Логотип Казан Утлары
Публицистика

МЕҢНӘР АРАСЫННАН БЕР ЙӨЗ ЭШ

Татарстанмын һәм Россия Федерациясенең халык, Казшысганның атказанган рәссамы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе (1967) Бакый Идрис угылы Урманче озын һәм күп төрле эшләр башкар> язып калыш ан, һәм соңрак рәссамның псевдонимына әйләнгән Аннан соң инде Бакый ага атты хәзерге орфографиядәгечә Урманчы дип төзәтмәгән оч апасы (Кануга, Мөхсинә, Маһирә), өч сеңлесе (Сафия, Фагыйма, Нәҗибә), ике энесе (Һади һәм Барый) булып, әниләре Мә- гъжүбә абыстай исә уллары Габделбакый белән Габделһадиеның Соловкн- га Ак диңгез утрауларына сөрелүен, берсе 5 елдан кайтып, зур рәссам булганын, ә икенчесен 10 ел төрмәдә утыргач, атканнарын да белми дөньядан у гкән. Әтисенең һәм сеңелләре Сафиянең (1992 елда вафат), Нәжибәнсн тормышлары бу хәлләрдән соң тәмам пыран- заран кила. Әтисе Идрис хәзрәтнең, имамлыгы алынып сөрелгәч, 1931 елда Казанда авылдашы Гүзәлбаен өендә дөнья куйганын _ia оч ел соңарып, иленә кайткач кына белә рәссам. Әйе, Бакый 3рманче Мәскәүдә укын, 1926 елда Казаш а укытыр а кайтканда ук бу эшкә әтисенең хәер-фа- тихасын алган була. Әнисе һәм тә- тәнкәсе Маһибәдәр абыстайларның, Бакый ата үзе әйтүенчә, икенде-ахшам арасындагы дот алары кабул бу.тынмыдыр, сөргендәге 5 елын 4 елда тутырып Казанга кайтуга, ул биредә калу хәвефле икәнен чама.тый һәм торырга Мәскәүгә күчә. Анда Рәссамнар Берлегенә алынып (1937), Донбасска, Башкорт аш a иҗат ю.ыама.тары белән йори. .Аннан язып кайткан эшләре яхшы бәяләмә ала тора. 1941 елла Бакый 3рманчены Абай Кунанбаевның 100 еллыгын уздыру эшләрендә катнашыр очен Алма-Атага чакыралар. Казакъ салкынын бөекләре Абай, Амашельды, Жаш ил.тмн. Жан- бул, Җандәрбәкова, Сатаев, Әүвәюв, Моканов, Мосретюв, Куанышбяев, Букеева, Тажиева һ. бларга багышланган әсәрләрен ана шунда Бөек Ватан сугышы 39 башкала һәм порт шәһәрләрендә торырга ярамау хакында СССР хөкүмәте карары чыга («-39» режимы). Шулай, гомеренең иң парлак, ни эшлекле 30 елын ул башта Соловкида, аннан шушы карар нигезендә: Мәскәү ярамын Владимирда. Ташкентта ярамый Сәмәркандта, Алма-Атада түгел Балхашта һ. б. урыннарда яшәп, жан асрарга мәжбүр ителә. Казанга кайту турында хыяллана да алмаган бер вакытында аны Ташкентка яна ачылган Театр һәм Сәнгать институтына скульптура факультетында укытырга чакыралар. Балачактан бирле балчык изеп, агач юнып, инде Казан Сәнгать училищесында укытканда керамика цехлары ачып йөргән рәссамга бу тәкьднм күктән иңгән бәхет булып төшә. Беренче скульптураларыннан «Тукай»ны ул шунда башлый. Хәзер үзләре олуг осталар булып җитешкән X. Ситдиков, X. Крымшамхалов, Я. Шапиро, Н. Пак, Н. Ким, А. Назаров, Е. Мельников, С. Абдуллаев, Р. Хәбиб кебек шәкертләрен укыта гына башлауга, аны Мәскәүдә (Ч. Әх- мәров, И. Гайнетдинов белән бергәләп) Татар әдәбият-сәнгать декадасын бизәүгә дип эзләп табалар (1957). Шул вакытта Н. Җнһанов, Ш. Сары- мсаков кебек сәнгать әһелләре Татарстан хөкүмәте алдында аны Казанга кайтару мәсьәләсен күтәрәләр. Алтмышын узган рәссам чын ирек алып, иленә кайту