Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

Әхмәт Юныска — 80 яшь Кабатланмас үзгә холыклы бу шагыйрьнең биографиясе гади да, катлаулы да... Әхмәт Юныс улы Юнысов (Әхмәт Юныс) 1916 елның 15 октябрендә Татарстанның Кукмара районындагы Әсән-Елга авылында туа. 1931 елда җидееллык мәктәп тәмамлагач, башлангыч мәктәптә укытучы, аннары мәктәп мөдире булып эшли. 1935—1937 елларда Чиләбе өлкәсендә укыта, Донбасс шахтерлары арасында пропагандист була. Шул чорда эшчеләр тормышына багышланган беренче шигырьләрен яза... 1937 елда Ә. Юныс Казанга кайта һәм Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Яшь сталннчы» («Татарстан яшьләре») газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елда, фин сугышы башлангач, үзе теләп армия сафына баса һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1940 елда, хәрби хезмәттән кайткач, Ә. Юныс янәдән «Яшь сталннчы» газетасында эшен дәвам иттерә. Бу елларда яшь шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Тантана» (1939) һәм «Әсән-Елга» (1941) исемле икс җыентыгы дөнья күрә... Боек Ватан сугышы елларында Ә. Юныс башта Апае районының Чурн- Бураш МТСы политбүлегендә эшли, аннары, армия сафына алынып. 1942 1943 елларда «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасы редакциясендә хәрби хәбәрче булып хезмәт итә. 1945 1949 елларда Ә. Юныс Казан дәүләт университетының тарнх-филоло- гия факультетында укый. Диплом алганнан сон, «Яшь сталннчы» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә җаваплы сәркатнб (1951 1954) һәм Татарстан китап нәшриятының яшь- ләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире (1957 1958) вазифаларын башкара Әхмәт Юныс «Без кайтырбыз» (1944), «Кырларга сәяхәт» (1955), «Булдырасың болан син генә» (1963), «Канатлана күңел» (1965), «Туган җирем, сиңа җырым!» (1966), «Бәхет» (1974), «Үземнең язым» (1976) кебек шигъри китаплар авторы. Дөнья күргән шигырьләр-поэмал арында ул үзе яшәгән чорның сулышын, йөрәк тибешен чагылдырырга омтылды. Бер үк вакытта оста тәрҗемәче дә булган каләмдәшебез нәниләр өчен К. Чуковский, С. Маршак, А Барто әсәрләрен татар телендә яңгыратты. Ә. Юныс, озакка сузылган каты авырудан сон, 1976 елның июль аенда Казанда вафат булды. Ул 1939 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы ндс. Вафатыннан соң инде икс дистә ел вакыт үтсә дә, Ә. Юнысның якты исеме, башкарган эш-гамәлләрс онытылмый Каләмдәшләре, чордашлары анык, Хәсән Туфанны тоткынлыктан коткару очен, 1947 елда Мәскәүгә, СССР Югары Советы Рәисе янына баруы турында хәзер дә гаҗәпләнеп сөйлиләр. Бу вакыйга әдәбиятчы галимебез Мәсгуд Гайнстдиновнын 1989 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Давылларда, җилләрдә» дигән китабында да тәфсилле яктыртыла Якташлары да аның исемен, шушы Әсәнбаш төбәгеннән чыккан Пугачев полковнигы Мәсәгут Гомәрсв, халык җырчысы Мәрьям Рахманкулова, күренекле профессорлар Мәхмүт Яхнн, Фәйзелхак Газизуллин, техник фәннәр докторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Шакиров, әдәбняг галиме, язучы, диктор Фоат Галнмуллнн, Дубылтыда (Латвия) үткәрелгән яшь драматурглар семинарында дүрт дистә каләмдәше арасында беренчелекне яулаган Халисә Ннгъмәтул- лина кебек шәхесләр белән бергә, олылап, «Безнең Әхмәт Юныс'» дип телгә алалар. Бүгенге көндә Кукмараның үзендә һәм шагыйрьнең туган авылында аның исемен йөрткән урамнар бар. Хәзер исә заманында Әхмәт Юныс укыган һәм укыткан мәктәптә’, аңа баг ышлап, музей ачарга да җыеналар Әнә шулай, үз улын онытмый халык!.