Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ГЕНЕРАЛЬ КОНСУЛНЫ КАБУЛ ИТҮ Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев 4 сентябрьдә Казан Кремлендә Төркия Республикасының мәркәзебездәге генераль консулы Алпхан Шоленны кабул итте. Дусларча әңгәмә барышында А Шолен әфәнде үз консуллыгының функцияләре, статусы һәм вәкаләтләре турында сөйләде. Төркия Республикасы Президенты С Дәмирәл әфәнденең Татарстан белән ике яклы сәүдә-икьтисадый, фәнни һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирүен әйтте Җөмһүриятебез Илба- шы М. Шаймиев, Төркиянең дәүләт эшлеклесен җылы тәбрикләп, бу вакыйганың зур тарихи әһәмияткә ия булуын күрсәтеп үтте. Әлеге консуллык, Татарстаннан тыш, тугандаш Башкортостан, Чувашстан, Мари Иле, Самара өлкәсенә дә хезмәт күрсәтәчәк. А. Шолен әфәнде шулай ук, үзенең рәсми вазифасын башкаруга керешкәнче, ТР Премьер-Министры Ф Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Советы Рәисе В. Лихачев белән дә очрашып сөйләште. В. ЛИХАЧЕВ ТАИЛАНДТА 16—20 сентябрь көннәрендә Таиландта АСЕАН (АИПО) Парламентара оешмасының Эш комитеты һәм Генераль ассамблеясе утырышы булды. Аның эшендә 15 дәүләт вәкилләре, шул исәптән Россия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе В. Лихачев җитәкчелегендәге делегациясе дә катнашты. Парламентара оешма вәкилләренең (Индонезия, Малайзия, Филиппин, Сингапур, Вьетнам. Таиланд) Россия делегациясе белән очрашуы вакытында Россия Федерациясе һәм АСЕАН хезмәттәшлегенең торышы, перспективалары турында эшлекле сөйләшү булды. Очрашуда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар биреп, В Лихачев Президент сайлауларыннан соң Россиядәге эчке сәяси хәл, Чечняда эшләрне җайга салуны цивилизацияле һәм хокукый хәл итүгә якын килү мәсьәләләре, дәүләтнең диннәргә, шул исәптән Ислам диненә мөнәсәбәте турында җентекләп сөйләде. Татарстан Республикасының халыкара элемтәләре тәҗрибәсенә киң тукталды. «СӨЕМБИКӘ» БӘЙРӘМ ИТӘ Халыкара абруй казанган «Сөембикә» журналы 23 сентябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үзенең 70 еллыгын бәйрәм итте Юбилярны котларга илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күп кенә кунаклар килгән иде Бәйрәм кичәсендә журналның баш мөхәррире Роза Туфитуллова «Сөембикәмнең («Азат хатынмның») үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. ТР Премьер-министры урынбасары И Хайруллин юбилярга Татарстан Республикасының Мактау грамотасын тапшырды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары Р Харисов. Татарстан Мәгълүмат һәм матбугат министры И Әхмәтҗанов, ТР Мәдәният министры урынбасары М Низамиев, тугандаш Башкортостаннан килгән кунаклар «Башкортостан кызы» журналының баш мөхәррире, шагыйрә Г Юнысова- Иделбаева, «Ак калфак» берләшмәсенең Уфадагы җитәкчесе, шагыйрә һәм прозаик Д Булгакова, Мәскәүдән Татар зыялылары клубы директоры, язучы Н Кәримова, Чаллы шәһәре мэры Р Алтынбаев, Аксубай районы хакимияте башлыгы М Халитов һ. б кайнар котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан сәнгать осталары концерты булды. ЕВРОПАГА СӘЯХӘТ Милли Мәҗлес һәм «Иттифак» партиясе рәисе Фәүзия Бәйрәмова чечен делегациясе составында «Тынычлык Маршы» белән Төркиядә һәм Данияда булып кайтты «Тынычлык Маршымның максаты Чечняда сугышны туктату, Чечняның бәнсезлеген тану, сугыш башлаучыларны халыкара трибуналга тарту. «Тынычлык Маршы» Төркиянең күп шәһәрләре буйлап үтте Анда катнашучылар җирле халык, сәяси фирка җитәкчеләре һәм дәүләт эшлеклеләре, матбугат эшлеклеләре һәм галимнәр белән очрашты Чечня бәйсезлеге мәсьәләсе буенча Анкара һәм Стамбул шәһәрләрендә зур митинглар үткәрелде, аларда Фәүзия ханым да чыгыш ясады. Данияда «Тынычлык Маршы»нда катнашучыларны «Кеше хокукларын яклау комитетымның Хельсинки группасы каршы алды Биредә илнең Премьер-министры, Скандинавия илләренең хокук яклаучылары, аерым министрлар, галимнәр һәм матбугат әһелләре, Данияда яшәүче мөселманнар белән дә очрашулар булды. Аларнын парламентлары каршына Чечняның бәйсехлеген тану мәсьәләсе куелды. ХАЛЫКАРА СЕМИН АР-СИМПОЗИУМДА 26 29 августта Анкара шәһәрендә төрки дөньясы әдәбиятчыларының халыкара семинар-снмпозиумы булды. Аны Ататөрек исемендәге мәдәни