Шушы килеш яратыгыз
Аунап үстем авылымның туфрагында. Башак җыйдым язынкөзен кырларында. Ятсам-торсам һаман да шул бер үк нәрсә — Туйганчы бер ашау иде уйларымда. Кәлҗемәгә тамак туйса — шатлык иде, Ипи ашар өчен әле хак юк иде. Арба тарттым күз яшьләрен ялый-ялый, Кызлар сөйдем чалбарларны ямый-ямый. Үлән ашап үселсә дә, шөкер әле Сарык булып калынмады дөньясында. Бер булса да очкын булдым учагында. Бер булса да дулкын булдым елгасында. Ләкин тормыш барыбер үз эзен салды, Янган чакта күңелләрдә сөрем калды. Чайкалсам да елгаларда дулкын булып. Юып бетерә алмагандыр әле җанны. Әгәр мине ап-ак диеп уйласагыз. Ул уйларны күңелләрдән тарагыгыз: Мин заманнан һәм үземнән шәбрәк түгел, Яратсагыз шушы килеш яратыгыз. 1995 Сине җиңәр өчен мин бар җирдә Яшьлек әйтте: бу дөньяда берәр Мине җиңә алыр көч бармы? Телим икән — таулар күчерәм мин. Телим икән- чөям ташларны. Күкрәгемдә ярсу диңгез көче, Күзләремдә яшен утлары. Ялларыннан тотып ега алам Чабып барган җитез толпарны. Нинди генә эшкә тотынсам да Җиңеп чыгам, кире чигенмим. Буйсындырам, җиңәм, ләкин үзем һичбервакытта да җиңелмим ~ Тукта, тукта! — дигән аңа картлык,— Кайнарланма әле ул чаклы Күргәнем юк әле минем һичбер Мәңге жиңәлмәслек бер затны. Дөнья фани Ә дөньяда, дустым, һәр батырны җиңәр әмәл бар Сине җиңәр өчен мин бар җирдә. Мине җиңәр өчен әҗәл бар. 1995 Игезәкләр Игезәкләр туды Җиргә. Икесе дә сау-сәламәт. Бу гүзәл игезәкләрнең Берсе Яз. берсе Мәхәббәт Заман ничек болганмасын. Туа болар һәрбер елда. Яз булгач, Мәхәббәт булгач Димәк, яши әле дөнья 1995 Матур кызга гашыйк булу саваптыр. Ашкынулар йөрәкләрдән җаваптыр Кабыналмасан чибәрләрне күреп тә Газаптыр ул, ай-һай. авыр газаптыр Берүк, Тәңрем, салма мондый газапка. Ахыргача йөзим әле савапта. Сөю-гыйшык гөнаһ булса әгәр дә Мин әзермен моның өчен җавапка 1995 Күккә ук атсаң Бер гаспсезнен Башына төшәр Җиргә ут яксаң Бер гөнаһсызнын Табаны пешәр. Ук белән Утнын (һәркем беләдер) Күзе юк аның. Шуна күрә дә Безгә текәлгән Күзе дөньяның. 1995 Китәсе килә кайвакыт Еракка, бик еракка — Тормыш гел шатлыктан торган, Кайгы-хәсрәтсез якка. Менәсе килә кайвакыт Биек-биек үрләргә — Тормышның түбәнлекләре Күренмәслек җирләргә. Югаласы килә кайчак Эреп алсу таңнарда. Үтте инде, үтте вакыт Кабат юллар сайларга. 1994 Ашыгыйк Актыккы сулышны алганда Уфтанмас өчен җан ачынып — Кулларда егәрлек барында Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Күтәрик егылган гөлләрне, Матурлык калмасын басылып. Холкыбыз бик сабыр булса да Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Бумасын нәфсебез безгә баш. Без аңа үзебез баш булыйк. Яманлык җиңелсен дисәк без. Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Ходайның һәр бирмеш көнендә Бер матур як белән ачылыйк: һәркемнең гомере бер генә. Яхшылык эшләргә ашыгыйк. 