Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘСКӘР АЛИ УЛЫ ШӘЕХ-АЛИ

(1385 1968) Борынгы Рим философы Сенека, кешеләр язмышы турында уйланып, үзләре исән чагында ук үлгән саналырлык адәмнәр булган кебек, үзләре үлгәннән сон да башкалар күңелендә яшәүче үлемсез шәхесләр була, дигән. Бу фикер безнең мәкалә героена да туры киләдер шикелле. Әмма ләкин хәзерге буын аның хакында бер нәрсә дә белми диярлек. Әйе. Әскәр Али улы Шәех-Али- ның исемен оныттыру өчен заман шактый тырышкан Бервакыт мин үзем белгән бер тарихчыдан «Аның исеме сина танышмы?» - дип сораган идем. ул. уйлап та тормыйча «Ә. Явыз Иванга Казанны яулап алырга булышкан хыянәтче ханны әйтәсеңме?» дип ярып салды • Әскәр Шәех-Алинең тормыш юлы белән танышкан укучылар аны. исемнәре аваздаш булган өчен генә, әле уналтынчы гасырда ук яшәгән сатлыкжан Шаһта ли хан белән бутамастыр дип беләм. Алар арасында бернинди уртаклык та юк. Патша самодержавиесенең нигезләрен 1917 елның күпне вәгъдә иткән демократик язы белән багланган тискен борылышлар Рәсәй һәм анын халыклары язмышында нинди роль уйнаганы хакында әле күп буыннар дәвамында бәхәсләр булыр Монысы тарихн-фәъ сәфи мәсьәләләрнең берсе Ә без исә бәхетле киләчәк өмет итеп егерменче гасырга аяк баскан буынның драматик язмышын үз жилкәсендә татыган шәхес турында сөйләргә жыенабыз. Әскәр Али улы Шәех-Али үзенең чыгышы белән Россиянең Европа жирлсген- дә яшәүче мөселман зыялыларының гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклаган хәлдә, унтугызынчы гасырда урыс җәмәгатьчелегенең сизелерлек бер катламы булып әверелгән өлешенә барып тоташа. Элгәрерәк гасырларда үз тамырларын бары тик фамилияләрендә генә саклап калган, асылда исә урыс дворяннары арасында треп-йотылып юкка чыккан һәм үз халкы, үз этносы белән барлык багланышларын югалткан милли элитар катламнан нык аерылып тора бу зыялылар Әскәрнең әтисе Али Шәех-Али үзе кумык. Кавказ сугышында җиңелгән имам Шамилнең уллары белән бергә әсир ителеп. Петербургка китерелгән мөселман егетләренең берсе була. Пайтәхеттә ул бик төпле хәрби белем ала Аның хәрби хезмәте казак гаскәрләрендә үтә. Оренбур казакларының 6 пчы полкы командиры буларак, ул 1877 елгы урыс-төрек сугышында катнаша Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен патша Александр II указы нигезендә өч орден белән бүләкләнә Генерал-майор дәрәҗәсенә ирешеп, отставкага чыкканнан соң. гомерен Петербургта үткәрә. какшату өчен күп көч куйган, алмашка исә тоталитар жәмгыять кенә алып, бихисап корбаннар бирергә дучар ителгән зыялыларыбызнын үткәне Әскәр Шәех-Алинең язмышында да ачык чагыла Әскәр Шәех-Али гомеренең соңгы коннәрендә. Али Шәех-Длинен хатыны. Әскәрнен әнисе Гөлсем Тәфкиленә Букай урдасы хакиме Җиһангир ханның торыны-онычкасы була Борынгы нәселле a.ieie татар ыруынын тугантумачалары арасында танылган татар фамилияләрен Алкин- нар. Еииксевлар. Әхмеровлар, Терегуловларны да очратабыз. Әтисе Әскәрне дә хәрби кеше итеп күрергә хыялланса да. улы пайтәхет университетын сайлый Әти кешео үз юлыннан китеп дәрәжәле-абруйлы кавалергард булган олы улы Җиһангирга карап юанырга гына кала Тикшеренү-төпченү, һәр нәрсәнен асылына төшәргә теләп кызыксыну сәләте Әскәрдә бик иртә уяна Бала чагында уенчыкларын сүтеп-жыеп. ватып-төзәтеп үсә-үсә, егет булып җитешкәч төрле приборлар-машиналар белән мавыг ып китә, кем әйтмешли, аңа юмам «тимер җене» кагыла Әнә шул мавыгу аның киләчәк язмышын, бөтен гомер юлын билгели. Революция, гражданнар сутышы елларындагы катлаулы-сикәлтәле чорда булсын, соңрак инде утызынчы елларда Сталин лагерьларының берсендә ачлы-туклы жан асрап яшәгәндә булсын, аны үз һөнәре һәрвакыт үлемнән саклап кала килә. Әмма ачы язмыш ана барысын да оеп бирә Әлс гимназиядә укыганда ук Әскәр төгәл фәннәр белән мавыга, бигрәк тә физика белән химияне үз игә ул. Ә гуманитар фәннәргә бик исе китми, аларга яшүсмер малай бәя биреп бетерми һәм бу хәл тиздән алган билгеләрендә дә күренә башлый Гимназиядә исә тәртипләр шактый каты Әтисенең дә холкы кырыс Арпа калын фәннәрне репетитор яллап куып җитәргә туры килә Әскәрнен бәхетенә, репетиторы студент Никола Оттокар рәсем сәнгате, әдәбият, тарих кебек фәннәр буенча энциклопедик тирән белемле кеше була Соңыннан ул күренекле сәнгать белгече, профессор дәрәҗәләренә ирешә, егерменче еллар башыннан Италия университетларының берсендә укыта Әскәрнен мавыгуы физика һәм аны тормышта куллану булып калса да. гуманитар фәннәр буенча иркен фикер йөртә алуы, рәсем сәнгатеннән бигрәк тә кин мәгълүматлы булуы белән ул, әлбәтгә, Никола Оттокарга бурычлы. Бел:өнебезчә. егерменче гасыр башлары техник прогресс тантана иткән чор була, күктә беренче аэропланнар оча башлый, шәһәрләрдә автомобильләр күренә. урамнарда-йорг.