Логотип Казан Утлары
Роман

ЯШЬЛЕК ИРТӘСЕ

Яшисе, мең. миллион ел яшисе кило Лакин моңарчы булган кызганыч тан яшәве белан түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, биек яшәү белән яшисе килә. Галимҗан Ибраһимов Дүртенче бүлек 1 әүһәр! Аны диңгез төбеннән чумып эзлиләр. Әмма ул анда — диңгез төбендә таудай оеп куелмаган. Аны табу, башка асыл ташлардан аерып алу өчен, бисмиллаңны мең-миллион кат әйтеп, дицгез төбендә, бер өем чүптән ярма бөртеге эзләгән тавык шикелле, чокчынырга кирәк. Тормышта бәхст-гәүһәр табу һич тә аннан ким түгелдер. Авыррактыр да әле. Бу хакта һәр ата-ана житди уйлана. Борчыла. Фикер йөртә. Гыйрфан мулла, Хәсәнә абыстай өчен бу көннәр аеруча көчле пошаманлык, нәзер дулкыны эчендә үтте. Ни гажәп. мәсьәләнең мо1сзеннән тотарга, кылны кырыкка ярырга гадәтләнгән Гыйрфан мулла да com ы көннәрдә шәванә пәрдәсенә төренеп, берникадәр «бәлтерәп» калды. Аяк астыннан һич көтмәгән бәла-каза, низанмазар килә дә чыга. Хөрмәтулла мәсьәләсе бөтенләй аяктан екты. Атабабаларыбыз чьи арган мәкальләрне дә искә алды ул: «Йөз юл—мең хата» Янә «Карының белән кар ярып, борының белән боз ярып булса да юлыңны тап»; «Ниятең кәкре булса, юлның турылыгы файда итмәс » Суфиян ПОВАРИСОВ (1924) язучы. галим. филология фәннәре докторы, профессор. 200 дан артык фәнни хезмәт һәм күп кенә әдәби әсәрләр авторы. Башкортстанның атказанган фән зшлеклесе. Уфада яши. Әсәр кыскартып басыла Анык монда кертелмәгән беренче оч бүлеге «Тул- нар» (Уфа. 1995 № 1 2) журналында донья күрде Г Йоз юлда мең хата булу анысы инде аның табигый хәл. Пәйгамбәрләр дә хатасыз яшәмәгән. Бу да аларның дөнья серен аңлап бетермәвеннән килә Әйтик, шимбә — хәйлә көне. Шуны белми юлга чыккан алты пәйгамбәр (Салих, Нух, Гайса, Муса, Ибраһим, Мөхәммәт галәйһис- сәлам) бәхетсезлеккә очраган. Менә бит йөз юлның мең хатасы ни- нәрсәгә барып бәйләнә. «Борының белән боз ярып булса да тап юлыңны». Менә терәкә! Ай-Һай, каты әйтелгән! Ләкин дә юлда ниятең дөрес булсын. Шунсыз сиңа ак җәймә җәймиләр. Боларны Гыйрфан мулла яхшы белә. Биш бармагы кебек. Әмма ләкин юлга чыкканда көн сайлау мәсьәләсе дә, әгәр арттырып әйтсәк, хатын ярәшү кеби җаваплы эштер. Гыйрфан мулла моны да яхшы аңлый. Җомга мөселманнарның бәйрәм көне. Адәм галәйһиссәлам дөньяга килгән кон бу. Аңа дога кылып, саждәгә китеп, илаһилык эчендә хозурлана торган көн. Мондый чакта юлга чыгу килешеп бетмәс. Пәнҗешәмбе дә яман көн түгел. Аллаһы Тәгаләнең җәннәте вә җәһәннәме шушы көндә барлыкка килгән. Җәннәте—әйбәт, җәһәннәме — шомландыра. Сишәмбе — Кабил Хабелне үтергән көн. Үтереш, суеш — мәңгелек яманлык. Чәршәмбе. Бу көнне Юныс пәйгамбәрне балык йота. Ибраһим пәйгамбәрне Нәмруд ләгыйнь утка сала. Якшәмбе—мөселманнар өчен бәракәтле көн түгел, һәр көнне Аллаһы Тәгалә үзе яраткан. Шулай да һәр көннең үзенчәлеге бар. Юлга дүшәмбе көнне чыгарга кушалар Бу кон, имеш, алда башланмаган юлларны искәртә, һәрберсендә булган бәхет-сәгадәттән өлеш чыгара. Бу юллар бәндәләрне киң дөньяга алып чыга. Шунда һәркем үзенә яшәү гәүһәре таба, имеш. Дүшәмбе көнне чыкты юлга Гыйрфан мулла. Аның уенча, изге юл бу: Аллаһы Тәгалә юлга ак җәймә җәйгән мәл. Сызылып таң атып килә. Аның алсу нурлары бөтен инсаниятне назлый, иркәли, юата, кайгылардан араландырып, үзенчә бер рухи шифа өрә төсле иде. Ләкин дә юлчыны син өмет иткән оҗмах түгел, көтелмәгән тәмуг каршы ала икән. Авылдан чыгып китү белән, әлеге таң алсулыгын кара-кучкыл болыт каплады, әллә нинди салкын җилләр исеп, коточкыч буран купты. Җил әле бер яктан китереп суга, әле икенче яктан китереп бәрә. Ул, гүя, юлчыларның ныклыгын сыный, аз гына йомшаклык күрсәтсә, очырып, җәһәннәмгә алып олактырмак була. Әле ни арба, ни чана түгел чак. Гыйрфан мулла әлеге теләсә нинди дыңгырдык юлдан үтәрдәй тимер арбасын пар атка җикте. Печәнен, солысын, азык-төлеген — бөтенесен шунда төяде. Дилбегәне башта Ша- кирҗанга тоттырды: мә, йоклама, оеп барма, аң бул, инде шәләй-вәләй малай түгел, ир корына җитеп килүче, янәсе. Шулай да бераз баргач, дилбегәне үз кулына алды ата кеше. Чөнки, ни генә димә, ат дилбегәнең кем кулында икәнлеген тиз сизә. Дилбегә тимер кулга эләксә, ул колагын каты торгызып, башын күтәрә төшеп, аякларын каты-каты басып атлый. Камыр кулга эләксә, колакларын юешләнгән бияләй урынына салындыра, башы бәлтерәп кыйгая башлый, аяк атлаулары ташкүлчимгә әйләнә. Дорес, пар атның икесендә ике төрле җәһәтлелек, сизгерлек, тоемлау Туры бия, «минем өчен Әхмәтдин ни, Мөхәммәтдин ни», дигәндәй, кеше кулы сайлаучан түгел—үз җаена җилдерә бирә Тимер- күк башка «калыптан»: шәйләмирәк калсаң, холкын бозсаң, чыгымчылый торган гадәте бар хәтта. Әлбәттә, атның юлда уңганлыгы аны җигә белүгә дә бәйләнгән. Бу җәһәттән Гыйрфан мулла осталыгына җиткән кеше авылда гына түгел, бөтен тирә-якта юктыр әле. Дугасы аның, тәкәббер кеше маңгае кебек, аз гына алга киерелеп торсын. Мәгәр нык торсын Мең дию пәрие уптым илаһи бсрыолы өрсә дә, аслап селкенерлек булмасын. Ерак юлга чыккач, атка бер минут та йомшаклык күрсәтергә ярамый. Кирәк чакта йөгерт' Чаптырып та ал. Тау итәгендә атлат. Ат йөртә белү — ир-егет эше. Ат — ир канаты ул. Шуларны өйрәтә-өйрәтә чәченә, сакалына кырау төште инде. Әмма ләкин һаман төрле яклап тәртә арасына кертеп 4 булмый бу юеш борыннарны, һич кирәкмәгәнгә дилбегәне әле унга, әле сулга тарткалыйлар бит. Ни фәтвасын күрәдер шуның. Мондый катканак, кылдыйбылдый юлда тәгәрмәчең эләксә бер дүңгәккә — арбаң авып, әллә кайда тәкмәчләп барып төшүең бар. Менә сиңа мең хатаның берсе. Дилбегәне үз кулына алырга булды ата кеше. Шакирҗан — Әткәй, үзем... син ял ит...—дип караса да, тыңламады. — На-а-а... һәй, малкайлар, уңганнар, һайт,—дип калын тавыш белән бер кычкырып, үзенең каты куллы икәнлеген сиздереп алгач, аңладык ниятеңне хуҗа-әфәндем дигәндәй, атлар дәррәү уянып, жай гына юыртып киттеләр. Галимҗанны ул толып белән тореп утырткан иде. Дөресрәге, моны әнкәсе эшләде. — Кем... сиңа әйтәм... әйкәем... Галимҗанны берүк саклый күр инде... салкын тимәсен... гелән авыргалап тора бит...—диде. Шуңа охшаш янә мең төрле вәгазь әйтте. Дөрес, мондый чакта, үгетнәсихәт тау-тау оелсә, Гыйрфан мулланың ачуы кабара, тәне кызыша, аркасы буйлап кырмыскалар йөгерешкәндәй тоела башлый. Аның бу «кыргыйрак» гадәтен, сүз белән кытыклауны яратмаганын остабикәсе белепме белә инде. Шулай да ул хатын-кызга хас өйрәтү-төпченү хосусиятен, бала очен ана йөрәгенең ни дәрәҗәдә өзгәләнгән-сызланганлыгын, бөтен илаһи бәхетенең шуларда икәнлеген сиздерми калмый. Галимҗан, әнисенең сабак урынына кат-кат тугылаган йөрәк сүзләреннән чыкмаска тырышып, толып эчендә майдай «эреп» барды. Пәри туендагыдай уйнаклап-муйнаклап, котырынып искән салкын җилдә дә, кар катыш яуган яңгырда да әллә ни гаме юк иде аның. Үткән хатирәләр давылы эчендә йөзде ул. Давылларда, Алып батырны хәтерләтеп, Хөрмәтулла абзый кайнаша Нәҗметдин мәзин келәтенә ябып куйгач, болар очен аны коткаруның бер авырлыгы да юк иде инде. Чонки Галимҗан, Апуш, мәзин малае Кәли— балыкка бергә йорүченнәр. Алар, әйтергә уңайлы булсын дип, исемнәрен дә кыскартып бетерделәр. Габдулла—Апуш, Кәлимулла — Кәли, Галимҗан Галим булып калды һәрберсенең икенче кушаматы да бар. Галимҗан— «Чирлечәүкә», Габдулла —«Чуртан», Кәлимулла — «Кикрикүк». «Чуртан» кушаматы Апушка суда оста йөзгәнгә бирелде. Кәли әтәч булып кычкыра белә. Галимҗанныкы — чиргә бәйле. Күп вакыт алар бер-бсрсенә әнә шул икенче кушамат белән эндәшергә ярата: моңа берәү дә үпкәләми. Бу—дусларча шаяру. Дуслык, янәсе, вак-тояк ксти-мстиләрдән өстен тора — Сарыгын әллә табабыз, әллә юк, әйдә, Чуртан, Хөрмәттулла абзыйны коткарабыз,— диде Галимҗан балыкчы дустына. Тегесе җилкәсен кашып алды, аз гына уйланып торды — Ә ничек? Йозагы бозау зурлыгы бит... — Кикрикүккә әйтик: ачкычын урласын — Башың тубал кебек синең, Чирлечәүкә — Соңыннан макташырбыз. Эшне гамәлгә ашыргач Барысы да, майлы табада шуган коймак шикелле, бик җай гына барды Кикрикүккә ачкычны табу да, инде тон уртасында авыл тәмле йокыга талгач, бозау-йозакка аны ярату да әллә ни кыенга туры килмәде. Җитмәсә, каравылчы Садретдин карт та кайтып киткән Тукмалып, имгәнеп беткән кеше түгел, бу таш келәтне шайтан үзе дә ватып чыга алмас, дип уйлагандыр инде. Тик бөтен эшне Хөрмәтулла абзый үзе бозды. Башта, билгеле, тон заманында ачып кергәнгә аптырап калды ул. Кем? Ни очен? Ал арга аннан ни кирәк? Дөрес, аның бу кичерешен ачып керүчеләр белми Чонки караңгы Ай яктысы бераз төшсә дә, бер-береңне танырлык түгел. Алар башта, ни кылырга белмичә, беравык тын торды Аннан, үзләренең кем икәнлекләрен әйтеп, дуслары исеменнән Галимҗан сөйләде. Каравылчы картның кайтып китүе, ачкыч табып, ишекне ачулары, коткарырга килүләре турында әйтте. —- Сез хәзер качыгыз, Хөрмәтулла абзый,—диде Галимҗан. Хөрмәтулла тиз генә җавап бирмәде. Сөйли башлагач, аның кочкә- көчкә тын алуын, авыр хәлдә булуын аңладылар. — Җук, малайлар, качмыйм, җарамый Пәчәмү?.. Пәтәмүште... җа- рамый... Мин ул ысволыч карун мәлгун. мөртәт... кара җорәк... ач күз хәсиснең сарыгын ырламаган, и вчү... Сарык ырларга минем башым тай типмәгән бит... вәт тәк... мин шуны халыкка урам хөкеме вакытында аңлатып бирергә тиеш... Качсам... сезгә дә сүз килер бит.. Белмәй калмаслар... Минем өчен хатыным... балаларым ыстырадайт итәчәк... Качсам... сарыкны дисвителне шул Хәрти урлаган диерләр... «Ат карагы» дигән «дан»нан курыкмыйм мин... Вәт тәк . пәнимәйт нады... Сарык буры даны алганчы... җыгылып үлим... и вчү... Малайларга аның бу кыланышы бик сәер тоелды. Галимҗан өчен бигрәк тә. Теге вакытта беренче карашка гәрчә начар тәэсир калдырса да, аның эчендә ниндидер асылташ барлыгы аңлашылган иде. Ул асылташ әле менә зурая барды, зурая барды. Тора-бара ул кешелеклелек горурлык бизәге булып балкыды. Әтисенең дә, әнисенең дә: «Кеше күңеле — тирән дәрья»—дигән сүзләре раска туры килә. Тулган айдай балкып торган җәмәгате Мәликә түти дә, акчәчәкне хәтерләткән кызы Мәдинә дә аның күз алдына фәрештә сынлы булып килеп басты. Мондый очракта Галимҗан үзе нишләр иде икән? Качар идеме? Качмас иде. Бу бит намусыңнан качу була. Үз авылында начарлык калдырып китәсе килми Хөрмәтулла абзыйның. Дөреслек, намус өчен ул йодрыгы белән дә көрәшкән. Хәзер дөреслек өчен үлемгә бара. Чыннан да, тереләй күмеп куюлары бар бит. Мондый хәбәр тирә-як авыллардан килеп кенә тора. Хөрмәтулла абзый шуннан да курыкмыймы? II кенче көнне Хөрмәтулланы халык хөкеменә алып чыктылар. Хөкем «Алпавыт» урамы уртасында булачак. Төне буе нур сипкән табактай ай, вәхшәтне мин дә күрим дигәндәй, яктыргач та әле зәңгәр күк йөзеннән күзләрен чекрәйтеп карап торды. Ул күзләр көянтә-бидрә күтәреп торган Зөһрә Сылуныкы иде төсле. Нурлар, бәлкем, шул саф, садә, моңсу күзләрдән түгелгәндер. Зөһрә ул моңсу сафлыкны Айга җир дөньясыннан алып меңгән бит. Димәк, Ай йөрәге белән Җир йөрәге бер-берсенең сөю-мәхәббәт ялкыннары кайнарлыгын тоеп тибә. Шулай да Айның йөзе бүген боек, борчулы, кайгылы иде. Әллә Зөһрә-Алиһәнең Җир кешеләре язмышы өчен сызлануымы бу? Җир шартлап ярылырдай зур гөнаһлар эшлисез, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында ни җавап бирерсез, Адәм балалары фани дөньядан мәңгелеккә саф күңел белән килергә тиеш, диме? Чулпанның да йөзе бүген башка көннәрдәгегә караганда сүренкерәк, моңсурак, хәсрәтлерәк тоелды. Ул таңны уятырга куркыбрак торды, хафаланмады, сабыр итәргә тырышты сыман. һәрке\шең үз йолдызы бар ди бит. Димәк ки, Җир йөрәге белән Ай йөрәге, Кеше йөрәге белән Йолдыз йөрәге эчке нурлар, эчке яшәү җепләре, эчке чылбырлар аша бер-берсенә тоташкан. Кем белә, Чулпан—Хөрмәтулла абзый йолдызыдыр, бәлки Шул йолдызның йомшак нурлары иркәләве хозурында килгәндер якты дөньяга. Шул кешене үлем көтә. Нахак бәла тактылар. Бу гаделсезлекне, бу фаҗигане, бу коточкыч хәлне күреп тетрәнмәсме таң сылуы Чулпан? Тетрәнер, әлбәттә. Йөрәге ярылыр чиккә җитәр. Нур урынына яшь түгәр Шулай да чыдар. Ыңгырашканын сиздермәс. Түзәр. Йолдызлар түземле була. Җнр-Ана да түземле. Алар фани һәм ахирәт кануннарын белеп яши. Җир-Ана секундына 30 чакрым тизлек белән оча. И Кояш жиле чаганы итәгенә ябышып Әмма башка планеталарга орынмый. Үз юлы белән җилдерә. Адашмый. Белеп. Аңлап. Әдәплелек саклап. Кешеләр әдәпсезләнә. Бер-берсен ашый. Ерткычлана. Ай белән Чулпанның йөзе бүген шуңа кайгылы булгандыр. Уттай янып чыккан кояш ул йөзләргә кызгылт нурлар сипте. Хәзер дөньяга мин хуҗа, дигәндәй, колачын җәеп, акрын гына, күккә күтәрелә башлады. Тегеләр шул кызгылт нурлар пәрдәсе артында яшеренеп калды. Хөрмәтулланы Кояш дилбегә буе чамасы күтәрелгәч алып килделәр. «Алпавыт» урамына һәркемнең үз дөньясындагы шәхси мәшәкате саеккан мәл. Иртәнге намаз укылып, чәйләр эчеп алынган. Көтүгә маллар куылган. Хәзер һәр кешенең «менә мине күр», «кичә дә яныма килмәдең», «нигә тотынмыйсың», дигәндәй, кырык җирдә кырылып яткан кырык эше борынын сузып тора. Шуңа чаклы Хөрмәтулла «эшен» тозлап-боры- члап, җайлапмайлап, яңадан мәңге баш күтәрмәслек итеп тапталган үлән кебек бастырыл куярга кирәк. Староста Тәхлис, таң күзеннән торып, итәк астыннан ут йөртү сәпөрәйлегенә кереште. Сүзе сыярлык һәркемнең—дус-иш, таныш-бс- леш, күрше-күлән, кардәш-ыру капкасын какты. Дөрес, утны ул моңа чаклы да әллә кемнәрнең итәген көйдерер дәрәҗәдә йөртте. Аңа сүзен өскә чыгарырга кирәк. Сүзен боз капламасын. Кешеләр арасында адәм мәсхәрәсенә калдырыл, яшәү җәймәсе булып җәелгән Вазыйфасыннан аны кибәк урынына җилпеп ташламасыннар. «Тереләй күмәргә» дигән карар чыгару өчен оч шаһит булу мотлак. Аларьш да тапты. Дөресрәге— яллады. Акча тамызып. Бәхет бакчасы вәгъдә итеп, кул кулны юа, дигәнне аңлатып. Бер ярма бөртегенә алданып, пычак астына кергән аңгыра тавык кебек, Ходаның сынык икмәккә җан сатучы ахмаклары беткәнмени. Мобахис мәзин исә староста төрткән хәйлә утына даими рәвешiә ялкын өстәп торды. — Чын ир-егет икәнлегең, пычрак эшләргә каршы көрәшүче илаһи зат булуың, ксшелсклслсгең менә шушы изге эшне мәртәбәле итеп башкарып чыга алуыңда күренер; Аллаһы Тәгалә алдында йөзең ак, намусың пакь булыр,— дип котыртты. Тәхлис — хәйлә ялгашыннан бер пот тоз ялаган бәндә. Мобахис ялкынын тиз генә дөрләтеп җибәрү ягында түгел. Аның да үз туксаны туксан. — Син шулай дисең дә ул, мәзин абзый, ул бит миңа гына бәйләнмәгән; кара халык — аңгыра сарык, дип сөйләшсәк тә, кара халыкның боркег күзле, бүре тешле булганнары да бар, бәгъзе берсе бугазыңны чәйнәргә әзер тора,— диде. Йодрык зурлыгы башын тотып, бераз уйланып торгач, ул янә дәвам итге: — Үткер тешлеләр, үзең беләсең, байлар арасында да чәчеп үстергән кебек. Бар сип, якалашып кара Гыйрфан мулла белән, җаныңны суырып алып, уч I обеңә китереп салыр. Теле белән тегермән тарта, акылы белән дөнья кайната, үткерлеге белән кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күперен үтә белә. Алдыйлар белән чәкәләшү, ай-һай-һай Мобахис мәзин, яктылыктан курыккан ябалак шикелле Гыйрфан мулланы беркемнән дә мактатасы килми иде Киресенчә, алтын базыннан чүп эзләгәндәй, аның үзенә дә, гаиләсе һәм балаларына да, җае туры килгән саен, пычрак ату ягын хуп күрде Әле дә менә аның бакчасына таш атарга тотынды: - Ходай каршында энә очы зурлыгы да гаебем юк, Тәхлис туган, үзең шаһит: Солтанморатка ямь остәрдәй менә дигән дөнья тергездем күпләр миннән өлге ала, тик шушы хакыйкатьне Гыйрфан мулла аңламый, мине адәм рәтле яшәгәнгә битәрли. Дәхи дә үз урынын яулап алуымнан шүрләп йөри Бәс, шулай булгач, кем әйтер аны кара эчле түгел дип. Кара эчлелек мөселман бәндәсе өчен ифрат дәрәҗәдә түбән сыйфат ул. Без Гыйрфан кебекләргә Аллаһы Тәгаләнең бәндәләргә биргән миһырбанлыкларын аңлатырга тиешбез. Бу изге эш өчен көрәшү зарурдыр. Әлгаязе билләһи, дөрес эш өчен бер Аллаһуның рәхмәте киндер. Адәм баласы Алла исеменнән әнә шундый төрле җаһиллыкка барудан һич тартынмый. Ап-ак сөт өстенә дегет тамызудан курыкмый. Бу мәсьәлә Мөбахис мәзин файдасына хәл ителсә, бөтен Солтанморатның ак күңелле халкы намусына кара тап сарылырга мөмкин. «Солтанморат» сүзе үзе үк тирән мәгънәгә ия. «Солтан»—хөкемдар, патша, газиз дигәнне аңлата. Солтанат патшалык, газизлек, мәһабәтлек, олылык, зурлык дигән төшенчәдә. «Морат»— максат, теләк, теләнгән әйбер, аңлатылырга, белдерелергә уйланган нәрсә. Димәк ки, хөкемдарлылык, газизлек, мәһабәтлелек, изгелектә максатыңа ирешү өчен уйланган эшеңне сафлык илә гамәлгә ашыр. Гыйрфан мулла кебекләр күңелендә шундый уй-хисләр кайнашты. Аңа киңәшкә якыннары, фикердәшләре, дус-ишләре килеп торды. Башкорт Котлызаман да кара кашлы, шомырттай кара күзле, өзелеп китәрдәй нечкә билле, бер басасы урынга биш басып торган дәртле бичәсе Көнсылуын ияртеп килеп җитте. Күрше авыл чувашы Ычтапан да көтмәгәндә пәйда булды. Гыйрфан мулла үзе дә аптырашта калды. Кем ул? Патшамы? Хөкемдармы? Әллә бу чуалган җеп очын ул гына табарга тиешме? Моның өчен берникадәр горурланып та ала. Эчтән генә. Беркемгә дә сиздермичә генә. Аның белән исәпләшәләр икән, димәк ки, ул тишек арба төбеннән төшеп калганнардан түгел. Ә инде Галимҗанның түбәсе күккә тия яза. Әнә кем икән аның әтисе! Халыкны, авылны афәттән, ялганнан, бәладән саклаучы олы җанлы, туры сүзле, миһербанлы кеше икән! Галимҗан, һәр мөмкинлектән файдаланып, аларның сүзен әрекмән колакларын торгызып тыңларга тырышты. Ул сүзләрне күңеленә, йөрәгенә салып, янә ми күзәнәкләре дулкынында чайкалдырып, шулар аша кешеләргә бәя бирде. Ычтапан картны яхшы белә ул. «Кирфан ыснакум», «Пына син тыңна әле», «Бер пикер килде пашка» кебек сүзләр әйтә-әйтә килеп керә дә, кулларын болгый-болгый сөйләргә тотына. Бу юлы да шулай итте. Исәнлексаулык сорашып алу белән сүзгә кереште: — Кирфан мылла... аны... Кәртине... Кәрмәйне... әй лә... Күрмәтул- ланы... пик якшы пеләм пит мин... Ишек ясап пирде... Кулы алтын прәме... Нәстәяшчи мужик... Шуңа акча пирдем. Ул акчага Әпсәләмдә сарык ите сатып алган... Шул итне пешергәндә... теге күршесе ач күз Кәмәтдин поронына тәмле ис килеп пәрелгән икән... ну пит сарык ырлаган дигән сүз түгел... Ашакач кабырка суйәкләрен ишек алдына чыкарып ташлаган икән... пында кумакай Мүкәпис пәзин сарыкның ни катнашы пар... Ай-яй-яй, ай-яй-яй... Султанморатта пынтай алама кәл- нең пулганы юк ите пит әле... Мин Күрмәтуллага азырак күмүшкә дә пиреп йебәргән идем. Әйдә, мин әйтәм, тутыккан табак төбен бер юып алсын... Җәл пит парин... Ычтапан агай сөйләде дә сөйләде. Шуларның бөтенесен дә урам хөкеме вакытында әйтәчәген белдерде. Галимҗанның моңа чаклы Ычтапан картка нык игътибар иткәне юк иде. Бүген аның ихлас күңелдән, чын йөрәктән, кеше язмышы өчен кайнар хис белән сөйләвен мөкиббән бирелеп, эчке бер җылы тойгылар белән, һушы китеп тыңлап торды. Үзе бәләкәй генә ул Ычтапан бабай. Мондый кешене «кәтүк» дип йөртәләр. Ябыклыгы кипкән балыкны хәтерләтеп тора. Калак сөякләре дөя үркәче кебек калкып чыккан. Эчкә баткан яңаклары, нуры сүнеп кысылган күзләре, самавыр күрегенә охшап җыерылган тар маңгае...— барысы, һәммәсе ачы, авыр тормыш тамгасы икәнлекне аңлатып тора. Шул карга күтәреп алып китәрлек карт чуваш- ныц эчке дөньясында, күңелендә, йөрәгендә—күпме рухи байлык, кеше язмышы өчен яну-көю, сызлану. Язгы кояш кебек балкып, җил-җил атлап, көлә-көлә, уйнаклый-уйнак- лый, чегән кызларына хас кыюлык һәм җитезлек белән килеп керә торган Көнсылуны Галимҗан яхшы белә. Ә менә ире Котлызаман кыяфәтенә беркайчан да сынаулы караш ташлаганы юк иде. Аның бөтен гәүдәсе карт аюны хәтерләтеп тора Карашы, гүя, сөзәргә әзерләнгән үгезнеке. Ике бит очы куш йодрыктай бүлтәеп, кабарып тора. Күзләре асылынып төшкән маңгай белән шул «йодрыклар» эченә кереп кысылган. Муены—самавыр юанлыгы. Дөрес, очларын бөтереп ике якка җибәргән (алар карлыгач канатын хәтерләтеп тора) куе кара мыегы йөз шокатьсезлеген берникадәр күләгәләп тора. Яшь чагында ул ун ел буе өзлексез мәйдан тоткан, имеш. Сабантуйда берәүгә дә бил бирмәгән, ди. Шул батырлыгына, җисмани көченә, кара мыегына, аюныкыдай гәүдәсенә кызыкканмы булдыклы, алтын куллы, эш сөючән, чибәр Көнсылу түти? Бу юлы Котлызаман агай үзе генә килде. Әлеге дә баягы шул Хөрмәтулла абзый язмышы турында фикер алышырга, киңәшләшергә, мәслихәтләшергә. Галимҗан, бер почмакка посып, аны да тыңлап торды. Бу инде Ычтапан дәдәй кебекләрнең утызын арт ягына утыртып каезлардай пәһлеван. Галимҗан өчен шунысы сәер тоелды: бервакыт ул Хөрмәтулла абзый белән көч тә сынашкан икән. Мәгәр бирешмәгән Хөрмәтулла абзый. Моны ишетеп, Галимҗанның колаклары, чәчләре үрә торды. Әлбәттә, Хөрмәтулла абзый да услаптай кеше. Ләкин ул — Котлызаман агайның яртысы гына. Мәсьәлә болай тора икән. Котлызаман агай корәшүнец бөтен серен нечкәлеген, җаен бәләкәй чакта ук өйрәнеп алган. Ә менә сугышканы булмаган. Сугышта бәгъзе берәү ерткыч бүрегә әверелә Анда төлкегә хас хәйлә дә була. Гәрчә көрәштә әллә күпме еллар мәйдан тотса да, Котлызаман агай. Хөрмәтулла абзый кебек, сабан туе ямен җибәреп сугышучыларны йодрыклап йөрмәс иде. Менә сиңа адәм баласы. Менә сиңа инсаният хәя1Ы. Менә сиңа бәндәнең бәләкәе, зурысы, бәхетлесс, бәхетсезе. Галимҗанның күз алдында әлегә оч сын: күшеккән тавыкка охшап калган Ычтапан дәдәй. аю кыяфәтле Котлызаман агай, маймылга тартым Хөрмәтулла абзый. Авырлыкларны үлчәү өчен бизмәнгә салсаң, беренче урынны — башкорт Котлызаман, икенчене — мишәр Хөрмәтулла, өченчесен чуваш Ычтапан алыр. Ә инде аң-акылларын салсаң бизмәнгә, ниндидер аерымлыклар булса да, очссснске дә бертигез тартырга мөмкин Бу аларнын авыр чакта да кешелекле була белүләренә бәйләнгән Котлызаман агай да бит. нәкъ Ычтапан дәдәй кебек, Хөрмәтулла абзый язмышы өчен сөйләшергә килгән. — Башкорт мактанырга яратмый, мулла абзый, ундай гәзит миндә лә юк, үзең беләһең, һугышыусыларзы ла енсм һәймәй; көрәштә майдан тотһам да, мәгәр кеше! ә үлеп асыуым килгәндә лә тырнак менән сирт- мәнем; тик был юлы Хөрмәтулланы тереләй күмергә йорәүссләрңе бына был кәшәкә йозрогом менән «һыйлайым» әле Сөйләшү, фикер алышу, сүз куешу шактый озакка барды. Нәтиҗәеоземгәне һәр очракта Гыйрфан мулла ясады Ычтапан дәдәй. гәрчә күңеле саф «булса да, сөйләгәндә, тел осталыгы җитмәгәнлектән, салулый торган гадәте бар. — Уйламый әйтелгән бер сүз — аз ашка салынган күн тоз, Ычтапан кордаш, әгәр сөйләсәң, сүзләреңне чамалап чыт арырга тырыш, буталырлык булма, дин кисәтте аны Гыйрфан мулла. Котлызаманга да кисәтү ясады — Йодрык — берне, акыл —меңне җиңгәнлекне беләсең бит инде, Котлызаман туган, син алай бик әтәчләнмә әле, мондый буталчыклыкта уйлап эш итү хәерлерәк булыр,—диде. ш А лпавыт» урамы уртасына халык умарта күче урынына ябырыл- Карткоры, бала-чага, бичә-чәчә, кыз-кыркын...— кемнәр генә юк анда. Бәгъзеләрем мулла-мәзин, мөтәвәли-фәлән, хәл- ле-мәллс кебекләре җомгага, гаеткә барганда, аш-суга йөрешкәндә генә кия торган затлы чапан, казаки, түбәтәй, итек-читек кигәннәре, анда- санда тамак кырыштырып, үзләрен бөркет оясындагы асылташны эләктерә ала торган каһарман ир-егет икәнлекләрен күрсәтергә тырышып, чыш-пыш сөйләшеп йөриләр. Өсләренә укалы чибәр камзул, аякларына болгар читекләре кигән, башларына аллы-гөлле яулык бәйләгән бәй- бичәләр төркеме дә агыла. Алар, инде түл җыеп та мәңге гәпләшеп туя алмаган ана үрдәкләрдәй, үзенчә бер горурлык сакларга тырышкан кыяфәт белән, мыгыр-мыгыр сөйләшеп атлыйлар. Ак күлмәк өстеннән кара камзул, аякларына көзгедәй елтырап торган күн итек кигән, бер басасы урынга биш басып торган түбәтәйле кыланчык, көяз, шаян, хәлле егетләр дә төркем-төркем булып масаеп йөри. Алар икенче бер төркемгә— һәрберсе бер чәчкәне хәтерләтеп торган кызлар җыелмасына кы- рын-кырын карап узалаар. Берсе—ак, икенчесе—кызыл, өченчесе—зәңгәр, дүртенчесе көрән күлмәк кигән бу кызлар ак, кызыл, зәңгәр, көрән чәчәкне төсмерләтә. Ак калфак өстеннән бәйләгән яулыклары да бер- бсрсенекенә охшамаган, һәрберсендә бер чәчкә төсе бар. Алар нидер сөйләшә, серләшә, сүзләрдән бетмәс-төкәнмәс мәзәк тапкандай, егет- җиләнгә, өлкәннәргә сиздермәскә тырышып, җиңелчә генә көлешеп куя. Әлбәттә, әлеге кыланчык егетләргә бу купшы кызлар, йөзләрен усал караштан саклау өчен каплаган яулык читен ачып, анда-санда күз атып алырга да онытмыйлар. Үткеррәк егетләр моны сизеп тә ала. Ул яулык эчендә сөрмәле серле күз, ал яккан бит очы, пешкән чиядәй тулышкан ал иреннәр барлыкны аңлый. Шул гүзәллек эченә кереп чумасы килә аның. Ләкин—ярамый. Өлкәннәр кушмый. Алар—әдәплелек иманын яклаучылар. Егетләрнең йөрәген яндырырга, нәфесләрен тагын да ныграк кымҗыртырга, өмет чаткыларын дөрләтеп-ялкынландырып җибәрергә тырышып, кызлар өзелергә торган нечкә билләрен бөгслдереп-сыгыл- дырып, аркаларына сузылып яткан калын, нәфис толымнарын чайкалдырып, чулпыларын чыңлатып алырга да онытмыйлар. Әбиләр чуагының иң матур кояшлы бер көне, әйтерсең, Солтанморатның хәлле кешеләренә бер-берсенә бәйрәмнәрдә генә кия торган иң затлы киемнәрен күрсәтешеп алу өчен бирелгән. Инде җәйге, көзге эшләр, кем әйтмешли, тозлап-борычлап тәмамлап куелган, саламы-печә- не ташылып, лапас түбәләренә өелгән, бодае, борчагы, арпасы, солысы, тарысы...— һәммәсе, һәммәсе үзләренә тиешле бурага салынган. Халык, гүя, Хөрмәтулланы тереләй кабергә күмү өчен түгел, сабан туендагы тамашага җыелгандай, агыла. Дөньяда, әйтерсең, бернинди дә гөнаһ, шомлылык, күз яше түгү, низаг-хәерчелек юк, фәкать, матур киенгән затлы кешеләр гаммәсе тантана итә. Бодай арасында буталган кырлыктай, гөл-бакчаны ямьсезләгән чүп үләнедәй, матур-чибәр төслеләр тирәсендә алама-солама киемле гавам халкы да кайнаша. Бишмәт киеп, билен тыгызлап буган, аксыл-саргылт сакаллары түшенә төшкән авыру күзле чувашлар да, алача күлмәк- ыштан кигән башкортлар да, алатыр татарлары да, мишәрләр дә, типтәрләр дә бар. Ертыкмыртык, кырык ямаулы кием кигәннәр үзләре бер тирәдә торкем-төркем булып йөри. Тегендә шау-шу, монда шау-гөр, бер урында чыш-пыш, сөйләшү, икенче җирдә кычкырып-кычкырып,’ кул болгый-болгый бәхәсләшү китте, һәркем булачак фаҗигагә карата үзенең хөкемен алдан ук әйтеп куярга ашыга. 1 ү Староста Бүксә Тәхлис, хөкемне языл барырга тиешле сәркатип Галинур, Мөбахис мәзин, авылның кайбер куштаннары, бер әчмүхә чәйгә сатылган шаһитлар халык җыенының урта бер җирендә танавын танауга колакны колакка куеп гапләшә. Боларның бөтен максаты шул: Хөрмәтулланы тизрәк кара җир куенына тыгу. Гыйрфан мулла, беркем белән дә әңгәмә-мәңгәмә кылмыйча, хөкемдарлардан әллә ни ерак булмаган бер урында басып торды. Галимҗан әтисе янында булырга тырышты Хәсәнә абыстай, Хәмдия кендекәй, Көнсылу., тагын да берничә сылу-сылу, чибәр-чибәр киенгән хатын-кыз алардан ерак булмаган урында үзләренчә сөйләшеп тора. Аларның йөзләре боек, күңелләре сүренке, рухлары төшенке икәнлек әллә кайдан сизелеп тора. Шулардай ерак түгел бер урында—Хөрмәтулла абзыйның җәмәгате Мәликә түти, кызы Мәдинә. Галимҗан аларга әледән-әле күз сирпеп ала. Мәликә түти дә, кызы Мәдинә дә теге вакыттагыча киенгән. Мәликә түти, кадаклап куйган тораташтай, шул урында катып калган. Мәдинә аның янына басып каткан. Алар кырына берәү дә килми. Алар беркем белән дә сөйләшми. Хәер, аларның сөйләшер хәлләре дә юктыр. Галимҗан бер нәрсәгә аптырады: «Чуртан» белән «Киккерикүк» кайда икән? Башка малайлар чыж да выж йөреп тора Ә алар — юк. Әллә һаман сарык эзләп йөриләрме? Нигә бу юлы Галимҗанга әйтмәгәннәр? Менә бервакыт: — Киләләр...—дигән каты тавыш яңгырады. Халык дулкыны тынып калды. Оч каравылчы куллары артка каерып бәйләнгән Хөрмәтулланы алып килә иде. Галимҗанның йорәге «жу» итеп китте. Теге вакытта, төнлә, гәрчә ишектән аз гына ай яктысы төшсә дә, аның йөзен ул күрмәгән иде. Бу йөзгә хәзер карарлык та түгел. Бит очлары, маңгае, ияге күгәреп-бүлтеп чыгып, кара канга манчылган. Теге вакытта «Алып батыр»ны хәтерләтеп торган пәһлеван хәзер бәләкәйләнеп, кечерәеп отек күркәгә охшап калган. Аның нык кыйналганлыгын җүләр дә аңларлык. Бетергәннәр кешене. Изгәннәр. Мескен иткәннәр. Менә аны мәйдан уртасына китереп туктаттылар. Анда — бәләкәй генә өстәл. Өстәл артында вакыйганы язып барырга тиешле сәркәтип Галинур утыра. Аның янында юан мичкә. Кыска буйлы староста Тәхлис шул мичкәгә басып сөйләргә тиеш. Менә ул, әллә күпме кешеләр ярдәмендә, шунда күтәрелде. Аннан, күрәсезме гайрәтемне дигәндәй, халык дулкынына күз йөртеп чыкты; үзенең мәртәбәле кеше икәнлеген аңлатырга тырышып булса кирәк, берникадәр мактану төсе дә сиздереп, байларча, гамак кырып алган булды. Аннан, кулларын болгый-болгый, булган хәлне гавам алдына ачып салды, әмма хөкемне үзе әйтмәде— анысын шаһитларга калдырды: бу аның болганчык суда йөзмәгән балык икәнлс! сн күрсәтү өчен иде, сүзне ул Хөрмәтулланың күршесе — беренче шәһит Хәмәтдин картка бирде. Хәмәтдин картның яшереп тәмәке тартуын һәркем белә. Моны гәрчә кешегә сиздермәскә тырышса да, тәмәке гәпчегеннән саргаеп каткан тырнакларын, сирәк тешләре, ярылып ергаланган иреннәре, ике-өч алымнан ук аңкып торган сасы исе әйтеп тора. Әлеге көнне Хөрмәтуллалар ягыннан тәмле ит исе килүе турында сөйләде. Үзенең еллар буе ит шулпасы капмавы, Хөрмәтулланың исә кеше сарыгы суеп ләззәтләнде зурында ачыргаланып әйтте. Әмма ул да. хәйләкәр Тәхлис кебек, хөкемен чыгармады. Бу аның куркаклык билгесе иде. Староста бер хәйләкәр төлкенең җиде бүрене сугыштырганын яхшы белә. Хәйлә тозагына эләккән Хәмәтдин карт ерткыч бүре түгел — куркак куян. Аны өркетү — бәрәңге ашау кебек җиңел эш. — һәр юлның бер очы, һәр сүзнең бер азагы, сөземтәсе була. Хәмәтдин абзый, ул синең борыныңа тәмле ис алып кигән сарык итенең Мобахис мәзин сарыгы ите икәнлекне яхшы беләбез, бу хакта сөйләп тору кирәкми инде Сез хәзер шуны әйтегез: сарык урлаучыга ни җәза бирәбез? Хәмәтдин карт кырык җирдән тишелгән, бәлшәеп беткән киез эшләпәсен салып, аны, шуның белән киңәшләшеп алгандай, учында кат-кат йомарлады; аннан, куркудан агарынып каткан йөзен халыктан яшерергә тырышып, башын аска иде, дер-дер калтыранып, җебеп төште Староста каткат әйтеп, аны йокысыннан айнытырга тырышты, әгәр тиешле сүзен ярып салмаса, Хөрмәтулла урынына үзен гаепләячәк белән куркытты. Шуннан соң гына, тотыла-тотлыга, староста алдан өйрәтеп куйганча, мең авырлык белән: — Мин... ни... шуны әйтәм... Хәртине... Хөрмәтне... тереләй күмәргә... ыххым... Шундый ук сүзләрне Тәхлис үзе әзерләгән янә ике шаһиттан—сатлык җаннардан әйттерде. Аннан, үзен ныгытма алган солдаттай горур тотып, тәмам җиңгәнен сизеп: — Шуның белән халык хөкеме тәмам, җәмәгать, өч шаһит раслады, таралырга мөмкин,—диде. ~ Хөрмәтулла сүзсез генә басып торды. Башкалар да өнсез иде. Әйтерсең, һәммәсе авызына су капкан. Шул суның түгелеп китүеннән курка. Әмма авызлар ачылды. Сулар түгелде. Халык диңгезе кайнашырга тотынды. Әллә күпме сүздәр яңгырады: — Бу нинди ахмаклык... — Авылның өч ачыган ялкавы кеше башы ашый... — Сатылганнар алар... — Халык хөкеме болай булмый... Умарта күче урынына бераз гөҗләп алгач, мәйдан уртасына Гыйрфан мулла чыгып басты. — Мин дә бу хөкемгә каршы. Хөрмәтулланың сарык урлавына тамчы да ышанмыйм. Башкалар да сөйләсен. Алар да минем фикерне әйтер,—диде. Аның сүзләрен башкорт Котлызаман куәтләде: — Гирфан мулла дөрес әйтә... уның һүззәренә кушылам... Хөкем эше түгел был... Этем эше... Аның соңгы сүзләреннән җиңелчә генә көлеп тә куйдылар. Чуваш Ычтапан кул күтәргәч, көлү янә көчәеп китте: ни әйтер инде бу «телсез», янәсе. Ул да күп сөйләмәде. Тиешен генә әйтте, — Пез пер нәмәне аңлап петермәйпес... Кем күргән Күрмәтулланың сарык урлаганын?.. Берәү дә күрмәгән... ул миңа ишек ясады... Шуңа акча пирдем... шул акчага ул сарык итен сатып алган... Мин Кирпан мулла яклы... хөкем дөрес түгел... Халык дулкыны янә чайкала башлады. Бер-бер артлы төрле сүзләр ыргытырга керештеләр: — Гыйрфан муллага кушылабыз... — Хөрмәтулла сарык урламас... — Мобахис мәзиннең комсызлыгын беләбез. Бер үк вакытта мәзин яклылар да күтәрелде: — Каракны яклау оят... — Тереләй күмәргә... — Беләбез Хәртине... — Ат карагына сарык урлау бәрәңге ашау кебек кенә... Тавышны Гыйрфан мулла бүлде: — Туктагыз әле, җәмәгать, суган базары түгел ләбаса бу, шауламагыз, сүзне Хөрмәтулланың үзенә бирик . Гыйрфан мулланың калын тавышыннан соң йөзләгән күзләр канга манчылган Хөрмәтуллага төбәлде: аның нидер әйтүен көттеләр. Хөрмәтулла ашыкмады. Күкрәк тутырып бер тын алды да «уф» дип куйды. Халык аның хәле авыр икәнлеген аңлады һаман да эндәшмәгәч: — Әллә телдән калдымы... •— Бәй, шулкадәр тукмалуга... — Изгәннәр бит... — Моны күмәсе дә калмаган инде... — Болай да җан бирү чигенә җиткән...— диештеләр. Хөрмәтулла янә бер авыр тын алып куйды. Аның күзләре мәзәкләнде. Бөтен тәне калтыранырга тотынды, һаман эндәшмәгәч: — Бетте бу...—диде кемдер. Ләкин ул бетмәгән иде әле. Аның авызы тулы кан. Халык алдында шуны төкерергә кыенсынып торды. Хәзер инде, сүз әйтергә кирәк булгач, аны эчкә йотарга булды. Бусы да бик авырга туры килде. Төкерек йотар рәте дә калмагач, хәленең чыннан да мөшкел икәнлеген аңлады ул. Сөйләргә дип авыз ачса, тамак төбе гыжлады, тик сүзе генә чыкмады. Халык арасында тагын төрле сүз китте: — Бетте бу... — Ни сөйли ала инде ул... — Нигә кирәк аның сөйләве... Тавышны янә Гыйрфан мулла бүлде. Бу юлы ул «гаепләнүченең» үзенә мөрәҗәгать итте: — Хөрмәтулла туган, монда синең язмышың хәл ителә. Күрәм— авырсын Шулай да әйт бер-ике сүз. Халык шактый озак көткәч, ниһаять, берничә сүз әйтерлек көч тапты ул: — Мин... сарык ырламыйм... Мине төбәнсетмәгсз... Мин ат карагы... ат ырлыйм... «ат карагы» дип хөкем итегез... Халык шым булды. Күпләрнең күзе акайды хәтта. Кем инде үзенең ат карагы икәнлеген әйтеп торсын, ди. Әллә акылдан язамы югыйсә? Бу сүзләрнең төбендә берәр серле хикмәт бармы? Ә инде Мөбахис мәзин өчен бу җитә калды: — Менә, җәмәгать, ишеттегезме моның сүзен. Теге вакытта әйтә килдем, әйтә килдем, атымны шушы мөртәт кенә урлау турында әйттем. Сүзем өскә чыктымы? Чыкты Хәзер аны «ат карагы» дип тә хөкем итәбез... Баштан ук сүз әйтергә ярсып торган Мәликә — Туктагыз!..