Логотип Казан Утлары
Повесть

ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА


(АВТОБИОГРАФИК ПОВЕСТЬНЫҢ ИКЕНЧЕ КИТАБЫННАН)
Тәүге хисләр
_ рча педучилищесында мин ике мәртәбә укыдым. Монын бик жит- ди сәбәпләре бар. аны укучы дусларыма җентекләп аңлатып бирмичә булмас.
Беренче мәртәбә минем Арча педучилищесында укый башлавым 1940 елның сентябрендә булды. Чабатасыз студент икәнемне инде сөйләп биргән идем. Безгә утыз сум стипендия бирәләр, дөресрәге аны кулга бирмиләр, тулай торакта торган өчен һәм бер мәртәбә ашханәдә көндезге ашны ашаган өчен тотып калалар иде. Шул ел балалары хәтерли: авылларда колхозчылар «тишекле сутыйга» эшлиләр, хезмәт көненә ике-өч йөз граммнан артык ашлык бирелми иде. Күрше-тирә авыллар барысы да пешкән ипине Казаннан капчык күтәреп ташыйлар иде. Моның өчен авыл агае ике-өч көн Казанда ятарга, төннәрен йокламыйча ипи чиратында торырга тиеш, тагын әллә ниләр эшләргә тиеш. Сугышка кадәр дә. сугыштан соң да байтак еллар колхозчының тамагы ипигә туеп тормады.
Безгә, педучилище студентларына, ипине норма белән ашханә буфетында сатып бирәләр, иртән без ашханәдән кайнар суны шешәгә тутырып алып чыгабыз да шуның белән ипине чылатып ашап, дәрескә йөгерәбез Мин. Арчаның кулланучылар җәмгыяте һәм кайбер учреждениеләре белән танышып, бәйрәмнәрдә алар өчен кызыл материягә кләйле акбур белән плакатлар яза идем, балалар бакчаларына әкият рәсемнәре ясый идем, шуның белән тамак туйдырып бара идем. Ел азагындарак безнең өскә күкләр күкрәп, яшеннәр атылды: педучи- лишеда укыган өчен акча түләргә дигән карар килеп чыкты Стипендияне дә бер дә «икеле» алмаганнарга гына бирергә булдылар Минем акча түләү ягы җайланды: әти юклыкка һәм кулаклар кулыннан вафат булган әти өчен алган пенсиягә карата Казанбаш авыл советыннан белешмә китереп тоттыргач, мине укыган өчен акча түләүдән азат иттеләр. Татарча фәннәрне телне, әдәбиятны, тарихны, географияне мин бик яхшы билгеләренә генә укый идем, минем математика ягы сайрак та. урыс теленнән диктант бик барып чыкмый иде. Тырыша торгач, математика да рәтләнде, ә менә диктантка Гали ага Халит тартып-сузып булса да «өчле» куеп килә, димәк, стипендия алырга хакым бар
Шул елны Кукмара, Саба ягы авылларыннан килгән студентлар, укуны ташлап, вагон-вагон төялеп өйләренә кайтып киттеләр. Минем ише стипендия алучылар да укыган өчен түләргә кирәк булмаган студентлар гына торып калды. Шулар янына тагын Арчага якын авыллардан килеп укучылар. Арчаның үз балалары калды Сирәкләнде укучылар, училище бинасының күкрәп-гөрләп торган чаклары юкка чыклы. Спорт уеннары бөтенләй кимеде. Мин сентябрьдә килгән чакта бирелә футболдыр. волейболдыр уйнаучылардан ишегаллары гөрләп тора торган иде
Шул елны бик күп балаларны. ФЗӨ мәктәпләренә җыеп алып, шахталарга озаттылар Ихтимал, укытучы булырга тиешле кешеләр, шуның өчен генә яратылган булачак педагоглар шахта забойларында күмер чапканнардыр.
Җан биргәнгә ходай жүн бирә, дигән бик мәгънәле халык мәкале бар Бер ел буена тырышып-тырмашып дигәндәй, җан-фәрманга черәшеп. беренче курсны тәмамладык
Җәйге каникулларга таралуыбыз булды, сугыш башланды. Авыл урамнары сугышка китүчеләрнең җырлары, озатып калучыларның күз яшьләре белән тулды.
Сугышны тиз бетәр дип юрадылар. Ләкин аның очы-кырые күренми иде әле. Күрше Каенлык авылында бик данлыклы ике егет бар иде. Берсе Нәкыйпь. үзенә утыз сумга үсмерләр гармуны сатып алып, бер ай эчендә шул гармунда өздереп уйнарга өйрәнгән иде Икенчесе аның туганнан туганы Шәйдулла, җырлап та карый иде сон ул! Таңнар калырдай моңлы җырларны үзәкләрне өзеп җырлаганын әйткән дә юк инде. Нәкыйпьнең гармуны булып га ; йный иде ул. тавышы белән гармун тавышын чыгара ала иде
Кәр-кир, кәр-кир кәллалла.
Кәр-кир. кәр-кир кәллалла
Шәйдулла гармун булып уйный башладымы Нәкыйпь чыккан икән, дип егетләр урамга агыла торган иде
Менә шул дөнья бәһасе ггке егет сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киттеләр дә хәбәрсез югалдылар Нәкыйпьнең абыйсы Шәйхи бар иде. скрипкәче иде. үзе ясаган скрипкәдә кешеләрне жылатыр лык көйләр уйный иде Ул да сугышка китте һәм тиздән аның үле хәбәре килде. Әниләре дөм сукыр карчык кияүсез кызы Рәбига апа белән торып калды. Ә Рәбига апаның ире сугыш алдыннан Арча стансасына ашлык илткән җирдән поездга тапталып үлгән иде. Бер Каенлыктан. тугыз йортлы бәләкәй авылдан, сугышның беренче елында ук фронтка киткән алты-жиде әзмәвердәй егетләр яу кырында ягып калдылар Өчиле тегермәнчесе Константин Павлов, чеп-чиста татарча сөйләшә, тагар егетләре белән урам әйләнеп татар җырларын җырлап йөри торган, авы г мәҗлесләренең даны булган, алтын куллы Күчте абзый да. гагын башкалар да сугышта һәлак булдылар
Әйе, сугышның очы-кырые күренми иде әле. сугыш бер-бер артлы Очилснсң һәм Каенлыкның егетләрен йогып кына юра иде
Авылда карт-коры, карчык-корчык, бала-чага җыелып калды. Җәйге каникул вакытында безнең кебек үсмерләр колхозның төп көченә әйләнде. Мин кырык бернең җәендә лабогрейка тартучы атларны әйдәдем, атка атланып шыбын белән салам тарттырдым, безнең Өчиле- дә сугыш алдыннан тегермәнчебез Константин Павлов сугу машиналарын Казан суына көйләгән иде, урылган ашлыкны су көче белән суктыралар, саламын эскертләргә өя баралар, минем әни Бибинур эскерт түбәсендә салам алып, аны тырма белән таратып торучы иде Бакча сукаларга ат бирмиләр, язын, укудан бушаган базар көннәрендә егерме биш сутый бакчаны без үзебез — Гайшә апа. мин, Саҗидә көрәк белән казып чыктык, көрәк белән бәрәңгесен утырттык, өчәүләп чүбен утадык, көрәк-китмән белән бәрәңгенең төбенә өеп чыктык Шуның өстәвенә әле Каенлык белән Өчиленең көтүен бер генә көтүче көтә, ә без. үсмерләр, атна саен диярлек көтү чиратына чыга торган идек Сугыш безнең балачак уеннарыбызны уйнап бетерергә ирек бирмәде, без ундүрт-унбиш яшеннән җәйге каникул вакытларында колхоз арбасын төпкә җигелеп тарттык.
Заманында әтием Ахунҗанның якын дусты булган Салих абзый, инде илле биш яшьләрендәге кеше, капка төбенә чыгып, үсмерләр белән кичләрен сөйләшеп утырырга ярата иде.
Менә, балалар, шулай, сугышның азагы күренми бит әле. Фашистларны әнә гәзиттә дуңгыз дип атыйлар. Ә бит, беләсезме, дуңгыз бит ул шундый хәйван, бәрәңге бакчасына килеп кердеме, бөтен бакчаны актарып бетермичә чыкмый ул...—диде.
Салих абзый урман умарталыгыннан кайткан, ул хәзер Каенлык белән Өчиледә бригадир булып эшли, ә бу авыллар «Кызыл Көтек» колхозының өченче бригадасы иде.
Август аенда миңа Арча педучилищесыннан, дирекциядән хат килеп төште, педучилище Арчадан «Үрнәк» совхозына күчә, укырга «Үрнәк»кә барырга тиеш булып чыгам мин
Сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. Бер уйлаганда, моңа, әлбәттә, сөенергә кирәк иде. Арча безгә унике чакрым булса, «Үрнәк» безгә нибарысы алты чакрым гына. Мин аннан Өчилегә көн аралаш кайтып йөри алам, бигрәк тә сентябрь аенда «әбиләр чуагы» дип аталган җылы көннәрдә. Тик Арчадан шундый данлы, Татарстандагы өч училищеның берсен райүзәктән гади бер авылга күчерү миңа аңлашылып бетми, бу. мөгаен, сугыш белән бәйледер инде...
Ярый, хуш, укый башладык. Педучилище студентларын, 20—30 үсмерне. шыксыз берничә баракка китереп тутырдылар Дәресләр бара торган класслар да әллә кем түгел, каралып, күкшәеп беткән агач бүрәнәле бер йорт иде. Әмма бу якларның табигате бик гүзәл, тау астындагы наратлыкта Арча районының участок шифаханәсе урнашкан. «Үрнәк» совхозы үзе әле Ленин исән чакта ук үрнәк хуҗалык булып оешкан, дип сөйлиләр иде.
Казан елгасы монда тар бер инеш булып кына ага. аның башланган урыны бер-ике чакрым гына ары иде. Студентларның байтагын совхозга терәлеп үк торган Тылангыр авылына урнаштырдылар—фатирларга Укытучыларыбыз Рәмзия апа, Гали Халит, педагогия укытучысы керәшен Николай Иванович «Үрнәк» совхозы белән янәшәдәге зур карурмандагы йортларга—лесхоз поселогына фатирга куелдылар.
«Үрнәк»тәге тораклар да, укыту бинасы да миңа ошамады. Сентябрь ае буена мин үзебезнең Өчилегә кайтып йөрдем.
Шулай бер кайтуымда адәм баласының кайчан да булса бер башыннан уза, күңелләрен кузгата, азактан гомер буе оныта алмый торган нәрсәгә тап булдым. Күршебез Шәйхи абыйларның өендә аулак өй икән, үсмерләр шунда җыелганнар: Казан каласыннан кунак кызы кайткан, ә йорт хуҗасы Камилә җиңги Казанга кунакка китеп барган иде Чәй эзләргәдер инде, чәйсез ул бер генә минут та тора алмый иде
Кунак кызы Рәйсә җаннарны айкап алырлык чибәр иде. Аны күргәч, минем бөтен җаным тетрәде Кич буе мин анардан күземне ала алмадым Аулак өйдә була торган ниндидер уеннар уйнадылар, шаян сүз әйтеп көлештеләр, мин аларның берсенә дә игътибар итмәдем Гел Рәисәгә генә карап утырдым Ул үзе дә кыйгач кара кашлары астыннан, керфекләрен сирпел миңа карап ала һәм шундук анын ак чиста битенә, шәфәкъ нурыдай, алсулык кабына, андый чакта ул мин әкиятләрдән укып белгән хур кызларыннан да гүзәлрәк булып күренә иде. Шәйхи абзыйларның Шамилдән соңгы ун яшьлек малайлары Дәүли чамадан тыш кыю. усал малай иде. Менә хәзер мин аны үз ягыма аударырга тиешмен. «Тиешмен» дип шуңа әйтәм. мин бүген Рәйсә белән булырга ният кылдым, шул ниятем гәндә калтырау-каушау тудыра иде. мин ул ниятемнең барып чыгарына ышанып бетми идем. Төнге сәгать уннар тирәсендә Дәүли аулак өйгә җыелган үсмер малайларны һәм кызларны куып чыгарды Мин дә чыктым, тик азаккы булып Караңгы чоланда, ишектән чыгып китәр алдыннан Дәүлигә әйттем
Менә сиңа өч тәңкә акча, бизәкле букча алырсың, мин бүген сездә куныйм әле. дидем
Хәзер чык, килерсең, тәрәзә чиертерсең, ачармын, диде миңа Дәүли Безнең як авылларында кунак кыз янында куну дигән йола бар иде Куну йоклау дигән сүз түгел, янәшәдә йокысыз, сөйләшеп яту иде Әгәр берәр әрсез егет кунак кызны борчырга теләсә, аның даны иртәгә үк бөтен авылга тарала һәм ул бозык егетне кызлар егет чутыннан алып ташлыйлар, аның белән берәү дә дуслашмый, ул инде беткән башка санала иде.
Дәүли мине ишек ачып кертте.
Мин. йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, кунак кызы янына барып яттым Минем сүз әйтерлек хәлем юк иде әле. кызның тетрәнгән тәнен һәм кайнарлыгын гына тойдым Ул бераздан миңа таба борылып ятты, шыпырт тавыш белән: «Синме?» диде. «Мин», дидем Ул минем кулымны эзләп тапты һәм караңгыда минем кулны җылы кулында кысып, исәнләшкән сыман, селкеп куйды.
Өй бик тын иде. караңгы иде. мич артында мунча сыерчыгы сайрый иде. Без. бер-беребезнең йөрәк тибешләрен тыңлап, сүзсез ята илек
Тәрәзә кактылар Рәйсә белән мин урыныбызга сеңдек
Дәүли урыныннан торды, каты итеп:
Кем йөри анда? дип кычкырды.
Мин бу. Дәүли. ишекне ач әле.
Нәрсә кирәк? диде Дәүли усал итеп.
Дәүли. дим. ач инде, буш итмәм, диде тәрәзә артындагы тавыш Кем син? диде Дәүли.
Сенга гь мин. Сөнгать.
Йормә. ачмыйм, диде Дәүли
Шуннан соң беркавым тын i оргач, ишек дөбердәткән тавыш ишетелде Дәүли мич буеннан юынтык сулы чиләкне капшанып тапты, шуны күтәреп чоланга чыкты, гышкы ишекнең келәсе чылтырап ачылганы ишетелде. аннары кемдер ачы тавыш белән «Ах!» - дип кычкырын җибәрде
Үз дигәнен итми туктамый торган Дәүли Сөнгатькә юынтык суны чиләге белән сибеп җибәрде бугай Ишек артында каглы-катлы итеп сүгенгәннәре ишетелде.
Шул кирәк сезгә, йөрмәссез йокы бүлдереп, дип сөйләнде Дәү ли
Аннары дөнья тынды
Бүтән тәрәзә чиертүче дә. ишек кагучы да булмады
Без кулларыбызны-кулга югынып, бер-беребезнең шашып типкән йөрәк тавышларын тыңлап, тын гына яттык
Тагын бераздан өйдәгедер барысы да йоклый иде инде Тик без генә йокламый идек. Бездән йокы качкан, безнең җаннарны ут билән алган иде...
Тәрәзәдә таң яктысы беленә башлагач, мин тордым, чоланга чыктым, Рәйсә дә чоланга чыкты, калтыранып торган җылы тәне белән миңа килеп сарылды:
- Мин сине сагынырмын,— диде.
— Миндә,— дип пышылдадым.
Иртән иртүк мин «Үрнәк»кә китеп бардым. Әмма укуым уку булмады. Укытучыларның сөйләгән сүзләре колакка кермәде. Мин гел Рәйсәне генә уйлап утырдым Аның кыйгач кара кашлары, озын кара керфекләрен күтәреп караган чакта алсуланып киткән ак чиста бите, уймак чаклы гына алсу иреннәре, кара чәченең колак янындагы бөдрәләре. ике озын толымы күңелемнән һич китми, йөрәкне нәрсәдер кысып, авырттырып тора иде.
Дәресләр беткәнне дә көтмичә, соңгы музыка дәресеннән мин өйгә — Өчилегә элдерттем. Үзебезгә дә кереп юрмастан. Шәйхи абыйларга киттем. А ларның ишеге бикле, ишек тоткасына уклау тыгып куйганнар иде.
Үзебезгә кайттым. Әни ишегалдына таратып салган бәрәңгенең эресен- эрегә, вагын — вакка аерып утыра иде. Кояш баемаган иде әле, ишегалдында чуар тавыклар кыт-кыт килеп йөри, әни өзеп ташлаган бәрәңге сабакларын томшыклары белән эләктереп, лапас астына йөгерәләр иде.
Әни мине аптырап та, сөенеп тә каршылады. Аның чырае гел балкып, күзләре нурланып күренә, ул нигәдер мин моңарчы күрмәгәнчә матур, ягымлы, гүзәл иде. Бәрәңге таратырга дип җәйгән капчыклар өстендә утырып, аяклары оеган бугай, ул авыраеп кына урыннан күтәрелде дә:
Әй, улым, кайтып бик әйбәт иттең әле. апаң Гайшә белән сеңлең Саҗидә басуда, миңа Салих абый кәнүшни лапасына бәрәңге чүпләргә төшәргә кушканые, әллә син генә төшәсеңме шунда?—диде, аннары ашыгып: — Әй, аллам, ни сөйлим соң әле мин. син бит әле тамагыңа да ашамагансындыр? — дип, миңа ашарга бирергә өтәләнә башлады.
Юк. әни, борчылма, ашадым мин педучилищеда. - дип ялганладым. Ашамаган идем, бер тамчы да ашыйсым килми иде. Киттем мин алайса кәнүшни лапасына.
Безнең Кечкенә Өчиледә, Каенлык белән бергә, егермедән артык ат бар иде, мөгаен, алар арасында Кызыл Армиягә яраклы атлар да булгандыр, сугыш башлану белән аларын җыеп алдылар, шулай да атлар байтак калды әле, авыл егетләре, үсмерләр дип әйтергә дә телим, өстән коеп яуган яңгырда да, кышкы суыкларда да әнә шул атлар белән түләү бәрәңгесе, түләү ашлыгын Арча стансасына ташыйлар, стансада көннәр буе чират торып, төнлә генә өйгә кайтып керәләр, иртәгесен алар тагын, Көтекнеке белән кушкач, егермешәр олау булып, юл чыгып китәләр иде.
Өчиледә. минем әти рәис чагында ук. ике рәт итеп ат абзарлары, лапаслар салганнар, ат абзарларында атлар тора, егерме-утыз метрлар озынлыгындагы бик дәү лапаста арба-чаналарны. ат дирбияләрен саклыйлар иде.
Менә хәзер шул дәү лапаска, арбалар арасына ике-өч метр калынлыгында итеп колхоз басуыннан бәрәңге кайтарып аударганнар, Өчиле һәм Каенлыкның җиңгәләр, тол хатыннары, үсмер кызлар һәм малайлары шул бәрәңгене чүпләп, түләүгә кирәклесен аралыйлар икән.
Лапаска килен керү белән мин монда чуар киемле кешеләрнең бәрәңге өеме өстенә чүмәшеп, гел кыймылдап торуларын күрдем: өстенә юл кожаны, аягына керза итек, башына ямьшәеп беткән иске эшләпә кигән Салих абзый алар белән командалык итә. ул әле лапасның бер башына, әле икенче башына килеп, гел йөреп тора иде.
Баштарак мин. йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, Рәйсәне эзләсәм дә, тиз генә таба алмадым, Салих абый янына килеп, үземнең әни урынына эшләргә килгәнемне әйттем.
— Чүгәлә шунда, башкалар ни эшләсә, шуны эшлә.— диде Салих абзый, аның чырае борчулы, мыеклары тырпайган иде.
Чүгәләдем, башкалар ни эшләсә шуны эшли башладым: үзем белән алып төшкән чиләгемә бәрәңгенең эрерәген тутырам да арбага илтеп салам Арба кырыйларына ярты метр биеклегендә итеп тактадан яшьнек ясалган, задание бәрәңгесен, димәк, шул яшьнекләргә тутырып ташыйлар, капчыклар ашлык тутыру өчен кирәктер, күрәсең.
Дүрт чиләк бәрәңгене арба яшьнегенә илтеп салгач, минем аркага шап итеп зур бер бәрәңге килеп төште, мин. үзем дә сизмәстән: ай! — дип кычкырып җибәрдем.
Бәрәңге чүпләүче хатыннар кычкырып көлеп җибәрделәр.
Мин башымны күтәрдем Йөзенә бәхет иңгән Рәйсә. зәңгәр башлыктан. телогрейкадан, биленә япкан ниндидер иске алъяпкычтан. Шәйхи абзый малайлары һәм аларның кызлары Мәрьям арасында утыра, миңа карап, рәхәтләнеп елмая иде.
Нишләгәнемне белештермичә, мин дә ана бәрәңге алып ыргыттым, ләкин тидерә алмадым.
Өчиле-Каенлык хатыннары лапасны яңгыратып тагын бер мәртәбә көлештеләр. Шунда мин җанымда кабынган беренче сөю-ярату хисләре белән бергә, авыл хатыннарының безнең тойгыларыбызны аңлауларын, аны хуплауларын, безгә бәхет теләүләрен төшенеп алдым. Сугыш чорында, ут эчендә ирләре һәлак булып ягып калган чакта, үсмерләрдә кабынган беренче яшьлек кайнарлыгы, саф тойгылар авыл хатыннары өчен, кайберләре сөекле ирләре белән берәр ай гына торып калган яшь киленнәр өчен аеруча кадерле булгандыр дип беләм. Мин ул көнне башымны күтәрми, туры карарга кыймыйча, кич буе эшләдем, булдыклылыгымны күрсәтер өчен, Рәйсә алдында ялкау булып калмас өчен, бәрәңге таулары белән арба арасында гел йөгереп йөрдем, минем чиләгем, гүя. үзеннән- үзе тула, үзеннән-үзе яшьнекле арба янына йөгереп баруымны галәп итә иде. Ә чиләк илтә барган чакта мин Рәйсә эшләгән якка ихтыярсыз күз салам, аның да, минем кебек, баш күтәрми бәрәңге чүпләвен күрә идем.
Иртәгесен иртүк тагын «Үрнәкмкә китәргә, тагын мең газап белән дәрестә утырырга тиеш идем Мин бит, Рәйсәне үлепләр дә күрәсем килә дип, Шәйхи абзыйларга кабат барып керә алмый идем. Әгәр аулак өй булса, минем дустым Дәүли шул аулак өйгә баш булса, ихтимал, барып та кергән булыр идем. Дәүлине бәхилләтеп. Рәйсә бәгырькәем белән янә бер мәртәбә көзге озын гөн буена сөйләшеп чыгар идем, ут кебек кайнар кулы белән ул минем кулны готар иде. ихтимал, мин ана дөньяларымның яктырганын, аңардан башка гора а гмавымны да әйткән булыр идем, тик Шәйхи абзыйларда аулак өй беткән. Камилә җиңги Казаннан кайтып төшкән, Рәйсә инде алардан китеп барырга тиеш иде
Шулай да ул көнне дә мин дәресләрне бик начар гыгигадым. Соңгы дәрестән чыгып ычкынмакчы. Рәйсәне Казанга киткәнче соңгы мәртәбә күреп калмакчы булып ашкынган идем, тик мин дигәнчә барып чыкмады, соңгы практика дәресендә безне совхоз бәрәңгесен чүпләргә дип барлык студентны да кырга кудылар, кем дә кем койрык гайдыра, аның практика дәресенә «икеле» куелачагын әйтеп, бик хәтәр янадылар
Йөрәк гән кан тамган хәлдә, мин. башка студентлар белән бергә, лесхоз буендагы басудан «Үрнәк» совхозының бәрәңгесен чүпләп йөрдем Икенче көнне студентларның ялы иде. әмма безне кичтән үк кисәтеп куен, тагын кырга бәрәңге чүпләргә алып чыктылар Өченче көнне мин. айга-вайга карамыйча, авылга элдерттем, тик мин кайтканда. Рәй- сәдән җилләр искән иде инде
Укуны ташладык
. ны мин ул елны бүтән күрә алмадым.
/к Ул арада минем эшләр педучилищеда да кәегеп китте. Хикмәт шундадыр ки. училищеның уку бинасы кышын бик суык булды, без өскә бишмәтләрне, башка бүрекне, кулларга бияләйне киеп утыра торган идек. Ә бит ярты чакрым гына ары өскә аварга торган чыршы урманы бар иде. Заманында ул Габдрахман Ишморатов дигән алпавытныкы булган. Себер якларында алтын приискалары, Казанда һәм Санкт-Петербургта мануфактура фабрикалары булган әлеге ал-павыт хәзерге «Үрнәк» совхозы урнашкан урында ат заводы тоткан. Әнием Бибинур исләре китеп сөйли торган иде: «Ишморат байның атлары Өчиле урамыннан ярты сәгать буе узып тораларые. аның такта яру заводы кычкырткан чакта без урак өстендә төшке ашка кайта торганыек. ул аплавыт бик тә юмарт булган, тапкан малын үзенә генә тотмаган, җәйләрен үз урманындагы йортларына ял итәргә кайткан чакта үзе янындагы авылларның ярлы-ябагаена зәкят өләшкән»— ди иде.
Әйе. алпавыт булган, аның урманында да, ат заводында да. башка урыннарында да тәртип сакланган, ә менә безнең уку йортыбызны җы-лытырлык утын да әзерли алмыйлар хәзер. Без. торактагы малайлар, кичләрен урманнан ботак-сатак ташып, бүлмәбезне җылытабыз, өйдән алып килгән бәрәңге-мазарны да пешереп ашыйбыз, иртән тагын, күңелдән генә сукрана-сукрана, китап букчаларыбызны күтәреп, боз кебек салкын бинага җыелабыз.
«Күңелдән сукрана-сукрана» дип әйттем дә әйтүен, кайберәүләр күңелдән сукранып калмаганнар, педучилищедагы тәртипсезлекләр турында Мәгариф халык комиссариатына Казанга да язып җибәргән булып чыктылар. •
Көннәрдән бер көнне педучилищега комиссия килеп төште. Барыбызны диярлек берәм-берәм чакырып сөйләштеләр. Кече яшьтән үк безнең өйдә гаделлекне сөйләргә өйрәтә иде әниебез, ялганны ул күрә алмый иде, шуңа күрә мин, бер дә яшермичә, чын дөресен әйтеп бирдем. Башкалар да әйткәннәрдер дип уйлыйм, озак та тормый, кайсыдыр бер гәзиттә Арча педагогия училищесындагы тәртипләрне Мәгариф халык комиссариатының рәсми комиссиясе тикшерүе, тәртипсезлекләргә юл куйганы һәм студентларны суык баракларда яшәтүе, салкын биналарда уку-укыту эшенең алып барылуы, шул сәбәпле салкын тиеп авыручы студентларның һәм педколлективның көннән-көн артуына юл куйганы өчен училище директорына каты шелтә бирелүе бәян ителгән иде.
Мин ул чакта педучилище күләмендә чыга торган стена гәзитенең редакторы идем. Анда безнең «Чаян» почмагы бар иде. шул көлке почмагына без, гәзитне чыгаручылар, шаян бер мәзәк бастырып чыгардык.
«— Әй. үскәнем, әйт әле. безнең директор нигә бик каты йөгереп йөри башлады икән?
Йөгереп йөрми хәле юк. аңа бит каты шелтә биреп киттеләр».
Бу гади генә ике җөмлә шул ук көнне бөтен училищега таралды, студентларның да, педагогларның да телендә гел шул иде. Иртәгесен дәрескә килгәндә инде стена гәзите алынган, ул урын бөтенләй буш калган иде. Алмаган булсалар, бер атна эчендә, хәтта бер-ике көннән ул вакыйга, бәлки, оньпылган да булыр иде, әнә шул алып ташлаулары эшне бозып куйды. Җепшек карны тәгәрәтеп бик зур шар ясаган кебек, вакыйга зурайды, инде аны сөйләмәгән бер генә кеше дә юк иде. Моңар- дан нәтиҗә чыгаручылар да табылды:
Ахунов башсыз икән. Нигә шуны стенгәзиткә язып торырга иде инде? Менә директор аңа күрмәгәнен күрсәтер әле...
«Күрмәгәнне күрсәтү» көне әлләни озак көттермәде Башта укытучылар миңа кырын карый башладылар, сәламемә җүнле сәлам бирмәделәр, аннары минем исем-фамилиям турысына «өчле»ләр тезелеп китте
Моңарчы гел «бишле»гә укыган студентка бу инде гарьлек иде, гаделсезлек иде Педучилище укытучыларыннан мине яклаучы, ихтимал. Гали Халит белән Сәләй Вәгыйз генә булгандыр Алар икесе дә әдәбиятчы, берсе тәнкыйтьче, берсе шагыйрь иде Ул арада Сәләй Вәгыйз фронтка китеп барды. Гали Халитны Казанга эшкә алдылар, минем белән тел укытучыбыз Рәмзия апа гына торып калды Телгә мин чатырдап ябышып ятканлыктан, өстәвенә барлык кагыйдәләрне төн уртасында уятып сорасалар да гел яттан белгәнлектән, ул мина берничек тә «өчле» куя алмый, аннары без бит икәүдән-икәү генә түгел, мин аның сорауларына дәрестә җавап бирәм. моны башка студентлар ишетеп тора, ә башка дәресләрдән. әйтик, тарихтан, географиядән, яки математикадан мине теләсә кайчан, теләсә нинди четерекле сорау белән тота алалар, чөнки укытучы хәтле белә алмый бит инде укучы, әгәр укытучы этлек эшләргә, сине батырырга теләсә, батыра ала
Җан борчуы белән мин гамьсез яши алмый идем. Кече яшьтән шулай Гайшә апалар җиләкләрен ашап бетереп төшкәндә, мин савыт тулы җиләгемне исән-сау килеш әнигә алып кайтып тапшырдым Бакча казыган чакта да. бакча чүбен утаганда да. бәрәңге төбенә өйгәндә дә. мин егерме биш сутыйлык бакчаны өчебезгә бүлеп куям, үземнең өлешне беренче булып эшләп бетерәм. минем өчен һәркайда тәртип булырга тиеш иде. Әйткән, вәгъдә куйган эшемне вакытында башкарып чык- масам, яки үземә карата башкаларның гаделсезлеген сизсәм, мин инде йоклый алмыйм, бу хәл мине кара кайгыга сала иде. Шунлыктан, укучы дусларыбыз аңлыйлар булыр. «өчле»ләр мине упкын кырыена китереп куйды, упкынга очмас өчен мин ниндидер көтелмәгән бер борылыш ясарга тиеш идем
Апрель урталарында, кискен бер карарга килеп, мин укуны ташлап кайтып киттем Баш га моны әни сизмәде Атна буе укуга бармагач, ул аптырый төшеп, миннән сорады
Улым Гарифҗан, әллә сезнең каникулыгызмы?
