Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАР АВАЗЫ


Бу елның язы безнен матбугат дө-
ньясына тагын бер яңалык алып килде—
республикабызда «Гасырлар авазы» дигән
яна журнал басыла башлады. Исеменнән үк
күренгәнчә, ул—тарихн- документаль басма,
татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.
«Гасырлар авазы»н ачып җибәргән
кереш сүздә мондый юллар бар:
«Безнен журналда Татарсганнын һәм
Россия Федерациясенең, шулай ук якын һәм
ерак чит илләрнең—бигрәк тә Урта Азия
республикалары һәм Торкня архивларында
саклаш ан документлар, материаллар
басылып барачак... Ул докумен- ■ ларнын
күбесе, КГБ һәм парткомиссияләрнең
тикшерү эше материаллары кебек үк
«яшерен», «үтә яшерен» һәм «махсус папка»
дигән урыннарда сакланган.
Хәзер ул документлар белән танышу
Тазарсганнын һәм татар халкынын үткәненә
янача карарга ярдәм итә. күренекле
шәхесләрнен язмышларына яктылык өсти.
Байтак кына материаллар Россия гарихын
объектив аңлауга да булышачак.
Яңа журналда республиканың күренекле
галимнәре, язучылары, мәдәният
эшлеклеләре, дәүләт һәм хокук саклау opt
аннары хезмәткәрләре актив катнашачак».
Кереш сүздән һәм беренче саннан
күренгәнчә, яна басма тагар халкы тарихына
кагылган материаллар! a аерым игътибар
бирәчәк. Биредә, мәсәлән. 1549 елны
камалган Казан каласы эчендә язылган, үлә
кызыклы бер хат китерелә. Бу факт һәм тагын
шунын ише башка материаллар үткәндә!е
трагик хәлләргә җиңүчеләр ноктасыннан
1ына түгел, ә бүтән яктан да карат
мөмкинлеге бирә. тарихны чынрак итеп
яктырта.
Садри Максуднның Дума делегациясе
составында Англиягә баруы турындагы
магериаллар да бик кызыклы. Биредә 1920
елны Татарстан республикасы җитәкчесенә
ясал!ан һөҗүм һәм соңгы сугыш вакытында
Казанда эшләгән атаклы авиаконструктор
Петляковнын һәлакәте дә языла.
Утызынчы елларда котырган репрессия
корбаннары турында да «Гасырлар авазы»
күп материал бирә.
Кыскасы, яна жу рналнын чыт а башлавы
тарихны объектив анлаута. чынбарлыкны
тулы яктыртуга ярдәм итәчәк. Бик кыз! аныч.
ләкин бит әле шундый мисаллар да бар:
күптән түгел Татарстан Мәгариф
министрлыгы тарафыннан расланган бер
дәреслек дөнья күрде —анда акка кара белән
«XVI гасырда та гар милләте хәлсезләнгән,
үсештән туктаган нде инде» дип языла!
Бу журналдагы фактлар монын ише бик
күп уйдырмаларны юкка чыгара.
Яна басманын «Гасырлар авазы» дигән
исеме үзе үк бик тә мәгънәле, саллы
ишетелә. Әйе, яңа басманын киләчәге зур.
Ул халкыбыз тарихы белән кызыксынучы
меңләгән укучыларнын зиһеннәрен баетачак.
Әмма яна басма мәктәпләргә, I нмназияләргә
бигрәк тә кирәк. Ул һәр укыту чынын өстәл
китабы булсын иде.
Хәерле юл сиңа, яна журнал!
Ә без бу санда үз укучыларыбызга яна
журналдан a 11.1111 ан кайбер матери-
алларны тәкъдим итәбез.
Журналны почпш аша түләп алырга
теләгән укучылар уз заказларын түбәндәге
адрес буенча җибәрә ала: 4201II, Казан,
Ленин ур., 2/6. Те зефон: 38-49-87.
