"КЫРЫК БАКЧА"дан
Ахмаклык бәянында Сакалның зурлыгы акылга мөнафи10. Берәү дә бер китапта күрде: «Ахмак кешенең башы кечкенә вә сакалы зур булыр»,— димеш. Тизрәк көзгегә барып карады, күрде—үзенең башы кечкенә, сакалы зур. Уйлап торды да: «Тукта, башны зурайтыр хәл юк, әмма сакалын би әйе вәҗһин11 кечерәйтергә мөмкин»,—дип, сакалын учлап тотты һәм учыннан артканына ут төртте. Сакалы яңа башлады, кулы пеште. Абау, дип кулын тартып алды. Сакалы янып кипе. «Бу һәл ахмаклыгымнан икән»,—дип китеп урынына утырды. Ахмак дигәнебез, безнеңчә, тинтәк диярләр. Ахырын тикшермичә, тәдбирсез эш кылган кеше — ахмактыр. Ике ахмак юлга чыктылар, сөйләшә баралар. Берсе әйтте: «Мин Алладан сорыйм, миңа күп куйлар бирсә иде, ите белән, йоны белән файдаланыр идем»,— диде. Икенчесе әйтте: «Мин Алладан сорыйм, синең куйларыңны килеп бүре ашаса иде»,—диде. Болар бик кычкырышып киттеләр, янә татуланыштылар. Бара торгач, күрделәр: бер карт бер ишәккә ике кисмәк бал төягән, килә. Болар бардылар, ул картка хәлләрен сөйләделәр. Ул карт: «Тукта, мин сезнең сүзегезгә җавап бирим»,— дип, ишәген туктатты. Тезгенен кулыннан ычкындырды, ишәге, җиргә иелеп, үлән ашарга тотынды. Өстеннән бал кисмәкләре җиргә төште, баллары түгелде. Карт әйтте: «Бимәгънә 12 сүзегез өчен мине туктаттыгыз, ахмак икәнсез. Сезгә ияреп, мин дә ахмак булдым, тәдбирсез эш кылдым, ишәк өстеннән кисмәкләр тешәсен уйламадым»,—диде. Зиһенсезлек һәм аңгыралык Бер кызны кияүгә бирделәр. Кияү кыз катына килде, күрде: кызның кулы камырлы, тырнак төпләре камыр гына. Кияве пакьлек ярата торган адәм иде. Бер хәйлә табып: «Абау, эчем»,— дип угалана башлады. Кыз һәм хафа булып: «Соң ничек итик, моннан элгәре эчең авыртканы бар идеме, ни дару итә торган идең?»—диде. Кияве әйтте: «Эчем һәр заман авырта торган иде. Эчем авыртканда, әни кулындагы камырны юып эчертсә, төзәлә торган иде»,—диде. Кыз үзенең кулына карады: «Менә кулымда камыр бар икән, алай булса, юып бирим»,—дип бер табакка су салып юды. «Мә, эч»,—дип киявенә бирде. Кияве әйтте: «Әни өч катка чаклы юа торган иде»,—диде. Кыз янә кулын ике кат юып, кул юган суын киявенә бирде. Кияве суны кулына алды да: «Аллага шөкер, инде эчем туктады, мә, бу суны түгеп ташла»,—диде. Кыз ни өчен юдырганын фәһем итә алмады. Янә бер егет кыз катына барды. Егеткә аш пешереп китерделәр. Кыз барды да иң әүвәл ашны кабып карады. Авызы пеште. Әйтте: «һай, безнең әни һәркайчан ашны суытып китерә»,—диде. Егет: «Мин дә кабып карыйм»,—дип барыр да, салкын аш капкан кебек алып, күп замангача күңелсез булып йорде. Кыз ул арада чыгып керде. Егет әйтте: «Тышта һава ничек?»