Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Хөрмәтле редакция! Татар әдәбияты тиздән зур югалту кичерәчәген сизгән кебек, журналыгызның апрель санында өр-яна язучы Тәбриз Мөбәрәковнын «Хәтер аланы» романы белән таныштырып, укучыларыгызны никадәр сөендергәне! езне беләсезме икән?! Ә шуннан сон күп тә үтмәде, халкыбызның яратып укый торган, үзенә генә хас матур телле, олы язучысы һәм галиме Мөхәммәт Мәһдиевне югалттык Арча төбәге, бигрәк тә Гоберчәк авылы, аерата моңаеп, ятим калган кебек тоелды. Чөнки ул якларның кадерен белеп яшәгән, шуны гомере буе иҗатында чагылдырган, туган авылын иң гүзәл легендага әйләндергән бай табигатьле шәхес тә иде ул Ә менә Гөберчәкнең күршесендә генә Мөрәле авылыннан чыккан Тәбриз Мөбәрәков үзенең бу әсәре, аннан берсе артыннан берсе «Шәһри Казан» битләрендә дөнья күргән хикәяләре белән («Кәшимир шәл». «Аю белән Аккош мәхәббәте») безне бу зур югалтудан азмы-күпме юаткан кебек булды. «Юк. Арча төбәгендә талантлар чишмәсе саекмасын әле, әдәбиятта тоткан мәшһүр урынын таты да киңәйтсен әле», дигән кебек тоелды Зур рәхмәт Сезгә! Әйе. элек-электән иң мөхтәрәм журналыбыз «Казан утлары» тагы бер мәртәбә укучылары алдында изге бурычын гадел, эчкерсез тормышка ашыра барганын күрсәтте. Югыйсә, Т Мөбәрәков Казан университетының физика-математика бүлеген тәмамлап, аннан аспирантурада гыйлемен тагын да үстереп, кандидатлык диссертациясен яклап, гомере бус математика өлкәсендә эшләгән галим. "" . өлкәдә аның күпме гыйльми хезмәтләре дөнья аның эчке дөньясында шуның кадәр, моңарчы беркемгә дә булмаган, әдәби хәзинә яшеренеп ятар дип Юк. күпкырлы талант әдәби ижат белән дә шөгыльләнгән икән Язган, күп язган, шомарган. Тик ни өчендер ул аларны дөньяг а чыгармаган Бәлки, анын сәбәпләре дә булгандыр... Ә менә Сез, мөхтәрәм редакция әһелләре, аның әле беренче мәртәбә генә мөрәҗәгать итүенә, беркемгә таныш булмаган автор булуына карамастан, үзегезнең саллы журналыгызда урын биреп (урынның да журналның иң түреннән, авторның сурәте белән!) нинди зур изгелек күрсәткәнсез Анын алдагы иҗатына зур илһам канатлары куйгансыз, дип уйлыйбыз. Сезнең журналыгыз аркылы, яраткан язучыбыз Фәнис Яруллин әйтмешли, «быел безнен ә.тәбиягкә чишмә кебек бәреп, бер яңа исем килеп керде —ул Тәбриз Мөбәрәков». («Шәһри Казан». 27/Х—95 сл) Аның безнең күрше генә авылдан булып, үзен бөтен яктан да яхшы белгәнгә күрә, бу безнең өчен икеләтә шатлык булды Әсәрне укып бетергәч, без беравык югалып калдык, ниндидер бик кадерле әйберне җуйгандай булдык, ә үзебез һаман да романдагы күңелләрне тетрәндерә торган вакыйгалар эчендә калдык «Журналда әсәр кыскартылып бирелә», дигән сүзләрне укыгач кына, димәк, әле андагы геройлар белән тагын очрашабыз икән. Алла боерса, дигән өмет белән тынычлана тоштек һәм. күп тә үтми, авторның кулъязмасын табып, әсәрне тулысы белән уку бәхетенә ирештек Туты варианты бик күпкә көчле яңгырый Анда авторның фәлсәфи карашлары, төрле вакыйгаларга бәйләп керткән үзенең җырлары, такмаклары әсәрне тагын да баеткан. , __ Дөрес, кыскартып бирүнең сәбәпләрен дә аңлыйбыз (журнал вариангы) Әмма «Хәтер аланы»н укучыга тулысы белән житкерәсе иде Анын өчен әсәрнең китап булып басылып чыгуы кирәктер инде Бәлки әле алга таба бу авторның китапларын күрү дә насыйп булыр Җитмәсә. Татарстанда да түгел. Уфада Бу күргән! Кем уйлаган билгеле Соңгы бер чыгышында М. Мәһдисв «Кабат кайтылып укыла горган әсәр иң яхшы әсәр була, соңгы вакытта андыйлар бик күренми әле»,— дигән