Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ҖӨМҺҮРИЯТ КӨНЕ 30 августта — инде менә алтынчы тапкыр Татарстан күләмендә Җөмһүрият көне зурлап билгеләп үтелде Бу көнне Казан шәһәрендә дә күпсанлы чаралар тормышка ашырылды Ат чабышларын карарга яратучылар ипподромда, су спорты белән мавы гучылар Кабан күле һәм Казансу елгасында, шигърият сөючеләр Г. Тукай бакчасын да, сәнгатькә гашыйклар Камал театры, цирк янында, «Казан» милли-мәдәни үзәге ндә, үзәк стадионда булып, үзләренә җан азыгы таптылар. М- Солтангалиев исемен йөртүче мәйданда исә, Хөррият символы очыштагы кошны сурәтләгән, биеклеге 7 метр, киплеге 5 метр булган бронза скульптураны ачу тантанасы булды Аша күренекле скульптор Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Кадим Җәмитов иҗат иткән ТАТАРСТАННЫҢ АК КИТАБЫ Җөмһүрият көне уңаеннан, «Белая книга Татарстана Путь к суверенитету, 1990 1995» дигән яна китап рәсми документлар тупланмасы дөнья күрде. Ул рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән Китапның авторы күренекле сәясәтче, Татарстан Президентының Дәүләт киңәшчесе Рафаэль Хәким. Әлеге үзенчәлекле китап Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турындагы Декларация белән ачыла Анда Россня-Татарстан сөйләшүләренә кагылышлы язма-документ- лар белән дә танышырга мөмкин. Алар матбугатта беренче тапкыр басыла. Җыентык та шулай ук 1992 елгы референдум һәм баш ка сәяси вакыйгалар хакындагы кызыклы язмалар, документлар да урын алган. ОЧУЧЫЛАРГА БҮЛӘКЛӘР 20 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты М Шаймиев «Аэростан- авиа компаниясенең «ИЛ-76» самолеты экипажы әгъзаларын бер елдан артык әфган талиб лары кулында тоткынлыкта булган һәм аннан үз очкычлары ярдәмендә күмәкләшеп качуны оештырган батыр очучыларыбызны кабул итте Җөмһүриятебез Илбашы аларга ныклыклары, шулай ук азатлыкка чыккан дагы тәвәккәллекләре һәм кыюлыклары өчен рәхмәтен белдерде. Экипаж командиры Владимир Шарпатов, икенче очучы Га зннур Хайруллин, бортинженер Әсхәт Аб- бязов һәм башкалар Татарстан Республика сының Мактау 1 рамоталары һәм Президент сәгатьләре белән бүләкләнделәр Россия Президенты Б. Ельцин Указы белән. Ил-76 экипажы командиры В Шарпа- товка, икенче очучы Г. Хәйре тдинга «Россия Герое» дигән югары иоем бирелде Экипажның башка әгъзалары исә «Батырлык» («Мужество») орденына .лаек булдылар. Әлеге бүләкләрне кыю очучыларга 23 августта Мәскәүдә Россия Премьер министры В Черномырдин тапшырды ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НЫГЫЙ 20 22 август көннәрендә Җөмһүриятебез Илбашы Санкт-Петербургта булды Ви зит барышында икътисад, промышлен ность, фәнтехника һәм мәдәният өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында эшлекле сөйләшүләр үткәрелде Нәтиҗәдә, Татарстан Президенты М Шаймиев һәм Санкт Петербург губернаторы В Яковлев ике арада дуслыкны пәм хезмәттәшлекне тагын да ныгытучы Шартнамәгә кул куйдылар Татарстан делегациясе әгъзалары әлеге сәяхәт дәвамында Санкт-Петербургның Җәмигь мәчетендә. Пстродворсцнын сарай- царкында булдылар, Нева буендагы шәһәр дә яшәүче милләттәшләребез белән очраш тылар. ТР Президенты М Шаймиев Смоль- ныйда үткән матбугат конференциясендә һәм «ЕвропаГранд» отелендә оештырылган халыкара конференциядә АКШ кош рессменнары алдында чытыш ясарга да өлгерде. ҖӨЛИЛЧЕЛӘРНЕ ИСКӘ АЛУ Елдагыча, быел да 25 августта кондез мәркәзебезнең Беренче Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янында каһарман ша гыйрьгә һәм аның көрәштәш дусларына багышланган «Хәтер җыены» булып үтте Моннан 52 ел ътек А.