Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАН ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР

Ачык әйтә алмыйм: «мәдрәсәи Мөхәммәдия»!ә 1897 нче елда укырга килдем, шул вакыт Фатих Әмирхан рөшди сыйныфында бер ел миннән алда бара иде. Бу вакыттагы рөшди сыйныфы «Мөхәммәдия»нең хәзерге бинасы күршесендә булмыйча, капка асты юк, ул урын буш, йорт салынмаган, хәзерге капкадан кергәч тә уң якта. Йосыф мулла мәдрәсәсеннән эчтәрәк кечкенә генә бер казлы йорт иде' Шул чагында Ф Әмирхан, капкадан кергәч ун яктагы бер катлы таш йортта, мин килгәндә беренче яки икенче рөшдидә укый торган шәкерт булып, без мәдрәсәдә кунып торып укысак та, ул алай булмыйча, иртә белән Ф[атыйх] һәм И[браһим] Әмирханнарны бик матур кара ат белән өстенә калын голын кигән кучер мәктәпкә китереп куя торган иде Аларнын ку.парында сумкалар, өс-башлары шәһәрчә матур киенгән Без, бала булу сыйфаты белән Казан мулласының балалары дип аларга сокланып карап тора илек Алар төшке ип вакьиында ләвәшләр, сумсалар ашыйлар, без авылдан килеп, озак вакыт уку сәбәпле күгәрә төшкән икмәк ашыйбыз, җылы аш күп вакытта юк Болар җимертеп кич белән тагын кучер белән өйгә кайтып китәләр, җылы, тәмле аш. иртә ана чырае күрәләр, йомшак урында йоклыйлар, теләгән вакытларында мунча, ашарга теләсәләр, кәләвә, төсле кәгазь, карандаш - барысы да болар кулында иркеле дип. мин үзем шәхси бозарга кызыга идем. А Икесенең дә гөс-бит бик матур, килештереп тегелгән киемнәр, житмәсә. алар төрле модага алмашынып торалар Син бер камзолта яки бер чалбарга мохтаж. алар аны төрле фасонга алмаштырганга, безнең күк ярлы авыл шәкертенә бу бик зур алдынгылык, бәхет күк тоела иде. һәм утырачак та күк тоелмый торган матур, ут ыра торт ан урыны киң, асты тар. бик юка табанлы матур чана белән, кара атның өстендә «көмешләр» тезгән шләя. жинел камыт, нечкә тубылгы дуга, тар каештан эшләнгән, «көмешләр» тезелгән жүгән. анын тезгенен икегә аерып, дуганын икс ягына тарттырып куелган тасма дилбегә [Кучер] шул ат белән мәдрәсә алдына тукталган да, Әмйрхановларны көтә. Алар, дәресләрен бетерүгә, ашыкмый гына икәүләп урамга чыгалар, без. авыз суыбызны кортып. аларны карап торабыз Ямшик алар утыра торган яктан чана алдына япкан тирене ачып, аларны утырта һәм алларына тагын теге тире юрганны ябып, тасма дилбегә белән атка чиргә дә. алар шул вакыт күздән юк булалар. Менә мин. аякта агач башмак, авылдан яна килгән малай, боларга карап сокланам, әле үзем Казанның рәтен белмим, «Мөхәммәдиямдә Кәрим хәлфә кул астында нәхү кыйсме. тәжвид. бәдәэлмәг ариф. матур язу. Коръән дигән нәрсәләрне укып йөри торган бер малай, бу көнгә кадәр мин язуны, лөрест булмаса да. танып белом Әмирханнарның зурлыгына. Казан йортларының зурлыгына, мәчетләрнең зурлыгына, анда җәелгән яшел сукнода [р]га. «зуркеше тәртә исем китә. Ләкин мине, авылдан килгән малай дип. теләсә кем кыерсыта, мин өч юл чатында үскән каен күк. теләсә кем (бер сүзе танылмый Р. Ә.) мина суга Безнең мәдрәсәдә ул вакыт электр юк иде. бервакыт Ф Әмирханнар укый торган бүлмәгә барып кердем, электр чыбыгы үткән һәм лампасы куелган, ләкин ут кына жанмый. Моны да эшләткән кеше Фатих Әмирхан иде. мин моңар да зур ганлану белән карап тордым Минем Ятта Бистәдә жизнәләрем бар икән, атам килгәч, аларга алып барды Аның исеме Вәли Сәйдәшев булып. Әхмәд байда конторда эшли торган бер түбән (текстта шулай Р. Ә.) язучы иде Мин шуннан сон бу җизнигә һәр атнакич бара торган булдым, чонки аларда аш ашап кайта торган идем Шуның белән бертә моның мунча алачыты күк бер кибете яки ой алдысы булып, анда күмәч, күмер, утын, варенье, кәгазь һәм конфет булып, бөтен суммасы ул вакыт хисабы белән 30 сумнан артмаган товар булып, шунда авылда кузна уйнап үскән Хәсиб Төхфәтуллин дигән, миннән берәр яшь өстен күршебез малае, минем иске дустым, жалуньясыз приказчик булып торганга, ул миңа туйганчы ашарга күмәч бирә һәм «Шау күмер» дигән пекарня тотучылардан анын белән күмәч алып кайта торган идек Мин һәр атнакич көнне туйганчы күмәч ашый торган идем Фати\ Әмирыишыч Кшшн *г> ы бута свйраига чыккан вакыты Дшбегоне татучы усиер Магы ) и (•_»' >ырга тиеш /WW 1910 ел лар тирасе Менә шулай Яна Бисгәгә килеп йөргәндә Ф. Әмирханнарның йортларын да1 , аталарын да белдем. Алар Вәли жизниләрнен нәкъ күршеләре Зариф мулла балалары икән Аларның капкалары хәзерге вагон йөри торган урамда, беренче мәчеткә' каршы кыйгач, наискосок салынган булып, ләкин йортлары капкадан байтак эчтә, ишек алды түрендә, ишек алдына аркылы салынган иде Мин аннары аталарын да күрдем Ул урга буйлы, жуан, калын матхр тавышлы, бер дә пошынмый торган, киеменә ут төртсәң до. ашыкмый торган бер кеше иде Ләкин Яңа Бистә халкы аны башка сыйфаты белән түгел, тавышы матур дип жараталар иде Мин аның җомгасында күп вакыт була торган идем. Чөнки син шәкерт, дип Вәли җизни алып бара торган иде Аның вәгазь сөйләгәнен мин бер дә белмим. Мәчеттән чыккач, Вәли җизни «Шәпме безнең мулла»- дип сорый торган иде. Мин. шәплеген-фәләнен белмичә, җавап булганга, «шәп» дип җавап бирә торган идем «Шәп шул. тамагы бик матур бит аның».