Авылга «Тимер» дә кирәк!
Свияга» акционерлык ширкәте У/1. герман-швсйцария фирмасы «Бюйлер»дан чит ил җипазла- ры кайтарта башлагач, ашыгыч рәвештә завод бинасы төзергә туры килде. Ярдәм сорап Буа махсус күчмә мех- колоннасына мөрәҗәгать иттеләр, һәм оттырмадылар Монтажчылар берничә атна зчендә модуль металл конструкцияләрдән һәм җылытылган каркас панельләрдән өч катлы бинаны төзеп җиткерделәр, үз вакытында җиһазлар һәм механизмнар урнаштырылырга тиешле ярусларны да өеп куйдылар. Аларны автоматика һәм электроника белән җиһазладылар Кулланучылар тиздән карабодай ярмасы һәм үсемлек мае ала башладылар Бу «Тимер» акционерлык ширкәте мобиль подразделениеләренең күпсанлы эшчәнлегеннән бер мисал гына. Беренче чиратта безнең заказчылар авыл эшчәннәре. кыр-басуларда. фермаларда хезмәт итүчеләр Җиләк -җи- меш-яшелчә саклагычлары, күпсанлы максатлы тәгаенләнгән универсал биналар. ашлык саклау складлары, авыл хуҗалыгы техникасы өчен ангарлар, мал асрау биналары безнен белгечләр боларны проектыннан алып ачкыч тапшырганчы башкаралар Әгәр Татарстан картасына безнен зоналарны язып чыксаң, шактый куе челтәр ха- сыйл булыр иде Чагыштырмача кыска вакыт эчендә Татарстан агрокомплексына утыздан артык жнләк-жимеш. яшелчә саклагычлар, алтмыштан артык суыткыч складлары эшләп тапшырылды Аларны төзү дәвам итә Бер-берсеннон Йөзәр чакрым ераклыкта урнашкан бу объектлар ничек төзелә сон’’ Бу эшне күппрофилле «Тимер >■ алып бара. «Татагроспецмонтажпро- ект» тикшеренү-проектлау институты бөтен кирәкле документларны әзерләп тора Зәй эксперименталь заводы һәм Столбище модуль мсталлоконструкци- яләр заводы, шулай ук мехколоиналар- нын производство цехлары комплектлау узелларын һәм панельләрне җитештерә Әлмәт. Буа. Кукмара. Түбән Кама. Байлар Сабасы. Теләче. Алексеева:, Чистайда биналар корыла, җиһазларны моитажлау бара һәркайда яхшы автотрассалар, тимер юллар бар. алар эшне арзанайта (чыгымны киметә) һәм җиңеләйтә. Кыскасы, агрокомплскс заказлары теләсә кайсы вакытта һәм республиканың теләсә кайсы почмагында үтәлә ала. «Тимер» ширкәте белән килешү төзегән заказчылар өстәмә чыгымнардан да котылалар, субподрядчиклар эзләп тә йөрисе юк Шул ук вакытта эш сыйфаты Европа үлчәмнәренә туры китереп. югары дәрәҗәдә була Без алдынгы чит ил фирмаларыннан үрнәк алабыз Мәсәлән, фин фирмасы «Макрон» җиһазларын тулысы белән алып, без җиңеләйтелгән җылылык панельла- ры «сэндвич-ләр чыгаруны үзләштердек. Бу монтажлау эшләрен гизлә- тә. корылмаларыбыз эстетик яктан да отышлы була Татарстанга Германия. Финляндия. Венгрия. Италияләрдән югары сыйфатлы җиһазлар кайта «Тн- мермнен эшләп чыгарган продукциясе белән Төркия. Болгария. Канада. Боек британия эшкуарлары (бизнесменнары) да кызыксына Әмма зур күләмле суыткычлар, саклагычлар төзесәк тә. гигантомания белән авырмыйбыз. Хәзер без, мәсәлән. фермер хуҗалыклары төзибез, йортлар, ангарлар, сыер фермалары, теплицалар, гаражлар, мунчалар һ б. бик күп объектлар корабыз Кечкенә габаритлы суыткычлар, автофургон- нар да җитештерә башладык. Татарстан авылларын газлаштыру аерым игътибар сорый. 1995 елның икенче яртысында без дә газлаштыруга лицензия алдык. Эшне башлап та җибәрдек. Австралия технологиясе нигезендә тәҗрибә төсендә казаннар ясый башладык. Быел ул казаннар күпләп чыгарылачак. Авыл халкы аларны бик теләп ала. Авылларда да халык газ ягып, бөтен уңайлыклар белән яшәргә тели. Тораклар төзү проблемасы белән дә «Тимер» шөгыльләнә. Татарстан республикасының җитәкчеләре, безнең күп профельле оешма икәнне истә тотып, безне дә республиканың «Торак йорт» программасына эшләргә тартты. Алдагы елларда иске йортлардан котылу — реаль бурыч. Коттеджлар иң яңа материаллардан иң яңа технология буенча салыначак Бу максаттан чыгып Австралия эшкуарларыбнзнесменна- ры белән элемтәгә кердек Аларның проектлары Татарстан Республикасы Президенты М. Ш Шаймиев тарафыннан да уңай бәя алды. Авыл юлларында чиләнмәгән кеше юктыр, күпме техника ватыла, күпме азыктөлек әрәм-шәрәм була Хәзер күп кенә районнарда бу эшкә ныклап тотындылар. Безнең ширкәт тә читтә калмады. Аерым алганда Буа, Теләче, Кукмара спецмехколонналары җиң сызганып эшкә керештеләр. Алар күрше районнарга да ярдәм итәргә торалар. Базар мөнәсәбәтләре, икътисади элемтәләрнең тулы булмавы, заказчыларның да хәлләре җитеп җитмәве безне яңа юллар эзләргә этәрә. Әмма ләкин нинди генә шартларда да авыл эшчәннәренә тырышып хезмәт итәчәкбез. Авыл халкы яхшы эшләргә, яхшы яшәргә, яхшы ял итәргә хаклы. Безнең «Тимер» маркасы югары торырга тиеш. Безнең ширкәтебезнең уставы эшчән, коры һәм кыска. «Тимер»нең төп бурычы игенче-терлекчеләргә нәтиҗәле хезмәт күрсәтү, алар бит безне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәләр. ә промышленностька тиешле чимал бирәләр.