ансуров Гасыйм Гата улы (1894—1955) Вятка губернасы, Әгерже өязенең (хәзер
Татарстанның Әгерже районы) Тирсә авылында туган. Башта Иж-Буби мәдрәсәсен,
соңыннан Ижауда 4 еллык училшце тәмамлаган. Укытучы, совет чорында татар
газеталарында мөхәррир, өяз идарәләрендә җаваплы хезмәткәр, ә 1920 елдан башлап Татарстан
НКВДсы каршындагы Уголовный розыск идарәсе башлыгы. 1922 елда Г. Мансуров -
«Коммунистический путь» журналы җитәкчесе. 1924 Татарстан Халык комиссарлары Советы
рәисе урынбасары. М Солтангалиевне Сталин каршында яклаучы буларак, дәүләт хезмәтеннән
читләштерелә. Үзәк нәшрияткә күчеп эшли. Биредә ул тулы- сынча фәнни-тикшеренү эшенә
бирелә. Татарларның XX йөз милли һәм революцион хәрәкәтләренә багышланган «Татар
провокаторлары» (1925). «Беренче революция елларында татарлар» (1926) дигән хезмәтләр яза
1929 елның августында Г Мансуров партиядән чыгарыла. 28 декабрьдә кулга алына һәм
Соловки утравына 10 елга сөргенгә җибәрелә Азат ителгәннән соң Муром шәһәрендә яши
Укучыларыбыз игътибарына Г. Мансуровның лагерьдан гаиләсенә язган бер хатын
тәкъдим итәбез. Хатының эчтәлегенә караганда, ул якынча 1932 елның май аенда язылган
булырга тиеш
Разыя!1
Сагынып куп сәлам. Лагерьга килгәч үзеңә өч хат язган идем, алгансыздыр дип уйлыйм.
Үзеңнән хат алганым юк. Посылкаларың тапшырылды Хат алсам, тагы да күңелле булыр
иде. 17 апрельдә алган посылкада шушы әйберләр бар иде күп кенә сухари, бер кадаклап2
конфет, мятный лепешка, май. 3 кадаклап шикәр, бер кисәк сабын. 2 катушка җеп.
27 апрельдә алган посылкада сухари, бер кадаклап шикәр, бер банка шпрот. 2 кисәк бит
сабыны. Арсланнан1 кәгазьгә төргән ике конфет килде. Җаным, посылкаларың өчен сиңа зур
рәхмәт. Посылкалардан исән икәнеңне һәм адресыңнан икенче фатирга күчкәнеңне
аңладым'1. Бу хатны яңа адрес белән язам Адресыңны тулы итеп хатта язарсың. Апрель
башында язган хатымны иске адрес белән җибәргән идем, бүлмә номерын 406 дип язган идем,
тапшырылдымы ’ Әйтеп яз. Арсланнан күчтәнәч алгач тагын да күңе 1ле булып китте
Шатлыгым эчемә сыеша алмады, күчтәнәчне иптәшләргә дә күрсәтеп, шатлыгымны алар
белән бүлештем. Разыя. мин тагы бер кат синнән шуны үтенәм миңа посылка җибәрәм дип.
җан кисәгем, кысылып нужа күрмә, авызыңнан өзеп миңа җибәрмә, бигрәк тә кибет сухарие.
конфет шикелле кыйбат нәрсәләр җибәреп расходланма Айга бер мәртәбә аз-маз май.