—диде. Кыз әйтте: «Тышта һава авызы пешкән егет кебек»,—диде. Чөнки һава болытлы, томан иде. Тапкыр җавап Ялган булса да, сөаленә күрә җавабын туры китереп, муафыйк җавап бирү тапкырлыктан вә һәм зирәклектәндер. Бер кеше беркөн балык сатып алды. «Бу балыкны пешерегез»,— дип хатынына бирде, үзе йокларга ятты. Ул йоклагач, җәмәгате балыкны пешерделәр, ашап бетерделәр Йоклаган вакытта бу кешенең кулын, авызын балык шурпасы белән майладылар. Бу кеше йокысыннан уянды да: «Балыкны пешердегезме, китерегез, ашыйк»,—диде. Әйттеләр: «Сөбханалла, балыкны пешердек, үзең дә ашадың лабаса, оныттыңмы?» — диделәр. «Юк, әле балык ашаганым юк минем»,—диде. «Ышанмасаң, кулыңны иснәп кара»,— диделәр. Кулын иснәп карады, вакыйган, балык исе килә. «Алай икән, дорес әйтәсез, ләкин мин ашаганымны тоймадым, йокыда идем»,—диде. Бер патша үзенең якыннарыннан бер кешене бер эш хосусында урыныннан төшерде. Бу кеше бер хәйлә белән эт кебек өрергә, бүре кебек уларга, ишәк кебек бакырырга, ат кебек кешнәргә өйрәнде Беркөн патша тәхетендә ялгыз утырып торган вакытта, бу кеше, ишек төбенә килеп, эт кебек өрә башлады. Патша әйтте: «Карагыз, эт бар»,—диде. Ул арада бу кеше бүре кебек улый башлады. Патша курыкты, тәхетеннән сикереп төште. Янә ул арада бу кеше ишәк кебек бакыра башлады. Патша тәхетеннән чыгып качты. «Бу ни тавыш икән?» — дип чыктылар Бу кеше ат кебек кешнәде Моны тотып, патшага китерделәр. Патша әйтте: «Әй фәлән, сиңа ни булды, тилердеңме?» —диде. Бу кеше әйтте: «Шулай инде, тәкъсир, сип мине урынымнан төшергәннән бирле Аллаһ Тәгалә эт сурәтенә кертте, бүре сурәтенә кертте, ишәк сурәтенә кертте, ат сурәтенә кертте. Аллаһ Тәгалә шундый кодрәтле зат икән, әүвәлге сурәтемә кайтырып, әүвәлге хезмәтемә кертсә дә кадирдер»*,—диде. Аннан соң патша, гафу кылып, аны яңадан әүвәлге хезмәтенә утыртты. Берәү бер кешедән сорады: «Бал тәмлеме, шикәр тәмлеме?» —диде. Ул кеше әйтте: «Ашап карамыйча, мин аны каян белим? Китерегез, ашап карыйм әүвәл, аннан ары әйтермен»,—диде Карыны бик ачкан иде Бер савыт бал белән бер савыт шикәр китерделәр. Кайдан тапса да, үзе икмәк табып килде, әле бал каба, әле шикәр каба. Шулай итә торгач, барын да ашап бетерде. «Юк, кайсы тәмле икәнен белә алмадым»,—диде. Бер кечкенә бала зурлар мәҗлесендә картларга катышып сөйләшкәндә, берәү әйтте: «Син кечкенә сабый бала, зурлар катында сөйләшмә, тик утыр»,—диде. Бу кечкенә бала әйтте: «Мин кечкенә булсам да, Сөләйман һөдеһеденнән13 кечкенә түгел, син дә Сөләйманнан зур түгел, һөдеһедтә әйтте: «Әхәтте би ма ләм тәхәтте биһи14 дип»,—диде. Мәҗлес халкы һәммәсе тәхсин кылдылар. Беркөн бер патша бәгъзе кешеләре белән сәергә чыккан иде. Бер җирдә, кешеләреннән аерылып, ялгыз калды. Шунда бер карт очрады. Ул картка әйтте: «И бабай, син кайдагы?»—диде. Карт: «Мин шул шәһәрдән»,—диде. Патша әйтте: «Бу шәһәрнең хакимнәре ничек?» Карт әйтте: «Хакимнәребез бик кирәкмәгән усал, залим кешеләр»,—диде. Патша әйтте: «Патша хакында ни әйтәсең?»—диде. Карт әйтте: «Шәһәребездә моның кебек кабахәт залим патша булганы юк иде, золымы белән көйдерде шәһәрне»,—диде. Патша әйтте: «Мине таныймсың, мин кем?»—диде. Карт әйтте: «Юк, танымыйм, син кем?»