шатлыгы, яшьлек дәрте белән ашкынып, эшкә чума һәм гомеренең соңгы 30 еллыгында барлык хезмәтләренең 90 процентын иҗат итә. Ташкентта көйләгән юнәлеш белән Б. Урманче Казанда иң әүвәл скульптура эшләренә керешә. Уралдан платформасы белән 12 блок ак мәрмәр кайтарта. Әле остаханәсе дә булмаган көйгә, шәһәрнең төрле почмакларында, корымлы подвалларында ап-ак мәрмәрдән Тукай, Әмирхан, Муса, Дәрдемәнд, Кол Гали, Насыйрн, Кариев, Ямашев, Камай, Исәнбәт, Воздвиженский, Тере- гулов, Ленин, Шейнкман һ. 6. сыннарын бик тиз арада чокып куя, алар өчен 1967 елда туган иленең Г. Тукай бүләгенә лаек була. Бронзага бетон кушкан үз рецепты белән яисә башка металлдан Г. 116- раһимов, Кырлайда һәм Түбән Кама өчен Г. Тукай, Мамадыш өчен компрессор заводында Шәйхи Маннур ярымфнгурасын, Горбунов исемендәге заводта Горбунов бюстын, Кокушки- нодагы М. А. Ульянова, Алексеевский районындагы В. И. Ленин һ. б. бюстларын ул металлдан койдырып урнаштырды. Ул вакытта исемен телгә дә алырга ярамаган бөек Мәрҗани хәзрәтләренең ярымфигу расы исә шул көе гипста калды. Ул аны граниттан чабарга, салкын мәрмәрдән ут очкыннары сибеп, Риза Фәхретдин, В. Радлов, М. Булатова һ. б. портретларын ясап куярга җыенган иде. Ләкин, гөнаһ-шомлыгыпа каршы, көч-хәл белән юнәтеп, ун-унике ел буена үлемсез эшләрен майтарып калган анын шәхси остаханәсе урынында (Соц- город, Трамвайная, 1) завод поликлиникасы корылырга тиеш булып чыга. Бар эшләрен, агач-богач, таш материалларын, эш әсбапкоралларын 50 метрлы фатирына күчергән вакытта аның унбишләп гипс эше (бердәнберләр!) кырылып юк булды. Фотога да төшереп калмаганбыз: профессор Терегулов, студентка Гөлсинә. Володя Ульянов һ. б. истә калган. Мәрмәр Дәрдемәнд ярымфигурасыпың гына утырып калуы ватучының ана кулы күтәрелмәвен дәлилләгән сер булып калды. Шулай тагы бер пыран-заран килү булды. Сынчыга башкорт «Разурннйә» бәетен генә җырлап утырасы да бит юк, утлар-сулар кичкән Алып шуннан 40 еллар элек «Мин зур эшләр өчен туганмын» дип шигырь язган булса, бу юлы да үзенә хас үҗәтлек белән «Монда минем шедеврларым ясалачак!» дип, үз остаханәсен фатиры астына, Мөхәммәдьяр урамындагы торак мәйданына күчерә, һәм, чыннан да, өч бүлмәле квартир шартларында зәңгәр балчыктан Салих Сәйдәш, Фәрит Яруллин, Мәҗит Гафури, Шамил Усманов, Шәехзадә Бабич, Салих Батыев, Давид Күгелтннов сыннары барлыкка килә. Дәрдемәнд, Тукай. Әмирхан, Исәнбәт һ. б. бюст яңадан гипстан коелып, кубларга беркетелә. «Су анасы һәм малай» композициясе унмалана. Йомшак агач эченнән «Сөембикә» (юкә), «Намаз» (зирек), «Нәфисә», «Гөлсинә», «Бергә гомергә», өч гөбе —«Шүрәле» вазалары кебек могьҗизалар килеп чыкты. Бу вакытта «Сагыш» (груша), «Язгы моңнар» (чинар), «Тулпар», «Галимҗан Ибраһимов» кебек фәлсәфи-гомумилә- штерелгән эшләр (агач) инде музей подвалларында һич реставрация күрмичә яргалана, күгәрә дә башлаганнар иде. Ә бит шулар белән бергә, бу өйдә аның 78 яшеннән алып 93 кә хәтле (1975 1990) сынлы сәнгатьнең нәгышь төрендә яңа сүз булырлык «Истәлекләр» циклы иҗат ителде. «Уралтау эргәсендә», «Салтык болыны», «Сабантуй», «Печән базары». «Сак-Сок», «Ибн-Фазланнын Болгарга килүе», «Библиофил», «Замандаш», «Абай тирмәдә», «Тукай Ьәм Әмирхан», «Кама Тамагы», «Лобач», «Түбән Ослан» кебек картиналары, «Фәрндә», «Темән кызы», «Фәрндә Кудашева», «Диләрә Ту.