Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮҢЕЛДӘГЕ СҮЗЛӘР

Авыл карты икәне беренче карашка ук күренеп торганга, аның иртәнге сигез тулыр-тулмаста профсоюз гәзите редакциясенә килеп керүенә Тәбриз бер дә гаҗәпләнмәде, һәр көнне диярлек килә торган авыл апаларының һәм агайларының берсе. Поезддан, автобустан яисә теплоходтан төшәләр дә туп-туры шушы йортка киләләр Хезмәт Сараена. Йомышлары мең торле була аларның. бигрәк тә бу болгавыр заманда... Озын буйлы кешеләрнең аркаларында, олыгая башлауга, бокрс сыман нәрсә калкучан. Бу агай да шундый, алга сөрлегебрәк тора. Тәбриз иң әүвәле шуңа игътибар итте. Аннары гына картның кояшта, җилдә какланып, бронза төсенә кергән җыерчыклы йөзенә карады. — Миңа Саматов дигән иптәш кирәк иде — Мин булам. Шулай дигәч, карг аңа төсе уңган зур зәңгәр күзләрен чекерәйтеп карап торды, гүя, аның Тәбриз Саматов булуына шиге бар иде — Йомышым сиңа минем алайса... — Тыңлап карыйк... Урта буйлы, туп кебек нык Тәбриз әйләнмәле урындыгында кымшанып куйды да, уң терсәген өстәлгә терәп, ияге белән учына таянды. Карт исә тамак кыргалап алды, кул аркаларын ышкыштыргалады, сүз башлыйсы кыен иде бугай аңа. — Син, кем, энем... — Тәбриз. — Ие, ие, Тәбриз энем. Тау ягындагы Алмыш авылын беләсеңме? — Беләм. Шуннан? —Тәбриз терсәген өстәлдән аллы, гәүдәсе белән картка таба авышкандай булды. Аның кысынкы коңгырт күзләрендә очкыннар елтыраша башлады. — Хәбирә дигән кызны да белә идеңме? Калхуз кәнсаләрендә хисапчы чагын, ие... А — Белә идем!—Тәбриз моны әллә нинди ялган күтәренкелек белән әйтте.—Тик бу күптәнге хәлләр бит инде, абзый. ■— Хак әйттең, утыз биш ел, кем, энем... Ул чакта мин дә кырыкка атланырга гына тора идем әле. — Сез Низаметдин абыймы? — Өстенә генә бастың, нәкъ үзе! — Гафу итегез, йомышыгыздан алда сорыйм әле, Хәбирә ни хәлдә? Яшьлегендә коточкыч фаҗига кичергән дип ишеткән идем. Низаметдин абзый көмешләнгән кечкенә түгәрәк сакалын сыпырып куйды, тирән, бик тирән итеп тын алды. — Шулай булды шул, Хак Тәгаләнең әмере, шулай булды. Башка сыймый торды ул хәлләр...—Агай әледән-әле төкереген йота, һава җитмәгәндәй еш-еш сулый иде.— Алтмышынчы елның язында кияүгә чыкты ул Чыгасы иде... Егете монда, Казанда эшләгән чагы иде. Гидраструй диләр идеме соң?.. Казанны су басмасын дигән кантур... — Әйе. — Э-э, шул. Кыскаватырда иде кияү буласы кеше. Баракта бер почмак бирәсе булганнар фатир итеп... Ну язганнан уза алмыйсың икән. Кремльле урамдагы загыста язылышып чыкканнар болар. Яннарында ике-өч кеше— иптәшләре дә булган. Ул елларны бит әле машиналар үкертеп йөрүләр әллә ни күп юк. Микрасов урамына кайтырга чыгалар. Без шунда никах укытырга дип көтеп торабыз... Күрәләр: алыптай бер азгын бичара бер картны дөмбәсләп ята. Кияү буласы авылдаш егет түзмәгән, картны яклап, араларына кергән. Теге исерек