Юк. әни. каникул түгел, дидем
Иик соң. алайса, син укырга бармыйсың9
Әнинең күзләренә туп-туры карап
Мин укуны ташладым, әни. дидем
Башта аның шомырт кара күзләренә хәвеф, курку, аптырау билгеләре чыкты. аннары күзе мөлдерәмә яшь белән тулды, аннары ул хәлсезләнеп сәке йөзлегенә утырды да кычкырып жылап җибәрде. «Бар икән күрәселәрем. йарабби. мин бит син булса да укысын дип җир гырмашам. әллә миңа үпкәләп ташладыңмы укуыңны9» Мин аңа бер сүз белән дә җавап кайтармадым, гавышсыз-өнсез сәке йөзлегендә тып-тын утырдым Минем аны юатасым килә, җилкәләреннән сыпырасым килә, тик кулым күтәрелми иде
Монысының да үз сәбәпләре бар иде Алтымы-җидеме ел тол хатын булып юрганнан соң. тормышлар аеруча авырайгач, әни Каенлык авылының иң ярлы кешеләре булган, әмма чисталык-пөхтөлекләре белән дан тоткан Хэйру I таныкы тардан сазаган егет Нурулла абыйны йортка кертте Авыл советына Казанбашка төшеп язылышып тормадылар а тар. Каенлык мулласына никах укыттылар ла тормыш арбасын бергә тарта башладылар Гайшә апа да. сеңлебез Саҗидә дә әнинең бу эшен хупламадылар Саҗидә дәшмәде, кара янып кына йөрде, ә Гайшә апа үзенең протестын бик тә аңлаешлы итеп белдерде гөне буе бүлмә тактасына аягын бәреп чыкгы
Малай кешегә әти кирәк, мин Нурулла абый белән чынлап торып дуслаштым Ул Казанга ипигә барган чакларда мин аны безнең авы пан ярты чакрымнар ары булган Каенлык елгасына тикле йөгереп барып
каршылый идем, ә ул мине, үзен яратканга күрәдер, аркасына капчык аскан булуга карамастан, кулларына күтәреп ала торган иде.
Хәйрулланыкыларның Өчиле-Каенлыкта һәм Көтектә дан итеп сөйләнелә торган ике бик яхшы сыйфатлары бар иде’ беренчедән, алар барысы да бик матур тавышлы, көчле һәм моңлы i авышлы иде, халык җыелып капка төпләрендә утырган чакта бер җырлап җибәрсәләр, офыклар киңәеп, дөньялар матурланып киткәндәй була торган иде. Аларның икенче сыйфатлары өйдә, ягъни Каенлык авылында гына бикләнеп ятарга теләмәүләре иде. Кышны ничек кирәк алай уздырып җибәрәләр дә. язга чыгу белән. Байкал күле буйларына, хәтта Сахалин утравына тикле язылып китеп баралар. Нурулла. Ярулла, Зиннәтулла. Маһибәдәр апа —барысы да язылып китә, бер ел тимер юлында, нәкъ менә тимер юлда, бүтән бер кайда да түгел, -эшләп, бер елдан соң сандык-сандык ситсы төяп, үзләре иң затлы киемнәр киенеп, туган якларына кайтып төшәләр, баеп кайтулары белән тирә-як авылларны шаккатыралар иде. Кунакка барган чакта — биш метр ситсы бирү сугышка кадәрге елларда ин зур бүләк санала иде.
Нурулла абый да безгә кышын йортка кергән иде. язын Чита шәһәренә язылып китте, бер елдан соң мал-мөлкәт төяп, авылга кайтты. Миңа ул бик матур кара костюм, ак күлмәк, ботинка, кепка, майка, күз явыңны алырдай кыска җиңле джемпер алып кайткан иде. Минем үз гомеремдә беренче тапкыр шундый да матур киемнәр киюем иде әле. баш пешәрлек эссе җәй көнендә мин аларны киеп, тугыз чакрым ераклыктагы Югары Пошалым авылына Алма апай янына бардым. Аркамнан шыбырдап су акса да. маңгайны әледән-әле яңа пинҗәгемнең җиңе белән сөртеп торсам да түздем, ничек итсәм иттем, яңа киемнәремне Югары Пошалым авылына, андагы малайларга, Алма апайга күрсәтеп кайттым.
Аннары мине Нурулла абый безнең Өчиледән егерме биш чакрым ераклыктагы Кызыл Байрак авылына алып китте. Ул авыл Теләче районында иде, анда, соңгы елларда гына оешкан ул авылда. Каенлыкның кулак дип сөрелгән Хаҗи малайлары. Өчиледән кулак дип сөрелгән Хашим абый малайлары яши иде. Алар бик яхшы йортлар корганнар, ул авыл урманга терәлеп үк тора. Читадан баеп кайткан Нурулла абый аларга бармый булдыра алмый иде, әлбәттә!
Башта без Арчага бардык. Нурулла абый Арча кибетеннән Кызыл Байрактагы туганнарның балаларына дип ун прәннек сатып алды, ул перәннекләрне минем кесәгә тутырды. Арчадан соң Кызыл Байракка тикле уникеме-унөчме чакрым барасы бар иде әле. Мин бара-бара арыдым. өстәвенә бик нык ачыктым, ә кесәдә минем төшемә дә кермәгән перәннекләр ята. кулны кесәгә тыгып карыйм, җаннар әллә нишләп китә. Мин шул перәннекләрнең берсен ипләп кенә алам, юрамалый Нурулла абыйдан арткарак калып, кырыеннан кимереп чыгам тәмле каһәр! Тагын арткарак калам—икенчесен кырыеннан кимереп, кесәгә кире салам. Шул рәвешле ун перәннекнең унысыиың да кырыен кимереп чыктым, Нурулла абый сизмәс әле дип уйладым.
Перәннек белән мәш килгән арада юл мәшәкатьләре, ару-ачыгулар да онытылып киткән иде.
Туганнар йортына килепкергәч. Нурулла абый миннән перәннекләрне сорап алды, аларның кырыйлары һәммәсенең кимерелеп чыкканын күргәч, күзе маңгаена менде.
— Ыңңң! — диде ул авыз эченнән сузып кына, аннары йомарланган йодрыгының урта бармагын өчпочмаклап озайтты да минем башка җиңелчә генә төртеп алды:
Аның икесен-өчесен ашасаң ни була инде, нигә аның бөтенесен кимереп чыгарга кирәк?!
Прәннекләрне ул күчтәнәч итеп бирергә оялды һәм алар минем кесәдә ятып калдылар.
Прәннек дигән ризыкка мин әле дә битараф карый алмыйм, күргән бер җиремдә аларны сатып алырга тырышам, ихтимал, прәннек яратуым минем әнә шул сабый чак истәлекләре белән бәйледер..
Нурулла абый сугышка кадәр бетлә дүрт ел чамасы булды, тик анын ике елдан аргыгы читтә Чита ягында. Байкал күле тирәләрендә узды. Нурулла абыйдан әни ике бала ташы — Рамазан белән Ризуан Рамазан унике яшьләрендә суык тиюдән терелә алмыйча вафат булды. Ризуан энебез үсте. өйләнде, үз йортларын корды Хәзер дә Арчада яши. хатыны да. балалары да бик булдыклы.
Нурулла абыйлар нәселе турында тагын бер остәмә мәгълүмат бирмә* сәм. язганнарым тулы булмас шикелле тоела. Бу йортта бик сәер кешеләр яши Ярулла абый да. Нурулла һәм Зиннәтулла абый да. ни хәтле генә читтә йөрмәсеннәр, тәмәке тартырга да. аракы эчәргә дә өйрәнмәгән булып чыктылар. Анын каравы Хәйрулланыкыларнын ике кызы Маһибәдәр апа белән Хәерниса тәмәкене убалар гына иде. Хәер, «уба» дигәнем Хәерниса апага туры килә, ул Каенлык белән Өчиле атларын карый, ярты г омерс кәнүшни йортында уза. гәзит кәгазенә тәмәкене бүрәнә чаклы итеп төрә иде Маһибәдәр апа да тәмәке тарта, тик ул нәзберек, үзе әйтмешли, хуш исле «лүвкәвәй» тәмәке белән генә хозурлана иде. Соңгы елларында ул да Каенлык белән Өчиленен көтүен көтте, ул бик яшьләй иреннән калган, анын ике малае инде үсеп җиткәннәр иде. берсе сугыштан кайтмады. икенчесе бөкре иде. Әнә шул бөкре улы Корбый белән ул гомеренең азаккы көннәренә чаклы көтү көтеп, үзен-үзе кайгыртып яшәде.
Алар барысы да чибәрләр, арада Фәрзәнә апа аеруча чибәр иде. ул кияүгә чыкмады, өч мәртәбә зинадан бала табып, шуларны кайгыртып яшәде. Эшкә чамасыз уңган иде. зинадан тапкан балалары да үсеп җитеп, затлы кияүләргә тап булдылар, азактан әниләренә бик булыштылар.
Унбиш яшькә җиткәнче минем тормыш баскычларым әнә шундый булды, унбиш яшыән соң бик кинәт үзгәреп китте..
Яланаяклы бригадир һәм күрәзәче
ин педучилипгены ташлап авылга кайтканда, сугышның инде бер м елы гулып килә иде. Авылда тормышлар бик авырайган. Гайшә апаны окоп казырга җибәргәннәр, әниебез Бибинхр колхозда төрле эштә йөри, авыргалап га ала. салам эскерте түбәсендә гору, җәйләрен урак уру кебек авыр эшләрнең барысын да ул ых та итмичә эшләп бара иде.
Укуны ташлап торган бер атна эчендә мин әнине утын ватх. салам алып кайту кебек өстәмә ипләрдән азат итәргә тырыштым Саҗидә белән икәүләп без кырдагы салам эскергенең карын казып, аркабызга бер чүмәлә хәтле салам күгәреп кайттык, аны сыер абзарына, сыер астына таратып салдык, иртәгесен без аны кабат җыеп алып, көлтә игеп бәйләрбез. шул көлтәләрне ягып, өйне җылытырбыз
Минем инде атна буе өйдә ятканымны. «Үрнәк»кә укырга бармавымны ишетеп, безгә бригадир Салих абзый керде Мәзәк сүзләргә оста булса да. ул бик усал, аның хатыны Фатыймәттәйгә кычкырганы бездән өч чакрым ары Казанбашка тикле ишетелә, диләр иде. Каты өрәкле һәм тимер куллы бу кеше е гына бер мәртәбә телчән хатыны Фагыймәг гәйне кара яндырып кыйный, ә тегесе аңа үч игеп, тагын бер елга тикле ана ачу кигерә алырлык сүзләр җыйный иле. Салих абзый белән Фатыймәт гәй минем якын дусларым Шәкүр. Мансур. Гарифларның әти-әниләре иде
Салих абый кергәндә, мин чаба га үреп утыра идем, ул миңа кырыс кына карап алды ла. исәнләшеп-нитеп тә тормастан:
Гарифҗан, син ялга кайттыңмы, әллә укудан качып дуракка вә- ләйт итеп ягасыңмы? диде
— Ду ракка вәләйт итеп ятам,—дидем.
— Ул эш хәзергесе көндә, нимеч фашистлары илнең җелеген суырган настаяшный вакытта, ярап бетмәс. Син миңа. Ахун малае, дөресен әйт: укуыңны ташлаган булсаң, калхуз эшенә чыгарга туры килер!
— Нинди эшкә?
Шәйхи малае Шамил, минем малайлар Мансур, Гариф сукага чыгарсыз Бүген мин сезне кәнүшни өенә чакырам, штубыты хәзер үк тамагыгызга капкалап алыгыз да шунда төшегез.
— Ә анда нишләргә?
— һәркайсыгызга атлар беркетербез, икешәр ат, ике төрәнле сука белән җир сукаларсыз. Ел коры килә, яз иртә, ат ызбруйларын тикшерерсез. камыт баулары өзелсә, шорниктан тектерербез, йөгәннәрегезне, дилбегәне барларсыз, бәлки тимерчелектә сука калакларын да кайратып алырга туры килер.
Менә шулай итеп, мин авыл кешеләре башкара торган гөп эш-гамә- лемә килеп тоташтым.
Урамнардан язгы сулар ага иде инде. Салих абзыйлар белән ике арадагы бушлыкка Мансур ермак ерып куйган. Шәкүр инде әллә кайлар- дагы фронтта сугыша, аның апасы Зәйнәп «Кызыл Көтек» колхозының амбарчысы булып урнашкан иде.
Мин. язгы сукага чыкканчы, әнигә бик нык булышырга тиеш идем. Ул миңа хәзер гегенди-мондый юк-бар эш кушмый, минем укуны ташлап кайтуыма риза булмыйча, караңгырак чырай белән, дәшәр-дәшмәс йөри, мин аның күңелен күтәрергә, укуны ташлавым аңа булышыр өчен кирәк икәнен аңлатырга тиеш идем.
Авылда безнең йорт иң биеге һәм иң төзеге иде. Әтинең туганнары Хашим абый белән Әсәт абый, бүленеп чыккан чакта, энеләре Ахунҗанга койрыксыз сыер белән сукыр ат калдырганнар—әниебез боларны. мин Казанбаш мәктәбендә укып йөргән чакта, төннәр буе сөйли торган иде Тик аларга Галимҗан бай йортыннан берни дә бирмәгәннәр, кара-каршы ике йорт, келәт, ике амбар, мунча, алты торыклы лапас, сыер һәм ат асрар өчен бурабзарлар, сарыклар араны шул килеш торып калган Күмәк хуҗалыкка берләшәсе елларны әти каралты-кураны кечерәйткән, югары бакча яныннан түбәнгәрәк төшергән, шулай да әле безнең йорт мин үскәндә дә авылда иң биек йорт иде. Шулай булгач, табигый, кар көртләре безнең йорт янына бик күп өелә, ишегалды да кар белән тула, мин хәзер, бер көн дә соңармыйча, шул карны ишегалдыннан базга салырга, калганын урамга чыгарып ыргытырга, абзарларга, өй асларына су кермәсен өчен, каралты-кура тирәсенә канаулар казып чыгарга тиеш идем. Көннең көн буе баш күтәрми эшләдем, урман-кырлардан зур су килеп төшкәнче йорт-җиребезне хәвеф-хәтәр булмаслык итеп әзерләп куйдым.
Әниебез моңа бик риза булды, аның кычкырып сөенә торган гадәте юк иде. көндез ул мин эшләп бетерешкә дип кыстыбый пешереп куйган, чырае да болытлы көн төсле караңгы түгел, шулай булгач, канәгатьтер дигән фикергә килдем.
Апрельнең егермеләрендә елгалар шаулап тынды. Өчиле һәм Төрнәле болыннарына җәелгән су Казан елгасына кайтып төште, кар инде чокыр-чакырларда, кояш күзенә эләкмәгән урыннарда гына сакланып калган иде.
Тагын бер атнадан без сукага, җир сөрергә чыктык. Алты пар ат. Мансур, Гариф. Шәйхи абзый малае Шамил. Каенлыкның Әфләтун малае Рәхимҗан. Өчиленең Сибгать абый малае Сөнгать һәм мин Бригадир Салих абзый безнең белән кырга чыкты, сукаларыбызны көйләде, атларны чыбыркыламаска киңәш итте, чөнки алар болай да бик бетәшкән, берәр сәгать сукалаганнан соң. атларны тугарып, ызанда чирәм утлатып алырсыз, борын төртеп кенә чыккан булсалар да. атларга ул чирәм бик гансык. диде.
Безгә әле атларга ашатырга дип берәр кило солы да биргәннәр иде. Шул солыны да ашатып, чирәмнәрдә дә йөртеп, ничек кирәк алай, без суканы сукалап, тырманы тырмалап бетердек. Минем белән Шамилне Салих абзый чәчкечкә күчерде. Шамил ат тота, ә мин со- шникларның дөрес эшлиме, бөртекне тигез төшерәме икәнен барлап- тикшереп йөрергә тиеш идем. Бу шактый ук авыр эш. сукалаган, тырмалаган җир өстеннән барган чакта чабата эченә туфрак тула, әнә шул гуфрак аякның хәлен ала иде
Ашау ягын бригадир Салих абзый көйләде. Язгы чәчүдә эшләгәннәргә— сукачыларга, чәчүчеләргә, амбардан ашлык ташучыларга ул көн саен берәр кило пешкән ипи һәм кайнар аш бирүне сугышып алды. Аш пешерүне минем әнигә йөкләделәр Без. иртән басуга чыгар алдыннан, дүргәр-бишәр тәлинкә умачлы, сөтле ашны аударып куябыз да, ходайга шөкерана кылып, басу юлына кузгалабыз. Баштарак атларга атланып, тезелешеп чыга идек, әмма атлар ябык булганга, аларның сырты пычак сырты кебек чыгып калган, бер-ике көн атлануга ук безнең арт шәрифләр суелып чыкты һәм без инде атларны йөгән тезгененнән тотып кына, җәяүләп кенә теркелди башладык.
Май азакларында без чәчкән уҗымнар ямь-яшел булып тишелде, шифалы җылы яңгырлар явып узды, кояш нурына сөенгән тургайлар баш өстендә сайрап тордылар.
Мин. авыл малае, ялан кырда эшләвемә, педучилище педагогларының гаделсезлеген күрмәвемә бик шат идем, гомеремне сука сукалап, чәчү чәчеп, болын тугайларында печән чабып уздырырга да риза идем. Ләкин дөнья син дигәнчә генә бармый икән шул.
1942 елның июнь аенда Салих абзый бригадирлыктан баш тартты.
Минем эш — умарта карау. Олыгайган көнемдә кешеләргә гозерләнеп, кеше көтүчесе булып йөрү миңа бер дә килешми Рөхсәт итегез миңа урманыма кайтырга, бал кортлары белән сөйләшеп гомеремне уздырырга, диде ул колхоз рәисе Гомәр абыйга.
Болармы мин колхоз кәнсәләреидә ишет тем. Шул көнне мине дә кәнсәләргә чакырганнар иде. Баштарак. Салих абзый сөйләгән чакта, мин аның гозере дөрес дип уйлап утырдым, ул чакта миңа 55 яшендәге кеше бик карт булып күренә иде инде. Салих абзыйның чал төшә башлаган куе кара сакалы да аны миңа карт итеп күрсәтә иде. Мин алармы уйлаганда, җил-давылның үземә борыласын белми идем
Гомәр абый Ганиев, идарә әгъзаларын кул күтәртеп. Салих Ибәтул- линны үз үтенече белән бригадирлык вазифасыннан азат итәргә кушты
Азат иттеләр.
Гомәр абый да шактый олы яшьтәге кеше иде инде, тәмәкене бик күн тарта, авызыннан чыгарган төтенне борынына кабул итеп, берничә мәртәбә әйләндерә ала иде Мин аның әлеге гамәленә исем китеп, фокусник бу, дип уйлый идем. Менә хәзер дә ул авызыннан чыккан төтенне борыны аша берничә мәртәбә әйләндергәч, кулындагы карандашы белән өстәлгә каты игеп төртте:
Тә-әәк. Салих абый Ибәтуллипны бригадирлыктан азат кыллык. Инде бригадир! а кеше сайларга кирәк Өчиле белән Каенлыкка, ягъни өченче бригадага. Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? Дәшмисезме? Беренче бригада бригадиры Гөлсәхра, синдә нинди уй бар? Тә-әәк. дәшмисең? Икенче бригада бригадиры? Син дә дәшмисең'’ Минемчә, өченче бригадага бригадирны йә Каенлыктан, йә Өчиледән куярга кирәк.
Тәмәке төтене белән тулган кәнсәләрдә утыручылар барысы берьюлы минем якка башларын бордылар, мин ишек буендагы ук эскәмиядә гамьсез генә утыра идем.
Башны дөрес якка бордыг ыз. дип. Гомәр абый, колхоз председателе. тәмәке төтенен авыздан борынга тутырып, ике-өч мәртәбә әйләндереп алды. Мин уйлыйм, Ахунов Гарифҗан - бу эшкә иң кулай кеше
Әтисе Ахун абый — Өчиле белән Каенлыкта колхоз оештырган, шул юлда кулаклар тарафыннан үтерелгән кеше. Кем дә кем Ахунов Гарифҗан «Кызыл Көтек» колхозының өченче бригадасында кырчылык бригадасы бригадиры булсын ди — шулар рәхим итеп кулларын күтәрсеннәр... Рәхмәт, бертавыштан. Гарифҗан энем, сине бригадир булуын белән котлыйм, хәзер нәрәт бирү башлана, идарә әгъзаларына кайтып китәргә мөмкин, ә син, Гарифҗан, иртәгәсе көн өчен нәрәт алырга каласың.
— Туктагыз әле, ничек була инде бу? Миннән сорау юк. киңәш- табыш юк. бәлки, минем бригадир булып бөтенләй дә эшлисем килми торгандыр.—дип, мин урынымнан сикереп тордым —Нигә минем ризалыкны сорамадыгыз?
— Энем Гарифҗан, хәзер мирный заманнар түгел, сугыш вакыты, әгәренки бик беләсең килсә! Синең пачти тугыз сыйныф белемең бар. сүзне җиренә җиткереп сөйли беләсең, эшкә дә җәптәш син, әниең дә әйбәт кеше, карышып торудан мәгънә юк.—дип кырт кисте колхоз рәисе.
— Юк,— дидем мин.—Сез, Гомәр абый, уйламыйчарак хәл итәсез, мине бит тагын ике елдан армиягә алачаклар...
Сүзне кискен итеп әйттем, болар шуннан соң, минем уемча, аптырашта калырга тиешләр иде.
— У-һу-уу! — диде Гомәр абый, сүнгән тәмәкесен кабызып.— Ике елда кем бар, кем юк әле. Сугыш вакытында, нимеч фашистлары өскә килгәндә, алай сөйләшмиләр, энем. Мин инде иллене узган кеше, әгәр дә иптәш Сталин фронтка бар. Ганиев, кулыңа корал ал, дип әйтә икән, ике дә уйлап тормыйча...
— Егетләр, эшне озакка сузмыйк әле, сайладык бит инде Ахунов- ны,—дип, күршебез Салих абзый мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
Шуннан соң минем идарә карарына буйсынмый хәлем калмады.
Иртәгәсен иртүк караңгылы-яктылыда Өчиле белән Каенлыкның сирәгәеп калган йортларын, алай да унике-унбиш йортны йөреп, нәрәт буенча кая эшкә барырга икәнен әйтеп чыккач, өйгә кайтып уйга калдым. Күп булса, тагын ике атнадан печәнгә төшәчәкләр. Чалгылар бармы? Тырмалар? Печән чабар өчен кулына чалгы тотардайлар — үсмерләр белән картлар гына түгел, хатын-кызлар да, печән кабартырга чыгардай бала-чага да...
Мин шунда сугышка кадәрге елларны исемә төшердем. Печәнгә төшәр алдыннан авылларда тәкә симертеп суялар, мич башларына мичкә белән бал куя торганнар иде. Болынга шлеяле-чуклы атлар җигелгән җиңел сиртмәләргә төялеп, гармуннар белән җырлап бара торганнар иде. Колхоз печән өстендә үгез симертеп суя, печәнчеләргә болын тугаенда зур кара казанда аш пешерәләр иде. Күкрәп тора торган иде авыл. Ә иң бәхетле баланы ат белән шыбын тарттырырга куялар иде. Минем дә бер мәртәбә шыбын тарттырырга чыкканым булды. Ул болындагы уен-көлкене, яшь киленнәрнең, кияүгә барасы кызларның киенүләрен күрсәң, исләрең китәр, тугызлы итеп үргән сап-сары чабатадан, сарык йоныннан бәйләгән ап-ак оекбаштан, чигүле алъяпкыч, чытыр ак яулыклардан, бизәкле тырмалардан һәм арысландай егетләрнең яңгыратып чалгы янауларыннан Казан суы буйлары гү килә иде. моны эш итеп карамыйлар, моны бәйрәм итеп саныйлар иде. Кемнең булдыклы, кемнең булдыксыз булуы әнә шунда күренә дә инде. Өчиле тегермәненең ике ягында җәелеп яткан, печәне билгә җиткән ике болынны ике көн эчендә ялмап чыгып, әллә ничә кибән өеп куялар иде.
Мин боларның барысын карт-коры, бала-чага, солдат хатыннары белән ничек башкарып чыгармын? Менә сиңа авыртмаган башка тимер тарак! Нигә кайттым соң әле мин педучилищены калдырып? «Өчле» куйсалар куйсыннар иде, тырышлыгым аркасында мин ул фәннәрне барыбер «бишле» билгесенә күтәрер идем әле.
«Күз куркак, кул батыр»,— ди халык. Печәнгә төшәр алдыннан хәсрәт эчендә янсам да. печәнне яңгырсыз торган дүрт көн эчендә ерып чыктык.
Дөрес, сугышка кадәрге төсле печән өстенә дип колхозда үгез суелмады. Казан елгасы тугаенда, таллар арасында кара казанны быгырдатып аш та пешмәде. Аның каравы, печән эшендә катнашучыларга көн саен икешәр кило ипи. шул чор өчен дип берәр кило шикәр бүлеп бирделәр.
Оныта язганмын. Өчиле белән Каенлыкка. Көтеккә һәм тирә-яктагы башка авылларга Мәскәүдән. Ленинградтан. Украинадан эвакуацияләнгән кешеләр кайткан иде Безнең авылга чит-ят кеше кайтмады. Сибгат абзыйның армиягә яраксыз улы Сәет белән укымышлы хатыны кайттылар. гомер буе читтә йөргән Шәйхи Апушы тал чыбыгы төсле нәзек хатыны белән кайтып төште, кыргый үскән бер шомырт төбенә бәләкәй генә, әмма курчак өе төсле матур йорт салып керде, аларга аның хатыны Мәрзия апаның кайчандыр алу-сату эшендә йөргән апасы кайтты, ул апасының исемен инде онытканмын, әмма безнең өченче бригадага гаять дәрәҗәдә кирәкле кеше булып чыкты ул. Бик тиз арада ул ат җигәргә, ирләр кия торган киемне кияргә, чыбыркы тотып, сызгыра-сызгыра ат куаларга өйрәнде Аңардан, аның усал теленнән үсмер егетләр дә куркып тора торганнар иде.
Башта әнә шул усал шәһәр хатыны ат җигеп, су ындырына басудан көлтә ташыды, көзен гүләү ашлыгы илтүчеләрнең бригадиры булды, председатель Гомәр абый да. бригадир мин дә аны бик үз иттек, аңа гел якты күз белән карап, эшләгән ипләрен дә. үзен дә гел мактап кына гора торган идек. Апушның хатыны Мәрзия апа колхоз эшенә чыкмый, апасына һәм ире Апушка аларның эштән кайтышларына аш пешереп, өен гөл кебек итеп тога иде. Эшче кулларга никадәрле кытлык чакта да. без Мәрзия апага, ник эшкә чыкмыйсың, дип бәйләнмәдек. Чөнки аның каладан кайткан апасы олаучыларның башлыгы булса. Апуш суга көйләгән сугу машинасында кыш буе ашлык суктыра иде
Сибгать абыйның олы улы Сәет мәсьәләсенә килгәндә, ул мине бик тә аптырашта калдыра, ука-чуктан киенгән укымышлы хатыны белән ул кәнүшни өендә тора, атлар карый (Хәерниса апа ул эштән туеп, кәнүш- нидән киткән иде инде), аларның өенә килеп керсәң, анда һәрчак тәртипсезлек була, урын-җир җыелмаган, чүп чиләкләре түгелмәгән, самавырлары бер илле каткан, чәй чокырлары, чынаяклары танымаслык булып каралган иде
Миндә шагыйрьлек, нәзбереклелек ул чакта ук булган, күрәсең, кәнүшни өенә керүдән мин бик чирканам, әмма керми дә булдыра алмыйм, чөнки атлы эштә йөрүчеләр әнә шул кәнүшни өендә тулып яталар, аларны тиргәп йә юмалап чыгарып җибәрергә кирәк була иде
Мин Көтеккә нәрәт алырга кичке сәгать сигезләрдә төшә идем Ул елны бураннар бик көчле булды. Авыр үрәчәле чана белән юл салуларына төшә-төшә Көтеккә берничә мәртәбә барырга кирәк булгач мин үземә бер остадан чыпталы чана ясатып алдым, өч яшьлек кырыкмышны үземә ияләндердем, шунлыктан Көтеккә мин күз ачып йомганчы барып җитә идем Гомәр абыйның да терәкле чанасы, урысчадан әйтсәк, кошов- касы бар иде. тик ул зур иде. авыр иде. ул җигеп йөри юрган ат та авыррак сөякле иде Мин үзем ярата юрган ат-кырыкмыш белән, җилләр уйнатып, ат тоякларыннан һавага кар аттырып китеп барган чакта Гомәр абый миннән көнләшен карап кала торган иде Йолдыз кашка кырыкмышны мин бик тәрбиялән, бер дә күздәй ычкындырмый сак-лыйм. аны беркемгә дә бирми идем
Минем карамакта җилләр уйнагын йөри юрган кырыкмыш булу \л әле һәммә нәрсә дә ал да гөл икән дигән сүз түгел Язга таба эшләр бик хөртиләнеп киме: атларның печәне апрель башында бетте, саламны да эскертләрдәй Өчиле-Каенлык халкы җилкәсенә күтәреп, мал-туарына һәм мичкә ягарга гашып бетерә язган, салам булса да. башак болгатырга оны юк иде Олырак яшьтәге атлар берәм-берәм күтәрәмгә ка гды. утызар ел яшәгән атлар үлде, без аларны кәнүшни артындагы үләксә
чокырына илтеп күмдек, аларга бүреләр ияләнде, март аенда төннәрен урамга чыксаң, үләксә чокыры ягыннан бүреләр улаганы ишетелә иде.
Бер бүренең хәтта Мансур белән без. төн уртасында Шәйхи абзыйлардан чыгын, капка төбендә сөйләшеп торган чакта, абзарлар артында чабулап йөргәнен күрдек. Салих абзыйларның мылтыгы бар иде. Мансур мылтыкка йөгерде, ул арада инде бүре абзар артыннан китеп, Салих абзыйлар белән безнең арадагы бушлыктан менеп бара иде, тик аңа атлавы авыр, ул яңа гына бурап-бурап яуган карга бата, чабып китә алмый иде Мансур, ау мылтыгын иңенә терәп атып җибәрде, бүре чүгеп куйды, без инде: «Булды бу! Нәкъ савырына эләкте!» — дип кычкырын сөенергә дә өлгермәдек, бүре тирән карны ашыга-ашыга ерып, урман ягына китеп югалды.
Кайдадыр еракта туплар гөрселди, без авылда ач утырабыз. Ипи юк. хезмәт көненә бирелгән өч йөз грамм ашлык җәй көне үк инде ашалып беткән, сарык ите салымга түләнгән, сыер әле бозауламаган — без. балалар. кырдан коелып калган борчакны җыйган идек, шуннан атнага бер мәртәбә әни борчак эштие пешерә, калган көннәрдә бәрәңге, бик тә саклап, кадерләп кенә тоткан оннан арыш умачы...
Ашка туң май кыздырып салынган көн безнең өчен бәйрәм була. Гайшә апа окоп казудан кайтты. Без хәзер ишле: әни. Гайшә апа. мин. Саҗидә. Нурулла абый балалары Рамазан белән Ризуан—төп-төгәл алты кашык
Нурулла абый сугыш башланган елны Читада иде. шуннан бирле аның хәбәре юк. сугышка китеп, гүр иясе булганмы берни белмибез. Аның абыйсы Ярулла сугыштан кулы яраланып кайтты, тик эшкә ярамый әле. Энесе Зиннәтулланың үлгән хәбәре килде.