шикәр, йортта пешкән әйберләрдән яса зган сухарилар җибәреп торсаң, бик яхшы булыр Өс-
баш. күлмәк-ыштаннар җибәрә күрмә Биредә һәммәсен дә бирәләр. Күрешкәндә үземнең
күлмәк-ыштаннардан күбесен сиңа биреп җибәрергә туры килә Апрель башында язган
хатымда синнән берничә китап җибәрүне сораган идем Хәзергә син шул китаплардан икесен-
өчесен генә җибәр Китаплар күп булса, аларны ташып йөрүе читен өула дип уйлыйм Миңа
хәзергә Айхенвальд һәм Угримовның электричество турындагы дәрес лекләрен, нимесчә гкг
китаплары җибәрсәң җитәр. Хәзергә бүтән китаплар җибәрми mop human зарны кешедән
алырга кара Сатып алырга табып булмас, аннан соң кыйбат булыр
Кыйбат булсалар берәр генә китап җибәр Күреш) сораганым юк әле Күрешергә рөхсәт
бирсәләр, хәбәр итәр мен. Миннән хәбәр алмыйча торып, килергә чыга күрмә Минемчә. 2—3
сәгать кенә күрешү бирсәләр, юлда килеп рас ход ганып йөрү файдасыз кебек тоела. Үзең
уйлап карарсың тагы Син Дьяковка кереп һә м башка кешеләр белән личный күрешү турында
сөйләш Әгәр лично күрешергә рөхсәт бирсәләр, миңа телеграмм сугарсың Син кайчан
отпуска аласың Ни вакытта күрешергә килә аласың’ Рөхсәт бирсәләр. Арсланны алып килә
алырсыңмы' Аны алып кинәң, зур мәшәкать булмасмы’ Юл мәшәкать te булмасмы’ Арсланны
алып килүгә ничек карыйсың’ Минем өчен, җаным, ватылма, минем тормышым начар түгел,
эшли торган лием җиңе i вә үземә уңайлы эш Эшләгәнемне баш пикларым яраталар Кулымда
2 3 аи зык акчам да бар Бөтен кардәш з.ң> > а, р\ча , нам Эш. чагынып аеруча сәлам Хат
ешрак язып тор. Вера Николаевнага сәлам, аның кайгысын уртаклашам Үзеңнең (ре.шнның
Һәм әнинең карточка зарын җибәр Арс ланны яңадан төшерт Әгәр җан кисәгем. үзеңнән
матуррак берәр хат алсам никадәр бәхет зе »ir зыридем Арсланны кысып үп. күңе иңне
төшермә, бәхетле яшә Сау бу i
Үзеңне үбеп: Гасыйм МАНСУРОВ
М
Адресым:
Станция Сдрокская. Муром ж. д.
7-е отд. СЛАГ
заключенному
Гасыму Гатаевичу Мансурову
Искәрмәләр:
I Разыя Галиәскәр кызы Сәгыйтова (1900 1993) Г Мансуровнын хатыны Мәскә - үдә В И
Ленин исемендәге үзәк китапханәдә фәнни хезмәткәр булып эшләгән
2. Кадак үлчәү берәмлеге 400 гр.
3. Арслан 1923 елда туган, Г Мансуровнын бердәнбер улы, 1943 елнын 12 гыйн варенда
Сталинград сугышында батырларча һәлак булган
4. Г Мансуров, кулга алынганчы, гаиләсе белән, дәүләт идарәсе системасында эшләүче
фатирсыз башка хезмәткәрләр кебек үк. «Националь» кунакханәсенең бер бүлмәсендә яшәгән
Якташыбыз — казакъ акыны
„ ощы вакытта татар-казакъ дөньясындагы үзара багланышларны чагыл- J дырын
мәкаләләрнең вакытлы матбугатта, басма китапларда шактый еш күренүе матур төс алды. Без
казакъ, татар галимнәреннән Чокан Вәлиха- нов һәм Хөсәен Фәезхановларның эшлекле
элемтәләре. Мифтахетдин Акмулла Галимҗан Ибраһимов. Зариф Бәшири һ б әдипләрнең
казакълар арасындагы эшчәнлекләре хакында теге яки бу дәрәҗәдә хәбәрдар инде.
Бүген сүз казакъ халкы арасында яшәгән зыялы якташыбыз Кәшафегдин Шаһмәрдән углы
әл-Минзәләви әс-Сөлеки әл-Каркаралы турында барачак.
■ Казан утлары» журналының 1975 елгы унынчы санында филология фәннәре докторы,
профессор Габдрахман Таһиржановныи «-Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре»
дигән күләмле хезмәтендә әлеге шәхескә бәйле шундый юллар бар иде-
c.Татар укымышлылары казакълар арасына барып бер «мулдакәлек» белән генә
шөгыльләнеп йөрмәгәннәр. Балаларны грамотага өйрәтүдән тыш. алар казакълар арасында
язма әдәбият үрнәкләре таратуга да хезмәт иткәннәр. Шиһап Мәржани шәкертләреннән
Кәшафетдин Минзәләвинен эшчәнлеге аерата игътибарга лаек. Каркаралы шәһәрендә
мөдәррис булып торган чакта ул йөзгә якын казакъча әсәр язган. Шуларның күпчелеген төрле
әдәби кыйссалар, тарихи поэмалар. дәреслекләр тәшкил итүе үзе күп нәрсә турында сөйли».
