Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җәнгиз Дагжыга 75 яшь


Җәнт из (Чыңгыз) Дагжы - күренекле кырым татар
язучысы. Ләкин анын исемен һәм иҗатын без генә түгел,
элекке СССРда яшәгән газиз халкы да әле һаман белми
диярлек. Ул фашистлар Германиясенә каршы сугышка китә
һәм дошман кулына әсир төшә, сугыштан соңгы гомере туган
иленнән читтә уза Кырым татар халкы исә 1944 елда вата-
ныннан тулаем сөргенгә сөрелә һәм 1967 елга кадәр
СССРдагы әсирлектә яши Аклангач та ватанына кайту
хокукыннан мәхрүм ителә һәм бары сиксәненче еллар
азагында гына күпләп Кырымга кайта башлый
Журналыбыз кырым татар әдәбияты үрнәкләрен
кардәшләребез өчен иң авыр дәвердә дә биреп барырга
тырышты. Сатлык исемен нахак күтәргән язучыларның
әсәрләре белән укучыларыбызны таныштыру редакциябезгә
җиңел генә бирелмәде, ләкин безнең бу каһарман халыкка, якын кардәшебез, гасырлар буе
без!ә ярдәм итеп, аралашып яшәгән кавемгә мәхәббәтебезне белдерәсебез килә иде. Ләкин без
һәрвакыт шигъри әсәрләр бастыру белән генә чикләнергә мәҗбүр булдык
Проза кырым татар әдәбиятында яшьрәк жанр Кырымда Ватандашлар сугышының озакка
сузылуы, аннары ярымутрауның Гитлерчылар тарафыннан басып алынуы, шуннан сон бөтен
кырым татар халкының иленнән куылуы һәм илле елга якын ватансыз, йорг-җирсез. типкедә
яшәве, байтак каләм ияләренең сугышта һәм сөргендә һәлак булуы яки сәламәтлеген югалтуы
аркасында, кырым татар прозасы бүтән кардәш юрки халыклар әдәбияты дәрәҗәсендә үсә
алмады. Кырым татар әдипләренә «Кырым» сүзен гелгә дә алырга ярамаган дәвердә,
чынбарлыкны дөрес, табигый гәүдәләндерү тыелган заманда нинди әйбәт әсәрләр язылырга
мөмкин иде соң9 Алар кайда басылырга мөмкин иде'* Хакыйкатьне. милләт язмышын,
фаҗигале көрәшләрне кырым тагар совет язучысы әйтә ала идеме соң? Әлбәттә, юк Ихтимал,
менә шуңа курә дә без укучыларыбызны сәнгатьчә югары сыйфатлы кырым татар чәчмә
әсәрләре белән таныштыра аямаганбыздыр
Ярый әле дөньяга Жәгпиз Дагжы килгән һәм ул. дошманга әсир төшеп, ватанындагы
җәбер-золымнардан котылып калган, моһажирлектә зур әдип булып җитешкән, ватаны һәм
газиз милләте башына төшкәннәрне үзе теләгәнчә яктырту ирегенә ия булган, дистәгә якын
романында ватанында калган барлык каләмдәшләре бергәләшеп гә әйтә алмаган
хакыйкатьләрне бөтен дөньяга ачып салган Сәнгатьчә камил дәрәҗәдә!
Җ Дагжы Кырымның Ятта районы Кызылташ авылында 1920 елның 9 мартында туган
Башлангыч белемне Кызылташта, урта белемне Акмәчетгә (Симферопольдә) алганнан сон.
1938 елда ул Кырым педагогия институтына укырга кергән. Монда ике курсны бетергәннән
соң. аны Одесса офицерлар учнлишссенә җибәргәннәр Сугыш башлангач, ул Украина
фронтында танк взводы командиры буларак сугышка кергән. 1941 елда әсир төшеп, лагерь
михнәтләрен кичергән 1946 елла Лондонга килеп урнашуга ирешкәч, тыныч тормышын
шушында көйләп җибәргән Бераз аякка баскач, кибет ачкан, шуның килеренә яшәп, бөтен буш
вакытын иҗатка багышлаган. Монда инде ул иҗатын төрек телендә дәвам итәргә мәҗбүр бу п
ан
8
10РШ
111
BlllM
Dl
Бер-бер артлы дөнья күргән романнарында ул 1932—1940 еллардагы Кырым тормышын.
Икенче Дөнья сугышында катнашырга мәҗбүр булган аз санлы халыкның фаҗигасен
гәүдәләндерә. Аның түбәндәге романнары: «Куркыныч еллар» (1956), «Ватанын югалткан
адәм» (1957). «Алар да кеше иде» (1958), «Үлем һәм курку көннәре» (1962). «Ул җирләр
безнеке иде» (1966), «Кайту» (1968). «Яшь Тимучин» (1969). «Бадәм ботагына асылган
бәбиләр» (1970), «Туңган урам» (1972) Төркиядә кат-кат басылып, Төркиядән тышта төрек
телендә язылган әсәрләрнең иң яхшылары төсендә танытылып киленә.
Аның тормышы һәм иҗаты хакында тулырак мәгълүматлар кулыбызда юк. Без аны бүген
дә исәндер һәм иҗаты дәвам итәдер, дип уйлыйбыз, югарыда саналган романнарыннан
һичьюгы берсе киләчәктә Татарстанда да басылыр әле, дигән өмет белдерәбез.