сөйләштергәли иде. Каядыр барырга чыктым да трамвай көтеп торам. Шунда һич көтмәгәндә күңелемә бер көй килеп кермәсенме! Нишләргә? Ярый ла бу яңа көй өемә әйләнеп кайтканчы онытылмаса! Түзеп булмады, кире өемә кайтып, яңа көйне нотага салмыйча булдыра алмадым. Шулай, ул күңелендә яңа көйләр иҗат итү сәләте сизгәннән соң, үзеннән-үзе билгеле инде, Язучылар союзына якынлашып, шагыйрьләр белән якын иҗат мөнәсәбәтенә керә Бәлки моңа Сара ханым белән Композиторлар союзы арасында аңлашылмаучылык чыгу да сәбәп булгандыр Беренче карашка бик ачык мәсьәлә кебек Шактый талантлы музыкаль әсәрләр язган кеше Композиторлар союзына кабул ителергә тиеш кебек. Ләкин ул союзның уставы буенча союзга фәкать консерваториянең композиция факультетын тәмамлаган кеше генә алына имеш. Халык исә аның кесәсендә композиторлык билеты барын-югын тикшереп тормый бит инде. Аның җырлары бөтен Казанга, Республикага, безнең халык яшәгән башка өлкәләргә тарала. Менә шул елларда шагыйрь Мостафа Ногман белән алар районнарда концертлар оештырып йөриләр, аларның шөһрәте бик еракларга таралды ха’5ым “ ын җырларга язган көйләре һәр тарафта гөрләп шөһрәт каз р иде бу Минем «Җидегән чишмә» романын язган җырларыма көй яздырырга киңәш иттеләр. Җыр текстына салынган эчке мәгънәне музыка телендә кем әйтеп бирә алыр икән? Уйлаша торгач Сара ханымга тукталдык. Гөлшат ханым Зәинашева да шундый ук кинәш бирде. Сара ханым бик теләп риза булды. r г ~ Ярар, башта җыр текстын һәйбәтләп укып чыгыйм әле,—диде. Берәр атнадан без Сара ханым белән рояль янынла очраштык Кызганыч ки, анын «Җидегән чишмә» сүзләренә язган беренче көе мина ошамады. Нишләргә соң миңа. Мин бик кыен хәлдә калдым. Аның башка әсәрләрен күкләргә чөеп мактыйлар, уңышлары белән тәбрик итәләр. Анын күңеленең бик тә күтәренке чагы. Кыскасы, ул «бу көең миңа ошамый» дигән тупас сүзне ишетергә әзер түгел иде. Икенче яктан мин дә вөҗданыма хыянәт итә алмый идем Җыр бит халык өчен языла. Үзеңә ошамаган көйне ни җаның белән халыкка тәкъдим нтмәк кирәк? Бу бит халкыңны ихтирам итмәү булыр иде Нихәл итмәк кирәк? Кыен булса да дипломатия .методын кулланып әйттем инде. диде. Сүз «Җидегән чишмә» көенең икенче варианты хакында бара иде, билгеле Мин Алай икән... дип суздым башта.- Тирәнгәрәк кереп киткәндә, бу җырны җырлап урам әйләнүче егетләрнең бик моңсу чаклары инде болай. Иртәгә читкә китәләр бит. Әти-әниләрс, сөйгәннәре кала Шуның өстенә еллар да тыныч түгел: Әфганы, фәләне, дигәндәй. Әллә исән-сау әйләнеп кайталар, әллә юк. Димәк, нинди җыр җырларга кирәк боларга! — Озын, моңсу җыр булырга тиеш инде ул... Сара ханым исә кыска көй язган иде. Әңгәмәне дәвам иткәндә Сара ханым түземсезләнеп мине бүлдерде: — Хуш, тагын нинди моңы-зары бар җыр авторының? диде. — Аннары килеп, мин ул җырның сүзләрен үзем дә Аккош күленең айлы төнендә Җидегән йолдызга карый-карый, аның белән киңәшеп язган идем бит Сара ханым һич көтмәгәндә бик рәхәтләнеп бер көлеп алды: — Ышанам, булыр, булыр... Мин үзем дә шундый хыялыйрак бәндә. Алай Мин сизендем инде, бу көй сезне канәгатьләндерми, әйсмс? — Гафу итегез, Сара ханым, турыдан-туры әйтеп салырга телем бармаган иде. Иң дөресе шулай. Бәлки тагын бер эзләнеп хыялланып карарсыз? Озын көй, моңсу көй һич тә тумыйча калмас!.. — Шулай туры килә инде... Нихәл итәсен.. Тагын бер-ике атна узды шикелле, без яңадан Габдулла Тукай клубында очраштык. Сара ханым барыбыз белән дә исәнләште дә, гадәтенчә сәхнәдәге рояльгә таба юнәлде. Күреп торам, аның чырае якты, күңеле күтәренке, аны нидер рухландыра иде. Бәлки иҗатында берәр зур уңышы бардыр9 Бәлки әле Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, диләр бит "ара ханым рояль янына менеп утырды да бик матур итеп бер елмайды — Йә, иптәшкәй, инде монысын да ошатмасагыз, аннары белмим инде...е Сара ханымның йөзенә карап ук аңлаган идем, булган көй, булган! һичшиксез һәйбәт көй туган'. Шул рухландыра аны! Шулай булып чыкты да. Сара ханым яңа көйне рояльдә үзе уйнап, үзе җырлап башлап җибәрүгә залдагы халык әсәрләнеп кинәт тынып калды. Сәнгать дөньясының талантлы яңа әсәргә баеган куанычлы минутлары иде бу! «Җидегән чишмә» дигән бу яңа көй моңының байлыгы, үзенчәлеге, халкыбызның борынгы көйләренә якын торуы белән үк әсир итә иде. Җидегән чишмәләрдә җиде улак Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый Шул чакларда бигрәк ямансу Менә кайчан гамәлгә ашты минем хыялым гына булып яшәгән ул моңлы көй! Шагыйрь булмаган кеше өчен бу бик зур шатлык ндс Җырлап-уйнап бетерүгә язучы халык Сара ханымны сырып алды да. тәбрикләргә кереште. Сара ханым куана, мин куанам, аны кочаклыйлар, кулын кысып тәбрик итәләр. Минемчә, бу Сара ханымның бик тә бәхетле минутлары ндс Бу көй аңа яшьлек елларын кире кайтарды, булса кирәк Менә шулай туды ул моңлы җыр Без ул җырны беренче башкаруны һәм- мәбез бер авыздан талантлы яшь җырчыбыз Зөһрә ханым Сәхәбиева1а тапшыр- дык. Әгәр хәтерем ялгышмаса, ул «Җидегән чишмә» җырын гастрольдә йөргәндә Пермь якларында татар авылларында башкарды булса кирәк. Бер ишетеп алгач бу җырны башкармыйча мине сәхнәдән чыгармый башладылар. Җыр минем үземә дә бик ошый, тавышыма да килешеп кенә тора. Әйтерсең лә минем өчен генә язылган... Мин аны җаным-тәнем белән бирелеп, чын күңелдән яратып җырлыйм...— ди җырчы. Әле сүз хөрмәтлебез Сара ханым хакында бара бит. Татар халкының хәзергә «ЧиоЧио-Сан» яисә «Аида» кебек шөһрәте бөтен дөньяга таралган мәшһүр опералары юк әле югын. Ләкин алар юклыктан гына аны музыкаль халык түгел дип әйтеп булмас иде. Мәшһүр борынгы җырларыбыздан «Ашказар», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Иске карурман», «Әллүки», «Каз канаты», һ. б. бик күп мәшһүр җырларны һичшиксез зур талант ияләре иҗат иткәндер. Без аларның исемнәрен белмәсәк тә, һәрвакыт ихтирам белән искә төшерәбез. Инкыйлабтан соң гына да безнең музыкабызны С. Сәйдәшев, Н Җиһанов, 3. Хәбибуллин, М. Мозаффаров кебек зур талантлар бик күп яңа әсәрләр белән баеттылар. Минемчә, гәрчә Сара ханым гомеренең беренче өлешендә артистка булып танылган булса да, нур өстенә — нур дигәндәй, аның гомеренең икенче яртысын да халык зур хөрмәт белән искә ала. Ул иҗат иткән талантлы музыкаль әсәрләр халкыбызны киләчәккә таба бик озакка кадәр озата барачаклар дип уйлыйм. Безнең С. Сәйдәшев, М Мозаффаров, Җ. Фәйзи, Н. Җиһанов, А. Ключарев, 3. Хәбибуллин кебек халкыбызның моң хәзинәсенә мәнге онытылмаслык гүзәл көйләр бүләк итеп калдырган талантлы композиторларыбыз бар. Хөрмәтлә Сара ханым Садыйкованы да без әнә шул бөек затлар белән янәшә куеп искә алабыз. Гомәр Бәширов