— ди торган иде. Сүз җае килгәндә, урынсыз булса да, язып узыйм, бу урынга икенче жизнәм Садыйк Сивиргузин хужа булгач, ул Вәли жизнигә караганда яшькә сазаган һәм дөньяның бик нык әчеләрен татыган кеше булып, шул ук Зариф мулладан аз гына, бер-ике яшьләр түбән булганга, аның бик күп интимный эшләрен миңа сөйләгәне бар Бервакыт ти, Мәңгәргә кунакка кайттык, ди. Зариф мулла яшь иде әле, ди. аның сөеп, орынтын тота торган бер кызы бар иде. ди Пар ат җигеп, мин ат башына утырып Дегтярный урамнан шул кызны Мәңгәргә жыенга* алып кайтып киттек, ди. Трантас артына чыпта белән төреп ике кәрзинкә сыра бәйләдек, ди. ат башысы аегына кызыл аракылар тутырдык, ди, әлеге кызга чапан яптырып, авылда аны Зариф хәзрәтнең остабикәсе бу дип таныттык, ди. Мәңгәрнең кемдер бер баенда бер атна гулять итеп, рәхәтләнеп кайттык, ди. Моннан соң да мондый эшләребез күп булды, ләкин мин серле булганга, башка кешеләргә мондый эшләрне белгертмичә, миңа гына белгертә торган иде. дип сөйләгәне, моннан башка вакыйгаларны да сөйләгәне бар булса да. мин монда, гөп максат ул булмаганга, аларга тукталмый китәм’. Менә шулай итеп мин Фатих Әмирханнарның йортларын да. аталарын да белдем. Ул. шәһәр малае, уку эшенә миннән алдан тотынганга, ул миннән бер-ике сыйныф югары барадыр иде Хәтеремдә ялгыш калмаса, Вафа Бәхти- яровлар6 белән сыйныфташ, ул безнең белән Бишенче ел революциясеннән бер яки ике ел алдан катнаша башлады, чөнки бу чорларда шәкертләр эчендә яңалык теләү, ук\ системасыннан ризасызлык, укыла торган программның хәят өчен кирәкле шартларга алып бармаганлыгы аңлашылды Моның сәбәбе: мәдрәсә галәменә, бердән. «Тәрҗеман» гәзитәсенең’ тәэсире булса, икенчедән, төрек гәзитәләре һәм мәдрәсәгә төрле яктан килеп-китеп, шәкертләрнең эч үзәкләренә катнашып йөрүче Төркия тәрбиясендә үскән милләтче агитаторлар иде. Шулай ук Бакуда чыга торган «Шәркый рус» гәзитәсенең8 дә тәэсирен юк дип әйтеп булмый Шул чорларда мәдрәсәдә кружоклар оештырылып, ләкин ул кружоклар, үзенчә булса да. сыйныф, «класс» системасында иде Монда хәлфәләр, мәдрәсәнең «зур» саналган сыйныфлары үзләренә бер кружок төзесәләр, безнең күк түбәнрәк шәкертләр үзебезгә аерым кружок төзегән идек. Безнең кружок башында яки аның җитәкчесе булып Фатих Әмирхан тора иде. Мин хәзер бу кружокның төп программасын әйтә алмыйм, чөнки ул нигезле бер программага таянмаган, бәлки чикле рәвештә мәктәп- мәдрәсәләрне ислах, «милләтне тәрәкъкый» иттерү нигезендә иде. Без һәр атнакич бер кружок членнары бергә җыелабыз, җыелу урыныбыз урамга караган мәдрәсәнең уртанчы катында дәресханәдә булып, кружок членнары һәркайсы бу җыелышка бер язма материал белән килер! ә мәҗбүр иде. Әнә шунда Фатих Әмирхан рәислек итә, бөтен әгъзалар шул җыелышта үзләре хәзерләгән материалны укыйлар, соңра аны язма рәвештә Ф. Әмирханга тапшыралар иде. Безнең бу кружогыбыз өч елларга тартылды булырга кирәк. Шунда укылган һәм язылган материаллар һәркайсы Ф Әмирхан кулында кала килде, аларны Фатих кайда куйган, мин моңар җавап бирә алмыйм. Безнең оер җыелышыбызда почетный кеше булып Петсрбурдан (Ленинградтан) килгән Рәшид казый Ибраһимовның” катнашканын беләм. Ул инде безнең өчен «зур акыл иясе» булып хисапланганга, без аның алдында бер сүз әйтергә дә кыймыйча шын сүзләрен акыллар хәйран булып тыңлыйбыз, ул үзенең сөйләгән «речь»ләрсндә мәдрәсәләрнең яраксызлыгын, хәзерге мәдрәсәләр [тә], анда укыла тортан ман!ыик lap урынына физика математика. я>рафия төрек һәм татар теле, шуның белән бергә, фәлсәфәсе белән бергә. Коръән тәфсире вә хәдисләр керергә тиеш икәнен сөйли Без ансыз яшь бу[ы]ннарга милли яктан тәэсир итеп, Европа милләтләренең аң-белем ягыннан күтәрелеп, безнең йокы хәлендә икәне- безне. «Казан халыклары-н. «Чыңгыз балалары», татарларның бөтен Европаны тетрәтүләре-н гарәпләрнең ислам галәме саф вакытта шәрегьтән гаребкә кадәр үсүләрен, безгә дә шул үткән тарихны яшь буыннар тергезергә тиеш икәнне сөйләп, безне гаң калдыра Без әле ул чорда сәяси белемебез юклык аркасында растлап. бөтен йө[р]әгебез белән шул «адәмине ихтирам итәбез Без шунда Чыңгызны да, Чемберлейны'° да. Николай II не дә бар да бер кеше икәнен аңламыйбыз, ул гына да түгел, шул юлда безне агулаучы бер пычракны жан күңелебез белән ихтирам итәбез Әй. бүгенге сәяси аң булсачы. безнең бу кружок- та күп нәрсәләр-күп нәрсәләр укыла иде (текстта ике тапкыр Р. Ә.) Шул материаллар бар да Фатих Әмирханда калып, аларнын бу көндә саклану урыннары бардырмы-юкмы. мин анысын белмим, ләкин ул материаллар бик күп булырга тиеш Бүгенгедәй хәтеремдә, шушындый кружок 1904 елда күңел ачу җыелышы үткәрде, гыйнвар числоларында булырга тиеш. Мәдрәсәнең капкадан керүгә ун як башында ул вакытта шәкертләр урнашмаган буш бина. «Сахалин- дип йөртелә торг ан бер почмагы бар иде Аның «Сахалин» аталуына сәбәп гә мәдрәсәнең иң аргы башы, шуның белән бергә паровой отопление кертелмәгән һәм кеше тормый торган ялгыз бүлмә булганга, шул исем бирелгән иде Безнен әлеге кичәбез менә шунда