Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Гамир Насрый (1916—1959) Күренекле драматург Гамир Насрый 1916 елның 3 январенда хәзерге Башкор- тстанның Кызыл Кама районы Иске Янжегәет авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. 1928—31 елларда Казанда туганнары гаиләсендә тәрбияләнә һәм җидееллык мәктәптә укый Ә 1932 елда туган авылына кайтып башта колхозда хисапчы, аннары район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә секретарь һәм район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шуннан соң ул Казан театр техникумында укый, Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә фин сугышында катнаша 1942 елда Гамир Насрый фронтка китә. Ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары очен Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Сугышның соңгы чорында ул фронт газетасында эшли һәм яза. Сугыштан кайткач. Татарстан радиокомитетында эшли, 1949 елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә 1959 елның 27 декабрендә вафат була. Гамир Насрый бик яшьли яза башлый. 1932 елда, 16 яшьлек үсмер чагында, аның дүрт пәрдәле пьесасы матбугатта чыга. Ул бигрәк тә кече формалы сәхнә әсәрләрен күп яза һәм үзен үткен телле, тормышчан конфликтлар, көлке ситуацияләр кора белгән драматург итеп таныта. Соңгы елларда Г. Насрый комедия жанрында актив эшли. Гамир Насрый - кырыкка якын сәхнә әсәре авторы. Көндәлек матбугатта аның сатирик шигырьләре һәм поэмалары, хикәяләре дә басыла иде. Әдип жыр жанрында да эшләде Гомумән, әдәбиятыбыз хәзинәсенә матур-матур әсәрләр калдырды. АЛДАГЫ САННАРДА Хөрмәтле укучыларыбыз! Журналыбызның алдагы саннарында сезне мондый яңа әсәрләр һәм язмалар көтә Әйтик, проза хәзинәсеннән Әнәс Галиевнең «Җимерелгән хыяллар», Роберт Айзатуллинның «Ирекле тоткыннар» романнары, Рафаэль Сибатның «Текә күтәрелеш» дигән документаль повесте. Рабит Батулланың «Американы мин ачлым» дигән сәяхәтнамәсе белән таныша аласыз. Шигърияттән Гамил Афзал, Равил Фәйзуллин, Әхсән Баянов, Әхмәт Рәшнтов, Клара Булатова, Роберт Миңнуллин шигырьләре дә күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз. Габдулла Тукайның тууына— 110, Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулу уңаеннан бай һәм кызыклы сәхифәләр биреләчәк.