бандит моның йөрәгенә пычак белән бер генә кереп чыккан. Бар иде кияү — юк инде кияү!.. Авылга кайтарып җирләдек. Кыз, ир күрмичә, тол калды. Бүтәнгә чыгуны уйлап та карамады. Телсез-өнсез гомер итте. Кантурга барды— эшләде, өйгә кайтты — эшләде. Моннан җиде ел элек әнкәсе дөнья куйгач, өйдәге бар шөгыле мине тәрбия кылуга әйләнде... Тамугка күнгән шәйтан кебек, күнгән идек инде ике тол көн итәргә. Янә бәла килде, Хәбирәнең үпкәсендә яман шеш котыра... Сулды, саргайды... Низаметдин тынып торды. Кыяфәтенә карап, уйлары бик ерактадыр дип чамаларга мөмкин иде. Тәбриз аны ашыктырды. Хәер, ул үзе дә ни үле, ни тере дигәндәй утыра иде. Ничә минут сүзсез торган карт, өстенә салкын су сипкәндәй, кинәт дертләп китте һәм, югалып калуы өчен кичерү сораган төсле, сүз башлады: — Минем йомыш дигәнем шул җәһәттән... Кызымның миннән бөртек тә сере юк. Бер җан кебек яши идек тә соң... Хәле хужега бара, күңелен боз тотканын сизәм. Үзе барысын да белеп, аңлап тора. Әле өченче көн генә гозерләде. «Әткәй, Тәбризне табып әйтсәнә. Минем аны чирек сәгать кенә күрәсем килә. Бу дөньядан киткәнче әйтәсе сүзем бар. Хатыны белән парлашып көнендә генә килеп китсеннәр әле, зинһар. Бик читен булса да, мине битәрләми генә бер ялваруымны тыңлый күр»,— диде. Аңлашам бит, безнең сүзне тыңлап кына чыгасы кияве дә дөньядан гаип булгач, сине уйлап кына яшәгән икән. Кузгалдым юлга, аманәтен тапшырдым. Өстемнән тау төште. Калганы—синең хөкемеңдә... Карт күз яше белән елый иде. Тәбризнең җаны дөрләде. II аманында тирә-юньдә дан тоткан тимерче, гомерлек умартачы Низаметдин картның ак өе түрендә бер-берсен утыз биш ел күрмәгән ике зат сөйләшә. Хәбирәгә авылның шәфкать туташы әле генә укол ясап киткән. Ул диван артына терәгән мендәргә аркасын куеп утырган. Иңнәренә мамык шәл салган. Тышта чәчәкле июнь—саратан челләсе. Өйдә дә һич суык түгел. Ә Хәбирәгә салкынчадыр, күрәсең. З Аның тавышы тыныч, йомшак Әүвәлгечә матур итеп көлүе генә югалган. Ьлмаюы да бик кыска. Йөзендәге балкышны каһәрле чир урлаган. Ябыкканлыктан, төз-килешле борыны сузаеп калган. Күзләре генә әүвәлгечә. Зәңгәр күл! Куе керфекләре — жикән камышлар Янә борынының уң яфрагы читендәге миңе элеккегечә. Шушы миңдә иде булса кирәк яшьлегендә аның сөйкемлелек ноктасы Тәбриз, урындык алып, авыруның каршысына утырган. Күз карашын һич аермас иде бу сырхаудан, яхшысынмый. Алай дисәң, Хәбирә үзе дә аңа томырылып карап туймый... Сүзләре төрле тарафка тәгәрәшкән терекөмеш тамчыларыдай, бергә җыеп ала торган ише түгел. Әле бер нәрсәне хәтерлиләр, әле бөтенләй бүтәнне сөйләп китәләр. Мәгәр үткәндәге бер хатирәгә ике кат кайтып төртелделәр инде. Университет студентлары белән авылга концерт куярга килгәч, җыр остасы Тәбризнең Хәбирәне бик нык ошатуын сиздергәннәр Низаметдин агайга. «Кәҗә — мал түгел, артист кеше түгел»,—дигән тимер остасы.