булды. Ул вакыт гармун, скрипка яки башкача уеннар мәдрәсә эченә керә алмыйлар. Без беренче тапкыр күргән симпиньонны" (текстта шулай. Р. Ә.) Ф Әмирхан кайдандыр алып кайтып, шул җыелышка китерде. Ул төрле татар көйләрен уйный, без искигкеч рухланабыз, дөньяда моннан да зур «шәп мәҗлес» юктыр төсле представить итәбез, ул ниндидер бер марш уйный, без тезелеп, кулга-кул тотынып, тансыга охшаган бер хәрәкәт белән, ләкин һичбер тәртипкә салынмаган рәвештә шул симпиньон тирәсендә әйләнәбез Бик фәкыйрь генә үзенчә бер буфет сымак нәрсәсе бар. ул бер дә сату итә алмый, чөнки бер шәкертнең дә акчасы юк. Шуннан соң кружок әгъзалары үзләре язган нәрсәләр белән выступать иттеләр Болар беткәч, без симпиньонга да гадәтләнгәч, мәҗлеснең төзелгән бер программасы юклык сәбәпле, мәҗлес үз-үзеннән сүрәнләнеп, ахырында күңелдә бер йогынты да ясый алмыйча, таркалды Ләкин Фатих Әмирханның монда төп теләге: шәкертләрне әдәбия[г] кичәсе, аның төзелеше белән таныштыру иде Ф Әмирхан бу кичәдә активный катнашып, симпиньонны үзе борып, төреп һәм танса юлларын да үзе орг анизовать итеп йөрде 1905 нче ел революциясе шәкертләр арасына әллә ничегрәк китеп керде Фатих Әмирхан кружокта безне «Марсельеза». «Похоронный марш» һәм башкача революционный җырлар белән таныштырып, без боларны барысын да язып альт һәм аларггың русчасын, шулай ук татарчага тәрҗемә ителгәннәрен һәркайсыбыз җырлап йөри башладык Шул ук кружокта без халык арасында төрле партияләр бар икәнен кадетлар, социалист]- революционерлар, социалдемократлар, максималистлар бар икәнен аңладык Аңладык дигәч тә. программалары һәм тоткан юллары беләп детально танышып түгел, исемнәре белән таныштык һәм кайсы партиянең кемнәргә, нинди сыйныфларга опираться итүләре белән таныштык Кадетлар партиясе зур байларга. русның милләтче сыйныфына, помещикларг а. социалист] революционерларның крестьяннарга, социал-демократларның завод-фабрнкада эшләүче рабочийларга таянганын белдек Шулай да бу соңгы ике партиянең кайсы дөрест юл белән бара, без кайсын алда күрергә тиеш, моны асра атмый идек Икесенең дә бара торг an юлы. теләге бертөсле күренә иде Шуңар күрә без үзара обсуждать иткәндә, мин социал-демократия партиясен”, теге социалист]-рсволюцнонср партиясен алга куя. ләкин берберебезне җиңәрлек, хаклыкны җарып салырлык икебездә до коч юк Моны Фатих Әмирхан да ачык әйтеп бирә алмый Бары Хөсәен Ямашев кына моны миңа бик нык доказательстволар белән төшендереп, ул финалист] революционерларны җыртып салды Алар ялганлыйлар крестьянга таянган төсле күренәләр, ләкин крестьян алар өчен бер вакытта да таяныч булачак түгел, крестьян үзе дә катлаулы, анык бер катлавы кадетлар юлына ияреп, икенче катлавы рабочийлар белән кулга-кул тотынып барачак, димәк, эсерларның программалары тыштан караганда изелгән халыкларны коткару төсле бу лып күренсә [дә], бу күз буяу гына булып, алар шул ук кадетларга барып тоташачаклар, рабочий өчен дә. ярлы крестьян очен дә алардан он ла юк. йон да юк. диде” Мин монда кыска язам, ул мина бу турыда озак сөйләде һәм төшендерде. Мин шуннан сон эсерларны кызыл күлмәк киеп йөрүдән башкага ярамаган, кайберсе алданган, кайберсе алдакчы һәм революцияне булдырмаска юл эзләп йөрүче бер партия икәнен яхшы аңладым. 1905—1906 нчы елны булырга кирәк, кружокта Фатих Әмирхан безгә бер значок күрсәтте. Ул көмештән эшләнгән булып. аның төзелеше ук. жәя һәм укнын өстендә нечкә ай белән йолдыз ясалган иде Без бик кызыксынып алып карадык һәм безнең һәркайсыбызга шуны ясатып алып, тагып йөрергә кушты. Без: «Бу нәрсә сон?» — дип сорадык. Җавабында: «Монда «Болгар» нумирәсенә Будапешта профессоры, мадьяр, «мажар» Мәйсуруш (хәзерге язылышы Мессарош.— Р. Ә.) исемле кеше килгән, без мадьярлар белән бер нәсел, аларнын знаклары ук. җәя булып. безнең нечкә ай эчендә йолдыз булганга, алар белән без бер нәсел икәнебезгә билге булсын өчен бу галәмәтләр бергә тоташтырылырга тиеш»,—диде. «Сон ул профессор монда нинди теләк белән килгән?» дип сорадык. «Аның теләге—татар һәм чуаш телен өйрәнеп, жола-гадәт- ләренә төшенеп, шуларны үз тел вә жола гадәтләре белән чагыштыру»,—диде һәм шундук: «Менә анар татарның такмак, такмаза, хикәя, табышмаклары белән таныштыручы бер кеше кирәк, атнага ике көн чуаш теле, дүрт көн кич белән татар телен өйрәнү өстендә булачак, һәр дәрескә 50 тиен акча түли, шул эшне кайсыгыз өстенә ала?» — диде. Хужа Бәдигый14 алды һәм ул Мәйсуруш белән кыш буенча шөгыльләнеп, жәй көне татарлар арасына, жола гадәте өйрәнү өчен татар авылларына чыгып киттеләр. Хуҗа Бәдигый Мәйсурушка өйрәтү өчен кыш буенча шәкертләр арасыннан борынгы җырлар, мәкаль, такмак, такмаза, татар телендә имнәү сүзләре, «кетеркетер», - «кытыр-кытыр», «чебер-чебер». «шабыр-шобыр» күк сүзләре арасындагы мәгънә аермаларын бергә обсуждать итеп, җыеп, һәр кич Мәйсурушка илтеп тапшыра һәм шуннан җыелган бөтен материалларны үз кулында да язып калдырып бара иде Бу вакытларда бездә рухта зур күтәренкелек, дәрт, энтузиазм кайнап җа- нып тора, без мәктәп-мәдрәсәләрнең җитешмәгән якларын бик