Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ДӘФТӘР МОҢ...

өек шагыйребез Габдулла Тукайның халык җырларын күңелебезнең бер да тутыкмас һәм күгәрмәс рәүшан көзгеседер дип санавы хакында фәлсәфәгә бирелә башласаң, тиз генә тукталып та булмас кебек. Чөнки җырлар халкыбыз тормышына шулкадәр тирәнтен үтеп кергән; алар анын тарихын да, бүгенгесен дә, киләчәккә өметләрен һәм үткәндәге казанышларын да, заманның бер мизгелендә кешенең ни халәттә булуын да, халыкның тапкырлыгын һәм җорлыгын да гомумән, тагын күп сыйфат һәм халәтен дә чагылдыра. һәр халыкның җырлары аша шушы халыкның, кем әйтмешли, үз биографиясен дә өйрәнергә була. Болар турында күп язылды, күп әйтелде. Әмма әлегә чаклы, барыбер, Тукай кебек өздереп, нәкъ өстенә бастырып берәүнең дә әйтә алганы юк. Шуңа күрә бу язмамда мин дә халык җырларын бәяләп утыру максатын куймадым. Сүз башкарак ызанда булыр. Минем кулымда 128 битле дәфтәр. Әлбәттә, кулъязма дәфтәр. Монда 1942 елның 7 июненә кадәр латин хәрефләре белән, аннан соң кириллица белән язылып, һәрберсенә исәп саны куеп барылган 1776 дүртьюллык җыр куплетлары тупланган. Дөрес, 168 битлек дәфтәрнең алдагы 40 бите югалган шуңа күрә хәзер инде без 238 куплетны укый алмыйбыз. Ул югары куплетларда ниләр булгандыр, ә менә исән сакланган 1538 куплетны укып чыккач та күңелгә «бер дәфтәр моң икән бу» дигән уй килде. Әлбәттә, моңны дәфтәрләп үлчәп булмаганын һәркем аңлый. Үзем дә беләм. Әмма кем дә булса бу дәфтәр белән танышса, ул да шундыйрак фикергә килер иде, мөгаен. Бу юлларны укыгач, «Нинди дәфтәр соң ул, нигә әйтмисең, ник ялындырасың?» дияргә ашыкмагыз. Сабыр әйлән! Хәзер нәкъ шул турыда язарга җыенам. ..Шулай бер мәлне Татарстан телевидениесендә атна саен «Җомга көн кич белән» дип исемләнгән әдәбият-сәнгать альманахы чыгара башладык. Мактану түгел, беренче чыгарылышларыннан ук телевизор караучыларга бик ошап китте бу. Шулай булмаска, һәр очрашуга республиканың күренекле язучыларын, галимнәрен, композиторларын, рәссамнарын, артистларын чакырабыз бит! Әдәбият-сәнгать турында да, халкыбыз тарихы турында да, әхлак турында да сөйләшәбез һәм телевидение тарихында булмаган хәл- дин мәсьәләләрен дә иркен күтәрәбез. Гадәттә, телевидение тапшыруларының һәрберсе аерым бер аудитория өчен, аерым бер яшьтәге кешеләр өчен булса, «Җомга» очрашуларыннан исә һәркем үзенә ниндидер күләмдә рухи азык ала. Шуңадыр, беренче тапшырудан соң ук редакциягә дистәләп-дистәләп хатлар килә башлады. Рәхмәт, хезмәтебезгә бәя бирәләр. Тагын да рәхмәт, хатлар арасында бандерольләр дә күренә башлады. Менә шундый бандерольләрнең берсе 1991 елның гыйнварында Краснодар краеның Каневски станциясеннән (бәлки «станица»дыр) килеп төште. Җибәрүчесе азык комбинатында 25 ел лаборант булып эшләгән, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган ветеран Гөлмәрьям ханым Җиһангирова Гөлмәрьям