КЕЧКЕНӘ ДӘ ТӨШ КЕНӘ
ЭСТОНИЯГӘ СӘЯХӘТ
Кеше туа да әйләнә-тирәсе белән таныша башлый. Бусагадан ишегалдына, аннан урамга, аннан авылнын яшел чирәменә яки шәһәренең соры асфальтына аяк баса. Ә дөнья кнн һәм серле — киңлек арты яца киңлекләр ачыла, шулар адәм баласының акылына һәм хисләренә бай азык биреп, аны тормыш гыйлеме һәм тәҗрибә белән сугара.
Эс I ония — шундый киңлекләрнең берсе. Мин анда төрле елларда дүрт мәртәбә бардым һәм шул сәяхәтләр ва-кытында күргән, ишеткән, белгәннәре- мне шулай ук төрле вакытта кәгазьгә төшердем. Соңгы дәвердә Эстония аеруча күп үзгәрешләр кичерде, заманында мин кнтер1ән мәгълүматлар инде өлешчә искерде, мин сурәтләгән кайбер вакыйгалар инде үткенлеген җуйды. Шулай да бу язмалар укучылар а тстон халкын күзалларга булышыр дип омет- ләпәм.
Эстония күпләрне кызыксындыра, әмма анын белән танышу татар баласына бигрәк тә файдалы. Ни өчен? Сәяхәтнамә шушы сорауга җавап бирү өчен язылды да инде. Әйдәгез сәфәргә. Балтыйк буе сезне көтә, хөрмәтле укучым!
Милләт бишеге
, у сүзләрне язып куйгач, күз алдыма яшь бер чибәркәй килә. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, алма битле. Аның сурәте эстон язучысы Лилли Прометның «Примавера» романы тышлыгын бизәп тора Башында— чәчәк такыя, муенында — чәчәк муенса, кызыкайның нечкә кашлары. туры борыны, чия иреннәре шундый килешле — чәчәкләр матур, чәчәктән битәр туташкай матур. Чөнки ул — яз образы, «примавера» яз бәйрәме дигән сүз. Бу китапны, Таллиннда өенә баргач, миңа автор үзе бүләк итте, романының исемен дә үзе аңлатып бирде.
Әмма җитен чәчле, зәңгәр-яшькелт күзле, алма битле чибәркәй сурәт кенә түгел. Ул — тигез асфальт юл буендагы яшел яулык бөркәнгән
' Әсәр кыскартып басыла.каеннар, сагызлы коңг ырт-сары кәүсәләре кояшта ялтырап торган наратлар. урман аланнарын хәтерләткән, кырыйларында зур-зур йомры таш өемнәре күзгә бәрелгән җыйнак иген кырларыдай үк чынбарлык, мине Сууре Яани авылына кунакка чакырган ягымлы бала. Юк. эчкерсезлеге, кызыксынучанлыгы. яхшы күңеллелеге белән шулай тоелса да. ул инде җиләктәй пешеп җиткән кыз. Кыюлыгы, тәвәккәллеге белән исә яшьтәшләренең күбесеннән өстенрәк тә. Уйлап карагыз. Эстониягә дүртенче тапкыр килүем, һәрьюлы монда танышкан язучыларыма, журналистларыма: «Авыл милләтнең бишеге, гореф-гадәтләр, милли культура бозылмый саклана торган җир. милли рухи халәтне бары шунда танып белү ансатрак. Бер эстон авылын күрү шәп булыр иде!» дип әллә ничә тапкыр әйтеп карадым, берсе дә алын барырга ашыкмады. Дөрес. Лилли Промет белән аның ире Ральф Парве үз машиналарында Таллиннга орынып торган миллионер балыкчылар колхозына — шәһәрчә поселокка алып бардылар, әмма без аның урамын тәрәзәдән генә тамаша кылып үттек тә вәссәлам Анда инде милли йөзен саклаган эстон тормышын, ни тырышсаң да. барыбер күреп булмас иде Моның өчен, мөгаен, республиканың берәр эчкәреге төбәгенә бару кирәктер һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Шөкер, мине хәзер автобус нәкъ әнә шундый үзем күрергә хыялланган җиргә алып йөгерә анда мине туган авылы белән танышгырырга вәгъдә биргән түгәрәк якты йөзле Һелен-Веста көтә.
Эстоннарның салкын мөгамәләле, аз сүзле булуы күпләргә мәгълүм Молдаван язучысы Ион Друцэ «Таллинн аэропортында мин бер эстон кызыннан автовокзалга алып бара торган юлны сорадым, ди Ул бер җавап та бирмәде Шунысы кызык, автовокзалда без анык белән кабат очраштык, аннары бер үк автобуста Пярнуга утырып киттек Ул мине танып, күреп торса да. монда да ләм-мим эндәшмәде!»
Чегәнне хәтерләткән молдаван язучысы, бәлки, кызыкайны шиклән-дергәндер? Хәер. Друцэның шаярып кына язмаганлыгын мин инде үзем дә яхшы сынаган кеше. Шулай да әгәр әүвәл татарча бытылдасаң, аннары урысчаны мөмкин кадәр ватып-җимеребрәк эндәшсәң Тик молдаван язучысы татарчаны кайдан белсен ’!
Һелен-Веста исә бөтенләй башка Аның күпләргә охшамавы исем- фамилияссннән үк күренеп тора һәммәсе парды-парлы Анасы берне, атасы икенчене кушкан. Әмма безнең танышып китүебез моннан да мәзәгрәк әле!
Мин бу юлы Таллиннга республикаларыбыз арасында әдәби атналык алмашуның төгәл вакытын һәм программасын, шуңа бәйле бүтән мәсьәләләрне ачыклау өчен кил тән идем Эстония язучылары берлеге шул көннәрдә совет ангорлары әсәрләрен дә чыгаручы Көнбатыш Ал мания нәшире Йылдырым Дажйәлс әфәндене дә кабул итте Әтилекле сөйләшүләрдән соң Язучылар берлеге җитәкчесе Арво Валтон безне якындагы кафега алып китте Кунак табынына җиде-сигез кеше тупландык, сул ятыма Арво кабинетында үзен шактый иркен тоткан бер яшь ханым туры килде Аның язучы түгеллеге, монда ниндидер гаилә йомышын йомышлап килүе аңлашылгач, бер эстон каләмдәшемнең Дубултыда очрашкан чакта шаяртып сөйләнүе исемә төште «Валтонда татар каны бар, ахры, дигән иде ул. -Әллә биш. әллә алты тапкыр өйләнде инде, һәммәсе белән берәр бала үстерә Шунысы гаҗән барысы белән лә тагу яши. гыйшык маҗаралары эшенә дә зыян китерми күп яза. ничек өлгерәдер!»
Кафеда төрек Йылдырым әфәнде белән гәп кору кызыктырганлыктан. мин сул күршемә әллә ни игътибар бирмәдем, шулай ла бер мәл аңардан
Сез Валтонның яшь бичәсеме? дип сорап куйдым Нәрсә, нәрсә?
Тулы гәүдәле ханымга ирексезләп дикъкать беләнрәк карарга мәҗбүр булдым Йә хода, кафедагы тонык яктыда да аның чырае бик яшь
күренүен абайламый мөмкин түгел иде' Берьюлы әллә ничә кунак әңгәмә куертканлыктан. Һелен-Веста соравымны ишетеп бетермәгән иде бугай, әмма гаҗәпләнгән тавышы мине сагайтты, башлаган сүземне ирексездән үзгәртеп:
Сез Арвоның яшь хат... дустымы'.’ - дип кабатладым.
Юк. юк. сез башкача сорау биргән идегез шикелле...
Кирәкле урыс сүзе искә төшмәгәндә әллә ниләр әйтелә инде, дидем мин гаепле елмаеп - Сез шундый яшь. чибәр!
Ишетеп, аңлап җиткермәгән төсле кайтарып сораса да. ул минем башта ни диюсмн». чамалаган. моңа кәефе дә кырылган сыман иде Үпкәсен белдергән кебек:
Мин аның олы кызы! — дип әйтеп куймасынмы.
Мондый җавапны, билләһи, көтмәгән идем. Саташуымны яшерер өчен:
Сездә Арво чалымнары бар шул. дияргә ашыктым.
Кирәк ләбаса шулкадәр игътибарсыз булырга! Атаклы язучыга кем гыйшык тотмас, әмма илле дүртен тутырган, комы коела башлаган иргә бишенче яки алтынчы хатын булып барырга, чынлап та. мондый бала базмас шул.
Автобусыбыз диңгез буеннан материк эченә — көньякка таба туксан- йөз чакрым тизлек белән элдерә. Салон тулы булса да. тавыш-тын ишетелми, юлаучылар нигездә эстоннар, аларда сабырлык, вәкарь буа буарлык. Урыслар монда үзләрен тыйнаграк тотарга мәҗбүр, берәм- сәрәм миндәйләр тирә-якны тамаша кылудан бушамый. Хозурланырлык ят нәрсәләр исә монда шактый: юл буенда, тирән урлар, ерымнар казылган кыр чикләрендә, бетмәс-төкәнмәс өемнәр бозлык дәвереннән калган, җил-яңгыр. кар-буран ашап, шомартып бетергән Алып чуерташлар. Эстон игенчесе гомере буе кырын шулардай арындырырга тырыша юкка гына икмәк кибетләрен металлны чүкеп яки тактаны көйдереп ясалган, аркасына таш күтәргән ир-ат сурәте белән бизәмиләр шул. Әнә шул ташлы, уңдырышлы катламы юка көлсу туфракта тамак туйдырырлык иген үстерү өчен җиде кат тирне чыгару кирәк. Шук телле Юри Туулик беренче очрашканда ук: «Быел Псков өлкәсендә иген-таруны җыеп ала алмадылар — татар-монгол явы комачаулады!» диде. Псков кырлары Эстониягә орынып тора. Шунлыктан мин: «Ә сезнең уңыш ничегрәк булды?» — дип сорадым «Гадәттәгечә, егерме биш-утызар центнер. Сез бит безгә а»к чалмыйсыз, әдәбият атналыгы үткәрергә i нә тәкъдим итәсез».
Тирә-як куе яшел, урманы да. үләне дә күкрәп үсә. чөнки монда янгыр килә дә ява. килә дә ява. Диңгезнең дымлы һавасы бөтен Эстонияне сугарып гора, җир сазлыкка әверелмәсен өчен йөзләгән-меңләгән чакрым канау-ерымнар казырга туры килә. Алар һәрвакыт су белән яртылаш тулып тора. Татарстанда явымлы көз урып-җыюны өзә торган зур бәла санала, ә Эстониядә мондый һава гадәти.
Балтыйк яры буендагы поселокларда иллюминатор кебек түгәрәк гәрәзәле һәм кораб кебек җыйнак, матур итеп буялган чүлмәк түбәле өйләр тезелеп киткән. Материкка үтеп кергән саен әле теге, әле бу ялан уртасында ялгыз утырган хуторлар күренеп кала, алар инде каеннары һәм чыршылары, печән кибәннәре, каралгы-курасы. коесы, дранча түбәле озын йорты белән караеп утыра. Бездәге такта капка-коймалар урынына тере куаклар киртәсе. Асфальттан шул хуторларга таш түшәлгән тар юллар сузылган шөкер, ташка кытлык юк монда!
Эстониягә ничә килеп, эстон авылын күрә алмавымнан зарлангач. Һелен-Веста. атасы белән киңәшеп тә тормастан. кафедан Язучылар берлегенә кайтканда, миңа үзләренә барырга тәкъдим итте. Сууре Яани Латвия чиге буендагы Вильянди районына керә, хәзер шәһәр саналса да. ул чын борынгы эстон авылы. XVI гасырда ук үз чиркәве булган Татарча әйтсәк. Зур Иван исемле икән, хәзер анда ике меңләп
кеше яши Өйләре иркен, кич кунарга да мөмкин Әнисе шулай ук ижат кешесе кинорежиссер, кунакка татар язучысы килүгә кыенсынмас.
Ә сез. әти кеше белән күнгән аерым яшисезме7
- Әйе, ди һелен. Аннары минем икеләнеп торуымны үзенчә фараз итеп өс г и Әти маньнучан ич \ i аны авантюрист хатыннар ici алдап тора. Чын гаиләсе исә бары безнең белән генә булды. Әни белән бсрклй- чан да кычкырышмадылар. Әле былтыр мине әтием Австралиягә дә алып барды. Мин анда бер кичне ялгыз йорергә чыгып китеп адашып та калдым. Бераз инглизчә аңлаша идем, ят кеше төрләп юл сораша-сораша. гөн уртасында гына кайтып кердем. Әти шундый курыккан1
Валтон исә безнең нияткә ни өчендер артык сөенмәде, хәтта кызын эстончадан бераз кыздырып та алды шикелле Бәлки беренче хатыны, ташлаган иренә үч итеп, ул җибәргән кешене тиешенчә каршы алмас, тип пошынгандыр? һелен исә агасын һәммәсе әйбәт булыр гип гынычлан дырырга тырышты Аңлашулары эстонча барса да мин шулайрак чама ладым. һелен хәзер үк кайтып китәчәк һәм. кунак юлга чыкканчы, өйләрен җыештыра торачак.
Арво. ниһаять, телефонга ябышты. Сууре Яанигә шалтыратып. беренче хатынының кәефен ачыкларга тырышты Сүз уңаенда минем турыда
Кунак бик тәрбияле, итагатьле кеше, бер генә тур кимчелеге бар эстон авылын күрергә ашкына Тәмам чәер кебек ябышты инде, котылыр хәл юк. дип шаяртырга маташты Ә безнен һе ген нәкъ синең шикелле: кешелекле, якты йөзле аны инде кунакка чакырырга да өлгергән. Ике республика дуслыгын ныгытуга үз өлешен кертергә ниятләгән. ахры .
Экспресс-автобус оча гына. Мин инде үзем тентеп ка гырга тиешле Выхманы узып кигмим тагын дип борчы га да башладым Күршеләр гәп сорар илем, барысы да шундый битараф кыяфәттә йокымсырап удыра, авыз ачарга да икеләнерсең Чү' Автобусыбыз киң асфальттан г арына каерылды димәк. Вильянди районы мосафирларын төшереп к алдырыр өчен, әйләнеч булса да. Тарту юлыннан Выхмага таба борылды күрәсең
Выхмада унлап кеше кечерәк автобуска күчеп утыртык Бер кытыгы шофер сәер касса аппаратының «колагын» боргалап, ю таучы тпры- на үзе билет сатты Буржуаз Эсюния дәвереннән ка нан аппарат иле бу Бәйсезлек дәвереннән'
Заманында Сууре Яанида Вестанын ата баба тары алма бакчасы үстергән. Өлкән буын геге дөньяга китү белән бакча ла сирәктәнгән өй гирәсе ямь-яшел чирәм Урам ягында тере койма сәрви куак тары кайда билдән тигезләп кыркылган, кайда бөтен буена тивар бу лып күтәрелгән Биләмәнең бер ягында кечерәк бәрәңге бакчасы, суган помидор түтәлләре Биләмәнең түрендә кос. ерак түгет мунча йорг алды белән шуларга карап тора Ә капка ягында аерым ке л<»г салынган Биләмәнең гүрендә корылган бүрәнә йортка терлек абзарлары готашкан Мунчадан ары биек агачлык кеше кулы тимәгән гаоигать баш тана Кура куаклары, кычыткан чытырманлыгы да шунда Биләмәнең иркенлеге шундый ки. аннан җәенә ике оч тапкыр чабып а гынг ан v гәп. печән белән хәтсез терлекне кышлатырга мөмкин Агачлыктан мын әзерләп, байтак еллар берәүгә дә ялынмыйча гомер кичерергә була Әмма Всста- пың анасы Өирве ханым печәнне башка җирдән чабып алып канга утынны да читтән кигертә 'Эстониядә бездәге кыглык си те гми. ко гхоз кыры тәмам авыл кырыена килеп терәлмәгән Кысанлыкта тарсынып яшәгән татар монда ки теп тләксә. билләһи, сөенеченнән яше г чирәмгә атылып тэт әрәр иле'
Бу биләмә кияүчән язучы Арно Ва т тоннан күп игелек күрмәгән сыман Бервакыт ут Йошкар-Ола сәфәрендә чакта ике-өч сәгатькә ген.» Казанга килгән, мин өнгә кайтып җиткән арада осчәлемә кәгазьләрен җәеп салып, нидер сырлый да баштаган Гаҗәпләнгән хатыныма.
Хәзер безнең күп гомер юлда уза. Вакытны әрәм итәргә ярамый, теләсә кайда иҗат итәргә кирәк!—дип аңлаткан һәм яңа әсәрен язуын дәвам иткән.
Билгеле инде, Сууре Яанидә ул язучылыгына аеруча дәртләнеп бирелгәндер, чөнки мондагы хозур иркенлек, тынлык, котырынып үскән яшеллек кочагында, бик еш сибәләгән яңгырлар тышка чытарга кызыктырмаганда, каләмен кулыннан төшермәгәндер Шуңа күрә ул мунча миченең яргалануына, биләмәдәге печәннең чабылмавына илтифат итмәгәндер. Вирве ханым да төшерәчәк яңа фильмнарының сюжетын, каһарманнарын уйлап йөргәндер Әйе, Рейманнарның өлкән буыны алма үстереп, умарта үрчетеп, нык, иркен йорт-җир корып гомер иткән Яшьләр алар эшен мираска алмаган. Хәзер бу биләмәнең иң яшь хуҗасы һелен Тарту университетында укырга әзерләнә. Тел-әдәбият белгече булырга. Әсәрләре утызлап телгә тәрҗемә ителгән талантлы язучының кызы сүз сәнгате белән мавыгу гаҗәпмени?!
Гасыр башындагы эстон авылы тормышын Рейманнар утарында бик ачык күрәсең. Абзар тулы терлек асраганнар — хәзер берничәшәр баш сарык белән тавык кына калган. Тышка аерым ишеге булган кин. тирән идән астының имән такталардан корылган шүрлекләрендә кайчандыр тонна-тонна алма сакланган алар хәзер буш Өйдә гомер буена чыдарлык итеп ясалган зур имән өстәл, караватлар - аларның кара буявы әле дә кырылып бетмәгән, лаклары гына тоныклана төшкән. Сары шкафларда нәселдән нәселгә туплана килгән савыт-саба. Бәллүре дә. фарфоры да җитәрлек. Беренче эстон энциклопедияләре, калын-калын сүзлекләр, кино сәнгатенә багышланган китаплар, матур әдәбият. Бормалы баскычтан чарлакка күтәрелсәң, җәйләрен рәхәтләнеп торырлык бүлмәгә килеп эләгәсең.
Терлек абзары өйгә тоташкан, явым-төшемле яки салкын көннәрдә эчке ишектән туры шунда узып, малларны карарга мөмкин. Әмма мондый уңайлыкның җайсыз ягы да юк түгел, абзарның «хуш» исләре өй эченә саркып керә, җәйләрен исә чебен-черки болыты ишек-тәрәзә ачылуын сагалап кына тора.
Сууре Яанидә гасыр башы белән гасыр ахыры бергә яши икән. Радио, телевизор, суыткыч янәшәсендә керосинка һәм каба. Дәү табакка су салып, шунда биг-кулыңны юасың. Мунчада исә су мичкә кертеп урнаштырылган зур түгәрәк казанда җылытыла. Егерменче йөз су краннары әле монда юк. әмма болдырында — тактаны көйдереп ясалган матур сурәтләр эленгән. Мунча иркен, сәке-урындыклары озын вә киң—утынга аптырамаган кеше салган аны.
Кунакчыллык тулы күләмдә күрсәтелсен, дипме, һелен мунча ягарга тәкъдим итте. Кое — ун адымда, утын әрдәнәсе тагын да якынрак, мунчаны юып чыгарасы да ягып җибәрәсе генә бар. Әмма кояш кызарып баеп бара, ул мәшәкатькә керешсәң, Сууре Яани белән танышырга вакыт калмас та. Иртәгә инде кайту ягына чыгасы. Шуларны уйлап, рәхмәтемне әйтәм дә мунча йоласыннан баш тартам. Елдам гына чәй эчеп, үрдәге зиратка китәбез.
Зират—тарих. Бүген Сууре Яанидә ике меңләп кеше яшәсә, аларның элгәреләре, бәлки, инде ике йөз меңнән артык булгандыр. Бу дөньяга килгәннәр дә өмет, хыял белән яшәгәннәр, бер буын икенчесеннән әзме- күпме белем, тәрбия һәм тәҗрибә алган, үз эзләнүләре, хезмәтләре белән шуларны тагын да бөтәйтергә, тормышын яхшыртырга тырышкан. Чатнама суыклар, чиләкләп койган яңгырлар, җил-давыллар, ваба кыргыны. Тевтон ордены, швед короле, урыс илбасарлары һөҗүмнәре — берсе дә Сууре Яанигә кагылмый узмаган. Шуларга бирешмәскә тырмашып. буын арты буын өзлексез көрәш алып барган, үзләреннән соңгыларга нидер мирас итеп калдырырга тырышкан. Яшел чирәм арасыннан сузылган тар асфальт тасма, шәһәрчекне ярып узган елгадагы тимер-бетон күпер, урамнардагы куе ябалдашлы агачлар, кара дранча һәм кызыл чүлмәк
түбәле өйләр, каралтылар — инде бу дөньядан китеп өлгергәннәрнең дә истәлеге. Зиратның ком сибелгән аллеяләреннән атлаганда, агач яки тимер рәшәткә белән киртәләнмәгән кабер өсләрендәге ташларны, җиргә кырын яткырылган мәрмәр такталарны карап, алардагы язуларны укып узабыз, һелен үзе белгән әби-бабаларын. аларның мактауга лаек эшләрен телгә ала. һәр кабер өстендә тере чәчәкләр, шуның янында дога кылып утырыр өчен таш яки агач урындыклар Зират караучы алачыгыннан көрәк яки чиләк алып килеп, якыннарың каберен тагын да тәртипкә китерергә телисең икән, рәхим ит!
Зиратта йөрү мизгел һәм мәңгелек, көндәлек вак ыгы-зыгылар һәм гомерлек бөек эшләр, гөнаһлы һәм саваплы гамәлләр турында уйлата, үзеңнең бу дөньяда кунак кына булуыңны кабат-кабат исенә төшерә
Берәүләр бәхетле яшәсә, икенчеләр канәгатьлек тапмаган бу дөньяда Әмма Сууре Яани халкы өметсезлеккә бирелмәгән, мәңгелек хакында уйлаган һәм гамәл кылган. Без монда эстон музыкасында якты эз калдырган композиторлар М Саар. Й Капп. В Капп, дирижер В Каап. нагышчы И. Келер хөрмәтенә баш идек М. Саарның аерым башкаручылар һәм хор өчен язган җырларын, сюиталарын. В Каппның киң билгеле романсларын, кантата, симфоник поэмаларын эстоннар әле дә яратып тыңлый...
Салкынча җил исә башлап, безне урыныбыздан кузгата. Караңгы зират аллеяларына кире ураласы килмәгәнлектән. кәҗә сукмаклары буйлап, шәһәр урамына төшәбез Мәдәният йорты тирәсендә кинога килгән төркем-төркем тамашачылар күзгә чалына. Монда һәркем көяз, горур кыяфәтле, аз сүзле. Якындагы эчемлекләр кибете тирәсе күпкә җанлырак сыра дигәнең сүзгә саран ирләрнең телен чишкән кебек күренә.
Өйдә инде Вирве ханым кичке табын әзерләгән иде. Сүз җилеме өчен графин белән шәраб та килде. Йоланы үтәр өченме, беренче тост әйтүне миңа тапшырдылар. Әнкәле-кызлы синнән юньле теләк ишетергә җыенгач, сынатырга ярамый иде.
- Кадерле дуслар! дидем мин Җыр бәйрәменең йомгаклау тантанасына эстон халкының биштән бер өлеше Таллиннга җыйнала һәм 200000 кеше беравыздан туган көйләрен яңгырата. Бер миллион эстон туган телендә ел саен уртача мең ярым исемдә китап һәм 104 исемдә журнал чыгара. Шушы хакта белгәч, аз санлы халыкның сокланырлык милли рухы, казанышлары белән танышасым килде. Бездә мең тапкыр ишетүгә карат анда бер тапкыр күрү артык, дип юкка гына әйтмиләр Килгән саен монда танышларым арта бара, халкыбызның гыйбрәтле тарихы һәм бүгенге матур эшләре миңа яшәү дәрте өсти - сезгә шуның өчен чын күңелдән рәхмәт..
Бәлки бу сүзләр кемгәдер купшы шикелле тоелыр, тик мин. чыннан да. ихлас уемны әйттем. Хуҗалар да моны нәкъ шулай тиеш сыман кабул итте. Кем кем. әмма алар үз бәясен белә иде!
Әллә, чыннан да. үзенә тугрылык сакламаган иренең дусты итеп кабуллады Вирве ханым миңа артык ачылып китмәде. Сораулары да гади итагатьлелек үрнәге иде
— Сууре Яани Татарстан шәһәрләреннән аерыламы?
Сез Эстония турында язарга җыенасызмы'’
Билләһи дип әйтәм. ул бу сорауларга җавапны алдан ук белеп тора иде! Әмма йоланы үтәмичә булмый Чөнки йола, гореф-гадәт кысасын да яшәү канга сеңгән, табигый мәҗбүрияткә әйләнгән Ага-баба рухына тугрылыкны изге санаган эстоннарда бигрәк тә
Йола, тореф-гадәт законнан өстенрәк, чөнки алар элгәрерәк барлыкка килгән, гасырлар кичеп сыналган, дөрес һәм гадел, файдалы һәм кирәкле булуы шик уятмый горган тотрыклы кыйммәткә әверелгән Милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучы халыкның гына киләчәге бар.
Борынгы мәйдан
Эстония башкаласының тарихи үзәге Ратуша мәйданы Ратуша урта гасырлардагы шәһәр идарәсе. Аның бинасы Таллиннда 1371 1401 елларда корылган һәм ул бүген бөтен Ба.тгыйк буенда сакланып калган шундый бердәнбер архитектура һәйкәле. Әлбәттә, ул соңрак күпмедер яңартылган— 1436 елда түбәсе чүлмәк белән ябылган. 1530 елда аның чатыры башына сугышчы (карт Тоомас) кыяфәтендәге флюгер куелган. 1630 елларда чатыр өстеннән готик стильдә шактый биек манара калкытылган һәм флюгер да шуның башына күчерелгән.
Әмма аның борынгылыгы барыбер шик уятмый. Заманында аны корыр өчен кирпечләр берәм-берәм кәгазьгә төрелеп Алманиядән китерелгән, ныклык өчен измәне, камыр кебек, йомырка сытып ясаганнар.
Ратушаның беренче катында сәүдә иткәннәр, икенче катында шәһәр идарәсе утырышлары уздырылган Шушында ук хөкем эшләре каралган. Чардакта һәм иң аскы катта сәүдәгәрләр малы сакланган. Ратуша мәйданындагы тагын бер
борынгы бина игътибарга лаек — анда Аурупадагы иң элгәреге даруханәләрнең берсе эшли башлаган. Язма чыганакларда 1422 елда искә алынган бу аптека әле дә туктаусыз хезмәт күрсәтә.
Ратуша мәйданы ерак гасырлардан бирле төрле тантаналар яңа ел бәйрәме һәм карнаваллар, тамашалар һәм күңел ачулар уздыру урыны. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә (1711) монда Рәсәй патшасы Беренче Петр да типтереп алган. Алман бароннары, швед һәм датчан аксөякләре дә монда хуҗаларча рәхәт чиккән, һәр ташыннан тарих сулышы бөркелгән Ратуша мәйданында бер килүемдә мин дә фольклор бәйрәменә тап булдым—төрле шәһәрләрдән һәм авыллардан җыйналган эстоннарның җыр-бнюләрен тамаша кылдым. Аннары шушы мәйданга орынып диярлек торган Язучылар берлегенең дүрт катлы яңа бинасына кереп, каләмдәшләрем белән таныштым. Эстон әдәбиятының тарихи дәвамчанлык рухын аеруча нык саклап үсүе миңа Язучылар берлегенең Ратуша мәйданына якынлыгына бәйләнгәндер сыман тоелды Монда милләт тарихына әдәбият тамырлары килеп тоташкан, символик бердәмлек табигый муа-фыйклыгы белән кушылып, сәламәт әхлакка дәрман өстәп тора шикелле.
Теге яки бу ил белән танышу өчен анда бару һич тә мәҗбүри түгел, билгеле. Бер яхшы китап, бер әйбәт фильм дә аны шактый тулы итеп күз алдына бастыра ала. Әмма сәяхәт итү мөмкинлегең, анда шул ил. халыкның белдекле, күренекле вәкилләре белән аралашу форсатын бар икән, нигә аны кулдан ычкындырырга?
Мин үзем Эстония хакында байтак белешмәлекләр актардым, эстон әдәбияты җәүһәрләрен байтак укыдым, хәтта тәрҗемә дә иттем - мәгълүматым. тәэсирләрем аз тупланмады. Әмма Лилли Промет. Айн Ка-
Ратуша мәйданы
алеп, Арво Валтон һәм бүтән эстоннар белән утырдаш булу, дәвамлы аралашу Эстонияне генә түгел, гомумән дөньяны, тормышны көтелмәгәнчә тирәнрәк танып белергә, һич тә өметләнмәгән гыйбрәтләр ..лыр- га сәбәп булды.
Вакыйгаларның эзлеклслеген сакларга тырышсак. Сууре Яанигә киткәнче. кафеда сыйлану, аннан да элегрәк исә Язучылар берлегендә танышу әңгәмәсе булды. Берлекнең рәис урынбасары Арво Валтон. җаваплы секретаре Үло Туулик Алмания кунагына Эстония һәм аның әдәбияты турында сөйләделәр, нәшир Йылдырым әфәнде Дажйәле сәфәр чыгуының максатын аңлатты.