нык тикшерәбез, татар теле өчен кагыйдәләр, сарыфы. нәхүе булырга тиеш икәнен, анар юллар, кагыйдәләр хәзерлибез, шуларны тикшерәбез, шәрекь логикасына караган «Иса- гужи». «Шәмсия» күк китапларны җыртып бетереп, тәрәзә аркылы бәрәбез, хәлфәләргә рәтләп буйсынмыйбыз, мантыйк — «логика» дәресләренә беребез дә кермибез Көз көне безнең кружокның гына түгел, бәлки бөтен мәдрәсә күләмендә булган шәкертләрнең җыелышлары булды. Анда мәктәп-мәдрәсәләрнең программ һәм укыту юлларының төзелешен, нигезеннән алып үзгәртү кирәк икәнен сөйләдек Чыгып сөйләүче «оратор»лар бик күп булды, һәркайсы үзенең планын тәкъдим итте Менә шунда Фатих Әмирхан да чыгып сөйләп, үз речендә ул бу реформаның акчага бәйле булганын, бу реформаны мәдрәсәләргә кертергә һичбер Казан баеның риза булмаячагын, буржуй-байларның моңар начар караячаклар [ын] һәм мәдрәсәләргә биреп бара торган финансовый поддержкаларын өзәчәкләрен, бу реформага без ирешә алу өчен Петербурга вәкил җибәреп, хөкүмәт белән сөйләшергә һәм татар халкыннан җыела торган земский сборның мәгарифкә китә торган процентын татарларның үз мәктәп-мәдрәсәләренә бирелергә тиеш икәнен доказать һәм таләп итәргә тиешбез, диде. Без[нен] бу шәп акылга исебез китте, вәкил җибәрәбез, Петербур (Ленинградка кеше җибәрәбез, кемне сайлыйбыз, бу эшне кем башкарып кайта алыр, дигән обсуждениеләр башланды Ф. Әмирхан тагын торып, «вәкил җибәрербез, Фатих Әмирхан апасы Сәгадәтбануның улы Зәкәрия белән Кырымның «Гастрия» шифаханәсендә. 1925 елның 3 ноябре. ләкин аны сайлаганчы аның юл расходлары, аша) йөрү расходлары бар. элек шуны карарга кирәк»,—диде. Без һәр шәкерттән 50 тиен акча алып, бу чыгымны тәэмин итәргә дигән карарга килдек Инде вәкил булып бару очен кандидатлар күрсәтелә башлады. Кайсы әйтә Әкрәмне сайлыйбыз, ди. — «Бик йомшак, бер авыз рус теле белми, сөйләргә бик ярата, төпле бер сүзе юк, сүз белән сүз арасын ун минут исәпләп тора, күзен йомып, йозрыгын йомып, һәр биш сүзгә бер «милләт артта», «милләтне тәрәкъкый иттерергә кирәк», дип үзе сүзе белән тыңлаучыларны йоклата» Кайсы «Вәли карины сайлыйк», һәм башкалар Бу кандидатлар эчендә Ф Әмирханның да кандидатурасы алга сөрелеп, соңра бер авыздан Ф Әмирхан Петербурда югарыда сөйләш ән мәсьәлә белән министр просвещения! ә кереп сөйләргә вәкил булып сайланды Юл расходына безнең һәркайсыбыздан 50 шәр тиен акча жыеп алдылар, һәм Петербурда министрга керү өчен Фатих Әмирхан своеобразный жөббә тектерде, шуннан соң ул Петербургка барып кайтты” Нишләгән, кергәнме, ни җавап алып кайткан. Дума әгъзалары16 белән бу турыда сөйләшкәнме. Без берсен дә белмәдек Ул да сөйләшмәде һәм отчет та бирмәде, бу мәсьәлә шулай тып-тын сүнде һәм билгесез калды” Ләкин шунысы мәгълүм булды, ул Петербурда Шамил'* белән күрешкән, бусы Мәскәүдә «Тәрбняи әтфаль» журналы чыгарачак икән. Әмирхан шул журналны чыгарышырга һәм анда язышырга. Мәскәүгә барырга вәгъдә биреп кайткан. Шуннан соң Ф Әмирхан Мәскәүгә китеп «Тәрбняи әтфаль» журналында эшли башлады” Исеменнән дә күренә, бу журнал балалар тәрбиясе өчен чыгарыла юрган бер журнал иде. Ф Әмирхан анда баргач, бу журналга «Мәхәббәтсез үрдәк баласы» дигән хикәяне баегырып. аңар үз имзасын куйган иде10 Мин Фатихтан бер очраганда. «Бу хикәя үтеңнекеме’’» — дип сорадым «Үземнеке»2 ', диде, ләкин мин бу хикәяне моннан биш-алты ел элек Лаеш өязе Күгәрчен авылында булган рус теле мәктәбендә укыган идем Шундый мәктәпләр очен Радлов12 та «Белек» исемендә бер уку китабы төзеп, бу хикәя аның китабында бар һәм заглавиесен «Шыксыз бәпкә» дип атаган иде2 ’ (Бу хикәянең язучысын белсәм дә. хәтеремнән чыгу сәбәпле монда күрсәтә алмадым2* Миргазиз Укмасый искәрмәсе) Ләкин аны Ф Әмирханның үзенә әйтмәдем Радловның бу уку китабы нәгыз татар теле белән язылган, бер генә дә гарәп яки рус сүзе юк, күләме 200 битләрдән азрак артык булып, татар телендә мәктәп балалары өчен язылган уку китабының ин беренчесе булырга гнеш Шунлыктан бу ки ran «Белек» тарих һәм тел төзелеше ягыннан зур әһәмияткә ия була ала «Белек» нәгыз татар телендә булу һәм сүз төзелешләренең матурлыгы ягыннан һәрвакыт үрнәк була алу белән бергә, моны төзү гшендә кемнәр булышкандыр, анысын мин әйтә алмыйм, ләкин моңар Каюм Насый- рилар һәм аннан алдагы язучыларның катнашлары барлыгында бер дә шик юк Бу китапны Мөхетдин Корбангалиев” белә һәм хәтерли торгандыр дип уйлыйм. Ф. Әмирханның мин жандармнардан да качып йөргәнен хәтерлим Ул көндезләрдә Яңа Бистәгә аталары йортына кайтканда ал капкадан кермичә. үзенә хас арт юлдан, хәзерге чуен юл киткән яктагы урамнан керәдер иде, ләкин кичләрдә өйгә кунарга кайтмыйча, читтәге танышларында йоклый иде һәм Ф Әмирхан (ның| бер вакытны «Музуров номерасында»1* торганын да хәтерлим, шунда мин аның номерасына кердем, янында матур гына бер гимназистка бар иде Ул чытып киткәч «Укмасый* Бу маржа кызлары бик матур булалар, ләкин картайгач аларнын карчыклары бик ямьсезләнә»,—диде. Ф Әмирхан Мәскәүдән авырып, паралич сугу сәбәпле кайт гы2 У т авырып ятканда мин хәлен белү очен йортларына бардым Үзе