Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Җомга намазы вәгазендә — «Казан утлары» омга намазына җыелган халык ахырдан нинди дә булса темага вәгазь укылганын белә торгандыр инде. Чөнки һәр заманның сәясәте дини кануннар белән ныгытылганда гына кешедә дәрт, инану барлыкка килә. Җае чыккан саен вәгазьдә мин дә «Казан утлары» журналында чыккан әсәрләрне файдаланырга омтылам. Дерсс, иң злск бу хакта авылыбызда мулла вазифаларын алып баручы Исламгали бабай белән киңәшләшәм, шуннан соң бергәләшеп вәгазьнең темасын ачыклыйбыз. Соңгы вакытта без, мәсәлән, язучы Ринат Мөхәммәдисвның быел бишенчсалтынчы саннарда чыккан «Утлы таба өстендә» дигән бүгенге кон романына тукталдык. Ниһаять, мин вәгазьче Укыйм. Үзем күзәтәм тынлаучыларымның кайсысына нинди тәэсир ясала? «...Мөфти һәм аның ярдәмчеләре өстендә Диния нәзарәтенең махсус эмблемалары төшерелгән яшел чапан, башларында затлы чалма-бүрскләр Капкадан тикшереп үткәрүчеләр булсын, Кремльнең Зур сараена кергәндә булсын, аларга шактый гаҗәпләнеп һәм күрәсең, шикләнеп та карадылар Яшсрен-ба! ырын i yi с т. үзем дә Тәлгать Таҗетдинне әлеге киемдә тәү кабат күрдем. Алар үтеп киткәндә һәркемнең гаҗәпсенеп күзәтеп калуы күңелдә яшерен бер горурлык хисе дә уятты әле хәтта... Күрсеннәр, танысыннар безнекеләр уза ич. Затлы төсләр, зәвыклы киемнәр Ул буй, тос-кыяфәт дисеңме Бирсә бирә бит ул Аллаһы Тәгалә. » Тыңлаучыларым тураеп, арык күкрәкләрен киергәндәй иттеләр, яшьле күзләрендә горурлык чаткылары Ә мин аларга ирек бирем пауза ясап алам һәм укуымны дәвам итем: «...Киң мәрмәр баскычлар буйлап икенче катка күтәрелдек, патшалар тантана иткән алтын сарай заллары аша уздык. Әллә ничәшәр Георгий тәреләре тагылган җансыз сыннар торып калды Ә без бер ташкын, яшел җил сыман дип әйтимме, әллә яшел дулкынны хәтерләтепме, алга узабыз Уңга-сулга карау юк Кая инде ул, иякләр югары, сакал үрә тора, борыннар тоз, карашлар алга, бары тик алга төбәлгән Ян-якка сибелеп юл ачалар безгә Мөфтинең кодрәте чиксез ■ Тукталып алам, һәркемнең күз алларына бу мәһабәт күренешне китерүләре өчен ирек куям Хәйран калуларын белдереп, башлар чайкала, тыңлаганда кый- мшанусыз калган куллар, аяклар хәрәкәтләнеп куялар. Тоеп торам: укыганым һәркем күңеленә тирән сеңә бара. «...Без тоташ бәллүр һәм козгеләрдән генә гыйбарәт, Кремль сараеның да йөзек кашы булып торган, Екатерина исемен йөрткән залга килеп кердек Залнын нәкъ уртасында торган яшел өстәлнең түрендәге затлы кәнәфигә килеп утырды мөфти. Котәм, диде һәм сәгатькә карап кунды. Аның үз-үзен шул дәрәҗәдә горур, иркен тотуы таң калдырды мине Шушы сарай һәм заллар буенча инде ун-унбнш кон йөрибез югыйсә, ә тартыну һәм мокытлыктан котыла алган юк. Күпме генә үтләштем дисәк дә. юк-юк та баш ислә, гел уйламаган бер җирдә тез чүгеп куя Съездда тәнәфес вакыты иде. Дөресрәге, ул инде тәмамланып килә Ельцинны Президиум бүлмәсенә узган, диделәр Кердем Әмма янына якын килерлек түгел Яраннары һәм ярарга тырышып йөрүчеләр урап алган үзен. Югыйсә, теләсә кемне уздырмыйлар монда, журналистлар! а да юл ябык _ Ельцинның якыннарыннан Виктор Илюшин янына килдем Йомышымны сөйләдем. Башын гына чайкады. Җ — Үзең уйлап кара. Ике-өч минуттан съезд дәвам итәчәк. Хәл итәсе мәсьәләләр муеннан. Ул аерыла алмый хәзер. Үзем дә шулайрак уйлыйм уйлавын. Өмет юк. Әмма мөфти бик тә кызу бит анда Аңарга ничек аңлатырмын? Башымны калкытып, Ельцинга таба текәлдем шунда». Тыңлаучыларыма карап алам. Үземнән өстәп куям: «Менә бит Ходай Тәгалә ничек эшкәртә?!» «Сөйләшеп торган җиреннән, үзен уратыл алган кешеләрнең башлары өстеннән ул да, ничектер, мин басып торган тарафка карап куйды. Очраклы рәвештә карашларыбыз кисеште». Үзем тыңлаучыларыбызны күзәтәм, сүз дә кыстырып алам: «Ходай Тәгалә кушканга, билгеле, дим». «...