Кәнсәләрдә нәрәт алган чакта Өчиле белән Каенлыктан Илләт ягына урман кисәргә ике кеше табарга кушты миңа Гомәр абый. Ике авылны бер итеп йөреп чыктым — берәүнең дә кышкы суыкларда урман кисәргә барасы килми Шул хакта Гайшә апага әйткән идем, ул әнә җылап утыра, әни. аны яклап, минем белән тиргәшә:
— Син нәрсә. Гарифҗан, акылыңнан яздыңмы әллә, апаң бит әле генә окоп казудан кайтты, чыкмаганнар чыксыннар Кайнык Әскадул- лаларда Гөлчирә бар. Өчиле Шәйхинекеләрдә—Мәрьям. Нәрсә син гел шул бер апаңа каныгасын..
Кешеләрне эшкә чыгару авырлашты. «Үзен чык!» — дип кенә җибәрәләр. «тишекле сутыйга» берәүнең дә эшлисе килми, сугыш заманы икәнен исләренә төшерергә туры килә, закон белән куркытырга.
Язга таба атларның күбесе күтәрәмгә калды. Үсмерләрне чакырып, атларны корсак асларыннан бау тарттырып күтәрергә туры килә. «Бар икән күрәселәр, юк икән үләселәр». дип уйлыйм, укуны ташлап кайтканыма тора-гора үкенәм.
Әҗәткә он сорап язган гаризаларны Гомәр абыйга — колхоз рәисенә китереп торам. Бер пот. ярты пот ашлык сорыйлар, умач уарга да бер кашык та оныбыз калмады, диләр.
Гомәр абый кашларын җыера, ике куллап башына тогына:
— Каян алыйм9 Юк бит. юк. көзен бит бар булганын себереп алып, фронтка дип җибәрделәр. Упалнамученный үзе карап торып амбардан алып китте бит. Әле бит ашлык симәнәгә дә җитми. Арча элеваторыннан бәләкәй чаналар белән симәнә ташырга туры киләчәк.
Атлар күтәрәмгә калгач, колхозчыларның сыерын көчләп җиктерә башладылар. Алар өчен, мөгезле тискәреләр өчен, махсус камытлар ясарга туры килде, аларны тәртә арасына кертә алмыйча җаннар чыкты
Адәм балалары бер җирдә дә бер төсле булмаганнар Берәүләре үткен, берәүләре җебегән Безнең күршебез Салих абзыйлар ипигә дә. итле ашка да аптырап тормыйлар, ат бирмиләр икән колхоздан, утынны үгез белән ташыйлар, сыерларны колхоз эшенә җиктерәсең әллә алдан ук белгәннәр инде, үгез бозауларын ике елда үстереп җиткереп, шуның
белән урман ташый башладылар. Сыерларын колхоз эшенә бирмәделәр, үгезләрен бирделәр. Үзләренең бәйдә торган тана чаклы этләре бар иде. үгезне колхоз алгач, тагын каяндыр бер эт ияртеп кайттылар да. шул ике этне аг чанасының яртысы чаклы чанага җигеп (ул чананы Салих абзый үз кулы белән ясады), урманнан янә дә этләр белән улын ташырга керештеләр. Эвакуация белән кайтканнар, ачтан үлмәс өчен, затлы киемнәрен саталар, дөресрәге, ипигә, онга алыштыралар иде. ул затлы киемнәр озак та тормый Салих абзый кызы Зәйнәп өстендә булып чыкты.
Педучилищеда укыган чакта мин гаделлек таба алмагач, үз авылыбызга кайткан идем, инде ул гаделлекнең авылда да булмавын күреп, киредән училищега китәргә булдым Гаделсезлек дигән коточкыч чир миңа Салих абзыйлар тормышында аеруча зур булып күренде. Салих абзыйның бригадирлыктан китеп, урманга кайтырга теләве юкка гына булмаган икән, тиздән ул үзләренең бакчасына биш-алты умарта куйды, ул умарталар бер елдан сигез башка, аннары ун башка кадәрле үскән. Белмим, алар күпме бал биргәннәрдер, әмма Салих абзый белән Фатый- мәттәйләрнең балы әллә кемнәрнең дә авызын капларлык күп иде. Алардан гомер буе бал өзелмәде, килгән-киткән түгел, район башлыклары да. милиционерлар да. урман каравылчыларының атлары да алар капка төбенә еш килеп туктый иде. Бу түрәләр, түрә кисәкләре Салих абзыйлардан бик озак утыргач кына чыгалар, капка төбендә бик хәтәр җанланып сөйләшәләр идс.
Бригадир чакта мин тәмәке тартырга өйрәндем. Салих абзыйлар зур бер гүтәл итеп тәмәке дә үстерәләр, ул тәмәкедән миңа да өлеш чыгаралар иде (ни генә дисәң дә. бригадир бит, бер ялынычың төшмәсә. бер төшүе бар)
Тиздән Шәкүр армиягә алынды. Фатыймәпәй бер чиләк бал күтәреп, хәрби комиссар янына да барып караган, диделәр, тик ул юлы файдасы тимәгән, ахрысы, безнең район үзәге сугыш вакытында Арчадан Яңа Чүрилегә күчкән, ул Гөберчәктән алты чакрымнар ары. Шәмәрдән ягын- дарак иде. Салих абзыйларның, күрәсең, яңа районда әле танышлары булып җитмәгән.
Шәкүр шулай итеп фронтка китеп барды
Күтәрәмгә калган атлар, хуҗалыкларны мәҗбүр итеп кырга чыгарган сыерлар белән язгы чәчүне тәмамлап чыккач, мин «Үрнәкокә кабат барып карарга булдым Вакыт уздырырга ярамый, минем моңарчы укыганнарым коелып бетәчәк, шуңа тикле аякны киенеп өлгерергә кирәк иде
Тик минем педучилищега барыр көнем көтелмәгәндә тагын өч көнгә сузылды. Барлык нәрәт кенәгәләренә өченче бригада колхозчыларының һәм эвакуация белән кайткан авылдашларыбызның хезмәт көннәрен язып чыгарга дип тәрәзә буена утырган идем, әниләр басу чүбенә киткәннәр иде. көн бик җылы, кояшлы иде. капка түбәсенә чыпчыклар кунып чыркылдый иде. тәрәзәне ачып җибәрдем дә. күлмәк якаларын чишеп, колхозчыларның кенәгәләрен тәрәзә төбенә тезен куеп язу эшенә чумдым.
Исемем белән дәшкән тавышка сискәнеп, башны күтәрсәм, минем ачык тәрәзәм каршында түбәтәйле, сакал-мыеклы бер карт басып тора. Аның сәламен аллым, исәнләштем:
Сез кем буласыз? дип сорадым.
Ул миңа исемен әйтергә ашыкмады, өйгә керергә рөхсәт сорады Түбәтәйле кеше өйгә керде, минем белән ике куллап күреште, морҗа буенда торган сандык өсгснә утырып, дога кылды, тик шуннан соң гына кем икәнен әйтеп бирде:
Мин үзем Гөберчәкнеке. Анда күрәзәче бар икән дип ишетмәгән идеңме. Гарифҗан?
Ишеткән идем Көтек хатыннары өчәү сезгә сугыштагы ирләренең хәлен белергә дип барганнар, имеш. Сез а ларның икесен баккансыз, өченчесен бакмагансыз, имеш Шул хәл булдымы ’
Булды. Ник бакмаганымны беләсезме соң?
Имеш, сез әйткәнсез: «Син. кодача, юлда килгәндә күңелеңнән уйлап килдең, оч сум бирсәм аз була, биш сум бирсәм, күп була. дип.
Шуннан соң ул җылап җибәрдеме?
Нәкъ шулай. Ә син каян беләсең?
Шуннан соң сез аны бактыгызмы?
Әйе, бактым, сиңа ул каян билгеле?
Ә миңа Көтек хатыннары сөйләде.
Болар барысы дөрес. Сине дә багыйммы? Әниең бит синең безнең Гөберчәкнеке, Ногман абзыйларның туганы.
Ногман абзыйның бертуган сеңлесе.— дидем мин.
— Ногман абзый булыщамы соң сезгә?
Булыша. Итекләрне бушлай басып бирә. Әтисез балаларны кызгана.
Син бит әтисез түгел.
Кем соң минем әтием?
— Синең әтиең Кайныкныкы.
Аның бит сугыш башланганнан бирле хәбәре юк.
Хәбәре юк. әмма ул исән. Сине дә багыйммы?
Мин икеләндем. Мин комсомолга язылган идем. Казанбаш мәктәбенең җиденче сыйныфында укыганда ук әле.
Абзый, без чәй эчеп алыйк әле.—дидем мин.
Чәй эчәргә минем бер сынык ипием бар иде. мин шуны урталай бүлеп куйдым. Абзый үзенең юл капчыгыннан бер бөтен ипи. ике шакмак шикәр чыгарды, без икәү озаклап чәй эчтек. Чәй эчеп бетергәч, ул тагын миннән сорады:
Йә. энем Гарифҗан, багыйммы инде сине?
Ни булса да булыр, минем янда кеше-кара юк бит әле. аның мине бакканын берәү дә күрми дип. мин риза булдым.
Аның мине сискәндереп әйткән беренче сүзе:
Энем, син язучы буласың,- дигән сүз иде.
Беренче мәлгә сискәнеп китсәм дә, тиз айныдым. Ул бит минем язу язганымны күреп калды. Туктале. белешик, «язучы» дигән сүзгә ул нинди мәгънә сала икән?
— Китаплар язучы,—диде ул ике генә сүз белән.
Бу мине кызыксындырып җибәрде.
Алга таба, дидем мин дулкынланып.— алга таба мин нишлим?
Син бик югары дәрәҗәләргә ирешәсең. Тик аңарчы сине әле казна йорты көтә. Синең үз авылыгыз Өчиледә ике-өч дошманың бар Алар сине шөпшә кебек чагарлар. Сиңа көн күрсәтмәскә тырышырлар...
Шуннан, шуннан?—дидем мин сабырсызланып.
Шуннан шул: син казна йортыннан чыккач, котылгач дип сөйләшик инде, син бер кара кыз1а өйләнерсең, сезнең ике балагыз булыр, сез гомер буе бәхетле яшәрсез...
Күрәзәче картның сүзләре мине бөтенләй чыгырымнан чыгарып ташлады. Колхозчыларның хезмәт кенәгәләренә эшләгән эшләрен язып, ике көн. ике төн булаштым мин. Бу миңа эшләп бетермәгәнне бетерү өчен кирәк иде.
Күрәзәче картның сүзләренә ышанырга да. ышанмаска да белмәдем Әмма аның беренчесе минем каршыма бер атнадан соң ук килеп басты.
Укуы.мпы алга таба дәвам иттерү теләге белән мин «Үрнәк» совхозына—педучилища а бардым. Ниятем -гафу үтенеп, үз белдегем белән киткәнемә үкенеп училищега кабат кайтаруларын сорау иде. Директор өйдә юк икән, буш кул белән кайтырга з уры килде.
Өйгә кайтып керсәм, әни җылап утыра. Аны көч-хәл белән тынычлан-дырып. ни булганын сорадым.
Шәйхи Гаптерие белән Сибәгать Сөнгатен милитсе Төрнәлегә алын менеп япкан, — диде ул. бите буйлап аккан күз яшьләрен кулы белән яңагына сылап.
Ни өчен япканнар сон?
Чүк Төрнәлесендә бер кешеләрнең сарыгы югалган. Милитсе шуны эзләп безнең авылга килгән. Күршеләр әйткән булырга тиеш. Шәйхи Гаптерие белән Сибәгать Сөнгатенең эшедер, дигәннәр, милитсе сине дә эзләткән.
Шунда минем күңелдән казна йорты дигән сүз — Гөберчәк күрәзәчесе әйткән сүз яшен кебек ялтырап узды
Минем бит бер гаебем дә юк. әни. дидем мин аны юату өчен
Мин синең чиста бала икәнеңне беләм. ләкин бит ул кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Син бит Гаптериләр. Сөнгатьләр белән йөрдең, аларга урманнан утын алып кайтырга ат бирә тор- ганыен. алар үзләре генә буялып калмас өчен сине дә кыстырсалар
Мин Г аптеринеңдә, Сөнгатьнең дә сарык урлаган булуларына ышанмый идем, әмма минем күплемә шөртөште. алар фронт ка китми калган ике чирле, үз өянәкле кешеләр быел язын бәрәңге утырткан чакта бер капчык бәрәңге урлап тотылганнар иде. Ә аларга урманга барырга дип мин ат биргән идем Председатель, колхозда эшче куллар кирәк, дип ул эшне зурга җибәрмәде, менә хәзер тиуны казып чыгарсалар? Ат биргән өчен мине дә гаепле и i сәләр?
Әнигә шик төшермәс өчен мин өйдә йокысыз ята алмый идем. Көтеккә кичке уеннарга йөрергә дип алган кара постау чалбарымны, ак күлмәгемне, яңа ботинкамны, кепкамны кидем дә. әнигә кая барганымны әйтеп, үз юлыма юнәлдем.
Күңел һаман тынычсыз, йөрәк чәнчеп тора иде
Кибеттә мичкә белән кайтартылган аракы-сыреп саталар иде Минем белән дус кеше, миннән унбиш-егерме яшькә олырак булса да. мине ихтирам итә торган шаукымлы һидият абый туры килде. Аның белән бергә аракы алып, аларга кайттык. Ул еш кына хатыны белән дәгъвалаша. ә хатыны, дәгъвалашкан саен, бирнәгә дип алып килгән ястыгын күтәреп, әниләре йортына кайтып китә торган иде. Моны бөтен Көтек белә. Бу юлы да һидият абыйның хатыны киткән вакыт булып чыкты һидият абыйның да борчуы бар. минем дә. моңарчы, бригадир булып эшли башлагач, бер дә авызга канмаган нәрсә түгел аракы, һидият абый белән әкрен генә сыйлаттың сөйләшеп утырдык Мин озак утыру бәрәба- ренә ярты стакан чамасы аракы эчкәнмендер, һидият абый стакан белән генә туктамады бугай, аның башына китте, һәм ул миңа бик тә якын итеп. Өчилепең Ахун малае иген, күңелендә утырган төенне чиште
Син. энем, нык бул. Анда сине дә чакыртулары мөмкин. Сибәгать абый малае Сөнгать белән Шәйхи абзый Гаптериеннән сарык таптыралар. милитсе аларны кыйный икән. диде.
Халык арасында йөргән бик тә гыйбрәтле бер сүз бар: белмәгән дә күрмәгән мең бәладән котылган Мин күңелемә беркетеп куйдым: әгәр милиционер мине чакыртса, бер сүз дә әйтмәскә. Шул уй белән, өсне дә чишенмичә, йоклап киткәнмен
Иртәгесен мине һидият абый уятты.
Энем, сине эзләтеп, колхоз персидәтеле Гомәр абыйга язу җибәргәннәр. торырга туры килер. Бик рәхәт йоклыйдырыен ла. нишләтим соң. уятырга куштылар
һидият абый миңа чәй эчертте, тастымалга төреп, ни өчендер ярты бөтен ипи алды Аннары без капка гәбенә чыктык, анда йөгән сабагыннан капка боҗрасына бәйләп куйган җигүле ат тора иле
Утыр. энем. Сине миңа Төрнәлегә апменергә куштылар Нишлим соң. ләчөнстуа әйткәнне үтәми булмый диде ул уфтанып
Мин эшләрнең хөрти икәнен аңлап алдым Милиция кулына эләктеңме. т из генә котылырмын, димә
Юл буе мин дәшмәдем, һидият абый да дәшмәде
«Колхоз идарәсе» дип язылган зур гына бер йорт янына килеп туктадык.
— Энем, син утырып тор, мин белешеп чыгыйм әле,—дип, һидият абый арбадан төшә башлаган иде, кәнсәләр ишегеннән милиция киеме кигән, билен калын сары каеш белән буган усал чырайлы берәү чыгып:
Китердегезме? Яхшы. Сез азат. Хәзер ул безнең кулда, дип. һидият абыйга честь бирде, һидият абый ашыгып кына миңа үзе белән алып чыккан ярты бөтен ипине тастымалы-ние белән тоттырмакчы иле. милиционер кырыс тавыш белән, команда биргән кебек итеп әйтеп салды:
— Не положено!
һидият абый уңайсызланып, үз алдына бөрешеп, миңа күз сирпеде — аның кыяфәте, нишлим соң, дигәнне аңлата иде. Милиционер мине алдан уздырып, икенче катка менгәч, калын бер ишеккә күрсәтте.
Гадәти бер кәнсәләр бүлмәсе икәнен абайлап алдым. Кичтән генә председатель нәрәт биреп утырган булса кирәк, тәрәзә фооточкасы ачык булса да, тәмәке исе бетмәгән иде әле анда. Милиционер фуражкасын салып, өстәл өстенә куйды. Баягы кырыс чыраена ягымлылык өстәп:
Без, Ахунов, монда барысын да белдек. Сибәгатуллин Сөнгать тә, Шәйхетдинов Габдрахман да Кечкенә Төрнәледән ничек итеп сарык урлап суйганнарын таныдылар. Анда син дә булгансың. Син. гомумән, үзеңнән өлкән әшнәләрең белән бергәләп, ел буе караклык белән шөгыльләнгәнсең. Әгәр син шуларны ихлас күңелдән, ачыктан-ачык әйтеп бирсәң, җәзаң җиңеләя. Йә, сөйлә,— диде.
— Мин бернәрсә дә белмим, минем бер нәрсә дә урлаганым юк.
Юк. дисең, алайса.—диде милиционер, кобурына кагылып, ул миңа үзендә корал барлыгын ымлады.— Юк. дисең, димәк. Бәрәңге дә урлаганың юкмы?
Мине иң куркытканы шул иде. Сөнгать белән Гаптеринең бәрәңге урлаганын берәү дә моңарчы белми иде бит әле. Моңа кем әйтте икән моны? Председательме, әллә үзләреме?
Мин дәшмәдем.
Милиционер урыныннан торды, кәгазь тартмадан бармак озынлыгы папирос алып, аны кабызды, тирән итеп эчкә суыргач, өстәл тирәли әрле-бирле йөреп килде.
Ник дәшмисең, гражданин Ахунов?
— Нигә дәшәргә тиеш мин? Минем гаебем юк.
Син бит комсомолец, колхозда бригадир булып эшләгәнсең, педу- чилищеда укыгансың, гаебеңне танырга да теләмисең, ә?
Мин аның сүзләрен ишетмәдем. Хыялымда инде дүртенче сыйныфта чакта ук, җәйләрен, алдынгы пионер булып, кырларда дозор торганымны искә төшердем. Колхоз председателе Гомәр абыйның олы малае Госман белән без Көтек клубында стена гәзитләре чыгарып йөргән идек. Төсле буяулар белән ясап, кешеләрнең — ялкауларның, колхоз кырыннан ашлык урлаган каракларның карикатуралары төшерелгән гәзитне мин. «Пүлән» исемле бәләкәй атка атланып, басулар буйлап укып йөри торган идем. Казаннан килгән гәзитләрне дә укый идем. Минем гелем телгә йокмый иде ул чакта. «Кызыл Көтек» колхозында гәзитне кызу, бик кызу укый алучы, сүзләрне бер дә йотмыйча тыңлаучыларга җиткерүче бер генә кеше бар. ул да булса, минем белән беренче сыйныфтан башлап укыган Шәйдулланың абыйсы бар иде. Аны 1937 елны алып китеп яптылар да шуннан ул күренмәде. Мин һәрвакыт аның уку осталыгына сокланып карый идем Озакламый үзем дә шулай тиз һәм аңлаешлы итеп укырга өйрәндем. Әллә гәзитне. китапларны кызу укый торган кешеләрне төрмәгә ябарга дигән закон бар микән?
Милиционер мине хыял дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды. Өстәл яныннан торырга кушып җикерде:
- Стенага карап бас! Мин әйтмичә кузгаласы булма. Бәлки, гаебеңне шунда уйлап бетерерсең! Ишекне дөбердәтеп ябып чыгып китте, ишек артында йозак шалтыраганы ишетелде. Димәк, мине бикләп чыгып киттеләр.
Стенага карап тиктомалдан бер хәрәкәтсез сәгать буе басып торгангадыр, аягымның хәле китте, мин идәнгә сыгылып төштем Торырлык хәлем юк иде —ач та идем бит әле мин Сәгать инде күптән төшлектән авышкан иде.
Шалтырап йозак ачылды, шыгырдап ишек
Милиционерның беренче сүзе шул булды
- Стенага!
Мин тормакчы булып карадым, тора алмый идем, идәнгә кабат көлтә кебек аудым Милиционер мине култыклап торгызды, өстәл янына китереп утыртты, йөзенә тагын ягымлылык, мина яхшылык теләү битлеге киеп алды.
Син, гражданин Ахунов, сарык урламадым, дисең инде, ә? Ә бит шайкагыздан Шәйхетдинов Габдрахман белән Сибәгатуллин Сөнгать ул эшне эшләгәннәрен таныйлар.
Анысы алар эше. Эшләмәгән эшләрен дә үз өсләренә алалар икән, җәзасын үзләре күрерләр Мин кулаклар тарафыннан үтерелгән коммунист Ахунҗан малае, өстәвенә, комсомолец, җиденче сыйныфны Мактау кәгазе белән тәмамладым, мин өстемә ялган бәла ала алмыйм.
Син. Ахунов, ялган бәла ала алмыйм, дип әйтәсең дә әйтүен, әтине кулаклар үтерде, дисең дә...
Әйе. кулаклар яллаган бандит үтерде, нәкъ менә шушы Төрнәле авылында. Аны ун елга төрмәгә яптылар. Әтине бандит кулына китереп тапшырган ике кулакны җидешәр елга яптылар
Алай икән, алай диде милиционер. Ә менә мин, участок упо-лномоченные Бикташев. кулымда башка документ иметь и тәм. Менә шушыны укып кара әле. караклыкта гаепләнүче Ахунов! Ул минем алга «Кызыл Көтек» колхозының мөһерен баскан кәгазь китереп салды Кәгазьгә күз төшереп алу белән мин ярсынып киттем. Бөтен тәнемне ут чолгап алды. Анда акка кара белән. «Гаепләнүче Гариф Ахунҗан улы Ахуновның нәселләрендә явызлык тулып ята Ул нәсел кеше үтерүчеләр», дип язылган. Характеристикага Казанбаш авыл Советы рәисе кул куймаган, аңа минем белән колхозда җәфа чиккән кеше Гомәр Ганиев кул куйган иде. Мин тетрәнеп киттем, сикереп урынымнан тордым һәм ачыргаланып:
Ялгап! Чеп-чи ялган! Ничек оят түгел ул Гомәр абыйга? Мине көчли-көчли бригадир итте, анысы тына җитмәгән, инде безнең нәселгә яла яга! дин кычкырып җибәрдем Киресенчә бит. кеше үтерүче безнең нәсел түгел, безнең нәселнең кешесен үтерделәр.
Минем алга китереп салган кәгазьнең нинди давыл тудырасын участок начальнигы Бикташев белгән, күрәсең, минем холкымны да. ялганны күгәрә алмаганымны да кешеләрдән сорашкан, инде менә шантажга бара: янәсе, әгәр син гаебеңне ганымасаң, без сиңа зуррак таепләр дә тага алабыз!
Мин моңарчы гел дә аңгыра булганмын икән. Мәктәптә укытучылар сөйләгәнгә ышанып яшәгәнмен Безнең ил дөньяда иң бәхетле ил. безнең суд иң гадел суд, бездә гаепсезгә бер генә кешене дә утыртмыйлар
Бикташев тыныч кына урыныннан торды Гомәр Ганиев кул куйган кәгазьне урталай бөкләп, портфеленә салды, чамадан тыш гамьсез тавыш белән әйт те:
Йә. гражданин Ахунов, псдучилищеда «отлично» билгеләренә укыган Ахунов, мин синең күзгә карап алдашкан сүзләреңә ышаныйммы, акка кара белән язылган, колхоз пичәте сугылган характеристикага ышаныйммы.’
Мин тагын бер мәртәбә хәлсез тавыш белән:
— Болар барысы ялган! Чеп-чи ялган! — дидем.
Бикташев миңа бүтән сүз әйтмәде, ишеккә таба юнәлде, тик ишекне ачар алдыннан, тоткага тотынгач кына:
— Уйла, Ахунов, ныгытып уйла, ихлас күңелдән гаебеңне тану хөкем карарын җиңеләйтер,—диде һәм, ишекне япкач, йозак бикләнгән тавыш ишетелде.
Мин ул чакта әле, беркатлылыгым аркасында, дөньяның мәкерле икәнен, милициянең чинында күтәрелү өчен кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк тотарга, гаебе булса да, булмаса да, танырга мәҗбүр иткәннәрен белми идем. Минем өстемә өелгән чүпләрнең сәгать саен, минут саен арта барганын, бу тозактан котылып чыгып булмаячагын аңлап елап җибәрдем.
Кичкә кадәр бүлмәгә керүче дә, бикләнгән ишеккә кагылучы да булмады. Мин колхоз кәнсәләренең бер почмагына барып чүмәштем дә педучилищеда укып йөргән чакларымны, яланаяклы бригадир чорымны күңел күзеннән уздыра башладым. Бервакыт шулай җир үлчәп йөргәндә колхоз председателе Гомәр абый минем янга бик пөхтә киенгән, ак күлмәген һәм кара костюмын балкытып, зәңгәрсу төстәге галстук таккан озын буйлы, тук чырайлы бер кешене алып килде.
Менә, иптәш райком секретаре. «Кызыл Көтек» колхозының өченче бригада бригадиры Ахунов шушы була инде, - диде Мин сезгә аның турында сөйләгән идем. Белемле, намуслы, уйлый белә торган егет. Әтисен кулаклар үтерде — колхоз председателе иде Өчиле белән Каенлыкны «Ленинчы» дигән колхоз итеп яшәтте. Ахунҗан үлгәч, без ул авылларны «Кызыл Көтек» колхозының өченче бригадасы итеп алдык.
«Иптәш райком секретаре» Гомәр абыйның сүзләрен башын кырынрак салып тыңлады, аннары минем буй-сынымны, сентябрь чебиедәй бәләкәй, йолкыш гәүдәмне күздән үткәрде дә, сынаулы. үткен карашы белән аякларыма тукталды:
— Нигә яланаяк?—дип сорады.
—Җир үлчәгәндә, чабата арасына балчык тула, шуңа күрә яланаяк йөрергә туры килә,—дидем мин уңайсызланып.
—Бригадир—җитәкче кеше. Моннан соң яланаяк йөрмә. Ахунов. Юкса кешеләр алдында, гади колхозчылар каршында авторитетың булмас,— диде райком секретаре.
Теге чакта әллә ни игътибар итмәсәм дә, менә хәзер уйлар өчен бик зур мөмкинлек бирелгәч, ерып чыга алмастай уйларыма баттым. Димәк, кешеләр гадиләргә һәм җитәкчеләргә бүленә. Мин. зур булмасам да, җитәкче. Димәк, мин башкалардан аерылып торырга тиеш Минем бу уйларым үзен зур җитәкче, кешеләрнең язмышын хәл итәрдәй түрә дип санаган участок начальнигы милиционер Бикташевка барып тоташа иде. Аның карашында мин гади, ул түрә, ягъни начальство, ул минем белән, мәче тычкан белән уйнаган төсле, уйный ала. Теләсә коткара, теләсә — ябып куя. Ул кадәресен мин ачык аңладым. Миңа хәзер моннан котылу юк Монысы көн кебек ачык. Мин инде ул мәсьәләдә язмышыма буйсына яздым, чын дөреслек кайчан да булса ачылыр әле. дип уйладым. Мине алары гаҗәпләндермәде, мин Бикташевның зуррак түрә булырга омтылганын аңлаганнан башлап үземә-үзем хөкем карары чыгардым, үземне өянәкле, үз чирле кешеләр белән бәйләгәнем өчен гаепләдем. Мин аларга ышанып, урманнан утын алып кайталар икән дип. ат бирдем, ә алар бәрәңге урлап йөргәннәр булып чыкты. Инде менә шуның шаукымы миңа да килеп кагылды. Димәк, бу очракта минем дә гаебем бар. димәк, мин дә җәза алырга тиешмен. Бикташев бәрәңге турында сүз кузгатты, ул, димәк, нәрсәнедер белә, вакыты җиткәнче аның серләрен үзендә саклый, мине нәрсә белән булса да каптырырга исәпли Тик мин әле һаман Гомәр абыйны аңлап җиткерә алмыйм, райком секретаре алдында ул мине «белемле, намуслы, тырыш» дип сөйләде, мин бригадир чакта да
эшемнән канәгать иде. ә үзе. мин бәлагә тарыгач, әнә нинди характеристика язып биргән. Безнең нәсел кеше үтерүче, имеш! Моннан да зуррак ялган, акны кара дип әйтүче икейөзле кеше бармы икән дөньяда?
Ишек артында йозак шалтырады, ишек шыгырдап ачылды, тәрәзәдән бүлмәгә мул булып төшкән кичке шәфәкъ яктысында участок милиционеры Бикташевның төз гәүдәсе пәйда булды. Керә керешли үк ул миңа: «Встать!» - дип акырды
Мин торып бастым
Ахунов, диде ул. минем иягемне тотып, башымны югары таба күтәрде: Синең гаепле булуыңның дәлилләре тулысыңча ачылды. Без. пүнәтәйләр белән. Югары Пошалымга. әтиең үлгәч син ике ел яшәгән Фаизә карчыкка барып тентү үткәрдек. Сарыкны сез аңар илтмәгәнсез. «Өчиле егетләре сезгә суйган сарык китерделәрме9» — дип сорадык. Карчык бик туры сүзле булып чыкты. «Китерерләр сиңа бар! Әллә кайчан ашап бетергәннәр инде!» — диде Димәк. Фаизә Гыйбадуллина сезнең өчәүләп сарык урлаганыгызны белә?
Менә бу минем өчен яңалык. Урламаган әйберне ничек белә инде ул? — дидем батыраеп. Бик гашев хәзер мине ничек кенә мәсхәрәләсә дә, ничек кенә өскә гаеп ягарга теләсә дә. миңа барыбер иде. «Совет суды—гадел суд», дигән уй минем күңелгә кереп утырган иде. аны чөй белән дә сугып чыгарырлык түгел иде. Суд булыр, суд минем гаепсез икәнне күрер, мине Бикташев ялаларыннан йолып алыр, дип өметләндем.
Төз гәүдәле көяз милиционер, участок башлыгы, өстәл буенда иягенә таянып сүзсез генә утыргач, аяк өсте басты, мин дә бастым, ул юкка иренен кысып, мине тишәрдәй булып карады да әйтте
Сезнең семья жәл миңа. Ахунов. Әниең Бибинур белән Гайшә апаң биш жан өелеп кала Ихлас күңелдән гаебеңне танысаң, синең җәзаңны җиңеләйтерләр иде. бәлки, әле хезмәт көне белән штраф кына салырлар иде. инде син әйтергә теләмисең икән, үзеңә үпкәлә, сугыш чоры законнары каты, судья сиңа күзен дә йоммыйча, биш елны чәпәячәк Групповой дип атала ул. групповой караклык. Син юкка киреләнәсең, судта синең балигъ булмавыңа карап тормаслар. Әйт яхшы чакта, урланган сарыкны кая куйдыгыз?