ханымга ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән хатының эчтәлегеннән кайбер сөземтәләр белән таныштырам. Аның ире Хәмзә Сәлимҗан улы Җиһангиров 1921 елда Шөгер районының Чыршылы авылында туган. Икесенең дә иң матур яшь чаклары Бөгелмә якларында үткән Хәмзә егет вакытыннан ук гармунда бик оста уйнаган, халык җырларын җыеп һәм язып барырга яраткан. Сугыш һәм хезмәт ветераны, күп кенә орден һәм медальләр иясе Хәмзә Сәлимҗан улы вафат булганчыга кадәр алар шулай берсе гармун уйнап, икенчесе җырлап, 42 ел гомер иткәннәр. Гуган якларына кунакка кайткач, телевизордан «Җомга көн кич белән» альманахының берничә чыгарылышын караганнан сон Гөлмәрьям ханым кадерле истәлеген Хәмзә агай җыеп язып барган менә шушы җырлар дәфтәрен безгә җибәрергә булган. «Хәмзәнен яшь чагында язган җырларын җырлагыз Матур җы|злары бик күп Мөмкин булса, рәсемен дә телевизордан күрсәтегез». Әнә шундый олы бүләк һәм никадәр тыйнак үтенеч! Татар халкынын ин күркәм сыйфатларыннан берсе чагыла түгелме?! Нәкъ үзе җибәргән җырлардагы сыйфатларның берсе. Инде дәфтәрнең үзенә, моң дәфтәренә кайтыйк Җырларнын язылу көннәре дә куелып барылган бу дәфтәрдә: беренче көн 1939 елның 24 марты, соңгысы 1944 елның 30 гыйнвары Хәмзә агай, әлбәттә, монын белән генә тукталмаган. Чөнки дәфтәрдәге соңгы җөмлә «продолжение следует» Әмма автор хезмәтенең ахыры белән танышу әлегә мина насыйп булмады, бәлки булмас та. Шуна күрә, насыйп булганына канәгатьлек кылып, мең ярымнан артык куплет арасына кереп чумыйк әле. Дөресен әйткәндә, ничек тиз чумсаң, шулай тнз калкып чыгарга да мөмкин. Чөнки җырларның баштан алып ахырына кадәр барсы да мәхәббәт җырлары Хәер, мәхәббәт диңгезенә бер төшеп батсаң, тиз генә чыгармын димә Мондагы бер дәфтәр моң дигәнем дә бер диңгез мон икән ләбаса Мәхәббәт диңгезе исә моңландыра да, сызландыра да бит ул! Хыяллан, хыяллан, ди күңел. Мәхәббәт хыяллары өчен берәү дә гаепләмәс, дип өстәп куя Сузма, сузма, дәфтәргә күч, ди акыл. Акылны тыңлыйк Дәфтәрдәге 1538 җыр куплеты арасында бик күпләргә таныш, төрле китап- җыентыкларда басылып чыккан, хәзер дә җырлана торганнары да бар. Моңа чаклы мин укымаган, ишетмәгәннәре дә очрап куя. Бу. әлбәттә, башкалар да белми торгандыр, дигән сүз түгел Мин үземнән генә чыгып өйтәм Ә кайберләре бәлки хәзер инде чынлап га онытыла башлагандыр Бөдрә яллы туры атым. Күз алдымда тотар идем Син җаныйның сурәтен. Кара киям, кара салам, Кара күренмәм микән Утын бирдең, бир суын да Азрак сүрелмәм микән Иртә торып битем югач, Барып карыйм көзгегә Сипарат сөтләре кебек Аердылар безне дә. Күгәрченнәр күл монда. Ак төслесе юк монда Кеше ярлары күп монда Безнен ярлар юк монда. Тәрәзә төбем гөлсирин. Сындырма гөлсиринне Башы сынган, тамры корган Гөлләр иттең син мине Ян тәрәзә төпләренә Гол сулары түгелгән, Югалдың син күз алдымнан. Югалмыйсын күне.