Моңнар эзләргә китте... акыт елгасы туктаусыз ага... Сара апабыз вафат булганга да 10 ел вакыт узып китте... Йөрәкләрне өзгәләгән аерылышу сәгатьләре ерагая барган саен, Сара апабызны сагыну, юксыну хисләре артканнан арта, тирәнәя, көчәя бара... Сөякле композиторыбыз Сара Садыйковага булган мәхәббәтебез еллар үткән саен яктыра, яңа төсмерләр алып, күңелләрне сагышлы яңа кичерешләр дәрьясына сала... Рөстәм Яхин белән Роберт Миңнуллин иҗат иткән «Әнкәйнең ак чәчләре» дигән гаҗәп матур бер җыр бар. Ул җырда «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз» дигән тирән фикерле сүзләр бар. Бу канатлы сүзләрне мин Сара апага багышлап әйтер идем. Сара апаның бөеклеген дә без яши-яши аңлыйбыз, еллар үткән саен төшенә барабыз. Әнкәйләргә карата әйтелгән бу сүзләр Сара апага бик туры килеп тора. Чыннан да, Сара апа бик күп, бик күпләргә әни кебек нде шул. Җырларын башкаручы йөзләгән җырчылар, аның белән якыннан аралашып, дуслашып яшәделәр. _ Җырларын Сара апа үзе пианиносында уйный-уйный, үзе җырлый-җырлый өйрәтергә ярата иде, шуңа күрә аның өеннән җырчылар сукмагы өзелмәде, күренекле җырчыларыбыз Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Миңгол Галиев, Рафаэль Ильясов, Габдулла Рәхимкулов, Гөлзада, Зилә Сөнгатуллина һәм башка бик күпләргә ул әнкәләре кебек якын кеше, дус, киңәшче, чын мәгънәсендә остаз булды. Кулыннан җитәкләп ул зур сәхнәгә алып килгән Рәбнга Сибгатуллина, Шамил Әхмәтҗанов, Флера Сөләйманова, Ринат Мифтахов кебек артистлар, композиторлык юлына әйдәп, бу иҗат эшенә фатиха биргән Мирсәет Яруллин, Мәсгудә Шәмсетдинова кебек композиторлар, җыр шигыре язарга дәрт биргән бик күп шагыйрьләр өчен Сара апа кайгыртучан әни кебек иде Ярым ятимлектә үскән, ана назы күрмәгән мин фәкыйрегезгә дә Сара апа әнкәм кебек булды. Ул хәтта үзе миңа еш кына: «Син минем үз кызым»,— дия В иде. Шатлыгым булса, уртаклашучы, кайгы-хәсрәтем булса, бүлешүче ин якын сердәшем, өлкән дустым Сара апа минем иҗат юлымда бик зур роль уйнады. Ижат юлымда авырлыклар килеп туганда, ул мина үзенен аналар кайгыртуы, акыллы кинәшләре белән һәрвакыт ярдәм итте Мин ана килеп әнкәмә сыенган кебек сыена идем. Вафат булырына 2 еллап калганда, анын өенә еш барып йөрдем Кулымнан килгәнчә ана тормышкөнкүрешендә ярдәм итәргә тырыштым. Шул көннәрдә ул кызы Әлфия Айдарская белән икебезне ике ягына утыртты да. бер кичне «Әлфия минем олы кызым, ә син. Гөлшат минем кече кызым!» диде Бу сүзләре минем өчен зур бәхет, зур куаныч булды. Әлеге жырда әйтелгәнчә, чынлап та без анын бөеклегенә, халкыбызнын даһи композиторы, сөекле кызы икәнлегенә төшенә барабыз. Ә бит ул үзе исән чакта бөеклек-мазар турында уйламый да иде Без дә анар тиешле бәябезне биреп җиткезә алмаганбыз, анын бөеклеге турында уйлап җиткезмәгәнбез. Менә хәзер үзе бу якты дөньядан киткәч кенә ачынып шушы фикергә килә барабыз. Ни аяныч, Тукаебыз әйтмешли, кеше үзе үлеп күрсәтмичә, анын кадерен белми торган, кешене бәяләп җиткерми торган гадәтебез бар шул Үзе исән чакта Сара апа иде. Балда-майда йөзеп, унга-сулга акча түгеп, кәеф-сафа корып яшәрлек байлыгы да булмады, холык-фигыле дә андый түгел иде Күп вакыт анын гап-гади генә көн күрер өчен акчасы да булмый торган иде Күп язды, күп эшләде' Анын 400 гә якын җыры бар, 2 музыкаль комедия язып, сәхнәгә куйдырды. 30 лап спектакльгә музыка язды. Безнен «коммунизмга» килеп җиткән җәмгыятебез иҗат кешеләре өчен тудырган «шартларда» гадәткә кергәнчә, бушка диярлек хезмәт итте. Ярым бушка хезмәт итәм дип уйлап тормады, фидакарьләрчә язуын гына белде. Бик кызык, көлке хәлләр истә калган Бер елны без Сара апа белән бер җыр яздык, аны «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы бастырып чыгарды. Почта аша безгә гонорар килде Сара апага 4 сум 17 тиен, мина 3 сум 12 тиен. «Нишләп бик аз җибәрдегез'’ дип, Сара апа редакция! ә шалтыратты Бәлки, ялгыш җибәргәнсездер?» ди хәйләкәр елмаеп Редакция хезмәткәрләре болай дип җавап бирделәр «Сара апа. без бу җырга 25 сум күләмендә акча билгеләдек 15 сумын нога күчереп язган художникка бирдек Калган 10 сумын Гөлшат апа белән Сезгә бүлеп җибәрдек Налоглар тоткач, почта расходлары бернинди өстенлекләргә дәгъва кылмыйча, бик гади, тыйнак гомер итте. Анын яшәү рәвеше гади халык яшәү рәвеше чыккач, калган сумма шул инде...» Сара апа кайнар холыклы, бик туры сүзле иде бит Телефон аша ул аларны каты гына кыздырды, туры әйтеп, хаклыкны ярып салды «Ничек инде нота күчереп язу кебек техник эш башкаручы кеше композитор белән шагыйрьдән күбрәк гонорар ала? Бу нинди гаделсезлек’’! Сез нишләп ижат эшенә тиешле бәя бцрмисез?!» диде w Сара апа гаҗәп дәрәҗәдә тыйнак тормыш алып барды Хаклык, гаделлек эзләүчән булса да, тәкәбберлек, масаю ана хас түгел иде Ул үзенен җырлары искиткеч популяр булуын белсә дә, масаймый иде Аның халкыбызга калдырган ижат мирасы саф сулы, мөлдерәп торган диңгез кебек мул, бай мирас икәнлеге з урында озын итеп, тулы итен тә язып булыр иде Киләчәктә әле музыка белгечләребез бу эшне башкарырлар да дип өмет ләнәбез Журнал укучылар үзләре дә Сара Садыйкова дигән композиторның гаять олы Сара Садыйкова «Качкын» операсында (Н Җиһанов) Рэй хана ролендә (1939 40 еллар) музыкаль хәзинә калдыруы турында беләләр, чөнки аның җырлары һәркемнең күцеле түрендә, һәркемнең колагында чыңлап, яңгырап тора. Өлкәннәр дә, яшьләр дә аның җырларын үз итә, яратып җырлый, бирелеп тыңлый. Шуңа күрә мин сүземне кыскарак тотарга тырышам. Шулай да Сара апа Садый- кованың