Минем сарык урлаганым юк. урларга уйлаганым да юк
Бүген, сиңа ашарга бирергә дип. Гайшә апаң килде. Чүлмәк белән аш китергән. Синең, димәк, ашыйсың килми9
Ялган бәла яккан җирдә ашыйсы килми минем
Ул кырт кына борылды, миңа бүтән ләм-мим бер сүз әйтмәстән. чыгып китте. ишекне йозак белән бикләп алды.
Мин төн уртасына тикле йоклый алмадым Безне, ятим балаларны, ач-ялангач итмәс өчен көне-1 өне иза чиккән әниемне уйлап яттым Ул кайгырадыр инде, минем өчен күз яше коядыр. Безгә үч итеп, милицияне котырткан күршеләрне каргыйдыр Мин юкка аның сүзен тыңламадым, укуымны юкка ташлап кайттым. Әнием минем укуымны бик тә теләгән иде бит. Казанбаш мәктәбе укытучылары ел саен кыш урталарында яки яз ахырларында Көтек клубында ата-аналар белән очрашалар. Көтек. Өчиле. Каенлык балаларының йөреш-өлгерешләре турында сөйлиләр, шулар арасында югары сыйныф укучысы Рамазан Салахов, бишенче йә алгынчы сыйныф укучысы без фәкыйрегез була иде Минем исем чыкканны әнием өзелеп көтә, ул минем алдынгы укучы булуым белән бик горурлана иде Менә булдым инде, болай булгач, алдынгы укучы, әтинең үлеме генә җитмәгән, мин тагын әниебезнең хәсрәтен арттырдым .
Минем уйларым Югары Пошалымга күчте Зур кош төсле олы гәүдәле Алма апаны, дәһшәтле вакыйгаларны дәһшәтле итеп сөйли белүчене күз алдына бастырдым Моңарчы мин аны ярата идем, аңа ияләнгән идем, аның кимчелекләренә, кире якларына күз йома идем. Алма апай бик саран иде Күршеләре аны дин йолаларын белүче дип
каймак яки сөзмә китерсәләр, ул аны башта идән астына төшереп куя, миннән куйдырта, бер атна узгач, каймак яки сөзмә ачып, өсләре жонлан- гач кына ашарга бирә иде. Андый ризыкны ничек ашыйсың инде? Кызы Мәликә апага, мин унике яшемдә Казанга алып барган Мәликә апага саранлык шуңардан йоккандыр әле. Саран булса гына бер хәл иде. ул әле кире беткән дә карчык иде. Аның сугыш чыкканчы колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып яшәве нәрсәдән дисез? Кирелегеннән. Аңардан сорыйлар «Гарифҗаннар сезгә сарык китермәделәрме?» «Юк. китермәделәр, андый нәрсәне күргәнем дә юк. ишеткәнем дә юк», дип әйтсә, ни була инде, йә? Юк, ул остара, милициягә шик салып: «Китерерләр сиңа бар, әллә кайчан ашап бетергәннәрдер инде...» —ди. И ходаем, мин бит әле икс ел буена, әти үлгәннән соң аларның сыер-сарыкларын көтүгә кудым, көтүдән каршы алдым, алар кырга киткән чакта өй сакладым, чишмәдән бәләкәй чиләк белән су ташыдым. Шуларны да онытты микәнни Алма апай? Хәер, мин аның өчен яшәмәдем Пошалымда. мин анда Хәкимулла абый хакына яшәдем, ул миңа искиткеч матур уенчыклар ясап бирә иде. Уенчыклар... уенчыклар...
Мин как идәндә йоклап киткәнмен.
Иртән, әле таң атып кына килгәндә, ишек ачылганга уянып киттем. Ишектән берьюлы өч кеше керде. Аларның берсе — Сибәгать абый малае Сөнгать, икенчесе Гаптеринең апасы, кияүдән аерылып кайтып, зинадан бала тапкан Хөмәйрә, өченчесе милиционер Бикташев иде.
Бикташев үзе белән кәнсәләр бүлмәсенә алып керүчеләрне өстәл янындагы урындыкка утыртты. Миңа аяк өсте басарга кушып җикерде.
Башта ул Хөмәйрә ападан сорау алды.
— Әйтегез әле. Хөмәйрә Шәйхетдинова. дөресен генә әйтегез, юкса, ялган сөйләгән өчен РСФСР җинаятьләр кодексында махсус статья каралган. тимер рәшәткә арасына эләгеп куюыгыз мөмкин... (Пауза ясап торды, мондый хәтәр сүзләрне үз гомерендә дә ишетмәгән, заманында, колхоз чыккан елларны ат караган, аннары кырда бил бөккән Хөмәйрә апа кан калтырап утыра башлады.) Әйтегез әле. Хөмәйрә апа. сезнең энегез Габдрахман төнлә берәр әйбер күтәреп кайтмадымы?
Кайтты,— диде иреннәре дер-дер килгән Хөмәйрә апа
— Нәрсә иде ул?
— Бәрәңге.
— Күпме?
— Бер капчык.
— Каян алып кайтты?
— Подвалдан.
— Менә бу егет юк идеме анда?
— Юк. а^ы күрмәдем.
— Энегез Габдрахман сарык суйдымы?
— Юк. Ьарык суймады. Сарык юк безнең.
— Читтән алып кайтып суймадымы?
Хөмәйрә апа сүзен әйтә алмас дәрәҗәдә курыкты. Күрәсең, бәрәңге урлауны ул гадәти нәрсә дип белгән, ә сарык чаклы сарык урлау—ул инде җинаять. Ул инде төрмә.
Бикташев аның шул халәтеннән файдаланып, шаһитенә ябырылды: Гражданка Шәйхетдинова. дөресен әйтегез. Ялган сөйләгән өчен җинаятьләр кодексында статья бар.
Хөмәйрә апа шулчаклы да курыккан иде, ул сүзен әйтә алмас дәрәҗәгә җитте. Аның авызыннан пьпы-пыты килгән авазлар чыга башлады. Бикташев эшнең зурга китүен, аның алдында педучилищеда укыган Ахунов түгел, надан бер авыл хатыны утыруын аңлады бугай. Хөмәйрә апаны кайтарып җибәрде. Тегесе, авыз эченнән белгән догаларын укый- укый, үзе белән алып кергән төенчеген күкрәгенә кысып, чыгып китте. Мин ул төенчеккә игътибар иттем, анда ашау ризыгы түгел, анда, мөгаен, чиста күлмәк-ыштан булгандыр, андый-мондый ябын куйсалар.
дип Хөмәйрә апа аны үзе белән алгандыр. Татар хатын-кызлары чисталыкны ярата.
Хөмәйрә апа чыгып киткәч. Төрнәленен кәнсәләр бүлмәсендә бераз тынлык булып торды. Бикташев иренен кысып, миңа карап алды да:
— Гражданин Ахунов, соңгы мәртәбә әйтәм, син Сибгатуллин Сөнгать. Шәйхетдинов Габдрахман белән сарык урларга бардыңмы9 Урлаган сарыкны кая куйдыгыз? Язмышыңны җиңеләйтәсең килсә, дөресен әйт, -диде
Юк. дидем мин. Бу - минем өскә яла ягу.
Допустим, шулай булсын. Бәрәңге урладыңмы9
Мин, идәндә йокласам да. ял итәргә өлгергән идем инде. Участковый Бикташевның күзенә карадым да дәшмәдем син мине тәма.м туйдырдың инде, дигән мәгънәне аңлатырга тырыштым. Ул — күп төрле җинаять эшләрен тикшергән карт бүре — моны аңлады, Сибгатуллин Сөнгатькә карап ым какты.
Сөнгать, үз өянәкле, чирле булса да, миннән таза, күп өлеш таза, укуын дүртенче сыйныфтан ук ташлаган, әдәбиятның нәрсә икәнен дә белми торган әрсез һәм дә гамьсез бер бәндә булып чыкты. Азактан мәгълүм булганча. Бикташев аны кыйнаган, шуңа күрә ул әйткән: «Минем сарык урлаганым юк. колхоз басуыннан, подвалдан бәрәңге урладым». дигән Участковый Бикташевка шул гына кирәк Җепнең очы табылды, әнә шул җепкә тотынып, зур җинаятькә барып чыгарга була «Кемнәр белән урладың?» — дигән Бикташев. «Гаптери белән урладым» «Сарык урладыңмы9» дип каныккан Бикташев «Юк. сарык урламадым, бәрәңге урладым», дигән Сөнгать. Кабат сораган Бикташев: «Кемнәр белән урладың?» «Гаптери белән». Бу җавап Бикташевны канәгатьләндермә! әп. Безнең күршеләребез, минем әтине үтерүдә катнашы булган кешеләр, мине, нәкъ менә колхоз председателе булган Ахун малаен, утыртып куюны йөкләгәннәр Бикташевка. Ихтимал, ришвәт тә биргәннәрдер. Хәзер менә Бикташев Сөнгатькә ым какты, Сөнгать минем каршьн а килеп басты.
Сибгатуллин Сөнгать, сезнең белән бергә Ахунов Гарифҗан бәрәңге урладымы ? дип сорады.
Сөнгать күзен дә йоммыйча:
Урлады, диде.
Шул ук сорауны Бикташев миңа бирде, мин дәшмәдем Мин. гомумән, күңелемне дәшмәскә, бер сорауга да җавап бирмәскә дип беркеткән идем
Бикташев Сөнгатькә тагын ым какты, тегесе кизәнеп торып минем яңакка салып җибәрде. Мин, кылчык хәтле ябык малай, идәнгә тәгәрәп ки 1 тем, гәүдәм ябык булса да. йөрәгем зур иде минем, котырып ачуым чыкты, идәннән үрмәләп килдем дә Сөнгатьнең ботына тешемне батырдым. ул өйне күтәреп китәрлек итеп акырып җибәрде Бикташев урыныннан очып чык!ы да, мине күлмәк якамнан тотып стенага китереп бәрде. Минем борыным канады, канаган борынымны күлмәк җиңем белән сөртә-сөртә Пошалым башы Алма апай өйрәткән сүзләр белән мин Бикташевны каргарга тотындым:
Башың бетсен, муеның астына килсен, ятим малайны рәнҗе!кән өчен. Ходай тәгалә сиңа иң әшәке җәзаны бирсен!
Бикташевның да инде сабырлыгы төкәнгән иде. шушы җәбәхәер авыл малаен, шушы йолкышны җиңә алмавын белү авыр иде бугай аңа. ул мине тагын күлмәк якамнан умырып ютын күтәрде дә өстәл янына ки I open бастырды, аннары баш бармагын тырпайтып, минем колак яфрагы турысына басты. Озак басып торды, мин башта күз алларым караңгыланганны тойдым. аннары аңымнң җуйдым. Азактан, күп еллар узгач, медицина энциклопедиясеннән укын белдем, ул минем йокы артериясен томалаган икән
Аңыма килгәндә, ул өстәл янында утырып тора, папирос тарта иде. Йөзе инде аның усал түгел, талчыккан иде.
Миңа үзенең каршысына, өстәл буена утырырга кушты.
Менә шулай. Ахунов, әгәр син миңа хәзер дөресен әйтеп бирмәсәң. КПЗда* суд тикшерүчесе сине алай гына җәзаламас, эчеңне-бавырыңны сытар, син гомерлек гарип булып калырсың.
Минем гарип бульш каласым килми иде. Болай да тормышта күп рәнҗетелдем бит инде. Мин Гаптери белән Сөнгатькә ат бирдем, алар басудан бер капчык бәрәңге урлаганнар, әгәр бер капчыкта өч йот бәрәңге була дип исәпләсәк, димәк, алар урлаган бәрәңгенең бер поты минеке дигән сүз. «Сарык урлауда катнаштыңмы?» дигәнгә мин. юк. дип җавап бирдем. «Бәрәңге урладыңмы?»—дигәнгә, урладым, дидем «Каян урладың?»—дигәнгә, подвалдан урладым, дидем. Басудан урладың ни. подвалдан ни -барыбер түгелмени?
Боларның барысын Бикташев бик тырышып ак кәгазьгә—шакмаклы дәфтәр битенә язды, аннары миңа кул куярга кушты.
Укымыйча кул куймыйм, дидем мин.
— Укы. син аны. закон буенча, укырга тиеш.
Чорнап-чорпап язылган язуны мин озаклап укыдым. Анда хәреф хаталары да. пунктуация хаталары да байтак иде. Участковый Бикташев- ның ачуын кабартмас өчен мин аларыи әйтеп тормадым. Ул язганнарга кул куйдым.
Бикташев. өстеннән таулар төшкәндәй, җиңел сулады. Миңа таба башын сузып, якын дустына серен әйткәндәй, ягымлы һәм тыныч тавыш белән:
Син. Гарифҗан, судта шушы ук сүзләрне әйтеп бар. Юкса синнән кабат сорау ала башларлар, кыйнап булса да әйттерерләр, миңа сөйләгәннәрне сөйләсәң, җиңел генә җәза белән котылырсың,—диде.
Мин аңар ышандым, ул чакта аның үз мәнфәгатен кайгыртып сөйләнүен аңламадым. Кешеләргә ышану, беркатлылык минем гомерлек сыйфатым булды.
Хөкем карары. Колония
_ушы көнгә кадәр миңа аңлашылмаган хәл: безне Гаптерине. ш Сөнгатьне, мине—Бикташев үзе дә. мылтыклы конвой да озата бармады. Төрнәлегә. безне алмага, әлеге дә баягы һидият абый менгән иде.
Нишлим соң. егетләр, куштылар,- диде ул. кулларын җәеп.
Без Төрнәледән Өчилегә төшмәдек. Олы юл белән Арчага киттек. Юлда сөйләшмәдек, һәркем үз уен уйлап барды. Минем уй оптимистик иде. мин җәзаның аз биреләчәгенә күңелемнән иман китердем. Әгәр каты җәза бирәсе булсалар, безне Көтек авылының гап-гади бер кешесенә ышанып тапшырмаслар иде. безне кораллы конвой озата барыр иде.
Арчада безне мин педучилищеда укыган чакта көн саен яныннан узып йөри торган ике катлы, тәрәзәләре тимер рәшәткәле йортка кигерде һидият абый, бик озын бер коридорга килеп кергәч, җанга курку төште бу коридордан әллә нинди күңелгә ятышсыз ачы-төче исләр килә иде.
Майормы, капитанмы киемендәге тәбәнәк бер татар безне һидият абыйдан кабул итеп, аны кайтарып җибәрде. Озаклап документларны укыды, һәркайсыбызның исем-фамилияссн сорап чыкты Ике сакчы чакырып. безне КПЗга ябарга кушты.
КПЗ камера предварительного заключения, татарчасы — хөкем карары чыгарылганчы вакытлыча ябып тору урыны.
Шунда Гаптери абыйның теле ачылды
Гражданин начальник, —диде ул, —безне ике көн ашатмады Бик- ташсв. өйдән китергән ризыкны да бирмәде, безне ачка үтерергә уй-ламыйсыздыр бит?
«Гражданин начальник», аның ягына күз дә салмыйча, сакчыларга дәште:
КПЗ ишек алдындагы ашханәгә алып кереп ашатыгыз.
Ашаттылар. Бер сынык ипи. бер тимер җамаяк кәбестә шулпасы бирделәр.
«КПЗ» дигәннәре мин укыган педучилище бинасы каршындагы пожар каланчасының аскы каты икән. КПЗга ябар алдыннан безнең чалбар каешларын, чабата киндерәләрен кисеп алып калдылар Без кергәндә, анда икс-өч кеше бар иде. Алар салам матраска, биек сәкегә тезелеп ятканнар иде. Берсе йоклый, икесе әкрен генә сөйләшеп утыра, битләрен сакал-мыск баскан иде. Сөйләшеп утыручыларның берсен, илле биш яшьләр гирәсендәгесен, чалбар кесәсенә салып, бер кило бодай алып кайгкан өчен япканнар, икенчесе колхоз председателен кыйнаган өчен утыра иде.
Ә сезне нәрсә өчен кулга алдылар? диде тоткыннарның олы яшьтәгесе.
Бәрәңге урлаган өчен, -диде Гаптери абый Безне менә шушы б..к чүлмәге сатты, дип ул көтмәгәндә Сөнгатьнең яңагына салып җибәрде. Шундый каты чалгыратып салды, теге дөбердәп идәнгә аулы, акырып җибәрде. Ул акырганга йоклап яткан тоткын уянып, берни аңламый, әсәренде, богаулы ишек ачылып, аннан надзирательнең башы күренде:
Ч ю за безобразие'.’ диде ул чыелдавык нечкә тавыш белән
Берни дә юк, гражданин начальник, менә бу мөртәт йоклаган җиреннән саташып, идәнгә егылып төпне, диде Гаптери.
То-то! диде надзиратель, ишекне ябып, шалтыр-шолтыр бикләде.
Гаптери ярсыган иде, ул Сөнгатьнең артына типте:
Хәзер үк сәке астына кер. юкса синең ише сатлык җанны буып үтерәм мин. диде.
Сөнгать атна буе сәке аегында йоклады, кон яктыргач кына сәке астыннан чыга торган булды Судка кадәр Гаптери аны шулай сәке астында йоклатты Мин аны яклап бер сүз дә әйiмәлем Сөнгатьнең минем яңакка сукканы күңелдән китмәгән иде әле
Бер атнадан суд булды. Бикташевка әйткәннәрне без расладык Ялган бәла итеп ягылган сарык урлауны өстебезгә алмадык Судка минем әни белән Хөмәйрә апа килгәннәр иде. Мин әнинең чыраена бер генә мәртәбә күз төшердем, ул ябыккан, чырае хәсрәтле, күз читләренә, ирен кырыйларына җыерчыклар тезелгән иде. Ул үзе дә миңа карамалы, башын иеп кенә утырды.
Хөкем карары кыска булды.
Миңа, балигъ булмаган үсмергә өч ел. Гаптери белән Сөнгатькә биш ел биреп. Казанның Кремль аегы төрмәсенә озаттылар.
Стансада. вагонга утыртыр алдыннан, безне туганнарыбыз белән күреш герлеләр. Әни туктаусыз елады, миңа ул бик-бик кызганыч тоелды.
Әй г тем бит мин сиңа, балам, укуыңны ташлама, дип әйттем бит Үзеңнең акылың булмаса. олылар сүзен тыңлау да бер һөнәр Инде балам, тәти йөр. тәтилекнең чиге юк Үзеңне әйбәт тотсаң. ләчәнстуаның сүзенә каршы килмәсәң, анда алданрак та коткаралар, дип сөйлиләр Исән-сау бул. балам, хат язып тор безгә Без инде менә балаларны карарга Гайшә апаң белән икәү генә калабыз..
Паровоз гудок бирде, безне ашыгып вагонга утырттылар. Каравылчы ике солдат безнең ике ягыбызга утырды, вагон буш. анда башка кеше юк иде.
3.КУ.М« * 33
Башта безне япкан Кремль асты күчмә төрмәсе, аннары Казанның Социалистик шәһәрчегендәге — җәһәннәм астындагы Тугызынчы колония һәркайсы бик нык хәтеремә сеңеп калды.
Күчмә төрмәдә, утыз-кырык кешене бергә тутырган камерада, мин коточкыч акырган тавышка куркып уяндым. Бөтен кеше берьюлы акыра, стеналар тетрәп тора иде.
Өч надзиратель керде, хәлне шундук аңладылар, безнең камерага туры килгән өч законный карак тоткыннарның яңарак киемнәрен салдырырга тотынганнар икән, надзирательләр, аларның кулына богау кидертеп, алып чыгып киттеләр.
Тугызынчы колониядә мине аптырашта калдырган нәрсә — монда чиләктер, кәстрүлдер ише нәрсәләр ясап маташулары иде.
«Ничек була инде бу? — дип уйладым мин — Илдә сугыш бара, Ленинград камалышта, СССРның күпме җире фашистлар тарафыннан басып алынган, ә монда калай чиләк, калай кәстрүл ясап чиләнәләр. Бу тоткыннарны, сак астында, берәр заводка яки фабрикага куярга булыр иде.»
Тугызынчы колониядәге яшәү рәвеше миңа бер дә ошамады. Моннан ычкынырга кирәк иде. «Әни килеп йөрсә, үзләренә дә юк ризыкны авызыннан өзеп китерсә, минем бит җанымны борчу биләп алачак.» Мин әлеге тоткынлыгымнан бигрәк, алар өчен кайгыра башлармын дип курыктым. Тормышымда борылыш булуны көтеп яшәргә тотындым. Яз- мышыммы-ялгышыммы дигәндәй, көннәрдән бер көнне: «Мәскәү ягына ФЗӨга җыялар икән үсмерләрне»,—дигән хәбәр таралды. Кем тели, шул языла ала, имеш. Ике дә уйлап тормастан, бардым да язылдым. Сәламәтлегемне сорадылар, сау-сәламәт, дидем. Юлга әзерләнәсем юк, кара постау чалбар белән ак күлмәгемне ике буханка ипигә алыштырган идем, ник дигәндә. Кремльнең күчмә төрмәсе камерасында бандитларның яхшы киемнәрне барыбер талап алачакларын күрдем.
Язылып кайтканнан соң атна-ун көн уздымы икән, безне җыеп алдылар да тоткыннарны йөртә торган товар вагоннарына илтеп төяделәр. Монда гел үсмерләр генә, алар Тугызынчы колониядән генә түгел, Казанның төрле-төрле төрмәләреннән иде.
Казаннан безне Мәскәү ягына таба алып киткәч, сөенүне күрсәң! Димәк, чынлап та ФЗӨга алып баралар.
Юдинога җиткәч, туктадык. Ул сортировочный станса икән, ике көннән соң тоткыннар белән шыплап тутырылган өч вагонны ниндидер составка тактылар һәм безне бөтенләй кире якка — Себер ягына алып киттеләр.
Арчаны узган чакта, их, каласың бит туган якларым, дип йөрәктән каннар тамды.
Вагоннар, мин уйлаганча, товар вагоннары түгел, тоткыннарны йөртә торган вагоннар булып чыкты. Пассажир поездларындагы төсле, аларда да вагон эче купеларга бүленгән, тик ул купеларга дүрт кеше утырмый, уналты кеше утыра, дөресрәге — ятып тора иде. Анда купенын ике стенасына сигез нар куелган иде. Безне шул нарларда ай буе алып бардылар. Анда ятып торудан без бик нык ялыктык. Безне бер мәртәбә купебыз белән — уналты үсмерне карцерга яптылар, карцер дигәннәре үзебезнең үк купе булып чыкты, нарларның капкачларын төшерделәр дә аска, купе идәненә безне тыгызлап тутырдылар, анда хәтта борылу түгел, селкенергә дә мөмкин түгел иде. Шул рәвешчә ун сәгать басып торудан аяклар оеды, тәннәр тирләде. Бу — лаеклы, тиешле карцер иде. ник дисәң, безнең купе кырыендагы купега азык-төлек өйгәннәр, унбер яшьлек бер тоткын, моны сизеп алып, почмактагы тишекне пычак белән зурайткан, шуннан бөтен купега сохари, шакмаклы шикәр, консервы өләшеп чыкты. Без ул ризыкларны төне буе ашадык, ә көндезен, мичкәдәге селедка төсле, көне буе ач килеш тыгызланып басып тордык. Әмма бер генә үсмер дә шыңшымады, чыгарыгыз мине, дип гозерләнмәде.
Бер ай тулганда без Красноярскига килеп җиттек, анда бер тәүлек утыргач. Ачинск стансасына бардык, вагоннардан үсмерләрнең байтагын сакчылар кулларына күтәреп алып чыгарга мәҗбүр булдылар: тоташ ятудан да, ипи паекларын каракларга оттырып, баланда гына чүмерүдән дә хәлсезләнгәннәр иде.
Аннары безне колонналарга тезеп, бик озак җәяүләп алып бардылар, яннан конвоирлар һәм этләр барды, чыгып тезелгәч тә безне кисәттеләр: бер адым уңга, ике адым сулга — качарга җыену дип санала, конвойчылар кисәтмичә аталар!
Ялан кырда икеме-өчме метр биеклегендәге койма һәм чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган бер биләмәгә китереп керттеләр безне, бу инде — кырык өченче елның сентябрь башлары иде. Без анда ун көн чамасы яшәдек. Шушы койма биләмәсендә ике катлы итеп корган егерме-утыз метрлы нарлар иде. ул нарлар өй эчендә түгел, ачык яланда, койма белән әйләндереп алган яланда иде. Себер төне суык була. без. үсмерләр, бер-беребезгә сырышып йоклыйбыз, арка белән күкрәк туңмый, әмма астан да. өстән дә яннар, беләкләр шакыраеп ката иде.
Иртәгесен без койма буйларына тезелеп, кояшта җылынабыз, бу күчмә лагерьга атлы арба белән бик зур мичкә кергәнне көтәбез, мичкәдә безгә баланда һәм ипи алып киләләр, аларны күз ачып йомганчы чүмереп бетергәч, көндезге ашны көтә башлыйбыз
Ун көннәр шулай интеккәч, бу күчмә лагерьда сүз таралды: имеш, безне Норильскига озатмакчылар. анда елга бер-ике мәртәбә генә пароход килә, срогыңны тутыргач та. кышын-язын-көзен өеңә кайта алмый интегәсең.
Этап белән җибәрер алдыннан үсмерләрнең сәламәтлеген тикшерәләр. олылар белән ничек кыланалардыр, аларын әйтә алмыйм, әмма бездән сәламәтлегебезне сорап чыктылар. Мин авырыйм, дидем, үскән чакта мин бәләкәй һәм чандыр идем, кабыргалар таякны тырылдатып йөртерлек дәрәҗәдә тырпаен торалар иде. шунлыктан мине Норильск исемлегенә кертмәделәр, егермеләп үсмерне Березовка дигән, балигъ булмаганнарпы хезмәт белән төзәтү колониясенә алып килделәр Күп- месен җәяү атлаганбыздыр, күпмссен тимер юл вагонында килгәнбездер, инде оныттым, шулай да без иртән чыгып китеп, кичен генә Березовкага барып элгәштек. Тамакны туйдыргач, безне, егерме үсмерне, бер баракка кертеп бикләделәр карантинга Анысы 21 көнгә сузыла икән. Мин төнлә тагын бик каты акырышкан тавышка куркып уяндым. Тәрәзәдән законлы караклар кергән, алар карантиндагы үсмерләрнең яңа кием-нәрен талыйлар иде. Яңарак костюм-чалбарны, күлмәкне салдырып алалар, авылдан килгән тоткыннар бу тәртипне белми икән, салырга телә- мәгәннәргә караватка куелгән такталарны суырып алып, сыртына берне генә кундыралар, такталар сынып китә, авыл мокытын ул арада өч бандит чишендереп тә бетергән була, алар үзләре белән кырык ямаулы чалбарлар, тишек ботинкалар алып кергәннәр, шуларны киендергәч, карантиндагы үсмерләр танымаслык булып шыксызланып калды. Мин Казанның Тугызынчы колониясендә чакта ук матур киемнәремне ипигә алыштырган булганлыктан, минем кырык ямаулы чалбарыма да. иске күлмәгемә дә кызыгучы булмады, мин бу юлы тыныч калдым Азактан белдек бандитларның үсмерләр киемен талаулары колония түрәләре белән сүз куешып эшләнә икән, малайларның нинди акыруларына да карамастан, каран IHH бүлмәсенә бер сакчы да. надзиратель дә. бер тәрбияче дә кермәде.
Иртәгесен безне мунча кертен чыгардылар.
Мунчага кергәндә, ишек төбенә куелган өстәл янында хәрби киемле бер кеше язып утыра иде. Ул исем-фамилияне. яшьне, нинди статья белән эләккәнне һәм һөнәрне сорый. Шул чактагы әрсезлегемә минем хәзер дә исем китә. «Маляр, художник» дип яздырдым бит. әй
Тагын бер көннән карантин бүлмәсенә гражданский киемдәге бер урыс керде. Ул илле яшьләр тирәсендә иде. Өстендә соры кост юм, ак күлмәк, кара галстук, аягында туфли, башы яланбаш, чәченә мул булып чал кунган иде.
Ахунов кем була?—дип сорады ул.
Мин салам матрас өстендә сузылып яткан җиремнән, тимер караваттан торып, аның янына килдем.
Киттек, улым, минем белән,— диде ул. Аның «улым» дип дәшкәненә, «гражданин Ахунов» дип дәшмәгәненә бик аптырадым. Сакчылар торган капкадан ул мине иреккә алып чыгып, бер конторга алып керде. Аның янтыгында наган кобуры да, үзе белән бергә мине алырга кергән сакчысы да юк иде.
Конторда чәчләрен кыска итеп кискән, кофта-юбка кигән ике яшь хатын утыра иде Әлеге мине алып чыккан кешегә алар:
Иван Михайлович, ничек тәвәккәлләп алып чыктыгыз сез бу зек- ны? Аның бит сакчысыз качып китүе ихтимал.— диделәр.
Беркая да качмаячак ул. Аңа колхоздан бәрәңге урлаган өчен өч ел биргәннәр бер пот бәрәңгегә. Тикшердем мин аның документларын. Качып китсә ул бит ун ел ала. Авыл малае. Өстәвенә тугыз сыйныф белеме бар. Өстәвенә үзен маляр дип, художник дип таныта...
О боже!II III диделәр кыска чәчле ике маржа икесе берьюлы
Менә шулай, улым, мин Березовка колониясендә тәрбия эшләре буенча начальник. Иван Михайлович булам. Син үзеңнең һөнәрләреңне зур итеп яздыргансың. Буяучы, рәссам. Рәсем ясый белсәң, без сине клубка алырбыз, бездә ике ел утырган рәссамыбыз срогын тутырып, иреккә чыкты Рәссамсыз калдык. Инде син рәсем ясый белмәсәң. буяучы булырсың, тоткын балалар яшәгән бүлмәләрне әледән-әле буяп торырга туры килә безгә. Колония зур — биш йөз үсмер. Тораклар да. бүлмәләр дә күп. өстәвенә шунда ук мәктәп тә бар. Аңладыңмы? Аңласаң, бик шәп. Буяу эшен белмәсәң. утын кисәрсең, утын кисәргә дә ярамасан. фикал тазартучы, ягъни бәдрәфләрне җыештыручы булырсың. Менә сиңа бер табак ватман, менә сиңа пумалалар, менә сиңа «Япон яры» дигән открытка. Күчереп ясап кара шуны. Килештекме9
Мин. шатлыгымнан нишләргә дә белмичә, ватман кәгазе өстенә карандаш белән открыткадагы күренешнең контурын сыза башладым
Тәрбия башлыгы мин карандаш белән сызып бетергәнче кулыма карап торды, сызып бетергәч, ватман кәгазен үзенә таба борды да күзен кысып карагач
Бара бу! Дәвам итегез.— диде.
«Япон яры» картинасын мин тоташтан ике көн буена ясадым. Тәрбия начальнигы минем янда утырмады, теге яшь хатыннар икесе дә урыннарында иде. алар алмаш-тилмәш мин ясаган картинаны карап киттеләр, үзара пыш-иыш сөйләштеләр, мин аларның «какой молодец»2 дигән сүзләрен генә шәйләп калдым. Шуннан соң тагын да тырышыбрак ясарга тотындым картинаны, хәтта аңа челтәрле итеп рам да ясап куйдым
Иван Михайлович кичке сәгать бишләрдә конторга кайтты, мин ясаган «Япон яры» (картинаның артына «Японский берег» дип язылган, анда субайларга утыртылган су эчендәге япон йорты, зәңгәр диңгез, ни өчендер сары төстәге күк йөзе, яшел агачлар бар иде) рәсемен ул озаклап, күзен кыса төшеп карады, ни әйтер икән. дип. мин ут йотып торган чакта:
Булган бу! дип кичәге сүзен әйтеп куйды.