Таллиннга чит ил, бигрәк тә Көнбатыш Германия нәшире килүе аның эстон әдәбиятын тәржемә итеп чыгарырга җыенуы Язучылар берлеге җитәкчеләрен, әлбәттә, җанландырып җибәрде Татарстан белән әдәби атналык уздыру зыян итмәс, әмма ул качмый. ГФРда әсәреңне чыгару ихтималы тагын да кызыктыргычрак лаба- са!
Әдәби атналык уздыру мәсьәләсен Пауль-Ээрик Руммо. Үл Ту- уликлар эленке-салынкы гына хәл итеп маташканда. Алмания нәшире визиты Язучылар берлеге әһелләрен минут эчендә диярлек тәмам аякка бастырды Валтон кабинетына бик гиз арада Я Биең чит телләрдә иркен сөйләшә алырлык барлык хезмәткәрләре, «Лоомиң» әдәби журналының баш редакторы һ б җыелып өлгерде. Бу ыгы-зыгыны бераз көлемсерәп күзәтеп i оргач, мин китәргә җыендым Әмма үткен психолог А Вал гон. йөземә күз төшерү белән, ниләр уйлавымны чамалап аллы һәм иң гөнаһсыз төстә:
Тәүфикъ, төрек белән очрашу сиңа да кызык булыр, монда кал син! дип тәкъдим итте.
Ярый әле тәкъдим итте! Чөнки мин бу мәҗлестә катнашмасам. Валгонның нинди тапкыр һәм шаян кеше икәнлеген белми калган булыр идем. Әсәрләрендә ул усал сатирик, үтергеч көлү һәм мыскыл итү
Арво Валтон нәкъ менә мин килгән көннәрдә генә Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын өстенә алды Урынбасар аталса ла. чынлыкта ул рәисе иле ЯБ идарәсе мактаулы рәис итеп күренекле язучы һәм сәяси эшлекле Владимир Бээкманны сайлаган Әмма ул кыйммәтле вакытын Мәскәүдә һәм Таллиннда депута i. төрле дәрәҗәле урыннарда әгъза булып \ здырган- лыктан һәм киеренке иҗат эше белән дә шөгыльләнгәнлектән, ЯБ рәисе хезмәт хакыннан баш тарткан Шуннан соң мәшһүр шагыйрь Пах ль-Ээрик Руммо белән прозаик Арво Ва л тонны яртышар вазифага аның урынбасары булырга ризалатканнар Минем кү г a i- дымда П.-Э. Руммо миләрен A Ba i- тонга тапшырды, чөнки у i елның яртысын армый-талмый язучыларны кайгыртып уздырган, хәзер инде аксый башлаган иҗатына бирелергә ашкына иде. Эстония ЯБ идарәсе Татарстан бе
лән әдәби атналык алмашуны хупласа да. Руммо аны гамәлгә ашырырга һәвәслек күрсәтмәгән иде Ихтимал, ул күп кенә эстон ка тәмләшләре кебек. Көнбатыш белән бәйләнүне файдалырак санагандыр Арво Валтон
остасы.
Арво Ва.тюн
исә рухы белән башкарак кеше иде. Үзлегеннән инглиз теле өйрәнсә дә, язмыш аны Шәрекъ белән дә бәйләгән — бала чагында Себер сөргененә илтеп ташлаган, монда ана төрле милләт вәкилләре белән аралашырга туры килгән. Чыңгызханга багышлап роман язуында да бәлки шул «хаҗ» сәфәре зур этәргеч биргәндер. Ул гына да түгел, тормышның гаделсезлеген үз язмышында тату, аз санлы халыкларның ачы михнәтләрен күрү Валтонны СССРның милли азчылыклары хокукын яклаучы чын көрәшчегә әйләндергән иде. Шунлыктан, ул ЯБ рәисе урынбасары вазифасын өстенә алган сәгатьтән Татарстан белән әдәби атналык уздыру мәсьәләләре дә бик тиз һәм иң әйбәт рухта хәл ителә башлады.
Ләкин бу турыда соңрак Хәзер исә Валтон кабинетында нәшир Й. Дажйәлене һәм аны Мәскәүдән озата килгән кешеләрне кабул итү бара. Арво. мин дә аңласын өчен, урысча сөйли, аны хезмәткәрләренең берсе алманчага тәрҗемә итеп тора. Арво алманча да аңлый, әмма кайтарып сөйләргә кыенсына, ул инглиз телен өйрәнүгә күбрәк игътибар биргән Йылдырым бәй ГФРда егерме биш ел яши икән, алманча бик шәп сиптерә. Аны берәү дә ни эстончага, ни урысчага тәрҗемә итеп мәшәкатьләнми, чөнки алманча төшенмәгән эстон язучысы, мөгаен, юктыр. Йылдырымны озата килгән әзәрбайҗан язучысы һәм Мәскәү марҗасы тәрҗемәгә мохтаҗдыр, әмма эстоннар моны юри анламамышка салыша. Бәлки, алар да, Мәскәү марҗасын язучы буларак белмәгәнлектән, КГБ «күз-колагы» дип фараз иткәндер? Мондый очракта аңа инде тел белү фарыз, югыйсә ниндидер нәширне нигә әле икешәр кеше озата йөрергә тиеш?
Без Аурупада аборигеннар,— дин башлый сүзен А. Валтон.— Бал- тыйк буенда инде биш мең еллап яшибез. Алманнар теориясе буенча, без Себердән килгән, имеш. Хата! Бозлык дәверендә үк эстоннар Карпат тавы буенда яшәгән, шунлыктан мин үзебезнең Аурупада ин борынгы халык булуыбызга ышанам, һинд-европалылар исә Кафказ һәм фин- угыр кабиләләре катнашмасы дигән фараз да бар, алар бу кыйтгага соңгырак заманнарда күчеп килгән...
Шаккатып тыңлыйм, чөнки мин укыган китапларда эстоннарның бабалары фин-угырларның төркиләргә кардәшлеге, аларның бик үк ерак булмаган дәвердә Идел-Уралда күрше булып яшәүләре генә язылган иде. Әмма Валтонны сүзеннән бүлеп сорау бирмим, европалы буласы бик тә килә икән -булсын, һәр халык үз тарихын үзе тикшерсә, үзе язса хәерлерәк ич!
— Эстон теле төзелеше буенча төрки телләргә якын, яңа сүзләр тамырга өсте-өстенә кушымчалар ялгау юлы белән ясала, бездә дә җенес күрсәткече юк. дип дәвам итә Арво. Бүлмәсендә утырган төрек белән татарга күңелле булсын дипме, шулчак безгә елмаеп төбәлә дә: — Күрәсез, Азия белән дә бәйләнешләребез бар. ди.— Әмма грамматикабызда киләчәк заман юк. Шуңа күрә алманнар безнең хакта: «Димәк, тулаем эстон милләтенең дә киләчәге юк!» дигәннәр. Алманнар Балтыйк буена килде дә китте, ә без һаман шушында яшәп маташабыз үзе... Телебез Азиягә якын булса, мәдәниятебез Балтыйк буеныкы.
— Эстония мәдәнияттә Скандинавиягә тартыла,—дип өсти Үло Ту- улик.
— Әдәбиятыбызда урыс йогынтысы сизелми.— дип дәвам итә Арво Аурупа тәэсиреңдә алга барганбыз. Күршеләребез латыш, лит- вапнар да шулай. Без алар белән тату, дус яшибез, әдәбиятларыбызны үзара тәрҗемә итешәбез. Литваннар поляк белән, латышлар алман белән тыгызрак аралашкан, бу хәл аларның әдәбиятын үстерүгә дә шифалы тәэсир иткән Әдәбиятта, бигрәк тә прозада, без латышлардан, аеруча литваннардан калышабыз шикелле. Әмма без күршеләрдән бер нәрсәбез белән алда: Балтыйк буеның иң биек тавы Эстониядә! Сууре
Мунамягинең биеклеге 318 метр. Латвиядәге иң биек тау 315,5 метр гына. Безгә тигезләшер өчен күршеләребез аны балчык ташыбиегәйтергә әзер, әмма балчык запасы Эстониядә дә бар...
Республикабызның мәйданы Татарстанныкының өчтән икесе кадәр, халкы Татарстанныкының кырык проценты чамасында, ди Валтон җитди кыяфәттә — Әмма без күлләр һәм бигрәк тә сазлыклар мәйданы буенча Татарстаннан да. Төркиядән дә шактый өстенрәк. Җиребезнең биштән бер өлеше сазлык булу безнең өчен аеруча зур горурлык!
Түгәрәк-тук йөзле Йылдырым бәй Валтонның юморына тиешле бәяне биреп, көлеп җибәрде
— Халык тыгызлыгы Татарстанда бер квадрат чакрымга 54 кеше туры килсә, бездә — 35,— дип дәвам итә Валтон Әмма бу тармакта да шатланмый хәлебез юк: Гренландиядән мен ярым тапкыр өстенрәк ич без! Эстоннарның милли җене барлыгын да онытмыйк Дөрес, ул бераз ахмаграк, әмма явыз түгел.
Йылдырым бәй шул арада Эстониядә халык санының табигый артуы белән кызыксына. Валтонның фабрикаларда һәм фермаларда, мәктәпләрдә һәм институтларда, шәһәр мәйданнарында һәм авыл клубларында көненә өчәр-дүртәр мәртәбә чыгыш ясавы тикмәгә түгел икән, сорауга яшен тизлегендә җавап бирә:
Мең хатынга зуры килгән балалар саны буенча Эстония Латвиядән генә калыша. Арттан караганда! Латвия исә бу җәһәттән СССР күләмендә арттан беренче. Ә без- икенче, шулай ук призлы урында. Эстониядә һәр гаилә уртача өч кешедән тора.
Үло Туулик дөньяны аркылыга-буйга гизгән җитди кеше, инглизчә, алманча, финчә иркен сөйләшә, французча укый. Валтонның шаярып гәп коруы кунакларда эстоннар зурында әйбәт тәэсир калдыруына хәвефләнеп, сүзне күңеллерәк нәрсәләргә борырга тырыша
Эстония әдәбиязының халыкара элемтәләре бик киңәйде хәзер, ди ул. - Финляндия, Швеция белән тыгыз хезмәттәшлеккә кердек. Скандинавия илләре җыеннарына еш чакыралар. Таллиннга бүтән илләрдән дә кунаклар һәм вәкилләр күп килә
Валтон, күзләрен очкынландырып, реплика кыстыра: Бетә торган милләтне күреп калырга ашыгалар!
Үло Туулик бирешми, сөйләшүне моннан соң да җитди эзгә кертергә талпына.
Без, хәтта, кайбер багланышларыбызны чикләргә дә мәҗбүр җитмибез Бөтенебез дипломатка әйләндек, әмма эстоннар җәмгысе дә бер генә миллион лабаса! - ди ул.
Үло Туулик белән беренче мәртәбә күрешкәндә үк мин анардан эстон язучыларының чит илләргә барып йөрүе, анда әсәрләрен бастыруы хакында байтак мәгълүмат алган идем инде. Кызганыч ки. мин ул чакта әле аның чит илләргә багышланган сәяхәтнамәләрен укымаган идем. Соңрак мин аның Кампучия җәһәннәмен сурәтләгән «Биек күк» эссесе белән танышIым. авторның сүзгә бәрәкәтле, күзәтүчән һәм тирән белемле булуына сокландым Хәер. «Артыш корылыкка бирешми» романын укыганда мин аның талантлы язучы булуын, кыска, әмма тыгыз язуын күреп •ышанган идем инде Мондый кешедән кайбер нәрсәләрне төпченеп утыруым аңлашыладыр автономияле республика шартларында яшәгән татар язучыларына чит илләр белән бәйләнешкә керү үзе генә дә 1989 елда әле бик тансык, сирәк эшкә ашырыла торган бер гамәл иде. Эстоннар исә бу өлкәдә бездән күп алга киткән иде Бердән, союздаш республика статусы аларга киңрәк мөмкинлекләр ачкан, икенчедән, аларга Финляндия нәтиҗәле булышып килә, дус ил саналганлыктан, Суоминың бу тырышлыгына Мәскәү каты бәрелми иде Эстон әдәбиятының Көнбатыш зәвыгына һәм традицияләренә йөз тотып үсүе, күн кенә язучыларының берничә чит ил телен үзләштерүе дә соңгы рольне уйнамагандыр Илләре бәйсез чакта Эстония язучылары оешмасы 1928 елда ук ПЭН-
клубка—Европа язучылары оешмасына әгъза булып керергә өлгергән. Көнбатыш әдәби процессына катнашырга тагын бер мөмкинлек алган иде Сталин режимы Балтыйк буе җөмһүриятләрен көчләп СССРга «кушкач», чит илгә качып китәргә мәҗбүр булган эстон язучылары ватаннарында калган каләмдәшләренә булышуны һәрчак истә тотып яшәгән. Тоталитар коммунистик режимның хөр сулышны буып торган кысымы бераз йомшауга. әлег е факторлар һәммәсе бергә тоташып, эстон халкын тиз арада өметсезлектән уятуга, аның мәдәниятен җанландыруга кискен этәргеч биргән иде. 1989 елда Казанда хәбәрдарлык, хөррият, милли җанлану хәрәкәте кыюсыз һәм зәгыйфь кенә баш калкыта баш-лаганда. Эстония инде дөрли, аның авазы СССР күләмендә генә ишетелми. Көнбатыш җәмәгатьчелегенә дә иркен барып җитә һәм халыкара яклау казана, бу исә Мәскәү басымын тагын да сүлпәнәйтүгә китерә иде. Милли уянуны туендырып, көчәйтеп торучы бер көчнең нәкъ менә язучылар булуын мин Таллиннга һәр килүемдә һаман яхшырак төшенә бардым.
— Тышкы бәйләнешләребезне киңәйтү өчен без даими эзләнәбез.— диде миңа Ү Туулик.— Мәскәү безне дә СССР вәкиле итеп чит илләргә чыгарырга бик ашкынып тормый. Ул анда ни чит илләр әдәбиятын, ни чит ил телен белмәгән Язучылар берлеге чиновникларын җибәрә, аларга инде берәр тәрҗемәче дә тагарга туры килә. Без исә чит илләр әдәбияты йөрәк тибешеп яхшы тоеп яшибез, асыл нөсхәдән күп тәрҗемә итәбез, язучыларыбыз берничә чит телне су кебек эчә. кыскасы, эстонны чит мәмләкәткә алып бару күпкә файдалырак, тылмач йөртеп, валюта туздырасы юк! Без совет әдәбиятлары илчесе булырга күптән әзер, әмма Мәскәү өчен сөйкемле сөяк кенә була алмадык В Бээкман. А Сийг көч хәл белән берәр мәртәбә совет вәкиллеге составына керә алды—шуның белән тәмам!.. Үз кабыгында йомылып яшәү ярамый - шул сәбәптән без хәзер Мәскәү катнашыннан тыш багланыш урнаштырырга керештек. Чит ил нәшриятләре. университетлары. төрле вакыфлар белән багландык.
— Ә сез кем акчасына йөрисез соң?—дидем мин,- Валютаны кайдан табасыз?
Минисгртар кабинеты, мәдәният министрлыгы, чит илләр белән дуслык җәмгыяте булыша. Гадәттә, безне чит илдән үз хисапларына чакыралар Көнбагыш мәмләкәтләрендә аз санлы халыклар үсешенә ярдәм итү вакыфлары бар. табарга гына кирәк. Алар безне хәзер хәтта бер айга иҗат йортларына да чакыра. Чит илләрдә лекцияләр сөйләп, анда басылган китаплары өчен каләм хакы алып, баеп кайтучы каләм дәшләребез дә бар. Тиздән мөмкинлекләребез тагын да киңәячәк, һил- синкидә «Эстон телендә барлыкка китерелүче культурага ярдәм вакыфы» оештырыла. Финляндиядәге гөрле ширкәтләр, байлар, хәлле Мөһаҗирләребез аның карамагына бер ярым миллион фин маркасы күләмендә акча бирәчәк. Ул акча һилсинкидә сакланачак. Әлеге вакыфны идарә итәр өчен алты кешелек бер комиссия кордык. Вакыф чит илләргә баручы мәдәният эшлеклеләребезне. читтә укучы иҗат яшьләребезне матди яктан тәэмин итеп торачак.
Рәсәй корсагына башы-аягы белән кереп бетеп, гышкы дөньядан тәмам аерылып, ихтыярсыздан үз эченә бикләнеп калганлыктан, без 1989 елда халыкара әдәби хәрәкәтнең баганалы төп юлыннан еракта шактый тонык, төссез тормыш белән яшәп ята идек Үло Тууликның һилсинки. Лондон. Стокһольм белән финчә. инглизчә, алманча телефоннан сөйләшүен күзә геп утырганда мин моңа бигрәк тә ныграк ышандым Ул күз алдымда һилсинкидәге Ф Туглас (эстон әдәбияты классигы) җәмгыяте утырышында Эстония вәкиле катнашуы. Стокһольмнан алты швед язучысының Таллиннга килүе. Лондонда бер каләмдәшенең әсәрен инглиз телендә бастыру хакында киңәште һәм мәсьәләне уңай хәл итәр өчен бер адым атлады. «Без кышкы буран каплаган Чирмешән яки Чүпрәле
районы хәлендә икән, дип пошындым мин.— Алар мондый вакытта Казаннан тәмам аерылып кала тимер яки су юлы булмаудан тыш. автомобиль һәм һава юлыннан да мәхрүм була, хәтта телефон элемтәсен дә югалта!»
Базар икътисадына күчү әдәбиятны авыр хәлгә куюын да Эстония бездән алдарак татыды Җан исәбенә унбер китап чыгарып килгән республика (без 0.7) яна шартларда артка тәгәри башлады. Әсәрләре монарчы зур тиражда басылган эстон каләмдәшләребезнең өчтән бере каләм хакына шактый иркен яши ала иде — үзгәртеп кору моңа бик тиз чик куйды.
Фәннәр юлыннан атларга туры килер.— диде миңа Үло Туулик.— Аларда сатылган һәр китаптан уналты процент керем авторга тия Китапханәләр дә авторларга, әсәрләре укылу ешлыгына бәйле рәвештә, каләм хакы түли Язучыларын бөлгенлектән когкару өчен дәүләт һәм төрле вакыфлар стипендияләр булдыра Иҗатының уңышлы дәвам изелүенә карап, каләмдәшләребез аны унбиш ел буена яки кимрәк вакыт алып торырга мөмкин. Инженерның уртача хезмәт хакы күләмендә...
Балтыйк буе халыклары белән безнең ата-бабаларыбыз да кызыксынган. «Шура» (1909. № 17) журналында Юлдаш углы бастырган «Латышлар, эстоннар вә без» мәкаләсендә эстоннарның саны 1897 елда бер миллион ике йоз меңгә җитүе һәм аларның безгә кан-кардәш булуы билгеләп үтелгән. «Җиде йөз сл элек алар алманга буйсындырылган, лютеран чиркәвендә чукындырылган, латин хәрефендә укый-язалар. ди автор. Алманнар аларны алманлаштырырга тырыша, ләкин эстоннар туган телләрен, гадәтләрен һәр нәрсәдән газиз тотып киләләр Тырышлыкларын мактап бетерерлек түгел. Әле ун ел элек кенә алманнан һәрнәрсәдә түбән иде . Хәзер укый-яза белмәгән кеше табылмый. Укыган яшьләр милләтенә хезмәт итүне бурычы саный — мөгаллим, доктор була, җәмгыятьләр оештыра. Бары үзләренә генә таяналар, дөньяда эшләү мөмкин булмаган нәрсә юк дип ышаналар Шул сәбәптән хәзер Русиянен иң алдынгы бер кыйсемен тәшкил итәләр».
Автор эстоннарның төрле һөнәрләр үзләштерүенә, игенчелектә дә зур уңышка ирешүләренә соклана һәм милләттәшләрен шулардан үрнәк алырга өнди.
Дөрес гәп дә, эстоннар нәкъ менә соңгы дәвердә күтәрелеп китә Мәгариф һәм мәдәният учаклары анда күп гасырлар элек барлыкка килә, гик алар хаким милләтләр датчан, швед, тевтоннар (алманнар) тарафыннан нигезләнә һәм шул телләрдә эшли. 1887 елда исә барлык уку йортлары урыс теленә күчерелә башлый Шуңа да карамастан. 1915 елла инде 800 ләп эстон югары белем алуга ирешә, тагын бер меңләп егет һәм кыз югары уку йортларында укуын дәвам итә.
Эстон телендә белем алу өчен көрәш 1905 елдан сон көчәя, әмма бу эш тиз генә уңыш китерми Иң элек башлангыч мәктәпләрнең беренче- икенче классларында гына эстонча укытырга рөхсәт ителә Дөрес, бер үк вакытта хосусый мәктәпләрдә тулаем ана телендә белем бирү мөмкинлеге бирелә Аннары инде чикләүләр тагын да киметелә, эстон урга уку йортлары дөньяга килә. Ләкин бик борынгы саналган Тарту универсиге- 1ы хтон телендә белем бирүне Эстония бәйссзлеккә ирешкән 1919 елла гына көйләп җибәрә ала 1919 1939 елларда аны 5751 кеше тәмамлый. 1939/40 уку елында анда 2689 студент укый Соңгылары, әлбәттә, тулаем дип әйтерлек эстоннар!
Таллинн һәм аның үзәге Ратуша мәйданы борынгылыгы белән шөһрәтле, әмма эстон милли әдәбияты тарихы 150 елга сыеп бетә яза Беренче күренекле язучысы Фридрих Крейцвальд (1803 1882) халык әкиятләрен җыен эшкәртә, фольклор нигезендә «Калевипоэг» дастанын төзеп бастыра, сатирик-аллегорик повестьлар иҗат итә киң кырлы эшчәнлек җәелдерә Милли хисләрнең уянуына Лидия Койдула (1843
1886) шигърияте (Габдулла Тукай иҗатын хәтерләтә) зур өлеш кертә, аның пьесалары милли драматургиягә нигез сала. Шигъриятне үстерүчеләр арасында моннан соң Юхан Лийв. Густав Суйте, Марие Ундер исемнәре аеруча мәртәбәле урын ала. Прозаны үстерүдә Эдуард Вильде, Антон Тамсааре, Фридеберт Туглас һәм бүтән әдипләрнең әсәрләре аеруча әһәмиятле роль уйный. Соңгы дәвердә алар эшен Яан Кросс, Лилли Промет. Эмә Бээкман. Матс Траат. Энн Ветемаа. Пауль-Ээрик Руммо һәм башкалар дәвам итә. Халыкара танылган әдипләр һәм шагыйрьләр сафы, әлбәттә, югарыда саналганнар белән генә чикләнми. Эстон әдәбияты иллеләп телгә тәрҗемә ителгән, ике меңнән артык эстон китабы чит илләрдә дөнья күргән. Тәрҗемә итү буенча урыс, латыш, литван, маҗар, фин, алман, украин, чех, поляк, румыйн телләре алдагы урында тора.
Эстон әдәбияты, чагыштырмача бик яшь булса да, сыйфат ягыннан бик тиз арада җитлегә һәм сәнгати камиллеккә ирешә, халыкара танылу ягыннан күп кенә борынгырак әдәбиятларны, шул исәптән, безнекен дә артта калдыра.
«Шура» журналы 1909 елда эстоннар санын 1.2 миллион чамасы дип фараз итә. Аларның табигый артуы аз булуын алдарак искәрттем, ләкин 1989 елда бөтен СССРда 1 миллион 27 мең генә эстон яшәвен ничек аңлатырга? Язучылар берлегендә мин бу хакта, әлбәттә, сорашмый кала алмадым.
Егерменче йөз давыллары Эстонияне дә читләтеп узмаган шул. Беренче һәм Икенче дөнья сугышлары, милли дәүләт төзү өчен көрәш. Сталин режимы тарафыннан аны ультиматумнар ярдәмендә тезләндерү һәм канга батыру, шушы афәтләр нәтиҗәсендә йөз меңнәрчә кешенең һәлакәткә таруы яки ватанын ташлап качуы эстоннар фаҗигасен ап-ачык күз алдына бастыра. СССРдан читтә яшәүче мөһажир эстоннар санын исә язучылар төрлечә — җитмеш яки өч йөз мең чамасы дип исәпли. Читтә икенче-өченче буында ук милли йотылу башланганлыктан, беренче сан. мөгаен, хакыйкатькә якынрактыр. Әйтүләренчә. эстоннар АКШта — утыз мең, Швециядә — егерме мең, Австралиядә — биш мең, Алманиядә һәм Англиядә өчәр мең яши. алар Дания. Норвегия. Суоми. Бельгия. Голландия, Франция, Канада. Аргентина. Бразилия, Яңа Зеландия һәм бүтән илләргә дә аз-азлап сибелгән икән.
Халыкның михнәт чигүләрен язучылары .мисалында да күрергә мөмкин. 1940 еллар башында аларның өчтән бер өлеше Совет тылына күчерелә, янә өчтән бере чит илләргә качып китәргә мәҗбүр була. 1945—1950 елларда ватаныннан беркая китмәгән каләм ияләренең тагын бер өлеше сталинчылар тарафыннан төрмәләргә һәм сөргеннәргә илтеп олактырыла. Кыенлык белән үсеп җитешкән көчләр әнә шулай өч өлешкә бүленә — аларның берсе фашистлар һәм коммунистлар тарафыннан юк ителә, икенчесе эстон совет әдәбиятын барлыкка китерергә тотына, өченчесе мөһаҗирлектә-мохтаҗлыкта милли рухлы, ирекле әдәбиятны үстерергә тырыша.
Коммунистлар һәм фашистлар һөҗүме аркасында милли рухлы укы- мышлыларның каймагы иленнән качып китәргә мәҗбүр булганлыктан, СССРга кушылган Эстониядә әдәбият-сәнгать көчләре бик нык хәлсез- • ләнеп кала һәм бары 1960 елларда гына тулырак канлы тормыш белән яши башлый. Әүвәлге дәвердә, нигездә. Швециядә тупланган Мөһаҗирләр исә бөтен көче белән үз йөзләрен саклар өчен кырыс көрәш алып бара — милли мәктәпләр, җәмгыятьләр, нәшрият ширкәтләре ача. ярым профессиональ театрлар, хорлар оештыра, спектакльләр һәм концертлар куя, китаплар һәм вакытлы матбугат чыгара.
Милләтне саклауның беренче шарты милли әдәбият һәм сәнгатьне саклау, үстерү. Шуны бик яхшы төшенгән, сталинчылар тарафыннан Эстониядән эстоннарны кысырыклап чыгару, алар урынына Русиядән урысларны һәм бүтән милләт алаканатларын китереп тутыру, шуларны
механик аралашгырып, төп милләтне зәгыйфьләндерү сәясәте уздырылсын борчылып күзәткән мөһаҗирләр Швециядә эстон милли культурасын җанландыруга бөтен дәрт-дәрманнарын бирә Шунын нәтиҗәсендә эстон әдәбияты 1986 елга кадәр ватанында түгел, мөһаҗирлектә (эмиграциядә) күбрәк чыгарыла Кырык биш ел эчендә чит илләрдә эстон телендә 2600 исемдә китап дөнья күрә. Алар арасында эстон матур әдәбияты 750 исемдә, җөмләдән. 270 роман. 180 шигырь җыентыгы. 155 истәлек китабы, 70 хикәя җыентыгы. 50 балаларга һәм яшьләргә багышланган ки ran. 40 тәнкыйть һәм эссе җыентыклары, байтак санда классикларның әсәрләре һәм башкалар була. А. Сарестеның «Эстон теленең аңлатмалы сүзлеге» П. Саагпакның «Инглизчә-эстонча сүзлег»е, Б. Кангроның ике томлы «Швециядәге эстоннар» җыентыгы, дүрт томлы «Эстония турында истәлекләр», «Фин-угыр халыклары һәм телләре» дигән саллы очерклар китабы - мөһаҗирләр горбәттә әнә шундый кыйммәтле хәзинә барлыкка китерә Иҗатта чын-чыннан искиткеч каһарманлык күрсәтү була бу.
Бик зур әзерлекле, иң сәләтле язучыларыбыз. сәнгатькярләребез, галимнәребез китеп барган иде шул, - диде миңа Үло Туулик Бернрад Кангро (1910 елда туган). Калью Лепик (1920 е. т). Аугуст Мяли (1900 — 1987), Ивар Иваек (1927 е. т.) алар иҗат иткән әсәрләр һәммәсе хәзер ватанга кайтты, мирасыбыз бер урынга җыйналды. Бик әйбәт булды! Эстония язучылар берлегендә 1989 елда 193 әгъза исәпләнә. Чит илләрдә 41 эстон профессиональ каләм иясе яши. Аларның егерме өче Швециядә, җидесе АКШта. алтысы Канадада, икесе Суомида гомер кичерә, Австралия. Алмания, Англиядә берәр язучы төпләнгән Шула- рнын һәммәсе фидакарьләрчә иҗат итә язган әсәрләрен каләм хакы алмыйча бастырып чыгаралар һәм укучыларга тараталар. Чит мөхиттә сибелеп яшәү җиңел гүгел. яшь буын акрынлап гореф-гадәтләрен, телен, тарихи аңын югалта бара. Мөһаҗирләр эстон телендәге китапларны баштарак уртача 3000 данәдән бастырса, сиксәненче елларда бу сан 1200 гә төшә. Ватаннан күчеп китү зур бәхетсезлек, әгәр аның белән багланыш та өзелсә, фаҗиганең фаҗигасе Шөкер, Эстония сиксәненче елларның ахырында капкаларын тышкы дөньяга да ачты Ирексездән читкә китүчеләр ватаннарын күрергә кайта башладылар, эстон язучылары. композиторлары, артистлары мөһаҗирләр даирәсенә сукмак салды Швеция, Суоми кебек мәмләкәтләрдә эстон язучыларның уртак корылтайларын уздыру, Австралия!ә кадәр барып, эстон яшьләре фестивальләрен үткәрүләр гамәлгә ашты Хәзер инде каләмдәшләрем: «Владивосток янында милләттәшләребезнең Эстляндия дигән авылы бар икән Төркиядә ике эстон авылы нигезләнгән булган Канаданың бер утравы нда ватаныннан инде күптән аерылган эстоннар яши. алар телебезнең архаик шәкелләрен бик кызыклы үзенчәлекләрен саклый, имеш » дип мәгълүмат алмаша, милләттәшләрен барлау һәм саклау планнарын кора Чит илләрдә үскән эстон яшьләрен ватанга чакырып китереп ана телен өйрәтү, аларга милли тәрбия бирү өчен дәүләти нигездә чаралар күрергә тотына
Язучылар берлегеннән урамга чыккач, мин гагын Ратуша мәйданын тамаша кылырга керештем Таллиннлыларнын моннан пичәмә гасырлар элек шундый матур борынгы биналар коруы, аптека ачуы, туларны яшь буыша мирас итеп калдыруы бүген дә һәр эстонның күңелен нурландыра, рухландыра юрган кодрәтле коч чытанагыдыр. Бетнең мәһабәт тарихи корылмаларыбыз илбасарлар тарафыннан җимерелгән, яндырылган. әмма аларның бер өлеше шулай да сакланып ка.нан Казан
кремле. Болгар хәрабәләре бүген дә татарның күңелен дулкынландыра Язмышларда аерма да бар шул Болт арны да. Казанны да үз атаба бал арыбыз корган Ә менә Таллинның борынгы ныгытмаларын, чиркәүләрен. аптекасын һәм ратуша бинасын кем салган датчаннар яки шведлармы, әллә гевгоннар-а тминнармы төгәл мәгълүм түгел Бәлки, гади ташчылар арасында к тоннар да булгандыр?