тманиянен Плетцензее төрмәсендә башлары киселгән ватандашларыбызны искә алырга М Җәлилнең кызы Люция ханым, оныгы Лилиан. Абдулла Алиш һәм Абдулла Батталның туганнары Габдрахман Алншев. Мобәрәк Батталов. Рушад Хисаметдиновнын сеңелләре Кафия Хәбибу ллина (Алматы шәһәре), әдибә Ата лия Бадюгина, Әмир Үтәшсвных тормыш иптәше Рәйсә чаным, кыты Әлфия китгән иде Матәм митингысында ятучылардан Рафаэль Мостафин. Шаһинур Мостафин. Баш кортстанның Миякә районыннан сугыш Һәм хезмәт ветераны Хосну ъта Хабибов һ б чыгыш ясады Каһарманнарны искә алу аннары М. Җәлилнең музей-квартирасында дәвам итте һәм С. Сәйдәшев музей-йортында «Җырларым» дип исемләнгән әдәби-музы- каль кичә белән тәмамланды «КИНОСӘЯХӘТЛӘР КЛУБЫлНДА — ТАТАРСТАН Июль аенда республикабызда мәшһүр сәяхәтче, Россия җәмәгатьчелек телевидениесенең «Киносәяхәтчеләр клубы» мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Юрий Сенкевич булып китте. Ул бирегә мөстәкыйльлек юлына баскан бүгенге Татарстан турында телефильм төшерергә килгән иде Аның җитәкчелегендәге киногруппа борынгы Болгарда, Бөгелмә, Алабуга, Казан шәһәрләрендә һәм башка төбәкләрдә булды, Сарман районында үткәрелгән татар туенда катнашты. ҖӨМҺҮРИЯТЕБЕЗНЕҢ ЗУР КОНЦЕРТ ЗАЛЫ Башкалабызның Ирек мәйданында Татарстан Республикасының Зур концерт залы сафка басты Казан дәүләт консерватори ясенең концерт залы нигезендә барлыкка килгән мәһабәт бу бинада әлеге югары уку йорты студентларына күнегүләр алып бару һәм чыгышлар ясау очен дә тиешле шарт лар тудырылган. Зур концерт залы үзенең мөстәкыйль эш чәнлеген ТР Дәүләт симфоник оркестры, халык уен кораллары оркестры (җитәкчеләре Ф Мансуров, А Шутиков) чыгышлары белән башлап җибәрде. Киләчәктә бу залның үз хоры, үз оркестры да булачак Зур концерт залының директоры итеп Татарстанның атказанган сәнгать эшлекле- се Мансур Әхмәт улы Шиһапов билгеләнде ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ — ПОЛИГРАФИЯ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТР Министрлар Кабинетының чираттагы утырышында Татарстанда полиграфияне һәм китап бастыруны үстерү программасы проекты тикшерелде. Мәгълүмат һәм матбугат министры И Әхмәтҗанов, «Мәгариф» нәшрияты директоры, язучы М. Вәли- ев, Татарстан газета-журналлар нәшрияты директоры Д. Хайруллина һ. б. әлеге мөһим мәсьәлә буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Министрлар Кабинеты полиграфия тармагын үстерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне яклады. Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р. Моратов алып барды. КҮРШЕЛӘР КУЛ КЫСЫША 8 августта Татарстан Язучылар берлегендә «Көмеш боҗра» буйлап сәфәр чыккан бер төркем чуваш язучылары һәм сәнгать әһелләре белән очрашу булды. Сәфәрчеләр арасында Чувашстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Михаил Юхма, аның урынбасары Роза Шевлепи, аксакал әдип Аркадий Петров, шагыйрьләрдән Николаи Ларионов. Сарра Баранова, Анатолии Иванов- Хум, Маргарита Гурьева, прозаиклардан Анатолий Ыхра, Геннадий Федотов, җыр- чы-композитор Марина Ильичева һәм