Яшь хатыннар миңа карап елмайдылар, кул чәбәкләп куйдылар Иван Михайлович мине үзе белән ияртеп алып китте.
Бараклар төсле үк, әмма алардан шактый биек һәм озын бер бинага алып керде. Анда безне симез гәүдәле, ике иякле бер марҗа каршы алды. Исәнләштеләр.
1 Ай алла!
III Нинди егет.
Шәрә маңгайлы.
— Катерина, менә мин сиңа яшь рәссам алып килдем. Ул стеналарга сурәт төшерер, син аңа ярдәм итәргә тырышырсың, - диде
Аннары без клубның залына кердек. Стеналар, түшәмнәр ап-ак итеп агартылган, аларга әле бернинди дә плакат эленмәгән, залның урындыклары бер почмакка өеп куелган иде.
— Улым, менә шушы стеналарга клейлы буяу белән рәсемнәр ясап чыгарга кирәк.— Ике тәрәзә арасына алып килде. Әйтик, менә монда «Яшәсен совет гаскәре җәяүлеләр!» Менә бу тәрәзә арасына «Яшәсен совет артиллеристлары!», калган ике тәрәзә арасына совет очучыларын һәм танкистларын ясарсыз. Буяуларны иртәгә кертерләр, төрле калибрдагы кистьләр дә булыр. Килештекме?
— Килештек. — дидем ,мин, боларның һәммәсе барып чыгарына ышанып җитмичә.
Үз гомеремдә, мәктәптә укыган елларымда, минем өчен буяулы булудан да зуррак бәхет юктыр кебек тоела иде. Арча кибетләреннән сатып алган майлы буяу «Яшәсен Май бәйрәме!» дигән плакат язарга гына җитте. Аннары миңа буяу алырлык акча тәтемәде. Хәтта педучили- щеда да мин буяусызлыктан интегә идем. Майлы буяу белән минем табигать күренешләрен язып карыйсым килә иде Шулай бервакыт Күпе- рбаш авылы егете.— ул да безнең Казанбаш мәктәбендә укый иде. майлы буяу белән урман картинасы ясан алып килде, без аның картинасына да таң калып карадык, азактан Арча конкурсында аның бүләк алуына да кызыктык, һәрхәлдә, мин кызыктым. Мин дә. буяу булса, андый картинаны ясый алырмындыр кебек тоя идем үземне Арчанын кулы магында майлы буяу белән ясаган кояш баю. кояш чыгу картиналарына. алардагы офыкның алсулыгына, ул алсулыкның су өстендә шәүләләнүенә сокланып бик озак карап тора торган идем.
Менә хәзер миңа стена чаклы стенаны ышанып тапшыралар, иртәгә төрле төстәге буяулар, буяу пумалалары китерергә вәгъдә июләр. Коры буяу нинди була икән соң ул? Аны җилемдә ясыйлар микәнни? Бәлки, ул мин Арчада чакта кызыл материягә клейлы акбур белән язган төсле буяудыр? Мин гнуларны уйладым, тик боларның берсен дә тәрбия эшләре башлыгы Иван Михайловичка әйтмәдем. Әйтсәм, ул миннән баш тартыр дин курыктым. Әле шушы көнгә кадәр минем зур стеналарга коры буяу белән, юк. ялгыш әй тәм клейлы буяу белән берәр метрлы плакат язу. берне генә түгел, өч-дүртне берьюлы ясау төшемә дә кергәне юк иде.
Иван Михайлович мине тагын үзе белән ияртеп алып китте Ул мине ашханәгә, аш биреп т ора торган тәрәзәгә китерде
Мин сездән үтенәм. диде яулыгын өчпочмаклап бәйләгән, өстенә ак халат кигән аш бүлүче апага,- менә бу үсмер — безгә бик тә кирәкле кеше, аның гамагы туйганчы ашатсагыз иде Килештекме?
Аш бүлүче ана миңа зур бер калай табак белән куе аш салын бирле. Мин гамагым туйганчы ашадым да кунарга клубка кайттым. Екатерина Семеновна (клуб мөдиренең исеме шулай иде) күршесендәге бәләкәй бүлмәгә урын җәеп бирде. Матрацына салам тутырган булса да, мин мамык түшәктәге төсле йокладым ул төнне. Төрнәледә Бикташев кебек явыз кеше. Красноярскига килгәндәге явыз сакчылардан соң. үсмер малайларны яңа киемен бирергә теләмәгән өчен генә гакга сынганчы кыйнаган законлы караклардан соң. миңа беренче мәртәбә Иван Михайлович кеше итеп дәште, улым. диде, «гололобый»' дип мыскылламады, мин үземне иректә кебек хис иттем.
Иртәгесен ашханәгә барып тамак туйдырып кайтуга, тәрбия башлыгы әйткән буяу порошоклары һәм җилем килгән иде инде. Аны алып килгән кеше үзе дә буяучы булып чыкты. Саргылт мыеклы, күзлекле ул кеше алтмыш яшьләр тирәсендә булгандыр, аның күз тирәләрендә дә.
битендә дә җыерчыклар күбәйгән иде инде, әмма ул үзе әле эшкә бик җәптәш икән: су кайнатып, аңа җилем һәм буяу порошоклары кушып, ул миңа берничә чиләктә буяуны әзерләп тә өлгертте. Кичтән дөрес уйлаганмын. акбур белән җилемне кушып мин ясый торган буяулар икән алар.
Инде миңа стенага ясыйсы плакатларны табарга кирәк иде Күршедәге китапханәгә кердем. Актарына торгач, сап-сары чәчле яшь кенә марҗа кызы китапханәче белән без танкистлар, җәяүле гаскәрләр, очучылар турындагы плакатларны гәзитләрдән табып алдык. Артиллеристлар турындагысы юк кына бит. Мин башта ни өчендер артиллеристлар. безнеңчә әйткәндә, тупчылар турындагысын стенага зур итеп төшерергә дәртсенә башладым. Эзли торгач, китапханәче кыз белән без икәү гражданнар сугышы чорындагы Чапаев. Петька. Аннушканың пулемет янындагы рәсеменә тукталдык. Бәләкәй рәсемне шакмакларга бүлеп (рәсем өстенә шакмаклар ясап, аннары шуны ничә мәртәбә зурайтканны исәпләп чыгарып, клуб стенасына шакмаклар ясап), мин эшкә тотындым Клейлы буяу акшарлы стенага тигез ята иде. бәләкәй пумала белән, кара буяу белән мин булачак плакатның контурларын сызып чыктым, тоташ буяла торган урыннарын дядя Сашага тапшырдым, өч геройның да битләрен үзем ясадым.
Кичке сәгать бишләрдә плакат ясалып бетте. Дядя Саша артка чигенеп. якынрак килеп, плакатны карап торды да әйтте:
Мин сине мактыйм. Ахунов.—диде.
Күңел үсеп китеп, икенчесенә дә тотынмакчы идем.
Бүгенгә җитеп торыр, бозып куймагаек.— диде буяучы дядя Саша Ул арада тәрбия начальнигы Иван Михайлович та килеп керде Ул ашыгып Чапайлар янына килде, әле дә хәтеремдә, күзләре башта зур булып ачылды, аннары йөзенә елмаю чыкты, күзләре нурландылар, ул рәхәтләнеп көләргә тотынды.
Ә мин аңардан хөкем карары көтгем. Хөкемне ул тиз генә чыгармады. Мин дә, буяучы абзый да дулкынлана башладык
Нигә Чапай? Нигә бүгенге сугыш геройлары түгел'’ -дип сорады ул бездән, ниһаять.
- Андый рәсемне таба алмадык. Плакат өстенә нинди сүзләр языйк, Иван Михайлович?
Бернинди сүз дә язмагыз. Чапайларны белмәгән кеше юк Моның Чапай булуы әйбәт тә әле. Романтика, егетләр, романтика! Яшьләр романтика ярата. Бу плакатыгыз сезнең чын тәрбия чарасы. Башка рәсемнәрегез бармы?
Без аңа очучыларны, танкистларны, җәяүлеләрне күрсәттек.
Ул канәгать калды.
— Дәвам итегез.— дип. безнең белән саубуллашып, кайтып китте Китәр алдыннан ул клуб мөдире бүлмәсенә кереп чыкты. Күрәсең, ул аңа безнең хакта җылы сүзләр әйткән, Екатерина Семеновна безнең плакатны бер мәртәбә карап киткән иде инде, ул чагында ләм-мим бер сүз дәшмәгән иде, бу юлы:
— Булдырган егетләр! - диде.
«Әһә! Начальник синең дә телеңне ачтырдымы?» дип уйладым мин. Без ашханәгә барып, тамак ялгап кайттык.
Әйдәгез, безгә барып кына кунабыз.— дип тәкъдим ясады Саша абый, ашханәдән чыккач.
— Сезгә дигәне кайда соң ул?
— Буяу цехында.
Анда кемнәр бар?
— Буяу мичкәләре дә мин.
Ә ул цех кайда?
Производство зонасында.
— Вахта аркылы чыгасызмы?
— Әлбәттә
- Ә мине чыгарырлармы соң?
— Үзем сөйләшермен.
Мин капка янында торып калдым. Саша абый вахтер янына кереп китте. Ул анда озак торды, мин ник риза булганыма инде үкенә башлаган идем, ул арада Саша абый килеп чыкты да минем кулдан җитәкләп, вахта аша производство зонасына китереп кертте. Озын бер барак буендагы такта тротуардан бардык. Саша абый шул озын баракның ишеген ачкыч белән ачты, бик озын, аргы башы әллә капларда ук булган бүлмәгә кердек. Мин анда унлап мичкә, аксыл-сары буяуга буяган, кайсыберләре шпаклевка белән сыланган унлап шкаф күрдем
Менә бу безнең буяу цехы була инде.— диде Саша абый Мин өч ел инде бу цехта мастер булып эшлим. Менә шундый шкафлар, өстәлләр буйыйбыз без. аларны йә нарат төсенә, йә имән төсенә кертеп буйыйбыз, менә бу мичкәләрдә буяу, —ул бер зур гына мичкәнең капкачын ачты, анда каймактай куе. җете ак буяу тулып тора иде. Башка мичкәләрне дә ачып күрсәтте. Аларында яшел. сары, зәңгәр, кызыл буяулар иде. стена буенда берничә бидон тора аларында олиф икән, буяу сыекларга.
Минем өчен дөньяда берьюлы шул тамаша күп майлы буяу күрү гайре табигый нәрсә иде, башым әйләнеп китте, мин тәрәзә буенда үз уйларыма батып, озак басып тордым.
Мастер булу өчен ниләр кирәк?
- лександр Николаевич белән, ягыш Саша абый белән без Березовка колониясенең клубына атна-ун көн эчендә барлык плакатларны ясап чыктык. Шуннан соң клубта минем кирәгем калмады диярлек. Аша саен бер мәртәбә күрсәтелә торган кинофильмнарның белдерүен яза. клубның буялып бетмәгән урыннарын буйый идем, бер ай дигәндә ул эшләр дә бет те.
Клуб мөдире юан маржа Катерина янына озын буйлы, карчыга борынлы бер зек ияләште Алар бергәләп мөдир хатынның бүлмәсендә бикләнеп ю утыргалыйлар. очрашкан чакларында бер-берсенә яз кояшы кебек елмаялар, мондый елмаюлар астында ниндидер киная ята. шуңа күрә тоткыннар андый гамәлләрне шактый ук ямьсез итеп әйтәләр «Л ы бается как параша»1, диләр. «Параша» дигәне нәҗес мичкәсе, гадәттә, ул төрмә камераларында була, законлы караклар, берәр тоткынга җәза бирергә теләсәләр, аны параша янына яткыралар яки аны юарга мәҗбүр игәләр Шөкер, миңа андый җәзаның эләккәне булмады, үсмерләр колониясендә тәртип нык. законлы караклардан үсмерләрне мыскыл иттермиләр иле. Әмма минем «параша» турында сөйләвем юкка гына түгел Катерина янына ияләнгән зек нәкъ менә законлы карак булып чыкты Ул күнгән инде балигълар яшеннән чыккан, әмма үзен әле уналты яшендә дип кенә яздырган, врачлар гадәттәгечә тештән карап, аның яшен билгеләргә тырышсалар да. билгели алмаганнар, ул әйткәнгә риза булып. аңа уналты яшь куйганнар. Законлы ул карак табигать биргән сәләтләрдән мәхрүм түгел, клубта эшләүче берничә хатынны зек гарны һәм. әлбәт тә инде. Катеринаны үз янына чакырып, гитара уйный, үзе уйнаганга кушылып
Я нс ПОЮ про всю Одессу.
Вся Одесса очень велика.
Пропускаю всю капусту
Восславляю Костю-моряка.
Нәҗес мичкәседәй елмая
дип җыр башлый, тавышы таң калырдай матур, моңлы, ул кычкырмый, тавышы белән уйнамый, үз эченә китеп, барыбызны да онытып моңлана иде.
Шул хәтле матурлык, нәзәкатьлек белән бергә, аңарда тупаслык та. кансызлык та. үзен башкалардан өстен куярга тырышу да бар иде Мин һәм Саша абый ясаган плакатларны күргәч, ул миннән:
— Өч баһадирны ясый аласыңмы? —дип сорады.
— Ясый алам.— дидем мин.
Ихтимал, миңа, ясый алмыйм, дип әйтергә кирәк булгандыр, минем беркатлылыгым бу очракта үземә зыянга булып чыкты. Әлеге озын буйлы зек миңа усал карап, үзем исәнләшмәсәм. исәнләшми йөри башлады.
Клубта идән юучы ике әсир хатын бар иде. Атнага бер мәртәбә үсмерләргә кино күрсәтәләр, клубка нибары 150 кеше сыя. биш йөз үсмерне өчкә бүлеп, өч мәртәбә күрсәтәләр киноны, алардан соң өч мәртәбә юарга кирәк идәнне, инде иң авыр эшләрдә эшләүче тагын 50 олыларны алсак, дүрт мәртәбә кино күрсәтәләр булып чыга. Шулай булгач, табигый, клубның бик дәү идәнен атнага өч-дүрт мәртәбә юарга кирәк булып чыга.
Баштарак юан марҗа Катерина миңа әйтте, идән юучы түтәйләргә кыен, алар икәү генә өлгерә дә алмыйлар, булышырга кирәк булыр, диде.
Мин булыша башладым—аларга су ташып тордым.
Бер атнадан идән юучыларның берсе котылып, иреккә чыкты. Идән юарга без икәү калдык Тагын өч көннән идән юучыларның икенчесе авырый икән, клубның болын чаклы идәнен, әсирләр көзге балчыкны, агач табанлы башмакларына ияртеп кергән балчыкны юу минем өскә төште.
Баксаң-күрсәң. идән юучы әсир хатын һич тә авырмаган, мине түбәнсетү. кимсетү өчен марҗа Катерина белән законлы карак клуб идәнен юуны минем өскә юри аударып калдырганнар икән. Имеш, такыр башлы бер татар малае законлы карактан — кешеләрне таң калдырып җырлый белә торган адәмнән өстен булып чыксын! Моңа юл куярга ярамый. Я—ра — мый! Әнә идән юсын, әнә мескен булып яшәсен, рәссам мин дип. кукыраеп йөрмәсен.
Шушы аяусыз фәлсәфәгә төшенү белән мин моннан китү ягын карадым. Беркөнне, аш алырга чыккан җиремнән тәрбия начальнигы Иван Михайловичка әйттем:
— Гражданин начальник, клубта миңа эш бетте, әсир үсмерләр кино караганнан соң идән юуу гына калды.— дидем. Бәлки, мине буяучылар цехына күчерерсез, мин бит — квалификацияле кеше, мин анда күбрәк файда китерермен.— дидем.
— Ярый. улым, мин сине аңладым. Фикеремне иртәгә әйтермен,— диде.
Иртәгесен ул мине буяучылар цехына күчерү өчен колония башлыгы белән сөйләшкәнен, башлыкның моңа риза булганлыгын хәбәр итте.
Мин салам матрацымны күтәреп, китәргә җыенгач, клуб директоры Катерина янына килеп йөргән законлы карак минем юлыма аркылы төште.
Такырбыш. син кая җыендың болай? диде.
— Буяучылар цехына,—дидем мин.
— Кем рөхсәт итте?
Иван Михайлович.
Законлы карак минем чыгу юлыннан читкәрәк китте, әмма миңа янап әйтте:
— Мин сине нишләтергә икәнен белермен!
Буяучылар цехына күчкәннән соң мин атна буе ул бандитның безнең янга килеп чыгуыннан, миңа кул күтәрүеннән куркып яшәдем. Әмма бер атнадан соң колония буйлап «Атаман» кушаматлы законлы каракны
унбер яшьлек малайның балта белән чабып үтергәнлеген хәбәр иттеләр. «Атаман» дигәннәре миңа янаган теге карак булып чыкты
Моны мин хөрмәтле укучыларыбызга җентекләбрәк аңлатып бирергә тиешмен. Кеше хәтле кешене үтерү вакыйгасы хәтта колония шартларында да «ЧП» санала
Бөек педагог Антон Макаренконын «Педагогик поэма» исемле китабын сез укыгансыздыр дип ышанам. Илнең ин авыр чакларында да ул сукбайлардан, кесә каракларыннан, хәтта бандитлардан кеше ясап чыгара. Ул аларга ышана, ул аларның намусларын уята. Отрядларның башлыкларын— талант ияләрен тәрбияли ул. Әнә шул активистлар башкаларга йогынты ясый.
Безнең Березовка колониясендә дә биш йөз үсмерне отрядларга бүлеп чыккан иделәр. Ул отрядларда егерме-утыз кеше санала, алар белән зур йогынтысы булган активистлар җитәкчелек итәләр, тәрбия начальнигы да, режим начальнигы да. колония начальнигы да активистларның биографиясен, тормыш юлын кыл иләктән үткәргәннәрдер инде. Халыкта: «Бер пычрак сыер бөтен абзарны буйый» — дигән мәкаль бар. «Атаман» кушаматлы законлы карак нәкъ менә шундый «пычрак сыер» булып чыга. Ул үзе балаларга йогынты ясарга, аларны уңай яктан тәрбияләргә алынса да, элекке шөгылен—караклар законы белән яшәвен ташламый. Үсмерләрне картада отып, аларның ипиләрен шестеркалардан җыйдыра, колониягә килгән яңа тоткыннарның затлы киемнәрен салдыра, үзенә буйсынмаган үсмерләрне кыйный. Ул боларның барысын колония башлыкларына, тәрбиячеләргә күрсәтми эшли, сакчылар белән сүз куешып, затлы киемнәрне аларга тондыра, тегеләре әлеге бандитка ни кирәк, ташып торалар. Ул хәтта ял зонасына, баракка кайткач, үсмерләр алдын-да аракы эчүдән дә тартынмый. Менә шушы адәм атлы «активист» үзе башлык булган отрядның тәмам канын эчкәч, аңар түзәр әмәл калмагач, ун елга утырган унбер яшьлек малай, әнисенә карага садистлык кылган әтисен балта белән чабып үтергән малай, кышын баракларга яккан чакта утын яра торган балтаны урлый һәм барлык отряд йоклап беткәч, «Атаманның» башына балта белән чаба.
Бездә гомер буе күп нәрсә формаль эшләнеп килде. Антон Семенович Макаренко бит активистларны башта үзе тәрбияләгән, аларның кристаллдай саф күңелле икәнлекләренә ышангач кына, отряд башлыклары итеп куйган. Ә монда ir.iupa -ыртеп, блатной җырлар җырлап йөргән бер бандитны отряд башлыгы игеп куялар
Унбер яшьлек үтерүче судта ни өчен «Атаман»ны үтерүен сөйләп биргән, Березовка колониясе башлыкларының күзе маңгайга менә, алар ашыгыч рәвештә отряд башлыкларың этапка озаталар — берсен-бер калдырмыйча. Ә бит алар арасында намуслылары да булгандыр
Хәлләр нинди генә борылыш алмасын, мин язмышым өчен кан калтырап торудан котылдым. Ә Саша абый мине бик тырышып малярлык эшенә өйрәтә башлады. Ул моны миңа карата изгелек эшләү өчен генә, үсмер егетне кызганудан гына эшләмәде бугай Буяу цехында шкафтыр-өстәлдер ише йорт җиһазларын буяу белән бергә, балалар бакчалары, яслеләр өчен уенчыклар да ясыйлар иде Мин буяу цехына күчкәнче, балалар яслесе өчен дип эшләнгән дүрт айлык продукция курчаклар йоклату өчен кирәкле бәләкәй агач караватлар инде буялган килеш складта яга икән. Аларны меңләп кенә саныйлар иде Менә шуларга ак ромашкалар, каз рәсемнәре, көчек сурәтләре төшерергә кирәк иле. Әгәр аларның һәркайсын кулга тотып, берәм-берәм сурәт төшерә башласаң, дүрт ай буена җыелган ул уенчыкларны ел буена да эшләп бетерерлек түгел иде Уйлый торгач, мин уйлап таптым: безнең аргы башы чак күренеп юрган озын цехка алтышар метр озынлыгында идән сайгаклары алып керт герлем (күршедә генә агач эшкәртү цехы бар иле), а гарны биек кузлаларга куйдырдым ла уенчык караватларны шунда тездереп чыктым. Малайлар бу эшне бик теләп башкардылар Шуннан
соң мин уенчык караватларга сурәтне конвейр белән төшерә башладым. Ике малай минем янымда палитрага салынган буяуны тотып торалар, ә мин сул кулымның бармак араларына кыстырган дүрт кисть белән карават башларына ромашка төшерәм, кыз баланын итәгеннән эләктереп алган ата казларны ясыйм —китте эшләр хугка. Саша абый минем уйлап табуымны бик хуплады.
Профессиональ рәссам колониядән котылып киткәннән соң дүрт ай эчендә җыелган уенчыкларны бер ай эчендә бизәдек тә бетердек.
План белән яши торган замана иде бит. Баксаң-күрсәң, үсмерләр колониясенең дә үз планнары бар икән. Мине колониянең производство бүлегенә чакырып, мактадылар, инженер-техник хезмәткәрләргә биргән төсле, аксыл костюм бирделәр. Янәсе, кешелеккә кияргә! Менә мин иректә чакта ала алмаган ак чалбарны кайчан кия алдым. Тик аның гомере озын булмады, буяучылар цехында ак чалбарны ак килеш асрап буламы соң?! Ни генә димә —бу барыбер минем хезмәтемне санга сугу иде.
Ярты ел дигәндә Саша абый миннән алтынчы разрядка торырлык маляр әзерләде. Мин шпаклевканың да. майлы буяуның да. әйберләрне төрле агач структуралары ясап буяуның да нәрсә икәнен белә идем инде. Шахмат тактасын, аның фигураларын лаклау мәктәбен дә узды.м. буяуны иснәп карау белән нинди олифта ясалганын әйтеп бирер дәрәҗәгә җиттем.
Без Саша абый белән кичләрен мичкә ягып, шул ут яктысында сөйләшеп утырырга ярата идек Эшебезне бик яхшы итеп алып баргангадыр, безгә көненә бер кило ипи бирәләр, ашны без котелок белән ашханәдән алып кай габыз да суык килеш ашамыйбыз, мич плитәсендә җылытып алабыз. Иртән алган бер кило ипине өч кисәккә бүлеп куябыз — тәртипле яшибез. Колониядә бирелгән баланда белән, әлбәттә, ерак китеп булмый, ул шыр су дигәндәй, кашыкка эләгер нәрсә юк анда, әмма безгә бит әле өч бармак яссылыгы балык кисәге бирәләр, ипи белән шуны да ашап куйгач, ярап тора, бөтенләй үк ач калган төсле түгел. Дядя Сашаның бик яхшы маляр икәнен белгәнгә күрә, иректәгеләр аңа кайчагында иске шкафларын. өстәлләрен буятырга китерәләр, колония җитәкчеләре аны бездән бушка буята, әмма ирсктәгеләриең намуслары үлмәгән бит. алар куеннарына тыгып, ун бәрәңге яки ипи кыерчыгы, яки бер-ике стакан тәмәке алып киләләр андый чаклар безнең өчен бәйрәм була торган иде.
Шулай бер кышкы кичтә, мич янында утырып, утын кисәкләренең чатырдый-чагырдый янганын күзәткән чакта. Саша абый әйтеп куйды.
— Карале, Гариф, син бит рәсем ясый беләсең. Ник әле без шул мөмкинлектән файдаланмыйбыз?
— Нишләп була соң, дядя Саша? —дидем мин.
Хәзер биз сугыш вакыты, карават янына куярга келәм юк. әгәр син шул келәмне алыштырырдай картина язсаң?
— Нинди картина?
— Иректәгеләр теләгән картина. Алар бит открытканы үзләре белән алып килә алалар.
— Ярар, без ул открыткадан картина язарбыз да бит. аны алучы булырмы соң?
— Анысы өчен син кайгырма, алучысын табу- минем өстә.
Ярар, сынап карыйк, дидем мин.
Саша абый агач эшкәртү цехыннан озынлыгы ике метрлы, биеклеге метр ярымлы рам ясап алып чыкты, аңа үзе йоклый торган җәймәне тарттырды, ак буяуга куе итеп буяп кызу мичкә сөяп куйды.
Җәймәңне тикшерсәләр, нишләрсең. Саша абый? —дигән идем, моны алучылар үз җәймәләрен китерерләр,—диде ул.—Гомер буе куркак булып яшәргә ярамый ич инде.
Кайнар мичкә сөяп куелган рам. андагы буяулы җәймә шакырдап кипкән иде. Мин бер атна, эштән соң. аңа «Украин төне» дигән картина ясадым Саша абый мине гел мактап, үсендереп торды. Анда зур кара урман, сай гына су, шул урман буендагы судан үсмер малай эт белән чыгып бара, сснлссен эт өстенә утырткан, сеңлесенең аркасыннан бер кулы белән кочаклаган. Айлы төн. эт белән балалар шәүләсе дә. урман да суда чагыла, ай исә су өстенә көмеш юл сузган.
Безгә, буяу теләнеп, чукрак рәссам килеп йөри иде. Саша абый картинаны ана күрсәтте. Чукрак рәссам, кулын каш өстенә куеп, аннары бер кулын торбадай түгәрәкләп, картинаны озаклап карады да баш бармагын тырпайтып күрсәтте, аннары кисәк кенә кулын абзыем янына таба сузды: син ясадыңмы?
Саша абый аның белән телсезләрчә сөйләшә белә иде. кулларын бутап, нидер әйткәч һәм минем якка уң кулының бармагын сузып күрсәткәч, чукрак рәссам озак кына баш селкеп торды, аннары мине килеп кочаклады, бур-бур килеп, үз телендә нидер мыгырданды, кулы белән артын сөрткәндәй итте дә, ике кулын аркылы куйды
Көрән төсне артык кулланмасын, ул картинаның төсен ала.— ди. болай үзеңне бик мактады, ул теләсә кемне кочакламый.
Чукрак рәссам үзенә кирәкле буяуларны алып китеп баргач, буяучылар цехы остасы Саша абый аның фаҗигале язмышын сөйләде мина. Кузьма Ксенофонтович бик талантлы рәссам булган. 1936 елны. СССР Югары Советына сайлаулар үткәргән чакта аңа кызыл почмакны бизәргә кушканнар. Хәтеремдә, кызыл почмакны ул елларны «Сталин почмагы» дип йөртәләр иде. Моның талантлы булуыннан көнләшкән Пенза рәссамнары аның өстеннән шикаять язганнар.
Нәрсә дип?
Сталин почмагына печ итте, дип
Кузьма Ксенофонтовичны кулга алганнар. Гаебен таныту өчен бик каты кыйнаганнар, колагын төйгәннәр, шуннан ул чукрак калган Аның бездән китүенә әле бер ел гына. Туган-үскән якларына кайтмады инде. Бсрезовкада төпләнеп калды. Оригиналь картиналар язмый инде хәзер, колония җитәкчеләре сораса, бәйрәм плакатлары яза, үсмерләр бүлмәләренә зур рәссамнардан күчереп, картиналар да язгалый
Нәрсә белән гамак туйдыра соң?
Нәрсә белән тамак туйдырганын хода белсен, безнең токарный цехта ат ачтан кырын тәлинкәләр ясата, бездән буяу теләнеп ала. шул тәлинкәләргә табигать күренешләрен язып. Красноярскига илтеп сата. Сата да эчеп бетерә, аннары өстендәге костюмын колония җитәкчеләре алып биргән костюмнарын сатып эчә, ахыр килеп. Березовкага тагын йолкыш хәлендә кайтып керә.
Мин аның ул гамәлләрен бик яхшы аңладым. Кузьма-рәссамның иң бирелеп эшли юрган ун елы төрмәләрдә черегән, аннары аны мондагы колония! ә җибәргәннәр, ул япа-ялгызы, табигать мул итеп биргән галанты белән, әйе. әйе. япа ялгызы утырып калган. Аның талантына сокланганнар әсирләр, колония җитәкчеләре аны кызганганнар, ач-ялангач итмәгәннәр, ләкин тоткын әсирнең дөньядан гайрәте чиккән яшәвенең мәгънәсе калмаган Дядя Саша аңа мин ясаган «Украин төне»н күрсәткәннән соң. Кузьма Ксенофонтовичның минем белән сөйләшәсе килгән Моны мина Саша абый аңлатып бирде. Аның минем белән сөйләшәсе килүен мин. әлбәттә, рәсем сәнгате турында сөйләшү дип аңладым, һәм ул нәкъ шулай булып чыкты да
Мин. кайчан да булса колониядән котылып чыксам дип. истәлеккә Себер урманнарын ясый башлаган идем. Безне колониянең бәрәңге басуына конвой белән бәрәңге чүпләргә алып чыга торганнар иде. Себернең к\крәп торган гайтасын күбесенчә ылыслы урманнарын мин шунда күреп кайткан идем
Саша абый мине һәм чукрак рәссамны мин качып картина ясый торган бәләкәй бүлмәгә кертеп бикләде.
Кузьма Ксенофонтовичның күзе 40x40 сантиметр зурлыгындагы картинага төште:
— О-о-о!—диде ул, үз телендә ниләрдер сөйләнде. Өстенә кигән телогрейкасын салып ыргытты, җиңнәрен сызганды, мин палитра итеп тоткан фанер кисәгенә әллә ничә төрле буяуны салып, аларны болгатып, төрле-төрле кисть-пумалалар белән урманны ясарга кереште. Минем урман артык яшел икән, табигатьтә безнең күзгә шулай күренсә дә, сәнгатьтә ул алай була алмый икән, чукрак рәссамның яшел буяуга көрәнне, караны, кызылны, тагын яшелне, зәңгәрне кушуыннан ук мин буяуның чие була, бер-берсенә кушып, үзеңә кирәкле төсне ясаганы була икәнне аңладым. Аннары, бүлмә кечкенә булса да, ул артка чигенеп, якын ук килеп, үзе салган буяуны сынап-тикшереп карады. Минем кар ап-ак иде. Ул аңа зәңгәрсу йөгертте, кояш төшкән урыннарын гына җете ак игеп калдырды. Карның ак икәнен аңлау өчен шул җитә иде. Ул ярты сәгать пумалалар белән кул йөгерткәч, зур бүлмәгә, буяучылар цехына чыкты. Баксаң, ул язу яза белә икән, дядя Сашадан кәгазь-карандаш сорап алып, эре хәрефләр белән язды:
«Александр Николаевич, мин синең яшь художнигыңа килгән саен дәрес бирә алам, ул тиз төшенә үзенә кирәген, син миңа аның өчен буяу бирерсең».