карават өстендә, кулында ниндидер бер китап, шуны укып ята. Нихәл. Фатих, дидем Менә, син күргәнчә, авырыйм, диде Дуслар сау вакытта гына тирә- Жүнендә кайныйлар, авыргач, бар да качып бетәләр, диде Без нәрсәләр сөйләшкәнбез, аны хәтерләмим, ләкин авыруының сәбәбен сорагач. «Мәскәүдә трамвай ютын аркылы чыкканда гына шушылай булдым, ахры, электр тәэсир иггс бугай», дигән сүзен хәтерлим2 ’ Аннан сон ул кул белән хәрәкәткә китерә торган, «үзен үзе йөртергә» резинка тәгәрмәчле бер арба алып, шуның белән урамга чыга һәм шул арбада китеш урамда капкалары янында һәрвакыт йә гознг яки берәр кенәгә укыганын күрә идем II «к. y»J*i «Әл-Ислах» гәзите рәсми чыга башлагач2 ’, ул һәр көн аның редакциясенә килә. Фатихны анда ат белән кучерлары китереп, кич белән килепалып китә иде. Мин бервакыт «Әл-Ислах»ка басарга бер шигырь бирдем. Шул шигыремдә «мөлаем керфекләре сыйпап сөйдерә», дигән бер жмләне укыгач, бу сүз удачно чыккан, керпекнең күңелгә каты, сөйкемсез тәэсир итә торганнары да күп була»,—диде. Мин бу гәзиткә шигырь биргәндә аны бик жентекләп^ тикшерә, җитешсез, җогышсыз урыннарын тәнкыйть итә. төзәтергә куша, кайбер сүзне берсен икенчесе белән генә алмаштырырга туры килгән вакытлар була иде. Аның кулында каләм, миндә юк. «Әйдә, төзәтеп куй инде», дигәч,—юк. мин төзәтмим. ул җинаятькә батырчылык итмим, үз кулың белән төзәт, әсәрең —синең балаң, син аны үзең тәрбия итәргә, үзең киендерергә, чишендерергә тиеш», —ди торган иде30 Бервакыт без шулай укып торганда ишектән Г. Тукай килеп керде. — Нишләп йөрисең.— Тукай?—дидем. — Ул бала әле. балалар белән кузна уйнап йөри.— диде Ф Әмирхан, һәм Тукай кесәсеннән морҗа артына кузналар бушата башлады. «Нишләп син сакалың сәрияйтеп («сәлперәйтеп» булырга тиеш. I’. Ә.) кузна уйнап йөрисең?» дигән сорауга каршы Тукай: «Бала вакытта уйнап булмады, шуның үчен алам»,— диде. Шуннан сон Ф. Әмирхан белән кузна уйнагандагы эффектларны, ничек атуларын, бер малайның хәрәмнәвеи. моның ата торган чөененең бик удачный икәнен сөйләргә кереште. Ф Әмирхан иронически көлеп «Бик зур эш бетердең инде», диде. Ул вакыт җоласы буенча ураза һәм корбан бәйрәмнәрендә белгән дуст-иш, гаеттән чыккач, өч көнгә кадәр бер-берсенә кунак булып бару, йортка кереп чәй эчеп чыгу гадәте бар иде. Шуңар күрә һәркем кулыннан килгән дәрәҗәдә өстәл һәм анда ашамлык нигъмәтләр хәзерләү гадәте бар. Вә килгән кунакларны каршы алу гадәте бар иде. Галимҗан Баруди”, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең мөдәррисе, күп елларга кадәр шул мәдрәсәдә укыганда бәйрәм кунакларын каршы алу өчен Ф. Әмирханны чакыра. Өч көнгә кадәр ул анда Барудига килгән кунакларны каршы ала һәм сыйлый иде. Чөнки Фатих андый югары катлау арасында булган тәкәллеф, йола-гадәт һәм алар белән сөйләшү җаен белә иде. Шуның белән бергә, безнең күк тартынып, кыюсызланып тормыйча, батыр сөйләшә. Шул сыйфаты өчен аны Баруда мулла күп вакытлар мәжлсс уздырганда үз янында йөртә иде. Кай елларда икәнен хәтерләмим, «Әл-Ислах» гәзите рәсми чыга башламас борын подпольно чыгарыла иде12 Менә шуның редакциясенә бервакыт жандармнар тарфыннан тентү кереп, анда аның пичәтен, берникадәр кәгазьләрен кулга төшереп, шулар белән бергә Нургали Мамин дигән бер егетне дә кулга алганнар иде”. Бу тентүдән берәүгә дә бер зыян булмады, шулай булса да Ф. Әмирхан бу чорларда качыбрак, өйләренә кайтмыйчарак йөрде. Ф Әмирхан бер вакытны «О повешенных семи людях» (бу әсәр Леонид Андреевныкы булырга тиеш. Миргазиз Укмасый искәрмәсе) дигән хикәяне тәрҗемә итеп, анын исемен дә «Асылган йиде кешеләр хикәясе» дип тәрҗемә кылган һәм аны шулай бастырып та чыгарган иде24 Шул хикәя чыгуның өченче көнендә мин аның белән Яңа Бистәдә, урамда очраштык, сүз шул хикәя турында барды. Мин хикәянең телен яратканлыгымны сөйләдем, шулай да моны бик ашыгып тәрҗемә кылганын отмечать итеп узгач, исеменең дә ялгыш тәрҗемә ителгәнен әйттем. «Ничек кирәк соң?» —диде. «Татар телендә саны исеменнән соң килә торган исем һәрвакыт күплек булып язылмыйча, берлек булып кына языла һәм сөйләнә»,— дидем. «Монда «йиде» саны үзе күплекне күрсәтә, аннан соң килә торган «кеше» дигән исем, күплек булып язылмыйча, берлек булып кына язылырга тиеш һәм дорест тәрҗемәсе «Асылган йиде кеше хикәясе» дип кенә тәрҗемә ителергә тиеш иде», дигәч, бераз уйлап торды да: «Ах. черт возьми, промахнул»3 ’,— диде. Аның «Хәят» дигән әсәре мәйданга чыккач34, тагын шул ук Яңа Бистәдә обсуждение ясадык. «Ничек, яраттыңмы, Укмасый9» дип сорады Мин тартынмый әйттем: Фатих, -дидем,- мин ул «Хәят»та булган типларны яратмыйм, алар төче типлар, морзалар, урталыкта калган халыклар гиплары. аларның беркемгә дә кирәге юк. Каләмең, шиксез, матур, ләкин әдәбиятка андый типларны кертмәү кирәк идең. Без аларны укымый, болай күреп тә тук, аларга хезмәт, кәгазь әрәм, дигәч. С ин дә. мин дә ул типларны кертмәсәк. алар «фи нәфсеһи». ягъни чын- чынлап караганда хәятта бар бит. аларны ничек отрицать итәсең, диде — Алар барын бар. ләкин аларнын беркем өчен дә кирәге юк. шуңар күрә без аларны юк дип белергә тиеш.