Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШОМЛЫ ЕЛЛАР КАЙТАВАЗЫ

Равил Госман улы Әмирхан — татар әдәбияты классмы Фа! их Әмирханның туганы, ягыш Әмирханнар шәҗәрәсенең бер тармагы. Ул 1946 елның 9 гыйнварында Ульян өлкәсендә! е Иске Кулаткы авылында туа. Катан дәүләт педанння институтын тәмамлый. Тарих фәннәре кандидаты. 1981 елдан—Г. Ибраһимов исемендә! е Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр. Көндәлек матбугат, төрле җыентыкларда басылган фәнни-популяр ятмалары 250 дән арг ып кигә. Быел докторлык диссертациясе якларт а җыена. Егерме ел дәвамында халкыбызның күп гасырлык тарихын, аерым алганда, анын азатлык өчен корәшен. милли матбугатын. мә!арнфен. мәдәниятен төрле яклап өйрәнүгә сизелерлек өлеш керткән тарихчы-галнм! ә гыйнварда 50 яшь тулды. Аны шул уңайдан котлыйбыз, сәламәтлек һәм иҗат шаг.тык тары телибез. Укучыларыбыз игътибарына Равил Әмирханнын яна язмасын тәкъдим итәбез. Ул — Фатих Әмирханның бертуган энесе, җәмәгать эшлеклесс Ибраһим Әмирхан турында.Тарихыбызның 70 еллык тоталитар дәвере сәхифәләрен актарганда әле һаман да бәгырен куырылып, тетрәнеп куясың нихэгле иҗти- һад. якты омтылыш, игелекле гамәл үсентеләре тамырында кое корытылган, никадәр саф күңелле, эчкерсез, намуслы җаннар җинаятьчеләр өере тарафыннан бер гаепсез корбан ителгән икән! Милли тормышыбыз, үткәнебез кысаларында күзалласак, әлеге чор тагын да шомлырак, чирканычрак булып гәүдәләнә Тагын кайсы кавемнен затлы, зыялы вәкилләре остенә берьюлы котсыз-нләмсез гаепләрнең бөтен бер көлтәсе ыргытылды икән? «Милләтче», «солтангалиевче». «сәгыйдуллинчы». «троцкийчы», «җидегәнче», «фәлән илнең шпионы», «халык дошманы»* Болары да буш җирлектә шытып чыкмаган тамыр тарын шул ук дөмбәсләү максатында иҗат ителми «басурман», «панисламист», «пантюркист» кебек тәгъбирләргә барып тоташа Хәятен тәмуг дәһшәте өткән шундый гагларыбыз арасында классик әдибебез Равил Госман улы Әмирхан — татар әдәбияты классмы Фа! их Әмирханның туганы, ягыш Әмирханнар шәҗәрәсенең бер тармагы. Ул 1946 елның 9 гыйнварында Ульян өлкәсендә! е Иске Кулаткы авылында туа. Катан дәүләт педанння институтын тәмамлый. Тарих фәннәре кандидаты. 1981 елдан—Г. Ибраһимов исемендә! е Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр. Көндәлек матбугат, төрле җыентыкларда басылган фәнни-популяр ятмалары 250 дән арг ып кигә. Быел докторлык диссертациясе якларт а җыена. Егерме ел дәвамында халкыбызның күп гасырлык тарихын, аерым алганда, анын азатлык өчен корәшен. милли матбугатын. мә!арнфен. мәдәниятен төрле яклап өйрәнүгә сизелерлек өлеш керткән тарихчы-галнм! ә гыйнварда 50 яшь тулды. Аны шул уңайдан котлыйбыз, сәламәтлек һәм иҗат шаг.тык тары телибез. Укучыларыбыз игътибарына Равил Әмирханнын яна язмасын тәкъдим итәбез. Ул — Фатих Әмирханның бертуган энесе, җәмәгать эшлеклесс Ибраһим Әмирхан турында. Ибраһим Әмирхан 1915 ел Ф Әмирханның бертуган энесе. Г. Тукайның дусты, татарның Совег чорындагы тәүге дипломатларыннан берсе, югары дәрәжәле юрист, җөмһүриятнең хокукый нигезләрен ныгыту эшенә лаеклы өлеш керткән күренекле дәүләт эшлек- лесе Ибраһим Әмирхан (1889—1938) да бар. Кылган гамәлләренә генә түгел, исеменә дә ярты гасыр дәвамында богау салынган иде аның. Тәрҗемәи хәле дә. татар халкының, республиканың ижтимагый-сәяси, мәдәни тормышында уйнаган роле дә әле өйрәнелмәгән диярлек. Бу бигрәк тә Ибраһимның дипломатик яссылыктагы эшчәнлегенә хас Әмма булган кадәр мәгълүматлар да кече Әмирханның зур. максатчан натура, кабатланмас биографияле шәхес булуын раслый Ибраһим Мөхәммәтзариф улы Әмирхан 1889 елның 5 сентябрендә дөньяга килә Абыйсы Фатихтан дүрт яшькә диярлек кечерәк булса да, аларның балалык һәм үсмер еллары берберсеннән аерылгысыз рәвештә диярлек үтә. Үз карамагында берникадәр вакыт укытканнан сон, Зариф мулла кече улын да заманының иң агаклы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдиямгә бирә. 1897 елга караган мәгълүматлар буенча, кыш көннәрендә яхшы киенгән ике бертуганны матур дирбияле кара туры ат зиннәтле чанада «Мөхәммәдиямнең капка төбенә хәтле китереп куя. ә дәресләр беткәч, өйгә алып кайта торган булалар. Ә инде үсә төшкәч, аларнын һәр икесе мәдрәсәдә торып укый башлый. Абыйсы төсле үк, Ибраһим да зирәк, укуга һәвәс, тере һәм аралашучан шәкертләрдән була Әйтик, аның «мөхәммәдиячемләрнең яшерен өй спектакльләрендә 1903 елдан ук якыннан катнашуы, ул гына да түгел, аларны оештыруда, сәхнә очен кирәк-яраклар табышудагы елгырлыгы мәгълүм. «Артистлыгымда хәйран була моның. Мәсәлән. 