тууына 90 ел тулуы уңае белән эшләгән кайбер эшләр турында кыскача гына әйтеп китик. Билгеле булганча, Сара апаның якын дусты, шәкерте Әзһәр Хөсәенов тырышлыгы белән оештырылган Сара Садыкова Мәдәни- хәйрия фонды аның иҗатын пропагандалау, иҗатын һәм кадерле исемен мәңгеләштерү өчен күп кенә эшләр башкарырга өлгерде. Казанда Сара Садый- кова музеен булдыру, аңа һәйкәл кую кебек зур эшләр планлаштырды. Кызганычка каршы, бу эшләрне башкарып чыгу өчен акча юклык фондны кыен хәлгә куя. Хөкүмәт җитәкчеләребез, халкыбыз вәкилләре бердәм күтәрелеп бу эшләргә ярдәм итмәсә, фонд үзе бу эшләрне җиңеп чыга алмый. Татарстан китап нәшриятында Сара апаның 90 еллыгы юбилеена 3 китап чыгарырга планлаштырылган иде. Композиторның моңарчы башкарылмаган җырларын туплап, бер җыентык, тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган, 1987 елны басылып чыккан «Сара Садыйкова» исемле китапның яңа басмасы һәм Сара апа турында хатирәләр, кызыклы язмалар тупланган сувенир китап әзерләнгән иде. Бу китаплар юбилейга чыгып җитәрме—әйтә алмыйм Чөнки шул ук аянычлы сүз — акча юк!.. Нәшриятның хәле авыр. Бу китапларны әзерләп нәшриятка тапшыручы буларак, мин бу юбилейны бик борчылып каршылыйм, Сара апабызга булган хөрмәтебезне, аңа булган мәхәббәтебезне тиешенчә күрсәтә алмабыз шикелле. Әлбәттә, мондый борчулы уйлар уйласам да, халкыбыз күңелендә Сара апага карата зур, иксез-чиксез һәм тирән мәхәббәт саклануын беләм, шунсына куанам. Үзе безнең арабыздан китеп барса да, аның якты образы, күп еллар узу белән дә һич кыйммәтен югалтмас энҗе-мәрҗәннәргә тиң җырлары, моңнары халкыбыз рухын һаман-һаман сафландырып, халкыбыз күңелен балкытып, аның тормышында рухи таянычы булып һәр тарафта яңгырап торыр. Халкыбызның сандугачы, җыр сәнгатебез күгендә якты йолдызы Сара Садыйкова — заманыбызның, халкыбызның горурлыгы ул. Сүземне очлаганда шагыйрь Кави Латыйпның бер шигыре искә төште. Сара апага багышланган бу шигырен Кави Латыйп мондый юллар белән тәмамлый: Юк, үлмәде чал сандугач, Моңнар эзләргә китте Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА, шагыйрә, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Тау ягының кадерле баласы... инһар, кайтарыгыз мине Тутаема, үз баласыдай һәрчак якын күргән j Кызыл Тау авылы кешеләре янына. Хәлем авыр, ябыктым. Соңгы ~ вакытта әнә тамактан бүлнис ризыгы да үтми. Ә авылда... Анпа чибәр, сөйкемле ханымнар яшь киленнәрдәй вак-вак турап, бик тәмле итеп токмачлы аш пешерәләр, мәтрүшкәле чәй, каймаклы салкын катык белән сыйлыйлар. Авырып ятканда әнә шул нигъмәтләр, мине сагынып көтеп торучы ахирәтләрем Мөслимә, Сәгъдияләр күз алдыма килә. Токмачлы ашларын ашасам, каен себеркесенең хуш исен иснәп, мунча парында рәхәтләнеп, изрәп утырсам, сырхавым бетәр, бер авыруым да калмас, Алла боерса... Хәлим наным, авырыксынма, теге чактагы кебек җиңел машинаңа утыртып, тагын бер кат алып кайт әле авылга. Гозерләп сорыйм!..» Сара апа Садыйкованың соңгы үтенече булды бу. 1986 елны, үләренә 4 көн кала әйтте әлеге сүзләрне. Инде 80 яшен тутырып килсә дә, яшәү көче, иҗат дәрте ташып тора иде аңарда. Язылып бетеп, җырчыларга тәкъдим итәргә өлгермәгән яңа әсәрләре, ниһаять, «Сөембикә» операсына алынырга әзер булуы турында берсендә ул якгы день» б.МнмвнгЛе„^“ш“ы“' лап, гел «данлы якташыбыз» дип йөртәләр иде Хәзер дә шулай хөпмәтлнләо җырларын яратып башкаралар Моның сере. канбеХлар SXa fca“™PS^e7KPn ТГ“- K“ ,u' Та> оелән генә оәиле түгел. Сара апа балачактан ук әткәсенең туган ягын ихлас кукелдан уз нтге, эш сеюнен, „керсез, мөлаем кешГзө^ ™“ы шуш « *“Р |арииа ин матур монаһаннөр эзләп ямьле Зея, Бәла буйларына rv^u,алдшыР лык Бакырчы, Кайбыч урманнарына һәм. әтбәттә шгде. өянкеле, күл-чишмәле Тау ягы авылларына ашкынып кайта иде мәктәп елларында тәүте тапкыр авыл сәхнәсенә менеп, Сара апаның үзе өйрәткән җырларын башкару, аннары, университет студенты булгач, бергәләп «Йөрәкләрдә җыр яңара» дигән яңа җыр язу һәм аны зур артистлар Фәйзи Юсупов, Җәвәһирә Салахова. Рафаэль Ильясов һәм шагыйрә Гөлшат Зәйнашсвалар белән Апае районы авылларында халыкка «тапшырып» йөрү, төрле төбәкләрдә гаҗәеп күпкырлы талант иясе Сара апа Садыйкованын иҗат кичәләрен үткәрү бүтен дә әле шул үзенчәлекле, җырга-моңга мәйдан киң булган чорның зур вакыйт аларыннан берседер, дисәм, ялгышмамдыр Сәяхәтләрдә Сара апа бик җитез, тәвәккәл һәм һәрчак шат күңелле, шаян иде Без аңа ияреп йөрсәк гә, булыр-булмас дәрәҗәбезне «төшерүгә» юл куймады ул һәм урынын белеп кенә мактап та ала иде. Берчак поездга утырып Алас-Карагун ягына таба барганда Фәйзи ага Йосыпов, мәшһүр композитор алдында бурычлы булып калмас өчен, махсус «шигырь* язды һәм аны «труппабыз» алдында Утырабыз да китәбез, Карату шшрга карап Син үлмәсен, без яшәрбез һич картайма. Сара апа' Мондый шаяруларга остазыбыз, әлбәттә, үпкәләми иде БУ ЮЛЫ ла елмайды гына. Әнә шул елмаюлары, аерата кешелекле, үтә зыялы бу туы һәм т әмере буена чын фидакарьләрчә газиз, сөекле халкына хезмәт итүе белән минем һәм миллнСара апаны беренче күрүем һәм ана карап соклануым мәктәпкә укырга кергәч булды Ул чакта күршедәге Тутай авылында Ленинның көрәштәше, күренекле революционер Садыйк Әхтәмовка бюст ачу тантанасы оештырдылар Апастан да, Казаннан да кунаклар күп Нотык сөйлиләр, шигырь укыйлар, нн популяр җырларны башкаралар Үзәктә бик килешле итеп матур күлмәк, ялтыравык, затлы калфак кигән бер апа басып тора Ул кулын сузып, сәхнә күперчегенә артистларны чакыра Менә Тутайда туып-үскән композитор Сара Садыйкова шушы була инде, диде әти миңа Садыйк Әх- мәтовны күреп белгән ул, аңа багышлап өр-яңа җыр язган Бу бәйрәм ничек төгәлләнгәндер, анык хәтерләмим, әмма Сара апаның үзен күрү, тын да алмыйча анын җырларын тыңлау иң зур истәлек булып, бүгенгәчә күңел түрендә уелып калган... Күренекле якташым Сара апа Садыйкова белән очрашулардан алтан тәхеорат-хәтнрәләр күп Минем өчен алар барысы да якын-кадерле Әйтик, кычкырып укыды Сара Садыйкова 1957 елда оннарның күңел түрендә иң лаеклы урынны алды ул. һич шик юк, аның якты образы киләчәктә дә халкыбыз хәтереннән җуелмас... Хәлим ГАЙНУЛЛИН, журналист, Татарстан республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министры урынбасары. Ж Минем гадәти булмаган пациенткам — азан каласында яшәүче һәрбер кеше кебек, мин (Казанда 1947 елдан бирле яшим), еш кына татар халкының җырчысы, композиторы Сара Садый- кова фамилиясен ишетә идем Радиодан аның җырларын тыңлаганым бар, аның иҗат эшчәнлеге турында укыганым да бар иде. Ләкин безнең йөрисе юллар, сукмаклар бергә туры килер дип һич башыма да китерми идем. 1976 елда без яңа квартирага күчтек, күршеләребез Сара Садыйкованың якын кешеләре — кызы (танылган балерина Әлфия Айдарская) белән кияүе (күренекле музыкант Всеволод Грекулов) булып чыкты. Тиз арада без күршеләр буларак танышып, дуслашып та киттек. 