—диде. Патша әйтте: «Бу шәһәрнең патшасы булырмын»,—диде. Карт әйтте: «Мин кем, син мине таныймсың?» Патша әйтте: «Юк, танымыйм, рәгыйят15 16 эчендәге халыкны каян танып бетерәсең»,—диде. Карт әйтте: «Мин фәлән угылы фәлән мәҗнүн, кон саен ике мәртәбә шулай юләрләнеп саташып йөримен»,—диде. Патша көлде дә китте. Берәү күрде: бер кешенең оендә матчасы тошеп бара. «Бу матча тошеп китәр, тозәтеп куй»,—диде. Ул кеше әйтте: «Тимә, тимә, ул тәсбих әйтә*»,— диде. Бу кеше әйтте: «Мин куркамын, күңеленә йомшаклык килер дә сәҗдә кылыр17»,—диде. Бер яшь егет бер карт кешене күрде: бокрәеп акрын гына бара. «Бабай, ни җуйдың?»—диде. Карт әйтте: «Әй балам, яшьлегемне җуйган идем, тапмый барам»,—диде. Берәү бер заманда: «Шикәр хәрам, шикәр белән чәй эчү дөрес түгел»,— дип фәтва18 бирде. «Бу кеше хәлалны хәрам дип әйтте, кяфир булды»,—дип, үтерергә хоксм иттеләр. Сәясәт мәйданына китерделәр. Әмир әйтте: «Сабыр итегез, ул сүзеннән кайтмады микән, сорагыз»,— диде. Бу кешедән сорадылар: «Йә, инде шикәр хакында ни әйтәсең?» — диделәр. Бу кеше әйтте: «Шикәр тәмле, тәкъсир»,—диде. Кателдән19 котылды. Сөальне хата фәһемләп, хата җавап бирү Берәү, бер кешенең оендә кунак булып, өй хуҗасы аны озата чыккач, әйтте: «Миңа купа алып кил»,—диде. Бу кеше әйтте: «Аллаһ разый булсын»,—диде. Кунарга кил, дип әйтә дип, хата фәһемләде. 13 һодеһед—кош иссмс. 14 Әхәтте би ма ләм тәхстте биһи син кардәш булмаган кеше белой мин кардәшмен (син белмәгәнне мин беләм, мәгънәсендә). 15 Рәгыйят—халык, масса. 16 Т ә с б и х әйтү Алланы мактау. 17 Сәҗдә кылу — олылап, йөзтүбән җиргә яту. 18 Фәтва дәгъвалы мәсьәләне чишеп җавап бирү. 19 К а т с л - үлем. Берәү бер кешедән пычкы сорады: «Миңа пычкы биреп торсана»,— диде. Ул кеше өенә кереп китте дә ышкы алып чыкты һәм бу кешегә тоттырды. Бу кеше әйтте: «Юк. мин пычкы дип әйткән идем»,—диде. Янә берәү бер кешедән сорады: «Чыршы Габди кайсы авылныкы?» — диде. Ул кеше җавап бирде «Чыршы Габди Наратлыныкы бугай»,— диде. Сорасы сүзеңне яхшы уйламыйча, ашыгып сөаль кылырга да тиеш түгел икән. Ишанланучылар бәянында Кадим заманда пәйгамбәрлек дәгъвасы кылучылар булган кебек, ишанлык дәгъвасы кылучылар һәм буладыр. Халык күзенә тәкъвалык күрсәтеп, максутлары мәгыйшәт өчен үзләренә бернәрсә хасил итмә- ктер. Бер адәм берничә ел озак сәфәрдә йөреп кайтты Ишанлык дәгъвасы кылып, үзенә ишан исемен чыгарды. Бәгъзе ахмаклар моңар иярделәр. Бара торгач, үзенең ахмаклыгы сәбәпле, ишан исеменнән газел кылының*, нишан20 21 булып калды. «Халык миңа ихлас куйсыннар».--дип ялган кәрамәтләр изһар кылып22 , төрле хәйләләр белән бәгъзе наданнарны алдаштыргалады. Бервакытны бу ишан үзенең якыннарыннан бер кызга әйтте: «Без фәлән кеше белән кырга йөрергә чыгарбыз, шул вакытта син безгә бер тәлинкә җиләк җыеп, юл өстендә ашлык арасына посып тор. Без узып барганда, ашлык арасыннан тәлинкә белән җиләкне суз. үзең күренмә»,— дип тәнбиһ кылды. Ахыр бу кыз, ишанның әмеренчә, бер мәгълүм көнне бер тәлинкә җиләк җыеп, ашлык арасында торды Бу ишан үзенең мориде белән юлдан барганда, күрделәр, ашлык