Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСТЫМНЫҢ УН ХАТЫ

Саҗидә минем якын дустым, сердәшем иде. Без аның белән китаплар бүләк итештек, хатлар алыштык. Иң сагындыр! аны ул Казанга килгәч, күрешеп сөйләшкән сәгатьләр булды

Гадәттә ул «Татарстан» кунакханәсендә урын ала иде. Күп вакытын безнең ойдә үткәрде, дисәм дә ялгышмамдыр. Инде улым да армиядә булт айлыктан, өч бүлмәле иркен фатирда үзем генә яшәгән чаклар да бар иде. Иргән мин эшкә китәм. Ә Саҗидәгә тыныч фатирда иркенләп эшләргә бөтен мөмкинлекләр бар. Чыгып яткан китапларының корректураларын укыганы, каләмдәшләренең киңәшләреннән сон кулъязмаларын карап у тырг аны булды. Кирәксә, телефон да өстәл өстендә генә. Редакцияләрнең теләсә кайсына шалтыратырга мөмкин. Язучы дус-ншләр белән дә сөйләшеп алыр| а була. Саҗидә бит ул Казаша кунак булып, яки юктан вакыт үткәрү өчен генә килми. Ул эшләргә, иҗат итәргә килә Казаш а. Ә язучының иҗат оешмаларына йомышы бетеп тормый. Кич белән кабат очрашкач, төннәр буе сөйләшеп утырган чакларны бик еш искә алам. Сөйләшергә татлы кеше иде Саҗидә. Ул бер вакытта да шәхси тормышыңда казыныр! а, эч сереңне алырга тырышмый. Анын а.итында син үзецнән-үзец ачыласын, һәм бер вакытта да моңар үкенмисен- Чөнки ул кеше серен ихтирам итә, саклый белә торг an кеше иде. Кайча!ында ул бер-ике кәшә югалып тора. Мондый чакга аша язучыларның Аккош күлемдәге иҗэ! иор паннан эзләргә кирәк була. Анда Хәсән 1у- фан, анда Сибгат Хәким, Гомәр Баширов шунда... Алар белән бер сөйләшеп утыру үзе бер гомер. Саҗидә укырга дип шигырьләр алып килгән була. Өлкәннәрнең фикерләрен тынлап, канатланып кайта да, тагын бикләнеп, эшләргә утыра. Кунак йортындагы бүлмәсендә ул каләмдәш ду стары белән җыелышып утыру өчен кайта. Хөрмәт иткән шагыйрьләре Нури Арслан, Илдар Ютеев, Шәйхи Маннур, Шәүкәт Галиләр хозурында Әлмәттә язып килгән шигырьләрен укый. Кешеләргә шигырьләрен укырга ярата иде Саҗидә. Хис белән, күңелдән укый иде. Әмма үзе бер вакытта да тыңлаучылардан фикерләрен сорап йөдәтмәде. Яз! аннарынын тәэсир көчен ул аларның күзенә карап белә иде булса кирәк. Иҗатына ышану коче зур иде анарда. Т.нткыйтьчеләрнен фикерләрен хөрмәт иткән очракта да әсәрләрен яклый ала иде. Чын галант иясе 1енә каләменнән төшкән һәр сүзенең кадерен шулай беләдер, мөгаен. Саҗидәнең мина язган хатларында холкының бу ягын ачык чамалар! а мөмкин. Аның мин яраткан тагын бер гадәте бар иде гормышнын ва!ына-1өш снә артык исе китмәде. Бу яктан алар ире булган пппыйрь Әдип Маликов белән нәкъ бертөсле иделәр. Ялга да санаторийлары түгел, иҗат йортларына гына йөрделәр. Яна әсәр язып кайтсалар, яки күләм. 1ерәк әйберне башлап куйсалар ялның ин әйбәте шул иде алар.өчен. Саҗидә Ялтадагы иҗат йортына барыр! а ярата иде. Миндә анын шуннан язган берничә хаты саклана. Елга берничә тапкыр күрешеп, очрашып торсак та хат язышунын да хаҗәте чыга иде шул. Мин аларнын бер- ничәсен Сезгә дә тәкъдим нтәм, хөр мәтле укучылар. Шигърияттә һәм прозада бик әйбәт әсәрләр калдырып, арабыздан иртә киткән моңлы да, тыйнак та һәм, нн кадерлесе, гаять талантлы булган Саҗидә Сөләйманованыц эчке дөньясын, уйфикерләрен, борчуларын бераз чамаларсыз дип уйлыйм.

