Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ХӘТЕР КӨНЕ 15 октябрьдә, елдагыча, башкалабыз Казанда һәм башка күп кенә шәһәр-авылларда Хәтер кене, дистә меңләгән милләттәшләребез катнашында, оешканлык белән үтте Билгеле булганча, моннан 444 ел элек. Явыз Иван гаскәрләре Казан ханлыгының баш шәһәренә җимергеч һөҗүм ясыйлар—яндыралар, талыйлар, үтерәләр... Менә шушы фаҗигале көнне хәтердә яңарту, илбасарларга каршы изге көрәштә шәһит киткәннәрне искә алу өчен Казанның Ирек мәйданына Чаллы, Ә.тмәт. Мамадыш. Әстерхан. Уфа, Чита, Чабаксар, Ижау һ. б. шәһәрләрдән дә күп милләттәшләребез килгән иде Әзербайжан, чечен туганнарыбызның да әйтер сүзләре яңгырады. Матәм митингысын милли хәрәкәт лидерларының берсе күренекле язучы, отставкадагы полковник 3. Зәйнуллин ачып җибәрде. Харис хәзрәт 1552 елдан алып бүгенге көнгәчә барган сугышларда шәһит киткән мөэмин мөселманнар рухына дога иңдерде. БТИҮ президенты М. Мөлекев. Татар иҗтимагый үзәге рәистәше Р Сафин. Татарстан мөфтие Габдулла хәзрәт, Мәрҗани мәчете имамы Госман хәзрәт, галим Г Фәйзрахманов, җырчылардан В. Гыйз-зәтуллина, М. Галиев һ. б. дистәләгән мил- ләтпәрвәрләребез үз чыгышларында милли - азатлык көрәшендә бер сафта барырга, бердәм булырга, үзара дус-тату яшәргә өндәделәр. Митингтан соң җые лган халык, тигез сафларга басып. Казан Кремлендәге Сөембикә манарасына юнәлде. Биредә, шәһитләр рухына багышлап, янәдән дога кылый пы МАЛАЙЗИЯ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ КАЗАНДА 6 октябрьдә мәркәзебез Казанга Галиҗәнап Король Принц Тунку Нәкыеддин ибн Туанку Җафар җитәкчелегендә Малайзия делегациясе килде Югары дәрәҗәле кунакларны Кремльдәге резиденциясендә ТР Президенты М Шаймиев, Хөкүмәт йортында Премьер-министр Ф Мөхәммәт шин, Татарстан Парламентында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары 3. Вәлиева кабул итте Җылы шартларда узган әлеге очрашулар барышында һәр ике ил өчен дә файдалы хезмәттәшлек турында сөйләшүләр булды. 9 октябрьгә хәтле дәвам иткән визит барышында Малайзия делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасының сәүдә-промыш- ленность палатасында, Зеленолдагы суднолар төзү заводында, Казандагы оптика- механика, вертолет заводларында, авиация берләшмәсендә һ. б. урыннарда булдылар. ПОЛЬША ТАТАРСТАНГА ЯКЫНАЯ 19—21 октябрь көннәрендә Президент М Шаймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Польшада булып кайтты Анын барышында ике дәүләт арасында үзара файдалы хезмәттәшлек турында эшлекле сөйләшүләр, күпсанлы очрашулар булды. Татарстан кунакларын Лодзь шәһәрендә бик җылы каршыладылар Биредә Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Лодзь воеводалыгы арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Польша Республикасы Президенты А. Квасьневский Татарстан Республикасы Президенты М. Шаймиевны, зур хөрмәт күрсәтеп, үз резиденциясендә кабул итте. Сөйләшүләр вакытында Польша һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасының икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлегенең аерым мәсьәләләре тикшерелде. АКШ ВӘКИЛЕ—КАЗАНДА 17 октябрьдә АКШ Президентының милли иминлек мәсьәләләре буенча элеккеге махсус ярдәмчесе, Россия, Украина