Ә бүгенге горурланырлык казанышларда эстоннар өлешен ачыклау шактый ансат. Мисалга, 1986 елда алар телендә 1422 исемдә китап басыла, ягъни һәр эстонга уртача 12,2 данә. Татарда соңгы күрсәткеч 0.7 дән кимрәк. Эстоннарда һәр биш мең кешенең берсе — язучы, без илле мең кешегә генә бер каләм иясен үстерә алдык. Дөрес, хикмәт санда гына түгел. Сыйфат ягы тагын да әһәмиятлерәк. Эстоннарның шул яктан да сынатмавын алдарак җитәрлек сурәтләдем кебек. Ышандырыр өчен тагын бер гыйбрәтле мисал китерим. Эстония иҗат берлекләре идарәләренең берләштерелгән пленумында (2 IV. 1988) язучы Леннарт Мери республикадагы демографик хәлне, эстон милләтенең кризиска төшү сәбәпләрен анализлап чыгыш ясый һәм бөлгенлектән котылу юлларын тәкъдим итә. «Эстоннар хәзер Эстониядә үзләрен үз өендә!е кебек хис итми. Милли өметсезлектән арынырга, милли аңны җәмгыятьне үзгәртеп коруга хезмәт иттерергә кирәк. Эстония Берләшкән милләтләр оешмасы һәм ЮНЕСКОга кабул ителергә тиеш. Эстонияне онытылган бер кечтеки ил итеп кенә телгә алмыйк. Аның мәйданы БМО әгъзалары булган 59 дәүләтнеке дәрәҗәсендә яки аларны-кыннан зуррак, халкы буенча республикабыз БМО әгъзалары булган 53 дәүләткә тиң яки алардан өстенрәк. Эстония нәни дә, зур да түгел. Ул нәкъ менә үзенә лаек үлчәмдә», ди ул. Ә татар шагыйрьләре шушы дәвердә нишли9 Нәби Дәүли «Татарстан минем республикам. Россиянен матур җирендә», - дип шигырь яза һәм аны меңнәргә җыр итеп җырлата. Илбасарларга колларча табыну рухында! Мәхмүт Хөсәен исә үзбәк, казакъ, грузин, украин халыкларына бала табып бирер өчен кызлар үстереп җибәрүе белән мактанган бер татарны бөтен милләткә үрнәк итеп куя («Яшәсен кияүләрем»), шуны бәхетнең төшкә дә кермәслек иң зурысы итеп таныта! Билгеле инде, бу шигырь дә бер заман сәхнәдән барлык бүтән җырларыбызны кысрыклап чыгарды һәм әрсез рәвештә тамашачыны эшкәртте...
Татарның, аның бабалары болгарның һәм башка төркиләрнең гомер буе үз җирләрендә яшәүләрен, урыслардан һәм тулаем славяннардан күп элегрәк бәйсез мәмләкәтләрен коруларын белмәгән кешеләрнең язучы булырга хакы бармы икән? Ратуша мәйданыннан узып баручы эстоннардан сорасак, алар мондый сорауның бирелүенә, билләһи, шаккатыр иде. Ничек инде үзеңне шулкадәр түбәнсетергә, башкаларга донор, ялчы вазифасында гына күрергә мөмкин?
Язучы милли аңлы, тирән белемле һәм горур булырга тиеш. Халык нәкъ менә укымышлыларына зур өмет белән карый һәм алардан милләтне баткаклыктан сөйрәп алып чыгуда башлап йөрүне көтә.
Эстон язучылары фикергә бай. сәнгатькә маһир булуларын күп телләргә тәрҗемә изелгән әсәрләре белән исбатлады. Моннан тыш алар аза-бабалары үткәнен әйбәт белүләрен, аны образлы сурәтли алуларын, гореф-гадәтләрне яхшы үзләштерүләрен һәм аларга тугрылык саклауларын, тарихи зәҗрибәгә таянып, яңа шартларда газиз милләтләренә лаеклы яшәеш, киләчәк тәэмин итәр өчен көрәшә белүләрен дә таныттылар Замандашлары рухи үсешенә көчле йогынты ясау белән бергә, гамәли оештыру сәләтләре барлыгын да күрсәттеләр. Шуннан соң Эстония җәмгыятьчелегенең язучы Леннарт Мерине Эстония җөмһүрияте президенты итеп сайлавы гаҗәпмени? Бу инде эстлар илендә әдәбиятның һәм язучыларның ниндирәк урын тотуын искәрткән янә бер тәэсирле күрсәткеч булды дип шикләнми әйтә алабыз.
Кемнәр күбрәк туа
стоннарның саны бик әкрен, бик әз артуын, хәтта егерменче йөз уртасында кимүгә йөз тотуын алдарак язып уздым Шул ук вакытта язучылары өзлексез арта баруын да әйтмичә ярамый. Лилли Промет шаярып белдергәнчә, демографик шартлауны зарыгып көткән.
Э
хыялланган Эстониядә язучылар балаларга караганда ешрак туа. Эстоннарның бу өлкәдәге үҗәтлеге әдәби гәзитләрендә басылган бер хатта да күренә:
«Кайчандыр халыкка Лидия Койдула иренең һәм балаларының шигърияттән ерак торуы ошамый иде.— дип яза сигез бала анасы Тимо Нутрия.— Хәзер язучыларның җәмәгате һәм балалары чын-чыннан шигырь язарга кереште, әмма моңа да шатланмыйлар!»
Исландиядә халык ике тигез өлешкә бүленә диләр. Берсе — язучылар, икенчесе укучылар. Эстония әлеге бу дәрәҗәдә үк түгел. Әмма сиксәненче еллар уртасында уздырылган романнар конкурсына 76 хезмәт тәкъдим ителә. Әйтергә кирәк, пьесалар ярышына да шул чама әсәр җибәрәләр. Билгеле инде, мондый конкурсларда танылган язучылар катнашмый.
Ә без шул вакытларда «Казан утлары» журналында хикәяләр ярышы уздырдык —тәкъдим ителгән язмалар саны өч дистәгә дә тулмады Роман конкурсы уздырсак, бәхет сынаучылар, мөгаен, ун тапкыр кимрәк булган булыр иде Мәгълүмат тулырак, фикер йөртүебез дәлиллерәк күренсен өчен, кабатлап белдерим эстон язучылары мө- һаҗирлектә. йортсыз-җирсез. мал-мөлкәтсез калып, чит илләрдә михнәт шулпасы эчеп йөргәндә кырык биш ел эчендә 260 роман язып бастыра, ә язма әдәбияты тарихы сигез гасыр белән үлчәнгән безнең хәзинәбездә татар романнары саны әле дә йөздән ашмаган. Дөрес, эстоннар роман дип тамгалаган әсәрләр исәбенә повестьлар да кертелә, әмма мондый искәртү белән генә без үз дәрәҗәбезне күтәрә, эстон ду- сларыбызның абруен төшерә алмабыз. Сан ягыннан бездән ун тапкыр диярлек әзрәк булган халыкның йөз ел эчендә прозада искиткеч уңышларга ирешүен һәм шулай татарга да үрнәк күрсәтүен тану, моның гыйбрәтле серләрен ачу бәлки күпкә файдалырак булыр9 Шулай икән, без әдәбият турындагы сүзебезне Ратуша мәйданындагы очрашулар белән генә тәмамларга ашыкмыйк әле
Әүвәл мәртәбә Таллиннга Ленинградтан поездда соң гына килеп төшкәнлектән, төнне вокзалда уздырырга туры килгән иде Пыяла һәм тимер-бетоннан корылган бина иркен, уңайлы, якты. Әмма моңа артык гаҗәпләнмәдем, яңа вокзаллар кайда ла салына, союздаш республика башкалаларына инде игътибар күбрәк тә бирелә. Ә менә гәзит-журнал киоскысы тирәсендәге җанлы күренеш мине чын-чынлап хәйран калдырды. Халык аның алдында иргәнге алтыда ук җыйналырга керешкән иде Җиденче яртыда яна гәзитләр килде, җидедә сату-алу башланды. Койрыгы боргалана-боргалана икенче залга сузылган чиратта йөзләгән кешене күргәч, мин кире үз урыныма килеп утырдым Ачылган шәпкә генә шулайдыр, бераздан кеше сирәкләнер, аннары да алырмын, янәсе Кәефне һич тә төшермичә, хәтта бераз сокланыбрак утыра бирдем Чиратсыз акча сузып әрсезләнүченең заты юк Ләкин чират сәгать сигездә дә. тугызынчы яртыда да кимемәде. Тиз елыша, әмма яңа кешеләр өстәлеп кенә тора иде. Вокзалда пассажирлар күплектәндер бу дип шәһәргә чыксам, иргәнге тугызда мондагы киоскылар тирәсендә дә егермешәр- утызар кешене күрергә туры килде. Эстон матбугатын укыйлар. Балалар, яшүсмерләр, олылар
Туксанынчы еллар башында журналларыбызның тиражы кимүен бер язучыбыз гагар телендә матбугатның күбрәк чыгарыла башлавы белән аңлагып. аларның санын чикләргә тәкъдим иткән иде Янәсе, үзеи-үзе акларлык тираж җыйналыр Бу вакытта татарча журналларның саны уникегә җиткән иле. Ә саннары бездән күпкә ким кгоннар бу вакыты да йөздән артык журнал тибындагы басма чыгарды, гәзитләре дә бихисап иде Таллинн чит илләрдәге эстоннарны да туган телдәге матбугат белән гәэмин игеп горды, алар өчен хәтта махсус «Кодумаа» («Ватан») гәзнтен чыгаруны әле дә дәвам игә. Владимир Бээкман язуынча. Канадада Боген Дөнья күргәзмәсендә үткәреләчәк Эстония көне турында
чит ил эстоннары нәкъ менә «Кодумаа» аша белеп тора һәм күпләп Монреальгә киләләр.
Кыскасы, вакытлы матбугат, китап уку буенча эстоннарның дөньяда мактаулы урын тотуы күз алдында. Әйтик, алар саннары буенча элекке СССР халыклары арасында егерме икенче урынны гына биләсәләр дә, чыгарган китап исемнәре җәһәтеннән бишенче, аның тиражы ягыннан җиденче урында тордылар.
Эстон теленең иң борынгы язма истәлекләре XIII гасырга карый. 1535 елда туган телләрендә беренче китап — катехизис басыла. 1857 елда беренче эстон гәзите дөньяга килә. 1868 елда беренче тапкыр җыр бәйрәме уздырыла, 1870 елдә әүвәл мәртәбә ачык спектакль куела
Халык тарихында якты эз калдырган мондый вакыйгалар эстон матур әдәбиятында лаеклы рәвештә чагылдырылган. Эстон милли аңын күтәрүгә хезмәт иткән тарихи-биографик романнарында Яан Кросс, мәсәлән, милли культураны тергезүгә күренекле өлеш кертүчеләргә генә түгел, хәтта Пугачев кузгалышын бастырган эстон генералы, без «патша ялчысы» дип кенә таныган Михельсонга да күләмле әсәр багышлаган. Сыйнфый көрәш принцибын кире каккан бүгенге көннәрдә түгел, марксизм ажгырып торган СССР шартларында! Бу уңайдан, татар язучыларының, генерал Тәфкилев бер якта торсын, халкыбызның даны һәм горурлыгы булган ул-кызларын да тиешенчә гәүдәләндерә алмауларына пошынасын. Яан Кросс исә 1988 елга кадәр дөнья күргән ундүрт романында бүтән милләт укучылары өчен дә кызыклы булган шәхес һәм хакимият, хакимнәргә сукырларча буйсынуга нигезләнгән җәмгыять күренешләрен сурәтли, иреккә, хөррияткә омтылучы каһарманнарга мәхәббәт тәрбияли.
Эстоннарның соңгы гасырларда чәчәк ату чорын кичергән Көнбатыш Европага бездән якынрак булулары һәм аның белән матди, мәдәни багланышларга иртәрәк һәм тыгызрак керүләре милли үсешкә дә уңай тәэсир ясаган. Патша Русиясенең халыклар төрмәсе булуын беләбез. Әмма аның золымы христиан халыкларга бер кадәр кимрәк тигән. Шуның аркасында эстоннар татарларга караганда милли театрны утыз алты ел әүвәл, милли гәзитне кырык сигез, туган телдәге беренче китапны җитмеш җиде ел элегрәк бастырып чыгаруга ирешкән.
Гасырыбызның җитмешенче-сиксәненче елларында СССР күләмендә Балтыйк буе халыклары әдәбияты үсеше игътибар үзәгендә торды һәм даими рәвештә югары бәяләнеп килде. Алар арасында литван әдәбияты укучыларга аеруча киң танылып өлгерде. Э. Межелайтис, Й Авижюс. М Слуцкие, А. Беляускас, Ю Балтушис, И. Мерас әсәрләре бөтен Совет әдәбиятының казанышы исәпләнә башлады. Эстониягә килгәч, тагын бер яңалык ачтым: эстон әдәбияты да иң җитди игътибарыбызга лаек икән.
Соңгы вакытта иҗади күтәрелеш кичерүләре хакында күп укыганлыктан һәм күп ишеткәнлектән, кат-кат сәфәр чыктым мин бу якларга. Алтмышынчы елларда әрмән журналын алдырып, әрмән әдәбиятын укып, аларның укучыга милли тәрбия бирүләренә сокланган идем Аннары игътибарымны Ә Кикелбаев. С Санбаев, С. Мо- ратбәкев, У. Бүкиев шикелле яшь казакъ прозаиклары тартты. Аларның иҗади хасиятләре, чагылдырган тормыш даирәсенең киңлеге, әдәби осталыгы күңел дөньямны баетты. Тик бервакыт кулыма эләккән Эмә Бээкманның «Шыгырдавык» романы Балтыйк буе белән кызыксынуымны аеруча дөрләтеп җибәрде. Әсәрнең уйнак рухы, үткен гротеск, йөгерек фантазиясе, сюжет камиллеге һәм кызыклы образлары җанга ятышлы иде. Ленинградта аның «Саңгырау шөлдерләр» романы белән дә танышкач, автор хакында белешмә эзләргә тотындым Илле яше дә тулмаган ханым кыска гына вакыт эчендә унбишләп роман бастырган икән!? Бездә хатын-кызлар
Эстон яшь прозаикларын бәяләү өчен Энн Ветемаа исеменә тукталу урынлы. Ул утыз биш яше тулганчы биш кыска роман яза һәм бу әсәрләр тиз арада урыс, француз, маҗар, фин. грузин һәм латыш телләренә тәрҗемә ителә. Ә бит ул үзен шактый озак әдип исәпләмәгән, инженер-химик һөнәренә кызыккан һәм шул һөнәр буенча институт тәмамлагач, целлюлоза-кәгазь комбинатында эшләгән Шул чакта шигырьләр язган һәм байтагын матбугатта бастырган, һөнәр сайлауда ялгышуын аңлагач та сәләтен һаман әдәбиятта түгел, музыкада ачарга дәртләнгән. Яңадан югары уку йортына бу юлы консерваториянең композиция классына кергән. Аның симфония, камера әсәрләрен, сүзен дә. көен дә үзе язган җырларын Эстониядә әле бүген дә яратып башкаралар. Пьесалар, нәфис фильм сценарийләре. шигырь җыентыгы. оратория өчен өч махсус шигъри әсәр яза — әмма Э. Ветемаа кечкенә романнар авторы сыйфатында киңрәк танылып китә
Аның әсәрләрендә үз тормыш тәҗрибәсен файдалануын абайлау кыен түгел. Музыкант булуын «Авыз гармуны өчен мәрсия», химиклеген «Кытайча күкәй», архитектор улы икәнлеген «Монумент» романыннан чамаларга мөмкин
Абрукас утравында туган, «диңгез язучылары» дип даннары чыккан Юри белән Үло Тууликләр язмышы кызыклы Алар игезәкләр, бергә үскәннәр, бергә укыганнар, бик озак бер 1үбә астында яшиләр Әмма иҗатта аларның һоркайсының үз йөзе бар Үло кырыс, җитди яза. Юринең хикәяләре һәм повестьлары исә шактый ук тозлы-борычлы халыкчан юмор белән сугарылган мин моны аларның хикәяләрен татарчага тәрҗемә иткәндә, редакцияләгәндә бигрәк тә ачык тойдым Алар икесе дә инде дистәләп Телдә хуплап каршыланган әсәрләр бастырган Игезәкләрнең икесе дә эстон милли холкын, туган як буяуларын әйбәт I әүдәләндерүләре белән сокландыралар Әмма игезәк Тууликларны күп яза дип менә мактап булмый
Без Юри белән ике мәртәбә язучыларның Рига тирәсендәге Дубулты иҗат йортында бергә туры килдек. Дулкыннар шавы астында арлы- бирле диңгез буен гиздек, гәрәбә яр буенда кызынучыларга күз салгалап. яр өстендәге сагызлы коңгырт кәүсәле наратларга, алар өстендә һәм ял игүчеләргә гәмам якынаеп кыйкылдашкан акчарлакларга карый-карый Балтыйк буе һәм Идел-Урал төбәге халыкларының уртак мәсьәләләрен телгә алдык, фикер алыштык. холлда яки бүлмәләребездә кайнар каһвә эчә-эчә соңгы әдәби яңалыкларны сораш i ык Кул сузымы җирдәге Таллиннда гына яшәгәнлек ion һәм профессиональ язучылык белән генә шөгыльләнгәнлектән, ул Дубултыга еш килә һәм монда яргы гомерен уздыра, латыш язучыларын гына түгел, шушында даими килә торган бик күп каләмдәшләрен дә яхшы таный иде. Дөресен әйткәндә, ул укымышлы яһүдләр белән генә аралаша, алар белән шахмат уйный, югары даирә әдәби «гайбәтләрен» тикшерә, әдәбият та үзенең ныклы урыны барлыгына чын күңелдән ышанып, бераз кәпәренеп, көязләнеп йөрергә ярата.
гына түгел, ир-егетләребез дә болай нәтиҗәле эшләп куандырганы юк Бөтен совет әдәбияты күләмендә дә игътибарга лаек күренеш иде бу...
Энн Ветемаа
әсәрләре урысча басылмаган татар язучысына, Эстония белән бик каты кызы-ксынган өчен генә, илтифат бирергә мөмкин дин исәпли иде шикелле Әмма тора-бара без аның белән шактый ук якынайдык.
Юри.—дидем мин аңа бервакыт. комачауларга өендә гаиләң юк, монда инде ижат өчен шартлар бигрәк (ә уңайлы, син бик күп язасыңдыр?
Бездә гаиләлеләр генә күп яза. - дин авызын ерды егетем.— Әнә ирле- хатынлы Бээкманнар илле китап чыгарды инде. Гаиләне асрарга күп кирәктер, ирексездән язалардыр!
Сездә каләм хакына гына яшәртә мөмкинмени?!
Раймонд Каугверыбыз — милли-онер, романнары сиксәншәр мең тираж белән басыла. Поездда, трамвайда егылып укыйлар — ул мавыктыргыч- сюжет, ул мажаралар — кызык! Әмма .. укыйсың да онытыла.
Тел төбеннән аңлашылганча. Юри көнкүреш колы булырга теләми, иҗатында югары сәнгатьлелеккә йөз тота иде. Күп язуны ул, әлбәттә, гаеп ип санамый, чөнки «иң әйбәт латыш әдипләре кемнәр?»—дип сорагач, Регина Эзера белән Альберт Бэлне — үрчемле ижат итүче каләмдәшләрен атады.
Эзера бик кызыклы новеллалар яза. Поляк каны бар аңарда, Көнбатыш культурасы сизелә, тыгыз, мускуллы проза иҗат итә. Бэлнең «Сылтау», «Көймәдәге кешеләр» романнарын укы. аз санлы халыклар язмышын символик рәвештә чагылдыра.
Ә эстон каләмдәшләреңнән кемнәрне югары бәялисең?
Даһиларны әйтәсеңме? — ди ул мутланып.— Мария Ундер белән Бетти Альвсрне яратам Әйбәт шагыйрьләр.
- Ә Кросс. Траат, Валтон. Каллас, Үнт?
У-у. карале күпме язучы бар эстоннарда.—дип көлә Юри Аз санлы халык өчен артык күп һәммәсе катастрофик рәвештә әйбәт яза гагын! Телевидениегә барып, сәгатьләр буе акыл да сата әле алар. Әмма соңгы вакытта Траат тарихка кереп батты, Үнт. ничек итеп укучыларымны биздерим икән, дип кеше аңламаслык рәвештә язарга тотынды.
Сездә ярты сәгатьлек әдәби телесериал да бар икән ич. Язучы белән унбиш минутлык очрашулар да.
Телефильм, радиопьеса, рекламафильмнар да эфирга чыга,- ди Юри җирән сакалын сыпырып,—Ансыз яшәү яшәүмени?
Чыннан да, соңгы дәвердә эстон прозасы зур үзгәреш кичерә: П Куусберг, Э Бээкман, Э Вегемаа, М. Үнт романнарында композиция төзелешендә эчке күчешләр хронологик эзлеклелек бозылу, төрле заман катламнары чиратлашу, эчке монологның төрле формалары өлеше арту; М Үнт, Э. Ветемаа. Ү. Туулик кебек әдипләрнең чынбарлык «моделен» кыска роман рәвешендә корырга омтылуы; А. Валтон. В. Ваһиң әсәрләрендә реаль күренешнең шартлыга күчүе; күпләр тарафыннан сурәтләү 1укымасына «аң агышы» кертелү — эзләнүләр төрле юнәлештә алып барыла. Нәкъ менә шушы тәҗрибәләр күп милләтле укучыларның игътибарын җәлеп итте һәм эстон прозасына мәхәббәтне арттыруга булышты.
Безнең проза нигездә бер урында таптанганда, эстон әдәбиятының зур күтәрелеш кичерүе нәрсәгә бәйләнгән иде сон? Реалистик проза һәр ике халыкта бер үк вакытта диярлек барлыкка китә эстонның шул рухтагы беренче романы «Кырыс як» (Э. Витте) 1896 елда языла. Муса Акъегетебез «Хисаметдин менла»сен 1886 елда иҗат итә. Сыйфат ягыннан карасак, егерменче йөз башында Гаяз Исхакый. Фатыйх Әмирхан. Шәриф Камал. Галимҗан Ибраһимовлар прозасы шулай ук эстонныкына бирешерлек түгел. Культураның башка та-рмакларын алсак, безнең кайбер отышлы яклар да күренә тагар милли операсы эстонныкыннан өч ел әүвәл. балеты ике ел элегрәк барлыкка килә һәм халыкара киңрәк таныла. Татар әдәбиятының борынгырак дәвер казанышлары исә чагыштыргысыз рәвештә баерак Кол Галинең 1212 елда иҗат ителгән «Кыйссаи Йосыф»ын гына искә алыйк! Аның белән танышкач. Эстониянең атказанган язучысы. ЯБ идарәсе секретаре Арви Сийг бер хатында миңа «Шулкадәр матур һәм эчтәлекле бүләк өчен рәхмәт сезгә Аны укыган саен һәр милләтнең зирәк булуына ышана һәм соклана барам»,— дип язды Шундый ук югары бәягә «Идегәй» дастаныбыз да лаек дип уйлыйм
Эстон язма матур әдәбияты Ф Крайцвальднын халык дастаны «Ка- левипоэг»ны җыеп. 1857 1861 елларда китап итен чыгаруыннан соң башлана. Бу әсәр эстоннар өчен грекларның «Илиада»сы ролен уйный Кабатланмас өчен, алдагы бүлекгә телгә алган, эстон әдәбиятына җитлегү алып килгән күренекле шәхесләрне санап iормыйм Әмма Эгоп Раннетның «Юлдан язган» пьесасы чит илләрдә икс йөздән артык театрда уйналуын искәртү артык булмас
Яшь эстон прозасы менә шундый өлкәннәр казанышын үзләштереп мәйданга чыга. Бу— һәрбер җитлеккән әдәбият үз үсешендә ат тап бара торган баганалы олы юл
Эстония менә инде дүртенче гасыр кәгазь җитештерә. Монда борынгы һәм бүгенге дөнья культурасына искиткеч мәхәббәт белән карыйлар. Эстон телендә Номер. Хәям. Нәваидан башлап Г Лорка. У. Уитмен һәм бүгенге «модерн» язучыларга кадәр барысы да ана телендә басылган. Вольтер. Сервантес. Ремарк. Хемингуэй. Фолкнер. Белль йөзләрчә башка милләт язучылары эстон укучысында югары һәм нечкә зәвекъ тәрбияләүдә катнаша Шекспирның җиде. Чеховның сигез, Л Толстойның унбиш. Бальзак. Горькийларның уналтышар, эстон әдәбияты классигы Э Вилденең угыз өч томлыклары янә башкалар инде күптән республикада сәнгатьчә фикерләүне үстерүгә хезмәт итә «Бөек сүз осталары». «Егерменче гасыр романы». «Егерменче йөз шигърияте». «Донья әдәбияты». «Нобель премиясе лауреатлары». «Төньяк илләре романы». «Тарихи роман» серияләре һәм аерым басмаларда классиклардан алын замандашларыбыз М Фриш. А Моравиа яки яшәештән мәгънә, матурлык асылын эзләүче В Борхерт. Җ Сэленжер. Җ Апдайк. К. Абэ һәм хәгта экзистенциализм. абсурдизм, «яңа роман» тарафдарлары Ф Кафка. Җ II Сартр. А Камю. Җ Ануй кебекләр дә урын алган Шуларга элекке СССР халыклары әдәбияты килеп өстәлә ’Эстоннар хәзер гурыдан-туры кырык телдән тәрҗемә итә Төрек, үзбәк, азәрбайҗан, эсперанто, япон, мангул. кыгай. һинд теле белгечләре дә бар монда Эстон укучысы дөнья әдәбиятындагы яңалыкларны «Лоомиң» журналының атна саен чыгарыла торган кушымтасы буенча да күзәтеп бара ата Менә бу әдәбият ташкыны укучыны һәм язучыны яшьтән үк сугара торган икенче куәтле һәм шифалы чишмә, эстон иҗатчыларына уңай йогынгы ясый торган икенче шарт. *
Донья әдәбияты җәүһәрләрен һәм күпсанлы фәнни-техник китапларны. вакытлы матбугатны кече яшьтән үк туган телдә укып үсү әдәбиятка әзерлеклерәк, белемлерәк яшьләр килүен, аларнын беренче тәҗрибәне үк
югарырак баскычтан башлавын һәм җитезрәк өлгерүен тәэмин итә. Шуның белән бергә, алда әйтелгәнчә, эстон зыялыларының әллә ничә чит гел белүен дә искә алыйк. Көнбатыштагы алдынгы карашлы, тирән белемле, талантлы язучылар казанышын аларның безгә караганда күп алданрак үзләштерүләре шуңа күрә һич тә гаҗәп түгел Миңа эстон язучыларының чит илләр әдәбиятын асыл нөсхәдә укуларын гына түгел, Швеция һәм Суоми телевидение тапшыруларын да даими карап баруларын күреп ышанырга туры килде. Радио исә аларга тагын да киңрәк офыклар ача икән.
Биолог Рейн Салури, тау инженеры Арво Вал тон. икътисадчы Матс Траат, сурәтче Александр Сууман, врач Вайно Ваһиң Эстон прозасы нинди бәхетле! Әдәбиятка бер-берсенә охшамаган тормыш юлы, эш тәҗрибәсе белән күпме кеше килә, чынбарлыкның янадан-яңа тармакларын алып керүдә нинди бай мөмкинлекләр ачыла. Чыннан да. Энн Встемаа, әгәр шагыйрь булмаса, композитор була алыр идемени һәм, әгәр әүвәл композитор, аңа кадәр инженер-химик булмаса. зур уңыш казанган кыска романнарын яза алыр идеме икән? Берничә каләмдәшебезне искә алмаганда, татар әдәбияты йөген исә туган телебезне һәм әдәбиятыбызны балаларга укытырга әзерләнгән педагоглар гына тарта. Бәлки шуңа күрә дә әсәрләребездә сәнгатьлелеккә зыян китерә торган дидактика, акыл өйрәтү көчледер?!
_ _ рман купшы чыршылардан, нык кәүсәле, киң һәм куе ябалдашлы имәннәрдән генә тормый. Каен һәм юкә. миләш һәм шомырт, гөлҗимеш һәм бөрлегән — төрле-төрле үсемлекләр аңа ямь һәм көч өсти. Әдәбият дөньясын да сәләте һәм дәрте, белеме һәм тәҗрибәсе. омтылышы һәм эшчәнлеге төрле-төрле шәхесләр тәшкил итүе кирәк.