— дип кычкырып җибәрде. Ул, чәчрәнләп, мәйдан уртасына чыкмак булды. Кемдер аның беләгеннән тотып алды. Бу «ярамый» дигәнне аңлата иде. Хатын-кызга ир-ат алдында сөйләү гөнаһ, янәсе. Шулай да ул чигенмәде. Бу пычрак гайбәт бөтен нәселнәсәп остенә ябыла бит. Тәмам ярсыган Мәликәне тотып тордылар. Ә ул, ут чәчәрдәй булып, сөйләвем белде — Ат ярата ул. . Бервакыт төшендә ат урлаган Шуннан, мәзәк итеп, үзен «ат карагы» дип сөйләп йөри Кешенең энәсенә дә тигәне юк аның Әле менә «сарык буры» дигәнгә гарьләнүеннән әйтә «Ат карагы» данлырак, янәсе Хөрмәтулла!.. Нигә ялганлыйсын?. Ат урласаң, бодай ярлы яшәмәс идек бит... Тәмам ярсыган Мәликә, үзенең халык алдында икәнлеген бөтенләй онытып, үксеп-үкссп еларга тотынды. Нәкъ шул вакыт сарык алып килгән дүрт малай күренде. Муенына җеп бәйләгәннәр. Бау - Апуш кулында Артта! ы очесе сарыкны эткәләп-төрткәләп килә. Сарык, күрәсең, барыр! а карыша Алжыганйончыгандыр, бәлки Әллә ят кулларны сөймиме? Бик мөмкин Хайванда хәйләкәрлек тә җитәрлек була Ә малайлар сарыкның «уй-хисе» белән аслан исәпләшми. Өстерәпме өстериләр. Менә алар, тамаша кылып карап торган халыкны ера-ера, мәйдан ypiасына җитте. Апушның үткен күзләре Мөбахис мәзинне эзләп тапты. Тапты да җепнең очын аңа китереп тоттырды. Бу Мөбахис мәзиннең кара сарыгы иде IV алимҗан бу хәлләрнең барын да күңеленнән кат-кат кичереп, барлык вакыйгаларны акыл казанында кайнага-кайнага, аларны соңыннан үз хистойгы бизмәненә салып үлчи-үлчи барды Иң үкенсчлесе шул булды: сарык эзләргә соңгы мәртәбә бa pi анда Апуш аңа Г әйтмәгән. Моның ни сере, ни хикмәте, ни яшеренлеге бар икән тагы. Әллә аны чыннан да «чирлечәүкә» дип кимсетәләрме? Көченә, чослыгына, үткерлегенә ышанмыйлармы? Андый-мондый көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыкса: — Кайгырма, балам, бер яманлыкның бер яхшы ягы булмый калмый ул,—дип юата иде әнисе. Шуны уйлап, яманлык чүмәләсе эченнән яхшылык гәүһәре эзләргә тырышты ул. Күп чокчына торгач, тапты: әгәр Апуш белән тагын да сарык эзләп киткән булса, ул мондагы халык диңгезе манзарасын күрми калыр иде. Яхшылык белән яманлык кына түгел, әнисе әйткәнчә, матурлык белән ямьсезлек тә даимән тәңгәл йөриләрдер, күрәсең. Әтисенең көче, гаделлеккә җанын фида кылырга торуы, җиңеп чыгуы, кеше язмышы өчен йөрәк ялкыны белән көрәшүе аның күңелендә мәңге сүрелмәслек горурлык уты кабызды. Тик Хөрмәтулланың кыланышын гына аңлап бетермәде ул. Ни өчен үзен ат карагы итеп күрсәтергә тырыша? Үлем чигендә дә үзсүзле пәһлеван булып калырга телиме? Шуның белән бәндәчелек кодрәте күрсәтәме? Ничек кенә булмасын, Хөрмәтулла абзыйсы аның күңелендә, теге вакыттагы кебек, яхшы тәэсир калдырды. Мәликә түтинең чәчрәнләп чыгуы, ире язмышы өчен утка керергә әзер торуы, йөрәген өзеп бирердәй итеп сөйләве дә Галимҗанның күңел кузын күпкә дөрләтеп җибәрде. Янында сулыш алырга да куркып торган кызы Мәдинә чын мәгънәсендә Акчәчкә иде бит. Галимҗан аңа да вакыт- вакыт күз сирпеп алырга онытмады. Дөрес, Акчәчкә шиңеп бара төсле. Бу, мөгаен, әтисе кайгысыдыр. Шулай да ул һаман әле, шундый авыр мәлдә дә, усал җилләргә, кырауларга, көзге салкыннарга бирешми торган дала чәчкәсен хәтерләтә. Яхшылык белән яманлык, шәфкатьлелек белән шәфкатьсезлек, бәхетлелек белән бәхетсезлек чәкәләште. Маңгайны маңгайга куешып, якла- шаякалаша, элек тә шулай булганмы? Бу күңелсезлек гомер бакый дәвам итәрме? Вакыйгалар да тиз үзгәрә. Көннәр дә, атналар да, айлар да, еллар да. Ул көнне җылы иде әле. Шуңа күрә халык җәйчә дә, көзчә дә киенгән иде. Яки яшьләр — җиңелчә, картлар—калынча. Икенче көнне болар юлга чыкканда да, сандугачлы алсу таң ук булмаса да, табигать җәйчәрәк тын ала иде әле. Бераз баргач, җәй җилләре кайдадыр сеңде, аны көз җилләре алыштырды; ул гына да түгел, кара-кучкыл болытлар куера, канатына кар катыш яңгыр төягән усал, салкын җилләр котырынып килде. Галимҗан толып эченә чумды. Атасы толыпны алмаска да тырышкан иде. — һи, әнкәсе, әле әбиләр чуагы лабаса,—дип карышкан иде. — Соң, атасы, юлга чыкканда борынгылар да җәйге челләдә тунны калдырмаска кушканнар бит,—дип, үз сүзен сүз итте әнисе, һәм дөрес эшләгән дә. йлар диңгезендә_йөзә-йөзә, Галимҗан, акрынлап, әвен базарына китә башлады. Йокларга теләмәгән иде ул. Гәрчә күз кабаклары авыраюын сизсә дә, бөтен тәненең ниндидер рәхәтлек эчендә оеп баруын тойса да, ул ләззәтлелектә эрергә теләми иде. Шулай да йокы Җиңде. Татлы хыяллар толып тышында калды. Толып эчендә ул икенче бер хыялый дөнья дулкынында йөзә башлады. Дулкын. Ниндидер ефәк дулкын. Шул дулкыннар, төреп алып, аны күккә чөйде. Бераздан ул янә җиргә төште. Бакса, җир өстен ниндидер кара дулкын каплады. Ул дулкын Галимҗанга таба да ябырылды. Инде бетәм, үләм, кара дулкын астында калам, дип куркып торганда, имәнеч зур канатлы бер кош очып килеп, аны тагын да күккә күтәреп алып менеп китте. Алып менеп тә китте, бер очлы тау башында калдырып, үзе икенче очлы тау башына У барып кунды. Бәй, бервакыт ул ой дәүмәллеге ак кош кешегә әверелде Кеше Хөрмәтулла абзый булып чыкты. Хөрмәтулла абзый тора-бара коточкыч зур Алып батырга әверелде. Киеме алтыннан, имеш. Үзе ул мәчет манарасыннан да озын. Башы казан дәүмәллеге. Казанга шул ук зурлыкта алтын такыя кидерелгән. Аягындагы искиткеч зур итекләре дә алтыннан. Бер алтын кош очып килде дә әнә шул алтын такыяга кунды. Бусы аның җәмәгате Мәликә түти булып чыкты. Мәликә түти башына бәләкәйрәк икенче бер алтын кош килеп кунаклады. Монысы —Акчәчкә, бераз торгач, Хөрмәтулла абзый, аларның икесен ике уч төбенә утыртыл: — Курыкмагыз, акыллыларым, кара дулкын остенә мин ак җәймә җәям; ул ак җәймә бөтен кешегә бәхет кигерәчәк,— диде. Бер өргән иде, чыннан да, кара дулкын остенә көмештәй елкылдап торган ак җәймә җәелде. Шуннан ниндидер кодрәт белән Галимҗанны да үз янына тартып алды ул. Тартып та алды, «Акчәчкә» белән икесен бергә бастырып та куйды. Шулай итеп, алтыннан киенгән ике пар ике куш мәхәббәт басып тора хәзер. — Мин пәйгамбәр, син дә пәйгамбәр, Галимҗан, ә болар—фәрештәләр,—ди Хөрмәтулла абзый. Бәй, ни гаҗәп, Хөрмәтулла пәйгамбәр, Мәликә фәрештә. Акчәчкә фәрештә бермәл очтылар да киттеләр. Галимҗан берүзе калды. Дөньяны караңгылык каплады. Шул караңгылык эчендә очты да очты Галимҗан Ул яктылык эзләде. Ә яктылык юк та юк. Оча-оча канатлары сына башлады. Бу аның соңгы сулышы, соңгы минуты, яшәү очен көрәшнең соңгы секунды иде. Сулыш кысылып, минутлар, секундлар өзелеп, канат челпәрәмә килгәч, ул караңгы базга гөпелдәп килеп төште Озак ятты базда Галимҗан. Калкыныр иде, аны ниндидер авыр таш белән бастырып куйганнар. Менә бервакыт ташны кемдер алып ыргытты. Галимҗан аякка басты Аны коткаручы кеше Хөрмәтулла абзыйсы иде Хөрмәтулла бер өргән иде, алсу таң аггы. Кинәт әнисенең Галимҗанны пәйгамбәр итеп төшендә күрүе хәтеренә төште. Димәк, бу алсу таң— Галимҗанныкы. Бу —пәйгамбәр таны! Уянып китсә, аның толыбы ачылган икән. Йоклаганда тирләгән булса, хәзер салкын җил өрә. Аның янында чикмәнгә төренгән Шакирҗан йоклап ята. Кар катыш яңгыр һаман сибәли дә сибәли. Кәжән кигән Гыйрфан мулла артка әйләнеп караштыр! аласа да. Галимҗанның хәлен шәйләмәгән иде. Хәзер инде аңлап алып, атларны туктатырга мәҗбүр булды. — Их, юньсез малай, мин бит сине толыпка төргән идем, нию ачтың, карачы, күшеккән тавык кебек булгансың бит, - дип тиргәде Галимҗанны әтисе. — Йоклап киткәнмен бит, әткәй... — Тыңламыйсың Киресең. Шуңа чирле чәүкәсең... Мәдрәсәдә синдәйләрнс бик яратмыйлар Ярый ла кеше булалсаң, яхшы укысаң тисенең соңгы сүзләре — «ярый ла кеше булалсаң» — дигәне Галимҗанның йөрәгенә ут якгы. О нинди кеше булырга? Хөрмәтулла абзый кебек кара дулкыннарга ак җәймә җәючеме? Җәя алырмы? Әллә үзен шу.з кара дулкыннары lam iau map шрме ’ Ань: aiai иттеләр. Әмма авыл буйлап имешмимеш давылы котырынып йорсдс. Имеш, Гыйрфан мулла Ырымбурга киткәч. Хөрмәтулла абзыйның хөкем эшен яңадан караячаклар. Мобахис мәзин җиңелеп кала торганнардан түгел, янәсе. Ул әле киләчәктә, ходай уң кылса, Гыйрфан мулла кебекләр белән гарьшс көрсидән торып сөйләшәчәк. Имде ни кирәк’ Нахакка Хөрмәтулла абзыйның измәсен изгәннәр, кабыргаларын, кулларын сындырып, каша батырып ташлаганнар. Сарык табылды бит Хәзер Мобахис мәзиннең ү зен хөкем алдына тезләндерергә кирәк. Ә ул, Ә Ходайдай курыкмыйча, һаман келәт астыннан өреп яткан эт кебек кылана. Кеше булырга?! Нинди кеше?! Бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмый иде әле Галимхан. Хәер, кәбестә шикелле катлы-катлы булган бу мәсьәләнең асылына кем төшеп җиткән инде. Көрәш дигәне әллә үзе шулмы? Кем өчен кирәк ул көрәш? Кеше язмышы өченме? Бөтен дөньядагы кешеләр язмышы өченме? Бу уйлануларның йөрәгенә орлык булып сибелүен Галимҗан аслан аңламый әле. Ул орлыкларның шытып тамырлануын да аңлап бетерми. Унтугызынчы гасырның соңгы айлары. Алар укырга килә. Ырымбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә. Нәкъ шушы 1899 елда Гаяз Исхакыйның «Тәгал- лемда сәгадәт» исемле әсәре нәшер ителгәнне Галимҗан белми әле. Шушы ук елда Исхакыйның Пушкин әсәре «Капитан кызы»н тәрҗемә иткәнлеге аның әле ике ятып бер төшенә дә керми. Ул тирә-якка даны таралган «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга бара. 1902 елда Гаяз Исхакыйның «Хөсәения» мәдрәсәсенә хокук белеме укытучысы буларак килүен алдан белсә дә, аның әллә ни исе китмәс иде. Чөнки аңа Гаяз Исхакый ни, тегесе ни, монысы ни—барыбер. Тик Галимҗанга, Шакирҗан абыйсы кебек, Гаяз Исхакый дәресләрен тыңларга насыйп булмаган икән. Шакирҗан абыйсының эшләре һәрвакыт майлы табада шуган коймак кебек шома бара. Ә нигә аңа, Галимҗанга, җил гел кире яктан исеп тора? Әтисе-әнисе әйткәнчә, әллә кешенең уңай сыйфатларын билгели торган холык-фигылендә кире яклар булгангамы? Ә ничек бетерергә ул кирелекне? Канга сеңгәнне пычак белән кырып ташлап та булмый, имеш. Ул, самавыр юшкыны шикелле, мәңге шулай каткан килеш торырмы? Алмадылар Галимҗанны «Хөсәения» мәдрәсәсенә. Безне капчыкта яткырып булмый шул. Сәламәтлеген тикшергәндә Гыйрфан мулла, оя- тып олтырак итеп булса да, алдашу юлына басты: — Абыйсы Шакирҗан кебек инде...— Бер чире дә юк...— Белеме дә аллага шөкер...—дигән сүзләрне әйтте. Нәкъ шул вакыт Галимҗан буылып ютәлләргә тотынды. Ишек төбендә торган бер савытка барып кан төкерде. Юлда әлеге ачылган толыптан өргән җил, күрәсең, аның үзәгенә үткән. — Мондыйны без кабул итә алмыйбыз,— диде табиб. Мәдрәсә башлыгы мөдәррис аның сүзләрен раслап куйды. Гыйрфан мулла сүз көрәштерүнең файдасы юклыкны аңлады. Троицк мәдрәсәсендә үзенең дә шулай рәхимсез кылануын искә төшереп, үкенеп тә куйды. Кешегә аткан таш үзеңә кайтыр, җилгә төкергән төкрегең үзеңә чәчрәр, ди. Бу әллә шуның бер яшерен, серле гыйль- ләсеме? Син бит, үзеңчә, дөреслеккә барам, дип уйлыйсың, кыек юлга кереп киткәнлегеңне сизми дә каласың. Менә хәзер, авыру дип кеше исәбеннән чыгарып, кайда куярга баланы? Кире алып кайтып китәргәме? Бу авырлыкны Хәсәнә күтәрә алмаячак. Мондый очракта «төртергә» кирәклекне белә Гыйрфан мулла. Әмма аның кешелеклелек сыйфаты, ялган юлдан качарга тырышып яшәве, дөреслек иманын тотарга тырышуы «төртү» кебек күңелсез хәл белән һич килешә алмый. Шуңа күрә, язмыштан узмыш юк, дигән канунга буйсынып, Шакирҗанын калдырып, Галимханны «Хөсәения» мәдрәсәсеннән алып чыгып китәргә мәҗбүр булды ул. Белә: монда Вәли мулланың кадим мәдрәсәсе бар. Әмма ул җыен калдык-постык, гарип-гораба, надан- маданны кабул итә торган мәдрәсә. «Хөсәения» тау башында арыслан булып горурланса, бу—тау итәгендәге мескен куян Шунда калдырыргамы баланы? Рухи яктан имгәнеп бетмәсме? Пәйгамбәрдән иблис килеп чыгуы мөмкин. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың бит. Вәли хәзрәт арбасының төбе тишек, күчәренең черек агачтан икәнлеген яхшы белә ул. Нишлисең, кем әйтмешли, бодай юк икән арпа чәчәсең. Тик арпаны бодай итеп кенә булмый. Галимҗанны Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә калдырып китәргә туры килде. рымбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсе ике катлы таш йорттан гыйбарәт иде. Аның беренче каты җирне уеп эшләнгән. Ул берникадәр солдат землянкасын хәтерләтә. Аның диварлары эчтән дә, тыштан да суланып, мүкләнеп беткән. Тәрәзәләре карыш каткан. Идәннәр пычрак. Икенче кат та шуннан әллә ни ерак китә алмаган. Тар гына коридор. Ике якта ике ишек, һәр ишекне ачып керү белән синең борыныңа күңел болгаткыч сасы ис килеп бәрелә Килеп керүче аның ишек төбендәге чүп өелмәләреннән чыккан ыс, ләгәндәге болганчык су буы кушылмаларыннан барлыкка килгән ис икәнлеген абайламаска мөмкин. Янә аңа бик сирәк мунча керү аркасында шәкертләр тәненнән, киеменнән чыккан әчкелтем-төчкелтем ис өстәлә. Пычрак идәннән күтәрелгән тузан, шулар белән аралашып, кеше үпкәсе өчен зарарлы һава ясый. Вәли әфәнде Гыйрфан мулланы ихтирам күрсәтеп каршы алды. Утырып дога кылышкач, ару гына хәер төртте дө Гыйрфан мулла: — Мөхтәрәм Вәли әфәнде, бала язмышын бер хода вә дә ки сез сауләт* остазга тапшырдык инде, ул һич тә мәкаддир1 2 булмас; иншал- лаһ, йөзебезгә кызыллык китермәс, пәйгамбәрләр зиһене булса да, тыштан таза күренсә дә, сәламәтлеге әлегә бигүк күркәм түгел шул,— диде. Вәли мулла аның белән тәкъдирән хөрмәт итеп, олылап сөйләште. Галимҗанның сәламәтлеге йомшак икәнлекне искә алып, үткен җил тимәсен өчен, аны тәрәзәдән ераграк торган урта бүлмәгә урнаштырдылар. Бүлмә дигәне тактадан түгел, чүпрәктән эшләнгән. Кияү очен әзерләнгән чаршау дин әйтергә дә момкиндер аны. Чаршау белән әйләндереп алынган һәр «бүлмә»дә икешәр, өчәр, дүртәр шәкерт тора икән. Вәли мулла иҗтиһаты белән Галимҗан икс кешелек бүлмәгә урнаштырылды. Гыйрфан мулла Вәли әфәндегә бихисап рәхмәтләр әйтеп, аңа янә дә өстәмә хәер төртеп, аның сау-сәламәтлеге, бәхст-сәгадәтс өчен даимән дога кылып яшәргә вәгъдә бирде. Дөрес, бу кадим мәдрәсә аның күңелендә, табигый ки, яхшы тәэсир калдырмады. Троицкиныкында пакьлык хоксм сорә иде. Моны ул, уратыл-чолгатып булса да, Вәли мулланың күңеленә кылчык кадамаска тырышып, саклык белән генә сөйләп тә бирде. Вәли әфәнде Гыйрфан мулланың шактый мәгълүматлы, мөхтәрәм зат икәнлеген нык аңлады. Аның тәнкыйди сүзләрен чырай сытыбрак кабул итсә дә, ыхым-ыхым тамак кырып, һич кирәкмәгәнгә сакалын сыпыргалаштыргалап, чалмасын рәтләштергәләп алып, ачу-фәлән, үпкә- сапка белдермәскә тырышты. Улы Галимҗанга даимән күз-колак булып торырга, аны кирәк чакта якларга сүз бирде. Галимҗан әтисенең ачык күңелле, шактый киң даирәле булуы, кешелеклелек сыйфатлары ошады Вәли әфәндегә. Гыйрфан мулланың данлыклы Троицк мәдрәсәсеннән китеп, авылда җир эшләре, хуҗалык, малчылык белән шөгыльләнүенә хәтта шатланып та куйды Баксаң, Вәли мулланың үз хыялында да андый омтылыш, һавалану, тәшәббсс булмаган түгел икән. Әмма алар, үзе әйтүенчә, иртән төшкән чыкның кояш күтәрелә башлау белән юкка чыгуы төсле булып калган Адәм баласы бер ходай ирегендә, язмышы маңгаена тугач та Алла исеменнән язылып куелган. Кыскасы, Вәли әфәндегә Гыйрфан мулла мисалында табигать кочагында яшәү насыйп булмаган Аляр шулай фикер-фәтва алышып, киләчәктә хатлашып торырга сүз куешып, дусларча аерылыштылар 1 Сауләт олылык, көч, гайрәт 1 Мәкаддир кайгы китерүче, аламалык эшләүче, көендерүче 2 «К.У»№ ю Ы 17 — Укуда мөмтаз булачагың шөбһәсез, «таш маңгаем», әмма ләкин бәндәчелек очен ул гына җитми әле, үзеңне шәкертләр арасында да, Вәли мулла, хәлфә, мөдәррис, башка зыялылар алдында да инсафлы тотарга тырыш,—диде атасы хушлашканда. Галимҗан: «Ярар, әткәй, син дигәнчә булыр, кайгырма, исән-аман кайтыл җит», димәкче иде, әмма тамак төбенә ниндидер төер килеп тыгылды. Ул ютәлләргә кереште. Кан төкерде. Кайткач, Гыйрфан мулла остаз бикәсенә юлда булган мәшәкатьләрне, табигатьнең рәхимсез булуын, мәдрәсәдәге хәл-әхвәлләрне бәйнә- бәйнә сөйләп бирде. Тик Шакирҗанның «Хөсәения» мәдрәсәсенә, Ходай кушу буенча, бик җиңел үтеп китүе, Галимҗанның анда эләгә алмавы турында, хәзергә әйтми торуны мәгъкуль күрде. Чөнки остабикәсенең шактый ябыгып, моңсуланып китүен сизде ул. Йөзендә, күз төпләрендә ниндидер аңлаешсыз кайгы күләгәсе. Аңлый: ул Шакирҗан һәм Галимҗан өчен борчылу галәмәте. Шуңа күрә, остаз бикәсен борчымаска теләп, ул вакытлыча алдашу юлына басты: икесен дә «Хөсәения»дә калдыру турында әйтте. Гыйрфан мулла — алдашырга гадәтләнмәгән зат. Ул гомумән алдаша белми. Әгәр алдарга тырыша икән, бу кара якны каплап, аклыкны өскә чыгару өчен. Ләкин андый чакта да аның алдашканы күз карашыннан, бигүк ышанычлы сөйләмәвеннән, йөзен яшерергә тырышуыннан сизелеп тора. Боларны Хәсәнә абыстай яхшы белә. Бу юлы да аның сөйләүләре нигезендә ниндидер яшеренлек барын сизде ана күңеле. Хәсәнә абыстай кат-кат төпченеп, ныклабрак сөйләп бирүен үтенгәч: — Соң, Алла колы, әйттем бит инде, икесенә дә бүлмә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә калдылар,—диде дә, тотылудан куркып, башын читкә борды. Зирәк күңелле Хәсәнә абыстай моны барыбер сизми калмады. «Нидер яшерәсең, атасы», дияргә теләгән иде, әйтмәде, юлдан арып кайткан кешене борчыйсы килмәде. VI алимҗанның күңеле китек иде. Тирә-якта дан тоткан «Хөсәения» мәдрәсәсенә абыйсы Шакирҗанны алдылар. Нечкә иләктән бик шәп үтте. Ә ул, Галимҗан, иләктән үтми калган көрпә. Шакирҗан абыйсы белән бер бүлмәдә торса, әнисе, Нәгыймә апасы биргән йомшак тәрбия, наз, сөелү хисе һаман өзелмәгән булыр иде. Дөрес, әтисенең үтенеп соравы сәбәпле, аны мәдрәсәнең тынчу һавасын инде биш ел сулаган, шәкерт тормышының газапларын күп татып каешланган, озын гына буйлы, какча гәүдәле, ябык йөзле, аксыл чьуэайлы, карар күзгә үк миһербанлы, шәфкатьле, әдәпле булып күренгән Иосыф исемле бер мәхдүм белән урнаштырдылар. Ул, Йосыф, Вәли хәзрәт әйткәнчә, олыларга да, мәдрәсәгә яңа килгән, Галимҗан кебек йомыркадан бу фани дөньяга күптән түгел генә чыккан чебеш шәкертләргә дә кадер- хөрмәт, ихтирам-илтифат, мөкиббәнлек белән карый. Аның шулай икәнлеген Галимҗан беренче көнне үк белде. Әтисе хушлашып китү белән, боегып калган сүренке йөзле Галимҗанның күңелен күтәрергә, аны шундук берникадәр хыялый-матур хәят манзаралары дөньясына алып китәргә тырышты. Моның өчен кайгы-хәсрәт тарата торган мәзәк, риваять, әкиятләр сөйләп алды, әйберләрен җайлап-җайлап куярга булышып, чәй кайнатып эчерде. Галимҗан кечкенә өстәл өсгенә әнисе җибәргән тәм- томнарны чыгарып куйды. Йосыф та саранланмады. Чәйдән соң ныклап танышу китте. Йосыф Бөре өязенә_кергән Илеш авылыннан икән. Илеш үзе _____ во лость үзәге. Ул яклар, Йосыф сөйләвенчә, укырга Казан мәдрәсәләренә китә, имеш, Йосыф нәсел-нәсәб чылбырының унике буынын сөйләде. Г Буынның чишмә башы авылга нигез салучы шул иҗтиһадлы, хезмәткәр Илеш бабайдан башлана икән. Йосыфның әтисе Нургали ишанның бер туганы Ырымбурда яши икән. Шуңа күрә Йосыфны шушында укытуны мәслихәт күргән. Йосыф әтисе, әнисе, туганнары, авылының табигате белән горурланды. Быел җәй — ямьле июль аен^а әтисе аны Казан каласына алып барган Пароход белән. Монысын Йосыф шигъри матур тел, хис-тойгы, йөрәк җылылыгы, күңел кайнарлыгы белән бәян кылды. Менә җырларда җарланган, үзендә сихри гүзәллекне саклаган, ак сулы Агыйдел. Ул, имеш, тыйнак кына, моңсу гына, инсафлы чибәр кыз елмаюын хәтерләтеп ага. Бервакыт ул кара сулы Чулманга барып кушыла. Ак су — кара су. Агалар да агалар. Ләкин кушылып, аралашып китәргә ашыкмыйлар. Ак су. Кара су. Ак су — чибәр кыз. Кара су — баһадир егет. Чибәр кыз назлана, ояла, кыенсына—егет кочагына йомылырга ашыкмый Баһадир егет кайнар мәхәббәтен аңлата, бу ләззәтле, сәгадәтле, бәхетле минутларны мең-миллион еллар тилмереп көтүе турында әйтә. Аннан соң да әле әдәпле, инсафлы, күркәм табигатьле кыз егет кочагына атылырга бик ашыкмый, сөйкемле елмая-елмая, назлана-назлана ага бирә. Бу сөйкемлелек, бу инсафлылык, бу илаһилык егетне тәмам ярсыта, шашындыра, акылдан язу чигенә җиткерә. Кыз үзенең чибәр, сылу, назлы булуын гына түгел, горур, көчле, каһарман икәнлеген дә әйтә. Аны шулай камил итеп Урал бабай тәрбияләгән. Урал бабай аңа матурлыгын-батырлыгын теләсә кемгә әрәм итмәскә, Урал буйларыннан алган гүзәллекне саклаган хәлдә, голләр-чәчәкләр, таулар-урманнар арасыннан нәфислек саклап агарга, Урал данын еракеракларга алып барырга кушкан. Аңлый егет кызның уй-хыялын. Аны чын күңелдән гаять олылап һәм хөрмәтләп үзенә кабул кыла, уй-хыялларын гамәлгә ашыру өчен ерак-еракларга, матур-матур илләргә алып барырга вәгъдә бирә. Шуннан гына алар бср-берсенең кочагына мөкиббән керешеп, тәмамән бер җан булып, бер йөрәккә әверелеп ага башлыйлар. Ак су, кара су аралашуыннан икенче сыйфатлы су барлыкка килә. Бервакыт алар Идел ана кочагына барып сыена. Идел ана аларны Хәзәр диңгезенә җитәкләп алып китә. Галимҗан моны хискә бирелеп тыңлады. Йосыф хәзер унҗиде яшьтә икән. Димәк ки, Галимҗаннан биш яшькә олкәнрәк дигән сүз. Үзеннән шунча кечкенәгә һич иренми әллә ниләр сөйләве, Вәли хәзрәт әйткәнчә, аның бик тә миһербанлы, кечелекле икәнлеген күрсәтә. — Сандугач сайрашып, ат кешнәшеп, адәм баласы гәпләшеп таныша, сип дә үзеңнең кайдан, нинди нәселдән, кайсы яктан икәнлегеңне сөйлә инде, Галимҗан, кеше үзеннән яшерсә дә, дустыннан яшерергә тиеш түгел,—диде Йосыф, бар булганын сөйләп бетергәч. Галимҗанның күңеле Кондызлы күл, Зәңгәр чишмә, Исәнбикә, Түр- сәгәле буйлары матурлыгына йөгерде. Андагы гүзәллекне, хозурлыкны, күркәмлекне сөйләп бетереп буламы? Янә шунысы бар: тыңларга яратса да, сөйләргә, Йосыф абыйсы кебек, артык һәвәс түгел ул. Аның күңелендә әле үзе дә аңлатып бирә алмаслык ниндидер давыл купты. Тыштан сиздерергә тырышмаса да, эчтә ул давыл кайный, котыра, үрле-кырлы килә. Ниндидер гүзәллек белән аралашкан давыл ул. Бу давыл-матур- лык, бәлки, гүзәл кыз Агыйдел, баһадир егет Чулман мәхәббәте ялкыны тәэсиреннәндер. Ничек кенә булмасын, олы кеше алдында берникадәр тартынып, кыенсынып, сүз белән аны арлык бимазаламаска гырышып, булган кадәресен, белгәнен сөйләп бирде; авылның күркәм табигатен, аның кешеләрен Йосыфның күз алдына китереп бастырырга тырышты, нәсел-нәсәбен, җиде буын ата-бабалар чылбырын сүтеп күрсәтергә дә иренмәде. Бу вакытта Галимҗанның күңелендә ниндидер яшерен шигъри моң, табигать гүзәллеге энҗеләре балкышы, хәяти аһәң чаткылары, кешеләр рухыннан алган садәтлек, тагы да әллә нинди сихри нәрсәләр бар иде 2* 19 инде. Йосыф абыйсы аны үз авылы, Агыйдел, Чулман матурлыгы хакында сөйләп әсәрләндерде. Йосыф сөйләгәннән соң Галимҗанның әллә кайларда, ерак-ерак илләрдә, ниндидер серле-серле дөньяларда буласы, шул Агыйделнең Чулманга кушылган урыннарын, Идел елгасын, Хәзәр диңгезен, тагын да бик күп җирләрне күрәсе килеп куйды. Галимҗан, тартынып-кыенсынып кына булса да, үзе дә начар сөйләмәде шикелле. Югыйсә: — Авылыгызны бец барып күрәм әле, мин дә сиңа үзебезнекен күрсәтермен,—димәс иде Иосыф мәхдүм. VII ызык икән бу мәдрәсә тормышы. Әле генә бәгъзе берәү үз бүлмәсендә ялгыз сандугач кеби моңаеп утырса, йә булмаса, болар сыман, икәүдәникәү чәй эчеп сайраша, кичен, шәкертләр җыелгач, шау-гөр, уен-көлке, җыйнаулашып шаярышу башланды. Өлкәнрәк шәкертләрнең Вәли хәзрәткә кышлык өчен утын кисәргә, аннан соң ниндидер баз казышырга, янә башка эшләр башкарырга киткәнлеген ишеткән иде Галимҗан. Әле менә, зур крепость алган солдатлардай горур атлап, имәнеч каты тавыш белән шаулашып-гөрләшеп, алар төркеме кайтып керде. Янә тагын әле тегеннән, әле моннан кузгалган шәкертләр гомумияте, төнен сунарга чыккан тычканнар өере кебек, тыз да быз йөрергә кереште. Ни бу? Нинди кайнашу? Әйтерсең, дөньяның асты өскә әйләнә. Йә, хода! Чыр-чу, шау-шу, тавыш-гауга купты. Гүя, кыямәт көне. «Бисмиллаһир-рахманир-рәхим», «ләхәүлә вә лә куәтә», «әлгаззе биллаһи» кебек сүзләргә сүгенү-кычкырынулары да катнашып китә. Хәтта динне, мулланы, мәдрәсә башлыгын тиргәү сүзләре дә яңгырый. Моның ни галәмәт икәнлеген Галимҗан белми әле. Иосыф мәхдүмнән сорар иде—ул кайдадыр чыгып китте. Ә төркем, бал алганда өркетелгән умарта күчедәй, гөжмөж килеп йөрүен белде. Менә алар боегып, әллә нинди тирән уйларга чумып, үзен-үзе кая куярга белмичә утырган Галимҗан бүлмәсенә кереп тулды. Аларга, янәсе, яңа килгән шәкертнең акыл кылын тартып карау лязим Берәүсенең кулында шактый дөнья күргән, тузган чикмән. Шул чикмән белән төреп, Галимҗанга аның күтәрелгән җиңеннән карарга куштылар. Шул җиңнән әллә күпме йолдыз күренә, имеш. Галимҗан, карагач, ничә йолдыз күрүе турында әйтергә тиеш, һәй, бу надан шәкертләр!., һәй, бу томаналык!, һәй, бу күңел караңгылыгы!.. Мәдрәсәдә инде җиде-сигез ел ми черетеп, газап чигеп, сасы-тынчу һава иснәп, җиңнән карап йолдыз күренмәгәнлекне дә белмиләрме? Белә алар. Яңа килгән шәкертне белми дип уйлыйлар. Алдыйлар да бардыр. Әмма ләкин нигә шундый вак-төяк кызык-мызык белән шөгыльләнергә? Яңа килгән шәкертнең зиһенен, аң-акылын, фикер йөре- тү офыкларын сынау өчен башка мәгънәлерәк «уен» юкмы9 Бу хакта Галимҗан белә иде инде. Аны әтисе дә әллә мең кәррә көлә-көлә сөйләгән иде. Чикмәнгә төренгәч, син кемдер тартып торган җиңгә башыңны тыгарга тиеш. Шуннан бер ахмагы йә салкын, йә эссе су коя. Аннан, чикмәнне ачып ташлап, шырыкшырык, ихахай-михахай, лых- лых көләргә тотыналар. Шулмы егермегә җиткән ир-егетнең ун-унике яшьлек баланы мәсхәрәләп ләззәтләнүе? Шулмы кешенең аң-якыпын сынар өчен оештырылган кәмит? Шулмы егетлек күрсәтү сәпәрәйлеге? Галимҗан бу хакта ләм-мим белмәгән атлы булып, чикмән эченә керде. Әмма җиң эченә башын тыкмады. Тыккан атлы булып «һәй, шәкертләр, мин инде бик күп йолдызлар күрдем», «Алар бик матурлар»' «Барысы да чекрәешеп яналар» кебек җөмләләр әйтте. Комганнан су кою вакыты җиткәнен шәйләгәч, башын җиңнән чыгарып, чикмән эчендә катып калды. Су коелды. Аның тамчысы да тимәде Галимҗанга Ул шуңа утыра бирде. Ә тегеләр: «бетте бу», «коенды», «эссе су таракан 20 К ясады», «әллә тончыкты инде» кебек сүзләр әйтә-әйтә шырык-шырык көләргә тотындылар. Көлү чикмәнне ачып карагач кына тукталды. Тамчы да су тимәгән Галимҗанны күреп, алар шаккатты. Галимҗан сер бирмәде. Берничә йолдыз исемен әйтеп гаҗәпләндерде: — Мин Чулпан, Жупитер, Марс, Плутон йолдызларын күрдем,—дип алдашты. Болар хакында аңа урыс теле мөгаллиме Сәет Илһамов сөйләгән иде. Галимҗанга бәгьзесе күзен чекерәйтеп, бәгьзесе кулын каш өстенә куеп, бәгьзесе коелып төшеп карады. Мәдрәсәгә яңа килгән күпме шә- керт-чебешне коендырдылар. Ә бу судан коры чыккан. Әллә бер-бер сихере бармы бу маңка малайның? Әллә йөзлеклеме? Галимҗан шәкертләрнең «Нәрсә ул Жупитер?», «Нәрсә ул Плутон?» дигән сүзләрен ишетеп, шул атамаларны да белмәүләренә аптырады. Шуннан соң аңа төрле сораулар яуды — Апаң бармы? Чибәрме? — «Элеп» белән «таяк»ның аермасы нидә? — Мөхәммәт пәйгамбәр кайда, кайчан, ничәнче елда туган? Беренче сорауга ул бик матур, төпле, шәкертләрнең күңелен җилкендерердәй җавап бирде: — Нәгыймә исемле апам бар, бик чибәр, сөйкемле, акыллы,—диде. Өлкән шәкертләр авыз суларын түгеп, күзләрен ялтыратып, дәрт кабынудан үзләрен кая куярга белмичә сулкылдап, чыдаша алмыйча көлешеп куйдылар — Уй-буй, аһ-уһ, үтерде бу маңка малай... — Апасы тәгаен үземә, берәүгә дә түгел. — Кайнсш, апаң минеке... Калган икс сорауга Галимҗан алар уйлаганча маңка малай, селәгәй түгел икәнлеген аңлатырлык итеп җавап бирде: — «Элеп» белән «таяк» ни икәнен сораган кеше «әлеп»не «таяк»тан аера белмәүче мәхлук, пәйгамбәрнең туган көнен миннән белергә тырышу сезнең өчен түбәнлек,—диде. Өлкән шәкертләр тораташтай катып калды Берсенең авызы чалшайды. Икенчесенең күзе кылыйланды. Өченчесенең борыны борылды. Алар алдында торган маңка-шәкертнең буш тубал белән килмәвен аңлау кыен түгел иде. Шуңа күрә сорауны кыскарттылар. Мондый маңка малайга сорау биреп, үзеңнең адәм ыстырамына калуың бар бит әле. Алар таралышкач, Галимҗан иркен тын алып куйды Аның ял итәсе, ятып йоклыйсы, шуның белән бөтен бол: анчык-кара уйлардан арынасы килә иде Тик барып чыкмады. Күрше бүлмәләрдә кемнеңдер дуңгыз тавышы белән чыелдавы, бәгъзе берсенең карт алаша кешнәгәндәй ха- хайлавы, бәгъзссенең яшь кәҗәдәй нәзек авазлар белән безелдәве Галимҗанны бөтенләй айнытып, шул мәзәкләр арасына барырга кызыксындырды. Барса, ни күзе белән күрсен, мендәр сугышы купкан. Бүлмәнең берсендә бәрешәләр-бәрешәләр, орышалар-орышалар да, анда сугышып туйгач, икенчесенә чыгып китәләр. Анда яңа көрәш башлана. Ксм-кемне чәпи, кемксмгә теш кайрый, кемдә-кемнең ачуы бар—белмәссең, шайтан да аңларлык түгел. Зурлар, мендәрнең бер почмагыннан тотып, бәләкәйләрнең башына чатнатып китереп ора. Теге мескен, чатай-ботай килеп, әллә кайда тәкмәчләп барып төшә. Шуннан, гаҗәеп бер кәмит күргән кебек, шаркылдап колергә тотыналар. Моның ни мәзәге бар икән? Аны Галимҗан һич кенә дә башына сыйдыра алмый. Берара, син дә калҗасыз калма дигәндәй, услаптай бер калын гәүдәлесе Галимҗанга да китереп чәпәде Кем уйлаган йомшак мендәрне шулай каты тияр дип? Күзләреннән аллы-гөлле утлар чәчрәде Галимҗанның. Идән уртасында орчыктай ботерелеп торды-торды да. башы әйләнеп, әллә кайда барып сеңде. Бераздан берсе кулыннан тартып торгызган иде, икенчесе янә колак төбенә кигереп сылады. Галимҗан тагын да туптай тәгәрәп китте Тагын да шаркылдап-мыркылдап, ихахайлап-михахайлап көләргә керештеләр. Әллә нинди казан кыргандагы тутык тавышлар чыга. Кай- сысыныкы бүре улаганны хәтерләтә. Бәгъзесенеке—үгез мөгрәве кебек. Аларның бөтенесе уптым илаһи бергә кушылгач, җен-пәриләр чыелдагандай тоела. Җитмәсә берсе, Галимҗанны янә торгызып, «син бая йолдыз санарга ирендеңме», «безне алдап калдыңмы», «хәзер кәҗә маеңны чыгарыйкмы», кебек сүзләр әйтә-әйтә такылдады. Тагын да сугып җибәрергә тешләрен кыҗырайтса, аның мендәрен кайдандыр ялт килеп кергән Йосыф тотып алды. Йосыфка әллә күпме әшәке, нахак сүзләр яуды: — Әле шул маңка малайны яклыйсыңмы? — Сатылдыңмы? — Сумсасы тәмле булдымы? Тотындылар хәзер Йосыфның үзен түпәләргә. Мендәр белән әле берсе китереп ора, әле икенчесе, әле өченчесе. Шуннан, бер мендәрне алып, Йосыф үзе дә тегеләргә чәпәргә кереште. Араларында Йосыфны яклаучылар да табылды. Тиз генә икегә бүленеп алдылар. Мендәрләр умырылып, ертылып бетте. Каз мамыгы белән идән тулды. Әйтерсең, ап-ак кар йоны. Мамык, пыр тузып, очып та йөри. Гүя, кар бураны купты. Мондагы мендәрләр эштән чыгып беткәч, икенче бүлмәгә күчтеләр. Анда да шул ук хәл. Хәзер инде өлкәннәр бәрешә. Бәләкәйләр тамаша кылып кына йөри. Башта ул шаяру гына иде шикелле. Әмма уеннан уймак чыкты. Тора-бара бер-берсенә булган ачуларын да чыгара башладылар: — Син үткән ел җеназа вакытында миңа дигән хәерне чәлдердең, тирес бит... — Үзеңне бел, азгын җан, сасы Мәрүскә янында иснәнеп йөрисең... — Хәмер белән шаярганыңны хәзрәткә әйтсәм әле, чучка борын... — Мин синең кебек тәмәке төпчеге җыеп йөрмим бит әле, эт җан... Боларны ишетү Галимҗанга бик кыен иде. Ул үз колакларына үзе ышанмый торды хәтта. Абыйсы Шакирҗан мәдрәсәсендә дә — «Хөсә- ения»дә дә шулай микән? Юктыр. Анда мондый вәхшилек булмас. «Вәли мулла мәдрәсәсе җәһәннәм төбе кебек ул», дигән сүзләрне ишеткән иде шул. Монда башка мәдрәсәгә үтмәгән җыен шәләй-вәләй — ачыган ялкау, чихут-михут, сантый-мантый, сугыш чукмарлары, кибәк башлар гына укый, имеш. Бәгъзе бер елда шәкерт саны җитми дә кала икән әле. Андый очракта Вәли мулланың коты оча. Чөнки, шәкертләр килмәсә, мәдрәсәнең абруе, дәрәҗәсе тагын да түбәнрәк төшә. Аңа бөтенләй ябылып кую куркынычы да яный әле. Шуңа күрә Вәли әфәнде һәр килгән яңа шәкертне илаһи бер күтәренке күңел, ачык йөз, шәфкатьлелек күрсәтеп каршы алырга тырыша. Меңдәр сугышы тынгач, бүлмәләрне җыештыру башланды. Бәгъзе бер бәләкәй шәкерт, мендәрсез калуына ачынып, елап та җибәрә. Кичен чәй эчкәндә Йосыф мондый хәлнең еш булуы турында сөйләде. Шулай да бу кадәр күңелсезлеккә барып җитмәгәнлекне әйтте. Бу шаяруның кайбер сәбәпләре дә бар икән. Аларның бәгъзесе бу тынчу дөньяда ун ел чамасы кибеп-корып яши икән. Ә менә җәй көне, түл җыйган үрдәк кебек, алар авылда шактый хәлләнеп килгән. Хәзергә әле алар маена чадаша алмый кайнаша. Каннары кызган чагы. Дәртләре ташып тора. Кая барып бәрелергәсугылырга белми аптырыйлар. 20________________________________ 25 яшьлек егет йөрәгенә ни кирәген алар аңлый. Әмма кирәге табылмый. Аяк астында аунап ятмый ич ул. Рухи азык, күңел юанычы, яшәү хозурлыгы кирәк боларга. Шулар хакында берникадәр үзенчә фикер йөреткәч — Син бик боек күренәсең, Галимҗан, беренче көнне үк күңелеңне нык төшерделәр, ләкин гел болай булмый ул, укырга тотынсалар, кикрикләре шиңә, бәгъзе берсе кипкән балыкка әверелә,—диде Йосыф. Бераз уйланып торгач, янә дәвам итте: — Күңел ачулар да була: җыр, бию, кубыз тарту, курай, сукыр тәкә уеннары Адәм баласына барысы да кирәк Аның шул сүзләрен раслагандай, кайсыдыр бүлмәдә кубыз тарткан тавыш ишетелде. Йосыф янә сөйләп китте: — Әнә... Әйттем бит . башланды... Алар инде мендәр сугышын оныткандыр. Шәкерт ачу сакламый. Моны шәригать тә кушмый бит. Өч кон саклаган ачу агуга әйләнә. Ә агу кешенең йөрәген кимерә Ул акрынлан юньсез затка әверелә. Әйдә, Галимжан, тамашадан калмыйк. Монда сарык тиресе ябынып, үз уйлары белән генә бикләнеп яшәүчеләрне дә бик яратып бетермиләр. Беренче көннән үк барын да күреп-белеп йөрүең хәерле. Яхшысын да, яманын да. Яхшысына — йөрәк капкачыңны ач, яманына—биклә. Кайгырма: Йосыф абзаң янында ким-хур булмассың. Әйдә, Аллага тапшырдык. Алар бер зур гына бүлмәгә барып кер^е. Монда шул баягы мендәр белән сугышучылар иде. Тик ул инде, Йосыф әйткәнчә, онытылган, күрәсең. Чандыр гына гәүдәле бер өлкән шәкерт кубызда уйный. Башкалар аңа карап каткан. Тын алырга да куркып торалар Галимжан, сиздермәскә тырышып, әле берсенә, әле икенчесенә карап ала. Берсендә ул йөрәк әрнеше барлыкны сизә Икенчесенең күңеле тулганлыгын аңлый. Өченчесе елап җибәрер чиккә җиткән Дүртенчесе елмаеп-елмаеп куя. Моң адәм баласын төрле сыйфатка кертә, күрәсең. Галимҗан бу минугта Хөрмәтулла абзыйсы, Мәликә апасы, Мәдинә яшьтәше моңнарын да хәтеренә төшерде. Гүя, шул моңнар белән бу моңнар аралашып китте. Аралашты да Галимҗанның үз йорәген дә тетрәндерде Әллә ул моңга тиз бирешүчән йомшак җанмы? Аның шулай икәнлеген башкалар сизмәдеме? Шуны уйлап, ул үзен-үзс нык тотарга тырышты. Уйнап туктагач, шәкертне кул чабыл алкышладылар. Алкышлау шактый кочле булгач: — Акрын... тышка ишетелмәсен... йә хәзрәт, йә казый килүе мөмкин бит...—диде Йосыф. Шуннан акрынрак уйнарга, йә тышкы ишекне бикләп куярга, йә чиратлап сакта торырга сүз куештылар. Акрынрак уйнарга кирәк. Ишекне бикләү килешми. Эчтә ниндидер «этлек» булуны аңлаячаклар Иң яхшысы—-ихатада сакта тору. Хәлфәме, хәзрәтме яки башка кемдер күренсә, тиз генә карап әйтергә. Сакчы кую белән Йосыф җигәкчелек итте. Башта ул үзе торып керде. Аннан берәм-берәм башкаларны чыгарды. Менә бервакыт: — Нигә Кылычбай бүген курай уйнамый, уйнасын, уйнасын.