һәм Евразия дәүләтләренең милли иминлеге Советының баш белгече, хәзерге вакытта АКШның Дәүләт секретаре Крнстофернын мәгълүмат-тикшеренү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Тоби Тристер Гати ханым беренче тапкыр Казанга килде. Американың олы кунагы Татарстан Президенты М Шаймиев, ТР Премьер-министры Ф Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры К. Исхаков һ. б рәсми кешеләр белән очрашты. Сәясәт һәм икътисадтан тыш, аны Татарстанның Россия Федераль хакимиятләре белән үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләсе дә кызыксындырды. ТАТАРСТАН — МӘСКӘҮ КҮПЕРЕ 14 октябрьдә Казанда Татарстан Дәүләт Советы белән Мәскәү шәһәре Думасы арасында хезмәттәшлек турындагы беркетмәгә кул куелды Ул илнең регионнары арасында горизонталь элемтәләре ныгытуга юнәлдерелгән Документка ТР Дәүләт Советы Рәисе В. Лихачев һәм Мәскәү Думасы Рәисе В. Платонов кул куйдылар. КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМӘНЕ ОЛЫЛАУ 15 октябрьдә ТР Президенты М Шаймиев күренекле тюрколог, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Диләрә ханым Тумашеваны кабул итте Президент, 70 яшьлек юбилярны кайнар котлап, татар телен үстерүгә юнәлдерелгән биниһая зур хезмәтләре эчен, ана ихлас рәх метен белдерде, сәламәтлек. бәхет һәм иҗат уңышлары теләде. «АЗАТЛЫК» РАДИОСЫ РӘХМӘТЕ 16 октябрьдә Прагадан «Азатлык» радиосының Татар-башкорт редакциясе мөдире Фәрит Иделледән ТР Президенты М Шаймиев исеменә телеграмма алынды Анда бодай диелә: «Казанда «Азатлык» ра диосынын татар-башкорт редакциясе кор- пунктын ачуда һәм монын өчен бина табуда ярдәм күрсәткәнегез өчен ихлас күнелдән рәхмәт белдерәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге башкалаларында гына эшләп килгән мондый хәбәрчеләр үзәгенең Татарстан башка ласында да ачылуы демократия үсешенә һәм республиканың мөстәкыйльлеген ныгы туга уңай йогынты ясар дип уйлыйм» УРАМНАР ИСЕМНӘРЕН ҮЗГӘРТӘ Казан шәһәр хакимиятенең топонимика комиссиясе башкалабыздагы кайбер урам нарны үзгәртү турында тәкъдим кертте Лс нин урамы Кремль урамы, Куйбышев Александр Пушкин. Городецкий Карл Фукс, Комлев Хәмит Мөштәри урамнары дип аталып йөртеләчәк Ульяновлар урамы да исемен бераз «үзгәртте» Ульянов Ленин урамына әверелде. Әле күптән түгел генә тууына 70 ел тулган мәрхүмә шагый рәбез Саҗидә Сөләйманованың да якты ис тәлеге мәңгеләштерелде Казанның Киров районындагы бер урамына аның исеме би релде. ҮТКӘНЕН БАРЛЫЙ ХАЛЫК Аксубай районының Шәрбән авылында әлегәчә татар авылларында сирәк очрый торган зур бәйрәм булды Ул борынгы Болгар заманындагы Шәһре Бану Шәрбән кала сының нигезләнүенә 1100 ел тулуга һәм би редә яңа мәчет ачуга багышлаш ан иде Әле ге бәйрәмгә Казан, Чаллы. Түбән Кама шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән күпсанлы кунаклар кайткан иде Тантанада тарихчы-галимнәрдән С. Алишев. Ф Ху җин, Ә Хәйри, язучылардан Т Минну з лин, Н. Гыймагдинова. Р Миңнуллин К Фәсәхов, III Мостафин. «Биләр» фонды җитәкчесе Р Кормашев. Мәржани мәчете имам хатыйбы Г Саматов ТР Мәдәният министры урынбасары М Низамиен Аксу бай районы хакимияге башлыгы М Хали тов, «Әл-зәкят» хәйрия фонды вәкилләре. Татарстан радиосының «Балкыш» про граммасы мөхәррире Г. Нургали, җырчы лардан И. Бикгаһиров, Н Мусина, А Хәйри, баянчы композитор Ф Хагын пов, нәфис сүз остасы И. Сафын һ. б чы гыш ясады. ЧУВАШ СТАН ДА «КАЗАН УТЛАРЫ» КӨННӘРЕ Октябрь асның икенче ункөнлегемдә Чу вашстан Республикасының Батыр районында. Татарстаннан килгән бер төркем язучылар катнашында. «Казан утлары» журналы көннәре булып үтте Анда журна лның fain мөхәррире шагыйрь Равил Фәйзу.