ТАГЫН БЕР ӘДӘБИ АЧЫШ
Тарихтагы җуелмас эзләребезне беренче нәүбәттә язма мирасыбыз тәшкил итә. Бигрәк тә рухи донья һәм әдәбиятыбыз тарихына караган кадерле эзләрне... Соңгы 30 40 ел эчендә генә дә байтак әдәби истәлекләрнең барлануы, җыелуы, һәм рухи мираска караган яңа- даи-яңа сәхифәләрнең бер-бер артлы ачылу фактлары моны ар пигы белән раслый. Мисалга Кол Гали, Котб, Мөхәммәдьяр, Шәмсетдин Зәки, Габделҗәббар Кандалый, Мифтахетдин Акмулла һәм тагын башка шагыйрьләрнең әсәрләреннән яна басмалар дөньяга чыгуын, ә аларның нсә археографии эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган кулъязмалар нигезендә барлыкка килүен күрсәтергә момкин. Әйе, соңгы 30 40 ел эчендә apxeoi рафик белемебезне баету юнәлешендә ирешелгән казанышларыбыз бәхәссез икән. Мәгълүм булганча, Икенче донья сугышыннан соң элекке СССРда татар тарихына караган язма материалларны җыю, ойрәнү эшләре 60 нчы елларда иң әүвәл Казан университетында башланган иде. Утыз елдан артык эшләп килгән һәм хәзер дә дәвам итә гортан эзләнүләр нәтиҗәсендә университет китапханәсенең .хәзинәлегенә Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә төрле шәрекъ телләрендә! е гарәп язулы ун меңнән артык кулъязма саклануга тапшырылды. Шушы елларда Г. Ибра- һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындат ы мирасханә- гә дә меңл.иән яңа кулъязмалар, иске китаплар керде. Болар хакында моңарчы беркадәр язылган иде инде. Шуңа күрә бүген мин кульязма истәлекләребезне эзләү, җыю һәм ойрәнү буенча соты елларда барлыкка килгән яка үзәк хакында берничә фикер әйтергә теләр идем. Сүз Татарстан җөмһүриятенең Милли китапханәсендә оешкан һәм «аягына» ныклап баса башлаган яңа бүлек Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хакында. Дорсссн әйткәндә, моннан биш-алты ел элек, Олеге бүлек оеша башла! ан ва кытта, шәкертләремнән бер-икс егетнең анда эшкә урнашуын хуплаган хәлдә, бу яна бүлеквен киләчәге хакында кайбер пюбһәләр лә кичергән «.ки. Мәсәлән: социаль һәм иҗтимагый авыр шартларда яңа бүлеккә колачларны кжн җәеп эшләр өчен мөмкинлекләр булырмы? Яңа истәлекләр җитәрлек күләмдә та- былмаса, егетләрнең рухлары сүрелеп калмасмы? Бәхеткә каршы, минем әлеге шикләнүләрем артык булып чыкты. Милли китапханәнең җитәкчелеге яңа бүлек үссен өчен матди шартларны момкин кадәр тудыра баруга иреште; яшь фикердәш һәм сафташларым исә коннән-кон канатланып, дәртләнеп эшләүләрен дәвам иттеләр. Нәтиҗәдә, Милли китапханәдә ачьы! ан яңа бүлекнең хәзинәсендә хәзер икс меңнән артык кульязма һәм алты мею ә якын сирәк басма китап маясы барлыкка килде. Яна бүлекнең тиз арада болай тернәкләнеп китүенә китапханәдә ту.тыры- лган уңай шартларга, мөгаен, тапап бер сәбәп оегәлүен дә күрсәтер! ә кирәктер. Ул сәбәп, минемчә, бүлек мөдире Раиф Мәрданов җитәкләгән яшь коллективның, үз тышлыгында гына йомылып калмыйча, университетта! ы колле! алары белән актив хезмәттәшлеккә керүе, экспедицион эзләнүләрне кулга-кул тотынып бергә башкарулары, көнчелек, күңел зарлыты ише начар сыйфатлардан азат булуыннан пайбарәт. Яшерен түгел: университет китапханәсендә байлык та күп, тәҗрибә дә зур. Мәсәлән, тарих фәннәре кандидаты доцент Җәүдәт Миннуллин ҖИ1.