мапгева», «Камил Вәлиев», «Флора Әхмәтова» кебек .цгсгәләрчә майлы буяу портретлары, йозләрчә костюм эскизлары, меннәрчә этюд, пейзаж, тын табигать (натюрмортны ул шулай атады), майлы Ьәм сулы буяулар белән ясады. Ул кояш чыкканчы сәгать ярым элек тора, нртәше намаз белән өйлә ярасында гына да (8 сәгать!) эһ тә итмичә, җырлап агач кисә, рәсем ясый, шигырь яза. Кич китап укый, музыка тынлый. Ашавы таза. 50 ел сызлап, 4 сантиметрга кыскарган аягы авыртуына ул, әйтерсең, игътибар да итми. «Мәңге яшим, дип мал җыю (иҗат), иртәгә үләм, дип гыйбадәт кылу» принцибы белән гомер сөрә ул. Менә кояш яктысы үзгәрүгә ул майлы буяуларын җыя, палитрасын тип- тигез итеп кырып чистарта, буягычларын юып, похтәләгг төрә дә, мольберт яныннан китә. Барыбер да бетми калган «Намаз» (Нияз), «Бергә гомергә»лә- рен (агач) әз-мәз булса да тукылдатып ала, аннан дәү бер өстәле янына килеп, яраткан «Торшон» кәгазен чылатып җәя, кышкы, җәйге, көзге, язгы пейзаж, чәчәк акварельләрен эшли... Әнә шундый эшләре арасында, сирәкмирәк сәяхәтләрендә, үзен кай яклары беләндер кызыксындырган шәхесләрнең график портретларын бер-ике генә сызгандай игеп, карандаш йә күмер белән ясап куя. Ул портретлар 1982 елгы зур күргәзмәсендә (250 эш) кеше иң күп йоргән махсус бер галерея сыман булды. Шул вакыттан бирле аларны аерым альбом итеп чыгарырга да хыялланды, музейларга да тәкъдим итте. Әмма моның артыннан йөрергә үзе иҗат эшеннән аерыла алмый, ә портретлар һаман ишәя, берсе өстенә берсе өелеп, кибеп, ышкылып ята. Атарның бер незлобен сайлап, рәссамның 100 еллыгына чыгару өчен Татарстан китап нәшриятына тәкъдим игтек. Анда бастырырга алындылар, кереш сүз һәм портрет ияләре турындагы мәгълүматларны да үземә язарга әйткәч, мин рәхәтләнеп риза булдым. Әлбәттә, Бакый Урман- ченын нәгышь (живопись дигәнне ул шулай атады) һәм скульптура эшләрен, графикасын һәм архитектура эшләрен, костюм шәкелләрен, шаманлләрен, шулай ук җырларын, шигырьләрен, мәкаләләрен һәммәсен махсус галимнәр - сәнгать белгечләре, әдәбиятчылар җыярга, тикшерергә, альбомнар, китаплар чыгарырга тиеш. Ә мин исә рәссамның җәмәгате, варисы буларак кына, фольклорчы башым белән хәлемнән килгәнне эшли торырга булдым: китап әлегә истәлекләр һәм портретлар р,гвешендә чыгачак. 103 портретны эченә алган ул китапка казакъ һәм татар типлары, язучылар Ьәм композиторлар, рәссамнар һәм архитекторлар, педагоглар һәм галимнәр, сөргендәш дуслары симасын кәгазьдә мәңгеләштергән, карандаш, күмер, тушь белән яса.п ан әсәрләре тупланачак. Кайда саклануы a ran күрсәтелмәгән һәрбер гюртст өйдә, оста- ханәдә тора. Әйдәгез әле, исән рәссам белән 1982 елда Казан күргәзмәләр залының Комлев урамы ягына карап тезелгән бу портретлар илен тагы бер гизгәндәй булыйк. Тапшырдык! дияр нде рәхмәг- лебез шушы әсәрләр авторы Бакый Идрис угылы Урманче.