тарда электр лампалары кабына, әле кайчан гына могҗиза саналган телефон исә пайтәхеттәй зур калаларда гадәти күренешкә әверелә Әскәр I имна зиядә укьп ан елларда физика фәнен укыту нигездә классик кануннар буенча алып барылып, физика законнары тактада язылып кына, немецлар әйтмешли. «крейдс физик» — акбур физикасы рәвешендә генә өйрәнелсә дә. техник казанышлар йогынтысы класслар!а да үтеп керә Мөстәкыйль тәҗрибәләр үткәрүләр хуплана, техник түгәрәкләр оеша башлый. Әскәрнең дә беренче техник «триумфы» гимназиядә тормышка аша. Гимназия директоры кунакларына, тонык газ лампалары белән генә яктыртылган ярым караш ы диварлардан аермалы буларак, электр утларыннан балкып торган якты залны күрсәткәндә, горурланып «Үз укучыбыз Шәех-Али эше бу'» дип әйтә торган булган «Әтисе кавалерист, ә улы, һичшиксез, инженер булачак» дип тә өсти икән әле. Ул заманда мондый сүзләр ин зур мактау булып яшыра! ан. әлбәттә Чөнки инженерлар әле бик сирәк, алар гадәттә бай тормышлы, ә инде «инженер» сүзе хәзерге «космонавт» сүзенә аваздаш булгандыр мөгаен Әскәр Шәсх-Алинең Петербург университетына физика-математика факультетына укыр! а керүе бик табигый хәл. Техника белән мавьнуы студентлык елларында таг ын да көчәеп киткән егет Форд автомобильләренең берсен «иярләп •ла» Бай сабакташлары шоферлар яллап машиналарда злдерткәндә. Әскәр |.1шинасын үзе йөртү 1енә түгел, бөтен механизмнарын өйрәнеп, кирәксә үзе озәю-ремош.чый да башлый Беренче бөтендөнья сугышы башлануга. Әскәр Шәех-Алн. башка күп студен- iap шикелле үк. армиягә алына Артиллерия училищесы каршындагы офипер- >ар әзерли торган кыска сроклы курслар.га укьпанда ул соңрак Распутинны герүдә катнашып дөньяга танылган Феликс Юсупов белән бергә утыра Офицер дәрәҗәсе алган Әскәр Шәех-Али сугыш хәрәкәтләрендә катнаша I ражданнар сугышы чорында исә кызылларга кушыла. Көнчыгыш фронтның 5 1че Армиясендә артиллерист була. Ә аннары ул Кызыл Армиянең баш гшабы- ia Артуправлението күчерелә Иске зыялыларның күбесе өчен революцион үзгәрешләр драматик фаҗигаләр ■ гын килә Кызыл Армиядә хезмәт иткән офицерлар өчен гаржданнар сугышы ■ әма.м тангач тормышта юл сайлау мөмкинлекләре бик нык кысыла Армиядә калу да четерекле, чөнки «патша офицеры» дигән кара тамга һәр җирдә тагылып йөри Ә менә Әскәр Шәех-Алинсн 1921 елда демобилизацияләш өннән сон берен- че адымнары чагыштырмача уңышлы була. Аның теләсә нинди техниканы буйсындыра алу сәләте, үз куллары белән иң катлаулы детальләрне дә ясый алуы, слесарь, токарь, югары класслы механик һөнәрләре тормышта тиз генә үз урынын табарга ярдәм итә. Илдә НЭПның беренче елы бара. Мәскәүдә күптөрле ремонт һәм реставрация мастерскойлары ачыла. Элекке кызыл командирның катлаулы йозаклар, примуслар, арифмометрлар, язу машинкаларыннан алып электр двигательләре, автомобильләргә кадәр теләсә нинди техниканы төзәтә белүе ярап куя. Әскәрне эш белән күмәләр. Теге яки бу әйберне ремонтлаганда-төзәткәндә ул еш кына аның конструкциясенә яңалыклар да кертә, эшләү мөмкинлекләрен яхшырта Аңа рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Мөгаен, Әскәр Шәех-Али Мәскәүдәге Урман техникасы институтында яхшы гына эш хакы алып, катлаулы приборлар төзәтүче механик булып кына да кала алган булыр иде. Ул вакытта аның әйбәт кенә торагы да була. Гаиләсенең — хатыны Суфия ханым (танылган татар мәгърифәтчесе Шахбаз Әхмеров кызы), кызлары Динара белән Гөлнарның да тормышлары җитеш... Әмма талантлы инженерның тәкъдиренә башкачарак тормыш юлы үтәргә язылган булган, күрәсең... Әскәр Шәех-Алинең тормышындагы кискен борылыш хакында сөйләр алдыннан революциядән соң илдәге мәдәни тормышның кайбер вакыйгаларын кыскача искәртеп үтү кирәктер, мөгаен. Большевикларның миллимәдәни сәясәтен, хәзерге күзлектән чыгып караганда, төрлечә бәяләргә мөмкин. Какшамас «тимер-бетон» стереотип фикерләр, «бердәнбер дөрес» тәгълиматлар чәлпәрәмә килеп коелып төшкән бу заманда бар үткәнебезне — яхшысын да, яманын да — себереп түгәргә омтылучылар еш кына элекке ялганнар урынына яңа ялганнар тараталар, яки ярым-йорты хакыйкатьне расларга тырышалар. Кичәге асыл ленинчылар бүген үз Әскәр Шәех-Али хатыны Суфия даһиларын «чишендерүдә» ни-нәрсәләр ханым белән. генә кыланмыйлар да, кичәге кайбер ел гыр атеистлар дини байлык-хәзинәләре- без турында ничек кенә лаф ормыйлар! Ә бит большевикларның халыкны наданлыктантоманалыктан