тдән Мәк чәчәге матур диләр. Юк бит мәк орлыкларым Сабыр кешеләр саргаймый. Юк бит сабырлыкларым Нинди матур җырлар! Үзеңнең беренче тапкыр гашыйк булганыңны искә төшер дә, шушы куплетларны җырлап җибәр әле Билләһи, 20 30 елга яшәреп китәрсең. Күбрәккә булмаса әле! Йә булмаса, җавапсыз калган мәхәббәт турында уйлаганда: Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре «уел». Тыңламыйм күке тавышын Мин үзем күке быел Бу куплетларны укыдым да. гомеремә бәхетле минутлар өстәдем Әгәр ишеткәнегез булмаса, сезнең дә бәхетле мизгелләрегез артсын Моңа чаклы үземә таныш булмаган куплетлар арасында хан заманында җырланган җырлар да бар икән әле Укып карагыз, сезнең ишеткәнегез бар идеме? Җыры иске булса да. хисегез яңарыр Чөнки. мәхәббәт ул үзе гкке нәрсә булса дГһәрбер йөрәк аны яңарта, дип раслый түгелме сон шагыйрь Язган хаттагы сүзләрең Укыр вакыт күңелем шат итә. Янә җавап язмыйммы дип Фикерем көнтөн йад итә. Бу дәфтәрдә борынгылар рәтендә саналырлык һәм халкыбызга кире кайтарып бирелергә тиешле куплетлар да байтак икән: Иртән торып тышка чыксам. Азан әйтә гаеткә, Бер-ике җыр язып бирәм, Алмасаң, дус, гаепкә. Азан турында җыр чыгару түгел, азаннын үзен дә ишетми яшәвебезгә 70-80 ел тулуын искә алсак, әлеге җырның «туган елы» үткән гасырга ук барып тоташа, дип раслау ялгыш булмас бит? Җитмәсә, әле стиле дә җәдит мәдрәсәләре шәкертләренең стилен хәтерләтә. Чинаякта ак энҗеләр, Ефәк кирәк тезәргә... Хәзерге заманда энҗене ефәк җепкә түгел, капрон җепкә генә тезү турында сүз бара ала. Ә инде бу гасырның 20—70 елларында ефәк җепләргә тезәрлек энҗеләр, ай-һай, кемдә генә булды икән?! Димәк, җыр чыгарылу вакытын да борынгырак дәверләргә чигерергә туры килә, һәрхәлдә, жыр соңрак заманда чыгарылган булса да, аның рухында борынгылык аңкып тора. Ак бияләй эчләрендә Алмаз нәзек шәүләсе... Каеш йөгәндә алты чук, Алтысы да алтын чук... Алтын алка авыр тарта, Алты мыскалдан арта. .— дип башлана торган куплетлар да рәхәтләнеп борынгылыкны дәгъвалый ала Алтын да гына ияр, мамык мендәр, Дүрт читендә ука чугы бар; Күрер өчен сагынып килгән ярны, Өзелеп сөйсәң, каршы чыгып ал. Ап-ак, ап-ак кигән калфак, Яка чылбыр муйнында. Яка чылбыр кигән кызның Йоклар идем куйнында. Бара торгачтын утырдым Бәдиан төпләренә. Энекәем бәхил булсын Имезгән сөтләренә. Карчыга ла оча канат кагып, Канаткайларыннан кан тамып. Ир балакай, мескен, тормыш итә Атаанасыннан яшь калып. Алып бирим талир тәңкә. Так толымнарыңа пар итеп. Ал кулыңа, җаный, сал куеныңа Гомерлеккә генә яр итеп. Карамакай дуга, кара юрга, Кайдан гына алдың бу атны? Бик сагынып, җанкай, бик саргаеп, Сиңа гына яздым бу хатны. Күгәреп лә яткан, әй, тау микән, Әйләнеп лә яткан яу микән? Сайрасана, сары сандугачым, Безнең туган илләр сау микән? Сыгылып-сыгылып елыйм бәхетем юкка. Кан тамадыр бәхтем беткәнгә. Капкан ашым миндә зәһәр була Гомерләрем бушка үткәнгә. Болары