Йөз еллык юбнлейләре уңаеннан мин татар укучыларын күренекле эстон язучылары Ф. Туглас. О. Луге иҗатлары белән таныштырдым һәм үз нәүбәтемдә Эстониядәге дусларыма Тукай белән Ибраһимовның шундый ук бәйрәмнәре якынлашуын хәбәр иттем. Хат язышулар бушка китмәде—А. Каалеп Тукай шигырьләрен тәрҗемә итте, О. Кунингас Г. Ибраһимов турында әдәби гәзитләрендә махсус мәкалә язып бастырды. Таллиннга чираттагы баруымда мин өлкән яшьтәге әдәбиятчы Оскар абый Кунингас белән дә очраша алдым.
Лилли Промет бер хатында аның турында: «Бик укымышлы, зыялы, яхшы күңелле, әдәби багланышларны үстерүгә ифрат игътибарлы кеше»,—дип язган иде. Дөрес хәбәр иткән икән. Оскар абый Татарстан вәкилен шулкадәр ягымлы каршылады, әйтерсең, гомере буе мине генә көтеп яшәгән! Мәҗлесебез күңеллерәк узсын өчен ул әле үзе кебек тирән белемле һәм хуш күңелле Артур Лаастны—«Ээсти раамат» нәшриятенең өлкән редакторын да өенә чакырган иде.
Язучылар белешмәлеген укысаң. О. Кунингас тормышы һичбер болытсыз узган, иҗаты җиңү арты җиңүләрдән генә гыйбарәт булган дип уйларга мөмкин. Дөрес, белешмәлектә ул тәрҗемәче, әдәбият белгече һәм журналист дин кенә танытыла. Коммерция мәктәбен һәм колледж тәмамлаган. Ул, күрәсең, белемен үзлегеннән гагын да мулрак туплаган. Пярну театрында әдәби бүлек мөдире. Театр институтында әдәбият укытучысы, район мәгариф бүлегендә киңәшче вазифаларын аңа йөкләүләре тикмәгә генә булмагандыр. О. Кунингас әдәбият, театр сәнгате тарихы һәм бүтән темаларга бик күп мәкаләләр язган, режиссер А. Сярев турында монография бастырган, аның латыш, алмаң, урыс, француз телләреннән әдәби тәрҗемәләрен санап чыгу гына да бик зур урынны алыр иде. Җиде тел белә Оскар абый, туларның җиденчесен -француз-
чаны сөргендә үзләштергән ул. Менә шул сөрген хәлләре белешмәлектә шома гына урап узыла да инде.
Эстон укымышлыларына җәбер төрле тарафтан юмарт эләгә — «ком-мунистларга теләктәш» дип, әүвәл һитлерчылар эзәрлекләсә, аннары, «буржуйлар яклы, милләтче», дип сталинчылар төрмә-сөрген ачыларын татыта.
— Ниндидер партиядә, оешмада әгъза булу гына кешенең асылын ачып бетерми.— диде ул миңа.— Шәхеснең эчтән сәламәт, кешелекле булуы әһәмиятле. Ааду Хинт буржуаз республика дәверендә үк марксистик хәрәкәткә кушылып китте, совет дәверендә язмышын турыдан- туры коммунистлар белән бәйләде, сыйнфый көрәш рухында бик күп әсәрләр язды, парламентыбызга депутат. СССР Язучылар берлеге идарәсенә әгъза булып сайланды. Әмма КПССның егерменче съездыннан соң Үзәк Комитетка кырым татарларын аклауны һәм ватаннарына кайтаруны үтенгән хатны нәкъ менә ул язды, хатын машинкада үзем басып бирдем. 1956 елда Маҗарстанда тыныч халыкның үзенчә яшәр өчен баш күтәрүен совет танклары белән изеп ташлагач, нәфрәтен кеше алдында белдерергә курыкмаган җан да А. Хинт булды.
Оскар абый очрашуыбыз вакытында үзе хакында түгел, әнә шулай каләмдәшләре, Эстониянең әдәби хәрәкәте, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре. мәдәни багланышлар турында сөйләде, минем кызыксынуларымны канәгатьләндерергә тырышты. Үз хәзинәсендәге байлыкны минем белән уртаклашырга ул шулкадәр әзер иде ки. коляскада гына йөрергә мәҗбүр җитмеш сигез яшьлек карт башы белән китап киштәләрендә актарынырга керешүен мин исем китеп күзәтеп утырдым һәм. әлбәттә, аны бу мәшәкатьләрдән туктатырга тырыштым. Ә ул һаман. Татарстанда бәлки кирәге чыгар, дип әллә кайсы басмаларны табып бүләк итәргә талпынды. Ф. Туглас. О. Луге. Г Суйтс җыентыкларын, реклама буклетларын кулыма тоттырып:
— Әдәби багланышларны үстерү ике яктан да тырышлык сорый. Сез әле яшьләр, Артур белән киләчәктә эстонга да. татарга да файдалы күп эшләр эшли аласыз. Сезгә булышу —өлкәннәрнең мактаулы вазифасы, диде.
...Тарту университетының урыс теле-әдәбияты бүлеген тәмамлаган Артур Лааст сүзчәнлеге белән мине аеруча сөендерде
— Лилли Прометның миңа сезнең хакта сөйләгәне бар. ботак очы кардәшем ул минем.—диде Артур.—Лилли апам кебек, мин дә Шәрекъ белән кызыксынам.
Аның кызыксынуы буш сүз генә түгеллеген мин бик тиз аңлап алдым
Швед короле архивында «Татарико» бүлеге барлыгын беләсезме?- диде ул миңа. «Скандинавия» (1985) җыентыгында бер мәкаләне укыганда, шул фондка юнәлтүне күреп алдым Көнбатыш Эстониядә Казари елгасы бар. аның исеме ата-бабаларыгыз Хәзәрләргә бәйләнгән. Бездә әле фон Арбузов, фон Баранов дигән алманнар да яшәгән, буыннарында татар каны агуын аларның исемнәре үк кычкырып тора Бу нәселләрдән байтак хәрбиләр чыккан.
Мин әңгәмәбезне бүгенге юрмышка якынайтырга тырышам Катнаш гаиләләр, язучы Владимир Бээкманның М. Горбачев җитәкләгән СССР вәкилләре составында Англиягә баруы, милли мәктәпләр язмышы һәм бүтән мәсьәләләр белән кызыксынам.
Бээкман Язучылар берлегебез идарәсе рәисе, күп яза, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, диде ул елмаеп Милли рухта яза. «Ишәк елы». «Коридор» романнарын укучыларыбыз җылы каршы алды Инглизчә, шведча, урысча яхшы сөйләшә, сәяхәтнамәләре әллә никадәр!.. Катнаш гаиләләр безнең өчен бик куркыныч түгел, чөнки аларның балалары күпчелек очракта (җитмеш процент) эстон мәктәбендә укый, чөнки аларда белем, тәрбия бирү дәрәҗәсе югарырак Чит телләр өйрәнүгә дә игътибар зуррак Әмма катнаш гаиләләр артык күбәйсә.
файдасы да юк. Бездә татар телен өйрәнгән галим дә бар ич әле. Нурмекунд Пинт Заманында Парижда белем алган, унлап гел үзләштергән. шул исәптән. Шәрекъ телләре белән дә кызыксынып яшәгән.
Теэт Каллас. Рейн Круус. Май Талвест -мин эстон әдәбияты мәйданында җиң сызганып хезмәт иткән барлык танышларымны да бу язмаларда телгә алып бетерә алмам, ахры. Олпат гәүдәле, эстоннарга хас булмаган дәрәҗәдә дәртле Талвест ханым мине Язучылар берлегендә күргәч һәм кемлегемне аныклагач:
Суг ыш вакытында мин дә Татарстанда яшәдем ич. дип кабынып китте. Танышыйк, драматург Май апаң булам Мин Чист ай районының Каргалы МТСында бухгалтериядә эшләдем. Ике балам белән баш агроном өендә фатирда тордым. Мин дә. алар да урысча начар белә, аңлашырга сүз җитмәгәндә ым-ишарәләр дә ярады. Лилли Промет Татарстан хакында роман язды, мин дә уйлап йөрим әле. Тотынсам, аның шикелле язмас идем. Ул ерак култыктагы бер авылда яшәгән, шунлыктан күп нәрсәне күрә, төшенә алмаган. Хезмәтем һәм аралашкан кешеләрем киңрәк колачлы булганлыктан, мин татарлар турында да күбрәк белә алдым, гореф-гадәтләре белән дә яхшырак таныштым
М. Талвест пьесалары чит илләрдә дә куела, аларнын берсе япончага да тәрҗемә ителгән икән. Талвест ханым безнең драматург Шәриф Хөсәеновне күреп белә, аның белән иҗади бәхәскә дә кергәне бар икән, шуңа күрә аңа күп итеп сәлам әйтүемне үтенде.
Арабыз ерак булса да, эстоннар белән дуслык мөнәсәбәтләребез күнгәннән килә. Күренекле язучы һәм сәяхәтче Леннарт Мери, минем Казаннан килүемне белгәч:
Таллинның үзәгендә «Татари» урамы бар, беләсезме?—диде.— Явыз Иван- Казанны алганнан соң безгә һөҗүм иткән, әмма җиңелгән. Ул ияртеп килгән татарлар, яңа хуҗаның уңышка ирешә алмаячагын сизеп алу белән, безнең якка чыккан һәм. Таллиннда төпләнеп калып, татар бистәсенә нигез салганнар.
Леннарт Мери тагын да укымышлырак, күпне белә торганрак кеше. Татар әдәбиятчысына игътибар күрсәтеп, өенә чакырырга да. Хәсән Туфан хакында сорашырга, аның шигырьләрен тәрҗемә итеп карарга нияте барлыгын белдерергә дә онытмады ул. Аннары мине аптырашта калдырып:
Узган гасырда бер инглиз сәяхәтчесе Казан аркылы узганда ханлык архивларының Бохарага, аннан Себергә җибәрелүен ишеткән. Шул табылдымы әле? диде.
Л. Мсри Урта Азиягә. Якутстан һәм Камчаткага сәяхәигәр ясаган һәм бу хакта берничә китап язган. Себернең һәм Төркестаннын үткәне, бүгенгесенә, шул якларда яшәүче халыкларга мәхәббәт белән иҗат ителгән ул китаплар Эстониянең әдәби премияләренә лаек булды. Мәскәү матбугатында һәм чит илләрдә дә югары бәяләнде «Ак тынлыкка күпер» әсәреңдә ул. мәсәлән, җиле йөз кешеле ңанасан милләте һәм бүтән аз санлы халыклар, аларның мәдәниятен зур хөрмәт белән яктырта Китапта татарлар да телгә алына, аның бер бүлеге кораб штурманы Фәриткә багышланган.
«Ак тынлыкка күпермне укыганда барлыкка килгән тәэсирләремне уртаклашып хат язып салгач, Леннарт Мери миңа аны бүләк итеп тә җибәргән иле. Таллиннга юлым төшкәч, берничә тапкыр мин аның үзе белән дә күрештем. Урман арасындагы ике катлы йортка 1978 елның ноябрендә сәгать кичке тугызынчыда барып кердем. Өендәге гадәттән тыш пөхтәлек, чисталык игътибарымны җәлеп итле. Бөтен стеналарны биләгән киштәләр кадерле басмалар белән шыплап тутырылган иде. Фин. француз, урыс, инглиз, алман һәм башка телләрдә. Балачагы Берлиндә һәм Парижда узган хуҗа (дипломат улы!) аларны су кебек эчә икән. Идәнгә аю тиресе җәелгән Леннарт абыйның төньякка сәяхәтләре хатирәсе.
Л. Мери озын буйлы, ябык. Аны Төркестандагы милләттәшләребезгә җирле халыкларның мөнәсәбәте. Татарстандагы милли мәктәпләр хәле, республикабыз тормышы кызыксындыра. Сүзгә мавыгып, әле кулъязмаларын, әле берәр китабын эзләп казына башлый. Кадерле вакытның шундый «техник» эшкә китүенә борчылып, мин аңа-рдан кәгазь актаруларны кичектереп торуын үтенергә мәҗбүр булам. Леннарт абый елмаеп тагын каршыма килеп утыра. Миннән ишеткәннәрен кәгазьгә теркәп куя. аннары янә онытылып, папкаларын актара башлый. Казынуларының файдасы да тиде үзе хуҗа Тарту шәһәренә шалтыратып, мине университет укытучысы Айн Каалеп университетының эстон теле бүлеген тәмамлаган милләттәшебез Рәмия Мифтахетдинова адресын да ачыклады.
Л. Мери Татарстанда берничә тапкыр булган, мари, мордва авылларына Казан аша барып, Идел буе фин-угыр халыклары тормышы, мәдәнияте белән танышып йөргән. Ул аларның әдәбияты, сәнгате үсүенә шатлана, мари театры белән алмаш гастрольләр ясый алуларына сөенә. Көнбатыш телләрен, мәдәниятләрен яхшы белүче галим, язучы һәм кинорежиссер, Суоминың Әдәбият. Фин-угыр җәмгыятьләре. Суоми язучылар берлегенең чит илдә яшәүче әгъзасы, Эстония ЯБ идарәсенең җаваплы секретаре Леннарт Мери соңгы очрашуыбыз (1985) вакытында
- Йә, күңел үстерерлек нинди яңалык бар сездә? дип сорады
— Казанда Габдулла Тукай музее ачыла Атаклы Шамилләр йортында урнашачак.
- Шамил белән Тукай рухы бергә кушылачак, димәк? диде ул куанып. Бик әйбәт, шул рухны саклагыз инде моннан соң!
Леннарт Мери кызыксынган мәсьәләләрнең берсе татар гаиләләренең тотрыклылыгы иде. Бу тема аз санлы эстоннар өчен бигрәк тә актуаль, чөнки бу дәвердә аларда өйләнешүчеләрнен яртысы диярлек аерылыша бара иде Нигә шулай? Яхшымы бу. яманмы? Эстон язучысы Эттдель Теннов «Халык арту» романында менә шушы сорауларга җавап бирергә тырыша. Әлбәттә, сөт комбинатының утыз җиде яшьлек технологы Ээдүнең үзеннән бала танкын Кәтрингә өйләнүе, бу гаиләнең тотрыксыз булуы, роман каһарманнары арасында булып узган бүтән вакыйгалар укучыларга ниндидер гыйбрәт бирми калмый
Э. Теннов романы эстон халкының сан ягыннан артуына йогынты ясармы-юкмы. әйтүе кыен, әмма ул әсәрдә заманыбызның актуаль мәсьәләләре күтәрелүе күз алдында. Безгә инде андый әсәрләр белән танышырга гына кала. Тик кайсылары белән?
Баштарак мин Эстониядә һәрнәрсәгә сокланып, куанып йөрдем Республика төзек, халкы культуралы, көнкүреше бай Яңа фабрикалар, җылылык электр станцияләре, татын әллә ниләр төзелеп кенә юра. Таллиннда яңа йортлар тына түгел, тулы бер микрорайоннар барлыкка килә туксан мең кеше яшәгән Мустамяэ. 120 мен кеше яшәгән Лас- намяэ һәм башкалар, яңгырдан соң шытып чыккан гөмбәләр төсле, ел үсәссн ай үсә! Юлларының төзеклеге, мең кешегә туры килгән гелсфон- нар яки җиңел автомобильләр буенча элекке СССРда гел алда барды ул Милли культура, милли рух торышы Эстониядә миңа инде идеальным идеалы булып күренде мескен автономияле республиканың милли гайрәте сындырылган, изелгән һәм сытылган бер халкы вәкиле өчен бу
Леннарт Мери белән таныштырды, Тарту
җөмһүрият, әлбәттә, башкача тәэсир калдыра да алмый иде. Әмма килгән саен танышлык тирәнәю, тыштан әйбәт күренгән чынбарлыкның аскы катламында инде дәһшәтле үзгәрешләр баруы һәм шуның ваемлы эстоннарны төн йокыларыннан мәхрүм итүен, аларның тормышын агулавын күрү мине дә айнытты. Тыштан чәчәк ату кебек күренгән кайбер күренешләр эстон милләтенең һәлакәтен генә якынайтуын монда күпләр. Леннарт Мери инде бигрәк тә яхшы аңлаган икән. Иҗаг берлекләре идарәләренең берләштерелгән пленумында ул менә мондый саннар китереп сөйли:
1938 елда Эстониядә 1 миллион 131 мең кеше яши. хәзерге чикләребез эчендә эстоннар барлык халыкның 93.3 процентын тәшкил итә иде Икенче Дөнья һәм Бөек Ватан сугышы нәтиҗәсендә Эстония 24 процент халкын югалтты Республикабызда эстоннар өлеше 1945 елда 97.1 процент булса. 1986 елда ул 61.3 проценткача төште. Сугыштан соңгы 43 ел эчендә Эстониягә ел саен 13000 кеше күчеп килде... 1984 елда исерткеч эчемлекләр эчү буенча (җан башына 11.3 литр!) без дөньяда беренче урынга чыктык...
Эш көче дә. чималы да булмаган Эстониядә яңа фабрикалар салу нигә кирәк булган соң? Мигрантлар (килмешәкләр) китереп тутыру өчен' Ә аларны китерү ни өчен һәм кемгә кирәк булган? Мәскәү хакимнәренә Эстонияне СССРның аерылгысыз өлеше итәр өчен. Мигрантларны күбрәк китереп, аларны төп халык белән механик рәвештә катнаштырып урнаштырган саен, эстоннар милли яктан зәгыйфьләнәчәк һәм тиз арада, күрше Псков өлкәсендәге кебек, нәсел-нәсәбен, үзенә хас үзенчәлекләрен исеннән чыгарган «совет халкымна әвереләчәк! Димәк, мигрантлар ташкынын арттырырга кирәк!! План эзлекле үтәлә: яңа корылган, бөтен уңайлыклары булган йортларда һәр өч фатирның икесе ал арга бирелә...
Эстоннарның Эстониядә азчылыкка калуы әнә шулай катастрофик рәвештә тиз бара, милләт буларак юкка чыгу хәвефе көчәя Л. Мери шушы һәлакәтне булдырмас өчен хәленнән килгән барлык чаралар белән көрәшергә тозына, өметсезлеккә бирелгәннәрне уятырга, үзенә фикердәш итәргә талпына. Татарстан егете аның өчен ят дөньяга тәрәзә. Идел-Уралдагы хәлләрне сорашып калу өчен бик әйбәт форсат. Анда хәлләр тагын да авыррак икәнен белә, ирекле үсешне яклап бер җылы сүз әйтергә кирәклеген төшенә.
Аның кебек рухи терәк бирүчеләр, иманны ныгытучылар күбрәк очрасын иде ул дөньяда!
Бу очрашулардан соң инде байтак вакыт узды. Эстониянең бәйсезлек- кә ирешү өчен алып барган көрәшендә Леннарт Мери һәрвакыт дәртләнеп катнашты. Аның иҗатында өзлексез рәвештә аз санлы кавемнәрне якларга тырышуы, бөтен эшчәнлеген үз халкының милли аңын уятуга багышлавы. Эстониянең халыкара бәйләнешләрен киңәйтүе. Көнбатыштагы җәмәгатьчелек фикерен Балтыйк буендагы хөррият, демократия көрәшен хуплауга юнәлтү хәрәкәте гора-бара тиешенчә танылды һәм бәяләнде—мөстәкыйльлеккә ирешкән Эстониянең яңа хөкүмәтендә аңа тышкы эшләр министры вазифасы йөкләнде. Хакимияткә менә шундый намуслы, бай мәгълүматлы, милли мәнфәгатьләрне шәхси мәнфәгать-ләрдән өстен куя белүче кешеләр килсә генә, яшь дәүләтне халыкара мәйданда киң танытачак, республиканы алга таба ышанычлы алып барачак. Кечкенә дәүләт, аз санлы милләт өчен бу бигрәк тә әһәмиятле, чөнки аны адым саен төрле-төрле эчке һәм тышкы кыенлыклар сагалап тора. Шөкер. Эстония бу җәһәттән уңды шикелле!
Эстон әдәбияты, аны иҗат итүчеләр белән якыннан танышкач, без катлаулы чынбарлыкны, хакыйкатьне, шуны сәнгатьчә гәүдәләндерүне, матурлыкны тиешенчә аңлый, бәялибезме, алар хакында җитлеккән кешеләрчә фикер йөртәбезме икән, дип уйланырга һәм хафаланырга туры килә Чөнки мин күреп белгән соңгы егерме-утыз елда матбугатыбыз
да, язучыларыбызның җыелышларында ике сүзнең берсе хезмәт темасы хакында булды. Язучылар берлеген озак вакыт җитәкләгән Гариф Ахунов бу җәһәттән аеруча гайрәт күрсәтте Мондый шартларда әдәбиятыбызның чын мәгънәсендә беренче тарихи романын иҗат иткән Нурихан Фәттахны заманга йөз белән боры-лырга өндәү дә гажән тоелмады Ифрат катлаулы, матур әдәбиятта әле бер дә яктыртылмаган озын тарихы бар халыкның үткәнен гәүдәләндерергә алынган бердәнбер әдипне ниятеннән сүтелергә үгетләү шулкадәр кирәк идемени? Әдәбият вазифасын «Алга» яки «Коммунизмга» колхозында чөгендер уңышын күтәрүгә генә бәйләп кую акыллы буламы соң? Эстон язучылары әнә үз халкы тарихына гына түгел, ерак илләргә, ерак дәверләргә дә күз сала лабаса. Бер әдәби ел йомгагын ясаганда. Арво Валтоннын Чыңгыз хан һәм аның мирасчылары эшчәнлегеиә багышлап «Чиксез- леккә юл». Лсо Метсарның борынгы Рим иле турында «Император Юлиан» романнарын язуын эстон җәмәгатьчелеге милли әдәбият тарихында куанычлы вакыйга итеп каршылады. Чөнки монда әдәбият алдына утилитар бурычлар кую гамәле юк. Чөнки монда әсәрнең кыйммәтен аның гемасы да. тормыш материалы һәм вакыт чиге дә түгел, ә бәлки замандашларыбызны дулкынландырырлык, аларга гыйбрәт бирерлек мәсьәләләр куелу, шуның сәнгатьчә камил гәүдәлән- дерелүе билгеләвем яхшы аңлыйлар Нәтиҗәдә Арво Валтоннын «Хәвефле ачыш» яки «Яшел биштәрле кеше» шикелле әсәрләре барлыкка килә.
Барысы да истә
Лилли Промет 1975 елда телефоннан сөйләшкәндә мине өйләренә кичке алгыга чакырды Вакыт иркенлегеннән файдаланып, бер китапханәгә керергә һәм аның иҗаты хакында мәгълүмат алырга карар иттем
1922 елда туган икән Таллинн гамәли сәнгать мәктәбендә керамика буенча рәссамлыкка укыган, аннары яшьләр тәзитендә эшли башлаган. 1954 елда беренче хикәяләрен бастырган.
Хәзер күпләгән новеллалар, повестьлар. романнар һәм пьесалар авторы. «Кара киемле кыз». «Карашы тәрәзәләр заманы», «Бер җәй акварельләре» сценарийләре экранлаш тырыл- ган. әсәрләре төрле ил халыклары- нындистәләгән теленә тәрҗемә ител- тән Эстониянең атказанган язучысы икән ул.
булуым шактый сәер тоелды.
«Ирләрсез авыл» романы да урыс.
Jlu i.tu Промет литван һәм румыйн телләрендә дөнья
күргән. заманЫНда Мәскәү матбугатында тына да апа багышлап оч рецензия басылган Әдәби мөнәсәбәтләр белән кызыксынып та. 1963 елда ук урыс телендә чыккан. Татарстан тормышын сурәтләгән бу әсәр хакында берәүдән дә берни ишетмәгән
Гыйнвар азагында иртән ява башлаган җепшек кар кичкә таба өзлексез сибәләп горган пыскак яңгырга әйләнде. Таллинн шәһәре читендәге Вабадусе бульварына килеп җиткәнче яхшы ук чыландым Бусагада мине озын буйлы ябык бер ир белән мөлаем йөзле, йомшак тавышлы, ягымлы ханым каршылады.
Ральф Парве. Җәмәгатенә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торган, сүзгә ара-тирә генә катнашкан итагатьле бер абзый хакында мин башта ук: «Берәр инженер-фәләндер инде бу. атаклы хатыны белән горурланып яшәүчегә охшаган». дип уйладым. Аңа юньләп күз салган да юк. йотылып Лилли Прометны тыңлыйм.
Татарстанның Калинин районына ут эчендә калган Эстониядән килгәндә миңа нибары унтугыз яшь иде,— диде ул. Бер төркем эстон Чишмәбаш авылында урнаштык Тормыш бездә дә кысынкы иде. әмма монда шартлар тагын да кырысрак булып чыкты. Тик халык безне ягымлы каршылады, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Бәрәңгесен да уртаклашты, табак-савьп. бүтән нәрсәләрне дә табышты Татарларның пакълыгы. чисталыгы безгә аеруча ошады. Күбебез телләрен өйрәнә башладык, мин дә остарып киттем Чөнки Татарстанда яшәгәндә татар халкының гореф-гадәтләрен белеп, телен үзләштереп кенә чын интернационалист булырга мөмкин иде. Безне шуңа күрә халык та яратты шикелле. Мин Байсар мәктәбендә сызым, алман теле укыттым. Татарстанда ике ел яшәдек.
Лилли ханым эстон милли ашлары —балыктан әзерләнгән ризыклар белән сыйланырга кыстады, энҗе-мәрҗәннән муенса тезгән шикелле, сүзләрне сайлап-сайлап кына, уйчан гына сөйләде Байсар мәктәбендә Әминә исемле шагыйрә хатын белән бергә эшләвен дә исенә төшерде. Бүләккә дип алып килгән «Татарстан совет язучылары» белешмәлеген ачып. Әминә Бикчәнтәева фотосын күрсәткәч, әңгәмәбез тагын да җанлана төште.
Казанга кайту белән мин Әминә ападан Байсар хәлләрен сораштым. Ул Мәскәү матбугатында Лилли исемле эстон язучысы исемен очраткач, «шул кыз түгелме икән бу. әдәбиятны бик ярата иде», дип юраса да, моны аныклый алмаган булган Сәлам тапшыргач, хәзерге Актаныш районы Байсар авылындагы тормышны бик ачык сурәтләп бирде.
Качаклар арасында латыш, литваннар да була. Әмма эстоннар авыл халкы белән җиңелрәк якынаеп китә. Ирләрне фронтка озаткач. Байсарда укытучылар җитешми. Л Промет Байсарга менә шул вакыт килә. Ата кулын тоймаган балалар бик шуклана, татарча аңламый торган нәзберек яшь кызны тыңламый аптыраталар. Ияләшү, әлбәттә, ансаттан булмый!
Эстоннар арасында укымышлы кешеләр ишле килгәнгә, алар Байсар. Чишмәбәш яшьләре арасында аң-белем таратуга һәвәсләнеп, клубта бергәләп кичәләр уздыралар, колхоз эшенә чыгып та ярдәм итәләр. Лилли дә. Әминә апа да авылга әниләре белән күчеп килгәнлектән, ике гаилә бик тиз дуслаша. Татарлар эстоннарны мунчага чакыра, көл белән кер юарта өйрәтә. Лилли Әминә апага җспне-җепкә эстонча ялгап, якорь сурәте төшерелгән кофта бәйләп бирә. Үзара ярдәмләшү, көнкүрешне бергәләп көйләү авыр заманда бигрәк тә кирәк булганлыктан, ул кофталарны башкаларга да бәйли, татар апайларына күлмәкләр дә тегә. Бәйләгәне өчен бер дистә күкәй, теккәне өчен әрекмән яфрагына төрелгән бер йомарлам май- хезмәттәшлек әнә шулай ике якка да файда кигерә Промет. әлеге эшләреннән тыш. буш вакыты табылды исә. китапка ябыша. Әминә ханым исә Байсарга килгәнче үк матбугатта инде байтак шигырьләр бастырган, республика балалар гәзитенең әдәби бүлеген җитәкләгән була. Шунлыктан аларның сөйләшер сүзләре, бүлешер серләре күп табыла.
Хәзер исә мин Татарстан хакында сораулар яудырган Лилли ханымда кунакта утырам. Ул бик кече күңелле. Урысча яхшы белүемә гаҗәпләнүен күрсәтә, ә үзе... миннән дә ятышлырак сөйләшә.
Сүз «Ирләрсез авыл» романына, о әбиятларыбыз дуслыгына күчә. Татарстанга алар белән бергә У но Лахт һәм тагын башка язучылар да күчеп килгән булган икән Ральф Парве ла фронтка Татарстаннан алынган һәм эстон укчы корпусы сафларында сугышкан. Ул Taiap хатын- кызларының хезмәттә!е батырлыгы һәм. гомумән, хатын-кызның ирләргә кара! анда чыдамрак, рухи яктан көчлерәк, табигатьтән сәләтлерәк булулары турында сөйли Үзебездәге горурланудан ерак мөнәсәбәтләрне күз алдына ки герем дә, ни әйтергә белми, мыштым гына колак салып утырам. Эстоннардан әсәрен беренче укыган язучым Эмэ Бээкман да. бүген якыннан танышкан икенче язучым да — хатын-кыз! Җитмәсә, нинди язучылар роман, повесть, новеллаларны коеп кына торалар, исемнәре төрле милләтләрнең миллионнарча укучысына мәгълүм Ральф абзый! а колак салганда, менә нинди х икән монда, дип сокланмый булдыра алмадым
Лилли ханым кулына урысча-татарча сүзлеген алын:
Кызганыч ки, татарчаны онытып киләм инде, диде Яшьлек юллары буйлап бер йөреп кайтырга бик кызыгам. Хәзер инде анда күп нәрсә үзгәргәндер, безне дә онытып бетергәннәрдер «Ирләрсез авыл • дөнья күргәч тә тагар укучылары һичбер хәбәр бирмәде
Башка милләт азучыларының халкыбыз вәкилләрен гәүдәләндергән байтак әсәрләрен укыганым бар. Хуплау уятканнары да. нәфрәтләндергәннәре дә очрады А Крупняковның «Акпарс маршы» романында, мәсәлән, гарихи хакыйкатьне бозып, татар-мари халыклары дуслытына кара күләгә төшерелә Әдәп-әхлак ягыннан гискәре хисапланырга тиеш ле тарихи шәхесләр уңай каһарман итеп iәү гәләндерелә. уңай шәхесләр исә нигәдер тискәрегә әйләндерелә. Йошкар-Олада Мари язучылар берлеге рәисе Василий Юкссрн белән очрашкач, шуларны искәртеп. «Нигә инде шундый әсәрләрне чыгарасыз?» дидем Ул минем белән килешеп «Сүзегез дөрес, без гомер-гомергә тату яшәгәнбез. Крупняков арабызны бутый, хакыйкатьне ялганга алыштыра Фаш итәбез, безне тыңламый Ул мари түгел бит, әсәрләрен дә башта Мәскәүдә чыгара, аннары шунда! ыларга таянып, бездә» диде.
