Безнең календарь
Демьян Фәтхи (19061943) Татарстан Язучылар берлеге бинасында Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән әдипләргә куелган мемориаль такта бар. Анда Демьян Фәтхи дигән шагыйрьнең дә исеме уеп язылган. Якты дөньяда нибары утыз җиде яшь яшәп киткән әдип заманында ялкынланып ижат зггкән, үз заманы кешеләре күңеленә шигърият нурын чәчкән, катлаулы заман карурманнарын адашмын чыгарга булышучыларның берсе булган. Безгә аңардан мирас булып «Тальян» (1929), «Бояр урманында» (1930), «Металл тавышлары» (1931) дигән китаплары, «Алтын тайга трагедиясеннән» исемле поэмасы һәм башка тезмә вә чәчмә әсәрләре калган Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре «һәрвакыт сафта» (1970) исемле җыентыгында урын алган Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) 1906 елның 10 октябрендә элекке Самара губернасы (хәзерге Ульянов өлкәсе, Чардаклы районы) Татар Колмасры авылында крестьян гаиләсендә туа. Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәрендәге Татар-башкорт педагогия техникумында укыган чагында ук шш ы- рьләр яза башлый. 1926 елда Казанга килеп, Татрабфакка укырга керә. Шул елларда беренче җыентыклары нәшер ителә. Утызынчы ел урталарында яшь шагыйрь Ерак Көнчыгышка китә. Анда сигез елга якын гади эшче, берочтан иҗат эшен дә дәвам итә Ул алтын рудникларында эшләүче татарлар тормышын, революция җилләре китср1ән кискен үзгәрешләрме Себер табигате фонында сурәтли «Алтын тайга трагедиясеннән» (1939 1940) поэмасы шул елларда языла һәм Демьян Фәтхи иҗатында күренекле урын били Сугыш алдыннан Демьян Фәтхи Татарстанга кайта, Зеленодол шәһәрендә гади эшче булып эшли 1941 елда ул фронтка китә. Сталинград янындагы сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана 1943 елны Кантемирово (Воронеж өлкәсе) янындагы каты сугышлар вакытында солдат-шагыйрь батырларча һәлак була. Демьян Фәтхи үзенең кыска гына ижат гомерендә ххткыбызга үз чоры кешеләренең каршылыклы-катлаулы образларын чагылдырган асыл әсәрләр ижат итеп калдырган әдилләребеэнсн берсе