Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья Бу...

.. Инде учларыннан алса. Суга салган дөнья бу. Чәчкәләре белән алдап Тартып алган дөнья бу. Елап булмый, елатса да Үзе дә бит ничә сүнеп. Ничә янган дөнья бу! Үзе дә бит, ах, үзе дә: «Ни булыр киләчәгем?» дип Уйга калган дөнья бу. Менә тагын бөтен яклардан берьюлы Җилләр исте. Бакчамдагы өмет чәчкәләрен Парә-парә кисте Калдым басып бер ялгызым Кара жир уртасында. 1 Гайсә ГАТАУЛЛИН 1948 е tda туган. 6a.ia.iap очен «Этнең койрыгы нигә кәкре?», «Тавыш иле һәм батыр черки» кебек шигырь һәм «Очар кошлар кебек» һ 6. проза китаплары авторы. 1995 елдан Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Лирик шигырьләре белән журналыбызда беренче тапкыр катнаша Кая барсам, кая китсәм — Дүрт ягым да кыйбла. . ...Бөтен дусларым ерактан «Нишләр, йә?»—дип карап тора. Чалт аяз — ява яңгырлар. Җирдә кыш - сайрый былбыллар. Карлар ява җирдән күккә, Үргә таба ага сулар. . Көлеп барам — ияргәннәр Төрле-төрле авыр уйлар.. Шатлыкларым күпкә мәллә Әрнеп туа гел күңелдә Моңлы җырлар?.. Якынлашкан саен Матурлыкка һәр адымны бик сакланып атла: Ярты юлда егылып калучылар Таш атарга, йә аяк чалырга әзер торыр сиңа һәр минутта. Коры елда Ут белән су тигезлеге югалды, Дөньяларны эссе җилләр урады, Кипкән яшьләр белән гөлләр елады: «Бир миңа, күк, бер йотым су?»—диеп. Ярылды Җир, кипте күлләр, көйде үлән, Шатлык качты кешеләрнең йөзләреннән Тик сабыйлар уйный тузан чөеп: «Яңгыр ява. яңгыр ява!» — диеп... Тоташ шатлык булмагандай Тоташ кайгылар да булмас. Сандугач та кунган саен Бер үк гөлләренә кунмас. Берчак килеп бозлар яуса — Берчак килер ләйсән яңгыр. Бар да узар, барысы да Сагынып сөйләргә калыр.. Гомср юлын үткән чакта Ниләр узмас бу баштан.— Шатлыклар бер очы белән Кайгыларга тоташкан. Гомер юлын үткән чакта Ниләр узмас бу баштан! Дуслар дошман булмас, дисәм - Дус та була икән дошман.. Уен Кемнәргәдер өеп бирә. Укаларга төреп кенә. Кемнәргәдер сөзеп бирә Энә очына элеп кенә... Көн килә дә. энә очына Элеп биргәнен дә ала, Укаларт а гөреп-т өреп Өеп биргәне дә кала. Шул уеннан дөнья кызык таба Кайчагында матур бер сүз Матур кабыгын сала Сала да. тигәнәк булып Җанга килеп кадала. Инде соңгы сүзләр әйтелде Давылдан соң дулкын тынар да. Яңгырдан соң кояш чыгар да Салават күпере буйлатып Син кайтып килерсең шикелле Гөлбакчага килсәм — капкалары ябык. Йөрим менә Сары камыл эчләрендә Эзләр салып... Тылсым яки әкият тән бер өзек Бер талпынды—тавык булды. Бер тайпылды — чыпчык булды. Бер сибелде—тары булып Тәгәрәп китте җирдән. Бер талпынды — лачын булды, Бер селкенде—дуңгыз булды... Тагын кеше булыйм дисә— Тылсымның көче югалды...