14 яшьлек Ибраһим үзенең Шәрикләренә Г Камалның «Бәхетсез егет» драмасын күрсәтүчеләр арасында була. Ул анда тегенди- мондый гына түгел, ә төп каһарман, ягъни Закир ролен башкара. Күп нәрсәдә абыйсына иярергә күнеккән, аның фикере белән нык хисаплашкан Ибраһим, заман таләбенә муафыйк рәвештә, урыс телен бик тырышып өйрәнә Әйтик, 1904 елның җәендә алар, Фатих белән берлектә, ике ай буена Самарада ниндидер курсларда укып кайталар. Шул ук елның көзендә ул, инде Казанда, абыйсыннан күрмәкче. китап-дәфтәр күтәреп, яңадан учительгә йөри башлый. Мөгаен, бу кеше — Фатихка да урысчадан һәм башка сәяси-иҗтимаг ый «фәннәрмдән дәрес биргән С. Н. Гассар булгандыр. Абыйсының ялкынлы тарафдары булган Ибраһим, әлбәттә, «Мөхәммәдиямдәге яшерен түгәрәкләрдә, әдәби-музыкаль кичәләрдә, биредә чыгарылган сатирик кулъязма, җилем басма гәзитләрдә дә катнаша Ул гайре рәсми «Ит- тихадм оешмасының да, аның мәгънәви варисы мәшһүр «Әл-Ислахм комитетының да эшлекле әгъзаларыннан санала. 1904, бигрәк тә 1905 - 1906 елларда аеруча зур куәт алган шәкертләр хәрәкәте «казанымнда кайный. «Әл-Ислахм үзәк комитеты башлыкларының берсе буларак, милли тормыштагы искелеккә, торгынлыкка каршы көрәш, янага, европача белемгә йөз белән борылу фикерен алга сөрә. 1905 ел революциясе либеральрәк фасылда калыпланган укучы яшьләр хәрәкәтенә яңа рух өрә «Мөхәммәдиям шәкертләре, шул мәдрәсә җирлегендә оешкан «Әл-Ислахм комитеты торган саен суллаша, өлешчә эсерлар, башлыча социал- демократлар йогынтысына бирелә 1905 елның октябрь күтәрелеше көннәрендә Казанда «халык милициясем оеша. Гомуми саны берничә йөзгә җиткән милиционерлар арасында шәкертләр дә байтак хисаплана. «Әл-Ислахм комитеты әгъзасы. бик хәрәкәтчән һәм өлгер Ибраһим да күңелле (ирекле) сыйфатында шушы милициягә языла. 19—21 октябрьдә, ягъни Казанда революционерларның «Шәһәр коммунасы» хакимлек иткән кыска бер чорында кулларына кызыл тасмалар бәйләп, «инкыйлаби тәртип» саклаучылар, полицияне коралсызландыручылар арасында безнең Ибраһим да активлык күрсәтә 21 октябрьдәге халык күтәрелеше бастырылгач, башка милиционер белән берлектә Ибраһим Әмирхан да кулга алына. 16 яшьлек үсмерне зинданга эләгүдән Казанның абруйлы мулласы — Зариф хәзрәтнең катышуы гына коткарып кала. Полиция аның өстеннән яшерен күзәтү оештыра. Инкыйлаб хәрәкәтендә, укучы яшьләр кузгалышында турыдан-туры катнашкан Ибраһим абыйсы Фатихның ярдәмчесе буларак, Казанда үткәрелгән яшерен Бөтенрусия шәкертләр съездларын (1906—1907) оештыручыларның, аларны мәгънәви яктан җитәкләүчеләрнең берсе була. «Әл-Ислах» комитетының башта шул исемдәге җилем басмасы, аннары рәсми гәзите тирәсенә замананың алдынгы карашлы зыялы яшьләре -Ф Әмирхан. Г Тукай. С Рәмиев, К. Бәкер, В Бәхтияров һәм башкалар туплана Ибраһим Әмирхан, шәкертләр хәрәкәтен җитәкләүчеләрдән буларак, бу даирәнең үз кешесе санала Әлеге фактны мәгълүм дәрәҗәдә 1908 елның маенда алынган бер күмәк фото да раслый. «Әл-ислах» гаштвсе udapace Сулдан уңга Вафа Бахтияров Кабир Бэкер. Фатих Әмирхан. Ибраһим Әмирхан. Габдулла Тукай. 1908 елп Биредә Г. Тукай. Ф Әмирхан. В. Бахтияров. К. Бэкер белән берлектә, боек шагыйребез белән янәшә терәлеп диярлек утырган Ибраһим да сурәтләнгән. Бу уңайдан шуны искәртү дә урынлы булыр 30 нчы еллар азагыннан башлап «халыклар атасы» фатихасы белән корбан ителгән шәхесләрнең сурәтләре әүвәлге фотолардан «юылу» гадәте канат җәйде. Шушы принципка нисбәтән, без әле генә сүз алып барган күмәк сурәт тә котсыз рәвештә нмгәтелеп. анда гайре табигый халәттә (бушлыкны тугыру уңышсыз) өч шәхес кенә «тырпаен» калил иде: Ф. Әмирхан. Г. Тукай һәм В Бәхэияров Әйтерсең, тарихта атаклы журналист. публицист, җәмәгать эшлеклесе Кәбир Бәкер дә. татарның тәүге дипломатларыннан берсе, дәүләт эшлеклесе Ибраһим Әмирхан да булмаган. «Столыпин реакциясе еллары» дигән атама алган чорда Ибраһимның хәле шактый тотрыксызлана, төшенкелеккә бирелгән, сүлпән-битараф чаклары еш була. Алдынгы зыялылар тирәсендә кайнаган кеше, төпле генә бетемгә ия булса да. ул үз-үзен тиз генә таба алмый, каләм эше дә аны бу чорда артык мавыктырмый. Хәер, соңрак ул кайбер гәзит-журналларда язышкан булырт а охшый, һәрхәлдә, аның татар телендәге беренче хатын-кызлар журналы «Сөембикәмдә «Кызларга бигрәк тә тиеш» дигән мәкаләсенә тап булдык) (1913. № 1). Ибраһим «Әл-Исхак» даирәсенә тартым кайбер яшьләр белән кәеф-сафа корулардан да тайчынмый. «режиммны да ярыйсы гына бозгалап куя Бу хәлләр күбрәк аның аттестатка имтиханнар тапшырып, университетка укырга керү хыялы жимерелә баруы белән бәйләнгән булса кирәк Төпле европача белем алу өчен байтак кына акча кирәк, ә улларын хак мөселман рухында тәрбияләргә тырышкан, алардан дин-диянәт. шәригать «тоткасы» ясауга өметләнгән ата-ана дөньяви, урыс калыбындагы «иләс-миләслск»кә юл куярга ашкынып тормый, димәк, алардан матди ярдәм көтү урынсыз. Яшь мәхдүм, ягъни хәзрәт малае, рухи кризис кичерә Нәкъ шул чорда Ибраһимга бәхет дигән нәрсә саран i ына булса да елмайгандай игә. Бу вакытларда мөселман-татар дөньясының эре кәсәбәчеләре сәүдә- мнлек эшләрен кискен көндәшлек шартларында алып барырдай милли кадрлар! a мохтаҗлык кичерә. Шундый атаклы затларның берсе. Оренбургның мәшһүр миллионеры Әхмәт бай Хөсәенов. аеруча зиһенле шәкертләрне үз хисабына Төркиянең Бәйрүт шәһәрендәге махсус американ көллиясснә (колледжына) укырга җибәрә юрган була. 1908 елда бу коммерция уку йорты Ибраһим!