— дип шаулаша башладылар — Бында бит беззең арала кемдер итәк астыннан ут йөрөтә, минең курай уйнаганды хәзрәгкә әйтә, Вәли мулла үткән йыл да асыуланды, уйнаганыңды тагы ла бер ишетһәм, бына ошо салмалы башым менән ант итәм, мәзрәсәнән кыуам үзенде, тине. Сөйләшүе буенча да, тос-битенә карап та Галимжан аның башкорт егете икәнлеген аңлап алды. Шәкертләр исә янә шау-гөр килде: — Уйнамаслык булгач, нигә кураеңны алып килдең? — Кем икән ул әләкче дуңгыз? — Тотып измәсен изәргә кирәк ул хаинның. Шуннан соң башкорт ялындырып тормады. Курайда берничә моңлы кой уйнады. Аңа да алкышлап кул чаптылар Галимҗанның күңеле күтәрелеп китте Бу караңгы дөньяны яктыртырга теләүче йолдызлар да бар икән әле. Җиде төн уртасында да алар күңел ачып, кат-кат самавыр чыжлатып, алып килгән күчтәнәч, ризык- нигъмәт белән сыйлаша-сыйлаша, әле берсендә, әле икенчесендә җыйнаулашып чәй эчтеләр. Аннан соң тагын да уен дәвам итте Вакыт-вакыт үкенечле сүзләр дә яңтырап ала — Их. егетләр, үтә бит яшь гомерләр... — Ун ел буе мәдрәсә тузаны эчеп... — Картаеп барабыз... бер җылы кыз кочагы күргән юк бит әле... VIII әкертләр таң алдыннан гына тәмле йокыга талды. Галимҗан, мендәренә ятып, әллә кайчан сеңмәкче иде. Ул, башкалар кебек, арып-алҗып килгән генә түгел, шуның өстенә авыру да бит әле. Гәрчә «Хөсәения» мәдрәсәсендә кан төкерсә дә, монда килгәч, авыруы хакында ләм-мим белдермәскә тырышты. «Чирлечәүкә» дигән кушамат авылда чакта да күңеленә кара сөрем койды да торды. Анда ул сөремне туздырып ташлау, аның урынына ак нурлар салу, үзен мөмтаз- маһир күрсәтү, малайлар белән дуслык булдыру мөмкин иде. Мондагы ызгыш әллә ничек. Шайтан үзе дә аңларлык түгел. Аз гына йомшаклык күрсәтсәң, әллә нинди яман атама салып куюлары бар. Аннан соң аны пычак белән дә кырып ташлап булмас. Үзен ничек кенә нык тотарга, ихтыярлы итеп күрсәтергә, бирешмәскә, җебеп төшмәскә тырышмасын, безне капчыкта саклап булмаган кебек, эчтәгене йөзгә чыгармый калу мөмкин түгелдер, күрәсең. Зирәк табигатьле, үткер күзле, сынап караучан Йосыф мәхдүм: — Галимҗан, син юлда йончыгансың, ят булмаса, мондагы тамаша бетмәс, сиңа авырып китүдән саклану хәерле,—диде. Галимҗан аны тыңламады. Кәҗә дә бакчага сәбәпсез керми, дигәндәй, тыңламауның ике сәбәбе бар: беренчесе—селәгәй малай атамасы алудан курку, икенчесе—шәкерт дөньясы эченә беренче көнне үк керергә тырышу. — Юк, юк, минем әле һич тә йокым килми, йончымадым да, авырмадым да,— диде ул. Иосыф мәхдүм аның аркасыннан сөеп куйды: — Ярый, йокы песигә генә моң, алданмыйк аңа, уйныйк, күңел ачыйк бүген; әле сүләшәсе сүзләр бик күп. Галимҗан яткач та тиз генә йокыга китә алмады. Уй давылы эчендә миңгерәде ул. «Әгәр бик тә иҗтиһадлы булып, ваемсызлык күрсәтмәсә, тырышып укыса, иншаллаһ, улыңыз янә ун елдан мөдәррис булыр»,— диде Вәли мулла аның әтисенә. Бу сүзләр әүвәл Галимҗанның колак барабаннарын назлап, күңеленә илаһи бер йомшак ләззәт, омтылыш биреп торды. Вәли мулла андый мәдхияви сүзләрне зур ышаныч илә әйткәндер. Ә менә хәзер, таң караңгылыгында үз уйлары-хыяллары белән япа-ялгыз гына калгач, хәзрәт вәгъдә иткән ун ел, әллә нинди җанлы сурәткә кереп, Галимҗанга йодрык төя, теш ыржайта, тел чыгарып күрсәтә кебек. Янә ун ел! Ул вакытта Галимҗан егерме өч яшьтә була. Ә монда унбиш ел укыганнар да бар икән әле. Алар әле мөдәррис тә, мөлля дә түгел. Бу тынчу, сасы, караңгы оядан, кош кеби очып чыгып китеп, әллә кайларда үзенең асыл зат икәнлеген исбатлау бәхетенә ирешкәннәре дә бардыр. Ә бит бу төчкелтем дөньяда унбиш-уналты ел укып, саргаеп, кибеп, корып бетеп тә һаман әле канат ярмаган, очып китә алмаган, туры юлга керү бәхетен күрмәгән бахырлар да бар. Бәгъзе пишкадәмнәрнең дә язмышы аянычлы. Ни чыгар Галимҗаннан? Ун-унике ел заяга үтмәсме? Чәчкәләр, гөлләр арасанда, оҗмах-җәннәттән аз гына да ким булмаган бай, матур, гүзәл табигать кочагында, аның саф һавасында хозурланып, әнисенең йомшак тәрбиясендә назланып-иркәләнеп үскән бәхетле-сәгадәтле бала бит ул. Шул оҗмахтай табигать куенында «чирлечәүкә» булган малай бу тәмугны хәтерләтеп торган дөньяда бетеп, теткәләнеп, сугышып таланган әтәчкә охшап калмасмы? Бик саф кешеләрнең дә гыйффәтен саектыра, имеш, бу аңлаешсыз-томанлы дөнья. Әнә бит ничек үкенәләр ничек өзгәләнәләр, әйтерсең, аларның артында калган юллар гөнаһлы’ күңелсез, караңгы, ә алда упкын көтә. Ш Шундый буталчык, болганчык, очына чыгу кыен булган уйлар парә- парә кискәләде Галимханның йөрәген. Аннан соң үз уйларыннан үзе курка башлады ул. Нигә алтын базыннан чүп эзләп маташа әле? Бу бит куркаклар, адәм баласының ак күңеленнән кер эзләүче шымчы-жасуслар, иҗтиһатсызлар эше. Әтисе: «Йолдыз караңгыда яктырак яна»,— дигән иде берчак. Ул хакта әнисе дә әйткән иде. Ян караңгыда йолдыз булып. Нурьпшы башкаларга сип. Ул нурдан дөнья яктырсын Әтисе гел шулар хакында тугылап торды лабаса. Башыңа, миеңә, бөтен тән күзәнәкләреңә, чәч төпләреңә сеңсен дигән кебек. IX алимҗан, Авыргазы елгасының Агыйдел, Чулман, Идел белән кавышакавыша Хәзәр диңгезенә барып җиткәнен белгән кебек, башында өлкән мөдәррис Вәли мулла торган унике еллык кадим мәдрәсәнең соңгы чиге ниндирәк офыкка барып тоташачагын да аңларга тырышып йөрде. Халыкның: «Акыллы — тыңлар, акылсыз — такылдар»,—дигән әйтемен авылда чакта ук ишеткән иде инде ул. Ул тыңларга ярата. Ә менә сөйләргә беркайчан да атлыгып бармый. Бу табигатен хәзер ул яхшы белә. Тик кеше акылын «тыңлау», «тыңламау» бизмәненә салып үлчәргә ашыкмый. Бу сыйфат аңа атаана каныннан киләдер, бәлки. Әткәсе дә, әнкәсе дә шулай бит: кирәген әйтә, буш сүз уйнату белән шөгыльләнми. Башта Галимҗан яңа килгән шәкертләр арасында үзсүзле буларак танылды. Ярык күргәнгә дә көлгән кыз кебек, һәр мәзәккә авыз ерып, ихахай да михахай, кыхый да михый килеп йөргән җил акыллы бәгъзе шәкертләр тиз арада аңа әллә күпме атамаларны сагыз урынына ябыштыра да башладылар: «бер сүзенә бер бозаулы сыер сораучы», «телен йоткан ябалак», «акайган күз», тагын да әллә ниләр, әллә нәрсәләр. Шулар арасыннан «акайган күз» дигән кушамат аңа сыланды да куйды Күрәсең, башкалар ярыша-ярыша, тел чертләтә-чертләтә, уттай кабына- кабына, үзенең осталыгын һәм гайрәтен күрсәтергә теләп бәхәсләшкәндә Галимҗанның чупай ябалагы кебек тын гына, ләм-мим дими, чукаеп утырганы аларга сәер тоеладыр. Фәһемле, акыллы, мәгънәле фикерне колак торгызып, күзен зур ачып тыңлый торган гадәте дә бар. Димәк ки, зур ачылган күз бәгъзе берәүләр очен акайган күз булып күренә. Акайган күздә акыл юк, дип тә әйтәләр. Әмма Галимҗанның ул «акайган» күзләр нурында нинди акыл барлыкны ксти-мсти уйлап, үз танау астын күрми йөргән шәкертләр белми шул әле. «Акайган күз», «Ябалак» дигән сүзләрне үзенә әйтә башладылар хәтта. Ордым-бәрдсм була алмавы аны йомшак көпшә итеп тә күрсәтә шикелле. Әмма тиздән аның «йомшак көпшә» түгел, ә бәлки каты имән икәнлеге ачыклана башлады. Хәтта Йосыф моназарә вакытында аны «мысыр күгәрчене» дип атады. Мысыр күгәрченнәренең бер төре энҗе чүпли, имеш. Моның очен аңа ифрат дәрәҗәдә күп эзләнергә, күп очарга, шул үзенең гәүһәр бортегсн хәтерләтеп торган нәни борыны белән җирне күп актарырга кирәк икән. Бу тырышлык аңа Алла тарафыннан бирелгән, ди. Бәгъзе бер күгәрчен кеше шәфкатенә зар-интизар булып карап яши: бирсә —ашый, бирмәсә —юк. Инсаният очен аның матурлык-гүзәл- лек сыйфаты гына бар Ә бу күгәрченнәрнең тышкы күренеше тегеләр- нскенә караганда да сылурак Әлеге эчтәге энҗе бөртекләре каурыйларында, түшләрендә дә җем-җем килен тора, имеш. Аларның энҗе чүпләүче күгәрчен икәнлекләрен шуннан беләләр икән Аллаһы Тәгалә аларны җирдә исраф булып яшеренеп яткан энҗеләрне җыю, аларны халыкка өләшү очен яраткан Моны Йосыфка ниндидер бер акыл иясе сөйләгән Шәкертләр ни очен Галимҗанны «Мысыр күгәрчене» дип атавы турында төпченгәч, Йосыф аларга барын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирде Г Моның сере шактый тирән, яшерен. Мәдрәсәдә унар-уникешәр ел укып та, мең-миллион кәррә сабынлап юсаң да агармый торган карга кебек, аңакылларын агарта алмаган карт шәкертләр бар. Аларның бәгъзе берсе, гәрчә моны тыштан сиздермәсә дә, үзенең чеп-чи надан икәнлеген яшерергә тырышса да, яшь гомерләренең заяга үткәнлеген аңлап, эчтән генә сыкрап, янып-көеп йөри. Моны аларның җае чыккан саен: «Их, егетләр, үтә бит яшь гомерләр», «Бер кыз кочарга тилмереп яшибез», «Кем чыгар бездән», кебек ачыргаланып әйткән сүзләреннән дә аңлады Галимҗан. Ләкин алар әлеге теге, төлке хәйләсенә алданып, койрыгы бәкедә бозга каткан бүре хәлендә калуларының серен аңлап бетермиләр. Ун ел буе гарәп сүзләрен мәңге чәйнәсәң дә мае чыкмаган чүбек урынына чәйнәп, аларның мәгънәсен белми яшиләр. Әгәр унике ел тырышып укыса, аның, Галимҗанның, бу мәдрәсәдә мөмтаз мөдәррис булачагы турында әйтте Вәли мулла. Шул сүзләрне ишеткәч, әтисенең йөзе башта кояштай балкып куйды. Аннары ук кояш балкышын тиз генә болыт күләгәсе каплагандай булды. Монысы ни өчендер—аның сәбәбен Галимҗан, кем әйтмешли, төбе-тамыры белән аңлап бетерә алмады. Әтисе вакыт-вакыт Троицк мәдрәсәсендә шактый мәшһүр мөдәррис булуы хакында сөйли иде. Аны ташлап китүенә үкенгән чаклары да була. Китмәсә, имештер, аннан шаккаттырлык гыйлем иясе чыгар иде. Вәли мулла Галимҗанның унике елдан соң тәмамән мөмтаз мөдәррис булачагын әйткәч, әтисенең күк кабагы дәррәү ачылуны аңлау кыен түгел иде: димәк ки, нәсел-нәсәп кояшы киләчәктә дә бөтен тирә-якка нур чәчәчәк әле. Ул нурлар алама-кара болыт эчендә йотылмасын. Зирәк, сизгер күңелле, мәсьәләнең асылына төшәргә тырышкан Галимҗан аңлый боларның һәммәсен—уку «Шәрке Габдулла»’дан башланырга тиеш икән. Бу хакта аның мәгълүматы юк түгел. Кешәнне мәдрәсәсендә дә, гәрчә ачыктан-ачык булмаса да, ул турында колак очына эленеп калырдай гына тошенчә бирделәр. Әтисе дә мең кәррә туглагандыр: — Менә Ырымбурдагы зур мәдрәсәгә барырсыз, «Шәрхе Габдулламны укырга туры килер, аңа чаклы менә боларны, менә шушыларны бел,—дип, гелән генә бер үк нәрсәләрне тәкърарлап торды. Шакирҗан абыйсын да шуңа өйрәтә иде. Аннан соң тора-бара икесенең дә акыл кылларын тартып карый. Ике ел буе «Шәрхе Габдулла»ны ятлап, аны, кем әйтмешли, су урынына эчкәч, «Нәхү»3 4 гә төшәргә тиешләр икән. Әтисе аның да кагыйдәләрен ятлатаятлата тәмам бәгъренә тия иде. Ләкин берәр сүзнең мәгънәсен сораса, әтисе йә җилкәсен кашырга, йә сакалын сыпырырга керешә. Аннан: «Аның сиңа кирәге юк, мәдрәсәдә бу хакта әйтмәячәкләр дә, сорамаячаклар да», дип ачулана иде. Ничек кенә булмасын, рәхмәт әтисенә: улы өчен зур гыйлемгә юл ярган— ата күрсәткән йолдызга карап атлау горурлык та, рәхәт тә, җиңел дә. Шуннан соң алар «Әнмүзәҗ»5 6не өйрәнергә тиеш икән. «Мулля җә- лял»* дигәне дә бар Монысы моназара кылганда фикереңне ачык, анык, мәгънәле әйтә белү өчен кирәк. Бусы хакында да Галимҗанның төшенчәсе юк түгел. Әтисе мәдрәсәдә аның буенча шәкертләргә сабак та биргән хәтта. «Суның тирәнлеген таяк белән, кеше акылын телс-фикере белән үлчиләр»; «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел»; «Күңеле алама 3 «Шархс Габдулла» - гарәп теле морфологиясенә фарсы телендә аңлатмалар биргән грамматика дәреслеге. 4 Нәхү —синтаксис. 5 «Ә им үза җ» — гарәп грамматикасы. 6 «М улля җәлял» мантыйкның бер төре. ның теле алама» кебек мәкаль-әйтемнәрне һәр очракта тәкьрарлап торырга ярата иде. Шуның белән ул үзенең маһирлыгын, мәгълүматлы, фикерле икәнлеген аңлатырга тырышты, күрәсең. Әнисе турында әйтеп торасы да юк. Үзе бер алиһә ич ул! Сөйләгәндә авызыннан энже чәчә Сүзләре йөрәгеңә, күңелеңә сары май булып ята. Әлеге күгәрченнәр чүпләгән энҗе әллә шундый матур сөйләүчеләрнең сүзеннән коелганмы җиргә?! Галимҗан үзе хәзергә авызыннан энҗе коючы күгәрчен түгел. Әлегә ул— энҗеләрне үзе җыючы, һәр мулла, хәлфә, мөдәрриснең сүзен әлеге дә баягы шул зур колакларын торгызып, йөрәгеңә үтәрдәй карашлы күзләрен зур ачып, мөкиббән китеп тыңлый. Тик, ни гаҗәп, әлеге күгәрченнәр чүпли торган энҗеләр табылмый. Солтанморатта Сәет үчител һәр көн үткәрә иде дәресне. Башта үзе сөйләп аңлата. Шуннан укып белергә, аны кабатларга куша. Өйгә эш тә биреп җибәрә. Икенче көнне сорый. Ә монда әллә ничек, бөтенесе дә чуалып беткән җеп кебек. Очы кайдадыр - монысын Ходай үзе генә белә, күрәсең. Мәдрәсәдә җәмгысс алты хәлфә. Алар шәкертләрне бүлеп алды. Галимҗанга озын гына буйлы, кылыч борынлы, ач яңаклы Зарф исемле хәлфә туры килде. Ул беренче дәресне «Шәрхе Габдулла»дан башлады. Озын буйлы булганлыктан, шәкертләр аны «колга» дип атады. Бу атаманы да бирмәсләр иде, бәлки. Анысы аның—ачудан. Чонки укытуының рәте-чираты юк Ул кулына озын чыбык тотып керә. Башта, яшен угы уйнагандай, аны берничә кат чыжлатып ала Бу сезнең очен, янәсе. Шуннан үзе берни сөйләп тормый. Укырга фәлән биттән фәлән биткә хәтле бирә дә, чыбыгын янә уйнатып, күз белән каш арасында юк була. Икенче көнне көтсәләр, әллә җир унтымы үзен, эзе дә юк. Кайда йөри? Нигә килми? Шайтан белсен. Озакка сузылган болытлы көзге коннәрдә әллә пидә бер күренгән кояш шикелле, атнасына бер генә килеп киткән чаклары була. Анда да, берәр шәкерт ык-мык итеп торса, яткызып, әлеге чыбыгы белән «сыйларга» тотына. ыбык сыен көннәрдән бер көнне Галимҗан да чак тагып карамады. Ул Зарф хәлфә тарафыннан бирелгән кадәресен тиз үзләштерә. Уй казанында җил уйнаган кайбер шәкертләр кебек, мыш- мыш килеп, кашына-кашына, озак-озак күз чекрәйтеп утырмый Чонки аның уй казанында әтисе, әнисе салган гыйлем орлыгы бар Анда әтисе, әнисе ташлаган яхшы уй тоту чаткылары да җитәрлек Фән-i ыйлсмнән ул энҗс-гәүһәр бөртекләре генә җыярга тырыша. Бөтенесен уптым-илаһи кочаклап алырга омтыла. Бәгъзе бер шәкерт, хәлфә сорый башласа, бизгәк тоткандай калтыранырга тотына, һәмма рухы, җисмани көче югалу чигенә җитә. Галимҗан исә. киресенчә, әллә нинди сораулар биреп, хәлфәнең үзен тетрәтә. «Шәрхе Габдулламда әллә нинди кушымчалар бар. Аларның төрлесе төрле мәгънә аңлата. Бервакыт ул «зар»ның мәгънәсен сорады. Хәлфәнең моңа үлеп ачуы килде — «Зар-зар»ның акырып, кычкырып-кычкырып елау икәнлеген оч- дүрт яшьлек бала да белә; синең шуңа да башың җитми, диде. Шәкертләр тынып калды. Хәлфә дәвам итте — «Зар-интизар»ын да әйтеп бирергә кирәкме? Галимҗан авызының бер як чиге белән генә елмаеп куйды. Аның бу гадәтен хәзер хәлфә дә. шәкертләр дә белә. Сүзсез генә елмаюы гаҗәпләнүне аңлата. Гәрчә Галимҗан аны кешедән каһкаһә көлү нияте белән эшләмәсә лә. башкалар тарафыннан ул шулайрак кабул ителә «Зармның гарәптә тавыш белән елаучыны, иделдән, үкереп елаучыны, дәрмансыз, көчсез булуны, зәг ыйфьлекне аңлатканны белә ул Аның «Шәрхе Габдул Ч ла»да икенче мәгънәсе бар: «үзе кушылган исем белдергән әйбернең күп була торган урынын белдерүче кушымча («лык», «зар» мәгънәсендә; мәсәлән, гөлзар-чәчәклек».) Кат-кат төпченә-төпченә шуны сорады Галимҗан. Хәлфә икеләнеп сүзсез калды. м ~ — Бу кадәресе сиңа зарури имәс,—дип, бу хосуста үзенең сай йөзгәнлеген сиздерде дә чыбыгын чыжлатып алды. Шулай да Галимҗан чигенмәде. Зарф хәлфәгә җае чыккан саен, һәр форсаттан файдаланып, сорауны яудыра бирде. «Зариф» гарәп телендә ягымлы, нәзакәтле, чибәр, күңелне тартып торырлык итеп сөйләшүче кеше, оста сүзле кеше кебек мәгънәләрне аңлата Ә нигә бу хәлфә үзен «Зариф» дип түгел, «Зарф» дип йөртә? «Зарф» гарәпчәдә «савыт», «футляр», «конверт», «дәвам», «эч» дигән төшенчәләрдә йөри. Бу сүз «Шәрхе Габдулламда да бар икән: Зарфе заман (вакыт рәвеше), зарфе мәкян (урын рәвеше). «Зариф» хәлфәнең рухи халәтенә, эчке хосусиятына аслан туры килми. Чөнки ул ягымлы да, нәзакәтле дә, чибәр дә түгел. Ул, ягымлы сөйләшкән кешеләр кебек, һич тә күңелне тартып тормый. Киресенчә, күңелне кайтаручы, эш пошыручы жәһаләт. Мендәргә җәелеп утыра да тотына әллә ниләр такылдарга. Мондый мәлдә ул, мактана-мактана, үзен пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрә. Ул, имеш, моназарә вакытында әллә күпме ишан, хәзрәт, муллаларның авызын каплаган оста мантыйкчы. Ә инде Галимҗан кебек гыйлем диңгезендә тирән йөзәргә килүчеләр мантыйк кылын тарткалый башлагач, ул кылның тутык, өзелергә торуы сизелде. Галимҗан — «зариф» белән «зарф» аермасын сорагач, аның төссез соры күзләре песинекедәй елтырады, ач яңагы эчкә тагын да ныграк баткандай тоелды, колгадай озын буе чайкалып куйды. Димәк, әйтә алмый — белми. Бу юлы Галимҗан, башка вакыттагы кебек, авыз чите белән елмаеп кына калмады. Икесенең дә мәгънәсен чатнатып әйтте дә бирде: — «Зариф» «ягымлы» дигәнне аңлата, «зарф» «савыт» була,—диде. Бераз торгач янә: — Буш савыт була,—дип остәде. Хәлфә сыны белән катты. Ә шәкертләр, әллә нинди нәзек-тутык тавышлар чыгарып, мәдрәсәнең черек диварын аударыр чиккә җиткереп, шаркылдап көлеп җибәрделәр. Хәлфә дә чыгырыннан тәмам чыкты шикелле. Җенләнгән кеше төсенә кереп, Галимҗанга кизәнеп килде. Галимҗан да кызып китте. Бер мәлдә аңа әллә шайтан көче кердеме? Хәлфәнең чыбыгын ялт тартып алып, ике кулына тотып тезләренә бәрә- бәрә сындырып ыргытты. Шәкертләр «аһ» итте. Аларның күзләре тоздай булды. Әллә нинди атамалар тагып бетергәннәр иде бит Галимҗанга Хәзер кемгә тиңләргә инде аны? Арыслангамы? Бөркеткәме? Мәдрәсә тарихында булган хәл түгел бу. Моны унар ел шушында ми чиләндерүче берәр аю гәүдәле шәкерт эшләсә, бер хәл иде әле. Күрер күзгә әле һич тә ул кадәр каһарманлык сыйфаты сизелмәгән яшь шәкертнең болай кылануы акылга сыйгысыз. Әллә ул тумыштан ук бер диванамы? Андый сәер яклары турында моңа чаклы да уйланмадылар түгел. Өч-дүрт ай эчендә, хәлфә әйткәнне дә көтмичә, әллә кайда керде дә китте. Ике елга дип тәгаенләнгән «Шәрхе Габдулла»ны ерып чыкты. Дәхи дә әллә нинди урыс китаплары ташый. Хәлфә сораганга «аһ» та итмичә чатнатып җавап бирә. Әллә аңа Ходай үзе әйтеп торамы? Берәр сихерле коч гыйлем серләрен колагына өрәме? Шул зур колаклар аша ул тиз генә ми күзәнәкләре дулкынына барып керәме? Шундыйрак фикер йөртәләр иде. Аның бу сәляхияте күпләрнең башына сыймый хәтта. — Син бик бәхетле, Галимҗан,—дигән сүзләрне әллә мең кәррә әйткәндер инде бүлмәдәше Йосыф. Ә менә бу ахмаклыкны ничек аңларга? Барлык бүлмәләрдә шул хакта сүз барды. Бүлмәдәше Йосыф исә әлеге бәхетлелекнең киресен әйтте: Суын эчкән коеңа төкергән кебек, үз бәхетеңә аяк чалу бит бу, Г алимжан,— диде. Бу хәбәр яшен тизлегендә «Хөсәения» мәдрәсәсенә барьш җитте. Икенче көнне, иртәнге намаздан соң ук, абыйсы Шакирҗан килеп җитте. Ул бик борчулы, кәефсез, кайгылы иде. Ләкин, кырыс холыклы икәнлеген искә алып, җай гына сөйләшергә тырышты' Алай ярамас иде, Галимҗан энем, менә сине хәзер мәдрәсәдән куачаклар, әти-әнине нинди авыр кайгыга салганыңны аңлыйсындыр .— диде. Сөйләшкәндә бүлмәдәше Йосыф та бар иде. Ул сүзсез генә тыңлап торды. Бераздан авыр тынлык урнашты. Аннан янә Шакирҗан телгә килде: — Вәли мулла алдында да кыен бит әле. Галимҗан гаҗәпсенеп карады: — Ә монысы ни өчен тагы? — Сине бит «Хөсәениямгә алмадылар. Вәли мулла да башта каршы килгән. Тик ул әтинең ялынуы аркасында гына ризалашкан. — Мин хәзер сәламәт инде, теләсә нинди мәдрәсәгә китәрмен Бер-ике айдан Галимҗан чыннан да үзен яхшы сизә башлады Моңа бик шат иде ул. Шакирҗан исә аның сәбәбен үзенчә ачыклады Әнисе аны нигәдер артык иркәли иде. Монда ана канаты юк. Шәкерт халкы чирле бәпкә кебек йөрүчеләрне яратмый. Таңда сикереп торырга, салкын су белән тәһарәт алырга, намаз укырга, чиратлап эшләргә, үзеңә ашарга юнәтергә кирәк. Әтисе бер мәртәбә килеп киткән иде инде Акчаны Шакирҗанда калдырды. Чөнки әткәсе Галимҗанның акча тота белмәгәнен аңлый. Ә Шакирҗан Галимҗанга акчаны азлап-азлап кына тамыза. Ярый, кем әйтмешли, болары әле аның баш ярылып күз чыгардай галәмәт кайгы түгел. Менә хәлфә чыбыгын сындырып ыргыту кадәресе аслан акылга сыя торган түгел. Бу хакта сүз кузгалгач, Галимҗан абыйсы Шакирҗанга да, бүлмәдәше Йосыфка да — Шулай кирәк,— дип кенә куйды. Бу күңелсез хәлне Зарф хәлфә иң тәүдә мәдрәсәнең эчке тәртибен саклаучы Заһидулла хәзрәткә җиткерде. Заһидулла хәзрәт исә мәдрәсә хуҗасы Вәли муллага йогерә-атлый китте. Алар өчесе җыйналып, Галимҗанга каты җәза бирү турында озак кына гәпләштеләр. — Чыбык белән бик каты, тәмам хәлдән тайганчы, телдән язганчы каезларга кирәк,— диде Зарф хәлфә. — Әйе, шулай мәслихәт булыр,—диде Заһидулла хәзрәт. Мәдрәсәдән шуннан соң гына куу муафыйк булыр, дигән фикергә килделәр. Галимҗанның, дини сабаклардан тыш, ниндидер урыс китаплары, «әхлаксызлыкка» ойрәтә торган әллә нәрсәләр укуы, барлык акчасын шуңа сарыф итүе бөтенесенә дә мәгълүм иде инде Аның бу «ахмаклыгы» да боларны уттан курыккан бүре хәленә куя башлаган иде. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, инде бу кыланышы кара сөрем булып капланды болай да тирә-якка ямана i ы чыккан мәдрәсә өстенә. Чүпне вакытында утама- саң, иген басуын да каплап китә, гөлбакчаларны да харап итә Вакытында котылмасаң мондый тыйнаксызлардан, мәдрәсәң эчендә ике аяклы шайтаннарның мыжылдап үрчүен кот тә тор. Әле мәдрәсәгә борыша гына кергән. Әмма шәкерт борыны түгел бу Пычрактан рнзык-нигъмәт эзләгән дуңгыз борыны. Февраль урталары иде бу Март аенда уку тәмамланачак Шуңа күрә, икенче елга килмәсен өчен, сүзне жеп урынына сузып маташуның аслан файдасы юк; мәдрәсәнең эчке низамына яраклы рәвештә, моннан канатын сындырып чыгарып җибәрү хәерле булыр. Мондый динсез, әхлаксыз, ашаган табагына төкерүчеләрне асрап, Аллаһы тәгалә каршында үзең гөнаһлы булып калуың бар. Ходай сакласын! Ходай сакласын! Шулай да алар бер «адәмчелек» күрсәтмәк булды. Югары сыйныфта булса, менә бүген үк җилперләр иде. Аның үзен генә чыгарып җибәрү куркыныч. Авыллары шактый ерак. Әтисе килеп алсын. Моның өчен Гыйрфан муллага хат язарга булдылар. Бу «мөкатдәс» эшне Вәли мулла үз җилкәсенә алды. Хатны ул болай артык тузынып язмады. Үзен инсафлы, Алла каршында гөнаһсыз, әдәпле итеп күрсәтергә тырышты. Менә ул: «Бисмиллаһир-рәхманир-рәхим! Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһы вә бәрәкәтүһ! Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле булып торгучы Гыйрфан әфәнде! Үзеңә вә хәләл җефетеңә күпдин-күп сәламнәр күндерәм. Сәлам соңра сезләр өчен бигүк күңелле булмаган хәл турында хәбәр кылырга мәҗбүрмен. Мәгълүм ки, улыңыз Галимҗан йомшак вә чирле бала иде. Шул сәбәпдин аны «Хөсәения»гә дә алмадылар. Бән үзем, сезнең мулла икәнлеңегезне, мәдрәсәдә мөдәррис булуыңызны да искә алып, сезнең белән дусларча мөгамәләгә кереп, авыр булса да, ихтирам-хөрмәт йөзеннән, улыңызны алып калырга җөрьәт иттем. Сез улыңыз Галимҗанны мактаган идеңез, чынлыкта исә киресенчә килеп чыкты. Бу һич кенә дә муасигъ7 түгелдер. Мәдрәсәнең низам-интизам кадәресе дә аның өчен, гүяки, бер файдасыз нәрсәдер. Хәтта ки, Зарф хәлфә белән якалашу чигенә барып җитте. Ул гайре табигый мавыгу колы. Тыелган эшләр белән мәшгуль. Илтифатлылыкның ни икәнлеге аның уенда да юктыр. Буның шулай булуы безем өчен би нишан.8 Алла сакласын инде. Шуңа күрә безләр,— мәдрәсәнең хәзрәте Заһидулла, хәлфәсе Зарф җәнаплары, дәхи дә башка гыйлем ияләре берләшеп фикер алышкач, моназарә кылгач, улыңыз Галимҗанны мәдрәсәдән азат итәргә дигән карарга килдек. Иншаллаһ, безләрнең бу карары аның киләчәк язмышы өчен илаһи бер сабак булыр. Башка урында андый хилафлык кыйлмас. Алла үз канаты астына алсын инде. Чирне вакытында кисеп ташлау хәерле. Шулай итмәгән хәлдә, Ходай Тәгалә каршында сез дә, без дә бихисап гөнаһлы булып калыр идек. Аларны үз иманына берләшеп кайтару безем иң мөкатдәс максатымыздыр. Улыңыз әлегә ипкә килерлек имәс. Вәләкин, яшен искә алып, аны әле бүгендин үк ^мәдрәсәдән чыгарып җибәрү ягында түгелмез. Шулай эшләсәк, безнең тарафтан бәндәчелексез күрсәтелмеш булыр иде. Шуңа күрә, улыңызны үзеңез килеп алыңыз!» X атны алгач, Гыйрфан мулланың оҗмах-җәннәткә тиң өй эче капылт тәмугка әйләнгәндәй булды. Ата кешенең куллары хатны укыганда ук дер калтырап торды. Бөтен тәне-вөҗүде камырдай йомшап, күзләре чекрәеп, колаклары тонып калды Түбәгә кемдер чукмар белән китереп тондыргандай тоелды. Илаһым! Бар икән күрәчәк- кәйләре. Ни гөнаһлары бар икән аның Аллаһы Тәгалә каршында? Инсаниятчелек дигәндә кем аның илаһи ак намусына кара тап төшерә алыр икән? Ә менә балалар төшерә. Шакирҗаны мәмәй авыз булды. Ни караган шунда? Нигә энесе янына даими килеп йөрмәгән? Нигә күзәтмәгән? Нигә үгетләмәгән яхшы якка? Һәр нәмәрсәкәйне бозыла башлаганчы карау мотлак. Бозыла башладымы, шул төшен кис тә ыргыт, 7 Муасигъ—башка сыйдыра торган. 8 Би нишан — билгесез. Х кис тә ыргыт. Ник ул мәмәй авыз шулай итмәгән? Нигә энесенең һәр ертык урынын ямый бармаган? Селәгәй. Кибәк баш. Буш җилек. Уф' Егыл да үл. Җир тишегенә кер. Чәнчелеп кит Гарьлеге ни тора моның. Дус бар, дошман бар, туган-кардәш бар. Алар ни әйтер? Җиң сызганып кон-тон эшли, чукынырдай булып донья көтә, артына ут калса да биш вакыт намазын калдырмый, вәгазь сөйли, үгет-нәсыйхәт кыла, ә менә бер маңкасына көче җитми, диннән язган, иманын саткан, шуңа күрә мәдрәсәдән куганнар, диярләр, илаһым! Баланың тездә чакта сөйдерүе, тездән төшкәч көйдерүе шушы икән. Көйдерә болар. Йөрәгеңне яндыра. Күңелеңне өтә. Менә сиңа таш маңгай. Менә сиңа пәйгамбәр. Менә сиңа нәсел орлыгыннан шытып үсеп чыккан ботаклыяфраклы агачны һаман үстерү, яшелләндерү, күркәм сыйфатта тоту. Үстерде, ди. Тот капчыгыңны. Үстерми болар~ Корыталар. Алар бүгенге көн кояшы белән яши Үз корсагы кояшы кыйммәт аңа. Аның өчен нәсел кояшы, халык кояшы, ил кояшы сукыр бер тиен дә тормый. Күктәге кояш менә бүген сүнсә дә, гамьнәре юк. Әллә-лә-лә-ләл. Әллә-лә-лә-ләл. Уф1 Илаһым! Бердәнбер ышанычы иде бит. Бердәнбер. _ Хатны ул, үзе дә сизмәстән, учында йомарлады. Остабикәсе ни дип әйтергә дә белми аптырап тик торды Мулласының акайган күзләрен, көзге яфрактай дерелдәп торган иреннәрен, җыерылган маңгаен күреп, яман хәбәр килгәнлекне аңлау кыен түгел иде. Ул һаман шулай элеккечә тыныч, салкын канлы булырга, шул салкынлык белән иренең утын сүндерергә тырышты: — Мулла, син бөтенләй бетеп калдың; аңлыйм, яхшы мәктүп түгел, шулай да Ходайдан сабырлык сора, үзеңне кулга ал. Аллаһы Тәгалә авыр кайгыларга да бирешмәскә кушкан бит. -дип, янә дә шуларга охшаш күпме җылы сүзләр әйтеп юагмакчы булды Ләкин ул баллы-майлы, җылы-кайнар, ялкынлы сүзләр мулласының таштай каткан йөрәген эретерлек түгел иде. Киресенчә, бу мәлдә алар ачуын гына кабартты, җенен юно кузгатты: — Мә, укы,— диде дә Гыйрфан мулла, хатны остабикәсенең битенә бәрде. Аның лөгатькә сыймаслык бу кыланышы «баланы син генә боздың» дип әйтү билгесе иде. Моны эшләгәч, үзен кая куярга урын тапмыйча җенләнспкотырынып, тышка чыгып кш те. Хәсәнә абыстай бер мизгелгә ни кылырга да белми аптырап гик торды. Мулласы артыннан чыгаргамы? һаман шулай: — Атасы, бу кадәр сабырсызланма әле, ходай кушмаган эш булмас, тынычлана күрче, балаларга кайгылы йоз күрсәтү килешми, кебек сүзләрне әйтә-әйтә, тәкърарлый-тәкърарлый, юатыргамы? Бәгъзе берчак аңа да килкш бит әле ул- кулын гына селтәп җибәрә кит, янәсе, мыегымны чуалтып йормә. Шундый уйларны кичереп, үзен кулга алгач, идәндә йомарланып яткан кәгазьгә күзе төште. Аның эчендә ниндидер дәһшәт, давыл, оермә бардыр кебек тоелды Шул дәһшәт аның йөзенә ут йомгагы булып томырылды Кәгазьне абыстай курка-курка гына алды кулына Аны өстәлгә җәеп, әйбәтләп, укырлык дәрәҗәгә җиткәнче, төзәтте. Укып чыккач, никадәр генә йомшап китмәскә тырышмасын, ходайдан сабырлык сорап изаланмасын, күз яшьләре аның ихтыярына буйсынмады Әле иртә иде. Балалар эчке бүлмәдә йоклый иде Ярый, рәхәтленең, йөрәктәге кайгы угын түккәнче, күңелен тәмам бушатканчы елаганын күрмәделәр Тик ул ялгышкан икән Кызы Нәгыймә, һәрвакытгагыча песи кебек йомшак кына басып, башкаларны уятмас өчен авыр тын да алмыйча, бу якка чыккан икән — Әнкәй, әнкәй, ни булды, нигә елыйсың'’ — Еламыйм, кызым, менә, күземә чүп кергәнне — Юк, юк, әнкәй, яшерәсең. Әллә әти рәнҗеттеме? — Иртәнге сәгатьтә нинди рәнҗетү булсын. Хәсәнә абыстай, кызына күрсәтмәс өчен, елаудан шешенгән күзләрен яулык чите белән каплап, тышка чыкты. Ә менә хатны алырга оныткан. Өстәл өстендә калдырган. Аны укып чыккач, барын да аңлады Нәгыймә. Әнисе кебек, әлбәттә, буылып-буылып еламады, «аһ» итмәде. Башта бу мәсьәләгә битараф кеше кебегрәк кыланды. Шулай да бу усал хәбәр аның да йөрәген таштай катырды. Әтисе хәзер яраланган арыслан кебек кыланачак. Әнисе, мескен, кайгы утында яначак. Өй эчендәге низаг зилзиләдән ким булмас. Бу зилләткә әтисе түзә алмас. Менә әнисе бераздан әйләнеп тә керде. Ул инде күз яшьләрен ныклап сөрткән. Бая яулык эченнән чыгып торган чәчләре дә күренми хәзер. Шулай да ул һаман да әле кызына туры карамаска тырышты. Нәгыймә: — Әнкәй, әнкәй бик борчылма инде, Галимҗанның табигатен беләсең бит, ул барыбер үзенчә эшли,—дигәч, ана йөрәге дерт итеп китте. — Нигә алай дисең әле, кызым, ни булган...—дип барын да яшерергә тырышты. Кызының кулындагы хатын күргәч кенә мәсьәләне аңлап алды. Нәгыймә үзенчә аз гына үпкә белдерергә дә онытмады: — Әнкәй, нигә мондый хәлләрне миннән яшерәсең әле, бала түгелмен дә инде хәзер,—диде. Әйе шул: нигә кайгыны да, шатлыкны да уртаклашып яшәгән кызына бу авыр хәлне белдермәскә тырыша соң әле ул? Җитмәсә, Нәгыймә менә-менә канатланырга торган гүзәл кош ла инде. Хәсәнә абыстайның бианасы 12 бала тәрбияләп үстерү белән горурланган. Шуларның берсе— аның ире Гыйрфан мулла. Шул көнне үк Гыйрфан мулла юлга чыгарга — Ырымбурга барырга әзерләнә башлады. Шул көнне үк хәләл җефете Хәсәнә абыстай түшәккә ятты. Башы чатнап ярылырдай булып сызлый. Вакыт-вакыт күз аллары караңгылана. Керфек очларында да хәтта гер ташыдай ниндидер авыр нәрсә асылынып торгандай тоела. Ара-тирә аягын нык кына көзән җыера. Тамак төбенә әллә нинди имәнеч зур төер килеп тыгылгандай була. Шулай да төшкә чаклы аны сиздермәскә тырышып йөрде. Өйлә намазын укыганда намазлыкка тәгәрәп китүен абайламый да калды. Аны ястыкка алып салдылар. Гыйрфан мулла ике ут арасында калды. Бер ут — остаз бикәсе. Икенче ут— Ырымбур. Кайсы утны сүндерергә башта? Әлбәттә, монысын. Бу утны сүндерми торып юлга чыгарга ярамый. Ә нишләп шулай, ваба чиренә эләккән кешедәй, капыл-кинәт тәгәрәп китте соң әле ул? Галимҗан кайгысы шулай иттеме? Юк, ул гына түгел иде. Андый кайгыларга аслан бирешми иде бит ул. Киресенчә, аның үзен авыр кайгылардан аралап яшәргә тырышты. Бер-бер күңелсез хәл килеп чыкса, гелән генә борчылмаска кушты. Юк, аңа гына түгел, кыен мәлләрдә күрше-күлән, кардәш-ыруг, дус-иш...—һәммәсенә, сүз шифасы таба алды, назлы карашларын бүләк итте, йөрәк-бавырына үтеп керде. Юк, әле менә Галимҗан кайгысы гына екмады аны аяктан. Иренең юньсезлеге яткызды түшәккә. Йомарланган хатны тот та аның йөзенә бәр, имеш. Бу инде — илтифат- сызлыкның илтифатсызлыгы. Бу инде—әдәпсезлек. Бу инде — шәфкать- сезлекнең шәфкатьсезлеге. Бу —бәяләп бетергесез ахмаклык, юләрлек, түбәнлек. Шундый фәрештә күңелле остазбикә бит әле ул. Кыртмырт итеп торган, кылдый-былдый йөргән, синең бер сүзең өчен авызыңа мең берәгәйле сүз каплаган зәһәрле хатын булса, әллә-лә-ләл, бәрер идең битенә болай. Бәрсәң дә, ул синең ипи шүрлегеңә табагач белән китереп сылар иде. Матурлык-изгелек фәрештәсенең ак-нурлы йөзенә кара-пыч- рак кул белән кизәнгән иблис кебек булды бу. Шул гарьлеккә чыдый алмый ауды ул киселгән агач урынына. Алтыдагы —алтмышта, дигәне шушымы? Нишләтергә бу холык-кылыкны? Әйтәләр ләбаса: «Акылыңа акыл куш, ачуыңа сабыр куш» «Ачу—акыл дошманы», «Ачу алдан йөри, акыл арттан йөри». Тагын да әллә ниндиләре бар әле аның. Әтисе дә, картәтисе дә әйтә иде. Борынгылар сүзе дип. Алтын бәрабәренә торырдай ул акыллы сүзләр бер колагыннан кереп икенчесеннән чыгып китеп торганмы? Миенә барып житмәгәнме? Нишләргә хәзер? Барып гафу сораргамы? Ул, әлбәттә, кичерәчәк. Әмма ләкин аннан ни файда? Ичмасам, шартлап ярылырдай итеп бер авыр сүз әйтсен иде. Бу ахмак күңелгә бер тукмак булыр иде. Шундый утлы уйлар өермәсе эчендә бөтерелеп йөрде Гыйрфан мулла. Хәсәнә абыстай исә капыл тәгәрәп китү сәбәбен аннан эзләп бимазаланмады. Ир хакы—тәңре хакы. Әле әнә бәгъзе бер ир хатынын изеп ташлый. Шулай да түзә, йөрәк канын эчкә йота, күгәргән битен, сынган кабыргасын кешегә сиздермәскә тырышып йөри. Сорасалар, «егылдым» дип җаваплый. «Ир хакы — тәңре хакы»,—дигәнне ул яхшы аңлый. Ә шулай да: «Хатын хакы ни икән?»—дигән сөаль дә борчый аны. Шул сөальгә «изге» җавап булып томырылдымы йөзенә әлеге кәгазь йомарлагы? Ул, әлбәттә, нык гарьләнде, түбәнсенде, чыдый алмас хәлгә җитте, шул изде шикелле аны. Шул екты. Шул жәнчедс. Менә бервакыт мулласы аның янына килде. Салкын кулы белән кайнар маңгаена кагылды. Сизә: кулы дерелдәп тора. Димәк, ул борчыла. Кылган ахмаклыгы өчен үкенә. Сызлана. Менә ул сүз башлый: — Йә, остабикә, ачуланышмыйк инде, кичер мин юньсезнс, гаеп тәртәсе икебезнең дә йөрәккә килеп төртеләдер. Галимҗанның бодай Тәүфикъсыз булуында икебез дә гаепледер Гыйрфан мулла нык дулкынлана иде. Сөйләгәндә аның калтыраныпкалтыранып алуын, сүз таба алмый интегүен сизде Хәсәнә абыстай. Акрын, салмак, йомшак тавыш белән сорап куйды: — Юлга әзерсеңмс? — Анысы аның качмас иде лә ул. Менә син бит әле... Чирле кешене нишләп ташлап китим... — Юк, юк, атасы, аңа карама, Нәгыймәнең уңганлыгын беләсең... бүген үк чык юлга. . — Бүген соң инде, остабикә, иртәгә иртүк кузгалырмын, дүшәмбе кон юлга чыксаң, фәрештәләр ак җәймә җәя, имеш — Галимҗанга бик каты авыр сүз әйтмә инде, мулла, андыйны яратмый ул, үзең беләсең; һәркемдә бер кире сыйфат булмый калмыйдыр шул инде. — Ярый, анасы, фатихаңда бул инде, каты рәнҗеттем, үпкәләмә берүк .. XI ыйрфан мулла эшне иң әүвәл мәдрәсә хуҗасы Вәли мулладан башламак булды. Атын аның капкасы төбенә үк китереп туктатып, шундагы бер баганага бәйләп куйды да, тамак кыра-кыра эчкә узды. Ишек шакыгач, башына кызыл фәс кигән унике яшьләр чамасы бер малай килеп чыкты. Гыйрфан мулла аның йомышчы икәнлеген аңлап алды. — Вәлиулла галиҗәнаплары өйдәме, улым?—дип сорады ул. — Өйдә,—дип җавап бирде малай. — Керергә рөхсәт сорасаңмы. Мин ерактан килдем. Галимҗан мәхдүмнең әтисе булам. Малай ялт ойгә кереп китте бераздан әйләнеп тә чыкт ы. — Вәлиулла галиҗәнаплары сезне көтә,—диде дә янә юк булды ул. Шуннан Гыйрфан мулла, арбасы янына янә әйләнеп килеп, аннан икс тозлаган каз. бер савыт кәрәзле бал, тагын да вак-төяк күчтәнәчләрен алып, ой эченә юнәлде. Вәли мулла түр башында тәсбих тартып утыра иде Ул болай ару гына мөлаем күренә Түгәрәкләнеп торган кара сакалы 3. «К. У.» № 10. 33 Г килешле генә. Башындагы Бохара дуплысы да кызарып торган бит очларына ямь өсти кебек. Биш билле кара камзулы «менә мин нинди зыялы әфәндене затлыйм» дип мактана шикелле. — Әссәламегаләйкем!—дип, үзенчә бер түбәнчелек, әмма ләкин гаҗәп олылау, зур мөхтәрәмлек белән сәлам бирде Гыйрфан мулла. — Вәгаләйкемәссәлам!—дип, тамак кырып, үзен гарьше көрсидә утырган илаһи зат хәлендә күрсәтергә теләп, эре кыяфәт белән каршылады аны Вәли мулла. Башта сүзләр әллә ни берекмәде. «Әйе», «ә», «җәме», «жә» кебегрәк файдасыз, салкын, кыенсынып сөйләшү дәвам итте. Гыйрфан мулла алып килгән күчтәнәчләрен аның алдына тезеп куйгач кына, тегесенең һавалы йөзе бераз ачыла төште: шунда гына ул тәсбихен куеп, ерактан килгән кешегә илтифатлылык тиешлеген аңлады. Шулай да эре кыяфәтен тиз генә вакларга ашыкмыйча, үзен әллә кемгә куеп, шөһрәт вә мөхтәрәмлелек югалмасын дигәндәй, һаман әле ачылып китәргә ашыкмады. Гыйрфан мулла аның хуш мәҗлесе булмавына беренче күрешкәндә дә сиземләгән иде. Ә хәзер инде, улы шундый хәлгә төшкәч, аның тәкәбберлеге янә мең кәррә артачагы мәгълүм хәл. Бу аның сүз башлавыннан ук сизелде. — Ху-у-у-ш, Гыйрфан әфәнде, ни йомыш?