Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КОЛХОЗ ТАРАЛА МИКӘН?..»

Бу язманың герое— Зеленодол районының «Комсомолец» күмәк хужалыгы рәисе Хәлил улы Хәмит Хәйруллин. Ул — 25 елга якын хужалык житәкчесе. шуның 17 елы - «Комсомолец»та 1944 елда Норлат авылында туган. Хәлил абый белән Бибисара апаның ун баласыннан алтынчысы Хәмит була. Норлат урта мәктәбен тәмамлагач та армия сафларына китә. Солдат хезмәтеннән кайткач. Күгеш авылында укытучы. «Ключи» совхозында комсомол оешмасы секретаре. Ленин исемендәге, Киров исемендәге колхозларда партком секретаре вазифаларын башкара Аннары Вахитов исемендәге колхозда рәислек итә. Ә инде 1978 елны «Комсомолец» колхозы членнары аны үзләренең башлыклары итеп сайлап куяларРоссия федерациясенең халык мәгарифе отличнигы. 1994 елда бу гаиләнең көмеш туе булды. Өч бала үстерәләр Олысы Марат «Комсомолец» колхозында агроном булып эшли. Уртанчысы Илшат Казандагы төзүче инженерлар институты студенты. Кызлары Ләйсән 1995 елда урта мәктәпне тәмамлады
Хәмит Хәйруллин җитәкчелек иткән колхоз (аны хәзер күмәк предприятие дип атап йөртәләр) районда алдынгылардан санала. Ул үзе дә тирән фикер йөртүче, киләчәкне күреп, кешеләр белән эшләү осталыгына ия җитәкчеләрнең берсе Аның әйтер фикерләре дә. сөйләр сүзләре дә күп
Хәмит Хойруллинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хужалы- ты хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә Ә 1995 елда ул «Россия Федерациясенең атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре» дигән исемгә лаек була
1994 елда Хәмит Хәйруллинга «бодай короле» дигән кушамат тагалар Күмәк хужалык бу елны дәүләткә 715 тонна югары сыйфатлы (клейковиналы) бодай тапшырып, дан казана Ана район хакимияте затлы тун бүләк итә Уңыш бәйрәмендә исемен мактап телгә алалар.
Менә шушындый шәхес белән әңгәмәм үткәннәрне искә төшерүдән башланды
«Комсомолец» колхозын кабул итеп алгач, эшне фермалардан башладым Карап, танышып йөрим Абзарлар җимерек Наратлы фермасында сыерлар атналар буе савылмаган Чәчү борын төбендә, ә орлык юк Техника паркы ташландык хәлдә. Татар Әҗәле фермасына барып керсәм, чәчләрем үрә горды Шунда берәү сыер савып утыра Сораша торгач, кибетче икәнлеген белдем «Балаларыма сот кирәк», ди бу Нишләргә? Киттем йорт саен йөреп сыер савучы эзләргә Берсенә әйтем, икенчесенә, өченчесенә Юк фермага килүче Шуннан соң клубта җыелыш җыярга булдык Халык җыелмады түгел, җыелды Бәлки, яңа персидәтел ни әйтер икән, дип тә килгәннәрдер Бик каты сөйләштек, аңлаштык. үгетләдем дә Бәлки кызып та киткәнмендер.ләкин әйтәсе сүземне әйттем Аңладылар. Күпләр фермата килергә риза булдылар Эшләр җайлана башлагач, үзләре дә нишләргә белмәделәр «Ирләребез сүзен тынлап йөргәнбез |().ку!м икән»,—ди берсе. Түләү тәртибен дә жайга салдык. Уңай шартлар тудырырга тырыштык Эшләр шулай әкренләп китте бит хутка
Таркау хуҗалыкны аякка бастыру, тәртип урнаштыру җиңел булмагандыр, дип сорыйм аның сүзен бүлдереп.
Мин үземнең хезмәтемдә һәрвакыт белгечләргә таянырга тырыштым Алар белән аңлашып, киңәшеп, сүзләренә колак салып, аларның да фикере белән исәпләшеп эшләгәч, үзеңә дә җиңел, эш тә жайлы бара.