а тәкъдим ителә Яшь мәхдүм бер мәлгә икеләнеп кала, чөнки алыш-биреш. сәүдәгә бәйләнгән эшчәнлеккә гулысынча битараф ул Әмма уку йортының тулаем дөньяви, исеменең дә бик яңгыравыклы булуын игътибар! а алып, кичәге «ислахчы» ахыр чиктә ризалыгын белдерә. Дөньяви көллия икән, форсаттан файдаланып калырга кирәк, һәм егет яңадан шәкерт булып китә Шул ук фото Тоталитар системаның иң дәһшәтле чорында Ибраһим Әмирхан белән Кәбир Бәкер тарихтан әнә шулай «сызып» ташланган Көллиягә эләккәннән сон, Ибраһим зур дәрт, тырышлык белән инглиз, гарәп, төрек телләрен үзләштерә, дөньяви һәм махсус фәннәрдән киң мәгълүмат ала. 19 яшьлек егетнең туганнан туган сеңелләре Фатыйма белән Өммегөлсемгә 1908 елның 30 октябрендә Бәйрүттән язган почта открыткасы сакланган «Сөекле сеңелләрем Фатыйма, Өммегөлсем! Гаед шәриф мөбарәк булсын. Җизни. Мәрьям апага сәламнәрне почта күтәрә алган кадәр җибәрдем Бер хат йибәргән идем, алгансыздыр. Хат язсаңыз, шат улырмын. Car улыньгз. Ибраһим» Ара-тирә мәхдүм туган якларына, Казанга да кайткалап китә. Бер кайтуынын шаһиты шул: ул Мәрьямбану апасына (әтисенең бертуган сеңлесе) һәм Өммегөлсемгә, артына үз кулы белән язып. 1911 елнын 22 вә 23 августында ике сурәт бүләк иткән «Мөхтәрәмә Мәрьям апага ядкяр өчен» бирелгән фотодан затлы озын чапан кигән, башына ак чалма ураган рухани чалымлы егет карап тора «Сөекле сеңелем Өммегөлсемгә онытмасын өчен вирелмештер», дигән сурәт икенчерәк фасонда Биредә традицион шәрекъ җиләненә аркылы-торкылы һәм бил тирәли патронташ таккан, өстенә кара чапан бөркәнгән, түбәсенә чүл гарә- бенекедәй асылынма баш киеме кигән, кулына ау мылтыгы тоткан ялан тәпиле яугир күзен текәгән. Ниһаять. 1913 елда көллияне уңышлы тәмам итә бу. Әзерлекле егетне, белемен тагын да арттыру өчен. Америкага җибәрергә карар кылалар Бу планны тормышка ашыру максатында ул Казанга кайта һәм яна ерак сәфәргә җыена башлый Гөнаһ шомлыгына. 1914 елнын җәендә Бөтендөнья сугышы кабынып китә Корылган ниятләр челпәрәмә килә Ибраһим инде Казанда калырга мәҗбүр. Хәзер аның төп шөгыле шул — татар мәдрәсәләрендә мөгаллимлек кыла. Зур гына белемгә ггя мәхдүм яна эшкә бөтен көчен бирә, шәкертләр укытуда иҗади алымнар куллана, тиз арада шөһрәт казана. Шушы чордан башлап ул тугырган анкеталарның «һөнәре» дигән бүлеменә даими рәвештә «халык укытучысы» гыйбарәсе кереп урнаша Ибраһимга инде 25 яшь Апасы күптән вафат, абыйсы инвалид, димәк, анын гаилә коруы инде бик икеле. Ә төпчеккә башлы-күзле булу очен берәр киртә бармы сон9 Кайдан килсен ди, сау-таза егет ич ул. Менә кәләш эзләү мәшәкате башлана Булгач-булгач. гөл төсле матур булсын инде ул яшь бикәч, үткән- сүткән артына каерылып карарлык булсын, «ну бу Ибраһим чын жегет икән, асыл кошны аягыннан эләктергән», дисеннәр Кияү буласы кеше әнисе остазбикә алдына мондыйрак таләп куя: — Әни. мина Казанның иң матур кызын димләгез! Шуннан китә кыз сайлау. Ибраһимга килен буласы кызларны кыл иләктән генә иләмиләр. Казанны. 1ирә-юньне бетереп, укалы фәрештә эзлиләр болар, һич табар әмәл юк. егет тегеләрне рәттән яраксызга чыгара, йә булачак кодалар мач килми. Ә бәхет дигәнен шушы Яңа Бистәдә, каршы як урамда гына йомылып ята икән лабаса. Күршеләре Рәхимҗан Дәминов кызы Нәфисә, чәчрәп торган гүзәл булмаса да. күркәм йөзле, сылу гына туташ — ничек моңарчы күзгә чалынмаган сон’ Яшьләр бер-берсенә ошый. Ата-ана да риза. Никах, туй. кодалашу кебек йолалар үз тәртибе белән гамәлгә ашырыла. Кыскасы, җиһанга яңа Әмирханнар гаиләсе аяк баса. Зариф хәзрәтнең өе хәзер бәләкәйләнебрәк китү сәбәпле (оста- збикә кыз балалар да укыта), бер катлы йортка уртачарак бүлмә зурлыгында гына икенче кат үстерелә. Кияү белән яшь бикәч шунда яши башлый. Матур гына гомер кичер)ән яңа гаиләнең тормышы, кызганыч ки. камил булып бетми: бер-бер артлы туган балалары Мөхәммәт тә. Әхмәт тә сабый чакларында ук дөнья куя 1915 ел. Бөтендөнья сугышының ин кызган чагы Ул. туймас аждаһа сыман, үзенә