—дип сорады ул, улы Галимҗан турында ләм-мим хәбәрдар булмагандай бер пошамансызлык белән. Әйтерсең, булган хәлләр аның өчен әһәмиятсез бер вакыйга иде. Гыйрфан мулла үзен бик түбәнчелекле тотарга тырышты. Биредә сырт кабартуның хәләл җефет алдында кәпәренү түгел икәнлекне аңлый иде ул. — Сезнең хат буенча килдем, Вәлиулла галиҗәнаплары, шул инде: әлеге дә баягы углым Галимҗан хакында,—диде ул, итәгатьлелекне сакларга тырышып, юаш, басынкы тавыш белән. Сөйләшү шактый озакка сузылды. Вәли әфәнде Гыйрфан мулланы бетереп тә ташламады, күккә күтәреп мактамады да: шулай да, сүзләренә караганда, аның тел төбе Галимҗанның гаиләдә яхшы тәрбия алмавына барып төртелә иде. Имештер, Галимҗан гәрчә тәрбияле нәселдән булса да, алама эшләр белән мәшгуль. Шуннан сөйләшү, акрын гына аккан агымсу үз юлын тапкан кебек, чыбык мәсьәләсенә барып төртелде. Галимҗанның Зарф хәлфә чыбыгын сындырып ыргытуы, Вәли мулла уйлавынча, көфернең Мөхәммәт пәйгамбәргә таяк белән кизәнүе кебек икән. Мондый әшәкелек мәдрәсә хәятендә моңача әле булмаган. Аның «тәрбиясез» улы Галимҗан мәдрәсәдән шуның өчен куыла. Бетте китте. Вәссәлам. — Мондый нәүгъларны1 безем мәдрәсәдә тоту нәмәхрам2 шул, Гыйрфан әфәнде,—дип сүзен тәмамлады ул. Шулай да Гыйрфан мулла язгы кардай эреп төшмәде, куркак куяндай кирегә бөкләргә дә ашыкмады. Әйдә, чәнчелеп китсен аның башбирмәс «ташмаңгае», укыйсы килми икән, кайтсын, сабан сөрсен, тырма тырмасын, иген чәчсен, иген урсын, печән чапсын; Ходайга шөкер, анда эш җитәрлек. Муеннан. Тик көрәш мәйданында бил сындырган йомшак җан кебек, болай җиңелеп кайтып китүе кыен бит әле. Вәли мулла аны наданга чыгарды. Бала тәрбияли белмәгән бер мәмәй авызга чыгарды. Бу хурлыкны күтәреп кайтып китсенме ул Солтанморатка? Юк инде. Булмый. Ул бит әле теләсә кем түгел. Троицк мәдрәсәсендә баш мөдәррис булган абруйлы шәхес. Гыйрфан мулла шуларны янә бер мәртәбә искәртеп үтүне мәгъкуль күрде. Шуннан килеп, улы Шакирҗанның ой матчасындагы чыбыкны сындырып ташлавы турында да әйтте. Чыбыктан үчител Сәетнең баш тартуын да искә алды. Чыбык белән «тәрбияләүнең» гүзәл нәтиҗә бирмәячәген ярып салды. Нәугъ—төр, спорт. Нәмәхрам гөнаһ. Аларны, билгеле, салкын кан белән, ашыкмыйча, сабырлык белән, аңлатырга тырышты. Акрын-акрын, уйлап-уйлап, җиңү дәрте белән сөйләште. Вәли мулланың уй казанында фикер сыек булганлыкны аңлады ул. Ахмакны һәр очракта акыллы сүз белән җиңеп булмаячакны да белә. Шулай да монда ордым-бәрдем белән эш итү дә бик читен. Кинәт күз алдына остабикәсенең битенә кәгазь йомарлыгы белән бәрү ахмаклыгы килеп басты. Галимҗанны бөтенләйгә алып кайтса, мәдрәсәдән мәңгелеккә мәхрүм итсә, аның күзенә ничек карар да, ялварулы карашларына ни җавап бирер? Телең булмаса, күзеңне әллә кайчан карга чукыр иде, шул бала язмышын хәл итер рәтең дә юк икән, дип сыкранырга мөмкин. Боларны ул, әлбәттә, әйтмәячәк. Әнә шул әйтмәве үтерә бәгъзе бер вакыт. Йомшак, әдәпле, мөкиббән сөйләшкән саен Вәли мулланың һавалана баруын, борын чөюен, очынуын аңлады ул. Шуңа күрә бүртеп торган кызгылт бит очларына салкын җил истерүне мәгъкуль күрде. — Мәдрәсәгез бик йончу, безнең авылда мондый бинага малны да япмыйлар, низам-интизам юк, Вәлиулла әфәнде, мин шикаять кылам, буны аслан да янау ысулы дип кабул итмәгез,—диде ул. Гыйрфан мулла аның нәкъ авырткан җиренә китереп басты. Ул инде әллә күпме ел шул шикаять дигәннәреннән куркып яши. «Кадим мәдрәсә» дигән «даны» бар. Аңа килергә ашкынып тормыйлар хәзер. Менә шушындый Гыйрфан кебек гайрәтле, гаярь ирләр җыйнаулашып шикаять кыла башласа, мәдрәсәң, кем әйтмешли, карга оясы урынына туздырылырга мөмкин. Шуны уйлап, баштук каты итеп тоткан сүз тезгенен акрынлап-акрынлап бушата барырга уйлады ул. — Хи-хи-хи, хи-хи-хи... усаллык белән алдырмак буласың инде алайса, хәерле булсын. Алла ярдәм итсен үзеңә, мин синдәй кыю кемсәләрнс бик якын күрәм, яратам ук,—диде. Сөйләшә-сөйләшә, фикерләшә-фикерләшә, уйлаша-уйлаша, уртага салынган авыр мәсьәлә Гыйрфан мулла файдасына хәл ителде. Галимҗанны мәдрәсәдә калдырырга булдылар. — Үзең килү бик муафыйк булды, алып кайтып кит, икенче сыйныфка китереп куярсың, Аллаһы боерса; тик шундый шарт белән инде, Гыйрфан әфәнде: бундан бул ай андый ахмаклыклар, нәҗес эшләр кыйлмасын,— диде Вәли мулла. арт азаклары иде инде. Бәгъзе бер урын кардан тәмам әрчелеп беткән. Алалы-тиләле җирләр дә бар. Койма төпләрендә кояш күзеннән мәхрүм булган кар өемнәре дә күренгәли. Алар инде бозга әверелгән. Өсләрендә пычрак-чачрак, ләпек-чәпек, алама-солама,— тагы да әллә нинди нәҗес әйберләр дөнья ямьсезлеп тора Ә инде урам уртасындагы юллар хәзер таптакыр. Аз гына җил иссә, тузан күтәрелергә тора хәтта. Әмма яз кояшының йомшак, җылы, шифалы нурлары һәр кемсәне, һәр тарафны, һәр тереклекне илаһи бер олы, сөйкемле мокиб- бәнлек белән иркәли Фанилыкта әле менә:, әйтерсең, һичнинди яман эшләр кылынмый. Гүя, һәммәсе ал да гөл. Юк, гөнаһ шомлыгы, барысы да алай түгел икән шул. Түгел Түгел Мең кат түгел. Вәли әфәнденең салкын мөнәсәбәте Гыйрфан мулланың кәефен нык кырды. Әгәренки аңа, Гыйрфан мулланың өенә, моңача һич таныш булмаган бер адәм заты (юлчы) мохтаҗлык илә килеп керсә, буш кул белән чыгарып җибәрер идемени? Юк, җибәрмәс иде Аслан җибәрмәс иде Ә бу җаһил диндар ерак юлдан йончып килгән Алла бәндәсенең авызын да чылата алмады —бер чынаяк чәй дә куймады Күңел өчен генә булса да: «Самавыр куйыйк, Гыйрфан әфәнде»,- дисен иде. Ә ул, Гыйрфан: «Юк, Вәли әфендс, мәшәкатьләнмәгез, эчкән чаклар булыр 3< 35 М әле»,—дияр иде. Санга сукмаслык әллә нинди бер тиле түгел бит ул. Троицкинең данлыклы мәдрәсәсендә баш мөдәррислек эше кылган шәхес. Кирәк кычкырып уку булсын, кирәк тәфсирне — Коръән тәрҗемәсен аңлау булсын, • т бит зиһенлелек күрсәткән диндар. Әллә аңламыймы ул җаһил Вәли мулла мантыйгының менә хәзер таралып төшәргә торган шыгырдык арба хәлендә икәнлеген? Илаһым! Кеше белән кеше аермасы—җир белән күк аермасы, дип юкка әйтмиләр икән. Үлемнән оят көчле, дигәне дә бар. Ояла белми икән бу җаһил. Шундый уйлар давылы борчыды Гыйрфан мулланы. Вәли мулла капкасы төбеннән киткәч, башта ул атын үз иркенә куйды. Аннан, ашыгырга кирәклекне уйлап, юырта башлады. Вәли мулланың гамьсез күркә кебек кабарынып утыруы исенә төшсә, дилбегәсен ачу белән каты гына тартыл, чаптырып та ала. Бу вакытта тимер арбаның тәгәрмәчләре, шаңгыр-шоңгыр өзек тавышлар чыгарып, артта куе тузан болыты сузып калдыра. Аңа хәзер җәһәт кенә «Хөсәения» мәдрәсәсенә барып җитәргә кирәк. Аннан Шакирҗанны алып, Галимҗан янына ашыгу мәслихәт булыр. Шәһәрне чыккач, беренче авылда атны ял иттерерләр, кичегеп китсә, шунда кунып калулары да ихтимал. Шакирҗан янында артык озак мәшәкатьләнмәде ата кеше. Кереп табу белән тиз генә әйберләрен җыярга кушты да җәтрәк Галимҗан янына ашыгырга кирәклекне әйтте. — Әткәй, чәй эчеп алыйк,—дисә дә Шакирҗан, гәрчә тамагы нык кипкән булса да, чәйләп утыруны ул бу мәлдә мәгъкуль күрмәде. — Галимҗанда бергәләп эчәрбез, Алла боерса, арбада әнкәгез җибәргән сый-нигъмәт тә бар, әйдә, улым, җәһәт кылан,—дип ашыктырды. Мәдрәсәдән күпләр киткән иде инде. Якын авыллардан булганнары үзләре җәяүли. Бәгъзе берләре, югары сыйныфтагылар, төрле заводфабрикаларга, шахталарга, алтын приискыларына эшкә китә—киләсе ел уку өчен акча кирәк. Икенчеләре казакълар арасына юл тота. Язын-җәен анда мөгаллимлек кылып, бераз адәм рәтенә кереп, азрак көрәеп, кесәсен хәлләндереп кайта. Шакирҗан да дәртсенгән иде. Сәбәпсез сәгать тә йөрми, дигәндәй, ике сәбәп аның җилән итәгеннән тартып туктатты. Беренчесе— атадан рөхсәт алынмаган: икенчесе— Галимҗан бәласе. Бу хакта, ашыга-ашыга әйберләрен җыештырганда, мәдрәсәнең менә бүгенге хәлен аз гына булса да күз алдыңа китереп бастырыйм дигәндәй, әтисенә җайлап-җайлап әйтеп бирде Шакирҗан. Әткәсе аларны юньләп тыңламады да. — һи... нигә кирәк сиңа әллә кая китү, әллә өйдә эш беткәнме?—дип кенә куйды. Галимҗан өчен әтисе нык ачуланыр дип курыккан иде Шакирҗан. Шуны уйлап, әтисен төрле-төрле сүзләр белән әвәрә кылырга тырышты. Ни дисәң дә, әле шәкертләр китеп бетмәгән. Тыз да быз чабып йөргәннәре дә, йокымсырап утырганнары да, чәй эчү белән мәшгуль булганнары да бар. Әтисенең кызу канлы икәнлеген белә Шакирҗан. Галимҗан өчен менә хәзер үк, шул тыз да быз йөргән шәкертләр туктап тыңлар дәрәҗәгә җиткереп, сүгә башлар кебек тоелган иде. Шулай килеп чыкмасын өчен, янә бер яңалык әйтеп ташлады, — Әткәй, монда Гаяз Исхакый дигән бер бик мәгълүматлы мөдәррис киләчәк икән, ул китаплар да, әдәби әсәрләр дә яза, имеш,—диде. Әткәсе өчен бу яңалык та ике чабатаның бер кисм булганы сымак кына тоелды. Галимҗанны карамаган, күзәтеп тормаган өчен Шакир- җанньщ колагын менә хәзер үк борырга иде аның нияте, әмма ләкин тыелды: кеше йортында авыздагы кара канны да төкерергә ярамаганны белә ич ул. Әйберләрне җәһәт-җәһәт чыгарып бетереп, арбага төягәч. — Әткәй, син юлда арыгансыңдыр, кая, атны үзем тотыйм,—дисә дә, ата кеше ризалашмады. е - Җәтрәк менеп утыруыңны бел, теләсә кемгә баш бирә торган байтал бардыр шул миндә,—диде коры гына. Шакирҗан сизә: әткәсенең кырт-мырт килеп торуы, утка баскан кебек кылануы, дөньяга сыймастай булып чабалануы Галимҗан өчен. Ә инде үзен, һаман шул элеккечә, җиде кат күк түбәсенә куеп, балаларына кимсетеп карый: «теләсә кемгә баш бирә торган байтал шул миндә», имеш. Үтерде ул бу сүзләре белән Шакнрҗанын. Егетлек дәрәҗәсен челпәрәмә китерде. «Әткәй, нигә әле син мине шул кадәр түбәнсетәсең?» дияр иде, ярамый: ата кеше сүз кайтарганны яратмый. Хәер, аны әйтергә форсат та юк Әтисе, дилбегәне тоту белән, аны шактый нык кагып, байталга җәһәтлелек кирәклекне аңлатты. Байтал .колакларын торгызып, шундук ут кебек томырылды. Әйтерсең, сабантуйдагы чабыш мәле. Әтисенең эчендә җил-давыл, өермә барлыкны аңлады Шакирҗан. Бер сүз әйтсәң, әтисе шартлап ярылып, ул давыл-оермә ябырылыр кеби тоелды. Әллә кансыз дамы аның әтисе? Юк, алай ук түгел Бердән, Галимҗан өчен үлеп ачуы килсә, икенчедән, берникадәр кызганып та куйды әле Шакирҗан улын: кипкән, корыган, яңак сөякләре калкып чыккан—менә ни дәрәҗәгә төшерә бу мәдрәсә хәяте адәм баласын. Менә Су урамы белән Татар тыкрыгы чаты. Менә Вәли мулланың Кадим мәдрәсәсе. — Тыр-р-р... Байталны ат бәйли торган махсус баганага бәйләп куйдылар Гыйрфан мулланың теге вакытта да укып киткән сүзләргә күзе төште; ул таш диварны уеп язылган: «Каедкый ятән вакуфи фиәлсудсбни палата 1872 сәнә»9 . — Әйдә, чәй эчеп, тамак ялгап алыйк та, аннан кайтыр якка тәвәккәлләрбез, караңгы төшкәнче якьшдагы берәр авылга барып баш төртеп алырга кирәк булыр,—диде дә ата кеше, ризык-ашамлык төйнәлгән төенчекне күтәреп, капка аша үтте. Шакирҗан аннан калмаска тырышты. Ихатага кергәч, аларны әллә нинди нәҗес чүп өемнәре каршы алды. Гыйрфан мулла шуларны күреп, чыраен сытты, маңгаен җыерып, тәмам гаҗиз булып калды. Күз алдына әле генә борчак чүмәләседәй кукраеп утырган Вәли мулланы китерде. Бу чүп өемнәре дә әнә шул борчак чүмәләседәй җәелеп утырган Вәли мулланы хәтерләтте. Ул өемдә ниләр генә юк: иске чабата, күгәреп-череп каткан җирәнгеч чүпрәк-чапрак, сасыган бәрәңге кабыклары, тагын да әллә ниләр, әллә намәкәйләр Алардан ниндидер сыск-зәңгәр бу-тотем күтәрелә. Әллә көя. әллә яна шайтан да белерлек түгел. Шулардай тирә-якка косасыны кигерә торган тәмсез, әчкелтем-төчкелтем, сасы ис таралган. Илаһым! Боларны күреп, адәм йөзе генә түгел, кояш йөзе кызарырлык бит Кит инде Кит' Ничек җаннары түзә? Ничек йөрәкләре әрнеми? Ничек ертылмыйлар боларны күреп? Гарьләнеп үләрлек бит, валлаһи! Ислам дине адәм балаларының рухи хәяте дә, тышкы дөньясы да, күңел халәте дә саф вә пакь булуны таләп итә. Бу пычрак өемнәр якты дөньяга, инсаниятнең ак йөзенә, хәтта ки гарьше көрсинең үзенә кара сөрем җибәреп тора лабаса Гыйрфан мулла да мөдәррис булды бит. Тазалык-сәламәтлек нигезе, дигән иманга тугрылыклы булдылар Ихата кардан әрчелү белән, бөтен чүп-чарны түгеп, гирә-якны ялт иттерәләр иде Мәдрәсә эчендә тәмле исләр генә аңкып торыр иде. Уп-унике ел шушы чүп-чар арасында чиләнгән мескеннән адәм рәтле нинди диндар, зыялы бәндә чыксын, ди, дөнья күзенә Бу бит кешедән, якты дөньядан, милләтеңнән, хәтта ки Аллаңнан көлү дигән сүз. Ялкаулыкка йөз тоткан бәндәнең шайтан алдында калтырап 9 Вакуф шартлары судебная палатада саклана. 1872 ел. торган шүрәле кеби булуын аңламыймы болар? Зур гөнаһ бу. Гарьлек. Нәҗеслек. Инде беренче каты җиргә сеңгән таш мәдрәсәмен күр. Ташка үлчим. Таш араларына яшькелт мүк, күгәргән мәшкә, тагында әллә ниләр сыланган. Сытык йөзле туксан яшьлек картны хәтерләтеп тора. Шакирҗан әтисенең кешегә үтә җитди, таләпчән, сынау күзе белән караганлыгын яхшы белә; шулай да аның бер дә юкка гаеп такмаган- лыгын да аңлый. Әле менә чыраен сытып, кашын җыерып, күңелсезләнеп карап торуы тикмәгә генә түгел: мондагы чүп өемнәре аның саруын кайната. Бу күренеш Шакирҗанның үзен дә гаҗәпләндерде. «Хөсә- ения»дә мәдрәсәнең эчен, тышын тазартып таралыштылар бит. Нигә монда ашыкмыйлар? Матур яз мондый пычраклык белән килешми ич. Гыйрфан мулла: — Тфү!... Эт бәйләсәң дә торырлык түгел бит монда,—диде дә атлал китте. Шакирҗан аннан калмаска тырышты. Күпме генә ачуы килсә дә, фикерен «эт» сүзенә бәйләп аңлатуны көтмәгән иде ул. Ничек кенә булмасын, әтисе хәзер үзен һич кенә дә яраланган коточкыч җанвардан ким тотмый. Аны Галимҗан язмышы шулай тотнаклылык чылбырыннан ычкындырганлыкны, җенләнү дәрәҗәсенә җиткергәнлекне андый ул. Хәзер Шакирҗанның бөтен курыкканы шул: килеп керү белән кеше арасында Галимҗанны сугып җибәрмәсә ярар иде. Кан кызганда җан да кыза, диләр бит. Җаны кызган бәндә аны-моны уйламый, ни кылганын да белми. Йөзенә, тән күзәнәкләренә, бөтен вөҗүденә әллә нинди нәҗес нәмәкәйләр үскән туксан яшьлек картның эчке дөньясы да саф-пакь түгел икән. Килеп керү белән аларны шундый ук чүп өемнәре, сасыган сулы ләгән, шалкан чәчәрдәй пычрак идән, тегендә-монда аунап яткан каткан киемнәр, комганнар, чүмечләр каршы алды. Гыйрфан мулла хәзер боларга игътибар итмәскә тырышты. Хәтта башына шундый уй килде: саф күңелле, ачык йөзле, пакь вә ак куллы остазбикәсе пешергән ризыкларны бу пычрак җирдә ашап утыру гонаһ булыр. Иң муафыйклысы шул: Галимҗанны алырга да тизрәк «таярга» моннан. Чәй эчәр урын бетмәс әле. Ходай җан биргәнгә юнь биргән. Бу — хакыйкать. Хакыйкатькә, кем әйтмешли, хөкем юк. Ул, кызу-кызу атлап, Галимҗан бүлмәсенә үтте. Ләкин анда Галимҗан юк иде. Утыз яшьләр чамалы бер кемсә басып тора. Аның ни хәлдә икәнлеген аңлау кыен түгел иде. Бүлмәләрне тикшереп, караштырып йөридер. Әле монда да шәкертләр китеп бетмәгән. Күрше бүлмәләрдә көлешкән, бәхәсләшкән тавышлар да ишетелә. Галимҗан да, бәлки, шулар арасында буталып йөридер Озын буйлы, ач яңаклы, соргылт күзле бу кемсә Зарф хәлфә иде. Алар арасында шундыйрак сөйләшү булып алды: — Сез хәлфә буласыз шикелле? — Әйе, Зарф хәлфә булам. — Минем улым Галимҗан кая китте икән? — Улыгыз Галимҗан юк инде. — Ничек «Юк инде»? — «Юк» нәрсә «юк» була. Мантыйк... — Ул сезнең чыбыкны сындырган икән? — Күрәм, сез аның атасы буласыгыз? — Әйе, атасы. — Галимҗан юк инде. Кабатлап әйтәм. — Аңлыйм, сез миңа ачулы. Шулай да Галимҗан?. — Галимҗан качты. — Качты? — Әйе. Качты. Җирдә дә юк, күктә дә... Бишенче бүлек Кила шатлык булып бу доньяга бала, Ботен җиһан аны соенеп каршы ала; Ярты гомерен бирә һәр балага ана. Нигә бала аны кайгыларга сала? Ана зары I рсу йөрәкле чибәр кыздай елмаеп-көлеп, алсу таңнарын бал- кытабалкыта, юмарт мул кояш нурлары белән бөтен тирә-якны иркәләп-сөеп, сүнгән йөрәкләрдә яшәү дәрте кабыза-кабыза, менә тагын да яз килде. Басукырлар остенә ап-ак йомшак мамыктай түшәлгән карлар эреп, аның сулары жир-ананың йөрәге-бавырына шифа булып сеңде. Урамнарда шаулап аккан гөрләвекләр җылы яз күкрәгеннән кайнап чыккан мең төрле шау, кой-моң яңгыратып торды. Аларга сыерчыклар, сандугачлар моңы килеп кушыла да үзенчә бер гаҗәеп нида- симфония хасил итә. Ләйсән яңгыр явып, кояшның җылы нурлары белән парланып-иркәләнеп иркен тын алгач, жир сабый бала кебек шатланып- куаньш калды. Аны, гүя ожмахтагы кәүсәр суы белән юдылар «Язның бер көне ел туйдыра», «Яз йоклаган — ризык тапмаган», «Бер бөртек бодайда крестьянның бер пот тире бар», кебек мәкальләрне әйтә-әйгә, авыл халкы, билен бишкә буып диюндәй. кырга-басуга ашыкты Мондый чакта Гыйрфан мулланың йөрәге чабышка әзерләгән Тулпарныкыннан ким ярсымый Сабаны, тырмасы, чәчү тубалы -бөтен кирәкярагы әзерләнеп куелган була. Җитмәсә, аны әле кырыкмаса- кырык якка тарткалап мазасызлыйлар Берсе чәчү орлыгы сорый, икенчесе— сабан, өченчесе—ат, дүртенчесе—тырма. Тормыш бит борының белән боз ярып, тешеңне кысып, уртыңны чәйнәп булса да алга барырга куша. Түбә сайгагына төкереп ятып, песи шикелле көне-төне йокы симертеп яшәп буламы? Итәгенә ут төртсәң дә ыжламый бәгъзе берсе. Ишәкне алтынга урасаң да ишәк булып калган кебек, кабыргасын очлы без белән тоткәләсәң дә, ялкау ялкау булып кала, илаһым' Бу нинди мәйсезлек? Бу ниткән иҗтиһадсызлык? Кайчан күзе ачылыр безнең игенченең? Кайчан яшәргә өйрәнер?.. Хәят түгел бу! Яшәү түгел бу! Йокымсырау Мәлҗү. Мәмрәү. Гарьлек. Дөньяны шулай матурлап буламы7 Ни калдырабыз киләчәк буынга? Балаларга? Оныкларга? Бездә, караңгыда юл үстереп буламы? Булмый. Баз кебек өйдә тончыккан баладан ни фәтва көтмәк кирәк? Кырмыскалар кон-тон хәрәкәттә. Бал кортлары. Кошлар Ходай Тәгалә һәрберсенә эшләп ашарга куша Җитмәсә, «Гыйрфан мулланың җире яхшы», «Аңа Ходай Тәгалә үзе ярдәмгә килә», «Аның авызы бәхетле», кебек сүзләр канат җәеп таралган авылда. Бәхет, әйтерсең, борчак чүмәләсе, алдыңа китерәләр дә өяләр һи, тот капчыгышпа. Өйделәр, ди. Гыйрфан мулла үз җирләрен дүрг төргә бүлеп карый Беренчесе кара туфрак. Икенчесе -каралыгы уңа башлаган. Өченчесе катнаш. Дүртенчесе - уңдырышсыз кызгылт балчык Шул түбән сыйфатлы урыннарда да күпереп торган бодай үстерә ул хәзер һәр кишәрлек жир тиешле тирәнлеккә сөрүне таләп игә Сабанны шуңа яраклаштырып көйләргә кирәк Мәсьәләне ул гына да хәл итми әле Җирең гөрчә яхшы сөрелгән, менә дигән итеп тырмалган булса да, елы әйбәг кенә килсә дә, орлыгың гәрәбәне хәтерләтеп тормаса. көзен бура төбеңнең ыңгырашканын кот тә тор. «Ашлаган жир аш бирә'» дип бик борынгы ата- бабаларыбыз да әйткән. Тирес белән сыйлап, тукландырып торырга Я кирәк җирне. Менә бит гыйлләсе кайда?.. Эшнең әмәлен, гамәлен белү мотлак. Иген игү бөек бер сәнгать ул. Тирән сер, илаһи бөеклек. Аны әле иң әүвәл акылында, уй казаныңда, йөрәгендә, күңелендә, хис-тойгыңца үстерәсең. Бик борынгы заманнарда ук әйткән бит бер алтын баш: Ирләр зарлана җирләр яман дип, Җирләр зарлана ирләр надан дип,— дигән. Менәтерәк! Каты әйткән бит. Чатнатып. Надан башка нишләп җир буйсынсын, ди. Атабыз Адәмне, анабыз Хаваны яраткан җир бит ул. 930 ел яшәгән атабыз Адәм галәйһиссәләм. Әллә аңа җиңел булганмы? Эшне тырышып эшлә, дөнья явызлыгын вакытында нык тешлә, дигән сүзләрне әтисе дә, картәтие дә даими рәвештә тугылап тора иде. Авызлык җитми күпләргә. Авызлык. Авызлыклап алгач, чыбыркыларга да кирәктер әле. Мисалга әллә кая китәсе түгел. Әнә Хәмәтдин карт. Басуы янәшәдә. Бәрҗеттәй елкылдап торган кап-кара җир. Ни сөрүе, ни чәчүе, ни тыр- мавы, ни утавының рәте юк. Мыскыл итә җирне. Көлә җирдән. Каһкаһә белән көлә. Аннан алаптай авызын ерып, черегән тешләрен ыржайтып, эчкә баткан нурсыз соры күзләрен тоздай итеп карап тора-тора да синең игенеңә: «Ходай тәгалә ашлыкны да кешесенә карап кына бирә»,—дип үрсәләнә. Җитмәсә, оятын олтырак итеп, чәчү орлыгы сорап килгән. «Монысы соңгысы, башка вакытта мазасызламам. Мөбәхис мәзингә бара алмыйм бит мин, ул комсыздан кышын кар сорап та алып булмый»,—дип юмакайлана. Шул җитте бит Хөрмәтулла башына. Шул Хәмәтдин җаһил җитте. Имеш, борынына ит исе килеп бәрелгән. Хөрмәтулла Мөбахис мәзиннең сарыгын суеп ашаган. Шул әләкләмәсә, Хөрмәтулла тукмалмый иде. Шул кыйналудан соң мантымады бит Хөрмәтулла. Кан коса икән. Үлем түшәгенә яткан, ди. Шул арны уйлап, куып кына чыгарасы иде дә бит ул Хәмәтдин дигән хәсисне. Юк, булмый. Әлеге: «Таш белән атканга аш белән ат»,—дигән борынгылар сүзе канга сеңгән. Аңларлар, дисең. Балалары ач калмасын, дисең. Өлге-үрнәк алсыннар, дисең. Юк. Юк булгач—юк. Зилзилә гарасаты белән дә кузгата торган түгел. Мүкләнгән таш. Тутыккан тимер. Әллә нинди акыллы башлар әйткән сүзләрне әлеге гамәл дәфтәренә язып та куйган иде бит: «Яхшы игенче—кешелек хәятенең беренче игелек иясе»; «Игенче—бөек кеше»; «Ипи валчыгы ат башы кадәр алтыннан да авыррак»; «Икмәк—тормыш ул, ана кебек»... Троицк мәдрәсәсеннән хәлфәлекне ташлап кайтуы да шуның өчен бит инде: иген игү сәнгатен үзләштерү... Быелгы яз да шул хис-тойгылар давылы эчендә үтте. Биш вакыт намаз. Йокысыз төннәр. Борчулы көннәр. Җирнең җылы куенына гәрәбәдәй орлыкларны салып калдыру өчен җан ату. Ходайга шөкер, бөтенесе дә ал да гөл булды шикелле. Инде чәчүләр бетте. Матур гына итеп, яңгырлар явып үтте. Җир суга туенды. Ел яхшы килер кебек. Алда— сабан туе. Ат чабыштыру. Тик... нигә бу «бәхет» дигән илаһилыкның бер як чите гелән генә китек була? Шул китекне, кем әйтмешли, уртыңны чәйни-чәйни, тешләреңне алагаем кыса-кыеа, йөрәк бәгыреңне мең кәррә әрнетеп, ямап куясың. «Инде булды» дип, күк кабагың ачылып, үткән эшкә тәһарәт алып, дога кыла-кыла салават әйтеп амин тотасың, әмма янә дә алданган буласың: бәхет казаныңның дәхи дә икенче бер урыны тишелгән булып чыга—тагын да ямарга кирәк. Галимҗанның—киләчәктә нәсел-нәсеб тамырыннан алтын кәүсә-багана утыртырга тиешле «ташмаңгаеның» капыл—кара җир упкандай юк булуы бәхет казанының тишелүе генә түгел^ шартлап ярылуы күңелсез хәл. Уф, ни гөнаһлары бар икән? Нигә Ходай бу тиклем рәнҗетә аны? Әгәр кирәк булса, булдыра алса,— ачуың килмәсә әйтмәс идең,—коры җәйдә кеше игененә яңгыр булып явар иде; яки яңгырлар шәйсез күпкә китсә, биниһая зур канатлы сәмруг кошка әверелеп, күктәге болытларны таратып йөрер иде, вә дәхи дә күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы төннәрдә Кош юлында илаһи бер нур-тәҗәлла булып, кәрван юлын яктыртып торыр иде. «Яраткан бәндәсен Ходай төрлечә сыный»,—дигәне дә бар. Әллә шуның бер галәмәтеме бу? Хәлбуки, бу кичерешләрне, йөрәк януларны, бәгырь телгәләнүне остазбикәсенә сиздермәскә тырышты ул. Чөнки аз гына караш катыпыгын йомшартсаң, теле белән чеметкәләргә тотына. «Холыксыз ир тормыш ямен ала, хатыны йөрәгенә яра сала»,— дип ычкындырды беркөн. Дөрес, аны ул аңа төбәп түгел, икенче бер холыксыз иргә карата әйтте. Шулай да тел төбенең үзенә барганлыгын аңлады мулла абзый. Әйтсен анысы. Моңа бер тарлык та юк. Ирләр хатын-кызның лачкылдатып сагыз чәйнәвенә түгел, акыллы сүзенә мохтаҗ. Адәм иткән дә хатын, әрәм иткән дә хатын, дигәне дә бар. Шулай да беркөн Нәгыймәне күзләргә килгән Бәгәнәш авылы мулласын остабикәсенең ошатмавы аның күңеленә берникадәр кырпак кар төшерде. Ике арада кырач җиле—сырт җиле исеп алды. Остазбикәсенең әйтүенчә, юньле адәми зат булса, ул Бәгәнәш мулласы Хафиз хәзрәт утыз бишкә җиткәнче ойләнми йөрмәс иде. Имештер, тыштан күзгә бәрелеп тормаса да, аның эчке хосусиятында кылдый-былдый, кәкре-бөкре, кытыршы-мытыршы яклары бардыр. Булса соң? Адәм баласының берсе дә хатадан хали түгел Берәүне дә корычтан коеп куймаганнар. Иң әүвәл аның кешелекле булуы лазым. Монысы — йорәк иманы. Калганнары — шул иманны яктыртучы нурлы йолдызлар. Хафиз муллада ул иман бар Монысы бер булдымы? Бер булды. Соңгы вакытта муллаларның әлеге каһәр тошкән «зәмзәм суы» белән авыз пычратулары шәйләнә башлады. Хафиз муллада андый гадәт аслан юк. Ике булдымы? Ике булды. Битендә азрак шадрасы бар икән, аңа карап кына кешене түбәнсетергә ярыймы соң? Шадра йорәк яндыра, диләр ич. Яндырыр әле. Бардыр эчендә яндыра торган галәмәте. Әллә Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң килгән Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали кебек хәлифәләрнең «китек» ягы булмаганмы? Булган. Тормыш һәммәсен дә акрынлап тозәтә-ямый бара Остазбикәсенең йөзендә ык-мык итү чаткылары сизелгәч, ым кагып, тышка алып чыгып китте ул булачак киявен. Абзарга барып, кул кысыштылар да куйдылар. Шуның белән вәссәлам. Бетте китте. Бу -җитди мәсьәлә соңгы ноктасына җитте. Нәгыймәгә кияүне ныклап күрсәтмәделәр дә: кәҗәләве бар—соңгы вакытта кызлар «мәхәббәт» дип авыз суы түгә башлады. Әнисе дә хәтта бер арада үз гамәл дәфтәренең бер сәхифәсенә язганын укып күрсәтте «Мәхәббәт бик нәзберек үсемлек сыман, әгәр аны һаман күз яшьләре белән сугарсаң, беркайчан да озак яши алмый». Кем сүзләредер —монысы ага кеше өчен карашы Шундый мәгънәле, матур, күркәм сүзләрне остазбикәсенең язып куя торган г адәте бар. Хәер, аның үз теленнән дә гәүһәр тама Җыр чыгара. Шигырьләр яза Вакыт-вакыт моң дәрьясында йөзә. Үз сүзләредер бәлки Бу сүзләрне дә башта үз йөрәгенә алды ата кеше. Хәтта ачыктан-ачык әйтте: — Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый, анасы, күз яшьләре дә чыккалый, әмма безнең «гыйшык-мыйшык» дигәнебез һич тә син уйлаганча түгел лә инде,—диде ул. Абыстай мәсьәләне ныклабрак аңлатып бирде — Син барысын да үз күңел сандыгыңа гына җыя барма әле, атасы, без яратышып кавыштык Аллага шөкер, моңа бер Ходай үзе шаһит. Мин бу сүзләрне Нәгыймә язмышы өчен борчылып әйтәм Үзеңә мәгълүм ич: ул да минем кебек нечкә күңелле, йомшак табигатьле, артык итагатьле... — Хатын-кызга каты күңеллелек әллә килешәме? Әмирҗан, әнә, хатынын ни өчен изә? Каты телле булганга Әле кичә генә аяк-кулларын сындырып бетергән. — Әмирҗан үзе кем соң? «Чупай ябалагы» дигән даны бар. Теле каты булса да, хатыны Оркыяның күңеле йомшак аның. Шуны аңлыймы соң ул чупай ябалагы? Ничек кенә булмасын, туй кебек зур мәшәкать тә шаулап-гөрләп, җилләнеп-давылланып, тирә-якка дан чәчеп үтеп китте. Гореф-гадәттәгечә, кода-кодагыйлашу, ике яктан да кунаклашу, атлар, сыерлар, тәкәләр сую— берсе дә калмады. Кардәш-ыру, туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән сыйланып рәхәтләнде. Башкорт дуслар Котлызаман, Көнсылу, чуваш дуслар Әптерәй, Кәтринә, тагы да әллә кемнәр, әллә кемнәр туй шатлыгы кичерде. Хәзер инде Нәгыймә мулла куенында, рәхәт яшәсеннәр. Бәхетле булсыннар. Ходай олы мәхәббәт бирсен. II өннәрдән беркөнне Галимҗан кайтып керде. Берүзе генә түгел, бүлмәдәше Йосыф мәхдүм белән. Кичкә таба иде бу. Кояш, бөтен дөньяны яз сулышы белән хозурларга-сөендерергә теләгәндәй, гүя, баесам, шифалы нурларымнан мәхрүм булырсыз дип, күк читенә — офыкка ашыкмый гына хәрәкәт итә. Хәер, аның хәрәкәте дә аслан сизелми. Ул, әйтерсең, туктап калып, һәркемне күзли, сынаулы күз карашлары белән аңа мөкиббән китеп карап тора: дус булыйк, дөньяны бергәләп ямьлик, ди. Кояш дөрес уйлый: Якты йөз-чырай белән караса, кешеләр күңеле аяз-күтәренке була: болыт белән капланса, адәм балаларының йөрәгендә кара йомгак хасил була, шунлыктан ул боегып кала. Кояш бүген берәүне дә боектырмаска тырышты. Аның көләч йөзен каплардай болытның әсәре дә булмады. Гыйрфан мулланың зур-зур тәрәзәләреннән тәмиз-пөхтә өй эченә үтеп кергән кояш нурлары да, гүя, һәр гаилә әгъзасына яшәү хозурлыгы, күңел илаһилыгы, бәхст-сәгадәт гәүһәрләре өләшә иде. Галимҗанның суга төшкән балтадай юк булу кайгысы һәрберсенең җилкәсенә кара көйгән тау булып өелсә дә. һаман шулай беркилеш тамарызйорәк сызлануы белән яшәү мөмкин түгел иде. Газапны ходай башта тауга биргән—күтәрә алмаган: биле сыгылып, чүккән, җиргә убылган урынында су хасил булган: әгәр бу дәвам итсә, дөньяны су басар иде. Шуннан кайгыны Аллаһы Тәгалә адәм баласына биргән. Күтәрә адәм баласы. Чыдый. Түзә. Бөгелми. Дөньяның рәхәтеннән михнәтне күбрәк, дигәне дә бар. Шул хакта уйланды Гыйрфан мулла. Аннан соң һәр килгән кайгы өчен утка бастырылган шайтан урынына үрсәләнүне шәригать тә мактамый бит әле. Бу—кешелеклегеңне, яшәү сәләхиятеңне тәмам сыйрфиян югалту дигән сүз. Ахыр чиктә ул адәм баласын гөнаһ сазлыгына өстери. Дәхи дә иманга хилафлык китерә. Аллаһы Тәгалә каршында булган саф-сыйрыф вөҗданыңа кара күләгә төшерә. Остазбикәсенә дә «баланы син боздың», «иркәлек һәркемне ирәйтә», «Иркә бала итәк ерта» кебек төшенчәләрне аңлата торган бозлы караш ташлаудан тукталырга тырышты. Вакыт-вакыт эчтән кара көйсә дә, тыштан ялтырауны максат итте. Гаилә башлыгы күңелендәге кара төернең хәләл җефетенә дә балалар күңеленә күчү хакыйкатен белә ич ул. Күчте дә инде. Остазбикәсенсң бөтен хәяткә, табигатькә, инсанияткә сөеп карый торган күз карашлары мәзәкләнепзәгыйфьләнеп калды. Көләч йөзенә хәсрәт пәрдәсе тартылды. Сөйләшкәндә матур иреннәре вакыт- вакыт көзге яфрак шикелле дерелдәп тора. Кипте. Ябыкты. Корыды. Хәзер инде ул, әйтерсең, балык сеңере. Әлбәттә, аның да эчтәге утны тышка чыгармаска, йотарга, йөрәгендә калдырырга тырышуы сизелеп тора. Ул гына да түгел, ул бит әле сине дә кайгыга баш имәскә, арыш боламыгыдай мәлҗемәскә, йөрәк януын кешегә сиздермәскә өнди. Чын мәгънәсендә алиһә инде! Хатын-Алла!!! Шундый хисләр дулкыны эчендә тибрәнеп йөрде ул бүген. Бу дупкынхисләр көне буе баш очында елмаеп, адәм балаларына саҗдә кылып К торучы кояш нурлары дулкыны белән аралашып, аның күңел дөньясына яктылык хозурлыгы өстәде. Нәгыймәнең шушы бүгенге яз кояшы кебек балкып килеп керүе өй эчендә капыл-кинәт икенче бер кояшның пәйдә булуын хәтерләтте. Дөрес, әле ул үзе генә килгән. Мулласының шөгыле бар икән. Шуңа килә алмаган. Әйткән Нәгыймә моңа: «Ак калфагымны алырга онытканмын, дигән, иртәгә ашка шуны киеп барырмын дигән идем, дигән, ерак ара түгел бит, байталыңны җитик тә, дигән, тиз генә барып киликче, дигән, әткәй-әнкәйне мәшәкатьләп, чәй-фәлән дә эчеп тормабыз, дигән. Әйткән моңа мулласы: «Мине бит, дигән, бер бабайга ясин чыгарга чакырдылар, дигән, тарантаска байталны җигәм дә, дигән, теге син ошаткан терекөмештәй тере кучерны утыртып, дигән, юлыгызга ак җәймә җәеп, дигән, озатып калам, дигән» Килеп керү белән Нәгыймә, ашыга-ашыга, шул хакта сайрап салды да кучер малайның әле аты белән капка төбендә калуын әйтте. Ата-ана моңа ифрат шат иде. Ир кеше хатынын ялгыз килеш бер җиргә дә җибәрми. Имеш, шәригать кушмый. Аннан соң, арбаның төбе юк, бәндәнең кеме юк, дигәндәй, ялгыз йөри торган хатын турындагы берәүнең гайбәте бик тиз урам авызына күчә. Бозык авызлар «ул хатын фәлән дә төгән», «ирле ирдәүкә», «иргә баш бирә торган түгел» кебек гайбәтне, чүбек чәйнәп май чыкмаганлыкны белсәләр дә, мәңге өзелмәс сагыз урынына чыртлатып чәйни бирәләр. Бу — хатын-кызга ышанмау бәласе. Хәләл җефетеңне арыш капчыгына тыгып, авазын чабата киндерәсе белән алагаем кысып бәйләп яшәтергә тырышу кәсафәте Гыйрфан мулла, ходай үзе шаһит, нинди генә җитешмәгән-килмәгән яклары булмасын, җир алиһәләрен алай читлектә яшәтү кебек күңелсез хәл белән килешә алмый. Хәсәнә абыстай да ата кешенең бу күркәм сыйфатлары өчен мең-мең шокранә итеп яши Кияүләре Хафиз мулланың да ахмак күңелле ирләр арбасына утыра торган зат булмау табигате аларның күңелләрен җиде кат күккә күтәреп җибәрде. Әлбәттә, ата-ана Нәгыймәгә бу хакта әйтмәде. Артык сүз — аркага аркан, дигәндәй, бу хакта гәп кузгату баш әйләндерү генә булыр иде. Нәгыймәнең елмаеп- колеп килеп керүе, әти-әнисен кочаклап алуы, Габделхәкимне кысынкысын сөюе, күз карашларының ягымлылыгы, ап-ак йөзенең шатлык тойгылары бөркеп торуы. .— барысы, һәммәсе аның тарантаска утырып түгел, бәхет арбасына утырып йөрүе турында сөйли иде Бөтен гаилә шундый шатлыклы хис-тойгылар дулкыны эчендә сәгадәтле минутлар кичергән мәлдә Галимҗанның ниндидер тәти егет белән бергә кайтып керүе янә бер кояшның балкуы кебек тоелды. Килеп кергәч тә, иң әүвәл, Йосыф мәхдүм йомшак, моңлы тавышы белән «Әссәламегаләйкем!» диде. Гыйрфан мулла күрешү шатлыгын йозенә ул кадәр чыгармаска тырышып, ата горурлыгын саклаган хәлдә, җиңелчә генә тамак кырып, «Вәгаләйкемәссәлам!»не әйтте. Аннан соң, тораташтай катып, сүзсез генә, бер-берсенә карашып калдылар. Галимҗанның эчен курку шайтаны тырный иде әтисенең котырган үгездәй ташланып, йә сугып җибәрүе, йә тел камчысы белән теткәләве бар — кеше алдында бу һич тә килешә торган эш түгел. Шулай да Галимҗан, булачак давыл-гарасат алдында нык торырга кирәклекне аңлап, каушап- җебеп калмады, йозенә шүрләү-курку галәмәтенең мыскылын да чьи армаска тырышты. Әткәсенең йомшак җилекле кешене, мәмәй авызны, куян Йөрәклсләрне яратмавын белә ич ул. Мескен белән киңәшмә, дигән сүзләре дә хәтерендә. w Дөрес, сөзешергә әзерләнгән үгезләрдәй карашып тору озакка бармады. Киметеп әйтсәк, чыпчык канат каккан вакыт та үтмәгәндер Авыр тынлык, эссе кояш нурында тиз таралган сыек болыттай, «ә» дигәнче юк булды. Ул болытны таратучы Ана-Алнһә иде. — И балам!.. Галимҗан! -дип, шул йорәк канына манчылып чыккан икс сүз аша күңел яраларын, әрнү-өзгәләнүләрен аңлатып, улын килеп кочаклагач, бер-бсрсенең күз карашларын бәйләп торган авырлык җебе кинәт кенә үткер кылыч белән тураклап ташлангандай булды. Галимҗанны сабый чагындагыдай кысып-кысып сөеп, бит очларыннан чүтчүт үбеп алгач, ананың күзләре яшькә тыгылды. Елап җибәрмәскә бөтен көче белән тырышты ул: чит кеше алдында, бала каршында ярамый, килешми. Шулай да башкалар исәнлек-саулык сорашып күрешкәндә, аның сабыр ихтыярына һич буйсынмыйча, йөрәк итен ярып чыгып керфек очына эленгән әрсез гәүһәр күз яшен яулык чите белән тиз генә сөртеп алырга онытмады ул. Бу авыр очрашу ата кешене дә нык тетрәндерде: ни эшләргә, шаңдап җибәрергәме, кем әйтмешли, эттән алып эткә салып сүгәргәме? Ярамый. Ни өчен? Беренчедән, чит кеше бар; икенчедән, бу күренеш әнкәсенең йөрәген шартлатырга мөмкин, өченчедән, балалар алдында килешми; дүртенчедән, «ташмаңгайга» сугып, үз йодрыгыңның челпәрәмә килүе ихтимал Соңыннан сайрашырлар, барысы да ачыкланыр. Ә хәзергә илтифатлылык саклау хәерле булыр. — Ни хәл, улым, исән-аман гына йөреп кайттыңмы?—дип килеп күреште ул, эчтә котырынган ачу өермәсен тышка чыгармаска тырышып. Кыскасы, хәзергә ике арада бернинди шайтан тавы булмаганлыкны аңлатуны мәслихәт күрде. Шулай да күрешкәндә, күзенең бер як чите белән генә булса да, эчендә боз барлыкны сиздерми калмады. Яраткан атлы булып аркасыннан сыйпаганда да, элекке кебек, аталык хисе җылылыгы тоелмады. Моның күңел өчен генә икәнлеген юләр дә аңларлык. Галимҗан зур җәнҗал-буран көткән иде. Хәзерге буранның дәррәүфәүрән купмавы, тиз арада кадер кичәсе көнендәгедәй тынычлык урынлашуы аның күңелен күтәреп җибәрде. Гаилә җылылыгын хәзергә тышкы яктан гына булса да күрсәтеп тору Йосыф абыйсы алдында аеруча кирәк иде. Шундый авыр минутларны үткәреп җибәргәч, ул күзләре белән ашардай булып карап торган Нәгыймә апасы белән барып күреште. Аннан энесе Габделхәкимне барып сөйде. Йосыф мәхдүмне дә һәммәсе белән күрештереп чыкты. Шуннан соң Хәсәнә абыстай: — Син юкта бик изге эшләр дә булып алды, Галимҗан улым, Нәгыймә апаңны Бәгәнәш мулласына бирдек; бик затлы нәсел мәгәр, үзебез кебек тамырлы кешеләр,—дигәч, өй эчендә янә шатлык хисе канат җәйде. Хәзер инде бер-берсенә булган карашлары язгы җылы агымны хәтерләтә иде. Инде табын әзерләп, күгәрчендәй гөрләшә-гөрләшә, кичке ашка чаклы җыйнаулашып чәйләп аласы гына калды. — Нәгыймә кызым, син ашыкма әле, табын әзерләш...