— Тирәсендә җыен шалапут уралсын дип үстергән кызым юк минем!» Тагын ике елдан, читтән торып укырга күчкәч. Тәбриз ниятен ирештергәч тә, җавап шул чама булган иде: «Китап кортларының настоящи ир булганын күргәнем юк. Өметен сузып йөрмәсен штубы! Йодрыгым кувалдадан ким түгел». Шуннан юллар аерылды инде. ...Чирек сәгать күптән үтеп китте. Сәгать кенә дә түгел күрешкән- нәренә. Тик барыбер бүген мәңгегә хушлачаклар алар. Шуны бик ачык тоеп, Хәбирә әйтте — Минем сәгатьләрем исәпле, Тәбриз. Сине бер күрим дип кенә яшәдем. Өмет күпмедер яшәтә икән. Тик аның да чиге бар Соңгы чиге җиткәч, әткәйдән сине чакыруын гозерләдем. Оят дигәнен дә онытып Инде хуш! Бәхил бул!.. Хәбирә елап җибәрде. Тәбриз юатыр сүз таба алмады. Ярый әле, хуҗабикә үзе тиз тыелды. Кайдан көч ала диген?! Диванның аргы башындагы ап-ак тышлы мендәре астыннан бер дәфтәр алды һәм Тәбризгә сузды. — Юлда укырсың. Хуш, бәхилләшик! Тәбриз дәфтәр тышындагы «1960—1991» дигән саннарга дикъкать итте... Ill __ танциягә чак килеп өлгерде Тәбриз. Буа-Казан поезды кузгалырга ■ J тора иде. Вагонга кереп, бераз тынычлангач, сумкасыннан теге дәфтәрне алды. Ни өчендер, иң соңгы битеннән укып китте. «...Авыл башындагы кушкаен әле дә булса син киткән юша карый Каен түгел, мин шулай Кушкаен кайсыбызныдыр гаепли Бәлки иксбсз- недәдер. Сине кыюлыгың җитмәүдә, мине урлап китмәүдә гаеп тегә чутлый, мине — ябышып чыга белмәүдә. Гаепли дә, жәлли дә ул безне Жәлләмәсә, һәр көзне сары яфракларын күз яше итеп коймас иде Ул яфрак койганда, көзге сагыш мине кыршау булып кыса һәм дөньяда яшәвемнең соңгы сәгатьләрен сөйләп кисәтә. Мин моңарчы да синең барлыгыңны рухан тоеп кына яшәдем бит! Йә, мәңгегә хуш, чынга аша алмаган хыялым!» Сентябрь. 1992. 9 .к.у.»м н ХӨСЕТЛЕК әлимә белән Галимә күрше кызлар иде. Алар Таллыяр авылының с Өч Инеш урамында үсеп буй җиттеләр. Холыклары төрле була торып, су сипсәң дә аера алмаслык дус-сердәш иделәр. Сәлимә йомры гәүдәле, өлгер-җитез хәрәкәтле, җор телле чибәр кыз булып, күпләрнең күз карашын үзенә тартты. Озын толымнары дисеңме, бит очлары багалмадай алсуланып торган түгәрәк ак йөзенә сибелгән матур кара миңнәрен әйтәсеңме, куе керфекләр каймалаган зәңгәр күзләрен телгә аласыңмы, чәчкә таҗыдай иреннәренә дикъкать итәсеңме — табигатьнең үзенең бу баласына күркәмлекне кызганмый биргәнлегенә инанасың. Чибәрлеген ул үзе дә бик белә, шунлыктан горур, тәкәббер йөрүчән иде. Тулаем тәэсирне фәкать бер сыйфаты киметә төшәр булды. Сәлимә, аягы тездән бөгелмәгән сыман, торна адымнары беләнрәк йөрүчән иде. Кыз зәвык белән киенде, гаиләләре хәлле булды, теләгәнчә киенергә мөмкинлеге дә бар иде. Чытнай ак кофта белән карга канаты кебек җете кара итәкне, кара туфлиларны яратты. Чәчүргечкә дә кара тасма сайлаучан булды. Гомумән дә, кара төсне бик