АКЧАРЛАКНЫҢ САГЫШЫ
(ҮЛЕМЕНӘ БЕР ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН ШАГЫЙРЬ РӘШИТ ӘХМӘТҖАНГА МӘРСИЯ)
Сез китмәгез, акчарлаклар. Акчарлаклар Рәшит Әхмәтҗан Күпме шагыйрь һәм әдип -олугъ исемнәр, зур бүләкләр алалмыйча китте бу фани дөньядан! Лаек килеш алмыйча киттеләр Үпкәләгән сыман, хәтта рәнҗегәндәй дөньядан күчте алар' Күпме лаек исәннәр хәзер дә шул халәттә, үпкәләгән шикелле, кемгәдер рәнҗегәндәй бүләксез. орденсыз иҗат итә Ләкин шунысы бар: лаек мәрхүмнәр дә. лаек исәннәр дә чынлыкта үпкәләмидер, рәнҗемидер андый- ларның максаты бүләк-медаль түгел Әмма алар өчен җан атучылар. 1шп ырь сөючеләр үпкәдә, рәнҗештә. Әлеге шагыйрьләр исә I асырларда укып ятларлык әсәрләр калдыра да. җылауга тиң сагышлы елмаеп, вафат була Риваятьләр каһарманы кеби батыр ир. олугь әдип Салих ага Батталнын кытыршы гомере, фажшале әҗәле тетрәндермиме йөрәкләрне! Назгасөюгә саран булды аңа язмыш, бик тә саран булды тәкъдир аңа яхшылыкны мыскыллап-мыскаллап. җәзасын исә олылап-олаулап. мул бирде Нишләп шулай була икән ул дөнья, талантлы булса, тормыш җаен белми, бүләкләр артыннан чапмый. «жэмг ыятебезнен каймагы» булганнар йортыннан фатир дауламый, эше аз. акчасы күп булган җылы эзләми ул иҗат игә. нәфис сәнгать ярага, гүзәл шигърият бинасын кора һәм шул бинаны корганда торыр өчен үзенә дә иркен бина төзүне онытып җибәрә Бар коеп куйган шагыйрьләр Алар химаяга. игътибарга мохтаҗ Андыйлар- ның тормышкөнкүреш эшләрен кемдер кайгыртырга тиеш Кемдер Бай химаячеме. хөкүмәтме, халыкмы’’ Нишләрсең, әгәр бай кеше сәнгатьтән хәбәрсез булса, хөкүмәттә сәнгать аңламаган кешеләр утырса, халкың үзе ярдәмгә мохтаҗ булса?! Без әнә шул. үз мәнфәгатьләрен алга сөрә алмаган чын галантларга өстәнрәк багабыз; вакыг-вакыт. ихтыярый-ихгыярсыз рәнҗеткәлнбез дә Без өс-башы өф-өф ителгән, шома битле, сакал-мыек үстермәгән, гел ак якага муенчак гатып. кеше алдында хәмер эчмәгән, төз йөрешле һәм тәти сөйләшүчеләрне күбрәк үстерәбез Дөрес, тәтиләрне үстерергә кирәк, ләкин ярдәмгәхимаяг а мохтаҗ г алан г ларны ла читкә какмаска иде Олы исемнәрне, рәсми игътибарны киемгә карап кына түгел, иҗатка, бары тик иҗатка карап кына өләшер вакытлар дә җигәр, инша г гаһ' Бирелде бит Тукай бүләге Семен Липкинга. Шәрәфигә. Әлфия ХӘТЕР ханымга. Мөдәррискә. Фәнискә соңрак булса да. бирелде! Ун елга гына сонара шул татар! Унегерме еллар моннан элек алар моңа лаек түгел идемени?! Өс-башы өф-өф ителгән кешенең таланты да булса, бу бер камиллек булыр иде дә. Талантлы кешенең өс-башы өф-өф игелгән булса, шәп булыр иде дә... Кайчак табигать икесенең берсен генә бирә шул. Бәс. талант микъдарын дөрес үлчәп, рәсми бүләк бирер өчен бер генә бизмән кала: әдәбият-сәнгать кануннары Моның өчен әдәбият-сәнгать тәнкыйтенең нык үскән булуы һәм исем-бүләк өләшүчеләрнең югары дәрәҗәдә мәгълуматлы