Ләбибә! Мәскәү күгендәге йолдызлар санынча сәлам! Съезд шәп үтте, Сезне СССР язучылары съездына делегат итеп сайладык. Бүген Кремль Сараенда кабул итәләр, шунда барырга җыенабыз. Делегатларга ихтирам зур. Тик менә кунаклар гына бераз читләтелделәр. Ибраһим абый, Әмирхан Еникиләр алдында мина бик унайсыз. Аларның гостиницалары да хәтта читтә булды. 8 март көнне бөтен хатын-кыз делегатларга букетлар бүләк иттеләр, һәм бүген кич Большой театрга тантаналы кичәгә чакыру билетлары тапшырдылар. Менә хатын-кыз булуның әйбәт яклары! Хәсән абый өчен «День поэзии» һәм Марзияның заказын да, зинһар өчен, син тапшырырсың инде. Бергә генә төреп җибәрербез. Соңлап булса да беренче Яз бәйрәме белән тәбриклибез. Саҗидә, Әдип (хат Саҗидә кулы белән язылган—Л. И.) 8 март. 65 ел. Ләбибә, исәнме! Мин менә Ялтада ялда. 7 нче августка чаклы биредә булам. Чит җирдә хат аласы килгәнгәме, әллә болай гынамы сиңа язасы килеп китте. Синең Ялтада булганын бармы икән, мин беренче тапкыр. Гомумән, диңгез буенда икенче тапкыр. Диңгез искиткеч, чыгасы килми. Яр буенда басар урын юк, шул чаклы халык. Шул чаклы сафлык һәм зәңгәрлек каян килә икән ул диңгезгә дип аптырыйсың. Ялта — матур гына шәһәр. Хәер, урам тулы төрле төстә, төрле холыклы халык, шуларны күзәтеп, шәһәрнең матурлыгына игътибар итеп тә булмый. Шәһәр ыгы-зыгы эченә кереп югалган. Вывсскалар украинча язылган, товарлар Украинаныкы. Кырымга килеп, Украина вывескалары укып йөрү сәер кебек. Эч пошыргыч сәер. Безнең строй һәм оятсыз оккупацияне икесен янәшә куеп булмый әле, күнегелмәгән. Монда чәчәкләр матур. Безнең якның бүлмә гөлләре урамнарда үсеп утыралар яран, тамчы гөлләр, зәйтүн гөлләре. Минем нәнән үстерә торган гөлләр, болын чәчәкләре: йөзьяшәр, ромашка, күгәрчен күзләре бездәгедән бераз эрерәк булып газоннарда үсеп утыралар. Иң көтелмәгәне газоннарда кеше буе булып, шайтан таяклары энәләрен тырпайтып утыралар. Чәчкә дигәне йодрык зурлык. Бездә генә почет юк икән аңа. Таныш язучылар очратмадым әле. Үзегездә ни хәлләр? Нәшрият, идарә, журналларда ни яңалыклар бар (минем игътибарга лаеклы)? Үзең кайчан ялга барасың? Ни язасың? Иптәшләргә сәлам. Берәр хат язып җибәр әле күңел өчен. Саҗидә, 15 июль. 66 ел. Ләбибә! Син молодец, эшләп торасың, язып торасың, әйберләрең чыгып тора. Докладлар да ясыйсың җитмәсә. Туган якларда булып кайту тәэсиреннән бер әйбер яза башлаган идем, ул торып тора әле, дөнья мәшәкатьләре белән бүленгән иде Монда килгәч бишкечкенә шигырь яздым. Бер-икессн сиңа җибәрәм Укып кара әле, («Кипарислы Кыры.