1984 елның язында Әлфия Айдарская миңа әнисенең авырып торуы турында әйтте, киңәшләремне сорады. Ул вакытта Сара Гарифовна 2-нче Республика больницасының хирургия бүлегендә ята иде. Авыруны карагач, тикшерү нәтиҗәләре белән танышкач, мин Сара ханымның җитди онкологик авыру белән авыруын, операция таләп ителүен белдем. Сара Гарифовнаны операциягә психологик яктан әзерләү өчен шактый вакыт кирәк булды. Без аңа авыруы турында чын дөреслекне әйтмәдек. Башта киңәшеп сөйләшкәннән соң, кызы Әлфия Газизовнаның әнисенә операция ясарга ризалыгын алдым. Шунысын әйтим, бу эш белән мин үземә икеләтә җаваплылык та алдым. Чөнки, беренчедән, пациент инде шактый олы яшьтә; икенчедән, ул гадәти шәхес кенә дә түгел, ә бөтен татар халкы белә торган, чит илләрдә дә танылган кеше. Декабрь аенда операциягә әзерләгәндә аның түземлегенә, оптимизмына, юморга бай булуына сокланмый мөмкин түгел иде. Тыштан тыныч, сабыр күренә, шаяртып, тапкыр сүзләр әйтә: «Роман Константинович, әгәр дә мин операциядән сон уянмасам, катырак итеп яңакларыма сугыгыз, ныграк итеп борынымнан, колакларымнан тартыгыз!» — ди. Сара Гарифовна операцияне чын батырларча үткәрде. Хирургик операция әйбәт ясалды, ләкин киләчәккә прогноз ачык һәм аяусыз иде. Операция булып узгач, берике көннән чираттагы визитым белән авыру янына керсәм, исем китте—авыруым башына матур итеп кыйгачлап ефәк яулык бәйләгән, битенә иннек, кершән яккан, елмаеп, көлеп, бик дәртле, канәгать чырай белән ярым утырып каршы ала! Кызы Әлфия Газизовна больницада аның яныннан китмәде, әнисен бик карады. Сара Гарифовна операция аркасында бүленгән эшен больницада да дәвам итте, иҗат белән шөгыльләнде. Ул яткан бүлмә больница палатасына түгел, музыкаль лабораториягә охшыйрак төшә иде, һәркайда музыкаль язмалар, ноталар. Янына гел сәнгать кешеләре: композиторлар, музыкантлар, җырчылар, язучылар, журналистлар, дуслары, якыннары килеп тордылар, аның палатасындагы өстәлдә һәрвакыт тере чәчәкләр булды. Өч атна үткәч, без аны больницадан чыгардык, ул үзенең гадәти тормышына чумды, иҗаты белән шөгыльләнә башлады. Без телефоннан гел сөйләшеп, киңәшеп тордык. 1985 елның май бәйрәме алдыннан мин аңардан күңелне тетрәтерлек котлау хаты алдым. Хатында шундый юллар бар иде: «...Илләребез тыныч булсын, халкыбыз сугыш күрмәсен, ә Сез, Роман Константинович, әле һаман солдат, фронттагы кебек солдат, Сез Кеше тормышы өчен көрәшәсез. Димәк, Сез җирдә тынычлык өчен, бәхет өчен көрәшәсез. Сезнең алда баш иям! Рәхмәт Сезгә! Мин әле өйдә утырам, беркая чыкмыйм, музыка язам... 9 майда радио аша минем «Мин ышанам сугыш булмас» дигән яңа җырым яңгыраячак, бәлки, тыңларсыз?. Мин дә солдат, мин дә тынычлык өчен көрәшәм Ләкин менә аяклар шешенә...» Берничә айлар вакыт үтте. Сара Гарифовна миңа өйгә шалтыратты, кәефенең шәп түгеллеген әйтте, кереп чыгуымны үтенде. Мин килеп кергәч, ул бик шатланды. Ләкин аның авыруы турында сөйләгәннәре мине бик борчуга салды Мин аны карадым һәм аңладым, гомере бик чикле калган... Сәламәтлеге начарлана барса да, ул үзен батырларча тотты, һаман иҗат белән шөгыльләнде, хәтта концертларда катнашып сәхнәләргә чыкты. Кызганычка каршы, 1986 елның апрелендә ул үзен бик начар хис итә башлады, без аны яңадан больницага салырга мәҗбүр булдык. Аның тормышын озайту өчен бөтен булган мөмкинлекләрне файдаландык. Ләкин, нишлисен, ачы хакыйкать — кеше гомере чикле Гомеренен соңгы көненә кадәр ул бирешмәде, төшенкелеккә бирелмәде, зур планнар корып, зур фикерләр уйлап яшәде. Роман ХАРИТОНОВ, хирург-онколог. Беренче адымыма булышты ара Садыйкова исеме минем күңелемә кече яшьтән үк үтеп керде. Чөнки аны һәр татар гаиләсендә беләләр иде. Театрдагы беренче адымнарым да аның исеме белән бәйләнгән. Ә ачыграк итеп әйткәндә: Хәй Вахитның «Кияүләр» исемле музыкаль комедиясенә Сара апа бик әйбәт музыка язган иде. Бу әсәрдә миңа да бер роль бирделәр, һәм Сара Садыйкованың сихри музыкасы миңа сәхнәдәге беренче ролемне уйнарга, таләпчән тамашачы каршыңдагы имтиханны уңышлы узарга булышты Ә инде Сара Садыйкованың җырларына килсәк, ул көйләрне колоратур борылышлар белән баетырга, бизәргә ярата иде. Алын М Хөсәен сүзләренә язылган «Вальс турында вальс»ы да әнә шуңа бер мисал булып тора. Бу әсәр әзер булгач, без аны ничек башкару турында да киңәштек. Сара апа әсәрне Штраус вальслары рухындарак башкарырга киңәш бирде. Мин шулай эшләдем дә. Нәтиҗәсе дә әйбәт кенә килеп чыкты шикелле. Тагын бервакыт мин Сара апага С. Рахманиновның «Монда шундый рәхәт» романсын җырлап күрсәткән идем. Ул аңа бик тә ошады һәм Сара апа шуннан рухланып, дәртләнеп китеп «Болыннарда икәү йөргән идек» романсын язды (С. Шакир сүзләре). Гомумән, романс жанры ана җиңел бирелә иде. Аннары шунысын да басым ясап әйтергә кирәк кайсы гына жанрда иҗат итсә дә, Сара Садыйкова әсәрләренә иң хас булган бер сыйфат, ул моң, моңлылык. Залә СОНГӘТУЛЛИНА, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы. Сара Садыйкова феномены ара ханым Садыйкова турында истәлекләр аз язылды диеп булмый Чыннан да, ул менә дигән артистка, җырчы, музыкант иде Бнк тә кызыклы, һич кабатлана алмый торган шәхес иде ул Ләкин хәзер, минемчә, композитор буларак Сара Садыйкова феномены турында язар вакыт җитте. Татар халкының ин яраткан композиторы булып танылырга аңа нәрсә ярдәм иткән соң? Ул иҗат иткән көйләрне халык ни очен аеруча якын итә? _ _ „ _ Бу сорауга мин үз җавабымны биреп, үз карашымны белдереп карыйм әле Утызынчы-кырыгынчы елларда Татарстанда яна бер буын иҗат ннте.