иде. Менә «Хәтер аланы» — ничә кабат укысаң да — яратып укыла торган әсәр. Чыннан да, ул китап булып чыкса, татар әдәбиятына отыш кына кигерәчәк. Бу роман—тел өйрәнүдә, аны тагы да баетуга хезмәт игәрлек әсәр дип бәяләдек без аны. Аннан авторның тагын бер кадерле ягы: ул нинди генә тискәре образны бирмәсен, аны бөтенләй карага батырмый, киләчәгенә ниндидер өмет калдыра һәм кайбер геройларның кешелек сыйфатларын югалта баруда шул чордагы җәмгыятьнең вәхши яклары сәбәпче булуны тирән итеп ача белә. Тагын Т Мөбәрәковның без укыган өч әсәрендә дә хатын-кызга җылы карашы, аларның эчке дөньясын тирәң аңлый белүе безне бик куандырды Кешеләр язмышында саф мәхәббәтнең нинди көчкә ия булуын укытучы Габдерахман, Фатыйма, Габделхәй һәм Купцовлар гаиләсе аркылы нинди саф, матур итеп бирә Ярату хисләрен шулкадәр саф, изге итеп тасвирлавы йөрәкләргә май булып ята, рәхмәт төшкере! Шушындый матур хисләрне без Аяз Гыйлажевнын (сезнең журналда ук) «Яра»сын укыганда кичергән идек Ул да. ничә кат укысаң да. йотылып укыла Тагы Т Мөбәрәковның көче шуннан гыйбарәт — ул укучыны, әсәрен укый башлау белән үк, вакыйгалар тыгызлыгы, табигый күренешләрне һәм персонажларының эчке һәм тышкы кыяфәтләрен тасвирлауда кулланылган гаҗәп кызыклы алымнары белән бөтереп алып китә дә. ахырга кадәр үзеннән ычкындырмый. Кайбер урыннарында чыдый алмыйча көлдертә, кайбер урыннарында үзең дә сизми каласың, күзләрең яшь белән мөлдерәп тула Мәсәлән. «Мәче борын» кушаматы алган Галихуҗаны ул болайрак сурәтли: «Лзбә белән сызылган шикелле түгәрәк йөзнең өчтән бер өлеше калын, кайтарылган иренле зур авызга сарыф ителгән, өчтән бер өлеше зур соргылт-яшел күзләре, калын җирән кашлары астында калган Ә маңгаена бөтенләй урын җитмәгән. Авыз белән күзләр арасына, борын булырга тиеш җиргә. Ходай Тәгалә төймә кадәр генә бер төерчек чәпәп куйган, бүтәннәренә мулдан җибһргәч, борынга материалы җитми калган, күрәсең» Менә тагын бер мисал Тәүфыйкның су буенда Галимәнең ялангач гәүдәсен күреп үзенә дә аңлаешсыз тирән тәэсирләнүен автор болай сурәтли: «13 яше гулып килгән үсмернең балигъ булган кызларның яшерен, ләкин гонаһсыз гүзәллеген. оят, әмма гыйффәтле матурлыгын үз гомерендә беренче мәртәбә күрүе иде». Сөбханалла, бер җөмләдә нинди тирән мәгънә ята! Әсәрдә еш кына табигать күренешләренең, таулар, чишмәләр, урман-алан- нарның гүзәллеген искитәрлек зәвык белән, нәкъ табигатьнең үзенчә тасвирлануы безне гаң калдырды. Ә кайбер язучыларның әсәрләрендәге мондый урыннарны төшереп калдырып укыйсың, ул үзенә җәлеп итә алмый, әсәр дә аннан күп нәрсә югалтмый. Ә Тәбризнең бу юлларын кабаткабат укыйсын, ул эчтәлек белән шулкадәр тыгыз бәйләнеп килә, аның хәтта бер генә сүзен дә төшереп калдырасы килми. Менә Мирас авылы өстенә бик көтелеп алынган яңгырның куркыныч булып килүе, болытларның төрләре һәм гыйбрәтле күренешләре сине «Әллә нинди афәтләр генә була күрмәсен инде», —Дип чынлап торып борчуга сала. Баштагы жил давылы, аннан яңгырның башланып китү, көчәю, ниһаять туктау рәвешләре сине ирексездән шул вакыйгалар эчендә калдыра, башта тузанга төрә, аннан чылата башлап җеббөртексез итә Хәтта әсәр кыш көне укылса да. ул шулай тәэсир итәчәк Бу инде менә язучының укучысын бер генә минутка да үзеннән ычкындырмыйча тотуының сихри көчедер. Бу әсәр турында никадәр генә язсак та, уртаклашасы фикерләребез бетмәстер... Тагын бер кабат олы рәхмәтебезне белдереп, сезнең журналны һәрчак яратып укучыларыгыз: Әхмәт һәм Гөлчәчәк ГАЛИЕВләр. Казан