тлин, журналның бүлек мөхәррирләре — Шамил Маннапов һәм Шаһинур Мостафин, Татарстан радиосының баш мөхәррире Җәүдәт Дәрзаман, Казан дәүләт университетында эшләүче галим-язучы зардан Ринат Якуш һәм Җәүдәт Сөләйман (аларның соңгы икесе шушы төбәктән) катнаштылар .Азар районның Шыгырдап. Татар Согыты. Кызыл Чишмә авылларында булып, хезмет ияләре, мөгаллимнәр һәм мәктәп укучылары белән очрашты лар. «Казан ут.тары»ның үткәне, бүгенгесе һәм алда ниләр башкарачагы турында сөйләделәр, тыңлаучыларны үзләренең иҗатлары белән дә таныштырды зар Мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында зур җанлылык белән үткән әлеге очрашуларда Чувапютанда татар телендә чыгучы «Вакыт» республика газетасының баш мөхәррире шагыйрь Ринас Гайфин, җирле авторлардан Кәлиф Вәли- тов. Минназыйм Ибраһимов. Әсрар Хали тов һ. б да чыгыш ясады Татарстаннан килгән кунакларны Батыр районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Анатолий Бабаев һәм хакнмнен беренче урынбасары Миннегали Хафизов кабул итте Чуваше тан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Атьбир хәзрәт Крганов белән очрашу да булды Районда «Казан утлары» көннәрен оеш кан төстә уздыруда Шыгырдан, Татар Согыты авыл Советларының җирле үзидарәләре башлыклары Наил Вәли тов, Миннә- тулла Вәлиу.ллов. «Байрак» күмәк хуҗалыгы рәисе Ринат Сираев. Шыгырдан. Кызыл Чишмә урта мәктәпләре директорлары Наилә Алиева. Сәет Гаазов һ б үз ләреннән зур өлеш керттеләр ЯҢА КИТАПЛАР КӨНЕ Китап язмышы турында кайгыртып. Та тареган Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы. Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, мәркәзебезнең Бауман урамында беренче мәртәбә «Яка китаплар көне» үткәрде Анда Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, ша гыйрь Харрас Әюп, татар әдәбияты аксака лы Әмирхан Еники, язучы т алимнәрсбездән Әбрар Кәрнмуллми, Талгат Галнухна һ б чыгыш ясады Татар китабы бәйрәме на килүчеләр язучы тарның ку лтамталары салынган яна җыентыкларын алу бәхетенә дә ирештеләр ЗӘКИ ЭӘЙНУЛЛИНГА АКМУЛЛА ИСЕМЕНДӘГЕ БҮЛӘК Башкортстанның Эстәрлебаш районы хакимияте язучы Зәки Зәйнуллама. ү > әсәр- .тәрендә б\ төбәк халкымыи язмышын тормышын киң чагылдырганы өчен, Акму.зла исемендәге бүләкне тапшырды » октябрьдә Хтәрлсбашта узган шушы тантанада 3 Зәйнухшн а-теге бүләкнең акчасын тулы- сынча үз авы.