м» «Дулкыннар», «Тамчы гөл», «Севастополь», «Ялта», «Мәхәббәт фонтаны» дигән шигырьләрен салган иде. Л. И.) Иҗат йортларында таныш язучылар күренми. Башкортстаннан оч кеше бар, алар да очраклы рәвештә путевка алганнар. Күбесе монда Киев, Харьков, Мински дан, гомумән, хохоллар. Бахчисарай фонтанында булганда экскурсоводларның шовинистлыгына исем китеп кайттым Шуна да инде бу тирәләрдә татарларга кырын караш. «Татар националистлары» дип Ай-Петрида партизаннар каберлегендә дә сөйлиләр. Бахчисарайда инде Кырым ханлыгын хурлауга кайтып кала. Бары хан гарсмнарында һәм фонтаннар бүлмәсендә генә борынгы дөньяга барып керәсең. (Мин дүрт экскурсиядә булдым.) Минем стихия диңгез. Диңгездә бөтен борчулар, бөтен кайгылар онытыла. Син дә, диңгез генә, дөньяда башка берни дә юк. Ләбибә, бер икәү килик әле, сөйләшеп. Язучыга аз гына семья мәшәкатьләреннән арынып тору да кирәктер. Минем ял йортларына, санаторийларга йөргәнем юк. Әдип белән бер Гаграга барган идек. Үзем генә беренче килүем Ярый, сау бул, дус-ишләргә сәлам. 27 июль. 66 ел. Исәнме, Ләбибә дускай! Менә ничек хат яза башладым бит әле мин Икс кон элек кенә сиңа хат җибәргән идем, әллә нинди ахмаклыклар да язып бетердем бугай, күңелемнең нечкәргән чагына туры килгән, күрәсең. Шигырьләр дә салган идем, бераз эшләнгәнрәк вариантын тагын җггбәрәм Эшләнеп бетмәгән килеш синең күңелеңдә калмасын, дим. Хәер, эшләнгән килеш тә калмавы момкин (күңелдә). (Элек язган хатында «Севастополь» дигән шигыренең ахырына мондый искәрмә язган иде Саҗидә: «Соңгы юлларда «юнәлеш алган» яки «киләчәкмен юлын яктырткан» мәгънәсен әйтергә тырышам, ләкин чыкмый әле Рифма мәгънәне җиңә. Бишенче шигырем Бахчисарай фонтаны турында. Ләкин шигырем кешене үзем тәэсирләнгән кебек тәэсирләндерә алмас шикелле.» Бу хатында исә ул шигырьләренең яңа вариантын салган иде Л. И.) Казан аша самолетка билетлар юк, Мәскәү аша кайтабыз. 8 сидә иртә белән юлга чыгабыз. (Мин туганымның хатыны белән монда). 25 августта «Азат хатын» журналының 40 еллык юбилее икән. Шунда мине дә чакыралар имеш дигән хәбәр ишеттек. Әйбәт булыр иде, Казанга күптән барган юк бит. Җәлил һәм Тукайларның юбилейларына да барып булмады. Ләкин Казанга буш кул белән бару бер дә кызык түгел Ә яна әйберләр югырак әле Бик аз. Кайда булса да тәкъдим итәрлек түгел 1968 елның планына бер җыентык тәкъдим итәргә исәп. Башлаган бер әйберне бетерәсе бар Балалар нәшриятына да дүрт шигырьдән торган бер китап бирергә ният бар иде әле, ничек булыр Үзеңә уңышлар, тормышыңда иминлек телим. Язучыларга күп сәлам Саҗидә, 2Л июль. 66 ел. R. S. Тагын бер шигырь өстим Анысын тиз генә яздым, бигайбә. Исәнме, Ләбибә! Хатыңны алдым, рәхмәт. Син отпускала ягасың икән әле. Язып буламы? Балалар ни хәлдә? Без үзебез дә тырышабыз әле (языштырабыз дигән сүз), Әдип бер авыл турында цикл яза Әйбәт кенә табышлары бар, хәтта көнләшерлек «Казан утлары»на яңа ел башында ике дистәдән артык шигырь җибәрдем, Нурый абый адресына Ул өйдәме икән, юкмы икән, белмим Шушы айның егермеләре тирәсенә үзем Казанга барып чыгарга да исәпләп горам Шигырьләрнең кайсын кая урнаштырырг а кирәк булыр Журггалга алсалар аның 5 6 сыннан артыгын алмаслар. Гомумән яраса әле. Бик кызыксынып «Мөдир Саҗидәне» укыдык