гтшен- циясе үсеп җитә алар Мәскәүдә укып белем алалар, урыс һәм көнба.ыш Европа мәдәнияте традицияләрен үзләштерәләр Алар арасында Сара Садыйкова да була. Ул 1922 28 елда Мәскәү консерваториясендә, ә инде 1934 39 елларда татар опера студиясендә укый. Мою шушы елларда «шь кыз җанында югары театраль тарбна. «очле фа» тагня һам /умыштагг анлтан музыкальле, очесе бер.» ноога һом тор., бара анык үтенен да койлар чыгарасы акта башлый Әаботта икле ул елларда бөтен СССР халкы җырлаган жанрларда һәм формаларда^ Гатар милләте өчен ме оВ б/лган^ХХ. танго «анры аеруча «тичаша Мин инде бнреда Cap, „ .... ... 1*1 С Садыйкованың бу төр иҗатта беренче булып баруын әйтеп тормыйм, мин башкасын — җыр жанрында Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләренең нечкә үрелүен генә әйтергә телим. Тагын бер үтә мөһим нәрсә: үзе бик тә эмоциональ һәм музыканы тирәннән тоючы кеше буларак, Сара ханым үзенең әсәрләрендә татарның иң чын, иң халыкчан көйләренә хас булган төп сыйфатны — моңны саклап кала алды. Татар җырының җаны булган әнә шул олы хәзинәне нечкә чагылдыра алды. Ә бит «моң» дигән әлеге асыл сыйфатка югары музыкаль белем алып кына ия булып булмый. Хәтта әле укыганда Көнбатыш традицияләре тәэсирендә киресенчә дә килеп чыккалый: уку дәверендә еш кына талантлы гына иҗатчыларның да әнә шул моңлылыгы югалып куя торган була. Ә Сара ханым Садыйкова уку дәверендә үзенең моңлылыгын саклап кала алды. Көнбатышның жанрларын һәм формасын Көнчыгыш традицияләренә буйсындыруга иреште. Ул үз иҗатында Шәрык кызы, чын татар кызы булып кала алды. Сара ханым Садыйкова феноменын аңлау өчен тагын Көнбатыш җыр сәнгате белән Көнчыгыш җыр сәнгате (ике төрле музицирование) арасындагы аерманы белү, тою да кирәк. Көнбатышның халык музыкасында аерым аваз үзе артык мөһим түгел, ул тембры ягыннан әлләни матур булмаска да мөмкин — бары тик нота төгәл һәм тигез ишетелсен генә. Биредә тавышларның дөрес тәңгәллеге, янәшәлеге мөһим. Мәсәлән, Балтыйк буе халыкларының күп тавышлы җырларында шулай. Ә менә Көнчыгыш музыкасында исә авазның, аның сыйфатының, ул авазның мәгънәви һәм эмоциональ тулылыгының әһәмияте — гаять зур. Мелизмнар, мордентлар, тремоло ярдәмендә аваз аз гына үзгәрсә дә; күтәрелү яисә түбәнәю ягына таба бераз гына тонның «саф»лыгы кимесә дә, аваз бераз гына «уйнап» алса да менә болар һәммәсе көйнең асыл мәгънәсе белән бәйле була. Шулай итеп, авазның үзендә үк «музыкаль информация» салынган. Көйнең музыкаль байлыгы һәм тулылыгы Көнчыгыш музыкасы өчен (һәм шул исәптән татар җыры өчен дә) — аның иң зур кыйммәте, хәзинәсе. «Музыкаль авазның, көйнең матурлыгын нечкә тою» дигән әнә шул мөһим сыйфатны Сара Садыйкова үз иҗатында ахыргача саклап кала алды. Тагын бер фикер. Гомеренең соңгы елларында Сара ханым опера язу турында хыялланды, миңа үзенең бу юнәлештәге уй-ниятләрен сөйләде, «икәү бергә эшлик әле» дигән чаклары да булды. Шуңа күрә, тәмамланып бетмәгән җырларын тәмамлауны үтенсә мин моңа һич тә гаҗәпләнми идем. Мин аның дүрт җырын эш ләп бетердем һәм әле күптән түгел аның тагын ике гүзәл көен алдым Аларны берничә мәртәбә җырлап чыктым, уйнап алдым, аларның «эченә кердем», һәм шуны аңладым: бу көйләр бик тә матурлар! Хәзер инде аларга бары тик талантлы һәм сизгер башкаручы гына кирәк! Леонид ЛЮБОВСКИЙ, композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Сара апаны сагынабыз алкыбызның сөекле композиторы Сара апа Садыйкова иҗаты белән мин беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы елларында фронтта таныштым. 1944 ел иде. Ватан сугышының авыр чоры. Безнең гаскәрләр фронтларда фашистлар белән каты сугышлар алып баралар. Мин, 19 яшьлек сугышчы, яраланып хәрәкәттәге армия госпиталендә ята идем. Шулвакыт госпитальгә яраланган бер яшь лейтенантны китерделәр. Ул безнең Татарстан егете иде. Фронтта якташымны очрату—зур бәхет бит ул. Без госпитальдәге яралы татар сугышчылары аның яныннан китмибез, туган як турында сөйләшәбез. Лейтенантның Татарстаннан китүенә берничә ай гына, ә безнең күбебез 2—3 ел фронтта, туган якларны бик сагынганбыз. Лейтенант музыка һәм әдәбият сөюче дә икән. Кичләрен ул безгә үзенең моңлы тавышы белән әкрен генә җырлый. Туган як көйләре ничек сагындырган! 162 Х җыДыйбыз көйләребезне берничә тапкыр җырлатабыз, үзебез дә кушылып Беркөнне лейтенант без беркайчан да ишетмәгән яна җыр җыр талы Син кайларда йөрисен икән Алтыным, көләч йөзле иркәм... дип башлана иде ул жыр. Барыбыз да сихерләнгән кебек тынып калдык. Ниндидер илаһи мон, йөрәк өзгеч сагыну һәм шул ук вакытта яшәргә, туган якларга, сөйгәннәр янына әйләнеп кайтуга ышаныч, өмет яңгырый иде бу җырда Моны йөрәкләргә үтеп керә, күңелнең ин нечкә кылларын чиртә. Әнтерсен, безгә сөйгән кызларыбыз, яраткан хатыннарыбыз, сөекле әтн-әниләрсбез һәм сеңелләребез эндәшә: Кайтырсың дип мин өмет итәм. Мин сине һаман кетам, көтәм. Безнең якыннарыбыздан аерылуның сәбәбе сугыш. Шуның аркасында менә күпме айлар, еллар без фронтларда газап чигәбез, ә илдә якыннарыбыз авыр шартларда яшиләр. Безнең илгә кайту тик явыз дошманны җиңгәннән сон гына мөмкин булачак. Димәк, җиңүне тизләтергә кирәк. Жыр шуңа өнди: Синнән башка бер ямь юк мина. Син кайтмасаң бәйрәм юк мина Тан балкуы кебек кайт, иркәм Мин сине көтәм, көтәм, көтәм!.. Соңгы куплетны барыбыз да аяк өсте басып, култык таякларына таянып, сүзсез генә тыңлыйбыз, һәркайсыбыз эчтән: «Без кайтырбыз, кайтырбыз» дип ант итә. Лейтенант аптырап кала: — Әллә ошамадымы? ди. — Искиткеч! Их, җырлыйсын да соң! дибез бер-беребезне бүлеп. Бу яңа көй, аны композитор Сара Садыйкова, сүзләрен Әхмәт Ерикәй язган, ди лейтенант кечкенә блокнотына карап. — Нинди матур көй! Үзәкләргә үтә... диешә-диешә яралылар лейтенантны кабат-кабат җырлаталар. Сүзләрен