мәркәз үткәрде. Семинар-снмпозиумда, Төркия, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Казагыстан, Кыргызстан, Уйгурстан галимнәре белән беррәттән, Казан университеты профессоры. «Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы Хатыйп Миннегулов та катнашты һәм чыгышлар ясады. Галимнәр корылтаенда 30 томлык төрки дөньясы әдәбиятлар тарихын, энциклопедиясен, антологиясен, терминнар сүыеген язуның торышы, бу эшне тагын да камилләштерү мәсьәләләре каралды. «ОСТАБИКӘ» ТӨРКИЯДӘ Чаллы шәһәренең «Остабикә» фольклор ансамбле Төркиядә булып, зур уңыш каза нып кайтты. Әлеге илнең Президенты С. Дәмирәл белән очрашу, Э. Гази исемендәге фестивальдә катнашу, «Евразия-Төркия» халыкара телеканалы тапшыруларында чыгыш ясау, тугандаш мөселман җөмһүриятенең күп кенә шәһәрләрендә һәм авылларыңда концертлар кую, халык белән якыннан аралашу күңелләрдә җуелмас якты хатирәләр калдырды Әлеге гастрольләрне Татарстанның Ба лалар һәм яшьләр эше дәүләт комитеты оештырган иде. АРАЛАР ЯКЫНАЯ Екатеринбургта Татарстан Республика сының даими вәкиллеген ачу тантанасы бу лды. Анда хөкүмәт һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, эре эшкуарлар һәм банкирлар, шулай ук Уралдагы чит ил консуллыклары ның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Татарстан делегациясен ТР Дәүләт Советы сәркатибе Н. Әбдрәшитова җитәкләде Олы кунакларны Свердловск өлкәсе губернаторы Э. Россель кабул итте. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ Җөмһүриятебез язучылары оешмасының чираттагы идарә утырышында халкы бызның боек әдибе Гаяз Исхакыйнын туу ына 120 ел тулу юбилеен 1997 елның февраль аенда олылап үткәрү чаралары каралды Шул ук утырышта Татарстанның халык язучысы, проза остасы Фатих ага Хөсни исемендәге бүләк булдыру турында да карар кабул ителде 5 миллион сум күләмендәге әлеге бүләк һәр елны матбугат бит ләрендә донья күргән һәм татар әдәбиятының күркәм традицияләрен уңышлы дәвам итә алган иң оста, зәвыклы язылган хикәя авторына биреләчәк Утырышта оештыру мәсьәләләре дә каралды. Татарстан Республикасының Зур концерт залына директор итеп билге ләнгән Мансур Шиһвпов урынына. Тагар стан Язучылар берлеге ндарәсс рәисе урынбасары итеп Әхмәт Гадел (Гаязов) расланды ЧИСТ АЙДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ 17—19 сентябрь көннәрендә Чистая районында татар әдәбияты көннәре үткәрелде ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р. Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге бер төркем язучылар ин элек район һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләре белән очраштылар биредәге атаклы сәгать заводында, музейларда булдылар, район мәдәният сараенда чыгыш ясадылар Аннары язучылар (алар арасында Татарстанның халык язучысы Ә. Еники, халык шагыйрьләре Ш Галиев, И. Юзиев, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Р Фәнзуллин, танылган прозаиклардан К Тимбикова, Б Камалов, Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Ә Гадел, тәнкыйтьче Ф Галиму тлин, «Идел» журналыннан шагыйрь Р Зәйдулла, «Салават күпере» журналының баш мөхәррире 3. Хөснияр һ. б. бап иде), төркемнәргә бүленеп, районның Каргалы. Мөслим. Гаделша. ДүртөАле авылларында халык белән очраштылар, мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында чыгыш ясады лар 19 сентябрьдә язучылар боек әдибебез Гаяз Исхакый туган Яушнрмә авылына килеп, аның изге туфрагына баш иделәр Алар биредә 1997 ел февра-тендә ачылачак әдәби тарихи музейның тупланып килүче экспонатлары белән таныштылар, мәктәп балалары һәм авыл халкы белән очрацгтылар БЕРЕНЧЕ ЛАУРЕАТЛАР Милли балалар әдәбиятын үстерү һәм баетуны күздә тотып. Татарстан Язучылар берлеге бу өлкәдә иҗади уңышларга ирешкән каләм ияләренә ел саен атаклы язучыпатриот Абдулла Алиш исемендәге премия бирергә карар кылган иде Ниһаять, быел сентябрь аенда беренче лауреатларнын исемнәре мәгълүм булды Алар күренекле балалар язучысы, проза остасы Ләбибә Ихсанова һәм Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев. Лауреатларга махсус диплом һәм 600 доллар күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИ КИЧӘСЕ Татарстан азучыларының Г Тукай исемендәге клубы үзенең быелгы сезонын күренекле язучы-фронтовик Габдулла Шәрәфи нен 70 еллык бәйрәм кичәсе белән башлап җибәрде Юбилярны ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев, Татарстан ның халык язучысы Ә Еники, Татарстанның халык шагыйре Ш Галиев. прозаиклар Л Ихеанова. М Хуҗнн. М Хәбибуллин. М Маликова, шагыйрьләр Р. Әхмәгжднов, Р Әхмәт һ б кайнар котлады Заманында Г. Шәрәфи эшләгән «Сөембикә» журналы коллективы исеменнән әдипне баш мөхәррир урынбасары М Әмирханов һәм бүлек мөхәррире Р Кама.