—дип, Хәсәнә абыстай, элеккечә яшь кызлар кебек җиңел хәрәкәтләнеп, үзенең хәзергә чыгып торуын белдерде. Галимҗан белән кунакка берәр бүлмәдә ял итеп торырга кушты. Ләкин Нәгыймә кайтып китәргә кирәклекне әйтте: — Мин, әнкәй, аңа икенде намазына кайтып җитәргә вәгъдә биргән идем, юл кешесенең юлда булуы хәерле, чәйләп тормыйбыз инде, ерак ара түгел бит, йә үзегезне чакырырбыз, йә үзебез килеп җитәрбез, жиз- нәсенең Галимҗанны күрәсе бик килә,—диде. — Кучерың ач түгелме? — Түгел, әнкәй, түгел, кайткач сыйлармын әле... әсәнә абыстай өстәл әзерләү мәшәкатенә күмелде. Нәгыймә хушлашып чыгып китте. Аңа Галимҗан да иярде. Галимҗан өчен Нәгыймә «апа» гына түгел, «сердәш» тә, дус та иде. Хәер, башка гаиләләрдә дә ир бала белән кыз бала күбрәк дуслашу- чан. Бәлки, табигатьтәге шушы яшерен серлелек чаткылары алар йөрәгенә дә тәэсир иткәндер. Шакирҗан абыйсы белән тарткалашкач, сүзгә килгән, хәтта якалашкан чаклары да була. Ә инде Нәгыймә апасы белән аның арасында беркайчан да сырт җиле исмәде. Нәгыймә апасы— Х әнисе табигатьле Берәр сер сөйләсәң, аны йөрәге белән кабул итә. Ачуланырга тиеш булганда да төсен бозмый, авыр сүз әйтми, үзен зурга куеп масаймый. Теге вакытта Мәдинә белән булган хәлне дә бәйнә-бәйнә сөйләп биргән иде. Аның җырын, моңын мактады, үзен «Акчәчкә» дип атавын әйтте. Бу яңалык Нәгыймә өчен көтелмәгән хәл иде. Шуңа күрә ул аңа һич тә битараф калмады. Уйланып торды-торды да: w Синең борыныңа ис керә башлаган, кара аны, малай, сак бул, уйлап эш ит, андый нәрсә белән уйнамыйлар,—диде. Галимҗанның шаярта торган гадәте дә бар. Бу юлы да уйнап-көлеп җавап бирде: Акчәчәкне ярату язык түгел, минем күзем шайтан таягына төшмәгән бит әле. Әле дә менә, чыгу белән, шаярып сөйләшүгә күчте: Син, Нәгыймә түткәй, тагын да матурланып киткәнсең, җизнинең кочагы бик кайнармы әллә? — И хәчтрүш, тапкан сүз, әллә кайда йөреп, бозылып кайткан. Кайда булдың? — Анысын аңламассың. Башка вакытта сөйләрмен. — Күрдеңме әнкәйне? Кипкән таяк булып калды бит. Синең кайгың шулай итте аны. Әткәйнең сакалын кара. Син агартып бетердең аны. Җитмәсә, шаярып маташа. Әле синең зур киләчәгең алда. Укыйсың, кеше буласың бар. Шуны бел: ата-ананы рәнҗетеп, ата-ана фатихасы алмаган бала бәхетле булмый ул. — Син телә бәхетне. — Чыбыклар!а кирәк сине. Колагыңны борырга... Нәгыймә капкага таба китте. Чөнки әйләнеп кенә чыгасы булгач, атны алар ихатага да кертеп тормаган иде Галимҗан апасыннан калмады. Үз өйләренә якынлашканда ук ул капка төбендә җигүле ат һәм ун-унике яшьләр чамалы кучер малайны күргән иде. Димәк, ат аларныкы булып чыкты. Ян капкадан чыккач, Нәгыймә тарантаска менеп утырды Кучер малайның дилбегәне кагуы булды, ат җил җитезлеге белән кайтыр якка очты. Артта чаңтузан болыты күтәрелде. Галимҗан алар күздән юк булганчы карап торды. III әй табынында сүз ул кадәр куермады. Хәсәнә абыстай ясап тора — тегеләр эчеп тора Ата кеше улының Йосыф мәхдүм белән кайтып керүенә шат иде Чөнки Оренбургта Галимҗанның ниндидер өлкәнрәк шәкерт белән бер бүлмәгә урнаштыруын үтенгәч, Вәли мулла шушы Йосыф шәкертне китереп күрсәткән иде Йосыф тышкы кыяфәте, җылы-ягымлы күз карашы, матур сөйләшүе, ннсаф- лылыгы белән биләгән иде аның күңелен. Мәдрәсәдә уку беткәч, үзләре әйтмәсә дә, Галимҗанның шушы мәхдүмгә ияреп китүе хакында фараз итге ата кеше. Шуңа күрә бер-икс чынаяк чәй эчкәч, Гыйрфан мулла сүзне үзе үк башлады. — Ху-у-ш, шәкертләр, инде мәдрәсәдән качып китеп, кайдадыр югалып йөрүегез хакында сөйләсәгез иде,—диде —Мин бит башта Шакир- җан янына бардым, аннан Вәли мулла мәдрәсәсеннән сине алып китүдә иде уем, Галимҗан, әмма ләкин анда сезнең арттан җил i енә искән Җавапны Галимҗанның үзеннән көткән иде ата кеше Әмма ул уйлаганча килеп чыкмады. Әллә Галимҗанны авыр хәлдән коткару нияте белән, әллә гаиләдә ызгыш-ннзаг чыкмасын дин уйлап, бу «бәлане» үз өстснә алырга булды Йосыф мәхдүм — Бөтен гаеп миндә, Гыйрфан бабай, Галимҗанны үзебезгә кунакка алып китәргә мин өндәдем,— диде ул. Ч Ләкин сизгер күңелле, дөреслек яратучы, ялганны җене сөймәгән Гыйрфан мулла мәхдүмнең сүзләре белән килешмәде: — Син, Йосыф улым, теге вакытта ук белгәнемчә, затлы нәселдән, яхшы ата-ана баласы; бәс, шулай булгач, мантыйкта ялгышма, фикерләрендә салулама; Галимҗан арбага таккан дегет чиләге түгел бит, ул теләсә-кемгә тагылып йөрергә тиеш түгел, аның әти-әнисе бар, шулар белән киңәшләшмичә, үз белдеге белән каядыр китеп югалырга аның хакы юк. Аның аркасында мин Шакирҗанның да тиресен күп каезладым, остазбикәмне дә аз рәнҗетмәдем. Шул сүзләрне ишеткәч, өй эчендә авыр тынлык урнашты. Галимҗан әле әнисенә, әле әтисенә карап алды. Бала өчен ата-ананың күпме йокысыз төннәр үткәрүе, әрнүе-сызлануы, башын ташка бәрердәй булып үрсәләнүе турында ишеткәне бар аның. Ата-ана рәнҗетүче андый балаларга аның нәфрәте дә чиксез иде. Мин беркайчан да алай булмам, әткәм-әнкәмне кайгыларга салмам, дип эченнән иман әйткән чаклары күп булды. Тик тормышта һич тә син уйлаганча килеп чыкмый икән. Алла шайтаныннан адәм шайтаны яман, дигәнне ишеткәне бар аның. Әллә ул адәм шайтаны котыруына биреләме? Әллә иң абруйлы Йосыф шәкерт тә «шайтан» булып чыктымы? Алай дисәң, ул гаепле түгел ич. Әлеге мәдрәсәдән куылганын белгәч, кайтып, әти-әнисе, туганнары күзенә күренүнең авырлыгы турында сөйләде ул. Йосыф мәхдүм аның кайгысын үз йөрәгенә алды. — Алайса, әйдә, Галимҗан, безгә кунакка китик, мин сине Илеш бабай авылы табигате, аның матур күңеле кешеләре белән таныштырырмын, аннан соң Солтанморатка килеп, сине атаң-анаң кулына тапшырып китәрмен, аңа чаклы үпкә-сапкалары да басылыр,—диде. Галимҗан шатланып ризалашты. Илеш авылының матурлыгы, Сөн, Агыйдел, Чулман елгаларының гүзәллеге хакында сөйләп, ул Галимҗанның күңелен тәмам ярсыткан иде инде. Галимҗанның шул гүзәллекне күрәсе, шул гүзәллектә иркәләнәсе, шул гүзәллектә хозурланасы килде. Әлбәттә, үз авылының табигате дә оҗмах-җәннәттән ким түгел. Ләкин бит моңача таныш булмаган чит җирләрне күрү—үзе бер яңа дөнья белән ләззәтләнү. Аннан соң Йосыф абыйсы аны пароход белән Казанга алып барачагы, барганда әлеге Агыйдел белән Чулман кушылган урыннарны күрсәтәчәге, аннан Иделгә барып чыгачаклары турында әйтте. Болары да әле аның ул кадәре әһәмиятле түгел. Иң әһәмиятлесе—алар Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыячак. Вәли мулланың Кадим мәдрәсәсе Йосыф мәхдүмне дә канәгатьләндерми икән. Галимҗанның Вәли мәдрәсәсеннән куылуы—зур бәхетсезлек. Менә бит ничек тора эш. Бәхет, кем әйтмешли, үзе үк сандугач урынына уч төбенә килеп кунарга тора. Бөтен әйткәннәрен җиренә җиткереп үтәде Йосыф абыйсы. Казанда аның әтисе ягыннан танышлары да бар икән. Әтисе белән туганнан туган агасы Габдрахман хәзрәт Казан шәһәрендәге Акмәчеттә эшли икән. Ул боларны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укытырга вәгъдә бирде. Аларда атна-ун көн кунак булып, Казанның барлык тарихи-истәлекле урыннары белән танышып чыккач, хәтта дарелфенүн залларында да башта куяндай курка-курка, аннан соң әрләндәй әрсезләнә-әрсезләнә, ахырда бөркеттәй канатлана-канатлана йөреп, вакыт-вакыт төлкедәй иснәнеп, «их, шушындый оҗмах-җәннәт кеби җирдә укырга» дигән татлы хыяллар дупкынын- да ләззәтләнеп, әмма ул хыялларның кайдадыр җиде кат күк дөньясы артында икәнлеген аңлаган хәлдә, алар пароходка утырып китә, Уфага барып, аннан Солтанморатка юл тоталар. Табында чәйне чынаяктан акрын гына чөмерә-чомерә, тәм-томны һич тә кабаланмый, итагатьлелек саклаган хәлдә каба-каба, гәпкә яп кын кушмаска тырышып, сүз шәкертләрнең әнә шул сәфәре хакында барды. Сәфәр турында күбрәк Йосыф мәхдүм сөйләде. Әлбәттә, Гыйрфан мулла вакыт-вакыт үзен энә очында утыргандай хис итте, менә-менә ярсып, кабынып, заңгылдап китү, Галимҗанны дө.мбесләп ташлау чигенә җитте. Андый чакта аның йозенә чыккан ут ялкынын Хәсәнә абыстайның сабыр карашы салкыны сүндерә. Кеше алдында үзеңне нык тот, кигәвен тешләгән^ аттай чәбәләнмә, хәзер генә кымырҗып, пычагымны да кыра алмыйсың, ди аның карашы. Бусы — бер. Икенчесе шул Йосыф мәхдүм бик килештереп, чама белән, сүзенә су да, корым да кушмыйча, матур итеп, тәмләп, мантыйкны эшкә җигеп сөйли. Сүзе еланны йоклатырлык, үгез котырынуын басарлык, кабарган күркәнең канатларын төшерерлек. Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый, дигәндәй, Гыйрфан мулла хәзергә аларның тоткан юлына аягын аркылы салмаска булды. Аның үзенеке үткән инде. Үткән гомер — сүнгән күмер, ди. Ялкынланган. Сүнгән. Беткән. Әйдә, болар ялкынлансын. Алтын — утта, адәм михнәттә сынала, дигәне дә бар Михнәт күрә-күрә чыныксыннар. Утырган таш шикелле мүкләнүдә ни фәтва? Зынҗырлы аю түгел дә инде алар. Шулай да авыз йомып калмады Гыйрфан мулла. Бу «кыл койрыкларның» кыланыш-кабилияте дөньясы томанында буталып калырга тиешме ул? Юк. Аслан юк. Ул үз фикере тәртәсен теләсә кемнән бордырырга тиешме? Юк. Аслан юк. — Беркая да китмисез, ашны казанда кайнаттың ни, чүлмәктә кайнаттың ни; кайната белмәсәң, барыбер тәмсез була ул,—диде дә Оренбургта Вәли мулла белән мәсьәләнең мөгезеннән тотып сөйләшүе, аның якасыннан алагаем эләктереп алуы, шуннан куркып, Галимҗанга укуын дәвам итәргә ризалашуы турында әйггс. Шулай да Гыйрфан мулла тегеләрнең авызын нык томалауны сүз капкачын тәмамәгг каплауга санамый иде әле. Бу әле аларның уй кылын тартып карау гына. Мондый гадәт әтисендә дә бар иде. Вакыты белән кырт кисә. Дөңгерләнеп ала. Давылда чайкалган агач кебек, боргаланыр- гасыргаланырга аслан җаең калмый. Әмма ул һич тә җиде уйлап бер кискән фикер түгел икән. Җелеген катымы? Уй-фикерең тишек иләк түгелме? Баскан җиреңдә салулап китмисеңме? Шуларны сынар очен «кырт кисә» икән ул. Бала ялганга ышанса, чүбек баш дигән сүз. Хакыйкатьне аңламаса, аңгыра карга була Ул, күрәсең, кылыңны торлс яклап тартып карап, һәммә сыйфаткабилиятсңне сынап, сине билгеле бер низам-тәртип калыбына сукмак булган Ат аунаган җирдә ток кала, ата рухыннан балага йок кала, ди. Нинди йок? Матди йок? Җисмәни йок? Рухи йок? Атаның барлык рухы белән вөҗүдеңә ссңсш.мәсә дә, тән күзәнәкләрендә, хәтта чәч бөртекләреңдә, күз төпләреңдә яшидер ул. Гыйрфан мулла әле шуларның фәкать берсен уй голувиятен үстерү үзенчәлеген искә алды. Әйтте. Бет гс. Вәссәләм. Хәзер уйлансыннар Фикерләреңдә нык тора алырлармы? Салуламаслармы? Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас, ди. Тыннан кояштай ялтыраса да, Иосыф мәхдүмнең эчендә ни барын кем белгән. Пигә әле бала язмышын чит кеше кулына уптым илаһи тапшырып куярга? Завык-сафа сорсргә ирек куярга? Янә дә әллә нинди зыян-зәхмәт булмасын кем белә? Чәй табыны шундыйрак сөйләшүләр, шундыйрак фикер йөртүләр, шундыйрак фараз-мараэ итүләр кысасындарак үтте. Дөрес, бу әле самавырны кат-кат бушата-бушата, тир сөртеп юешләнгән тастымал-сөлгене мең кәррә сыга-сыга, илаһи бер иркенләп, җәелеп, дөнья мәшәкатьләрен онытып эчә торган чәй түгел иде Бу әле җиңелчә, юлда тамагы янган икс шәкертнең сусынын кандыру өчен генә әзерләнгән чәй Аннан сон Гыйрфан мулла «Патша әтәч»не чалды. Бу әтәчтә мен төрле табигать төсе бар: ак, кызыл, яшел, зәңгәр, сары, кара., һәр каурыенда- бер төс. Әйтерсең Ходай Тәгалә аның бөтен вөҗүденә болын-дала чәчәкләренең һәммә гөссн китергән дә буяган-каплаган Кикриггндә лә. гүя, гәүһәр бөртекләре җем-җем игеп тора Муенына асылынган бармак башы зурлык кечкенә шарчык кебек нәмәстәкәйләр дә лгҗе-мәрҗән кеби ялтырый Аһ аның горурлыгы! Капралмыни! Шул мең төрле бизәкләр белән төсләнгән матур башын югары готын, шундый ук бизәкләр белән чшел- гән галәмәт киң түшен генеральныкыдай киереп, тавыклар арасында айһайлап, үзен төрек солтаныннан мең кәррә өстен куеп, дөньяда мин генә дип тамак кырган патша кыяфәтендә тамак төбеннән әллә нинди эре-эре тавыш чыгарып, дөньяга сыймастай булып йөрүен күрсәң икән. Моның дәрәҗәсенә җитмәсә дә, аңа охшаш әтәчләр ел да булып тора. Әмма бу аларны яшәтми: йә чукып үтерә, йә ихатадан куып чыгара. Шуңа күрә «Патша әтәч» дип аталды ул. Мондый гали затны мең-мең яшәтергә иде. Әмма ләкин соңгы вакытта артык комсызланып китте. Ихатада иллеләп тавык җырлап йөри. Агы бар, карасы, чуары, саргылты... Аларның да бәгъзе берсе мең төрле чәчәк төсе белән нәкышләнгән. Карап, сөеп туярлык түгел. Шулар арасында ул берүзе генә күкрәк киереп йөрсен, имеш. Тагы бер-ике әтәч булса, нигә, әллә дөнья тармы аның өчен? Ярый, хуш, аның бу кадәр холыксыз- лыгына, үзен әллә кемнән, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәрдән өстен куеп маташуына да риза булып, күз йомып карар идең; бу юньсезлегеинән тыш тагын да әллә нинди ахмаклыклар кыла башлады: тота да күрше тавыклары янына кереп китә. Ярый, керсен, бер күңел ачып чыксын: күрше хакы—тәңре хакы, дигәне әтәчкә дә кагыладыр, бәлки. Ләкин бит анда инсафлы гына йөреп, күрше тавыклары матурлыгы белән илаһи бер сокланып, тыныч кына күңел белән кайта белми. Иң әүвәл аларның әтәчләренә ташлана. Үтергәнче чүки, җәнчи, изә. Ике як күршедән дә хәзер әллә нинди колак ишетмәс, җан күтәрмәс, ачулы бәддогалар ява: Гыйрфан мулла, имеш, күрше әтәчләрен кырдыру өчен усал эттән дә яман әтәч тота. Бер юньсез әтәч өчен күршеләр белән низаглашып, якалашып яшәргәме? «Әтәч азса — хуҗа башына, патша азса—халык башына»,—диләр бит. Бисмиллаһир-рәхмәнир-рәхим!.. Хуш, азгын «патша»! Хуш инде! Бәхил бул! Яшең дә шактыйга китте шикелле. Вакытында яшьнәдең. Горур булдың, һәр нәрсәнең чамасы бар. «Патша» янында янә бик иркәләнеп, ыспайланып, җырлап йөргән ике симез патшабикәне дә тотып чалды Гыйрфан мулла. Хәсәнә абыстай аларны пешекләү, йоннарын йолку, аш салу эшенә кереште. Эш белән әвәрәләнгән вакыт тиз үтә. Кояш исә гәрчә адәм балаларының аһ-уһ килеп мәшәкатьләнүен күреп торса да, бер генә секундка да алар- га артык вакыт бирми, Алланың үзе кебек тугрылыклы булып, куйган максатына ирешү юлыннан бер илле дә читкә тайпылмый — җай гына бара бирә. Бүген дә ул тәртиплелек иманына тугрылыклы булды. Ут шарына әйләнеп, баерга ярты дилбегә чамасы калгач, бөтен җир йөзенә алсу- кызгылт нур сибеп, икенде намазы җиткәнлекне искәртте. Кырык эш кырык җирдә кырылып ятса да, аларны хәзергә бер як кырыйга куеп, Гыйрфан мулла остазбикәсс Хәсәнә абыстай белән парлап намаз укыды. Икенче бер бүлмәдә шул ук фарыз эш ике шәкерт тарафыннан да башкарылды. Әлеге ярты дилбегә буе ара, кем әйтмешли, күз белән каш арасы кебек кенә. Кызыл шар төсенә кергән кояш офык читендә сылу кыздай елмаеп торды-торды да, утлы нурларын җир өстенә тагын да мулрак сибеп, таулар артына яшеренде. Менә Ходайның рәхмәте: нәкъ шул вакытта ахшамсафа гөле, нәкъ кояш кызыллыгы кебек итеп, янып торган кызыл чәчәк атты. Бу юлы да аны башта Галимҗан күрде. Күрде дә барысын да гөл янына чакырды. Бу, үзенчә, ниндидер күренмәгән, киләчәк, булачак бәхет балкышы иде. акирҗан балыкка киткән иде. Нәкъ ахшамсафа гөле чәчкәсе балкышы вакытында елмаеп-көлеп кайтып керүе, үзен кәүсәр күлендә юынып чыккан кешедәй хозур тотуы, күзләренең ниндидер бер җылылык сирпеп торуы бу балкышка яңа төс, илаһилык, күңеллелек өстәгәндәй булды. Ш Балыктан буш кул белән кайтса, аның сөмсере коелган, маңгае җыерылып, күз бәбкәләре мәзәкләнгән, борыны салынган була. Әле борын салынмаган, киресенчә, тәкәббер кешенеке кебек, күккә чөелгән. Димәк, балыкны күп чәлдергән. Аның юлы уңган яки уңмаган вакытта үзен ничек тотуын Йосыф мәхдүмнән башкалар яхшы белә. Шакирҗан тышкы кыяфәте белән чын балыкчыга охшап тормый иде. Чөнки ул балыгын, балыкка киеп барган киемнәрен чоланда калдырып, гадәти чалбарын, күлмәген киеп килеп керде. Галимҗан белән Йосыфны күреп, бераз аптырап, бераз гаҗәпләнеп торды ул. Хәзер инде Галимҗанның Вәли мәдрәсәсендә Йосыф шәкерт белән бергә гаип булуын аңлау кыен түгел иде. Мал да ашаган җиренә кайта. Моның гадәте дә шуның шәенчә икән. Тик бу уй-хиснең тамчысын да сиздермәскә тырышты Әйтерсең, бернинди шухырмухыр, кылдый-былдый, кәкре-бөкре эшләр булмаган: болар көндез бал-май белән чәй эчеп калган, ул, Шакирҗан. кунак егете очен тәмле-тәмле балыклар алып кайтырга китеп барган Сокланып, гаҗиз булып карашып тору озакка бармады; «Әссәламегаләйкем», «вәгаләйкемәссәлам» әйтелешеп, күрешеп алынды. Аннан соң, авызларына су капкан кешеләрдәй, янә сүзсез катып калдылар. Авыр тынлык иде бу. Кем ни әйтергә белми тик торды. Тынлык катылыгын ага кеше җимерде: — Күк кабагың нык ачылган, Шакирҗан улым, димәк ки, Кондызлы күл сиңа бүген артык мәрхәмәтле булган. — Әйе, әткәй, бу кадәр дә күп эләккәне юк иде, кунакларның ризыгы киң икән... «Кунак» сүзен ишетү белән, Галимҗанның әрекмән колаклары тырпа- еп, төсе берникадәр бозылып куйды. Сүзне «кунак» ягына борып, алар- ның әлеге вакытта җир улкайдай юк булу мәсьәләсе калкып чыгарга мөмкин. Аннан инде китә авыздан саескан очырулар. Шакирҗанның беркатлылыгы да көчле һич уйламый-ннтми әллә ни әйтеп ташлавы бар. Аның әле берникадәр мактана торган гадәте дә юк түгел. Шуны уйлап, башта сүзне шаянга борды Галимҗан — Минем кармакныкына караганда синекенә азрак эләгә иде, Шакнрҗан абый, әллә бүген, оясына туры килеп, балыкны еозеп кенә алдыңмы? Аның бу сүзләреннән соң бәгъзе берсе көлеп җибәрде, бәгъзе берсе елмаеп куйды. Өй эчендә... җанлылык хасил булды. Шуннан Галимҗан — Мин шаярттым гына, безнең Шакирҗан абый балыкның телен белә, шуңа күрә алар аңа күбрәк каба; әйдә, карыйк әле, Кондызлы күл балыклары сагындырды бит, төшләремә керде, әйдә күрик әле үзләрен,— дип, тышка чыгып китте Шакирҗан белән Йосыф аңа иярде. Оялдында кәрзин тулы балыкны күреп, һәммәсе ләззәтле минут кичерде. Ә Шакирҗан исемнәрен әйтергә тотынды — Корбан балык... кызыл балык... мыеклы балык табан балык ..Йосыф мәхдүм дә балык төрләрен яхшы белә. Чонки алар авылы янындагы Сон елгасында да, тирә-яктагы күлләрдә дә балык, арттырып әйтсәк, мыжлап тора. Шуңа күрә Шакирҗанга сорау бирде ул — Әллә сезнең якларда корбан балыгы белән табан балыгы бер үк суда йөзәме? Шакирҗан ачыклык кертте: — Юк, алай түгел: табан —күл балыгы, корбан —елганыкы Ьез бүген Мөхөмәй белән бик озак йөрдек Корбанны - елгадан, табанны күлдән тоттык... • • • ичкелекне ашап, ястү намазы укыгач, алар очесе, -Галимҗан, Йосыф. Шакирҗан. ишегалдына чыкты Йа. хода' Нинди матурлык' Кояшның офык читендә калдырган кызыллыгы әле һаман янын тора Хәзер инде ул кызыллыкта күксел-зәнгәр, сыск-зәшәр. 4. «К . У » № 10. К алсу-зәңгәр, чия-көрән...—тагы да әллә нинди төсләр, бизәкләр бар. Ахшамсафа гөле чәчкәсе дә шулай бит. Анда ахшам кызыллыгы өстенә әлеге төсләрнең барысы да бөрчек-бөрчек булып сибелгән. Әллә күк белән җирнең сөешүеннән, үбешүеннән хасил булганмы бу могҗиза- чәчкә? Табигатьнең нинди сере бу тагы? Халык шушы серлелекне ничек аңлый икән? Әллә аның йөрәге табигать йөрәге белән бәйлеме? Кендекләре кояш нурларыннан ясалган күренмәс серле тасма белән тоташканмы? Табигать күренеше белән хозурланганда һәркем әллә күпме хистойгылар кичерде. Галимҗан белән Шакирҗан, берсе икенчесен бүлә- бүлә, кунакка ахшамсафа гөле атамасының серен сөйләп бирде. Шуннан һәрберсенең күңел күгендә ахшамсафа гөле чәчкәсе бәхет күбәләге булып талпынгандай тоелды. Болар чыкканда шәфәкъның кызыллыгы һаман уңа барган төс белән аралашкан зәңгәр кич иде. Акрынлап, назлы кызны сөяргә-иркәләргә ипләпҗайлап кына килгән түземле, сабыр-әдәпле егет кебек, бу күксел зәңгәрлеккә төннең кара күз алмасыннан сыек кара нурлар килеп кушыла башлады, һаваның тәмен һич аерыр хәл юк. Әле кибеп тә бетмәгән язгы җирнең йомшак бу—парына кичке савым вакытында таралган җылы сөт исе сеңеп калган кебек. Дәхи дә шуңа йөзләп морҗалардан чыгып җәелгән төтен исе килеп кушылган. Алар яшь үлән, яшь кычыткан, яшь яфраклар исе-тәме белән аралашкан Шуларның һәммәсе уптым илаһи бергә кешеләргә фәкать сихәт бирә торган шифа булып кушылган диярсең. Җиңел, йомшак, тәмле һава борын очларын кытыклау белән үк син инде үзендә искиткеч бер көчле ләззәтлелек тоясың. Сикерәсе, ыргыйсы, йөгерәсе килә. Ә инде зәңгәр күктәге миллионлаган йолдызлар Җирдәге бәндәләрнең илаһи бу матурлык эчендә хозурланып яшәүләреннән көнләшәләр кебек. һәркемнең сөйләшәсе килә иде. Шакирҗанның бөтен теләге—айлар буе боларның кайда югалып йөрүләрен белү. Бу хакта ул сорамый калмады. Галимҗанның аз сүзле икәнен яхшы белә. Шуңа күрә сорауны күбрәк Йосыфка бирде. Йосыф мәхдүм, һич икеләнмичә, түкми-чәчми дигәндәй, бар булган кадәресен бөртекләп сөйләп бирде Шулай да берәүнең дә сүз дәрьясына кереп чумасы килми иде. Чөнки монда сүзләргә караганда хисләр өстенлек ала. Табигать күп сөйләргә кушмый. Йомшак куллары белән, шәфкатьле аналар кебек, ул аларны һаман әле назлап-иркәләп тора — Юл азабы—гүр газабы, арыгансыздыр, әйдәгез керик, ятыйк, иртәгесе кон безнең кулда, тагы да иркенләп сөйләшербез,— диде дә Шакирҗан, икесенең дә аркасыннан җиңелчә генә назлап куйды. әсәнә абыстай үзләре өчен урынны беренче каттагы сәкегә җәйде Мамык түшәк, мамык ястыкка чумган, «ә» дигәнче тәмле, татлы йокыга кителер кебек иде. Бу фани дөньяда зур эш пәрдә генә түгел, хәтта йокыда да көткәнеңнең киресе килеп чыга. Менә күз йомыла, менә әвен базарына киттем, чәнчелсен-катсын дөнья мәшәкате, төне-көне буе эшләп ватылган тәнеңне ял иттерү өчен бирелгән, дип уйлыйсың да песи йокысы белән изри башлыйсың; нәкъ шул вакытта каһәр төшкән бер юньсез уй баш миеңә чәчрәнләп килеп керә дә бөтенесен дә челпәрәмә китерә. Бераз тын гына яткач, мулла абзый азрак сайрашып-гәпләшеп алмакчы, Галимҗан турында мең-мең уйлап таштай каткан башын аз гына йомшартмакчы, шуның белән күңел күгендәге кара болытын берникадәр таратмакчы булды. Тора-бара бу уеннан да кире кайтты Аңа остазбикәсе дә кызганыч иде. Аның да йоклый алмавын сизеп ята. Авыр-авыр тын алуы, анда-санда «уф» дип куюы үрсәләнү-өзгәләнүе болай да талган-алҗыган йөрәккә без белән чәнечХ кәйдәй була. Шуңа күрә эндәшмәскә, аны борчымаска, бала кайгысыннан яраланган җәрәхәтенә тоз сипмәскә тырышты. Бәгъзе бервакыт үз уйларыңа пәрәвез җебенә уралгандай чолганып, эндәшми-нитми, мыштым- пыштым гына, тирән вә киң хыял-хис дөньяңа чумып, фәлән-фәсмәтән итәм дип, тилереп яту хәерле. Кайгысы да, шатлыгы да, уеңның тәмлесе дә, тәмсезе дә үзеңнеке. Кайгы ул—шатлыкка тагылган дегет чиләге. Бәй, кайтты, күңелгә нур сипте, сүнгән йөрәккә җылы өрде, өй эченә җан керде; булды Ходайга шөкер, хәят кояшын каплаган кара пәрдә ертылды, дисең; ләкин һич алай булмаган икән, шатлыкка икенче дегет чиләге килеп тагылды, кояшны янә кара болыт каплады: Казанга китәбез дип хыяллана. Нәселе яман сыердан үле бозау туар, ди. Бер бала да үле тумады анысы. Ә менә туганын саклап булмый. Әнисенең йөрәк җимеше нәфис Нәфисә дә озак яшәмәде. Нәркис гөледәй назлы, матур, сылу иде бит. Атасының уң канаты булырдай Гобәйдулла да, бу авыр фани дөньяны нигәдер хуп күрмичә, оҗмах-җәннәткә ашыкты. Инде бу Таш- маңгай Казанга барып кайнамакчы. һм, кайнарсың да... пешеп, өтелеп, канатсыз калып миңгерәрсең. Яман чир тиз йога, яман гадәт тиз керә, ди. Яман чире дә бар бит әле үзенең. Яман гадәт артыннан кууы да юк түгел. Әтисен, әнисен кайгы кочагына ташлап, әллә кая китеп олагуы яман гадәт түгелмени? Юк, җибәрмим әллә кая, тыңламаса, чыбыкка, чыбыркыга кире кайтырга туры килә дип, елга буе уйларына буа буды ул. стазбикәсс дә шул хакта уйлап, мең торлс фаразлар дулкынында тибрәлеп ятты. Уйлар, әйтерсең, аның күз алдында санап бетергесез аллы-гөлле күбәләкләр булып оча. Кайсын тотып алырга ул йоз-мең төстәге күбәләкләрнең? Әмма берсе дә керфек очыңа да, уч төбеңә дә килеп кунмый. Шаярталар алар сине. Уйныйлар, үртиләр. Илаһым! Шул күбәләк-уйларның иң зурысы — Галимҗан белән әтисе арасында булачак көрәш уты. Икесе дә чыбыкны тоткан җирдән сындырырга ярата. Галимҗан хәзер Вәли мәдрәсәсенә бармас өчен теше- тырнагы белән каршы торачак. Әтисе үз сүзен сүз итү өчен җан атачак. Бу инде — яңа низаг, яңа якалашу, яңа ызгыш. Ә аңа, ана кешегә, кайдадыр барып, берсенә дә күрсәтмичә, балавыз сыгып алырга туры киләчәк. Уйлар! Уйлар! Очы юк. Кырыс юк. Диңгездәй тирән. Дөньядай киң Әмма йокы да үзенекен итә. Аның кануннары бар. Адәм баласын әдәпкә кертә торган канун. Кешенең яшәеше, сәламәтлеге, рухи вә җисмәни ныклыгы йокыга бәйләнгән. «Сәламәтлекнең иң түре — йокы»,- —дигән борынгы атабабалар. Тора-бара аларның икесенә дә йокыдан тегелгән ефәк юрган ябылды алалар өске бүлмәгә җайлашты. Анда ике карават, бер кәнәфи- диван. Караватлар икс түр почмакка урнаштырылган Уртада язу өстәле. Галимҗан. Габделхәкимне кочаклап, уң як почмактагы караватка ятты. Нәгыймә апасын якын күргән кебек, Габделхәким энесен дә нык ярата ул. — Шәкерт абый, минем чынаяк тәтиләрем бик күп хәзер, у-у-у, донья хәтле, иртәгә күрсәтермен әле менә, дип, Галимҗанның куенына песи баласыдай йомарланып ятты ул. — Ярый, акыллым, шулай итәрсең, икәү уйнап та алырбыз әле менә, тик кара аны, тәтиенә кызыгып, чынаякны юри вата күрмә, дип, энесен кысып кочаклап, бер сөеп тә алды Галимҗан Алар тегеләргә ишеттермәслек итеп, колакны-колакка куешып, чышпыш, ык-мык килешеп, аз гына гәпләшеп алдылар Әмма ул озакка О Б бармады. Көне буе уйнап-йөгерсп, анда-монда чабып, малайлар белән бөтен урамны пыр туздырып йөреп арыган-алҗыган Габделхәкимне йокы тиз басты. Аннан әле яшь бала исе тәме дә китмәгән кебек. Аның керпе чәнечкеседәй тырпаеп торган каты чәч төпләреннән, бөтен тән- вөҗүденнән, тын-сулышыннан тышкы һава исе, яз һавасы исе, кояш нуры исе, җир исе аңкып тора. Ул хуш-исләрнең барысы бергә кушылып, туган җирнең илаһи бер ямен, тәмен, ләззәтен искә төшерә. Аның куенында, әйтерсең, ммпшыймышный энесе түгел, болыннардан җыеп ясалган бер зур чәчәк йомарлагы ята. Сагыну тойгыларының никадәр көчле, мөкатдәс, сихерле икәнлеген шушы минутта янә бер тапкыр ныклап аңлады Галимҗан. Әтисен, әнисен, Шакирҗан абыйсын, кендек әбине, Акчәч- кәне, кырларны, болыннарны, атларны, сыерларны...— барысын, һәммәсен өзелеп сагынды ул. Шулар арасыннан иң бөек илаһи бер зат-алиһә калкып чыга. Бу фәрештәнең мамык-ефәктән торган ике канаты бар. Шул канатлар белән кочакласа, син гөнаһсыз сабый-нарасый балага әвереләсең. Йомшыйсың, эрисең, шатлык диңгезенә чумасың. Бөтен кайгы, әрнү, алама як кул белән сыпырып ташлагандай юк була. Йомшак-нәфис куллары белән чәчләреңнән, битеңнән сөйсә, үзеңнең назлы колынга охшаганыңны сизми дә каласың. Күз карашлары җылысы белән иркәләсә, шифалы саба җилләре исеп, алар бөтен тәнеңдә уралып, сеңеп, йөрәгеңә ниндидер сихри яшәү оеткысы салынгандай тоела. Бу—ана-фәрештә канатлары. Бу—ана-фәрештә куллары. Бу—анафәрештә карашлары. Тик бу матур, сөйкемле, гүзәл фәрештәнең күркәмлегенә тормыш авырлыгының кара пәрдәсе тартыла башлаган. Күз карашларында моңсулык, уйчанлык, хәсрәт сөресе...—тагы да әллә ниләр сизелә. Яңаклары эчкә баткан. Йөзендә ниндидер сары самавыр шәүләсе бар төсле. Юк, тормыш авырлыгы кәсафәте түгел бу. Бала кайгысы авырлыгы шулай киптергән аны. Галимҗан кайгысы. Нәгыймә апасы чатнатып әйтеп китте ләбаса инде. Ул туры сүзле. Кылдай-былдай, ык-мык, килделе-киттеле кылануны аслан белми. «Кемнеңдер сүзе тугры булса, ул кешенең матурлыгы һәм кадере артык булыр»,— ди бит. «Күрдеңме әнкәйне? Кипкән таяк булып калды бит. Синең кайгың шулай итте аны»,—диде. Моны әйткәндә Нәгыймә апасының иреннәре дерелдәп, күзләре мәзәкләнеп, бөтен тәне калтырап куйды. Ананың газизлеге, бөеклеге, илаһилыгы әнә ничек икән. Бу хис-тойгыны Нәгыймә апасы күз сирпеп алган мизгелдә күрсәтә белде. Ә ул, Галимҗан, нигә алай түгел? Әллә кара йөрәклеме ул? Таш бәгырьлеме? Юк, юк. Ходаем сакласын андый бозлы сүзләрдән. Изге күңелле, олы йөрәкле, матур табигатьле, сөйкемле анасын өзелеп-өзелеп сагынды ул. Йөрәгендә анасына карата утлы, кайнар мәхәббәт бар. Ул ут, кайнарлык эчкә сыя торган түгел. Әгәр өреп тышка чыгарсың, боз тауларын эретерлек. Менә шуны ничек белдерергә? Кемгә әйтергә? Ә нигә белдерергә? Нигә әйтергә? Эчтә саклансын. Анага зур мәхәббәт саклаган йөрәк олы йөрәк ул. Анага булган зур мәхәббәт баланы бәхетле итә. Бүген ахшамсафа гөленең чәчәк атуы да, мөгаен, шуның бер хикмәте-хасиятедер әле. Ана белән бала мәхәббәтен нурландыру-бизәкләү өчен чәчәк аткандыр ул ахшамсафа. Күпме генә әйтмә, әллә нинди тирән, биниһая зур фикерләр йөртмә, ана мәхәббәте баланыкына караганда мең-миллион өлеш зуррактыр ул Шулай булмаса: «Ана күңеле—балада, бала күңеле— далада», димәсләр иде. һич югында Шакирҗан абыйсына әйтеп китәргә кирәк булган. Баланың бер ахмаклыгы ана йөрәгенә тау дәүмәллеге кара кайгы булып ята икән. Баланың бер кайгысы ананы әллә ничә елга картайта икән. Менә кем икән ул ана! Ананың балага булган мәхәббәтеннән дә бөек мәхәббәт юк ул дөньяда!!! Юк, юк, юк... Нәгыймә апасы тагын ни диде соң әле? «Әткәйнең сакалын кара. Син агартып бетердең аны»,— диде. Димәк, аның югалу кайгысы ата йөрәгенә дә кара гаш булып яткан. Каты бәгырьле кешегә санап йөри иде ул әтисен. Катылык эчендә дә йомшаклык, илаһилык, кешелеклелек була икән ләбаса. Аның хәбәрсез югалуы әтисенең сакалын тагын да ныграк агарткан. Димәк, ул әтисе өчен дә бик-бик кадерле. Йосыф мәхдүмнең әтисе: һәр эшнең ахырын фикерләп һәм уйлап эш кылмаган кешенең башы бәла вә кайгыдан чыкмас,—диде бер сөйләшкәндә. Әллә ул моны ана, Галимҗанга, төрттереп әйттеме? Йосыф шәкерт Галимҗанның ни өчен алар ягына барып чыгуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде ич. Димәк ки, ул аның бу кыланышын килештереп бетермәгән Мең, миллион төрле утлы-давыллы уйлар диңкетте аның башын. Диңкетте. Изде. Мәмрәтте Шул уй дулкыннары аны урап-чолгап алды. Шул дулкыннар эчендә, бишектәге сабый баладай тибрәнеп, тирән йокыга талды бервакыт. осыф шәкерт тә уйсыз түгел иде. Илсштә ал арның дә йорт- курасы, миндәй зиннәтлсне көндез чыра яндырып эзләсәгез дә таба алмассыз дигәндәй, хан сараен хәтерләтеп, әллә кайдан балкып, горур пәһлеванга охшап күренеп тора. Боларныкы да шул сыйфаттарак икән. Артыграктадыр әле. Чөнки Йосыфларныкы бер генә катлы. Ә боларныкы аслы-өсле өй, ягъни икс катлы. Аннан соң аскы ойнең дә, оске өйнең дә тәрәзә кашагаларында, киштәләрендә, төрле-төрле чөйләргә абыстай һәм кызы Нәгыймә чиккән сөлге-та- стымаллар, челтәрләп нәкышләп эшләнгән ниндидер япмалар эленеп тора. Мендәр, ястык, түшәк өемнәре дә ал, кызыл, зәшәр, яшел, сары, тагы да әллә күпме гостәге җепләр белән чигелеп эшләнгән япкычлар белән ябып куелган иде. Стеналарда да төсләрен санап бетергесез җеп белән нәкышләнеп эшләнгән матур-матур, чибәр-чибәр келәмнәр эленеп тора. Идәнгә җәелгәне дә шулай ук зиннәтле, күз явыңны алырлык матур, искитмәле. Аңа абыстай һәм кызы Нәгыймәнең йорәк кайнарлыгы, күңел узы, хатын-кызда була торган үгә нечкә хис-тойгы ялкыны кушып чигелгәндер. Ул җәйгечкә аяк белән басу да килешми кебек. Гөнаһ булыр төсле Ой эчендәге нурлылык, төрле гөл чәчәкләреннән килгән хуш-ис, чисталык-тазалык күңелеңне тәмам исертә, әсир итә. Син үзеңне ниндидер матурлык дөньясына килеп эләккәндәй тоясың. Бөтен күңел зәвыгын кушып телеңне йотарлык тәмле аш пешерү, ой эчен ниһаятьсез рәвештә оҗмах-җәннәг кебек итеп тоту, илтифатлылык хатын-кызның иң уңай сыйфаты бит ул. Ананың йорәк кайнарлыгыннан, җылы күз карашларыннан, матур хне- тойгыларыннан сирпелгән шәфкатьлелек баланы зыялы, күркәм сыйфатлы, бәхетле итә!.. Хәсәнә абыстай күлмәк кенә түгел, хәтта хагын-кызлар читеге дә, чүәк тә тетә икән әле. Галимҗан, җаен туры китереп, аз тына вакыт эчендә аларын да күрсәтеп өлгерде Димәк, әнисенең алтын куллы булуы белән ул бик нык горурлана Бакчадагы шау чәчәккә күмелгән алма. чия. карлыган агачлары, матур булып тезелеп киткән түтәлләр ата кешенең дә. Шакирҗанның да ижтиһадлылыгы. эш сөючәнлеге, җегәрле икәнлеген сөйлән тора Беренче чәйдән соң. икенде белән ахшам арасындарак. Галимхан аны ат абзарына алып барды: — Менә монысы туры бия. менә бусы алмачуар, дип горурланып, берни кадәр мактану тойгысы белән сөйләп, атларның ялларын биш бармагы белән тарый-тарый, муеннарыннан кочаклап соя-сөя, маңгайларыннан үбә-үбә. һич аңлатып бирә алмаслык күңелле хисләр кичерде. И Монда килүенә бик шатланды Йосыф мәхдүм. Күп ил күргән— күпне белгән, ди. Яхшы кеше белән аралашкан — җанына ризык тапкан, ди. Биредә җан ризыгы, рухи байлык, күңел хозурлыгы бар. Әмма хәзергә шул аклыклар өстенә ата белән бала арасында килеп чыккан низаг-үпкәләшүнең кара пәрдәсе ябылган. Әтисе Вәли мулланы Галимҗанны мәдрәсәгә яңадан кабул итәргә күндереп кайткан. Ә болар Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укымакчылар. Әлбәттә, зур тарткалаш, көрәш, күңелсезлекләр булачак. Кем җиңәр? Монысын хәзергә бер Ходай үзе генә белә. ♦ * * акирҗан да утлы уйлар өермәсе давылында чайкалып ятты. Галимҗан өчен әтисе, үз тиресенә сыя алмаган арыслан шикелле котырынып, аның өстенә йодрыкларын төйнәп ташланды, вакыт-вакыт чәйнәп ыргытырдай ерткычтай кыланып, «у-у-у», «уф-уф» кебек ымлыклар белән аһ итеп, юләр кешедәй тешләрен шакылдатып, әллә нинди түбән сүзләр белән кимсетте: — Син,—диде,—мәхлук җан иясе, бердәнбер энеңә күз-колак булып тора алмадың, җебегән, арыш боламыгы, черегән көпшә,—диде. Галимҗанның югалу кайгысын тау-тау итеп, аның җилкәсенә алагаем өеп куйды. Кайчак әнисенең ялыну-ялвару сүзләрен дә ишетте ул: — Атасы, Ходайдан сабырлык сора, бу кадәр кылануларың һич кенә дә яхшылыкка түгел, Шакирҗанның ни гаебе бар монда,—дип юатты аны әнисе. Ничек кенә булмасын, Шакирҗанга бик кыен иде. Әтисенең холыксызрак, кырыс кеше икәнлеген белсә дә, бу кадәр намус күтәрә алмаслык сүзләр әйтер дип уйламаган иде. Шакирҗан әтисенең эчендә дөрләп янган утның кайнарлыгын да белә: бала югалту ата кеше өчен энә югалту түгел бит. Ләкин Шакирҗан нахак сүзне бик авыр күтәрә. Эшләгән гөнаһ өчен тукмак алудан аслан курыкмый ул. Гаебеңне чатнатып, күзеңә, йөзеңә бәреп әйтсеннәр. Ялган балдай баллы сүзгә караганда әремдәй әче дөрес сүзнең өстенлеген аңлый ич инде ул Бусы бер булсын, ди. Икенче кире галәмәте килеп чыкты бит әле, шайтан алгыры, бу четерекле мәсьәләгә бәйләнешле. Үз агаңнан кач та ят-чит кешегә ияр дә кит. Аны абыеңнан өстен күр. Әтисе аны янә әллә ниләр әйтә-әйтә битәрләячәк. — Туганлык җылысы юк синдә, мәмәйсең, авызың ачык каргасың,— диячәк. Уйлап карасаң, чыннан да шулай бит. Нык күзәтсә, һәрвакыт күз уңында тотса, янына еш килеп йөрсә, чын ага була белсә, мондый күңелсез хәл килеп чыкмас иде. Тирәнрәк уйласаң, гаепнең тәртә башы ахыр чиктә аңа килеп төртелә. Намуслы, кешелекле, әдәпле икәнлеген белә ул. Әллә адәм баласын чын шәхес итәрлек шулардай өстен янә бер хикмәт бармы? Остазның да остазы була, диләр бит Ул остазлык кәбестә шикелле һаман-һаман катлаулана барадыр. Аннан үрмә- гөлгә әверелеп өскә, югарыга үрлидер. Аңа инде унҗиде яшь Кем әйтмешли, яшьлекнең яшел бакчасына алагаем аяк баса, егетлек кодрәтеңне хакыйкый эшләр белән күрсәтә, ташып торган көчеңне исбат итә алырлык чак. Юк, Галимҗанны Казанга җибәртмәячәк ул. Моңа әтисенең дә, әнисенең дә көче җитмәячәк. Ә менә ул, Шакирҗан, авыр мәсьәләне чишкән кебек, гаиләне бу кыен хәлдән коткарачак. Кеше күңеле җиде кат җир асты кебек тирән булса да, Шакирҗан ул тирәнлеккә чума да белә. Анда адәм бәндәсенең күңел кылы бар Әнә шул кылны табу, аңа чиртә белү нечкәлеге ляземдер. Төне буе диярлек Галимҗан күңелендәге шул кыл турында уйлап ятты ул. Йокыга киткәч тә шуның белән саташты: кыл, кыл, кыл... Ш IV атша әтәч хәзер юк инде. Иң әүвәл ул таңны яңгыратып кычкыра иде. Тавышы үлем йокысы белән йоклаганнарны уятырлык каты, таш йөрәкләрне хисләндерердәй моңлы, барлык тавыкларны дәртләндерерлек көчле була иде. Әйтерсең, бөтен авыл әтәчләренә Патша әтәч кисәтү ясаган: тирә-якта иң бөек Галиҗәнап кикерикүкмен, булыр-булмас тавышыгыз белән миннән алда кычкырып адәм көлдерсәгез, дөнья ямьсезләсәгез, шушы кылычтан үткер томшыкларым белән чукыйм да үтерәм, берегездән дә матур таңның котын Жибәрмәячәкмсн, дигән. Җәнлек, хайван, кош-кортларның теле бар лиләр бит. Аларның «га-га-га-га», «бак-бак-ба», «ку-ку-ку-ку». «мә-ә-ә», «өм-мә-ә-ә» диюләрендә әллә күпме мәгънәле сүзләр бар, имеш Патша әтәч «ки-ке-ри-күк» дип сорән сала-сала үзенең «генераллыгын» аңлаткандыр. Көндезге шау-шу, ыгы-зыгы, тавыш-мавыш эчендә аның сөрәне әллә ни сизелмәскә дә мөмкин. Әмма таңда аның тавышы таш яра Иң башта ул кычкыра. Аны башкалар күтәреп ала Шулай итеп, әтәчләр моңы-симфониясе башлана. Бүген ул юк инде. Патша әтәч белән сугыша- сугыша, чүкешәчүкешә, бер-берсен канатыша-канатыша ак әтәч башлап җибәрде бүген симфонияне. Аның да тавышы болай сөбханалла икән. Үлем йокысына сеңгәннәрне дә сикертеп торгызырлык. Хәер, гәрчә бер генә әтәч тә мазасызлап кычкырмаса да, Чулпанның тапны уятканы, тагтның кешеләрне торгызганы һәр игенчегә аягындагы чабатасы, өстендәге киндер күлмәге, башындагы бәлшәйгән эшләпәсе кебек мәгълүм бер хәлдер. Бу вакытта ул барыбер уяна Аның бит әле аңа төбәп әйтелгән әллә күпме мәгънәле хикмәтләре бар «Кем кояштан алда тормаган, шул иң уңмаган»; «Ялкауны таң әтәче дә уята алмас»; «Йокыга моң кеше әтәч тавышын сөймәс». Әлбәттә, тәмле таң йокысыннан үзеңне суырып алу берәүгә дә җиңел түгел. Әмма җиңел-җилпе эзли-эзли, чуртан авызына эләккән чабактай, авырлык авызына барып кабуың да кон кебек ачык Гыйрфан мулла гаиләсендә бу мәсьәлә таштан койган коймадай кагыйдәләшкән Иң әүвәл йорт хуҗасы сикереп торды. Аннан хуҗабикә, балалар. Тиз-тиз, берәм-берәм, аллы-артлы тәһарәт алдылар Мулла абзый бүген иртәнге намазны мәчеткә барып укыячагын әйтте Аңа Шакирҗан да, Йосыф та, Галимҗан да иярде. Капкадан чыгу белән Мобахис мәзиннең иртәнге намазга азан әйткән моңлы гавышы яңгырады Йосыф мәхдүмнең күңеленә ул бик хуш килде — Менә кемдә икән моңның илаһилыгы, дигәнен сизми дә калды ул.