Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигърият

Әзһәр Г абиди Аккошлар китә Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле, иртәрәк бит әле. аккошлар. Равил ФӘЙЗУЛЛИН. Көз җитте инде, көз җитте, Аккошлар китә; Ә күңелдә яшь үләннәр Борынын төртә. Көз җитте инде, көз җитте, Кыраулар төшә; Ә күңелдә әле һаман Җиләкләр пешә. Көз җитте инде, көз җитте, Куера сулар; Иртәләрен ак томанга Төренә кырлар. Бер җилпенеп шул томанны Өзәсе иде, Колачны җәеп суында Йөзәсе иде. Килми әле чалгыны да Ялга куясы, Пешкән шул җиләкләрне дә Килә җыясы. Хушлашырга иртәрәк тә... Китә аккошлар... Нигә ашыктыра икән Безне язмышлар?! Җитмешенче коз Җирдә атлый җитмешенче көзем, Үзе матур, үзе шатлыклы; Үзе шулай гүзәл булса да ул Кич-иртәсе, никтер, сагышлы. Җирдә атлый җитмешенче көзем, Болытлары җырлы, шау-шулы; Болыннары шау-шулы булса да, Толпарлары гүя тышаулы. Җирдә атлый җитмешенче көзем, Ташкыннары чынлы, ярсулы, Ташкыннары ярсулы булса да, Гөрелтесе уйчан, моңсулы. Җирдә атлый җитмешенче көзем, Мизгелләре күркәм, шат сынлы; Юкка-барга сөрән сугыл тормый. Акыл җыйган, сабыр холыклы. Җирдә атлый җитмешенче көзем, Калсам иде күп эш майтарып; Җирдән алган бурычларымны да Булса иде үзенә кайтарып. Туктама Сакласын иде Җанга рәхәт бер моң белән Шаулыйдыр урманнарым, Әгәр эчләрендә йөрсәм, Югала арганнарым. Көмеш көзгедәй җемелди Елгаларым, күлләрем; Кояшка карап елмая Чәчәкләрем, гөлләрем. Тәмле хуш исен аңкыта Җиләкле аланнарым. Алсу гәрәбәдәй балкый Миләшем, баланнарым Алтын дулкындай чайкала Басуларым, кырларым, Алтын көшелләре белән Тулыдыр ындырларым Болар Табигать-Ананың Соклангыч күркәм эше. Аны шул гүзәллек белән Сакласын иде кеше. Ярсу елга дулый, Күңел алга ыргый, Берсе әйтә: «Борыл», Икенчесе: «Омтыл». Курку туктап кала: «Карышмачы, буйсын», Өмет чыга алга: «Маякларың янсын». Давыл шаша тәмам, Төн куера һаман, Ә мин юлны тотам Маякларга табан. Омтылышы булса, Сүрслмәсә өмет, Бәген авырлыкны Җиңеп чыга егет. Яшьлек хушлашса да, Чаларса да чигә, Йөрәк типкән чакта Тукталырга нигә?! Камил Сәгадәт Җан ярам Көндезләрен шәм яндырып эзлим, Төннәремдә айга ялварам. Давыллардан йолып, Упкыннарга аткан Мәңге төзәлмәслек җан ярам! Йөрәгемә якын кеше булып Бөтен барлыгымны биләдең. Күк капусын ачып кергән идем, Айда дигәч, айга менгән идем— Үзең дәштең, үзең килмәдең Ай янында якты йолдыз булып, Зөһрә йолдыз булып син калсаң, Хисләремнән ефәк баскыч үреп, Синең янга мин дә менәр идем Яннарында урын табалсаң. Көндезләрен — шәм яндырып эзлим, Төннәремдә айга ялварам, Давыллардан йолып, Упкыннарга аткан Мәңге төзәлмәслек җан ярам. Йөрәгемнең юлда арып-талып Егылганы болай беренче. Син бит Кояш! Болыт арасыннан Тик бер генә кабат күренче. Елмаюың җанга сихәт бирер, Елмаюың миңа— сөенче. Горурлыкта шактый алдырсак та, Алҗуларым болай — беренче. Син бит — Кояш! Болыт арасыннан Тик бер генә кабат күренче. Яратуда булмый җиңелүче, Яратуда булмый Җиңүче! Сөюләр бит бар иде, Канатлар да пар иде. Эреде дә юкка чыкты,— Хәзер ни ямь бар инде? Атласам да абынам, Уйланам, гел сагынам Аклы күлмәкләреңне, Затлы күлмәкләреңне. Сагынам күзләреңне. Төртмәле сүзләреңне. Хис көлтәсе — чаптар ат, Теләсәң күпме ярат! Йолдыз кебек атылдык Тормыш үзәннәренә. Җан-йорәкнең сызлавына Ничек түзәргә менә? Инде янә талпынам, Шул чакларны сагынам. Күмер түгел, Көл калмаган Яшьлекнең учагыннан Халәт Май кояшы балкышыдыр Сезнең йөзләр, Таң нурының чагылышы Сезнең күзләр Көн дә күреп Шул күзләргә багар идем, Күңелегезгә сөю уты Ягар идем. Тәкәбберлек илә мине Этәрсәгез Башка мәңге Барлыгымны Сиздермәмен. Янармын тик эчтән, әмма Хисләремне Яңа язлар очен саклап, Сүндермәмен. Бу җыруны язган өчен Гафу сорыйм, Язмыйча һич Түзә алмас Хәлдәмен мин. . Ходай үзе ярлыкасын, Күңелем саф, Сөюемнең тоеп яшим Ярдәмен мин! Талгын күлдәге аккоштай идем, Җил искән саен күлгә сыендым. Җәйдән китмәдем. Козне көтмәдем. Мәңге яшәргә шулай җыендым. Җил-давыл булып тузгып килдең дә Сизми дә калдым — уратып алдың! Уратып алдың, моңнарга салдың, Тик нигә үзең бер читтә калдың? Күлләр дә кипте синең утында, Аккош җан бирде—синең учында Ә син битараф калдың барсына, Мондый җәйләрне күңел тарсына. Җәйдә син хәзер. Көзләр көтмисең, Мәңге яшәргә шулай җыенып. Талгын күлдәге аккошлар кебек, Җил искән саен күлгә сыенып.. Сезнең якта алсу шәфакъ күрсәм, Әллә ниләр уйлап сискәнәм. Яна, яна, яна, яна төсле Минем йөрәк кебек, бар галәм. Сезнең якта күксел томан булса, Моңланасың, димәк. Сизенәм. Сызлый, сыкрый, өзгәләнә күңел, Онытып булмый икән тиз генә! Сезнең якта бүген кара болыт, Яшен кисә, кисә йөрәкне Ай, мәхәббәт! Ай-Һай, ялгыз яну Өзеп карый икән үзәкне. Биреп карый икән кирәкне! Сезнең якта алсу шәфакъ күрсәм Әллә ниләр уйлап снскәнәм. Яна, яна, яна, яна төсле Минем йөрәк кебек, бар галәм...