Крупняков һәм тагын кайберәүләр халыклар дуслыгын әнә шулай чалыш көзгедә гәүдәләндереп килде урыс-мари. урыс-татар дуслытын күккә чөйгән булып, татар-мари. мари-у тмурт һәм башка тар гатульнын күздән гөшерертә тырьдигы- Мны һәм чарасы гап-гади бүтгә ы һәм хакимлек ит! Мондый каләм ияләре ә\ ..IK-11 «лыгыннан тарык буи ан лыктан, «Ирләрсез авыл» романыннан бүтән рухны көтүем табигыйлеге шик уяIмаедыр
Шөкер, бу әсәр төрле яктан бик әйбәт тәэсир калдырды Беренчедән, ул га lap әдәбиятында әле яңарак кына күренә башлаган импрессионистик алым белән язылганга тансык иде Примет сәнгатьчә ачык тста ть- ләр. акварель, төсле йомшак карандашлар белән эш итүче оста Иҗатта үзенә генә хас иманы бар Мисалга, ул кеше язмышы һәм характерын аның дөньяга карашы нәтиҗәсе игеп сурәтли
«Ирләрсез авыл» вакыйгалары татар авылы Такмакта ата Үзәктә күченеп килгән эстоннар Роман әнә шуларның хосусый милекчелек мавыгуыннан, милли чикләнгәнлек карашларыннан арына башлавы, яңа тормышка ияләнүләрен гәүдәләндерүгә багышланган. Бу хә г.гәр COBCI тәртипләре инде күптән ныгыган татар авылында бара, димәк, эстоннар күңелендә борылыш хасил булуда Такмак халкының ролс зур Автор моны дәлилле итен сурәт ли. ихлас ихтирам белән гимерче Хәбнбул иш. мәктәп шрекгоры Искәндәр Сәлимев. көңче малай Кәрим, фатир хуҗа сы Фатыйма образларын иҗат итә! Хәбнбу глин белән Ханнес һәм бүтән каһарманнарның җылы мөнәсәбәте аша тагар һәм эстон халыклары арасында! ы ягымлы багланышны чагы дыра
Ли I ш Промст «Ирләрсез авы юны Татарстаннан китүеннән соң егерме елга якын вакыт үткәч язган Узганнар хәтерендә тоныклана
төшкәнгәме, әсәренә кайбер төгәлсезлекләр дә килеп кергән. Совет язучыларына «югарыдан» сеңдерелгән таләпләр әле беренче романын гына иҗат итүче яшь каләмне идеологик яктан йөгәнләп торуы да бик ачык ярылып ята. Татар тарихын, гореф-гадәтләрен, рухи халәтен, телен һәм мәдәниятен, үзенә генә хас тормыш-көнкүрешен Эстониядән гимназия бетереп килгән яшь кенә кыз бер-ике ел эчендә аны әдәби әсәрдә әтрафлы гәүдәләндерерлек дәрәҗәдә танып белә дә алмый, әлбәттә. «Намус», «Артта калган юллар»дагы кебек сугыш чоры татар авылын тулы канлы итеп сурәтләр өчен, шул җирлектә туып, Гомәр Бәширов. Нурихан Фәттах сыман үсү кирәк иде. Промет моны яхшы аңлый һәм үз алдына, нигездә, милләттәшләрен сурәтләүне куя. Әмма әсәрдә сугыш заманы рухы, халыкның хезмәттәге каһарманлыгы, милләтләр дуслыгы да матур чагылдырыла.
Промет — психологик новеллалар остасы. Иҗади сулышы киң. Җылы. йомшак төсмерле буяулар белән эш итә. ачык сурәтләр бирергә ярата. Новеллаларына композицион төзеклек, тасвирлау нәфислеге хас.
Л. Промет кыска роман жанрында нәтиҗәле эзләнүләр алып бара. Аның «Мәзәкне кемнәр тарата?». «Примавера». «Каспар Юкси» һәм башка әсәрләре эстон прозасының җитди казанышлары исәбенә керә.
Таллиннда беренче мәртәбә гәп корып утырганда мин әле аның иҗатының барлык бу якларын белеп бетерми идем. Европаның танылган язучылары белән дусларча аралашып яшәүләрен дә гаилә альбомнарына адресымны теркәгәндә генә чамаладым. Аның битләренә, мин урнашкан креслога утырып, француз Жан Поль Сартр, фин Мартти Парни, төрек Назыйм Хикмәт һәм бүтән каләм ияләре истәлек язуларын калдырганнар.
Вабадусе бульварының биек-биек наратлары ышыгында җыйнак ак коттеджлар тезелеп киткән. Тирә-якта дивар булып күтәрелгән урман. Хәер, мин төн караңгысында аның эченә кермәдем, кешедән сорашмадым. куелыгы, мәһабәтлеге белән ул үзе миндә әнә шундый тәэсир калдырды, һәрхәлдә, шәһәрнең кырые иде инде бу. Мондый шартларда торучыларның байтагы бездә үз оясын имән ишекләр, башына карасаң, бүрегең төшеп китәрлек биек таза коймалар артына яшерә һәм еш кына капка баганасына: «Ишегалдында усал эт бар!»—дигән кисәтүле язу да кадаклап куя. Прометлар биләмәсенә исә тәбәнәк рәшәткәле киртәнең җил капкасын ачып керәсең. Өйләренең киң тәрәзәләре, нәфис җиңел ишегенең өске ягы пыяла гына. Ул ишекләр Промет әсәрләрендәге акварель буяулар белән гәүдәләндерелгән. ачык, җылы төсләр өстенлек иткән дөньяга алып чыга. Тормышы һәм рухи йөзе арасында гаҗәеп тәңгәллек. Бәлки менә шундый булганы өчен дә аңа укучылары еш киләдер.
Лилли ханым, саубуллашканда. Татарстан халкына кайнар сәлам һәм матур теләкләрен җиткерүне үтенде. Аннары:
— Кызганыч, Ральфның урысча җыентыгы кулыбызда юк. бүләк итә алмадык.— дип пошынды.
Казанга кайткач ачыкладым: аның ире Р. Парве дә китаплары дистәләгән телләргә тәрҗемә ителгән шагыйрь һәм драматург республиканың әдәби премиясе лауреаты. СССРның биш ордены кавалеры. Эстониянең атказанган язучысы икән! Шигырьләренә нәфислек, фәлсәфилек, аерым бер моң хас.
Ике елдан соң кабат күрешкәндә мин инде эстон прозасы белән хәтсез танышып, бигрәк тә Лилли ханымның әсәрләрен укып, хәтта «Ирләрсез авыл» романыннан бер өзекне тәрҗемә итеп һәм аны «Азат хатын» журналында бастырып та килгәнлектән, әңгәмәбез тагын да ихласрак, җанлырак барды. Мин аңардан:
— «Ирләрсез авыл» романын сез нигә сюжетсез яздыгыз?—дип сорадым.— Безнең татар укучысы андый әсәрне авыррак кабул итә.
— Безнең әдәбиятыбыз көчле.--диде Лилли Промет.— Укучыларыбыз әзерлекле. Әдипләребез дә зәвекъле. Аларның күпчелеге мавыктыргыч сюжет кора ала. Чөнки аның калыплары күптән эшләнгән. Тик бит ул бик шартлы нәрсә булачак. Шуңа күрә без ана алынмыйбыз. Әсәргә беренче нәүбәттә характерлар кирәк. Берәр проблема күтәрелү, фикер әйтелү мөһимрәк Без яңалык ачарга, күңеленә фикер салып, укучыны үстерергә тырышабыз Көнбатыш әдәбиятын күп тәрҗемә игәбез. Кайбер республикалар әйләнеп-тулганып, «чит илләрдәге казанышларны кабул итәргәме, юкмы?» дип баш ваткан арада, бездә инде каләм әһле генә түгел, гади укучылар да аның белән танышып өлгергән була Шуңа күрә без яңа формаларга да һәвәсрәк. Әдәбиятыбыз эзләнүчән. яшьләребез көчле. Кайчак алар бәлки корырак, ялангачрак язадыр. Әмма яңалыгы була, кызык!
Мәскәүдә бер кыргыз язучысы белән сөйләшкәндә, аларның прозасына кагылган тәнкыйть фикере әйткәч, әңгәмәдәшем моны бик авыр кабул иткән иде. Гарьләнде, кимсенде дә, ахры Бу яктан эстоннар бөтенләй башка. Лилли ханым, мәсәлән, Ленин премиясе лауреаты Ю. Смуул турында:
Әдәбиятка сугыштан соң килде, диде. Белеме дә юк иде егетнең, нибары сигез класс, әмма үзенчә яза. Без аның һәр әсәрен көтеп алып укый идек. Тик хәзер... искерде инде!
Прометларның шәхси китапханәсендә алты мең том! Күпчелеге укылган. Уку аларга әллә ни комачауламый да. күрәсең. Лилли ханым инде алты томлыгын да чыгарырга өлгергән. Җитмәсә, дөнья әдәбияты тәҗрибәсен нык үзләштергәнлектән. Промет та. Парвс дә велосипед уйлап табу белән мавыкмый. Язганнары чын шигырь, чын проза, чын пьеса. Каһарманнары тән тормышы белән түгел, рухи тормыш белән яши. Гаҗәп түгел, сәнгать әсәре нәкъ менә шундый булырга тиеш тә. Әмма моңа ирешү өчен автордан да бик күп нәрсә таләп ителә шул!
Сәфәрләрнең берсендә без Таллиннга гаилә белән килдек Бу юлы хуҗалар безгә аеруча кечелекле булды Ральф абый үзе рульгә утырды. Лилли ханым шәһәр белән таныштырып барды. Безгә гүзәл сәнгать әсәрләре, фәнни казанышлар бүләк итеп калдырган үлемсез затларга баш ияр өчен зиратка баргач, мин ике нәрсәгә игътибар иттем Беренчесе бу зират барыннан бигрәк паркка охшаган иде. Сирәк наратлык арасында ямь-яшел чирәмлек, ком сибелгән юллар. Кабер өсләрендә купшы һәйкәлләрнең заты да юк. Барысында да бер төсле дип әй герлек мәрмәр гак i а гына кырын яткырып куелган. Аларда гади генә итеп язылган исемнәр. Титул- дәрәҗәләр да саналмаган. Такталар алдында - тере чәчәкләр Барысы да дип әйтерлек бер үк төрле гөлләр. Саный китсәң, монда нинди генә мәшһүр язучылар, галимнәр күмелмәгән. Язуларны укый-укый сукмактан атлаганда, рухыңны грани! сыннар авырлыгы изми, бөек шәхесләргә, аларны шушылай гади, әмма ихлас хөрмәтли белүче халыкка ихтирам хисе генә уяна
Гранит һәйкәлләр куя башласак, бик ихтимал, кибетчеләр язучыларны бик тиз узып китәр иде. дип елмая Лилли ханым Чын ихтирам. мәхәббә!не күңелләрдә сакларга кирәк. Мәрхүмнәр хакына яхшылыкны. матурлыкны арттырып
Икенче гаҗәпләндергәне Лилли ханымның зиратка кергәндә дә. аннан чыкканда да Ральф абыйны җитәкләве булды.
Ырымнарга бик ышанмыйм, әмма мин хәзер гел шулай итәм. диде ул. Ральф белән мин бик бәхетле яшәдем, киләчәктә дә аның белән янәшә атлыйсым килә. Гаиләнең кадерен яшь узган саен яхшырак белә барасың. Сезнең бу юлы сәяхәткә гаилә белән чыгуыгызны белгәч, без бик шатландык, балаларыгыз белән дә танышасыбыз килә иде
Танылган бер эстон язучысы, совет җәберен шактый татыган һәм гогали!ар системаны, Эстониянең бәйссзлсген юк иткән режимне җаны- тәне белән дошман күргән каләмдәшем. Л. Промет белән Р Нарве турында сүз чыккач
— Алар беркайчан да әдәби хәрәкәтебезнең үзәгендә кайнамадылар, милли көрәштән һәрчак читтә калырга тырыштылар. Кызыллар!—дигән иде.
1989 елның азагында Лилли ханым миңа Мәскәүдә басылган яңа китабын «Сез галиҗәнапкә алтын чәчәкләр»ен бүләк итеп җибәрде. Бу җыентыкка аның атасына, үз тәрҗемәи хәленә, әдәби иҗат мәсьәләләренә кагылган әсәрләре тупланган иде. Шушы ки ran белән танышкач. Л. Прометның Эстониянең советлашуына, аның СССР составына кертелүенә хезмәт итүе сәбәпләре аңлашыла. Ул — күренекле, әмма буржуаз Эстония һич тә кадерен белмәгән, ачлыкта-ялангачлыкта яшәткән художникның кызы Советлар берлегендә мондый рәссамнарның тормыш- көнкүреше бик һәйбәт булган дигән ышанычта тәрбияләнгән бала. Үзенчәлекле язмышы Л. Прометны эстон милләтпәрвәрләренең бәйсезлек өчен көрәшеннән чынлап та ерактарак тота. Әмма моңа карап кына аны тоталитар режим, шовинистик милли сәясәт тарафдары дип санап булмый— ул ялган интернационализмга, коммунизм тәгълиматының катып калган, гамәлдә акланмаган «теориясенә» һәм практикасына каршы үзенчә көрәште моңа аның «Примавера» романы һәм бүтән күп кенә әсәрләре дәлил.
«Сез галиҗәнапкә алтын чәчәкләр» китабы минем алда Л. Промет абруен тагын да югарырак күтәрде. Нечкә ирониясе, йомшак сарказмы, каләмдәшләрен һәм үзен елмаеп тәнкыйтьләү һәм көлемсерәп мактау осталыгы, дөнья әдәбияты казанышларын яхшы белеп кыю һәм оригиналь фикер йөртүе белән ул мине тәмам әсир итте. Лилли ханым бу җыентыгында үзенә рухи азык биргән язучылар, рәссамнар, композиторлар. галимнәрне, гомер юлында очраган бүтән кызыклы шәхесләрне, аларның тормышларын һәм иҗатларын бер отышлы деталь яки вакыйга аша шундый ачык күз алдына бастыра ки. документаль бу язмалар — кыска эсселәр, интервьюләр. парчалар озын хикәя, романнарны алыштырырлык дәрәҗәгә җитә Икеләнмичә әйтергә мөмкин—бу җыентык тәҗрибәле каләм иясенең иҗатын гына түгел, эстон әдәби һәм фәлсәфи фикерен тулаем да мактаулы югарылыкка күтәрүе белән игътибарга лаек. Димәк. Л Промет эстоннарның милли горурлыгын. Эстониянең халыкара абруен күгәрүгә дә бик уңышлы хезмәт итә!
Гадәттәгечә, аның бу китабында да татар дөньясына кагылган сәхифәләр бар Гаиләләре Таллиннга күчеп килгәч, алар монда мех белән сәүдә итүче татар сәүдәгәре Мәһдиев өендә фатирда торганнар икән. Татарстанның Чишмәбаш. Байсар. Пучы авыллары. Казанның Эстония вәкиллеге урнашкан Бауман урамы да язучы хәтерендә яши. Шушы хакта язылган сәхифәләрне укыгач. Лилли ханым күңелгә тагын да якыная, еллар томаны да тоныкландыра алмаган сурәте хәтердән китми. Аның сокландыра торган зыялылыгын, нәзберек-нәфис кыяфәтен, назлы-сөйкемле фигылен, ихтыяҗы чыкканда гаҗәеп итәгатьлелек. тыйнаклыкка төренгән әче теллелеген. кискенлеген Мәскәүдән килгән «өлкән туганнарны» кабул иткәндә күрсәгез икән сез! Каһвә эчеп утырганда шуларның берсе, үзен дөньяның кашка тәкәсе санаучысы, бик зур хөрмәт күрсәткәндәй:
— Лилли, сез урысча шундый матур сөйләшәсез, нигә урысча гына язмыйсыз?— дип «комплимент» әйтә.
Мин алманча һәм инглизчә, финчә һәм французчаны да шул ук дәрәҗәдә беләм. Нигә соң әле мин шул телләрнең барысында да язарга тиеш9 ди хуҗа ханым.
«Өлкән туган», кайнар каһвәдән авызы пешкәндәй, берни әйтергә дә белми аптырап кала, аннары елмайгандай, сүзне уенга боргандай:
Лилли, ә сез урысларны шулай да яратып бетермисез, - ди.
— Менә алманнар килде. 61000 бер гөнаһсыз кешене үтерде, менә сез килдегез, шулкадәр үк кешене Себергә сөрдегез.— ди Лилли ханым — Нишләп әле без генә сезне яратырга тиеш, үзебез дә башкалар мәхәббәтенә лаек түгелмени?
Мәҗлеснең ничегрәк тәмамлануын. Мәскәү әфәндесенен бер тел белүне рекорд санаучы «галиҗәнапнен» шуннан соң «комплимент» әйтүдән дә, акыл сатудан да туктавын, үзе хакында начар тәэсир калдырмас өчен, сүзне башкага борын азаплануын күзаллау укучыларга, мөгаен, бик кыен булмас. Л. Промет һәр халыкның башкалар җиренә әйләнмәгән үз ватаны, ул ватанда ирекле яшәүче үз халкы булырга тиеш дип андый, башкаларның да шушы хокукларны танып һәм хөрмәт итеп яшәүләре өчен сәләтен һәм көч-куәтен җәмгыятькә бирә Онытып карагыз сез мондый кешене!
Музейлар, театрлар иле
_ __ к. Эстония беренче нәүбәттә яшел яланнар, күгелҗем урманнар. Ю зәңгәр күлләр иле, диярләр мина Эстония диңгез буе дәүләте, янар сланецлар мәмләкәте, димәк, ул - балыкчылар, шахтерлар иле дияргә дә мөмкиннәр. Кемнәрдер аның матбугат, фән үзәге булуына басым ясар һәм аларның һәммәсе үзенчә хаклы булыр Мәсәлән, элекке СССР халкының 0,6 процентын гына тәшкил иткән хәлдә. Советлар берлеге фән докторларының 0,7 проценты Эстониягә туры килде. Бу республикада галимнәрнең 85 проценты эстоннар иде Фәннәр академиясе челтәрендә Татарстанда тел. әдәбият, сәнгать, тарих, иҗтимагый фикер, икътисадны өйрәнү буенча йөзләп кенә кеше шөгыльләнсә, Эстониядә бу эшне 560 лап кеше җигелеп тартты. Эстон теленә 94 халыкның әдәбияты, шул исәпгән. илле дүртенеке гурылан-туры асыл нөсхәдән тәрҗемә ителде...
Борынгы Та. i. шин /ым анын кунаклары
Әмма театрлар һәм музейлар өлкәсендә, минемчә, к*тоннар бездән тагын да өстенрәк иде Җиде миллион га гарт а биш (айга бер-ике татарча спектакль куйган онсра-балег труппасын болар исәбенә кертү кыен) профессиональ театр хезмәт күрсәткәндә, бер миллион ю тонда алар
тугызау иде. Ягъни, җан башына исәпләгәндә, татарныкыннан унөч тапкыр артыграк 3.7 миллион халкы булган Татарстанда 22 музей ачылса, Эстониянең бер миллион ярым кешесе 78 не булдырган иде Димәк, җан башына тугыз тапкыр күбрәк!
Бу җәһәттән Эстония аерым музейлары белән генә түгел, аларның тоташ бер мәйданын тәшкил иткән борынгы Таллинн — Тоомпеа (югары шәһәр) белән дә мактана ала. Ул җиде гектар зурлыгындагы калкулыкка урнашкан. Ике кулны як-якка сузып иңләрлек тар урамнары. 1219 елда салынган ныгытма-замогы. бераз соңрак корылган калын диварлы нык манаралары, җанлы тарих сыман, үткәннәр турында сөйли. Кырык алты метр биеклектәге Озын Герман манарасы Таллинны менә инде биш гасыр буе афәттән саклап килә. Кырыс, ераклардан күренеп торган төз манарада бүген Эстониянең дәүләт әләме җилферди Тоомпеа сараенда хәзер Республика министрлар кабинеты һәм Югары Мәҗлесе урнашкан. XIII гасырда салынган чиркәү исә Таллинның иң борынгы гыйбадәтханәсе санала.
Заманында Аурупада иң биек корылма исәпләнгән Олевисте чиркәве диңгез өсте тигезлегеннән йөз кырык метрга күтәрелеп тора һәм ул озак вакыт диңгезчеләргә маяк хезмәтен үти Аркылысы егерме дүрг метрлы Юан Маргарита манарасы, очлы угын күккә терәгән Нигулисте чиркәве Тоомпеадан шәһәргә, Балтыйк диңгезенә алып төшә торган Озын аяк һәм Кыска аяк урамнары! Монда һәр исем шагыйранә һәм ягымлы. Текә чирәп түбәле готик стильдәге йортлар арасында бормалы-сырмалы урам, тыкрыклардан узганда балачактан ук ганыш туган авылыңа кайткандай буласың, һәркайсы үзенә генә хас сыйфатлы биналарны, ят телдә сузык авазларга юмарт сүзләр язылган урам чатларын һәм игъланнарны карап йөргәндә, тарихын һәм үткән заман һәйкәлләрен олы ихтирам белән кайгыртучан саклый белгән халыкка ирексездән сокланасын Җитен чәчле сылу кызлар, камыш буйлы егетләрнең җыр кебек агылган тавышлары озак-озак колагыңда чыңлап тора.
Тоомпеада йөргәндә әле тегендә, әле монда калкып торган замокларны гына күргәнгә, мин гид ханымнан:
Сездә кремль юкмыни?—дип сорадым.
— Кремль урысларда гына була.— диде ул һич тә икеләнеп тор- мастан.
- Безнең Казанда да бар ич.
— Аны да урыслар корган.
Болгар ныгытмалары. Казан кремле, урысларга да ташпулатлар, шул исәптән, чиркәүләр дә корып биргән ата-бабаларыбыз хакында бераз аңлатма бирергә туры килде үзенә. Мисал итеп XII йөз ахыры — XIII йөз башында Владимир шәһәрендә болгар бабаларыбыз салган Үспен гыйбадәтханәсен дә телгӨ алдым.
Сезгә каты бәрелдем, ахры,— диде гид гафу үтенеп. — Белешмәлектән укыганда ук шикләнгән идем аны. болай булгач, яңа чыганакларны караштырырга туры килер инде.
Таллинн буенча сәяхәтебез дәвам итә. Гид тарихи риваятьләрне шундый ягымлы, матур аһәңле тавыш белән шундый җиңелчә юмор да кушып сөйли ки, елмаймый, осталыгына сокланмый, сәләтенә көнләшми тыңлавы да читен!
Хәзер Тоомпеада кибетләр, кафе һәм ашханәләр, музейлар һәм ад-министратив идарәләр генә калган һәммәсе илгизәрләргә хезмәт күрсәтә. Монда даими яшәгән халык соңгы дәвердә суы. газы һәм бүтән барлык уңайлыклары булдырылган яңа микрорайонга күчерелгән.
Тарихи һәйкәлләр Таллинның бүтән җирләрендә дә бар. Кадриорг паркы әнә шундый истәлекле урыннарның берсе. Рәсәй патшасы Беренче Петр аның агачларын хатыны Екатерина хөрмәтенә утырттырган. Парк эчендә патшаның үзе өчен салынган йорт тә исән. Мәгълүм ки. Беренче Петр бик озын- ике метр буйлы булган, әмма ул биек түшәмле
бүлмәләрдә яшәүне яратмаган Шуңа күрә бу йортның ашханәсе ике метр бер сантиметр биеклегендә — патша башы тимәслек итеп кенә корылган.
Кадриорг паркыннан ерак түгел бер жирдә җыр бәйрәмнәре уздырыла торган корылма бар Аның йөз меңнән артык кеше сыйдыра торган амфитеатры һәм утыз мең кешегә исәпләнгән сәхнәсе заманыбыз колачын күз алдыбызга әйбәт бастыра.
Таллиннда шагыйранә исемнәр кушарга яраталар Мисалга, шәһәрнең йөз мең кеше яши торган бер микрорайонына Лиллекола (Чәчәк кала), энергетика товарлары фабрикасына Йлмарине дигәннәр. Илмари- не тимерчелек алласы исеме.
Таллинн Алмания. Италия. Маҗарыстан. Суоми шәһәрләре белән туганлашкан ул шул калалар белән ярышып үсә. Яңа сәүдә йорты, тимер юл вокзалы, аэропорт, «Эстония» театры, кинотеатрлар һәм нәшриятлар башкаланың яңа архитектура бизәкләре Дуслык һәм хезмәттәшлек һәйкәлләре дә күренә—фипнәр салган егерме өч катлы «Виру» кунакханәсе, маҗарлар ярдәме белән барлыкка килгән «Маҗар ашлары йорты», кунаклар кабул итәр өчен Эстония үзе гөзегән егерме сигез катлы «Олимпия» кунакханәсе әнә шундыйлардан.
Таллинн урамнарында йөргәндә җыйнак, чиста, безнекенә караганда шактый таррак трамвай вагоннарына күз төшми калмый Башта алар сәер, кысан кебек тоела. Әмма таллиннлылар аңа шулкадәр ияләшкән, ыгы-зыгы, шау-шусыз барысы да сыя тагын
Тулы бәйсезлеккә ирешкәнче үк. трамвай талоннарыннан алып игълан һәм эш кәгазьләренә кадәр монда барысы да эстон телендә иде инде. Латин хәрефендәге язуларга, лар урамнардагы озын буйлы, җитен чәчле кешеләр арасына килеп кергәч, монда үзеңне чын-чыннан чит илдә хис итә башлыйсың. Урысча эндәшүгә, монда һәр эстон ашыга-кабалана урысча җавап бирергә керешми, билгеле. Килмешәкләргә яраклашу, татар кебек, үз ватанында хуҗа булу тойгысын югалткан, коллык фигыленә бирелгән халыкта гына булырга мөмкин. Әмма урысча сөйләмендә акцентың ныграк яңгыраган саен. Таллиннда сиңа игътибар арта бара, тәрбияле эстоннар соравыңа алман, урыс, фин телләрендә иң кыска җөмләләрне сайлап җавап бирергә тырыша.
Эстониядә элек җил тегермәннәре, салам түбәле утарлар гадәти күренеш була. Хәзер инде салам түбә дә. җил тегермәннәре дә ачык күк астындагы музейларда гына саклана
Эстон игенчеләре борын-борыннан бездәгечә авыл булып түгел, үз биләмәсендә утар корып яши Алар гадәттә бер-берсеннән яртышар чакрымда урнаша, утарларны тоташтырган юл исә урам хезмәтен үти У гарда йортлар, борыш ы Төркесланлагы кебек, ишегалдына карап тора Каралты-кура йорттан аерым салына, мунча бер кырыйга читтәрәк урнаштырыла Угарны жиләк-жимеш бакчасы уратып ала Бездәгедән аермалы рәвешлә, явым-төшем муллыгы аркасында, монда түбәләрне генә текәрәк коралар. Суур Яанидагы тормыш рәвеше, шулай изеп, музейларда күрсә гел гәнгә охшаган да. юк та!
Эстон милли киеменә буяулар чуарлыгы, кызыл төсне яратып куллану хас Аны Кихну утравы кешеләре һәм көньяк-көнчыгыш Эстония халкы аеруча яралып кия Милли киемнәр бәйрәм көннәрендә шәһәр халкы өстендә дә күренә.
Таллинн кешеләренең көязлеген бер карауда ук абайларга мөмкин. Монда арзанлы, әмма модалы кием кияргә яраталар Күлмәккә һәм хәтта туннарга да эстон милли бизәкләрен чигәләр.
Эстон милли ашлары безнең өчен шактый ук сәер һәм ят арыш, бодай, борчак, арпа оннарын сөткә, әйрәнгә изеп пешерелгән камыр азыгы; дуңгыз иле. ярма кушын әзерләнә горлан кәбестә ашлары, кан колбасасы! һәркем үзе әчетә юрган сыра
Эстоннар кичен утлар ягып, җыр-бию, уеннар белән егерме дүртенче июньдә урак бәйрәме уздырырга ярага. Бу көнне гөслә сыман милли уен коралы канне.ть тавышы аеруча дәртле яңгырый.
Эстониядә алман һәм швед телләрендә укыта юрган беренче гимназия 1631 елда ачыла. Бер елдан сон инде академия, ягъни Тарту университеты нигезләнә. Күрше илләрдәге шундый уку йортлары (Вильнюста 1579) арасында ул икенче була һәм аның дүрт бүлегендә тиздән бер мен җиде йөз сгуденг белем ала башлый Әмма күрше дәүләтләрнең үзара сугышлары кочәю аркасында, бу югары уку йортының эшчәнлеге 1710 елда гукталып кала һәм бу эш 1802 елда гына янартыла. 1895 елда анда укыту алманчадан урысчага күчерелә.