1994 Шат ыйрь бәхете Кулга кәгазь-каләм алсам Өстәлә дәрт, арта көчем. Табыла сүзләр, агыла хисләр. Кушылып китә иртә-кичем. Онытыла тормыштагы Җитешсезлек, рәнжү-үпкә. Ак кәгазем ак канатым Алып менеп китә күккә. Ачыла күкнең капкалары. Исеп куя йолдыз жиле Монда күкләр бер болытсыз. Монда фәрештәләр иле. Монда кушыла көн белән төн. Монда кушыла барлык төсләр Агыла жиргә йолдыз нуры. Сузылып кала ап-ак эзләр. Карап тора Ай һәм Кояш Сокланып бу хозурлыкка Китә шунда җан пакьләнеп. Дөнья гаме чыга юкка Булмаса мондый мизгелләр Шагыйрь жапы үләр иде. Сокланучы бетсә әгәр Йолдызлар да сүнәр иде. 1994 Сандугач 1ыйнакльны Сандугач сайрый өздереп. Җыры сарыла җанга Карыйм, карыйм күрә алмыйм. Кайда соң үзе. кайда? Керәм урманнар эченә Күрмәмме лиен аны Юк. күралмыйм кошым китә Моңга күмеп дөньяны Үзен күрсәтүдә түгел. Җырда аның шатлыгы Булса ч ы кешеләрдә дә Сандугач тыйнаклыгы 1994 Анам геле Татар теле анам теле. Ип борыш ы бабам теле. Буыннардан буыннарга Күчеп килгән заман теле. Ничә гасыр чарлангансың, Матурайган, яңаргансың. Халкыбызның күңеленнән Җыр алгансың, моң алгансың. Изелгәнсең, тапталгансың. Пычратсалар — пакьләнгәнсең. Милләтемнең үлмәс җанын Син үзендә саклагансың. Сиңа безнең язмыш сыйган. Син кайгы һәм шатлык теле. Татарымны татар иткән Беренче һәм актык теле. Анам теле — телләр теле, Милләтемнең бердәнбере. Син булганга без дә исән, Син булганга без дә тере. 1995 Зур дәрьялар кичтем диеп Тынычланма, күңелем. Алда тирән диңгезләр бар. Калуың бар күмелеп. Күкләргә менгән чакта да Шашынма, җан, ул чаклы. Күккә менеп җитеп булмый. Күкләр бит җиде катлы. Мең сынау аша үтсәң дә Гел бер уй булсын анда: Әле тормыш сынавының Иң авырлары алда. Иң авырлары алда! 1995 Хаҗга барган кебек саваплы Авырайдым, кайнарлыгым бетте. Нишләдең соң әле син. йөрәк? Авылыма кайту миңа хәзер Хаҗга барудан да читенрәк. Чакыралар, ә мин уйлап ятам. Килә алмыйм ныклы карарга. Машинам да юкса әзер тора Выжт иттереп чыгып чабарга. Моңа кадәр юләрлегем йөртте. Ярдәм итте дөнья урарга Яраларга туфрак сибә-сибә ' Әзме йөрдем инде юлларда. Ә хәзер юк. юллар ашкындырмый. Түшәгемнән килми кубасым. Җан талпынса, тәнем разбой сала. «Мине кая алып чыгасың9 » Беләм юкса, белом, кайту кирәк. Авыр булса да юл ничаклы Туган авылыңа кайту бит ул Хаҗга бару кебек саваплы. 1995 Кайларда йөртми кешене Язмыш дигәнең кызык Чыкмас идең авыр юлга. Тарта җыясы ризык. Тарта эчәсе суларың. Тарта сулыйсы һаваң. Барасың табышлар эзләп Югалтуларга табан Кайда кадер, кайда кабер, һич белә алмый бәндә Шул белмәгәнлек туктаусыз Куалый: әйдә, әйдә! Ашкындыра, кызык гыра. Гүя тылсымлы чәчәк Алдап-йолдап, ымсындырып Йөртә безне Күрәчәк 1994