булуы шарт Әмма. Шартлар көтәкөтә гомер үтә Ижат кешесе шартына- мартына бакмастан. иҗат итә. Иҗат, сәнгать, әдәбият ул могъҗизалар иле. серләр яшерелгән сандык, маҗаралар аланы. Сәнгатьченең иҗат остаханәсе сихрилек, серлелек белән тулган була. Анна Ахматовадан сораганнар: — Твардовский иҗатына мөнәсәбәтегез ничек? дигәннәр. Шагыйрә әйткән: Твардовский, әлбәттә, яхшы шагыйрь, ләкин анда сер юк! — дигән. Анна Ахматованың бу сүзе әдәбият-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә шәмаил урынына язып, диварга эләрдәй тирән мәгънәгә ия. Без дә бит әдәбияттан, сәнгатьтән могьжиза, сер көтәбез түгелме0 Көткән нәрсәбезне китапта тапсак, без бәхетле. Тапмасак әсәрнең кыйммәте бетә. Татар шигъриятендә ачылмаган серләр бик күп Ул серләрне ачып, бер куаначак, шул могьҗизаны халыкка җиткереп икс кат бәхетле буласы тәнкыйтьчеләрне көтә «Шигърият» дигән серләр сандыгы. Серлелек, тел төбе, киная, ишарә, төрттереп, читләтеп әйтү, могьҗнзалы маҗаралар татар әдәбиятында күп исемнәрне мәңгеләштерде: Кол Гали. Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Кандалый, Имәни, Акмулла. Дәрдемәнд, Рәми, Тукай, Такташ. Туфан. Алардан соң әдәбиятта сугыш темасы «тәхет» яулады. Шигырьгә яна буын вәкилләре килеп керде: Илдар Юзи, Шәүкәт Гали, Рәшит Гәрәй. Хисам Камал, Әхсән Баяннар Ике буын арасында күпер булып Әнвәр Давыд. Зәки Нури, Гали Хуҗи килде Бу күпернең субай баганалары булып Фатих Кәрим. Гадел Кутуй, Сибгат Хәкимнәр аягурә басты.. Хәрби лирикадан соң шигърият дигән дәрьяда i ынлык. салмаклык, җилсезлек чоры башланды. Шигырь көймәсенең җилкәне шәлперәйде. Көймә уңай җил көтеп, чарасыз гына сәясәт дулкыннары каккан якка әкрен генә тирбәлә калды. Әнә шундый чарасыз тынлыкта Роберт Әхмәтҗан жилләп-давыллап, җилкәннәрне өреп кабартты, бер үзе галәм бушлыгын тутырды Роберттан соң тагын тынлык һәм татар шигыренә күпләп яшь шагыйрьләр ургып, бәреп керде: Рәшит. Равил, Рәдиф, Рөстәм. Гөргори, Харис. Зөлфәт, Мөдәррис, Разил, Зиннур, Фәннурләр — бар да серле шагыйрьләр . Коммунистик хакимият чорында, ачык фикер әйтергә мөмкин булмаган чакта бу шагыйрьләр серле кинаяләр, ишарәләр артына олуг фикер яшерәләр иде Зиһниятле укучыга ул - ачыш, хәбәрсезгә ул гап-гади сүз тезмәләре иде. Астарлы сүз. яшерен фикер төрелгән шигырьләр бөек бер шигърият хасил итте. Символлар, кинаяләр белән артык мавыгу хәтта табышмак кеби шигырьләр язарга этәрде һәм кинаяләр-ишарәләр шагыйрьнең бары тик үзенә генә ан- лашыла торган табышмакка да әверелгән очраклары булды. Әмма, ни генә булмасын, бу эзләнүләр матур нәтиҗә дә бирде Шигырь күпкүзәнәклегә әверелде, «ура, ватанпәрвәрлек»тән ераклашты. Менә шушы бөек калкыныш чорында аталган шагыйрьләр исемлегенең ин башында Рәшит Әхмәтҗан тора Ул боларның барыннан да алда беренче шигырь китабын бастырып чыгарган