ты мәчете төзелешенә ташпы- ру ип белдерде. АВЫЛДА ЯЗУЧЫ ЮБИЛЕЕ 26 октябрьдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн урта мәктәбендә шушы авылда яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм прозаик, әдәби тәнкыйтьче һәм журналист. Киров өлкәсендә татарча чыгучы «Дуслык» газетасының үз хәбәрчесе Рафаэль Сибат (Хуҗин)ның 50 яшьлек юбилеена багышланган әдәби очрашу булды Язучыны түгәрәк бәйрәме белән котларга Казаннан һәм Кукмарадан, Малмыж- дан һәм Нократ Аланыннан бер төркем каләмдәшләре, дуслары килгән иде. Очрашуда катнашучылар Казан кунакларыннан Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Файзуллин, юбилярның яшьтәше-сабакта- шы Мөдәррис Әгъләмов чыгышларын аеруча зур кызыксыну белән тыңладылар. Тантанада Р. Сибат та сүз алып, заманында үзе укыган, мөгаллимлек һәм директорлык иткән туган мәктәбе коллективына, авылдашларына яңа гына басылып чыккан әсәрләрен бүләк итте. ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ КЛУБЫНДА Мәскәүдә яшәүче татар зыялылары клубы (җитәкчесе «Азатлык» радиосының үз хәбәрчесе, язучы Нәзифә Кәримова) үзенең дүртенче сезонын ачып җибәрде. Аның беренче утырышы танылган композитор Алмаз Монасыйпов иҗатына багышланды. Нур өстенә нур өстәп, әлеге очрашуда Клара Хәйретдинова (Казан), Идрис Газиев (Уфа), Наилә Фатыйхова (Мәскәү) кебек танылган артистлар маэстроның әсәрләрен башкардылар. КОМПОЗИТОРНЫҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕ Казан дәүләт университетының «УНИКС» тамаша залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. танылган композитор Вадим Усмановның тууына 50. иҗат эш- чәнлегенә 30 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе зур уңыш белән үтте Татарстан Мәдәният министры урынбасары М. Низа- миев, шагыйрә Г Зәйнашева, ТР телерадио- компаниясе оркестры җитәкчесе Р. Үтәй, радионың музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәре С. Латыйпова, җырчы В Ганиева, композитор Л. Батыр-Болгари, нәфис сүз остасы һәм җырчы А Хәмзнн һ б. Вадимның иҗатына югары бәя бирделәр. Кичәдә Вадимның әтисе — Татарстанның халык рәссамы Мәхмүт ага Усманов та чыгыш ясап, улына үзенең яңа картинасын бүләк итте. АНЫ ШВЕЦИЯДӘ ДӘ БЕЛӘЛӘР Композитор Мәсгүдә Шәмсетдннова музыка сөючеләргә үзенең үзенчәлекле әсәрләре белән күптәннән таныш. Халык моңына, татар фольклорына бөтен барлыгы белән гашыйк бу зур белгечне, маһир башкаручыны Швеция короленең музыка колледжы Стокгольмга бер елга үзләрендә стажировка үтәргә чакырды. Шулай итеп, М. Шәмсетдннова шведларны татар музыкасы, әдәбияты-сәнгате белән тагын да якынрак таныштырачак. АКШ АЛКЫШЛЫЙ Татарстанның танылган җыр осталары Рафаэль Ильясов, Гөлзада һәм һәртөрле уен коралларын сандугачтай сайрата белүче Рөстәм Вәлиев, шәхси чакыру буенча, Америка Кушма Штатларында булдылар. Биредә аларнын концертлары милләттәшләребе-знең күңелләренә бик хуш килде. «КУРАЙ» РАДИОДУЛКЫНЫ Казанда «Курай» исемле яңа радиодулкын эшли башлады Ул татарча тапшыруларны тәүлек дәвамында 73,37 дулкыннарында һәм 4,05 УКВ дулкынында алып бара. -Курай- тыңлау чыларны ин яңа кассеталар, компакт-дисклар белән таныштыра, кабатланмас моңнар белән кавыштыра. КОТЛЫЙБЫЗ! Россия Федерациясе Президенты Указы белән, сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Гайнуллина Алсу Әскәр кызына Россия Федерациясенең халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Сынлы сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен, Казан каласында яшәүче сыичырәс сам Фәсхетдинов Фәһим Нуретдин у .тын а ■Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.