аңламасалар да, көйне башка милләттән булган яралы сугышчылар да ошаттылар. — Бу нинди матур җыр? Тәрҗемә итегез әле, диләр. Аны болай тәрҗемә иттек. Где теперь ты ходишь, мой родной, Золотце мое, мой дорогой Я надеюсь, ты придешь ко мне, Жду тебя скучая и любя. Җырның русча сүзләре иптәшләргә ошады. Инде җырны бөтен палаталар белән, башка халык җырлары белән беррәтгән, җырлый башладык Күп тә үтмәде, без савыгып, фронтның алгы сызыгына киттек. Ә сугыш беткәч исән калганнарыбыэ төрлебез төрле якка таралыштык. Сугыштан соң шәһәр һәм авылларда жыр-бию кичәләре оештырыла, алар- ның берсе дә Сара апа Садыйкованың халык арасында «Татар тангосы» дип йөрстслгән бу мәшһүр җырыннан башка үтми иде Сугыш беткәч мин Уралда, аннан соң күп еллар Татарстан Министрлар Советының мәдәният һәм социаль учреждениеләр бүлегендә эшләдем Хезмәтем буенча республиканың мәдәният-сәнгать хезмәткәрләре белән аралаша идем. Сара апа Садыйкова белән шушы вакытта танышып, күп еллар дуслашып яшәдек. Ул үзенең иҗат эшләре буенча миңа сш кына телефоннан шылтырата, очрашканда мәдәният-сәнгать мәсьәләләре буенча фикер алыша идек. Сара апа гомер буе татар халкы мәдәннятс-сәнгатен үстерү очен янып яшәде, бик күп әдәбият-сәнгать әһелләре анын якын танышлары дуслары иле. аларнын иҗат уньшиариш ул чын нунлешгая шатлана, аларга кннлн 1сна булса м нрлам күрсәтергә тырыша иде. . Ә җырчылар аның якын дуслары-ссрдәшләре, аларнын һәр уңышына ул шатланып бетә алмый иде. Бервакыт ул миңа Искиткеч матур тавышлы Зөһрә Сәхабиева җырлый башлады, киләчәктә ул безнең йолдызыбыз булыр. Шунсы да шатлыклы — Зөһрә һәм Хәйдәр Бигичев дуслаштылар. Икесе дә — талантлы, акыллы. Ходай Тәгалә аларга исәнлек, бәхет бирсен. Шундый ук шатлык хисләрен ул Зилә Сөнгәтуллина, Зөһрә Шарифуллина турында да куанып сөйләгән иде. Ул үз әсәрләрен җырчыларның тавышын, башкару сәләтләрен белеп яза иде. Тәүге җырларын безгә пианиносында уйнап күрсәткәндә: — Бу җыр Илһам Шакиров, бусы Зиннур Нурмөхәммәтов башкаруында матуррак булыр, - .дияр иде. Без Сара апа белән галим-фольклорчы, татарча җыр китаплары төзүче Илбарис Надиров, журналист Гарәф Шәрәфетдинов гаиләләре белән бәйрәм мәҗлесләрендә очраша идек. Сара апа пианинода уйнап, яңа җырларны җырлап безне сокландыра иде. Без Сара апа белән күрше йортларда яшәдек, бик еш бер-беребезгә кереп йөри идек. Бервакыт хатыным Әминә белән (ул—врач, Сара апа белән бик дус яшәделәр) Сара апага керсәк, кунакта Гомәр ага Бәширов белән чәй эчеп утыралар. Сара апа: Менә дусларым, сезгә Гомәр ага сүзләренә язган яңа җырымны пианинода уйнап, җырлар күрсәтәм, — дип, «Җидегән чишмә» җырын җырлады. Җыр безгә бик ошады, Гомәр агага: — Романыгыз халкыбыз укучыларының гомер буе яратып укый торган романы булса, «Җидегән чишмә» яратып җырлый торган җыр булыр, дип, Сара апа өчен дә, Гомәр ага өчен дә шатландык. Бу җыр, чыннан да, шулай булып кала. Сара апа — үзенең онытылмас иҗаты, халкыбыз яраткан җырлары белән гомергә безнең күңелләрдә. Аның иҗатын мәңгеләштерү турында практик эш башларга вакыт җитте. Иң беренче Сара Садыйкова музее турында. Инде кайбер экспонантлар да бар — аның яраткан пианиносы һәм өй әйберләре. Сара апа иҗаты турында бездә, аның дуслары һәм якыннарында бик күп әйберләр (фотолар, магнит тасмалары һ. б., һ. б.) бар, алар җыелып, фәнни анализ ясалып халыкка җиткерелсә иде. Музей Сара Садыйкова исемен йөретсә дә, хәзер онытыла барган татар халкының сәнгать йолдызлары — 3. Басыйрова, Г. Кайбицая, Р. Кушловская, Г. Сөләйманова, В. Шәрипова, Р. Ибраһимова һәм башка хатын-кыз талантларыбызны халык күңелендә мәңгеләштерүгә хезмәт итәр иде. Татарстан хөкүмәте һәм башкалабыз Казан музей өчен бүлмә табар дип ышанабыз. Сара апа Садыйкова гомере буе Казанда халыкка тугры хезмәт итте, татар халкының сөекле композиторы булып танылды. Казан каласының бер мәйланын- да матур итеп ясалган Сара Садыйкова һәйкәле булыр дип өмет итәбез. Сара апа Садыйкова вафатыннан соң шактый вакыт узды, аның исемен йөреткән урам, концерт залы һаман да булмау аңлашылмый. Матбугатта күпме Казаң урамнарының Татарстанга, халыкка, тарихка бер төрле дә катнашы булмаган шәхесләр исемен йөртүләре турында күп язылды инде. Татар халкының сәнгать йолдызы Сарл апа Садыйкова халык өчеа шатланып иҗат иткән. Казанның ул йөрегән урамнарының берсе аның исемен йөртергә тулы хакы бар дип ышанабыз. Рифкать ИСМӘГЫЙЛЕВ, Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әнием турында 1939 ел. Минем Ленинград хореография училищесында укып йөргән чагым. Көннәрдән бер көнне әнием Сара Садыйковадан хат килеп төште Ул анда бик тә шатланып үзенә Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелүен хәбәр итә һәм инде хәзер бу югары дәрәҗәне аклау өчен тагын да тырышыбрак эшләргә, иҗат итәргә кирәк булачагын яза иде Билгеле, ул чакта мин үземнен яшь акылым белән әни тормышындагы бу олы вакыйганы бик үк аңлап, чын-чынлап төшенеп тә бетермәгәнмендер Менә хәзеп генә искә төшереп утырам. и р Ә бит инде ул сугышка хәтле үк, дөрестән дә, танылган артистка нде Итнең бик күп урыннарында булган иде инде ул. Аны Мәскәүдә дә яхшы белгәннәр ул Зур театр сәхнәсендә һәм Бөтенсоюз радиосында җырлаган Буш вакытларында шагыйрь В. Маяковскийны тыңларга чапкан, режиссер Г Станиславский белән анын өендә һәм театрда күп мәртәбәләр очрашкан Еш кына аны «татарның сандугачы» дип йөрткәннәр Әнием 1928 елдан бирле үк Муса Җәлил белән дә таныш була, шагыйрь әнием башкаруында татар һәм башкорт җырларын тыңларга яраткан. * н ларда стилендә җырлар язды, үзенең соңгы сулышына кадәр бу эштән аерылмады. Сара Садыйкова милли музыкага муеныннан гашыйк кеше иде. Ул әдәбн- ятсәнгать эшлеклеләрен халык иҗатын өйрәнер! ә, милләтнең үткәнен, тарихын белергә үгетли иде. Шуның белән бергә әнием яшь талантларга да ярдәм итте Мисал өчен, җырчы Фәхри Насретдинов һәм Габдрахман Хәбнбуллин сәнгать дөньясына тәүге адымнарын атлаганда әнинең ярдәмен тоялар Яшьрәк буын вәкилләре арасында да мондыйлар күп. Әйе, Сара Садыйкованын татар