— дидем. — Сон менә үзең дә барлыкларын икърар итәсең бит.— диде. — Мин әйтсәм дә аларны сан дип һәм кеше дип түгел, алар хакында хикәя язсам, аларнын шул төчелекләре, мин-минлекләре, паразитлыклары турында язар идем. «Хәяттагы күк кеше итеп саннап язмас идем, болай язсам, минем күңелем, тойгым кыерсытылган булыр иде. дидем. — Син революционный фраза кулланырга телисен, сыйнфый күзлек аркылы карарга әйтәсең,—диде.— Соң Гайфетдинне языйммы инде9 -диде Шуны яз. алар чын типлар, кирәкле типлар, синен каләмең матур, шул каләм аркылы чыкканда алардан бик матур һәм ялган булмаган типлар мәйданга чьпачаклар. алар үзләрен синең каләмең аркылы укып, жанга азык табачаклар Синен «Хәятыңны синең морзаларың укымыйлар, безгә дә ул төче. Гайфетдингә бөтенләй жат. шулай булгач, әсәрен укучысыз кала, укысалар да. укучылар нәфрәт белән укыйлар17 , дидем. — Син бик тәнкыйтьче булып киткән әле, ну ярар, кирәк ул. аларны да уртага тартырга кирәк.—диде. Бу карашын. Фатих, бөтенләй ялгыш. Уртага тартмаска кирәк, тартсалар да, төртеп чыгарырга кирәк, дидем.— Морза булып азапланма, аларга син дә үз түгел, кеше дә түгел һәм аларга. үзләреннән башка, кеше дә юк. аларны эткәннән этәргә, кысарга, кысырыкларга кирәк, дидем. Шулай итеп, мин бу хакта Фатих белән байтак сөйләштем Алай булса, борчылма, менә син әйткән типны язам,- диде Ул кем? дидем — Фәтхулла хәзрәт’*.— диде. Ул турыда мин хәзергә бер фикер дә әйтә алмыйм. Фатих, дидем Ул һаман мин әйткән Гайфетдин түгел. Фәтхулла хәзрәт, дидем Ярар, гомер вафа итсә, барын да язарбыз әле. «шагыйрь әфәнде» диде Чөнки Фатих сөйләшкәндә кайвакыт шундый чеметтермәде, өсте баллы, асты әче сүзләр куллана торган иде «Шагыйрь әфәнде» дигән миңа хитабы шул чеметтер- мәнең берсе иде. Аның бу чеметтерүенә сәбәп тә мин аның «Хәяты белән ризалашып бетә алмавым иде. Фатихка мин күп вакытларда андый «урталыкта» күк типларны язмыйча, халык тибы, дорест типлар язарга кирәклеген әйтә идем Ләкин Фатих элек сау вакытында жанып торган ялкынлы йөрәк булу белән бергә паралич суккач, яхшук боекты һәм эш көче дә кимеде. Театр күк гомуми урыннарга барырга уңайсызлана иде. Ләкин уңайсызлануын белдермәскә тырыша иде Халык белән үт теләгәнеңчә аралаша алмый, бәлки үз янана килгәннәр белән генә сөйләшә яки ■ азет-журнал күк вакытлы әдәбият аркылы гына халык хәле, аларнын рухлары белән таныша иде Бу чорлар бик катлаулы һәм үзгәрешле булганга, болай гына танышу Фатихны таныштырып бетерми иде” Фатих сау вакытында көчле оптимист булса. Столыпин чорындагы көчле реакция аңар нык тәэсир итен, шуның өстснә саусыз булу боеклыгы аны көчле пессимизмга алып бардылар40 Фатих яшь. сау чорларында атеистик карашта булу белән берт ә com ы чорларда, шул ук сырхау тәэсире булыр! а кирәк, дини той! ыларг а бирелгән һәм ялгызлыкны ярата иде4 ' Фатих белән күп вакытлар булдым, күп сөйләштем, шулай да аннан бер вакытта да үзенең сырхавыннан зарлану ишет мәдем Фатих Чехов һәм Андреев күк соңгы рус язучыларынын әсәрләрен укырга ярага. Максим Горький «тсәрләрсн сөеп укый торган иле Рус әдәбиятын да вә аның соңгы шагыйрьләрен дә яратып укый иде Фатихның псевдонимы «Таш- мөхәммәд» булып, мин аның моннан башка псевдонимнарын хәтерләмим41 Тукайның өч төрле псевдонимы бар иде («Шүрәле». «Ганкәбуг» (үрмәкүч) «Ка- симский»4 ’ Миргазиз Укмасый искәрмәсе) Мин үзем дә өч төрле псевдоним белән яздым, ләкин Фатихта бер генә булыр!а кирәк Фатих мина бер вакытны үзенен яшь. сау вакытта алдыртан фотокарточкасын бүләк итеп, аның сыртына: «Жисмү зарым хакыда пинһан уланча эстәрем. Сурәтем бу рәсем илә калсын җиһанда ялкяр Шагыйрь Укмасыйга хатиррм». — дип язып куйган иде. Ләкин мин бу карточканы югалттым. Г Тукайга мәгънәви рух бирешүдә Фатихның көчле тәэсире һәм хезмәте байтак. Шунлыктан Тукай да Фатихны ярата, аңар бәһа бирә иде. Бигрәк тә Фатих Тукайга төрекчелектән чыгып, татар телендә язарга һәм шул телне баетырга куша, Тукайның саф татар телендә чыккан шигырьләрен төрекчелек тәэсире астында, корама тел белән язылган шигырьләреннән күп матур икәнен сөйли һәм кайвакыт Г. Тукайны үпкәләтә дә иде. Г Тукайның үпкәсе шуннан гыйбарәт: ул байтак вакытка кадәр сөйләшми йөри яки исәнләшми чыгып китә, шулай да бу үпкә бик озакка таралмый иде Г Тукай да, Ф Әмирхан да Галимҗан Ибраһимовны сөйми гомер игтеләр, «эгоист». «мин-минлекле», «скандалчы» ди торганнар иде. Ф Әмирханның мин аттестат зрело- стига хәзерләнгәнен хәтерлим «Зауч- нотное подготовление к поступление в уневриситит» (урысча язылган, текстта шулай Р. Ә.). Аның моңар экономический көче җитмәгәнгә һәм әлеге студентка түли. Мин сәбәбен белмим, никтер соңынтын Ф Әмирханның бу теләге эшкә ашмый кала. Аның бу хәзерләнү чоры Хөсәен Ямашсв белән бер вакытларда булып һәм һәр икесе дә аттестат зрелостига юридический факультетка хәзерләнү чорлары булганга, монда, шиксез. Ямашевның тәэсире булган булырга тиеш46 . Хәзергедәй хәтеремдә, Ямашев бөтен предметтан «5»кә экзамен бирә, ләкин соңынтын аннан славян, ягъни церковный языктан, «чиркәү теленнән» сынау