шагыйрь. Фикер шигыре белән хис шигыре арасында беренче күперне дә ул — Рәшит Әхмәтҗан салды. Рәшитнең хиссият, моң, сагыш, рәнҗү, җирсү белән тулган бәгырендә яралган шигъри җәүһәрләр иң башта йөрәккә, хискә, соңра зиһенгә фикергә бәрә иде. Аның шигыре — музыка Музыка зиһен, акыл падишасы түгел, музыка — хиссият падишасы! Рәшит Әхмәтҗан серле шагыйрь Ошбу серне бәгъре тибрәнүгә сәләтле кеше генә тоя ала. ача ала Фикер аша ачылмый Рәшит шигыре эчендәге сер, хис, күңел күзе белән генә ачыла ул сер. Шул түгелме нәфисәи сәнгать1 Аның шигьре нечкә кылларга тияр-тимәс кагыла, кагыла да җылата, җылата да — уйлата. Шулай итеп. Рәшит хис аша укучы күңеленә олы фикер сала Чөнки Рәшитнен бәгырендә яралган хис (ватан, милләт, йола, әче тәкъдир) укучы күңелендәге аваздаш хисне уята Рәшитнең күңеле сихри хис нурланышы бирә башлый, бу нурланышны кабул итәрдәй икенче бер калеб — бәгырь булырга тиеш, ул бәгырь, ул калеб укучыныкы, шигырь сөюченеке. Мөкәммәл бер аңлашу, ике яклы элемтә-бәйләнеш барлыкка килә. Син күңелен белән шагыйрьнең ни әйтергә җыенганын сизә башлыйсын, аны анлый башлыйсын Бу хисләр ватанпәрвәрлек. милли каһарманлык хисләре икән Күңелеңнең иң нәзикь кылларын тибрәтерлек итеп язган кешедә илаһият тарафыннан бирелгән куәт барын аңлыйсын. Рәшитнең каһармаи йөрәкле адәм икәнен гоясың. Кече күңелле, олы йөрәкле «Рәшит Әхмәтҗан шигыре» дигән серле дөнья ачыла. Бу шигырьләр шагыйрь вафатыннан сон аеруча хисле, моңлы вә мәгънәле яңгырый «...көләргәме, еларгамы, әллә күзне мәңгелеккә йомаргамы?», дип язды шагыйрь үләр алдыннан «ишәяләр шундый бичаралар, ничә үлде.м.. һаман үч алалар » Үткән эш үткән, кире кайтмас Рәшит Әхмәтҗан. Үкен син. хет. үл. жыла. Ләкин аның шигырьләре үлемсез. Бүгенге җыламсырап лаф ору соңга калган үкенү түгел, исән калган Рәшитләр. Әхмәтҗаннар. Рөстәмнәр Зөлфәтләрнең кадерен белик, диеп әйтүем иде. Эх. бу җирне күп.ме таптады Безнең йөрәк бәйрәмнәренең Кыңгыраулар таккан атлары Рәшит гомере буе олугь бәйрәм көтеп яшәде, менә шушы ин беренче язган шигыреннән алып вафатына кадәр бәйрәм көтте Кыңгыраулы атларда бәйрәмне айкап йөрде ул шигырьләрендә Ул күңеле, көрәше хыялы белән халкына ничәмә-ничә тапкыр бәйрәмнәр яулады, ирек алып килде. Рәшитнең иҗаты акчарлак кеби парлак. анык акчарлагы болытларга, күкләргә. биеклеккә хуҗа булды Аның иҗат җәүһәрләре гаҗәеп бер уңдырышлы мохиттә шомарды, ялтырады Үзе кебек талаш ияләре белән бер Казанда кайнау да. башлангыч иҗатында аңа эләккән дусларча тәнкыйть тә. киңәшләр дә. сонгы елларда гына килгән шөһрәт гә аның каләмен чарлады, чыныктырды; яшәгән саен Рәшитнең күңеле нечкәрә-йомшын барды, күңел йомшара барган саен, аның шигырьләре югарырак үрли иде. Рәсми даирәләр алдынгы гәти исемлеккә кергән шаг ыйрьләр-әдипләр турында гына мәдхия, тәнкыйть мәкаләләре язып, «курсовойлар. дипломный