күп кенә газета журнал мөхәррирләре, китапханәчеләр бар иде Очрашу барышында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан халык депутаты Р Мөхәммәдиев чуваш әдибе М. Юхмага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» таныклыгын һәм билгесен тапшырды Әлеге бүләк ана татар халкының каһарман улы Мулланур Вахитов турындагы романы һәм ике республика арасындагы мәдәни багланышларны ныгытуга керткән шәхси хезмәтләре өчен бирелде. Чувашстанда туып-үскән күренекле татар язучысы К. Латыйп кунакларга үз телләрендә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте, яңа шигырьләрен укыды «КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ» СӘХНӘДӘ 8 11 август көннәрендә Казагыстанның Күкчәтау өлкәсендә күренекле татар язучысы Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ибраһим ага Салаховның 85 яшьлек юбилеена багышланган тантаналар булып үтте Юбилярны Алматы, Павлодар, Петропавловск шәһәрләреннән һәм Казагыстанның башк төбәкләреннән килгән күпсанлы кунаклар котлады. Татарстаннан исә бирегә Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегендә Казандагы Татар яшьләр театрыннан 25 кешелек лелеш- ция килгән иде Алар әдипнен «Колыма хикәяләре» роман-хроникасын сәхнәләштереп. Күкчәтау шәһәрендә һәм Имәнтау станицасында яшәүче тамашачыларга күрсәттеләр. Спектакльдә язучы үзе дә катнашты һәм чыгыш ясады Татарстан Аксакаллар Шурасы исеменнән мөхтәрәм юбилярны күренекле мәгьри- фәтчегалим Габделгалләм Рәшиди оныгы әдипнең якын дусты Арнольд әфәнде Кәбиров тәбрикләде ТАТАР РОМАНЫ БАШКОРТСТАПДА Тугандаш Башкортстанның «Китап» нәшриятында Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның «Габбас хәзрәт» романы дөнья күрде. Әлеге китап ике республика арасында мәдәни элемтәләр ныгый баруга тагын бер матур мисал булып тора Өлкән каләмдәшебезнең бу әсәрен башкорт теленә Әмир Әминов тәрҗемә иткән ИКЕ ИЛ КИТАПЛАР АЛМАША Татарстан Милли китапханәсенә АКШ Конгрессы китапханәсеннән 40 ка якын матур әдәбият, фәннн-публнцнетик һәм уку- укыту китаплары килде Алар арасында сирәк очрый торган бик әһәмиятле һәм кыйммәтле әсәрләр, фәнни хезмәтләр дә бар. ШӘФКАТЬЛЕЛЕК БАЛКЫШЫ Татарстан радиосының «Балкыш» тапшырулары программасының зфирга чыга башлавының 5 еллыгына һәм «Әл-зәкят» хәйрия җәмгыятен тәгьдир итүгә багышлап, К- Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында кичә булып үтте. Аны авыру балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнүче динмәгьрифәт үзәге - «Әл-зәкят» хәйрия җәмгыяте оештырды Концертта «Әл-зәкят» ансамбле җырчылары, танылган артистлардан Зөфәр Билалов, Айдар Фәйзрахманов, Искәндәр Биктаһиров. яшь җырчы Рәсим Низамов һәм театр училишесы студентлары катнашты. һиндстанда белем алучы һинд җырларын һәм биюләрен оста башкаручы Светлана туташ һәм ин нәни җырчы Рамил Ка- дыйровка алкышларның ин көчлссс яңгырады. Кичәне Татарстанның халык артисты Мингол Галиев һәм Татарстан радиосының «Балкыш» тапшырулары мөхәррире Гадилә Нургали алып барды. «ДИЛӘФРҮЗ» ТЕАТРЫ Мәскәүдә эшләп килүче «Диләфрүз» татар театры (җитәкчесе Диләфрүз ханым ХәйруллинаДежурова) үзенең 10 еллык юбилеен 22 август көнне Казанда, Төзүчеләр мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтте Күпсанлы тамашачыларга Г Камалның «Бүләк өчен». Т Миңнуллиннын - Бәйләнчек», Г. Насрыйның «Яшел эшләпә» спектакльләреннән кызыклы өзекләр күрсәтелде, скетчлар уйналды. 