яңадан-яна корбаннар сорый Инде жирәбә Ибраһимга төшә, кару белмәс татар егете Никки (Николай II) белән Виллинең (кайзер Вильгельм) ерткучы аппетитлары өчен башын утка тыгарга, иксез-чиксез урыс империясенең иминлеген саклап, үзе кебек үк миңгерәүләтелгән герман солдаты белән якага-яка килергә тиеш. Юк. Ибраһимның башына гай типмәгән әле. американ коллиясен ул эчен прусс штыгы айкап чыксын өчен тәмамламаган, һәм егет, -«туп ите» булырга кайчан да соң түгел икәнен фәһемләп, ул чордагы башка бик күп рекрутлар кебек үк. соры шинель киюдән тайчанып, бер шәһәрдән икенчесенә күчегг. каңгырып йөри, инглиз теленнән хосусый дәресләр биреп жан асрый Ләкин язмыштан узмыш юк. дигәндәй, аңа Николай патша мобилизациясеннән котылу насыйп булмый 1916 елда Казанга ярым яшерен төстә кайтып керү белән «качкынины кулга алалар һәм әлләни кырыс чаралар күрмичә. Сарытау вила- ятендәге Сердобск шәһәренә, яг ьни хәрби частька озаталар 1916 елның ахыры 1917 елның башы. Ибраһим Әмирхан 161 нче запас пехога полкының кече әфисәре дәрәҗәсенә «күтәрелә» Ул монда кырыс гаскәр тормышының, хәрби вәзгыятьнең, гаделсезлекнең бөтен әчесен татый. Оста хатиб (оратор), урыс һәм татар телләрен яхшы белгән унтер-әфисәр тиз арада солдатлар алдында абруй казана, хәтта аларның сугышка, хөкүмәткә картны хәрәкәтләренең җитәкчесе булып китә Февраль инкыйлабы булып, патшаны ышаныч күрсәтә, полк комитетына сайлый >е сәбәпле, инкыйлаби. сут ышка каршы куз- тар хәрбиләре арасында аңлату эше алып >нын Сарытау губернасы корылтаена вәкил кәсенең милли идарәсе әгъзасы итеп сайлана. Ибраһим бу идарә составында 1918 елның башына чаклы кала, татар хәрби фиркаләрендә сәяси тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Инкыйлаби рухлы солдат массалары арасында эшләү күп яктан аның киләчәк язмышын да билгели 1918 елның башында Ибраһим туган шәһәренә кайта, тиздән Казанның 7 нче участогы халык хөкемдары (судьясы) итеп сайлана Октябрь түнтәрешеңнән соң иң хәтәр чор була бу Учредительное собрание куып таратыла, илдә сәяси вәзыягь киске!! үзгәрә, ул да булмый, ата кызны, ана улны белмәгән имәнеч, канлы ватандашлар сугышы җәелеп китә Кыйблалар чуала, киләчәк калын томан пәрдәсе артыннан бөтенләй төсмерләнмәс була. Халык арасында инде шактый гына күзгә күренә башлаган Ибраһим җиде юл чатында кала Нишләр! ә’ Язмышны нинди мәсләк белән бәйләр!ә’’ Хәзрәт малаеның Октябрь гайәсенө (идеяләренә), бигрәк тә аның бөтендөнья пролетариат революциясе хакында! ы шнгарьләренә мөкиббән китүе шикле Ләкин кырыс чынбарлык бар бит әле. аның белән дә хисаплашмыйча булмый Зәйнәп апа Әмнрханиянен заманында колагына чалынган мәгълүматлары буенча. төшергәннән соң. солдатлар ана зур Ибраһим, урыс телен начар белүләр галышка зәгыйфьрәк тартылган та бара. Тиздән элекке унтер тазарлар итеп җибәрелә һәм анда Сарытау өл1 Фатих Әмирхан JHCIC Ибраһим бе.юи IVI5 «-.I. 14 ию ib бу болгавыр заманда юл билгеләү мәсьәләсендә Фатих Әмирханның киңәше хәлиткеч кочкә ия булган, имеш. — Энем, хәзер заман бик чуалчык, дөньяның кая таба барганын чамалау мөхальдер (мөмкин түгелдер). Болай итү мәслихәт булмасмы, син большевик агайлар фиркасенә языласың, ә мин үземнең милли тәрәкъкыйпәрвәрлегемә тугрылык саклыйм Андый-мондый хәл килеп чыкса, бер-беребезгә ярдәм кулы сузу әмәлен табарбыз. Шулай булгандырмы-юкмы, хәзер тәгаен генә әйтүе кыен, әмма 1918 елның февралендә Ибраһим рәсми төстә большевиклар партиясенә языла. Рекомендацияләрне дә әллә кайдан эзләп йөрисе юк, берсен күршесе, мәдрәсәдәше, хәзер күренекле большивик булып танылган Мәхмүт Дулат-Али бирә Халык хөкемдары булуы белән генә чикләнмичә. Ибраһим Казан губкомы мөселман бюросында да актив эшчәнлек җәелдерә. 1918 елның җәе. Ватандашлар сугышының бөтен илне тетрәткән чоры Казан Советка каршы корал күтәргән ак чехлар кулында. Җан кыюларның яна баскычы инде бу Ибраһим суеш мәйданына әйләнгән шәһәрне вакытында ташлап чыга алмый, яна мобилизациягә эләкмәс өчен җизнәсе һәм апасы өендә. Апаковларда качып ята. Ләкин аның эзенә тиз төшәләр. Әүвәлге унтер-әфисәрне. хәзрәт малаен, инде тагын алмашынган властька хезмәт итәргә күндермәкчеләр. Бер чиктән икенчесенә ташлануны һичкайчан өнәмәгән мәхдүм, билгеле ки, бу эшкә атлыгып тормый. Шул ук вакытта тегеләрнең коммунист халкы белән ничегрәк «мөгамәлә» кылуларын да бик яхшы белә. Аклар, әлбәттә, моның мулла малае, атаклы әдипнең бертуган энесе булуыннан хәбәрдар Шунлыктан алар Яңа Бистә халкының җыенын оештыралар һәм Ибраһимны, ай-ваена карамыйча, бистәнең мәхәллә комитеты рәисе итеп «сайлап» куялар. «Квартальный» Әмирханны «дружинниклар отряды» төзергә мәҗбүр