Тарту университеты әле дә Эстониянең иң абруйлы фән һәм югары белемле белгечләр әзерли торган учагы. Анда йөздән артык фән докторы. биш йөзләп фән кандидатының лекцияләрен сигез мең ярым студент тыңлый. Астроном В Струве, табигатьне тикшерүче К Бтр. А Миддендорф. хирург Н Пирогов исемнәре Тарту университетыннан аерылгысыз Беренче эстон галимнәре К Петерсон. Ф Фельман. Ф Крейцвальд. М. Веско һәм башкалар нәкъ менә шушыннан үсеп чыга. Бүген дә гыйльми тикшеренү һәм укыту белән шөгыльләнүче П Аристэ. Ю Лотман. X. Трасс. В Мазин. Ю. Саарма. Л. Алликметс кебекләрнең исемнәре чит илләрдә дә билгеле.
Фин-угыр халыкларын өйрәнүгә, фәннең электрохимия, молекуляр биология, йөрәк хирургиясе һәм тагын бүтән тармакларын тикшерүгә Тарту университеты галимнәре аеруча җитди өлеш кертә. «Скандинавия җыентыгы». «Органик кушылмаларның реактив сәләте» шикелле халыкара басмаларны да нәкъ менә шушы университет чыгарып килә. Монда унике гыйльми советта утыздан артык белгечлек буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана Тарту университеты ерактагы һәм якындагы күп кенә гыйлем учаклары, җөмләдән. Казан университеты белән дә тыгыз хезмәттәшлек урнаштырган. 4.2 миллион чамасы китап туплаган фәнни китапханәсе, астрономик обсерваториясе һәм бо-таника бакчасы, ике дистәләп тикшеренү лабораториясе, нәшрияте һәм типографиясе гыйльми эзләнүләр алып баруга нәтиҗәле хезмәт итә.
Эстониядә 1990 елда җиде югары уку йорты һәм Фәннәр академиясе эшли, аларда җиде меңләп фәнни хезмәткәр, шул исәптән. 327 фән докторы һәм 2975 фән кандидаты (1987 ел) даими тикшеренү алып бара иде. Туган телдә фәнни-техник әдәбиятның күп басылуы. «Эстон совет )нциклопедиясе»нең унике томлы яңа басмасы 220 мең данәдән таратуы чынлыкта һәр гаиләгә барып җитүе шулай ук бүгенге эстон халкының чын мәгънәсендә укымышлылыгы хакында сөйли.
«Тарих тормыш остазы».— ди борынгы фикер иясе Цицерон. «Тарихи үсешне күзалламыйча кешелекне дә. табигатьне дә аңлау мөмкин түгел»,—ди Герцен. Тарих белән күзгә-күз исә музейда гына очрашырга мөмкин Чөнки монда үткәнне укып кына түгел, күреп, хәтта тотып карап та аңыңа сеңдерәсең. Музей үткән белән генә түгел, бүгенге тормыш. кеше эшчәнлегенең төрле тармаклары белән дә таныштырып, зиһенеңне баета Монда акылыңа тына түгел, хисләреңә дә мул азык аласың. Эстония музейларында 1985 ел ахырында ук инде 4.6 миллион әйбер саклана иде. Музейларның да ниндие генә юк: Зоология музее. Диңгез музее. Сланец музее. Янгыннан саклану музее. Театр һәм музыка музее .
Таллинн шәһәр музеенда миңа бары тик Эстониядә генә күрергә момкин булган әйберләр аеруча ошады. Тукымадан эшләнгән чәчәкләр, гөрле сыннар, табигать күренешен гәүдәләндергән чигешләр, нәни рәсемнәр. җон җебеннән бәйләнгән нәрсәләр эстон халкының үзенчәлекле фикерләү рәвеше, образлар, мифләр дөньясы белән таныштыра Кеше һәм җәнлек сыннары, фантастик затлар шулкадәр кызык — хыялны уята, уйлата торган рәвештә шундый үреп ясалганнар ки. сокланмый хәлең юк
Ул сыннарда уймак, көзге, каурый кебек нәрсәләр дә килешле һәм урынлы файдаланылган. «Йомгакның төш күрүе» экспонатын елмаймый тамаша кылу мөмкин түгел. Гомумән, бу бүлек яңалыгы, үзенчәлеге белән миңа аеруча хуш килде. Ваза, шкатулка, төрле-төрле бизәкле тәлинкәләр дә Эстониядә һөнәрчелек, сәүдә үсешен бик матур чагылдыра.
Университет галимнәре ярдәмендә Ф Крейцвальд исемендәге Тарту әдәбият музеенда эстон телендә чыккан бөтен китаплар һәм гәзиг- журналлар диярлек тупланган. Аның хәзинәләрендә тугыз йөз мең чамасы экспонат, шул исәптән, йөз мең кулъязма һәм хат җыйналуы үзе генә дә аерым игътибарга лаек. Күренеп тора: Эстониядә бер генә күренекле язучының, бер генә күренекле галимнең дә кадерле мирасы әрәм-шәрәм ителми дәүләт сагына алына һәм милли байлык сыйфатында яңа буыннарга мирас ителә. Аларны карап йөргәндә ирексездән татар әдәбияты өчен пошынасың: шушындый кайгыр гучанлык күрсәтелгәндә, безгә ымы-шымы гына ишетелгән Г Ибраһимовның «Безнең көннәр» трилогиясеннән икенче-өченче китаплар. Заһир Бигиев. Габде.гжаббар Кандалый. Мөхәммәдьяр, ирексездән мөһаҗир теккә киткән Гаяз Исхакый. Йосыф Акчура. Садрый Максуди. Зәки Вәлиди шикелле каләм ияләребезнен әсәрләре, күпләгән гәзит-журналларыбыз да безгә вакытында исән-сау килеп җиткән булыр иде.
Этнография музее. Классик борынгы әйберләр музее. Сәнгать музее. Парк-музей, атаклы язучыларның, сәнгать һәм фән эшлеклеләренең дистәләрчә махсус музейлары, республика һәм районнарның тарих музейлары аларның һәммәсе үзенә бер мәктәп, үзенә бер гыйбрәт
Эстон дәүләт парк-музеенда. мәсәлән. XVIII XX йөз башы авыл корылмалары ачык күк аегында җыйналган Җитмеш бер гектар урманлы. таулы, болынлы мәйданда горак йортлар, каралты-кура. җил һәм су тегермәннәре, коелар, авыл кешесенең конкурент һәм хуҗалык әйберләре тупланган. Мунча, чиркәү, корчма, ындыр кебек корылмалар монда табигый хәлендә, бөтен җиһазы, бизәлеше белән саклана. Байлар йорты, фәкыйрьләр алачыгы, балыкчы утары һәм игенче биләмәсе һәммәсе үз заманындагы хәлендә. Тамашачы ата-бабаларының йөз яки өч-дүрт йог ел элек ничек яшәгәнен күрергә тели икән, рәхим итсен! Мичкә, гөбе, каба, агач җамаяк, сугу ыстаны. арба-чана. иләк-чиләк, кием-салым, эш кораллары кырык алты мең экспонат арасында нәрсә генә юк' Аларны тамаша кылганда эстон халкының башыннан нинди дәверләр кичерүе, тормыш-көнкүреше заманнар агышында ничек үзгәрүе, үсүе аермачык күз алдына баса. Үзеңнең кайдан, нәрсәдән башлануыңны белү адәм баласы саналучы һәр җан иясенә фарыз. Белем һәм аң үзеннән-үзе генә һәр бәндәнең миенә кереп ояламый, һәр кемсә өчен уңайлы шартларда тәрбия алырга тиеш. Эстониядәге кебек, кешелекле һәм ватанчы т кешене бары шулай т ына үстерергә мөмкиндер. Тоталитар режимнең Эстониядә аеруча тиз зәгыйфьләнүен, яңарыш хәрәкәтенең элекке СССР җөмһүриятләре арасында нәкъ менә Эстониядә дәрт-дәрманга ия булуын да мондагы шушы тәрбия челтәренә бәйләп карарга кирәк
Эстоннар халык буларак уналтынчы йөздә үк формалашкан Эстон теле фин-угыр телләре гаиләсенә керә Алар финнәрнең һәм маҗарларның. безнең күршеләребез мари, удмурт, мордваларның кан кардәшләре Әмма күп гасыр элек Балтыйк буена килен урнашу, бәйләнешләр зәгыйфьләнү аркасында, эстон теленә ят кавемнәр а.тман. Скандинавия халыклары һәм славян телләре йогынтысы көчәя, кардәш телләр үзара ерагая бара Шуның нәтиҗәсендә маҗарлар белән уртак сүзләр оч йөз. мари белән уртагы алты меңгә генә кала.
Фин-угыр һәм төрки телләр Алтай телләре кардәшлеген төзи, шуңа күрә эстоннар белән та тарларның да якынлык эзләрен табарга мөмкин Урамда йөргәндә миңа «кола», «суур». «йок» сүзләрен дә ишетергә туры килде. Эстоннар авызыннан Татарча «кала- (шәһәр), «зур», «юкютан
аерма бик әз икән! «Суй», «пәә», «тәң» сүзләре исә безнең «җәй», «баш», «тәңкә»гә якын. .
Эстон теле җәмгыяте, Таллиннда чыгарыла торган «Кеэль я кирьян- дус» («Тел һәм әдәбият») айлык журналы һәм мәкаләләре алман. инглиз, урыс, француз телләрендә басыла торган кварталлык «Совет фин-угыр- чылыгы» журналы эстон телен төрле яктан өйрәнүгә хезмәт итә.
Сурәтче И. Келер, уйма-сынчы (скульптор) А. Вейценберг унтугызынчы гасырның алтмышынчы елларында эстон сынлы сәнгатенә нигез сала. Беренче профессиональ композиторлар И. Каппель. М Хярма милли музыканы үстерә башлый. Табигый ки. сәнгатьнең шушы тармаклары үсеше соңгырак дәвердә генә көчәеп китә. Моңа 1919 елда консерватория ачылу һәм Югары сәнгать мәктәбе нигезләнү аеруча нык этәргеч бирә. Бигрәк тә эстон гамәли сәнгате үрнәкләре Эстониядән читтә дә киң таныла. Керамика, металл, тире, тукыма белән эш итүче рәссамнар иҗаты эстон сәнгатен үстерүгә яңа сулыш өрә.
Соңгырак дәвердә Эстониянең графика сәнгате халыкара күргәзмәләрдә дә югары бәя ала. Аңа темалар төрлелеге, сурәтче уеның кырыс алымнар белән тормышка ашырылуы хас. Э. Окас иҗатында, мәсәлән, шахтерлар тормышы, андагы үзгәрешләр чагыла Г Рейндорф. П. Лухш- тейн һәм башкаларның исемнәре дә сәнгать сөюче күпләргә таныла.
Бүгенге эстон музыкасы профессиональ яктан югары дәрәжәдә үскән сәнгать санала. СССР халык артисты Э. Каппның «Үч утлары» операсы эстоннарның илбасарларга каршы тарихи көрәшен чагылдыра. Аның «Калевипоэт», СССР халык артисты Г. Эрнесаксның «Давыллар яры» һәм бүтән опера, балетлары сәхнәдә бүген дә зур уңыш белән уйнала. X Эллер, Э. Тамберг симфонияләре республикадан читтәгеләргә дә ошый. СССР халык артистлары Г. Отс. Т Куузик. А. Лаутер милли музыканы ерак-еракларга да яңгыратып, шөһрәт казануга ирешә.
Югары культуралы профессиональ башкаручылары булу, музыка, шул исәптән, күмәк җырлау традицияләре тирәнлеге эстоннарда нечкә зәвекъ тәрбияләнүенә, сәнгатьнең халык күңеленә тирән үтеп керүенә ярдәм итә. Бүген Эстониядә егерме дүрт халык хоры, унбер атказанган хор бар. Профессиональ коллективлардан Камера хоры. Ирләр академик хоры халыкара күләмдә мәгълүм. Соңгысы Татарстанда да берничә тапкыр гастрольдә булды һәм җылы кабул ителде. Музыкаль труппаларга ия «Ванемуйне» һәм «Эстония» театрлары ел саен дистәләгән спектакль куеп килә.
Музыкаль сәнгатьнең башы махсус мәктәпләрдә. Бер миллионлы халыкның туган телдә укыта торган әнә шундый утыз алты мәгариф учагы бар. Милли сәнгатенең чәчәк атуы хакында лаф орган Татарстанда беренче милли музыка мәктәбе бары тик 1993 елда гына ачыла алды!
Кингисепп исемендәге академия драма театры бинасының соры изве- стьташлары әле буе. әле киңлеге, әле кыры белән түшәлеп, үзенчәлекле мозаика барлыкка .китерә. Бинаның кабарынкы почмаклары һәм ярым гөмбәз түбәле янкорма сыман бүселеп чыгып торган кабыргаларына, аерым өлешләре төрле биеклектә булган түбәсенә карагач, аның театр икәнлегенә дә шикләнә калдым. Тышкы формасы белән ул урта гасырлар гыйбадәтханәсен дә, феодаль замокны да хәтерләтә. Эстон архитекторлары әнә шулай милли традиция, стильне саклауга һәм дәвам итүгә ирешкәннәр. Театрның эче бик уңайлы, сәхнәсе тамаша залының теләсә кайсы почмагыннан яхшы күренә. Монда утырганда үзеңнең сәнгать сараенда икәнлегеңне бик яхшы тоясың.
Спектакль программасында цифрлар гына аңлаешлы булганга, күршемдә узырган кыздан андагы язуларны төшендереп бирүен үтендем. Ул тәрбияле, әмма шактый салкын төстә:
Мнин ниимесчә якии фиинчә генә сөйли аалам.—диде.
Казан татары икәнлегемне әйтеп, игътибар казанырга исәп иткән идем, файдасы булмады, колак радиоалгычын киеп, уңга-сулга борыл
мыйча гына ике сәгать буе инсафлы гына спектакль карарга туры килде. Сәхнәдә Метерлинк әсәре уйнала иде. Психологик драма югары осталык белән куелган. Монда арзан алкышларга исәпләнгән тарту-сузу. шамакайлану юк.
Эстон reaipw I урында сөйләгәндә яңадан «Ванемуйне»га һәм Тарту шәһәренә кагылмый узып булмый.
Тарту зурлыгы ягыннан безнең Әлмәгтән калыша торган шәһәр Республикабызның нефть башкаласы ак ташпулатлары, төзек яшел урамнары, театры. Мәскәү нефть институтының филиалы белән күпләргә мәгълүм. Әмма Әлмәт нигездә эшче шәһәр, культура һәм фән \зәге сыйфатында Тартудан күпкә калыша әле. Тарту бакчалары буйлап узганда Барклай де Толльнең кырыс һәйкәлен тамаша кылыр! а мөмкин Кызык бу тарих һәм язмыш дигәнең. Шотланд халкының улы Русиягә килеп фельдмаршал була, французларга каршы сугышларда урыс халкы өчен кан коя, ә һәйкәле эстон җирендә. Авыл хуҗалыгы академиясенең Лондон үзәгендәге йортларны хәтерләткән мәһабәт бинасына, эстон укымышлыларының мәккәсе булган Тарту университетына, киштәләрендә беренче эстон китаплары һәм Гете. Моцарт кулъязмалары, тагын бик күп гаҗәеп документлар сакланган гаять бай фәнни китапханәгә, дистәләгән музейларга һәм тау башында утырган «Вансмуйнс»ның тантаналы сараена күз салганда ирексездән дулкынлану кичерәсең монда тарих, мәңгелек символы сәнгать сулышы һәр тарафтан бәрелә кебек
1870 елда барлыкка килгән «Ванемуйне». Аның яңа бинасында өч зал бар. төп залы җиде йөз, кечесе өч йөз урынлы. Өченчесе сигез йөз урынлы концерт залы. Бу залларда кайсы көннәрдә дүрт меңләп тамашачы сәнгать осталары белән очраша. Театр ел саен унбиш премьера әзерли — биш йөз илле спектакль куя. «Ванемуйне» һәр сезонда тугыз-ун драма, алты-җиде опера һәм балет сәхнәләштерә. Театр составындагы «Фике» җыр-инегрументаль ансамбле концертлар бирә Миллионнан артык кеше яшәгән Казанда опера спектакльләрен яртылаш буш залга уйнауны күргәләгәнгә. әле кайчан гына халкы илле-алтмыш меңнән артмаган Тартуның бу театрны стационарда эшләтә, яшәтә алуына чын-чыннан аптырыйсың. Аңа бит читтән бернинди акча ярдәме күрсәтелмәгән!
Музыкаль театр режиссерларының СССР күләмендәге семинарлары базасы итеп әледән-әле Тартуны сайлап алу. байтак чит ил сәнгать эшлеклеләренең шушы коллектив белән танышырга омтылуы да юкка гына булмаган, күрәсең.
Театр үсештә Ул, үзенең киләчәген кайгыртып, иҗади студияләр ачкан. Аларга йөрүче укучылар, студентлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр а 1 наның дүрт көнендә дүртәр сәгать сәнгать серләрен өйрәнә, остазларына алмашка килер! ә әзерләнә.
Иҗатына үткен форма, сәхнә шартлылыгы, ачык публицистика, замана рухы хас «Ванемуйне» театры белән безнең кайбер артист һәм режиссерларыбыз да таныш. Сәнгатьтәге хезмәттәшлегебез 1967 елда Казанга «Ванемуйне»ның сәнгатьчә җитәкчесе Каарел Ирд килгәч, гагын да ньпыды. Традицияләр һәм стиль, 1аләпләр һәм мөмкинлек бу өлкәдә уртак фикер! ә дә киләсең, бәхәскә дә керәсең. «Зәңгәр шәл» спектакле хакында ул соңыннан болай дип язып чыкты
«Былтыр Казанга баргач, татар театрында бер спектакль карадым Бездә ул, мөгаен, уңыш казана алмас иле. Пьесаның һәм спектакльнең нигезенә милли дастан рухы салынган. Тамашачылар сәхнәдәге вакыйгаларны үтә якын кабул ит те: гөрләтеп кул чаптылар, каһарманны алдап тозакка кертә башлагач. «Анда барма'» дип ду килделәр Зал тулы өлкәннәр үз хисен бик җанлы һәм эчкерсез белдерде. Мин моның белән һич гә уйлап эш И1үче. салкын канлы хюн тамашачысы, театр сөюче буларак, гагар 1амашачысыннан әйбәтрәк, дияргә җыенмыйм Эш шунда ки. бу халыкларның рухи халәтләре төрле, тарихи тәҗрибәсе төрле»
Әйе тарихи шартлар халыкның рухи халәтен лә төрлечә формалаштыра. Шуңа күрә ике халыкта ике төрле зәвекъ булу да гаҗәп түгел. Әмма эстон һәм татар тамашачысын берләштерә торган яклар да бик күп икән. Мисалга, «Ванемуйне» йөз еллык юбилеен беренче эстон пьесаларыннан исәпләнгән Л Койдуланың «Шундый Мүлек яисә йөз бизмән тозмын сәхнәләштереп бәйрәм игә. Тартуның интеллектуаль тамашачысы беркатлы каһарманнарның гади көнкүреш маҗараларын Г. Камал театрындагы апайлар һәм агайлар төсле үк гөр килеп кабул итә. көлә һәм кул чаба. Сәнгатьнең тылсым көче кемнең генә йөрәген эретми!
Эстониядән кайткач, миңа К. Ирднең театр дөньясына багышланган китабы белән танышырга туры килде. Чит ил һәм совет сәхнә сәнгатенә, әдәбиятка һәм актерлык осталыгына, аерым әсәргә һәм теоретик мәсьәләләргә кагылган мәкалә һәм очерклар авторның гаҗәеп киң мәгълүматка, эзләнүчән характерга ия икәнлеген ачык күрсәтә иде. Актер, режиссер, театр тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе — мондый вазифаларны берьюлы башкарган кешеләрне үз сәнгатебез тарихы да белә. Милли театрыбызга нигез салучы Г Камал яисә аның эшен дәвам иттерүче К. Тинчурин исемнәре нәкъ менә шул хакта сөйли. Ләкин, кызганыч ки. алар эшчәнлеге башлыча татар дөньясында гына танылды һәм бәяләнде. Каарел Ирд исә Эстония Югары Советы президиумы әгъзасы. СССР халык артисты. СССР дәүләт премиясе лауреаты дәрәҗәләрен казанып, күп кенә алдынгы чит ил театрлары спектакльләрен асыл сәхнәләрендә карап, алар тәҗрибәсе белән «Ванемуйнеоны сугарып. эстон сәхнә сәнгатен үстерүгә күренекле өлеш кертә, анын уңышларын киңрәк даирәгә таныту, шулай аның абруен күтәрүгә ирешә. Әлбәттә, бу хәл шулай ук ике халык сәнгатенең төрле тарихи үсеш шартларына бәйле.
Ванемуйне — жыр алласының исеме.
Кечкенә халыкның зур. илаһи сәнгате. Аның сәхнәсендә Эгон Раннет белән Бертольт Брехт. Максим Горький белән һенрик Ибсен һәм дистәләрчә бүтән атаклы драматурглар, композиторлар очраша. Аның артистлары һәм режиссерлары, дирижерлары һәм балетмейстерлары дөнья театрлары буйлап сәяхәткә китәчәк эстон пьесаларына беренче сәхнә тормышы бүләк итә. Моны алкышламый мөмкин түгел
Эстония дип авыз ачасың икән, аның үз традицияләре барлыкка килгән кино сәнгате хакында да сөйләргә кирәк Дөнья чемпионы көрәшче И. Коткае, гроссмейстер П. Керес. олимпия чемпионы тимераякчы А. Антсон. теннисче Т. Лейус. жиңел атлет Р Тэлп. баскетболчы В Люют- сепп исемнәрен дә телгә алмый ярамый. Әмма тырыш, сәләтле эстон халкы турында бу хәбәрләр барыбер диңгездән бер тамчы кебек кенә булачак.
Татарга охшаган эстон г—ш—ч елефоннан сөйләшкәндә татарча исәнләшкән Айн Каалепны күрер | өчен мин Элва шәһәренә иртәнге унберләрдә килеп җиттем. Тартудан утыз чакрым чамасы көньяк-көнчыгышта урнашкан Элва шәһәрдән бигрәк авылны хәтерләтә иде. Нарат урманы эчендә утырганга. һавасы саф. Комлы үрләре арасында берничә күл ялтырап ята. Тарту халкы Элвага килеп, яшеллек кочагында ял итәргә, су буйларында кызынырга, кышын тау шуарга ярата икән.
Мин шәһәрчекнең көнчыгыш кырыендагы чыршы, наратлар арасында «яшеренгән» коттеджне эзләп тапканчы сәгать уникенче китте. Әмма Каалепларда әле иртә иде — мин аларга хуҗаны йокыдан уятып килеп кердем.
Айн Каалеп ләр шактый Уйлавымча, татар каны
катнашкандыр безгә Борын заманда ике арада элемтәләр ныграк булган, эстоннар культура ягыннан да Шәрекъ белән Гареп синтезы. Моны телебез дә куәтләп тора. Сез «мин. син» дисәгез, без «минә. синә» дибез. «Үлмәк» сүзебез төрки «улмак». ягъни булмактан киләдер әле. Таргу шәһәре исеме дә «тартар», ягъни «татар»дан алыну ихтимал!
Хуҗа тиз генә юына, табын әзерли: колбасалы бутерброд белән каһвә тәкъдим итә Шул арада бик рәхәтләнеп минем барлык сорауларыма да иркенләп җавап бирә. Университет укытучысы булуы да сизелә, тиздән ул папиросын пыскыта-пыскыта ишекле-түрле йөреп, әңгәмәнең җебен әз генә дә югалтмас ган. тарихи һәм бүгенге вакыйгаларга. эстон мәдәнияте үсешенең төрле мәсьәләләренә, әдәби тәрҗемәләргә, төрле әдәбиятларның даһи каһарманнарына кагылган мәгълүмат ташкынын ерып җибәрде Аның белән әнә шулай әңгәмә корганда мин берничә сәгать эчендә Эстониягә ничә килеп тә белә алмаган ачышлар ясадым үзем өчен!
Эстоннар Балгыйк буенда яшәүче иң борынгы халыкларның берсе исәпләнә Алар безнең эра башында ук иген игә. бишенче-алтынчы гасырларда монда һөнәрчелек үсә башлый. Балыкчылык, сәүдәгәрлек тә борынгыдан килә
Эстон халкы гасырлар буе төрле илбасарлар белән көрәшергә, үзе теләгәнчә яшәр өчен, бик күп кыенлыклар күрергә мәҗбүр була. Датчаннар. шведлар, алманнар 1721 елга кадәр хакимлек итә. әле бүген дә сакланып килгән күпсанлы ныгыт ма-замоклар әнә шул тарихи бәрелешләр хакында сөйли
Русия кулына эләгү, империянең яңа башкаласына якын булу Эстониядә XIX йөз ахырында ук төрле фабрикалар корылуга китерә Кренгольм мануфактурасы заманында Аурупаның иң эре туку фабрикасы төсендә таныла Тора-бара монда вагон төзү, кораб кору, фанера, целлюлоза, цемент һәм башка әйберләр җитештерү учаклары төзелә
Гражданнар сугышы барышында. 1919 елда. Эстония, ниһаять, янә бәйсезлеген к^йгарып ала буржуаз республикасын нигезли Бу сәяси үзгәреш аның икътисадына да тәэсир итми калмый Совет чыганакларына күз салсаң. Эстониянең бәйсезлеге эстон халкына бәла генә
Айн ага татарга охшаган кара чәчле. якты маңгайлы ябык бер ир-ат икән. Эш бүлмәсенә тәмәке исе сеңгән, кая карама — китап.кәгазь тузгып ята Китаплары, нигездә, латин хәрефләрендә. кара-каршы ике стена буендагы киштәләргә шыплап тутырылган. Эстончадан тыш алман. инглиз, испан, фин. француз һәм бүтән телләрдә тупланган төрле-төрле зурлыктагы һәм калынлыктагы томнар А Каалеп теге яки бу дәрәҗәдә аңлап, кырыклап телдә укый икән. Латинча, грекчаны да өйрәнгән, төркиләр белән дә кызыксынып тора икән.
Төнлә озык утырылды. — диде ул күз алдымда урын-җирен җыеп Рәхим итегез, утырыгыз, хәзер каһвә эчәрбез. Игътибар иттегезме кара кашлы. кара чәчле Айн абыегызга? Сары эстоннарга аз охшаганмын, әйеме? Безнең Вильянди ягында минем шикелле-
китерә, «сәнәгатендә кризис башлана, фабрика-верфьләре ябыла, эшсезлек. хәерчелек ябырылып килә». Әмма мин бүген үз республикасы тарихын, анда булып узган хәлләрне бик яхшы белгән галимнең өендә утырам, ул инде нәрсәнең ялгап, нәрсәнең чын язылуын бик ансат төртеп күрсәтә һәм аңлатып бирә ала.
Әйе, Беренче Дөнья сугышы алдыннан комсыз империянең илбасарлык омтылышларын көчәйтү өчен корылган куәтле линкорлар верфен, бәйсезлеккә ирешкәч, без сүтеп ташладык. Тыныч яшәргә теләгән кечкенә дәүләткә нәрсәгә кирәк ул? Рәсәй чимал чыганакларыннан мәхрүм калган тагын кайбер фабрикаларны эшеннән туктатырга туры килде, аларның иске җиһазлары белән Аурупада көндәшлек тотарлык товарлар җитештереп булмый иде, эчке базар исә тарайды. Петербург ихтыяҗларын канәгатьләндерүне күздә тотып үстерелгән авыл хуҗалыгы да куллану базарыннан аерылды. Чыннан да. шундый үзгәртеп кору барышында байтак кеше эшсез калды. Әмма хуҗалыкны яңа шартларга җайлаштырып кору, сәүдә бәйләнешләрен бүтән илләр белән бәйләү, илгә кирәкле яңа фабрикалар кору Эстония икътисадын бик тиз савыктырды, эшсезлек тә бик тиз юкка чыкты, без хәтта Польшадан эшчеләр китереп ялларга мәҗбүр булдык. Игенчелек, терлекчелек аякка басты — без инде утызынчы еллар азагында ук һәр савым сыерыннан өчәр мең литр сөт савып ала башладык. СССР мондый уңышка тагын илле ел узгач та ирешә алмады...
Бәйсез яшәү дәверендә барлык уку йортлары ана телендә белем бирә башлый, патша Русиясе вакытында даими эзәрлекләнгән эстон милли культурасы хөррият шартларында чын-чыннан яңарыш кичерә...
Эстон реалистик әдәбиятына нигез салучы Эдвард Вилле «Кырыс як». «Мяэкола сөтчесе» романнарында егерменче йөз башы эстон авылларындагы фәкыйрьлек, ачлыкны сурәтли. Ирексездән Мәҗит Гафури. Шәриф Камал әсәрләрендә гәүдәләндерелгән ярлылар тормышы искә төшә. Э. Вилденең «Мяэкола сөтчесе» баш каһарманы Тыну Прилуп. тормышын җиңеләйтү, берәр льгота алу хакына, хатынын карт морзаның сөяркәсе итүгә риза була. Ул чакта эстоннар нигездә авылда яши. күпләр гаиләсен туйдыра алмый интегә Менә шуны истә тотканда, бәйсез Эстония, чыннан да. байтак алга китә — уңдырышлы катлавы бик юка. ташлы басулардан үз ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек уңыш алу дәрәҗәсенә җитә.
Әмма бу тыныч үсеш куәтле күршенең күзенә арпа булып утыра. Патша Русиясенең илбасарлык сәясәтен мираска алган СССР җитәкчеләре югалган биләмәләрне кире кайтару хыялы белән яна башлый — аларга да диңгезләргә ачылган «форточка» һаман кечкенә булып тоела.