сорый башлыйлар, ул моңар, татар булу сыйфаты белән хәзерләнмәгәнгә, провалиться игә4 ’ Моны профессорлардан үтенү өчен Алабуга мулласы Зәки Хуҗаха- нов аркылы генерал Занфировка тәэсир иттереп, бу генерал профессорларга мө[р] әжәгать итә. Профессор генералга әйтә. «Ул сәяси, «ялгыш юлда», син аның артыннан йөрмә, үзең өчен дә яхшы булмас, бу «губернаторның заданиесе», син үзеңә чокыр казыма»,— дип җавап бирә. Занфиров һәм мулла моннан соң туктап калалар Мин белмим. Фатих өчен дә бәлки шундый тоткарлык чыккандыр. Фатих та реакция чорларында бу теләгеннән туктый, сырхау, боек, өметсез хәлдә әдәбият дөньясында эшләп азаплана4*. Ф Әмирхан сүзгә оста, шуның белән бергә «вак язучы»ларга иронический карашы көчле булганга, аны пролетариат язучылары хөрмәтләмиләр Ул да аларга түбән карый «Акчарлаклар»ны яратмый, тозсыз, эчлеге аз, балык тозлаучы марҗаларны чагылдыра, аларның әдәбият белән һичбер бәйләнешләре һәм алар тормышыннан җанга азык юк. ди4 ’ Фатих Әмирханның Л. Н. Tojtcmoiua атасы Зариф мулла аның бу уен сөймә- язган хатыннан фрагмент. 1910 ел дип фа- тәнгә, ул хәзерләнүдә аптырау-читенлек- раз кылына тә кала, теләге юридический факультет ка керү. Атасы аның бу теләге белән күнми, ул шуннан сон йортны ташлап чыгып, хәзерге Бауман урамының чатында булган, ул вакыт «Музуров нумирәсе» аталган нумирәдә бүлмә алып, шул теләген дәвам иттерә4,1 . Аны экономический хәл кыса. Ул анасына кайтып үзенең положениесен сөйли Ана, хатын булу сыйфаты белән, атага, Зариф муллага тәэсир итә. Зариф мулла соңынтын аның аттестат зрелостига хәзерләнүенә разый булса да, ләкин Фатихка бер тиен ярдәм итмәячәген сөйли Ана Фатихка ата сүзен сөйли, шуннан сон Фатих өйгә кайта һәм ниндидер бер студент4 ’, мулла йортына килеп, аны русча укытып, шул юлга хәзерли башлый. Укыткан өчен студентка акча түләргә кирәк Ф Әмирхан моны юллау өчен Камчылы ишан улы Әхәт «күршеләре» (куштырнаклар текстта.— Р. Ә.) һәм шуның белән бергә тагын биш юлдашын русча укытып, алардан бишәр сум. һәр айга утыз сум акча хәзерли. Шул акчаны Димок, Ф Әмирхан өчен буржуа әдәбиятында гына җанга азык булды, хезмәтчел халык өчен булган әдәбият аның өчен азыксыз, тозсыз, төссез булып чыта. Ф Әмирхан, һичшиксез, буржуа әдәбияты яклы, шуларны чагылдыручы вә шул әдәбияттан тәм табучы, үзе дә шул сыйныф белән килешә вә аларга үзен сөйдерә белүче, «гүбән сыйныф» язучыларына түбән караучы «олуг табигатьле» язучы иде'0 Максим Горькийнын әсәрләрен яратып укый, ләкин аның сыйныф күрсәтү ягыннан булган характерын яратып түгел, бәлки тел[е]нсң простой, төзелешенең матур, әсәренең чыгышлы булу ягыннан ярата иде. ИСКӘРМӘЛӘР 1 Хәзерге Г Тукай урамы. 34 нчс йорт 2 М Гафури урамы. 35 нче йорт Хәзер хәрабә хәлендә 3 М Гафури урамы. 34 а. Популяр исеме «Иске таш мәчет» 4 Җыен элекке заманда бер төркем авылларда гадәттә сабан эшләре тәмамлангач үткәрелә торган атналык бәйрәм 5 Бу сүзләр «сер саклый» торган жизни кешенең фантазиясе булса кирәк Егерме икс яшеннән имамлык кыла башлаган, абруйлы Хөсәен хәзрәтнең улы Зариф мондый шәригатькә хилаф юлга басып, азып-тузып йөрсә. 47 ел буена муллалык итә атмаган булыр иде 6 Вафа Бәхтияров (1881 I960) «Әл-Ислах» гәзитенең рәсми мөхәррире, журналист, укытучы. 7 «Тәрҗеман» (тәрҗемәче) Бакчасарай шәһәрендә 1883 1918 елларда И Гаспрннс- кий һәм варислары нәшер иткән гомумтөрки телдәге гәзит 8 Азәрбайҗан телендәге бу гәзиг гасыр башында Тифлис шәһәрендә чыга 9 Рәшид (Габдсрәшид) казый Ибраһимов (1853 1944) милли илеологлариын берсе, күренекле җәмәгать эшлсклесс Укмасый аны «адәм», «безне агулаучы бер пычрак» дип атап, үз-үзен «йолу» чараларын күрә. 10 Чемберлен Англия тарихында өч мәшһүр Чемберлен билгеле Бирелә сүз инглиз дәүләт эшлсклесс. 1937 1940 елларда премьер министр Невилл Чемберлен (1869 1940) турында бара булса кирәк 11 Снмпнньон дөрес язылышын да. үзен дә ачыклап булмады, граммофонга охшаш музыка уйнаучы жайланма булса кирәк 12 1940 ел шартларында Укмасый. әлбәттә, үзенең социал-демократлар партия сенә күңел куюын искәртә, ләкин большевикларгамы, меньшевикларгамы икәнен ачыкламый 13 X Ямашевка сыгыну 1940 елларда гына түгел. 1980 еллар азагынача модада булды 14 Хуҗа Бәдигый (1887 1940) атаклы фольклорчы галим, соңыннан Казан дәүләт педагогия институты профессоры 15 Ф Әмирхан Петербургка мәгариф министрлыгына керү өчен сайланмый, бәлки бөтен Казан шәкертләре исеменнән Бөтенрусия мөселманнарының II съездында (1906 елнын 13 23 гыйнвары) катнашу өчен вәкил буларак җибәрелә 16 Бу вакытта Дума әле юк. ул 1906 елнын 27 апрелендә генә эшли башлый 17 Шәкертләр арасында дәрес ташлаулар киң колач алган чорда отчетфәләннәр бирү әһәмиятсез бер эшкә әйләнеп ка га, өстәвенә Фагих полиция эзәрлекләвеннән качып йөри 18 Заһид Шамил (1868 1920) мәшһүр шәех Шамилнең оныгы. «Тәрбияи әтфаль» журналының нашире һәм мөхәррире, җәмәгать эшлсклесс 19 «Тәрбияи әтфаль» 1907 елнын гыйнвар-март айларында Мәскәүдә чыга Биш саны дөнья күрә Җаваплы сәркатибе һәм фактик җитәкчесе Ф Әмирхан 20 «Мәхәббәтсез үрдәк баласы» «Тәрбияи әгфаль»нен I 4(1 гыйнвар 15 февраль) саннарында басылган Анда Ф Әмирхан имзасы юк. азактан «Андсрссннән тәрҗемә» тип куелган 2) Хикәяне Ф Әмирхан тәрҗемә иткән Ул Г Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1910). «Күчмә уку китап.