тар» һәм диссертацияләр якларга алынган тәнкыйтьчеләр, әдәбият-сәнгать белгечләре, а-ау. сез кайларда йөрисез' Кайда сез ачкан яна талантлар, кайда сез үстергән шәхесләр, сез янача шәрехләгән әсәрләр? Нигә Рәшит Әхмәтҗан кебек сирәк туа торган талантларны алданрак сиземләмибез, күрмибез, үз вакытында аларны тәкъдир итмибез? Утызынчы еллардагы тәнкыйтьнең төп максаты талантларны ачу түгел, ябу. бетерү иде Аннан сонгы еллардагы тәнкыйть рәсми «обоймаига кергәннәрне мактау илә мәшьгуль булды кебек Сонгы вакыгта тәнкыйть ни эшли’ Классиклар белән әвәрә килә Классика да кирәк шәйдер. әмма әдәби мохит өчен яңа исемнәр дә. яна шәрехләр дә бик әһәмиятле нәрсә Күңел әдәбият белеме өлкәсендә яңа ачышлар көтә Яңа исемнәр тирәсендәге эзләнүләрне тели күңел Иске исемнәр яньпгда моңарчы күренмәгән яңалык, ачыш; мәшһүр турында яна фикер, яна шәрех сагына күңел Горур җаннар үлми - һәлак була' Бөркег мине күзли мин китам «Бу да. балам кебек, горурлыктан һәлак булыр, ахры», ди микән Рәшит Әхмәтҗан иҗатындагы серләрне ачу киләчәк буын тәнкыйтьчеләренең җилкәсенә төшә Бер аның иҗаты гына түгел Равил Фәйзулла. Рөстәм Мин- галнм. Рәдиф Гагаш. Ренат Харис. Рәзил Вәли. Зиннур Насыйбулла. Зиннур Мансур. Мөдәррис Әгъләм. Зөлфәт. Лена ШагыЙрьҗан. Ркаил Зәйдул га. Газинур Морат. Ләбиб Лерон. Рөстәм Сүлти һәм башка бик күпләрнең иҗатын баштанаяк өйрәнеп, гел төбен, кнная-ишарәләрен. астарлы сүзләренең серенә төшенергә, хиссият аша килгән серле фикерне, фикер аша гуган хиссиятне шәрехләп бирү яна тәнкыйтьченең иҗат мәйданы булыр Бар шагыйрьләр — олуг талант ияләре. Ләкин алар үзләре исән чакта р иҗатларына үзләре комачау итә, андыйлар үз иҗатына авыр йөк-балласт кеби. Алар, гадәттә, тәти кием кими, алар — тортмә холыклы, кызмача йөри, шуның аркасында аның ижаты да рәсми даирәләр каршында пар канат белән очып, югары күтәрелә алмый Кинәт шәхес вафат була: олуг иҗат артык йөктән, үзен бар ит үче кешедән арына һәм биеккә күтәрелә. Рәсми тәнкыйть тә аңа карата фикерен үзгәртә: шагыйрь даһилар рәтенә куела. Бар шагыйрьләр - алар үз талантларыннан өстәрәк гора, андыйлар өрлеккә ятып, яхшычыдам бау белән үз иҗатларын күтәрсп-тотып тора Шәхес вафат итүгә яки өрлектән төшүгә үк, бау кулдан ычкына, иҗат йөге аска төшеп китә. Бар сәләт ияләре алар шулкадәр нәтиҗәле ижат итә ки, ул шагыйрьнең җилкәсенә авыр ижат йөге җыела, шөһрәт, иҗат бәхете артканнан-арта бара. Шушы талант иясенә шушы талант йөген күтәреп йөрер өчен ныклы тез буыны, рухи үҗәтлек бирелмәгән була. Чәндер аяклар, зәгыйфь буыннар, нечкә муен чыдый алмый, шәхесне үз таланты үзен сытып үтерә: күпме сәләт ияләре Сәрхүш булды, янды, үлмичә һәлак булды. Уйна, көл туган җиремдә. Гашыйк ит бөтенесен. Каләмдәшләре арасында иң шаяны, җор сүзлесе ул иде — Рәшит Әхмәтҗан. Берзаман Рәшитнең чәче агара