инде— борынгылыкларына һич шик калдырмый торган җырлар. Кайсыларында көнкүреш элементлары, кайсыларында сөйләм тел нормалары, кайсының стиле шуны раслап тора. Хәер, мин монда аларның борынгылыгын дәлилләү бурычын куймадым бит әле. Искәртәсе килгәнем — кешелек яшәешенең төрле дәверләрендә халкыбызның рухи халәтең чагылдырган авыз иҗаты әсәрләрен түкми-чәчми җыеп калу зарурлыгы. Ярый ла Хәмзә агайның бер дәфтәре алла ризалыгы белән безнең кулга килеп керде (ул Татарстан фәннәр Академиясе фондына тапшырылачак), ә бит әле бер дәфтәргә дә теркәлмәгән һәм хәзер инде рәтләп җырланмый да торган, онытылуга дучар ителгән җырлар бихисап. Тизрәк шуларны туплап каласы иде. Дәфтәрне укып чыккач, халык җырларының бер характерлы үзенчәлеге турында 1укай әйтеп калдырган бер фикер искә төште. Бу куплетнын беренче ике юлында нәрсә дә булса турында җырланып, соңгы ике юлы бөтенләй көтелмәгән, колагыңны торгыза торган юллар булуы. Чынлап та: бөтен дәфтәр шундый җырлар белән тулы диярлек Шулай да арада баштан ахырга ка пэр бер фикер дәвам итә торганнары да юк түгел.Күзләремне, күзләремне Күзләремне күзлисен Минем моңсу күзләремнән Нинди серләр эзлисен? Күзләреңне, күхләрение. Күзләреңне күзләдем Күзләреңнән серләр алдым. Син бет шуны белмәдең. Күхзәремә туры карап Күхзәремне күхләмә. Минем күзем серле диңгез, Аннан серләр эзләмә Халык җырлары текстында тагын бер үзенчәлекне күзәткәнегез бардыр Бу җыр куплетының беренче өлешендәге сүзләрнең тулысынча кабатланып, ә икенче яртысының аерылып торуы. Ә инде киресенчә, ягъни куплетларның баш өлеше башкача булып та, ахырлары бертөрлерәк булганнарын очратканым юк иде. Монда очраттым.Агы иделдән су алганда Төшеп китте чиләгем Төнлә төшләремдә күреп. Серләремне сөйләдем Алмагачтан алма алып Савытларга өләштем. Төнлә төшләремдә күреп. Синең белән сөйләштем Төрле куплетлардагы фикерләрнең яңарак вариантта әнә шулайрак кабатлануы башкаручыларның төрле төбәктән булуыннан, яки бер төбәктән булып та, бер җырчының башкаруын икенчесе ошатып бетермәвеннән, яки аны камилләштерергә теләвеннән килә торгандыр, мөгаен. Әйе, халык ирекле, үзенә ничек унай булса, шулай җырлый. Менә мәсәлән Кулымдагы йөзегемнең Исеме Мөкәррәмә, Авыр сүхзәр әйткәнмендер, Дускаем, үпкәләмә. һәм аңа охшаш: Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Рәхилә Авыр сүзләр әйткәнмендер. Җаныкаем, бәхиллә Яисә икенче пар: Алсу гөлем, алсу гөлем, Алсу гөлләрем сиңа, Алсу гөлем, керсез күплем Мәңгегә булсын сина һәмАлсу гөлем, алсу гөлем Алсу гөлләрем сина. Алсу гөлем, саф күңелем Бүләк итәрмен сина Бер җырның икс варианты, дигәннән, халык авыз иҗатында вариантлар тулып кына тора торгандыр, ахырысы. Хоер, гажашинер урын бармыни! «Йосыф жы№- сасымнын, «Бакырган», «Баданам» ипаширынын. «Нанае». «Илегай» дастаннарының да аерым куплетларының вариантлары әледән-әлс табылып тора түгелме Төрле авылларда төрлечә җырланган җырларны Хәмзә агай үзенчә язып барган икән ана Ходай үзе кушкан инде Җыр һәм бию ансамбленең яки үтешчән коллективларның репертуарларында эле Тәзср дә рәхәтләнеп башкарыла торган «Җырлыйк әле» җырлар тезмәсен генә алыйк. Нигездә, бу жыр унике куплет белән башкарыла Шаянрак егетләр кызлар егермедән арттырып җибәргәннәрен дә ишеткәнем бар Репертуарларда һәм җыентыкларда, .