чыгару өчен көрәштә кабул кылган күп кенә чаралары файдалы иде. «Пролетариат мәдәниятен» өйрәнүдән элек гади тапкырлау таблицасын һәм дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнергә, иң гади гигиена шартларын үтәргә чакырулар начар идеме әллә? Илнең мөселманнар яшәгән төбәкләрендә күпкырлы агарту эшләре алып бару да үзенең җимешләрен бирмәде түгел, бирде. Төрле курслар, мәктәпләр... укытучылар һәм укучыларның корылтайлары... Болар барысы бергә культура революциясе дип аталды да инде. Бу уңайдан яшь милли республикаларда ана телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, милли китапларны күпләп бастыру, газет-журналлар чыгару мәсьәләләре иң үзәк мәсьәләләр булганлыгын искә төшерергә кирәктер. Егерменче еллар башында төрки телле республикаларның күпчелегендә ана теленең дәрәҗәсен үстерү, куллану даирәсен киңәйтү юнәлешендә төрле законнар кабул ителә һәм административ чаралар үткәрелә. Бу чаралар, беренче чиратта, суд эшләрендә, җәмәгать һәм дәүләт оешмаларындагы эш кәгазьләрен йөртүдә, мәктәп һәм башка уку йортларында укыту барышында ана телен куллануны күздә тота. Ул чорда Советлар илендә яшәүче төрки халыкларның барысы да диярлек язуда гарәп графикасын файдалана. Әмма «сәяси офыкта» гарәп язуыннан латин язуына күчү билгеләре шәйләмә башлаган була инде. «Яңалиф»не Шәрекъ өчен янә бер революциягә тиңләп, тырышып-тырышып яклаучыларның таләпләре көннәп-көн кискенрәк яңгырый. Шул ук вакытта егерменче еллар башында күп кенә зыялылар гарәп графикасы, бераз «сипләп-төзәтсп» җибәрсәң. әле культура революциясенә дә хезмәт итә ала. дип исәплиләр. Бу юнәлештә Г Шәрәф. Н Хәкимов. Г Алпаров кебек белгечләр, хәреф-шрифтлар язу остасы Г Идрисов байтак эш башкаралар. Гарәп графикасын татарча вариантта яңартуны күренекле җәмәгать эшлсклесс. язучы Галимҗан Ибраһимов та яклап чыга. Әмма гарәп алфавитын кин кулланышка кертү юлындагы киртәләрнең берсе булып андый язу машинкаларынын юклыгы тора Күп кенә белгечләр, гарәп алфавитындагы хәрефләрнең язылышы катлаулылыкмы, күп горле вариантлары булуны истә тотып, андый язу машинкасын ясау нигездә мөмкин түгел дип табалар Дөньяда андый типтагы машинкалар бөтенләй булмый Гарәп алфавитына яраклаштырылган язу машинкалары җитештерү эшенә нинди зур әһәмият бирелгәнлеген аңлау өчен бер фактны искә төшереп үтү дә җитә 1923 елны Г Ибраһимов РКП(б) Үзәк Комитеты Секретарил ы утырышында бу мәсьәләне, хәрефбилгеләрне бердәй унификацияләп машинка механизмын кирегә кайта торган итеп эшләп хәл итәргә тырышулары турында сөйли Аны Сталин да тыңлый. Ләкин әлеге тәҗрибәомтылышлар унышсызлыкка очрый танымаслык итеп гадиләштерелгән гарәп хәрефләре машинкада бастырып алган нөсхәләрдә бөтенләй укылмый диярлек Аеруча әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләгәндә, «тарихи очрашу» дип сөйләү I адәткә кергән. Әскәр Шәех-Алинен әлеге чишелмәс мәсьәлә белән очрашуы бик гади-гадәти килеп чыта Казаннан Мәскәүтә йомыш белән килгән бер танышы аңа әнә шул киребеткән, буйсынмас машинкада басылган бер нөсхә рәсми кәгазь күрсәтә Шуннан икәүләшеп бик озак ул кәгазьдә басылган язуны укырга тырышып карыйлар, азаплана-азаплана да текстның утызкырык процентын гына сукалап чыга алалар. Әскәрнең танышы, өметсезләнеп башын чайкый да, тещ үтмәс кәгазьне ертып ташлый: «Наркоматка бу үтенечне кулдан гына язып илтермен инде. .» ди Теләсә нинди механизмның «җанын» бөтен нечкәлекләре белән аңлый ала. башкалар аптырап калганда да оригинал чишелеш таба белә торган Әскәр Шәсх-Али өчен мондый машинканы ясап карау кызыктыр! ыч бер габышмак кебек була. Техника белән остән-өстән генә таныш булган укучыларыбызга гадиләштереп кенә аңлатып бирергә мәҗбүрбез әгәр дә латин яки рус хәрефле гадәти язу машинкаларының кареткалары йөреше барлык хәреф*бнлгеләр өчен дә бер төрле булса, гарәп графикасы нигезендәге машинкалар өчен каретканың төрле тезмәләрдә ким дигәндә дүрт вариантта йөреше кирәк Гомеренең сошы елларында язып калдырган истәлекләрендә Әскәр Шәех-Али бу катлау лы мәсьәләне чишү юлларын тәфсилләп шәрехләп бирә. Баш га тәҗрибәләр иске модель «Континенталь» язу машинкаларында алып барыла, аннары у л заман өчен ин яңа булган «Ундервунд» машинкаларына күчәләр Бу техник габышмак Әскәр Шәсх- Али тарафыннан искиткеч оста хәл ителә. Тәҗрибә өчен ясалган үрнәк «Ундер- вунд»та бастырып алынган текст шулкадәр ачык, хәрефзәрнен язылышы бернинди бозылуларсыз була ки. аны эксперт белгечләр хәтта кулдан язылган гекс! шп кабул итәләр Әскәр Шәех-Алинен бу уйлап табуы, күренекле ачыш буларак. Халык казанышлары күргәзмәсе каршындагы Ачышлар эше комитеты тарафыннан кабул ителеп, берьюлы ике патент ала: ул безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә теркәлә Бу ачышны рәсми телдә «Язу машинкасы кареткасының басыла торган хәрефкә тәңгәл китереп хәрәкәтләнү механизмы» дип атыйлар. Әскәр Шәех-Алинен гарәп i рафикасы нигезендәге тагар язуы өчен машинка уйлап табу хәбәрен Казанда искиткеч яңалык сенсация дип кабул игәләр. Инженерны, тиешле бөтен шартларны тудырып, яхшы эш хакы вәгъдә men, Казанга даими эшкә кодалый башлыйлар Әскәрнең истәлекләренә караганда, күчәр!