ФАТИХ ӘМИРХАН ИҖАТЫНЫҢ БЕР ЯФРАГЫ
1905 ел инкыйлабы җиңелеп, кара реакция еллары башлангач, эзәрлекләүләрдән качып кабат Төркиятә киткән Йосыф Акчура анда 1909 елдан башлап «Төрек йор- ды» дигән журнал чыгара башлый Журнал битләрендә, сирәк-мирәк булса да Рәсәйдә яшәүче татар әдипләре язмалары да күрен - гали. Әйтик, журналның 1912 елда1ы 7 санында «Казаннан» дигән хәбәр урнаштырылган. Язма «Ф Бәкхан» дигән нмза-псев- доним белән тамгаланган. Үзсннән-үзе аңлашылса кирәк, «бу .мәкаләнең авторы кем булуы мөмкин сон’’» дигән сорау туарга мөмкин Мантыйкый фикер йөртә башласаң, моңа «ачкычны- бнк тиз ra6apia була. Әмирхан исеменең «әмир» өлеше гарәп сүзе булып, төрекчәгә ул «бик», «бәк» мәгънәсендә тәрҗемә ителә Шул рәвешле. «Ф Бәкхаи»нын Фатих Әмирхан булуы гади тәрҗемә итү юлы белән дә аңлашыла Әдипнең читгә адашып калган бу мәкаләсе аның фикер йөртү эволюциясен күзаллау ягыннан да кызыклы бер чыганак булып тора. Билгеле ки. мәкалә, төрек укучыларының ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен истә тотып, берникадәр редакцияләш он. ягъни төрекләштерелгән Ә без исә. үз чиратыбызда, татар укучысына аңлашылсын өчен, мәкалә- гәгс кайбер горек сүзләренең татарча аңлатмасын да бирүне кирәк гап- т ык. Әйткәнебезчә, мондый «чистарту» эшләре аерым сүзләр дәрәҗәсендә • енә алып барылды, ә җөмлә төзелеше һәм стиль төп нөсхәдәгечә калдыИнде мәкаләнең эчтәлегенә бер күз салыйк Дөньяны кайтадан бүлешү өчен. Италия империалистларының Төркия биләмәләренә (Ливиягә) һөҗүме (1911 С1) Урыс Япон сугышы кебек үк. Беренче бөтендөнья сугышының тәүге төрел юләре Идел буенда ачлык һәм аның төбәк икътисадына тәэсире Татар җәмәгатьчелегендә тәрәккый хәрәкәте алга баруын исбатлау рәвешендә. Казандагы «Шорекъ клубы» гшчәнзегендәге яңалыклар Шул чор татар революцион демократларын борчыган, дулкынландырган мәсьәләләр Моны шундый зз текле һәм нигезле рәвештә, шул хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган Ф Әмирхан гына яктырта а та Бу яктан караганда да. мәкалә Ф Әмирханныкы булуында шик рылды Фотмг Әмирхан. 1904 i калдырмый- «Телеграф» стилендә, җыйнак кына итеп кайбер хәбәрләрне, яңалыкларны ерактагы фикердәшләргә җиткерү, фикер алышу рәвешендә язылган бик тә гади һәм гадәти мәкалә. Бер үк вакытта, ул Ф Әмирхан иҗаты югарылыгындагы тирән эчтәлекле, зур идеаллы, идеяле, эчке көрәш пафосы белән сугарылган язма Автор үзенең яшьлек, көрәш идеалларына турылыклы булып калган. Бүгенгәчә татар матбугатында чыкмаган бу материалның җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителүе әдип мирасын барлау ягыннан да зур әһәмияткә ия.