ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН
Утлар-кониәр Коннар яна-сүнә тора Утлар сыман. Яна-сүнә: ә мин тагын Юлга чыгам. Артта калды Казан, мин менә Башны куеп тәрәз җегенә, Карап торам төнге йортларга, Берән-сәрән янган утларга, Утлар-көннәр артта калалар, Күзнең явын алып яналар. Юл читенә басып, юкәләр, Артка таба йөгереп үтәләр. Күз кыса да кача утларым, Сәфәрендә эше юк аның, Табигатьнең бар үз мәгънәсе — Көзге муллык тели һәммәсе. Ә соң нәрсә җитми кешегә, Күченә дә һаман күченә... Сәфәрнең дә бар үз мәгънәсе,—■ Бәхет тели җирнең бәндәсе. Без бармыйбыз җиргә сер сөйләп. Әйтерсең лә, бара табигать,— Табигатьнең без бер кисәге, Утларкөннәр... Гомер исәбе. 1965 Җир башы Каз канаты каурый-каурый. Җил каерсын оченме... Җилләргә дә, елларга да Бирмим синең исемне. Җирне иңләп яңгыр яуганда, Төн үткәрдек сары саламда. Тәгәрәде яшен жир буйлап, Тып-тын гына яттым җыр уйлап. Туңуларны, әйе, оныттым Сине җанга салып җылыттым. Җылындыңмы икән, белмәдем, Сәяхәттә йөргән көннәрнең Иң яктысы калган шул якта. Нәрсә уйладың син шул чакта? Яшен айкап торды җир башын. Җир башыннан таптым җыр башын Синең сөю булып ул яшен Йөрәгемне телгән, күрәсең. 1965 Юлдашым Бу юл кемнеке? Бу җыр кемнеке? Юлыннан атлыйм. Җырын кабатлыйм. Толымнары суга чумган, Чыланадыр тал-чыбык. Юлга чыксам, иеләм суга Талчыбыктай талчыгып Елгаларым изге шул, Әкияттәге көзге шул. Кояш көйдергән көннәрдә Күңел эзли күләгә; Урманнары юлга чыга Яндым инде дигәндә. Урманнарым—пакь чатыр. Оялмый кунак чакыр Ваем юар дип, кайгым бар дип, Ярты юлда туктама! Вайларыма дәва булып Телләремә җыр тама. Халык җыры — юл башым. Халык җыры — юлдашым. 1969 Җил дә жил Карадыңмы уткан конга, Лаекмы син бүгенгегә? Шундый сорау бирә-бирә Яши кем дә егермедә. Җил дә җил бүген, Җил дә җил... Чаганнар аягүрә. Тынгысыз җилләр йөрәккә Иртә дә кич тә керә. Йә юллар җыры булып ул, Йә толлар җыры булып Керә дә Гадәти юлдан Уйларны китә борып... ...Үткән чорлардан яңгырый, Ишетелә әллә кайдан. Яңа буын. Яңа заман. Яңа көч. Яңа мәйдан. Мәңгедән шулай килгәндер Кичеп буыннар аша: Кешелекнең каршысына Давыллар чыгып баса. ...Тынгысыз җилләр йөрәккә Иртә дә кич тә керә... Җил дә җил, Чаганнар түгел, Заманнар аягүрә. 1965 Үләннәр яшел иде... Сойгән онытыламени? Күлмәкләр уңа җилләрдә. Кеше дә уңамени? Поездлар үтеп тора, Йөзне җил телә, йөрәктән Кайгылар китеп тора. Барыбер әрни яра, Хәтерем тоннәр буена Йөрәктә учак яга, ...