һәм, мине сәламләп, кулын күтәрде ул. Мин аңарга таба тартылып куйдым. Үзен уратып торган кешеләрне аралап, күрешергә кулын сузып, миңа таба килде Россия Югары Советы Рәисе». Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән аларның күрешүләре, мөфти белән сөйләшүләре турында укыганда безнең күңелләр тетрәнеп торды. Урыс патшасының йөрәгендә миһербанлык уянып, изге юлда йөргән мөфтиебезгә, хаҗга баручы өч йөз мөселманга булышуын теләдек. Хак Тәгалә, Синең ярдәмең, Синең кодрәтең чиксез — нинди генә каршылыклар булса да, юк очкычларны бар иттертә, юк долларларны таптыр- та, киртә коручыларны урыннарыннан «очырттыра» аласың Син! Тыңлаучыларымның йөзләре якты, күзләрендә — шатлык яшьләре. Бабайлар тәмам әсәрләнгән иделәр. «Мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә ике «ТУ-154» самолеты билгеләнгән вакытта Гарәбсган тарафларына «Шереметьево-2» һава аланыннан күтәрелеп юл тотты. Доллар да табылган иде. . Ул заманнар өчен кеше башына мең долларның ни булуын хәзер аңлау да җиңел түгел. Бик зур акча иде ул. Ә Россия халык депутатлары съездында игълан ителгән тәнәфес ул чакта төгәл унбиш минутка озынгарак сузылды Моны күпләр абайламый да калды бугай. Дөнья кадәр эш эшләнде». Әйе, бу «вәгазь» аша да дөнья кадәр бик зур эш эшләнде. Менә Ходайның хикмәте, әсәрнең кодрәте ничек! Әнвәр НИЗАМ ЕТДИНОВ, Башкортостан, Туймазы районы, Югары Бишенде авылы. Дуслашып өлгердем өннәрдән беркөнне: «Күңелемә рухи азык булырдай берәр газета-журнал- га язылыйм әле», дип элемтә бүлегенә кергән идем. Каталогтан эзли торгач, «Казан утлары» дигән журналга күзем төште. Үзе саф татар телендә чыга, хакы да бик кыйммәт түгел икән. Тоттым да шул журналга язылдым. Шулай да күңел бераз шикләнеп куйган иде: «Журнал Казанда басылгач, безгә Башкортостанга үз вакытында килеп торырмы икән? Әллә бу адымым акчамны җилгә очыру гына булырмы? Заманалары бигрәк буталчык бит...» Бәхеткә, барысы да киресенчә килеп чыкты. «Казан утлары» өебезгә вакытында Кояштай балкып килеп керә, күңелләребезне җылыта, аңнарыбызны баста, кызык- лы-гыйбрәтле бихисап әсәрләр, яңа авторлар белән таныштыра. Иң мөһиме: анам телендә рәхәтләнеп, тәмам күңел булганчы укыйм Журналда басылган әсәрләрнең авторларын күрмәсәм дә, хыялымда еш кына алар белән сөйләшәм, серләшәм, фикер алышам... Кыскасы, «Казан утлары» журналы миңа бик тә ошады. Аның белән үзара якынаеп, дуслашып киттек Шуңа күрә мин яраткан журналыма киләсе ел өчен дә язылып куйдым. Ихластан әйтәм: аннан башка тормышымның яме юк кебек!.. Шундый бай эчтәлекле, яхшы сыйфатлы журнал чыгаруыгыз өчен чын күңелдән кайнар рәхмәт Сезгә, редколлегия әгъзалары һәм редакция хезмәткәрләре! Киләчәктә дә безне яңа роман-повсстьлар, хикәя-парчалар, шигырь-поэмалар, рәссам- нарыбызның яңа әсәрләре, язучыларыбызның төсле рәсемнәре белән гел куандырып торыгыз, яме?! Сезгә нык сәламәтлек, тормышыгызның һәр өлкәсендә дә уңышлар теләп:

Кәшфи АХУНҖАНОВ. укытучы. Башкортостан. Салават шәһәре.