җыр сәнгате өлкәсендә зур шәхес булуы инде бәхәссез хакыйкатькә әверелде Бүгенге татар эстрадасына да анын иҗатының тәэсире бик зур. Үзенең 65 елга сузылган иҗади гомерендә әнием иҗат иткән көйләр хәзер татар халкының күнел байлыгына әйләнделәр Менә шуларнын барысын да искә алып һәм тагын озакламый Сара Садын кованың тууына 100 ел тулачагын да күздә тотып, хәзер анын исемен онытмау максатында түбәндәге эшләрне эшләргә нде Әниемә гаять зур бәхет — татарның профессиональ музыка сәнгате туу процессында катнашу бәхете насыйп булган. Ул үзе дә сәнгатьнең өч төрендә җигелеп тарта: башта Мәскәүдә, аннары Казанда драма театрында артистка була һәм Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев кебек корифейлар белән бергәләп, алар язган әсәрләрдә бер-бер яртлы яна образлар иҗат итә. аннары ул опера һәм балет театры җырчысы була, беренче татар операларында җырлый (анын тавышы лирик-колоратур сопрано була), хәтта беренче татар операсы «Сания»дә анын тавышы өчен махсус язылган була. Бу хакта Фатих Әмирхан болай jutri яза «Сания» операсындагы төп рольне С. Габәши С. Садыйкованын чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышын күздә тотып иҗат итә Яшь җырчы Казан тамашачылары алдында зур сынауны бик уңышлы үтә, сәнгать сөючеләрнең күңелендә истә калырлык гүзәл кыз Сания ролен тудыра». һәм, ниһаять, әнием иҗат иткән өченче тармак: ул халыкның яраткан композиторы иде, безнең милләттә беренче булып ул танго, фокстрот, блюз Сара Садыйкова сиксәненче ел- 1. Татар эеграда җырларының Сара Садыйкова исемендәге конкурсын оеш тырып җибәрер! ә 2 Башкалабыз Казан шәһәренең үзәгендәрәк анын исеме белән берәр урам- ны атарга иде Әниемнең Казак турындагы җырлары да шаггый бат 3 Казанда анын музеен булдырырга иде. 4 Анын музыкаль мирасын пропагандалау максатыңда моңа кадәр басылмаган җырларын донья «үреәтер. о нле. глея басылганнарын агшан баетырыр. a rue 1 Халыкның яраткан композиторы Сара Садыйковага һәйкәл куюны да, ниһаять, тормышка ашырасы иде инде 6. Элегрәк басылган «Сагыналар сине якын дуслар...» дигән истәлек китабын урыс телендә дә чыгарасы иде. Яшь буын һәм бүтән халыклар да аның турында белсеннәр иде. Әлфня АЙДАРСКАЯ. И ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ... алантларыбызның кадерен белергә без кайчан өйрәнербез икән сон? г | ’ Җәмәгатьчелек Сара апаны элек-электән чын композитор, профессиональ композитор итеп кабул итте, анын җырларын татар яшәгән күпме төбәкләр өзмнчәкуймыйча җырлады, тынлады. Әмма «махсус югары белеме юк» дигән булып аны Композиторлар берлегенә озак еллар буе кабул итмәделәр. Менә минем кулда шундый бер белешмә, архив белешмәсе. Ул ничек язылган булса, мин аны шул рәвешле, урысча китерәм. «Архивная справка. В документальных материалах архивного фонда Московской государственной консерватории нм. П. И. Чайковского имеются записи, свидетельствующие о том, что гр. Садыкова Сара Гарифовна обучалось в техникуме при Московской государственной консерватории на отделении «Хоровая специальность с правом сольного пения» у проф. Цебушенко М. Г. с 1922 года по 1928 год. Основание: I. Личное дело студента музыкального техникума при МГК Садыковой С. Г. с 1922 г. по 1928 г.» Әле күптән түгел табылган икенче бер таныклыкның күчермәсе белән дә танышып үтик. «Всесоюзный комитет по делам искусств при СНК Союза ССР. Московская государственная консерватория. Татарская Оперная Студия. Свидетельство. Настоящее свидетельство выдано тов. Садыковой Саре Гарнфовне в том, что она вступила в Татарскую Оперную Студию при Московской государственной консерватории в 1934 году и за время прибывания в ней музыкально приготовила следующие партии (монда аның кайсы партияләрне башкаруы әйтелә (Ә. X.). Выпускную работу по специальности сдала 30 ноября 1938 г. с оценкой «отлично». На основании всего вышеизложенного тов. Садыкова Сара Гарифовна считается окончившей курс Татарской Оперной Студии при Московской государственной консерватории с общей оценкой «отлично». Специальной комиссией тов. Садыкова С. Г. признана пригодным для оперной сцены на партии первого плана. 22 декабря 1938 г.». Менә шундый хәлләр. Ә бит безнең кулда әле тагын Сара апаның үз хаты да бар: «Я обращаюсь в высший партийный орган... с просьбой, даже с мольбой (я доведена до этого) помочь мне найти правду, помочь мне встать на ноги, восстановить мои права; права деятеля искусств...» И язмыш, язмыш Үз халкының сөеклесе булган, шушы халыкка нинди гүзәл моңнар бүләк иткән, аның кайгысын-шатлыгын җырлары белән уртаклашкан Сара апа яза бит шундый аянычлы-рәнҗүле сүзләрне. Чын иҗат кешесе, үз заманына, үткәнгә һәм киләчәк көнгә хезмәт итүче буларак, (табигатьтән шундый фал салыныпмы) үз заманының хакимияте белән каршылыкка да керә. Хәтта җәмгыятьнең үзе белән дә каршылыкта яшәргә мөмкин ул. Үз сүзен, үз иҗатын раслау өчен ул барлык киртә-каршылыкларны җиңеп узарга тиештер инде. Әнә шул чакта хакимиятнең һәм җәмгыятьнең сине тануы да кирәк бит әле... Менә минем алда тагын бер документ — Сара Садыйковага Татар опера студиясе тарафыннан 1934—35 елларда «Лучший ударник учебы» булганы өчен бирелгән Мактау кәгазе. Әнә шулай үзен һәрчак раслап-дәлилләп яшәргә күнеккән Сара апа музыкада да иң яхшы ударник иде шул. Әмма шунысы бар: кемнедер башта хакимият 166 Б«да җырлар язган бик күпләрне гел-гел «үзешчән композитор» дип кенә атап килделәр. Имеш, чын композитор булу өчен югары белем кирәк, симфоник әсәрләр язу кирәк! Ә менә Сара апаның бер җыры үзе бер симфоник әсәр булырлык! Татарның беренче тангосы «Син кайларда йөрисен икән»не генә алыйк. «Җидегән чишмә»сен, «Беренче мәхәббәтен генә алыйк' «Өченче^ көн тоташ кар ява» дигән тетрәндергеч җыр турында уйланыйк.' Мондый музыканы иҗат итү өчен, мөгаен, сугыш-фронт дәһшәтләрен, коточкыч фаҗигаләрне үз күзең белән күрү кирәктер Йә бул.