мәсәлән, алтынчы куплет болай бирелә Күзләремне, күзләремне Күзләремне күзлисен Минем моңсу күзләремнән Нинди серләр эзлисен? Күзләреңне, күхләрение. Күзләреңне күзләдем Күзләреңнән серләр алдым. Син бет шуны белмәдең. Күхзәремә туры карап Күхзәремне күхләмә. Минем күзем серле диңгез, Аннан серләр эзләмә Агы иделдән су алганда Төшеп китте чиләгем Төнлә төшләремдә күреп. Серләремне сөйләдем Алмагачтан алма алып Савытларга өләштем. Төнлә төшләремдә күреп. Синең белән сөйләштем Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырлыйк әле алтыны, Җырламас идек алтыны — Бүген бездә ял көне. Хәмзә Җиһангиров дәфтәрендә исә күмәклек рухы түгел, ә аерым бер кешенең шәхси кичерешләре чагылдырылган вариант бар: Җырлыйм әле, җырлыйм әле, Җырлыйм әле алтыны, һаваларда оча инде Йөрәгемнең ялкыны. Уникенче куплет белән дә нәкъ шундый хәл. Китапларда: Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Уникегә тулганчы. Уникеләргә тулганчы, Дуслар күнле булганчы. Хәмзә Җиһангировта: Җырлыйм әле, җырлыйм әле, Уникеләр тулганчы, Их, бер күреп сөйләшергә Күңелләрем булганчы. Кайсы вариант уңышлырак, дигән сорауны куясы да юк. Беренчесе — зал тулы концертларда, мәҗлесләрдә, кичке уеннарда күмәкләп башкарырга кулай булса, икенчесе исә (шул ук урыннарда булса да) аерым җырчы-солист башкаруына көйләнгән. Хәмзә агайның башка куплетлары белән танышканда да мин шундыйрак күренешне күзәттем. Димәк, ул әлеге җырларны шәхсән үз йөрәге, үз күңеле аша үткәргән, аларның халык җыры булуы турында уйлап тормыйча, үзенеке дип тә кабул иткән. Күпләрегезнең ишеткәне, үзегезнең җырлаганы бардыр, һәрхәлдә, безнең якта менә бу куплетны болай җырлыйлар иде: Сөйдем инде, сөйдердем дә, Инде сөймим кемне дә. Яшьлек юләрлегем белән Генә сөйдем сине дә. Хәмзә агай варианты исә менә мондый: Сөеп икене сайладым, Хәзер сөймим берне дә, Бәлки яшьлекләрем белән Сөйгәнмендер сине дә. Без яшь чакта галәмәт тә хисләргә бирелеп болай җырлый идек: Алма битем, нихәл итим, Каласың бит ятларга. Ятлар булмас минем кебек Салыр янган утларга. Хәмзә агай исә егет чагында башкачарак җырлаган икән. Җаныкаем, гөлкәем. Каласын бит ятларга, Ятлар минем кебек булмас, Салыр янган утларга. Әллә яшьтән үк күңелгә сеңеп калганга, әллә башка сәбәптән, безнең як вариантлары уңышлырак, отышлырак, хисләрне тулырак ачып сала тосле. Исән булып, Хәмзә агайдан сорасаң, ул да үзенекен өстенрәк куяр иде дип уйлыйм. Чөнки ул да үзенчә ишеткән, үзенчә