УКМАСЫЙ ХӘТЕРЕНДӘ ӘМИРХАН
Татарның классик әдибе Фатих Әмирханның тууына быел 110 ел. Әдип хакында күп язылган, күп сөйләнгән, исеме дә, иҗаты да мәдәниятебез тарихыннан аерылгысыз. Шуңа да карамастан, тәрҗемәи хәленең аерым 38 Кыйсем өлеш. ’Газыйм олы. ' һәйажан борчылу. 41 Интишаренә — басылып таратылуына болыннарда күңел ачулар. "Муаффәкыятьле уңышлы. ” Тәгьмименә һәр җиргә кертүгә. Т хасиятләре , • «_п укучыга һаман да тулысынча билгеле түгел эле. «Фатих Әмирхан .. ,86) төзүчеләрнең берсе, анын иҗатын, биографиясен өйрәнүчеләрдән буларак, без моңа аеруча басым ясауны тиеш табабыз. Эш шунда ки. мәгълүм тәгълимат кысаларында гамәл кылырга дучар ителгән авторлар әдип биографиясенә, иҗатына кагылышлы истәлекләрне те! е елларда йә кыскартырга, йә фильтрларга, йә аннан да яманрагы, бөтенләй төшереп калдырыр! а мәжбүр булдылар Атап кителгән хезмәткә кертелгән 33 язманың да абсолют күпчелеге төрлечә редакцияләнде, шомартылды, тиешле* мәжбүри калыпка туры килмәгән урыннары сызып ташланды Әлбәттә, күбесе котылгысыз кабатлаулардан арыну хакына ниләнде боларнын Ләкин идеолог ик яктан «кытыршырак» Р Алуши. И Биккулов. Җ Вәлиди. М Бөдәйли һәм аеруча Ф Әмирхан II истәлекләре бигрәк тә рәнҗетелде, аяусыз «эшкәртү»ләргә. ыспайлауга юлыкты Шуның нәтиҗәсендә классик әдип тормышының байтак үзенчәлекле. каршылыклы яклары, кем әйтмешли, кадрнын тышында калды Төрле «соображениеләр» аркасында Г Толымбайский. Ф Бурнаш. М. Сафин кебекләрнең истәлекләренә, гомумән, урын бирелмәде Башка замандашларының язмаларына принципиаль яңалык өстәмәсәләр дә. ул чор җәмәгатьчелек фикерен чагылдыру җәһәтеннән үзләренчә игътибарга лаек иде > , Шулай да ин зур каза Миргазиз Укмасый (1884 1947) истәлекләрен инкяр итүдә чагылды булса кирәк. Турысын әйтик, моңарчы «Атаклы кешеләр тормышыннан» дигән сериягә нисбәтле китаплар, «Хатирәләр». «Истәлекләр» калыбында яңгыраш тапкан хезмәтләр теге яки бу шәхесне йөз фанз (процент) диярлек уңай җәһәтлән генә сурәтләп килде Аларнын берсендә дә «атаклы шәхес»нен «кире» якларын Гасвир- лау түгел, ана аз гына күләгә төшерүче мизгелләргә дә урын бирелмәде Хәзер дә шул ысулдан ваз кичү бик күзәтелми Хәлбуки, мондый «кершәнләү» изгеләр тормышын (урысча «житие святых») сурәтләүне хәтерләтә һәм һичкайчан хакыйкатьне ачуга хезмәт итмәде һәм итми М. Укмасыйның Ф Әмирхан турындагы истәлекләре бу җәһәттән аерым бер урын били Алар шагыйрь тарафыннан 1940 елның 10 мартында Казанның Бишбалта Бистәсендә язылган Гарәп имлясында стандарт булмаган ундүрт озынча бит тәшкил иткән әлеге язма Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни архивында саклана (16-ф. 2- тасв 46-эш. 1 14 6) Автор имзасын Миргазиз Укмасый «Зәбиров» дип кушан Баштан ук шуны искәртергә кирәк. Укмасый үзенең истәлекләрен тоталитар хакимиятьнең ин кара, хәтәр-аяусыз дәверендә ижат иткән Бу гынчу чорда, беренчедән, милләтпәрвәр затлардан карачкы ясау, аларны сыйнфый яктан «фаш итү», «чын йөзләрен» ачып салу шаукымы канат җәйсә, икенчедән, «буржуаз» әһелләрне дөмбәсләп, алардан йөз чөереп, үз тиреңне саклап калу «ихтыяҗы» үрләр яулый Укмасый да. чирканыч чынбарлык алдында гаҗиз калып, мәд- рәсәдәше. каләмдәше Фатихны «тук», өсте-башы җитеш мулла баласы, буржуаз язучы бултаны өчен нык кына тешли, үзенең ябатай чытышын алга сөрә. Әмирханны морзаларга каләм әрәм игүеннән баш тартып, хезмәт ияләре хакына («Гайфетдиннәр өчен») язарга өнди замандашының иҗатына унынчы елларда