Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИКСЕЗ МАНЗАРА — ЧИКСЕЗ КҮҢЕЛ

Табигатьнең шагыйрьләре бар. тарихның елъязмачылары Берәүләре үз талантын мәңгелек гүзәллеккә багышлый, бүтәннәре — дәвергә Кемнең бәхете ничек бит. меңләгән кешеләр арасыннан берәү ифрат та озак ижади бәхеткә лаек булып чыга: ул һәр вакыйганы терки белгән елъязмачы да. чорының көзгесе лә.. Юл ахырына җиткәндә ул шәхес шагыйрь булырга да. фәйләсүф булырга да өлгерә. Рәссам Мәхмүд Госман улы Госманов — нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе Ижади гомере озын аның, нәфис сәнгатькә багышлаган эшләре чиксез Нәфис сәнгатьнең агымнары күп төрле. Ләкин бу рәссамның сәләте гадәти саналган сәнгать кануннарына. гореф-гадәтләренә генә сыеп бетә алмый Дәлилләрне сурәтләү, лирика хакында тирәнтсн уйланырга, дәвам һәм барысын да үзенә сыйдырган күләм-киңлек хакында җентекләп уйланырга кирәк Рәссамның язмышы бүген уйлап чыгарылган серле әкиятләргә, тылсымнарга төренә һәм боларның барысы да рәссамның ижади иманына барып ялгана. Татарстандагы Кукмара төбәгенең Адай авылында, 1918 елда дөньяга килгән җир сөрүче улы М Госманов 1938 елда Казанның сынлы сәнгать уку йортын тәмамлап чыккан, шул ук елда солдат итеп алынган, биленә каеш салынган Сафтагы солдат буларак, мең җәфа күрә-күрә чигенгән, соңыннан Сталинградтан алып Берлингача барып җиткән Госмановның фронтта тиз-тиз генә ясап алган рәсемнәреннән сугыш үзе безгә карап тора: хәлдән тайган кешеләр Күзләренә әрнү-авырту сеңгән җаннар Куллары махра тәмәкесеннән саргаеп беткән. Әнә. безнең җимерелеп беткән шәһәрләребез. Әнә. аларның без яңадан азат иткәндәге хәле... Дошман дзотларының сукыраеп калган күзләре Рәссам пумалачыгы бу коточкыч сугыш манзараларын һай күп ясаячак әле Госманов батализмы —сугыш манзаралары инде сугыш узгач та безне тетрәндерер, төсләр күчеше күкрәп-тетрәп торыр, тыныч чорлар килсә дә мең кояш берьюлы шартлап ярылыр сыман тоелыр. Рәссам 1950 еллардан башлап Татарстан нефте дөньясын сурәтләргә тотынды. Рәсемнәрдә өр-яңа төсмерләр пәйда булды күпереп үлән үскән болыннар. Эйфель манарасыдай җиргә каныккан нефть манаралары, «кара алтын» фонтаннары һәм нефть чыгаручы каһарманнар күренә башлады Рәссам бу темага төрле яктан килеп карады Ниһаять, зур рәсемнәр иҗат ителде «Татарсган нефтьчеләренең иртәсе». «Оста М Гыймазов бригадасы» Бусы— төркемле портрерт Натура этюдлары да барлыкка килде — Баулы-Әлмәт төбәге манзаралары, тимер-бизәк шикелле нефть манаралары, зур көчәнешле ток чыбыклары эленгән манаралар Рәссам боларны күпләгән төрле аһәң яңгырашы дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләгән «Шишкин ватанында» яки «Яна Чулман» картиналарына гына күз салыгыз' Рәссам Чулман якларының сәнгатенә кое төбенә төшеп җиткәндәй төшә алган, иң нечкә кан тамырларына кадәр үтеп кергән Дөнья һәр ноктасына кадәр дөрес, камил һәр төс сулкылдап тора. Рәссамның җан дәрте—шунда! Ул сугышның кара-кызыл төсләрен аңлый, сәнагатчылык манзараларын да күрә («Миңлебай нефть комбинаты». «Оргсинтез»), ил белән бергә һәр чуалыш чорын гизә һәм. көтмәгәндә генә, үз туган иленең гүзәллекләрен тирәнтсн тоя башлый Сагындырган гүзәллек! Менә ул — Идел. Чулман Менә ул мин туыпүскән җирнең аяз күге! Менә ул—борынгы бабайлар төзегән йортлар («Казан» дип агалган триптих — өч рәсем бәйләме!) Акыл зирәклеге менә шунда! Табигать белән Кеше бер үк —Госманов рәссам буларак шушы фикерне раслый. Чынны сурәтләүче рәссам форма белән мавыкмый, ул үзе форма кочагына ташлана, агымына чумып югала... Ул шушы агымны сәнгатьнең бөек көче итеп таный шәхеснең дөньядан өстенлек, илаһияткә ия булуы нәкъ менә шунда Гапгади түтәлне сәнгать әсәре итә белгән гаҗәеп табигать белгече ул