— Мондыйны бөтен Ырымбурдан таба алмассың. Галимҗан аның бу ак фикеренә кара тамызды — Ул моң эчештә кара шәүлә бар, Иосиф абый Бу сүзләр Йосыф шәкертне тәмам нәүмиз игте. Сәбәбен сорарга уйлаган иде, намаз алдыннан сүз көрәштерәсе килмәде. Галимҗан бәхәс- моназара ярага. Гәрчә аннан күпкә кече булса да, бәхәстә гел өстен чыгарга тырыша Бу гадәте хәзер аның канына сеңгән Хәер, ул һәрвакыт үз фикереңдә нык торып, кешене ышандырып, эзле мантыйк белән сөйләп сүз көрәштерә. Моң эчендә кара шәүлә булуның бер хикмәте бардыр Бу хакта соңыннан сорар, Галимҗан әйтми калмас Иртәнге намаздан соң алар бергә кайтты Авыл беразга гож-мөж килеп горды Башта сыер көтүе китте Аннары сарыкныкы Шакирҗан белән Галимҗан да үз малларын капка ачып урамга чыгарды Бервакыт ишегалдында Галимҗан белән Йосыф мәхдүм икесе генә ка гды Шунда Галимҗан әлеге моң эчештәге каралыкның ни икәнлеген. Мобахис мәзиннең кара сарыгы югалу, шуны Хөрмәтулла дигән кеше урлаган дип ана нахак бәла тагу, аны үлем чигенә җиткереп тхкмау, соңыннан юга нан малның табылу хәлләрен бертекләп сөйлән бирде Ьу күңелсез хәлнең бөтен авылда кара кайт ы тудыруын әйтте П Галимҗан күп сөйләргә яратмый иде. Ә бу юлы, бер ачылып киткәч, аның сүзләре ничектер чишмә суыдай агылып торды. Тик ул сүзләрдә чишмә суы сафлыгы түгел, ә сафлыкны бозучы керлелек бар иде. Ьөтен йөрәге белән әрнеп, күңеле тетрәнеп, вакыт-вакыт тешен кыса-кыса, уртын чәйни-чәйни сөйләде дә: „ — Менә нинди ялган диндарлар бар, Йосыф абый, Алладан да, хаклыктан да, иманнан да курыкмыйлар, адәм башын ашау алар өчен чебен үтерү урынына да тормый,—диде. Бу сүзләрдән соң Йосыф мәхдүм алдында Галимҗан дәррәү тау дәүмәллеге үсеп киткәндәй булды. Димәк, аның күңел дөньясында ак- кара уйлар дулкыны көрәшә. Аклык өскә чыгарга тиеш. Кешелеклелек дигән төшенчә дә сеңгән аның канына. Кан йөрәк аша үтә. Тормыштан алынган кире сыйфатлар ул канны кайната, ярсыта, ургыта. Боларның барысы да Галимҗанның кырыс йөзенә аламалыкка каршы нәфрәт ташкыны булып чыкты. Йосыф шәкертнең шул тукмалган кешене күрәсе килеп куйды хәтта. — Мөмкин булса, Галимҗан, әллә шул кешене барып күрәбезме? — Тик әти-әнигә әйтергә ярамый. — Нигә? — Каршы килүләре бар. Яманлыкны алар миннән яшерергә тырыша. Алар өчен мин әле һаман йомырка сарысы. Бераздан аларны Шакирҗан аскы өйгә чәйгә чакырды. Керсәләр— өстәл остендәге сый-нигъмәтне күреп исләре китте, табада майда йөздерелгән коймак өеме, бер як кырыйдарак чәкчәк, гөбәдия, тагы да әллә ниләр бар... әйдән соң Галимҗан белән Йосыф мәхдүм матур гына киенеп алдылар: өстә—җилән, башта—түбәтәй, аякта — читек... Шулай киенү вакытына күрә килешеп тора: әле яз белән җәйнең кул кысышкан чагы—көн салкын да, эссе дә түгел, җылымса гына. Кояш та бүген, җәйге челләдәгечә, бөтен дөньяны көйдерердәй булып, уттай янып чыкмады. Офыктан дилбегә буе чамасы күтәрелгәндә дә аның йөзе салкын канлы кешенекен хәтерләтә иде әле. Әлбәттә, өйлә вакытларында аның чырае кайнар йөрәкле кешенекедәй кайнап торырга мөмкин. Ә хәзергә уртача-таманча һава. Көтү киткәндә күтәрелгән тузаннар инде, аз гына вакыт аралыгы эчендә аерылышу-сагыну хисләре кичереп, аналарын соеп-яратып яшәгән нарасый балалардай, җир-ана өстенә күптән кабат төшеп түшәлделәр. Әле кибеп тә бетмәгән җир пары исе аңкый. Уйсулыкларда, елга буйларында, Кондызлы күл өстендә ефәктәй аксыл, юка томан өлгереп тора. Алар тиздән җир-ана белән аерылачакларын сизеп моңаялар төсле. Дөрес сизенгәннәр: кояш нурлары аларны үбеп, сөеп-назлап торды-торды да бервакыт үз кочагына- мәнфәгатенә алды. Ата кеше, Шакирҗанны ияртеп, печәнлекләрне карап кайтырга дип китте. Аннан ары ишегалдында Галимҗан белән Йосыф шәкерт кенә калды. Алар күңелләрне күбәләкләндерә торган иртәнге саф һава, йөрәкләрне җилкендерердәй матурлык, гүзәллек белән илаһи саҗдә китеп, ләззәтләнепхозурланып, инде китәргә дип торганда, өй эченнән мич каршында аш әзерләүдән бит очлары алсуланган Хәсәнә абыстай килеп чыкты да, ай-һай, боларны тагын да югалтмыйм дигән төс күрсәтеп, борчулы тавыш илә: — Кая барасыз, Галимҗан улым, бик еракка түгелдер бит?—дип сорады. Галимҗан әнисен тынычландырырга тырышты: „ — Без йөрештереп кайтабыз, әнкәй, борчылма, әллә кая китмәбез, Йосыф абыйга авылны күрсәтәсем килә... Ч Кунакны бик йончытма, кара аны, ишетсен колагын, әллә кая китеп олакмагыз. Галимҗан җавапны шаяртыбрак бирде: Юк, юк, әнкәй, менә күрерсең, кояш кебек әйләнеп, тиздән кайтып та җитәрбез. Кайнар сумсаларыңны суытмый сакла. Капкадан чыгып бераз киткәч, аларга Апуш очрады. Ул, балтасы суга төшкән кешедәй, бик кайгылы кыяфәттә, гамьсез генә атлап килә иде. Аның бите, кулы пычранып беткән. Кырык ямаулы киндер күлмәге, киндер ыштаны аның бик ярлы тормыш баласы икәнлеге турында кычкырып сөйләп тора. Галимҗан шушы кергә каткан тәкәббер Апушны да, терекөмеш Әптерәйне дә, кысык күзле Мөхәммәтне дә, тагы да кара борынлы, үткер карашлы, сандугач телен, төлке хәйләкәрлеген белгән авыл малайларының барысын да, һәммәсен дә сагынып кайтты. Тик әле менә Апуш нигәдер сырт йонын кабартып тора. Галимҗан кулын сузгач, аны кабул итмәде. Үз кара кулы белән шәкерт дустының ак кулын пычратасы килмәде, күрәсең. Сүзләр дә, киселгән икмәк телемедәй, нигәдер берекмәде, таркау, ятышсыз булды. Чөнки Апуш бу мәлдә үзен гөл бакчасындагы шайтан таягы итеп сизде. Башта бит Мобахнс мәзиннең югалган сарыгын бергәләп эзләгәннәр иде. Ә инде соңгы мәртәбәсендә Галимҗанны ияртми генә киткәннәр. Әлеге Чирлечәүкәне йончытмыйк дип уйлаганнардыр, бәлки. Бу хакта да әйтми калмады Галимҗан — Дуслыкны боздың, Апуш, теге вакытта сарыкны эзләргә миңа әйтми генә киткән булдыгыз,—диде Апуш берничә сүз белән генә җавап бирде — Кем тапса да барыбер түгелмени? — Миңа ул вакытта бик кыен булды. — Сарык табылуда ни файда? Хөрмәтулла абзыйны нахакка рәнҗеткән өчен Мобахис мәзингә берни дә булмады. Карга күзен карга чукымый шул. Аны яклаучылар күп. — Хөрмәтулла абзыйның хәле ничек? — Ә сез барып карагыз. Ул телдән калган, кан төкерә, ди Апуш теш арасыннан чыртлатып бер төкерде дә китеп барды. Болар юлларын дәвам итте. Галимҗан юлда барын да сөйләп бирде. Хөрмәтулланың гармунда уйнавын, хатыны Мәликә, кызы Мәдинәнең моңлы итен җырлавын, кыскасы, аларның моң эчендә олы йөрәкле булып яшәүләрен бәян итте. Мәдинәне Акчәчкә дип атавын, әле менә аны күрәсе килүен дә яшермәде. V өрмәтулла өснең тышкы күренеше, ихатасы, абзар-курасы башка ярлыларныкыннан артык та, ким дә түгел Шул ук җимерек читән, картайган капка, күп кайгы кичергән лапас, дөнья авырлыгының коточкыч тосйозсн чагылдырып торучы балчык өй Алар, бик мәдәнилск-илтифатлылык саклап, акрын гына шнек шакыдылар Башта җавап булмады. Шакуны шактый көчәйткәч тә әле эчтән бернинди тавыш ишетелмәде. Галимҗанның башына оч төрле ун килде, беренчесе—өйдә берәү дә юк; икенчесе — авылда, шәһәрдәге кебек, ишек шакып тормыйлар, шуңа күрә бу дөбердәтүне, гәрчә ишетсә дә, Хөрмәтулла абзый аңа игътибар итмәскә мөмкин, өченчесе Хөрмәтулланың телдән калуы турында әйтте бит Апуш. бәс, шулай булгач, «керегез» дигән сүзне әйтә алмый ич ул. Яшь зурлыгы ягыннан чыгып хөкем йөрткәндә, иҗтиһадлылыкны хәзер Иосиф мәхдүм күрсәтергә тиеш иде Тик ул кунак кеше, ярамый Шуңа күрә Галимҗан кыюлыкны үз кулына алырга мәҗбүр булды ишекне ачып, дәррәү .чкә үтте, Йосыф аңа иярде Өй эче Актүтннеке кебегрәк Шул ук җир идән Озын кеше сузылып ятса, аягы ишеккә тиеп торырлык кыска сәке Кон яктылыгын он эченә Х аз гына төшереп торучы карындык тәрәзә. Шулай да өй эчендә пөхтәлек, җыйнаклык, күркәмлелек сизелә. Морҗа—агартылган. Ул Мәликә түтинең ак, коләч йөзен хәтерләтә. Тәрәзә кашагасына элеп куелган чигүле сөлге Мәликә түти белән Мәдинә-Акчәчкәнең моңнарыннан нәкышләнгән диярсең. Мондый хис-тойгы Галимҗанның уй даирәсендә дулкынланды. Ә инде Йосыф мәхдүм күңеле әле ул хисләр дөньясында йөзә алмый иде. Чөнки ул болар хәятен белми. Шулай да Галимҗан аларның ниндирәк һава сулап яшәү рәвешен сөйләгән иде инде. Димәк ки, аңа да Хөрмәтулла абзый, Мәликә түти, кызы Мәдинә турында фараз итү мөмкинлеге юк түгел. Хөрмәтулла, йокыга мәңге моң булган песи шикелле йомарланып, сәкенең уң як почмагында ята иде. Ул, бәлки, йоклаган булгандыр, шуңа күрә шакыганда тавыш бирмәгәндер. Аның баш астында үзенең йодрыгы зурлыгы гына мендәр. Өстенә үзе белән бергә дөньяның мең авырлыгын кичергән ямаулы чикмән ябынган. Ят кешеләр килеп кергәч, бик авырлык белән булса да, ул торып утырды. Сез, тәти егетләр, яктылыктан качкан ярканатлар шикелле, ни эшләп әле мондый караңгы базга килеп кердегез, дигәндәй, гаҗәпләнеп, соры күзләрен чекерәйтеп карап торды. Күзләр дигәннән, аларның инде хәзер сорылыгы да, күрү өчен иң кирәк- ле-әһәмиятле бер әгъза булуы да сизелми. Чөнки тирәнгә, эчкә батканнар. Яңаклар да суырылып эчкә береккән. Башы теге вакыттагы йодрыгы зурлыгында гына калган. Әлеге гер ташыдай мускуллар шиңгән бәләкәй шалканны да хәтерләтми. Шәлпек иреннәр яңгырсыз елда эсселектән корып кипкән яфрак диярсең. Керпе энәләредәй тырпаеп торган каты чәче йодрык зурлыгы калган баш түбәсен авырттырып, кытыклап тора сымак. Кыскасы, ул инде хәзер карга күтәреп китәрлек хәләхвәл фаҗигасе дәрәҗәсендә. Бөтен вөҗүдендә шәлпәйгәнлек күләгәсе шәйләнә. Мендәр янында көл салынган ярык чәркә тора. Димәк, Апуш әйткәнчә, кан төкерүе дөрес булып чыга. Шунысы гаҗәп: әлеге ярык чәркәдән әллә ни ерак булмаган урында — кесәгә сыярлык гармуны. Димәк, шуны уйнап, вакыт-вакыт ял ала, күңел күтәрә, җан тәслим кылыр чагын моңы белән берникадәр озайта бара. Ул моңга Мәликә түти дә, Мәдинә- Акчәчкә дә кушыладыр. Шуларның бөтенесе уптым илаһи йорәк утын, күңел дулкынын, җан сызлануын, нахакка рәнҗетелү газабын бераз басыл торадыр. Ул нидер әйтергә теләде. Теле күпме генә тибрәнсә дә, әлеге кипкән яфракны хәтерләткән иреннәре күпме генә дерелдәсә дә, аның сүзе чыкмады. Бугазына, гүя, кырлы таш утырган. Юк, таш түгел, укмашкан кан төере икән. Көчәнсп-кочәнеп, күкрәген тотып, бизгәк газаплаган кеше шикелле дерелдәп торганнан соң гына ул чәркәгә йөрәктән килгән канын төкерде. Төкергәч, чәркәдәге көл порыхлап күтәрелде. Галимҗан килгәненә үкенеп тә куйды. Йосыф абыйсы алдында аңа бик кыен иде. Аның бит әллә ни уйлавы бар. Хәзер инде капыл гына ташлап чыгып китү дә килешми. Бу кешене санга сукмау була. Шулай да ул бераздан телгә килде: — Сез... сез... ни эшләп җөрисез... Сезгә миннән ни кирәк?..— дип сорады авырлык белән. Җавапны Галимҗан бирде: — Мин Гыйрфан мулла улы Галимҗан булам. Актүтиләрдә танышкан идек бит. Ә бу—Йосыф мәхдүм. Ырьшбурда бергә укыйбыз. Хөрмәтулла, тамагына балык кылчыгы утырган кешедәй, сүзләрен янә әйтә алмый торды. Бераздан, чәркәсенә тагын да бер лачкылдатып төкергәч, һаман шулай бөтен күкрәге белән авыр тын алды да: — Җарый сине аңладым... Җахшы нәселдән... ә бу җегет... әллә тагы да миңа нахак бәла тагарга җорүчеме?..—дип куйды,—Тагыгыз... мин аннан тамчы да кырыкмаем... Гүпчи. . Вәт кәк.. Пәтәмүште. Мин ырлашмаган... Анысын бер ходай үзе белә... Шул... шул., сез . аксөяк ләр... ярлы-ябагай естенә кара пычракны лаканы белән аударсагыз... Алладан куркырга кирәк аз гына Бу, сүзләрне сакау кеше кебек тотлыга-тотлыга, йөрәк утына чыдый алмыйча, вакыт-вакыт җен суккан кешедәй калтырана-калтырана, күңелендә кайнаган давыллы дулкынын көчкә тыеп, әрнеп-әрнеп сөйләде Хөрмәтулла. Аның җаны елаганны, йөрәге өзелер чиккә җиткәнне таш бәгырьле кеше дә аңларлык. Булып үткән коточкыч афәтне, фаҗигый хәлне, нахак корбанына әверелүен кемгәдер сөйлисе килгәндер, күрәсең. Башта йөрәк тамырларын сыкрандырып, сызландырып килгән кара кайгы каны тамак шешен яра-яра үтсә дә, сүзе бөтенләй чыкмый иде. Ә инде кара кан төере сүзләргә юл ачкач, йөрәкбавыр, аң-акыл, хис-тойгыга сеңгән кара сөрем кубып, кан артыннан тышка сүз-сөйләмгә әверелеп чыга башлады. Галимҗан үзе дә кан төкергән кеше. Кан аны «Хөсәения» мәдрәсәсендә хәлфә, мөдәррис, мулла, шәкертләр алдында хур итте. Ул вакытта җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр иде ул. Кан аны Оренбургта бөтен тирә-якны дан тоткан шөһрәтле «Хөсәенияидән, Шакирҗан абыйсы белән бер бүлмәдә тору бәхетеннән аерып, җәһаләт Вәли мулланың караңгы базына китереп тыкты. Кан, кан, кан Аһ, ул каннар!.. Әллә кан Хөрмәтулла агасы белән икесен бер язмышлы итмәкче буламы? Шул кан уртаклыгы алып килдеме әллә аны монда? Тик менә хәзер нишләргә? Ни очен килгәнлекне ничек әйтергә? Әйтми чыгып китү дә әллә ничек. Бу авыр минутларда Йосыф абыйсы ничек уйлыйдыр — монысы аның өчен әле ул кадәр әһәмиятле түгел. Әһәмиятлесе — Хөрмәтулла агасының күңел кылына дөрес чиртә белү. Аның горур, баш имәс кеше, «ярлы тәкәббер» икәнлеген дә яхшы белә. Хәйләне, икейөзлелекне, боргалануны яратмый. Ташны балта түтәсе белән бер бәрүдә сугып ярырга ярата. — Без хәлегезне белергә дип килгән идек, Хөрмәтулла абзый,—диде ул, үзенең авыр сулаганын, кыенсынганын белгертмәскә тырышып Хөрмәтулла әлеге эчкә баткан песинекедәй соры күзләрен акайтып, маңгаен җыерып, болай да бозылган төсен аңламаслык дәрәҗәдә үзгәртеп, гасабиләнеп карады да чәркәсенә янә бер кан төкереп куйды: — Хәлме?.. Күреп торасыз бит . Кешене үтерү җиңел, ә менә үлгәнне терелтеп булмый... Тәк бит Ну. миңа былтыргы күзегез белән карамагыз... Аны гүпчи җаратмыйм Жәлләмәгез дә . Мин маңка малай түгел... Ивчү. Мондый тукмалган эт көнендә сасып җатучы әллә мин генәмс? . һи-и-и... алар дөнҗә тулы... Вәт тәк Ә сез тәти егетләр... тутый кошлар... укымышлы, башлы кешеләр Җазыгыз мына шушы хакта... Дөнҗага бер гыйбрәт булсын, хи-хи «Языгыз» дигән сүз шәкертләрнең икесен дә тирән уй диңгезенә китереп салды. Чыннан да, ксшелсклелек-ксшелекссзлек, шәфкатьлелекшәфкатьссзлек, яхшылык-яманлык турында сөйлиләр ич. Киләчәктә яхшылыкның җиңүе турында фәлсәфә саталар. Коръән, дин, укулар да шуңа корылган. Әмма ләкин меңнәр, миллионнар шушылай нахакка рәнҗетелсә, кешелеклелек җиңмәячәк Матурлык фәрештәләре нур чәчеп йоремәячәк Хөрмәтулла абзый язарга куша. Шушы минутта меңнәр- миллионнарныц рәнҗетелгән, яраланган йөрәге шуны көтеп ятадыр, һәр яманлыкның йогышлы авыру кебек тиз таралып, дөнья йөзенә кара ягуыннан куркалардыр Мсңмиллион үкчәле итек белән таптап изәсе иде ул яманлыкның башын. Яхшылыкның башы да, гәүдәсе дә мәңгелек бәхет пәйгамбәре булып калсын иде. Берникадәр авыр тынлыктан соң сүзне бу юлы Иосыф мәхдүм башлады: „ _ _ __Хөрмәтулла абзый! Мин, сез уйлаганча, бер дә нахак бәла тагарга йөрүче кеше түгелмен Менә сез язарга кушасыз. Бик һәйбәт фикер. Ләкин бит без сезнең үткәнне белмибез... Тагын да шактый озакка сузылган авыр тынлык булып алды Хөрмәтулла теле белән әлеге кипкән иренен ялап куйды, хәлсез куллары белән керпе энәседәй чәчен сыпырып, нурсыз күзләре белән боларга карап катты. — Әйе... эчтә кайнаган кайгыны кемгәдер сөйләсәң, йөрәккә җиңел булучан. Пәтәмүште... берәүнең җөрәге икенчесенеке белән бәйле дә була.. Аны Ходай шулай җараткан... Күрәм . Икегез дә болай миһербанлы күренәсегез... Тыңлагыз әле минем гыйбрәтле хәлемне. езнең әти карт... мәрхүм... авыр туфрагы җиңел булсын... нәсел-нәсепнең унөч буынын белер иде. Вәт кәк. Пәтәмүште борыны озын ерактан сизәр дигәндәй, беләк буе борыны белән мең төрле алтын базын казып, ул алтыннарны чүп-чардан аера- аера, синең алдыңа таудай өеп куяр иде. Акыл алтыны бу, туганкайлар. Сүз алтыны. Буйга биек үскән кешенең акылы тубыгыннан, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Аның буе кыска иде. «Кәтүк» дип җөреттеләр. Ә баш, мин сиңа әйтим, Мөбахис мәзиннең казаныннан гүпчи дә ким булмас. Әнә шул казанда алагаем кайната иде ул акылын. Чәпчим кайнатып бетергәч кенә аны кешегә кашыклап-кашыклап өләшергә тотына. Вәт сөйләр иде. Прәме... авызына карыйсың да катасың. Картәтинең әткәсе Салават батыр чирүендә булган. Әх... ыхым. . ни... Салават аны кәпитән итеп куйган. Вәт кәк. Бу ни шуткы, брат, ышту син. Теләсә нинди ахмакка тәтетмиләр аны. Улмы? Җанаралга җиткән булыр иде. Канлы көрәштә шәһит була мәрхүм. «Канлы» сүзен әйткәч, бугазына таш утырган кешедәй, капыл-кинәт тын алалмас булды Хөрмәтулла. Эчкә баткан соры күзләре мәзәкләнеп китте. Башын артка ташлап, җим көткән кош баласыдай, авызын ачты. Ул, гүя, әллә кешеләрдән, әллә табигатьтән, әллә гарьше көрсидән сүнеп барган гомерен озайтыр өчен тәненә-вөҗүденә, йөрәгенә, эчәк-бавырына ниндидер яшәү шифасы өмет итә иде. Кем тамызыр аны? Бер бөртек гомер җимешен? Корыган тәнгә аз гына яшәү чаткысы бирердәй матдәне? Шул хакта уйланамы Хөрмәтулла? Бу мизгел-секундта, чалт аяз күктән яңгыр өмет иткәндәй, киселеп барган гомерне сипләрлек нәмәстә- кәйләр эзләү хыялы аның башында әле аслап юк иде. Әйтәсе килгәннәрне, мөлдерәмә тулы чиләкнең суы түгелүеннән курыккан кебек, тиз генә әйтеп калырга ашыкты ул. Сүзләре дә, майлы табада шуган коймактай, ничектер җай гына агылып торды. Ходай ярдәм итте шикелле бу минутларда. Ә менә, ап-ак сөткә тамган дегет тамчысыдай, тамак төбенә әлеге кан төере килде дә утырды. Башын күтәреп, аны кире йотарга уйлады ул. Чөнки кеше алдында көлле чәркәгә кан төкереп утыру килешми. Ләкин ул канын йота алмады. Чәчәде. Горыкчорык ютәлләргә кереште. Бу- ылып-буылып ютәлләде. Эчен тота-тота, тәгәрәп китә-китә ютәлләде. Галимҗанның күңеленә: «Бетте Хөрмәтулла абзый, бәхилләшә бу яхшы дөнья белән»,—дигән шомлы уй килде. Йосыф мәхдүмнең дә ак йөзе күгәреп катты. Шулай да Хөрмәтулла бирешмәде. Әлеге чәркәгә алагаем кан төкерде дә, сүземне дәвам итәргә әзермен, курыкмагыз, мин әле ул тиклем йомшак җан иясе түгелмен, дигән төс күрсәтте. Ул, мөмкин кадәр үзен кулга алырга тырышып, җаным чыгып китмәсен дигәндәй, учын нык йомарлап, төртеләтөртелә, тагын да сөйли башлады: Ызначит тәк. Зур авызлы адәм сүзчән була, дигәндәй, атай мәрхүмнең борыны гына түгел, авызы да ифрат зур иде Сүз... перәме... чишмә суы урынына агыла... и вчү... ыххым... Ул әйтер иде... Картәти мәрхүм. . тә-ә-к . Әлеге Нәпәлиүн сугышына катнаша... Ул да һәлакәткә тара... Вәт тәк... Кем өчен? Ил өчен!.. Халык өчен... Киләчәк өчен... Ыштубыда мазасызлык булмасын Виш кәк... Шуннан атай карт үзе дә китә... Касыйм түрә белән бергә сугыша. И перәме теге нигә... Әх... тел төбендә генә каһәр төшкере Пар... пар. . пар... Парижга барыл 60 Б керәләр... Тәки оялатмыйлар. Париж җыланын Мәскәү җылысында... Пәтәмүштс анда оялап алса... ул бит... Уралга таба да ыслар иде... Шуңа күрә ул җыланнарны үз ояларында дөмектереп кайтканнар... Әткәй әле ул чакта бик яшь, өйләнмәгән була. Нәпәлиүнне чәнчелдереп кайткач, яраланган арысландай, ары сугыла, бире бәрелә, башын ташка бәрердәй булып кылана, пәтәмүште җит нады... Әйләнеп алгач та бәхет хитри нәмәкәй койрыгын тоттырмый. Әйтә иде мәрхүм: Эстәрле өязендә, диер иде, пәмиччикләрнең часный ат заводы бар, диер иде, вәт кәк... Кхыи... ыхы-хы... Минзәлә өязендә Әхмәтов дигән пәмиччикнең дә ат заводы булган... Тәкме?.. Тәк... Анда, җан кисәккәйләрем, «башкорт токымы» дигән атлар... Картәтәң, диер иде әткәй, әнә шунда этләнгән Кон-төн тир түккән, бил бөккән, тез чүккән, диер иде, мәгәр үзенә ат җүнәтү түгел, җүгәнен алырлык та кәликә эшләй алмаган, диер иде. И вчү... кәнис-мәнис-нәкәнис... Ат җанлы булган ул. Ат җараткан Атның тирен, исен исни торган булган. Ә үзен пәмиччик Әхмәтовнын бер усал айгыры тибеп үтергән. Перәме... арт аяклары белән маңгаена гына бәргән... И вчү... кәнис-мәнис... Әйтер иде әткәй: сез укып җөрегән Әринбур губернәсендә алтмыш тугыз алтын базы... әйлә... оныттым... при... при... прискә бар, диер иде... Шуларның утызы, диер иде, часнәй кулда, диер иде... Шуларда этләнгән әткәй... Ат башы зурлыгы алтын табып биргән бер прискә хуҗасына... Ә үзенә шиш... Кәпикә дә тәтемәгән. Шуннан... Киткән бу агач загатовит иткән җиргә.. Җагу өчен., ой йорт салырга да. . Көн җак Урал завутларына җылгадан агач озатып торганнар... ыххым. вәт кәк. . Анда да рәт булмаган... киткән авылга... көтү көтәргә... Җитмеш җәшсндә дә сыер, сарык, кәҗә артыннан җүгереп җөри әле. Әнә ничек куа дөнҗаны. Әмма куып җитә алмый. Хәлсезләнә. Үпкә авыруы эләктерә. Бер котырган үгез сөзеп үтерә моны... Мәрхүмне... Бик шат кеше иде дә бит . Алдарга да җарата иде. Ул бәгъзе берәүнең акылын сынап карау өчен алдаша иде. Ышанмастаймы ышандыра. Ә теге чүбек баш җалганга ышанса, олы авызын колагынача җырып, шаркылдап колеп җибәрер иде. Мәгәр кешенең кәпикәсенә дә тимәде. Харам мал, диер иде, ашказанын- да тирес корты белән бер, диер иде. Их, әткәй, әткәй!.. Их, әткәй'.. Ул сөйләвеннән тагын да туктап калды. Ата фаҗигасы күзенә яшь китерде, күрәсең. Әлеге тамак төбенә килеп тыгылган кан төере кебек, бу да йөрәк канына манчылып чыккан канлы яшьтер, бәлки. Аны ул болар- га күрсәтмәскә тырышты. Сөртеп тә алмады. Йә үзеннән-үзе кибәр, йә килгән юлына кире китәр дин уйлагандыр. Шәкертләрнең икесенә дә кыен иде. Тыңлавы күңелле, билгеле. Ләкин Хөрмәтулла артык интегеп, газапланып, авырлык белән сөйли. Ә үзенең йөрәгендә кайнаган барлык кара кайгыларын, күңел көлләрен, эч-бавы- рын өзгәләгән әрнү энәләрен...— барын, барын менә шушы мәлдә чыгарып түгәсе килә кебек. Шуларны газаплана-газаплана әйтү өчен кемнеңдер килүен көткәндер ул, бәлки. Аның салкын, нурсыз, әрнүле күз карашлары да хәзер болармы ашыкмаска, ташлап чыгып китмәскә, тыңларга өнди сыман тоела. Бу исә шәкертләрне чыгып китүдән тотып тора. Алар һаман шулай баскан килеш тыңладылар. Сәке читенә утырсаң, Хөрмәтуллага җилкә күрсәтеп тору була. Ә утыргыч-урындык дигәне монда бөтенләй юк. Шуны уйлаптыр, бәлки, ул «кунакларны» утырырга кыстамады да. Хәзер менә чыгып китсәләр, килешеп бетмәстер шикелле. Аннан соң аларның әле Хөрмәтулланың үзе турында бернкс сүз ишетәселәре килә. Шуны аңлагандай, бераз тын алгач, ул, авыр бер көрсенеп, сүзне үзе үк башлады: — Минме?.. Картәти, әти карт сукмакларыннан да җөрдсм. Күп җордсм. Завут, шахты, күмер базы...—берсе дә калмады, нәкәнис. Ыһ- һым.. уф... Кхи... Җаратмыйм мин завут, шахты хәҗәеннәрен Коллесс хамиар... алдакчылар. Көтү дә көтеп карадым Бу да батмый. Пәче.мү? Пәтәмүштс бер кон бай хатыны сыерымны имгәнсең дип җәбеште вәт иблис... Кешенең энәсенә дә тимием мин... Әти карт әйтмешли, йөрәк кимерә торган тирес корты бит ул. Ат ырладым дип җүри әйттем. Әткәй мәрхүм ышандырып алдый иде. Ә миннән булмый. Шабаш. И вчү. Сез минем телдән көләсездер. Шахтыларда, завутларда тел бозылып бетте. Сүз тапмаганда урынчаны кыстырып җиффәрәм. Үземнең җаңы читәнне сыер тизәге белән сылаган кеше кебек икәнлегемне беләм мин. Аңлыйм. Әле мына әллә ниләр сайрап саласы килә. Тик... сандугач теле бездә юк шул инде, ул, бәгырькәйләрем. Аны Йосыф мәхдүм юатты: — Сез бик мәгънәле сөйлисез, Хөрмәтулла абзый. Сүзгә Галимҗан да кушылды: — Әйе. Безгә тыңлау бик күңелле. Шуның белән аларның сүз җебе өзелде. Бераз тын торгач, өзелгән җепне Хөрмәтулла үзе ялгап җибәрде: — Күрәм... сез мине жәллисез... Бая әйткәнчә... кирәкми. Нахакка тукмалуымны да җөрәгегезгә авыр алмагыз. Шахтыда Ычтапан бабай әйтер иде: бәхет өчен көрәшергә кирәк, диер иде, былай эт көнендә җәшәү никуды ни гәдитсә, диер иде. Мына... терелеп аякка баскач, Алла боерса, шушы хакта кәнкритнә уйланырга туры килә. Завуткамы, шах- тыгамы китермен пожалуй. Рабучи брат арасында күңел ризыгы бар. Аларда чистый душа. Вәт тәк. И вчү... Хәзер бит безнең ише братка бераз ысвобуды бирелде... Аңа, әти картның агасы теге ни заманында... Крепостной права чорында... бер иблис пәмиччиктә этләнгән... Бәйләп куйган эт хөкемендә... Аннан ни шагу... Ни куда... әйтерсең, аны шунда сумала белән җәбештереп куйганнар. . Китеп кара... Җә илле камчысы калҗасы, җә смирт... И вчү... Аннан аны... теге нине... тагы оныттым... Ә.. Әйе крипосной праваны үзгәрткәннәр... Теге ни... ничәнче җылда соң әле? 1861 җылда үзгәрткәннәр... туис... бетергәннәр... Хәзер без бер пәмиччик корсагын гына калынайтучы әдәми зат түгелбез. Дүрт җагың кыйбла... и вчү... Хөрмәтулла, сүзләрем сезнең өчен карга борчак чәчү шикелле генәдер дигәндәй, сөйләүдән туктап калды. Инде чыгып китсәгез дә ярый дигән- рәк төс күрсәтте. Шәкертләр моны сизде. Шулай да аның йөзендә әле җибәрмәскә тырышу галәмәте чаткысы да беленде. Тагын да нидер әйтергә теләгәнен аңлау кыен түгел иде. Ул чыннан да шулай булып чыкты. Бер көрсенеп, авыр тын алгач, ул өзелгән сүз чылбырын янә ялгап алып китте: — Әмма ләкин... дүрт җак кыйбла да... Мең төрле кара язмыш көтә сине... Пәчәмү?.. Пәтәмүште... Кешене чәпчим кеше дип белмиләр... Мына мине эт урынына изеп ташладылар... Мин бит адәм баласы!.. Бер адәм баласын нахакка үтерүнең гөнаһасы... ай-яй-яй... шуны аңламыйлар... Кешене түгел, тычканны да үтерергә җарамый. И вчү... Бер тычканны үтердеңме? Үтердең. Мының белән син миллион тычканны юк иттең. Пәчәмү? Пәтәмүште... унлап тычкан җитмәсә, бер төлке пропал.. Унлап төлке җитми икән, арыслан ачтан чәнчеләчәк. Бер арыслан ким булды, ди... мында инде, туганкайларым, үләксә ашаучы мең төрле козгыннар пропал дигән сүз... Җир үләксә белән тулса... Җәшәү чәпчим чери башлый Шуннанмы?.. Шуннан... ахырзаман җиткәнче үк барлык адәм баласы... мескен ачтан үлә... И вчү Мынымы? . Мынымы?.. Мыны, җан кисәкләйләрем, шахтыда чакта Ычтапан дигән бер дәдәй сүләгән иде... Җизен шулай ул... Вәт тәк... Боларны сөйләп бетергәч, Хөрмәтулла тагын да буылып ютәлләргә кереште. Кан төкерде. Шәкертләр хушлашып чыгып китәргә торганда, Мәликә белән Мәдинә кайтып керде. Икесенең дә кулында ниндидер иске япкыч-чүпрәк белән төрелгән зур төенчек иде. Төенчекләр, күрәсең, тартып-сузып, көчләп-көчләп бәйләнгән. Чөнки алар нык бүселеп тора. Япкыч очлары бер-берсенә җитмәгәнлектән, алар чабата киндерәсе белән озайтылган. Бәйләгән урыннардан балтырган яфраклары чыгып тора. 62 Димәк, алар урманга шуның өчен барган — үлән белән тукланалар. Икесе дә төенчекне сәкегә куйгач, өй эченә яшь үлән исе таралды Аларның үзләреннән дә урман исе, болын исе, чәчәк исе бергә аралашкан хуш ис аңкып тора иде. Мәдинәнең кулында бәләкәй генә чәчәк бәйләме дә булган икән. Төенчеген сәкегә куйгач, аны әтисе кулына китереп тоттырды. Моның күңел күтәрү очен икәнлеген аңлау кыен түгел иде. Бу хәрәкәтләр бик тиз — күз ачып күз йомган арада эшләнде. Бер үк вакытта алар бер-берсенә караш сирпешеп алырга да онытмады. Бусы да гаҗәп тиз—«ә» дигәнче кылынды. Мәдинә, чәчәк бәйләмен әтисенә биргәч, болан баласыдай матур хәрәкәт ясап, боларга йөзен күрсәтмәскә тырышкан хәлдә, юк эшне бар итеп дигәндәй, мич алдына барды, кулына әремнән ясалган себерке алып, нидер сыпырыштырган- дай итте. Мәликә түти исә ягымлы, сораулы карашлары белән шәкертләргә карап кагты: нинди җилләр ташлады, нинди язмышлар китерде сезне, тәти егетләр, бәйләп куйган шайтан да тормастай бу караңгы базга, ди иде аның гаҗәпләнү тойгысы. Бу тойгыны Хөрмәтулла да сизде шикелле: — Шәкертләр хәлемне белергә килгән, Мәликә җаным, бар икән дөнҗада җакшы кешеләр, шулар өчен генә булса да җәшәрлек,—диде дә әлеге кызы бүләк иткән чәчәк бәйләмен иснәп куйды. Шул мизгелдә аның эчкә баткан күз төпләрендә, яңак чокырларында, керпе энәседәй тырпаеп торган чәч бөртекләрендә киләчәк очен яшәү өмете чаткылары, адәм балалары күңеле төпкелендә яшеренеп ята торган кешелеклелек гәүһәрләре, хәяти самимилек балкып киткәндәй тоелды. Аның сүзләрен Галимҗан җөпләде: — Әйе, Мәликә түти, без Хөрмәтулла абзыйның хәлен белергә килгән идек,—дип, Йосыф мәхдүмнең кем икәнлеге, Ырымбурда бергә укулары, бирегә ничек килеп чыгулары турында ашыгып-ашыгып, өстәгг-остән, эш кешеләренең вакытын алудан куркып кына сөйләп чыкты. Хөрмәтулланың хәзер «Хөрмәт», «Хәрги» дигән атамалары гына түгел, «Хорти» дигәне дә бар. Димәк, «хөрт кеше» була. Әле менә Галимҗан «Хөрмәтулла абзый» дип, матур итеп, авыз тутырып әйткәч, Мәликә түтинең күңеле тулып китте хәтта. Әтисе Гыйрфан мулланың «кара» халыкка «аңгыра сарык» дип карамавын, һәр ксмсәне зурлавын, кешеләргә кешеләрчә җылы мөгамәләдә булуын белә ул. Бу хакта аларның матур, җәннәткә тиң, илаһилык балкытып торган дөнья-тормыш- ларында даими кайнашкан кендек әбисе Хәмдия абыстай да әйтеп тора. Шул инде: борынгылар белми әйтмәгән — өзелеп төшкән алма агачыннан ерак тәгәрәми. Оясында ни, очканында шул. Яхшы оядан очкан баланың канаты нык, акылы җитү, зиһене зирәк була. Шулай уйлады да: — И гөлкәйләрем, и акыллыкайларым, и йөрәккәйләрем, безнең ише «кара» кешене санга санап килүегез, олылавыгыз очен бетмәс-төкәнмәс рәхмәтләр яусын үзегезгә, Ходай тәгалә юлыгызга ак җәймә җәйсен, авыр укуыгызны җиңел итсен,—диде. Алар хушлашып чыгып киткәч тә, озак кына матур, ләззәтле, күркәм хистойгылар дулкыны тибрәнде Мәликә күңелендә. Әллә ниләр уйлап бетерде ул: бу донья, кешеләр күңеле, яшәү рәвеше әллә бик-бик серлеме? Бу серне адәм балалары аңлап бетермиме? Әгәр аңлап бетерсәләр, яшәү тигез, бик күңелле, гаҗәп күркәм булыр иде Шәкертләрнең килүе Мәдинәнең дә күңел кылларын кытыклады. Аның очен бу килү ышанмаслык, бәясез, ниһаятьсез бөек галәмәтлелек иде. Җитмәсә, чьн ып киткәндә, Галимҗан «абыйсы» аңа ниндидер утлы, көйдергеч, аңлаешсыз караш та бүләк итте. Никадәр генә күз ташламаска тырышмасын, булдыра алмады Мәдинә. Башкаларга сиздермәскә тырышып, Галимҗанга күз тутырып бер карап алды Йөрәк төпкеленнән үк килгән кайнар хисләр агымы икесенең дә күз карашлары ялкынында очрашты. Бер мизгел. Секунд. Бу кайнар мизгел, әйтерсең, тойгылар җебен мәңге чишелмәс мөкатдәс серләр белән төенләде. лардан чыкканда, Кояш төшлек төбәгенә якынлашып килә иде инде, һәр тараф тын. Моңсу. Ямансу. Дөнья үз йөрәгендә ниндидер тирән сер саклый сыман. Яхшылыкмы ул? Яманлыкмы? Аклыкмы? Каралыкмы? Шәфкатьлелекме? Шәфкатьсезлекме? Кеше боздай караңгы йортта яши. Ә тышта—яктылык. Монда энә очы зурлыгы да кара тап юк кебек. Вакытвакыт әтәчләр кычкырып куя. Юк, кычкыру түгел, сайрау бу. Сандугач сайравы. Аннан да артыграктыр әле. Сандугачныкы еракка яңгырамый. Әтәчнеке таш ярырдай була. Юк, ташны түгел, йөрәкне яра ул. Йөрәк күзәнәкләренә әллә нинди ярсыткыч, җил- ксндергеч, шаштыргыч моң салып, сине бераз тилертеп ала, әллә нинди кайгы-хәсрәтсез якты дөньяга әйди, күңелеңне хозурлык биләве белән били. Әтәч караңгы, яңгырлы, котсыз-шыксыз көннәрдә болай моңлы кычкырмый. Андый чакта ул өнен дә чыгармый әле. Димәк, әтәч моңы дөнья, яшәеш, хәяти моң белән бәйле. Аны көн матурлыгы, кояш нурлары назы, җир белән күкнең бер-берсен хөрмәтләп сөешү мәле-мизгеле шулай сайрата. Мондый көндә эт тавышлары да моңлы була. Алар кемгәдер ачу, нәфрәт белән өрми, кара тормыш авырлыгына әрнеми, хуҗасы очен мәңге сакта торган тоткынлык язмышына зарланмый, ә фәкать, иркә бала ата-ана алдында шатлыктан бер очынып куйгандай, кояшлы көләч көндә дөнья йөзенә үзенең бер рәхмәтен белдерү җәһәтеннән моңлы өн чыгарып ала. Мондый чакта әтәч моңы, эт моңы, кеше моңы, табигать моңы, тагын да әллә нинди серле моңнар үзенчә бер зур моң йомгагы хасил итә. Караңгы баздай өй эчендә яшәгән Хөрмәтулла абзый, Мәликә түти, Мәдинә-Акчәчкә кебек мең-миллионнарның да йөрәк моңы табигатьтәге вак һәм зур әйберләр хәрәкәте моңы белән бәйле түгелмени? Ничек кенә бәйле әле. Әгәр Хөрмәтулла абзый шул йодрык зурлыгы гармунын сайратып җибәрсә, Мәликә түти белән Мәдинә-Акчәчкә аңа кушылып җырласа, шул караңгы, бәләкәй ой эче мең өлеш яктырып, зураеп китәр, йөрәкләрне олайта, хозурландыра, ярсыта торган моң белән тулыр иде. Хөрмәтулла абзыйсының гармун моңын, Мәликә тутасының, МәдинәАкчәчкәнең җыр-моңын бик-бик тыңлыйсы килгән иде Галимҗанның. Әрнү-сагыш, шатлык-кайгы, яшәү-гомер итү тойгылары белән аралашкан ул илаһи моңны Йосыф агасына да ишеттерәсе иде. Тик Хөрмәтулла абзыйсында хәзер гармун уйнау дәрте ялкыны сүнгән шул инде. Балтырган җыеп кайткан Мәликә түти, Мәдинә-Акчәчкә, гәрчә шат йөзле булып күренергә тырышсалар да, шактый нык арыганнар Хәер, аларныңҗыры, моңы турында бәйнә-бәйнә сөйләгән иде инде Галимҗан Йосыф мәхдүмгә. Хәзергә ул шул кешеләрне — моңлы йөрәкләрне күрсәтә алуына да канәгать. Киләчәктә, бәлки, моңнарын