ә карар кылу җиңелдән генә булмый Мәскәүдә аның яхшы торагы, уңайлы-җайлы тормыш-көнкүреше, алтын кулларын югары бәяләүче клиент тары бар Аннары кызыктырырлык башка тәкъдимнәр дә булып тора Әмма үз мөселман халкына булышырга омтылу, төрки халыклар мәдәнияте һәм анын киләчәге алдында үзен бурычлы санау бу хис-тойтылар Әскәр Шәех-Али өчен коры сүзләр генә булмый Гомумән, ул буын зыялыларның яшәү рәвешләрендә, үз-үзләрен тотышларында бурыч һәм намус төшенчәләре зур әһәмня!кә ия булып тора Әскәр Шәех-Али үзенең күченер!ә риза булуы өчен соңыннан үкенмәдеме икән’’ Киләчәкгә үзен көткән ачы язмышны алдан ук белгән булса, ул бу адымны ясар идеме икән? Без хәзер бу сораулар! а төгәл генә җавап i.ioa алмыйбыз Ничек кенә булмасын. Әскәр Шәсх-Али Казанга Татарстан башкаласына күченеп килә Татар язуы өчен машинкалар эшләп чыгаруның беренче адымнары уңышлы гына башланып китә Республиканың югары органы булган Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты каршысында язу машинкалары җитештерә торган мастерской оештырыла Мастерской өчен бина шәһәрнең үзәгеннән — Чернышевский (хәзерге Ленин) урамыннан бирелә. Уникаль эш җиһазлары аерым алганда, «Браун» фрезер станогы, кискеч инструментлар, үлчәү приборлары кебек иң кирәкле әйберләрне Әскәр Шәех-Али, төрле предприятие һәм мастерскойлардан җыешты- рып-табып, Мәскәүдән үк төяп килә. Үзенә эшкә фикердәшләр туплаганда да ялгышмый ул: беренче булып университеттан М. Николаев, аннары Г. Елизаров, И. Лисенков. Святоносов, Щеглов, Тихонов кебек осталар коллективның үзәген- төшен тәшкил итәләр. Болар үз эшләре Әскәр Шәех-Алинен исеме соңыннан онытыла яки сүз уңаеннан гына телгә алынгалый. Ә бит ул Татарстанның талантлы инженерлары арасында беренче урыннарның берсендә торырга лаек шәхес, һәр яңа эштәге кебек, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы монополистлар Әскәр Шәех-Али алдына да җитди киртәләр коралар. Мәсәлән. Мәскәүдәге кайбер югары урыннарда утыручы түрәләр аерым бер үҗәтлек белән Казанда яңа язу машинкалары җитештерүгә комачаулык ясарга тырышалар. Чөнки алар Ленинград тирәсендәге Литово шәһәрчегендә урыс хәрефле язу машинкалары җитештерә башлауны планлаштырган булалар. Әле бер машинка ясап карамасалар да. бу эш өчен штатка ике йөзләп конструктор һәм инженер тупланган була инде. Әскәр Шәех-Алигә шулай ук наданлыкка-томаналыкка чумган яки түрәлек тәкәбберлеге белән масаючы Казан бюрократлары да нык кына аяк чалалар. Әмма яңа язу машинкаларын ясау фикере шулкадәр көчле, ә беренче тәҗрибә җимешләре шулкадәр уңышлы килеп чыга ки. Татарстанның сәяси җитәкчеләре, иң беренче чиратта Совнарком Рәисе X Габидуллин энтузиастларга эшлекле ярдәм күрсәтә. 1925 елдан башлап гарәп графикасы нигезендәге язу машинкалары эшләп чыгару даими рәвештә арта бара Башкаладагы һәм Татарстан районнарындагы беренче заказларны үтәгәннән сон. мастерской башка төбәкләрдә яшәүче төрки халыкларның хәреф үзенчәлекләрен дә искә алып эшләнгән язу машинкалары җитештерә башлый Аерым алганда, андый үтенечләр Урта Азия һәм Төньяк Кавказ республикаларыннан килеп кенә тора. Казанда эшләнә торган язу машинкаларына Кытайдан, Әфган- станнан, Ираннан алынган үтенечләр дә куандыра 1928 елны татар хәрефләренә көйләү өчен Татарстан хөкүмәте карары белән кырык «Ундервуд» машинкасы сатып алына. Әмма Әскәр Шәех-Али моның белән генә канәгатьләнми, машинкаларны тулысынча Казанда эшләнгән детальләрдән җыю процессын җайга салу өчен тырыша һәм бу эш эшләнә дә. Монысы инде бигрәк тә зур казаныш була. Шулай итеп, мастерской чит илләрдән машинкалар кайтарту өчен валюта исраф итүдән котыла. Заказлар арасында һиндстан. Ливан, Төньяк Африканың мөселман илләреннән кыскасы, гарәп графикасы кулланыла торган барлык төбәкләрдән диярлек килгән үтенечләр ишәйгәннән ишәя. Монысы инде халыкара танылу дигән сүз була. Ул заманнарда Советлар иле предприятиеләренең бик сирәгенә генә тәти торган күренеш бу. Чит илләргә