Мин Айн Каалеп өенә 1978 елның ноябрендә килеп кердем. Бу вакытта әле, дөрес булса да. кайбер нәрсәләрне сөйләргә, бигрәк тә язарга ярамый иде. Каалеп — эчкерсез зат. Урта Азиягә барып, үзбәк каләмдәшләрендә кунак булган, үзбәк шагыйрьләрен эстончага тәрҗемә иткән. Әнә шулай дуслаштым дип уйлап, андагы бер танышына язган хатында ул Н. Хрущевны һеббельс белән тиңләгән. Озакламый Эстония КГБсы «профилактика» эшен башлап җибәргән. Язучылар берлегенең ул чактагы идарәсе рәисе Юхан Смуулга бу эшне «йому». Каалепны бәладән коткарып калу өчен байтак көч куярга туры килгән. Теләсә кемгә ыша-нырга ярамаганын да белә А. Каалеп. әмма шундый нәрсәләрне сөйли миңа — исем китеп тыңлыйм. Бәлки ул мине тәкъдим итеп җибәргән кешеләргә ышанадыр? Әллә соң татарда илбасарларга каршы нәфрәтнең куәте булуына исәп итәме? Әллә үз йөрәгендәге нәфрәт шулай түгеләме?
Сөйли...
Тышта ябалак-ябалак кар ява. нәни форточкадан бүлмәгә саф һава керә. Кулларын артка куйган Айн Каалеп. ишекле-түрле йөри-йөри туган халкы башыннан кичкән михнәтләрне, ул ирешкән казанышларны аңлата. Аннары ул кабаттан сүзне безгә якын булган тел-әдәбиятка күчерә.
— Эстониядә унтугызынчы гасырда алман. аннары урыс теле йогынтысы көчле иде.— ди.— Соңрак бер төркем укымышлылар француз культурасы казанышларын алга сөрә башлады Бу әүвәлге ике агым тәэсиреннән арыну, мөстәкыйль нигезгә басуда әһәмиятле роль уйнады. Сүз байлыгыбыз милли җирлектә үсте, әмма кирәкне читтән дә алабыз Мәсәлән, «үз-үзеңә хезмәт күрсәтү» дигән төшенчә эстонча берничә сүз белән аңлатыла иде. Озын, җайсыз Берәү инглиз телендәге «селмо» сүзен гәкъдим итте. Үзе кыска, үзе телебезгә ятышлы Шул кереп китте хәзер кулланышка!
Әдәби телне баету, атамалар сайлап алу буенча Эстониядә конкурслар игълан ителә икән. Эстон теле җәмгыяте дә милли мәдәниятне үстерүгә күркәм өлеш кертә. Күптән түгел бу җәмгыять Элва урта мәктәбендә тел традицияләрен ныгытуга багышлап махсус җыйналыш уздырган Анда катнашучылар этимология, тарих, әдәбият, сәнгать үсеше мәсьәләләрен күтәргән, анда эстон телен өйрәнүче ике грузин кызы Тарту университеты студентлары да катнашкан. Җәмгыятьнең Тарту бүлегендә галимнәр, журналистлар, укытучылар — барысы дүрт йөз кеше әгъза булып тора икән. Алар эстон халык авыз иҗатын җыюга саллы өлеш керткәннәр.
Каалеп күп телләрдән шигъри әсәрләр тәрҗемә итә Барысын да асыл нөсхәдән. Софокл. Еврипид. Овидий. Шиллер, һейне. Хикмәт. Лорка дистәләгән шагыйрьләр, әдипләр нәкъ менә аның тырышлыгы белән эстонча сөйләшә башлый. Әйе. ул юкка гына Тарту университетының әдәби тәрҗемә кабинеты мөдире булып эшләми, юкка гына әдәби премияләр казанмый. А Каалеп алман. инглиз, испан, француз телләрендәге әдәбиятны күзәтеп бара, төрки телләр белән дә иҗади кызыксына, танышыр өчен махсус Урта Азиягә дә сәяхәт иткән. Китапханәсендә казакъча, татарча китаплар да бар Аурупа телләрендәге калын-калын томнар арасыннан килеп чыккан ул җыентыклар миңа Татарстанымны искә төшерде. Каалеп аларның берсен актаргалап:
Миңа татарча иркен аңлар өчен басылып бер атна утыру да җитә. диде. Күп телләрне үзләштергәндә төрле системалар белән канышасың, яңаларын төшенү дә җиңеләя.
Айн Каалеп чын мәгънәсендә юмарт җанлы, гади һәм эчкерсез кеше Эстоннарга шактый ук хас салкынлык, тәкәллефлелек, һавалылыктан азат булуы белән ул күпләрдән аерылып гора. Бу аның сөйләшүендә дә. башка мөгамәләсендә дә ачык сизелә. Ул. мәсәлән, миңа Тарту белән танышуны кайдан, ничек башларга кирәклеген дә аңлатты, берничә кешенең адресын да язып бирде Язучылар берлегенең Tap i у бүлегенә шалтыратып, кунакханәне дә кайгыртты һәм хәтта станция! ә кадәр озатып га куйды Игътибарның соңгы төренә мин Эстониядә бары Элвада гына тап булдым! Бу инде Айн Каалеп турында шулай ук нидер сөйлидер.
Казанга кайтып. «Социалистик Татарстан» гәзитенең 1957 елгы текмәсен актарганда, мин очраклы рәвештә яңа танышым исеменә юлыктым Бер нәни мәкаләдә эстон матбугатының Һади Такташ. Мәҗит Гафури әсәрләренә урын бирүе хәбәр ителгән иде. «Эдази» гәзите укучыларын гатар шагыйрьләре белән таныштыручы, әсәрләрен турыдан-гуры татарчадан әйләндерүче хәерхаһ зат Айн Каалеп булган икән
А Каалеп белән хатлар алышу Эстониядә каләмдәшләребезнең тәрҗемәгә ни кадәр җаваплы карауларын ачык чагылдыра Сүз аның бер шигырен Зәки Нури тәрҗемә игеп «Социалистик Татарстан»да бастырганнан соң башланып китте «Мин верлибр алымы белән язган идем, юрҗемәм рифмалы икән. Сез Назыйм Хикмәтне дә рифмалап гатар- чалаш г ырасы гмы?»• дип сораган иде ул. Бездә рифмасызмы рифмалыга әйләндерү яки киресенчә итү гадәти эш. Кызганыч ки. күпләрне бу бөтенләй борчымый, чөнки тәрҗемәче үзе дә күпчелек очрак га сайлаган әсәренең асыл нөсхәсен тотып та карамаган була, куян шулпасының
шулпасы белән эш итә ул. А. Каалеп исә, мин атаклы Ф. Тугласны татар укучысына тәкъдим итәргә җыенгач, асыл нөсхәнең моңын тояр өчен, әсәрнең сүзгә-сүз урысчага «аудармасын» гына түгел, эстончасын да җибәрде! Проза өчен шулкадәр әһәмиятлемени инде ул?! Үзе Габдулла Тукайны эстон укучыларына танытырга алынгач, беренче нәүбәттә әсәрләрнең татарчасын юнәтте. Шунлыктан, Тукайның «Шагыйр»е эстонча нәкъ асыл нөсхәдәгечә ритм, рифма, шундый ук музыкаль яңгырашта дөнья күрде.
Г. Тукай әсәрләрен эстончага күренекле шагыйрь, тәрҗемә эшенең танылган теоретигы һәм практигы Айн Каалеп әйләндерсә, сөекле шагыйребез турында эстонча беренче мәкаләне шундый ук абруйлы әдәбиятчы Оскар Кунингас бастырды.
Айн Каалеп сөйләгән тарихи серләрне, бик теләсәм дә. мин тиз генә кәгазьгә төшерә алмадым. Сәбәбе аңлашыладыр. Хәзер исә Молотов- Риббентроп килешүенең яшерен матдәләре тулысынча җәмәгатьчелеккә җиткерелде, Эстония үз бәйсезлеге белән яңадан кавышты. Бу хакта минем язуымның үткенлеге дә югалды. Әмма язмыйча да ярамый: гаделсезлек белән көрәш дәртен иң авыр елларда нәкъ менә шушы Айн Каалеп кебек кешеләр саклап килде һәм яшьрәк буынга хакыйкатьне сеңдереп калдырырга тырышты.
Балтыйк энҗесе
_ атвияне Балтыйк диңгезенең гәрәбәле яры дип атыйлар. Гәрәбәсе булгач, аның энҗесе дә булырга тиештер инде? Халкының аз санлы, иленең кечкенәлеге буенча Эстонияне һәм эстоннарны бәлки шулай атау урынлыдыр да? Шулар өчен генәме икән?
Мин бу хакта Таллинның Кадриорг паркында һәм Пирита пляжендә дә уйлап йөрдем. Моннан сиксән чакрымда. Фин култыгының аргы ягында. Суоми башлана иде. Балтыйк диңгезе Эстонияне тагын биш ил белән тоташтыра. Диңгез буенда урнашу аркасында республиканың климаты Татарстанныкыннан шактый җылырак — гыйнварның уртача температурасы бездәге ундүрт урынына биш градус кына салкын. Беренче мәртәбә монда килгәндә мин моны белми харап булдым: егермесе көнне яңгыр сибәли башлады, киез итегем чыпырдый башлагач, Таллиннда ботинкалар сатып алырга туры килде. Эстония башкаласының еллык уртача температурасы биш градус җылы икән. Явым-төшем Татарстан- дагыдан чагыштыргысыз дәрәҗәдә мулрак булганлыктан, эстон дуслар кышын да плащ киеп һәм зонтик тотып йөрергә мәҗбүр икән.
Бәйсезлек чорында Эстония табигый байлыкларын уйлап һәм сак үзләштерсә, икътисадын гармоник үстерүгә тырышса, совет дәверендә ул СССРның бер өлеше итеп карала һәм империя мәнфәгатьләреннән чыгып алга җибәрелә: цемент җитештерү һәм балык тоту бик тиз арада унбиш мәртәбә арттырыла, сланец казып чыгару елына утыз миллион тоннадан ашырыла, Эстонияне «интернациональләштерергә». халыклар дуслыгы республикасына әйләндерергә тиешле мигрантлар өчен зур-зур фабрикалар корыла һәм аларда эш кәгазьләрен йөртү урысчага — «милләтара аралашу теленә» күчерелә. Трансформатор, җылыту казаннары, бәрәңге алу комбайннары, сланец чыгару механизмнары, электр һәм радио аппаратлары гына түгел, хәтта нефть чыгару җиһазларын ясау да Эстониягә йөкләнә. Империя һәммәсен алдан чамалап планлаштыра: аерымланырга омтылсалар, нефть чыгару җиһазларына мохтаҗ Татарстан Эстониягә бәйле булсын, Эстония исә ул товарын сатар өчен Татарстанга, Әзербайҗанга яки Себергә ихтыяҗ күрсен. Эстониядә металл юк. нефть җиһазларын ясар өчен металл күп кирәк дисеңме? Бушка хафаланасыз, тегесен монда, монысын тегендә ташыганда, тимер юл транспортында эшсезлек булмаячак, шуның өстәвенә, ул Әзербайҗанны.
Татарстанны Эстония белән нык бәйләп торачак, моның файдасын инде империя юлбашчылары бик тә яхшы белә!
Бүре законнары гамәлдә чакта кечкенә ил дә, халык та тыныч һәм имин, үзе җитештергән малга, табигый байлыкларына үзе хуҗа булып, бигрәк тә рухи хөррияттә, иректә яши алмый Икенче Дөнья сугышы вакытында Эстонияне фашистлар басып ала. монда алар егерме концлагерь кора, гади халыктан алтмыш бер мен кешене, алтмыш дүрг мең хәрби әсирне юк итә. Лилли Про мет әйтмешли. «Советлар килә. » Эстонияне фашистлардан азат итүдә милләттәшебез. Советлар Союзы Герое тупчы Габдулла Гарифуллин һәм башка татар сугышчылары да катнаша Мин башта моңа хәйран горурланып йөргән илем, хәзер инде, күп кенә эстон укымышлыларының «азат итү» турысындагы фикерләре белән танышкач, бу хакта искә төшерергә икеләнәм!
Соңгы вакытта Татарстанның нефть хәзинәләре саекты, кайчандыр елына 104 миллион тонна җир мае биргән республикабыз хәзер 25 миллион дәрәҗәсенә төште. «Илдәге өч моторның берсен тагар нефте эшләтә!» дип горурланырга яраткан җитәкчеләребез хәзер инде Татарстанның битум нефтен чыгару хакында проектлар төзеп мәйханә килә Нишли болар, дип ачынам мин. киләсе буыннарга берни калдырмаска җыеналар лабаса Нефть кыяр түгел, өч ай саен үсеп җитешми, аны стратегик милли байлык санап, бәрәкәтле файдаланырга, халкыңның киләчәктә дә яшисе барын онытмаска кирәк Бар чагында бүре, юк чагында шүре сәясәте ярамый, бер көнлек мәнфәгатьне куып яшәү акылсызлык
Эстониянең сланец байлыкларын елдан-ел арттырып казып чыгара барганда, андагы акыл ияләренең империя комсыз нәфесенә борчылуларын һәм нәфрәтләнүләрен мин хәзер тирәннән аңлап кабул итәм. Алар дөмбер якынлашканда ук хәвефне тоемлый, без давылдан соң гына уянабыз.
Эстониядә гуып-үскән. гомер кичергән милләттәшебез Хәйдәр Миф-тахетдинов:
Без бик мәдәни халык арасында яшәвебез белән бәхетле, дигән иде миңа. Күршеләребез белән бер гаилә кебек торабыз, йорты да алар белән дүрт хуҗа баш кушып салдык.
Мифтахетдиновларны. төгәлрәге. Тарту университетының эстон те.те- әдәбиягы бүлеген тәмамлаган Рәмияне гатар-эстон мәдәни багланышларын җанландыру эшенә тарту иде теләгем
Рәмиянең бабалары Эстониягә Түбән Новгород өлкәсеннән 1850 елларда килеп урнашкан Икенче буын инде эстон мәктәбендә белем алган Хәйдәр абый механик. Рәбига ханым бухгалтер һөнәрен үзләштергәннәр.
Без элек Нарва ягында яшәдек, лиле Хәйдәр абый Тагарлар аерым мәхәлләгә тупланган, мәчетебез дә бар иде. Эстон мәктәбендә уку туктагач, җәен апа теле-әдәбиятын өйрәнә идек Буржуаз Эстония заманында татар мөгаллимнәре Суомидан. Ал мания белән Төркиядән киләләр иде.
Сугыштан соң Нарва. Раквере татарларының күбесе Таллиннга күчеп килә Әмма Хәйдәр абыйның ике сеңлесе кияүгә чыгып. Швециядә төпләнә. Абый кеше аларнын хәлен белер өчен Стокһолымга да барып кайта.
Мифтахстдиновлар гаиләсе эстоннарга тәмам үзләшеп беткән. Җирле халыкның әдәбият-сәнгатен дә яхшы беләләр һәм яраталар Әмма алар туган телне, туган җырны да онытмаганнар Рәмия Казаннан сүзлекләр, бүтән китапларны да алдырган, тагар әкиятләрен эстончага тәрҗемә игә башлаган.
Кызымның Казанга барасы килә, диде Хәйдәр абый Яхшы тәрҗемәче булыр өчен ана телен тагын да тирәнрәк белү кирәк Татарстанда туган әдәбиятыбызны да кирәгенчә үзләштерер иде
Мине бу эшкә университетта Айн Каалеп этәрде, -диде Рәмия — Искиткеч әйбәт кеше, Тартуга барсагыз, эзләп тапмый калмагыз. Ул мине Казанга Язучылар берлеге стипендиаты итеп бер-ике елга җибәрергә кызыга.
Мифтахетдиновлар гаиләсендә татар рухын саклауда Хәйдәр абый аеруча тырышлык күрсәтә, кебек тоелды миңа. Хәзерге гаиләләрдә ана кеше зуррак урын тота башлады. Чөнки бөтен өй эшләрен алар башкара, балалар тәрбияләү дә алар өстендә. Татар иренең патриархаль традициясен бу хәл бик нык какшата, аның психикасы моны авыр кичерә, гипке (реакция) рәвешендә ул кәҗәләнә, урынсыз гаугалар чыгара яки күп нәрсәгә битарафлык күрсәтә, икенче роль уйнау белән килешә башлый Бу инде милли гореф-гадәтләрнең дә йомшавына, ага-баба әхлагының зәгыйфьләнүенә һәм. хәтта, таркалуына да китергәли. Бу тискәре күренешләрдә марксизм идеологиясе һәм социализм системасы гаилә нигезенә салган «тигезлек» дигән бомба төп җимергеч көч булды, минемчә. Тигезлек дигән булып, без һәр җирдә, һәрвакыт хатын-кыз мәнфәгатьләрен генә яклый башладык. «Тигезлек» аның үзенә дә авыр йөк булып төште- аңа ике камыт кидерелде. өй эшеннән тыш ул иҗтимагый хезмәткә дә җәлеп ителде. Иренә матди бәйлелектән котылу, хәтта, тормыш алып баруда аңардан күбрәк көч түгә башлау хатын- кызга гаиләдә баш ролен дәгъваларга киң мөмкинлекләр ачты. Әмма ирләрнең зирәкләре һәм аңлылары бу иҗтимагый афәттән дә исән-имин котыла алды — алар гаиләнең матди ихтыяҗын гәэмин итүдә дә. балаларны тәрбияләүдә дә мичәүдәге ат дәрәҗәсенә төшмәде—авырлыкны төпкә җигелеп тартты.
Хәйдәр абый да әнә шундый нык буынлы, эшлекле кеше иде. Казаннан килүчеләр белән сирәк очратканлыктан, ул сүзне әллә кайларга борып, вакытын җилгә очырырга теләмәде, үзе аеруча кирәкле санаган якны — милли татар гаиләләрен коруны кузгатты.. Кайда яшәсәк тә. татарны сакларга кирәк, диаспорада бу эш аеруча кыен, алар Таллиннда Эстониягә гасыр башында яки аннан да элегрәк килгән иллеләп гаиләне беләләр, ләкин совет дәверендә милли җәмгыять таркалган, үзара сирәк очрашалар. Ике кызың буйга җиткәндә, аларны парлы итү дә ата-ана өстендә булырга тиеш бурыч лабаса...
Рәмия финчә төшенә, инглизчә иркен укый, алманча да аралаша алырлык дәрәҗәдә иде. Тарту университеты һәм эстон мәктәбе әнә шундый әзерлек тә бирә икән. Аның да чит телләрдәге китаплары, төрле альбомнары һәм энциклопедияләре бар. Мондый милләттәшләребезне татар мәдәниятенә хезмәт иттерү уе мине, әлбәттә, күптән кызыктыра иде. Бергәләп планнар кордык һәм Рәмия бераздан Татарстан язучыла- рының нәүбәттәге съездына кунак булып килде, милли башкаласы, андагы күренекле шагыйрьләр, әдипләр, галимнәр белән танышты, туган гелей, әдәбиятын махсус өйрәнер өчен бераздан Казан университетына Эстония Язучылар берлеге стипендиаты буларак килергә җыенды. Әмма адәм баласы ниятли, ниндидер башка көчләр язмышны хәл итә! Казанга дип юлга чыккан Рәмияне Мәскәүдә талыйлар — бөтен багажын, андагы кием-салымнарын һәм хәтта акчасын да вокзалның саклау камерасыннан «шуыталар». Кызыкай кире өенә борылып кайтырга мәҗбүр була. Ул арада Хәйдәр абый вакытсыз дөнья куя. Планнары бер-бер артлы җимерелүен күргән Рәмия шуннан соң эстон егетенә кияүгә чыга...
Сиксәненче елларда Эстония татарлары таркау хәлдә тормыш итеп ята иде. Аларның милли рухын алтмыш дүрт гаиләнең «Сөембикә» журналына язылуыннан гына бераз чамалап була иде.
1989 елгы җан исәбе алу мәгълүматларына караганда, монда дүрт меңләп милләттәшебез яши. аларның яртысы Таллинн шәһәренә тупланган иде. Азчылык милләтләрне йоту сәясәтен тоткан тоталитар режим какшагач кына, алар үзара якыная, милли җәмгыятьләрен барлыкка
китерә башлады. Соңгы килүемдә (1989) мии шул җәмгыятьнең актив эшлеклеләре рәссам Тимер Сайфуллин, укытучы Фәүзия һадиудлина, артистлыкка укыган һәм рекламфильмдә эшләгән Гаярь Зарифлар белән таныша алдым. Алар соңрак Казанга, Татар милли корылтайларына килеп, башкалабыз белән элемтәләрен ныгытып, шактый эш башкардылар. Җөмләдән, татар балалары өчен якшәмбе мәктәбе, өлкәннәр өчен әдәбия т-сәнгать кичәләре оештырып, беренче мәртәбә сабантуй да уздырдылар. Татарстаннан артистлар чакырып китереп, профессиональ сәнгать көчләребезнең концертын, спектаклен тамашага кылуга ла ирештеләр Институтның татар теле-әдәбияты бүлеген тәмамлаган Сарман кызы Фәүзия милли җирлегеннән күптән аерылган Эстония татарларына туган телне һәм җырны кайтару буенча нәтиҗәле эшләп килә Әмма Эстониянең тулы бәйсезлеккә ирешүе Татарстан белән бәйләнешләрне шактый какшатты. Милли матбугатыбызга язылу халыкара почта хезмәте баскычына куелганлыктан, аларны алдыруга күпләрнең буе җитми башлады Чөнки Эстония икътисадын базар тәртибенә көйләү күп катла- улылыклар кигереп чыгарды, халыкның гормыш-көнкүреш дәрәҗәсе күчешнең беренче дәверендә шактый түбәнәйде. Барып-килеп йөрүләр сирәгәйде, чөнки юл бәяләре бик нык артты.
Гаярь белән Тимернең ата-бабалары инде күптән Түбән Новгород якларыннан күчеп килгән, егетләрнең икесе дә шушында гуып-үсеп. эстон телендә белем-гәрбия алган, икесе дә эстон кызларына өйләнгәннәр. Сүз байлыклары зурдан түгел. әмма икесе дә татарча сөйләшергә тырышалар. Алар Таллиннда татар җәмгыятенең ныклы бер оясын, базасын корыр өчен шактый эзләнделәр, ләкин икыисадый бөлгенлек канат җәйгән дәвердә моңа ирешү бик кыен иде.
Безпетг татар төшеп калмый, тырыша-тырмаша, барыбер күтәрелү ' юлын габа. диде миңа Гаярь -Менә мин дә сәнгатькә хезмәт игәргә теләгән идем, әмма хәзергә бер кооперативка зшкә керергә мәҗбүр булдым. Совет чорында татарларның бергә оешуы шикле нәрсә исәпләнә бит Шунлыктан әле дә кайберәүләр милли җәмгыятебез барлыкка килүен белми. Сибелеп яшәгәч, бергә җыйналу да ансат түгел. Ләкин безнең тырышлыкларга эстоннар теләктәш карын. Алар безгә милли аңны, гореф-гадәт, культураны саклауда да үрнәк.
Аның сүзләрен Фәүзия һадиуллина да куәтләде
Җыйналышыр өчен бер мәктәптә, бер балалар бакчасында урын бирделәр Әлегә дәреслскләребез, сүзлскләребез җитми Югыйсә үз җырына, теленә тартылган милләт тәшләребез байтак Эстон дусларыбыз безгә радио-телевидение тапшыруларында катнашуга да юлны ачырга әзерләр көчебез генә җи гсен
Балачактан ук зурлап кабул итеп, инде риваять, легенда дәрәҗәсенә җиткереп. Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнгәнгәме, миңа ул бик ерак га калган шәхес, ул яшәгән еллар да инде чал тарих булып тоела иде Ә монда, Таллиннда. 1989 елда мин Тукай яшьтәше Нурҗиһан әби Мәһдиеваны күреп гаҗәпләндем. Ул Актаныш районының Уразай авылында дөньяга килгән. 1945 елдан Эстониядә яши Аның кызы Гагия апа Хәтере әйбәт әле. ди Ирем дә. улым да дөнья куйдылар. Әҗәкүлдән күчеп килгән идек, шушында төпләнеп калдык Әни. картаеп китсә дә, миңа иптәш әле Туган якларга сирәк кайтабыз, тамырларны әнкәй генә гел искә төшереп тора. Таллинн урамында балалары белән гатарча сөйләшеп йөргән Фәүзияне очраткач, бик сөендем Хәзер инде таныш тагарлар тагын да артты, шалтыратып, хәл белешәтәр. күңелле булып китә Бер ияләшкәч, монда җайга салынган тормышны iашлап кайтып китеп тә булмый шул
Эстония башкаласындагы Та гари урамы шәһәрнең нәкъ үзәгендә, бер башы белән Таллинның иң матур җире Җиңү мәйданына килеп терәлә. Таллинн кунакларының байтагы бу урам белән танышмый калмый, чөнки анда кунакханәләр идарәсе урнашкан Бүтән урамнардан ул бер
ягы белән дә аерылмый: шундый ук текә чирәп түбәле йортлар, шундый ук тар тротуарлар. Әмма Җиңү мәйданындагы «Палас» кунакханәсендә яшәгәндә, янәшәдә генә эстонча беренче иҗеккә басым ясап әйтелә торган «Татари» урамы сузылу күңелгә гел рәхәтлек биреп торды. Эстониядә тагын бер җирдә — Нарва шәһәрендәге Иске Паймыр урамында да тагарлар тупланып яшәвен хәбәр иттеләр миңа.
Эстон дөньяга йә кармак, йә ишкәк тотып килә, дигән әйтем бар икән. Ихтимал, элеккерәк заманнарда диңгез бу халыкның тормышында хәзергедән дә әһәмиятлерәк урын тоткандыр. Кешенең табигатьне үзләштерү мөмкинлекләре кайчандыр бик чикле булган -ул җирне ашлау, аны яхшырак эшкәртү, яхшырак чәчүлек куллану, эшне тиз һәм вакытында үтәү кодрәтенә тора-бара гына ия булган. Шуңа күрә дә эстон ипи телемен зур кисмәгән, ашаганда сынык калдырмаган.
Хәйдәр абый раслаганча, эстоннар — һөнәрле халык. Уйлап табуга, кул эшләрен оста башкаруга зур әһәмият бирәләр монда, һөнәрчелек әйберләрен сатып алуга да игътибар җитәрлек. Икътисадый яктан бигрәк. әхлак ягы әһәмиятле санала.
Әдәбият милләтнең бәгъре. шуна күрә теге яки бу халыкны яхшырак танып-белер өчен, әдәбиятларын күбрәк уку файдалы. Шул ук вакытта язучылары белән аралашу да гыйбрәтле — милләтнең холык- фигылен, җитлегү дәрәҗәсен чамалыйсың.
Вакыт кысанлыгы аркасында, мин кайбер каләмдәшләремә үз милли әдәбиятларыннан биш кенә том проза исемлеген төзеп бирүне үтенгән идем. Әмма үзбәк дускай да, әзәрбәйҗан кардәш тә исемлекне озынрак төзеделәр — аларда иң яхшы дигән әсәрләрне һич тә биш томга гына сыйдырып бетереп булмый иде! Эстон әдәбияты үрнәкләре исемлеген исә мин үзем яздым һәм аны берничә таллиннлы каләмдәшемә күрсәтеп киңәштем, һәркайсы берничә исемне кирәкмәскә чыгарды Шагыйрә Лий Сеппель исә, аңа күз йөгертү белән, кайбер әсәрләрне сызып атудан аеруча тәм табып:
Сез нәрсә, боларны инде без үзебез дә укымыйбыз, әйе, әйе! —дип кычкырып җибәрде.—Эстоннар инде алармы мәктәптә өйрәнмичә кала алмый. Тик сез баш ватып интекмәгез. Менә боларын да уйларга кирәк!..
Аның тырышлыгы белән сайланма эстон прозасы исемлеге икеләтә кыскарды. Әле яхшы дип калдырганнарының да җитешсез якларын Лий әйтми түзә алмады. Казанга кайткач, мин гыйбрәт өчен исемлектән сызылган кайбер эстон повестьлары белән дә таныштым. Бездә алар да, һичшиксез, макталып телгә алыныр иде!
Муса Җәлил шигырьләрен турыдан-туры татарчадан тәрҗемә иткән Лий Сеппель белән дә мине Леннарт Мери таныштырды. Шагыйрә, Тарту университетының эстон теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң. Бакыда әзәрбәйҗан телен өйрәнгән. Ул төрек, әзәрбәйҗан шигъриятен эстон укучысына җиткерү белән шөгыльләнә, оригиналь әсәрләр дә иҗат итә. Татарчадан тәрҗемәләрнең Эстониядә әллә ни артмавын Лий ханым Татарстанның үз тырышлыгы чамалы булуына бәйли.
— Әдәбиятыбыз башка телләрдә дә дөнья күрә алсын өчен, без иң яхшы әсәрләребезне аерым-аерым хикәя, шигырь җыентыклары итеп туплап, инглиз, алман, француз телләрендә сүзгә-сүз тәрҗемәләрен әзерлибез һәм аны башка халыкларның тәрҗемәчеләренә бүләк итәбез. Әдәбиятыбыз, язучыларыбыз турында язылган белешмәлекләрне, махсус монографияләрне дә әлеге телләрдә бастырып чыгарабыз. Болар барысы да ят милләт фикер ияләренә безнең белән танышу, ошаган әсәрләрне сайлап алу, аннары инде кирәкле әсәрләрнең асыл нөсхәләрен табу мөмкинлеген җиңеләйтә. Мәскәүдә күп телләрдә чыгарыла торган «Совет әдәбияты» журналының Эстониягә багышланган махсус саны дөнья күрүдә дә безнең активлык соңгы рольне уйнамагандыр. Әмма... иң мөһиме, әлбәттә, әдәбиятның сыйфат ягы инде!