тыңларга да насыйп булыр. Өмет итик. Шайтан гына өметсез була бит ул. Шундый уйлар дулкынында йозде Галимҗанның күңеле. Алар сүзсез генә атлады. Бүген үк ул Йосыф мәхдүмгә авылның тирә-як табигатен дә күрсәтмәкчс иде. Әмма ул фикерләреннән кире кайтты. Иртәгә дә көй бар лабаса. Барын да берьюлы кочакларга тырышып, һәммәсеннән мәхрүм калуың бар. Төшке ашка кайтып җитмәсәләр, аның югалуыннан бодай да яраланган ананың йөрәге тагын да ныграк сызлаячак. Моны ул Йосыф агасына да әйтте: — Мин Зәңгәр Чишмә, Кондызлы күл, Исәнбикә болынын, Яманташны күрсәтермен дигән идем, төшке ашка соңларбыз кебек,—диде. — Авылның табигате, аның кешеләре белән горурлануыңны беләм. Галимҗан, барын да карарга, күрергә җитешербез әле, Алла боерса, ә менә Хөрмәтулла абзый янына алып баруың очен мең-мең рәхмәт!.. А — Нигә? — Мин бәләкәй генә кешенең олы йөрәген аңладым. Аның сүзләренә төзәтмә дә кертте Галимҗан: — Мин кешеләрне бәләкәйгә, зурга аермыйм. Анысы шулай, Галимҗан. Бәләкәй төркемгә мин гавам халкын кертәм. — Гавам халкы зур ул, Йосыф абый! ~Йосыф мәхдүм мондый сүз башлавына үкенеп куйды. Галимҗан күп сөйләшергә яратмый. Юк-бар моназарә-бәхәскә катнашмый. Буш сүз турында зур фикер йөртүне далада җил куып йөрүгә тиңли. Бу хосуста аның үзенең дә чатнатып әйтеп куйганы бар. Шәкертләр арасында зур фикер мәһарәтеосталыгы күрсәтергә, сүз мантыйгының чынлыгын ачыкларга, чуалчык мәсьәләләрне анык-дөрес чишәргә кирәк булганда гына барыл керә моназарә дулкынына чумучылар уртасына. Ә бу, кеше турында сөйләшү, очсызкырыйсыз вакыт таләп итә. Үз фикерендә котырынган давылларда да селкенмәгән таштай торган Галимҗанны хәзер тынычландырырга кирәк иде. — Әйе, Галимҗан, килешәм синең белән, безнең заманда кешеләрне вакка, зурга бүлү җәһаләтлек-наданлыкның бер күренешедер ул. лар кайтып кергәндә, аскы катта ниндидер бәйрәм тантанасына охшашрак күңеллелек сизелә иде. Күрше-күлән, дус-иш, кардәш- ыру җыелган. Алар арасында Көнсылу белән Котлызаман да бар. Әптерәй һәм Кәтринә дә шунда кайнаша. Бер якта Әләксәй басып тора. Шакирҗан да, әтиләре Гыйрфан мулла да әйләнеп кайткан басудан. Шәкертләр икесе бергә «әссәламсгәләйкем»не әйттеләр. Аларның тавышлары моңлы, йомшак, ягымлы иде. Җавап урынына шундый ук күркәм тавыш белән «вәгаләйкемәссәлам» әйтелде Йосыф мәхдүмнең һәммәсенә соеп, эчке җылылык, миһербанлылык белән каравы, чибәр йөзе, Галимҗанның да шактый үсеп китүе барысының да игътибарын җәлеп итми калмады. Бер мәлгә карашып тору, күз карашлары белән дә исәнләшү булып алды. Шулай да ул озакка бармады. Иң әүвәл Көнсылу тәтелдәргә кереште: — И Галимнән, йән кисәкәйем, куркыттың бит, куркыттың, әсәйең, атайың гына түгел, һинең капылгара шулай югалуы кайгыһыннан без зә ут йотып йорөнок, Котлозаман агайыңның да телендә гел һин булдың: ай-һай-һай, ботә ауыл халкының исе-акылы китте Сүзгә Котлызаман да кушылды: — Әйе, Галимйән туган. Көнһылый еңгән рас әйтә, был кагыны бик ауыр кисерзск, инде Ходай быннан ары башкаһын бирмәһен... Аның сүзләрен Әптерәй куәтләде: — Бсс тә уштан языр чиккә еттек, Галимьян, тслепестә гел син пулдыц; әле пына кайтканыңны ишеттек тә парапыс та килеп тә еттек. Галимҗан Йосыф мәхдүмгә әтисе-әнисенең башкорт, чуваш дуслары булуы, аларның башкарак тел белән сөйләве, килеш-килбәт, буй-сыннары хакында да әйткән иде инде. Шуңа күрә әле менә аларның кем икәнлекләрен аңлатып торуны кирәк тапмады. Ул хәзер бер хакыйкатьне, кем әйтмешли, төбе-тамыры белән аңлады: бу ахмаклыгы ата-ана- сын, туган-тумачасын гына түгел, барлык дус-ишлөрен, аларга теләктәшлек күрсәтеп яшәгән бөтен авыл халкын, тирә-якны зур кайгыга салган. Ата-ананы санга сукмау, бер гөнаһның тамырлары бик ерак китү, аның әллә кемнәр, әллә кемнәр йөрәгенә кара шытым булып керүе, иҗтиһад- лылыкны югалту, мин-минлек искиткеч куркыныч хәл икән Галимҗан ой эчендә ертык-мыртык киемле кешеләр дә булганы өчен Йосыф мәхдүм алдында берникадәр кыенсынды да. Чуваш Әптерәй аеруча кылка киемнән иде. Киндер күлмәк, киндер ыштан, озын сары чәч, 5. «К. У.» № Ю. 65 А сары сакал аны бик котсыз, ямьсез күрсәтә. Бакча карачкысы итеп куйсаң, бер генә кош-корт та якын килмәс иде. Шулай да моның өчен ул артык нык борчылмады. Чөнки Йосыф мәхдүм, бәгъзе бер аксөяк кебек, кешеләргә югарыдан торып караучы ваемсыз зат түгел. Чыннан да, Йосыф мәхдүмнең башында андый уйның әсәре дә юк иде Ул үз әтисенең зыялы мулла икәнлеген яхшы белә. Әмма алар ихатасына ертык-мыртык киемле, чабаталы мужиклар бик аяк басмый. Эче караңгының йөзендә нур булмас, ди. Мондагы кешеләрнең йөзендә нур балкып тора. Димәк, эчләре караңгы түгел. Гыйрфан мулла, Хәсәнә абыстай шундыйлар белән дә дус була, адәм балаларының кадерен белә торган зат икән. Бу үзенчәлекләре Галимҗанга күчкән. Шулай булмаса, үлем белән көрәшеп яткан Хөрмәтулла янына алып барыр идеме аны? Алып бару гына түгел, аның язмышын үз йөрәгенә якын ала бит әле ул. Аның өчен сызлана, өзгәләнә, аны үлем авызына вакытсыз китереп тыккан комсыз Мөбахис мәзинне күралмый. Җыйнаулашып көндезге ашны ашаганда, чә эчкәндә дә бер-берсенә карата булган күркәм мөнәсәбәт, җылы караш, күңеллелек тойгылары сүнмәде-сүрелмәде. Иске кайгыны искә алуы яңаны чокып чыгара, ди. Иске кайгыны берәү дә телгә алмады. Ходай яңасын күрсәтмәсен. Гыйрфан мулла да бу күңелсез хәлне кара йөз күрсәтеп түгел, якты чырай белән капларга тырышты. Хәтта кызык-мәзәк сөйләп, мәҗлесне җанландырырга, килүчеләрнең күңелен күтәрергә омтылды, вакыт-вакыт көлдереп тә алды. Хәзер инде Йосыф мәхдүм алдында Галимҗан әтисенең күңел күге икенче бер сыйфаты белән ачылды — шаян табигатьле дә икән әле үзе. Хәзер инде ул эчтән генә үзен тиргәп тә утырды. Әллә кая алып китеп, әтисен-әнисен, туган-тумачасын, дус-ишләрен авыр кайгыга саласы калмаган. Их, бу тилелек! Их, бу җәһатләтлелек! Их, бу акыл җитмәү бәласы! VI осыф мәхдүм Солтанморатта ике атна чамасы кунак булды. Болай озак торырмын дип һич тә уйламаган иде ул. Өч-дүрт көннән дә арттырмаска иде исәбе. Ләкин төрле сәбәп чыкты да торды. Сәбәпсез сәнәк тә урыныннан кузгалмый, агач яфрагы да селкенми, дигәнне дә яхшы белә. Сәбәпкә сылтанып, кеше мазасызлап яшәү һич тә муафыйк эш түгел, ваемсызлык була. Ләкин аны җибәрмәделәр. Ул халыкның: «Кунак—беренче конне алтын, икенче конце— көмеш, өченче көнне — бакыр»,—дигән сүзләрне дә әйтеп колдердс. Яхшы-акыллы кунак кояштай балкып килер, кояштай балкып китәр, кояшны болыт каплаган кебек, аның да йөзенә кара күләгә төшүе ихтимал, кебек сүзләрне дә әйтеп карады. Әмма Гыйрфан мулла да сүз-җавап өчен кеше кесәсенә керә торган зат түгел икән. Ык-мык, кылдайбылдай килмәслек, боргаланыр-сыргаланырга урын калдырмаслык итеп, чатнатып әйтә дә куя. — Син ашыкма-кабаланма әле, Йосыф улым, «Сабыр төбе — сары алтын, сабыр иткән—морадына җиткән»,—дигәнне ишеткәнең бардыр, диде ул бер сөйләшкәндә,—сабырсызлык-пырдамсызлыкны Мөхәммәт пәйгамбәр дә яратмаган. Ә инде Ягкуб пәйгамбәр улы Йосыф пәйгамбәр, — монысы үзегезгә дә мәгълүмдер.— артык шашып, чыгырыннан чыгып, мәхәббәт кайнарлыгыннан ярсып барган Зөләйханы әнә ничек юата: Сабыр берлә эшләгел ошбу эши, Сабыр берлә эшләнер эшләр башы; Морадына тиз нитәр сабырлы кеше. Бу эш эчрә күрекле сабыр кылгыл имди. И Алар бу форсаттан файдаланып, озак-озак гәпләшеп, фикер алышып, бәхәсләшеп ала торган булып киттеләр. Ата-бабаларыбыз болгарлар кем булган? Мәҗүсилек чорында алар ничек яшәгән? Ни өчен күп аллага табынганнар? Ислам динен болгарлар бик соң, унынчы йөздә генә кабул иткәннәрме? Әгәр без болгарлардан килеп чыкканбыз икен, аларның да чал тарихта ерак ата-бабалары булырга тиеш бит. Кемнәр алар? һуннар, аланнар, сарматлар, хазарлар, кыпчаклар...—тагын да әллә нинди көчле кавем-ыруглар булган. Болар төрки телдә сөйләшкән. Кайда алар хәзер? Нигә комга сеңгән су кебек юк булганнар? Гыйрфан мулла Троицкида шәкертләргә дин тарихыннан да сабак биргән иде. Аны ыругдаш, кавемдәш, кабиләдәшләренең дә ерак тарихы кызыксындырды. Әмма ләкин, бу галәмнең чиксез-кырыйсыз икәнлеген һич тә күз алдына китерә алмаган кебек, ерак кавемдәшләренең тарихы- тамыры кайдан килгәнлекне аслан ачыклый алмады ул. — Ни өчен бәгъзе бер кабилә яши, тарих көзгесе була, тантана итә, ә икенчесе тапталган үлән кебек бетеп-череп кала?—дигән сорауга шәкертләр дә төпле җавап бирә алмады. — Көчле көчсезне җиңә,—диде Йосыф мәхдүм. Галимҗан да шулайрак әйтте. Әмма ул үз фикерен шаяртулар, чагыштырулар аша аңлатты: — Вак балык — чуртанга азык; чуртан — акула ризыгы; акула—кит ашказанына майлы аш. Халыклар да шулай: вагын — эресе, эресен — аннан да эрерәге, аннан да эрерәген иң эресе йота. Бу — гайре табигый хәл. _ Боларны Йосыф мәхдүм дә белә иде. Шәкертләр арасында бермәл моназарә, бәхәс-фиксрләшү вакытында бер алтын башлысы әйтеп салган иде. Тик мәсьәләне алай куертып, тирәнәйтеп сөйләүне ул килештермәде— кеше өендә ярамый, инсафлы булырга кирәк. Ә инде Галимҗанның олылар алдында үзен шулай фикердә зирәк — чос күрсәтүе әтисен дә, әнисен дә гаҗәпкә калдырды. Ни дисәң дә, хосусән Шакирҗан вә Йосыф мәхдүм белән чагыштырып караганда, ул бит әле тай янындагы колын кебек кенә. ...Йосыф мәхдүмне барысы да — Гыйрфан мулла, Хәсәнә абыстай, Шакирҗан, кардәш-ыру, туган-тумача, дус-иш нык яратты. Тиз генә җибәрмәскә тырышуның бер сәбәбе шул иде. Алар өчәүләп — Йосыф мәхдүм, Шакирҗан, Галимҗан даими рәвештә балыкка йөрде Кондызлы күл, Зәңгәр чишмә буйларында, Исәнбикә болыннарында булу, Түр- сәгәлс белән Авыргазы елгасы кушылган урыннарны күрү, Солтанморатның искиткеч матур табигате белән ләззәтләнү, хозурлану аларның күңелен илаһиландырып, хис-тойгыларын баетып җибәрде Мондагы бәгъзе бер чәчәкләрнең озынлыгы, арттырып әйгкәндә, кеше буедай булыр. Аларның башы үзе йөз төрле төс белән нәкышләнгән гол бәйләме. Йосыф мәхдүм көннәрдән бер көнне бу халыкка Ходай тәгаләнең ни өчен мондый оҗмахтай ямьле урын бирүе, ни очен авылның Солтанморат дип аталуы белән кызыксынды. Моны аларга Гыйрфан мулла бәян кылды: — һәр кавемнең, һәр ыругның, һәр кабиләнең, һәр халыкның чишмә башы була, балалар,—дип сөйләп китте ул, инде яргысы диярлек көмешләнгән, йөзенә гаярьлск-сойксмлелек, бераз кырыслык биреп торган матур, түгәрәк сакалын сыйпап, горурлык-җитдилек очен чын кочле ирләрчә тамак кырып.— Бу хосуста без берникадәр гәпләшеп алган идек инде Хосусан, атабабаларыбыз, аларның яшәү рәвеше, иҗтиһадлылыгы, килер буынга, ягъни дә мәсәлән безгә, ниндирәк эз-якгылык калдырулары хакында. Бәс, шулай булгач, сүзне асла дилбегә буе сузмыйча, кыскача гына ойтәм. Мәгълүм ки, һәр чишмә бу якты дөньяга мең газап-авырлык чигеп, тау-таш күкрәген бәреп чыга. Чишмәнең чыгышы нинди —суы- агышы да шундый Көмештәй ялтырап чыга икән суы да көмеш. Иштә, безнең Зәңгәр чишмәнеке ксби. Шуңа күрә андый саф чишмәгә кадер-хөрмәт тә, гавам халкының дикъкате дә, ихтирамы да зур. Аны күз алмасыдай хис кылып саклыйлар. Ә инде чишмә суы көмештәй ялтырап түгел, бакыр төсле булып чыкса, һаман шулай агып торса, бәндәләр аңа чырай сытып карый. м Шуннан мулла абзый, артык җәелеп китмәдемме дигәндәй, остабикәсенә, башкаларга күз сирпеп алды. Ул, мөдәррис-мөгаллим буларак, сүз җилемен һәрвакыт бертөрле тартып торуны яратмый, вакыт-вакыт, җае килеп чыкса, сүз тәменә, аның сәнгатенә әллә ни зыян китермичә, көлдереп тә ала иде. Бу юлы да шулай итте. Әлеге «бәндәләр аңа чырай сытып карый» дигәнгә «кара чырайлы усал хатын йөзенә караган ир-ат кебек» дип куйды. Барысы да шаулашып бер көлешеп алдылар. Хәсәнә абыстай ансын-алай, монсын-болай итеп, тавык чүпләсә дә бетмәслек үз шөгыленә күмелеп, ихлас күңелдән мөкиббән эшләп йөрсә дә, болар сүз-фәлсәфәсенә дә һич тә игътибарсыз түгел иде. Кулы — эштә, колагы мулласының авызында булды. Барлык мөселман хатын- кызлары кебек, ирләр сүзенә катышырга яратмаса да, бу юлы үз фикерен әйтми булдыра алмады: — Сиңа әйтәм, атасы, ни эшләп әле олы башың белән шәкертләр алдында шундый мәгънәсез сүз әйтеп утырасың?—диде. Гыйрфан мулла җилкәсен кашып куйды: — Ңик мәгънәсез булсын? — Йөзе кара булса да, күңеле актыр, бәлкем, ул хатынның. Актүтине- ке кебек. Кемнең эчендә нинди асылташ ятканны кем белә. Галимҗан түземсезләнә башлады: — Әткәйне бүлмик әле, әнкәй! Гыйрфан мулла янә тамак кырып куйды: — Әйе, бүленгән сүз—өзелгән чылбыр. Аны соңнан ялгау бик кыен була. Хәзер ялгыйбыз, Алла боерса. Әйе, кабатлап әйтәм, һәр кавемнең чишмә башы булган шикелле, һәр авылның да, ягъни мәсәлән, Солтанморатның да чишмә башы, үз тарихы бар. Аллаһу тәгалә бу урыннарга уңдырышлы җир, күркәм табигать, чәчәкле болын, көмеш сулы чишмә, мыжылдап торган балыклы күл, елгалар биргән. Ходайга шөкер, бу яктан бәхетлебез. Авылның исеме дә бик күркәм, мәгънәле, олылыклы. Солтан—гарәп сүзе. Патша, хөкемдар дигәнне аңлата. Солтанат дисәк, мәһабәтлелек, олылык, зурлык кеби төшенчәләр аңлашыла. «Морат» та гарәпнеке. Максат, теләк, теләгән әйбер, аңлатылырга, белдерелергә уйланган нәрсә. Бәс, шулай булгач, сезгә һәммәсе биш бармагыгыз кеби мәгълүм инде. Кыскартып әйтсәк, Солтанморат мәһабәтлеккә, зурлыкка ирешү өчен максат куеп яшәү була. Бу изге максатны аклый алдымы Солтанморат халкы? Аклады. Зәңгәр чишмәнең дә суы әйбәт. Саф. Пакь. Ләкин дә ераграк. Авылга су кертергә кирәкме? Кирәк. Имән торба ясап, авылга кем су кертте? Солтанморат халкы. Чөнки ул иҗтиһадлы, эшчән, батыр йөрәкле. Аның сүзен янә Галимҗан бүлде: — Ялкаулары да җитәрлек, әткәй! — Бармаклар да тигез түгел, улым! — Ә шулай да? — Басудагы игенгә дә бәһаны бер ялкау кишәрлегенә карап бирмиләр. Тормыштагы кара якларга гына карап яшәсәң, алтын базыннан чүп эзләүчегә әверелүең бар. — Ярый, әткәй, хәзер авылның ни өчен Солтанморат дип аталуын, аның кем булуын әйт инде безгә. — Солтанморатмы? Ул гаярь, йөрәкле, каһарман кеше булган. Бу урынны аңа патша зур көрәштә батырлык күрсәткән өчен биргән. Иле, халкы, Ватаны өчен теләсә нинди утка, суга керүдән аслан курыкмаган. Әмма ләкин авылыбыз халкы бик чобар. Әллә кемнәр, әллә кайлардан килеп җайлашканнар. Шулай бит ул: әле генә Галимҗан әйтмешли, чуртан вак балыкны йоткан кебек, эре дулкыннар вак дулкыннарны 68 тарткан шикелле, зур авылларга бәләкәй авыллар күчүчән, ана матурлыкны үзе төзи алмаган юка җилкәләр кызыгып караучан... Бу юлы аны Шакирҗан бүлде: — Әткәй, авыл халкынын чобар булуы нәрсәне аңлата? Ата кеше иркен тын алып, янә һәрберсенә җәһәт кенә күз сирпеп, монысын аңлату шактый кыен-авыр дигән төс күрсәтеп, бер кавым аптырабрак торганнан соң, тагын да сөйләп китте — Ул бит, балалар, әлеге дә баягы тарих вакыйгаларына, бәндәләр язмышына, яшәү рәвешенә бәйләнгән хәл-әхвәл күренешләре. Зур тарих кешеләрнең күңел сәхифәләренә языла бара. Бер акыллы баш әйтмешли, алтын хәрефләр белән. Ул хәрефләрнең күбрәге, дәхи дә күңел иләгеннән үткән иңиң эреләре, зирәк, зиһенле-акыллы затларның ми күзәнәкләрендә. Бу күзәнәкләрдәге акыл энҗеләре икенче алтын башның ми күзәнәкләренә күчә бара. Аны, Ходайга шөкер, иҗтиһадлы галим кешеләр китапка терки. Теркәлмәгәне, монысы үзегезгә мәгълүм, күңел китабына языла. Ул «чобар» турында, соңнан укып карарсыз, әнә, теге Коръән эченә дә бер кәгазьгә язып салган идем. Сезгә әле ерак буыннардан килгән тарих галәмәтләренең бүгенге көнгәчә бәндәләр күңеле аша килеп җиткәнлеген бәян итәм. Болай, 1691 сәнәдә, ягъни дә мәсәлән, елда бик каты ачлык була. Кайда дисезме? Казан якларында. Идел буенда. Үләннәр корый. Җирләр ярылып кибә. Малга көндез чыра яндырып эзләрлек бер бөртек үлән булмый. Атлар, сыерлар, сарыклар, кәҗәләр тәгәрәп үлә, бәндәләр чебен урынына кырыла Гыйрфан мулла, шул урынга җиткәч, тамагына таш утырып, кинәт тыны кысылган кешедәй, сүз чылбырын капыл өзеп куйды Нигәдер аның киң маңгае җыерылып, әле яшьләрнекедәй гайрәт чәчеп торган күз карашлары моңсуланып калды, йөзендә кайгы-борчылу күләгәсе хасил булды. Моның моннан икс йөз елдан артык элек яшәгән кешеләрнең фаҗигасен, авыр язмышын үз йөрәгенә алу икәнлекне аңлау кыен түгел иде. Хәтта аның берникадәр күңеле тулып китү хәтлссе дә сизелде. Тик ул йомшаклыкка бирелмәде, мәмрәп төшмәде, тиз арада үзен кулга ала белде. Ә тыңлаучылар «хикәят»нең дәвамын түземсезләнеп көтте: — Шуннан?—дип куйды Галимҗан. — Шуннан...— дип, янә берникадәр сүзсез торгач, күңеле белән һаман шул ач халыклар гаммәсе арасында йөргән хәлдә, хис-тойгыларны йөгәнләп, салкын канлы булырга тырышып, җай гына сөйләп китте:— Шуннан... Богдан Ирбулат улы Әхмәтов хәләл җефете һәм күп балалары, кардәш-ыру, тугантумача, таныш-белеш, дус-ишләре белән бай табигатьле, уңдырышлы туфраклы башкортлар җиренә күчәргә булалар Күчәләр. Ни өчен, ягъни дә мәсәлән, безнең авылда Богдановлар күп? Әнә шуңа күрә. Менә сезгә бер «чобарлык» Инде икенчесе. Бусының тарихы, Ходай үзе шаһит, тагын да ераграк, әллә кайда, әллә кайларда. Уникенче гасыр башында ук әле пол пол. поляклар һоҗүме була. Хәзер егерменче гасыр башымы? Әйе, егерменче гасыр башы Димәк ки, сигез гасыр элек була бу хәл. Сигез йоз ел элек Урыслар белән дә су болгана Шуннан Ссмбер җирендә гомер иткән Алатыр мишәрләре күчмәк була бу якка. Әнә, бай җир кайдагы адәм балаларын үз кочагына гарта Алатыр мишәрләре бармы Солтанморатта? Бар Күп Дәхи дә бер «чобарлыквмы? Дәхи дә бер «чобарлык» Менә бит аның хикмәте кайда? Шуннан, киң күңелле башкорт дуслар үзләре бер урам төзи Янә бер «чобарлык» Тсгеннән-моннан да күп күчеп киләләр Солтанморатка. Менә бит ул ничек Кояш нуры барлык тереклекне үзенә караткан кебек бу. Безнең нәсел-нәсәпнең җиде буыны, яхшы оя эзләгән сыерчык шикелле, төрле урында җылы оя эзләп йөри Солтанморатка минем картәти Әхмәтне Бөре өязеннән чакыртып китерәләр Ул анда ахун булган. Мәдрәсә тоткан. Үзе белән шәкертләрен дә алып килгән Сүз һаман әле су буе сузылгач. Гыйрфан мулла, һәрберсенә җиттеме инде дигән караш ташлап, туктарга кирәклекне белдерде. Хәсәнә абы- стай да, шәкертләр дә бу сөйләшү өчен бик канәгать иделәр. Тел белән әйтмәсәләр дә, күңел балкышлары шуны сиздереп торды. VII өннәр, бер-бер артлы җепкә тезелгән-теркәлгән гәрәбә кебек, үз җае, шаушуы, мәшәкате белән үтеп торды. Сабантуйлар гөрләп үтте. Ул көннәрдә Гыйрфан мулла яшь егетләрчә мең кәррә дәртләнеп, шул ук вакытта «Бу тулпармының чабышта сынату-сынат- мавы турында борчылып, аһ-уһ килеп йөрде. Моның белән ул әллә ничә ел шөгыльләнә инде. Чабышкысы беренче урынны алса, түбәсе күккә тия, үзен гарьше көрсидәге илаһи бер бөек-гали зат итеп тоя, ә инде андый бәхет тәтемәсә, борыны салына, җир тишегенә керер чиккә җитеп гарьләнә, атны да, үзен дә җебегәнлектә гаепләп котырына. Башкорт дусты Котлызаман да ат ярата. Аларның күңел җебен, йөрәк кылларын әнә шул ат мәсьәләсе бәйләде дә. Аю гәүдәле, карап торуга ук әкияттәге Сәетбаттал батырны хәтерләтеп торган Котлызаман көрәштә дан тотты. Шуңа күрә сабантуй мәйданына атын түгел, үзен әзерләде. Әмма ат жене кагылган, атның колын чагында ук басып торышы, күз карашы, боты, бәкәле, башын ничек тотуы буенча үк нинди булачагын эчке сиземләве белән аңлаган башкорт чабышка һич тә битараф булмады. Ул чабыш атлары үстерергә яратты. Туры биясе аңа болан баласыдай матур, үткер күзле, нык бәкәлле колын бүләк иткәч, ул йөгерә-атлый Гыйрфан муллага килде: — Мулла абзый, һәй, әттәгенәһе. Хозай тәгәлә бирергә теләгән колына, сыгарып куйган юлына, дигәндәй, аттан һинең дә, минең дә бәхет бар икән, Туры бейәм бөгән таңда карап туймаслык колын килтер- зе бит, «Толпар» дип исем куштым, теге әкияттәге толпар аттан мыскал да кәм булмаясак был, мин уны һиңә сабышка үстерәм,—дип такылдады. Ике елдан соң аны Котлызаман Гыйрфан мулла кулына үзе китереп тоттырды. Бәясен сорагач, Котлызаманның кашы җимерелде, сөмсере коелды, әлеге бит очларындагы тавык йомыркасын хәтерләтеп торган бүлтәймәләре биеште: — һин, мулла абзый, мине түбәнһәтәһең, әллә ниндәй бер ыйылдык, комһоз бәндәгә һанайһың; башкорт әйтмсшләй, дуслык малга корылмаган, бүләк өсен акса алырга мин бит оңкот әзәм түгел,—дип үпкәләде. Аңлады ул вакытта Гыйрфан мулла башкорт дустының йөрәген. Зур, эчкерсез, илаһи йөрәкне аңлап шатланды. Атлар дөньясы—үзе бер зур хәят. Ниндиләре генә юк аларның. Әйткәндәй, күктә йолдызлар ничаклы, алар төре шулчаклы. «Тулпар» дигәне әллә шул йолдызларның берәрсеннән җибәрелгән җан иясеме? Булыр да. «Тулпар»—галәм киңлекләрендә очып йөри торган канатлы ат ич ул. Аның хакында әллә күпме риваятьләр йөри. Шу ларның берсен Котлызаман мулла абзыйга сөйләп бирде: — Бына һин тыңла әле, мулла абзый, акыллы тыңлар, дурак һөйләр, ти, әйзә, мин шул элеккесе диуана булып калайым, һин акыллы булып кал. Гыйрфан мулланың хәтере калды: — Тукта әле, Котлызаман, әллә кайсы якка борма сүзеңнең тәртә очын, кайчан минем сине диванага санаганым бар. Ә? — Юк, юк, мулла абзый, былай шаярып кына әйтәм, якын күреп. — Шулай диләр аны; әйдә, сөйлә, бүлмә. — Бәй, шулай инде ул, мулла абзый, әйе, бына былай, мин бары тик кешенән ишсткәнемде әйтәм: «Атабыз Әзәм менән һауаны күктән ергә аткае, ер өстендә кешеләр ишәйеп йәшәй башлагас, күктә тороп калган фәрештәләрзең дә ергә тошкәһө килгән. Улар, хәйлә табып, алланы 70 К алдамаксы булгандар. «Ергә әзәм яраттың, улар унда гөнаһ кылалар, беззс лә ергә төшәр, без уларзы хөкөм итербез»,— тигәндәр. Алла ике фәрештәгә Әзәмгә булган нәфсене биреп, гөнаһ эштәр кылмаска һүз- зәрең алып, береһен казый, икенчеһен мөфтөй итеп, ергә төшәргән. Шунан былар хөкөм итеп йөрәй башлагандар. Бер мәлде ирле-катынлы берәүзәр казыйга хөкемгә килгәндер. Был ирзең катыны шул тиклем һылыу булган, казый ирзе генә хөкөм итеп, зинданга ултыртырга уйлаган, ә һылуы катынды үзенә алмак булган. Мөфтой зә казый карарын хуплагас, ирзе зинданга ябып куйгандыр былар. Бына хәзер былар катын өсен талаша башлайзар. Катын да һәтти үк акыллы булган. Быларга шарт куйган: «Беренсе шартым шул: миңә дөньядагы иң матур йөзектә табып бирегез, икенсе шартым — хәзер хәмер эсегез. Кем күп эсә—мин шуныкы,— тигән Теге икәү осоп йөрөл, катын һораган йөзектә табып килтереп, тегенең камыш кеүек бармагына кейзереп куйгандар за кем узарзан хәмер эсергә тотонгандар. Катын боларга ерәнеп карап торган-торган да гәрлегеннән илай башлаган. Быны күреп, ике фәрештә, күктән төшеп, катынды күккә осороп алып киткән. Зөһрә үзенең йозогө менән күктә шул көйдән бирле балкып тора башлаган. Ана, Зөһрә йондоз калай барлыкка килгән Ерзе бик һагынган сагында, Зөһрә һылыу Толпарзы үз янына сакыра, ти. Сакыра ла уга эс серзәрсн һойләй, Ергә кайтып уны бер үбеп, көмеш шишмәләрендә битен йыуып ләззәтләнәһе килгәнде әйтә икән. Тыңлай Толпар. «Ә» тигәнсе атландырып, канаттарын йәйеп, кояш нуры тизлегеннән әллә нисә миллиард артык тизлек менән кәнә буйы осоп, кискә уны тагы ла үз урынына илтеп куя икән. Бына ниндәй ул Толпар». Гыйрфан мулла аны исләре китеп, илаһи бер мокиббәнлек, хис- тойгылар давылы белән тыңлады. Котлызаманның хәләл жефете Көнсылуның телгә оста, тәтелдәп-чәтрәнләп торуын, вакыт-вакыт сандугач булып сайравын, йорәкәецне озеп ташлардай тирән моң белән җырлавын, чылтырап аккан Зәңгәр чишмә тавышлары чыгарып көлүен, талдай нечкә билен чегән кызлары кебек бөгелдерә-сыгылдыра йөрүен белә ул. Уптым алганда, торганы бер болын-дала чәчкәсе инде. Баштарак, танышканның тәүге мәлендә, ни эшләп бу болын чәчәге аю гәүдәле, куркыныч кара йөзле, тупас кыяфәтле Котлызаманга барды икән, дип уйлый иде. Котлызаман тыпырдатып бии дә бит әле ул. Биегәндә аяк табаннарыннан ут чәчри кебек. Бу вакытта инде аның аю гәүдәсе бетергечтәй уйнаклап тора. Икс кулын бөркет канатына охшатып, җәеп тә җибәрсә, мепә-менә күккә очып китәр сыман Мондый чакта аның шомырт кара күзләре очкынлана, кара йөзендә ниндидер дәртләндергеч нур уйный, үзе белән бергә әлеге бит очларындагы тавык йомыркасыдай бүлтсмнәр дә бии. Бу мизгелдә Гыйрфан мулла аннан аз гына көнләшеп тә куя. Нигә ул да шулай түгел? Нигә өздереп биергә өйрәнмә: ән? Аның да яшь чагы булды лабаса. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бию — шул һөнәрнең берседер әле ул Әтисе алдашмаска, иҗтиһадлы булырга, хезмәт сөяргә өйрәтте, иман нуры белән яшәр! ә кушты. Әмма ләкин даими рәвешкә мөселман халкы өчен бию, кычкырып җырлау, музыка, рәсем сәнгатенең гөнаһ булуы турында әйтеп тора иде. Әнисе дә шул рухта тәрбияләде Дин кушмый, янәсе. Аллаһу тәгалә тарафыннан тыелган. Мөхәммәт пәйгамбәр бу хакта үзе ничегрәк фикер йорттс икән? Әлә уйларга вакыт-форсат булмаганмы? Гавам халкы таба лабаса җаен. Уйный. Көлә Бии. Җырлый. Соңгы тиененә гармун сатып ала. Сигезәр-унар бала үстерә Ач Ялангач. Торырга юньле куышы юк. Әмма күңел ача белә Барлык кайгысына, авырлыгына төкереп яши. Бу яктан да ул вакыт-вакыт алардан көнләшеп куя. Хор күңелле, кешелекле, гади-садә булганнары өчен Ә инде Котлызаманның ат тиңелтсн аг бүләк итүе, шундый илаһи йөрәкле, олы җанлы, матур күңелле булуы Гыйрфан мулланы дөнья, яшәеш, кешелеклелек турында тагын да тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итте. Әлбәттә, бүләкне ул бише белән кайтарачак. Бер яхшылыкка биш яхшылык эшләү аның канына сеңгән. Әтисе мәрхүм дә шулай иде. Таш атканга аш белән атарга өйрәтте. Монысы авыр мәсьәлә, билгеле. Бер дуңгызы сине котырган үгез урынына сөзәргә килсен, ә син аның юлына ак җәймә җәеп тор, алаптай ач авызына ризык-нигъмәт сал, имеш. Нишлисең, яхшылык, кешелеклелек җиңсен дип яшисең. Моны аңламаган чучкалар да бар. Ә бәгъзе берсе аңлый. Ташына аш бирсәң, бервакыт алдыңа килеп тезләнә. Ә син иркен тын алып куясың: бер дуңгыз бәндәне яман уйлардан коткардым, янәсе. Котлызаман кебек тышы салкын, эче ялкын, тышы котсыз, эче гәүһәр булган кебекләр күп, билгеле. Ходай бәхетне һәммәсенә өем-өем бирсә, айһай ла, шәп булыр иде дә бит. Ләкин, ләкин, ләкин... Ярый, монысы бер хәл. Хәзергә икенчесе шул: Котлызаман биргән «Тулпар» сабантуйда беренчелекне алды. И аның матурлыгы. Илаһым! Төсе бурлат. Елкылдап тора. Шәфәкъ нуры белән төренгән диярсең. Бармак очы тидерергә дә куркып торырлык. Тигезсәң, әлеге елкылдап торган шомалык, шәфәкъ нуры япмасы бозылыр төсле. Ялы—торганы бер ефәк көлтәсе. Ул әле җем-җем итеп тора. Күз явыңны алырлык. Башы аның, горур егетләрнеке кебек, һәрвакыт югары. Маңгаенда—йолдыз. Әйе, әйе, йолдыз. Әллә Зөһрә йолдыз үземе? Зөһрәне гарьше көрсидән—күк дөньясыннан, Җирне үбәргә алып төшүче Тулпар шушы үземе? Сабантуйда беренче килгәч, аңа сокланмаган кеше калмады. Матур кыз кебек бит бу, дип кычкырды кемдер. Ә Тулпар, гүя, моны ишетеп, шуны аңлап, башын һаман югары тота, чибәрлеге белән мактанып тора, ярсыганлыгын да сиздерми. Чабышка аның өстендә Котлызаман улы Хәерзаман барган иде. Бу исә ике гаиләнең дуслыгын мәңге өзелмәс алтын чылбырлар белән бәйләп куйды. Гыйрфан мулла бер кысыр бия, өч сарык чалып, бөтен авылны бәйрәм иттерде. Күрше-күлән, ярлы-ябагай, дус-иш, кардәш- ыру... берсе дә калмады, һәммәсен сабантуй шатлыгы белән сөендерде. Чөнки бу аныкы гына түгел, бөтен Солтанморат даны иде. Ә инде авыл даны бәләкәй төшенчә түгел. Котлызаманга исә бер сөтле сыерын бүләк итте. Хәерзаманны баштан алып аягына хәтле чем-ясау итеп киендерде. ...Йосыф мәхдүм сабантуйлар үткәч китәргә җыенды. Ләкин әлегә кайда укыячаклары мәсьәләсе төене һаман әле чишелмәгән килеш кала килде. Ул төенне чишәргә Гыйрфан мулла да артык кабаланмады. Ниндидер бер җае чыгар кебек тоелды. Ашыгып ашка пешүдән курыкты. Әлбәттә, Йосыф шәкертнең кылын кат-кат тарткалап карады: — Йосыф улым, үзең теләсә нишлә, тик мин Галимҗанның әллә кая китеп югалуын һич мәслихәт күрмим бит әле,—диде бер сөйләшкәндә. Бу минем өчен һич тә катлаулы мәсьәлә түгел дигән кыяфәт күрсәтеп җавап бирде Йосыф: — Мин аны көчләмим, котыртмыйм да, мулла абзый, үз иркендә... Хәсәнә абыстай белән икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә дә шундыйрак сүзләр әйтте. Соңгы чиктә Шакирҗан белән киңәшләшеп карарга булды ата кеше: — Син, Шакирҗан, Галимҗанга ага кеше ләбаса, энеңнең язмышы бер дә борчымыймыни соң, һаман шул элеккечә гамьсез күркә кебек йөри бирәсең,—диде. Ата кешенең бу сүзләре Шакирҗанның рухын җимерде. Ул бөтенләй икенче төс алды. Берникадәр усаллык галәмәте күрсәтмәк булды. Чөнки «гамьсез күркә» дигән атама гарьләндерде аны. Шул эчтә кайнаганны әйтми калмады: — Гомер буе мин сезнең өчен «гамьсез күркә», Галимҗан «пәйгамбәр» булды, әткәй, аны артык иркәләп үзсүзле иттегез, болай ук кирәкмәс иде. Соң, балам, чирләшкә булды бит, шуңа күрә күбрәк игътибар аңа бирелгәндер инде. Мин әнине кызганам. Галимҗан Казанга китсә, ул нык борчылачак. Әни йөрәген тоткалый. Авырта шикелле. Безгә сиздермәскә генә тырыша. — Әниең өчен үрсәләнүең әйбәт. Минем хакта аз гына булса да уйламыйсызмыни? — Минем өчен икегез дә бер. Ата-ана бала өчен ике канат. Тапшырыгыз Галимҗан эшен үземә. Мин аны алып калалам. Сез уйлаганча, бер дә «гамьсез күркә» түгелмен. Бу сүзләрне Шакирҗан бик тыныч кына әйтте. Тик ул тынычлык эчендә көчле давыл бар иде шикелле. Ул давыл җиңү көче булып тоелды. Шакирҗан атасы алдында кинәт кенә янә бер карышка үсеп китте. акирҗан Галимҗан белән үзе генә сөйләште. Әлбәттә, «синең сәламәтлегең начар», «еракка китәргә ярамый», «уку кайда да бер», кебек үгет-нәсихәт бирә торган сүзләр әйтүдән сак булды ул. Галимҗанның холкын белә. Андый сүзләр аны ярсытып кына җибәрәчәк. Йосыф мәхдүм шигырьләр яза икән. Үзе өчен генә булса да. Киләчәктә шагыйрь булып китә алырмы, юкмы — анысын бер ходай үзе белә. Ләкин шигырь язган кеше барыбер шагыйрь йөрәкле була. Шагыйрь йөрәклелек адәми затны зыялы, матур күңелле, хис-тойгылы итә. Мондый үзенчәлек Галимҗанда да сизелә. Мандолина уйный. Җырлый. Дөрес, ул боларны беркемгә дә сиздермәскә тырыша. Күрәсең, үзенең әле бик оста уйнамаганлыгын, җырламаганлыгын аңлый. Ул бит җиңеп яшәргә ярата. Кешедән түбән буласы килми. Ул табигать матурлыгына исе китеп, илаһи бер соклану, гаҗәпләнү белән карап тора. Кешеләр язмышы очен борчыла. Китаплар күп укый. Вакыт-вакыт язарга теләге булуны сиздереп куя. Быел яз Шакирҗан укыган «Хосәения» мәдрәсәсенә мөдәррис булып бик зур язучы киләчәге турында хәбәр таралды Кайчан киләчәген тәгаен генә әйтүче юк Мәгәр бик гыйлемле, зыялы, гали зат, имеш Ә үзенә егерме яшь чамасы гына икән. «Тәгаллемдә* сәгадәт», «Кәләпүшче кыз» әсәрләре, «Бай угылы» романы, «Өч хатын берлән тормыш» драмасы язган, ди. Дәхи дә шулар остснә тагын «Теләнче кыз» романының беренче кисәген тәмамлаган икән. Шул хакта сөйләп биргәч, Галимҗанның күзләре шардай булды, йөзе яктырып китте, шул ук вакытта уйчанланды да — Кем икән соң ул?