үз күрә, хәтта салават күперендә шул төс булмауга да сәерсенә иде. Бөек Ватан сугышы алдыннан Мәскәүдә метро төзелүне могҗизага санап чыгарылган бер җыр аның җанына якын булып иреште. Кара ки, дустым, кара ки, Ерактан танышырбыз, Җир астыннан юллар салып Булса да кавышырбыз... Җир астыннан юллар салып газапланырга туры килмәде. Авылның менә дигән егете, армия хезмәтен тутырып кайтып, колхозның беренче йөк автомашинасында шофер булып эшли башлаган көрәшче Сәлмән аңа мәхәббәте барлыгын сиздерде. Кыз баштарак назланса-ялындырса да, соңрак йөреп киттеләр. Тик аянычка дип әйтикме, егет өчен хәер- легәме, дуслыклары озакка бармады, кавышу насыйп булмады. Әллә Сәлимәнең артык горур, әллә пычак теллелеге егетнең гайрәтен чигерде, ул Сәлимәдән дәррәү читләште һәм ахирәт дусларның икенчесен — Галимәне ярата башлады. Галимә күршесенә караганда буйлырак, мәгәр чибәрлектә аңардан күпкә калыша торган, сипкелле булуына чиксез пошынучан, тыйнак бер зат иде. Сипкеллелеген сөйкемлелеккә чутлап, гадилеген, ихласлыгын, уңганлыгын кыйммәтләп, Сәлмән тиз арада аңа өйләнеп тә куйды Парлы тормыш белән яши башлагач, Сәлмән шаяртып әйтә иде — Шигырьле хатыңда болай дигән идең бит: «Челтәр җилфердәтеп җилдә кулың талдыра күрмә. Бөтен өметләрем синдә, ятка калдыра күрмә». Шулаймы? — Шулай, хакны әйткән идем,—дип җавап бирүчән булды Галимә. — Ул тезмәнең бүтән юлларын хәтерләмисең инде, әйеме? — Төгәл үк түгел... Кайда әле ул безнең кавышуга сәбәпче хат? Аннары ул түр шкафтагы котыйчыктан дәфтәр битенә язылган хатны алып, укып китәр иде: «Челтәр бәйлим, челтәр бәйлим, Челтәрем йөз бизәкле; Ниләр уйлыйсыңдыр, белмим, Шунысы өзә үзәкне. Челтәрләр тоттым якама. Челтәр тоттым җинемә, Ч ашалмыйм серем ятларга, Сөйлим сина тине мә».. Галимә сорап куяр иде: Син язган нинди җырга җавап иде соң болар? Хатларыңның берсендә халык җырын язган идең бит: «Яшел койрыклы саескан Оя ясый камыштан, Син үләрсен вакыт җитеп. Мин үләрмен сагыштан».. Вакыт томанына да уралырга өлгермәгән гыйшыклы көннәрен шулай хәтергә алу чан булдылар Галимә белән Сәлмәннең никахы Сәлимә йөрәгенә агулы ук булып кадалды. Шул көннән Галимә аның кан дошманына әйләнде. Исәнләшмәс, сөйләшмәс булдылар. Галимә тупырдап торган ир бала да китергәч, яшьлек дусты Сәлимә дөньясының асты өскә килгәндәй булды. Аның җанында кыямәт купты. Шул мәхшәрдән арынырга җан атып, Сәлимә күрше авылның мичкәче Хәйриен йортка кертте Тик ходай аларга бала бирмәде. Элеккеге җан дусларның дошманлашуын ил өстенә килгән афәт немец фашистларының сугыш башлавы да юып ата алмады Күрше хатыннар кан коюлы, каһәрле сугыш чорын бертигез чамада михнәт белән кичерсәләр дә, Сәлимәнең күңеле чуерташ булып кала бирде, Галимәгә карата адәм рәтле уйтойгыларына йозак салган иде ул. Чыраен ачмады, сәлам бирмәде. Иңнәренә таш булып яткан