итәләр. Ибраһим, бистәнең үзендә тәртип саклау дигән сылтау белән, отрядның читкә чыгып, төрле казалар кылуына юл куймаска, үз карамагында туплап тотарга тырыша, һәрхәлдә дружинниклар халыкның канын коюда катнашмый, чехлар кысрыкланып чыгарылгач та кызыл яу белән чәкәләшми, бәлки шуның ягына чыга. Фетнә афәтен кичергәннең соңында Ибраһим Әмирхан яңадан үзенең элекке эшенә халык хөкемдары постына кайта Җигелеп эшләгәндер, күрәсең, өлгер һәм әзерлекле хезмәткәрне губерна юстиция бүлеге тиздән Казан халык хөкемдарлары советы рәисе урынбасары итеп күтәрә. Абруй дигән нәрсә көннән- көн үсә, исеме дә таныла башлый Ибраһимның 1919 елда ул— Казан губернасының милләтләр эше буенча бүлек мөдире. Бу инде олы «карьера»га юл ачылу дигән сүз. Ләкин ватандашлар сугышы дәвам итә әле. Инде көнчыгыштан Себернең «югары идарәсе» Колчак һөҗүм итеп килә Монда инде ике сөйләшеп торулар юк, «губотдел» мөдирен «үз иреге белән» гаскәргә озаталар. Ни дисәң дә, коммунист бит. 1920 елда И Әмирхан Совет республикасының Запас армиясе политбүлегендә аз санлы милләтләр секциясе мөдире вазифасын үти. Казан укчы дивизиясе оешу белән. Зариф хәзрәт улы аның политбүлеге башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнә һәм фронтка җибәрелә. Казан укчы дивизиясе Көньяк фронтта таратылуга юлыкканның соңында Ибраһим 51 нче Мәскәү дивизиясенә күчерелә Монда ул башта Утлы (Огневая) бригадада инструктор-оештыручы. аннары шул дивизиянең политбүлегендә мөселман секциясе мөдире булып хезмәт итә Аның тәрҗемәи хәленең бер сәхифәсендә Перекопта Врангельгә каршы һөҗүмдә катнашуы (1920) теркәлгән Бу катнашуның ни рәвешле булганлыгы хакында тәфсилле мәгълүматыбыз юк, алай да Сиваш җәһәннәмен ерып чыгусыз булмагандыр, мөгаен Кызыл яу Кырымны «азат» иткәннән соң мәмләкәттә ватандашлар сугышына. нигездә, нокта куела Инде теттереп социализм нигезләрен генә саласы кала. Әлбәттә, бу эшне әзерлекле белгечләрсез башкарып чыгып булмый. Шушы шартларда американ көллиясен тәмам кылган Ибраһимга да лаек шөгыль табыла. 1920 елда ул гаскәрдән чакыртып алына, бер яктан. Симферополь ревкомы әгъзасы, икенче яктан. Симферопольнең дә. өязенең дә халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп билгеләнә, шул ук вакытта партиянең Кырым өлкә комитеты мөселман бюросы әгъзасы вазифасын үти. Бу эшләрнең һәркайсы бихисап көч, түземлек, һиммәт һәм өлгерлек сорый. Ару-йончылудаи аяктан егылыр дәрәҗәгә җитсә дә. йокысызлыктан күз кабаклары шешеп, күзләре кызарып чыкса да, Ибраһимның ял турында уйларга вакыты булмый. Бер сәгатькә түгел, бер минутка да «тугарылырга» ярамый. Заманы һәм «партия дисциплинасы» шуны таләп итә. Җебеп төшәсең икән, беттең, хәрби коммунизм вакытында үгетләүләр, озак сөйләшеп торулар юк. 1920 ел. Июнь. Татарстан автономиясе төзелеп, «чуаш бияләе» хәтле генә мәйдан гагар халкының дәүләте дип игълан ителә Аны гамәлгә кую. юлга салу өчен, мәгълүм инде, тәҗрибәле кадрлар кирәк Партия, совет, хуҗалык, мәдәният эшләрен яна нигездә алып барырдай белгечләргә бар җирдә дә кытлык сизелә торган заман бу. Билгеле ки. Ибраһимны да онытмыйлар РКП(б) күрсәтмәсе буенча. И. Әмирхан 1921 елда ләрби хезмәттән бушатыла һәм Татарстан партия олкә комитеты карамагына җибәрелә. Өлкә комитеты. Ибраһимның тәҗрибәсен һәм риясызлытын игътибарга алып, аны кассацион трибуналның әгьза-докладчысы сыйфатында юстиция халык комиссариатына (Наркомюст) юллый Җөмһүрияттә, барлык илдәге төсле үк. яна икътисади сәясәт (НЭП)хөкем сөрә, шуңа нисбәтән төрле шәкелдәге җинаятьчелек гөрләп чәчәк ата Билгеле, бу җинаятьчелек сыртларны яңадан кабарткан нэпманнар «казынуы»на гына баглы булмый, хөкүмәт чыгарган кануннарын бозуда үзе дә кимен куймый. Мулла гаиләсендә миһербанлык рухында тәрбияләнгән намуслы шәхес буларак. Ибраһим ин җаваплы. үзе өчен хәтәр мизгелләрдә дә принципиальлек күрсәтергә тырыша, гаделлек сагында торырга омтыла һәм шуның бәрабәренә үзенә байтак кына дошманнар әзерли Хәлбуки, йогынтылы шәхесләр аның эшен тагын «күреп ала» 1922 елда Ибраһим инде Югары трибунал рәисе ярдәмчесе, ә 1923 елдан өлкә суды рәисе урынбасары Заманына күрә зур постлардан хисаплана болар Ибраһимның җөмһүрият күләмендәге «карьера»сынын ин югары ноктасы мөгаен, шулдыр һәм ул бу вазифаларын намусы кушканча башкарырга омтыла Хәер, «партия дисциплинасы» дигән нәрсә атты да аяктан екмый калмагандыр. «Сәяси уяулык» күрсәтергә дә туры килгәндер хөкем әһеленә, югыйсә мулла малайларына караш сагаюлы. «особый». Аны күреп белгән кешеләрнең хәтерендә Ибраһим образы болайрак гәүдәләнә Көнкүрештә йомшак мөгамәләле, иг ьтибарлы. тиз аралашучан. киң һәм кече