Якташыбыз турында серле йомгакның очын менә шушы жептән сүтә башлагач. шактый
нәрсә ачыкларга мөмкин булды
Кәшафетдин 1864 елда элекке Уфа губернасы.. Минзәлә өязе. Нәркәй волосте. Сөлек
авылында дөньяга килгән. Әтисе Шаһмәрдән Гыйбадулла улы авылнын шактый нык хәлле
крестьяны булган, алар бабалары Фәтхулла заманыннан ук умартачылык белән
шөгыльләнгәннәр һәм бал белән сәүдә иткәннәр Әтисен авылда «башкорт Мәрди» дип
йөрткәннәр
Шаһмәрдән белән Шәмсениса 10 бала үстерәләр, баш балалары Кәшафетдин кечкенәдән
үк өлгер табигатьле, укуга махир булган. Казанда 1870 елларда ук Шиһап Мәрҗанидә белем
алган авыл имамы Ризатдин Сиражетдин утлынын тәкъдиме белән 19 яшьлек Кәшафетдин дә
Казанга юнәлә. Ул Шиһап Мәржани мәдрәсәсендә 9 ел укый. 1892 елда Уфага барып диния
нәзарәтендә имтихан тота һәм мөдәррислеккә указ ала. Шушы елдай аның гомер юлы
Казахстанның Семипалатинск өлкәсе. Каркаралы шәһәре белән бәйле
Семипалатинск (казахча Семей) өлкәсе ул чакта Семей. Каркаралы. Павлодар. Өскемен.
Зөйсан өязләренә бүленгән була Мәдрәсә һәм мәктәпләр юк дәрәҗәсендә Мәсәлән. 1884 елда
бөтен өлкәгә 10 мәктәп һәм мәдрәсә булып, аларда 615 бала укыган («Казакъ халкынын XX
1асыр башындагы демократик җазушылары» Алматы. 1958 10 б ) Шуны да әйтер: ә кирәк.
Каркаралы шәһәрен дә мәчетне казакъ халкының бөек шагыйре Абайның атасы Конанбай сал
дыра; соңыннан мәчет янына мәдрәсә өстәлә Шәкертләрнең күбесе мәдрәсәдә торып укый
тортан була. Кәшафетдин әнә шул мәңр.кәдә сабак укыта. 189' елда чыккан «Кыйссаи Бәдәр»
дигән китабының ахырында ул болай ди.
Яранлар! Моны язган Кәшафетдин.
Каркаралының мөгаллиме ижтиһаддин
Нисбәтендә әйтсә дә Сөлеки дип. Остазы Мәржани Шиһабетдин
1899 елда басылган Җамасый Хәким кыйссасы ахырында Кәшафетднн үз әсәрләренең
исемлеген бирә. Анда 80 гә якын әсәр телгә алына. Ул үзе хакында: «Җәлил ысулы белән сабак
укытам, балалар күп нәрсә беләбез дип шатланалар». - дигән. Хәзер дә Каркаралы шәһәрендә
яшәүче пенсионер Хафиз ага Валитов үзенең бер хатында менә нәрсәләр яза: «Мин
Кәшафетднн мулладан 1912 1915 елларны укыдым. Ул кеше, оныгмасам. сары төсле, күк күзле
(зәңгәр), уртадан югары буйлы, сары сакаллы иде Мин укыган вакытта яше 47 50 тирәсендә
булырга мөмкин. Анын хатыны Хәсәнә төскә кара иде Кызы Мәсхүдә (казакълар Мәстәкәй дип
әйтәләр иде) 1916—1919 елларда рус .мәктәбендә мөгаллимә булып эшләде. Мин 1 —3
классларны шул Мәстәкәйдән укыдым. Яше чама белән әйткәндә 24—26 тирәләрендә булырга
тиеш Кәшафет- дин мулланын Мансур һәм Мәмдүх исемле уллары бар иде. Мәмдүх белән
Мәсхүдә әтиләре шикелле сары төсле, күк (зәңгәр) күзле, ә Мансур әнисе кебек кара тутлы иде.