бездән гадәттә чимал яки ярымфабрикатлар гына чыгарылып килгән бер вакытта Татарстан республикасы әнә шундый төгәл механизмлы, сыйфатлы язу машинкалары чыгаруы белән дан тота. Хәзер республикабызда җитештерелеп, дөньяның барлык кыйтгаларына җибәрелә торган машиналар, приборлар аппаратлар белән —" ПРОИЗВОДСТВО - ПИШУЩИХ МАШИН С ВОСТОЧНЫМИ ШРИФТАМИ -- - „Т А Т Я 3 М А Ш" : нең менә дигән осталары гына түгел, а эзләнүчән. тынгысыз уйлап табучылар да булалар һәм эш барышында бик күп төрле яңалыклар кертәләр. Бу җәһәттән бигрәк тә Г. Елизаровның тәкъдимнәре бәяләп бетергесез файдалы була. Әлеге мактаулы һәм зур эшнең башында, фикер-идеяләрнең генераторы, сызымнарны тимердә тормышка ашыручы булып, билгеле инде. Әскәр Шәех-Али үзе тора. Бик кызганыч: күп төрле сәбәпләр, шул исәптән, сәяси сәбәпләр аркасында ГОСУДАРСТВЕННАЯ МЕХАНИЧЕСКАЯ МАСТЕРСКАЯ беркемне дә шаккагтыра алмыйсын, әлбәттә Әмма 1927 елда мондый хәл сирәк очрый торган гаҗәеп бер күренеш булып кабул ителә. Советлар иле өчен чит илләр белән ярышырлык беренче төгәл механизм Әскәр Шәех-Алинең Казанда җитештерелә торган язу машинкасы булгандыр дип исәпләргә тулы нигез бар Ул арада тоталитар режимлы большевиклар илендә вакыйгалар куерганнан куера бара. Алда күрербез бу хәл-вакыйгалар Әскәр Шәех-Ал и кебек миллионлаган кешеләрнең язмышларын кискен үзгәртәчәк әле Егерменче еллар ахырына таба ил җитәкчеләре арасындагы сәяси көрәшнен гадәти ысуллары үзгәрә башлый Әлегә кадәр, башкача фикер йөртүчеләрне бик кискен тәнкыйтьләгәндә дә, аларны юк итү юлына басмыйлар иде Юлбашчыларыбыз. төгәлрәк әйткәндә. Сталин һәм аның фикердәшләре үзләренең кичәге иптәшләрен, ә бүгенге «дошманнарын» тар-мар итәргә тотыналар Әле «сул» оппозиция кырыла, әле «уңы» Компартиянең революциядән соңгы тарихында беренче буларак, партия Үзәк Комитеты әгъзаларын, хәтта Политбюро әгъзаларын да аяп тормыйча, «себереп түгә» башлыйлар. Сталинның беренче корбаннары Троцкий. Зиновьев. Каменев. Бухарин. Рыков. Томский Саный китсәң, алар йөзләр, меңнәр .. Ә инде каһәрләнгән утыз җиденче елларда — миллионнар Ил өстеиә иңгән бу афәт милли төбәкләрне дә читләтеп узмый, әлбәттә Милли республикаларның, бигрәк тә «икенче сортлы» автономияле республикаларның болай да юк дәрәҗәсендәге хокуклары бөтенләй кысылып бетә Кем әйтмешли. Мәскәү рөхсәтеннән башка кечкенә йомышыңны да үти алмыйсын Ә инде «милләтче» ярлыгы тагыла-нитә калса, бөтенләй зш харап Милли сәясәтнең иң кайнар нокталарыннан берсе мөселманнар яшәгән төбәкләрдә гарәп графикасының язмышы турындагы кискен бәхәсләр була Бу бәхәс, бер көчәеп-бер тынып дигәндәй, егерменче еллар башыннан бирле дәвам итеп килсә дә, 1927 елга кадәр ВКП(б) Үзәк Комитеты да. урыннардагы партия комитетлары да «яңалиф»нс. ягъни төрки халыкларның язуын латин графикасы на күчерүне артык ашыктырмыйлар Бу мәсьәләгә шактый тыныч карыйлар 1926 елның язында төрки гелле галимнәрнең Бакуда үткәрелгән беренче корылтае «яналиф»кә әкренләп күчүне хуплап карар чыгара, әмма катгый күрсәтмәләр бирүдән тыелып кала. Алай гына да түгел, республикаларның бер өлеше бу чорда әлеге эшне ашыктыруны максат итеп тә куймый, күрәсең. Корылтайга килгән татар делегациясе җитәкчесе Галимҗан Ибраһимов. мәсәлән. Татарстан республикасының «яңалиф»кә күчүе мәсьәләсе буенча үз өстенә бернинди йөкләмәләр дә алмаска тиешлеге турында партия өлкә комитетының яшерен күрсәтмәсе белән килгән була Әмма тиздән хәл кискен үзгәрә 1927 елнын февраль-март айларында «яңа- лифмне «төрки халыклар мәдәниятын үстерүдәге иң төп юнәлешләрнең берсе» дип игълан иткән, ә гарәп графикасын «социализмга бару юлындагы реакцион киртә» дип тамгалаган берничә карар кабул ителә. Бу карарлар иң югарыда Мәскәү Кремлендә «пешереп чыгарылалар» Карарларда, иске алфавит халык арасында дини карашларны саклап калуга хезмәт итә. дип ассызыклап әйтелгән була «Гарәпчәлек»не эзәрлекләүнең төп сәбәбе шул булгандыр да. бәлки ВКП(б)нып Татарстан өлкә комитеты үз карарында. «яналиф»не гамәлгә кертү коммунистларның бурычы, аңа каршы чыгу партиягә каршы эш. дип билгеләп үтә. Тоталитар режим шартларында партиядән чыгарылу җәмгыятьтән сөрелү. акыл хезмәте белән бәйле һөнәрләрдән читләштерүгыю икәнен аңлатып торуның кирәге юктыр Партиядән чыгарылган кеше тормышның иң төпкеленә ыргытыла, аңа партиясезләргә караганда да начаррак мөнәсәбәт була, ул ышанычсыз. аңардан дус-ишләре дә читләшеп бетә Мөгаен, шуңа күрәдер, әле кичә генә «яңалиф»кә каршы бултан бик күп зыялылар бүген инде аерым бер «энтузиазм» белән аны яклап чыт алар Әмма, шул вакытта Татарстанда тиңсез бер документ пәнда була Сталин исеменә. ВКП(б) Үзәк Комитеты инструкторы Пшсничниковка (ул Татарстан республикасы өстеннән күзәтүчекуратор) һәм Татарстан өлкә комитетының III пленумына юлланган хат була бу. Аңа жәмгысе 82 кеше кул куйган Алар арасына укытучылар, язучылар, галимнәр, врачлар, агрономнар, рәссамнар, инженерлар, студентлар кыскасы, татар зыялыларының каймаг ы була Болар барысы да партиясезләр. Без бу хатның текстын игълан игеп, аңа кадәр булган кайбер хәлвакыйгалар турында да язып чыккан идек инде1 Хат авторларының ' «Яшерен архив битләре» дигән китаптан (Казан. 