Үләннәр яшел иде, Сөюем килде дә миңа, Җаныңа яшер, диде. Мин күккә чөйдем аны. Яшен булып яшьнәде дә.. Күмергә калды бары Поездлар китеп бара, Ә сөю китми, сабый күк Могҗиза көтеп тора 1968 Ярсу Толпар бирегез миңа, Бирегез көмеш йөгән... Улмы хыянәт иткән, Улмы ятларны сөйгән? Толпар бирегез миңа, Тамсын мәхәббәт яше. Өзелсен өзәңгеләр Үзәгем өзелгәнче. Толпар бирегез миңа, Кыйссалар буйлап чабыйм; Үземнең союемә Тиң булган сөю табыйм. Толпар бирегез миңа, Бирегез яхшы ияр Өметем, калма миннән. Син минем белән ияр! Толпар бирегез миңа, Бер чабыйк томырылып. Йөрәктәге кайгылар Калганчы умырылып Толпар бирегез миңа! Кешеләр, Ник дәшмисез? Мәхәббәтемне аңларга Әллә артык картмы сез, Әллә артык яшьме сез?! 1969 Язгы киңлек Шундый бер хис туа бу киңлектән. Әйтерсең лә. инде менә күптән Бер яфрак булып йөзгәнбез дә. Ул җир дигән ярга килеп җиткән — Кузгалган да ерак чикссзлектән. Бу дәрьяда ничек югалмаган? Ничек туктамаган талга ләгеп? Йөргәнбез күк миллион еллар буе Елга яры эзләп, бәргәләнеп — Кайда булган шәрык, кайда гареп? Аерып булмый офык белән суны, Офык белән суның чиге беткән. Әле ярый җиргә юлыкканбыз... Шундый бер хис туа бу киңлектән,— Тагы кемнәр килә чиксезлектән? 1970 Уйна, курай Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай, Яман уйларым булганда, биздер, курай... Томырылып чапсын атлар, тынсын ятлар, Иксез-чиксез, сахраларны гиздер, курай... Тынып торыр бу хәятнең зилзиләсе... Өзелсен лә бәгырьләрнең өзеләсе... Сорән сала кем ул анда? Безнең җанга Ташкын керсен—далаларның җил-җиләсе. Бездән киткән ярлар үксеп еласыннар, Мәнсезләр дә бер кычкырып уйласыннар. Ярты җаным синдә бугай, уйна, курай, Ятлар арага керергә кыймасыннар... Синдә җилләр уйнаганнар ярсый-ярсый... Син җыр башы, табигатькә моңнар башы. Уйна, курай, үзәкләрне өздер, курай, Әйтсен гавам: вәт нәгаләт, кыр курасы. 1971 Гомер җыры Насыйп булган һәммәсе бу гомергә; Туры килде сүзләрдән җыр үрергә. Кайсы калды туганчы ук күмергә, Кайсы калды асылынып телемдә. Асылынып калды телдә сүзләрем Дар агачына асылган чәчәндәй... Мин әйтергә теләмәгән сүзләрнең Ияләре мыжгыды янәшәмдә. Булды насыйп бу гомергә һәммәсе, Түзсә түзә ябай хода бәндәсе. Үземнеме, чит-ятнымы җәлләсе, Катты каным, өшеп йөрәк пәрдәсе. Ни яшем юк, катты каным, чын менә! Елгада туңган боз кебек ул тыштан... Ә эчтә моң, илаһи бер хәрәкәт Боз астындагы су кебек агышта. Бу гомергә һәммәсе булды насыйп. Тик булмадык нигездә артык кашык Китмәсәк тә җиде күкләргә ашып. Бәллүр җирдә калдык без туры басып. 1972 Тенге сулар Ничә күрмим төнге суны — Төнге сулар гел борчулы... Аларда бит көн буена Кем балыкта, кем коена, Кем ял итә, кем туена. Ничә төшмим —төнге сулар Ярга тиеп авыр сулар... Телем-телем йортлар сына, Телем-тслем утлар сына... Ул кем әйтә: сулар тына? Ничә күрмим—төнге сулар Күкрәгеннән җылы чыгар... Күтәрелә җылы томан, Җәйләрдә дә һаман туңам, Туңа дөнья Тукай сыман. Төнге сулар, төнге сулар, Тонге сулар гел моңсулар... Моңы барның йөрәгеннән һәрвакытта җылы чыгар Соңга кадәр үзе тунар ...