Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Көтүчеләр
Аполлонны, шигърият алласын Дуңгыз көткән, диләр, заманында Безгә мәгълүм хәзер: Мөхәммәт тә Көтү көткән Мәккә яланында.
Алланың һәм пәйгамбәребезнең Күз алдына басса үткәннәре. Искә төшә Хәсән Туфанның да Ссберләрдә көтү квжэннэре
Телләр
Рәшит Әхмәтҗан истәлегенә
Акыл теле, йөрәк теле Шагыйрьнең корал көче. Шул коралы белән чыга Сугышка шагыйрь кеше Бәйле илнең теле икәү. Бер телле була бәйсез. Бәйсез урыска, ахыры. Бер телле булу җайсыз. Пушкин һәм пушка телендә Сөйләшә урыс һаман.
Барлык бәйле халык өчен Ике теле дә яман.
Берсе бәйле халыкларның Телләрен онлый, йота Икенчесе бер гаепсез Җирләрне утка тота.
Пушка теле—ул ут теле, Кан һәм кыйралыш теле. Ул ут-тел кешеләрне дә, Җирне дә итә үле. Атышлар ерак барса да Җан өчен юктыр ара. Ут йөрәккә килеп тия. Ул ут йөрәкне яра.
Ярылу да һәм шартлау да Хас ул чын йөрәк өчен. Шартлауларга каршы шартлау Ул чын йөрәкнең көче.
Кан. ут. кыйралыш Рәсәйнең Бөтен тарихи йөзе.
Шулар белән горурланып Ул яши һаман үзе.
Шартлады шагыйрь йөрәге Ул бомба булып гүя. Кайчан юар канлы йөзен «Юылмаган Русия»?
Быелгы кыш шундый озын булды. Яз дигәнең иртә килсә дә. Февраль ае җитмеш җиде яшьне Бүләк итеп миңа китсә дә. Яңа елы яңа ел булмады. Кан коелгангамы Чәчәндә.
Әлеге шул: көчең барда акыл һич кирәкми, дигән мәсьәлә Әлеге шул: барын бүлгәлә дә Хакимлек ит дигән ерткычлык. Җиребездә, шушы ерткычлыкта Яшәп ята ялган тынычлык. Пушка тавышлары телгәләргә Әзер торган чакта җиреңне. Без җыр. бию, курай моңы белән Каршы тормакчыбыз шикелле. Әйе, сөрән без салмадык түгел, Ә канкоеш барды, бетмәде. Ул сөрән дә Уфа мәйданыннан Ары китә алмады... Китмәде! Көенечем кысыр көек кебек. Авыр үткәнгәме һәр көнем. Язлар үтеп, җылы җәйләр килгәч. Эрер бәлки туңган күңелем.
Быелгы кыш шундый озын булды...
Зәки Вәлиди кабере янында
Ак мәрмәр таш.. Мәрмәр ташта — язу Ә ул язу төрек телендә Мәрмәр таштан «башкорт» дигән сүз дә Карый миңа төрек җиреннән Тынлык монда... Кипарислар да тын Якты тынлык кабер өстендә Ә күпме сон давыл һәм гарасат Бу кабердә яткан җисемдә.
Гарасаты да бит. давылы да Ут төсендә һәм кан төсендә: Күпме язмыш, күпме кеше гомере Килеп бәрелә шушы исемгә Күпме тартыш, хәтта милли тартыш. Аңлап бетергесез күпләргә Сөрән салган хәтта Ходайбердин «Зәки башкорт түгел, башкорт ул мин Ышанмагыз сез ул типтәргә».' Күпме еллар шушы шәхес белән Үлчәнде аң һәм җан, күп җисем Бер Бабичның гомерен генәме Фаҗигале итте бу исем9 Кан коешка, бөтен буталышка Гаепледер сыман ул гына Азатлык дип. җанын фида кылган — Бар «гаебе» аның шул гына Еллар узгач, әй. ул күз ачылу. Барысы бит булган нахакка. Ләгънәт төшсен милли азатлыкны Милләтчелек дигән ахмакка! Мәрмәр ташта язу. . Рухына, дип. Фатиха, дип, анда язылган Рухы әле һаман аның тере, Фатихасын бирә хөр заман.
Истанбул
Бөек кала, син зур базар кебек, Әгәр сиңа тыштан карасаң Сип күк белән сөйләшәсең кебек. Азан әйтүләрен тыңласаң.
Син илеңнең милли йөзек кашы. Халкың горурлыгы, байлыгы Аңкып тора синдә төрек иле Чын мөстәкыйль илнең барлыгы. Ничәмә ел урыс белән сугыш. Йә җиңә ул. йә ул җиңелә Нишләр идең, әгәр урыс җиңеп. Калсаң син дә Казан көненә?
1 Шаһит Холайбсрднннын 1919 елнын 19 февралендә «Кызыл яу» гәзнтендә татарча басылган «Башкорт ярлыларына» дигән чакыруы күздә тотыла
Нишләр идең, Петр Беренченең Хыяллары ашса тормышка?I Яшәр идең микән бүгенгедәй Якты, горур, иркен сулышта? Тугрылыгың синең искитмәле Телгә, денгә, гореф-гадәткә. Синнәндер ул мөмкин өйрәнергә Кешелеклеккә, әдәпкә.
Кешелеклелек... Юкка гынамыни Сиңа якын башкорт, татарлар. Аларның бит бөек улларының Сөякләре синдә яталар.
Әйтерсең лә Ходай үзе сиңа Сайлап биргән шушы урынны. Балкый-балкый син өстисең кебек Ходай нурына үз нурыңны. Базарларың, азаннарың белән Син каласың истә. Истанбул.
Бу дөньяда безнең барлыкны да Онытмасаң иде... Исән бул!
1994
I