кашы килгәч тә,— шофер Сәлмән дә, Хәйри дә яу кырында һәлак булдылар,—кара хәсрәтне уртаклашмадылар. Еллар үтте. Күп гомер узды. Галимәнең улы буй җитте. Институт тәмамлап, Казан каласында экономист булып эшли башлады, өйләнде. Илфак хатыны белән туйның дәвамын итәргә Таллыярга, әнисе йортына кайткач, мәҗлес гөрләп торган сәгатьләрдә хөсетлеге чик-чамадан ашкан Сәлимәнең йөрәге тотты. Авылдагы фельдшер кыз ике-өч тәүлек буена аны саклады, райүзәктән врач килде. Иөзе киндер төсенә кереп калган Сәлимә атна-ун көн үтмичә ишегалдына да атлап чыга алмады. Әмма кара көнчелеге тырнак очы кадәр дә кимемәде. Күршесенең имин тормышы турында уй кыйпылчыгы пәйда булды исә, йөзе кара күмер төсенә керә иде. Янә бихисап җилләр исте, янә бихисап сулар акты. Сәлимә белән Галимә дә гомер юлларындагы чакрым баганаларының җитмешенчесен узып киттеләр. Ул арада Илфакның улы, Галимәнең оныты университетның соңгы курсына килеп җитте. Югары уку йортын тәмамлавы шәрә- фенә Галимә оныгына бүләк итеп мотоцикл алырга булды. Сыер саткан акчасын да, әүвәлдән аз-азлап җыя килгән сумнарны да шуңа багышлыйсы итте. Авылдаш егетләр мотоциклны алып кайтып, Галимәнең лапасына куйган көн Сәлимә өчен күк гөмбәзе ишелеп төшкәнгә тин булды. Кояш тикле кояш аңа корымга баткан түгәрәк сыман күренде. Күз алдына кара пәрдә эленде, үзен бизгәк тота башлады. Дарулар кабып та карады, дерелдәү-кал тырау узмады «Үз-үземә кул салыйммы әллә?» дмтән көфер уйга барып җитте. Аннары кайдан көч-ныклык алгандыр, торып басты, үзенә үзе катгый әмер бирде: «Мәлҗерәмә, Сәлимә Син дөньядан китсәң, сөйгәнашс тартып алып, мәсхәрәгә калдырган Галимә сөенәчәк бит п. 131 Син алардан калып яшәргә тиеш! Кирәксә, аның каберен барып таптарга тиеш әле син!» Могҗиза диярсең, калтырау-дерелдәү узды. Шул минутларда иманга зәгыйфь Сәлимә үз күңеленә кара төен төенләп куйды. Коры җәйнең бер алсу таңында Галимәнең лапасы дөрләп яна башлады. Таң яктысы чигенеп калгандай булды. Тирә-юньдә энә төшсә, энә табылырлык якты иде. Татлы йокыларыннан күзләрен тырнап ачкан халык җыелды. Акылына зыян килер кимәлдә ярсынган Галимә, мотоциклны чыгарырга дип котырынып янган лапас эченә ташланды һәм бүрәнәгәме, тагараккамы абынып егылды. Гомере шунда киселде... Хөкем залында Сәлимә үзен берәү дә күз алдына китерә алмастай дәрәҗәдә базу тотты. —- Әйе, утны мин салдым. Чыдаша алмадым. Галимә—минем бәхетемне урлаган кеше, һәр угры җәзасын алырга тиешле... Ә аның утка ташланасын кем белгән? Комсыз иде ул, намуссыз. Аллаһы тәгалә аны шуның өчен фани дөньяда ук тәмуг белән җәзалады. Аның әҗәлендә минем бөртек тә гаебем юк... Суд залыннан аны конвоирлар култыклап алып чыктылар. Мәгәр ул булышуга мохтаҗ түгел иде. Башын югары тотып, түшен киереп, торна адымнары белән атлады. Ләкин эчендә җәһәннәм утлары кайный иде. 1994.