Нурихан молодец Авыл кешеләрен шул кадәр дә дорес бирер икән. Шигырьләрдән бу арада алләнн күренмәде Съездны без февральдә була дип көтә идек, шулай мартка калдымени? Хәзерге көндә мин тарих турында уйланулар язып маташам Бик абстракт чыгармы икән инде. Авыр бара. Мондагы иптәшләр һәркаисы үз эшләре белән мәшгуль күптөгг җыелып очрашкан юк. Яңа елны да һәркем аерым каршылады. Октябрь 'юбилеен да. Гамил өйдә генә ята. соңгы вакытта тарихи личностьлар турында ике легенда язды (берсе Аксак Тимер турында). Рафаэль сез кире кайтарган повестью камилләштерә иде, бәлки бетергәндер инде. Әлмәт театры Сәетнең бер пьесасын алырга вәгъдә иткән, шуны кызулый. Гариф сезнең журнал күптән шаулый торган романы өстендә утыра бугай. Күргәнегезчә, беркем дэ вакытын бушка уздырмый. Эшкә кайчан чыгасың? Безне сораган-белгәннәргә күп сәлам. Иҗатыңда уңышлар, һәр төрле шатлыклар теләп Саҗидә. Әдиптән сәлам. 1111-68 ел. Саумы, Ләбибә! Нихәлләрдә яшисез? Без Кырымнан йөреп кайттык. Коктебель бик ошады, таулары, диңгезе. Казаннан ял көне уздык, журналга кереп булмады. Куна калмадым инде, өйдә малай бар бит, тизрәк аның хәлен беләсе килде. Ул безнең кайтуга кабак боткасы пешереп, мунча ягып куйган. Гомумән, әйбәт яшәгән. Үзен классның комсоргы итеп сайлаганнар. Мин сиңа теге «Әс-сәләми» буенча суз катмакчы булам. («Әс-сәләмн, Суфият» повести Л. И.) Журналда чыкмастай әйбер түгел кебек күренә үземә Редколлегиядән Сибгат абый укыйм дип калган иде, аңар бирә алдыгызмы? Редколлегиядән (редакция сотрудникларыннан башка) бер-ике кеше укысын иде Чөнки, дөресме-ялгышмы редакциядә миңа караш начарланды дигән фикер яши (миндә). 71 елның Октябрь аена тәкъдим ителгән шигырьләр быелның беренче санына чаклы сузылып килде. Шулардай башка бүтән бер әйбер дә чыкмады быел. Ә бит редакторда Яхъя кулыннан үткән хикәя бер ел чамасы ята. Менә шуңа да редколлегия членнары объективрак килмәсләр идеме икән дип уйлавым. Рәнҗүем нахак булса, мин гөнаһлы. «Әс-сәламдәгс» үтмәстәй җирләрне кыскартырга мин әзер. (Эш шунда гына торса, ягъни базарның күберәк булуында.) Хәзергә шулар. Равилебез аспирантурага очно урнашкан икән, яңа кандидатура турында идарә фикерен көтәбез. Изге теләкләр белән: Саҗидә. 25/Х—72 (Хатның соңында сүз Әлмәт бүлегенең җитәкчесе Равил Фәйзуллннның, аспирантурага укырга керү сәбәпле, эштән китүе һәм аның урнына киләсе кешене белү хакында бара. Л. И.) Саумы, Ләбибә! Әлмәт якларыннан күп сәлам! Әлеге дә баягы мин теге әсәрне һич салып куя алмыйм, уемда шул гына, Р Мостафинның хаты күзне ачып җибәргәндәй булды, ничек эшләү-төзәтү юллары ачыкланып китте Ул киңәш иткән «Сад камней» китабын табып (сатуда беткән икән) укып чыктым, үземчә нәтиҗәләр ясадым. Коръәннең русчасын табып, кирәкле җирләрен укыдым Менә тагын шул «Әссәләмн...» өстендә уйланып утырам. Сызгалап-язгалап та алам. Редколлегия членнарына укырга бирү сезнең