җырлаган, дәфтәренә дә үзенчә теркәп куйган. Безнең халыкта иң күп таралган җырлар Агыйделгә һәм сандугачка бәйле. Моннан берничә ел элек бер-бер артлы нәшер ителгән «Агыйделкәй» һәм «Сан- дугачым-былбылым» дигән сувенир китаплары да шуны раслый. Ул чагында без барыбыз да һәр куплеты «Агыйдел» һәм «Сандугач» сүзләре белән башланган җырларның шулкадәр күп булуына шаккаткан идек. Бу сүзләр куплет уртасында булганнары әле тагын күпме! Хәзер шикләнәм. әлеге җыентыкларга халык арасында йөри торган «Сандугач» һәм «Агыйдел» сүзләре белән башланган куплетларның да яртысы тупланмагандыр. (Мин моны китапны төзүченең кимчелеге дип санаганнан түгел, әнә шундый җырларның никадәр күп булуына хәйран калуымнан язам). Шулайдыр, шулайдыр Хәмзә агай дәфтәрендә генә дә әлеге җыентыкларда урын алмаган дистәләрчә (!) куплетлар очраттым Халык арасында андый дәфтәрләр тагын күпмедер дә, дәфтәрләргә теркәлмәгән җырлар күпмедер! Агыйдслкәйләрнең балыгы уяу. Акчарлаклар тибеп алалмый. Сөямен дә генәй, сөям, дигән чакта Күз яшьләрен тыеп калалмый Агыйдслнсн аръягында Йөри колхоз куйлары Без киткәндә кечкенә иде, Үскән зифа буйлары Икенче бер җыентыкка «Сандугач» сүзе белән башланган җырлар тупланган булуын һәм Хәмзә агай дәфтәрендә бу җыентыкка керми калган андый җырлар күп булуын әйттем. Аларны укыгач ясалган нәтиҗәләр дә, нигездә Агыйдслнексләр белән туры килгәнгә кабатлап тормыйм Китапта урын ала алмаган берничә куплет белән генә таныштырам Сандугачым, сайрар булсаң. Сәхрәдә тал әзерлә Аерылышкан кошлар ничек, Без дә шулай хәзергә Сандугач баласын тоттым. Урман араларыннан. Синең хәлләреңне сорыйм Былбыл балаларыннан һ. б , һ. б Шундый куплетларны укыгач, ничек моңланмыйсын да, вакыт тәэсиреннән саргая башлаган дәфтәргә карап, ничек аны моң дәфтәре дип атамыйсын. Хәер, гел моңга гына кайтарып калдырсак, бик үк хаклы да булмассың Чөнки дәфтәрдәге язмалар тагын кайбер нәрсәләргә игътибар итүне сорыйлар икән әле. Беренчесе куплетларда заман рухы чагылышы. Анысына кыскача гына тукталам. Тормышыбызга индустриализация. урбанизация һәм башка төрле «зация»ләр тирәнрәк үтеп керә башлагач, шул шаукымга һәм модага ияреп, 30 нчы елларда татар балаларына әллә ниткән исемнәр кушып бетерүләреннән хәзер рәхәтләнеп көләбезме? Көләбез һәм урынлы көләбез. Бу шаукым халык җырларында да чагылыш тапкан, тарихыбыз шаһиты булып хәзер до ишетел- гәләп куя. Әйе шул. шулай шул союмоиббот бела» ipaBTOp.'upnu. импочашимм, кооператив тееларен, лврокодлврны. автомобилюорие бер казигв еллып болАгыйделне иңләп-буйлап Киләләр гармун уйнап Җилләр исә, тал бөгелә. Мин богеләм сине уйлап Агыйделгә басма салдым Өч багана, өч киртә. Чит илләрнен шунсы кыен Сагындыра кич-иртә Сандугачым сайрасаң да. Өзам бер чәчәгеңне. Белсәң иде киләчәктә Ниләр күрәчәгеңне. Сандугачлар басып сайрый Кызыл гөлне яратып Төннәр буе мин йөримен