Моңлы җыр
Әкрен җилдә, дулкын-дулкын, Чайкалды арыш кырлары. Өзелепөзелеп, зәңгәр күктә Тургай моңлы җыр җырлады. Камышлыктан күк йөзенә Очып чыкты кыр үрдәге. Ә бытбылдык, кача-кача, Болында мине үртәде. Табигатьнең бишегеннән Җиргә төшкән мин бер кунак. Кайвакытта миннән зыян — Ялгыш сынган ялгыз куак... 2 Арыш кырларына басып, Бер балыксыз инеш буйлап, Авылсыз авыл баласы — Кайтып киләм, ниләр уйлап? Сулар акты... Төннәр якты, Утта яна күз карасы,— Адым саен, адым саен Төзәлмәслек Җир ярасы! Кырлар һаман дулкын-дулкын. Бу— балачак арышы бит! Бер карасам—туган җир күк, Бер карасам—барысы чит. 3 Кырга чыгып ниләр эзлим? Юлга чыгып кая барам? Юлда тәгәрмәчләр шавы, Кырлар авазларга саран. Моңлы җыр Балачакта күккә очкан Кыр үрдәге кайтмый бүтән. Бер суга, бер күккә карыйм, Канат каккан тавыш көтәм. Кайда син, шаян бытбылдык? Исәнме син? Бармы җирдә? Үле тынлык... Тик тын гына Арыш кыры шаулый җилдә. Көйләде ул, җырлады ул, Сәер авазлар чыгарды. Кыпчак далалары буйлап Болгар шәһәренә барды. Яу артыннан яулар килгән.. Кемнең кемнән бу баласы? Хәтердән очып үттеме Үткәннәрнең бер авазы? Карыйм аңа бергә кушып Борынгы белән бүгенне. Җырлый белми күпләр җырлый. Җыр тамыры шул түгелме? ...Сизде җырның кәйсезлеген, Әйтте шуннан миңа дәшеп «Җыр түгел бу, көй түгел бу, Моңлану бу энекәшем ..» Урам эте Ах, бу урам этләренең Җан көйдергеч карашы' Түзә алмый сызлый башлый Китек күңел ярасы Карый мескен, ышанмыйча. Таяк атканны көтеп Өмет өзгән кешелектән Хуҗасыз урам эте. Карама, син, үпкә белән. Үз кайгым да минем күп. Кит! Карама! Үз-үзсмә Хуҗасыз мин. синең күк Зарланма язмышка, дускай. Була төрле хуҗалар Чылбырын чәйнәп елаган Йорт этләре җирдә бар... Дөнья серләре Син үрелеп кара дөнья серләренә — Акыл гына Җитми, билләһи. Бер кагылып кына үтсәң хәтта, Йә юләр син инде, йә даһи. «Акыл!» диеп кемдер күкрәк кага... Мыштым гына көлә Табигать,— Тыпырчына, имеш, бер күзәнәк... Мең йозакта Хак сүз, Хакыйкать! Бу серләргә кулын сузып янган Хакыйкатьтә даһи сабыйлар — Ахирәттә тиздән юкка чыккан Барысы да алар Шагыйрьләр Бер үрелеп кара Тарих серләренә, Талпына да утта кем яна? Түрәсеме, шагыйреме илне Данлы итә фани дөньяда? Бирәм дигән колына... Болай гына бала тапкан, имеш. Бирсен сиңа Ходай сабырлык. Бу илаһи гөнаһ бәхет өчен, Тормыш өчен кылган батырлык Юлың изге. Кайберәүләр бизде Кулда—бәхет. Тәндә мең сихәт Ни булса да, синең исем — Ана! Юк моннан да олы хакыйкать. «Җилдән» түгел, зинадан да түгел, Бозык сүзләр—бозык дөньядан. Тол булса да, кол буласы килми, Ул Ходайдан бәхет сораган. Мендәрләрен кочып елаганның Бала имезергә хакы бар. Язык диеп утка салсалар да, Җир әйләнә, үсә сабыйлар. Хак Тәгалә—Хак Табигать үзе, Хөкем итә бары ул гына. Ә син, сабый, тирбәл бишегендә, Үсеп җит тә Кеше бул гына! Дүртьюллыклар Тирә-якта һава шундый тынчу Тынсыз калып җиргә ятырлык Бу заманда чәчәк булып шыту— Тиңсез, ләкин соңгы батырлык Җырларымны — күңел гөлләремне Сибеп киләм туган кырларга Кыраулардан күңел саргайганчы, Эх, җырларга иде, җырларга Нинди сүзләр белән бизәсәң дә Исемемнең якын-тирәсен, Ярдәм-киңәш эзләп авыр чакта Иң беренче миңа киләсең Вак усаллык колы булмам һич тә, Вөҗдан яза хөкем сүземне: Мин кичердем сине, тик беркайчан Гафу итмәм инде үземне. Ахырын һәм башын белми кыйблаларның. Сәбәбен һәм яшен белми дөньяларның. Әкрен генә Вакыт буйлап агып барыш, Ә күңелдә Гадәм кебек чиксез сагыш Заман бае, «эшлекле» бу надан адәм, Чолгау чолгап, алтын башмак кияр иде «Марста да тереклек бар», дип әйтсәләр, «Тик шул гына җитми безгә», дияр иде Мәхәббәтне туздыргансың, инде кире китерәсең. Исәп-хисап таләп итеп, истәлекләр җимерәсең Беренчедән, әрәм иттем бит мин сиңа күпме көчем. Икенчедән, вак акчам юк, өлешеңне бирер өчен. Бу дөньяда шигырьдән дә күп нәрсә бар? Тема була кайчак шактый чүп нәрсәләр Йөздән бере калыр иде микән, әгәр «һәр шигырең ташка чокып яз», дисәләр Хатын шаулый: «Бәхетлеләр генералда кияүдә...» Түзмәде шулвакыт ире, болай диде: «Мин генерал булыр адәм булсам әгәр, Сине алып шушы көнгә калмас идем!» Чын җырчылар белән бер рәттә ул, Моңлы ташкын—бу көй агышы. Бик тырышып ул да җырлый кебек, Якын килсәң чыкмый тавышы. Ана—ана инде гомерлеккә, Балам, ди ул көн дә, балам, ди. Ә баласы: «Ун сум алган идең, Кайтармыйсың, әнкәй, һаман»,—ди... Ни булса да, якты дөнья көчсезлектән Кан-яшь түгәр өчен генә төзелмәгән. Ачы язмыш кара тартма түгел әле, Чебен булма — бер файдасыз безелдәгән. Китап уку йокы белән алышынган Ялган сәнгать төссезлеге агышыннан... Йокы туйгач киерелеп торып басу берни түгел. Уянырмы ләкин җаны? Талпынырмы моңлы күңел?