1994) «Татар зыялыларының Сталинга хаты» дигән очеркны карагыз. Автор ис кар WHY «яналифлне гамәлгә кертүгә каршы килмәүләре, бары тик гарәп графикасын юкка чыгаруда «удар темплар» кирәклегенә шикләнеп караулары, моның татар халкын борынгы мәдәни банлыкларыннан аеруга китерәчәге хакында язганнарын гына искәртеп үтәбез. Ошбу хатны Сталин үзе укыгандырмы-юкмы, анысы безгә мәгълүм түгел. Партиянең Татарстан өлкә комитеты исә эшне кызу тотып, катгый карар кабул итә Карарда «моның ише үтенеч белән мөрәҗәгать итү милли-буржуаз элемент- парның ВКП(б)га каршы юнәлдерелгән (ассызыкму минеке. Б. С.) активлыклары үсүне күрсәтүче факт булып тора. Өлкә комитеты бюросына бу үтенеч белән мөрәҗәгать итү фактыннан тиешле нәтиҗәләр ясарга һәм кирәкле иҗтимагый-оештыру. аңлату чаралары үткәрүне йөкләргә» диелгән. Өлкә комитетының әлеге хат авторларына карата «игътибарны» көчәйтү кирәклеге I урындагы яшерен күрсәтмәсе ОГПУның җирле бүлекчәсенә дә ирештерелә, билгеле. Хәер, бу хакта искәртеп торуның хаҗәте дә булмый — татар зыялыларының һәр адымы тиешле органнарның игътибар үзәгендә артыгы белән була бит... Шундый күзәтү астында торучыларның берсе әлеге үтенеч хатына җитмеш сигезенче кеше булып кул куйган: «Шаех-Али А — зав. мает, по пр-ву тат. пиш. маш.». ягъни татарча язу машинкалары җитештерү мастерское мөдире Әскәр Шәех-Ал и була Хатның төп авторлары кем булганлыгы хакында төрле фараз кылулар бар: Галимҗан Ибраһимов белән Мирсәет Солтангалиевтер дип тә шикләнәләр, башка күренекле кешеләрдер дип тә юрыйлар. Гомеренең соңгы елларында миңа Бакый ага Урманче белән еш кына очрашып торырга туры килде. Безнең күренекле рәссамыбыз үзе ул хатка илле бишенче кеше булып, «ирекле рәссам Б. Урманче» дип имза салган булган. Сиксәненче елларда бирелгән рәсми белешмә кәгазендә «сиксән ике кеше хаты»ның ВКП(б)га каршы юнәлдерелмәгәнлеге икърар ителә. Бакый ага Урманче хатка кул куючылардан, нахакка гаепләнеп, инде хәзер, соңлап булса да, үзенең аклануын исән чагында ишеткән бердәнбер кеше булгандыр, мөгаен. Аның фикеренчә, хатны язучылар Г Шәрәф белән X. Исхаков булырга тиешләр. Соңгысы- танылган язучы Гаяз Исхакыйның бертуганы, журналист. «Тиешле иҗтимагый-оештыру һәм аңлату чаралары» үткәргәннән соң (ул чараларның ничек үткәрелгәнен, буйсынмаганнарга нәрсә янаганын укучы аңлыйдыр, шәт), хатка кул куючыларның барысы да диярлек, телдән һәм язма рәвештә, кылган эшләреннән тәүбә итәләр. Аларның «тәүбәләре» рәсми матбугатта басылып та чыга. Әмма барысының да исемфамилияләре тиешле оешмаларның «хәтер сандыгына» салынып куела һәм, озак та үтми, күпләп кулга алулар вакытында байтагының гаепләрен тирәнәйтүче дәлил булып санала. Үзәктәге хакимият тарафыннан хупланган һәм юмарт ярдәм алган «яңалиф» язуы 1928— 1929 елларда төрки республикаларда җиңү яулый. «Яңалиф»не гамәлгә кертү өчен оештырылган Баш комитет зур тантаналы шартларда Казанда күчмә утырыш үткәрә. Бу утырышка «Советларның баш латинчысы». Әзәрбәй- жан Үзәк Башкарма Комитеты Рәисе Агамалы-Оглы үзе килә. Ул. тантана итеп, «гарәпчелекнең Порт-Артуры буттан Казан җиңелде» дип ярып сала «Баш латинчы» белми әле: тагын бер ун-унике елдан соң «латинлылыкның Порт- Артуры булган Баку да егылачак», төрки республикаларга да урыс графикасы — кириллица үтеп керәчәк... Латинчалаштыруның гөрләп үсә баруы язу машинкаларын тулысымча яңартуны. латин хәрефле машинкаларны күпләп җитештерүне таләп итә. Әскәр Шәех-Али җитәкчелегендәге кечкенә мастерской «Яңалиф» язу машинкалары җитештерә торган, заманча җиһазландырылган завод итеп үзгәртеп корыла. Ул илдәге барлык төрки телле республикалар һәм шулай ук «латинлаштыру» үткәргән Төркия өчен «Яңалиф» машинкалары эшләп чыгаручы бердәнбер завод була. Үзәкнең тәкъдиме белән заводка Агамалы-Оглы исеме бирелә. Хисаплау һәм бастырып күбәйтә торган техниканы күрсәтә торган иң абруйлы күргәзмәләрдә күпсанлы дипломнар һәм бүләкләр алып килгән «Яңалиф» машинкасының фирма маркасында Агамалы-Оглы исеме кабатланып тора Исеме аерып аталмаса да. бу машинканы иҗат итүче Әскәр Шәех-Алигә дә мактау сүзләрен кызганмыйлар. Аның талантына баш иючеләрнең берсе аны «Кулибин акылы белән Левшаның алтын кулларын берләштергән оста» дип бәяли Мәгъ- түм булганча, Кулибин — Рәсәйнең танылган уйлап табучысы, ә Левша исә — борчаны дагалаучы мифик оста. Мондый бәяләмәләрнең никадәр нигезле булуы хакында бәхәсләшеп тормастан, төгәл техника белән шөгьгльәнүче инженерлар арасында Әскәр ШәехАлинсн исеме чынлап та зур хөрт казанганын әйтеп китәргә кирәк. Әмма ләкин, Әскәр Шәех-Али яна хыяллар, яна фикер-идеяләр белән янып яшәгән, янып эшләп йөргән бер мәлдә 1931 елның 6 маенда аны Татарстан ОГПУы кулга ала Тентү вакытында анын барлык техник документ кәгазьләрен, проект тарын. сызымнарын җыеп алып китәләр Илдә тоталитар режимга каршы момкин булган «дошманнарны» юк итү буенча чирагтаг ы котырыну башлана Бу «дошманнар» арасында, билгеле инде, татар зыялыларының күренекле вәкилләре дә була. Казан төрмәсендә бер ел тоткынлыкта яткырганнан сон. Әскәр Шәех-Алигә ОГПУ коллегиясенең карарын игълан итәләр. Үзе белән бер вакытларда кулга алынган башка тоткыннар белән бергә аларны каһәрле-куркыныч 58 нче статья буенча төрле срокларга ябылуга хөкем итәләр. Йөз меңнәрчә ксшеләрнсн гомерен өзгән, тормышын җимереп ташлаган статья була ул 58 нче статья.. Илдә төзелеш арты гигант төзелешләр күтәрелә, аларны торгызу өчен ни җитәрлек чьи анак-байлык, ни квалификацияле белгеч-кадрлар булмый ил ынгы- раша-көчәнә Кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең гөп чарасы булып күпләп кулга алулар кала ОГПУ промышленность өлкәсендә иң эре оешмаларның,— әгәр дә эреләрдән дә эресе булмаса әле! берсенә әверелә Бихисап күп Сталин лагерьларындагы то гкыннар күмер һәм алтын чыгаралар, чит илгә чимал итеп озату өчен урман кисәләр, эавод-фабриклар төзиләр, шәһәрләр коралар Аерым игътибарга лаеклы, һәртөрле делегацияләр килеп-китеп торган, шат ыйрьләр-язучылар дан җырлаган, беренче бишьеллыкның «визит карточкасы» хезмәтен үтәгән төзелешләр дә булган Шундыйларның иң күренеклесе-агаклысы ОГПУ шефы Г Яг оданың ярагкан «җимеше» Беломорканал төзелеше була. Анда, «чыбыркы һәм перәннек» сәясәтен чира I лаштырып, тоткыннар хезмәтеннән мөмкин кадәр тулырак файдалану ысулларын өйрәнәләр, киң күләмле тәҗрибәләр үткәрәләр Тоткыннарның хезмәт җи теш- терүчәнлеген күтәрүг ә булган телөкомтылышларын көчәйтү өчен төрле үсендерү чаралары һәм җиңеллекләр кулланыла Болар барысы бергә «перековка», ягъни чүкеп яки дагалап янадан тәрбияләү дип атала Безнеңчә, «дагалап» дигәне дөресрәк булыр . Бу чорда өле соңыннан Әскәр Шәех-Али гаҗәпләнеп искә төшергән хәл-вакыйгаларг а да мөмкинлек табыла. Татарстаннан 600 тоткынны төяп килгән эшелон, үтә дә авыр бер атналык юл үтеп, ниһаять. Беломорканалга килеп җитә. Юлда сакчыларның акыру-бакыруына, суккалау-типкәләвенә күнегеп беткән тоткыннар да, сакчылар да каршы алучыларның мөг амәләсенә гаҗәпләнеп карыйлар Сакчылар тоткыннарны исемлек буенча тапшырып бетергәннән сон. яна начальниклар, биредә «зек» сүзе («заключенный» сүзеннән кыскартылып ясалган жарг он) юк. бары тик «каналоармеец»лар гына бар, дип игълан итәләр Сак та булмаячак, тог кыннар, ой лә, каналоармеецлар' үз кон тәртипләрен үзләре жайг а салырг а тиешләр икән. Төрмә режимы һәм чәнечкеле тимерчыбыклы зона бары тик эшкә чыгудан баш тартучы уголовниклар өчен генә икән Яхшы эшләүчеләрнең хезмәте аерым исәпкә алып барыла һәм шуның нигезендә аларнын тоткынлык сроклары кыскар г ылачак икән . Ул вакыпа әле. әлбәттә, каналны г о геп бетергәннән сон, аны Сталин һәм башка юлбашчылар килеп карап киткәч, күп кенә «корткычлар» һәм «контриклар»ның орденнар белән бүләкләнәчәген, кайбер алдан күрүчәнрәк зирәкләрнең исә, иреккә чыгу хокукыннан баш тартып, төзелешкә ирекле ялланып эшләүчеләр сыйфатында калачагын беркем дә әйтеп бирә алмас иде Бу хәлләр 1937 1938 елгы иксез-чиксез законсызлыклар котырынган чаг ында әлеге тоткыннарның кайберләреңә г омерләрен саклап калырга да ярдәм итә. Әүвәлге патша офицеры, аннары кызыл командир, ә хәзер «каналоармеец»ка әверелгән инженер Әскәр Шәех-Алинең иректәге эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар белән танышканнан сон. аны Беломорканалның «башкаласы» саналган Медвежьегорск шәһәрчегенә җибәрәләр Анда бөек төзелешнең гөп инженер көчләре тупланган була Әскәрне күбесенчә кыяташ тардан. гранит тау токымнарыннан юрган ин авыр Икенче Водораздел дигән районга