Синең өчен, җан атып. Колхоз басуына барып, Трактор көйлисеңме'’ Сөям, җаныем, ташлама, дип. Син дөрес сөйлисенме? Безнең турда идарәдә Радио тыңлыйлар, Сезнең белән бергә булган Минутлар отылмыйлар Аклы ситса күлмәгемнең Пояслары бер метр Иркәм бәгърем, дигәннәргә Серләреңне бирми тор Кооперативның ишеген Яшелгә буяталар, Таң алдыннан сандугачлар Син булып уяталар. Лампочкалар якты яна Коридор алларында Икәү бергә булсак иде Дошман күз алларында. гату безнең татар кулыниан гына килә торган эш ул! «Олы абыйга» атап пешергән боткам тәмле булсын дип1 Кнтәм иркәм, кнтәм иркәм, Китәм иркәм Бакуга... Ансы да дөрес. Татар Бакуга нефть чыгарырга да китте, Донбаска күмер казырга да кузгалды. Березникида химия заводы төзеп тә дан алды... Авыллар кешесез калды. Шөкер, әле истәлеккә җырлары калган икән. Бу эшләргә каян өйрәндек дисезме? Хәмзә агай ансына да җыр белән җавап бирә: «Көлмә кешедән, авызың өшегән» диләрме әле. Ярый әле без кешедән көлмибез, үзебездән-үзебез көләбез. Өстенлегебез шунда. Игътибарны җәлеп иткән нәрсәләрнең икенчесе —халкыбызның сюжетлы җырлары. Монда алар тулы текст белән түгел, ә аерым куплетлар рәвешендә нумерлап бирелгән. Димәк, бер үлчәмдә иҗат ителгән төрле сюжетлы җырларның аерым куплетларын кайбер урыннарда бер көйгә, әйтик, «Урам көенә», «Авыл көенә» һ. б. җырлап йөрү гадәте дә булган. Андый очракларны мин үзем дә хәтерлим. Шулай булмаса, дәфтәрне язучы сюжетны «ботарлап» тормас иде. Куплетлар арасында мин «Мәрфуга», «Көймә килә», «Кара урман», «Фир- дәвескәй», «Күк күгәрчен», «Рәйхан», «Җаныем-бәгърем», «Нурия», «Күбәләгем- түгәрәгем» кебек һ. б. сюжетлы җырларның аерым өзекләрен һәм вариантларын да очраттым. Өченче бер нәрсә — авторлар иҗат иткән җырларның халык җырлары белән янәшә йөрүе. Мондыйлар арасында төрле музыкалы спектакльләрдә җырлана торганнары да, җыр итеп махсус иҗат ителгәннәре дә, композиторлар көй язганнары да, халык үзе көй чыгарганнары да бар. Болар, беренчедән, аерым авторларның халык җырына әйләнерлек уңышлы әсәрләр иҗат итүе турында сөйләсә, икенчедән, авторларның үз әсәрләрендә халык авыз иҗатыннан шактый отышлы файдалануларын дәлилли. Таң алдында уянырмын. Җилкәңә шәл салырмын Таң шикелле иртән кайтыр булсаң. Каршы чыгып алырмын (М. Җәлил сузларе, 3. Хәбибуллин музыкасы. «Сагыну» җырыннан вариант). Алтын минем туган илем, Көмеш телле гармуным. Гармун җырлый яшьлегемнең Бар шатлыгын, бар моңын (Ә. Ерикәй сузләре. Җ. Фәйзи музыкасы. «Гармун» җырыннан.) Дәфтәрне укыганнан соң күңелгә килгән барлык уйларны да кәгазьгә күчерергә теләсәң, әле тагын бик озак дәвам итәргә булыр иде. Мондый язмаларны башлавы җиңел, тукталуы авыр аерыласы килми. Ләкин укучының түземлелеге белән дә исәпләшергә кирәк. Әйдә, бу язмага сыймый калган хисләрем моң булып үз күңелемдә дәвам итсен. Халкыбызның җыр мирасы чын-чынлап, мәңге кимемәс моң бит ул!