Зоотехник Әгъзам Гобәйдуллин, ветврач Петр Кочугин. агроном Мәдинә Зарипова кебек үз эшләренә чын күңелдән бирелгән белгечләр рәиснең таянычы була. Алар Хәмит Хәлил улының уң кулы булмасалар, хуҗалыкның 1978 елга кадәр җыелып килгән 11 миллион сум әҗәтен ничекләр түләп бетерер идең? Шуңа күрә ул белгечләрнең берсен дә кешеләр алдында ким-хур итмәде, киресенчә, бәлагә тарыганда, урынсызга гаеп ташлаганда йолып кала белде.
— Сез бүгенге көндә хуҗалык җитәкчесенә иң элек нинди сыйфатлар кирәк дип саныйсыз9 Элек планнарны арттырып үтәсәң — шул яраган. Ә үти алмасаң...
Хәзер дә план, дәүләт заказы дигән нәрсәләрдән котылып булмый. Әмма иң әүвәл кешеләр күңелен күрә белергә кирәк Алар белән яхшы мөгамәләдә булырга, аларның кайгы-борчуларын. шатлык-куанычларын уртаклашып яши белергә тиешсен. Әлбәттә, үҗәтлек тә кирәк. Хәзер бигрәк тә. Эш — соранып йөрүгә калды Ишектән кусалар—тәрәзәдән керә бел!
Хәтерлим әле: терлекләргә ашатырга салам да юк вакыт Киттем Казагыста- нга, Кустанай өлкәсенә 40 градус салкын чор Йөри торгач, саламы булды, ә вагон бирмиләр Шуннан соң тугыз адреска тугыз телеграмма җибәрдем Берсе Мәскәүгә — тимер юл җитәкчелегенә, икенчесе обкомга, өченчесе — Зеленодолга. горкомга Озак та үтмәде, 500 вагон бирделәр Төяделәр Тагын шулай Краснодар краена баргач та салам бирми озак азапладылар Барыбер, каерып алып кайттым Безнең эштә борыныңны күтәреп йөрүдән файда юк Мин әтинең сүзләрен еш искә төшерәм «Улым.— диде ул миңа бервакыт,— түрә булдым, дип чабатаңны түргә элмә» Аннары колхоз персидәтелс булып алгач. «Авыр йөк алгансың өстеңә, йөзеңә кызыллык китермә», - диде.
- Югарырак урынга эшкә китәргә дә җай чыккан чаклар булгандыр?
— Булды Без башта ук хатыным Клара белән сөйләшеп куйдык авылдан китмибез Ун бала арасыннан кем дә булса әти-әнине карарга, аларны киләчәктә шунда җирләргә тиештер бит Әти белән әни безнең белән яшәделәр. Аларны шушы нигездән соңгы юлга озаттык.
Тормышта төрлесе була бит Мондый четерекле эштә гел ярап кына да бетеп булмый. Җитәкчеләрнең кәефенә карап эшләү дә холкыгызга ят шикелле
Сиксәненче еллар башында эштән алырга йөрделәр Ләкин план үтәмәгәнгә яки эш бармаганга түгел—тел тик тормаганга Шулай да минем гомер юлында гел яхшы кешеләр генә очрап торды Бу яктан мин үземне бәхетле дип әйтә алам.
әмит Хәлил улы авыл хуҗалыгының бүгенге хәлен, аның эчке мөмкинлекләрен яхшы белә.
Бүгенгечә караш белән яшәгәндә авылны кризис хәленнән чыгаруга ышану кыен. Крестьянны беркем якламый да. санга да сукмый Карарлар, законнар күп. әмма берсе-бер үтәлми. Авыл хуҗалыгы.— дип дәвам итә X. Хәйруллин.—промышленность белән чагыштырганда шундый мескен хәлгә куелган ки. күпме ашлык, ит. сөт сатып, шул акчага бер комбайн да юнәтә алмыйсың. Менә хәзер техника паркын яңартасы бар Безгә бүгеннән 7 «Дон» комбайны кирәк. Ничек сатып алырга? Литрын 1500 сумга сөт сатыпмы? Хәзер теш пастасы белән сигарет та ул бәя тормый Техника гына түгел, ашламасы да. төзелеш материалы да кирәк. Гомумән, ашламасыз авыл хуҗалыгын үстерүгә исәп тоту — перспективасыз эш.
