Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Татарстан турында моңсу жыр
Дәүләтенме югалтканга күрә. Көче беткән нәсел-ыруның. Чикләрең дә тормый инде хәзер Урал-Алтайларга орынып.
Күпме генә сулар бөркесәк тә, Безнең хыял — шиңгән чәчкәдер. Басуларны тимер тутык баскан, Нефть байлыгыннан ни кадер?
Коттеджлар гөмбә сыман үрчи - Кемнәрнедер байлык сикертә. Илгә төшкән бөтен авырлыкны Авыл халкы тарта кич-иртә.
Су астына салым итеп салдык Бабайлардан калган урманны. Балтыйк буе илләреннән әнә Ишетәбез бүтән җырларны.
Җилләр безне юатмакчы була: Тәкъдиреңә, туган, түз. диптер. Бу Рәсәйне бурлак сыман тартып. Сөйрәп бару — бәхетсезлектер.
И котлыйсы һәм сөйлисе иде Бәйсез Татарстан турында! Танк Iавышларын күмә-күмә, Өмет кайный әле җырымда...
Ике башлы!..
Байгуралар балда-майда йөзде. Хәерчеләр үсте жил кыйнап Дөньяларны әйләндереп салды Унҗиденче елгы инкыйлап!
Авып төште тарих чүплегенә Ике башлы тугра-каракош. Вәгъдә яуды. Рәсәй халыкларын Без иреккә алып барабыз
Тел вә лөгать, икмәк уртаклашып Яшәп алдык шулай җитмеш ел. Чаба гадан — космосларга кадәр: Бер уйласан, алга китмеш ел...
Империя! «Җенең» йокламаган. Рәсәй (агын дулый, үртәлә Икс башлы тугра-каракошын Дәһшәт белән өскә күтәрә.
«Демократик» кыланышларына Карап юра дөнья шаккатып «Empire of evol»' яңабаштан Гайрәт чәчә, туплар шартлатып!
Икс башлы «кош»ны терелттеләр.
Күз төбәгән болар кай якка?
Икс башлы усал каракош күк Ике башлЫ була таяк та!
Очыш
Кош каурые тамган зәңгәрлектән Бер өн килә, килә чакыру' Мин очышта. Күңел канатымның Болытларга ашкан чагы бу.
Аста киңлек, сәер күренешләр: Таулар чүгә. эри. югала.
Кан [амыры сыман кабарынып.
Тармакланып ята елгалар
һәр тарафтан хикмәт, мәгънә эзлим. Авыл [арны күзлим биектән.
Туган йорты биргән иман белән Кеше мәңге җиргә береккән.
Килеп чыгам шәһәр өсләренә, Тып-тын йөзгән Икар шикелле
' «Empire of evol» (ми.- ш/чл) «явызлык империясе» АКШның элекке президенты Рональд Рейган РасаЙне (советлар илен) шулай дип атаган иде
Торбалардан чыккан кара төген, Суырып алып, йотар шикелле.
Офыкларда тарих төсмерләнә, һәм ачыла... еллар капусы!
Мәгарәдән күчә-күчә килгән
Кеше рухы, кеше як i ысы.
Алтын айлы манаралар белән
Идел-йортның күге яңара..
Чиркәү чаңы кыйный офыкларны - Кайсы чор бу, кайсы замана?
Ике күз биргән табигать - Дөньяны күрер өчен Ике аяк биргән - җиргә Нык басып йөрер өчен
Ике кул — анысы инде Күбрәкне күтәрергә; Тормыш йөген һаман саен Алга рак этәрергә!
Бер баш биргән берәгәйле Уйлана белсен, диеп, Икейөзле булулардан Саклана күрсен, диеп.
Табигать бик дөрес иткән — Йөрәк тә бит берәү җиткән:
Икеләтә сөяр өчен. Гамь утында көяр өчен. Иң хәсрәтле минутларда «Уф, йөрәгем!—дияр өчен...
Уен
Уйный идек җирдә, суда, күктә.
Күк дигәнем — агач башлары.
Ак парашют итеп күлмәкләрне. Рәхәт иде аска ташлану!
«Чебиләгән» ялан тәпи белән
Буразнадан йолдыз эзләдек.
Җәен — яңгыр, кышын карлар булып Сокландырды һәрбер үзгәлек.
«Ташкалага кем баш кала?» — диеп Кайный идек, гүя кырмыска.
Уйный-уйный тап-тар тыкрыклардан Чабып кердек олы тормышка!
Безнең җиңү, безнең алданулар Чынлап уен булган лабаса... Ә тормышта тәртип-кагыйдәләр Карап торсаң—үзе тамаша!
Тормыш —уен. шундый җитди уен, Яшеренеп битлек артында.
Күпләр әнә матур сүзләр сибә Гаделлек һәм намус хакында.
Алтыннарын биреп сыный донья.
Йә күрсәтеп сыный сылуын Бу тормышта, ниләр кылансаң да.
Иң кыены Кеше булуың...
Туган авылда очрашу
Мин туганны белгәч. әткәй Карурманга юл тоткан. Нәни миләш алып кайтып Янбакчага утырткан.
Сал җилкәмә яшел кулларыңны.
Саумы, дустым - яшьтәш миләшем! Донья күргән ир-егетләр сыман. Бер утырыйк әле сөйләшеп.
Быел тагын җимеш өлгерткәнсең..