башлады. Буятмады ул ак чәчләрен. Чәч буятып яшәрергә тырышучылардан ул көлә иде Чәч агару —ул картаю галәмәте түгел, агарган чәчне кынага буяп йөрү—картаю билгесе. Чәче коела башлауга, кайбер җегетләр ян-яктагы чәчен озын итеп үстереп, шәрәләнгән баш түбәсен каплап, аркылы яткызып, сулап-майлап йөртәләр. Рәшит пеләшен капламады. Башлык астына яшерергә дә азапланмады. Ясалма чәч тә кимәде. «Алла биргән, Алла алган», диеп калган чәчен да ялт итеп кырдырып йөрде. Шаяртучылар, үртәүчеләргә дә исе китмәде. Мөдәррис белән Равилгә теләктәшлек йөзеннән чәчемне юри кырдырдым,—дип көлә .иде үзе. Бу да үзенә күрә бер батырлык Чәч коелу ул картлык галәмәте түгел, пеләшеңне яшерергә тырышу картлык килгәнне аңлата. Рәхәт көлә иде ул Рәшит, һәр нәрсәдән кызык табар иде. мәрхүм, шаярырга оста булды. Ул ризыкның кадерен белә иде; ул тәмләп ашый, ашамлыкны һәрвакыт бәрәкәтле итеп тота, янга калдыра, соңгысын ашап бетерми, башкалар өчен, мохтаҗраклар өчен саклый һәм соңгысын мохтаҗ кешегә чыгарып бирә. Ул гәмәкене дә тәмләп, бәрәкәтле итеп тарта иде. Кысанлык аны төнге каравылда торырга мәҗбүр итте; ул балалар бакчасын саклый иде Торыр урыны булмагач, үзе дә шул бакчаның чарлагында яшәде. Бу чарлак «Дум калхуз» гына түгел, килгән-киткән Казан кешеләре дә шунда җылы куыш таба, бу чарлак шагыйрьләр, сәнгатьчеләрнең иҗат йорты да иде. Түбәсе булмаганнар, вокзалда кунып йөрүче шаг ыйрьшог арә, хатыны куып чыгарган бичара ирләр дә, юлы төшкән «командированныйлар» да Рәшиткә килеп сыена, чарлагы тар булса да, күңеле киң — барыбыз да сыя идек. Рәшит кебек олы җанлы, кин күңелле дуслар сирәк була,— дип сөйли Әзһәр Хөсәен— Казанга килгәч тә минем торыр урыным юк иде. Рәшит мине үз чарлагына сыендырды. Мин шунда торып театрда администратор булып эшли башладым Аннан Курчак театры һәм Камал театры директоры булып киттем. Рәшиткә чиксез хөрмәтем, рәхмәтем... Әзһәр кебекләр хет Рәшит эшләгән яхшылыкларга рәхмәт укый Рәшит урын, тәгам биргән кайбер бәндәләр, соңра Рәшиттән көлеп, аны кимсетергә тырышып, иҗатын да күрмәмешкә салышып йөрде. Андыйларга Рәшит эчтән генә бик рәнҗи кебек иде Ләкин яңадан шул кеше килсә, барыбер аңа урын, ризык бирә иде. Нечкә күңелле иде. мәрхүм, кечкенә генә игътибарга да шатлана; рәнҗетсәләр, күз яше белән жылый иде. Ул — шагыйрь, бары тик шагыйрь! Жанрларда ул чәчелмәде Саф шагыйрь килеш ижат итте Әмма без аны аңламадык. Зарланса— көлдек Кызык сөйләсә дә —көлдек. Без хәтта аның искиткеч нәфис каләмле, гаять олы талант иясе икәнен дә аңлап бетермәдек шикелле Юкса, ул әдәбиятка күбебездән алдан килде, олы иҗат калдырып, күбебездән алда бәхилләште. Шагыйрьләр арасында ин сагышлысы. иң моңлысы. иң күп җирсегәне ул иде Рәшит Әхмәтҗан. Вафатына атна кала гәжур (гәзитә-журнал нәшрияты) каридурында очраштык Мин каядыр ашьпа идем Аның күзе дымлы, йөзе бик тә борчу.