өстендә бер тәлинкә җиләк тора. Ишан: «Бисмиллаһиррахманиррахим Аллаһеммә саллигалә»,—дип җиләкне барып алды. Мориденә әйтте: «Кил, фәлән, кәрамәт җиләге ашыйк, әмма бу вакыйганы һичкемгә сөйләмә. Бу җиләк безгә Аллаһс Тәгаләдән килде фәрештә аркылы»,— диде Җиләкне юл читенә утырып ашадылар. Ул затның моннан башка һәм ялган кәрамәтләре бар иде. Бай һәм хезмәтче Берәүнең бер ялкау хезмәтчесе бар иде. Беркөн бу кеше бу хезмәтчене базарга җибәрде. Акча бирде: «Базардан фәлән нәрсә алып кил»,— дип. Малай базарга китте, бик озак торып кайтты Бай янә икенче йомышка базарга җибәрде, малай төнлә кайтты. Бай кыйнады. Хезмәтчесе әйтте: «Синең ике төрле йомышың бар икән, берьюлы җибәрү кирәк иде»,—дип бай белән тон буе кычкырышты. Бервакытны бу бай авырый башлады. «Бар, табибны алып кил»,—дип шул хезмәтчене табибка җибәрде. Хезмәтче китте, табибны алып килде. Аның белән янә бер кешене ияртеп килде. Бай әйтте: «Нигә бу кешене алып килдең?»— диде. Хезмәтче әйтте: «Фәлән вакыт үзең мине кыйнадың, йомышка барганда, икс йомышны бетереп кил, дидең Инде менә сиңа табиб, Аллаһ бирсен, шифа тап. үлсәң, менә сиңа кабер казучы, мине икенче мәртәбә йортмә»,— диде. 20 Газел кылу чыгарылу, төшерелү * Нишан дансыз, дәрәҗәсез. 22 Изһар кылу күрсәтү Саранлык Ләим* улдыр—тешен орыр тешенә, Үзе иммәс23 24, дәхи бирмәс кешегә. Бер бик хәрыйс25 26 ләим кеше бар иде. Бөтен гомере буенча хәрыйслык белән ашамыйча-эчмичә күп акча хасил итте. Акчасын барын да алтынга әйләндереп, бер җиргә җир астына күмеп куйды. Аннан соң һәрбер кулына төшкән алтынны шул алтыннар янына илтеп салыр иде. Вә аның акыл вә мөрәүвәт иясе бер угылы бар иде, үсеп буйга җитте. Гыйлем бабыннан өлеш алды. Адәмнәргә катышасы килә, акча юк. Акчасыз фәкыйрьне игътибарга да алмыйлар. Моның эче пошып йөри, атасының акчасы бар, ничек кулга төшерергә кирәк? Беркөнне сагалап торды, атасы кулына төшкән алтынны янә шул баягы алтыннар янына салырга китте. Бу егет, күрер-күрмәс атасының артыннан барып, алтынны кайда куйганын карап торды да, булды, шөкер, дип кайтты. Атасы алтыннарны куеп кайткач, бер капчыкка таш тутырды да шул җиргә барыл, алтыннарны ачып алды, алтын урынына ташларны салып, атасы куйган кыяфәттә өстен ябып куйды, бер-бер хөкем булганчы алтыннарны бер урынга да сарыф кылмады. Берничә заманнан соң атасы янә кулына тошкән алтынны куярга шул урынга барды, ачып күрде, алтын урынында таш тулып ята. Хәйран булды, бу кем эшедер, дип уйлап тора. Бак, бәдбәхет угылым эшедер, дип чакырып угылыннан сорады «Ул фәлән җирдәге алтыннарны син алдыңмы?»