23—24 август көннәрендә әлеге театр артистлары Биектау районының Ямаширмә авылында һәм Арчаның үзендә чыгыш ясадылар ИСЕМЕ МӘҢГЕЛӘШТЕРЕЛДЕ Татарстан Республикасының Министр лар Кабинеты карары белән. Минзәлә татар дәүләт драма театрына Җөмһүрияте безнең Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исеме бирелде. Әлеге театрга нигез салган, анын беренче директоры һәм тәүге баш режиссеры булган әлеге мөхтәрәм шәхеснең исеме, әнә шулай, мәңгеләштерелде ГАЗИЗ КАШАФ ИСТӘЛЕГЕНӘ Быел 30 августта күренекле язучы Газиз Кашаф-Үзиленең вафатына 5 ел тулды Фа ни дөньяда нибары 49 ел яшәп калган тала нтлы әдипнең һәм шагыйрьнең якты истәлеген якьпшары. каләмдәшләре, дуслары ка дерләп саклый. Күптән түгел генә анын кабер ташы да яңартыллы. Бу эшне баш карып чыгуда Газиз Салихҗан улының якын дусты, сабакташы Саба район газетасының баш мөхәррире. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать 11әжмиев зур тырышлык күрсәтте Мәрхүмнең кабер ташына ул язучының үзе исән чакта ук әйтеп калдырган «Бар нәрсәдәй кадерлерәк мина Туын-үскәи жирем Үзием!» дигән шигъри су парен да яздырды КОЛ ГАЛИ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ Күпгасырлык тарихн-мәләни мирасыбы зны тергезү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен. Кол Гали исемендәге халыкара премия быел, «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» дигән тарихи романы өчен, язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинга һәм «Казан татарларының орнаменты», «Урта Идел буеның борынгы һәм урта гасыр сәнгате», 'Татарстанның борынгы сәнгате» дигән фәнни монографияләре өчен сәнгать фәннәре докторы Фуат Вәлиевка (үлгәннән соң) бирелде МӘДӘНИЯТ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕНӘ Ф КӘРИМ БҮЛӘГЕ Башкортстан Республикасының Язучы лар берлеге һәм Бишбүләк районы хакимияте мәдәният эшлеклеләре өчен күренекле татар шагыйре, фронтовик Фатих Кәрим исемендәге премия булдыры лды Әлеге бүләкнең беренче лауреаты ок тябрь ае башында язучының туган җире Бишбүләк районында үт|[ӘРсласс тугандаш мәдәниятләр кичәсендә билгеле булачак КОТЛЫЙБЫЗ! Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, дәүләт алдындагы хезмәте, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен, Казан кинохроника студиясе кинорежиссеры Фәтхетджнов Харис Фәсхи улы «Ха лыклар дуслыгы» ордены бе лән бүләкләнде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт аки демия театры артисты Николай Иванович Дунаев һәм Н Качалов исемендәге Зур рус драма театры артисты Феликс Михайлович Пангюшин, сәнгать өлкәсендәге казаныш лары өчен. РФ Президенты Указы нигезендә. "Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык иҗади эшчәнлек өчен. Татарстан Республикасының •Татарин форм» Мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Б«н данов Умәр Хәмзә улый* «Россия Федерациясенең атказашан мәдә ният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бн релде Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, рәсем сәнгате ө тмсендше казанышлары өчен. Чаллы шәһәрендә яшә үче рәссам Сафиуллин Ким Мвхәммәт у «ы «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать инлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.