Ж.1И тортан Шә- рекъ бүлегендә хәзер 15 меңнән артык кульязма берәмлеге саклана, ә университет археографларының этләнү тәҗрибәләре исә утыз биш еллык.» Милли китапханәдә! е яңа бүлек ирешкән казанышларның әһәмиятен анда туплана башла! ан байлыкның саннарына :ына кайтарып калдыру ла ярамастыр. Табышлар арасында чын ачыш дәрәҗәсенә лаеклары да бар. Шуны раслый тортан мисалларның берсен түМӘДӘНИЯТЫБЫЗ ТАРИХЫНА ТАГЫН БЕР ӘДӘБИ АЧЫШ Гасый җафи Мәүла Колый сүзли, дуслар... әүла Колый—XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән күренекле татар әдибе. Ул Әхмәд Ясәви. Сөләйман Бакырганый, Кол Гали, Сәйф Саран, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф кебек фикер ияләренең асыл рухи бакчаларыннан азык алып, үз шигъри дөньясын тудырган олы шагыйрь. Татар әдәбияты тарихында Мәүла Колый иҗатын өйрәнү моннан 70 еллар элек башланган Аның әсәрләре табылу турындагы беренче хәбәр Фазыл Туйкә тарафыннан 1926 елның апрель аенда «Кызыл Татарстан» газетасының 81 санында дөнья күрә. Шул вакыттан башлап Мәүла Колый шигырь-хнкмәтләренең яңадан-яна күчермәләре табыла һәм өйрәнелә Шагыйрьнең иҗатын барлап, аны фәнни өйрәнүгә төрле елларда Габдрахман Сәгъди, Латыйф Җәләй, Хәй Хис- мәтуллин, Шакир Абилов кебек әдәбият белгечләре зур өлеш керттеләр. Камил Дәүләтшин Мәүла Колый иҗатын әтрафлы һәм җентекләп өйрәнүгә кандидатлык диссертациясе багышлады Моңарчы кат-кат расланганча, Мәүла Колый иҗатының нигезендә суфый- чылык идеологиясе ята. Шул ук вакытта, башка татар суфый әдипләренә дә хас булганча, Мәүла Колый әсәрләрендә дә җирле традицияләр һәм дөньявилык идеяләре чагылыш тапкан. Тулаем алганда, аның иҗат нигезен дә тәпиен п иткән суфыйчылыкның ислам дине белән бәйле гаять катлаулы һәм каршылыклы бер тәгълимат икәнлеген истә тотарга кирәк. М бәндә тәкъдим ителә торган публикациядән күрергә мөмкин. Анда сүз моңарчы иҗаты тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, дөресрәге, барланмаган, укучыларга канәгатьләнерлек күләмдә ирештерелмә- гән (бәяләмәсе гел «суфый шагыйрь» дигән тамгалаудан әлләни ерак китмәгән) фикер иясе, шагыйрь Мәүла Колыйның бу көнгә кадәр билгесез кала килгән зур күләмле ике әсәре хакында бара. Төгәлрәк әйткәндә, ике поэмасы хакында. Истәлекләрнец табылу тарихы, кулъязмаларның сакланыш сыйфаты буенча авторның кереш мәкаләсендә, кыскача булса да, шактый тулы мәгълүмат бирелгән. Табышның, аналыкның әһәмияте хакында да дөрес күрсәтелгән. Өстәп шуны гына көчәйтеп әйтәсе килә: ике поэманың өлешчә генә килеп җитүеннән чыгып, табышның әһәмиятен кечерәйтергә нигез юк. Әсәрнең өлешләре ачылу, һичшиксез, аларның тулы текстлары табылуны да тәэмин итәчәк. Чөнки без хәзер Мәүлә Колый дигән шагыйрьнең, элек уйлаганыбызча, бары «хикмәтләр» кебек кыска жанрда иҗат иткән «тар» юнәлешле шагыйрь түгел, бәлки башка жанрларда да эшләгән киң колачлы автор икәнлеген белдек. Өстәвенә, аның зур күләмле әсәрләренең эчтәлеге белән әдәби үзенчәлекләре хакында да мәгълүматыбыз беркадәре артты. Күрсәтелгән әсәрләрнең өлешчә генә саклану кебек фаҗигале күренешкә таянып, мондый оптимистик нәтиҗә чыгаруга гаҗәпләнмик. Ин элек бер өлеше генә ачылган истәлекләрнең, шул өлешләр хакында мәгълүмат игълан ителгәч, тулырак күчермәләре табылуы татар археографиясендә шактый еш очрый торган күренеш. Мисалга элек фрагментлары, аерым өлешләре генә табылган «Яр-яр» исемле тарихи йола җырының, «ТүләкСусылу» дастанының беренче публикацияләрдән соң күпкә тулырак һәм сыйфатлырак нөсхәләре ачылу фактларын атарга мөмкин. (Бу хакта безнең «Каурый каләм эзеннән» исемле китапның 1994 елда чыккан икенче тулы басмасыннан карарга мөмкин.) Чөнки күпләгән фактлар археографии дөньябызның суы бер дә саекмый торган олуг дәрья икәнлеген туктаусыз раслап килә. Ахыр чиктә Мәүлә Колый каләменә караган өр яңа әсәрләрнең табылу факты да шул хакыйкатьне тагын бер кат исбатлап тора. Шуңа күрә мин, яшь каләмдәшемне бу мөһим табышы белән ихлас котлап, аның киләчәк эзләнүләренә тагын да зуррак уңышлар теләү белән сүземне тәмамлар идем. Ниһаять, Мәүла Колый мирасын төгәлрәк туплау, тирәнрәк өйрәнү, тулырак хәлдә киң катлам укучыларга җиткерү бурычын да алар буыны сыйфатлырак итеп башкарыр дигән өметтә калам.