зстдннова тәбрикләде Якташлары Биектау районы вәкилләре. «Спутник» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре юбиляр адресына җылы сүзләрен әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар Г Камал исемендәге Татар дәүләт драма академия театрының атаклы артистлары Н. Ихсанова, Р Таҗетдннов тыңлаучыларны язучының аерым хикәяләре белән таныштырдылар. К. Хәйретдинова, Л. Бичари- на, 3. Хәнретдинов. Г. Шаһиев кебек танылган җырчылар исә кичәдә юбиляр яраткан әсәрләрне башкардылар. ЯЗУЧЫ — АКАДЕМИК Үзәге Санкт-Петербургта булган Россия гуманитар фәннәр Академиясе сафларында Татарстаннан М. Хәсәнов, Т. Галиуллин. Ф Мусин кебек билгеле татар әдәбиятчылары бар иде инде. Хәзер аларга фән һәм укыту өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләп килүче Хатыйп Миңнегулов та кушылды. 17 сентябрьдә аңа Россия гуманитар фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы булып сайлануы турындагы таныклык (диплом) тапшырылды. Филология фәннәре докторы. Казан дәүләт университеты профессоры, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты, журналыбызның редколлегия әгъзасы һәм даими авторы Хатыйп Йосыф углы Миңнегуловны академик булуы белән ихлас күңелдән котлыйбыз! ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕНДӘГЕ УРАМ Вакытсыз арабыздан киткән талантлы, фидакарь шагыйрь — «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Рәшит Әхмәтҗановның якты исемен мәңгеләштерү буенча якташлары тагын бер изге гамәл кылдылар. Хәзер Баулының элекке Санаторий урамы аның исемен йөртә. КОРЪӘН БАСЫЛДЫ Татарстан Республикасында беренче тапкыр гарәп телендә Коръән дөнья күрде Җөмһүриятебезнең газета-журналлар нәшрияты мөселманнарның изге китабын 10 мең данәдә бастырды. Алар республикабыз мәчетләренә таратылачак. РӘССАМНЫҢ ДҮРТЕНЧЕ КҮРГӘЗМӘСЕ Казанның М Горький исемендәге әдәби-мемориаль музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Шәндуллиннын нәфис сәнгать әсәрләре күргәзмәсе булып үтте. Әлеге рәссам пейзаж, натюрморт, портрет, графика жанрында уңышлы эшли. Аның күп кенә иҗади хезмәтләре илебездәге төрле музейларда һәм картина галереяларында, шулай ук лкш. Алмания, Австрия, Төркия һәм Франциянең шәхси коллекцияләрендә саклана Мәркәзебездә үткәрелгән дүртенче күргәзмәсендә Ш Шайдуллин сәнгать сөючеләрне үзенең соңгы елларда иҗат иткән 50 әсәре белән таныштырды НӘККАШ НӘКЫШЬЛӘРЕ Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәт шәһәрендә Г. Ибраһнмов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре, күренекле каллиграф-галим. күп кенә шәмаилләр һәм тугралар (шәхси герблар) авторы Нәҗип Нәккаш хезмәтләреннән торган күргәзмә ачылды Әлеге үзенчәлекле останың китапларны һәм журналларны бизәүче график әсәрләренә дә биредә урын мулдан бирелгән. Рәссам борынгы каллиграфия сәнгатен торгызу, ана кабатланмас янадан-яна бизәкләр—төсмерләр өстәү юнәлешендә армый-талмый эшли. Элгәре аның шәхси күргәзмәсе башкалабызның Г Тукай музеенда да күрсәтелеп, сәнгать сөючеләр тарафыннан югары бәһалап* гән иде. УФА ЯШЬЛӘРЕКАЗАН КУНАКЛАРЫ 14—21 сентябрь көннәрендә Уфа шәһәреннән Башкортостанның Милли яшьләр театры артистлары Казан тамашачыларына үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәттеләр. Алар арасында М. Кәримнең «Салават» трагедиясе. Ә. Атнабаевның «Мәхәббәт турында җыр» драмасы, Ш. Рәхмәтуллинның «Уеннан — уймак» әсәре бар иде. Театрның рус труппасы Лопе де Веганың «Дурочка». А Чеховның «Чайка» әсәрләрен сәхнәләштергән иде. Театрның директоры Е. Климов, сәнгать җитәкчесе Башкортостан Республикасының атказанган артисты А Надерголов һәм башка барлык яшь сәхнә осталары казанлылар- ның ихлас рәхмәтенә, көчле алкышларына, бихисап чәчәк бәйләмнәренә лаек булдылар