Авыл хуҗалыгы промышленность белән бер төрле шартларга куелмый торып. без беркайчан да кризис баткаклыгыннан чыга алмаячакбыз Колхозыбыз тапшырган сөтенә айлар буена акча ала алмый. Сөтне базарга чыгарып сатаргамы? Ләкин һәркем аны эшли алмый. Тагын бер генә мисал: ит комбинатларына тере мал илтеп тапшырабыз, үз транспортыбыз белән Суйганнан сон үлчәнгән иткә генә акча түләнә, ә бавыры, аяклары, тиресе, эчәгесе, мае өчен сукыр бер тиен дә эләкми безгә. Менә син ел буена ни газаплар чигеп терлек үстер!
Х
- Ә нигә сон күмәк хуҗалыклар үз продукцияләрен үзләре сата алмый. Мәсәлән, нигә кибет ачып җибәрмәскә9 Әйтик. Казанда яки Зеленодолда. Колхоз һәм совхозлар үзләренең сәүдә челтәрен булдырсалар, үз продукцияләрен базарларда. ярминкәләрдә сата алмаслар идемени?
— Әгәр күмәк хуҗалыклар үзләре җитештергән әйбернен 50—60 процентын I ына да үзләре сата алса, без болай акчага тилмереп яшәмәс тә идек.
Хәзер халык мал-туарны күп асрый Колхоз капка төбенә кадәр салам- печәиеи. ашлыгын китереп торгач, ник асрамаска! Тик менә сонгы вакытта халык үз хуҗалыгында җитештергән итен-сөтен сата алмый җәфа чигә. Йонны җыймыйлар, тире хәзер беркемгә дә кирәкми Чит илдән алган белән озак яшәп булмаячак Дәүләт халыкның үзеннән арткан продукциясен алмагач, авыл кешеләре терлекләрнең баш санын киметергә мәҗбүр булачак Без инде терлекләрнең баш санын саклап калу өчен тырышабыз. Шуннан башка авыл хуҗалыгының киләчәге юк. Булган запас озакка бармас
Кайбер демократлар авыл хуҗалыгына акча бирүне күпсенәләр. Бер генә илдә дә ул дотациясез яшәми Хәтта авыл хуҗалыгы алга киткән Америка Кушма Штатларында да. Голландия һәм Канадада да фермерларга дәүләт булыша, дәүләт һәрьяклы ярдәм күрсәтә. Ә без продукция саткан акчабызны да вакытында ала алмыйча интегәбез Гомер буена чит илдән ашлык алып яшәп булмый
•— Үзебезнеке генә җи т ми бит
- Алтмышынчы елларга кадәр Советлар Союзы чит илдән ашлык сатып алмаган Ә без бүгенге көндә бөтен җир шары буйлап теләнеп йөрибез Авыл хуҗалыгында эш сезонлы Шуны искә алып, күмәк хуҗалыкларга процентсыз кредитлар бирергә кирәк Инде процент белән бирелгән очракта да процент суммасын түләүне кичектереп торырга-да була бит лабаса Мәсәлән, биш-ун елга.