гары»нын беренче «төб»снә (1921) Фатих Әмирхан имзасы белән кергән 22 В В. Раллов(1837 1918) атаклы тюрколог, академик, байтак еллар Казанда эшлагән 23 «Белек» исемле уку китабы Радлов тарафыннан 1872 елда Казанда нәшер ителгән 24 «Шыксыз бәпкәвнен авторы атаклы Дания әкиятчесе X К Андерсен (1805 1875) 25 Мохе г тин Корбангалиен (1873 1941) күренекле педагог һәм тел галиме 26 «Музуров номерлары» хәзерге Свср.гтов урамы. I нчс йортта урнашкан булган 27 Ф Әмирханны паралич Казанда. 1907 елнын 15 августында суга Бу хакта әдипнең Р Алушта 1907 елның 25 ноябрендә язылган хаты доли г 28 Бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Фатихның хәле Казансуда эссе көнне су кергәннән сон Кисәктән начарланып китә 29 Рәсми «Ә т-Ис гах» 1907 елнын 3 октябреннән чыга башлый .30 «Әл-Ислах» битләрендә М Укмасыйнын үз имзасы белән 1907 1908 елларда «Ялкынлы сулудан». «Хәзрәтләргә». «Тан-болыт». -Чыпчык нтгнфакы татарларныкыча икән». «Фиргавен» исемле тезмә әсәрләре басыла. Аларнын берсендә дә «мөлаем керфекләре сыйпап сөйдергә» дигән тезмә очрамый. 31 Галимжан Галиев Баруди (1857—1921) —«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе, мәгърифәтче, олуг дин әһеле, мөфти 32 Гайре рәсми, җилем басма «Әл-Ислах» 1905 слнын 29 ноябреннән 1907 слнын башларынача чыга. Җитәкчесе Ф Әмирхан. 33 Маминны 1906 елның 17 мартында кулга алалар. Бер кешелек камерада ул 24 көн утырып чыга. 34 Сүз күренекле урыс язучысы Л Андреевның (1871 1919) 1908 елда язылган «Рассказ о семи повешенных» хикәясе хакында бара Ф Әмирхан аны татарчалаштырып. 1909 елда «Үрнәк» матбагасында бастырып чыгара 35 Бу фраза урысча әйтелгән булса, «промахнул» «промахнулся» дип яңгырарга тиеш иде. 36 «Хәят»ның беренче бүлеге 1911 елда басылып чыга. 37 «Хәят»ны нәфрәт белән укулары» турында сүз кузгатып. М Укмасый «сугыш беткәч, батыр күбәя» дигән әйтемне аклый 38 Биредә кычкырып торган каршылык, чөнки «Фәтхулла хәзрәт», дүрт кисәкле әсәр буларак. «Хәят»тан алда. 1909—1910 елларда ук басылып чыга 39 Ф Әмирхан, аяксыз булса да. күп аяклыларга караганда җәмгыятьтә ешрак була. Ф Әмирхан 11 сүзләре белән әйткәндә, «театр-концертларга һәм хосусый лекцияләргә йөрүдә үз ишләреннән күп калышмый» Ул гына да түгел, әдип, гомумән, сәфәр кылырга ярата, коляскасына береккән булса да. берничә мәртәбә Чистайга. Әстерханга. Кырымга. Башкорт- сганга. Буага. Мәскәүгә барып чыга, бик күп зыялылар, прогресс тарафдарлары белән аралаша. 40 Ф Әмирханның пессимизмга бирелүе хакында мәгълүматлар юк. 41 Әдипнең дини тойгыларга бирелүе, ягъни Исламга күңел куюы хак. әмма ялгызлыкны яратуы бернинди мисаллар белән дә расланмый Аерым алганда. Әмирхан янына дуслары еш килеп, алар тәүлекләр буе преферанс уены белән мавыгалар. 42 «Ташмөхәммәд»тән башка Ф Әмирхан революциягә кадәр «Дамелла». «Хәзрәт», «Зәмзәметдинов». «Т - д». «Ф Ә.», «Ф ». революциядән соң «Марксит». «Мт» псевдонимнарын һәм. әлбәттә, үзенең тулы исем-фамилияссн куллана 43 Тукайның псевдонимнары шулай ук дистәдән артык «Биик усал», «Тәртә башы». «Мәҗнүн», «Гөмберррт», «Гъ.Т », «Гъ» һ б 44 «Музуров номерлары»нда әдип 1906 елда торып ала 45 Бу студентның социал-демократ С Н Гассар (1877—1918) булуы мөмкин 46 Ямашсвның тәэсире булганмы-юкмы. анысы билгесез Бу чорларда бик күп татар яшьләре аттестатка имтихан тотып, университетка керү юлында бәхетен сынап карый Ф Әмирхан да 1911 һәм 1912 елларда ике мәртәбә талпыныш ясый Кодасы Ф Әмирхан II бу хакта болай дип язган иде «Ләкин икесендә дә. укучылар теле белән әйткәндә, провалиться итте, дөресрәге, аны провалить иттеләр; чөнки ул заманда рус мәктәпләрендә җитәкчелек ролен уйнаган чиновниклардан күбесенең рустан башка милләт кешеләренә юл бирмәскә тырышканлыклары һәркемгә билгеле, ә Фатыйх кебек танылып килә торган татар язучысына һәм публицистына юл бирмәү бигрәк тә аңлаешлы» 47 X. Ямашсв. мөселман буларак. Казан уку-укыту округы назыйре (попечителе) тарафыннан славян һәм немец теле буенча имтиханнардан азат ителә, гимназия курсын тәмамлавы турында аттестат ала. 1911 елның 18 августында университетның юридик факультетына кабул ителә. 48 Ф Әмирхан «сырхау, боек, өметсез хәлдә әдәбият дөньясында эшләп азапланмый», бәлки татар әдәбиятын, матбугатын төптән җигелеп тартучылардан була, милли әдәбиятның алтын фондына керерлек әсәрләр иҗат итә. 49 М Укмасыйның Әмирхан тарафыннан Ш. Камал иҗатына биргән бәясенә тәнкыйди килергә кирәк Шул ук вакытта Ф Әмирханның Г Исхакый иҗатына карата югары фикердә торганын К Тинчуринны нәтиҗәле («плодовитый») язучы итеп таныганын искәртү дә урынлы булыр. 50 Укмасый да. заман шаукымына бирелеп, әдип иҗатын һәм шәхесен берьяклы гына бәяләүдән котыла алмый, шәхсән үзенең дә. «түбән сыйныф» язучысы буларак кимсетелүе өчен, дигәндәй, үпкәсен белдерергә онытмый