Безнең җимеш -эштә, шигырьдә Кылган эшең «сөт»кә китә барса. Җанны борчу кыйнап тилмертә.
Кара көздә кырау алган саен Тәлгәшләрең тула балланып.
«Кырау төшмәс безгә», диючеләр Вакытлыча яши алданып.
Минем дә бит күңел багындагы Хыялларны, гамьне, гөлләрне Көтмәгәндә тормыш кыраулары Каплан киткән иде бер мәлне...
Чәчләремә «көмеш» өсти-өсти Чыныктырды салкын кыраулар. Ачы җилләр сине Йолкыган күк. Мине көн дә талкый сораулар.
Үз-үзеңне югалтмаска теләп Мен терелеп, мен кат үләсең.
Кеше булып яшәүләрнең хәлен
Тик бер тапкыр
Тойсаң иде икән, миләшем!
Була төрле: кәефле чак, кәефсез чак.
Бер үк җанга — йә татлы сүз, йә сүз-пычак.
Кайчакларда кыйналасың, үртәлә җан — Яшәүләрдән ни мәгънә дә, безгә ни сан?
Бар өметем өзелдеме әллә дисәм. Күңелдә нур — ышанычым-тәңрем исән!
Сатылма да. ватылма да, горур җаным, Сынауларның иң зурысы — алда аның.
Туган як кадере
Сагынулар чорнап алган чакта Белмим, нинди дәва табасы? Ярты җаным һаман синдә яши Туган ягым, Байлар Сабасы!
Алмаларның исе нидән татлы. Әрем исе була ник әче? Шатлыгым да, сагышым да булып Син яшисең җанда. Теләче!
Гомер диген —
Арта гына бара
Туган якларымның кадере.
Ике яктан кушуч туфрак белән Ныгытылыр минем каберем...
Язгы сурәт
...гә
Калкып чыктың кайсы елның языннан. Ни язмыш ул — учларыңда язылган...
Күңелне уятыр, сызлатыр өчен Килдеңме әллә йолдызлар багыннан?
Чәчкәйләрең агып төшкән — билеңнән.
Сүз әйтергә сусап торган иреннәр. . Синме бу ерып киләсең язларны Бер чәчәк Яшел Үзәннәр иленнән.
Нурларың тылсым-кояшка тиң генә. Язларны, ахры, китердең син генә. Мин ышанмас та идем могҗизага - Күр. чәчләреңнән йолдызлар сибелә.
Нинди гамьнәр кунды: дөнья үзгәрде. Бар галәм тутырды минем күзләрне.
Аһ, каләмем гөште-китте кулымнан! Җан белән уеп язамын сүзләрне.
Офыкларда өр-яңа көн кабынган. Кул болгыйм сиңа мәхәббәт тавыннан. Күңелне уятыр,. егълатыр өчен Төштеңме әллә йолдызлар багыннан9
Әкият һәм чынлык
Әкиятләргә шундый ышандым мин — Алиһәләр иде хыялым.
Ә соңыннан барыбер, җиргә төшеп.
Мин җир кызын сөйдем, оялып
Син әкият булып килдең миңа. Чынбарлыктан, алсу таңнардан Мәхәббәткә безме кичеккәнбез. Әллә инде еллар соңарган?
Беләм. аңлыйм: яхшы булып бетә Әкиятләрнең генә азагы.
Мин һаман да җавап таба алмыйм Ничек булып бетәр
Безнең сөюләрнең газабы
Елап iopian кызны юату
Ник тетрәде әле керфекләрең. Нинди җилләр узды кагылып? Күк йөзедәй гәпсез күзләреңдә Яшен эзе тора чагылып
Син елыйсың..
Күктә кояш көлә.
Бал кортлары кайта басудан Карурманның яшел капкалары Мәңгелеккә табан ачылган
Елмаясың...
Күлдә аккош елый.
Дөнья елый аңа кушылып Зонтикларга, агач башларына Яңгыр булып ява шушы моң.
Белми калсын, күрми калсын сөю Чәчәк сабын җилләр кискәнне. Ник гетрөде ә ге керфек герен Әйтерсең лә дөнья сискәнде!
Тон
Башкаеңны иңнәремә салдың — Җиңел, татлы иде бу мизгел. Шушы кичтә кайнар иреннәрне Сөю шәрабенә тигездем.
Чәчкәйләрең биткә сибелде дә Урап алды мине «буранмга. Өр-яңадан мин әйләнеп кайттым Яшьлек дигән якты урамга.
Кулларыңны күкрәгемә куйдың Сагышларны читкә таратып. Йөрәгемне гүя сыйпап узды Карлыгачның нәфис канаты.
Башкаеңны күкрәгемә куйдың. Бар дөньяма ялкын сикерде. Җир шарына тәңгәл авырлыкны Мин күтәреп тордым шикелле.
Назга юлыктымы, ирләр җаны Яхшылыкка таба үзгәрә. Хатын-кызның серен аңлар өчен Серле булу кирәк безгә дә...
Телсез
Яшисен яшәгән.
Ашыйсын ашаган...
Ә дөнья — тавышсыз аҗаган.
Күңел сак. күңел сак. Күңелдә төрле чак...
Шатлыгың уралса җаныңа — Эх бер сүз!
Хәсрәтең тоз салса каныңа Эх бер сүз!
Сүгенер чагыңда — бушанма. Тешеңне кыс та түз, Тавышың очмасын җиһанга...
Эх бер сүз!..