Мәмдүхны. онытмасам. 1916—1917 елларда солдатка озаттылар
Мин 1920 елдан башлап Кәшафетдиннең һәм аның хатын-балаларының кая киткәннәрен,
нинди хәлдә булганнарын белмим.»
Кәшафетднн күпчелек әсәрләрендә бу әсәрнең язылу вакытын һәм үзенең яшен күрсәгә
барган. Мәсәлән. 1987 елда язган бер әсәрендә ул: «утыз өчкә килде яшем», дип белдерә.
Казакъ совет энциклопедиясенең бишенче томында (314 бит) Кәшафетднн турында
мәгълүмат бирелгән. «Кәшафетднн Шаһмәрдән уллы казкъ акыны Яшь чагыннан мөселманча
язу танып, шәрык әдәбиятын күп укыды. Шәрык әдәбиятындагы сюжетларны казакъча җырлап
күп кыйсса-дастаннар язды», диелгән һәм егермеләп әсәрнең исеме китерелгән
Шунда ук анын, үзе язган һәм тәрҗемәләренә кушып, казакъның үз галимнәреннән Ибрай
Алтынсарин. Абай әсәрләрен дә халыкка аңлатуы әйтелгән, «яшьләрне укырга, һөнәргә, гадел,
кешелекле булуга чакырды», дип язылган.
Әмма шуны әйтеп үтәргә кирәк, энциклопедиядә Кәшафет диннең якынча гутан елы итеп
1840 ел күрсәтелгән Бу дөрес түгел. Инде ачыклаганыбызча, ул 1864 елда туган. Үлү елы итеп
1910 ел куелган. Бу урында да хата киткән, истәлекләрдән күренгәнче, ул әле революция
елларында, яг ьни 1919 1920 елларда да исән булган.
Кәшафетднн Шаһмәрдән углының әсәрләре белән өстөн-өстән генә танышканда да. аны
тормыштагы күренешләрне пассив күзәтүче итеп кенә түгел, ә бәлки кешеләргә аң-белем
бирергә тырышучы, мәгърифәтчелек карашларын алга сөрүче игеп тә сиземлисен, аның күп
өлкәдән мәгълүматлы кеше булуына шигең калмый Тәрҗемә әсәрләренең ахырларына ул «җир
хакында», «кеше тәне хакында» һ. б исемдәге кушымталар өстәгән Болар барысы да анын
астрономиядән, анатомиядән дә шактый хәбәрдар булуы турында сөйли «Кыйссаи Гали••
әсәренең соңында ул ачык төрки гелдә 8 битлек «Әл-гыйбад» исемле мөселман дөньясында
мәшһүр кешеләрнең үлгән елларын күрсәткән библиографик белешмә бирә.
Кәшафетднн Шаһмәрдән улы әл-Минзәләви татар һәм казакъ халыкларының рухи
хәзинәсе чыганаклары башланган чишмәләрдән һәрдаим иҗади көч алган, алар аның каләменә
бетмәс-төкәнмәс сюжетлар, эчтәлекләр биргәннәр.
Менә шуның өчен дә казакъ халкы аны үз акыны итеп хөрмәт нгкән. бөек шагыйрь
Кунанбаев та аның турында югары фикердә булган Казакъ галиме Бөркет Исхаков аның исеме
белән китапчы акыннар» сафын баш ran җибәрә
Анын әсәрләре үз чорының мәгълүм истәлекләре булып бүген дә гарнхн әһәмияткә ия. Ул
казакълар арасында ислам динен таратуга һәм аны ныгытуга да тырышлык куя. Без аның
эшчәилеген өйрәнергә, тугандаш халыклар ара сындагы әдәби һәм рухи багланышлар
сәхифәсендә аның урынын ачыкларга тиешбез