Саша абый аның язуын укыгач, риза икәнне белдереп, баш какты һәм алар озаклап кул кысыштылар. Шул чагында чукрак рәссамның чаларган йон баскан таза, бик таза беләкләре минем хәтеремә мәңгегә сеңеп калды.
Карцер
_аша абый минем шкафлар буявымнан да, шахмат фигураларын л һәм шахмат тактасын шомартуымнан да канәгать иде.
«Мастер булу өчен, беренче нәүбәттә, үз эшеңә намус белән карарга кирәк. Килде-китте генә эш берәүнең дә күңеленә ошамый.»
Мин кече яшьтән үк үзем өчен кагыйдә итеп алган — эшләгән эшемне җиренә җиткереп үтәү кагыйдәсен беркайчан да бозмадым. Ә бу Саша абыйның күңеленә хуш килә иде. Тиздән үзенең срогы тулачагын, үзе урынына мине мастер итеп калдырачагын ул миңа, кышкы озын кичләрдә. мичкә ягып, чатырдап янган пүләннәрне карап утырганда сөйли иде.
Мин ясый торган «Украина төне» бик тә кирәкле товар булып чыкты. Безнең производство зонасында пожарник булып эшләүче Ленинград хатыны күрү белән аңа кызыкты, вышка башында торган сакчылар (әсирләр телендә йөргәнчә әйтсәм «попкалар») аркылы иреккә озатты һәм шул ук сакчылар аркылы безгә бер пот бәрәңге, ярты кило ак май китереп бирде. Менә кайчан буяучылар цехында бәйрәм булды!
Бәрәңгене пешерергә ашыкмадык.
Көн саен, гадәттәгечә, әсирләрне санап-барлап чыккач та әле бәрәңгене әрчи башларга тотынмадык, санау-барлау кабат булмасмы дип көттек. Андый хәл кабатланмады.
Кышкы кичтә сәгать сигезләрдән соң инде кап-караңгы була. Менә шунда гына без бәрәңгене әрчергә керештек. Андый-мондый берәрсе килеп керсә дип, үзебезнең янга буш мичкәне куйдык. Янәсе, тиз генә каплыйбыз да буяу мичкәләре янына илтеп куябыз. Бәхетебездер, янгынчылар да, төнге кизүләр дә күренмәде. Ут кебек кайнар плитәдә без кәстрүлдә бәрәңгене пешереп алдык, суын түгеп, агач кашык белән аны төйдек — боламык ясадык, аңа, иректә чактагыча, ак май салдык. Кичкә дип бүлеп калдырган ипиләребезне ашамаган идек, калай савытларга бәрәңге боламыгын тигез итеп бүлеп, ашарга утырдык. Бу инде сиңа колония баландасы түгел. Бәрәңге, майлы боламык — шул хәтле дә тәмле иде ки. андый да тәмле бәрәңгене минем беркайчан да ашаганым булмады.
Саша абый, соңгы кашык бәрәңгесен ашап бетереп, кашыгын ялап куйгач, әйтте:
Рәхмәт сиңа. Гриша, мин. ниһаять, үтемне иректә итеп сиздем.— диде.
Кыш чыкканчы без алтымы-жидеме «Украин төнемн ясадык бугай. Ленинград хатыны безнең арадашчыбыз булды, ул картина язар өчен җәймә алып килә, картинаны таякка төреп, вышка сакчысына илтеп бирә, иртәгесе төнне безгә йә бәрәңге, йә атланмай, йә тәмәке кигерә. Бер картина ун стакан тәмәке тора иде. Ә тә.мәке тартучылар аның бер шырпы тартмасын 400 грамм ипигә алмашып алалар иле Без тәмәкене ипигә алмашу кебек нәрсәне белмәдек, чөнки Саша абый ел буе тәмәке өзеклегеннән тилмергән кеше, паровоз кебек пышкыта иде төтенне. Өчи- лсдә бригадир чакта мин да тарткалый идем тәмәкене, мине тәмәке белән Салих абзый тәэмин итеп тора иде. Дядя Сашадан күрә колониядә инде мин тәмәкене ныгытып тарта башладым
Ямьле май аенда. 1944 елның язында. Александр Николаевичны коткардылар. Ул мине кысып кочаклады, урысчалатып, өч мәртәбә үпте:
Бирешмә. Гриша! Синең киләчәгең якты булачак.—диде Инде саубуллашыйк, менә сиңа минем адрес, хат язарсың, яме
Тәки мин аңа хат язмадым, адресын каядыр, бер дә югалмый торган җиргә тыгып куйдым да югалттым. Эзләп-эзләп та таба алмадым Әмма минем белән аның иң якты истәлеге торып калды, ул мине үзе урынына маеIер итеп калдырды.
Ул киткәч тә мине конторга чакырып алдылар, хезмәт инженеры, хәрби дәрәҗәсе буенча капитан:
Гражданин Ахунов, буяучылар цехында бүгеннән башлап сез мастер буласыз, диде.
Мин ул эшне булдыра алырмынмы соң?
Булдырырсыз, сезне ул эшкә Александр Николаевич үзе тәкъдим ит ге. шуны ук тәрбия эшләре башлыгы Николаенко раслады
Әйе. мин буяучылар цехында оста булып эшләдем Зарланмыйм, минем кул астымда эшләгән егерме үсмер мине тыңлады, аяк чалып маташмады. Аларның үз бурычларын төгәл үтәүләрендә, ихтимал, минем дә катнашым булгандыр, ник дисәң, мин аларт а ипине рекордлы паек итеп язып бардым, алар көнгә бер кило да ике йөз грамм алалар иде. Өсювенә мин аларга «Украина төне» картинасын язган өчен алган тәмәкедән дә өлеш чыгара идем
Шулай да әлеге гыныч-дәгъвасыз узган көннәр борчусыз булды дип әйтә алмыйм. Ни генә димә Саша абый белән узган көннәр күңеллерәк тә. мәгънәлерәк тә иде. Дядя Сашадан соң да мин картиналар язып, ашарга таптым, тик. күрәсең, аңардагы гамь, аңардагы төгәллек миңа җитеп бетмәгән. Әгәр мин көндезләрен бәләкәй бүлмәгә качып, картина язарга керешсәм. Саша абый урамга берәр малайны каравылга куя. ул малай түрә-кара килгәнне күрсә, шундук «Атайда!» яки «Полундра!» дип ишектән кычкыра, буяучылар цехы шундук «сугышчан әзерлеккә» килә иде: барлык малайлар буяу буярга тотыналар, ә мин. яшертен бүлмәдән чыгып, алар буяган шкафларны карап йөри башлый идем
Үсмерләр колониясе тормышындагы бер кагыйдәне әйтергә онытып юрам икән мондагылар буяу цехыңда алты сәгать ипли, дүрт сәгать укыйлар иде Уку җиденчене тәмамламаганнар өчен мәҗбүри иде Мин. җиденчене генә түгел, тугызынчыны тәмамлый язган тоткын, укудан азат идем, аның каравы мине шул дүрт сәгатьтә агач эшкәртү цехына чакырып алалар, анда без. укудан азат ителгән берничә үсмер, снаряд яшик- лары ясый илек. Хәзер дә уйлап куям. СССР дигән бөек державаның ерак бер Себер җирендә, үсмерләр колониясендә, тыныч көннәр белән суг ыш вакыты бергә үрелгән булган икән Бер яктан, балалар бакчалары өчен уенчык ясаталар, аны матур итеп рәсемнәр белән бизәтәләр, гаилә өчен кирәкле мебель әзерлиләр һәм бер үк вакытта снаряд яшик.тары да
ясыйлар, колониядәге өлкәннәр нәкъ әнә шул эшкә җигеләләр. Монда снаряд ящигы гына ясап калмыйлар, фронт өчен кирәкле агач материалын да эшелон-эшелон итеп җибәрәләр иде.
Саша абый котылып китеп баргач, борчулар булуы турында яза башлаган идем. Шулай бер көнне мин, үсмерләр укырга китеп баргач, «Украина төне»н төшерергә утырдым. Гөнаһ шомлыгы, ишекне бикләргә онытканмын, өстәвенә бит әле иркенләп цех бүлмәсендә эшләп утырам.
Колония башлыгы килеп кермәсенме!
Бик усал кеше иде ул. Күзләре зур, тасраеп тора, кул астында булган үсмерләргә акырып кына сала иде. Бу минем картинаны бакты да, иренен бөрештереп, башын ия төшеп, чекрәеп карап тора.
— Кем ясады моны?—диде бу, тураеп басып.
Колония начальнигы янында үземнең төшеп калган түгел икәнемне күрсәтер өчен булса кирәк:
— Мин,—дидем кукыраеп.
Мактар инде бу, дип көттем. Кая ул мактау! Нәкъ миннән сорау алган Бикташев кебек, әтәчләнеп кунды бит миңа.
— Материал каян алдың? Молчать! Нинди өйдән алып килгән җәймә булсын ди ул! Колония мөлкәтен әрәм-шәрәм итеп ятасыңмы? Молчать! Нинди истәлек, ди ул? Тагын өстеңә яңа статья алырга телисеңме? Без анысын гына булдырырбыз! Фамилияң, әһә. Ахуновмы0 Менә нәрсә, гражданин Ахунов, бу картинаңны хәзер үк клубка илтеп бир. Аңладыңмы?— Ул кырт борылып чыгып китте, чыккан чакта тәбәнәк ишеккә башын бәрде, ата-анасы белән җиде катлап сүгенде, мин аның безнең цех урнашкан барак буендагы агач тротуардан озын буе белән сузылып, тиз-тиз атлап киткәнен күреп калдым.
Озак та тормый клубтан тотлыгып сөйләшә торган бер тоткын килде Әллә ничә ямаулы дәү кирза итеге белән ишектән килеп керүгә бусага янында туктап:
— С-с-сезме ул Ахунов?—диде.
— Сез кайдан? — дип сорадым.
— К-к-клубтан...
— Картина кирәкме? Картина юк. Мин аны утка яктым,— дидем.
Әлеге ертык киемле, тотлыгып сөйләшүче, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, борылды да чыгып китте.
Озак та тормый, мин картинамны стена буенда тезелеп торган шкафлар артына яшерергә генә өлгердем, кораллы ике сакчы килеп, мине алып та киттеләр.
— Кая алып барасыз мине? — дип сорадым.
— Сөйләшмәскә! — диде конвойларның берсе, минем аркага мылтык түтәсе белән төртеп.— Баргач белерсең. Анда синең телеңне бик тиз кыскартырлар!
Мине вахта аркылы зонаның теге ягына алып чыгып, тәрбия начальнигы урнашкан бинага алып керделәр, мине үз иткән Иван Михайлович янына алып керәләр икән дип торсам, аның кабинеты яныннан уздырып, икенче катка алып менеп киттеләр, ишекне каерып ачып, конвоирлар мине тар гына бер бүлмәгә китереп керттеләр Ишек төбендә үк әле мин акырып җибәргән тавыш ишеткән идем, кабинетка килеп кергәч, тавышның иясен дә күрдем.
Терсәк тиңентен кара резин перчатка кигән колония начальнигы һәм шундый ук перчатка киеп алган режим начальнигы чәчләре тузгыган, өстендәге киеме — ямаулы күлмәге ертылган бер тоткынны кыйныйлар иде. Мине бирегә алып килгән сакчылар, минем ике ягыма бастылар да ишек төбендә туктап калдылар. Резин перчаткалы ике башлык, колония түрәләре, безнең якка борылып га карамастан, тоткынны кыйнауларын дәвам иттерделәр. Мин шул чагында адәм балаларының ерткычлыгына таң калдым. Мәктәптә укыганда да, педучилищеда чакта да. безнең
ил иң гуманны ил, бездә төрмәдә кешегә тырнак белән дә чиертмиләр, дип тукып килгәннәр иде укытучыларыбыз. ә монда, төрмәдә түгел, үсмерләр колониясендә әнә нәрсәләр кыланалар: колония башлыгы бите- башы кан булган тоткынга терсәккә тикле резин перчакта кигән кулы белән салып җибәрә, тегесе ишеккә бәреләм дигәндә, режим башлыгы шундый ук перчаткалы кулы белән китереп сылый
Мине алып килгән сакчылар кыйналган, һуштан язган тоткынны сөйрәп алып чыгып киттеләр, мине шушы ике ерткыч кулында калдырдылар. Мин инде өметемне өзеп, ни булса ул булыр дип. күземне үтс йомган идем, колония башлыгының кыска, усал бойрыгы ишетелде:
Гражданин Ахунов, килегез якынрак
Килдем.
Утырыгыз,— диде колония начальнигы.
Утырдым.
Картина кайда?
Мин аны утка яктым
Режим начальнигы, мине кыйнарга әзер булып, аяк өсте баскан иле. колониягә килгәннән бирле мине үз канаты астына алган тәрбия начальнигы Иван Михайлович килеп керде
Ике башлык белән дә исәнләште
Гафу итегез, иптәшләр, тоткынны минем карамакка тапшырсагыз иде. Үтенеп сорыйм.
Алыгыз. Сөйләшегез. Минем боерыкны үтәмәгәне өчен мин аңа ун тәүлек карцер бирәм. диде колония башлыгы һәм. сүзне беткәнгә санап, озын буе белән серәеп аяк өсте басты Иван Михайлович, сезнең карамакка тапшырам юрт ипсез егетне. Сүзегез бетү белән аны карцерга илтеп тапшырыгыз. Туктагыз, ашыкмагыз, сакчылар килсен инде
Миңа сакчылар кирәкми, диде Иван Михайлович
Ул, колония начальнигы белән режим начальнигыннан аермалы буларак, бу юлы да гражданский киемнән һәм ул кием аның ягымлы мөгамәләсенә килешеп тора иде. Мине үз кабинетына алып керде Анда инде теге икс яшь ханым юк иде. Без икәүдән-икәү генә сөйләштек
Син. улым, ике начальникның тоткынны ничек кыйнаганнарын күрдеңме?
Күрдем, фашистлар да алай кыланмыйлардыр, дидем.
Иван Михайлович, бармагын ирененә китереп, алай сөйләшмә, дип ымлады миңа, стеналарга күрсәтте: янәсе, биредә стеналар да язып бара.
Әсирне нигә кыйнаганнарын беләсеңме соң'.’
Белмим шул
Аны хатын-кызлар барагыннан тотканнар Ә хатын-кыз гогкын йөкле булса, аны срогы тулмас борын азат итәргә кирәк Моның өчен колония башлыгы белән режим башлыгының башыннан сыйпамыйлар Югарырак начальстводан аларның үзләренә эләгә. Башкаларга сабак булсын әчеп шулай кыланалар Сине дә шул язмыш көтә иде Картинаң кайда? Әйт. Барыбер әйттерәләр Но аның каравы үпкә-бавырыңны изәләр Беркемгә дә жалу белән бара алмыйсың Картинаң кайда’
Шкаф артына яшердем, дидем, әмма, телем бик кычытып торса да, аны заказ белән эшләвемне, инде ул заказчыга ни дип җавап бирәсем- нс әйтмәдем.
Иван Михайлович мине бик җиг ди кыяфәт белән карцер сакчы зарына илтеп тапшырды. Ул бәләкәй генә бер бүлмә, у.г бүлмәдә биек сәке-ггар. сәке өстендә берни дә. хәтта салам матрас га юк иде Сакчылар мине шул бүлмәгә кигереп керттеләр дә гышган ишекне йозак белән бикләп алдылар.
Димәк, мин шушы тар бүлмәдә, как сәкедә ун көн аунарга гиешмен Карцерда булып чыкканнардан ишеткәнем бар иде Бирелә юү .тегенә өч йөз грамм ипи һәм өч стакан кайнаган су бирәләр икән Мин менә
каптым дисәң дә каптым. Ә нигә миңа ишекне бикләмәскә иде, яки эчкәреге кече бүлмәгә кереп ясамаска иде картинамны? И җүләр баш. исәр баш!
Шул борчулы уйларым белән как сәкедә борсаланып яткан чакта, карцер ишеге шалтырап ачылды да усал тавыш:
— Ахунов, на выход! —дип кычкырды.
Минем үзем белән берни дә юк иде. нардан сикереп төшеп, ишеккә юнәлдем. Эчкә курку төште, перчаткалы ике башлык мине кыйнарга чакыралар, дигән уй мине ярып узды. Сакчы солдат озаклап ишекне бикләде, мине үзләре ял итә торган бүлмәгә алып кереп, алдыма елма- юлы йөз белән бер тәлинкә итле аш китереп куйды.
Шаккаттым да калдым. Туктале, бу соң провокация түгелме?
— Моны миңа кем китерде? — дип сорадым.
— Син сорама, без әйтмибез. Ашавыңны бел. Каравыл башлыгы килеп керсә, ашамый да калырсың. Әйдә, алдыңа кара да умыруыңны бел. без ишек төбендә сакта торабыз.
Ачыккан идем, кичке ашны ашамас борын мине ике түрә янына китергәннәр иде, күңелемнән генә сакчыларга рәхмәт әйтеп, ашны әллә- ни арада ялтыратып куйдым.
Аннары сакчыларның берсе мине бик усал чырай белән карцерга китерде, ишекне бикләр алдыннан хәтта этеп җибәрде, шалтыратып ишекне йозак белән бикләгәне ишетелде.
Мин карцерда төн кундым.
Иртәсен иртүк, әле ашарга биргәнче үк. тагын ишек ачылып, минем фамилиямне кычкырдылар.
Чыктым.
Сакчы әйтте:
— Син азат. Ахунов.— диде.
— Ничек алай, миңа бит ун тәүлек биргәннәр иде?
Башкаларга сөйләп йөрмә, үзең генә бел: буяу цехындагы үсмерләр бунт күтәрделәр, безнең мастерны кайтармасагыз. эшләмибез.— дип хезмәт инженерына әйткәннәр.
Шушы мәхшәр вакытында да мине яклаучылар табылуга бик сөендем. тоткын үсмерләргә күңелемнән рәхмәт укыдым. Алар мине «ура» кычкырып, кул чабып каршы алдылар. Колония башлыкларының алар- ның бунтын чынлап кабул итүләренә бик тә күңелләре булган, күрәсең. Бу очракта тагын мин бер нәрсәне аңладым — минем аларга карата ягымлы булуым, аларга норма бүлеп биреп, нормаларын үтәгәч, тик кенә утырырга яки китап укырга рөхсәт итүем аларның күңеленә хуш килгән булса кирәк. Юкса күршедәге столярлык цехында заманында Себер җибәрелгән бер кулак мастер булып эшли, сүз тыңламаган тоткын үсмерләргә кул ягудан да тартынып тормый иде.
Иреккә! Иреккә!
__ ядя Сашадан соң мин буяучылар цехында бер ел чамасы эшләдем. /И Минем мастерлыгымны конторда яраттылар. Мине теге чакта ▼ г карцердан йолып алучылар да шул конторның җитәкчеләре булган икән. Алар колония һәм режим башлыкларына үсмерләрнең бунтын әйтеп тормаганнар, ул хәлне үзләре генә белгәннәр, башлыкларга хәлнең мөшкел икәнен, буяу цехының мастерын чыгармасагыз, анда тәртипсезлек башлана, аның бит инде картинасын талап алдыгыз, үзен чыгарыгыз, зинһар, дигәннәр. Болар миңа сәгате-минуты белән түгел, берничә ай соңрак калып ишетелде.
Яз якынлаша иде — кырык бишнең язы. Колония өстендә каргалар күптән оча башлады, аннары сыерчыклар күренде. Аяк астында кар
эреде, йөрү кыенлашты Әмма колониядә ниндидер бер җанлану сизелә, мондагы тоткыннар Җиңү килүен, фашистларның дөмегүен көтеп яшиләр иде.
Мин дә шуны кәгеп яшәдем Халык теленә «Амнистия!» дигән татлы сүз керен урнашгы. Караңгы чырайлар яктырды, сөйләшүләр зарлану рәвешендә түгел, өмет тулы сүзләр белән алышынды. Март аенда колониядән качкан өч егетне бик кызгандылар, чөнки аларны этләр белән эзләп тотып алып кайттылар, сакчыларның тибә-тибә кыйнауларын, инде эшләре судта булуын икеме, өчме көн тоташтан сөйләделәр. Аларга бит. исәр башларга, качкан өчен, унар ел өстәячәкләр, ә монда эшләр җиңүгә габа. амнистиягә таба бара.
Минем өч еллык срогымның икс елы тулып килә иде инде. Шул ике ел эчендә мин әниләргә ничә хат язып салсам да җавап ала алмадым Фронтка җибәрүләрен сорап та җавап булмады Шуннан соң мин Саша абый белән (ул әле котылганчы!) бу хакта киңәшеп караган идем, ул гап-гади игеп аңлатты.
Фронтка җибәрмәүләре табигый Монда да эшче куллар кирәк Синең ха г-үтенечеңне колониядән бер җиргә дә җибәрмәгәннәр, үз кән- сәләрендә тотып калганнар. Өйдән хат алмавыңа да гаҗәпләнмә. Син үз телеңдә татарча язгансыңдыр хатларыңны, моннан милли телдә язылган хатлар китми, ник дисәң, ул телләрне белүче цензура юк. Урысча язып җибәрик әйдә.
Мин әйтеп тордым, Саша абый минем хатны урысча язып бирде. Ул хаклы булып чыкты. Тагын бер айдан мина Өчилсдән хат салдылар, урысча язуларын сораган идем, урысча кемгәдер яздырганнар Җы.тый- җылый, сөенә-сөснә язылган хат иде ул. Әни бәгырькәем, суд. булып, мине Казан ягына алып киткәч. Өчилсгә кайтасы урыша Масрага китеп барган, башлары миңгерәүләнгәндер инде бәгырьнең Шу г хатны укыган чакта йөрәгемнән кан тамды. «Гомерем булып, исән-сау бу зинданнан котылсам, әниемә бер генә дә авырлык кигермәс идем» дип күңелемнән ант иттем
Авыл хәлләрен күп итеп язганнар Уҗымга чыгып өйгә кайтмый калган бозауларын төнлә бүре ашап киткән. Хәзергә Гайшә апа да. Саҗидә дә. Рамазан белән Ризуан да исән, әни авыргалап горса да. үз аягында икән әле. тормыш авыр дип зарланмаганнар, минем болай да китек күңелемне тагын да ныграк китәргә геләмәгәннәрдер инде. Тик Нурулла абыйның безнең үги әтиебезнең генә сугыш баш таш аннан бирле хәбәре юклыкны әйткәннәр әллә үлгән, әллә әсир төшкән, билгесез. дигәннәр иде
Шушы хат минем күңелемне тәмам алгысытты. Өчиленен чишмәләре урманнары, зират яныннан ук башланып киткән басу-кыр гары. үзәкләремне өзеп, искә төште. Сугыш чыкканның беренче елында җанда кабынган беренче тойгылар, тәүге мәртәбә төне буе Рәисә исемле Казан кызы белән сөйләшеп ягулар барысы, барысы җанны айкап алды Әгәр мөмкин булса, бер генә минут га тормыйча, үзебезнең кечкенә Өчи.тебез- гә кайтып китәр идем
Юк иде шул әле кайтулар! Җиңү көнен көтәргә кирәк иде. Ниһаять, ул көн килде. Дөньяларны яңгыратып килде'
1945 елның 9 маенда безгә ашны майлы иген пешерделәр, безгә сакчылар усал күз белән карамады, колония башлыгы белән режим начальнигы да юашланып калган, күрәсен. таконлы каракларның тиздән иреккә чыгасын, аларны кыерсытсаң, үч алырга әзерләнә башлаячакларын сизәләр иде.
Аннары, кулны күкрәккә куеп әйткәндә, колония җитәкчеләре дә кеше бит. җинаятьчеләр арасында буталып, гаштай кагып беткән бәгырьләре шундый зур көнне, шундый бөек бәйрәм көнне йомшарып китүе дә мөмкин.
49
Җиңү бәйрәменең эчкә сыймас шатлыгын тойганнан соң без амнистия турында бөек Сталинның карар чыгарганын көтеп яши башладык. Кайсы көнне чыкканын төгәл генә әйтә алмамдыр хәзер, гәзитләр актарып, искене искә төшереп утырасы килми, әллә май азагында, әллә июньдә ул Указ чыкты һәм безнең Березовка үсмерләр колониясеннән кешеләр көтүе-көтүе белән китә башлады.
Тик мине генә коткарырга ашыкмадылар.
Бер көнне баш инженер мине үз янына чакырып алды. Кердем. Урын күрсәтте. Минем тиздән котылачагымны әйтте. Аннары чамадан тыш ягымлы тавыш белән сорады:
— Алга таба ничегрәк яшәргә исәп. Ахунов?
— Котылырга кирәк бит әле,—дидем мин. .
Анысы була да була инде аның. Котылгач нишләргә исәп дип соравым?
- Котылгач, исәп бер генә туган якларга кайту.
Баш инженер дигәнем яһүд иде, мин буяучылар цехында чакта да без аның белән гел очрашып тора идек, тоткыннар белән мин аның беркайчан да үзен өстен куеп, тегене мыскыл итеп, кимсетеп сөйләшкәнен күрмәдем. Ул үзе дә ниндидер статья белән шушы колониядә утырган, дөресен әйткәндә, мин килгәндә дә утыра иде әле, әмма ул тоткынлыкта чакта да шушы колониядә хезмәтне оештыручы баш инженер иде. Мин килеп алты айлар узгач, ул котылды, әмма каядыр читкә китмәде, шушы урынында ук эшләп калды. Безгә кешелеккә кияргә аксыл костюм биргәннәрен әйткән идем. Вадим Кириллович теге чакта да шул аксыл костюмын кер кундырмыйча киде, менә хәзер мине чакырткан чакта да аның өстендә шул костюм иде әле. Ул инде иллеләргә якынлашып килгән, кап-кара күзле, калын кара кашлы, ялтырап торган пеләш башлы кеше иде. Аның пеләше үзенә килешеп тә тора иде бугай. Ягымлы итеп сөйләшүен дә, үзеннән түбәннәрне кимсетмәвен дә мин аның акыллылы- гыннан һәм укымышлы булуыннан күрә идем. Мине колониядән китәр алдыннан үзенә чакырып алган икән, бу инде юкка түгел, моның ниндидер хәйләсе бар. дип уйладым.
Вадим Кириллович пеләшен кулы белән сыпыра-сыпыра:
Беләсезме. Ахунов, сез туган якларыгызга — Татарстанга кайтырга бик ашкынып торасыз торуын, әмма анда сезне ашкынып көтәләрме икән соң?—диде. Беркавым сүзсез торгач, өстәде: — Кулда булган кешеләрне туган жире бигүк өнәп бетерми торган була..
Мин инде аның хәйләсен сизеп алган идем, шулай да чын дөресен үз авызыннан ишетәсем килде.
- Вадим Кириллович, сез моның белән нәрсә әйтергә телисез?— дидем.— Мине монда эшләргә кал дат әйтүегез түгелдер бит?
— Акыллы кеше сез. Ахунов. Белемле икәнегез әллә кайдан күренеп тора: ярты сүздән аңлап алдыгыз. Әйе. мин нәкъ шуның өчен чакырдым да сезне. Монда калырга ниятегез юкмы? Минем шуны беләсем килде.
Мин бу юлы турыдан ярып сөйләшүне кирәк тапмадым, баш инженерга үзем сорау бирдем кылын тартып карыйсым килде. Менә шунда инде безнең ике арада көч сынашу китте
- Монда калу нәрсә бирә соң миңа. Вадим Кириллович?
Ләкин яһүд абзыйны буш кул белән алырлык түгел, ул миннән хәйләкәррәк һәм тәҗрибәлерәк булып чыкты.
Без болай сөйләшик... дип ул тагын такыр баш түбәсен ышкып торды, күзлеген салып, аны озаклап сөртте:—Сезне. Ахунов, без хәзер иректәге кеше дип сөйләшик. Бер-беребездән бер нәрсәне дә яшермик. Әйтик, сезгә колония нәрсә бирде?
- Ике ел эчендә мин буяу эшендә мастер булып җитештем.
Менә, менә, менә! Минем сездән шуны үз телегез белән әйттерәсем килгән иде дә! Димәк, Березовкадагы үсмерләр колониясе, яшермичә әйткәндә, сезгә хезмәт тәрбиясе бирде. Шулаймы?
Әлбәттә, шулай Мин бит аны кире какмыйм.
Бик яхшы Инде болай дип сөйләшик: сездә, кадерлем. ниндидер оештыру сәләте бар. Башка цехларда тәртипсезлек тулып яткан чагында, сезнең кул астында эшләгән тоткын үсмерләр бер мәртәбә дә әшәкеләнмәделәр, бер мәртәбә дә законга сыймый торган эшләр эшләмәделәр, планны гел тутырып, продукцияне югары сыйфатлы итеп тапшырдылар Буяу цехын без эштә гел алдынгылар рәтенә куеп килдек, тоткын үсмерләргә рекордлы паек бирдек. Ә бит башлыкларга мин шуны әйтә килдем. Сез картина язганда, саксызлык күрсәтеп, карцерга эләккәч, без сезне аннан йолып алдык. Сезнең кул астында эшләгән тоткын үсмерләр дә безгә теләктәшлек күрсәтте. Болар барысы безнең һәм сезнең файдага сойли. Әгәр инде шулай икән, кайсыдыр ки .матур итеп, сез дә безнең бер үтенечкә колак салмассыз микән?
- Нинди үтенечкә?
Үз теләгегез белән, ирекле булып, буяу цехында калмассызмы?
Вадим Кириллович, мин бит инде иреккә чыгар көннәремне дүрт күз белән көттем. Башкалар инде көтүләре белән иреккә чыгып киттеләр, ә сез мине инде, амнистия булганнан соң. бер айдан артык колониядә тотасыз.. дидем мин ялварулы тавыш белән.
Ул минем күзләремә төбәп карады, муенын кыскан галстугын бушатты, аннары тагын да йомшаграк, җайлырак тавыш белән сүз башлады
Аңлыйм мин: туган якларыгызны сагынгансыздыр, туганнарыгызны. Тик сез бер нәрсәне истән чыгармагыз сугыш бит әле бетте генә. Җимерек калаларны төзәтәсе бар. тормыш әле сезнең Идел буйларында ун елсыз да җайга салынмаячак. Себер киңлекләрендә бит яшәү рәхәтрәк булачак. Әгәр сез буяу цехының мастеры булып, ирекле рәвештә каласыз икән, мин колония башлыгы белән сөйләштем, ант итеп әйтәм, ул сезгә бер гектар җир бүлеп бирәчәк, нарат бүрәнәдән йорт җиткезәчәк, иң чибәр марҗа кызына да өйләндереп куйсак?..
Ул өздереп миңа карады, мин аның зур кара күзләрендә үз дәлилләренең көчлелегенә, мине җиңә алачагына ышану күрдем. Ул өстәл яныннан юрып басты
Йә. нишлибез, Ахунов? диде.