эшкә билгелиләр Эш өч сменалы булып, төнлә прожекторлар яктысында алып барыла Граггиг токымнарны ватып, каналның гәбен түшәү эшен тәэмин итүне Гидротехник лаборатория инженерларына тапшыралар Шушы лабораториядә Әскәр Шәех- Али дә эшли башлый Канал төзетеше, тәртипсезлек һәм хезмәткә төкереп карау белән берраттән. ижади-илһамлы фикерләрнең тормышка ашуы, үзләре тудырган кыенлыкларны үзләре үк батырларча җиңеп чыгу чиратлашып килгән гадәти совет төзелешләренең берсе бу га И жад и фикер, о ия булган кешегә бу төзелеш инженерлык сәләтен күрсәтү өчен менә дигән эш мәйданы да була. Ачышлар дәрәҗәсендәге дистәләрчә рационализаторлык тәкъдимнәре керткән Әскәр Шәех-Али тиз арада каналнын инженерлары арасында шактый танылып өлгерә Ул. электротехника буенча белгеч булмаса да. җирле электр станциясенең механизмнарны эштән туктатып, шәһәрне караңгыга күмеп, куәтен яртылаш диярлек киметеп, вакыт-вакыт «кәҗәләнүенең» серенә тиз төшенеп тә үзен таныта Гадәттә бу -кәҗәләнү» лабораториядәге кайбер агрегатларны эшләтеп җибәргәч күзәтелә, юкса ул агрегатларның техник күрсәткечләренә караганда алар шулкадәр эур көчәнеш алырга да тиеш түгел икән Сернең чишелеше бик гади булып чыга: монтаж эшләре башкарганда берничә турбинаның тоташтыру схемаларын буташтырганнар икән. Мондый эш иректә эшләнгән булса, корткычлык дип тамгаланып. күпләрнең башы китәр иде. Биредә исә, мондый житешсезлекләрнең сәбәпләрен яхшы беләләр, шуңа күрә гаеплеләргә артык каты җәза бирелми, аларның ваемсызлыклары өчен азык паекларын киметү белән генә чикләнеп калалар. Хәер, күп кенә авария-һәлакәт- ләрнең төп сәбәбе эш нормасын арттырып үтәү турында тизрәк рапорт бирергә ашыгудан килеп чыкканлыгын төзелеш башлыклары да белеп-күреп тора Канал төзелешендәге тәртипләрнең эпиграфы буларак: «Без туфты и аммонала не построишь тут канала» дигән әйтемнең нәкъ менә биредә тууы да очраклы түгелдер -Тусрга» — тоткыннар жаргонында ялган, алдау, ә инде аммоналның шартлаткыч икәнен укучы, шәт. беләдер Кызганычка каршы, бу әйтем безнең икътисадыбызның аерылгысыз юлдашы булып озак еллар ияреп йөрде. Яхшы эшне исәпкә алу системасы һә.м шәһәрнең энергетик куәтен коткарып калучы даны Әскәр Шәех-Алигә булыша. Аны 1934 елның җәендә срогыннан элек азат итәләр. Калган утыз дүрт ел гомерендә аңа әле тагын бик күп нәрсәләр күрергә язган була Яраткан эшенә кайтып эшләү тыела Казанга кайтып яшәү тыела. Шулай итеп. Әскәр Шәех-Алинең иҗат казанышы— инде ул вакытта яна бинага күчкән язу машиналары заводы остазсыз, ятим кала Сугыш алды елларын. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан сонгы елларны Әскәр Шәех-Али Мәскәү тирәләрендә һәм Алатырь шәһәрендә үткәрә. Яңадан кулга алулар булмаса да. гомере буена аны кырын карашлар эзәрлекләп килә, паспортисткалар һәм участок милиционерлары да ана карата артык «игътибарлы» кыланалар Рәхимсез тормыш чынбарлыгы әнә шундый була Илле сигезенче статья, иреккә чыксаң да. гомерлек кара тамга икән ул. Боек Ваган сугышы җиңү белән тәмамлангач, бераз йомшару булмасмы дип көтәләр. Әмма Әскәр Шәех- Алинең «Пишмаш» заводына гади инженер сыйфатында гына булса да эшкә кайтырга омтылышы, әлеге дә баягы. Казанда яшәү тыелган булу сәбәпле, тормышка ашмый кала. Юкса аны заводта яхшы хәтерлиләр, каптырына өметләнеп котәләр. Пенсиягә чыкканчы ул Лопатин (хәзерге Волжск шәһәре) поселогындагы бер заводның конструкторлык бюросында эшли. Әскәр ШәехАли биредә үзе өчен яңа бер өлкәне агач эшкәртүне механизацияләү эшен үзләштерә Бу эштә дә аның уйлап табучылык сәләте сизелерлек эз калдыра. Әскәр Шәех-Али гомере буена бәхетсез булгандыр, диюдән битәр, шулай да мин аны бәхетле дә булгандыр, дип әйтер идем. Кырыс чоры тарафыннан куелган нинди генә авыр сынауларга да карамастан, ул татар халкы мәдәни тормышына сизелерлек өлеш керткән зыялыларның берсе Аның бәхете башка шартларда, башка тармакларда эшләп үзләрен таныткан кызлары: сугыш елларында ук врач булган меггә дигән табип-галим Динара белән инженер-химик Гөлнар тормышыңда дәвам итәдер, мөгаен, һәм. ниһаять, әле язмышларын ерак 1910 елда ук бергә бәйләгән хатыны Суфия ханымның гомер буена үзенә турылыклы тормыш юлдашы булып калуы белән дә бәхетле булгандыр ул Ә кешегә күп кирәкме’’ Тормышта якты эз калдырып, янып яшәсә, үзенең лаеклы дәвамын балаларында күрсә, исән чакта үзен белгәннәрдән яхшы сүзләр генә ишетсә, фани дөньядан киткәч тә аны яд итүчеләр булып торса— шул җитмиме? Әйе. нәрсә генә димик. Әскәр Шәех-Али егерменче гасыр мәдәни тарихыбызда күренекле шәхесләрнең берсе булып калыр.