күңелле, үзен вәкарьле (солидно) тота, вакчылланып маташмый, буш сүз сөйләргә. тормышка ашмас вәгъдәләр бирергә яратмый. Киң белеме, табигый зыялылыгы белән эшләгән даирәсендә дә зур абруй казана ул. Балалар үстерергә насыйп булмаса да. Ибраһим гаиләсе ишле генә була җәмәгате Нәфисә, кайнанасы Газизә Яушева, абыйсы Фатих, мәрхүмә Сәгадәт апасының кызы Разия, соңрак Разияның энесе Мәхмүт Өйләнгәнче туганнан туган энесе Гомәр дә яшәп алгалый аларда Ул чорларда Казанда яна торак йортлар салынмый диярлек. Җөмһүрият күләмендә зур гына постлар биләгән Ибраһимны, әлбәттә, фатирсыз калдырмыйлар инде Ләкин юристыбыз, ни хикмәттер, гел бер йорттан икенчесенә күчеп йөри, күрәсең, яшәү шартлары зур гаилә өчен бик үк уңайлы булмагандыр Бу тынгысыз, михнәтле заманда, революциягә кадәр төсле үк. Ибраһимның иң якын киңәшчесе һәм рухи яктан арка таянычы абыйсы Фатих була Кичләрен алар озак гәп коралар, теге яки бу мәсьәләне һәрьяклап тәфтиги кылалар, бер- бсрсе белән килешмәгән чаклары да була, әмма ахыр чиктә һәрвакыт диярлек уртак бер фикергә киләләр. Кинәт И. Әмирхан язмышында кискен боры тыш. Сәләген. телләр белүен, хезмәтчән сыйфатларын, киң мәгълүматлылыгын һәм тәҗрибәсен күздә тотып, совет хөкүмәте 1924 елда Ибраһимны дипломатик эшкә тарта Яна эш урыны итеп Хижаз (бераздан Согуд Гарәбстанына керә) билгеләнә Монда баш консул вазифасын татарның күренекле дипломаты Кәрим Хәким үги. Элегрәк Хәкимов климаты һәм яшәү шартлары Гарәбстайныкыннан күпкә уңайрак булган Персиядә эшләгән була И Әмирхан илчелекнең сәркатибе, тәрҗемәчесе сыйфатында Хиҗазда ике ел буена жин сызганып эшли, үзенең әзерлекле, төпле белгеч икәнен күрсәтә, кайбер көнбатыш мәмләкәтләренең төрлечә аяк чалуларына карамастан. Хнжаг. аннары Согуд Гарәбетаны белән Советлар иле арасында хезмәттәшлекне ныгытуга байтак коч куя Оста әңгәмәче, аралашучан. чит ил дипломатлары белән гиз уртак гел табучан Ибраһим, бер Согуд Гарәбстанында гына ятмый, билг елс Ха тынының язг агг хатларыннан аңяашылтанча. алар дипломатик миссия белән Абиссания. Италия Австрия кебек илләргә дә сәфәр кылалар Кайбер мәгълүма г лар буенча. Әмирхан «кызыл паша» Хәкнмовның уң кулы була, байтак кына бәхәсле. четерекле мәсьәләләрне җайга салуда күренекле роль уйный Кызганыч ки. Ибраһимның консуллыкта эшләгән дәверен без әле бик аз беләбез Шәхси архивыбызда бер кызыклы гына вәснка (документ) бар Ул итченең туганнан гуган сеңлесе Фатыймага язган открыткасы Язмадан күренгәнчә, җаваплы эштә эшләгән җитди илче юмор хисеннән дә мәхрүм булмаган икән Хат Хиҗазның үзәк шәһәре Җиддә каласыннан язылган. Текстны тулысынча китерәбез. «Фатыйма! Син инде Казанда вакытта да безне бөтенләй оныта торган идең. Хәзер белми үк башлагансыңдыр. Мин хаҗи булгач инде, үзең беләсең, ул кешеләрнең догаларын алырга кирәклеге тугрысында. Менә шуңар күрә, кардәш кеше бит, искә төшерим дип бу мәктүпчекне җибәрәм. Ибраһим. Җиддә, 27 февраль 1925 сәнә». И. Әмирхан туганнарына бу чорда бер генә хат язмагандыр, дип уйларга кирәк Калганнары инде эзсез югалган, күрәсең. Ә менә хатыны Нәфисәнең әнисенә, апаларына юллаган открыткалары байтак сакланган. Гәрчә бу язмаларда иренең консуллыктагы эшчәнлеге хакында бер генә сүз булмаса да, яшәеш-көнкүрешләрен, сәяхәтләрен тасвирлау җәһәтеннән шактый кызыклы len сәбәпләре әлегә мәгълүм булмаган яңа кискен борылыш. Бәлки бу «буржуаз белгечләр»дән арыну шаукымы белән бәйле булгандыр. Ни дисәң дә, мулла малае эш- че-крәстиян вәкиле түгел шул. Ничек булса да булган, Ибраһим хатыны белән ватанына, Казанга кайтып төшә. Иң якын туганы, рухи терәге булган абыйсы инде юк Ибраһимның бер канаты сынгандай була. Өстәвенә, туган җиренә зур өметләр баглап. якты планнар корып кайткан «хаҗи» үзенә карата мөнәсәбәтнең кире якка таба капыл үзгәрүен тоя. Бу вакытта җөмһүриятнең югары даирәләрендә ниндидер тынчу атмосфера, йомыклык, һәр нәрсәгә шикләнеп карау галәтмәләре өстенлек ала башлаган була. Беркадәр читкә җибәрелгән Ибраһим 1927—28 елларда үзенә хас булмаган вазифага тартыла, авыл хуҗалыгы банкының рәисе урынбасары булып эшли. Рухына, интеллектына туры килмәгән шөгыль тәҗрибәле белгечне канәгатьләндерми, билгеле. Ул үзен яңадан Наркомюст системасына кайтаруларын сорый. Ниһаять, 1928 елның 8 мартында аны ТАССР Баш суды һәм Наркомюст коллегиясе әгъзасы итеп раслау турында карар кабул ителә. Монда ул 1932 елгача эшли. Элекке Наркомюст челтәренә әйләнеп кайта. Ләкин озакка түгел. Җитәкчелек тарафыннан төрлечә бәйләнүләрнең, аяк чалуларның яңа дәвере башлана хәзер. Әлбәттә, Ибраһим да характер күрсәтмичә, бәхәсләшмичә калмагандыр. Наркомюстта өйрәнчек түгел ич инде ул, тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек, кешелек горурлыгы да бар. Ләкин Кировның гомерен өзгән 1934 ел элекке мулла малае өчен дә фаҗигале юлның башы була. Ибраһимның «язмышы тәгәрмәче» әкренләп упкынга таба тәгәри башлый. 