- Мин Татарстанга кайтам, минем планнарым башка, дидем Аның йөзе үзгәрде, кырысланмады, агарынып китте:
Ярый, алай булгач, минем сүз бетте, сезгә кайтырга мөмкин, диде. Кул биреп саубуллашмады, өстәл янына утырып, зур бер папка алды, мин чыгып китмәс борын ук шул кәгазьләренә күмелде. Аның бу гамәленнән аңладым: минем эшләр алга таба көйле булмаячак.
Баш инженер белән сөйләшү июль урталарында булган иде. июль дә узды, август та узып кигте. колониядән инде амнистиягә эләккәннәр китеп бет теләр диярлек, миңа әле һаман хәбәр китермиләр. Ә бит билгесезлек тән дә авыр нәрсә юк ике ел буена зинданда утыру ул хәтле үк авыр булмаган иде, соңгы айлар җанны бик борчыды, күңелгә хәтта, әллә мин амнистиягә эләкмәдемме икән, дигән хәвефле уйлар да үрмәләп өлгерде.
Сентябрьгә кердек. Себер якларына чынлап торып көз килде агачлар саргаеп, яфракларын койды, урманнар көннән-көн ялангачлана барды, мин аларны безне бәрәңге чүпләргә конвой белән алып чыккан чак га күреп кайттым. Биегәеп киткән Себер күгендә кошлар болыт-болыт булып, яргы күкне иңләп очалар иде.
17 сен1ябрь көнне мин төшемдә әнине күреп уяндым Ул башын түбән иеп. беркемгә дә карамыйча һәм селкенмичә, җиргә төбәлеп утыра иде
Шул көнне гөшгән соң мине хезмәт зонасындагы конторга чакырдылар. Баш инженер Вадим Кириллович минем белән коры гына исәнләште:
Ахунов, сезнең фикерегез үзгәрмәдеме9 диде
Юк. дидем. Кистереп әйттем.
— Иртәгә сезне иреккә чыгарырлар, кешелеккә кияргә дигән кием-нәрегезне колония башлыгы бирмәскә кушты, димәк, шушы майлы киемнәрегез белән юлга чыгарга туры килә...
Мин аңа тик бер генә сүз әйтә алдым
— Рәхмәт.
Безне якындагы стансага тикле озатып куйдылар Әллә Ачинск, әллә Абакан — хәзер исемнән чыккан инде. Картадан карап торасым килми, йөрәгем бозылыр дип куркам.
Колония истәлеге итеп столярлык цехында чемодан ясаткан идем, аны имән төсенә кертеп, үзем бик тырышып буяган идем. Шул чемоданыма юлга дип бирелгән өч кирпеч ипине, утын агачы чаклы бер колбасаны. икеме-өчме йөз грамм шикәрне салдым. Поездга дип акча бирделәр. Башта кепка, өстә майланып беткән чалбар, майланып беткән гимнастерка, төрмәчеләр кия торган бушлат...
Безне озата баручы стансага хәтле китерде дә кайтып китте. Билет- мазар алучы булмады безгә. Үзем истәлеккә дип хәстәрләгән чемоданны баш астына салып йокладым. Ә вокзал идәнендә ул төнне йоклаучылар күп иде. Йокладым дигәч тә әлләни йоклап булмады, йокыга куерып кына китәм дә сискәнеп уянам, инде йоклап киттем дигәндә тирә-юньдә купкан тавышлар уятты. Вокзалны актарып караклар йөри икән, шуңа тавыш куба икән.
Чират торып билет алырлык түгел, инде өч-дүрт көн билет ала алмыйча ятучылар бар икән.
Сары чәчле, сипкел битле яшь кенә бер егет сорады:
— Кая кайтасың, юлдаш?
— Казанга.— дидем.
Аның сипкелле бите елмаюдан җәелде:
— Ә мин Чистайга!
Димәк, бер якка! Димәк, без якташлар — Татарстаннан. Тик ничек кайтырга? Монда бит билет ала алмыйча атна буе интегүчеләр бар икән. Ни дип әйтергә дә аптыраган.
— Аптырап торасы юк. Поезд баскычына утырасы да китәсе.
Ә аннан йокыга китеп егылып төшсәң?
Шуңа күрә бер баскычка икәү утырырга кирәк. Берең йоклаганда, берең уяу кала. Киттекме икәү?
— Китәрбез. Исемең кем синең?
— Коля. Ә синең?
Минем Гриша.
Бәхелебез икән. Свердловскийга баручы поезд кузгалырга тора Бер-беребезне ярты сүздән аңлап, Чистай малае Коля белән кузгалырга торган поездга йөгердек.
Икебез бер баскычка сикереп менеп утыруга, поезд кузгалып та китте. Кызулый башлауга салкын сентябрь җиле битләргә китереп бәрде. Төрмә бушлатының кул яссылыгы юка якасын күтәргән булдык. Кепкаларны басып кидек. Минем каешланып каткан гимнастерка арасыннан җил аркага үрмәли, суык тәннәрне кымырҗыта — түзсәң түз, түзмәсәң — поезд барган уңайга сикереп төшеп кал.
Көне буе поезд туктаган стансаларда җиргә төшеп, йөгерә-йөгерә. җылынып киләбез. Поезд озакка туктаса, башкасына сикереп утырабыз. Вагоннарны озата баручылар барында, поезд туктап торган чакларда утырмыйбыз, читтәрәк йөрергә тырышабыз: янәсе, маскировка! Болар барысы безнең уйдырмаларыбыз гына, безнең төрмә бушлатларын ва-гоннарны озата баручы хатын-кызлар, сугышлардан яраланып кайтып, тимер юлларга эшкә урнашкан ир-атлар әллә кайчан күреп өлгерде инде. Рәхмәт төшкерләре, алар безне күрмәмешкә салыналар, вагон баскычларыннан кумыйлар. Сугыштан соң адәм баласы әллә йомшаграк күңелле булып калган инде? Бик сирәкләре генә, тупаслыклары битләренә язылганнары гына куып җибәрә, йә баскычтан тартып төшерә. Көне буе
салкын җил сулап кайтып хәллән тайган идек инде, баскычта килеш бер-ике мәртәбә йокыга куерган чаклар да булды, алай да үз вакытында уянып, баскыч тоткасына ныграк ябышып, мәтәлеп төшми калдт'к.
Алга таба да гомерне упкынга ташларга җөрьәт итмәдек, ике вагон арасындагы буферга кереп өлгердек, вагонны озата баручы күрми калды.
Күрми калды калуын, әмма буфер дигәннәре мина бәхет китермәде, поезд туктаган чакта, вагоннар бер-берсенә бәрелгән чакта, минем колония истәлеге дип үзем ясап алып чыккан чемодан ике буфер арасына кысылып ватылды, капкачы каерылып чыкты, аны бәйләргә хәзер бау да юк. анда тутырган азык-төлек тә юлда коелып калачак иде. Ике кирпеч ипине мин кулыма алдым, колония бушлатының кесәсен тишеп, колбасаны шунда тутырдым, шикәрне Колянын капчыгына салдык, ә чемоданны юл уңаенда ташлап калдырдык
Йөрәгемне умырып ташлагандай булды ул чемоданны ташлап калдыру! Ике ел буена зинданда утыруның истәлеге, шаһиты иде бит
Кайсыдыр бер стансада җиргә төштек, теге ике кирпеч ипине сөйрәп йөреп булмый иде, аны сатгык. ике йөз сум акча бирделәр — тагын берәр стансада шул акчага ипи сатып алырбыз дип уйладык.
Чемодан чаклы чемоданны чытырдатып ваткан буферга кабат керәсе килмәде, төнгелеккә вагон түбәсенә үрмәләдек Без икәү идек, безнең белән тагын кемдер үрмәләде, без чалбар каешларыбызны чишеп алып, вагон түбәсендәге торбага үзебезне бәйләп яттык Өченче юлдашыбыз, безнең белән танышырга да. хәвеф-хәтәрдән сакланырга да теләмәде Ул вагон түбәсендә бер-ике сәгать аунап йоклагач, уянды. Башта торып утырды, аннары аягүрә басып бара башлады. Поезд барган уңайга төнге сентябрь җиле җелекләргә үтеп керә, аркаларны чымырдата иде Мин. исән-сау өйгә кайтып җитә алсам, өч көн мич башыннан төшми йоклар идем.' дигән фикергә килгән идем инде. Ә безнең өченче юлдашыбыз, төрмә бушлатын чишеп җибәреп, битен ачы җилгә каршы куеп кайта. Хәер, аңа алай озак кайтырга туры килмәде. Паровоз бик озын игеп кычкырмы, мөгаен, стансага җигә торгандыр Юк икән, чуен юл күперен узасыбыз бар икән, паровоз кычкыртудан туктауга башыбызны күтәреп карасак, өченче юлдашыбыз юк, ул күпер араталарына бәрелеп гүбәнгә очкан И гомерләр, и сагышлар, и адәм баласының язмышлары Аны өендә көтә торт аннардыр. ул. бәлки, мине коткардылар, көтегез, дип телеграмм суккандыр Инде менә ул юк. аны юллардан көтә-көтә әнисенең күзләре талыр инде
Коля инде йоклап киткән иде. мин бүтән йоклый алмадым, поезд вагоны түбәсеннән җиргә очын һәлак булган өченче юлдашыбызны уйлап яттым. Ничәмә-ничә ел зиндан газапларына түзгәннән сон. туганнары белән күрешер көннәр җиткәндә генә шулай мәгънәсез үлемгә дучар бул инде. ә?..
Свердловскига без ике тәүлек дигәндә иртән кайтып җиттек. Чамадан тыш туңган идек, тәнне калтырау биләп алган иде. җылынырга исәпләп, вагон түбәсеннән җиргә төштек Поезд хәзер үк кузгалырга итенсә дә. атта утырырга ниятебез юк. базарга барып, җылы бәрәңге ашап, чәй эчеп аласыбыз килә иде.
Тик аларның берсе дә безгә насыйп булмады
Иң әүвәл безгә ачкыч сатучы очрады Бармак юанлыгы зур ачкычны кулга тотын карау белән, дулкынланып
Бу нәрсә ачкычы? дип сорадым.
Күңелем көтелмәгән бер нәрсә буласын сизенә иде. шуңа сорадым Ват он ачкычы, диде сагучы
Мин, бәхәс тәшеп нитеп тормастан. дөрес дулкынланган булуыма куанып. ачкычны бер йөз илле сумга сатып алдым.
Кайнар бәрәңге саткан җирне эзләп барышлый, отышлы уйнап ятучылар янына тукталдык. Каешны, бил каешын, чорнап куялар, әгәр син шуның уртасына эләксәң, берәр нәрсә отасың. Безнең күз алдында бер малай йөз сум акча отты, бер малай сәгать отып алды
Күңелдә тагын дулкынлану уянды, мин бит Өчилегә акчалы да, сәгатьле дә булып кайта алам. Бил каешын ничек чорнап куйганнарын, аның уртасы кайда икәнлеген үз күзем белән күрдем, йөз сумга уйнарга килештек. Мин куйган карандаш каеш уртасында булып чыкмады, каештан читтә калды. Җан ачытты, икенче юлы отармын дип уйладым, анысы да каештан читтә икәне беленде. Мин инде ярсыган идем, күзгә ак-кара күренми иде, менә отам, менә отам ди-ди уйный горгач, минем акча бетте, өстәвенә - гөнаһ шомлыгы — Коляның да акчасын сорап алып оттырып бетердем.
Без, әле генә колониядән котылган ике егет, авыл гадәте гомерлеккә сеңеп калган ышану аркасында бер тиен акчасыз торып калдык.
Җанны үкенү биләп алды. Ике елдан артык колония тормышы да акыл кертмәгән икән мин исәргә!
Ач килеш, кайнар бәрәңге түгел, кайнар чәй дә эчмәгән килеш, тимер юл вокзалына әйләнеп кайттык.
Мәскәүгә таба баручы поезд тимер юлда тора, аның инде ишекләре бикләнгән иде. Без Коля белән, бер-беребезгә күтәрелеп тә карамыйча, вагон баскычына чүмәштек. Акча оттырып бетерү кайгысыннан икебез дә сүзсез идек. «Исәр баш. ахмак, акыл кермәсә дә кермәс икән...» — дигән үкенү җанны талый иде. Кинәт шунда искә төште: туктале, безнең кесәдә вагон ачкычы бар бит. бәлки, анысын алдап сатмаганнардыр...
Коляга аны-моны әйтмичә генә чалбар кесәсеннән ачкычны тартып чыгардым. Поезд инде ашкынып чаба, Коля күзләрен йомып йокымсырап утыра иде.
Култыксага тотынып, торып бастым, вагон ишегенең ачкыч тишеген эзләп таптым, ачкычны тыгып борсам, ишек ачылды да китте. Коляны якасыннан эләктереп торгыздым да вагон тамбурына сөйрәдем, аннары ишекне ачкыч белән бикләп куйдым. Менә инде без тамбурда, җилсез урында кайтабыз. Коля минем кулны эзләп табып, сүзсез генә кысты. «Егет икәнсең!» — дип әйтүедер инде.
Берәр сәгать без тамбурда сүзсез генә, стенага сөялгән килеш кайттык. Аннары ишек ачылды, ике солдат чыгып, тәмәке тарта башладылар. Шунда безгә күзләре төште:
— Сез каян? Ничек монда эләктегез?
Без. Коля белән мин, алмаш-тилмәш, үзебезнең кем икәнлегебезне, бирегә ничек эләгүебезне сөйләп бирдек.
Солдатларның яшьрәге, күзен кыса төшеп, безгә сынап карап торды, куе җирән сакал басканы безне үзе артыннан барырга чакырды Аның артыннан без вагонның эченә кердек. Плацкарт вагон икән, нарларда солдатлар йоклап яталар икән.
Сакаллы солдат безгә югарыдагы шүрлекне күрсәтте, шунда менеп бөгәрләнегез, диде.
Без шунда менеп бөгәрләндек.
Инде йоклап китә язган идек, сакаллы солдат, минем ботинкалы аягымнан эләктереп:
— Сезнең ашыйсыгыз киләме? - дип сорады.
Мин аптырап калдым, ни дип әйтергә дә белмәдем. Ул арада минем арттан Коляның башы сузылды:
— Килә! Килә! — диде ул. бер үк сүзне кабатлап.
Сакаллы солдат безгә калын итеп кискән берәр сынык ипи. ярты банка тушенка ите бирде. Без шуны Коля белән икәү ялт итеп куйдык та. язмышыбыздан канәгать булып, йоклап киттек. Күрәсең, без көне буе йоклаганбыз, мин уянганда, безнең поезд Кукмара аша уза иде инде. Туган якның исемен ишетү җанга рәхәт сулыш өрде.
Арча стансасына җиткәнне мин сабырсызланып көтә башладым. Минем, колониядән котылып, иреккә чыккан чакта бер генә теләгем бар иде: Арчага төнлә кайтып төшсәк иде. минем майлы буяуга каткан киемнәремне туган ягым кешеләре күрмәсә иде.
Арча сгансасына поезд төнге сәгать уникеләрдә килеп туктады. Дөньяны гулы ай яктырткан иде. Стансада көн кебек якты иде. Вокзал бинасын күрү җанны айкап алды Мин киткәннән бирле монда бернәрсә дә үзгәрмәгән, су башнясы да. вокзал бинасы өстенә куелган «АРСК» дигән вывеска да. такталары акшарланган гуалет-бәдрәф тә гел үз урынында иде.
Минем белән саубуллашырга дип тамбурга чыккан Кол яга мин гади генә итеп
Без бүген минем авылга кайтыйк. Берәр көн ял итеп, мунчалар кереп китәрсең, дидем.
Ул шундук риза булды.
Арча белән Өчиле арасы унике чакрым. Сугышка кадәр дә. сугыш вакытында да без ул араны җәяүләп өч сәгать уза торган идек Бу юлы әллә нәрсә булды Арчадан Өчилегә кайтып җиткәнебезне сизми дә калдым аяк тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә юк. Хикмәти хода. Арча стансасыннан чыккач. Күпербашка тикле сузылган Көтернәс болыннарын узып бетерә алмыйча җаннар чыга яза иле. аннары Казиле. аның бер чакрымга сузылган озын урамы. Казиленнән сон Казанбашка тикле җәелеп Я1кан болыннар, әтием күмелгән коммунистлар зираты. Казан- башның борма-борма урамнары. Казанбашны узып киткәч, хәлсезләнеп калулар, тегермән буасы. Казан суы. Көтек авылы, ул авылга кермичә, туры юлдан китсәң. Аракы елгасы. Көтек елгасы. Каенлык елгасы зарыктыргыч дәрәҗәдәге шушы озын юлның бер генә бормасы да. бер генә авылы да. чокыр-чакырлары да күзгә ташланмады, туган йортыбызны, апа-сеңел-энекәшләрне күрү шатлыгы, бигрәк тә газиз әниемне өзелеп сагыну барысын оныттырды Өчилегә өч сәгать урынына сәгать ярымда кайтып җиттек.
Өчиледә дә су кебек якты ай балкый иде.
Өчиле йортлары, тегермән, гау астындагы ат абзарлары бер генә мизгелгә, барысы бергә кушылып, тоташ бер манзара булып күз алдыннан уздылар шикелле хәтергә сеңеп калмадылар Хәтердә калганы шул безнең урыс капка бикләнмәгән иде. бәләкәй йортның ике гәрәзәсе- ндә ут бар иде. өйалды ишеге дә. өй ишеге дә бикләнмәгән булып чыкты.
«Тон урталары узды бит инде, ник бикләмәгәннәр?» дигән уй күңелдән узып кит ге.
Караңгы өйалдыннан узгач, бәләкәй өебезнең ишеген тартып ачтым: кучкарда торг ан җиделе лампа һәм бәләкәй өйнең сәкесен г ут ырып йоклап яткан кешеләр күзгә гашланды. Хәер, әни йокламаган икән, ул өтәләнеп Ястына төшә күрмәгез, ястына! дип дәште.
Мин яртылаш бәрәңге белән тулган өй астына күз салдым, татарча белмәүче Чисгай егете, дөбердәп, өй астына төшеп тә кит ге. Аннан аның Гриша, дай руку! дигән тавышы ишетелде.
Мин аны тартып чыгардым.
Ник гер әниләрне сынап карыйсым килде
Можно у вас проночевать? дидем, урысчалатып
Әни хәвефләнеп Гайшә апаны уятты:
Кызым, кызым, тор әле. ниндидер урыслар керде
Куркуга калган әнине алга таба да азаплыйсым килмәде.
Әни. танымыйсыңмы әллә, мин бит Гарифҗан ’ дидем
Менә шунда инде өйлә мәхшәр купты Кинәт барысы берьюлы уяндылар. буталдылар, бер-берсенө ниләрдер әйттеләр, әниебез Бибинур, юрганына буг'алып. аннан чыга алмый азапланды. Бу мәхшәргә шаккатып ишек төбендә өнсез басып торган Колянын ялгызын калдырып, мин әни янына агылдым, аны кочакладым, ул җылын, биге буйлап кайнар күз яшьләре ага иде
Поезддан поездга сикереп, битләрне чеметтереп искән төнге Себер җил-ләренең җелекләргә үткән мәхшәрен тойган чагымда, өйгә кайтып җитсәм. өч көн, өч төн баш күтәрми йоклар идем, дип күңелемә беркеткән булсам да. туган йортка кайтып керү белән йокы качты. Әни белән төне буе сөйләшеп чыктык.
Безнең йорттагы дулкынлануларны җаны белән сизгән Коля да иртән мин урамга чыккан чакта ук ишегалдына чыкты. Ул әле 18 яшен яңарак кына тутырган, иягенә бала йон гына чыккан япь-яшь егет булса да. ничектер бүген үз яшеннән олырак күренә, аның кыяфәте моңсу иде.
Николай, ни булды сиңа9 дидем мин, аңа бу юлы никтер Коля дип дәшергә теләмичә.— Әллә син безнекеләр тиешенчә каршы алмадылар дип рәнҗисеңме? Торып тор. дәшмә, әллә мин синең акчаңны оттырып бетергәнгә хәтерең калдымы?
Коляның мин чиста күңелле икәнен поездларда кайтканда ук сизгән идем инде.
— Син Гриша. миңа үпкәләмә. Сезнекеләрне күргәч, күңел кузгалды. Мине дә әнием шулай зарыгып көтә торгандыр. Әти юк минем. Әти сугышта хәбәрсез югалды. Ә мине колхоз кырыннан ике кило бодай алып кайткан өчен утыртканнар иде. Ел ярымын утырдым менә, ярты елы прокурорга калды...
Мин авыр суладым. Аны җибәрәсем килми иде әле. Әмма күңеле кузгалган икән инде, интектереп үзебездә асрау да кыен. Мин аны Арча вокзалына тикле озатып куйдым. Әни аңа. юлына дип, ярты ипи. бер кадак май. бер кәстрүл бәрәңге пешереп бирде.
Без аның белән гел хат язышып торырга дип аерылсак та, аны алып киткән поездга мин озак кына карап, кул селкеп торсам да. бүтән күрешә алмадык. Дөнья мәшәкатьләре белән йөреп, мин аның адресын югалттым. аңа хат язарга да, бүтән күрешергә дә насыйп булмады.
Коляны озатып кайткач, әни мине бәрәңге күзикмәге белән сыйлады ул минем мәктәптә укып йөргән чакларымда иң яраткан ризыгым иде Әни аның камырын бик юка итеп җәя. бәрәңгесен сөткә изә. аннары барысы әзер булгач, сыер мае белән майлый иде. Күзикмәк яки башка урыннарда әйткәнчә, кыстыбый Өчиле кешеләренең бәйрәм сые санала иде Әнинең бүген мине кыстыбый белән сыйлавы күңелемә бик хуш килде. Авызда геҗгелдәп торган кыстыбыйны бер-бер артлы тәлинкәдән алып, әйтеп бетергесез бер рәхәтлек белән ашап утыруыма әнинен күңеле булды. Ул үзе ашамый, гел миңа гына карап утыра иде Табын әйләнәсендә безнең гаилә генә—Гайшә апа. беркемгә дә игътибар итмәстән, майланган бармагын ялый-ялый, авызы резин туп кебек күпереп чыкканчы тутыра кыстыбыйны, тугыз яшьлек Рамазан, үги әтиебез Нурулла абый малае, теләр-теләмәсрәк ашый, ул авырып киткән, әле мин барында ук суык тидерүдән мантый алмаган, тик ул авыруын берәүгә дә белдерергә теләми, үзе генә күңелсез йөри икән; алты яшьлек Ризуан. анысы да Нурулла абый'малае, бик тере, әтисенә охшаган үтә чибәр, кара кашлы, кап-кара күзле, кылдай каты кара чәчле бөтерчек, бер тәлинкә кыстыбыйны сугып куйды да, әниебезгә кычкырып рәхмәт әйтеп, урын өстенә үрмәләде. Арада сеңлебез Саҗидә генә юк. ул урта мәктәпне тәмамлагач, быел Саба якларына балалар укытырга китеп барган.
Без кич буе дөнья хәлләрен сөйләштек. Мин ике ел да өч ай эчендә Березовка колониясендә ничек яшәгәнемне, ниләр кичергәнемне, ни өчен минем хатларым Өчилегә килмәгәнне сөйләп бирдем Гайшә апа мин югында Өчиледә, Көтектә пиләр булганны сөйләде. Әни сүзгә кушылмады, башын селкеп, Гайшә апа сөйләгәннәрне җөпләп кенә утырды.
Мин югында хәлләр шактый ук катлауланып киткән. Миңа иң әшәке характеристика язып, колхоз мөһерен сугып кул куйган Гомәр абыйны.
колхоз председателе Гомәр Ганиевне. нахак бәла ягып, төрмәгә утыртканнар һәм ул анда, бәрәңге кабыгы булса да җибәрегез. дип елап ялвара-ялвара, ачтан үлгән. Бу хәбәрне сөйләгәндә әни дә тыныч кына кала алмады.
И улым Гарифхан, син белмисен әле... Кыланып карадылар инде син югында Әнә шул Гани Гомәре бер көнне, сине хөкем иткәч, атка атланып безгә менгән. Өчилегә. килеп керде бу атына атланган килеш капкадан, мине урман кисәргә җибәрмәкче була, синен белән табалый, аты белән өскә килә. Бөтен Өчилене бетереп кычкырдым да «Үтерәләр!» дип, сәнәк күтәреп кадарга киттем. Коты алынды, алайда! Аты белән артына чигенә-чигенә кече капкадан чыгып югалды Бүтән чакта Өчилегә менеп тә карамады. Аннары утыртып куйдылар Аннары шунда үлеп калды. Бәла ул агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри Ходай тәгалә бар ул, тигезли ул. бик сикеренә башласаң.
Гайшә апа сөйләвеннән мин Бикташевнын җиде елга төрмәгә утыр-тылганын белдем. Кемнәрдәндер акча алып, тиешле-тиешсез кешеләрне төрмәгә яптырганы очен утыртканнар. Ришвәтче, димәк.
Бик шәп эшләгәннәр. Дөрес утыртканнар Аннан да явыз кешене күргәнем булмады минем, нинди юк бәлаләрне тагарга маташты бит ул безгә,— дидем Әнинең чырае бозылганны күреп, соңгы сүземне йомшарта төштем: Төрмә җәннәт түгел, аны дошманыңа да теләргә ярамый.
Безне участковый Бикташевка язып бирүче, дөресрәге әтинең дошманнары котырыгы буенча, алар язган язуны Төрнәлегә менгереп бирүченең дә кем икәне беленде. Заманында, мин «Кызыл Көтек» колхозында бригадир булып эшләгәндә, мин иң нык кайгырткан, урман алып кайтырга атлар биргән күршебез, ирен сугыштан көтеп яшәүче хатын булып чыкты ул.
Менә шунда мин тагын бер тапкыр әни әйткән: «Бәла агач башыннан йөрми», дигән сүзне искә төшердем.
Мин зинданга эләккәч, нәкъ әнә шул мин өзлексез ярдәм иткән күрше апайның улы Саҗидә сеңлсмә шулай беркөнне: «Сарык башы елгада, сарык башы елгада!» дип кычкыра икән Саҗидә бик сизгер кыз. бу үртәшүнең мәгънәсен бик гиз аңлап алган имеш, мин - үләксә, ә үләксәнең банты елгада. «Елга» дигәне үләксәләр күмә торган коры елга, сугыш елында без аттда үлгән атларны күмгәнне, ул атларның үләксәләрен казып алып ашарта ач бүреләр җыелганны әйткән илем
Саҗидә ир малайларның авыз-борынын җимерә ала торган батыр кызый, аны-моны уйлап тормый, әлеге үртәшкән малайны куып, өйләренә барып керә, теге малай куркудан мич башына кача. Саҗидә аны мич башында тотып алып, башын стенага бәрә-бәрә кыйный Шуннан соң безнең гаиләгә яман сүз әйтергә берәү дә җөрьәт итми башлый
Гайшә апа авылның маҗараларын сөйли дә сөйли, әни аны җөпләп, баш кагып утыра Мине чаккан күрше хатынның ире фронт тан контузия алып, чукрак-телсез булып кайта Авылда аны кызганалар, аның тизрәк терелүен телиләр. Бибинур әни беркөнне чишмәгә су алырга төшсә, әлеге чукрак-телсез ирнең хатыны белән ду китереп дәгъвалашканын ишетә. Бу юлы инде әни дә әдәп саклап тормый. Казанбашның Сукыр Amy.ii а Габдулла абый Заһидуллинга җиткерә моны Иртәгесен чукрак-телсезне алып китеп ябалар һәм шуннан бирле аның хәбәре юк икән.
II дөньялар! Мин югында бәләкәй генә Өч иле авылында нинди мәхшәрләр булган Дөньяның бер даһие .әйткән адәм баласында яхшылык белән явызлык бергә яши. дигән Минем әни нинди изге күңелле кеше, тешен кысып, ятим балаларын багып үстергән кеше, үзенә дус итеп санаган күрше хатынының мине чагып. Төрнәлегә. милициягә минем өстемнән язу менгергәнен белгәч, түзми шул инде, чукрак-телсез булып кайткан адәмнең ялганлап өйдә ятуын белә һәм аны тиешле урынына җиткерә...
Березовка колониясендә мастер итеп калдырырга теләгән чакта миңа Вадим Кириллович әйткән сүзләр искә төште. «Әллә анда сине туган җиреңдә бик өзелеп көтеп торалармы? Кулда булган кешене бик өнәп каршыламыйлар анда!» — дигән иде бит.
Моның шулай икәне беренче көннәрне үк мәгълүм булды Әни белән Гайшә апа колхоз басуына бәрәңге алырга киттеләр. Өйдә мин, тугыз яшьлек боек бала Рамазан да ут борчасы алты яшьлек Ризуан торып калдык. Әниләрнең бакча бәрәңгесе алып бетермәгән иде әле. энекәшләр белән мин бакчага бәрәңге алырга чыктым. Көн кояшлы, әниләрне сөендерәсе килә, мин казыйм, энекәшләр чүпләп тора. Көтек мәктәбендә укытучы булып эшләүче Минниса килде безгә. Ул үзе—Казанбаш кызы, минем заманда начар укучыларның берсе иде. Әнә шул кызыйны укытучы итеп Көтеккә куйганнар.
- Ни өчен син. Рамазан Хәйруллин. укырга төшмисең? — диде ул. беребез белән дә исәнләшмичә.
Рамазан кулына тоткан чиләген әйләндергәләп торгач:
— Ә мин укымаска булдым. Мин авырыйм.— диде
Ник укымауның сәбәбе көн кебек ачык бит инде, авыру баланы кем көчләп укыта ала? Миңниса белешергә, баланын кай жире авырга, аңа ярдәм итеп булмыймы икәнен ачыкларга тиеш иде, югыйсә. Тик укытучы апасының моңа башы җитмәде.
— Укымый йөрсәң, әнә абыең хәленә калырсың, диде ул авыру балага. Моның белән ул мине дә, минем энекәшне дә мыскыллады Энекәш, минем өчен оялып:
- Мин тереләм әле. апа. Терелгәч укырмын. дип аяк астында чәчелеп яткан бәрәңгеләрне җыярга тотынды.
Тугыз яшьлек авыру малай, минем яраткан энем, бәрәңге бакчасындагы ямьсез сөйләшүне, бәлки, озакламый оныткандыр да. әмма мин оныта алмадым. Сабагын да рәтле-башлы белмәгән, артта баручы булып сөйрәлгән Казанбаш сөрхәнтәе сине мыскыллап торсын, имеш' Укырга кирәк, педучилищены тәмамларга, укытучы булырга. Микниса- дай булдыксызларны утлы табага бастырып тирги алырдай укытучы булырга! Бәлки әле директор да булырга кирәктер’
Әмма мин инде быел укырга соңга калган идем. Мин селкенгәләгән- че, төпле бер фикергә килгәнче, сентябрь узды да китте. Минем кеше күзенә күренердәй өс-башым да юк, өстәвенә сугыш елларында безнең олы өебезнең тәрәзә пыялалары ватылып беткән, аларны да куйдырасы, коймаларны да төзәтәсе, әниләргә кыш чыгарлык утын, берәр центнер арыш белән бодай да әзерлисе бар иде.