ты иде Ул мине чигкәрәк алып: Ашыксаң да. әз генә янымда тор! — диде. - Ни булды"’ — дип сораганымны да көтмичә — Үләм бит. Батулла. диде дә җылый башлады. Гомерем әз калды Салганнан шулай хисләнгәнме дисәм, юк Рәшит ап-аек иде. Еш шаяруы белән бергә, ул сш зарлана торган кеше иде. Шуңа күрә, без — дуслары —• аның аһ-зарына ияләнгән, игътибар итми идек Үтәр әле. дидем. - Үтми, үтәрлек түгел.— дип Рәшит сабый баладай үкси Ни булды соң? дим - Дөньягыз суык, җанга җылы юк! — диде шагыйрь Мин эшем белән китеп бардым. Рәшит күз яшьләрен бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышып, лифт белән тәрәзә арасында калды — Син дә мине аңламадың! —дигәне һаман колакта яңгырый Аның тавышы диңгезсез калган акчарлак авазына охшаш иде Бер атнадан сон Равил Фәйзулланың — Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан вафат' дигәне дөньяны тетрәтте Ни булды? Шигырьдән шигырьгә үсә килә иде. поэма арты поэма яза иде. Шөһрәт тә килеп җитте үзенә: «Исхакый» бүләген бертавыштан ана. иҗатына бирделәр Осталык биеклегенә җиткән, тәҗрибәсе, иҗат бәрәкәте мул яз да яз! Шул чакта гына анын эчендә ниндидер кылы өзелде. Кем өзде аның бу кылын'* Йөрәк ни өчен тибүдән ваз кичте? Юрыйюрый үзенә-үзс әҗәл чакыру идеме бу9 Тукай әйтмешли: тәдриҗи үзен-үзе үтерер! а уйлаган идеме ул? Әллә олы талантының рухи буналышы (кризисы) идеме бу мизгелләр? Каян сизгән, ничек сизгән ул тиздән үләссн? Энесе Илдусны чакыртып, бераз сөйләшеп утыргач, шагыйрь ятарга тели, ята да җан да бирә Сер. Иҗаты тулы сихри сер аның Әҗәле дә сер булып калыр Гадәти булмаган талантның гадәти булмаган вафатыдыр бу үлем. Үзенең олы талантка ия икәнен белеп тә. аның шул талантын күрмәмешкә салышканнары аны еллар буе борчыды, рәнҗетте сыман Бәлки әнә шул еллар буе җыелган сагыш- рәнҗеш аның гомерен кыскарткандыр? Төрле гөманнар кормыйча, кире чыкмас фаразлар урманына кермичә генә, бөтен җавапларны Рәшит Әхмәтҗанның олы иҗатыннан, сихри-серле шигырьләреннән эзләргә кирәктер Татар шигърияте көрәшче, каһарман шагыйрьләр иҗатыннан тәшкил Рәшит Әхмәтҗан исә IIIHI ырьләре белән дә. азатлык өчен ачык көрәштә дә шәхси үрнәк күрсәткән милли каһарманыбыздыр' Олуг ъ куәгә ия булып та. дөньяда тиешлесен үз вакытында алалмыйча вафат иткән шагыйрьләрне, сәнгатьчеләрне Илаһ изге көрәштә Җиһад сугышта Газаватта һәлак булган шәһндләр ксби, турыдан-туры үз хозурына кабул игә торгандыр, мотлак .Алар, бу шәхесләр, көнем өчен дип түгел, денем өчен дип яши, иҗат итә һәм фани дөньядан дәрел бәкага мәңгелек йортка күчә Гүрең нур булсын, урыныңны Җәннәттан әйдәсен. Рәшит кардәш' Бу мәкалә-мәрсия Корбан бәйрәменә каршы таңда язылды Акчарлаклар тәрәз каршыннан очып-очып уза Шулар мәҗбүр итте мине кинәт каләмгә тотыныр! а ..Акчарлаклар Рәшит Әхмәтҗан тавышы илә кычкырдылар