1935 елда И. Әмирханнан үч алу өчен «уңайлы» форсат туа. Большевистик партия сафларында чираттагы «чистарту» башлана. Хөсетле җаннар әвәләгән әләкләр нигезендә, Бауман райкомы бюросы 1935 елның 18 ноябрендә Ибраһимны партиядән чыгара һәм эшеннән азат итә. Ул заманда (хәер. 80 иче елларның уртасына кадәр дә) фиркадән чыгаруның нинди афәт белән бәйләнгәне хакында озак сөйләп торуның хаҗәте юк. Бу инде синең бетүеңә беренче сигнал, ягъни муеныңа элмәк салыну дигән сүз. Нинди гаепләр ташлана соң И. Әмирханга? Шәхси властеннан явызларча файдаланганмы, «социалистик закончылык»ны бозганмы, берәрсенә нахак бәла якканмы, партия линиясенә каршы чыкканмы, 1926 ел. Дипломат язмышында безгә фисә белән илчелектә хезмәт иткән илченең намуслылыгы. гаделлеге, үз дигә- чорында. 1926 ел. нендә торучанлыгы кайбер түрәләргә бик үк ошап бетми. Мөстәкыйль участокка чыгару сылтавы белән (янәсе аның белеме һәм тәҗрибәсе зарур)' Ибраһимны, вакытлыча дигән булып, шул ук елны промторг идарәсе рәисе итеп билгелиләр. Чыннан да, ике ел дигәндә И. Әмирхан андагы эшне җайга сала һәм яңадан алар. Ибраһим Әмирхан хатыны He уңга яисә сулга тайпылганмы ул? Берсе дә түгел. Гөнаһлары бик иске инде анын. ә хәтер бераз пассиврак кына икән Ягъни: 1) янәсе үзенә партстажны 1918 елнын 1 февраленнән «үзләштергән». 2) 1918 елда ак чехлар вакытында Казанда кораллы дружина оештырган; 3) парт ия һәм иҗтимагый тормышта пассивлык күрсәтә «Җинаятьләр» әлсгә баш китәрлек үк түгел кебек һәм бу юлында Зариф хәзрәт улына ничектер котылып калырга насыйп була. Бәхетенә, фиркагә кергән вакытында аңа рекомендация биргән кайбер шәхесләр әле исән була (мәсәлән, партконтроль «эш»ләрендә Каюм Саттаровның белешмәсе бар) Тикшерү нәти- жәсендә шунысы ачыклана бернинди үзләштерү юк. Ибраһим партиягә 1918 елның 1 февралендә кергән. № 78 партбилет ана губкомнын мөселман бюросы тарафыннан бирелгән, ә райкомда 1919 елда расланган икән Әлеге «ачыш»ка таянып, партколлегия үзенен 1936 ел. 10 февраль утырышында элекке дипломатны партиядә 19)9 елгы стаж белән торгызырга, дигән карар кабул итә Шунда ук Әмирханның фиркагә кергән чагында үзенен акчехлар чорындагы гамәлләрен яшермәве дә искәртелә. Ибраһимның муенындагы элмәкне вакытлыча бушаткан бу карар партия өлкә комитеты тарафыннан 1936 елнын 1 июлендә раслана Ләкин Сталин өере җәһәннәменнән котылу исеме инде бер мәртәбә пычратылган кешегә насыйп булмый. Эшеннән бушатылган Ибраһимның тормышында иң соңгы кара дәвер башлана. Ул көч-хәл белән Зеленодольск фанер заводына мескен бер вазифа белән юрисконсульт булып урнаша. Аннан Казанга кайтып йөрүләре үзе бер бәла. Наркомюст коллегиясе әгъзалыгыннан шушы дәрәжәгә төшерелгән Ибраһимны элек моның күләгәсеннән дә курыккан бәндәләр дә типкәли башлый Канатлары каерылган кеше өстеннән хәзер төрле органнарга шикаятьләр языла, эшчәнлегенен аерым хасиятләре сабын күбегедәй күпертелеп, яла өстене яла ягыла Шушындыйларның берсе Яңа Бистә «карачкысы». Нәфисәне беренче мәртәбәсендә Хижазга алмаганы өчен әледән-әле иренә. Ф Әмирханга каршы котыртучы, бөтен тирә-юньгә хөсетлеге, явызлыгы белән танылган Хөршид тәтәй була Тәкъдирнең каһәренә юлыккандыр инде, бу бәндә соңгы елларын тома ялгызлыкта үткәрт), юләрләр йортында жан тәслим кыла Ибраһимны гаепләү «эшмләрендә анын өстеннән иң әшәке әләк язган, асылда Әмирханның башын ашаучы тагын ике бәндәнең фамилиясе теркәлгән. Боларның берсе -нәмәгълүм Хәйруллин. икенчесе ниндидер Зәйнуллин Чоры шундый бу вакытта партаппаратта һәм башка совет-хужалык органнарында «халык дошманнары»н мөмкин кадәр күбрәк табу һәм фаш итү уе белән янган кешеләр лили, яисә аларга бу җәһәттән план җиткерелә Шуңа нисбәгтән. 1937 елнын 3 мартында партия өлкә комитеты РКП(б) Бауман райкомы бюросының И Әмирханны партиядән чыгару турындагы карарын уз көчендә калдыра Ул заман күзлегеннән караганда, бу инде үлем җәзасына хөкем итү белән бер НКВД наряды Әмирхан артыннан 23 декабрьнең кара төнендә килеп җитә Хәзер инде Ибраһимга берьюлы 1918 елның җәен дә. заманында Солташали- ев белән эшләгән кешеләр илә очрашуларын да (димәк, «солтангалиевче») һәм. иң кәттәсе. Хижазда вакыт га янәсе Япон разведкасы белен элемтә урнаштыруын да «исенә төшерәләр» (димәк, «шпион»!). Бу «җинаятьләр» пунктлар тәртибендә болайрак калыплана 1) 1918 елда ак чехлар Казанда вакытта аларга ярдәм күрсәткән; 2) милләтчел солтангалиевчеләр оешмасында катнашкан. 