Әлбәттә, авыл хуҗалыгында эшләрнең барышы барыбызның да тормыш- көнкүреше дәрәҗәсенә кагыла Башка тармакларның үсүе дә шуна бәйле Шулай булгач, Рәсәй хөкүмәте моны белә торып, авыл хуҗалыгын таркатуга алып бара. Колхоз һәм совхозларны бетерәләр, чәчү мәйданнары кими, терлекләр саны азая Шөкер, бездә бу яктан хәлләр күпкә яхшы Әмма Рәсәй сәясәтенең мондый кыланышы безтә татарстанлыларга да начар йогынты ясамый калмас
Америка Кушма Штатларында крестьянга, фермерларга аеруча зур мәхәббәт белән карыйлар Алар, халыкның 2-3 процентын гына тәшкил итсәләр дә. илне туйдырып торалар бит Бездә крестьянга ничектер тәккәбберләнеп карау гадәте бар Америка Президенты Рузвельт авыл хуҗалыгын күтәрүне фермерларга льготалар бирүдән башлатан. Ә фермерлар бәген илне туйдыра башлагач, илнең бөтен экономикасы үзеннән-үзе алга киткән
Рәсәй үсеп килүче илләр рәтенә кертелгән Ә мондый илләргә көнбатыш өченче категориягә кергән әйберләр җибәрә Гомумән. Рәсәйгә чит илдән кергән ашамлык, эчемлек һәм сигаретларның 80 проценты, сыйфаты буенча, өченче категория!ә керә икән. Билгеле, алар Татарстан кибетләрен дә читләтеп үтми
Юк шул. без үз кадеребезне үзебез белмибез
емократлар ют ары мөнбәрләр артына басып, кулларын болгый-болгый ХИ сөйләп, җирне бик тиз сатып җибәреп, колхоз һәм совхозларны бетереп, җ балда-майда йөзәрбез, дип никадәр генә шапырынмасыннар, халыкны алай тына алдап булмый. Рәсәйдә беркайчан да җиргә хосусый милек булмаган. Еш кына Столыпин реформасына таянырга, шуны мисал итеп китереп, авыл кешеләрен ышандырырга телиләр демократлар Янәсе, җиргә хосусый милек кенә безне кризистан чыгара, фермер хуҗалыклары гына Рәсәйне. шул исәптән Татарстанны да менә дшән итеп туйдырып торачак Этәр Столыпин реформасының чын асылына төшенсәң, демократлар уйлаганча, җир белән теләсә ничек эш итәргә ярамаганлытын бик тиз шәйлисен
Күпне күргән, томере буена җир белән эш иткән Хәмтп Хайруллин үзенчә фикер йөртә
Бездә, чит илләрдән күреп, хосусый милеккә күчү бара. Колхоз һәм совхозларны көчти-көчлн берләшмәләргә, коллектив предприятиеләр!ә, кооперативлар! а. ширкәтләргә әйләндерәләр Безнең «Комсомолец» колхозы да хәзер күмәк предприятие дип йөртелә Жир шу т ук. халык шул ук. элеккечә продукция сагабыз Барыбер акчасын вакытында бирмиләр. Хикмәг исем үзгәртүдәмени’!
Хәзер пай бүлешү китте. Ярый, мин биш гектар жир алдым, ди Нишлим анын белен? Нәрсә белән эшкәртәм. Техника алырга минем миллионнарча сум акчам бармы9 Ярый, техника алуга ирештем ди. минем ике улым бар. без ничек тә жир эшкәртеп, иген үстереп мәш килеп ятарбыз Ә башкалар? Безнең халык күмәкләшеп эшләргә өйрәнгән инде ул.
Җиргә хосусый милек кертү безнең законнар белән рәсмиләштерелгән. Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Өстән кушалар икән, борыла да алмыйсың. Авыл хуҗалыгында экспериментлар күп булды.
Законнарны кешеләр чыгара. Шунсын белам: чит илләрдә, күбесендә, жир. нигездә, дәүләт кулында Мәсәлән. Голландиядә, гомумән, жиргә хосусый милек юк. Авыл хуҗалыгы иң алга киткән Израилдә дә җирне дәүләт арендага биреп тора Кешене милеккә якынайтабыз, дип жирне хосусыйлаштыру нәрсәгә китерер. әйтүе кыен, әмма чит илләрдә авыл хуҗалыгын алып бару тәҗрибәсен үзебезнең шартларны, халыкның гореф-гадәтен санга сукмыйча механик төстә күчереп куярга тырышу яхшыга китермәячәк.
Ул чакта колхоз һәм совхозлар да. берләшмәләр, күмәк хуҗалыклар, коллектив предприятиеләр дә бетәчәк ич
Хәзер колхозларны бетерү өчен бөтенесе эшләнә. Башта техниканы, ашламаларны кыйммәтләндерделәр. аннары, тапшырылган продукциягә акча бирми башладылар. Бик тиз генә фермер хуҗалыклары да төзеп куймакчы идек Фермер безнең шартларда үзен дә туйдыра алмый. Әгәр колхозчы колхоздан чыгарга теләми икән, нигә аның теләгенә каршы барырга? -Бөек «реформатор- Юрий Черниченко, колхозчының колхоздан чыгып, фермер булып яшәргә теләмәве авыл халкының наданлыгы белән аңлатыла, ди Менә сиңа кирәк булса! Шуның кебек демократлар колхоз һәм совхозларның моңа кадәр продукция • җитештерүне арттыра барганлыкларын. шул күмәк хуҗалыклар ашатып-эчертеп торганлыгын танырга теләмиләр.
