ШИГЫРЬЛӘРЕННӘН КАЙБЕР ҮРНӘКЛӘР
Сөюмени Юл йөрүме, тузан кунмаса, каршы җилләр битең кисмәсә. Кайнарлыгын көннең тоймасаң, татлылыгын суның сизмәсәң. Йөзүмени, киңлек кичкәндә беләкләрең арып-талмаса. Аргы якны кочып шатлыктан, яшь үләнгә башың салмасаң. Күз яшеңнең саф һәм ачысы йөрәгеңне уеп төшмәсә, сөюмени, бәхет каршына канатланып күңелең очмаса. Колачлап иңләдем Агыйдел суларын. Әллә син килмәдең, әллә мин соңладым... Дулкыннар кагалар бер ярдан бер ярга Безнең дә аралар охшаган шуларга. Юлларда җилләрдән җырларың ишеттем. Әллә мин ашыктым, әллә син кичектең.. 1959 Киткәннәрнең юллары озын, көткәннәрнең көннәре озын. Йөргәннәргә ачыш-табышлар, көткәннәргә—сагыну, сагышлар. Сагыш коесыннан су эчим, сөйгәнемнең юлларын үлчим. Янадыр ул. Бәлки туңадыр, эчеп бетсралмыйм шуңадыр. 1970 Сынаулар үттең, сынатма, сокланыйм, калыйм хәйран,— буйсындыр мине — сындырма, буй-сыным Урал-таудан Биклә дә мине үзеңә, чикләмә сагың белән,— җыр булып ташып чыгармын, чыгышым Агыйделдән Атмый тор, оча бер лачын,— ташкыннар, кошлар юлы. Аккошлар күлләр! ә кунсын, син Идел сыман олы. Буй салам, дулкын-уй салам, буйсынам сынмасам да, Аккошлар юлыдай елым, күлләрдә кунмасам да. 1974 Кояш бизәге Мин туганчук яңа йолдыз туган, женьшень үскән, көмеш табылган. Миннән башка көзге бер яфракка кимрәк булыр иде табигать. Урманнарны ялгыз гына гизсәң, шул яфракны танып өз әле — язмыш дәфтәрендә балкып калыр бөек рәссам кояш бизәге. 1974 Мин Зөһрәсе җырның, ә син Таһир Бәет кайда өзелсә дә бәхил. Сихерләндем күзләреңә багып, юк та иде шуннан олы бәхет. Ә ул күзләр җир һәм күк йөзендә, карый елга-күлләр көзгесеннән. Йолдыз яна төннәр гөмбәзендә, Күзләрендә утлар сүнмәсенгә. Өзелмәсен, тукталмасын вакыт — гашыйклыгым шул ук, җырым шаһит — янам-көям җирне-күкне багып, шуннан артык юк та инде бәхет. 1977 Сабыр канатлары Сабыр канатларым, сабыр канатларым.. Кулым сузып калдым, чапты пар атларым! Тик ымсынып калдым, кыенсынып калдым, сөйгәнемнән гүя нахак талак алдым. Ыспай кунаклармы, оста караклармы — чыбыркылап куды чаптар пар атларны. Янар инде атлар сугармаган килеш, төнгелеккә калыр тугармаган килеш.. Йөгерә-атлый китәм җәйләүләргә таба, җәяүләргә кала, җәяүләргә кала, сыгылмагыз әле, сабыр канатларым, бер йотымга сусап, көтәдер атларым. Ир канаты аттыр, кыз канаты актыр. Ак канатка атмас, булса ул чын батыр. Бәлки эзләп тапкан чапкын туры атларны, тугарылмый чапкан атлар яраткандыр. Узалмыйдыр атлар тимер авызлыксыз. Тик ямьлерәк иде дөнья явызлыксыз. Канга тузсын тезләр, егыла-тора атлармын, тик сынмасын гына сабыр канатларым. Сабыр, канатларым. 1978 Җил иркендә сине күрдем, җилкендем дә илердем. Хыялдагы сурәтеңә җан өрдем мин, өн бирдем. Алиһәләр аһ иттеләр, тал-тирәкләр яшь түкте. Кем күпсенде, кем юксынды күккә ашкан яшьлекне. Алып очты җил-өермә! Ераклашты тавышың. Ак кәгазьгә кара сөрмә булып төште сагышым. Алиһәләр аһ ордылар. Тал-тирәкләр яшь койды. Таллар—суга, су — дәрьяга, дәрья ярга ашкынды. Шул мизгелдә син — сәгадәт. Сизгер җанга — чын сәнгать! Ярдан алдым, җырга салдым сурәтеңне, мәхәббәт. 1974 Тошен төшкә Берәүгә дә багышламый гына үзем өчен язам, җан өчен Башта уйлар, җанда көйләр чыңлый, очын очка килә ялгыйсым Җил иркенә чыгып җилгәрәсем тошен -төшкә, чүбен кибәккә. Арыш басуының алкыш ыры җанга инә, тынны киңәйтә. Башакларның бардыр бер исәбе, күрәләрме әллә охшашлык? — Уңыш туе өчен җилгәрелү — ул, мөгаен, үзе бер шатлык. Җиргә салган һәрбер бөртек тере, яшәрерләр кабат язларын. Башаклар бит алар тормыш өчен, кеше өчен сала башларын. Битне сыйпый арыш башаклары, хатирәләр тынны киңәйтә. Эш өстендә уйлар җилгәрелә төше—төшкә, чүбе— кибәккә. Яшь чакларым, алтын башакларым!.. Сорамадык хәтта кем өчен — яшьтәшләрем янды яшәү өчен, яшәү биргән туган җир өчен Үзем өчен генә җырлый алмыйм, арышларым, сезгә багышлыйм. Урган, чәчкән, яуда калганнарны онытмасак, җырда ялгышмам. 1978