Мин иң әүвәл кулымда булган һөнәремне — рәсем сәнгате белән буяу эшемне хутка җибәрергә булдым. Казанбашның Сукыр Аптул белән киңәшеп, авыл Советы кәнсәләренә юлбашчыларның портретларын ясадым Рамнарын үзләре ясап бирделәр, алар тапкан ак бәсне рамнарга үзем I арттырдым да бер атна эчендә бишме-алтымы портретны коры буяу белән ясадым: Молотов. Ворошилов. Каганович. Калинин. 1агын кемдер—хәтердә калмаган һәрхәлдә Сталин түгел иде. мин аны ясарга курка идем.
Шушы портретлар өчен миңа Казанбаш авыл Советыннан бер мең тәңкә акча түләделәр. Шул акчага мин. аны-моны уйлап тормастан олы өебезнең тәрәзәләрен куйдырдым Моңа әнием бик хәтәр сөенергә тиеш иде. минем уемча. Әмма ул тыныч, кына:
- Ярар, үзегезгә каласы,— дип куйды. Авыр гына көрсенеп алгач, әйтте: Укуыңа барасые бит, балам. Теге чакта да укымыйча бәлагә тарыдың. Җыландай телемне чыгарып әйттем бит. ташлама, балам, укуыңны, дидем.
Менә шундый инде ул безнең әни. «Укы!» дип авыз сулары корый.
— Быел бит инде. әни. укырга соңга калдым.— дидем.
Аның чырае бозылды, тавышы ничектер кызгануны чыкты.
Шулай да, улым, барып кара әле, белеш. Ятып калганчы—атып кал, дигәннәр бит борынгылар. Тыңла сүземне: үзең белмәсәң, өлкәннәр сүзен тыңлау да бер һөнәр.
Мин «Үрнәк» совхозына педучилишеның сугыш вакытында урнашкан поселогына барып кайттым. Анда мин ганыш ике генә кешене очраттым берсе—татар теле һәм әдәбияты укытучы Рәмзия апа Вәли- това, икенчесе безнең авылның Салих абый кызы Зәйнәп. Мин бригадир булып эшләгән чакта, сугыш чорында Зәйнәп «Кызыл Көтек» колхозының амбарчысы иде, хәзер әнә. сугыш беткәч, педучилищега амбарчы булып күчкән икән.
Аларның берсе дә миңа караңгы чырай күрсәтмәде.
Ләкин аларның икесенең мөнәсәбәте ике төрле иде. Рәмзия апа, мине күргәч, бите-башы яктырып, күзләрендә очкыннар уйнап, хәтта ки укытучы-педагог икәнен дә онытып, сөенеп-шатланып күрешт е:
У-уу, Ахунов! Нинди үскән, нинди егет булган. Кайларда йөрдең әле син «хаҗда?» Аның беренче соравы шул булды. Аннары ул мине өйләренә чакырды Икәүләп, кара-каршы утырып чәй эчтек Мин Рәмзия апаны бик ярата идем, ул усал чырайлы булса да, үзе укыткан фәнгә мөкиббән киткән кеше, студентларының тырышлыгын, татар геле һәм әдәбиятын биш бармак кебек белүләрен таләп итә иде. Мин аңа. безнең заманнан калган бердәнбер укытучыма, колониядә күргәннәремне. анда буяучы һәм рәссам булып эшләгәнемне сөйләп бирдем.
Рәмзия апа олы коштай зур гәүдәсе белән урыныннан торды, кухня якларыннан әйләнеп килде дулкынланганы сизелеп тора иде
Ахунов. Ахунов, син миңа яңалык әйттең бит әле. Безнең училищеда рәсем ясый белүчеләр бер дә калмады бит Миңа Тукай тормышыннан плакат кирәк. Син шуны булдыра аласыңмы ’
Булдырам, дидем, ике дә уйламыйча. Ни кушасыз, шуны булдырам.
Бик яхшы. Син, алайса, миңа шул плакатны озакка сузмыйча гына ясап алып кил әле. Аннары менә нәрсә? Безнең физкультура укытучыбыз урыс, ул хәрби занятиеләр дә үткәрә, үзе сугышта булган кеше. Суворов дип авыз суларын корыта Син аңа Суворов портретын ясап алып килә алмассыңмы'.’
Була ул, ни кушсагыз, шуны үтим Тик минем дә... бер үтенечем бар биг әле. Рәмзия апа.
Нинди үтенеч ул? Әйтеп күрсәтегез, Ахунов
Педучилищеда укуны дәвам иттерәсе иде бит. Әни бик тели шуны Аның сүзен тыңламасаң да кыен, ул бит безне, ятим балаларны карап- багып үстерде ..
Кайгырма, Ахунов, мин сине яклармын Синең бит мин акыллы студент чакларыңны, минем фәннән дә. башка фәннәрдән дә бик яхшы билгеләренә укыганыңны беләм. Урыс теле кыенрак иде бугай синең. Шәт инде ике елда урысча да өйрәнгәнсеңдер дип беләм Красноярски якларында гатарлар юктыр да анда
Красноярски краенда татар юктыр дип әйтә алмыйм Мин ике сл да өч ай утырган Березовка колониясендә тагар юк иде
Без укытучым Рәмзия апа белән ике сәгатьләр чамасы сөйләшеп утырдык, ул миңа үзенең шактый авыр тормыш алып барганын яшермичә сөйләде Аның ирен әдәбият укытучысы Сөләйман ага Вагыйзов- ны, әсирлектә булганы өчен, ябын куйганнар икән Рәмзия апага кызын һәм малаен үзенә карарга, авыр йөк булып җилкәсенә утырган педагоглык лиен дә сыкранмый-нитми алып барырга туры килә икән Инде ул Арчага элекке урыннарына кайтыр көннәрен түземсезлек белән көтә икән...
Рәмзия апа — сабыр табигатьле хатын, әмма боларны сөйләгән чакта мин аның тавышы өзелгәләп куюын сиздем, ул, миңа күрсәтмәскә тыры-шып, күз яшьләрен дә сөрткәләп алды.
һөнәрле үлмәс
әмзия апа заказларын тиз үтәдем. Укытучым миңа педучилищедан берничә табак ватман кәгазе, акварель буяулар биреп җибәргән иде. Авыл китапханәсеннән мин Тукай томнарын табып алып, андагы Тукай портретын зур итеп ватман кәгазенә ясадым, аннары Тукайның Уральск типографиясендә гәзит тотып төшкән фотосын кәгазьгә күчердем, бик тырышып Кырлай авылын ясап куйдым, китап тышлыкларын ясадым, плакатның читләренә чуар итеп, нәкышлы итеп бик матур рам сыздым.
Суворов портретын ясау плакат ясаудан ансатрак булып чыкты. Мин аны ак бәскә төсле коры буяу белән бөтен буена ясап куйдым. Ул хәтта минем үземә дә ошады.
Педучилищеда мин китергән рәсемнәрне кабинеттан кабинетка йөрт-теләр, укытучылар бүлмәсендә барлык педагоглар җыелып карадылар.
Рәмзия апа минем ялгызымны гына бер почмакка алып килеп:
— Ахунов, синең язмышың хәл ителде, киләсе елны өченче курста укырга әзерлән.—диде.
Мин ясаган портрет белән плакат миңа тагын бер сөенеч китерде. Директор алар өчен миңа Салих абый кызы Зәйнәп мөдир булган складтан бер пар «американский» ботинка һәм бер пот өрдергән арпа оны бирдертте. Менә шуларны минем кулга тапшырган чакта күршебез Салих абзый кызы Зәйнәп миңа сөзеп-сөзеп карады. Бу әйберләрне аның миңа бирәсе килми, әмма кулына директор язуын тоттыргач, бирми дә булдыра алмый иде. Колониядән кайткан Ахун малаена шундый почет килү аның башына сыймый иде бугай. Хәер, мин моңа гаҗәпләнмәдем, кулдан кайткач, мине урамда очраткан Фатимәттәй күршеләренә әйткән:
— Анаңны чеметим. Ахун малае шешенеп кайткан өтермәннән! — дигән.
Тагын бер мәртәбә Вадим Кириллович сүзләре искә төшә: туган якларыңда сине ашкынып көтәләр дисеңме әллә?
Әни мин алып кайткан ботинкага әлләни исе китмәсә дә, өрдергән арпа онына сөенде: ул безнең гаиләгә умачлы аш пешерергә ике айга җитте
Мин кайда да булса эшләргә, киләсе уку елын көткән арада тик ятмаска тиеш идем. Мине «Кызыл Көтек» колхозының клубына мөдир итеп алдылар. Мин анда концертлар оештырдым, спектакльләр куйдым, бизәп-бизәп стена гәзитләре чыгардым. Клубның эченә, матчаларга плакатлар язып элдем.
Бу вакытта инде мин үсмер малай гына түгел, егерме яшендәге җиткән егет идем. Мәктәптә укыган елларымда ук шигырь сөйләргә, суфлер булырга, тел бистәсе дигән исем алырга лаек булгангадыр, минем белән дуслашырга теләгән кызлар байтак иде. Арада шактый ук таза тормышлы кешеләрнең дә кызлары бар иде. Чибәрләрнең дә миңа күзе төшмәде түгел, тик мин үзем җирән чәчле, сипкелле, тәбәнәк кенә бер кызны — Рамазан абый Салаховның сеңлесен сайладым. Сугыш вакытында. мин «яланаяклы бригадир» чакта ук, күзем төшеп калган иде. Асия үзе дә моны сизгән икән—кулдан кайтып, беренче мәртәбә аулак өйдә утырган чакта, «өч кубометр утын кисәргә» дигән җәзаны үтәү өчен өй- алдына чакыргач, ул минем куеныма сыенып, чиксез дулкынланган тавыш белән: «Гарифҗан, и дә теләдем соң синең мине чакыруыңны!» — диде.
Без караңгыда бер-беребезгә сыенып тордык
Асиянең Миңлебикә һәм Фәтхия исемле ике сенлесе бар Миңлебикә, апасы Асия төсле җирән, юантык. Фәтхия исә тал чыбыгыдай нәфис һәм, апаларының капма-каршысы буларак, сызылып киткән кара кашлы, кара чәчле иде. Әнә шул ике кыз мине туган абыйлары кебек яраталар, клубта мин куйган концертларның җаны булалар иде Алар матур итеп җырлый да, бии дә беләләр, концертка иптәш кызларын да тарталар иде
Рамазан абый сугышта яраланган, үзе белән бергә фронтта катнашкан бер марҗа кызына өйләнгән, ул подполковник булган, әле өйләренә кайтканы юк иде. Әмма ул сеңелләренә аттестат җибәреп, аларны багып тора, ә сеңелләре өчәве бергә генә яши, әти-әниләре үлгән иде.
Асия белән безнең бер-беребезгә тартылуыбыз да, ихтимал, өзелеп яратышудан түгел, җаннарыбызнын якынлыгыннан, икебезнең дә ятим-легебездән килгәндер әле
Мин Асия Салахова белән дуслашуыма сөенеп йөрдем, чөнки мин Арча педучилищесына кибәнче боегып яшәмәдем. Көтек авылы безнең Кечкенә Өчиледән чакрым ярым ераклыкта, кайвакыт спектакльләр төнге уникедә генә бетә, япа-ялгызым Өчилегә кайту куркыныч, сугыш вакытында ишәеп калган бүреләр төннәрен елга буйларына чыгалар, ә миңа Өчилегә кайтып җиткәнче ике коры елга аркылы узарга кирәк иде
Минем бәхеткәдер, мин «хаҗдан» кайтып, озак та узмады. СССР Югары Советына сайлаулар игълан иттеләр. Менә шунда мине Заһидул- лин Габдулла абый («Сукыр Аптул») үзенә чакырып алды. Аны Казан- баш сайлау участогының модире итеп куйганнар иде
Гарифҗан, диде ул миңа, кара чүпрәк бәйләгән күзен рәтли- рәгли, мин сине бик җи1ди эш белән чакырдым. Безгә сайлау участогын бизәргә кирәк. Ул синең кулыңнан килә. Авыл советы кәнсәләренә ясаган портретларың шуны раслый Ләкин сайлау участогын бизәү гүләүлс эш түгел Мин сиңа колхоздан берәр пот бодай бирдертермен, артыгы булмас. Әтиең Ахунҗан белән бик дус идек. Әтиең хакына безнең участокны бизәп бир инде син. улым.
Мин риза булдым. «Әмма буяу табу, кызыл материя, фанер табу, рамнар ясау сезнең өстә», дидем.
Без Казанга барын, кызыл, ак, яшел, сары, зәңгәр буяулар алып кайттык. Буяу пумалалары сайладык Мин атна буе Габдулла абый Заһидуллиннарда яшәп, плакатлар язу. сайлау көне календарен ясау, сайлау бүлмәләрен бизәү белән шөгыльләндем. Ул елларны кызыл материя <абу ансат түгел иде Габдулла абый Казанбашта такта ярдырпы, аларны струклагты, без әнә шул такталарны кызылга буяп, өс генә майлы ак буяу белән өндәмәләр яздык: Казанбаш сайлау участогына кергән сайлаучыларны Көтек. Казанбаш, Өчиле. Каенлык авылы кешеләрен коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына тавыш бирергә чакырдык. Урамнарның кара-каршы яктагы йорт ларын тоташтырган егермешәр метрлы такталарны аерым баганалар утыртып, кадаклап куйдылар. Шундый плакатлар Казанбашның урамнарына алты-җиде урынга куелды.
Ул да гүгел, Арчаның район гәзитендә Казанбаш сайлау участогында эшләрнең үрнәк төстә куелуын мактап мәкалә басылды. Габдулла Заһи- дуллин исеменә анда ялкынлы сүзләр язылган иде. Габдулла абый миңа «Кызыл Көтек» колхозыннан бер пот бодай бирдертте. Тик ул бик тиз халык теленә керде.
- Улы солдат хезмәтеннән авыру сәбәпле кайткан бер ана «Кызыл Көтек» колхозы председателе Зиннәт абый янына кергән Дәгъва ясарга маһир ул хатын ишектән кереп җитмәс борын ук кычкыра башлаган
Өчиленен төрмәдән кайткан Ахун малаена бодай биргәнсез. Минем солдаттан кайткан улыма да бодай юк! ди икән.
Ахун малае биз сайлау участогын бизәде, дигән колхоз җитәкчесе
— Ул буяганны мин үзем дә буяп куям!—дигән җәнҗалчы апа.
И нәгаләт! Бар әнә кайтып мичеңне агарт, урамда акырып-бакы- рып. кеше көлдереп йөрмә.— дигән Зиннәт абый.
Миңа боларны Габдулла агай Заһидуллин сөйләде. Район гәзитендә чыккан мәкаләне дә миңа ул укытты, күзенә япкан кара чүпрәкне рәтли- рәтли әйтте:
Энем, бик рәхмәт инде, сүземне тыңладың Арча районында минем участокны беренче урынга чыгардың. Дөньяда төрле хәлләр була, авыр чагында мин дә сиңа булышырмын...
Габдулла абыйга булышу җае сәгате-минуты белән килеп чыкты Без әлеге сүзләрне сөйләшеп бетерергә дә өлгермәдек. Казанбашның таш клубы янына ярсып торган кара айгыр килеп туктады, терәкле матур чанадан (кошовкадан) өстенә толып кигән бер кеше төште
Габдулла абый, ашыга-ашыга. аны каршы алырга урамга чыгып китте. Озакламый алар сайлау бүлмәләре ясалган кабинетка икәүләп килеп керделәр.
Габдулла абый кунагының толыбын салдырды, зур тире бияләйләрен морҗа буена илтеп куйды, алар шундук сөйләшеп киттеләр. Мин ал арның сөйләшүләрен өстәл буенда тыңлап утыра идем, килүченең кем икәнен шундук аңладым. Ул Масра тегү әртиленең мөдире. Масра сайлау участогының да мөдире булып чыкты.
— Габдулла абый, сиңа килүемнең сәбәбен, шәт иншалла. аңлаган-сыңдыр инде. Бүген Арча районы гәзитен укыдым да күзем маңгаема менде Заһидуллин Габдулла мөдир булган сайлау участогы беренче урынга чыккан лабаса! Туктале. мәйтәм, үз күзем белән күреп, үз колагым белән ишетеп, чынлап торып ышанып кайтыйм әле бу хәлләргә. Урамнарыңны әйләнеп чыктым: ул хәтле матур плакатларны кем язды сиңа? Сайлауга килергә чакырган календарьны кем ясады9 Кайдан таптың син андый художникны?
Габдулла абый исән сыңар күзен миңа төбәде, кулын мина таба сузды:
Рәхим итеп, таныш булыгыз: менә минем уң кулым, барлык матур эшләремне башкаручым.
Шушымы?!—диде кунак, гаҗәпкә калып.— Бик яшь түгелме сон бу? Син мине шаяртмыйсыңмы?
Юк, туганкаем, шаяртмыйм. Әтисен утыз беренче елны кулаклар үтергән Гарифҗан бу. Кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Плакат та яза. календарь да ясый, портрет сурәтләргә кирәк булса, коеп кына куя...
Ул мине үтереп мактый, мин комачтай кызарып утырам.
Кунак -таза нык борынлы, зур түгәрәк күзле, каты кара чәчле кеше— Габидулла абыйга гозерләнеп дәште:
— Слушай. Заһидуллин, шушы егетеңне миңа бер атнага биреп тора алмассыңмы?
Мин аны бирмим дисәм, син — минем якын кешем, бирәм дисәм аны бит бушка эшләтеп йөртергә ярамый. Әнисе авыру, өйдә, Гарифҗаннан башка, тагын өч балалары бар. Колхоз ипи бирми, ул әле өйләренә утын да, печән дә, икмәк тә әзерләргә тиеш булып чыга.
Аңладым тел төбеңне. Заһидуллин егеткә эшләгәне өчен түләрсеңме. димәкче буласың. Түлим—бүрек бирәм башына, өстенә сырган чалбар, телогрейка, аягына киез итек.
— Ә икмәк ягы? — диде Габдулла абый.
— Анысын да җайларбыз. Колхоз үзебезнеке. Бер-беребезгә ялыны-чыбыз төшми тормый бит
— Алай булса, егет—синеке. Бүген үк алып китә аласың,—Габдулла абый миңа таба борылып, исән калган сыңар күзен кысты борчак пешә, янәсе!
Берничә минуттан инде мин Масра тегү әртиленең мөдире белән янәшә утырып, кара айгырның бураннар уйнатып баруына соклана идем.
Казанбаштан Масрага без күп дигәндә унбиш минутта кайтып җит-кәнбездер Мин шул чагында бригадир булып эшләгән елымны сагынып искә алдым. Өч яшьлек кырыкмыш мине дә шулай җилләр уйнатып кына алып төшә торган иде Көтеккә
Масрада мине әртил башлыгы бер әби белән бабайга урнаштырды Мина шундук бер кило бал, бер кило май китерделәр. Аш пешерергә ит тә китергәннәре мәгълүм булды.
Казанбашта ни эшләгән булсам, Масрада да шуны ук эшләдем Казаннан буяулар алып кайттык, урамнарга такталар суздык, сайлау көненең календарен ясадык. Клубның эчен бик матур игеп бизәдек, тәрәзә араларына плакатлар язып элдек. Әртил мөдире Карл Марксны бик ярата икән, сәхнәнең бер кырыена коры буяу белән ак бәзгә мин Маркс портретын бөтен буена яздым
Болар барысы бер атна эчендә эшләнде. Йокы миңа бик аз эләкте.
Бер атна эчендә мин боларның бер тамчы йокы йокламасам да эшләп бетерә алмый идем, урамнарга сузган такталарны тиз кибә торган кызыл буяу белән буяп торырга миңа колхоздан ике егет бирделәр. Бәхетемдер, алар эш рәтенә гиз төшенә торган булдыклы егетләр булып чыкты гиз дә, сыйфатлы да игеп буядылар такталарны, мин ничек өйрәтсәм, шулай эшләделәр. Күрәсең, рәсем сәнгате белән заманында үзләре дә шөгыльләнгән егегләр булса кирәк.
Әртил башлыгы (исеме ничектер хәтердә калмаган) мине якын итеп аркамнан кагып торды. Казанбашта Габдулла абыйга вәгъдә иткәннәрнең барысын да бирде
Өсгсмә яңа телогрейка-сырма, сырган чалбар, аякка итек, башыма өр-яңа бүрек киеп, мин печән йөге өстенә менеп утырдым Ә ул печән өстенә бер капчык бодай, бер центнер бәрәңге салынган иде.
Масра егете, минем такталарны буяп торган япь-яшь чибәр етет. мине ат белән Өчилегә кадәр ки гереп куйды
Татар халык әкиятләрендә сәер бер такмак бар: ишегалдындагы эт чәңгелдәп такмаклый:
Үләргә киткән абзый баеп кайта, ләң-ләң!..
Мин дә шул хәлдә идем. Әни моңа башта ышанмый горды Безнең Кечкенә Өчиле ул чагында бик бәләкәй иде инде. Минем печән йөге өстенә утырып кайтканымны карарга авылның һәр өеннән кеше килде Сөенечләрен дә, дәгъваларын да урам яңгыратып әйтергә күнеккән Шәйхинекеләр:
Ахун малае мәкәрҗәдән кайткан! дип авылга сөрән салдылар
Бу хәбәр шул ук көнне Көтеккә дә ишетелгән. Мин кичен клубка төшкән идем, Көтекнең картлары миннән гнуларны сорашын тордылар, үземне мактадылар, гомерең озын булсын, әниең сезне бик тилмереп үстерде, балаларының игелеген күрергә язсын! диделәр
Миңа, кием-салым алудан, печән һәм бодай алып кайтудан битрәк. халыкның минем турыда яхшы уйлавы куанычлы иде
Клубтагы яшьләр дә миңа якты күз белән карый торган булдылар Минем Казанбаш мәктәбендәге даным янә үземә әйләнеп кайт ты Моны миңа бер кичне Асия да әйтеп торды Ул миннән күзен алмый, мине сыйларга тырыша, ә сеңелләре Миңлебикә белән Фәтхия минем янга ук килеп, икесе ике ят ымнан кочаклап алганнар иде
Клуб тат ы эшләрем тел сөенечле булып бара, яшьләр көндезге эшләреннән кайткач, бар кадәре матур киемнәрен киенеп, клубка чыгалар, әйлән-бәйлән уйныйлар, җир җимертеп бииләр, мин югында үсеп җиткән яшьләр бер-берсен озатышын, авыл халкының гомерлек гадәтләрен, сөю-сәтадәгләрен дәвам иттерәләр иде
Каратны озын төннәре, бурап-бурап яуган карлары белән кыш узды Сайрар кошлары белән ят килеп җиттс. Сугыштан соңгы йолкыш ат тары белән, барлы-юклы симәнәләре белән «Кызыл Көтек» колхозы кешеләре кырга чыкты
Заманалар никадәр генә авыр булмасын, халык никадәр генә ачык-масын— басуларны актарып жыйган өшегән бәрәңге бар иде. кыр-бо- лыннардан җилен тутырып сөт алып кайткан сыерлар бар иде. барыннан да бигрәк җанга тынычлык иңдергәне илдә сугыш юк. хәбәрсез югалган ирләрен көткән солдат хатыннары бар. юллардан күзләрен алмаган солдат аналары бар. учак көле астында сүнми яшәгән ут төсле, барлык күңелләрдә өмет чаткылана иде.
Язгы чәчү кампаниясендә клубта эш аеруча көчәйгән, өч бригаданың стена гәзитләрен чыгарту, аларны рәсемнәр белән бизәү, кырларга барып партия-хөкүмәт карарларын Казан гәзи iләреннән уку барысы минем өстә иде Атлар кышны шактый ук өшәнеп чыкканга күрә, бакча җирләрен сукаларга ат бирмәделәр, иртә таңнан, яки кичләрен кояш баеганчы бакча җирен казып, бәрәңге угырту да минем өстә иде әле.
Ыңгырашмый-нитми, күңелләрне сүрелдермичә, барысын да ерып чыкгык Авылларда сугыштан соңгы беренче сабантуйлары үткәрелде. Халыкның күңелен алгысыткан, сугышка кадәрге бәйрәмнәрне искә тө-шергән ул ямьле көннәрдән соң. мин «Үрнәк» совхозына — Арча педагогия училищесына гариза илтеп бирдем.
Язмыш упкыннары белән өзелгән укуымны дәвам итәргә кирәк иде. Әниебез Бибинур моны берөзлексез, көн саен диярлек, минем исемә төшереп горды
Тагын — педучилище
1946 елның сентябрендә мин тагын педучилишега барып кердем — өзелеп торган укуымны дәвам изәргә.
Биредә инде минем белән 1940 елны укый башлаганнардан берәү дә юк. алар училищены кырык өченче елны ук тәмамлап, кайсы кая китеп беткәннәр, элекке укытучыларымнан да. ихтимал. Рәмзия апа Вәлитова гына торып калгандыр.
Рәмзия апа мине, колониядән кайтканнан соң беренче мәртәбә күр-гәндәге шикелле, бу юлы да якты йөз белән каршы алды, үзе белән директор янына алып керде.
- Бу егет, фамилиясе Ахунов, исеме Гарифҗан, бездә ике ел укыган иде инде Аның тормышында күңелсезлекләр килеп чыкты, шуңа күрә ул укуын өзеп торырга мәҗбүр булды. Безнең тырыш студентларыбыздан иде. алыйк без аны өченче курска, ул безнең йөзгә кызыллык китермәс.
Бу хәл мине сөендерде. Ире Сөләйман аганың әсирлектән сон төрмәгә ябылуы якынайттымы аны миңа, әллә татар теленә карата үтә игътибарлы булуым үз кеше из геме, ничек булса да булды. Рәмзия Гыйләжевна авыр чагымда мине яклады, миннән нидер чыгачагына өмет баглап тотынды һәм ана телебезнең байлыгын аңлатуга чамадан тыш күп көч куйды. Сугыштан соңгы елларның матди кысынкылыклары да. суык баракларда яшәп, туңу-күшегүләр дә. кыскасы, бернинди мәхрүмлекләр лә аны безгә таләп, хәтта мин әйтер идем, аяусыз зур таләпләр куюдан туктатып кала алмады.
Педучилище әле 1946 елны да «Үрнәк» совхозында иде. өч-дүрт айлар чамасы укыгач, кыш урталарында без үзебезнең төп йортыбызга Арчага күчендек Бик суык кыш иде. Училищеның бер генә «полуторкасы» бар иде. ул әледән-әле ватыла торган иде. Арча юллары коточкыч бимазалы иде. «Үрнәк»тән бер мәртәбә Арчага 20 чакрымны узу белән, ул ремонтка туктый иде Ник мин болармы озаклап сөйләп торам дип уйлыйсыз? Әнә шул ватык «полуторка» аркасында юлда безнең барлык бәрәңгебез өшеп бетте, псдучилищеда студентларга дип пешергән кәбестә ашында шакырайган берничә бәрәңге йөзеп йөри торган иде. Бу юлы укуымда мин Арча районының Гөберчәк авылы малае Мөхәммәт Мәһдиев һәм
Гали Халитның энесе Яхья Халитов белән iуры килдем Уку безгә авыр бирелми, ни дисәң дә. без зиһенле малайлар идек, әмма ачлык та. башка төрле бәлаләр дә үзәккә үтә иде соң! Мөхәммәт Мәһдиев. үзе язучы булгач, башта «Без — кырык беренче ел балалары» дигән талантлы, гаять үзенчәлекле повесть язды. Ә 1993 елны «Ачы тәҗрибә» исемле истәлекләр китабы бастырды Бу әсәрләрнең икесендә дә тормышның ул замандагы фаҗигалары калку итеп күрсәтелгән. Ул әсәрләрнең икесендә дә минем дә исем бар. Повестьта мин Ә п*афи исемле тотанаксызрак бер персонаж булып керсәм. «Ачы тәҗрибәмдә инде үз исемем белән үк алынган. Мәһдиев без кичергән фаҗиганы оста язган, өстәвенә мин эшләгән бер кыюлыкны да яшерми әйткән...
Каләмдәшем һәм якташым. Кечкенә Өчиледән биш-алты гына чакрым ераклыктагы Гөберчәк авылы егете Мөхәммәт Мәһдиевнең каләме үткен-усал икәнен беләм. уйлап чыгару һәм арттыру сәләте ифрат көчле икәнен дә тоеп торам, әмма бу очрак га Мөхәммәт бер генә нәрсәне дә арттырмаган. Тормыштагыча бөтен зурлыгы, авырлыгы белән, төп- төгәл детальләре белән сурәтләп биргән.
Хәлим ага Искәндәрев педучилищеда урыс теле укытучысы иде. Үз фәненә фанатикларча мөкиббән киткән, шуны студентларга да сеңдерергә тырышкан икенче бер кеше булса, ул Рәмзия апа Вәлитова гына булгандыр. Анысы да бит тел укытучысы, тик урыс телен түгел, туган телебезне, татар телен укыта иде. Ачлык-ялангачлыклар белән узган бер елда нинди генә авырга туры килмәсен, телгә карата, газиз ана телебезгә карата үзенең шәкертләрендә ярату уята алганы өчен без хәзер Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитовага кат-кат рәхмәт әйтәбез Әдәби хезмәт өчен һава кебек кирәкле тел нечкәлекләренә беренче ныклы нигезне без Яхъя Халитов. Мөхәммәт Мәһдиев һәм мин аңардан алдык
Мөхәммәт каләмдәшемнең Арча педучилищесындагы өченче курста күргән михнәт-газапларыбызны дөрес һәм тулы язган дип әйтсәм дә. шулай да бер вакыйганы әйтми калдыруын күрсәтеп узарга тиешмен
Мөхәммә! училищедагы гәртипсезлекләрне, диплом бирмәсләр дип куркып, сөйләми кала Мин. үземчә. утны-суны кичкән егет, андый чакта иксләнү-микеләнү дигәнне белми идем. Әйе. училищеда нинди тәртипсез- лекләр бар. берсен дә калдырмый, ярдым да салдым Әмма ул мина кыйбатка төште. Мөхәммәт каләмдәш нәкъ менә шунысын әйтми калдырган. Моңарчы бик яхшы билгеләренә укып килсәм дә. дәрес вакытында җавап биргән чакларда миңа күпчелек укытучы «өчле» билгесе тамыза башлады, хәтта күрәләтә торып «икеле» куючылар да булды.
Әмма мин. «Үрнәк» совхозындагы кебек, стена тәзигендә директорны тәнкыйтьләгән өчен укытучылар каныкканга укуны iашлан кайгып ките- рдәй унбиш яшьлек үсмер түгел идем инде. Тормышның ачы сабаклары мине ярсынмаска, тешне кысып түзәргә өйрәткән иде
Мин сабагымны әзерләми килмәдем Укытучылар биргән сорауларга чатнатып җавап бирә торган булдым. Шунлыктан студент иптәшләрем алдында укытучы-педагогларның миңа «өчле» билгесе куярга маташулары. шуны юрамалый студен iлар алдында кычкырып әйтүләре класста ризасызлык тудыра, ә моны башында азмы-күпме акылы бар педагог сизми кала алмый иде.
Директор кушуы буенча «үч» алырга омтылган укытучылар түгел, үз юлымны туп-турыдан ярып барган, бернигә дә исем китмәгән мин җиңдем Минем исем турысына тагын «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләре куна башлады.
Укытучыларны кызык иттең бит син. кызык иттең. Гарифҗан, тәки гөп башына утырттың бит. капитально утырттың, ди иде Мөхәммәт сабакташым...