—диде. Угылы әйтте: «И мәрхәмәтле атам, мин алу түгел, һаман алтыннарның барын да белгәнем юк»,— диде. Атасы бик тыгызлагач, икърар кылды: «Алдым, әткәй, ләкин мин урынына салып куйдым»,—диде. Атасы әйтте: «Бәли, син урынына салып куйгансың, ләкин таш тутырып куйгансың»,—диде. Угылы әйтте: «И юмарт атам! Алтын кирәк ашамак-эчмәк, икмәк, рәхәтләнмәк өчен. Әмма җир астында ятарга таш та ярый, балчык та ярый, кирпеч тә ярый». Хикәят Беркөн мәшһүр Хатәм Тай гарәп олугларын чакырып олуг зияфәт итде*. Шул вакыт бер фәкыйрь яп-ялангач ишектән килеп керде. Хатәм Тай ул фәкыйрьнең кулындан тотып, мәҗлеснең югарысына мендереп утыртты. Әйттеләр мәҗлестәге кешеләр: «И Хатәм, сән нишләдең?» — диделәр «Бу эшең килешмәде»,—диделәр. Хатәм җавап бирде: «Сезнең һәрбереңезне үзеңезнең дәүләтеңез югары утыртты, бу ялангач фәкыйрьне мәнем үземнең юмартлыгым шулай югары утыртты»,—диде. Хикәят Беркөн бер базарга бер кол сатмага китерделәр. Күзе сукыр, тәне җәрәхәтле, кулы чулак, һичнәрсә тотарга ярамый һәм (башка) гаепләр анда бар иде. Бер кеше сатып алырга дип карады. Гаепне күреп әйтте: «Сүзләргә теле ничек?»— диде. Әйттеләр: «Моның теле фәсыйх27, сүзгә бик оста», диделәр. Ул кеше: «Алай исә кабул иттем гаепләре берлән»,—дип колны сатып алды. 23Ләим—саран. 24 Йимәс—ашамас. 25 X ә р ы й с — ач күз. * Зияфәт ит ү—кунак итү, мәҗлес кору. 27 Фәсыйх—матур һәм килешле итеп сойләү. Хикәят Беркөн бер бик фәкыйрь кеше иске кием берлән бер падишаһның мәҗлесенә килеп керде. Падишаһ ул фәкыйрьнең кермәклегенә бик хафа булып китте, төсе үзгәрде. Мәҗлестәге адәмнәрдән берсе әйтте: «И дәрвиш фәкыйрь, син белмәссең, бу кадәр иске кием берлән падишаһ мәҗлесенә килмәк гаептер». Дәрвиш әйтте: «Иске кием берлән падишаһ мәҗлесенә килмәк гаеп түгелдер. Әмма иске кием берлән падишаһ мәҗлесеннән чыгып китмәк гаептер»,—диде. Бу сүз падишаһка хуш күренеп, ул фәкыйрьгә ингам-ихсан1 кылды ИСКӘРМӘ Күренекле мәгърифәтче, галим һәм язучы Каюм Насыйри (1825—1902) күләм ягыннан ин зур әсәре «Фәвакиһел жөләсә фил әдәбият»ны («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше») 1879 елда яза башлый. Аның беренче кыскартылган вариантын «Кырык бакча» исеме белән 1880 елда илле сигез битле китап итеп чыгара. Китаптагы әсәрләрнең күпчелеге көнчыгыш әдәбиятыннан сайлап тәрҗемә ителсә дә, К. Насыйри «...урыны туры килгән саен үз фикерләрен өсти, үз карашларын белдерә баручы язучы да булып күренә. Автор... шул кечкенә хикәяләре, новеллалары ярдәмендә үз вакытының реаль тормышын, андагы социаль зарарлы күренешләрне тәнкыйть астына ала» дип язды профессор Мөхәммәт Гайнуллин. «Кырык бакча» 1902 елда 80 битле китап итеп биш мең данәдә кабат басыла. Моннан соң бу әсәрдән өлешләр Каюм Насыйрының 1945, 1953 һәм 1956 елларда чыккан «Сайланма әсәрләр»ендә, 1957 һәм 1968 елларда басылган «Кырык вәзир» исемле китабында, «Егерме дүртенче бакча» дигән җыентыгында (1970) урын ала. К. Насыйри икс томлыгының икенче томында (1975) «Кырык бакчаидан шулай ук үрнәкләр бар. Андагы искәрмәләрдә өзекләрнең 1953 елгы «Сайланма әсәрләр»дән, ә «Кырык бакча»дан соңгы оч хикәятнең Казан университеты китапханәсендәге кулъязмалардан алынуы, боларын китапханә хезмәткәре Д. Абдуллина күчереп тапшыруы әйтелә. Текст икс томлыкның икенче томыннан алынды, искәрмәләр өчен дә икс томлык төп нигез булды.