3) Япония файдасына жасуслык кылган. Бар. 1937 елда үзенең гаепсез икәнеңне исбатлап кара син! Ә бит бу пунктларның берсе дә үз чоры шартларында кешене стенага repay өчен житә калган «Халык дошманы» мөһере җуелмаслык итеп сугылган Ибраһимга бернинди дәлилләр, аңлатма язуларга, апелляцияләр ярдәм итми Бар гаепләүләрне кире кага злекке илче, эшне объектив карауларын сорый Ләкин заманының адәм түзмәслек җәза ысуллары эшкә җигелгәч, ватылмаган имгәгелмәгәп әгъзасы калмагач, сына, җанын рухи өметсезлек били Инде котылу булып күренгән үлемне тизләтү өчен үзенең чыннан ла «милләгче». «солтагп алиевче■ «япон шпионы», «халык дошманы» булуын «таный 1938 елнын 3 ноябрендә ТАССР НКВДсы өчлеге Ибраһим Әмирханны атарга хокем игә Хөкем карары шул көнне ук җиренә җиткерелә 48 яшьлек азамат ирнең гомере, шулай игеп, нахакка өзелә, ә исеме «халык дошманы» сыйфатында тарихтан сызып ташлана Мөгаен, гәүдәсе аның, фаҗигале язмышын уртаклаш кан бихисап корбаннар бе гән берлектә. Архангельск зиратына күмелгәндер «Халык дошманы» буларак агылган кешенең гаиләсе язмышы, шуннан сонгы изалануларын күз алдына кигерү кыен түгел инде Ирен зинданга илтеп гыгу белән Нәфисәне бик нык җәберлиләр һәм фатирыннан урамга куып чыгаралар Әлбәт гә. ипкә алмый тинтерәтәләр. кая килеп керсә дә. бусагага күрсәтәләр Анда-монда сугылып, эт типкәсендә йөргәннән соң. бичара хатын Яна Бистәгә. туганнарына кайтып егыла. Анда да кочак жәеп каршы алмыйлар Нәфисәне, чөнки НКВД капшавычларының Кәтиевларга таба да сузылачагын беләләр. Йончыган, кыерсытылган, кеше күзенә күренерлеге калмаган бичараның акылына зыян килә. Үзен дә, туганнарын да азаплый торгач, чит мәмләкәтләрне урап кайткан элекке илче хатыны 1943 елның кышында, 47 яшен дә тутырмастан, дөнья куя. 50 нче елларның азакларына кадәр Ибраһим Әмирхан кебек «халык дошманнары» хакында авыз ачып сүз әйтерге ярамады «Беренче җепшеклек» дәверендә Бибисәгадәтбану кызы Разия абзасынын намуслы исемен кайтару йөзеннән тиешле даирәләргә мөрәҗәгать итә, «эш»не кабат карауларын үтенә Озак кына йөри торгач, 1958 елда аңа бер кыска белешмә тоттыралар. Бәй, бернинди җинаятьче түгел икән ич Ибраһим Зарифович, җаны ялгыш кына кыелган, була инде дөньяда андый гына хәлләр! Аннары хәзер, егерме ел вакыт үткәч, искедә казынулар пиемә кирәк! 80 нче еллар башы Җылы җилләр исә башласа да. «халык дошманы» дигән тәгъбир кулланылыштан нигездә инде төшеп калса да. аклану дигәннең дә төрле дәрәҗәләре бар иде әле. Әйе, диләр иде ул чорда, гражданлык җәһәтеннән абзагыз гаепсез, ләкин бит партия тарафыннан торгызылмаган, димәк, анда нидер бар... Анын хакында язарга, авыз тутырып сөйләргә телисез икән, партиядә торгызу мәсьәләсен күтәрегез, бәлки әле колак та салып куярлар. «Аклау», торгызу юлында яңа инициативаны минем үземә күрсәтергә туры килде. Бу эшкә хәер-фатиха бирүчеләрнең иң беренчесе Мөнирә апа Сәйдәшева булды Ибраһим Әмирханның тормыш юлын өйрәнү, эшчәнлеген ачыклау- барлау эшенә ул, гомумән, байтак өлеш кертте. 1984 елның 2 ноябрендә мин, абзамны «партияле буларак аклау» максатында партия контроле комиссиясе исеменә гариза яздым Берникадәр вакыт узгач, үзебезнең кадрлар бүлеге кабинетында бер мөһим очрашу оештырылды Минем белән махсус әңгәмә өчен моңарчы бөтенләй мөнәсәбәткә кергәнем булмаган дәүләт иминлеге комитеты вәкиле килде. Ул беренче нәүбәттә Разия Әмирханиянең кем булуы, минем ана һәм Ибраһимга кем туры килүем, аннары эш кузгатуымның сәбәпләре белән кызыксынды. Боларны шәҗәрә фрагменты төзеп аңлатырга туры килде Шаһитлардан башка үткәрелгән әңгәмә соңында бик рәсми сөйләшкән комитет вәкиле миңа Ибраһим Әмирханның бернинди дә гаебе булмавын искәртте, аңа яла якканнар, дип аңлатты, бу шәхес хакында теләсә күпме язарга, сөйләргә мөмкин генә түгел, бәлки эшчәнлеген, гомумән, пропагандалау кирәклеге турында өметле фикер әйтте. Тиздән махсус чакыру кәгазе алдым. Шуның нигезендә. 1985 елнын 16 гыйнварында, мин реском бинасындагы партконтроль комиссиясенә килдем. Комиссия вәкиле ярым тантаналы, ярым фаҗигале тон белән, абзамның партия стажын 1919 елдан торгызырга карар кылынуы турында хәбәр итте. Нихәтле тыныч-битараф булырга тырышсам да, бугазыма кисәк тыгылган төердән тиз генә арына алмадым. Бичара Ибраһим абый! Синең намуслы исемеңне бөтенләйгә кайтару, һәртөрле идеологик «тышау»лардан азат итү өчен энеңә ярты гасыр үткәннән соң шулай мескенләнеп йөрергә язган икән! Әйе, фаҗигале тарихыбызның аерым сәхифәләрен барлыйсы, алардан нахакка сызылган мәгърур шәхесләрнең язмышларын ачыклыйсы, тәрҗемәи хәлләрен ныклап өйрәнәсе бар әле безнең.