ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ТОРМЫШ ЧЫНЛЫГЫ
РЕДАКЦИЯДӘН.
Күп гасырлы әдәбиятыбыз тарихымда хикәя жанрының уз урыны, уз усеш эволюциясе бар. Бу күренешкә бәя биру, тарихи-фәнни анализ ясау галимнәр эше. Без исә әлегә яңа рубрика ачып, мирас хәзинәбездәге хикәяләрне азмы-күпме барлап, узебезчә иң яхшы дигәннәрен бүгенге укучыга тәкъдим итмәкчебез. Бу гамәлебезнең бер максаты хәзинәбездәге асыл хикәяләр аша халкыбызның чәчмә сурәтләүдәге эстетик казанышларым күрсәтү булса, икенче максат, әлбәттә, хикәя жанрын тагын да җанландырып җибәрү, һәрхәлдә, шундый ометтә калабыз. Журнал битләрендә «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» дигән яңа рубриканы узе дә хикәяләр остасы булган язучы Мәгъсум ХУҖИН алып барачак. Шушы уңайдан укучыларыбызга М. Хуҗинның кереш сүзе һәм кайбер хикәяләр тәкъдим ителә.
Мәгълүм ки, тормышның бер котыбында, һаман кочәеп, игелек балкый, икенчесендә, аспаргин ыржаеп, юньсезлек зәһәрләнә. Яхшысын да, начарын да адәм баласы кыла. Уңай котыб тискәресеннән зуррак, чагыштыр! ысыз зур. Чонки әйбәт кешеләр начарларыннан күп, шокер, бик күн. Шул изге Жаннарның һәркайсы турында хикәя язасы иде аларныц һәркайсынын язмышы- тормышы кимендә бер хикәялек зора лабаса! Әгәр шуна нрсшслсә, юньсезлек һичшиксез без әр, тормышны июлек кенә бизәр иде... Хыялмы бу? Хыял! Әмма чынга ашмаслык түгелдер ул. Әдәбиятның хикәягә бай булуы моңа дәлил ич. һәм татар әдипләре дә хикәяләрне күп яздылар һәм язалар. Хикәя безнен әдәбиятның әйдәүче горе. Аның осталары ишле. Фатих Әмирхан һәм Шәриф Камал егерменче iacup башында ук хикәячеләр булып танылдылар. Әдәбиятыбыз баһадиры Гаяз Исхакый әсәрләре хәзергәчә күңелләрне дулкынландыра. Ибраһим Га ти. Мирсән Әмир Ф;пи\ Хосни, Әмирхан Еники хикәяләре > зәгендә җанны сөендереп игелек балкый. Укучы! а рәхәтлек бирә бу әдипләрнең әсәрләре хикәянең максагы да шул лабаса. Әдәбин!ыбыз1 а яңа осталар килә тора. Газиз Мохәммәтшин, Фаил Шәфигуллин, Габделхәй Сабитов иҗатларында хикәягә тугры булдылар. Ала- рның әсәрләре татар әдәбиятына байлык остәдс. Хәзер Зиннур Хөснияр, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдулла кебек үзенчәлекле хикәячеләр мәйданга чыкты. «Казан утлары» журналы, татар прозасы хәзинәсен барлам а олеш салу һәм, әлбәттә, шушы хәзинәнең хикәя дигән сые белән укучыны сөендерү максатыннан, «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» исемендә бүлек ача. Анда басылачак әсәрләр әдәбиятның бу торс гасырлар буена (борышы риваятьләрдән дә үрнәкләр укырсыз) ничек яшәвең чагылдырырга тиеш. Төрле чорлар хикәясе турында асрымлап сүз бармый, әсәрнсн мактауга лаеклы булуы сәшагьчә абруе максатның асылы итеп куела. Хикәяләр тормышның, димәк, әдәбиятның да игелек котыбын зурайталармы беренчел таләп шундый. Бу очракта хикәяләрне язылу вакыты белән тезеп бару мөмкин булмастыр. Чөнки, беренчедән, әдәби хәзинәбезне барлау әлегә тәмамланмаган, икенчедән, журнал укучылардан алышан тәкъдимнәрнең редакция әзерләгән исемлекне үзгәртүе, тулыландыруы да ихтимал. Әсәрләр басылганда, һәр автор турында кыскача белешмә биреләчәк, хикәянең язылу вакыты һәм беренче тап кыр кайда һәм канчан чыгуы күрсәтеләчәк. Журнал бу бүлекне алып баруны, нигездә, мина тапшырды. Билгеле, мондый зур хезмәтне бер генә кешенен башкарып чыгуы мөмкин түгел, һәм мин әдипләрнең, әдәбият галимнәренең, редакция хезмәткәрләренең (ахыр чиктә, һәр мәсьәлә алар белән киңәшеп хәл ителәчәк) ярдәм итүләренә өметләнәм. һәм моңа ышанам.