фикер белән исәпләшмәүдән түгел, редактор бит бөтенләй басмау ягын каера. Кичә бездә Шамил Бнкчурин булган иде. анар да әсәрнең басылырлык түгел икәнлеген исбатлап җибәргән. Әйбер дөнья күрерлекме, түгелме шул хакта миңа ышаныч кирәк. Идея позицияләре, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан бу шул килеш тә төсмерләнергә тиеш, һәр хәлдә басылыр-басылмаслыгы билгеле булырга тиеш. Әсәрнең сюжет канвасы шулай калыр, йөргәнне-күргәнне дә язмый булмас, уйланулар артыр. Андагы һәм мондагы тормыш турында. Юлъязма-очерк белән повесть арасындагы бер жанр булырдыр ул. Гранинның «Сад камней»се шундыерак. Редколлегия членнары ни әйтер тагын. Үзем, югыйсә, кул кычытканнан түгел, ә укучыга җиткерәсе сүзем булганча язган идем. Чигенергә исәп юк. Миңа бит вак мещанлык һәм аполитичность маркасы ябыштырып маташалар. 3 иче санда тапшырылган хикәя кердеме соң? Син ялга да китеп барырсың инде. Язган әйбернең язмышы кыл өстендә торгач, минем ял ял булмады. Сиңа әйбәт ял насыйп булсын! Саҗидә. ЦХП—72 ел. (Мисырга сәяхәт кылып кайткач, Сажидә «Әл-сәләми, Суфият» дигән әсәр язып «Казан утларыона биргән иде. Редакция хезмәткәрләренең әсәрне укып чыккач әйбәт фикерләре авторны ышандырып җиткермәде. Шуның өчен редколлегия әгъзаларының күбсрәгснә укытуыбызны үтенде, хәтта шул әсәр турында сүз бара. Я. И.) Ләбибә дустым, саумы! Исән-сау кайтып җиткәнсездер дип өмстләнәм. Дөньяның олы вә вак мәшәкатьләрең ташлап, Октябрьнең пыялаланган юлларыннан минем бәйрәмгә килүең өчен тагын бер кат рәхмәт. Сез килмәсәгез, бүтән дуслар килмәсә, ул бөтенләй дә бәйрәм булмас иде. Сезнең белән ул күңелле үтте. Сүзләре купшы төсле булса да, ихлас әйтәм. Баш-күз әйләнгән чак, аерым игътибар күрсәтә алмадым. Минем иҗатка игътибар күрсәтеп торучы журналның ирегетләренә синең белән күчтәнәч җибәрермен дип әзерләп куйган идем, анысы да онытылган. Китүегезнең вакыты билгеле булса да, китү ашыгыч булды, кәефләнеп алган агай-эне (үзебезнсксләр) кайнашты әйләнәмдә Ярый, бар да имин узды. Бүген иртән Ш. Бикчурин шалтыратты, рәхмәт әйтә. Андый юбилейны күргәнем юк иде әле, ди. Кунак өендә номерын тапшырмый киткән икән, паспортын да алмаган (гаҗәп, үзәк шәһәрләрдә паспорт кунакның кулыннан алынмый бит), шуны алырга үтенә Анын өчен борчылып торган идем, кайтып җиткән икән, шөкер. Мәхмүт X. хатыны белән иде, аның өчен кайгырмадык. Шулай итеп, бәйрәм мәшәкатьләре узып кипе Энҗенең ире дә шалтыратты: шагыйрәбез егылып кулын авырттырган икән, шуңар килә алмаганнар. Гафу үтенде. Сине чакырган сыман ук чакырган идек. Венерага, әниеңә, гаиләңә күп сәлам. Журнал егетләренә, Зәкигә сәлам һәм рәхмәтләребезне тапшырсана. Саҗидә. ЫХ-76 ел. (Сүз Саҗидәнең 50 еллык юбилее турында бара. Л. И.) Саумы, Ләбибә! Яңа ел белән тәбриклим! Яңа ел яңа куанычлар алып килсен! Син берәр яры киткәнсеңдер, ялдадыр инде, хатымны кайткач булса да укырсың. Минем