Чит илләрдә дә хәзер фермер хуҗалыклары берләшәләр.
Шулай. Хәзер ялгыз гына яшәп булмый. Крестьян эшенә тупас тыкшынырга ярамын Аны ничек эшләргә, ни чәчәргә, күпме чәчәргә өйрәтәсе юк. Мин үз тәҗрибәмнән беләм. Без 1994 елда барлык төр терлекчелек продуктлары. ' ашлык сату буенча дәүләт заказларын үтәдек. Мал-туарның баш санын киметмәдек. Халыкка теләгән кадәр салам, печән, ашлык бирдек. Йортлар салуда булышабыз. Күпләр транспорттан бушлай файдаланалар Авыл йортларына газ керттек Колхоз исәбенә. Бу эш һаман дәвам итә. Юллар салдык. Тормыш, заман авыр булса да халык зарланмый Акчасын вакытында, айныкын айга биреп барырга тырышабыз. Шулай булгач, күмәк хуҗалыклар кемгә тия. кемгә комачаулый1’ Минемчә, югары табышлы колхоз һәм совхозларны сакларга кирәк Крестьянның ризалыгыннан башка хуҗалыкны үзгәртеп корырга маташу закон белән тыелырга тиеш.
Колхозчылар, күмәк хуҗалыкларны бетерик тә фермер хуҗалыклары төзик, дип алдын-артын уйламыйча кампания җәелеп киткән бер заманда җыелышка җыелалар Колхоз рәисе Хәмит Хәйруллин барысын да аңлатып бирә Ник бер генә колхозчы колхоздан аерылып чыгып, үзе жир алып, фермер хуҗалыгы төзергә риза булсын «Гомер буена бергә эшләдек, шулай эшлик, колхоз яшәсә, без дә яшәрбез-. — диләр алар җыелышта.
Яшиләр Авылда тормыш сикәлтәле юллардан барса да. хезмәт кешесенең башы нужадан чыкмаса да. ул өметен өзми, күңел төшенкелегенә бирелми Чөнки аның авыр чакларда да хәленә керә белә торган, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган Хәмит Хәйруллин кебек җитәкчеләре бар
ин күп нәрсәгә әтидән өйрәндем Әле дә хәтердә. Яшьрәк вакыт йоклап киткәнмендер инде Әти уята: «Тор. улым, безнең заманда калхуз персидәтелләре болай озак йоклап ятмыйларые. тор!» —ди Әтинең сүзе закон Вахитов исемендәге колхозда эшләгән чаклар да искә төшеп- төшеп куя Анда бик иртә тора халык Ин элек хуҗалык җитәкчесен күрергә тиеш колхозчы Шулай булмаганда сиңа ышаныч та шуның кадәр генә була Эшең барса, тыныч кайтып йоклыйсың. Шулай итеп, әти мине тәртипкә, төгәллеккә өйрәтте.
Еллар уза. гомер уза. Инде, ходай исәнлек биреп, тагын да матуррак яшәргә, илгә, җиргә бәла-каза килмичә, тыныч кына хезмәт итәргә язсын Бу жир йөзендә 148
М
хуҗалык җитәкчесе булып эшләүдән дә авыр вазифа бар микән. Ал юк. ял юк. кешне төнгә ялгап, һаман эштә алар.