Таллиннда һәр килүемдә мин бер кафеда тукланырга ияләштем — монда беркайчан да диярлек чират торасы, кышын чишенәсе юк. бик тиз хезмәт күрсәтелә. Иртә ачыла, соң ябыла, ризыкның исә томалап пешерелгән әчкелтем кәбесгә белән сосискасы, каһвәсе һәрвакыт булып тора. Кая барсаң да, каһвә генә, Таллиннда чәй табармын димә! Бу хакта әллә инде Лилли ханыма да зарланган булганмын, бер килүемдә ул мине телефоннан өйләренә чакырып
Менә дигән һинд чәе белән сыйлаячакмын Англия фирмасыныкы. Бу фирма чәй җитештерү белән 250 ел шөгыльләнә инде. Менә күрерсез, ул совет фабрикалары чыгарган, чүп үләннәре кушылган «һинд» чәенә бөтенләй охшамаган, миңа аны Суо.мидан китереп бүләк иттеләр.— диде.
Лилли ханым татарларның чәй яратканын яхшы белә. Дөнья күргән кеше буларак, үзе дә каһвә, какаолар белән генә чикләнми, төрле үләннәр кушын пешерелгән чәйне сәламәтлеккә аеруча файдалы саный.
Чәй сары мәтрүшкә, шалфей, акчәчәк, эт шомырты чәчәге кушып пешерелсә, тонусны, кәефне күтәрә.— ди ул.— Бу үләннәрне сөт белән кайнатып эчсәң, мигә, бөерләргә шифалы. Сез яшь шул әле, дәваланырга ихтыяҗыгыз юкгыр.
Инглиз чәеннән әллә нинди тәмле хуш исләр килә. Чәй эчкәндә сүз «Примавера» романы тирәсендә куерды Бу романны Мәскәүнең рәсми даирәләре ошатмаган, аңарда «бөек өлкән кардәшкә» ихтирамсызлык, хәтта аны мыскыл итү рецидивларын тапканнар, инде типографиядә басылып беткән хәлдә, аны сатуга чыгарырга теләмәгәннәр, хәзер инде аны чит илләрдә тәрҗемә итеп бастыруга таяк тыгалар икән. Романны чит илләрдә исә бик яратканнар. Мәскәүнең каш җыеруыннан өрекмәгән дәүләтләр инде бастырып та чыгарганнар. Әйтик. Суоми. Румыйния. Словакия. Румыйннар маҗар телендә дә баскан, шул тиражның бер өлешен, алдан ук килешеп куеп, Маҗарсган да сатып алган Ә менә болгар, поляк, чехлар әле һаман нәшер итәргә рөхсәт ала алмыйлар, имеш.
Сез анда шовинистларны тешләгән шул,- дидем мин. — Алар моңа күнекмәгән, җеннәре чыгуы аңлашыла.
Каһарманнарымның исемнәрен алмаштыру тәкъдимнәрен дә ишеттем инде, диде Лилли ханым әче елмаеп. Христиан исемнәрен кайберәүләр нигә урысныкы гына итеп саныйдыр. Сез романымны гулы- сынча аңладыгызмы икән? Анда мин дини мифләрне. аларнын каһарманнарын да символик рәвештә файдаландым Күп белемлегемне күрсәтер өчен түгел, кинаяләп фикер әйтер өчен
Сезнең кыенлыкларны ходай безгә бирсен иде, дидем мин көрсенеп Без хәзер бөтенләй фаҗигале шартларда яшибез Сиксәненче еллар Казанында соңгы татар мәктәбе жан биреп ята. Җитмешенче елларда безнең бер укымышлыбыз Свердловск өлкәсенең Себер чигендәге бер тагар авылына барып гекция сөйләгән Тын да алмыйча тыңлаганнар моны. Сүзен тәмамлагач: «Сораулар бармы?» дигән бу Залның өне дә ишетелми икән. Соравын кабатлагач, залдан берәү кыюсыз гына: «Лекциягезне гагын бер кабатлагыз әле», дип үтенгән «Сез мине аңламадыг ызмыни?» дип аптыраган лектор. «Аңладык, әмма үз колагыбызга үзебез ышанмыйбыз татарча да лекция сөйлән була икән ләбаса Инде егерме ел т уган телебездә доклад-лекция сөйләгәнне ишеткәнебез юк иде. бик тансыкладык!» дигән әлеге абзый.
Хәзер шушы хәл Татарстанга да якынайды, күренекле өлкән азучыларыбыз да: «Без инде соңгы көзге яфраклар хәленә калганбыз икән, азганнарыбызны укырга укучы да бетеп килә», дип сукрана. Яшьләребез хәзер иҗат игәр өчен башка гел өйрәнергә мәҗбүр, дидем мин хуҗаларг а.
Лилли ханым безнең милли яшәешебез шулкадәр мөшкел хәлгә төшүен күз алдына да кигермәгән икән. Минем һич гә шаярып сөйләшмәвемне төшенгәч, ул:
— Тәүфикъ, сез татарча укучы бер кеше калганчы туган телегездә язарга тиеш. диде. Язучы яза икән, димәк, әдәбиятыгыз яшәячәк Әдәбият үсү милли телнең яшәвен аңлата. Теле дә. әдәбияты да яши икән, милләт тә юкка чыкмаган дигән сүз. Бәлки әле хәлләр сез аңлатканча ук өметсез дә түгелдер, бәлки тиздән уңай үзгәрешләр башланыр. Халыкара багланышларыбыз зәгыйфьләнсен, без тышкы дөньядан ераклашсын. аерылсын өчен, берничә ел элек югарыдан килгән әмер белән Тарту университетының француз теле бүлеге ябылган иде. Без шуны кире ачтырыр өчен даими чыгышлар ясап тордык, өзлексез «югарыга» мөрәҗәгатьләр яздык һәм менә максатыбызга ирештек...
Соңгы укучы юкка чыкканчы' Берәр юату сүзе ишетергә теләсәм дә. мин мондый ук киңәшне көтмәгән идем.
— Сездә хәлләр әйбәт әле. дидем мин Урамда урысча эндәшүчегә җавап бирмичә узучылар да әз түгел. Казанда мондый мөгамаләне милләтчелеккә саныйлар, билгеле.
— Безне дә аңларга кирәк, диде моңа каршы Лилли ханым — Күп киләләр Эстониягә, һәммәсе урысча сорау бирә. Аларның барысына да урысча гына җавап биреп торсак, тиздән Таллиннда туган телебез яңгыравы ишетелми дә башлар. Болай да инде без хәзер башкалабызда азчылыкка калдык.
Саубуллашкан чакта Лилли ханым:
— Таллиннга яңадан юлыгыз төшкәндә берәр чит ил телен дә өйрәнеп килсәгез, әңгәмәләребез тагын да җанлырак булачак, диде.-—Без инде сезгә «эстон телен үзләштерегез» дип әйтмибез. Тик безне һаман бер телдә сөйләшү йончыта. Абайлагансыздыр, кирәкле урыс сүзләрен исемә төшергәнче миңа хәйран төртелеп торырга туры килә. Зыялыларыбыз- ның рухи халәте исә аралашу коралын да төрлеләндерүне хуп күрә.
Укымышлылар. әлбәттә, кайда да аңлырак инде. Чын укымышлылар! Ә менә гади халык милләтара багланышларны ничек кора? Аларнын фикер йөртүе ничегрәк?
Кунакханәгә кайткач, мин монда кизү торучы хезмәткәр белән сөйләшеп утырырга тырыштым. Әңгәмәбез тиз генә ялганып китмәде. Беренчедән, аңа яңадан-яңа кунакларны урнаштырып мәшәкатьләнергә туры килде. Аннары... аның монда килүчеләр белән серләшеп утырырга һич тә теләге юк иде. Татарстаннан юлга чыгуымны, эстон әдәбиятын яратып укуымны аңлатып, кызыксынуымның ихласлыгына ышандырыр өчен, яңа сатып алган «Эстонча-урысча сүзлег»емне дә алып килеп күрсәттем, нинди татар икәнлегемне әнә шулай шактый озак танытып торгач кына, ул бераз ачылып китте. Унынчы классны яңарак тәмамлаган кыз икән. Күптән түгел генә шушы эшкә урнашкан.
— Килүче кунакларның күпчелеге эстоннармы? — дидем мин.
— Кая ул! Безнекеләр, кайчан карама, эштә. Русиядән урыслар агыла. Киләләр, киләләр, үзләренең шәһәрләре юкмы икән әллә аларнын'1
— Ошамыйлармы әллә алар?
— Ничек ошасын инде? Теләсә кайда төкерәләр-какыралар. чүп ыр-гыталар. сүгенәләр — фуу! Чәчәкләребезне таптыйлар, каршыларында кызыл ут янып торуга карамастан, урам аша чыгып китәләр.
— Барысы да андый түгелдер инде?
— Эстон теле, культурасы белән берсе дә кызыксынмый Ә малыбызны кирәксенәләр. Алар безне бөлдерер. Эстониягә зыян итәр өчен генә киләләр. Безне хөрмәт итә белми дә. белергә теләми дә алар...
Эстониягә латышлар, литваннар. финнәр һәм бүтән ил ватандашлары да килә, әмма аларны бер дә хурлап телгә алмады бу туташ. Урыс агай да: «Ят монастырьга үз уставың белән килеп кермиләр», ди үзе. Әмма гамәлдә еш кына моны онытып җибәрә. Шуңа күрә «Палас» кунакханәсе хезмәткәренә ул дәгъва белдерергә дә. үпкәләргә дә тиеш түгелдер. Монда кемнең кемлеген тиз чамалыйлар, үзләренә таләпчән булган шикелле, башкалардан да кешелекле, әхлаклы булуны көтәләр. Аз санлы
халык ул эстоннар, кечкенә ил ул Эстония. Әмма, ата-бабаларыбыз әйткәнчә, кечкенә, кечкенәдән йөзек кашы ясыйлар, зур белән ләгән төбен ямыйлар...
Күңел якынлыгы
_ алыклар дуслыгын үстерүдә әдәби тәрҗемәләрнең мактаулы урын тотуын беләбез. Ләкин бу өлкәдә татар-эстон хезмәттәшлеге башлангыч хәлендә генә әле. Л. Койдула. Э. Вилде. Ф Туглас, А. Тамсааре кебек халыкара танылган күренекле язучылары булуга карамастан, бездә илленче елларга кадәр эстон матур әдәбигы гомумән тәржемә ителмәгән.
Татар-эстон мәдәни багланышлары Эстония СССР составына кертелгәч кенә юлга салына башлаган. Атаклы галимебез Мөхәммәт Идриси. мәсәлән, эстон телендә эшли торган линотип һәм язу машинкаларының клавиатурасын ясан биргән. Г. Камал исемендәге татар академия театрында Эйно Алының «Сукыр». Әлмәт театрында Эгон Раннетнын «Юлдан язган» пьесалары куелган. «Балтыйк буе хикәяләре» җыентыгында, ике басмасы чыккан «Балтыйк буе шагыйрьләре» китабында һәм вакытлы матбугатта эстон әдәбияты үрнәкләре урнаштырылган
Эстониядә безнең сәнгатебез әүвәле Фәрит Яруллинның «Ванемуйне» театрында куелган «Шүрәле» балеты белән танытыла. Аннары бу әсәр Таллинн сәхнәсенә дә күтәрелә
Эстон телендә безнең әдәбият Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» (1953 ел. 10000 данә). Гомәр Бәширевнең «Намус» (1953 ел. 8000 данә) романнары һәм Муса Җәлил шигъри җыентыгы «Батырлык юлы» (1969 ел 5000 данә). Ләбиб.) Ихсанованың «Саралан малайлары» (1973 ел. 15000 данә) повесте төсендә укучылар кулына килеп керә. Алдарак язылганча, вакытлы матбугатта Габдулла Тукай. Мәҗит Гафури, Һади Такташ әсәрләре дә дөнья күрә.
Татарстан Бөек Ватан сугышы вакытында эстон сәнгать эшлекле тә- рен дә үзенә сыендырган. Татар дәүләт филармониясендә Прийт Пый т- дроос җитәкчелегендә хәтта махсус эстон ансамбле дә оештырылган
Сәнгать байлыкларыбызны алмашуга да мисаллар китерергә мөмкин. Татар җыры «Сандугач»ны эстон кызлары да яратып башкара СССР халык артисты Георг Отс исә Салих Сәйдәшевнең «Әдрән диңгезмен яңа буяулар белән баетып яңгырата Минемчә, ул бу җырны мелодраматик pyxia сузучы кайбер татар артистларыннан аермалы рәвештә. киңрәк колачлы, баерак төсмерле, кырысрак һәм дәһшәтлерәк итеп башкара, табигать стихиясен тулырак күз алдына бастыра Хәер, диңгез буенда үскән җырчының көйне йөрәгенә тирән сеңдерүе һәм аны үзенчәлекле бәян игүе гаҗәп тә түгелдер Шунлыктан Отсның җырга яңа төсмерләр кушуы сәнгатебез өчен бик тансык хәл. Мин алдарак телгә алган Арви Сийг сүзләренә иҗат ителгән җырны Ринат Ибраһимов башкаруында тыңлау исә эстон дусларыбызга күңелледер
Таллиннан китәр алдыннан мин тагын бер мәртәбә киштәләрендә меңнәрчә эстон китабы тезелеп торган кибеткә сугылдым Көтмәгәндә күзем латин хәрефләре белән басылган тагар исеменә төште Рафаил Такташның сәнгатькә багышланган монографиясе эстон телендә Шагыйребез Һади Такташның улы эстон укучысына юл тота! Бу уңайлан, бәлки. Рафаилның анасы Гөлчәһрә Хәмзина-Такташеваның сугыштан соңгы елларда Эстониянең гаделия министры булып эшләвен дә телгә алырга кирәктер’ Аңа тукталабыз икән, нигә соң әле Эстония сәхнәсендә Республиканың халык артисты А. Бәдретдинованың уңышлы чытыш ясавын. Әхмәт Даутовның В Кингисепп исемендәге Эстон академия драма театрында уйнавын, шагыйрә Л. Хөсәенованың эстон шитьрняген
урысчага тәрҗемә итүен, сурәтче Нәкый Бикташовның Эстония сәнгать институтында белем алуын да әйтеп китмәскә'7 Алар барысы да ике халыкның хезмәттәшлегенә мисал лабаса!
Хезмәттәшлегебезне раслаган икътисадый алыш-бирешләрне дә оны-тырга ярамас. Татарстан Балтыйк буена компрессорлар һәм самолетлар, мех һәм полиэтилен, автомобильләр һәм медицина кораллары, кетгут һәм фото-кинотасма. тагын башка әйберләр җибәреп тора. Эстония үзе балык консервлары һәм радиолгычлар. экскаваторлар һәм электр двигательләре, тукыма һәм кием-салым, янә бүтән нәрсәләр бирә. Мондый хезмәттәшлек Эстония тулы бәйсезлеккә ирешкәч тә тукталып калмады, аның хөкүмәт вәкиллеге махсус Казанга килеп, ике якка да файдалы килешүләр төзеп китте.
Милли тигезлек, гаделлек турында лаф орырга яраткан тоталитар коммунистик режим СССР халыкларын төрле сортларга бүлеп идарә итте, автономияле республика статусына гына ия татар халкына Русия алашасы вазифасы гына йөкләнде, империя өчен кара эшләрне башкару тапшырылды, рухи эшчәнлеген нормаль җәелдерү төрлечә чикләнде һәм тоткарланды. Хәгта әдәбият-сәнгат ь атналыклары уздырганда да Татарстан автономияле республикалар даирәсендә генә калдырылды. Үзбәге- стан белән атналык алмашырга теләгәч, безгә анын Каракалпак АССРын. Украинага барырга омтылгач, бер өлкәсен генә атап күрсәттеләр Халкыбызның горурлыгын кимсеткән, аның хәтта кардәш халыклар белән табигый бәйләнешләрен сакларга комачаулаган мондый әхлаксыз тыюлар мине дә күптәннән борчып килә иде. Шуңа күрә икенче тапкыр килүемдә бу хәлләрне Лилли Прометка сөйләп бирдем.
Эстоннарда гаделлек хисе көчле Бәлки сез әнә шул ямьсез милли сәясәтне кире кагып, безнең белән тиң баскычта әдәбият атналыгы алмаша алырсыз? Бу адым сезне автономияле республика дәрәҗәсенә төшермәс, әмма безгә әнә шул автономия кысаларыннан чыгарга омтылышыбызда күңелле, дәрт өсти торган бер вакыйга булыр иде. Сезнең казанышлар белән танышу, бәлки, безнең аңгырайтылган башыбызга гыйбрәт очкыннары төшерер, уятыр һәм уйлатыр иде...
Аз саплы халыкларның СССРда уртак кайгылары, уртак борчулары бик күп. аларны аерым-аерым гына уңай хәл итү мөмкин түгеллеген Л. Промет та. аның ире Р Парве да бик яхшы аңлыйлар иде. Шуңа күрә алар тәкъдимемне хакимияттә утырган җитәкчеләргә төшендереп карарга булдылар Мәсьәлә тиз генә хәл ителмәде, әмма РСФСР карынында газапланган Татарстанга дусларча илтифат күрсәтү уе әкренләп ныгый барды һәм 1989 елда Эстония Язучылар берлеге идарәсендә рәсми рәвешлә хупланды Эстон дусларыбыз бу бәйрәмне уздыруда аннары шундый зур егетлек күрсәттеләр безне башта үзләре кабул иттеләр. 1989 елның декабрендә Аяз Гыйләҗев. Мөхәммәт Мәһдиев. Тәлгать Галиуллин. Равил Файзуллин. Ринат Мөхәммәдиев һәм башкаларны эченә алган сигез кешеле вәкиллек Таллиннга килеп төште.
Әдәби атналык уздыруның төп максаты Эстониянең төрле тармакларда-гы казанышлары, бигрәк тә әдәбият-сәнгатьтәге уңышлары белән танышу. Эстония укучыларын, җәмәгатьчелеген Татарстан һәм аның культурасы белән таныштыру, дуслык, хезмәттәшлегебезне яңа югарылыкка күтәрү иде.
Атналык файдалы узды. Эстония матбугаты, радио-телевидениесе кунакларга зур игътибар күрсәтте, тагар әдәбияты үрнәкләре эстон һәм рус телләрендә җәКГёгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Язучыла- рыбыз эстон каләмдәшләре белән очрашты. Таллинн һәм Тарту шәһәрләре. авыл районы, университет, китапханәләр һәм музейлар, мәдәният йортлары һәм фабрикалар. Балтыйк буеның үзенчәлекле табигате һәм тарихи-архитектура һәйкәлләре, Таллинның татар диаспорасы вәкилләре белән танышты. Татар язучылары Эстония тормышын, эстон халкының милли рухын, ирек өчен алып барган көрәшен күреп, тоеп, каләмдәшләре белән эчкерсез шәхси дуслык урнаштырып кайттылар.
1990 елның июнендә Татарстан Эстония кунакларын кабул итте. Чынлыкта исә республикабызга эстон һәм фин язучылары бергәләп килде Берләшкән вәкиллекнең җитәкчесе. Эстония Язучылар берлеге рәисе урынбасары Арво Валтон Татарстан Язучылар берлегендә узган очрашуда:
— Татарлар җиде миллионлы халык, эстоннар—бер генә миллион. Сезнең белән тигезләшер өчен, без якын туганнарыбызны - биш миллионлы Финляндия вәкилләрен дә алып килергә булдык,—диде.
Уен-көлкенең мәҗлесне җанландырып җибәрүе хак Әмма безнең өчен тагын да куанычлысы күрше автономия республикалар белән генә әдәби атналыклар алмашырга мәҗбүр булган Татарстанның бу юлы союздаш республика һәм бәйсез дәүләт вәкилләрен рәсми рәвештә кабул итүе иде
Татарстанда эстон әдәбияты атналыгы (сулдан унга) Үло Тонтс. Ерма Каннила. Харри Йыгисалу. Анита Конкка. Арво Валтон. Ринат Мохәм.мәдисв. Тәүфикъ Әйди.
Та rapci анда узган эстон-фин әдәбияты атналыгында эстон язучылары Валерия Вилланди. Харри Йыгисалу. Үло Тонтс. Олев Ремсу. нәшрият хезмәткәре Мария Оямаа. фин язучылары Ерма Каннила. Анита Конкка һәм СССР-Суоми дуслык җәмтыяге хезмәткәре Пулму Маннине катнашты Кунаклар башкалабызда һәм Болгарда тарихи һәйкәлләребез, музейларыбыз белән ганышты. Тукай-Кырлайны тамаша кылды, сабантуйда катнашты, каләмдәшләре һәм укучылар белән очрашты, аерым язучыларның өйләрендә булып, татар тормышын якыннан күрә алды. Бу көннәрдә Татарстан матбуга1ы Эстониягә багышланган, эстон әдәбияты, сәнгате казанышларын сурәтләгән байтак язмалар нәшер ит ге Радио-телевидение аша кунакларыбыз эстон культурасы үсеше хакында сөйләде Атналык көннәрендә күренекле эстон әдипләренең новеллаларын туплаган «Бәхетлеме икән ул» җыентыгы, тәзит-журналларыбызда эстон каләмдәшләрсбезнен шигырьләре һәм хикәяләре басылып чыкты
Беренче мәртәбә Татарстанга килгән эстон һәм фин язучылары әдәби атналык алмашуның икс якка да файдалы икәнлеген үз күзләре белән күрде, үз акыллары һәм хисләре белән моңа тирәнтен ышанды. Катлаулы һәм озын тарихлы татар халкының. Балтыйк буендагы өч республиканың— Латвия. Литва, Эстониянең тулаем икътисады суммасыннан өстенрәк куәткә ия Татарстанның бүгенге тормышы белән танышу, аның юмарт кунакчыллыгын тату аларны сокландырды һәм гаҗәпкә калдырды. Алар монда үзләрен якын күргән, хөрмәт иткән халык яшәвен, бу халыкның Балтыйк буе белән дуслыкка һәм хезмәттәшлеккә омтылуын бөтен күңелләре белән тоеп дулкынландылар Шушы тәэсирләрен Арво Валтон «Сезнең халыкка сокланам» («Социалистик Татарстан», 29.VI. 1990) дигән интервьюсендә, Олев Ремсу «Оккупациягә 450 ел» («Ээсти экспресс» г.. 17.VIII. 1990 Таллинн) мәкаләсендә уртаклашты, безгә мәхәббәт тулы язмалар бүтән басмаларда да нәшер игелде. Хәбәр итүләренчә. бездә булган язучылар атналык тәэсирләрен кайтып сөйләгәч. Шәрекъкә таба борылуны дәрәҗәле эш санамаган. Казанга килергә вакытын «әрәм» итәргә теләмәгән кайбер эстон «бөекләре» форсатны кулдан ычкындырулары өчен бик үкенгән икән Атналыкта катнашкан күренекле әдәбият галиме Үло Тонтсның соңрак миңа язган хатында (29.VI. 1990) исә менә мондый юллар да бар иде:
«Кадерле Тәүфикъ! Хәзер инде мин Казанга яңадан бару турында хыялланам. Мин сезнең берәр уку йортыгызда эстон әдәбияты турында унбиш-егерме сәгатьлек лекцияләр сөйли алыр идем. Милли культура үсешенең әһәмиятен күрсәтеп, аз санлы халыкның мәдәни тәҗрибәсен сурәтләп. Шәхсән ышануымча. без бары көчле милли культура барлыкка китереп кенә, үз йөзебезне саклап кала алдык».
Күренекле эстон шагыйре һәм галиме Миһкел Веске (1843—1890) үзенең соңгы гомерен Казанда уздыра университетыбызда фин-угыр телләрен укыта, әдәби иҗатын дәвам итә. Ул дөнья куйганнан соң, университетта фин-угыр телләреннән икенче эстон профессоры Николай Андерсон сабак бирә.
Миһкел Веске үлеменә йөз ел тулганда без аның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп чыгардык, Республикабызда эстон әдәбияты атналыгын уздырдык. Эстония картасына күз салгач, мин тагын бер кызык хәлгә гаҗәпсендем: кунакларыбыздан Харри Йыгисалу һәм Арво Валтон Казари елгасы төбәгендә туган иде! Бәлки бу очраклы туры килүләрдер, әмма миңа монда табигатьнең ниндидер бер эчке бәйләнеше, бөек эчке сере дә бар кебек тоелды!
Валерия Вилландинең Мәдинә Маликова; Харри Йыгисалу, Анита Конкка. Үло Тонтсларның Аяз Гыйләҗев; Ерма Каннила. Пулму Маннине әфәнделәрнең безнең өйләрдә булулары, Арво Валтон. Олев Ремсу. Мария Оямааларның күренекле татар язучылары белән дустанә шартларда аулакта очрашулары, эчкерсез әңгәмәләре, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне иркенләп ачыклаулары арабызда күңел якынлыгы, теләктәшлек барлыгын бик ачык күрсәтте. Бу аралашу өч республика җирлегенә татулык, үзара ярдәм орлыкларын чәчү булды. Ул орлыкларның көне-елы белән уңыш бирүен көтәргә ярамый, әмма без игелек чәчүебезне һәм аның кайчан да булса һәркайсыбызга яхшылык булып кайтасына ихлас ышанабыз.
Без Татарстанда уздырылган эстон әдәбияты атналыгында катнашкан Суоми (Финляндия) язучылары хакында электән берни белми идек. Әсәрләрен тәрҗемә итүне дә оештыра алмадык. Әмма алар күп кенә кызыклы романнар авторы Анита Конкка ханым һәм күренекле әдип. Суоми Язучылар берлегенең элекке рәисе Ерма Каннила әфәнде Татарстанга килә алуларыннан бик шат калдылар.
— Мин татарларның безгә ерак кардәш булуын белә идем, әмма аларның шундый эчкерсез, ягымлы, туганнарча җылы мөнәсәбәт күр- 130
сәтүләрен һич гә көтмәгән идем, диде Ерма әфәнде.— Болгарда һәм Казанда тарихи һәйкәлләрегезне күрә, үткән тормышыгыз белән якыннан танышу, шундый матур, күп бизәкле сабантуй бәйрәмегездә катнашу. җыр-биюләрегезне тамаша кылу, тәмле-татлы ризыклар белән сыйлану барысы-барысы мине чын-чыннан әсир итте. Мин монда үзем өчен яңа дөнья ачтым. Сезнең белән элемтәләребез элегрәк башланмавын кызганам!
Без гел Парижга. Римгә, жылы диңгез буйларына тартылабыз, диде Анита ханым. Анда бару җиңел, сервис ансат тәэмин ителә, туристлык фирмалары бөтен мәшәкатьне үз өстенә алып, сәяхәтләрне даими оештырып тора. Көнбатыш телләрен иркен белү психологик киртәләрне дә киметә. Әмма мин дә Көнбатыш белән генә мавыгу файдалы түгеллеген Татарстанга килгәч бик әйбәт аңладым Ел саен Суоминың һәр унынчы кешесе чит илләргә бара. Көнбатышка! Ни өчен? Әйтерсең, башка якларда мәдәният, матур табигать, безне санга санаган халыклар юк!
Мин Суомида да татарлар яшәвен белә идем, әмма аларнын фән һәм мәдәнияттәге тырышлыкларын, милли гореф-гадәтләрен, туган телләрен саклау буенча зур эш эшләүләрен Казанга килгәч. «Татарико» җыентыгын укыгач кына ачыкладым. «Татарико» җыентыгы исә 1987 елда һилсинкидә басылган икән! Кызык та. уңайсыз да булды моны ачыклау. Алданрак кызыксынырга кирәк иде ләбаса! дип өстәде Ерма әфәнде.
Мин бу урында Арво Валтон сүзләрен кигерү дә урынлы булыр дип уйлыйм.
«Казан татарлары кая гына барып чыкмаган,- ди ул алдарак телгә алынган интервыосендә.- Евразиядә аның йогынтысы бик зур булган. Бу аның көчле, зыялы булуына бәйләнгән. Шунысы кызганыч, урыс халкы әле һаман чын тарихтан җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар түгел. Шуңа күрә хәзерге урыс әдәбиятында да «татар» сүзен бик начар мәгънәдә телгә алалар. Бу. билгеле, безнең дә эчне пошыра, гаҗәпләндерә. Әмма эстоннар арасында сезгә хөрмәт зур».
Димәк, без бер-беребезне аңларга омтылабыз, тарихыбыздан дошманлык эзләп казынмыйбыз. Мин дә Эстониягә начарлык, тискәрелек эзләргә барып йөрмим яманлыкны үз илеңдә, үз халкыңда да җитәрлек табарга мөмкин Мин бу сәяхәтнамәмдә эстоннарның бик күп яхшы сыйфатларын, матур казанышларын сурәтләдем һәм. еш кына үзебезне алар белән чагыштырып, игътибарны татарның. Татарстанның кимчелекләренә юнәлтт ем. Яхшы якларыбызны күрмәгәнлек тән һәм белмәгән- лектән, аларны тиешенчә бәяләргә теләмәгән.1тектән түгел. Горур танырлык сыйфатларыбыз да. казанышларыбыз да бар. Ләкин безгә шулар белән масаеп, шуларга канәгатьләнеп яшәмәскә иде. Дөньяда кечкенә дә төш кенә илләр бар. нигә әле безгә шулар белән ярышып гомер итмәскә?
Эстониядән кайтып китәр алдыннан, мин Таллиннда «Эстонча-урыс- ча сүзлек» сатып алдым һәм монда еш ишеткән «тере» сүзенең мәгънәсен ачыкладым. Аннары инде үзем дә Эстониядәге танышларыма шул сүзне әйтеп эндәшергә ияләштем:
Тере!
Ягъни «сәлам», «исәнмесез»!
Әмма «сау булыгыз!»ны сүзлектән таба алмадым. Ки тап калын, аны укын чыгарга күп вакыт кирәк иде. Аннары, бер телне тулаем үзләштерүне теләп торганда, икс сүз белән генә барыбер котылып булмаячак, дип тә унлап куйдым Дөресен әйткәндә. Эстония, аның күркәм кешеләре. сокландыргыч бай мәдәнияте белән һич тә саубуллашасым килми иде. «Тере»не каг-кат кабатлау исә рәхәт тә. күңелле дә. Мәңге тере бү л. гореф-гадәтләреңңе, үз йөзеңне саклан чәчәк ат син, горур эстлар иле'