хәлләргә килгәндә, соңгы айларда шифаханә юлларын таптадым. Мондагы хирург мине бик куркытты, операция ясатмасаң I яки 2 (күп дигәндә) ел яшисең калган, диде. Дөресен әйтергә кирәк, бик борчылдым. Яшисе килә. Дәваларга салганнар иде, хәлем бик начарланды, туктаусыз коса башладым. Тагын Казанга җибәрергә уйладылар, дәвалауны туктаттылар. Бураннар башланып Казанга бара алмыйчарак тордым, кайбер язу-сызу әйбер ләрен караштырдым, чәчслсп-сибслеп калмасыннар, дип. Шул көннәрдә Гәрәй килеп китте (Гәрәй Рәхим. Л. И.), повестьны кыскартып... («Гөлбадран» повесты турында сүз. Л. И ) Инде Казанга билет та алган идем 19 декабрьдә «Азат хатынмда редколлегия утырышы да икән, катнашырмын дигән идем, дәвалануны туктаткач, хәл ярый- сыга әйләнгән иде Әлмәткә Казан каласының баш хирургы, фәннәр докторы Розенгардсн (фамилиясен дөрес белмим.) киләчәк, аңа күрсәтәбез, беркая да барма, диделәр. Менә бүген аңа күрендем. Гаҗәп тә инде бу хирурглар, фикерләре бср-бсрссиө бөтенләй капма-каршы. Казан хирургы берни тапмый Операция кичергән һәр кешедә андый гына төеннәр (уплотнение) була ди Бернинди операция турында да уйларга кирәкми, ди. Берәр биш елдан тагын очрашырбыз һәм шунда ни кирәклеге турында кабат сөйләшербез, ди. «Сон Татариямда декабрь аенда чыккан шигырьләрне ошатуын әйтте, хәтта берничә юлын яттан сөйләде «Без сине сакларга тиеш» дигән була Ихлас сөйләгән сыман, мин ышандым диярлек. Минем хирург планнарымны җимерде җимерүен эшкә дә керәлмәдем. Болгариягә дә кәеф күтәрелмәде, шулай да ахыры хәерле бетүгә сөенәм әле. Киләчәк тагын нәрсә күрсәтер. Венерага күп сәлам. Саҗидә. /9/1Х-78 Саумы, хөрмәтле Ләбибә! Киләчәк бәйрәм белән котлыйм! Сау-сәламәт рухланып яшә! Ләбибә, минем повестьны 4 санга күчерергә булгансыз икән, нигә инде? Бер күчә башласа, күчә дә күчә ул. Тагын кемнеңдер съезд алдыннан чыгасы килер, баш редакторга керер, уңай хәл итеп чыгар... Мин Болгариягә китәргә булдым әле. Мине әле Казанга, әле Әлмәткә йөрттеләр врачлар. Уртак фикерләре юк. Шуннан файдаланып, сәяхәткә чыгып китмәкче булдым. Исеңдәме Вл. Солоухинның «Приговор»ы? Күзгә карап авыруны белә торган карт Болгариядә бит? Аның янына Вл. Солоухин бер язучы хатын белән бара, ул хатын да операция кичергән була. Эх, исемнәре истә калмаган, журналны хәзер генә каян табасың... Болгариядә шул картны эзләп тапмаммы әле... 23 ендә Казанда булабыз, шул ук кичне Мәскәүгә китәбез. «Татарстан» поезды беләндер. 24 ендә поезд белән Болгариягә чыгып китәбез. Изге теләктә кал. Уңышлар теләп, Саҗидә. 21IX—78 (Бу — Саҗидәнең соңгы хаты. Сәяхәттән ул күтәренке күңел белән кайткан иде Ике яшь кешенең мәхәббәте турында күңелемдә бер лирик повесть туып килә, дип тә сөйләде. Ләкин мәрхәмәтсез авыру аның тормышына ерып чыга алмаслык киртә булды. Озакламый ул Казан хастаханәсенә кереп ятты һәм көннән-көн сула барып, мәңгелеккә китеп югалды. Л. И.)