Ярга тиеп төнге сулар Кеше кебек авыр сулар 1974 Козге ялвару Һәм ничә көздән соң Без тагын бергә, Бары түн йөгергән Ялангач җиргә И язмыш, тагын бер нәкъ шушы кездә Сына син безне! Сына син безне! Сүзләр үз, күзләр үз — Нәрсәдер үзгә... Барыбер булмадык Бер-беребезгә... И язмыш, соңгы кат нәкъ шушы көздә Тыйма син безне! Тыйма син безне! Күпме уй-хыяллар Әйләнгән көлгә, Калганы без булып Керәчәк гүргә. И язмыш, тагын бер нәкъ шушы көздә Кыйна син безне! Кыйна син безне! 1976 Күкрәгендә аның ике кош... Мин кайтырмын әле... Ниләр димә, Үз дигәнчә бара бу тормыш. Мин кайтырмын... Иркәләүне белә Синең күкрәгеңдә ике кош. Иреннәрең көтә янып-көеп, Ишетермен үпкә сүзләрен. Борының көтә—һималайдан биек, Аннан биек—яна күзләрең. Адымымны мин бүгенге юлда Кыйгач кашларыңнан башладым. Бик әйләнеч булыр кайтуым да, Әйтеп тора кыйгач кашларың. Ә барыбер мин кайтырмын әле, Гомер кичерсәң дә кай якта, Аякларда дөреслек юк, диләр, Ялган! Йөрәк кушканныкы аякта! Мин кайтырмын. Рәнҗү калдырырдай Гаепләрем булды минем дә. Тел сөяксез, ни сөйләмәс, диләр, Ялган! Сөеп исергәннең—телендә! Тормыш шулай, Синең синең бар ул, Минем әле тагын минем бар. Мин кайтырмын. Барыбер йөрәгеңдә Мин ясаган кара миңең бар. Кара миңең—минем кара кыз, Яшь егетләр! Бик сак карагыз, Күкрәгендә аның ике кош! ...Әнә шулай бара бу тормыш. 1985 Синең кулда каләм... Үзең! Үз теләгең белән Үз тамгаңны киртләгән — Тукталып калмаска тиеш Халкың тапшырган каләм! Үз сукмагың! Үзең салдың, Беркем көчләп кертмәгән. Карасы бетсә, каның бар — Халкың тапшырган каләм! Ата-бабаң беркайчан да Уракка кичекмәгән. Син дә кырда. Синең кулда Халкың тапшырган каләм. Җырны чикләмәгән вакыт, Ә гомерне чикләгән... Рәнҗеп туктамасын Сиңа Халкың тапшырган каләм! 1983 Мин әйттем... ...Стенага терәп сорый Кирәк — тамагы киң аның Кирәкнең... Рәсәй кешесе дә кеше кебек бер яшәргә тиеш — МИН ӘЙТТЕМ' ...Тыелып торган чишмәләр күп иде, рәхмәт, Заман, ачтың, киңәйттең... Калганнары миннән соңгыларның Әйтер сүзен көтә: — МИН ӘЙТТЕМ ...Бер дә гаҗәп түгел яманлыкка әйләнүе яхшы ниятнең Яманлыкның гына яхшылыкка әйләнүе булмас: — МИН ӘЙТТЕМ! Үз яры бар хәтта тал-тирәкнең, ник булмасын һәрбер йөрәкнең... Эзләп, табып, югалтып ла кара — син дә саргаерсың: — МИН ӘЙТТЕМ! ...Еламаска өйрәтүең белән шигырь язарга да өйрәттең... Рәхмәт, язмыш, илгә һәм халыкка әйтер сүзле иттең: — МИН ӘЙТТЕМ! ...Тарту безнең нәселдә юк иде, ә мин, җүләр, байтак көйрәттем... Илне яклап көрәшмәгәннәргә илне тарту хәрам: — МИН ӘЙТТЕМ! 1990 Сүз җибәрдем Сүз җибәрдем.. Бәлки, дидем, Сусаганга әйбәт булыр... Теле кычытканнарына Гайбәт булыр. Сүз җибәрдем... Яхшыларга, Бәлки, әле яхшы булыр... Ачылмыйча яткан күңел Бер ачылыр. Сүз җибәрдем... Яманнарга Табылачак анда яман. Яманлыкны кылганнарга Шул сүз таман. Сүз җибәрдем... Мәгънәле сүз. Ул—шулкадәр кирәк кайчак, Күлне—балык, илне халык Болгатачак. Сүз җибәрдем. . Гаебем зур. Яратмыймын болгатуны. Күлне—балык, Илне халык болгатачак, Мин—ил улы. 1990