ук «дөрес» сыйнфый юнәлеш бирергә омтылганын исенә төшерә Тәкъдирнең ирониясе белән, диикме. Укмасыйның Әмирханга тискәре дип биргән кайбер бәяләре хәзерге көндә әдипкә мәдхия булыбрак яңгырый Укмасыйның үз «күге» дә бу дәверләрдә тәгаен аяз булмагандыр. «Буржуаз» әдип Ф Әмирханның тетмәсен тегү йола төсен алган чорда (Ф С Казанлы. Г Толымбайский әсәрләрен. Ф Әмирхан II хатирәләрен генә искә алыйк). Укмасыйта да бу эшкә үзеннән өлеш кертүдән башка чара калмаган булса кирәк Әмма классик әдип ижатын бәяләүдә тиздән уңай тенденция дә үзен сиздерә башлый Безнең уебызча, истәлекләр Ф Әмирханның «Сайланма әсәрләр»сн басмага әзерләү барышында (1941 елда нәшер ителә) Хәй Хисмәтуллиннын үтенече, йә булмаса махсус таказы белән язылган Инде аңлашылганча. Укмасый үзенең истәлекләрендә Ф Әмирханны күкләргә чөйми, шәхесенә мәдхия җырламый, байтак кына мәсыэләләрд • аңа .ы азасы Зариф муллага га кырын караш аяшка уза Мадөни тарихыбызда мондый төр хатирәләр бар һәм а. тарт а күз йому һич тә гадел булмас Ьа шкитмоле имәнеч таманда «сыйнфый яктан ят» әдипне нигезлә каралту максатымда язылсалар да. истәлекләр Ф Әмирханның калку фигура булуын инкяр итмиләр Ул тына да түгел. бу юлларда яшь Фатихның үткен теге, шәкерт тәр хәрәкәте җитәкчесе, матбугат тшлеклесе. күренекле әдип булуы, Тукан бс тән тыгыз хезмәттәшлеге, шагыйрьгә шифалы йогынтысы шактый анык күзаллана Әмирханның киң карашлы зыялы булуы, урыс әдәбияты белән дә танышып- кызыксынып баруы чагылыш таба. Иҗади яссылыкта үзен Фатихка каршы куебрак караса да. Укмасыйның үз вөҗданына хыянәт итәргә ашкынмавы сизелеп тора Аерым урыннарда фактик хаталар, хронологик тайпылышлар, субъ- ектив-тснденпиоз фикерләүләр (Решил казыйны түбәнсетү, үзен социал- лемо- кратларга нисбәт итү. X. Я.машев абруена сыенырга омтылыш шундыйлардан) очраса да. истәлекләрнең кыйммәтле яклары байтак. Аларда башка хатирәләрдә очрамаган кызыклы эпизодлар. XX йөз башы мәдәниятенә. әдәбият үсешенә, аерым шәхесләргә кагылышлы «таушалмаган» күзәтүләр теркәлгән. Истәлекләрдә гади укучы гына түгел, тикшеренүчеләр дә барып «төртелерлек» урыннар байтак Шунлыктан текстка искәрмәләр бирү тиеш табылды. Мондый төр язмаларны басмага әзерләгәндә монарчы хөкем сөргән кыскарту, шомарту, ялтырату кебек гайре тарихи принциплардан ваз кичеп, без хатирәләрнең бер тәгъбирен генә түгел, сыңар хәрефен дә үзгәртмәдек (хәер, артык күплекләре сәбәпле, саннарның байтагын сүз белән бирергә туры килде). Текстологик эш шуннан гыйбарәт булды: гарәпчә имля кириллицага күчерелде, җитешмәгән сүз яки хәрефләр квадрат җәяләр эчендә бирелде, тыныш билгеләре бүгенге кагыйдәләргә буйсындырылды, тоташ урыннар абзацларга аерылды, артык озын, чуалчыграк җөмләләрне ике-өч кисәккә бүлү кулай табылды. Авторның стиле, сүз сөреше, фикерләү алымнары, аерым очракларда орфографиясе («имнәү», «хәрәмнәү» һ. б I шул килеш сакланды, искәрмәләре текст эчендә үз исеме белән күрсәтелде. Төзүчс-шәрехләүче буларак, үзебезнең искәрмәләрне текст тышына чыгаруны, кайбер сүзләрне тәрже.мәдә бирүне мәгъкуль күрдек. Ышанабыз ки, төрле архив фондларында, шәхси кулларда үзенең эшкәртелүен, актив әйләнешкә кертелүен әле һаман да зар-интизар булып көтеп яткан һәр истәлеккә шундый «тулылык калыбы» белән (әлбәттә, искәрмәләр белән) килә торган булсак, без үзебезнең мәшһүр шәхесләребез, мәдәни мирасыбыз, гомумән, милли тарихыбыз хакында тагын да төплерәк, колачлырак мәгълүмат хасил итәчәкбез.