Иң ачуны китергәне шул: күмәк хуҗалыкларны сүз белән, аннары техникага. ашламаларга, төзү материалларына бәяләрне кыйммәтләндереп тарата алмагач, ди X. Хәйруллин налог салып таларга керештеләр Белмим, мондый хәл кая алып барыр. Ләкин әлегә күмәк хуҗалыкларның экономикасы ныгуга бернинди өмет юк Хуҗалык никадәр күбрәк продукция сатса, шулкадәр күбрәк налог түли Үз колхозчыларына никадәр күп хезмәт хакы бирсә, аңа шулкадәр күп салым салалар Без 1994 елның I нче яртысында гына да 38 миллион сумнан артык налог түләдек. Ә моңа әле керем налогы керми Без налог 1үләргә һич тә каршы түгел. Әмма һәрнәрсәнең чамасы булырга гиеш Ни өчен әле колхоз ай саен эш белән тәэмин итү фондына акча түләп барырга тиеш! Авылда эшсезлек көтеләмени? Мин алай булыр дип уйламыйм Яки менә янгын фондына түлә. Анысы елга бер тапкыр булса да берәгәйле 6 миллионнан артык! Ниндидер фәнни-тикшеренү эшләре өчен дә налог түләп барабыз Вакытында түләмәсең, штраф салу белән яныйлар Моннан тыш башка чыгымнар да муеннан Миллионнар ага гына. Ел саен саткан сөт акчасының кимендә 10 проценты электр энергиясенә түләргә кигә. Кредит, ссудалар зур процентлар белән бирелә Ә кредитсыз яшәп булмый. Эш шуңа барып җиз ге. кадрлар әзерләү өчен дә колхоз янчыгыннан акча каералар
Менә шулай яши. эшли бүген авыл. Кайберәүләр авылда тормыш җиңел, халык яхшы яши. барысы да үзенеке, диләр Анысы шулай. Ә моның өчен күпме хезмәт куелганын авыл кешесе үзе генә белә
Авыл ничек тә түзәр до. яшәр дә Крестьянның бәрәңге бакчасы, мал- гуары бар Ә менә шәһәр халкы авылдан башка ничек яшәр икән? Нгггә без шуны онытабыз? Без игенчеләр Шулай икән, без иген үстерергә, герлек үрчетергә гиеш. Чит илләрдә булып кайтучылар фермер хуҗалыкларын бик тә мактыйлар мактавын. Ләкин алар безнең кебек газ кертеп тә. юл салып та. клуб төзеп тә йөрми Йә иген үстерә, йә герлек асрый Юк. авыл кешесенең хәленә керә белү җитми бездә.
Мин үзем фермер хуҗалыгы булдыруга каршы түгел Тик кайберәүләр, фермер буласы кешегә җир бирдең дә шул җиткән, дип бик жинел уйлый Билгеле, элегрәк техника алып калганы эшләп китәр Продукциясен дә күп бирер Бүгенге фермер хәзерге бәяләр белән техника сатып ала алыр микән’’ Ярар, колхозларны тараттык, ди. Хезмәт ветераннарына, пенсионерларга кем ярдәм кулын суза? Колхоз булышмаса, кайсы крестьян бу кыйммәтлелек заманында үзенә йорт салып чьпа ала? Бәлки кайбер партияләр авыл кешесенең мәнфәгатен кайгыртыр? Белмим, әле берсенең дә авыл хуҗалыгына таба йөз белән борыл ганы юк.
Базар мөнәсәбәтләре ныгыгач, үз продукциягезгә үзегез хуҗа булырсыз, дип белом.
Әйткәнемчә, иң элек товар җитештерүчеләр белән аны эшкәртүчеләр арасындагы гаделсезлекне бетерергә кирәк Авылны бик нык кимсетәләр Шәһәрдә әнә бездән сорап тормыйлар, арзанга алалар да күпме кирәк бәяне күтәрәләр Ленинград блокадасы вакытында да ипигә бәяне арттырмаганнар Сөтне карагыз. Без бер бәягә сатабыз, кибеткә килеп җиткәнче ике тапкыр чамасы арткан була. Эш шунда: реформа акрын бара. Патша министры Столыпин дәүләтнең арыклана барган, сула барган иң йомшак ягы крестьян, аңа ярдәм кирәк, дигән
Җиргә дәүләт биргән ашламаны кертәсез бит. ягулыкны да биреп торалар. юк дисәң дә. азмы-күпме техникасы кайта
Дөрес. Татарстан хөкүмәте ашламаның бер өлешен үз исәбеннән каплый Анысы әйбәт Әле ягулыкка да түзәрлек. Ә менә техника белән эшләр чыннан да хорти. Быел чәчтек, урып та җыйдык Киләсе елда да техниканың булган кадәре- ссн ямап, төзәтеп эшләрсең Аннан соң? Хуҗалыкларның техника паркы бик искергән
. , еләсә кайсы башлыкның кәефе, күңел көрлеге, эшкә мөнәсәбәте күп яктан г И ' аның шоферына бәйле Шофер халкы җитәкченең кая һәм ничек басканына, ничек сулаганына кадәр белеп тора Юкка гына мыни, голга чыксаң, юлдашын үзеңнән яхшы булсын, диләр. Хәмит шоферыннан бик уңды Икесе дә фамилиядәшләр. Равил 25 ел буена гел аның белән янәшә Ике Хәйру л-
лин чирек гасыр эчендә бергә-бергә никадәр юл кичкәннәрдер, күпме төннәрне кырда бергә үткәргәннәрдер
Шоферлар барысы да бер калыптандыр инде,— дип сорыйм Хәмит Хәлил улыннан.