маса. Ходай биргән чиксез сизсмләү-тоемлау хисе, чынлап күзаллау мөмкинлеге, кабат танмас сәләт булырга тиештер Биргән Ходай, биргән Сара Садыйковага бо тарный барысын да! Ә нинди эшчән, хезмәт сөючән, мәңге ару-талуны белмәс, армас-ялыкмас кеше иде бит Сара апа! Менә аның М. Горький исемендәге клубта халык хорын җитәкләгән чагындагы бер эш планы 1. Хор белән эшләү, 2. Солистлар белән күнегүләр, 3. Концертлар кую мәсьәләсе. Бер кичтә, бер көндә эшләнәчәк эшләр планы бу Хордагы һәр кеше белән, көненсәгатен билгеләп, аерым шөгыльләнгән ул. Мондый тыгыз-киеренкс эш планын, мөгаен, шул заманның иң фидакарь, иң талантлы тел-әдәбият укытучысы да төземәгәндер! Флёра Сөләйманова. Зөһрә Сәхабисва, Шамил Әхмәтҗанов, Рабига Сибгатуллина, Рәгъде Халитов, Мәсгудә Шәмсетдинова, Алмаз Имаев менә бу талант ияләре барысы да Сара апада укыган, анын рухн мәктәбен үткән кешеләр Шагыйрьләр, җыр тексты авторлары белән эшләве, эшли белүе ифрат үзенчәлекле иде Сара апанын Ул шигырьдәге һәр сүзне, мәгънәле-моют ы сүзне тирәнтен тоя иде Әле менә барлап, санап чыктык ничәмә-ничә авторнын сүзләренә җыр язган икән? Менә бу язмама да мин композиторның Снбгат Хәким сүзләренә иҗат иткән җырыннан исем алып куйдым. Сибгат ага үзе нсә бер мәкаләсендә «Җидегән чишмә» турында яза. Сара апанын Гомәр Бәширов шигыренә язылган бу җырын ул да чын йөрәктән кабул иткән «Сүзләр табылган, халыкчан сүзләр Шул сүзләргә кемдер канатлар куярга тиеш бит әле Андый кеше Сара Садыйкова Нинди бәхетле очрашулар. Композитор Сара Садыйкова борынгы халык моңнарының бүгенге яңгырашы Ике өлкән буын кешесе борынгы моңнарда очраша Үзем дә җыр күп яздым Андый сихри мизгелләр сирәк була иҗат тормышында Җырның җыр булып яңгыравы өчен өченче кеше кирәклеген мин күптән беләм Моңнар дәрьясы эченә җырчы алып керә...» Халык моңнары дәрьясы . Сара апа халык сүзләренә генә дә ике дистәдән артык җыр язган! «Актаныш таңнары»н, «Әй ямьле син, Минзәләм ягы»н, «Казан кичләре»н, «Чирмешән»нс, «Арча кичләрс»н, «Татарстан минем рсспубликам»ны искә алыйк. Республикабыз төбәкләре турында гына да берничә дистәдән артык җыр язган икән ул! Ә бит аларны. Мостафа Ногман белән икесен, авыл саен җыр язасыз, дип, тиргәделәр. Хәзер генә ул, әнә, тиргәүче юк. дигәндәй, авылларга багышлап «коммерческий» җырлар язып кына торалар Ә бит ( ара апа колхоз- совхозлардан акча «каерыр» өчен язмый иде, туган туфракка, туган халкына үз ягы турында җыр бүләк итә иде ул. Аның бу туган җиргә мәхәббәте, халыкта ана мәхәббәт тәрбияләве үзе бер батырлык-фндакарьлек! Сара Садыйкованын гаҗәеп бер сыйфатына югары кешелеклелек сыифагы на игьтибар итик әле Сез караг ыз анын нинди авторлар белән эш иткәнлеген' Мостафа Ногман, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Гомәр Ьәшмров. I өлшат Зәй- иашева, Гамил Афтал кебек олпат әдипләр белән иҗатта да. тормышта да якыннан аралашкан бу композитор йөздән артык авторнын шигыренә җырлар язган бит Яшсрен-батырын түгел, кайберәүләр, кем әйтмешли, «однолюб., була лар бит бер композитор, бер шагыйрь белән үзара дуслашып ала да тотыналар бер-бер артлы җырлар чыгарырга! Ярый ла, бу иҗат дуслыгы кабаг ыу.тарга кигереп җиткермәсә Ә бит күп очракта иҗат очышы тумый кала, кабат танган хисләр-төсләр күбәя. Сара Садыйкова нсә эреләнмәде дә. вакланмады да гел үзе булып калды, эзләде, тапты Яшь авторлар арасыннан да таты ул шигырь жыр сүзләрен. Әле моңарчы беркайда да шшырь бастырмаган, каләм тибрәтеп SXnZ“Н ГЫНа аны халь "“ а таРата-таныта башлыйлар Ә менә Сара сте^™ны?Х xaj,h“ таныды Үз кызы’ артисткасы һәм композиторы кенә килгән яшьләр-өлкәннәр арасыннан да тапты. Күңел киңлеге! Аның саекмас чын моң чишмәсе әнә шуннан да киләдер! Тагын шул «үзешчәнмлек турында бер сүз. Чөнки бу сүз аркасында күпме талантлы композиторларыбыз иза чикте. Фәтхерахман Әхмәдиев та әнә шулар- ның берсе иде. Әле композитор Риф Гатауллин белән дә шул хакта сөйләшеп тордык. Ул үзе дә бу изаларны чикте, укып чыкты, композитор буларак танылды. Әмма Риф үз «үзешчән»нәрен ташламады, аларны үз янына туплый белде. «Безнең музыка белгечләре халык җырларын иң югары сыйфатлы җырлар рәтенә куярга ярата,— диде Риф.— Ә бит нәкъ менә шул җырларны — халыкның аңын-гамен, телен- моңын саклый торган җырларны—халык арасыннан чыккан «үзешчәннәр» язган...» Хәер, хәзер әлеге «япон тактасы» дигән техника заманында көй-җыр чыгаручыга җиңелрәктер дә... Ләкин Сара апалар заманында... Кайчак Сара апаның җырларын һәм бүгенге концертларның репертуарын чагыштырып карыйм Сүзләре дә, көе дә артык сай булган көйләр менмәдеме безнең бүгенге сәхнәләргә? Ни гаҗәп, бүген Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов һәм Хөснул Вәлиуллин көйләре бик сирәк яңгырый. Хәтта Салих Сәйдәшевны да ишетмибез! Өч-дүрт сәгатьлек концертны тынлап-карап чыгасың, ә күңелдә, җанда—бушлык. Үзең дә буш чыгасың, күңелдә калырлык көй дә юк... Сара Садыйкованың мирасын барлау, туплау, өйрәнү — безнең намус эше. Ул үз-үзен һич жәлләмәде һәм без дә аңа мәңге бурычлы. Сара апаның Казанда үз музее, үз урамы, үз һәйкәле булсын иде. Ул заман белән бергә яшәде, бүгенге заман да аны сакларга, аның кадерен белергә тиеш!.. Татарстан телевидениесенең Сара Садыйкова иҗатын-мирасын барлауда, туплауда зур эш башкаруын билгеләп, әйтеп үтәсем килә. Дөрес, моңарчы да Сара апаның җырлары радио һәм телевидениедә еш яңгырады, һәм менә «Татарстан» телерадиокомпаниясе Сара Садыйкова турында документаль фильм, ә ул йөргән төбәкләр-районнар, аның җырлары багышланган яклар турында истәлек «Моңнар дөньясына сәяхәт» дигән фильм әзерли. Режиссеры— Идмас Үтәгәнов. Сценарий авторы — Гөлшат Зәйнашева. Директоры — мин фәкыйрегез. Документаль фильмның исемен дә без әнә шулай «Моңсара» дип куярга булдык. Әлбәттә, кино хәтле кино төшерү бу заманда бик четерекле эш. Сүз монда документлар туплау, архивларда казыну турында гына бармый, эш әлеге дә баягы, чыгым мәсьәләсенә килеп тоташа. Әгәр дә Сара Садыйкова турындагы бу фильмга, аның дөнья күрүенә битараф булмаган кешеләр табылса, үзләреннән хәл кадәри матди ярдәм кылса, бик тә игелекле эш эшләнер — фильмны тизрәк өлгертер идек! Әзһәр ХӨСӘЕНОВ. Сара Садыйкованың мәдәни-хәйрия вакыфы рәисе.