—дип сорады бераз тын торгач. — Гаяз Исхакый, диләр. Галимҗан Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин кебек фикер ияләрен, галимнәрне, укымышлыларны яхшы белә. Каюм Насыйриның 1895 елда нәшер ителгән «Әнмүзәң» исемле хезмәтендәге кагыйдәләрне ятлый-ятлый башы диңкеп беткән. Гаяз Исхакый хакында да әллә күпме имеш-мимешләр йөрде. Имеш, аның татар Пушкины булыр чамасы бар. Пушкин сүзе Галимҗан йөрәгенә аеруча якын Учитель Сәет авылдагы өчьеллык урыс мәктәбен яхшы тәмамлаганы өчен Пушкин әсәрләре белән бүләкләгән иде бит аны «Пушкин унтугызынчы гасыр урыс әдәбияты пәйгамбәре, ә син, Галимҗан, егерменче гасыр «пәйгамбәре» бул,—дигән иде Әнә кем алыштыра икән татарда Пушкинны. Гаяз Исхакый дигән бөек зат. Егерме яшендә әллә күпме әсәрләр язып өлгергән Галимҗан Пушкинның «Капитан кызы» дигән әсәрен әллә ничә кат укын чыкты. Аның теле дә бик сәнгатьле 1 Тәгаллем ойренү, белем алу, өйрәтелү. Ш кебек Эчтәлеге дә кызык, мавыктыргыч. Анавы Пугачевның язмышың белү генә ни тора. Тик аңлап бетереп булмый. Әлеге Пушкинны алыштырырдай пәйгамбәр Гаяз Исхакыйның шул «Капитанская дочка» дигән әсәрен татарчага тәрҗемә итүеме, итәчәгеме турында да сүз йөрде. Шәкерт колагы күпне ишетә, шәкерт күзе күпне күрә, шәкерт аягы күп йөри. Дөрес, мондый яңалыклар күбрәк дини китаплар белән генә чикләнмичә, качып-посып барып булса да, кибеттән төрле-төрле әсәрләр сатып алып укыган алдынгы, мәгълүматлы, зиһенле шәкертләр авызыннан чыга. Берсе элеп алса, икенчесе селкеп сала, өченчесе дөньяга тарата; шуннан авыздан чыккан хәбәр канатлы кошка әверелә, шәһәр буйлап очып йөри, тәрәзәләрне, ишекләрне ватып кереп, кешеләрнең колаклары аша күңел сандыгына үрмәли. — Мин сине үз яныма «Хөсәения» мәдрәсәсенә алырмын, Галимҗан, ул Гаяз Исхакый кебек кеше кулында уку безгә бик күңелле булачак,— диде дә озак-озак Ырумбурга китәргә өндәде энесен. Галимҗан барыбер тиз генә җавап бирмәде. Чөнки аның Иосыф мәхдүмгә биргән вәгъдәсе бар ич. Шулай итеп, ул ике ут арасында калды. — Ярый, абый, иртәгә әйтермен: кичке акыл—ярты, иртәнге акыл— бөтен, диләр бит,—диде. зак уйланып ятты Галимҗан. Йокыга таң алдыннан гына китте, һәм гаҗәп уйландыргыч төш күрде. Имештер, Казан белән Ырымбур арасына Салават күпере тартылган. Галимҗан, яланаяк килеш, шуны үтәргә тиеш. Бәй, читенә килеп басса, атлап китим дисә, Салават күпере Сират күперенә әверелә. Ул кылдан нечкә, кылычтан үткер икән. Шуны белеп, Галимҗан кире чигенә. Әй тотына йөгерергә, хәлләре бетә, күзләреннән утлар чәчрәп чыга. Шуннан ул «куркак» дигән тавыш ишетә. Артына әйләнеп караса, күктә бер фәрештә талпына. Шул кычкырган икән. Ул янә тавыш бирә: «И куркак адәм баласы, сиңа бит бу Сират күперен барыбер бер үтәргә туры киләчәк, яшь, гөнаһсыз чагында тәвәккәлләвең мең өлеш яхшырак булачак»,—ди. «Куркак» дигбн суз Галимҗанның ачуын китерә, җенен кабарта, үрлекырлы сикертә. Иөгереп-чабып килә дә ул Сират күперенә менеп тә китә. Чыннан да, кылдан нечкә, кылычтан үткер икән. Ләкин, ни гаҗәп, ул бара да бара, кош җиңеллеге белән бара; кылыч аякны кисми дә, канатмый да. Димәк, аның фәрештә әйткәнчә, бернинди гөнаһы юк әле. Аска караса, гаҗәеп матур күренеш: гөлбакча, җимешлек, кәүсәр күле, хур кызлары... «Син, акыллы зат, оҗмах өстеннән үтәсең», дип кычкыра әлеге фәрештә. «Үткәч, оҗмахта, хур кызлары белән бергә яшәрсең». «Миңа оҗмах та, хур кызлары да кирәкми, минем җирдә яшисем килә», дип кычкыра Галимҗан. Шуннан кинәт кылдан нечкә, кылычтан үткер Сират күпере өзелеп китә, Галимҗан оҗмахка оча. Ләкин оҗмах түгел, тәмуг уты булып чыга бу. Яна. Яна. Яна. Әмма күмергә әйләнми Галимҗан. Әллә нинди утлы чүкечләр белән башын төяләр. Утлы кылычлар белән телгәләп бетерәләр. Шулай да ул җисмани кыяфәтен югалтмый. Мең, миллион, миллиард еллар гына түгел, мәңге-мәңге шулай булачак, диләр аңа. Бервакыт икенче тавыш ишетелә: «Юк, ул мәңге янмаячак, аны җиргә кире кайтарам, ул әле гөнаһсыз». Бу әлеге фәрештә тавышы икән. Фәрештә аны җәһәннәм төбеннән тыны белән тартыл чыгара да үз ягына ала, канатларына утыртып, җиргә китереп куя. Бәй, бусы нәрсә инде моның тагы да: фәрештә әлеге Ырымбурга киләчәк яңа хәлфә Гаяз Исхакый булып чыга. Әмма Ырымбур дигәне Казан каласы икән. Уянгач, озак кына уйланып ятты Галимҗан. Ырымбурга китәм дисә, янә Казанга барып чыккан. Төштә күргәннең киресен эшләргә кирәклек аңа мәгълүм инде. Ул, димәк, Ырымбурга китәргә тиеш. Юк, төш кенә О аны җиңмәде. Көндез бер уй давылы эченә кереп чумса, шул төшеңә керми калмый Тош сине әллә нинди кыяфәтләргә кертә. Монда икенче мәсьәләнең мөгезеннән тотарга кирәктер. Әти, әни, абый, тагын да әллә кемнәр... аның Ырымбурга баруын тели. Шакирҗан абыйсының күз карашлары, өндәге сөйләшүе һич кенә дә дикъкатьсез калдырырлык түгел. Ата-ананы рәнҗетеп яшәгән бала бәхетле була алмый, Галимҗан энем, —диде ул эчке бер әрнү белән. Бераз тын торгач, янә дәвам итте: Ата-ана фатихасы бала өчен Алла биргән кодрәт белән бер, мәңгелек иман ул синең өчен. Бу сүзләр нык тетрәндерде Галимҗанның күңелен. Нәгыймә апасы да шулайрак әйтте ләбаса. Димәк, апасы да, абыйсы да кеше язмышы турында зур уйлый. Ә ул, җилне кирегә кистерергә маташып, сырт кабартып йөргән була, зиректән тәртә каера. Алай булмыйдыр ул тормышта. — Җиңдең мине, Шакирҗан абый, рәхмәт, син әйткәнчә булыр,— диде ул иртәнчәк. Шакирҗан абыйсы аны кочаклап сөеп куйды: — Үзеңә рәхмәт, Галимҗан, әткәй-әнкәй бик шатланыр инде... атлык бик зур булды: өйгә, ихатага, авылга, дөньяга сыймаслык. Гыйрфан мулла Шакирҗанга элеккечә кырын күз беләнрәк түгел, миһербанлы караш текәп карый башлады. Галимҗанның Казан ягына караган уй тәртәсен Ырымбур уңаена борырга бик ышанып бетми иде әле ул. Ә менә Шакирҗан һич көтмәгәндә капыл каерып борды да ташлады. Хәзер инде ата кеше эчтән генә, берсенә дә сиздермичә, үз уйлары утында янып, сыкранып йөри. Нигә ул моңа кадәр Галимҗанны гарьшс көрсигә күтәргән дә, Шакирҗанны тәпи-тәпи генә йорсткән? Нигә бала аерган? Җисмәни вә рухи көчнең иң илаһилысы Шакирҗандадыр, бәлкем. Ул бит әле үзен авылда гали бер мулла, оста игенче, ат чаптыру өчен җан атып йөрүче дип кенә хис итми, Троицк мәдрәсәсендәге хәлфәлек— мөдәррислек һөнәрен дә даими искә алып, укытучы дип тә исәпли иде. Үз баласының эчке халәтен, рухи дөньясын, йөрәк тибешен аңламаган ата ни эшләп чын хәлфә—мөгаллим була алсын, ди? — Рәхмәт, улым, бер бәладән коткардың, коч бар икән үзеңдә, Аллага шөкер, синнән менә дигән мөдәррис — хәлфә чыгачак, Ходай уң кылса,—дип, Шакирҗанны кысып-кысып сөеп куйды ата кеше. Аның бөтен уй-хисе—балалар үрчетү, бу фани дөньяда ныклы нәсел тамыры, якты эз калдыру. Ә инде Йосыф шәкерт белән махсус үзе сөйләшергә булды ул. — Син, Йосыф туган, бу хәлгә авырсынма инде, бик ипле, инсафлы, зыялы икәнлегеңне беләм, майлы чүлмәкнең тышыннан билгеле, дигәндәй, төсеңбитең үк балкып гора. Казанда урнашып алгач, хат яз, араны өзмик, яхшы кешеләр белән мөнәсәбәткә керү минем гомерлек хыялым ул,—диде — Минем Сезгә рәхмәттән башка тагын да әллә нәрсәләр, әллә күпме изге теләкләр әйтәсем килә, мулла абзый, сүз генә таба алмыйм; яшәү өчен монда бик күп фәһем алдым, Сез искиткеч шәфкатьле, ачык күңелле кешеләр, Аллаһы тәгалә барлык кайгы-хәсрәтләрдән араласын, бала бәхете күрергә язсын,—дип дога кылды Йосыф мәхдүм. Пар ат җигеп, Йосыфны Уфага хәтле илтеп куйды Гыйрфан мулла. Бер очтан ул Шакирҗанны да, Галимҗанны да алды. Аны Уфа белән Казан арасында йөри торган пароходка утыртып җибәрделәр Моннан аңа әллә ни ерак түгел. Бөре, Дүртөйле, Исмаил пристаньнарын үткәч, Аю пристане бар. Әнә шунда төшеп калачак Йосыф мәхдүм. Аюдан аның туган авылы Илеш күз күреме җир генә... Ш VIII әй күңелле үтте. Зур мәшәкатьләр белән. Печән чабу. Урак уру. Көлтә бәйләү. Ашлык сугу. Башта боларның һәммәсе менә алмастай текә кыя сыман тоелып тора. Әмма ул кыя игенчене хафага салмый. Җиң сызгана да ул, ныгытма алырга әзерләнгән солдаттай, күкрәген киң киереп ташлана кыяга. Бөтенесен уптым илаһи тозлап-борычлап җиренә җиткергәч, яз, җәй көннәрендә такырайган бура төпләрен көзен янә алтын бөртекләр белән тутыргач, игенче иркен тын алып куя: ул үзен әлеге текә кыя түбәсенә менгәндәй хис итә. Эш каты була, билгеле. Уңган игенче кояшны басуда каршылый. Эшеннән кояш офык артына күмелгәч кенә туктый. Җәйге төн—бер тотам. Тон уртасы җиткәндә дә әле караңгылык куермый. Кара-зәңгәрсу төстә була ул. Тон таңга авышкан мәлдә генә ниндидер караңгы пәрдә тартыла. Тиздән ул да сыеклана. Караңгы чырайлы кешенең кинәт кенә йөзе яктырып киткән кебек. Ул арада таң әтәчләре сайрарга керешә. Ярсый-ярсый, ярыша-ярыша, ут чыкканда чаң каккандай сөрән салалар: җәй йоклаган — кыш ризык тапмаган, дигән кебек. Шакирҗан белән Галимҗан да баштанаяк эшкә күмелде. Колач җәеп тирлитирли печән чабу, ямь-яшел печән исен йөрәккә шифа итеп алу, аннан соң иген исләре белән исерү, басуда кунып ятканда төнге зәңгәр һаваны юрган итеп ябынып иркәләнү, таңның алсу нурларында коену...— боларның барысы да аларны җисмәни һәм рухи яктан ныгытты. Әйтерсең, һәрберсенең тәне-вөҗүде таң төсе, көн йөзе, шәфәкъ балкышы, сихерле тон күзе нурларыннан җыелган гәүһәрләр белән нәкышләнеп чыныкты. Ал-ял белми, таңны эңгер-меңгергә, көнне төнгә ялгап, ярсый- ярсый, вакыт-вакыт кара тиргә батып эшләгәндә, Галимҗан нык ябыкты, коры сөяккә калды. Әмма үрмә гөлгә охшап, буе һаман үсте, артты, калыкты. Бу яктан Шакирҗан абыйсын куып җитә язды. Кыр эшләре саегып, иркен тын алгач, әлеге коры сөяккә ит куна башлады. Беләк мускуллары ныгып, катып китте. Каз йомыркасы зурлыгында ук булмаса да, анда ниндидер бүлтәймә калыкты. Йөзенә төс керде. Карашлары җитдиләнде. Ул үзенең чорына җитди якынлашуын, җир күкрәгенә каты- каты басып йорердәй гайрәте барлыгын сизде. Китәргә ике көн калгач, Галимҗан Кендекәйгә янә хәер илтеп бирде. Ни гаҗәп, анда Мәдинә- Акчәчкә дә бар иде. Галимҗан аңа карамаска, игътибар итмәскә, үзен кулга алырга тырышты. Шулай да вакыт-вакыт, ара-тирә күз сирпеп алырга да онытмады. Хәерен биреп, Кендек әбисенең фатихасын алгач, тиз генә чыгып китмәкче иде ул. Хәмдия абыстай моңа ирек куямы соң. Мең төрле сорау белән күмеп ташлады. Нигә Ырымбурның Вәли мәдрәсәсеннән качкан? Нигә Казанга барган? Үзе белән килгән шәкерт кем ул? Яхшы заттанмы? Нәселе кем? Ат азгыны тайга ияргән кебек, нигә монда ияреп килгән? Тегесе-монысы, анысы-шунысы, фәлән-фәсмәмә- тән... Аларның һәммәсенә җентекләп, җитди, төпле җавап бирү дә кыен. Хәер, Актүти боларның барысын да белә инде. Нигә һаман шул бер балык башын чәйнәргә? Олы кешенең шул инде: ялкытырлык, җилегеңә үткәрерлек, каннарыңны кайнатырлык итеп нотык укый. Кендекәй дә шулай итте: — Мына син акыллы җегет бит, Галимҗан улым, әйе, хәзер җегет дисәм дә җарый, ай-һай-һай, зрә чибәр булып үсеп киткәнсең, хур кызлары күз атырлык... Әмма ләкин ата-ана җылатып, баш бирмәгән мүкләк кәҗә кебек, әллә кайда шылай пыранлап җорергә җарыймы соң... Җарамый.. Ананың бер фатихасы—мең бала өчен мең иман. Мыннан кире аслан ана фатихасын бозып җөремә... Ишетсен колагың. Мин сиңә икенче ана. Кендек әбисе икенче ана ул. Фатиха алырга килүең өчен рәхмәт, колынчагым. Ходай Тәгалә авыр юлларыңны җиңел итсен, бетмәс-төкәнмәс зиһен, акыл бирсен, теләгем, берүккенәсе, фәрештәнең Җ амин 'Дигән чагына туры килсен!.. Сине сагалаган шайтаннарның күзе сукрайсьш. Мына шылай... “ АКТ И со**ләде дә сойләде, теләк чүмәләсен аның алдына тау-тау өйде, фатихасын дөнья зурлыгында бирде. Тындый-тынлый тәмам арып, Галимҗан чыгыл китәргә җыенгач, аңа Мәдинә-Акчәчкәне дә ияртте: Бар, кызым, бар, Галимҗан абыеңны озатып куй. Икегез бер көнне тусагыз да, ул сиңә абый була. Бу фани дөнҗага әз генә булса да алданрак килде бит. Тышка чыккач, алар бер-берсенә карап каттылар да калдылар. Акчәчкә! Әйе, акчәчкә кебек матур ул Мәдинә. Ак йөз. Бит очлары кып-кызыл булып янып тора. Аны киндер күлмәге дә, су кызыныкыдай таралып төшкән чәче дә ямьсезли алмый. — Акчәчкә!..—диде дә аның кулларыннан алды Галимҗан, озак кына сүзсез торгач. Мәдинәнең төсе үзгәреп, бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. — Акчәчкә?!. Нинди акчәчкә, Галимҗан абый?—Мәдинә кулларын тартып алды. Галимҗан шунда ук үзенең каушавын, шуның аркасында ялгыш эндәшүен аңлады. — Ни... Мәдинә... Мин... Мин... синең белән сөйләшергә телим... Әйдә... берәр җиргә... Мәдинәне бу сүзләр тәмам гаҗиз итте. Кызның ак йөзенә ниндидер томан сыекчасы тартылды, бит очларындагы кызыллыкка янә кан йогср- де, алсу иреннәре дерелдәп куйды. — Җарамый, Галимҗан абый, әллә шыны да белмисенме: син — мулла малае, мин—җарлы кызы; бодайга кырлыкны кушмыйлар,— диде дә, кырт борылып, курыккан сарык бәрәнедәй тып-тып басып, китеп барды. Галимҗан, кулындагы тәти кошны ычкындырган кешедәй, аның артыннан үкенеп карап торды. йгә кайтса, ни гаҗәп, артыннан ук Хөрмәтулла бастырып килеп керде. Мал малга җитә, газраил җанга җитә, ди. Үлем белән корәшә-көрәшә, әллә ничә мәртәбә җан сорап килгән газраилның үзен дөмбәсли-дөмбәсли, йорәк казанында кайнаган кара канны тәмам төкереп бетереп, ниһаять, аякка басты ул. Ни-нәрсә ярдәм игге? Җәйнең саф һавасымы? Сандугачлар моңыннан алган рухи илаһилыкмы? Ир-егет гаярьлегеме? Ходай аны алты баласы ятим калмасын очен курчалаган-сакл агаймы? Бу хакта авыл урамнарында төрле-торле аяклы хәбәр йөрде Ул хәбәр кешеләрнең йә ишеген, йә тәрәзәсен алагаем ачып кереп, башта колак яфракларына эленде, аннан ми күзәнәкләре дулкыннарында чайкалды, шуннан авызга күчеп, янә урамга чыгы-чыга, богсн тирә-якка гайбәт ташкыны булып җәелде. Гайбәтчеләрнең авызы — алаптай казан, тешләре үткер кылыч, сүзләре — җидееллык шөпшә. Алар башта әнә шул аяклы хәбәрне алаптай авыз казанында кайната, үткер кылыч тешләре белән тураклый, шуннан соң ул сүз шөпшәгә әверелеп, гава.м халкына тарала. Хөрмәтулла кочкә-илалла аякка басып, кешеләрнең үтеп-сүтсп йөрүләрен күзәтү, озелеп-озелеп сагынган киң доньяны күрү теләге белән беренче мәртәбә үзе кебек кәкшәнләп беткән капка төбендәге ташка чыгып утыргач, әлеге гайбәтчеләрнең тел тегермәне ташы дер-дер әйләнә башлады: «И-и-и... шәйлә аякка басты бу иблис»; «Таштан яралгандыр ул мәлгунь», «Шайтан затыннанмы әллә үзе»; «Ат карагы ике йөрәкле була»... Шуларга охшаш мең торлс фараз-мараз, ялган-йолган. имешӨ мимеш кара канат какты. Болар—адәм баласын чебеш урынына да күрмәгән таш йөрәклеләр. Аяклы хәбәрнең икенче төрлесе дә булды: «Илаһым, вакыт җитмәгәч, үлми икән бәндә». «Бетеп-беткән иде бит ул»; «Аллаһы Тәгалә балалары бәхете өчен үз канаты астына алгандыр инде»; «Эчкерсез бит ул, рыясыз»; «Бер гөнаһсыз кешене әрәм иттеләр бит», «Әй, бу нахак бәла тагучылар»... Мондыйлар олы, матур йөрәклеләр. Алар күңелендә иман нуры, Алла кодрәтенә ышану, кешелеклелекнең гүзәл сыйфатлары бар. Шул илаһилык тәэсире шифасы белән коендырылгандыр Хөрмәтулла, бәлки. Шулар тартып алгандыр аны миһербансыз үлем тырнагыннан. Гәрчә аякка басса да, аның хәле мөшкел иде әле. Эсседә әлсерәгән каз бәпкәсен хәтерләтеп торды. Шулай да акрынлап-акрынлап исәйде, көч җыйды, җәй азакларында урамнан элеккечә каты-каты басып китәргә тырышты. Менә килгән бит әле. Ни өчен? Ни хикмәт? Ни кирәк? — Әссәламегаләйкем!—диде ул килеп керү белән. — Вәгаләйкемәссәлам!—диде Гыйрфан мулла. Шуннан озак кына бер-берсенә карашып тордылар. Бу авыр тынлык һәрберсенең күңелен бозландырды. Бозны мулла абзый эретте: — Ху-уш, Хөрмәтулла, әйдә, үт әле, утыр, нигә болай чит кеше кебек торасың,—диде ул, нык якын итеп, миһербанлы булырга тырышып. Хөрмәтулла аягындагы чәчкә аткан чабатасына карап алды: мондый аяк киеме белән сезнең зиннәтле келәмегезгә басарга ярамый, дигәнне аңлатты ул. Киндер күлмәк өстеннән кигән кырык ямаулы бишмәте дә, киндер ыштаны да, башындагы тиргә каткан тишекле-мошыклы киез эшләпәсе дә аны бу җәннәт кебек нур чәчеп торган өй эченең түренә үтүдән тыеп тора кебек. — Җук, мулла абзый, мин үтәргә килмәдем. Ни... ничек әйтим... мына шылай... шылай булды инде... Ул уңайсызлана иде. Әйтерсең, бүре алдында калтыранган сарык. Моны мулла абзый да, Хәсәнә абыстай да, Шакирҗан да, Галимҗан да сизде. Әмма Хөрмәтулла һаман әле үзен җәтмәгә эләккән балыктай хис итте. Аны авыр хәлдән Хәсәнә абыстай да коткарырга тырышты: — Син инде, Хөрмәтулла, алты бала атасы, батыр йөрәкле ир-егет, нигә болай коелып төштең, әйдә, үт әле түргә, үт, үт... Әнисенең сүзен Шакирҗан куәтләп җибәрде: — Әйе, Хөрмәтулла абзый, болай килешми бит инде, бала-чага кебек... Тик Галимҗан гына кысташуга катышмады: олылар алдында килешми. Ә Хөрмәтулла һаман каккан казык урынына тора бирде. Бу минутта ул атасыннан нык кыерсытылган төшенке күңелле мескен балага охшый иде. Әлбәттә, гәрчә тешләрен кыса-кыса, уртларын чәйни-чәйни, адәм рәтенә керергә өметләнеп йөрсә дә, аның хәленең мөшкеллеге күзгә бәрелеп тора. Яңаклар эчкә баткан. Очкын чәчеп торган чая күзләр тонган балыкныкыдай төссезләнеп калган. Ямьсез булса да, аның йөзендә ниндидер мәхәббәтлелек, горурлык, җитдилек чаткылары бар иде. Инде хәзер алар да сүнгән. Гәүдәсе дә бәләкәйләнеп калган. Аны, гүя, башыннан аягына хәтле бу авыр дөньяның кайгы кәфене белән ураганнар. Ул әле хәтта менә-менә елап җибәрер кебек кыяфәттә тора. Шулай да элекке горурлыгын барыбер югалтмаган икән. Ул тотлыга-тотлыга, авыр тын ала-ала, коч хәл белән шундый сүзләрне әйтте: — Сез... мулла абзый.. Хәсәнә абыстай... Шакирҗан... Галимҗан... җакшы кешеләр... Тик миңа ылай... кызганып карамагыз... Вәт тәк. Мин гүпчи дә җәлке кеше түгел... Иртәгә завутка китәм... и вчү... Ул тагын да нидер әйтмәкче булган иде, ләкин теле тибрәнде, сүзе чыкмады. Өй эчен янә авыр тынлык басты. Кешеләр телен тынлык җебе бәйләде. Бераздан ул җепне Гыйрфан мулланың сүз кылычы өзгәләп ташлады: Әллә юлга акчаң юкмы, Хөрмәтулла? Булмаса, кыенсынма. Ал- мак бар, бирмәк бар, дигәндәй... Жу-у-ук... Мин аның өчен төгәл... Мулла абзый... Фатихагызны алырга килгән ием... Тәк бит... җулга шыл ай чыгалар...— ул әлеге кырык ямаулы бишмәте кесәсенә тыгылды, калтыранган куллары белән эзлән алып, аннан бакыр акча чыгарды. Бер аңа, бер быларга карап, үтә нык кыенсынып, аны Гыйрфан муллага сузды: — Хәер китергән идем... мулла абзый... Аз булса да... кабул итеп алчы...~ Җулга шынсыз чыгарга жарамыи... Догада булсагыз икән... Гыйрфан мулла аны бик кыенсынып алды. Син бит балаларыңның соңгы тиенен алып килгәнсең, нигә болай кыланасын, фатиханы ансыз да бирә алам ич, дияр иде — ярамый. Хәерне кире кагып булмый. Дога кылырга кирәк. Хөрмәтулла, күпме генә кыстасалар да, түргә үтмәде Шуңа күрә мулла абзый уң яктагы кәнәфи янына ике урындык китереп куйды Алар икесе шунда парлап утырдылар. Барысы да дога кылды. Гәрчә укый белмәсә дә, Хөрмәтулла үзе дә, килештерергә тырышып, икс кулы бармакларын бер-берсенә якын китереп, өчпочмак шәкеле ясап, укыгандай итеп утырды да, башкалар белән беррәттән, битен сыйпап куйды. Шуның белән эш бетте, фатиха бирелде, инде ак юл, бәхет телисе генә калды шикелле. Мулла абзый китмәскә, берникадәр сабыр итәргә, ныклап сәламәтләнергә кирәклекне әйтергә дә уйлаган иде, ләкин аның буш үгет-нәсихәт, коры вәгазь булачагын аңлады. Хөрмәтулланың холкын белә ул: бердә юкка борчак чәчкәнне яратмый Тик шуны гына әйтә алды — Иртәгә дүшәмбе, бу көнне сәфәр чыккан кешенең юлы уңмый калмый, без дә Ырымбурга китәргә дәртләнеп торабыз, Алла боерса,— диде.—Әле көннәр дә бик һәйбәт тора Бозылып киткәнче, ашыгырга туры килер. Бәгъзе бер елда көзге көннең күге елак бала белән бер була — яше чыга да тора. — Җарар... Мулла абзый. Хәсәнә абыстай фатихагыз очен рәхмәт... Җул кешесенең жулда булуы хәерле... шыл ай диләр бил Китием инде...— ул урыныннан калкынды. — Сабыр ит әле, Хөрмәтулла, сабыр тобе сары алтын, диләр бит, алтын үк булмаса да, сиңа бирәсе әйберем бар иде.— Мулла абзый эчке бүлмәгә кереп китте дә бераздан бер төенчек алып чыгып, аны Хөрмәтулла кулына тоттырды. Хөрмәтулла бер төенчеккә, бер Гыйрфан муллага карап, ни дияргә белми, аптырап тик торды — Ни... ни... нәмәкәй соң бу, мулла абзый? — Аз булса да акча... — Кирәкми... Мин хәер эстәүчеме. — Исәрләнмә. Биргәннең битенә төкермиләр. Алмасаң — үпкәлим — Мулла абзый... — Йә, йә, котырынма... — Алайса... бу... мин аны түләрмен. Шахтыга китермен мужыт Анда зарпулатыны шәп диләр...— ул урыныннан кузгалды. Баядан бирле тын торган Хәсәнә абыстай телгә килде: — Хөрмәтулла, утыр әле, утыр, мулла абзыең әйтмешли, сабыр ит, хәзер чәй эчәрбез. — Рәхмәт, абыстай!.. Сездән күргән жакшылыкны мәңге онытачагым җук . Вәг тәк... и вчү Теге шәкерт белән Галимжан бездә булдылар бит... Санга санап килүләрен әйт Мына шындай кешеләр күп булсын иде донжада... Сезнең күбек... Җарай... Китим инде.. — Чәй... — Җук, жук, абыстай, оялмыенча... Күпме генә кыстамасыннар, Хөрмәтулланы чәйгә калдыра алмадылар Мулла абзый, Хәсәнә абыстай аны озата чыкты Ишек алдында көтәргә кушып, икесе дә чоланга керен киттеләр Хөрмәтулла ихатада! ы күркә, тавык, үрдәкләрнең көзге кояшлы көнгә сокланып, ләззәтләнеп, рәхәтләнеп горур гына йөрүләренә аптырап карап торды. Бер күркә кабарынып, гол-гол-гол итеп куйды. Үрдәкләр, башларын югары күтәреп, бак-бак-бак дип бакылдарга тотындылар. Аларның тавышы «тап-тап-тап» дигән кебек. Димәк, ашарга таптыралар. Ачыкканнар. Түшен алагаем киереп, байларның самавыры дәүмәл- леге бер әтәч йөри. Аһ, аның горурлыгы. Капралмыни! Иркә, сылу, назлы тавыклар аның тирәсендә кыланчыкланып бөтереләләр. Менә тегеләр дә чыкты. Хәсәнә абыстайның кулында ниндидер бәләкәй капчык. Ул бүртеп тора. Эчендә нидер бар шикелле. Мулла абзый сул беләгенә бишмәт салган. Икесе дә килеп туктагач, сүзне Хәсәнә абыстай башлады: — Менә монавында азырак ярма бар иде, ал әле шуны, Хөрмәтулла, бер генә дә авырсынма, ал, ал, ал... — Абыстай... инде былай да... акча... — Йә, йә, күп сөйләнмә, синнән аз файда күрмәдек, ул печән чабуларың, ул урак уруларың, ул абзар төзәтүләрең; кулың алтын бит синең... Хөрмәтулла алмаска тырышып караса да, Хәсәнә абыстай чарага куймады: — Аз гына тары ярмасы, балаларга ботка пешереп ашатырсыз, сиңа түгел, аларга бирәм, алмый чараң юк,—диде дә кулына тоттырды. Абыстай әйткәнчә, ул һич тә аз түгел иде. Ярты пот чамасы булыр. Шуны сизде Хөрмәтулланың кулы. Алар үзара килешкәч, Гыйрфан мулла аңа әлеге сул беләгендәге әйберне бирде: — Бу — минем бишмәтем, Хөрмәтулла; иштә, сиңа таман булыр, үзеңнеке бик тузган бит; син төсеңне бозма әле, кыенсынма да; кайткач, киеп карарсың... Моның өчен Хөрмә.улла авыз тутырып рәхмәт әйтергә тиеш иде. Ләкин әйтә алмады. Күңеле тулды шикелле. Әмма мулла абзый белән абыстайга тел рәхмәте кирәкми инде. Йөрәге белән әйткәнлеген алар икесе дә аңлады. Хөрмәтулланы капкага хәтле озата бардылар. Бәләкәй капкадан чыгарып җибәргәч, алар икесе дә тын калды. Чөнки Хөрмәтулланың атлап китмәве, олы капкага килеп сөялүе сизелде. Алар шунда колак салырга мәҗбүр булды. Ә Хөрмәтулланың мышык-мышык елаганы ишетелде. Ни өчен? Рәнҗетмәделәр ләбаса. Авыр сүз дә әйтмәделәр. Бу елау шатлыктан иде. Вакыт-вакыт шатлык та, кайгы да күздән яшь китерә. Кайгы яше—ачы, шатлык яше төче була. Шатлык яше гәүһәр төсле җемелди. Хөрмәтулла Гыйрфан мулланың капка төбендә гәүһәр яшь калдырып китте. Ул гәүһәрдә—ярлы-ябагайның йөрәк җылысы, күңел кайнарлыгы, бәхет өмет итү чаткысы. Ул гәүһәр җанлы, тере, мөкатдәс. Анда—кеше йөрәге. Кешелеклелек. Мәрхәмәтлелек. Шәфкатьлелек! IX ояш аязга баеды. Аннан офыкта озак кына кан-кызыл ут балкып торды. Тора-бара ул ут яңа төсләр белән алышынды: шәмәхә- кызыл, алсу-кызыл, күксел-кызыл, караукучкыл-кызыл. . Янә бераздан төсләр буталышып, берберсенең эченә керешкәч, нәрсә хакындадыр серләштеләр-серләштеләр дә, озак кына кул кысышып торып, төрлесе төрле тарафка таралышты. Шулардай җанлы әйберләргә охшаш әллә нинди шөкелләр оеша-ясала башлады. Бересе аюга охшап тора, икенчесе—әтәчкә, өченчесе—кәҗәгә, дүртенчесе... дүртенчесе...—Тулпа- рга. Нәкъ аларның Тулпары лабаса бу. Их, атланып алып, көмеш ялларына тотынып, менә хәзер үк Ырымбурга җилдерәсе иде. «Ә» дигәнче барыл җитәрләр иде. Бишенчесе... бишенчесе... тукта-тукта... Хас та теге әкиятләрдә сөйләнелгән су кызы. Чәчен тарап утыра. Тукта, тукта, Мәдинә-Акчәчкәгә дә охшый түгелме соң бу? Әйе, әйе шул. Шул үзе..' К Әнә кайда менеп утырган табигать баласы. Айдагы Зөһрә кыз кебек. Күк белән җир йөрәгенең кешегә күренмәс сихри ефәк җепләр, нурлар белән тоташуы шушымы? Җирдәге тереклек, матурлык, яшәеш сурәтләрен күктә рәсем итеп, Ходай Тәгалә адәм балаларына яңа сыйфатта күрсәтәме. Мәңгелек дөньяда яшәүнең бер манзарасы-күренешеме бу? Галимҗан аларга исләре китеп карап торды. Менә шушы бәләкәй генә дөньядан аларның ихатасыннан күпме галәм уч төбендәгедәй күренеп тора. Их, әлеге күктәге Зөһрәне көн дә чишмәдә юынырга, җир битен үбәргә алып төшә торган Тулпарга атланып, ай, йолдызлар илен гизеп кайтасы иде. Мондый хис-тойгы, тирән кичереш, йөрәк ярсуы анда сш була башлады. Бигрәк тә менә шушындый сихри кичләрдә, айлы төннәрдә, алсу таңнарда, моңсу иртәләрдә... ~ Ата кеше ихатада анысын алай, монысын болай, тегесен тегеләй итеп йөрде. Иртә таңнан сәфәргә чыгу өчен арбаны, камыт-дуганы, атларны—һәммәсен, һәммәсен янә бер мәртәбә караштырып чыкты: өйдә ныгынып чыкмасаң, юлда тиз бушанырсың, диләр бит. Юл азабы — гүр газабы, дигәне дә бар. Кояш, Ходайга шөкер, аязга баеды: иртәгә көн, Алла боерса, яхшы булачак. Пар ат белән җилдерәчәкләр генә. Гүр газабы күрергә насыйп булмасын Ата кеше берара авызы белән кош тотарга чамалаган кешедәй күккә карап каткан улына эндәште: — Галимҗан улым! Кереп ял итәр идең. Иртәгә иртүк юлга бит — Хәзер, әткәй, әнә теге Тулпарга аз гына карап торам да... — Бсләм инде, улым, беләм, табигатьнең күзенә керәсең килә. — Ырымбурда болар юк бит. — Анда да бар ул, улым, карамыйсыз гынадыр. Табигать йөрәге матур кешеләргә генә ачыла. Галимҗан әнисен генә матур фикерле, сүз тәмен нык белүче, ихлас күңелле дип уйлый иде. Әтисе дә, гәрчә кырыс холыклырак булса да, күңелендә әллә күпме асылташ саклый икән. Иосыф мәхдүм алдында ул асылташларын аеруча нык балкытты. Әллә нинди риваятьләр, әкиятләр, хәдисләр сөйләп, үзен чын модәррис-могаллим итеп күрсәтте. Уфада аерылышканда Йосыф мәхдүм бу хакта Галимҗанга дулкынланып әйтте хәтта: — Минем әти дә зыялы, белемле, итагатьле мулла, ләкин дә синең әтиең кебек бөтен эч серен ачып салмый, безнең белән иркенләп-ачылып сөйләшеп утырмый, риваятьләр дә сөйләми, синең әтиең дә, әниең дә телгә бай, телгә бай кеше фикергә бай була, аларның бу уңай сыйфаты сиңа күчми калмас, Галимҗан, аларны күп тыңла,—диде Моны Галимҗан үзе дә сизә. Әтисе дә, әнисе дә вакыт-вакыт бик кыйммәтле, мәгънәле, зур сүзләр әйтеп куя. Әле дә менә ни диде әтисе «Табигать йөрәге матур кешеләргә генә ачыла»,—диде Моны бит кайдадыр ЯЗЫП куярлык. Иң яхшысы —күңел дәфтәренә язу Аннан аны берәү дә күчереп ала алмый. Ул ертылмый да. Аны көчле давыллар да очырып китә алмый. Ә үзе кем соң ул? Матур йөрәклеме? Табигать аңа берәр мәл ачылырмы? Ачылыр, ачылыр, ачылыр. Ул адәм балалары кебек. Кешене сөйсәң генә сине сөяләр. Табигатьне яратсаң гына ул сине ярата. Кешене тукмасаң, ул сине тукмый Табигатькә йодрык күрсәтсәң, ул синең башыңа утлы чукмар белән тондыра. Шундый уй-хис давылы эчендә кайнашып керде Галимҗан ой эченә. Билгеле инде: әнисе юлга ризык-күчтәнәч әзерли. Ул шат Йогсрә-атлый йөри Мич алдында озак шөгыльләнүдән бит очлары кын-кызыл булып янып тора. Ул, гүя, тагы да әллә күпме яшькә яшәреп киткән Гаҗәп матур, нәфис, сөйкемле күренә ул. Әгәр менә хәзер ихатага чыкса, рәсеме әлеге теге су кызы янына күчерелер иде. Аның әнисе шул су кызыннан да матуррак булып күренер иде әле. Шакирҗан абыйсы да үз шөгыле белән мәшгуль. Җыештыра. Бәили. Төенчекләр ясый. 6. «К У.» № 10. 81 — Галимҗан, син әллә кайда йөрисең, әйберләреңне караштырмыйсың,— дияргә дә онытмады ул. Галимҗан шаяртыбрак сөйләште: — Мин, Шакирҗан абый, күктәге матур сурәтләрне күрдем. Менә шуларны тутырып бәйләргә иде синең төенчегеңә. — Нәрсәләр бар соң анда? — Барысы да... Табигать балалары да... — Син хыяллана башладың соңгы вакытта. — Мине табигать хыялландыра. Зур язучы булу өчен кешеләрне сөяргә, аларның кайгысын да, шатлыгын да үз йөрәгеңә алырга, табигатьнең иркә баласы гына түгел, зур көрәшчесе булырга кирәклекне әле кайдан белсен ди ул. Әмма ләкин аның чаткылары күңеленә, йөрәгенә һаман салына бара. Ул чаткылар әтисе белән пычкы тарткандагы хезмәт моңыннан, гәрчә әле бигүк урынлы булмаса да, Вәли мулла белән чәкәләшүдән, Хөрмәтулла кебек рәнҗетелгән язмышлардан киләдер. Шул очкыннар ялкынга әйләнәчәк бит бервакыт. X стүдән соң, башка көннәрдәгечә, юк эшне бар итеп дигәндәй, кигап-мазар укып фикерләшмәделәр: сәфәр алды төне тыныч йокы, күтәренке күңел, сәламәт кәеф таләп итте. Юл низам- тәртип ярата. Башкалар, бер-берсенә тәмле йокы теләшеп, рәхәтләнеп ятып йоклады. Тик Хәсәнә абыстай гына ашыкмады. Иртәнгә тәбикмәк изеп куйды, юлга ит кыздырды, сумса, бәлеш пешерергә булды. Ул өйдә каласы кеше. Болар киткәч, күзе бик йомылып мазасызлый, йөрәге ойый башласа, баш терәп алырга мендәрне сатып аласы юк. Ләкин алсу таңга чаклы йокларга насыйп булмады. Икенче әтәчтән соң, кыямәт көнендә купкан гауга, тавыш-низагка охшап, бөтен авыл гөж килә башлады. Ямьсез итеп, котырынып, ниндидер фаҗига барлыкны искәртеп, чаң кактылар: — Чоң-чоң-чоң... Аннан «янгын», «янгын», «янгын», «янабыз», «җәмәгать», «су», «су», «су», «тизрәк», «тизрәк», «тизрәк», «харап булабыз», «бетәбез», кебек ачы тавышлар яңгырады. Махсус кешеләр, халык уянсын өчен, капкаларга күсәкләр белән сугып йөрде. Бер үк вакытта әлеге «янгын», «янгын», «янгын» дигән сүзләрне дә кабатладылар. Хәсәнә абыстай һаман ятмаган иде әле. Хәер, бу хакта ул уйламады да. Чөнки сәфәрчеләр торганчы тәбикмәкне пешерә башларга кирәк. Бу тавыш, гауганы ул ишетмәскә тырышты. Йоклаучыларның да тынгысызланмавын теләгән иде Шулай да теләге фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килмәде. Иң әүвәл ата кеше сикереп торды. Ул җәһәт киенеп, Шакирҗанны, Галимҗанны уятты. Алар да күз ачыл йомган арада аякка басты Мондый чакта мәгълүм инде: һәркем бер сулы чиләк алып йөгерергә тиеш. Болар да шуны эшләде. Капкадан чыгу белән алар—ата кеше, Шакирҗан, Галимҗан ут чыккан якка йөгерде. Аларга башкалар да кушылды. Дөрләп янган ут күренә. Ә менә кемнеке икәнлеге билгесез. Аларга каршы атка атланган берәү чабып килә иде. Үзе чаба, үзе кычкыра: «янгын», «янгын», «янгын», «тиз булыгыз», «Мөбахис мәзин яна», «Мөбахис мәзин яна!» Ара шактый ерак иде Шулай да берәү дә ыңгырашмады, соңгы көчен җыеп, чиләктәге суын түкмичә, йөгерде дә йөгерде. Алар барып җиткәндә, Мөбахис мәзиннең йорты яртылаш янган иде инде Ул шундый коточкыч яна, тәмуг уты да бу кадәр булмас. Кешеләр кырмыска урынына кайнаша. Берәүләр су сибә, икенчеләр көрәк белән җир казып ыргыта, өченчеләр, ут читкә китмәсен өчен, озын саплы тимер 82 Я ыргак белән янган бүрәнәләрне, такталарны җиргә тартып төшерә. Су менә кайчан күп кирәк. Авыргазы, Түрсәгәде елгалары, Кондызлы күл дә ерак. Кое дигәне урамга берәү генә. Ярый әле иҗтиһадлы Солтанморат халкы үзләре мең бәла белән ясаган имән торбалар аша авылга су китерде. Ләкин көчле янгын вакытында аның суы да шул ташка үпчим кебек кенә икән. Чиләк белән сипкән суны ялкын ялмап алып кына тора. Ул ялкын, әйтерсең, суга сусаган мең башлы дию пәрие теле. Суны аны үлемнән коткару өчен алып киләләр. Шуңа шатланып, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эчеп тик тора ул. Суны Мөбахис мәзиннең ике ягындагы өйгә дә сибәләр. Чөнки әлеге ялкын теле ал арны да ялмап-ялпап ала. Ялкын аларга күчсә, бөтен авылның харап булуы бар. Ходайга шөкер, ул куркыныч булмады Утырды да янды Мөбахис мәзин дөньясы. Янгын сүнгәч тә халык җәһәт кенә таралышмады Мондый вакытта төпченү, сәбәп эзләү, фараз итүләр башлана: кайдан чыккан ялкын, ни өчен, кем гаепле?.. Гыйрфан мулланың имеш-мимеш, фараз-мараз, гаеп-мәеп тыңларга вакыты юк иде. Аның сәфәр чыгасы бар Шуңа күрә Шакирҗанны, Галимҗанны ияртеп кайтып китте. атлыкны—кайгы, кайгыны шатлык алыштыра Авылда янгын булу— фаҗига, күңелсезлек, кара кайгы ул. Утырды да янды Мөбахис мәзин дөньясы. Аның ялкыны бөтен авылны балкытып торды. Шул ялкын-балкышка иш-куш булыйм дигәндәй, кояш та уттай янып-кызарыл чыкты. Төне буе мич алдында мәш килгән Хәсәнә абыстайның бит очлары да шул иртәнге кояш кызыллыгы төсле янып тора иде. Аллага шөкер, ул үз вазифасын җиренә җиткереп башкарды: юлга бөтен ризык-нигъмәт әзер—тамакларына аш булсын! Ходай Тәгалә тәннәрснә-җаннарына сихәт бирсен. Тик әлеге шатлык белән кайгы аралашуы гына күңелгә көл сипте. Юньләп йоклый да алмадылар. Пичек чыга алалар инде алар шул килеш ерак юлга? — Сиңа әйтәм, муллакаем, әйкәем, әллә сабыр итәсезме, бүгенгә ял итеп аласызмы, иртәгә чыгар идегез юлга, Ходай биргән көннең барысы да бер лә инде ул,—дип карады. — Юк, юк, остабикә, һич кенә дә бер түгел, юл башы өчен дүшәмбе көн әйбәт, сишәмбе кон юлга чыгып беркайчан да уңганым булмады; кем әйтмешли, йокы песигә генә моң, үлмәбез әле; күрмисеңмени, көне нинди матур, җәй уртасы диярсең; әйтерсең, Ходай үзе безгә шундыйны бүләк итеп бирде,—дип, тәртәсен үз ягына таба каерды ата кеше. «Бүгенге эшне иртәгә калдырма»; «Тәвәккәл таш яра»; «Уйлаганнан кире кайту — кирәгеңне югалту» дигән мәкаль-әйтемнәрне дә искә алды ул. Үзен болай бик иркен, шат, шаян тотарга тырышты. Юлга чыкканда балтасы суга төшкән кешедәй йөрүне, борын салындыруны, ык-мык килүне гомумән яратмый ул Юл күтәренке күңеллелекне, хозурлылыкны, егетлелек- не ярата. Бу —бер. Икенчедән, өйдә калачак хәләл җефетенең дә матур дога кылып, зур фатиха биреп, хәер-хаһта торуын тели ул; Шакирҗан белән Галимҗан да юлга чыкканда ачык йөзле, күтәрснеке күңелле, дәрт-дәрманлы булсыннар — Ай-Һай ла, коне дә коне, кояшын күр. ничек нур чәчеп килеп чыкзы ул, нәкъ пәйгамбәрләр туган таң инде менә, — дип, бергәләшеп ат җиккәндә дәртләнеп, егетләргә җиңеллек күрсәтеп сөйләнеп йөрде .1900 ел. Унтугызынчы гасырның кояшы баеды. Егерменче гасыр кояшы. Нинди кояш булыр ул? Җиһанга нинди нур чәчәр? Ул нурда адәм балалары мәңге-мәңге, гомер-бакый таңнарга, кояшка, айга, йолдызларга карап, тирән сәҗдәгә китеп теләгән бәхет булырмы? Нурлардан бу мәшәкатьле хәяткә, авыр тормышка, кара 6* 83 Ш көннәргә яктылык сирпелерме? Аның уллары Шакирҗан илә Галимҗан ничек каршылар бу яңа гасырны? Уйлыйлармы бу хакта? Баш ваталармы? Әллә ике ятып бер төшләренә дә кермиме? Бала күңеле—серле урман, ди бит. Эчкерсез кебек тоелсалар да, сиңа иң кирәк булганын әйтеп салмый алар. Ат җиккәндә дә, утырышып чыгып киткәндә дә, капка төбендә Хәсәнә абыстай яулык очы белән күз яшен сөртеп алганда да шул уйларыннан аерыла алмады ата кеше. Менә тагы?.. Ни хикмәт?.. Кендек әби нигә чәчәрдәй булып килә?.. Бер-бер күңелсез хәл бармы?.. Инде пар атка тулы куәт биреп, чаптырып китәм дип торганда... — Тр-р-р... тр-р-р... Малкайлар!—Ярсып торган атларны көч-хәл белән туктатты мулла абзый. Алар бер-берсенә карашып калдылар. Кендек әбинең тыны тәмам куырылган, кобарасы очып, төсе киткән, хәтта сүзен дә әйтә алмый тора. Мулла абзый түземсезләнеп сорады: — Ни булды, Хәмдия абыстай, нигә бизгәк тоткан кеше кебек калтыранасың? Хәмдия абыстай, юлга чыккан кешеләрне хафага салмыйм дип, курку вә калтырану сәбәбен яшерергә тырышты: — Юк, юк, берни дә булмады, сезне озатып калыйм дип ашыктым, мына шылай йөгерә-атлый килеп, тәмам тончыктым; Аллаһу Тәгалә сезгә олы фатихасында булып, фәрештәләр барыр җулыгызга ак җәймә җәйсен. Амин! — Фатихаң өчен рәхмәт, Хәмдия абыстай! Әйе, изге сәфәргә чыктык, Аллага шөкер! Рәхмәтле догаңда бул! Әмма ләкин нидер яшерәсең. Бу хакта йөзең, күзең, бөтен кыяфәтең сөйләп тора. Әйт: нинди күңелсез хәл булды? Мин юлга синең кайгылы йөзең күләгәсен алып китә алмыйм. — Әй, һәй, Гыйрфан мулла, мәгәр үткер күзле, зирәк акыллы, сизгер җанлысың да инде; мәйтәм, җул кешесен борчымыйм, Хәсәнә белән генә мәслихәтләшием дигән ием, былай булгач, җәшсрә алмыйм инде, жук, җук, җук... — Сөйлә, Хәмдия абыстай!... — Хөрмәтулланы тагын да эт урынына тукмап, теге ни... Нәҗметдин мәзин келәтенә ябып куйдылар бит. — Ни өчен? — Мөбахис мәзин йортына утны ул төрткән, җәнәсе дә... — Кем күргән? — И... һәй, кем күрсен... Кичә, сездән чыккач, шылар йорты җаныннан үтеп киткән. Китсә соң. Адәм баласы җөрмиснче торамы? Теге ни... аның күршесе имансыз җан Хәмәтдин әләкләгән Мөбахис мәзингә: ни дигән, синең дөнҗаңа Хәрти ут төртте, дигән; Ходай шаһит, үз күзләрем белән күрдем, дигән; тотып алырга уйлаган идем, качты мәлгунь, дигән. Шышы хәбәре өчен Мөбахис мәзин аңа бер әчмуха чәй, бер кадак шикәр, ярты пот он вәгъдә иткән. Судта да шыларның тамчысын да калдырмы- енча ярып салырсың, дигән Мөбахис мәзин шыл Хәмәтдин хәсискә. И... и... и... җорәгем җыртыла җазды, җөрәгем. Алар бу җалган җала сазына сине дә батырмакчылар икән... — Мине?!. Ни өчен?!. — Кичә Хөрмәтулла сездә булдымы? — Булды. Моның ни гаебе бар? — Имештер, Хөрмәтулланы Мөбахис мәзин җортына ут төртергә син котырткансың. Бу ачу теге вакытта сарык очен мир җыенында Хөрмәтулланы яклаудан ук килә икән. Уф. Алла!. Ни әйтием... Ниләр генә эшлием... Хөрмәтулла бу авырлыкны күтәрә алмас инде... Күп торса... ике көн торыр... Бу сүзләрне ишеткәч, барысының да йөрәге шартлар дәрәҗәгә җитте. Дилбегәне Гыйрфан мулла үзе тоткан иде. Ул әле һаман Шакирҗанга да, Галимханга да ышанып бетми: арбага җигелгән пар атны уйнатып кына алып бару җиңел шөгыль түгел. Авыл урамнарын үткәндә яшен уты урынына томырылырга кирәк. Җебегән борын, коры куык, чепи күзлеләр шаккатып, исе-акылы китеп, бөгелеп-сыгылып карап калсыннар. Тик., шайтан юлга тагын да киртә тотты. Тфү!.. Хәмдия абыстайның ялварулы карашы барын да аңлатып тора: ул ярдәм сорый. Гыйрфан мулла артына борылып карады. Галимҗанның күзләре маңгаена менеп, калын иреннәре көзге яфрактай дерелдәп тора. Менә хәзер аның, теге вакыттагыча, арбадан төшеп йөгерүе, Хөрмәтулланы коткару чарасына ташлануы мөмкин. Булдыра аламы-юкмы— ул әле аны уйлап бетерми, куркыныч давылына ташланырга гына тора. Шакир- җанның да кобарасы очкан. Дөрес, ул сабыр табигатьле. Түземле. Юкка- барга пыр-пыр, мыр-мыр килеп, шайтан алыштырган нәмәстәкәй шикелле кыланмый. Шулай да барыбер аның йөзенә дә аптырау-гаҗәпләнү, кайгыру-хәсрәтләнү күләгәсе тартылган. Гыйрфан мулла үзен ике ут арасында калган кешедәй хис итте. Менә хәзер чаптырып китеп барыргамы? Ихатага кире кереп, атларны тугарып ташларга да Хөрмәтулланы үлем базыннан остерәп чыгару чарасын күрергәме? Монысын да эшләргә мөмкин. Ләкин көч җитәрме? Барысын да Хәмдия абыстай хәл итте: — И... Әйтәсем калмаган. Нигә мына шылай җулга чыккан кешене җаман хәбәр белән албыратам инде. Җүнсез мин. Акылсыз. Беркатлы. Барысы да, авызларына су капкандай, беразга тынып калдылар Тынлыкны Ксндекәй бүлде: — Җә... мына шылай... аңгыра тавыктай... миңгерәп тормыйк әле. Мин Хәсәнә җаным җанына керәм, ә сез җулыгызда булыгыз Гыйрфан мулла җан ачуы белән дилбегәсен тартты. Атлар хуҗа ачуын чыбыркыдан да ныграк-катырак тоеп, пыр туздырып чабып киттеләр. Алар артыннан чаң-тузан болыты күтәрелеп калды. Ахыры бар