Алай түгел. Равил тәртипле, карусыз. Безнең эштә вакыт белән исәпләшү юк Хуҗалык җитәкчесен йөрткән шоферга ял бик эләкми һәркемнең гаиләсе, тормышы бар. Бу яктан да килешеп, аңлашып эшлибез Кирәк чакта аңа ял биреп, мин үзем дә машинаны йөртәм
Шоферлар күп белүчән була, ә башлыклар киләләр дә китәләр.
Минем Равилдән яшерен эшем юк. Иң мөһиме — намусын саф булсын. Без аның белән бер гаилә кебек яшибез Татулык, бер-береңә ихтирам, ярдәмләшү, бер-береннең хәленә керә белү—шуңа ни җитә?!
Шулай сойләшеп утырганда сүз иярә сүз чыгып. Хәмит элек бергә эшләгән кешеләрне искә төшереп узды. Гадәттә, җитәкчеләр бергә яшәп, бергә эшләп ялга киткән ветераннарны онытып жибәрүчән. Гомумән, бу - безнең җәмгыятебезнең бер чире Әмма Хәмит Хәйруллин элекке дусларын, хезмәттәшләрен онытмый Яхшылык җирдә ятмаска тиеш.
Җитмештән узган хезмәт ветераны Рәшит Хәсәнов сөйли:
Без Хәмит Хәлилович белән гомер буе бергә эшләдек Пенсиягә чыккач, монда авыл җирендә яшәү кыен булыр, Зеленодолга күчик мәллә, дип уйлашкан идек хатын белән Шуны Хәмит белән киңәшкән идем «Китмә. Рәшит абый, бергә-бергә яшәрбез».— дигәч, күңел нечкәреп китте дә калдык шушында. Хәйран гына яшәп ятабыз Рәхмәт аңа, гел ярдәм итеп, булышып тора Нинди генә йомыш белән барма, бервакытта да «булмый, юк» дигән сүзен ишетмәссең Аннары. Хәмит кешенең яхшылыгын онытмый. Үч саклый белми.
Күмәк хуҗалык рәисенең эш вакыты күпмегә сузыладыр, әлегә моны төгәл генә исәпләгән кеше юк Шулай да якынча ул тәүлеккә 15 сәгатьтән дә ким эшләми Бер дә хәрбиләрдән ким түгел. Аерма шунда: хәрбиләр 25 елдан пенсиягә чыга Хуҗалык җитәкчесе ел тәүлегенә, айлык отпускасыннан башка, ялсыз эшли. Ә ир-атка алтмышын тутырмый пенсия бирмиләр Менә нинди гаделсезлек!
_. _ әмит Хәйруллин узган ел 50 яшен тутырды. Шушы гомеренең яртысына якыны күмәк хуҗалык белән җитәкчелек итүгә бирелгән Ләкин рәис замана авырлыкларына карап күңелен төшерми Колхозчылар да үз итәләр, якын күрәләр, хөрмәт итәләр. Хәмит Хәйруллин кебек асыл ирләр булган җирдә эш тә гөрләп бара Аның колхозына сукмак өзелеп тормый Монда өйрәнергә, киңәш сорарга, тәҗрибә алырга киләләр Яшьрәк җитәкчеләр аннан ярдәм сорар, өлкәнрәкләре анын белән киңәш-табыш итәр Хәлил улы Хәмитнең һәркайсы белән уртаклашыр эше бар. Хәзинәдә бары Үзе зур планнар, якты хыяллар белән яши. Күңеле — гаделлектә, яхшылыкта Бирсен ходай!